Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАЛЛЫ МЫЕК

Юмарталык аланындагы иске йорт, чебешләр арасындагы тавыктай, әллә кайдан күзгә бәрелеп тора иде. Әнә шул өйнең сәкесендә биштәрен рәтләп маташкан Иркәй кинәт сискәнә калды. Бакса, менә кем зең- ләткән икән тәрәзәне. Ул пыялага бәрелеп имгәнгән йонлач аяклы бал кортын сак кына тотып алып, колаша өстенә куйды. Кәсеп итеп бик еракка очкан ахры бахыр, караңгы иңүен абайлагандыр да тиз-тиз өенә атылгандыр, ашыгудан әнә шулай үз оясын да узып киткәндер. Иркәй башын күтәрде дә, күктәге тонык сары айны барлаганнан соң, ашыга башлады: келәтенә кереп, биштәренә кәрәзле балын, күчтәнәчен тыкты, аннары эш киемен салып атты да әле кичә генә алты чакрымдагы сельпога барып алган өр-яңа коңгырт костюмын киде. Бүген аның яңа кием киюе тикмәгә генә түгел иде, билгеле. Ыйхалар аның болай ыспайланып юлга әзерләнүен бусагадан игътибар белән күзәтеп торды, әмма Иркәй бик мәгънәле итеп йодрыгын күрсәткәч, маэмай бүген үзенә ялгызы гына умарталыкта төн уздырырга туры киләчәген ачык төшенде. Күктә тулган ай түгәрәк башын кырыс кына чайкап куйгалый, үлән каплап өлгергән юлда куак күләгәләре тирбәлә, кайдадыр урман ешлыгында шомлы итеп кыргавыл кычкырып куя. Куерган тынлыкта аяк тавышлары да әллә ничек хәвефле яңгырый иде. Әмма Иркәй өчен болар ни бар, ни юк — аяк астындагы җирне тоймый да иде ул бүген, «һе,— дип акланды ул дүрт аяклы дустына караштыргалап,— син генә җитмисең инде бүген миңа... Ярар, Ыйхалар, үпкәләмә әле. Бүген үз эшләрем дә муеннан, синең белән маташырга бөтенләй чамам юк шул, йонлачкаем, мәшәкатьләрем, ай-һай, зурдан бүген. Әгәр шуларны уңышлы хәл итсәм, кайткач серләшербез әле... Тик белмим шул, белмим, уңышлы башкарып чыгармынмы? Иһи-һи-һи-и...» Тукта әле, чү! Иркәй әллә кайдан тәгәрмәч тавышын ишетеп алды. Көпчәкләр шыгырдавы һаман көчәя баруын чамалагач, якындагы куак артына кереп яшеренде. Соңга калган олау дөбер-шатыр узып киткәнче, ул күләгәдәге караңгылыкта посып торды. Аннары урыныннан кузгалып, тир бәреп чыккан маңгаен учы белән сөртә-сөртә, эре-эре атлап юлын дәвам итте. Кыюлыгының авызга капкан шикәрдәй эреп юкка чыга баруын тоеп, күңелсез генә: «Их, бу тормышкайны! Күр инде әй, шүрәлемени, кеше күзеннән качып йөрергә туры килә ләбаса,— дип уйлады.— Бәлки мондый олы эшкә көндезен, тирә-як нурга коенганда тотынырга кирәктер? Бәлки төн уртасында тел дә ачылмас? Әллә ничек каракларчарак килеп чыга төсле болай. Хәер, бүтәнчә фикер йөртсәң, артык баш катыру да файдасыз. Утын ватылган, чыра теленгән, мичне тергезеп җибәрәсе генә калды...» Менә бу соңгы уе Иркәйне нигәдер аеруча дәртләндереп җибәрде. Ул сынын турайтып, күкрәген киереп, җиңеләеп киткән тарантас шикелле, елдамрак бара башлады. Төнге юлаучыбыз авылга киң һәм нык-нык атлап килеп керде. Почмактан өченче йортка барып җиткәч, бераз сулу алып, як-ягына күз ташлады. Капка бигенә генә үрелгән иде, чиләкләрен шалтырата-шалтырата күршедән Пылаги җиңги килеп чыкмасынмы. Тапкан икән су ташыр чакны, җенле кортка! Иркәй юл аркылы төшкән агач күләгәсенә көчкә сикереп өлгерде. «Хатын-кыз теленнән алла сакласын!» Пылаги җиңги уфылдап үзенең түбән очтагы өенә кире кереп йомылуга, колхоз идарәсе ягыннан шатыр-гөтер трактор килеп чыкты. Менә бәла: Иркәй посып торган агач турысына якынлашуга, дерт-дерт эшләгән моторы кинәт сүнмәсенме. Тракторчысы моңа әллә ни пошынмады бугай: ашыкмыйча гына кабинасыннан төште дә коедан су алды, башта үзе эчте, аннары машинасына салды һәм тәгәрмәч-чылбырга таянып, тәмәкесен кабызды. Нидер мыгырданып, моторда казынып маташты, аннары кулын селтәде дә кире идарә ягына таба атлады. Күләгәдәге Иркәй ни тере, ни үле дип әйтерлек бер хәлдә иде. Нәкъ * ярты сәгать буе кымшанырга да куркып торды. Үзен бу йорт алдында күреп калуларын бөтенләй теләми иде ул. Оятыннан утсыз-төтенсез дөрләп янарга мөмкин ич! «Умарталыгыңда гына йокы симертеп ятсаң ни була инде сиңа, карт юләр? — дип битәрләде ул үзен-үзе.— Юк шул, кәсеп итәргә кузгалдың. Кайда егыласыңны белсәң, шунда мендәр түшәп куяр идең дә... Җитмәсә ничек каршылыйсын да белмисең ич әле. Бәлки тегенди- мондый бәлаләргә кереп батканчы, кире сыпыртыргадыр?» Тымызык төн. Җылы. Авылның икенче башыннан гармун моңлануы ишетелә. Аның сузып-сузып алган сулышлары караңгы киңлекләрне гизеп, җирдәгеләргә тәмле тешләр юрап, кире таныш урамнарга төшеп сеңә. Бу моңнар төрле икеләнү, өркүләрне үз дулкыннарында тирбәтеп, Иркәйне дә яхшы ук тынычландырды. Җитмәсә, ул күзәткән тәрәзәләр дә якты нурлар сибеп кызыктыра иде. «Керәм!» Иркәй келә бавын тарткалады. Әмма җавапка ләм-мим. Иркәй ныграк шалтыратты — тагын җавап юк. Шуннан соң ул, келәне шакы-шокы китереп, капканы үҗәтрәк кага башлады. — Кем бар анда? Бу тавыш Иркәйне сискәндереп җибәрде. — Мин... Ач әле, Көдери. — Кем соң син? — Мин инде... Иркәй, умартачы Иркәй. — Иркәй? Баллымыекмы? — Нәкъ үзе. — Син нәрсә төн уртасында болганасың, юләр сатасың соң әле? — Нинди юләр сату ди уд, ач әле син. — Нишләргә дә белмим инде, белмим... Бик шылдыр-шылдыр этеп куелды һәм Иркәй, ниһаять, бәладән коткара торган капка эченә узып, бөтен тәрәзәләре белән үзенә төбәлгән урамнан яшеренде. Эчке күлмәкчән генә чыккан Көдери йөгерә-йөгерә баскычтан менгәндә: — Ярар, кер инде,— диде. Иркәй капканы гына түгел, өйалды ишеген дә бикләргә онытмады. Көдери өе курчак кебек иде. Юылган, җыйналган, чәчәкле пәрдәләр, чаршаулар элеп бизәлгән. Ә урын-җирен, урын-җирен генә күрсәгез икән! Каурый ыргытсаң, ул да күпереп торган түшәккә төшеп батар иде. Тулган айдай тулышкан Көдери үзе исә шундый йомшак күренә иде ки, күзең төшсә, алырмын димә... Ул тиз арада бүлем артыннан киенеп чыкты да, арт саннарын биетеп, тәрәзә буена узды һәм кунак каршындагы эскәмиягә килеп утырды. Аның канәфер чәчәге төсендәге кыска итәкләре ап-ак йомры балтырларын каплап бетермәгән иде. Ах ул йомры балтырларны — кабартманың үзе иде, билләһи, үзе... Иркәй минуты белән кызышып китте һәм, карашын көч-хәл читкә күчереп, биштәрендәге нәрсәләрен өстәлгә чыгарып тезә башлады. — Мин монда ни... күчтәнәчләр белән ич әле... Көтмәгәнсеңдер?.. Көдери, син ни... урам тәрәзәләреңне капла әле, тынычрак булсын. Бүген төне дә әллә юри шунда көннән яктырак... Көдери дәшми-тынмый пәрдәләрне корды- һәм, нигәдер көлемсерәп, очкынланган күзләрен кунакка төбәде. Иркәй, тамак кырып, өстәл артына ипләбрәк утырды. — Мин ни._ сиңа күптән кагылырга җыенып йөри идем инде. Өченче көнне дә җыенган идем, үзең әллә кая китеп юкка чыктың. Кайда югалдың соң син? Көдери, гөнаһсыз елмаеп, һәм шул елмаюыннан кызлар кебек яшәреп китеп: — Өченче көн дисеңме? — диде.— Өченче көн мин Корнавыш базарына бардым. Тегендә-монда киләп сарып йөреп соңга калдым да бер сеңлемә куна керергә туры килде. Ах бу мут хатынны, күзгә карап ялганлый бит, әй! Анда синең сеңлең түгел, ботак очы кардәшең дә юк лабаса. Сеңел, имеш. Итәгеңне җилфердәтеп озын торык Көргери Сидирев янына ыргылуыңны беләбез инде. Беләбе-е-ез! Башында шундый уйлар кайнаса да, Иркәй, үзен тыеп: — Үзем дә уйлаган идем аны, Көдери,— диде.— Базарга киткәндер дип. Вакыты да бигрәк шуңа кулай иде ләбаса — печән өсте. Көдери, син стаканнар китер әле. Сайрашу җилеме алып килдем, тамакны чылатыйк әле.— Иркәй көмешкәле банкасын өстәл уртасына этеп куйды.— Капкаларга берәр нәрсә табылса, зыян итмәс иде. Көдери цочмактан ике стакан һәм. әллә кайчан туралганлыктанмы, кырыйларына мае эреп аккан, телемнәре кибә төшкән шыртан — чуваш казылыгы алып килде... Иркәй йөрәкләнеп китеп: — Их, Көдери, Көдери, шайтан алгыры, аңламыйсың син мине,— диде.— Бу сәгатьләрне күпме көтүемне генә белсәң икән! Көдери, йөзенә елмаю чыгарса да, тагын эндәшмәде. — Әгәр дә мәгәр, аңласаң... Әйе, әгәр аңласаң, син болай яшәр идеңмени? Хараплар иттең син мине, бөтен тормышымны җилгә очырдың. Синең белән күпме ират татлы гөнаһка батмагандыр, бары тик мин генә ябалак кебек... Көдери йомры иңнәрен сикертеп: — Үзең пешмәгән булгач, кеше гаеплисең юк,— диде.— Иртәрәк уяналар аны. — Соң_. кешедән яхшы түгел дип._ — Кешедән, имеш... Менә хәзер тупылдап килеп кердең ич әле. — Бүген’эш башка.— Иркәй тора-бара кыюланып эндәште: — Көдери, чык син миңа кияүгә, ә!? Хуҗа хатын сискәнеп китте: — Абау, абау... Кияүгә? Сиңа чыгаргамы? — Кияүгә шул. Нәрсәсе гаҗәп моның? — Син бераз ычкынып китмәдеңме соң, Баллымыек? — Юк, юк, мин кем әйтмешли, тулы акылымда. — Бабай туры киләсең бугай ич син миңа? — Нинди бабай булыйм ди инде... Абый дисәң әле бер хәл. Алтмышка җиткәнче дә нәкъ ике ел теркелдисе бар әле Иркәеңнең. Син үзең дә миннән нибары ун яшькә генә калышасың сыман ич? — Унга түгел, унөчкә. — Шулай икән, авыз чайкап торасы да юк... Я, чыгасыңмы? — Ни әйтергә дә белмим инде. Бигрәк карт төс кергән шул йөзеңә. — Син, Көдери, тышкы кыяфәткә генә алданма. Аның каравы минем җаным быелгы кәрәздәй яшь. Ни, тартырта ярыймы соң синдә? Нәрсәдер тамакны әчеттерә. — Тартсана, өйдә ирләр исе таралсын бераз. «Ирләр исе? Бәлки ул исне моннан инде төтәсләп үчерергә кирәктер? Шыртаны да шуны гына аңкытып тора... Тик бу хакта соңыннан, эш барып чыккач кына...» — Коймаң да тузган инде. Каралтың почмаклары бөтенләй черегән. Сыер абзарың исә яртылаш җиргә сеңгән, күр дә тор, тиздән хуҗасының өстенә җимерелеп төшәчәк... Өч-дүрт көн элек урамыгыздан узып бара идем, карасам, ишегалдыңа бер кәҗә килеп кергән. Көчкә куып чыгардым үзен. — Ишегалды миңа нәрсәгә? Ашарга аш, кияргә кием булса, шул җиткән. Их, калада урнашырга иде ул. Анда һәммәсе дә уңайлы: фатир казнаныкы, газыдыр, суыдыр — барысы изнигам. Оҗмахта шикелле җырлап кына яши бир. — Кара син аны! Шәһәр ул, җаныем, шәһәр инде. Аның үз борчу- мәшәкатьләре, анда да бушлай гына берни дә бирелми. Син, Көдери, үзең булып кал да кешечә яши бир инде. — Тукта, тукта, син монда акыл сатарга килдең мәллә? Кияүгә чыгарга өндисең тагын. Шушындыйга чәчең бәйләсәң ничек аяк атларга кирәклеген дә өйрәтә башлар. — Соң мин яхшырак яшәвеңне генә телим ич. Кешечә. — «Кешечә, кешечә»... Әйдә, чөмереп бетер дә сыпырт моннан, Бал- лымыек! Бар, бар, элдерт! — Тукта әле, Көдери, ашыкма бик. Ни, алайсам бүтән акыл өйрәтмәм соң, үзеңә генә колак салып торырмын. — Менә шулай. Кайчан нәрсә сөйлисен кеше яхшы чамаларга тиеш. Син, умартаңдагы балдай татлы булсаң гына, уңарсың. Шул чак күз күрер. Бүлмәдә беразга тынлык урнашты. Иркәй, гаебен югандай: — Син миңа бик сукранма, җанкай, телем кытыршырак минем,— диде.— Мин һаман шул хакта сүз катам инде, Көдери, колак салчы, һаман шул хакта — синең белән уртак оя кору хакында. Умарталыкта, әнә, яңа бура бураттым. Шуны өлгертеп керсәк, безнең гомергә менә бо- лай җитәчәк.— Иркәй башын артка чөеп, кул яссуы белән бугазыннан сызып күрсәтте.— Ялгыз гына хуҗалык алып бару чынлап та туйдыра, әйдә, сат та җибәр син өеңне. Ансыз да яшәрбез. Теләсәң, каз-үрдәк үрчетербез. Акчасы табылыр, җитәрлек мая тупладым инде мин. — Акча, бура, йорт... Ансыз да яшәрбез, имеш... Син нәрсә, әллә башкага телең әйләнмиме? һаман бер нәрсәне чәйнисең дә чәйнисең. Әйтерсең лә кешене түгел, йорт-җир кодалыйсың,— дип ачуланды Көдери. Әмма хәзер аның тавышында баягы кырыслык юк иде инде. — Соң мин ни... мин, өеңне сатсаң, без бергәләп миндә яшәр идек, дип кенә... — Бергә яшәргә? Атна-ун көн үзеңдә асрагач ук: «Әйдә, дүрт ягың кыйбла!» — дияр идең бугай. Сез ирләрне беләм ич инде мин. — Нигә болай гел кире сукалыйсың соң син, Көдери? Мин чын күңелдән ләбаса. Күптән күңелемдә оеганны белдерүем ич. Егет чакта үк күзләп йөрдем лә мин сине, авыз ачарга гына базмадым... — Сез башта барыгыз да шулайрак сайрыйсыз. Йомшак җәеп, катыга утыртасыз. — Күр инде әй! Бер селтәнү белән, бер буяу белән... Дөресен генә әйтәм мин. Сиңа ул чак уналты, ә миңа, санап карасаң, утыз иде. Төннәрен урам чатларында хыялланып күпме йөрдем. Чынын гына ачсам, курыктым мин. Абыем тормышыннан гыйбрәт алгач, юк инде, миңа да мондый камыт кидерә алмассыз, дип уйладым. Абыемны җиңги утырта язды бит: ирем мине үтермәкче була дип тоткан да әләк язган. Бик кирәк иде инде ул, үтерә, имеш... Ә бәлки абыем да гаепле булгандыр, без иратның теле кыска, кулы озын. Абыемның холкы кырыс, минекенә бөтенләй охшамаган иде. Син аны хәтерлисеңдер ич? — Хәтерлим, билгеле. Колгадай озын, ябык иде үзе. Тиктомалдан күзләрен елдырымдай очкынландырып җибәрер иде дә... — Дөрес, дөрес, нәкъ өстенә генә бастың. Мин менә шул чакларда ук сиңа гашыйк идем инде. Күземә чалынуың була, паралич сугамыни, баскан җиремдә баганадай катам да калам. Сәбәбе дә җитәрлек иде шул: алдан карыйсыңмы, арттанмы — син яңа пешкән кабартма кебек. Юк, кабартма гына түгел, баллы тәпән шикелле. Тик кагылырга иртәрәк әле дип уйлап йөрдем. Бал әчемәсен дисәң, мичкәне ачарга ярамый. Үкенечен үкенеч, тик ул чакта шундый яшь кызга якынлашырга базмавым рас. Көдери, кулларын калку күкрәге өстенә кушырып, мыштым гына елмаеп тыңлап утыра иде. Ә Иркәй, үткәннәрне хәтерендә яңартып, сөйли дә сөйли, һәм, чалгы белән «чыш-ш» итеп селтәгәндәй, авыр сулап куя иде. — Ул арада сугыш афәте килеп чыкты. Башта абыемны, аннары мине дә яу кырына чакырдылар. Абыем шул китүдән әйләнеп кайтмады, ә абзаң, менә могҗиза, бөтен гарасатны исән-аман кичеп чыкты. Язмыштан шулкадәр уңуыма әле дә шаккатам: дүрт ел буе ут эчендә йөреп, гәүдәмнең ник бер җире тырналсын! Ә сине, Көдери, дары өермәләрен кичкәндә дә онытмадым мин. Кайткач ук өйләнәчәкмен, дип хыяллана идем. Авылга уралгач исә кая ул өйләнү! Яманатың бөтен тирә-якка таралган, исемеңне телгә алганда, һәркем авызын ерып җибәрә. Ниятемне ирек- сездән авызлыкларга туры килде. Кеше сүзе кеше үтерә диләр. Их, ул имеш-мимешләрне! Барысына да төкерәсе дә өйләнәсе генә калган икән! Әфсен-төфсен, бетте, китте. Синең белән бәйләнү гарьлеген бер күтәрсәм, хәзергә кадәр болай ялгыз азапланыр идеммени инде? Тик ул чакта миңа кияүгә чыккан булыр идеңме икән син, Көдери? — Белмим шул,— диде Көдери коры гына.— Узган көннәр куе томан артында калды инде. Бәлки чыккан да булыр идем. — Әйтмә дә инде... Их, якын булса да, терсәкне тешли алмыйсың шул. Бу әйтемне минем турыда гына чыгарганнар диярсең. Ялгызым михнәт чигү тәмам теңкәгә тигәч, еш кына: менә хәзер Көдерине үзЬмә алам да кайтам дип йөрәксенә идем. Нәкъ шул елларда мине сәвиткә секретарь итеп куймасыннармы. Кинәт кенә кеше күзенә чалына торган затка әйләндем дә киттем. Шуннан соң әллә кем белән бәйләнеп, ничек үз исемеңне күләгәлисең инде? — Иркәй Көдеригә күз салып, уңайсыз гына тамак кырып куйды.— Ындыр каравылына күчкәндә чәчләрем чаллана башлаган иде инде. Төннәр буе синең хакта уйлап ятуым да эзен салмый калмагандыр. Ә син һаман кешечә яшәргә өйрәнмәдең, бу юл сине теге... кем белән... Менә шуннан соң Иркәең хатын-кыздан ераграк торырга карар бирде дә инде: умарталыкка җибәрүләрен үтендем. Алты ел эчендә ун баш ояны кырыкка җиткердем, тагын берничә елдан йөзгә тутырырга исәп. Эшкә кулым ята минем. Я, ничек, Көдери, чыгасыңмы инде миңа? Ә? Иркәй, эштән чыгарылган аттай, һы-ы-ых, һы-ы-ых килеп авыр сулый, авызыннан пар белән күбек кенә чыкмый иде. Көдери, элеккечә үк елмая биреп, бар сүзне уенга гына боргандай: — Юу-у-ук,— диде.— Кияүгә чыгу ир-атны кич кунарга кертү генә түгел ул. Бигрәк кабаланасың инде син! — Нинди кабалану ди ул? Мин гомер буе шушы хакта гына уйланып яшәдем. Калган бөтен тормышыбыз... — Ышан син ирләргә! Ә бәлки мине алдалыйсың гынадыр? Ялгыз хатынны төп башына утырту кыенмыни? — һәй, син тагын юкны сөйлисең дә инде. Әллә миңа да ышанмыйсыңмы? Ялгызыңа йорт тоту кыен, шуны да кайгыртуым ич бу. Иске- москыңны сатыйк та бергәләп умарталыкта төпләник. Анда бәрәңгеме, суганмы — барысын да үстерергә мөмкин. Кеше күзеннән аулакта, ә? Көдери йөзендәге елмаю секунды белән юкка чыкты. — Син нәрсә, Баллымыек, һаман бер нәрсәне колакка тукыйсың әле? Сат та сат, имеш. Алай бик теләгәч, тот та үзеңнекен сат! Кеше күзе дисәң, мин аннан бөтенләй курыкмыйм. Кешедә кемнең эше бар? Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетми. Ошамыйм икән, алдыңнан артың матур — сыпырт кына. Сине монда төн уртасында чакырып китергән зат юк, үзең килеп кердең. — Анысы шулаен шулай. — Алайса ни дип телеңә салынасың? — Соң мин... — «Соң мин, соң мин»...— дип үчекләде аны Көдери һәм Иркәйгә сынаулы күз ташлады.— Үз кесәңдә җилләр уйнагач, минем дәүләткә нәфес салдыңмы? — Минемме? Җилме? — диде гарьлеге килә башлаган Иркәй.— Син Иркәеңнең кенәгәсендә күпме мая туплануын беләсеңме соң? Кияүгә чыксаң, иртәгә үк барам да бөтен акчамны алам. Күгәрчен кебек гөрләшеп кенә яшәячәкбез. Йөзе ачылып киткән Көдери: — Кара син аны, күгәрчендәй гөрләшеп ди тагын! — дип көлеп җибәрде.— Юмалый-юмалый күндереп тә куюың бар мине, картлач. — Әйдә, берне генә күтәр инде, ә? Әмма Иркәй бу юлы да ялгызы гына эчте. Аннары тәмам кыюланды, тәннәре кызышып китте. Көдери янына күчеп утырды да кулын аның беләгенә салып: — Көдери... Я ничек, калыйммы мин бүген синдә генә? — диде. — И-и, нишләргәдер инде синең белән... — Көдери, их син, Көдерикәем! Көдери генә түгел, бал тулы тәпәнем син минем. Бәлки әле син миңа бер ул да бүләк итәрсең, ә?! Күңеле тулган Иркәй чыдамады, хисләрен җырга салып яңгыратырга кереште: Юлдаш иг син ерак юлларда Кара да гынай туры юрганы. Көдери аңа шулкадәр киң сулышлы югары тавышы белән кушылды ки, Иркәй хәтта тотлыгып китеп, ирексездән тәрәзә яныннан читкәрәк тайпылырга мәҗбүр булды. Өй хуҗасына сыңар күз ташлауга: «Булды, эш уңды»,— дип сөенеп күйды. Көдеринең зур яшел күзләренә мөлдерәмә яшь тулган иде. Ул хәтта балаларча үксеп тә куйды һәм аның бу үксүе кинәт урнашкан тынлыкта әллә ничек сәер яңгырады. Аннары ул кунагының колагына: — Күп акча җыйдым дисеңме әле син? — дип пышылдады. — Куп. Көдери җанкай, бик күп. Мең ярым... — Кара син аны,— дип сузды Көдери.— Кара син аны-ы-ы... Кыйбатлы товар икән ич мин! Хуҗа хатын шуннан соң кинәт кырысланып китеп өстәде: — Я, җитте, тор әйдә, буш чүлмәк. Җитез генә элдерт моннан, табагач алуымны көтеп торма! Кара син аны, ә, мең ярым, имеш.. Күрәсеңме, шәфәкъ яктырып килә, таң ата әнә. Бар, бар элдерт, тәкәббер хәсрәт, югыйсә я кеше күреп калыр! Иркәй сыңар сүз әйтергә өлгергәнче, типкәләнә-типкәләнә өйалдына, аннан ишегалдына һәм урамга килеп чыгуын сизми дә калды. «Ай-яй-яй, бу Көдери беләкләрендәге көчне генә күр әле син, костюм якасын җирлеге белән диярлек өзеп ала язды лабаса...» Иркәй капка төбендә таптанып һәм яңа костюмын сак кына каккалап: «Их, нәрсәдер тиешенчә килеп чыкмады ич әле бу безнең,— дип уфтанды.— Теләгәнчә оешмады. Бу хатын-кыз халкын юньле-башлы аңлау мөмкин- мени? Инде сүзләрнең дә татлысын, ягымлысын гына сайладым кебек югыйсә, акчаны да...» Якында гына капка шыгырдавы, чиләкләр чыңлап куюы аны тагын исен җыярга мәҗбүр итте. Пылаги җиңги янә суга теркелди икән ләбаса! Иркәй ике дә уйлап тормый агач артына посарга мәҗбүр булды. Пылаги җиңги кире өенә кереп киткәч кенә, ул ашыга-ашыга юлга төште дә, авыр сулап, авылдан туп-туры умарталыкка таба кызуларга кереште! ’ Көнчыгыштан алсу нур көлтәләрен сибә-сибә шәфәкъ җәелеп килә, ә каршыдагы ай, Иркәйне мыскыллаган сыман түгәрәк йөзен күккә чөеп, тавыштынсыз хихылдый төсле иде.