Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ ТОРМЫШ ҺӘМ ИҖАТ ХРОНИКАСЫ

Беек шагыйрьнең тормышын «инәсеннән җебенә кадәр» тикшерү җиңел эш түгел Биографик материалларның еш кына очракта конкрет булмавы, а< рым елларга бөтенләй очрамавы өстәмә кыенлык тудыра. Шуңа күрә шагыйрь тормышына кагылган кайбер даталарны, вакыйгаларны башка кешеләр биографиясендәге, истәлекләрендәге аерым моментларны ачыклап, аларны язучыга бәйле вакыйгалар эченә куеп, төрле яктан чагыштырып эзләргә, билгеләргә туры килә. Журнал укучыларга «Хроника»ның кыскартылган варианты тәкъдим ителә. 1886 ел 26 апрель 10 сентябрь 1887 ел Көз 1889 ел 3 январь 3 январьдан Ел башыннан язга кадәр Габдулла дөньяга килә Бу турыда метрика кенәгәсендә мондый юллар бар: «Баланың исеме — Габдуллаҗан; каю айда вә көндә туган— 14 апрельдә (иске стильдә), атасы—мәншүрле (указлы) имам Мөхәммәтгариф мелла Мөхәммәтгалим угылы, анасы — Миң- сафа Зиннәт кызы Казан өязе. Кушлавыч. Кушлавычта указный имам Мөхәммәтгариф мелла Мөхәммәтгалим угылы кулым куйдым» (ТАССР Үзәк дәүләт архивы Алга таба —ТАССР ҮДА 4 ф Коллекцияләр тасвирламасы. 237 эш. 353 б.) Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф үлә. «Мелла Мөхәммәтгариф бине мелла Мөхәммәтгалим угылы август 29 ында (иске стильдә) 44 яшендә кату зәхмәте илә вафат булды. Казан өязе Кушлавычта дәфен улды (күмелде)» Әтисе үлгәндә Габдуллага дүрт ай ярым була. (Шул ук эш. 237 б.) Ире үлгәннән соң бер ел чамасы үткәч. Мәмдүдә, нәни Габдулланы алып. Өчилегә атасы Зиннәтулла өенә кайта. (Тукай турында хатирәләр (Алга таба «Хатирәләр» dun кенә күрсәтеләчәк) Казан. 1975, 23 б.) Иске стиль белән 22 декабрьдә Өчиледә Габдулланың әнисе Мәмдүдәнең Саена пүчинкәсе указсыз мулласы Мөхәммәтшакир Фәй- зуллин белән никахлары була. Никах турындагы документта Тукай әнисенең исеме Бибимәмдүдә дип күрсәтелә Габдулланың тууы турындагы таныклыкта әнисенең исеме Миңсафа диелгән иде Элек татарларда кешене кушылган исеме белән түгел, ә башка исем белән атап йөртсәң, ул кешене чир таба алмый дигән ышану булган Тукай әнисенең исеме дә шушы йола нигезендә үзгәртелгән булырга тиеш. Никахтан соң Мәмдүдә Габдулланы яңадан Кушлавычка алып кайта һәм Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча тәрбияләргә калдыра Бу вакытта балага ике яшь тә сигез ай ярым чамасы. (Тукай Г Әсәрләр, биш томда. Казан. 1986. 5 т.. 10 б Алга таба җәяләр эчендә том һәм бит саннары гына күрсәтеләчәк ТАССР ҮДА. 4 ф . Коллекция тасв.. 359 эш. 2 т . 267 б ) ' Габдулла Кушравычта Шәрифә карчыкта яши. (5. 11.) Габдулланы әнисе Саена пүчинкәсенә алып кайта. (5, 11.) 1890 ел Иске стиль белән 18 январьда Габдулланың әнисе Мәмдүдә 30 январь 26 яшендә вафат була һәм Күчкән Саена авылы зиратына күмелә Габдуллага бу вакытта 3 яшь тә 9 ай булган (5. 11. ТАССР ҮДА, 4 ф . 1 тасв. 68 эш, 160 б.) февраль — март Зиннәтулла үзенең оныгы Габдулланы Өчилегә алып кайта (5. 12.) Ел ахыры (?) Зиннәтулла Габдулланы. Өччедән Казанга бара торган бер ямщиккә утыртып Казанга озата Казанда аяк киемнәре тегеп сату белән көн күргән һонәрче Мохәммәтвәли баланы өенә алып кайта (5. 12.) 1891— 1892 еллар Казанда Мохәммәтвәли белән Газизә гаиләсендә Габдулланың тамагы тук. өсте бөтен була Әтисе Мөхәммәтгариф ягыннан бертуган апасы Газизә белән очрашып тора. (5. 13. «Хатирәләр». 17 б) 1892 ел Мохәммәтвәли белән Газизә авырып китәләр һәм. баланы Казан Ял ае га китергән ямщикнЫ табып. Габдулланы янә Өчиле авылына. Зиннәтулла бабасына кайтарып җибәрәләр (5. 14.) Июнь урталары Габдулла Сәгъди арбасына утырып Өчиледән Кырлайга килә (5. 14— 16.) Җәй Габдулла җәйне малайлар белән уйнап, су коенып, хозурлыкта уздыра 30 июльдә урактан авырып кайтып. Сәгъдинең кызы Би- бисабира үлә. (5, 16.) Коз Сәгъдинең хатыны Бибизоһрә Габдулланы әтисе (Мөхәммәтгариф) белән бергә Кышкар мәдрәсәсендә укыган Кырлай имамы һәм мөгаллиме Фәтхерахман Гобәев өенә алып бара Бу кышны Габдулла кызлар белән бергә Фәтхерахманның хатыны Маһруйбикә абыстайда укый (5 19. Г Г • әйдуллин истәлеге СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты фәнни архивында саклана 9 ф . 4 тасв. 55 эш ) 1893 ел Бу җәйдә кечкенә Габдуллага Сәгъди абзыйның узган елның Җәй 28 декабрендә (иске стильдә) туган Садретдин исемле улын юатып, тирбәтеп утырырга туры килә Урак вакытында аны. кечкенә Сад- рины арбада тартып йөрер өчен, кырга да алып чыгалар. «Бу бала тугач мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым' -дисоңыннан Тукай. (5. 21. ТАССР ҮДА, 4 ф. Коллекция тасв .419 эш. 348 6.) Кез Габдулланы мәдрәсәгә укырга бирәләр Башта ул Гатауллин Хәбибрахман хәлфәдә укып йөри «Озак тормыйча Фәтхерахман мулла аны үзе укыта башлады Фәтхерахман мулланың аны алай үзен генә аерып укыта башлавына без көнләшә башладык Аның бик тиз арада гына «Һәфтиякиҗеген укып бетереп, сүрәгә керүе, язга кадәр «һәфтияк» сүрәсен бетереп. Коръән укырга башлавы безне бераз кытыкландыра иде Чөнки башка балалар тик ике-өч ел эчендә генә алай укый алалар иде» Габдулла бу мәдрәсәдә «Бәдәвам-. «Кисекбаш» китапларын укый Аңа. өйрәтергә дип надан шәкертләрне дә бирә башлыйлар (5. 21. Тукай турында замандашлары Казан. 1960. 31—33 б. алга таба «Замандашлары» дип күрсәтеләчәк) 25 декабрь Өчиледә Габдулла әнисенең сеңлесен — Саҗидәне кияүгә бирәләр Шул уңай белән Габдулланы да Кырлайдан Өчилегә кунакка алып кайталар (5, № 2 Хатлар номер белән күрсәтелә. Рәсүлева 3. Тукай эзләреннән Казан. 1985. 14 б . Р Якупов искәрмәсе ) 1894 ел Иске стиль белән 30 майда 15 яшендә чахотка белән газаплы 13 апрель озак авырудан соң. Сәгъдинең кече кызы Бибисаҗидә үлә (ТАССР ҮДА, 4 ф Коллекция тасв . 489 эш. 597 б.) Көз Кушлавыч кешесе Бәдретдин Габдулланы Кырлайдан алып китә Кушлавычка барышлый Өчиле авылына. Габдулланың бабасы Зиннәтулла янына да кереп чыгалар Кушлавычта Габдулла берничә ай тора. Бәдринең улы Камалетдин белән бергә авыл мәдрәсәсенә укырга йори Ниһаять. Бәдри. Уральскига озату нияте белән, малайны Казанга алып бара Биредә Габдулла Казандагы әти-әнисе Мөхәммәтвәли һәм Газизә белән очраша (5. 25—27. «Хатирәләр». 25 б.) Габдулла Алты-Биш Сапый (Сафый)ның өсте ябулы чанасында 1894 ел ахыры |д көн барып, әтисенең бертуган сеңлесе Газизә апасы белән җизяки 1895 ел башы нәсе Галиәсгар Госмановлар яшәгән Уральск каласына барып җитә Габдуллага бу вакытта сигез яшь ярымнан артыграк була (5. 27 Тукай эзләреннән. 14 б.) 1896 ел Габдулла Уральскида «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укый башлый Көз Башта ул «Мотыйгыя» мәдрәсәсе каршындагы рус кдассына йөри Анда аны Әхмәтша Сираҗетдинов укыта Пушкин. Лермонтов. Крылов һәм башка рус язучыларының әсәрләрен Габдулла беренче тапкыр Әхмәтша учительдән алып укый 1900 ел Иске стиль белән 30 июльдә Габдулланың җизнәсе Галиәсгар Госманов вафат була Габдулла Газизә апасы йортыннан китеп, мәдрәсәдә торып укый башлый Ул укуын тәмам иткәч тә бер ел чамасы мәдрәсәдә яши («Хатирәләр». 35 б.) 1902— 1903 еллар «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә Истанбулда укыган төрек шәкерте шагыйрь Габделвәли килә һәм биредә бер кыш укый Мотыйгулла хәзрәттән гарузны—шигырь төзелешен өйрәнеп йөргән Габдулла аның белән бик тиз дуслашып китә Тукай Казандагы иптәшләренә бу егетнең бик гыйлемле булуы, үзенең мәдрәсә тормышында аның уңай роль уйнавы турында сагынып сөйли («Хатирәләр». 82 б.) Мәдрәсәдә атна саен җыр кичәләре оештырыла Габдулла кичәләрдә иң оста җырчылардан санала 1903 елда мәдрәсәдә «Мәгариф» исемле стена газетасы чыгарыла. Бу газета 1904 елда «Әлгасрелҗәдит» исемендә кулъязма журнал булып чыга башлый Тукай аларны оештыручы һәм иң актив язышучыларыннан була. (Татарстанның Берләштерелгән үзәк дәүләт музее Сирәк очрый торган кулъязмалар бүлеге, № 124390.) 1904 ел Габдулла «Уралец» типографиясенә хәреф җыючы өйрәнчеге булып керә Шунда ул рус эшчеләре белән таныша («Хатирәләр». 30 б ) Тукай турыдан-туры социал-демократик өндәмәләр тарату эшенә тартыла Типографиядә социал-демократларның ячейкасы оештырылган була. Тукай большевиклар белән аралашып, тыелган әдәбият укылган җыелышларда катнашкан, хәреф җыючы булып эшләүче большевик А А Коканов белән дуслык мөнәсәбәтләрендә булган. Типографиядә төрле вазифаларны үтәүче А. М Сенькин, П. П Зуев, И Д Хвостов кебек большевиклар белән аралашкан Тукай сәүдәгәр Додоновның кирпеч заводында да булган, анда эшләүче рус һәм татар эшчеләренә үзенең журналларын, шулай ук тыелган әдәбият тараткан (Нәфиков Р Тукайның иптәшләре һәм танышлары— «Казан утлары», 1984, 5 сан.) 1905 ел 1906 ел башында чыга башлаячак «Әлгасрелҗәдит» журналы 15 сентябрь ның игъланын, программасын, шул чордагы күренекле әдәбият- культура әһелләренең тәбрик-теләк хатларын эченә алган 16 битле брошюраны чыгарырга цензура рөхсәте алына Брошюрада булачак журналның редакторы Камил Мотыйгый Төхфәтул.пинта Тукайның мөрәҗәгать хаты һәм «Голүмең бакчасында ». «Ченанча бездә • дип башлана торган исемсез шигырь-мәдхияләре басылып чыга. Болар Тукайның беренче басма шигырьләре Брошюра Оренбургта басыла Октябрь Габдулла типография эшчеләре белән бергә демонстрациягә чыга Эшчеләр 8 сәгатьлек эш көне таләп итәләр. Демонстрация шәһәр уртасындагы митинг белән тәмамлана («Хатирәләр». 31 б) 22 октябрь Хәбәр басылып чыга: «Якшәмбе көн 15 октябрьдә.. «Казан миһманханәсендә якында ачылачак җәмгыяте хәйриянең уставларын тәртип өчен хосуси бер җәмгыять булды Җәмгыять шул кешеләрдән гыйбарәт иде мөхәррир К М Төхфәтуллич. М Ф Мусин. Г Коләхметов, К Бахтюзин. Г Тукаев, М Мамашев, С Сабитов. X Сөләйманов. В. Хәмидуллин. С Гобәйдуллин» («Фикер». № 39.) 27 ноябрь Уральскида К. Мотыйгый редакторлыгында һәм нәширлегендә демократик юнәлештәге «Фикер» газетасы чыга башлый. Тукай секретарь буларак та. иҗаты белән дә газетада бик актив катнаша. 1906 ел Уральскида К Мотыйгый редакторлыгында һәм нәширлегендә 15 январь әдәби, фәнни һәм иҗтимагый журнал — «Әлгасрелҗәдит» чыга башлый Тукай журналның фактик редакторы була һәм һәр санында берничәшәр шигъри һәм чәчмә әсәрләрен бастыра. Уральскидагы типография эшчеләре демонстрациягә чыгалар, «Без Апуш белән икәү киттек Демонстрациягә тимер юл эшчесе Николай Покатилов җитәкчелек итте... Казаклар безне кудылар Өлкән иптәшләрнең кушуы буенча, прокламацияләр, революцион җырлар таратып йөрдек («Карт вахмистр» дигән листовка. «Варшавянка», «Смело, товарищи, в ногу» җырлары)» («Хатирәләр». 31 б.) 6 май • Матбугате исламия* рубрикасы астында хәбәр басылып чыга «Уральск» «Әлгасрелҗәдит «нең № 4 килде «Гыйшык бу. йа, ..» вә - Мөридләр каберстаныннан бер аваз» шигырьләре бәхак (чын) гүзәл вә журналның чичәгедер» («Вакыт», № 22.) 15 июнь Уральскида К. Мотыйгый редакторлыгында демократик юнәлештәге, татар телендә беренче айлык рәсемле сатирик журнал — «Уклар» чыга башлый. Мотыйгый журналны тулысынча Тукайга тапшыра. Тукай, журналга яраклы материал бирүчеләр аз булганлыктан. аны нигездә үзе язып тутыра. 27 июнь «Әлгасрелҗәдит»нең 6 нчы саны чыгу уңае белән хәбәр басылып чыга. «Ошбу журналның һәр номерында диярлек Г. Тукаев намында бер затның күпме-азмы әсәрләре булыныр Бу кемсәнең иң элек күрелмеш (шигырьләре) ләззәтле вә күңелләргә сөекле тоелмыш (иде) Милли шагыйрьләремезнең даһиларыннан улачагына өмид идәрез». («Вакыт», № 42.) 5 июль Уральскида аяк киемнәре тегү мастерское тоткан сәүдәгәр Шәрәфетдин Галиуллин өендә яшерен мәҗлес җыела Уральск миллионеры Хәйрулла Гаделшин мәҗлестәгеләрне «Фикер» газетасы идарәсенә һөҗүм итеп, машиналарны, кассаларны ватарга, идарә хуҗасы К Мотыйгыйның үзен балаларын кыйнарга, «Фикер»нең шагыйрен (Г Тукайны) «эләктерсәңез аны да кыйнагыз» дип котырта. Бу погромны башкару өчен Гаделшин 40 кеше. Гайнетдин Җәләлетдинов 20 кеше табарга булалар («Фикер». № 25 ) 24 сентябрь Диния назаратына хат языла Хатта моннан ун ел элек үлгән Гайнулла Гаделшинның мәчет файдасына дип калдырган ике таш пулатыннан доход бармы, без ул пулатларда Укытучылар институты ачар идек, диелә Хатка кырык кеше кул куйган, алтынчы кул—Габдулла Тукайныкы. («Фикер». № 36.) 1 октябрь «Казан» кунакханәсендә Уральскида Укытучылар институты ачу хакында җыелыш була. «Безгә шул борынгы мәдрәсәләремез дә җитәр» дип, институт ачуга каршы чыккан Ф Шәриповка Тукай болай ди «Юк, Фатих абзый! Безнең ул мәдрәсәләремез генә җит- ми Башка милләтләрдәге кеби безгә дә 3—4 этажлы мәдрәсәләр кирәк Син. Фатих абзый, әле күптән түгел генә ярлы идең Син шул ярлылыгым җитәр дип тормадың, кибет ачтың, сәүдә иттең, һәр ничек баерга тырыштың Инде мәдрәсә ачу хосусына килгәндә, җитәр дип әйтәсең Юк. җитмәс Җитәр дип әйтмә Безнең мәд- рәсәләремез руслар мәдрәсәсенең тәһарәтханәсеннән дә шакшырак Китәбез алга! Китәбез, канәгать итмибез бу мәдрәсәләргә!» («Фикер». № 37.) 9 декабрь «Әлгасрелҗәдит»нең 11 иче саны чыгу уңае белән хәбәр басы ла «Бу журналның һәрбер нөсхәсенә махсус бер зиннәт биреп килмәктә улан борадәремез Тукаевның гүзәл шигырьләре бу нөсхәдә һәм бар. «Сөеклемнең кабер ташына» сәрләүхәле (исемле) улан һәм дә «Үзүземә» сәрләүхәле шигырьләре иң гүзәл улып. безем татарлар агызыннан беренче дәфга (тапкыр) ишетелмәктә- дер» («Вакыт». № 108.) 1907 ел Тукай үзенең «Мотыйгыя» мәдрәсәсеннән чыгуы. -Казан» ку6 январь накханәсендә яшәве турында хәбәр итә. («Фикер». № 1.) 14 март «Казан» кунакханәсе залында концерт була. «Халык күп иде. Күбрәк татарлар вә азрагы руслар иде . Тукаев илә Сираҗетдин Билюков әфәнделәр чыгып, шәрык ысулынча тезләнеп, милли кием илә «Кичке азан» шигырене укыдылар 4 нче пәрдә күтәрелгәч. Г. Тукаев теләнче киеме киенгән Хәкимҗан Йосыповның өс- тенә карап. «Теләнче» сәрләүхәле (исемле) шигырене сөйләде 6 нчы пәрдәдә янә Г Тукаев чыгып, үзенә кушылырга музыка булмагайлыктан, иң әүвәл халыкка хитабән: «Я сам балалайка, сам гитара» дип кычкырып, «Турецкий марш»ны җырлады» («Фикер». № 11.) Май «Фикер» газетасы һәм «Әлгасрелҗәдит» журналы чыгудан тук3 октябрь Казанда демократик яшьләр тарафыннан «Әльислах» газетасы чыга башлый Тукай бераздан бу газетада әсәрләрен бастырачак, шулай ук әдәбият бүлеген алып барачак Октябрь башлары (?) Тукай Казанга килә «Болгар» кунакханәсенә урнаша Фатих Әмирхан. Галиәсгар Камал. Сәгыйть Рәмиевләр белән таныша Берничә көннән солдатка каралырга дип туган ягына кайтып китә Каенсар. Яңа Кырлай Кушлавыч. Олы Мәңгәр авылларында була, туганнарын, якыннарын күрә (Нуруллин И Габдулла Тукай. Казан. 1979. 124 6 ) 26—27 октябрь Әтнәдә рекрутларның комиссия көне Габдулла врачлар янын нан «ак билет» алып чыга (Шул ук китап. 127 б) Ноябрь башлары «Авылдан килгәч. Тукай бераз вакыт «Шәрәфләргә—«Мәгариф» көтепханәсенә саткан шигырьләреннән алган гонорары белән җан асрап килә «Әльислах» чыга башлагач. Тукай шунда җиң сызганып эшләргә тотынды Ләкин ярлы оешманың барлы-юклы гына акчасына чыгарыла торган «Әльислах»тан алган чирек-чорык гонорарлар гына Тукайның тормышын тәэмин итә алмыйлар» («Хатирәләр». 63 6.) Ноябрь башлары Тукай «Китап» нәшриятына. Габдерахман Дәүләтшин янына, аена 25 сум эш хакы белән экспедитор булып урнаша, эшләгән җирендә кунып та йөри («Хатирәләр». 64 б) 14 ноябрь «Г Тукаев шигырьләре» басылып чыга («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр)1 Беренче кыйсем Казан. Шәрәф матбагасы «Әльислах» газетасының 1907 елгы 3 декабреннән 1908 елгы 21 январена кадәр булган саннарның һәрберсендә бизәкле рам эчендә бу китап турында белдерү басылып бара Тукай эсарларенен доньяга чыгу вакыты ТАССР Үзак доүлот архивындагы Маг бугат эшлоре буенча Казан вакытлы комитетыныц басылып чыккан барлык китап ларны теркаү дафтаре буенча куелды 420 ф 1 тасв «Яңа китаплар» рубрикасы астында хәбәр басылып чыга. «Г. Тукаев шигырьләре» «Ушбу исем илә Габдулла әфәнденең шигырьләре басылып чыкты Бик күп кемсәләр ялгыз назыйм (тезмә әйберләр язучы, рифмачы) гына улдыклары хәлдә, Габдулла әфәнде һәм назыйм һәм шагыйрьдер. Укучылар боны гүзәл белерләр Гарифә тәгьриф (аңлатып тору) кирәкмәс» («Вакыт». № 251 ) «Болгар» номерларында «Шәрык» клубы эшли башлый Аның программасына әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү, спектакльләр кую. китаплар, газеталар алдыру, шулай ук фәннең төрле тармаклары буенча белгечләр белән очрашуларны оештыру керә. Клубта татар, рус спектакльләре, татарча-русча берләштерелгән концертлар да (куела Тукай бу кичәләрне оештыручыларның иң активларыннан була Кичәләрдән килгән акча большевикларның шәһәр комитеты кассасына тапшырыла, ә бер өлеше исә үзәк большевистик матбугат органнарына, шул исәптән «Правда» газетасына язылу өчен тотыла (Нафигов Р Тайны революционного подполья, Казань. 1981. 174 б ) «Габдулла Тукаев шигырьләре» басылып чыга («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 иче дәфтәр). Икенче кыйсем Казан. Шәрәф матбагасы Охранканың Чистай шәһәрендәге агенты «Персии» -Габдулла Тукаев шигырьләре» (4 нче дәфтәр) китабын һәм андагы шигырьләргә карата үзенең аңлатмаларын Казан губернасы жандармерия идарәсенә җибәрә « Это враждебного содержания, против правительства >■ (ТАССР ҮДА. 199 ф . 1 тасв . 3458 эш. 43 б.) «Әльислах- газетасы редакциясе яшьләре әдәби-музыкаль кичә оештыралар. Тукай кичәдә үзенең «Утырышу» шигырен укый. Аны С. Рәмиев Г Коләхметовлар алыштыра. Ф Әмирхан -Әдәби кичә» исемле мәкаләсендә Г А Трейтер ханымның татарча җырлавы, ул оештырган кызлар хоры чыгышы турында сокланып язган. Тукай 1908 елда Г. А. Трейтер ханымга немец телен өйрәнергә йөргән Алар кичәләрдә, шул исәптән рус-татар кичәләрендә дә очрашканнар (Нәфиков Р Тукайның дусты, партия солдаты — «Казан утлары». 1986. 2 сан.) Г Камал редакторлыгында Яшен» журналы чыга башлый Тукай журналның секретаре булып тора Эшнең зур өлешен үз өстенә ала, аның рухы һәм җаны була. Журнал барлыгы 10 сан чыга. Г Тукай Галиәсгар Камал белән бергә Нижний Новгородка Мәкәрҗә ярминкәсенә бара Тимерша Соловьевның «Двухсветная» кунакханәсендә торалар Г Кариев. шулай ук «Сәйяр» труппасының башка артистлары белән бергәләп кунакханә залында җыр кичәләре оештыралар Тукайның Мәкәрҗәдә булуы турында хәбәр басылып чыга: «Гәзитәмезнең даими язучыларыннан Г әфәнде Тукаев 5 августтан бирле Нижнийда торып, августның 18 ләрендә Казанга кайтачак» («Хатирәләр-. 85—88. «Әльислах». 1908. № 41), «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» китабы басылып чыга. (Шигырьләр көтепханәсе»ннән 7 нче дәфтәр) Казан. И. Н Харито- тов лито-типографиясе «Җуаныч» җыентыгы басыла («Мәктәп мөкяфәте»ннән беренче китап) Казан. «Сабах» көтепханәсе «Алтын әтәч» әкият-поэмасы басыла ( Мәктәп мөкяфәте.ннән икенче китап). Казан. «Сабах» көтепханәсе. «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» китабының икенче басмасы чыга И Н. Харитонов лито-типографиясе 1 декабрь 1908 ел 6 январь Феврал ь 28 март 22 октябрь 8 ноябрь 14 ноябрь Декабрь • Габдулла Тукаев диваны» басыла (Шигырьләр көтепхәнәсе»н- нән 8 нче дәфтәр) 3 нче кыйсем Казан. «Гасыр» көтепханәсе. • Үрнәк» матбагасы •Алтын әтәч» әкият-поэмасының икенче басмасы чыга «Сабах• көтепханәсе «Габдулла Тукаев шигырьләремнең икенче басмасы .чыга (Шигырь көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр ) Казан. «Үрнәк» матбагасы Бу басма 1907 елгы басмадан үзгәрәк эчтәлек белән чыга: элекке җыентыкта булган кайбер шигырьләр кертелмәгән, шулай ук беренче басмада күренмәгән шигырьләр соңгы басмада бирелгәннәр «Габдулла Тукаев» шигырьләренең икенче басмасы чыга («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 нче дәфтәр) 2 нче кыйсем Казан. «Үрнәк» матбагасы Беренче басмадагы «Китмибез1» шигыре цензура тарафыннан соңгы басмадан төшереп каддырылган «Энҗе бөртекләре» исемле мәсәлләр җыентыгы басыла Казан. ■Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы Тукайның *Яңа кыйраәт» исемле дәреслек-хрестоматиясе басыла Казан. «Үрнәк» матбагасы «Әдәбият» басыла. («Шигырьләр көтепханәсе »ннән 10 нчы дәфтәр) Казан. «Үрнәк» матбагасы ■Исемдә калганнар»ы басыла Казан. «Үрнәк» матбагасы • Балалар күңеле» басыла Беренче җөзэ Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасе. Казан. «Сабах» көтепханәсе Каванда Г Тукай. Ф Әмирхан, Г Камаллар әйдәвендә барган әдәби хәрәкәт татар әдәбиятының төп магистрале санала һәм татар революцион демократиясе юнәлешендә барган бу куәтле өчлек үзәге белән татар большевиклары Ямашев. Дулат-Алилар дусларча мөнәсәбәттә булганнар 1909—1910 елларда Тукайның вакыт-вакыт кеше күзеннән югалып яши торган бер почмагы нәкъ шушы Яңа Бистәдәге Дулат-Алилар йорты булган (Исәнбәт Н. Г Тукайның мәгълүм булмаган бер шигыре һәм Мәхмүт ДулатАли хакында • Казан утлары», 1976. 4 сан ) Казанда Ә Урманчиев редакторлыгында һәм нәширлегендә рәсемле сатирик журнал «Ялт-Йолт» чыга башлый «Яшен» журналы 1909 елның июнендә чыгудан туктагач. Тукай «Яшен» мәрхүм» исемле юмористик язмасында -Сез бу «Ялт-Йолт»ны кайдан ялтырый дип беләсез’ Ул һаман шул яңадан терелгән «Яшен» нурыннан ялтырый», ди Тукай бу журналның да җаваплы секретаре була. («Ялт-Йолт». № 2). «Күңелле сәхифәләр»е басыла («Мәктәп» мөкяфәтеннән 4 нче китап). Казан. «Сабах» көтепханәсе. «Милләт» матбагасы. «Шагыйрьләремездән Габдулла Тукаев җәнабләре «халык әдәбияты һәм милли көйләр вә шигырьләр» хакында лекция укыды Лекциядә нинди хикәя вә шигырьләрнең халык әдәбияты дип аң- л 1нганлыгын.татәркөйләрендән бәгъзеләренең нинди мөнәсәбәт илә чыкканлыгын мисаллар илә күрсәтте Мисаллар арасында көлдергеч шигырьләрнең булуы тыңлаучыларның һушына килде Алар (бик канәгать булып) лекция укылып беткәч кул чабып Тукаев җәнабларын тәбрик кылдылар» («Йолдыз», № 529.) «Халык моңнары» басыла Җыючысы: Шүрәле. Казан. «Сабах» көтепханәсе. «Милләт» матбагасы «Халык әдәбияты» басыла Казан, >Сабах» көтепханәсе. 1909 ел 14 январь Февраль 11 март 26 март 3 сентябрь 27 октябрь 12 ноябрь 23 ноябрь 1910 елларга кадәр 1910 ел 15 март 12 апрель 15 апрель 29 апрель 20 июнь 9 июль -Әдәбиятының 2 нче басмасы чыга («Шигырьләр көтепханәсе »ннән 10 нчы дәфтәр) Казан. «Мәгариф» көтепханәсе 5 октябрь «Яңа кыйраәт» басыла (Үзгәртелгән, өстәлгән 2 нче басма) Казан, «Үрнәк» матбагасы 18 декабрь «Балалар күңеле* басыла Мәктәптә милли әдәбият дәресләре Казан, «Мәгариф» көтепханәсе. «Үрнәк» матбагасы «Күңел җимешләре» басыла Казан. «Сабах* көтепханәсе. И. Н Харитонов литотипографиясе Тукай пароходта Казаннан Әстерханга бара «Люкс» кунакханәсенә төшә. Соңыннан Сәгыйть Рәмиев белән бергә Даут Мөхәм- мәдиев өендә яши «Идел» газетасы редакциясенә килеп йөри Май ае башында Сәгыйть Рәмиев һәм газетаның башка хезмәткәрләре белән Сәмәк авылына маевкага бара Маевкада әзербайҗан халкының атаклы драматургы һәм җәмәгать эшлеклесе Нариман Нариманов та катнаша Калмык Базары исемле авылга китеп Шәһит Гайфетдинов өендә тора Иҗат белән шөгыльләнә, кымыз эчеп дәвалана Әстерханда эшчеләр бистәсе — Тияктә, шулай ук шагыйрь Әстерханнан китәр алдыннан аның хөрмәтенә шәһәрнең Кышкы театрында әдәби кичәләр уздырыла (5. 29—31. -Замандашлары». 116—123 б.) Казан университеты типографиясе эшчесе Әхмәтвәли Әхмәдул- лин өендә тентү була Донос кәгазендә Әхмәдуллинның тыелган китаплар саклавы турында әйтелгән Беркетмәдә тасвирланган 88 басма китапның беренчесе итеп «Габдулла Тукаев шигырьләре» (4 дәфтәр) язылган (ТАССР ҮДА. 199 ф. 2 тасв.. 1237 эш.) Тукай Әстерханнан Казанга кайтып китә. (Нуруллин И Габдулла Тукай. 238 б.) «Мияубикә» басыла («Мәктәп көтепханәсе»ннән 1 нче китап) Казан. «Сабах» көтепханәсе Жандармерия подполковнигы Добродеев тәрҗемәче ярдәмендә Әхмәдуллиннан алынган китапларны тикшерә. Һәм берничә китапны. шул исәптән «Габдулла Тукаев шигырьләре»н дә «китаплардагы аерым тенденциоз урыннарны тәрҗемә итеп, эчтәлектәге политик юнәлешләрне билгеләү өчен» жандармерия идарәсенең начальнигы alua Казан Матбугат комитетының (цензураның) председателенә җибәрү турында отношение яза Шулай итеп. 1908 елда жандармерия агенты «Персий»ның доносыннан соң сүрелеп торган • эш» яңадан калкып чыга. (ТАССР ҮДА. 199 ф 2 тасв . 1237 эш.) «Яшен ташлары- басыла Беренче җозэ (Авторы Шүрәле) Кашире Су анасы Казан. «Өмид» матбагасы «Балалар күңеле» басыла Беренче кыйсем. 2 нче табгы. Казан, «Сабах» көтепханәсе Казан Матбугат эшләре комитеты «Габдулла Тукаев шигырьләрнең (4 дәфтәр) тәрҗемәсе белән бергә теркәп. Казан суд палатасына отношение җибәрә аерым шигырьләрдә җинаять билгеләре табылуын һәм Комитет тарафыннан китапка арест салынуын хәбәр итә һәм Суд палатасыннан арестны раславын, җыентыкның авторын хөкемгә тартуын үтенә (ТАССР ҮДА. 420 ф , 1 тасв . 179 эш.) Казан Матбугат комитеты Петербургтагы Матбугат эшләре буенча Баш идарәгә «Габдулла Тукаев шигырьләре»нә (4 нче дәфтәр) арест салу һәм авторын хөкемгә тарту турындагы фикерен һәм Казан Суд палатасына киткән отношениенең күчермәсен җибәрә (ТАССР ҮДА. 420 ф . 1 тасв 179 эш.) Казан Суд палатасыннан Казан Матбугат эшләре комитетына отношение китә Суд палатасы Комитетның 26 ноябрьдә җибәр 1911 ел 26 март 23—24 апрель 25 май 6 июнь. 12 июнь 23 июль. 1 август 23 ноябрь 26 ноябрь 28 ноябрь 16 декабрь 1912 ел Ел башы (?) 11 февраль Февраль ахыры 14 апрель 15 апрель Апрельнең 18-20 лэре 2 май Май урталары «Яшен ташлары» басыла. Икенче җөзэ (Авторы: Шүрәле) На- шире: Су анасы Казан. «Өмид- матбагасы ■Балалар күңеле» басыла Икенче кыйсем Казан. «Өмид» матбагасы. «Яшен ташлары» басылып чыга Беренче җөзэ. 2 нче басма. (Авторы Шүрәле) Нашире Су анасы Казан. «Өмид» матбагасы Тукай Өчиледән Казанга кайта Бераз вакыт квартирада торып ала, аннары «Свет» кунакханәсенә күчә. (5. 37—45.) Тукай «Фультон» пароходында Уфага китә. Беренче тукталышта — Самарада пароходтан төшә һәм -Бристоль» кунакханәсенә урнаша, «Икътисад» исемле журналның редакторы Фатих Мортазин белән очраша. (5. 47—49.) Тукай поездга утырып Уфага китә. Уфада ул «Сабах» ширкәтендә була. Мәҗит Гафури белән очраша (5. 52—56. -Хатирәләр». 135 б.) Тукай Уфадан Петербургка китә Биш көн Муса Бигиев квартирасында яши Соңыннан кунакханәгә күчә «Нур» газетасында була К Бэкер. К Сәгыйть. С Баязитов. Ill Мөхәммәдьяровлар белән очраша. Университет докторы Александр Робертович Польга күренә Доктор Тукайның иптәшләренә: «Туберкулезның соңгы дәвере .. тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере белән генә сулап тора».— ди. Тукайга Петербургтан тизрәк китәргә, санаторийга барып дәваланырга киңәш итә (5. 57—62: -Хатирәләр». 140—163.) Тукай поезд белән Уфага китә Кәбир Бәкер аны Мәскәүгә кадәр озата бара (-Хатирәләр». 162—163) Тукай кабат Уфага килә. Танышлары аны шактый йончыган кыяфәттә күрәләр Уфада ул атнадан артык тора. М Гафури белән о»1рашып йөри (5. 62; • Хатирәләр» 138 б.) Тукай Троицкига юл тота Ул бирегә мулла Габдрахман Рах- манкулов чакыруы буенча, кымыз белән дәваланырга килә Троиц- кида берничә көн торгач, шагыйрьне шәһәрдән 25 чакрым җиргә, сахрага алып китәләр, аның өчен махсус чатыр коралар «Ялт-Йолт» гән отношениесендәге фикер белән килешми. «Габдулла Тукаев шигырьләре»ндә (4 дәфтәр) җинаять билгеләре юк дип саный һәм китапка арестны расламый. Шулай итеп, прогрессив кешеләрнең ярдәме белән, озак вакытлардан кабарып килгән «эш» юкка чыга (ТАССР ҮДА. 420 ф 1 тасв . 179 эш.) 18 декабрь Казан Суд палатасы Петербургтагы Матбугат эшләре буенча Баш идарәгә үзенең «Габдулла Тукай шигырьләре»нә (4 нче дәфтәр) арестны расламау турында 16 декабрьдәге карарын җибәрә (ТАССР ҮДА, 420 ф . 1 тасв. 179 эш.) Декабрь ахыры. Тукай Өчилегә китә Габдулла әнисе Мәмдүдәнең ата бер. ана башка булган энесе Кәшфелкәбир белән аның хатыны Рабига тәрбиясендә яши. «ЯлтЙолт-ка үзенең әсәрләрен җибәреп тора. Ләкин иптәшләренә авылдагы адресын беркемгә дә бирмәскә куша Туганнарыннан, үзен тикшерәләр дип. ейгә килгән кешеләргә аның кайтуын белгертмәскә үтенә. (5. 34. «Хатирәләр». 124 б ) 1911—1912 еллар. X Ямашев студентларның әдәби-политик түгәрәге җитәкчеләренең берсе була Аның белән бергә түгәрәктә укытучы Г Кол- әхмәтов. шагыйрь Г Тукай, наширләр һәм редакторлар, язучылардан — Г Хәсәнов. Ф Әмирхан. Г Камал, М Дулат-Али. Г Сәй- фетдинов һ 6. эшлиләр Жандармерия аларны берөзлексез яшерен күзәтү астында тота. (Нафигов Р Тайны революционного подполья. 131 б.) иддр;кч*нә. Урманчиевка хатлар, үзенең әсәрләрен почта аша җибәреп юра. (5. 63 — 64.) 17 май «Сабитның укырга өйрәнүе- чыга Казан, Н И Харитонов ти пографиясе 25 май «Халык моңнары» басыла. Икенче табгы Җыючысы Шүрәле Казан. «Сабах» котепханәсе «Халык әдәбияты» басылып чыга Икенче табгы Казан. «Сабах» котепханәсе. «Өмид* матбагасы Июльнең 20 лоре Тукай Троицкидан Казанга кайта. «Свет» кунакханәсендә яши башлый. «Җан азыклары» җыентыгы өстендә эшли. (Нуруллин И. Габдулла Тукай. 283 б.) 26 июль Евангелическая (хәзерге Татарстан) урамындагы Хәсәнов йор тында татар яшьләренең революцион түгәрәге чираттагы җыелышын уздыра Бу түгәрәккә Г Тукай. Ф Әмирхан. Г Коләхмәтов. И. Аитов һ. б кергән (Саратов өлкәсе дәүләт архивы. 55 ф.. 44 эш. 59 б.) 10 декабрь Казанда -Кояш» исемле демократик юнәлештәге газета чыга башлый Ф Әмирхан җаваплы секретарь итеп билгеләнә. Тукайны. 40 сум айлык биреп, газетага язышучы итеп белгелиләр. Яңа газетаның идарәсе «Амур» кунакханәсенә урнаша Ф Әмирхан да, Тукай да «Амур- га күчеп (Тукай — тугызынчы бүлмәдә. Ф Әмирхан— унберенчедә) тора башлыйлар. (Нуруллин И. Габдулла Тукай. 285 б.) 17 декабрь Казанда -Аң» исемле әдәби-иҗтимагый журнал чыга башлый Редакторы һәм наш ире Әхмәтгәрәй Хәсәни. Журналга исемне Тукай тәкъдим итә Беренче санында журнал чыгу уңае белән язылган «Аң» исемле шигыре басылып чыга. 30 декабрь «Җан азыклары» басыла Казан. «Мәгариф» котепханәсе Бу китап —■ шагыйрьнең үзе исән чакта чыккан иң соңгы җыентыгы. Сәламәтлегенең көннән-көн начарлана баруына карамаеган Тукай күп эшли. -Ялт-Йолт», «Аң журналларында, -Кояш» газетасында әледән-әле аның әсәрләре чыгып тора Басылачак «Мәҗ- мугаи асаре-н хәзерли ( Хатирәләр 174 б.) Иптәшләренең киңәше белән, айга 150 сум хак түләү турында килешеп, Тукай Казанда Клячкин шифаханәсенә керә Биредә шагыйрьне врач Р А Лурия дәвалаган (Файзуллин М Тукайны кем дәвалаган7— .Социалистик Татарстан». 1985. № 226, «Хатирәләр». 174 б) Тукайның хәле начарая бара, температурасы гел югары тора Үзе һаман көндәлек матбугатны күзәтеп, укып бара («Хатирәләр». 173—180 б ) Ф Әмирханга хат яза. -Кояш»ның тәртипсез килүен, соңгы санын тизрәк үзенә җибәрүне үтенә. (5. № 32). «Аң» журналы редакторы Ә. Хәсәнигә хат яза. « 7 нчегә өстәргә материал алып китсәң, ярыйдыр иде 8 нчедән дә гафил калмам» (5, X? 33.) Зәйнәп Хәсәниягә хат яза -8 нче санга бар кадәремне җибәрдем Беренче корректурасын үземә күрсәтсәңез иде» («Аң-ның 8 нче саны Тукай үлгәч. 10 апрельдә чыга, анда Тукайның 3 шигыре басыла) Бу — Тукайның соңгы хаты (5. № 34). • Бердән авыраеп, ашау-эчүдән вә йокыдан тәмам киселде хәлен белергә килүчеләр белән бәхилләшә, аз сөйләшә вә сораган сөальләргә дә бер сүз яхуд баш ишарәсе илә генә җавап бирә башлады» («Хатирәләр». 175 б.) 1913 ел Ел башы 26 февраль 18 март 20 март 28 март 31 март 1 апрель тештән Тукайның рөхсәте белән фотограф чакырыла һәм утырган, һәм соң яткан көенчә рәсемгә төшерелә («Хатирәләр». 175 б.) 2 апрель кичке Тукай янына Аң« журналы редакторы Ә. Хәсәни килә Тукай сәгать 6 аңардан «Актык корректура кайчан’» — дип сорый Хәсәни. ул со раган корректура янында булса да. «Иртәгә була»,— дип җавап бирә («Хатирәләр . 178 б.) Кичке 8 сәгать Татар халкының бөек шигыйре Габдулла Тукайның йөрәге тибү- 15 минут дән туктый. «Хроникажы СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г Иб- раһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре Лена ГАЙНАНОВА төзеде КАМЧЫ ҖУНУСОВ. кыргыз язучысы. ...Тукайның әсәрләре кыргыз халкына бик күптәннән таныш инде... Кыргыз әдәбиятының аксакалы өлкән акыныбыз академик Аалы Токомбаев. күренекле әдипләребез К. Баялинов. У. Абдукаимов. Н. Җантөшев, М. Токобаев, К. Маликов, М. Абдукаримов. Т. Өметалиев һәм башкалар әле гарәп хәрефләре белән чыккан басмаларыннан Тукай әсәрләрен укып өйрәнгәннәрен сөйлиләр... ГАФУР ГОЛӘМ. узбәк халык шагыйре. Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре, сөекле улы. Ләкин Габдулла Тукайны фәкать татар халкының шагыйре дип әйтү генә җитми. Ул татар халкының горурлыгы, әмма шуның белән бергә Тукай — Россиядә яши торган күп кенә башка төрки халыклар арасында, иң элек аларның укымыш- лылары арасында киң танылган, яратып укыла торган зур әдип тә. Габдулла Тукайның исемен телгә алгач ук. татар әдәбиятының үзбәк әдәбияты белән элемтәсе, алай гына да түгел, гомуми татар халкы белән үзбәк халкының тарихи элемтәсе күз алдыбызга килә.