Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУЛЪЯЗМА МИРАСЫБЫЗ СӘХИФӘЛӘРЕ

Профессор Миркасыйм Госмановның тарих һәм культура мәсьәләләренә, фольклор-әдәбият тарихына бәйле хезмәтләре матбугатта еш күренә Әмма биредә сүз авторның андый махсус хезмәтләре турында түгел (алар инде фән дөньясында лаеклы урын алганнар), бәлки күптән түгел генә дөнья күргән, халкыбызның кулъязма китап мирасын төрле яклап яктырткан оригиналь бер жанрдагы әсәре хакында бара ' Басма китап, ә аңарчы меңләгән еллар буе кулъязма китап — иҗат фикер, танып- белү, тормыш-хезмәт тәҗрибәсенең иң камил. иң тулы тупланышы ул. Язу. китап халыкларны таныштыра, буыннарны кавыштыра, тарих-мәдәният мирасларын бер бөтен ител, алгарышлы традиция итеп туплый, кешелек үзе яшәгән кадәр яшәтә, саклый, үстерә, баета бара. Әмма язу һәм китапка да рәхимсез вакытның тәэсире, һөҗүме котылгысыз. Әлегә исән кадәресен каядыр билгесез почмакларда сибелеп, тарау, кадерсез ятканнарын саклап калырга кирәк — менә болар әсәрнең үзәк проблемасы. Бу хезмәт археографии сәяхәтләр казанында кайнап чыккан. Аның төп материалы — эзләнүләр тәҗрибәсе. кышкы озын төннәр буе өйрәнү-тикшерү нәтиҗәсе. Китап сәхифәләрен төрле төбәкләрдә очрашкан илгизәр тикшерүчеләр белән кулъязма мирасның йөзләгән хуҗалары арасындагы вакыйгалар тәшкил итә: кайчак күңелле, куанычлы, ә кайчагында борчулы, аянычлы коллизияләр — уйлап чыгарылмаган, һәркемгә таныш хәлләр. Автор шушы мәсьәләнең төрле як П ларын ача, әле бүгенге, эле ерак тарихи офыкларны күрсәтә, кыскама, әмма үтемле искәрмәләр ясый. Буш сүз аз, информация күп. Гыйбрәтле, мавыктыра, ышандыра. Китап биш бүлектән тора. Алар һәрберсе әле кыска-кыска ларча рәвешен, әле әтрафлы тикшеренү рәвешен алган бүлекчәләрдән гыйбарәт (барысы — 40 лап). Мәсәлән, «Йосыф китабының кеен көйләп». «Уртак хәзинә». «Сәяхәтче китаплар». «Җырлар биштәре», «Тирән катламнарга» һ. б. бүлекләр аеруча истә кала. Эчтәлек бик киң һәм төрле-төрле. Китап «Кырык бакча», «Мең дә бер сәхәр» кебек бер кысага тупланган мәҗмуга төсендәрәк. Чыннан да автор кулыннан меңләгән кулъязма үткән, аларның тематик төрлелеге, охшаш- лыкаермалары, хосуси үзенчәлекләре хезмәттә чагылыш тапкан. Ул парчаларның һәркайсына бәя биреп, эчтәлеген тулы ачу өчен, янә бер китап язарга туры килер иде. Беренче бүлектә кулъязма һәм чыганак белеменең тарихи барышы яктыртыла. Иң әүвәл — Пугачев яулары һәм аннан соңгы ара (1773—1800), XIX йөзнең беренче яртысында Ибраһим Хәлфин, Христиан Френ, Карл Фукс, Мирза Казимбек, Илья Березин һ. 6.. икенче ярымында—Иосиф Готвальд, Хөсәен Фәезханов, Шиһаб Мәрҗани. Риза Фәхретдинев, Н. Ф Катановлар; аннан соң — XX гасырда Сәед Вахиди, Вәли Зәбировлар һәм, ниһаять, 1940—60 елларда: Зәйнәп Максудова, Җәвад Алмаз һ. б. шәхесләрнең эшчәнлегенә кыек ача, объектив бәя бирелә. Хезмәттә татар кулъязмасы һәм китабының үзенчәлекләре, социаль җирлеге, географик таралышы, тарихи-мәдәни ареаллар белән багланышы, төрки-татар язма истәлекләр текстологиясенең төрле яклары теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш тапкан. Гомумән, һәр бүлек аерым бер китап рәвешендә: гаять тыгыз эчтәлекле, идея, фикер һәм күзәтүләргә бай — аларны бер кысага салып бәяләү дә кыен... Бәйнә-бәйнә танышуны укучыларның үзләренә калдырып, соңгы елларда үткәрелгән археографии экспедиция нәтиҗәләренә күз салыйк: 60 нчы еллардан алып 1983 елгача Казан дәүләт университетының тарихчыархеографлары тарафыннан 5000 нән артык кулъязма, 1050 сан журнал. 15 исемдә иске газет төпләмнәре һәм 200 ләп сирәк басма китаплар җыелып, университетның фәнни китапханәсенә тапшырылган. Бу уңышлар белән мактану мөмкинлеге җитәрлек булуга да карамастан, автор нәтиҗәләрне объектив бәяли; һәрхәлдә, күп кенә төбәк һәм өлкәләргә моңарчы системалы экспедицияләр чыкмаган булуын искәртә. Әйе, алда юллар, табыш- куанычлар күп әле! Табыш дигәч тә, анысы алай ансат кына табылып ятмый икән шул. 1962—63 еллардагы «маҗаралар-ны автор җылы бер ирония белән тасвирлый икән, бу бик аңлашыла, чөнки зур, мөһим эшләр кечкенәдән башлана, ялгышулар да табигый булып уза. Үз мавыгуларыңа тәнкыйть күзлегеннән карый белү исә шәхесне алга үстерә. «Алтын-көмеш юлда ятмый» диләр, дөрес. Әмма һичбер алтынга да табылмастай кыйммәтле җәүһәр кебек әсәрләрнең өзекләре кайдадыр тузанлы чолан-чормаларда аунап ятуы дә очраштыргалый әле. Синең сорашуларыңа еш кына: • — һии, гомер булганы юк бездә андый нәрсәкәйләрнең»,— дигән, яисә: ■ — Картлар үлеп бетте» («Иске өй янды; зиратка китапларын да күмдек; туган-тумачасы читкә алып китте; картлар, әбиләр ташып бетерделәр») кебек җавапларны ишетәсең. Кайберәүләр исә үзенең келәте йә чормасында ни барлыгын да оныткан; әгәр әрсезлегең җитеп, рөхсәт алып керәлсәң, берничә иске китап, йә кулъязма калдыкларына тап буласыңны көт тә тор. Абзый (абыстай) үзе дә аптырап кала: «фәләнемнең төсе ител саклыйдыр ием, өй җыйганда яшьләр чыгарып ташлаганнардыр» кебегрәк акланулар ишетелә һәм чыннан да кайбер яшьләрнең ата-баба мирасына мөнәсәбәте «искитмәсизм» (!) вә нигилизмнан да үтә китеп, вандализмга барып җиткән хәлләр дә очрый. Әмма аңлы, яхшы кешеләр күбрәк, укучы һәм укытучылар, совет-партия-колхоз җәмәгатьчелеге археограф «йомышына» тиз төшенеп. кулдан килгәнчә булышалар Кайберәве соңыннан һәвәскәр эзләнүче, хәтта хәбәрче булып китә. Мәсәлән, китапта андый ихлас ярдәм итүчеләрнең зур төркеме тирән ихтирам белән искә алынган. Автор археография өлкәсендә теге яки бу дәрәҗәдә эш күрсәткән, өлкән яки чордаш коллегаларын да онытмый, юлдаш-хезмәттәш шәкертләренә дә рәхмәт сүзен әйтә; остазларына да олы ихтирам саклап, археографии экспедициянең беренче адымнарын оештырудагы булышлык һәм теләктәшлекләрен тәкъдир Хезмәтнең икенче бүлегендә кулъязмаларга тормыш биргән шәкерт-пишкадәм катлавының иҗтимагый-тарихи урыны, әдәби- мәдәни роле ачыла: алар X-XII гасырлардан алып XX гасырга чаклы үз каләм көчләре белән халыкны агартуга өзлексез һәм нәтиҗәле хезмәт итеп килгәннәр гасырлар буе иҗат ителгән җыр. бәет, дастан, шигырь утын сүндермичә, безгә китереп җиткерү юлында арадашчы ролен уйнаганнар. Китап нәшрияты оешканчы, сигез-тугыз гасыр буе һәр иҗат җимеше каурый каләм белән күчерелеп таралган, шул таралыш күләменә бәйле дәрәҗәдә генә вакыт һәм тарихның бәлаказасыннан сакланып, исән кала алган. Ленинград. Мәскәү, Казан. Оренбург. Уфадагы 15 меңнән артык татар кулъязмасы һәм хисапсыз документаль-яэма фондның, ким дигәндә. 2/3 өлеше гади шәкерт, ярлы хәлфә тарафыннан күчерелгән икән. Ә күп- месе юкка чыккан?! Шәкерт үзе дә иҗат иткән: бәет авторларының мәдрәсә белән бәйле яшьләр бу луын сөекле шагыйребез Г. Тукай һ. б. әдипләребез үзләре күзәтеп, язып калдырганнар. Чыннан да: Мәдрәсәләрдә китап киштәсе. Сак белән Сокның бәетен ишетәсе. Мәдрәсәләрдә пыяла ишек, Сак белән Сокның бәетен ишет... — кебек башлангыч мисраглар ук инде моның нинди даирәдә иҗат ителүенә танык була ала. Шул ук мәдрәсәләрдә Кол Гали, Махмуд Гали углы Болгари, Котблардан алып, Тукай, Дәрдмәнд, М. Гафури, С. Рәмиев, Ш. Бабич, Г. Ибраһимов, һ. Такташ, X. Туфаннар да укыган бит. Алар да, башлангыч өйрәнчек чорларында. аноним шәкерт иҗаты белән бер үк казанда кайнаганнар. Иске мәктәп-мәдрәсә- ләрдән тик мулла-мөәзин, ишан-суфилар гына түгел, галимнәр, мөгаллим-хәлфәләр, китапчылар. күчерүче-хаттатлар. тәрҗемәче- тылмачлар, сәүдәгәрләр, казый-юристлар, җәмәгать эшлеклеләре, ниһаять, ялкынлы революционерлар да чыккан. Шәрык дәһрилеге (атеизм) дә шул ук мәдрәсәләрдә бөреләнгән. Крестьян сугышлары, восстаниеләрдә бүтән халыклар белән иңгә-иң торып татар халкының да, шул исәптән шәкерт-талиб һәм укымышлыларның да катнашуы, хәтта оештыручы-идеологлар. гаскәр башлыклары, штабчы-писарьләре, агитаторлары булуы ачыкланды. Мәсәлән, Пугачев явы үткән җирләрдән Казанга кайтып барган 15 хәлфә һәм талиб берьюлы патша ялчылары кулына эләгә һәм Уфа төрмәсенә ябылып, җавапка тартыла. Китапның өченче бүлегендә халык авыз иҗаты әсәрләренең хронология мәсьәләләре, текстларында борынгы миф, дөньяга караш элементларының чагылышы, дастан- эпостагы тарихилык-сыйнфыйлыкны ничек аңлауаңлату. фольклор белән борынгы әдәбиятның бер-берсенә катлы-катлы тәэсир итешүләре һәм ул мәсьәләләрне хәл итүгә яраклы алымнар күзәтелә. Мәсьәләнең бу рәвешчә тарихи эзлекле, фәнни-эстетик куелышы, һәрхәлдә, татар фольклористикасында моңарчы безгә очраганы юк иде әле. Шуннан соң теге йә бу әсәрләргә тарихи- текстологик анализ ясала. Тарихка тирәнрәк кергән саен, татар фольклорында эпос-дастан эзләре күбрәк табыла бара: мәхәббәт, сөйгән яр һәм хатын-кызга карата шәрык рыцарьлыгы мотивлары ешрак чагыла, эпос һәм тарихи риваятьләрнең язма иҗат аша үткән аноним версияләре дә билгеләнә. Бу яктан «Хөкемгә тартылган дәфтәр», •Яр-яр», «Амәт хикәяте» кебек парчалар дикъкатькә лаек. Бу күзәтүләр үрнәгендә фольклор (мифология, эпос) һәм борынгы әдәбият белән тарих арасындагы бәйләнешләрне, шулай ук жанр-стиль, чыганак-сюжет, мотив-форма бәйләнешләрен реконструкцияләү мөмкинлекләре дә ачык төсмерләнә. Дүртенче бүлек башыннан ахырынача «Түләк батыр һәм Сусылу» дастанының версияләрен текстологик һәм тарихи фольклористик тикшерүгә багышланган. Монда дастанның басма һәм кулъязма чыганаклары, төрле телләр һәм халыкларда таралышы, барлыкка килү җирлеге, тикшерелү тарихы, эчтәлек мотивлары һ. б. бик җентекләп бәян ителгән. Мондый алым хезмәтнең фәнни югарылык дәрәҗәсен, текстологик төгәллеген тәэмин иткән. Дастанның тарихи һәм этнңк-культура базасын ачыкларга омтылу, үзеннән-үзе һәм зарури рәвештә, аны гомумән төрки фольклор, эпос һәм әдәбият багланышлары, этник һәм этногенетик бәйләнешләр яссылыгында карауны сораган. Бу яктан «Нугай мәсьәләсе» дигән парча бик урынлы. Әлбәттә, автор биредә татар халкының (сөйләү һәм әдәби теленең) килеп чыгышы, формалашуы, үсеш-үзгәреше мәсьәләләрен тулысынча карау бурычын өстенә алмый, дастан сюжеты белән бәйле рәвештә генә нугай-кыпчак мәсьәләсенең бер почмагын тәфсиллерәк һәм калкурак ачып күрсәтү белән чикләнә. Мөстәкыйль фәнни һәм әдәби-эстетик әһәмияткә ия булган «Түләк батыр һәм Сусылу» дастаны хакындагы өлеш аерым бер китап итеп басылырга лаек. Соңгы бишенче бүлек гомуми йомгак рәвешен алган. Бары бер генә парча — «Йосыф китабыпна кагылышлы «Сабыр төбе> бу кысадан читкәрәк чыга, Сигез гасыр элек яшәгән даһи автор һәм аның үлемсез әсәренә кагылышлы мәсьәләләр даирәсе, әлбәттә, бик киң һәм төрле аспектларны эченә ала. Кайсын гына тикшермә, ерак-тирән тарих төпкелләренә кереп китми мөмкин түгел. Шулай махсус тикшермәстән, аның хакында кыска, популяр язу да читен Шуңа күрә автор бу парчадагы сабырлык мотивы кебек хосуси күзәтүләр белән генә чикләнмичә, китапның үзгә сәхифәләрендә дә. төрле мөнәсәбәт һәм җай чыккан саен, бик хаклы рәвештә «Кыйс- саи Йосыф»ка мөрәҗәгать иткән. Бигрәк тә әсәрнең БолгарКазан җирлеге һәм татар этносы белән аерылгысыз булуы, бүгенгәчә актив яшәеше, һичкайчан онтылмавы; соңра кулъязмаларының киңрәк регионга таралышы (болгар-казан халкының демографик күчешләре белән бәйле рәвештә); казах, башкорт, комык, нугай, төрек әдәбияты-фольклорына тәэсире һ. 6. аспектларның каләмгә алынуы куанычлы. Җ. Алмаздан ук инде, бу хакта шактый күп һәм җентекле язылып килә, әмма биредә авторның элеккене генә кабатламас- тан, яңа чыганак һәм фактлар белән эш итүе кыйммәт. М. Госмановның бу хезмәте тагын бер ягы белән дикъкатьне җәлеп итә: ул жанр мәсьәләсе Фәнни-әдәби жанр бездә әлегә сирәк очрый торган төрләрдән саналса да, автор өчен бөтенләй үк кул тимәгән өлкә түгел: берничә ел элек, «Серле балбал» китабы белән ул бу өлкәдә дә кызыклы гына чыгыш ясаган иде. «Каурый каләмпне исә әнә шул юнәлешнең һәм. әйтергә кирәк, әле моңарчы эшкәртелмәгән (димәк, татарча язу өчен аеруча кыен, газаплы булган) жанрның уңышлы бер тәҗрибәсе, яңача үстерелеше дип кабул итә алабыз. Биредә инде тиешле композицион алымнар, мөмкинлекләр дә эшкә җигелгән: проблемалы сорау, җавап эзләү маҗаралары, антитеза һәм парадокслар. тупик юлларга кереп чыгу һ. б. Жанрның хосусый деталь-чаралары да уңышлы рәвештә кулланылган, ягъни максат-фи- кергә. җөмләдәге сүз сөрешенә, стиль-мәгъ- нә төсмерләренә ярашлы рәвештә сайланып, чарланып текстка кертелгән. Юлара сибелгән киная, ирония, сатира төсмерләре стильне жанландырып, үткенәйтеп җибәрә — бездә бу (аеруча авторның «үз ирониясе») сирәк очрый иде әле. Билгеле, һәммәсе бердәй үк нечкә зәвыклы булып та җитмәс, тик шулай да төрле хәл-халәтләргә. факт-күренешләргә авторның үз мөнәсәбәтен искәртә баруы хуплауга лаек. Шуны да басым ясап әйтергә кирәк ки. бу китап, чын мәгънәсендә, фәнни-әдәби жанр үрнәге булып чыга алган. Предметының фәннилек, төгәллек дәрәҗәсен югалтмаган хәлдә, мавыктыргыч, гыйбрәтле, маҗаралы булуы белән фән тирәсендәге фантазияләрдән бик нык аерыла. «Каурый каләм»нең уңышы, фәнни әдәбият өлкәсендә яңа сүз, яңа төр булуы һичбер шик уятмый. Аның үрнәгендә филология, математика, география, тарих һ. б. тармаклар буенча да югары сыйфатлы фәнни-популяр, фәнни-әдәби әсәрләр иҗат ителүгә юл ачылыр дип ышанасы килә. Китапның яңа тулырак басмасын — бигрәк тә русча вариантын нәшер итү кирәклеге үзеннән-үзе аңлашыла: чөнки аның гомуми тюркология һәм шәркыят белеме ягыннан әһәмияте бик зур.