Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБАН ТУЕ — ХЕЗМӘТ ТУЕ

Татар сынлы сәнгатендә сабан туе темасы аерым урын алып тора. Гасырлардан килүче әлеге халык бәйрәме менә инде ярты гасыр буе рәссамнарны иҗатка рухландыра: нәкышчеләрне дә, графикларны да, скульпторларны да, көнкүреш сәнгате осталарын да._ Төрле буын вәкилләре тарафыннан иҗат ителүче әсәрләрдә хезмәт тантанасы рәвешендә үткәрелә торган милли бәйрәмнең яңадан яңа яклары ачыла. Чагыштырмача яшь буын вәкиле булып саналучы рәссам Шамил Шәйдул- лин сынлы сәнгатькә нәкъ менә сабан туе темасы аша килде шикелле. «Минем авылымда бәйрәм Сабан туе...» Һәрхәлдә аның танылуы менә шушы картинадан башланды. Әлеге әсәр күп кенә күргәзмәләрне «урап чыкты», сәнгать белгечләренең югары бәясен алды. Җитмешенче еллар сынлы сәнгатендә чынбарлыкны шагыйранә күзлектән сурәтләүгә игътибар сизелерлек көчәйде. Иҗат юлын шушы чорда башлап җибәргән Ш. Шәйдуллин да халык тормышындагы этик-эстетик башлангычны күп бизәклелек призмасы аша чагылдыруны үзенә төп алым итеп сайлады. Рәссам иҗаты үзәгенннән үтә торган әлеге лейтмотив «...Сабан туе» картинасында бигрәк тә ачык күренә. ..Табигатьнең гүзәл урынына халык бәйрәм итәргә җыелган. Эштән соң уйнарга ярый дигәндәй, авыл бердәм туй итә. Сабан туе гөрли! Ерактан бал кып күренүче игеннәрнең алтынсу нурлары хезмәтне бәйрәмгә әверелдерүче кешеләрнең йөзләрендә чагыла шикелле. Сабан туеның төрле күренешләре картинада бер композицион «җеп»кә тезеп бирелгән. Халык арасындагы малай ның кураеннан агылучы моң, әйтерсең, бәйрәмнең төрле эпизодларын үзара бәйләп тота. Гасырлардан килүче гүзәллек символы, әнә шулай, бихисап күзләрдәге нурны бер үзәккә туплый. Сабан туе гөрли. Яшәү матурлыгын гәүдәләндерүче хезмәт туе бөтен төсләрдә балкый.