Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ШӘҖӘРӘСЕ

Халкыбызда борын-борыннан җиде бабага кадәр үз нәселең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Гарәп теленнән кергән «шәҗәрә» сүзе агач дигән мәгънәне белдерә. Буыннарның өзлексез алмашып торуын ботаклы агачка охшатып төзелгән шәҗәрәләр язу — элегрәк заманнарда күп халыклар өчен хас булган күренеш. Гарәпләрдә хәтта нәсел шәҗәрәләре төзү белән шөгыльләнүче махсус кешеләр булган. Тарихи чыганак буларак татар шәҗәрәләренең әһәмияте бик зур. Теге яки бу төбәкнең тарихын өйрәнгәндә, татарча кеше исемнәренең үзенчәлекләрен тикшергәндә алар төп чыганакларның берсе буларак каралалар. Күренекле шәхесләрнең тормышын һәм иҗатын өйрәнгәндә дә шәҗәрәләрнең кыйммәте зур. Бу уңайдан бүгенгәчә төзелеп килгән Пушкин шәҗәрәсен искә төшереп үтик. Кызганычка каршы, бу мөһим эшкә бездә соңгы елларга кадәр җитәрлек игътибар ителмәде дияргә була. Ниһаять, бу өлкәдә дә җанлану сизелә башлады. Укытучы Зәкия ханым Рәсүлева күп еллар дәвамында Г. Тукайның тормыш юлын өйрәнү, туганнарын барлау белән шөгыльләнде. Шушы эзләнүләр нәтиҗәсе буларак ул бөек шагыйрьнең 200 дән артык туганнарын эченә алган шәҗәрәсен төзеде. Әлбәттә, моны Тукайның тулы шәҗәрәсе дип әйтә алмыйбыз әле. Чөнки бу шәҗәрәнең беренче буыннарында гына түгел, Тукайдан соңгы дәверне эченә алган өлешендә дә ачыклыйсы, тулыландырасы урыннар бар. Теге яки бу шәхеснең туган һәм үлгән елларын, тулы исемен һ. б. ачыклау әнә шундый бурычларның берсе. Түбәндә китерелә торган шәҗәрә киләчәктә шагыйрьнең документаль чыганакларга нигезләнгән тәфсилле шәҗәрәсен төзүдә нигез булып хезмәт итәр диясе килә