Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Яшен вакытында язылган шигырь

Сискәндереп гамьсез көнне кинәт Телеп узды яшен. Калтырады тәрәзәләр — Намус, Синмени соң дәштең? Синмени соң, Хаклык, ахыр чиктә Түзалмадыңмыни? — Азды шул бу мәкер: кешеләрнең Башларыннан йөри. Кылычыңны син дә кынысыннан Чыгардыңмы, әй, Үч, Тәрәзәләр түгел, җан сатканнар Калтырарга тиеш! Син кайттыңмы, үлем белән гүргә Томаланган Чынлык — Бу дөньяны бераз дөресләргә Булдыңмыни... чыгып? Ялгыштыммы, буталдымы юлым. Дөрес яшәмимме? Нәселем рухы! Әллә шүлай миңа Син соң дәшәсеңме? Сискәндереп гамьсез көнне кинәт Кемдер телеп узды, Гөнаһ юктыр корыган карамада — Анысын белеп узды. Ялваруларыңны кабул итмәс, Теләк теләвеңне, Я шен булмастыр ул — сукса беркөн Әгәр йөрәгеңне. Дөньяларны айкап, кемдер йөри, Түгелдер ул Яшен — Танымыйсыңмыни күк күкрәткән Күңелеңне, Кешем! ХАРРАС ӘЮПОВ (1946) - шагыйрь. «Ышаныч». «Кояшлы яңгыр», «Каен балкышы» һ. б. шигырь китаплары авторы. Казанда яши Иңнәремә сал башың... Ай-Һай, дөнья, чал башың, Иңнәремә сал башың. Бер тирбәтим чал башыңны — Хәсрәтләрең калмасын... Күкрәгемдә — йөрәк бу. Авыр чакта терәк бу. Синең борчуларың төяп Китәр өчен кирәк бу. Буйлыйм Иделләреңне дә. Уйлыймын илләреңне; Яндырып кал: беләсеңдер Мәңге түгелләремне. Ай-Һай дөнья, чал башың, Йөрәгемә сал башың. Кайгыларың алып китим — Бүтәннәргә калмасын! Биеклек Без диңгезгә чыктык. Тынып тормый, һаман сөйли экскурсовод. Таулар белән таныштыра бара. Күңелләргә бара уй салып. Таулар белән таныштыра бара: Кара Тау да — янар тау булган, Түбәсендә аның таш балталы Кешеләрнең эзе табылган. Бу тауларга Вакыт таянгандыр... Тауларның да була терәге: Әйтерсең лә күккә тартып тора Тау түбәсен шагыйрь йөрәге'. Акчарлаклар уйный — Озын Сырттан1 2 Күтәрелгән очкыч шикелле; Кыюларның даны — мәңгелеккә Очып киткән бер кош шикелле. Таулар белән таныштыра бара — Кешеләрне сөйли тау диеп. Уйлый китсәң, таудай гынамы соң: Кешеләрнең җаны һай биек! Карап барам шундый биеклектән. Карашларым әллә кайларда. Сизеп торам: безнең белән бергә Биегәя бара таулар да... 1 Шагыйрь М. А. Волошинның кабере Коктебельдә — тау түбәсенә куелган. 2Озын Сыртта космик корабльләр конструкторы С. П. Королев яшьлегендә планер белән беренче очышларын ясаган. Иөгермәктә кеше... Сабый чакта кеше иөгермәктә, Йөгерүе белән Сөйдермәктә; Бер гамең дә куып җитә алмас. Җилләр генә туладыр күлмәккә... Үсеп җиткәч кеше йөгермәктә: Юл белмәктә уе, җир күрмәктә; Туган өйдән еракларга китеп, Аналарын, ярын көйдермәктә. Олыгайгач та кеше йөгермәктә: Ил йомышын йомышлап йөрмәктә; Әйткән сүзе, кылган эше белән Җирдә яшәгәнен белдермәктә. Картайгач та кеше йөгермәктә: Үткәннәргә кабат кул бирмәктә— Хыял белән көнгә ничә тапкыр Дөньяларны гизеп өлгермәктә. Гомер буе кеше йөгермәктә. Бөтен күргәннәре — бер йөрәктә... Гомерләрдән чыгып киталмыйбыз. Никадәрле генә йөгерсәк тә.. Иң беренче телгә төшә каргыш, Әгәр сине язмыш каргаса... Талга кунып сандугачлар бер көн Кычкырмаслар димә каргача. Юкка гына булыр әйтүләрең. Карга түгел бит син, сайра дип. Бәхәсләшер алар синең белән: Мин — сандугач түгел — карга, дип... . % » Бер яман сүз җиткерделәр миңа — Эчкә йомдым аны, таратмадым, Җаным кара көеп янса янды — Якты калды дөнья, каралтмадым. Җилләрне дә тыңлый белү кирәк — Калагыңа килеп, ниләр салмас! Каян килә аклык җир йөзенә? — Үзе каралмаган — аңлый алмас... Кояш Кояш белән без бит авылдашлар: Ничә еллар бергә уйнадык; Бергәләшеп кичен өйгә кайттык, Аның белән бергә уяндык. Озын көннәр буе Кояш — бездән, Без — Кояштан тотам калмадык. Озаграк чыкмый торса әгәр, Майлы ботка биреп алдадык». Чакыру бар... Урманнарда көзге яфрак исе — Хушлаша көз... Соңгы хушбуйлары; һавалардан безгә чакыру бар: Күчмә туйлар йөри — кош туйлары. Сызгырынып сөрән салып уза, Аныллар!а кереп, шәһәрләргә — һәр күңелнең чиртә тәрәзәсен, Әйдәкләп җил ерак сәфәрләргә. Сузылып килә җир өстенә кичләр. Әллә кая тарта, ашкындыра; Кыялардан ташланырга әзер: Яшь кызларның күңеле ташкын гына... Ышандырмый — нитми генә, җирдә Башларының исән каласына, Чакыру бар — Кай тарафка карап Йөгерәсе адәм баласына?.. Ык буенда җил исә... Ык буенда гын каберлек. Ык буенда җил исә... Искән җилдә сибелә комнар. Сибелә берни белмичә. Сибелә ачык ярага Гасырларның ярасы. Ничек түзә археолог? — Көяр күк пумаласы. Сибелә комнар... Асларыннан Богаулы куллар чыга, — Чишегез! — дигән шикелле Каршыга еллар чыга. Салдырсалар да богавын, Җанда әрнү, газап тик: Кемгә шатлык — ничә гасыр Соңга калган азатлык?! Чорларны азат иткәндә, Чишкәндә богауларын, Археолог бар дөньяга Бирәдер сорауларын: «Елларны һаман да шулай Богаулап салабызмы? Кемнәр килеп, богаулардан Аралап ала безне?..» Ык буенда тын каберлек. Ык буенда җил исә; Искән җилдә сибелә комнар, Сибелә берни белмичә. Безнең белән бергә ул да көлде. Безнең белән бергә елады; Хәлне белде төшеп тәрәзәгә, Мин бит— Кояш диеп тормады. Барган саен, яктырдылар еллар, Тартылдылар һаман Кояшка. Юлларыбыз аннан аерылмады Инде, менә, ирләр булгач та. Кояш белән без бит авылдашлар — Бергә янып, бергә туңганнар. Каралтырга базмас бу дөньяны Күңелендә Кояш булган Минем яшем Дүрт дистәне очлыйм... Ә бит миңа Ллай гына түгел чынлыкта: Гомеремнең минем күп өлеше Узган ахры... Җирдә мин юкта.— Елкы елы ничә кабатланган... Яулар кубып, яулар басылган... Терлек үрчетелгән... өй салынган... Ут тергезеп, казан асылган... Бабайларым килер көнгә карап Яшәгәннәр, миңа эндәшеп. Кайгырамын алар өчен дә, Мин — Ким дигәндә, инде мең яшьлек... Үткәннәрнең алтын бодайларын Киләчәккә бүген кем чәчә? — Бик фәкыйрьдер кеше, Гомерен әгәр Тик үз яше белән үлчәсә. Яшим диеп яшәгәнгә Җирдә Гасырлар да җитми, чорлар да. Еллар белән үлчәнмидер гомер. Чын яшебез — тоткан юллард Дистәләрем ваклыйм... Яшем минем Әллә кая кадәр менмәс тә, Бүтән гомер безгә нигә кирәк? — Халкым белән булыйм бер яшьтә!..