Логотип Казан Утлары
Хикәя

САТУРН ҺӘМ УМАЧ

Җирдә һәр җан иясенең, һәр үсемлекнең икенчел варианты бар Пародиясе дип әйтергә мөмкин. Кеше белән маймыл ны гына чагыштырып кара. Юлбарыс — песи. Крокодил — кәлтә Пальма абага һәм башкалар. Шундый чагыштыру белән китсәң, безнең Ж,ир-планета да бәлкн бөек бер тереклекнең кечерәйтелгән шәүләсеДер. ә?' Кеше хәрәкәтләрен кабатлаган маймыл кебек без дә бәлки - академик Шикоян кавказлыларга хас кайнарлык белән сөйләгән җиреннән кинәт тынып калды, янып торган кара күзләреннән хәйләкәр елмаю саркытып. Акчуринга төбәлде. әңгәмәдәшенең каш җыерыбрак, үз эченә йомылып утыруын өнәмичә, бармагын уйнатып алды Бүген «Галәмнәрнең яралышы» дигән темага үткәрелгән халыкара симпозиумның соңгы көне Тәнәфесләрдә дә сүз гадәти тормыш хәлләренә кагылып тормый, ераклыгы йөз меңнәрчә яктылык елы белән исәпләнгән җисемнәрне теннис шары шикелле генә күреп, ялыкмас галимнәр бәхәс-сөйләшүләрен туктаусыз дәвам итә Фәндә романтңк саналган Шикоянны үзара яратып шагыйрь дип йөртәләр иде Ул һич көтелмәгән сәер гипотезалар уйлап чыгара, инде бәхәссезгә әйләнгән карашларны да актарып ташлый һәм үзенә каршы килгән салкын акыллы Акчурин белән гәпләшүне хуп күрә иде - Мин элек йолдызлар белән эш иткән астрономнар озын гомерле булырга тиеш дип уйлый идем Хәзер киресенчә: тиз янып бетәрбез ахры без,—диде Акчурин. Аның шундый сүлпәнлек белән әңгәмәне сүндереп куюына ризасызланыпмы. Шикоян мыек очын чәйни башлаган иде. ярый әле. телефонга чакырып алдылар үзен Китешли, ул. гафу үтенгәндәй. Акчуринның җилкәсенә кулын куйды - Бу сөйләшүне иртәгә дәвам итәрбез, табигать кочагында, йолдызлы күк астында, дип китеп барды. Акчурин кайнар кофега иренен генә тигезгән иде. кинәт, башы әйләнеп киткәндәй булды, фарфор чынаякны чеметеп тоткан бармаклары калтыранып куйды Хуш исле гарәп кофесыннан сирпелеп киткән таныш бер тәм отыры көчәя барып, бөтен тән күзәнәкләрен сулкылдатып күтәрелә башлады. Сәер, кофеның үзеннән килми иде бу тәм. кайдандыр хәтер аша саркып кына өскә калыкты бугай Гаҗәп, һич уйламаганда менә хәзер, кичекмәстән кабып карау теләген котыртып килгән тәме дә нинди диген әле: ачы катык катылган умач ашы Бик еракта калган иде бит инде югыйсә, бөтенләй онытылган иде Затлы МАРСЕЛЬ 1АЛИЕВ (1946) прозаик, шагыйрь, драматург «Еллар чалымы*. «Ул чакта». «Ерак урман авазы* һ б китаплар авторы Казанда яши. — Сизәм. килешмисең Кеше уникум, бердәнбер, шулай бит?! Ах. нинди эгоистлар без. ә?! Кайдадыр үзебездән акыллырак, көчлерәк җан иясе булу мөмкинлеген шулкадәр кабул итәсебез килми! Бердәнбер була аламы? Табигать нең параллельлеген онытабыз Сабыйлык! Ул арада җир чикләвеген балга катырып әзерләнгән ризык — казинакн белән авыр чынаякларда кофе китерделәр Ничектер арыбрак киткән Акчуринның акылы ялкауланып калган кебек иде — дәшмәде. ризыкларның тәмен оныттырып, менә хәзер исенә төште дә олы бер теләккә әйләнде Тыярга, тыярга кирәк иде бу ымсынуны Әмма хәтер үзенекен итә. синең дәрәҗәң белән дә исәпләшеп тормый, асылыңа кайтара да куя Өстәл башында ашыга-кабалана. агач кашык белән умач шулпасы чөмергән малай, учында — сугыштан соңгы елларның кадерле ипи сыныгы, коелган валчыкларын җыеп капкандагы тәмлелек' — аны болай гына аңлатып буламыни! Әнисе, алъяпкыч ф астында кулларын кушырып, улының шулай кабаланып ашавына сокланып - карап тора, башын кыңгыр салган, йөзендә моңсу бер елмаю Аш инде бетә дигән- 2 дә, ул коштабактан һава куыклары чыгарып, чупырдап утырган катыкны кашык- * лап өсти Ничек атый иде соң әле ул күпереп ачыган катыкны? Онытылган. jf онытылган икән шул инде. - Хәтерендә чагылып киткән шушы күренешнең чынлыгына үзе дә ышана £ алмыйча. Акчурин, кинәт уянып киткәндәй, як ягына каранып алды Бите кызы- 5 шып чыкты Бөтенесе аңа төбәлгәндер, кызыксынып аны күзәтәләрдер, эчке J уйларын беләләрдер кебек иде Янәшә өстәл артындагыларның үз гаме гамь ♦ икәненә инангач та. ул сабыйлык шигеннән арына алмады Кофесын да эчеп “ бетермичә, урыныннан кузгалды. Эчке бер уңайсызлану, тартынудан бәрелә- s сугыла, өстәлләр арасыннан үтте—кайдадыр тынычрак урын табарга иде, ” күңеленә мөлдерәмә тулган рәхәт хисне чайпалдырмыйча алып барырга иде — - әмма нишлисең, каршыга танышлар очрап тора, арада Европаның атаклы шәһәр -о ләреннән килгән, инде дистә еллар буе аралашкан галимнәр дә бар. Баш 2 кагарга, нидер әйтергә, елмаерга, ачык йөз күрсәтергә кирәк, шушы халәтләргә - керү аны отыры тынычсызлый, оялчанлык дәрәҗәсендәге уңайсызлануга этәрә * иде Кулларын нәзакәтле селкеп сөйләшкәндә. Акчуринның гадәттән тыш озын г бармаклары, әйткән фикеренә куәт өстәгән кебек, үзеннән-үзе игътибарны жәлеп итә иде. Ә хәзер аның куллары, тагылган протез кебек, бөтенләй тыңлаусыз, артык сыман тоелды Мәрмәр колонналар, алтын кысалы зур-зур көзгеләр, үз шәүләңне чагылдыра торган ялтыравыклы паркет идәннәр аның эчке уйларын шәрәләндереп калдырган сыман иде һәр борылышына грек статуэткалары куелган, калын келәм җәелгән киң баскычларны, гомумән, бу борынгы бинаны ярата иде ул Ә бүген кинәт кенә барысы да чнт-ят булып тоелды. Купшылык өшетә иде аны. Ярым караңгы холлда ул күн тышлы диванга чумып утырды Барокко ысулында эшләнгән тәрәзәләрдән чиркәүнең алТын гөмбәзе күренә. Еракта шә фәкъ нурына манчылган йорт тәрәзәләре учак уты сыман кайнарланып яна иде Салкын кышларда әтисенең учак каршына утырып тәмәке тартуын, төтен аралаш буылып-буылып ютәлләвен ап ачык итеп күз алдына китерде ул. Шундый зәһәр кышларның берсендә дөнья куйган әтисенең йөз чалымы еллар томаны артында калган инде Туган авылына профессорның егерме еллар инде кайтканы юк иде Энесе Шамил хатыны белән ике-өч елга бер санаторийга барышлый сугылып китә, сирәк кенә хат та алышалар, ә кайту — юк. юллар гел бүтән тарафка алып китә иде аны Фәнни эш, олы мәшәкатьләр авылны бик еракка чигереп, күзаллый да алмас нокта итеп кенә калдырган иде Авылын гынамы Күпме гомерен чиксез күк капкаларын ачып, телескоптан гаҗәп йолдызлар мириадасын күзәтә торгач, Җиргә дә мөнәсәбәте үзгәрде аның. Хыял һәм омтылыш галәмнең адәм акылы җитмәс тирәнлекләренә барып ирешә дә, кояштан мең мәртәбә зуррак кояшлар барына инангач, көннән-көн яңа галактикалар ачылуына үзе шаһит булгач, аңарда гүя ниндидер чиксезлек авыруы башлана. Юклык дәрәҗәсендәге нокта гына булып тоелган Җир шарына кире әйләнеп кайткач инде гореф- гадәтләр, тормыштагы вак борчулар аңа мәзәк булып тоела иде Обсерваториядән чыккач, тәненнән җаны аерылган бер халәттә күнегә алмыйча йөри, төрле төсләрдә балкыган җиһанның төгәл симфониясе белән чагыштырганда Җирдәге кеше кулы тудырган әйберләр сабыйлык тырышлыгы булып кына күренә иде аңа Ә бүген ул кинәт кенә җирдә тамырлары барлыгын тойды Туган авылына кайтып, кату катылган умач ашы эчәсе килү Әгәр дә бөтен эш-максатларының мәгънәсен жуйдырган шушы теләкне үтәмәсә Кайнар дулкын тәэсиренә бирелеп, кинәт кенә калтырап куйды Шуны үтәмәсә, үлеп китәр кебек иде Миңа әле әни яшенә җитәргә дә егерме ел бар бит. дип уйлады ул Шәһәргә күнегеп беткән иде инде әнисе. Җитмештә булса да, җитез йөри иде әле Авыру көтмәгәндә килде Әнисенең «Үзебезнең Дугалы чишмә суын эчсәм, терелер идем».— диюенә башта колак салмаган иде Акчурин Соңыннан, әнисе бик ялварып сорый башлагач, энекәшенә телеграмма сукты Чишмә суы килеп җиткәндә, әнисе дөнья куйган иде инде Әнисенең хәлен менә хәзер генә ачынып төшенде профессор. Бер карашка гадәти генә тоелган әлеге теләк — язмыш тавышы булмадымы икән? Шул вакытта чишмә суын китереп җиткерсә, бәлки ул һаман да яшәгән булыр иде әле Теләк — язмышның кисәтүе түгел микән?. Бүген үк самолетка билет алырга кирәк Иртәгә китмәсәм... тагын хыял булып кына калачак Иртәгә Капылт исенә төште: Шикоянга ничек аңлатырга соң әле? Иртәгә алар Суздальга барырга тиешләр иде бит Кайчангы хыял инде менә чынга ашарга гына торганда Шикоян ни әйтер? Үпкәләмәсме? Ул бит борынгы монастырь ишегалдында кунаклар өчен төзелгән агач йортларның берсен атна -ун КӨНГӘ алуга ирешкән иде. Машинасын таныш механигына каратып, менә инде бер атна буе гаражыннан чыгармый, әзер тота иде. «Юк. аңа әйтмичә китәргә ярамын,- дип уйлады Акчурин - Аңламый калмас. озакка түгел бит. күп булса ике-өч көн торырмын, аннары кайтып җитәр мен. ул әйткәнчә «йолдызлы күк астында» бәхәсне дәвам итәргә вакыт кала бит Профессор Акчурин соңгы елларда жирдән ике миллиард чакрым ераклыктагы Сатурнны өйрәнә, бу гажәп планетаның балдаклары, элеккеге фараздагыча, өчәү генә түгел, ә йөзләгән икәнлеге ачылгач, һәм аларның хәрәкәте тотрыклы физик кануннарга туры килмәве беленгәч, дөнья галимнәре арасында шау-шу купкан иде Академик Шикоян шаяртып: — Сатурнда Җирнең хәтере тупланган Балдак эченә кереп, вакыт буенча төрле якка хәрәкәт итә аласың Мең елларга артка чигенсәң, ерак бабаңнарның тарихи ялгышларын күрергә мөмкин,— дигән иде Сатурнның үзенчәлеге турында киләсе фәнни конференциядә чыгыш әзерләү өчен Акчуринга ике ай вакыт бирелгән иде «Баш үзем белән бит. юлда да эшли алам, шул арада ике-өч көнгә авылга кайтып килү берни тормый югыйсә»,— дип уйлады ул. Учакны хәтерләтеп янган тәрәзәләрнең сүнүеннәнме, эңгер иңә башлауданмы - кинә1 кенә Акчурин сүрелеп калды Икеләнүме бу? Ничә тапкырлар шулай калкынып та, туган якка кайта алмавын аклый торган сәбәп табып, үз-үзен кнчерә-тынычландыра иде ул. Әмма баягы теләк кан тамырларында сиздереп сулкылдый иде. Ерак йолдызның нуры кешегә тәэсир иткән кебек, туган җир әллә гап-гади бер теләк аша кызыктырып, үзенә тарта, чакыра микән? Акчурин ни ишеген үз ачкычы белән ачмый, һәрвакыт музыкаль кыңгырауны чылтырата иде Ишеккә якынайган йомшак чүәкләрнең таныш кыштырдавы, нәни генә көттерү газабы белән йозакның үзенә бертөрле шыгырдап борылуы, аннары хатынының, гадәтенчә, өй җылысы белән сарылып, яңагыннан үбеп алуы, колак артыннан сирпелеп киткән француз хушбуе исе - барысы, барысы да Акчурин өчен арыганлыкны юып ала торган, гаиләнең тату бөтенлеген искәрткән көндәлек бәхет иде. һәм шулай мәңге кабатланыр сыман иде. Ике яктан да берьюлы «хәерле кич» әйтешүгә, Акчурин туфлиен салып, эт тиресе белән каймаланган чүәкләргә аягын батырды да: «Клара Леонардовна».- дип. бер мәлгә тотлыгып калды. Үтенеч яисә яңа хәбәр әйтәсе булса, алар шулай ярым шаяртып. «Сез»ләп. рәсми мөгамәләгә күчәләр иде Клара, шомырт кара күзләрен елтыратып, башын сагаюлы кош сыман кырынайтты да тыңларга әзерләнде Ләкин иренең озак юануына түзеп тора алмады Кичектергесез эшләр килеп чыкты, иртәгә Суздальга бара алмыйм Шулаймы. Камил Каюмович3 Әгәр иртәгә авылга кайтам дисә, сәбәбен дә аңлатса, кычкырып көләр иде микән хатыны? Бәлки ачыктан ачык көлмәс тә, әкрен-әкрен генә, һәр фикерен ягымлы-купшы сүзләргә төреп, кайтмаска күндерә башлар иде Шундый итагатьлек белән, тавыш күтәрмичә генә буйсындыра белә иде ул Гомерендә беренче тапкыр Акчурин хатынына ялганларга булды. Соңыннан күпмедер вакыт үткәч, көлә-көлә дөресен сөйләп бирер әле. Киресенчә. Клара Леонардовна, иртәгә — юлга Иренең шундый ..мәгънәле тын торуыннан соң бер яңалык та әйтмәвенә гаҗәпләнүдән Клараның кабарынкы күз кабаклары кысылып килде. — Мин әйберләреңне әзерләп куйдым. — Командировка килеп чыкты. Клара Иртәгә очарга кирәк. — Кая? Озаккамы? — Киевка — Ә Шикоян? — Суздальгә ул үзе генә бара тора Мин ике-өч көннән кайтып җитәм Туры аныңянына Шулай килеп чыкты, борчылырга урын юк. - дип. хатынына туры карамыйча гына аңлаткан Акчурин тизрәк кызы бүлмәсенең ишеген ачты Стеналарына болан, кыргый кәҗә мөгезләре, пыяла астына чуар күбәләкләр, төрле бөҗәк коллекцияләре тезелгән бүлмәсендә Ләлә әйләнмәле креслода, аягын татарча бөкләп, имтиханга әзерләнеп утыра иде Унҗиде яшьлекләргә ф хас булганча, бөтен нәрсәне мин сездән күбрәк беләм дип санаган кызының - акыллы, киң маңгаеннан үпте Акчурин, тупылдатып, аркасыннан сөеп алды 5 Менә бусын инде Ләлә өнәп бетерми, әтисендә һаман бетми калган авыл гадәте * дип бәяли иде Хәзер дә әнә. каш җыерып, әтисенә кинаяле күз сириец алды да 5 дәшми генә китабына иелде Никадәр җитди, олы сыман булырга тырышса да. ~ Ләләнең күзләреннән әле сабыйлык нуры чыгып бетмәгән һәм. моңа дәлил £ булып, пианино өстендә утырган курчаклар Акчуринда кызына карата эчке бер елмаю уята иде. Ләлә җәйләрне шәһәр тирәсендәге лагерьларда, табигать кочагында үткәрә. ♦ тик менә әтисенең туган авылына бер дә кайтканы юк иде Әйдә, кызым. “ дип әйтергә иде хәзер, кузгатырга иде китаплар арасыннан барысын алдан - бөртекләп, уйлап кына эшләргә өйрәнгән кызы ничек кабул итәр иде икән әтисенең “ бу «романтик» кыланышын? ' * Ләлә әнисе юлыннан китмәкче. биология факультетына керергә җыена, әти л сенә киная белән үзенең карашларын да белдергәли иде. Аныңча шулай космоска кадәр әле кеше үзе басып торган Ж.нр-йолдызны ныклап өйрәнергә тиеш _ Әйләнә-тирәдәге бөҗәкләр, үсемлекләр дөньясыннан гыйбрәт алып, көч һәм акы- j лын бары тик изге максатларга кулланыр дәрәҗәгә җиткәч кенә, чистарып, g галәмгә чыгарга тиеш дип санын иде. Акчурин тиз генә юынып чыкты да кабинетында аю тиресенә басып чишенә башлады. Хәзер хатынының. «Камил» дип. кухнядан ягымлы эндәшүе ишетелер Калын йон халатын кигән Акчурин, йолдыз җиле кагылган галимнән күндәм өй хуҗасына әйләнеп, тәмле исләр килеп торган кухня ишеген ачар. Бәлки авылга кайтып йөрмәскәдер дигән икеләнү таңга кадәр бер генә какмас әле аның тынычлыгын Бөтенләй хәтереннән чыгара язган, игътибарсызлыгын Ләлә кичермәс бит. кабинет ишегенә энә белән каптырылган язуны укып китәргә тиеш ич ул. Кызы афоризмнар, канатлы сүзләрне язып алырга ярата, үзе ошатканнарын әтисенең ишегенә беркетеп куя торган иде. Бүген әнә гарәпләрнең борынгы Әбу-Сөмбел сараена язылган хикмәтле сүзен табып куйган. «Әгәр кеше йолдызларны ни хәрәкәткә китергәнен белә алса, сфинкс шаркылдап көләчәк һәм яшәү бетәчәк » Авыл күренүгә, ул адымнарын кызулата төште Каршында — кызыл маңгайлы тау тезмәләре, карт өянкеләр күләгәсенә ышыкланып, борылып, кире кайта- кайта ашыкмыйча аккан инеш, ак түбәле өйләр, җете чәчәкле гөлләре белән көн яктысына елмаеп караган авыл менә бит ул: бөтенләй чит-ят җирләрдә, гомерең бетеп, соңгы сулышыңны алганда да һәр яфрак тибрәнешенә кадәр ап-ачык булып күз алдына киләсе, синең белән нәүмизле бәхилләшеп каласы манзара Моңа кадәр дистә еллар буе кайтмый йөрүе өчен шушы табигать каршында уңайсыз дулкынлану, үкенү кичергән Акчурин авылга профессор булып та. Каюмо- вич булып та түгел, кулына дипломат тотса да. элеккеге Камил булып килеп керде Авыл ул белгәндәгедән никадәр үзгәргән, төзекләнгән икән инде Ә барыбер туган йорт урынын әллә кайдан танып алыр иде Бабасы утырткан куш карама бары тнк алар бакчасында гына иде бит Әнә ул. карасу яшеллеге белән бүтән агачлардан аерылып тора Янәшә, иңгә-иң ышыкланып үскән карама, көчле җил вакытларында кочаклашып, очып китәргә талпынган шикелле, кайнап- кайнап шаулый торган иде. хәзер инде бик озын гомер кичереп, арыган карт белән карчык шикелле, ябалдашлары моңсу аерылып, җиргә таба иелә төшкән. Энесе Шамил шул ук нигездә яңа йорт җиткергәч, фотосын салган иде - чынбарлыкта бөтенләй башкача: мәһабәтрәк, тагы да күркәмрәк икән бит Зәңгәр, ак буяулары белән балкып, канаттай ачылган капкачлы тәрәзәләр, челтәрләп эшләнгән веранда, бакчадан күбекләнеп ташып чыгасы яшеллекне каймалап, кызлар теше кебек, гаҗәеп тигез, ак койма сузылган Кече капка ачылуга, каралты кура ягыннан чыгып килгән Гөлсинә (Камил өчен килен) гаҗәпләнүле карап торды да. кояшта янган йөзенә кызыллык иңдереп, кулыннан чиләген төшереп җибәрде — Бәрәч. Камил абый түгелме сон31 дип ул таза беләкләрен уйнатып килде дә ике куллап, ирләрчә нык итеп күреште 8 «к У • № 6 Исәнме. Камил абый Күземә күренәме дип торам. Кая Клара апа, Ләлә? Үзең генә кайттыңмы5 Менә бит. ә! Шамил бүген генә Горькнйга машина алырга киткән иде Ак «Волга» дип хыялланды инде. Ярамаганмы югыйсә бүтән төрлесе Алдан хәбәр иткән булсаң соң, Камил абый Адресын да алып калмадым ичмасам, телеграмм сугар идек Шамилгә. Камил ни әйтергә дә белмичә, каушабрак калган Гөлсинәне тынычландырырга теләп, иңеннән сөеп куйды Ул арада баскычта күкрәгенә хатын-кыз башы төшерелгән майка һәм джинсы кигән ябык гәүдәле егет, чыгып басты. Үзенең гадәттән тыш озынлыгыннан тарсынгандай, урталай сыныбрак килде дә нечкә беләкле зур кулларын күрешергә днп сузды. Улабыз Илһам шушы инде,— диде Гөлсинә, үзе дә әле генә искәргәндәй, кай арада үсеп җиттең соң әле, дигән бер ярату белән улына карап — Быел ушны бетерде Авылда эшләргә исәбе, әтисе кебек шофер булып. Борын астында тал мамыгы кебек кенә йомшак мыек төкләре шәйләнгән егетнең оялчан торышы, күп сөйлисең дигәндәй, әнисенә тыенкы шелтә белән карап алуы Камилгә үзенең үсмер чагын хәтерләтеп куйды. — Тәмам егет булган.— дип ул аның җилкәсенә кулын салды. Шул мируттан башлап. Камил тулысынча Гөлсинә ихтыярына буйсынырга мәҗбүр булды Кул юып алганнан соң, гаилә хәлләрен сораша-сораша, табынга утырдылар. Өстәлдә - ярмаланып пешкән эре бәрәңге, кыяклы суган, каклаган каз ите, кар базыннан алып менүгә савыты борчак-борчак тирләп чыккан каймак шикелле нигъмәтләр эргәсендә латин хәрефләре төшерелгән ялтыр каплар, кыштырдавык кәгазьле әллә нинди Мәскәү күчтәнәчләре ятрак тоела иде Гөлсинәнең тыгыз биленнән аска эре дулкын булып төшкән күлмәк итәген җилфердәтеп. өстәл белән кече як арасында булашуы, ачык тәрәзәдән сузылып керергә торган кура җиләк куаклары өстендә бал кортларының безелдәшүе, чәйле тәлинкәдән чагылган кояш нурының түшәмдә биешүе һәм сулышын тыйган гаҗәеп тынлык — барысы да Камилне рәхәт бер дулкында тирбәтә иде. Ул сөйләшә дә, сөйләшми дә, ишетә дә, ишетми дә кебек Бары тик үзалдына елмаясы, онытылып елмаясы гына килә Тегендә, үз даирәсендә күнеккән киеренкелек. һәр сүзенә, гәүдә тотышына кадәр эчке бер кагыйдәгә буйсынганлыгы монда бөтенләй кирәксез булып калган Табигый иркенлек Вакыт, әйләндереп куелган ком сәгате кебек, кирегә ага да ага, гүя ул әкрен генә малай чагына кайтып бара Менә хәзер өстәл яныннан сикереп торыр да яланаяк урамга чыгып чабар Әнисенең кич җиткәч уеннан чакырып алуы да әле генә булган кебек Барысы да төш кенә шул. кабат кайтарып алып булмый торган төш кенә Ул чакларның шаһиты бакчадагы карама гына шул ук, хәтерли микән үткәннәрне?.. — Абау! Кулың. Камил абый, бигрәкләр дә ап-.ак,— дип, Гөлсинә Камилнеке янына үзенең кояшта янган куль/н куеп карады һәм бу эчкерсез хәрәкәтеннән үзе үк уңайсызланып китте Чынлап та, Камилнең озын бармаклары, базда үскән бәрәңге сабагыдай чирканыч ак иде чагыштырып караганда Туры бәреп әйтү — авыл гадәте — бусы да сагындырган бит әле аны Чәйдән соң Гөлсинә үз эшләренә кереште Кунакны ялгыз калдырмас өчен, Илһамга Камил абыйсы тирәсендә булырга кушты Ләкин ике арада сүз ялганмады Илһам тартына. Камил исә эре дулкындай килгән хатирәләр тәэсиреннән айный алмый иде Пыялалы ишекне ачып, калын пәрдәләр тартылган салкынча бүлмәгә керде. Идәнгә җәелгән парчалы келәм, ялтыравыклы сервант, шкафлар — шәһәрчә җиһаз аның хәтеренә кагылып куйды Идәннәрнең баскач сыгылып куюы, агач караватка өелгән мендәрләр, тәрәзә борысына эленгән кулдан суккан сөлгеләр, ишек башындагы Шамаил кая калды соң әле ул үскән өйнең ярлы пөхтәлеге5 Тәрәзә төбендә утырган тамчы гөлен күргәч, рәхәт тетрәнеп китте. Ничә еллар инде очратканы юк иде бит аның күзгә туры карарга кыймыйча, чәчәк таҗларын аска игән бу оялчан гөлне. Тамчы гөл — аның үткәне бит; төпсез зәңгәр кук. язның беренче чирәмнәре, өстәлгә җылы сөт килгән кичке эңгер — кешенең сагышлы күз яшьләрен чәчәккә әйләндерә белгән моңлы гөлдер бу. Хатыны Клара да өйдә гөлләр үстерергә ярата Чәнечкеле гаҗәп зур телгә охшаганнарыннан башлап, чыпчык йомыркасыдай нәни кактуслар дисеңме, менә мин нинди' дип мактанып ачылган купшы чәчәкле, банан үскән яклардан килгән әллә нинди гибрид гөлләр Бер карасаң, матур да кебек үзләре, әмма нигәдер битараф иде аларга Камил Менә бит, үзе дә белмичә, сагынган икән ул дөнья яратылганнан бирле ишләре белән кушылмыйча, үз төсен, табигыйлеген саклап килгән бу тамчы гөлне Элек күршедән-күршегә ут биреп, учакны сүндермичә тоткан шикелле, туфрактан-туфракка күчереп, бу гөлнең нәселен авыл шулай бүгенгегә китереп җиткергәндер Кызы Лалә ничек к^бул итәр, ошатыр иде микән аны? Кабат чыккач кына искәрде Камил, ишегалдында элеккеге чирәм юк икән шул инде, койма кырыйлап калын калын такталар өелгән, машина тәгәрмәчләре, тагын әллә ниләр Ул арада Гөлсинә кыраклап сөрән салган тавыкны култык астына кыстырып т лапастан чыкты Аяклары бәйләүле тавык кан тулышкан бурлат кикрикле башын J боргалап, соңгы секунды /киткәнен сизгән шикелле, энҗе күзләрен куркыну лы > елтырата иде Итен тәмләп ашаганда, аның кайчандыр тере жан иясе икәнлеген S оныту хас булса да, Камил тавыкны кызганып куйды — Мәшәкатьләнмә. Гөлсинә, кирәкми, миңа бит — Нинди мәшәкать булсын ди. Сарык чалыр ндек менә Шамил кайтып җитсә. Их, белгән булсам соң. җибәрер идеммени! Безнең Илһам пычак тот4 - белми, күрше Салих бабайдан суйдырам ♦ — Картайгандыр инде Салих абзый? — Таза әле И. кулы тәмле дә инде Ул суйган мал ите бөтенләй икенче s шул Сезнең бройлер дигән шәһәр тавыкларын әйтер нем инде, Камил абый Эчендә кызыл балчык сыман ярты ите артып кала, җитешмәгән Авыл тавыгының з чыкса, Клара перламутр тырнакларын елтыратып, >■ кулын калкан итеп күгәрә. s Ә менә Ләләне бер алып кайтырга иде шул. «Үз кызыма туган җиремне f күрсәтә алмаган нинди ата инде мин», дип уйлады Камил Шундый вакытлар 5 була иде: авылын искә төшереп, онытылып утырганда, кызы килеп эндәшсә, ул. 9 үзе дә сизмәстән, татарча җавап бирә. Ләлә «ба!» дип. аңа. бу нинди архаизм - дигән кебек, аптырап карап тора Андый чакта Ләлә шундый чит булып тоела ♦ иде аңа. татарчага өйрәтә алмавына ачынып, кызының өйрәнергә теләмәвенә “ ул беразга үпкәләп тә йөри иде. = Халык моңнарын ярата үзе. Ләлә тәпи дә йөрми иде әле. Камил аңа “ граммтәлинкәләр уйната иде канына сеңеп калган күрәсең. Юк, Ләләнең тамчы гөлгә исе китмәс мөгаен дип уйлады Камил. Хикмәт л гөлендә генә түгел, исемендә дә бит әле аның, ана сөте белән кергән телнең тәмен тойган кеше өчен. “ Мунчага керер алдыннан Камил сабакка үскән кузгалак төбеннән сусыл £ яфракларын җыйды, кызыгып китеп, суган, укроп өзде һәм туларның барысын да s керән яфрагына төрде - менә хәзер татып карарга була җир витаминын Кояш кичкә яңа авышып бара. Авылда вакыт юмартлыгына чама юк. Хәтерне кузгатып әллә шулай әкрен ага ул? Үткәннәрне искә төшергәндә. Шикоян. латинчага күчеп, сагышлы гына: «Без бар идек, без юк инде». — дип әйтеп куяр иде. Шикоян күптән инде Суздальгә барып җитеп урнашкандыр «Миңа кичекмәстән авылга кайтырга кирәк, шулай килеп чыкты»,—дигәч, кара тут йөзе сүрелеп калган иде. Ярый әле. сәбәбен төпченеп тормады. — Син юк арада мин бик күп нәрсәләр беләчәкмен. Әгәр өч көннән кайт- масаң, мине мәңге дә куып җитә алмаячаксың, дип. әллә ничек, моңсу елмаеп кул бирде. Камил инде чыгып барганда, янадан дәшеп, вестибюльнең икенче катыннан ашыга-ашыга төште — Теге... ничек соң әле. үлән кушып бик тәмле чәй эчерәсең бит. сезнең якта үсә торган үЛән?.. — Мәтрүшкәме? — Менә, менә! Шуны алып килә алмассыңмы бераз... Гаҗәп бит бер уйласаң: самолет, экспресс, тагын шуңа ике чакрым җәяү үтүне дә кушсаң, мең чакрымнан артык юл — берничә сәгать эчендә икесе ике параллельдә. Камилдә нәкъ шушы мизгелдә анда да монда да берьюлы буласы килү теләге туды Әмма ераклык һәм вакыт төшенчәсен катлаулы шәкелләргә төреп исәпли белгән галим дә андый мөмкинлеккә ия түгел шул. Камил мунчаның каен, имән себеркеләре, йомшак сөлгеләр эленгән алгы бүлмәсендә үзалдына җыр көйләп чишенде дә. ишекне кинәт кенә ачып, борынгылык исе килеп торган әчкелтем кайнарлыкка чумды Сулышына капкан коры һавалан куырылып идәнгә чүкте. Бераз ияләшкәч, эскәмиягә утырды, аннары гына, тәмам чирканчык алган гәүдәсен ләүкәгә мендерде. Бөтен күзәнәкләре эреп киткәндәй йомшап, мул тир тамчылары шытып чыккан мәлдә, бу дөньяга яңадан туу кебек бер могҗиза алдында торгандай, йөрәге дәртле кагарга тотынды. Артык кызуданмы шәмәхә -кызгылт-яшел төскә кергән ташларга су сибүгә, шартлап түшәмгә кадәр күтәрелгән пар. сискәндереп, бөтен тәнен ялман алды. Камил, үзе дә сизмәстән, «шә әп!» дип кычкырып куйды һәм аннары мәтрүшкәле себеркедән манма хуш ис сирпетеп изрәгәнче чабыну, хәл алырга дип. алгы якка чыккач, ишек ярыгыннан сытылып кергән салкынча һаваның тәнне рәхәт кытыклап, өшетеп алуы, беркем белән бүлешә алмаган ялгызлык ләззәте, гомумән. менә шулай, дөньяда яшәүнең кадерен киндт кенә искәреп алып, гадәттән тыш кайнарлык һәм салкынлык арасында тәнеңнең барлыгын тоеп кинәнү бары тик авыл мунчасында гына буладыр. Ул моңа, ял итәргә дип утырып тәрәзә пәрдәсен сыдырып тышка карагач, тагын бер тапкыр төшенде Күрше бакчада, тубыктан яшеллек арасында беләкләрен, мул күкрәкләрен уйнатып, әиләнәәйләнә. бәрәңге матиклаган яшь хатын булганга мәгънәлерәк күренә түгелме су буендагы өянкеләр дә. ерактагы зәңгәрсу урман да. төпсез күк йөзе дә? Кояш нурында төтенсу өрфия генә булып калган эчке күлмәге аша ачык күренгән тән бөгелешләрен, таза балтырларын ыспай кузгатып, ул гүя өнсез табигать сәхнәсендә ниндидер балетлардагы нәзберек хәрәкәтләргә үч иткәндәй, сәламәт рух белән очынып бии иде. Уттан һәм судан яратылган кешенең мунчада жаны да мәҗүси хәлгә киләдер, күрәсең Әнә бит. ләүкә астында, кара сәйлән чаклы гына күзләрен акыллы төбәп, нәни һәйкәл булып кымшанмый да утырган бака да бүген аңа чиркангыч тоелмый Малайлыгы кузгалдымы. Камил елмаеп, аңа күз дә кысып куйган булды Бака исә. монда мин хужа дигәндәй, чуар тамак астын мимылдатып. тораташ утыра, ә күзләрендә сагаюлышелтәле тирән бер моң «Миллион еллар элек тормыш таңында без бит бер биеклектә, тигез идек, аннары гына тереклек шәҗәрәсенең бүтән тармакларына аерылдык, син ары киттең, әмма, масаеп, үткәнеңне онытма, кешем, мәрхәмәтле бул », — диясе киләме аның Төн уртасына кадәр Камил йокыга китә алмый ятты Урамнан ара-тирә үтеп киткән машина, мотоцикл тавышлары да. карама төбендә утырып оеган тынлыкны үтә дә нечкә бораулап безелдәгән черкиләр дә тынычсызламый иде аны. Туган жир тыныч кына йоклап ятар өчен тартып кайтармаган аны. күрәсең. Камил ятагыннан торып киенде, тирән эчле галошларга аякларын батырды да. агач арасыннан килеп, койма өстеннән генә урамга сикерде Әрекмән, кычыткан орлыгы исе килеп торган саф һаваның барлыгын тоеп, күкрәген киереп сулый-сулый тыкрыктан тау ягына күтәрелде Күңелендә туган беренче тәэсирләре инде талгынаеп килә, әкренләп ияләшер бара бугай монда Иртәгә күрше тирәләр, бергә укыган дус-ишләре белән күрешеп чыгасы булыр Авыл белән урман арасындагы Дугалы чишмә суын да эчеп карыйсы бар бит әле аның Ана карыныннан яшәү даулап, көчле аваз салып чыккан сабый шикелле, дәртле ашкынып жир бәгыреннән чыккан чишмә суы. чуерташлар өстеннән йөгереп, уйнап үтә дә. кояшны, күк йөзен, зирек куакларын күреп гажәпләнгәндәй сабырланып кала һәм. борыла-сырыла килеп, инешкә башын сала Урманнан кайтканда туктап, хәл ала торган урын иде ул Үз жиреңнең шифасы сеңгән чишмәң булу үзең дә аңлый алмаган бәхет түгелме Мин дә шулай, картайган көнемдә дугалы чишмә суын эчәсем килсә, кем үтәр бу соңгы теләгемне? дип. Камил ачынып. тыны бетә башлаган шикелле, тирән сулыш алды. Баш очында иксез-чиксез күк гөмбәзе, төн караңгылыгында адәм баласына өмет биреп балкыган бихисап йолдыз бөртекләре Аларның күк жисеме икәнен дә. матди сыйфатларын да. телескоплар барлыгын да онытасы килә. Малай чактагыча, жиргә ятып, салкын сулышлы илаһи галәмгә күзләр арыганчы карыйсы гына килә Әнә Сириус альфасы талпынып талпынып яна Ниндидер кодрәтле кул учлап сипкән шикелле, бакый ераклыкта тоныкланып Орион йолдызлыгы күренә. Серле томан нретелгән Киек каз юлы сузылып, күз күреме җитмәс тирәнлеккә кереп югала Шушы галәм иркенлегендә йөзгән акылыңны җиргә төшергәч, әллә нинди икеләтә моңсулык били күңелеңне Озак, бик озак итеп яшисе килә Жирдә Аста тәрәзәләре сүнгән авыл, урамдагы сирәк утлар гына төн караңгысын уепуеп алган Бүген Камил самолетта ун чакрым биеклектән җирне күзәтеп кайтты Уйдыкуйдык кына күренгән күпме авыллар, шәһәрләр өстеннән очып узды Ж,ир йөзендә күпме икән андый авыллар, шәһәрләр? Аларның барысын белеп, танышып чыгу өчен кеше гомере җитәрлекме? Хәтта, үзең яшәгән бер шәһәрне дә бит колачлап, белеп бетерү мөмкин түгел Күпме ят урамнар, сиңа таныш булмаган язмышлар, миллион тәрәзәләр Нихәтле зур шәһәрдә яшәсәң дә. үзең эшләгән хәяттәге йөз. күп булса, ике йөз кешедән артыкны белмисең. Шәһәрдә һәммә кешенең дә үз авылы бар дип уйлады ул. Камил карама төбендәге салкын урынына кайтып ятканда офык чите кыяр кыймас кына яшелләнә башлаган иде инде Яфраклар арасыннан чәрдәкләнеп күренгән күк йөзеннән ул бер йолдызны эзләп тапты да бар игътибарын шул ноктага төбәде һәм оеп йокыга китте. Кемдер аның чәченнән сак кына сыйпады, юрганын рәтләп япкандай булды Карама, иелеп, аны йомшак кына иркәләде бугай Йокы аралаш ул шулай уйлады Чынлыкта исә ни булганын, әлбәттә, ул башына да китерә алмас иде Күрше-тирәләр турында сорашканда, көндез бәрәңге матиклаган ратынның Илгизә исемле икәнен, баласы булмау сәбәпле ирдән аерылып кайтуын Гөлсинә сүз арасында гына әйтеп куйган иде Төш вакытында ике арадагы бакча кап касы аша йомыш белән кергән Илгизәнең карама яныннан үтүен дә сизми калган иде йокыдагы Камил. Әгәр Илгизә, бик күп еллар элек кунакка кайткан Камил абыйсының хуш исле киемен, аңа билле прәннек бирүен, «Кемне яратасың? дип сорасалар. «Камил абыйны!» дип биш яшьлек акылы белән җавап биреп олыларны көлдерүен — барысын-барысын хәтерләвең әйтсә, «Булгандыр, булгандыр »дип, Камил битараф кына елмаеп куяр иде, мөгаен. Менә хәзер Илгизә- нең мыштым гына бакчага керүен, ул белмәгән ниндидер зур җирдән кайткан серле ирнең таралып йоклавын, бала чагында төш кенә булып калган хатирәсенә Т сәҗдә кылгандай, бүгенге уңмаган тормышына бер дәва эзләгәнусыман карап < торуын, аннары, үз гомеремдә бер мәртәбә профессор кешенең чәчен сыйпап ' карыйм әле дип иелүен, юрганын ипләп япкач, кинәт кенә сискәнеп, тирә- § ягына карана карана йөгереп диярлек бакчадан чыгып китүен, баскыч төбенә - утырып, әлеге тыйнаксызлыгыннан ояла-ояла, һәм шул ук вакытта уятырга £ кыймавына үкенеп, алгысыган йөрәген күз яшьләре белән чылатуын бары тик £ таң эңгеренә чумган карама гына искәргәндер - Камил уянганда инде кояш, элеккеләр әйтмешли, тәртә буе күтәрелгән иде. ш Ул тиз генә чалбарын киеп, оалагын сызганды да. бакча ызаныннан яланаяк кына и. су буена төшеп китте Өянкеләр астыннан үтеп, көмешсу төстәге үги ана яфрак- г ларыннан чык тамчыларын коя-коя, яр буена килде дә. басма кырыендагы < ташка чүмәшеп юынды. Казлар кыйгылдашуы, атлар пошкыруы, кошлар чыркыл- ~ дашуы бергә кушыла да, иртәнге тынлыкка җан өреп, су өслегеннән тонык f яңгырап ишетелә. ш Басма агачлары сыгылып куйганга ул күтәрелеп карады. Көянтә-чиләк аскан Илгизә, бер кырыйдарак торган Камилне искәрмәгән шикелле, күзләрен < керфек күләгәсенә яшереп, басмадан чыга башлады. Камил инде дәшмәскә, г илтифатсыз гына калырга уйлаган иде Ләкин Илгизә. ярга чыгып җитүгә, кинәт кенә башын күтәрде дә, үтә бер .кыюлык белән дәшеп, Камилнең сызганулы балагына, юеш мәте буялган яланаякларына күз төшереп алды. — Исәнмесез, Камил абый! — Исәнмесез... Салих абзый кызы. Илгизә бит әле, әйеме? Кайчан гына туп кебек уйнап йөргән бәләкәй кызчык идең. — Сез кайтмый дип. тормыш тукталып тормый шул. Камил абый. Су эчәсезме? — дип, Илгизә яшел таллар күләгәсе тирбәлеп торган мөлдерәмә чиләгенә ымлады. Эчәсе килми иде Камилнең. Әмма Илгизәнең тәкъдименә каршы килә алмады. Үсмер чакта чишмәдән кайтып килгән кызлар чиләгеннән су эчәргә рөхсәт алу — үзе бер горурлык, санга саналу, егет итеп танылу билгесе иде Камил бер аягына тезләнде, чиләкне ипләп кенә янтайтып, теш камаштырырлык суны сөзеп кенә эчте дә, рәхмәт әйтеп, ирен читләрен сөртергә дип, кесәсеннән кулъяулык чыгарды — Бу чиләктән дә эчегез, Камил абый Ату бәхетегез тулы булмас Оныткансыз авыл гадәтләрен,— дип. Илгизә тигез тешләрен балкытып елмайды Камилгә икенче чиләк каршында да тезләнергә туры килде. Шушындый могтәбәр ирдән үз теләген үтәтә алу канәгатьлеге, чиләктәге судан кайтарылган кояш нуры белән кушылып. Илгизәнең йөзендә серле яктылык булып уйный иде — Чәй эчәргә керегез безгә, Камил абый,— дип, Илгизә китеп тә барды. Керфекләре арасыннан сирпелеп киткән бераз монсу да. дәртле дә карашы бөтен тирәюньгә сибелеп калды. Камил аның өянкеләр арасындагы сукмактан сыгыл малы атлап баруын карап торды да. чигәсен кысып, бермәлю күзләрен йомды. Чибәр, яшь хатын-кызны күргәч, маңгай, күз төбендә сырланган елларны киметәсе килү кайсы ир-атка хас түгел икән соң? Хәер, андый халәттә түгел иде шул Камил. Нигә соң әле аны язмыш болай рәнҗеткән, балалы булудан мәхрүм иткән? — дип уйлады ул — Бәлки аның да шушы чишмә суын эчеп үскән егете еракларга китеп югалгандыр Сибелү, чәчелүне рәнҗеп күзәткән туган җнр бәлки бөтенләй сизмәгән яктан үчен аладыр.. Тамчы гөл Кактус Нигә соң әле чагыштырам, кирәкми тирәнгә керергә, үкенүле уйлар бер читтә'торсын, шундый матур иртә бит әле бу, сагынылган иртә...» Күр әле син: күңелле каңгылдашып, оя-оя казлар төшеп килә, кояш нурында күзне камаштырган ак каурыйлары, таллар күләгәсенә кергәч, күгелҗем төс алды Аргы ярда тышаулы атлар, бөдрә яллы колыннарның арт сикертеп чабуы, сыер көтүе таралган тауда көтүче чыбыркысының шартлап куюы, инеш ярыннан борыла-сырыла ерагая барган өянкеләр — шушы җанны сыйпап юата белгән иртәнге манзараны кочагыңа сыйдырасы иде. бөтен барлыгы белән сулап, эчеп бетереп, күңелеңә иңдерәсе иде Камилнең кайдадыр баш җитмәс формулалар чишеп, күз күрмәс ераклыктагы Сатурнның хикмәтләрен өйрәнүе бу мизгелдә сәеррәк булып тоелды Әлбәттә, ул ике-өч көннән соң торган җирен, эшен сагына башлар, миннән башка анда әллә ниләр булыр дигән ашкыну белән юлга җыеныр. Хәзергә исә. үткәненең шаһиты — шушы манзара каршында акланасы килгән сыман бер тойгы кичерә иде ул. Бакча ызаныннан ул күңелендә канатланган малайлыгын көчкә тыеп кайтты. Сызгырасы килә - әмма сызгыру онытылган Йөгерәсе килә — кешеләрдән кыен, беркем юк димә, авылның киртә казыклары да күзле була Дөнья иртәнге самими нурга чумган Артык яктылыктан күз кабаклары кысыла. Шулай хозурланып кайтып килгәндә, бакча капкасы янында аны Илһам көтеп тора иде. — Хәерле иртә, энекәш! Болай исәнләшүгә күнекмәгән Илһам, кызарып, авыз эченнән мыгырданып алды да: — Сиңа телеграмма бар, Камил абый,— дип. түш кесәсенә тыгылды. Нинди телеграмма булырга мөмкин соң әле? Камил институттагы секретарена, шоколад кабына кыстырып, сер итеп кенә адресын калдырган, бик мөһим эш килеп чыкса гына хәбәр бирерсең дигән иде Нинди эш чыгарга тиеш соң әле монгый көндә, туган җиремне юньләп күрергә дә өлгермәгән килеш, мине моннан тартып алырдай нинди көч булсын1 дигән уенчак кәеф белән ул телеграмма кәгазен алды, кубарып ачты да, кинәт ап-ак тимгелләр чыккан йөзе суырылып килде Калтыраудан бер-берсенә тия алмаган иреннәре чарасыз пышылдау гына чыгарды Шикоян Армен Ашотович, нишләвең бу?.. Кадерле кешем шушындый кояшлы көндә... ничек алай?!. Суздаль юлында, машинасы белән бәрелеп, Шикоянның һәлак булуын һнч кенә дә аңына сыйдыра алмый иде ул