Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормышы көндәлеге

ТУКАЙНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА Апрель аенда Берләшкән Милләтләр Оешмасының мәгариф фән һәм культура мәсьәләләре буенча комитетының (ЮНЕСКО) Парижда!ы штаб квартирасыннан «I486- 1987 елларда беек кешеләр һәм тарихи вакыйгаларның еллыкларын бәйрәм итү» турында календарь алынды ЮНЕСКО программасы кабул иткән тәртип буенча календарьга мәгариф фән. культура һәм коммуникация өлкәләрендә кешелек дөньясы тарихында зур эз калдырган бөек кешеләрнең һәм тарихи вакыйгаларның 100 һәм 100 санына үсә барган туган яки үлгән еллыклары һәм тарихи даталар гына теркәлә Календарьның СССР тарафыннан тәкъдим ителгән даталар арасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай да бар ЮНЕСКО календареның Г Тукайга багыш ланган өлешендә түбәндәге мәгълүматлар язылган *26 апрель. Габдулла Тукай Татар халык шагыйре, публицист, яңа татар реалистик әдәбиятына һәм бүгенге татар әдәби теленә нигез салучы Тууына 100 ел тулу көне Календарьга СССР тәкъдиме буенча кертелә» РСФСР Язучылар союзы идарәсе ЮНЕСКО эшләре буенча Совет комиссиясе карамагына Г Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар тапшырды. Алар арасында Тукай турында мәкалә, аның төрле елларда төшкән фоторәсемнәре, китаплары һәм әсәрләреннән фоторепродукцияләр, аның сүзләре нә язылган «Әллүки», «Тәфтнләү». «Зиләйлүк» кебек җырлар, ул яраткан «Иске кара урман» көе. Н Җнһановның «Кырлан» симфоник поэмасы. Ф Яруллинның «Шүрәле» балетыннан сюита язылган магнитофон тасмалары бар ЮНЕСКО члены булган дәүләтләрнең теләсә кайсы бу материалларны соратып алдыра һәм үз илендә файдалана ала Шулай итеп, башка күп кенә атаклы кешеләрнең юбилей тары белән бергә. Г Тукай бәйрәме дә ЮНЕСКО илләре аша халыкара мәйданга чыга, ул бөтен дөньядагы төрле илләр һәм халыклар бәйрәменә әверелә 26 апрельдә Казанда Г. Тукайның туган көненә багышлап уздырылган традицион шигырь бәйрәме булып узды Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре юлбашчыбыз В И Ленин һәйкәленә. А Пушкин. М. Горький. Г Тукай. М Җәлил һәйкәлләренә чәчәк бәйләмнәре кунганнан соң. М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында Г 14 кәй һәйкәле алдында шип-, ре МИТИН1 башланды Аны кереш сүз белән Г Туканның тууына 100 ел тулуга багышланган юбилей тантаналарына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча республика комиссиясе председателе. ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М. X Хәсәнов ачты Тукай иҗаты турында шагыйрь С. Хәким чыгышыннан сон сүз 1986 елда Татарстан АССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булган шагыйрь X Камалов һәм рәссам В Куделькинга бирелде Шигъриятебез аксакаллары Н Арсланов. Н Дәүли. шагыйрьләр Р Файзуллин. Рәшит Әхмәтжанов. Г Рәхим. Р; Мнңнуллин. Зөлфәт. Э Шарифуллина. Р Зәйдуллин. Г Мо- ратов. Мәскәү шагыйрьләре М Акчурин. В Евпатов. Башкортстаннан Н Нәҗми. Р Мифтахов. Мари АССРдан А Тнмнркаев. Удмуртиядән А Леонтьев. Магнитогорскидан вагон депосы токаре. Бөек Ватан сугышы ветераны Р Мостафнн. Бисктау районыннан Vкласс укучысы Э Ннгъмәтжанова Г Тукайга ихтирам һәм мәхәббәтләрен шигырь телендә белдерделәр Үзешчән артистлар оештырган җырлы биюле уеннар шигырь бәйрәмен тагын да ямьләндерде Шигъри митингны шагыйрь Р Харис алып барды. . Шигырь бәйрәмендә КПССнын Татарстан елкә комитеты секретаре Р К Беляев катнашты. 3 апрельдә Татарстан Художниклар союзының Күргәзмәләр залында бөек шагыйрьгә багышланган күргәзмә ачылды Күргәзмәне кереш сүз белән Г Тукай юбилеен үткәрү буенча республика комиссиясе председателе. ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М X Хәсәнов ачты ТАССР Художниклар союзы идарәсе председателе, РСФСРның атказанган художнигы Ә. Тумашев. ТАССР Язучылар союзының партия оешмасы секретаре Р Мостафин. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г Ибраһнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты өлкән фәнни сотруднигы Р. Әмнрханов һ б Г Тукайның әдәби мнра- сынын әһәмияте турында сөйләделәр Күргәзмәне ачу тантанасында КПСС өлкә комитеты секретаре Р К Беляев катнашты Күргәзмәгә йөздән артык художникның 500 ләп әсәре куелган Алар арасында Казан һәм республикабызның төрле шәһәрләрендә яшәүче, шулай ук Ленинград. Волгоград. Куйбышев. Уфа художниклары әсәрләре бар Казанда бөек шагыйрь юбилеена багышлап. Бөтенсоюз студентлар фәнни конференциясе үткәрелде Конференцияне В И Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты оештырды Ана Әзербәйҗан, Башкорт. Казах. Кыргыз. Мари. Таҗик. Ташкент. Удмурт. Культура тормышы көндәлеге Чуваш дәүләт университетларының студент лар гыйльми җәмгыятьләре вәкилләре килде Конференция Укытучылар йортында Г Ту кайнын тормыш һәм нжат юлын яктырткан зур интернациональ фестиваль белән ачылды Конференциядә катнашучылар университет нын В И. Ленин мемориалында һәм музеенда булдылар, яшь Владимир Ульянов һәйкәленә чәчәкләр салдылар, сынлы сәнгать музеенда Г Тукайның 100 еллыгына багышланган күр гәзмәне һәм беек шагыйрьгә бәйле истәлекле урыннарны карадылар 24 апрельдә Татарстан атом электр стан- циясеу тезүчеләр яши торган Кама Аланы поселогында Г Тукайның туган кененә багышланган шигырь бәйрәме булып узды Казаннан һәм Брежневтан килгән шагыйрьләр Р Ннзамнев. М. Галиев. Н Алешков. Л Зелкарнәев. прозаик Г Кашапов шигъри митингта үзләренең Г Тукайга багышланган әсәрләрен укыдылар, бөек шагыйрь ижаты турында сөйләделәр Әлмәттә һәм район авылларында Г Тукай ның 100 еллык юбилее уңае белән шәһәр һәм авыл китапханәләрендә шагыйрьнең әсәрләреннән күргәзмәләр, укучылар конференцияләре уздырылды Клубларда поэзия кичәләре, язучылар белән очрашулар үткәрелде. Нефть төбәгендә яшәүче язучылардан Ә Маликов. Р Төхфәтуллин. Ә Гаффар. К Булатова Э Мөэмннова. Н Әхмәдиев. Ф Гыйльми һ б Әлмәттәге кар таналар галереясында. М Горький исемен дәге клубта, пионерлар йортында. Колшәрип кошчылык фабрикасында чыгыш ясадылар Алар бүгенге татар әдәбиятында Г Тукай традицияләре турында сөйләделәр, үзләренең әсәрләрен укыдылар. Брежнев шәһәренең «Энергетик» культура сараенда Г Тукайның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды Фойеда шагыйрьнең тормыш һәм нжат юлына багышланган бай күргәзмәне кичәгә килүчеләр яратып карады Г. Тукай сүзләренә язылган жырлар һәм халык жырлары башкарылды Шагыйрь X Хөснуллин һәм С Шәрнпова Г Тукайга багышланган шигырьләрен укыды лар. Брежнев шәһәренең картиналар галерея сында. Г Тукайның тууына 100 ел тулуны каршылап. I нче балалар художество мәктәбе укучылары ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оеш тырылды Анда Г Тукай әсәрләренә ясалган сурәтләр, шагыйрьнең балачагын, тормышын тасвирлаган рәсемнәр тупланган иде 26 апрельдә Уфада Башкорт дәүләт филармониясе Зур залында Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. — Татар халкының бәхетенә, дөнья шигъриятенең шатлыгына, моннан төгәл йөз ел элек, нәкъ Казан артында якты дөньяга I абдулла Тукай килде. Ул үз халкының меңәр еллык газапларыннан һәм өметләреннән, мон нарыннан һәм ораннарыниан. тир катыш кан лы туфрагыннан һәм тере рухыннан яралды - диде Башкортстан халык шагыйре. Социалистик Хезмәт Герое. Ленин премиясе лауреаты Мостай Кәрим кичәне ачкандагы кереш сүзендә Күп милләтле культурабыз тарихында Габдулла Туканның роле һәм урыны турындагы доклад белән филология фәннәре кандидаты шагыйрь Р Бикбаев чыгыш ясады Башкорт шагыйрьләре Г Рамазанов. А Игебаев, Г Шафиков. Татарстаннан кунак булып килгән шагыйрьләр Ә Баян һәм Р Га тауллин Габдулла Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар Республиканың сәнгать осталары концерты булды Кичәдә КПСС өлкә комитеты секретаре Т И. Ахунжанов. БАССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ф В Солтанов катнашты. Свердловск шәһәренең Лавров исемендәге культура сараенда Г Тукайның тууына 100 ел тулу көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды Аны РСФСР Язучылар сиюзынын Свердловск язучылар оешмасы һәм Бөтенсоюз китап сөючеләр җәмгыятенең өлкә идарәсе -оештырды Кичәдә Татарстаннан килгән кунаклар Р Даутов һәм Р Вәлиев катнашты Соңыннан Г. Тукайга багышланган зур концерт булды Арча районында сөекле шагыйребезнең туган көненә хәзерлек чаралары 1985 елдан ук башланды. Ятим Габдуллага якты чырай, күңел жылысы биргән һәм аны туйдырган Сәгъди абзый йорты, каралтылары яңартылын, элекке рәвешенә китерелде Тукайнын музей йортына шагыйрь яшәгән замандагы өстәмә әйберләр, киемнәр алынды ТАССРСпорт комитеты һәм «Яшь ленинчы» газетасы редакциясе бөек шагыйребез Габ дулла Тукайның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә 13-15 яшьлек үсмерләр арасында республика беренчелегенә татарча көрәш ярышлары үткәрделәр Бу ярыш 19-20 апрельдә Казандагы үзәк культура һәм ял паркында урнашкан югары спорт осталыгы мәктәбе залында үтте Анда катнашучылар 11 үлчәү авырлыгында чыгыш ясадылар Республикабыз районнарында, авылларында яшәүче үсмерләрнең жиңү яулаганнары истәлек бүләкләре, дипломнар алудан тыш. спортка беренче адымнарын ясады лар. «Планета» нәшриятында «СССРдагы истә, лекле урыннар» сериясеннән Тукайга багышлап открыткалар комплекты чыгарылды 15 открыткадан торган бу җыелмада В. Мель никовның төсле фоторәсемнәре Тукайның балачагына бәйле урыннарның гүзәллеген, авыл ларның милли үзенчәлеген, шагыйрь яшәгән «Болгар» мосафирханәсен. Тукай Кырлайдагы анын музеен һ 6 күз алдына китереп бастыра 65 мең тираж белән чыгарылган открытка лар жыелмасы Тукай турында әнә шундый күп кызыклы мәгълүматлар бирә 26 апрельдә Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры драматург Т Миң нуллиннын «Без китәбез, сез каласыз» исемле драмасы буенча куелган яна спектакль күрсәтте. Г Тукай тормышының бер күренешен тасвирлаган, бөек шагыйрьгә багышланган бу әсәрне сәхнәгә СССРның халык артисты М. СәлиМжанов куйган Рәссамы Р ГаТукан ролен артист И Әхмәтҗанов һәм яшь артист Р Төхфәтуллин башкара ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА 29 апрельдә узган ачык партия җыелышында «КПССнын XXVII съезды карарлары як тылыгында әдәби тәнкыйть жанрын җанландыру» дигән темага эшлекле сөйләшү булды Әдәби тәнкыйтьнең бүгенге торышы һәм тән кынтьчеләр алдында торган бурычлар турында Татарстан Язучылар союзы партия оешмасы секретаре Р Мостафин сөйләде Фикер алышуларда тәнкыйтьчеләр А. Әх- мәдуллин. Б Гыйззәт. Ф Мусин. М Вәлиев. прошиклар С Сабиров. М Хәбнбуллнн. шагыйрьләр Ә Рәшитов. М Шабаев. тәрҗемәче С Ибраһнмова һ б чыгыш ясап, тәнкыйть жанрының кимчелекләре турында сөйләделәр, тәкъдимнәрен әйттеләр. ТЕАТР ЭШЛЕКЛЕЛӘРЕ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 14 апрельдә Казанның Актерлар йортында Бөтенроссия театр җәмгыяте Татарстан бү легенен XVIII отчет-сайлау конференциясе булды Анда отчет доклады белән идарә председателе. РСФСРның халык артисткасы Р А Жиһаншина чыкты Ревизия комиссиясе отчетын комиссия председателе. РСФСРның атказанган артисты Ю В Борисенко ясады Докладлар буенча фикер алышуларда кат наштылар РСФСРның халык артисты. СССР Дәүләт премиясе лауреаты Р А Тажетдинов. ТАССР культура министры М М. Таишев. Бөтенроссия театр җәмгыяте идарәсе президиумы председателе ярдәмчесе И Д Ярцев, драматург Р Г Мингалимов һ б Конференциядә КПСС өлкә комитеты секретаре Р К Беляев чыгыш ясады Конференция эшендә ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М. X Хәсәнов. КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире Д X Зарипова. КПССныц Казан шәһәр комитеты секретаре Ф Г ЗыЯтдинова катнаштылар Конференция Бөтенроссия театр җәмгыяте Татарстан бүлегенен яна идарәсен ревизия комиссиясен һәм Бөтенроссия театр җәмгыя тенен XV съездына делегатлар сайлады. Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе председателе итеп РСФСРның халык артисткасы Р А Жиһаншина сайлан ды ИЖАТ КИЧӘЛӘРЕ 21 мартта Казанның Актерлар йортында Та тарстан комсомолының М Жәлил исемендәге премиясе лауреаты. Татарстанның атказанган культура работнигы Фәнис ЯрулЛииның иҗат кичәсе булып узды. Кнчәнеязучы Р Батул ла алып барды. Кереш сүз белән шагыйрь М Шабаев чыкты Аннары Ф Яруллин үзенең яна шигырьләрен укыды, тамашачыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде Артистлардан И Баһманов. Р Шәрәфиев. М Галиев. Г Сафиуллина. Р Гатауллин һ б. башкаруында шагыйрьнең әсәрләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады 28 мартта Казанның Актерлар йортында ша гыйрь Әхмәт Рәшитовка 50 яшь тулуга багышланган иҗат кичәсе булды Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары драматург Р Хәинл. язучы Р Кәрамн сөйләде Соңыннан шагыйрь әдәбият сөючеләрнең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде, яңа әсәрләрен укыды АНСАМБЛЬНЕҢ ЗУР УҢЫШЫ 15 апрельдә Мәскәүнен П И Чайковскңй исемендәге концерт залында Илебездәге җыр һәм бию ансамбльләренең II Бөтенроссия конкурсы тәмамланды СССРның халык артисты И Моисеев җитәкчелегендәге абруйлы жюрн халык сәнгатен профессиональ югарылыкта пропагандалаучы 15 коллективның осталыгына бәя бирде Ярты елга сузылган сәнгать бәйгесендә җиңүче дип бертавыштан Татарстан АССР дәүләт җыр һә.м бию ансамбле игълан ителде Ансамбльгә беренче урын һәм беренче дәрәҗәдә лауреат дипломы бирелде. СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ ИТАЛИЯДӘ Әле күптән түгел генә Ю Мориц. Р Фәй- зуллин һәм А Веселецкнй составындагы совет язучылары делегациясе Италиядә булып кайтты «Лунарио нуово» поэтик җәмгыятенең чакыруы буенча барган совет шагыйрьләре Италиянең башкаласы — Римда. Сицилнядәге Катания. Сиракуза. Ачериали. Рандаццо. Ачи- бонаккорса шәһәрләрендә булдылар, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше белән таныштылар. шәһәрләрнең җитәкчеләре белән очраштылар. Совет шагыйрьләрен поэтик кичәләрдә бик җылы кабул иттеләр, шигырьләрен яратып тыңладылар Ике атна дәвам иткән бу сәяхәт Совет-Италия әдәби багланышларының ныгый баруына бер дәлил булды МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет әдәбияты өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен язучылар Мәгъсүм Насынбул- лин һәм Сафа Сабировка Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1986 ел. 2 январь Указы белән. «Татарстан АССРның атказанган культура работнигы» дигән мак' таулы исем бирелде Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәт- тәре өчен М Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы Зилә Сөн- гатуллинага, РСФСР Верховный Советы Президиумының 1986 ел. 28 март Указы белән. «РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде Совет театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре вчеН Г Камал исемендәге Татар дәүләт ака.ш мин театры артисткасы Алсу Гайнуллинага. Татарстан АССР Верховный Советы Иреш днумының 1986 ел. 13 март Указы белән. «Татарстан АССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәт .таре өчен М Жәлнл исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Руслан Дәми новка. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 19Ы> ел. 13 март Указы белән «Татарстан АССРнын атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде Совет хореография сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г Тукан исемендәге Татар дәүләт филармониясе балет артисткасы Эльба Закировага һәм балет артисты Виктор Шәрәфетдиновка. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1986 ел. 13 март Указы белән. «Татарстан АССРнын атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде Сынлы сәнгать өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен рәгсам монументалист Абдул хак Хөснетдинопнч Месаловка. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1986 ел. 29 январь Указы белән. «Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде Совет театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен түбәндәге иптәшләргә, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1986 ел. 31 март Указы белән. «Татарстан АССРның атказанган артисты» дигән мак таулы исем бирелде Шамил Бариев. Зөлфирә Зарипова - Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, Марсель Жаббаров. Нуриәхмәт Сафин Татар дәүләт драма һәм кометня театры артистлары «КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫНЫҢ ӘДӘБИ ПОСТЫНДА 1983 елда «Казан утлары» журналы һәм Татарстан атом электр станциясен төзүчеләр коллективлары арасында хезмәттәшлек килешүе төзелгән иде Хезмәттәшлек килешүе төзелүгә өч ел тулган көннәрдә — 27 февральдә төзүчеләр яны на «Казан утлары» журналының баш редакторы Р Харис, журналның бүлек редакторы Рәшит Әхмәтжанов. шагыйрь Р Миннуллин. язучы Г Кашапов. композитор Р Абдуллин килде Алар элек Брежнев шәһәрендә «Камгэсэнерп>строй»ның йортлар салу комбинатында бу лып. комбинат җитәкчеләре һәм хезмәткәр ләре белән очраштылар Партиянең XXVII съездына багышлап уздырылган ми тннгта чыгыш ясадылар Кичен Кама Аланы клубында атом электр станциясен төзүчеләр белән очрашу кичәсе булды Кичәне «K.IMI эсэнергострой»ның йортлар салу комбинаты партия оешмасы секретаре М А Барашов ачты. Р Харис журнал һәм төзүчеләр арасындагы хезмәттәшлекнең сонгы бер еллык эше турында сөйләде, редакциянең ижади планнары белән уртаклашты Бер төркем төзүчеләр редакциянең Почет грамоталары һәм «Казан утлары»на еллык подписка белән бүләкләнделәр Алар арасында 12 нче төзү-монтаж идарәсе начальнигы Рәис Сәләхов. шул ук идарәнең түбә ябучысы Фәния Хәбнбуллина. «Атомэнергострой»ның монтажчылар бригадиры Артур Уразаев. мон тажчы Әнвәр Ибраһимов. партком секретаре Рифкат Кәтиев бар Килешү шартларында күрсәтелгәнчә. «Казан утлары» журналының АЭСка багышланган иң яхшы әсәрләре акчалата премия белән билгеләнә Быел бу бүләкләргә язучы Б. Камалов очеркы һәм композитор? Абдуллинның «Кама Аланы» (Р Харис сүзләре) исемле жыры лаек булды Төзүчеләргә әдипләр үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. сорауларга жаваплар бирделәр