Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУФРАК ТУГАННАРЫ БЕЗ

Безнең Әлки яклары белән азмы-күпме танышлыгы булган кеше «Алпар балчыгы» дигән сүзне ишетми калмас Мәүләшә елгасы ерганагындагы гап-гади күксел балчык инде ул. югыйсә Әмма аның элек-электән, «ашарга яраклы икән», дигән шеһрәте калган Һәм ярлы крестьяннар әледән- әле кабатланып торучы ачлык елларында ул балчыкны ашаганнар имеш. Алпарлылар гына түгел, тирә-як авыллардагы ачлар да бу балчыкны алып-алып киткәннәр, ачлыктан шешенгән балаларына биреп, аларның тормышын саклап калырга тырышканнар. Татар совет әдәбиятының башлангыч елларында иҗат иткән яшь талантларның берсе — шул ук Алпар авылы баласы Фәхри Әсгат үзенең хикәяләрендә нәкъ әнә шул балчыкны ашарга мәҗбүр булган фәкыйрьләр турында язган: «Авылда бөтенләе ике йорт (мулла һәм Кәрим бай) икмәк пешерә, ә калганнары алабута умачы, сөяк оны һәм күк балчык ашыйлар Көн саен һәр өйгә кырык-иллеләп теләнче кереп чыга Аларның баштанаяк сәләмәгә төрелгән гәүдәләре, төпкә баткан күзләре, шешенгән битләре йөрәкләрне әрнетә, болай да яралы күңелгә тоз сибә».— ди ул үзенең «Мәрди» хикәясендә. Ә бит күк балчыклы ярның тирә-ягы, гомумән, безнең төбәгебезнең барлык мәйданы — икмәк бирергә юмарт җирләр Шул җирләрдә бик борынгы ата-бабала- рыбыз ук иген иккәннәр Туган якны өйрәнү музеендагы тегермән ташы (XII гасыр) һәм сука тимере бабаларыбызның шул мактаулы шөгыле турында сөйли Әмма Биләр-Болгар кебек нык шәһәрләрне дә кырып-себереп узган монгол яулары бу ике шәһәр арасында яткан безнең төбәк халкын да һәлакәткә дучар итеп китәләр Күп көч куеп урманнардан арындырылган уңдырышлы җирләрне кабат кара урманнар басып китә һәм бары тик моннан өч йөз еллар элек кенә төбәгебезгә җан керә; авыллар ишәя, урманнар төпләнеп, яндырылып,иген кишәрлекләре барлыкка килә, икмәк өчен көрәш башлана. Гомумән, Әлки ягының тарихы җир эшкәртү, икмәк табу көрәшенә бәйле Безнең төп байлык — җиребез-туфрагыбыз Шул җиребез Апанаев, Демидов кебек эре җир- биләүчеләрне алтынкөмешкә күмгән һәм тук башаклар шаулаган шул җирнең төп хуҗалары, ачка интеккән Казаннан 140 километрда, су юлыннан — 60. тимер юлдан 72 километрда урнашкан безнең төбәк — республикабызның иң аулак почмакларыннан берсе Нәкъ менә шул аулаклык Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр җирнең төп хуҗалары булган крестьяннарның аеруча вәхши изелүенә мөмкинлек тудыра Үз биләмәләренә еллар буена килеп тә карамый торган Апанаев. Демидовлар, икмәкне олы базарга озаттырып. акчага, алтынга әйләндерү җаен гына карыйлар Халык караңгылыкта, наданлыкта, ачлыкта кала бирә Шул ук вакытта халыкның мондый хәле революцион фикерләргә дә уңай җирлек тудыра Беренче рус революЦиясе елларында да. Бөек Октябрь бусагасында да Әлки ягы авыллары патша законнарына каршы чуалышларда аеруча дан казана 1905—1906 елларда безнең як крестьяннары арасында самодержавиегә каршы «коткы таратып» йөргән Петербург медицина институты студенткасы, дворянка Валентина Владимировна Некрасованың кыю эше соклануга лаек. Ул авылдан-авылга. өйдән-өйгә кереп, җирсезлектән интеккән крестьяннарга «әгәр җир аз икән, аны алпавытлардан тартып алырга, моның өчен берничә авыл белән бергә берләшергә», дип өндәп йөри Бу активлыгы өчен ул кулга алына һәм өч ай төрмәдә утырып, кыюлыгы аркасында гына үзен судта аклап, эзәрлекләүләрдән кача Б Әмма кыю кыз эзләрендә чуалышар ишәя, җирбиләүчеләр кулыннан иң зур байлык — җир һәм икмәк шуа башлый. 1917 елның 11 июнендә Бибай Чаллы кулагы Гайнуллин эчке эшләр министрына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була: «Волость комитеты членнары, безнең авыл крестьяннарын җыеп, минем милкем булган 960 пот солыны төрле кешеләргә бушлай таратканнар Шул ук көнне авыл старостасы Хафиз Ризванов һәм авыл комитеты члены Хәбибулла Шәрәфетдинов минем бакчамны җимереп, мин утырткан бәрәңгене башка кешегә файдалануга биргәннәр. 26 майда комитетның шул ук членнары амбардан, йозагын ватып, 3000 пот арышымны алганнар һәм төрле кешеләргә таратканнар. Хәзер барлык сөргән җиремне алабыз дип куркыталар. Сездән шәхесемне һәм милкемне саклауны, ә югарыда әйтелгән көчләүчеләрне уголовный җаваплылыкка тартуыгызны кечелеклелек белән үтенәм».— дип яза ул. 31 майда Яңа Чаллы авылы крестьяннары. Мәүләшә кулаклары хуторына килеп, пар җирләрен бүлгәләп алалар. Безнең якларның атаклы алпавыты Демидов та җир һәм икмәк өчен көрәшкә күтәрелгән крестьяннар алдында чарасыз кала. Ул 1917 елның 14 июлендә губерна комиссарына: «Крестьяннарның җирле волость һәм авыл комитетлары боерыгы белән минем Демидовка авылындагы утарымнан крестьяннар уз белдекләре белән атларны, дирбияләрне һәм авыл хуҗалыгы коралларын алып киткәннәр»,— дип хәбәр итә. Эре җир биләүче Апанаев та үз утарларында хәлнең мөшкеллегенә аптырый. Ул да губерна комиссарыннан иске тәртипләрне саклауны сорый: «Миңа килеп җиткән мәгълүматларга караганда, Спасс өязе Кузнечиха волосте Татар Төгәлбай авылы крестьяннары минем милкем булып торган, уҗым чәчү өчен билгеләнгән 16 дисәтинә җирне үз белдекләре белән тартып алганнар. Сезнең игътибарыгызга шуларны җиткереп, бу эшне тикшерүегезне һәм минем җиремне болай законсыз рәвештә тартып алуда гаеплеләрне законлы җаваплылыкка тартуыгызны, әлеге җирне минем файдалануыма кайтаруыгызны кечелеклелек белән үтенәм»,— ди ул. Губерна комиссары хезмәтләрен башкаручы Бартольд та эчке эшләр министрына 1917 елның 5 октябрендә җибәрелгән почтограммасында Әлки волостенда «законнарга буйсынмау» очраклары ешлыгын аеруча басым ясап күрсәтә. Төбәгебездә совет власте урнаштыру контрреволюцион көчләр белән аяусыз көрәштә зур корбаннар белән уза. Көрәшчеләрнең берсе — Яңа Чаллы авылы кешесе Габдулла Денисов. Февраль революциясеннән соң ул Вакытлы хөкүмәтнең чын йөзен ачып бирүдә, революцион пропаганда алып баруда зур көч куя. Ул делегат буларак Спасс өязе крестьяннарының беренче съездында катнаша. Соңрак ул революцион мөселман комитеты члены буларак, авылдашы Ризаәхмәт Хәмитов белән берлектә Кызыл Армия сафларына сугышчылар туплауда бик актив эшли. 1918 елның ахырында акгвардиячеләр өязнең революцион Советына һөҗүм итәләр. Революционерларны эзәрлекләү башлана. Хәмитов белән Денисов акгвардиячеләр кулыннан һәлак була. 1918 елны барлык волостьларда Кызыл Армияне ныгыту өчен хәрби лагерьлар оештырыла. Алпар авылындагы лагерьга гына да 500 дән артык сугышчы туплана Бу лагерьның командирлары итеп Зыя Вәлиев һәм Петр Демидов билгеләнә. РКП(б) Үзәк Комитетының чакыруы буенча эчке һәм тышкы контрреволюциям каршы көрәшкә хәзерге безнең район территориясеннән фронтка 12 меңнән артык кеше китә. Данлыклы якташыбыз (Карга авылы егете), партия һәм совет эшлеклесе, Астрахань мөселман комиссариатының беренче председателе Касыйм Туйбахтин 1918 елның 15 августында контрреволюционерлар тарафыннан ерткычларча үтерелә. Райондашларыбыз арасында бөек Ленинны күргән һәм аның ялкынлы чыгышларын тыңлаган революционерлар да бар. Октябрь революциясендә һәм гражданнар сугышында катнашкан якташыбыз С. А Герасимов үзенең истәлекләрендә болай яза: «1917 елның октябрендә мин Төньяк-көнбатыш фронтта, Петроградтан ерак түгел идем. Командир безгә башкалада эшчеләр восстаниесе булуын хәбәр итте. Бу яңалыкны зур шатлык белән тыңладык. Тиздән безне, солдатларны. Петроградка, восстаниене «бастырырга» озаттылар. Берничә дистә чакрым киткәч поезд туктады — алда юл юк. ул сүтеп куелган иде. Шуннан безнең командирлар качып беттеләр, үз арабыздан яңаларны сайлап куйдык. Петроградка киттек. Шәһәрдә безне зур мәйданга чакырдылар. Митинг булырга тиеш иде Менә бер өйнең балконында берничә кеше күренде Аларның берсе алгарак чыкты һәм бер кулын күтәрде. Сафларда. «Ленин, Ленин!»—дип пышылдадылар. Тынлык урнашты. Ул озак сөйләде Без буржуйларның власть башыннан бәреп төшерелүләре, властьның халык кулына күчүе, жирнең крестьяннарга бирелүе, сугышның тиздән бетәчәге турында йотлыгып тыңладык Ул сөйләгәндә һаман саен алга, халыкка таба омтыла, гүя безгә якынрак килергә тырыша иде. Лениннан соң тагын берәү (эсер диделәр аны) сөйләде. Тик аны без рәтләп тыңламадык Бар да «Без Ленин яклы' Яшәсен Ленин!» —дип кычкыра башлады» Районыбызда колхозлашу еллары шулай ук киеренке сыйнфый көрәштә уза 1931 елда районда машина-трактор станциясе оеша. Авылларга беренче тракторлар кайта Хадык шул елларда Урак-сука, тырма-тубал — Берсе кирәкми алар. Күмәкләшеп без алабыз ‘ Трактормашиналар,— дип җырлый башлый Бу елларның кыю улы Вәгыйз Вайсалов истәлеге дә райондашларыбыз хәтеренә тирән уелган. Коллективлашу чорында ул Чуваш Кичүе авылында партоешма җитәкчесе, авыл Советы йредседателе итеп сайлана 1931 елның иген уңышын урып-җыю вакытында кызыл йөкләр белән хөкүмәткә ашлык озатырга карар ителә Әле авылда шактый көч булып торган аерым хуҗалыкларга бу карар аяз көнне суккан яшен кебек тоела. Мөнип исемлесе кара төндә коммунист Вайсаловка балта белән ташлана 27 яшьлек коммунистның кабере өстендәге сиреньнәр хәзер дә һәр язда чәчәккә күмелеп тирә-якка хуш ис бөркиләр. Бу елларның тагын бер кадерле хатирәсе бар: 1934 елда районыбызның «Чирме- шән-202» совхозында күп тиражлы газета эшен оештыруда ярдәм күрсәтү өчен Чуваш Кичүе авылына Муса Җәлил килә Ул бу газетага көндәлек булышлык күрсәтү белән бергә әлеге совхоз тормышыннан Мәскәүдә татар телендә чыгарылып килгән «Коммунист» газетасына да материаллар урнаштыра. Күмәк хуҗалыклар ныгып, авылларыбыз икмәк муллыгына тиенгән рәхәт еллар озакка бармый Ил өстенә фашизм афәте килгәч, безнең як кешеләре дә. «Барысы да фронт өчен!»—дип, фидакарь көрәшкә күтәрелә Район 10 меңгә якын ир-егетне фронтка озата Аларның өчтән бере генә, Җиңү яулап, туган якка әйләнеп кайту бәхетенә ирешәләр Әлкилеләр арасында алты кеше — К Г Афанасьев. 3 Г Исхаков, С М Крайнов, Г. И Филиппов, Г Ш Шәвәлиев. А П Чулков Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар Сугышчан орденмедальләр белән бүләкләнгән якташларыбыз аеруча күп Тылдагыларның фидакарьлеге дә сокланырлык. Ул еллар Әлки ашлыгы төялгән кызыл йөкләр белән истәлекле. Район халкы хәзер дә җиң сызганып шул изге эшне — ашлык һәм башка төрле азык-төлек җитештерүне дәвам иттерә. Ил табынына район халкы ел саен кимендә 20 мең тонна сөт. 4 мең тоннадан артык ит куя Узган 1985 елда Ватан амбарларына 43 мең тоннадан артык ашлык озатылды. Игенчелектәге фидакарьлеге өчен ‘Салман» совхозы уңганы Василий Прохоров Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды Колхозларыбызда һәм совхозларыбызда фән казанышларына таянып уңышны арттыра баручылар ишәя тора. Татарстан АССРның атказанган агрономы Солтан Хәсәнов эшләгән «Югары Актай» колхозында, мәсәлән, интенсив технология кануннары белән игелгән сабан бодаеннан — 28 әр, арыштан 26 шар центнер ашлык җыеп алдылар. Биредә механизаторлар, коллектив подряд ысулы белән эшләп, җиргә һәм игенчелек техникасына яңача карашта яшиләр. Механизаторлар бригадасын Татарстан АССРның атказанган механизаторы Фазыл Халиков җитәкли Ул: «Механизатор үзен җирнең туганы итеп тоярга тиеш»,— дигән фикердән чыгып эш итә Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы работнигы, «Салман» совхозының баш агрономы Шамил Гатин, «Актай» совхозының атаклы механизаторы Фаик Шәмсетдинов. «Яшь көч» колхозыннан остаз-тракторчы Ислам Галиуллин һәм башка бик күпләр —үз язмышларын җир һәм икмәк белән гомерлеккә бәйләгән кешеләр Элекке елларда балчык ашарга мәҗбүр булган алпарлылар хәзер һава шартларына бәйсез рәвештә диярлек тотрыклы уңыш алып киләләр. Совхоз директоры Марс Габдрахманович Хәмитов. эшеннән аерылмыйча, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады Ул совхоз басуларында фәнни тикшеренүләр дә алып бара, үз тәҗрибәсе белән расланган фәнни казанышлардан хуҗалык итүдә дә кыю файдалана Совхозның тары игүдәге отышлы адымнарын нәкъ менә директорның эзләнүләре нәтиҗәсеннән санарга кирәк Басуларыбызны тагын да юмартрак итү өчен җирләрне мелиорацияләргә тырышабыз Безнең Әлки районы җирләре дымга туймый Үсемлекләргә иң кирәк чакта явым-төшем 205—220 миллиметрдан артмый. Еллык явым-төшем дә 405—420 Миллиметр гына Елгалар да күп түгел бездә Шуңа күрә соңгы елларда районда буалар челтәре булдыруга зур чыгымнар тотылды Хәзер 7.3 миллион кубометр су туплый алырлык 13 буабыз бар Алар суга сусаган мәйданнарның өчтән бер өлешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә Буалар төзү, бигрәк тә хуҗалыкара файдаланудагы буалар буарга перспектив бурычлар билгеләнде Буалар һәм сулыклар — игенченең ярдәмчесе генә түгел, туган ягыбызның гүзәллеге дә Төбәгебездә ике мең ярым гектар урман һәм ике мең гектар куаклып бар. Кече Чирмешән сулыкларында кондызлар уйный, дистәләрчә төрдәге киек кошлар оя кора, чабак-чуртаннар шаярыша Урманнарда киек җәнлекләр һәм кошлар ишәя бара. Барлык урманнарда куян, кыр кәҗәсе, кабан дуңгызлары, пошилар бар Соңгы елларда хәтта пошиларны, кабаннарны хуҗалык, төз ату спорты максатларында аулау кирәклеге дә туды. Урманнардан сувенирлар фабрикасы өчен югары сыйфатлы йомшак агач һәм такта яру өчен чимал да озатыла. Шул ук урманнар бүләгеннән колхозчылар һәм совхоз эшчеләре матур-матур өйләр салалар Моннан тыш районда ел саен миллион сумлык торак йортлар төзелә Бу юнәлештә безнең ихтыяҗыбыз тагын да зуррак. Авыл яшьләрен канәгатьләндерерлек культура-көнкүреш объектлары, торак төзелешне алып барырга кирәк Мондый чаралар егет-кызларның туган яктан китеп бармавын тәэмин итәр дип өметләнәбез Бу өлкәдә башкарылган эшебез дә байтак Колхоз-совхозларның үзәгендә яхшы мәктәпләр, культура йортлары, кибетләр төзелде Юллар һәм күперләр төзелеше белән дә җитди шөгыльләнәбез Хәзер тимер-бетон күперләр салу мәсьәләсен хәл ителгән дип саный алабыз Соңгы елларда гомуми озынлыгы ярты километр булган 16 тимер-бетон күпер салдык Хәзер асфальт заводы төзелешендә эшләр төгәлләнеп килә Юлларны, күперләрне яхшыртуда бу заводка зур өметләр баглыйбыз. Районыбызда 25 мең ярым кеше яши Шуның биштән өч өлеше — татарлар, руслар — 4446, чувашлар 5756 кеше Милләтләр. Тукайча әйтсәк, «тормыш кичерәләр сайрашып, тел. лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» КПСС райкомы һәм район Советы башкарма комитеты халыкның культура- көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерүне хуҗалык бурычларын хәл итү белән бер дәрәҗәгә куя Чөнки безнең як халкы әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк, җыр-биюне ярата. РСФСРның халык артисты Галия Булатова. Татарстанның атказанган артистлары Әзәл Яһудин, Исламия Мәхмүтова. Рузия Мотыйгуллина —нәкъ менә Әлки икмәге. Әлки чишмәләренең сулары үстергән сәнгать җәүһәрләре. Әлки ягы әдәбият мәйданына да талантларның эреләрен чыгарды. Карамалы авылы кешеләре күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе. Г Ибраһимовның якын дусты һәм фикердәше булган Фатих Сәйфи-Казанлы турында хатирәләрен кадерләп сайлыйлар. «Яшәү белән үлем арасында» да иҗат көчен җуймаган өлкән язучыбыз Нәби ага Дәүли —безнең Мәүләшә авылыннан, чуваш халык шагыйре Педер Хузан- гай Сихтерма авылыннан Хәзер бу авыл Хузангай исемен йөртә Шагыйрь Шамил Маннаповның игенчеләрне данлаучы иҗаты, якташыбыз Мөдәррис Вәлиевнең әдәбияттагы ныклы адымнары безне шатландыра Җыр мәйданына әле яңа гына Борнай егете Мирсәет Сөнгатуллин күтәрелде Алар безнең хезмәтебездән илһамланалар без алар иҗатыннан рухи көч алабыз