Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӨНЬЯ ГАМЕ

Рөстәм Шәвәли улы Вәлиев Троицк шәһәрендә 1936 елда сытучы гаиләсендә туа. Гаскәри хезмәтен тәмамлаганнан соң. ул Магнитогорск металлургия комбинатында эшли. Хәзер Чилә- бе каласында яши. Язучы — Чиләбе. Новосибирск. Мэскәү нәшриятларында басылып чыккан унбишләп проза китабы авторы к Шәһәрләр җире»' романы *Новый мир» журналында басылып чыкты, кайбер әсәрләре чит илләрдә швед һәм дари телләрендә дә дөнья күрде Рөстәм Вәлиевнең *Дөнья гаме» дигән яңа романы Габдулла Тукайга багышланган Ул рус телендә *Урал» журналында басылды, быел Мәскәүдә ^Советский писатель» китап нәшриятында чыга Без шул әсәрнең аерым бүлекләрен бөек шагыйребезнең юбилее уңаеннан укучыларыбыз игътибарына тәкъдим игәбез.

Карт дәрвиш Жаек каласында бу юлы да әллә ни үзгәреш тапмады Кырый урамдагы балчык алачыклар. читән коймалар, үзәктәге асты таш, өсте бүрәнә йортлар, татар бистәсе Мәгъмүриянёң яшел түбәле өйләре, башына ай менеп кунаклаган нәфис манаралы мәчетләре — барысы, барысы да интектергеч кызуда элеккечә үк җәйрәп ята иде. «Мотыйгыя» мәдрәсәсенең биек тирәкләр ышыгындагы ишегалды да яңарыш кичермәгән сыман. Әмма карт дәрвиш монысына сөенде генә — аулак күләгәдә сулыш алулары урамдагыдан күпкә җиңелрәк һәм рәхәтрәк иде. Киндер чаршауны як-якка аерып, ишек уемыннан килеп чыккан озынча йөзле, малай гына дип әйтерлек кара-коңгырт чәчле яшүсмер, кунакны күреп алуга, күңелле җанланып каршысына атлады һәм. кулларын сузып, оялчан гына күреште. Карт аның ябык, сары суккан йөзенә карап: — Намазга бармагансың икән. Габдулла шәкерт. Әллә чирләп киттеңме? — дип сорады. — Мин гыйбадәтне ялгызым кылырга яратам. Яшүсмер кызарынган йөзен түбән иде. Аның кунакка чынлап та авыруын, әле һаман хәлсезлеген сиздерәсе килми иде. Соңгы очрашудан соң бик әз үзгәрүе, быелгы язда унсигезен тутырса да, әле һаман ябык һәм карсак буйлы булып калуы да уңайсызландыра иде аны. Шулай да ул үзен бик тиз кулга алды һәм ишек чаршавын ашыга-ашыга күтәреп: — Әйдәгез, суфый бабай, узыгыз! — дип кунакны хөҗрәсенә ча кырды. Карт эчкә керүгә сәкедә урнашып, җепкә тезелгән хөрмә төшләре шикелле үк кара-кучкыл озынча бармаклары белән тәсбихен тарта башлады. — Мин самавыр куйыйм әле. Шәкертләр барысы да таралышып бетте инде, безгә хәзер берәү дә комачауламас. Ул шулай диде дә ишегалдына чыгып китте. Анда бераз югалып торгач, кызгылт күмерләре чыжлап торган самавырны хөҗрәсенә алып керде һәм чәй пешерде. Аннары сәкегә җәймә җәеп, шуңа нәни киндер капчыгыннан күзикмәк һәм бавырсак шикелле йомарлап киптерелгән корт бушатты. Аннары касәгә чәй ясап, кунагы алдына куйды. Шикәрем беткән чак туры килде бу юлы,— диде ул —Өченче елымны* шушында яшим инде, суфый бабай. Балык тотам, бай малайларына сабак өйрәтәм, кайчак коръән укырга баргалыйм — тукланам шулай Мәҗлесләрне, ярминкәләрне генә яратмыйм. Шау-шуы, ыгы-зыгысы биздерә. — Хәмелгә, мәет .күмешергә йөрмисеңме? Йөрмим Йолаларыбыз кырыс, күз яше чыгарырга ярамый ич. Хатынкызларыбыз кайгыдан кара көйсә көя, әмма иңрәми, ир-атларыбыз инде таштан яралган шикелле. Хәсрәт сабыр кичерелергә тиеш,— диде карт — Безнең тәнебез тузаннан яратылган, тузанга әйләнер дә. Шагыйрь: Газиз җаным юл табалмый яхшыга. Гаҗизләнеп әҗәленә ашыга. — дигән. «Әл-Мәгарри. Ярлы дәрвиш бу юлларны кайдан откан икән?» — Заманында шөһрәтегез еракларга таралган булгандыр сезнең, суфый бабай? — Элек мин нәҗёс тазартучылардан да фәкыйрьрәк идем,— дип җавап бирде карт.— Хәзер инде үз байлыгымны алтын кантарына да тиңләмим. Бергә сәяхәткә чыгып китсәк, үзең дә борынгы китапларда тупланган зирәклекнең сәүдәгәрләр йөгеннән дә мулрак икәнен күрерсең. — Сәяхәткәме? — дип сорады яшүсмер — Тынычлап гыйбадәт кылыр өчен кешеләрдән ераклашыргамы? — Юк. углым, рухыбызны танып-белер, аны ирекле итәр өчен. Без бүтәннәр бәхете хакына яшәмибезмени? Ә син әүвәл үз рухыңны бает, аннары ул бүтәннәргә дә күчәр. Рухыбыз нинди хакыйкатькә якыная ала соң? Дөнья мәгънәле һәм камил яратылган, аның һәр нәрсәсе бер-бер- сенә бәйләнгән, ләкин могҗизалары исәпсез-хисапсыз. Хакыйкать менә шунда. — Җиһанда яманлык нигә бу кадәр күп икән? - Дөньяда яманы да, яхшысы да җитәрлек. Боҗраның иң түбәнге ноктасыннан баксаң, аның югарыгы ноктасында бүтән, син хис иткәннең капмакаршысы да бар. һәммә нәрсә үсештә үзенең иң югары ноктасына күтәрелә дә түбән тәгәри, боҗра буенча сиңа. Искәндәргә, Әфләтүн яки Аксак Тимергә алмашка башкалар килә Бөтен яшәеш әйләнә буенча кабатлана, фәкать кеше гомере генә,туры юлдан ук сыман узып китә. Син, углым. теге игелекле җәйне генә хәтерлә! — Мин аны онытмадым. Алар бер җәйдә шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга сәяхәт иттеләр, көтүкөтү маллары белән казакълар күчеп йөргән далалардан кыдырып уздылар, карт дәрвиш аңа менә шул сәфәрдә озын-озак гомерендә күргәннәрен төннәр ката әңгәмә кылды. Аһ, нинди рәхәт булган иде шул чакларда! Габдулла тышта көпчәкләр шыгырдавын, ат пошкыруын, тояк тавышларын ишетте һәм, тиз генә аягына басып, ишеккә юнәлде. Капка төбендә берәү ипләп кенә атын тынычландырып маташа иде. Яшүсмер ишегалдына йөгереп чыккач, камчысы белән юл буендагы куакларга сыдыргалап килүче хәлфәсе Камилне күреп алды. Мөхтәрәм шәкерт әфәнде,— диде ул ваемсыз кыяфәттә,— сез әле, мөгаен, шушы сәгатькәчә йокы симертеп ятасыздыр? Шаулама, кунагым бар минем. — Кем соң ул? — Дәрвиш бабай — һә-ә-әй! — Камил, чыраен сытып, болдырга үзе башлап килеп керде Дәрвишкә юрамалый юашланып, итагатьле рәвештә олылап баш иде Карт исә аңа: «Вәгаләйкем»,— дип шактый коры җавап кайтарды * Камил шикелле ыспай, көяз бәндәләргә ул элек-электән кырын карый £ иде Егетнең янып торган кабартма яңаклары, мәгънәле сикергәләгән 5 куе калын кашлары, дәү туры борыны — җиңү яулаган сугышчыныкыдай ® бөтен кыяфәте тук тормыш турында сөйли иде. Киемнәре дә харап « буй-буй сызыклы голланд күлмәге, тар балаклы чалбар, штиблетлар. и яшел атлас чапан. Кереп җитмәс борын Габдуллага «әйдә, карт мо- ♦ сафирыңны ташла инде» дигән сыман ишарәләр ясый башлады » ..Су буена килгәч, Камил җанланып: s — Син берни дә белмисең ич әле, валлаһи! — диде —Шәрипов ч завод хуҗасы Ибнәминевкә «Фәлән җиргә фәлән сәгатьтә мең тәңкә 2 илтеп куймасаң, башың китәчәк», — дип язу җибәргән. s — Шул кадәр акча Шәриповка ни өчен кирәк икән? — Экспроприация Минемчә, революция хаҗәтләренә Күн заво- ® дында да кемнәрдер куйган бомба тапканнар ди Берни ишетмисең син, “• ә? Дәрвиш әкиятләреннән башканы тыңламыйсың да ахры. Әле Мәскәү, Питербурларда, Көньяк заводларында ниләр генә кыйланмыйлар икән! — Сугышны туктатсыннар иде алар — «Сугышны, сугышны»,— дип куйды Камил.— Анысы тиз генә бетмәс инде аның. Ляоян тирәсендә меңләгән җан һәлак булган, Порт- Артур да кыл өстендә генә тора икән. . Тик дошман Порт-Артурны шартласа да ала алмас! — Бу очракта сиңа Ибнәминев тә каршы килмәс, сүзләреңнән хәзрәт тә көфер нәрсә тапмас иде. — Шушы да булдымы инде мулла малаеның җавабы? — Менә, менә! Без шундый ватанпәрвәрләр ки, үзебезнең үткәнебезне дә, хәзергебезне дә хурлаудан тыелырга тиеш. Изге нәрсәләргә кагылу зарарлы, янәсе Яшь түгәргә булса — рәхим ит, мөмкин. Искергәнне. сөрсегәнне көлкегә калдырудан исә алла сакласын, милләтебезгә күләгә төшүе бар! — Моның куркырлыгы юк,— диде Камил беркатлы рәвештә - Без бары үз халкыбызны, аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сөябез — Әмма мәхәббәтебезне назлы сүзләргә генә кайтарып калдыру килешми Мәхәббәтебез ачы ич безнең. Шәриповның матур телләренә кызлар гына сокланса сокланыр Менә син үзең нишләргә җыенасың китап язаргамы, җырларга, балалар укытырга яки революционер булыргамы? — Мин, мөгаен, барысына да өлгерермен кебек. Тукта әле, менә хәзер үзең исемә төшердең,— диде Камил илтифатсыз гына Бүген пайтәхеттән хат алдым, «Бәхетле Мәрьям»ымны Питербурда басачаклар икән. — Ху-уш, котлыйм! Барысына да көче җитәчәгенә чынлап та ышана иде ахры ул. Дөньяда нидер бара, нидер какшый һәм җимерелә, яңа катламнар өскә калка, иске тормыш бернигә дә ярамый, яшәп килгән тәртипләрне нәкъ менә алар үзгәртергә тиеш, дип ышанган ниндидер яңа кешеләр пәйда булды. Әллә соң Камил шуларның берсеме? Татар әдәбиятында «Бичара кыз» «Рәдде бичара кыз», «Бәхетсез егет» кебек мелодрамалар болай да күп андыйлар урынына нигә соң әле ул әнә шул яңарышны күрсәтмәскә тиеш? Моңарчы язганнары тормыштан, әйтик, хәтта үз чынбарлыгыннан да бик ерак, билгеле. Атасы сәүдәгәр кызына өйләнергә тәкъдим иткәч, нинди тузынган иде. Ләкин барыбер өйләнде, бер елдан исә шатланып һәм җилкенеп Истанбулга. аннан Каһирәгә үк укырга китеп барды. «Әл- Әзһәр»не тәмамлап кайткач, тыңлаучан хатынының үзеяә тышау булмаячагына тагын бер кат ышанып, тәмам тынычланды. Атасы мәдрәсәсендә мөгаллим булып мантыйк, мөселман хокукы, коръән сабакларын бирә башлады, әдәби әсәрләр язарга һәм Фламарионны укып рәхәтләнергә кереште. Төннәрен чормага менеп, уклау сыман күзәтү торбасы аша чардактан күк җисемнәрен барлый, Акбүзат, Вега, Көянтә, Сириус кебек серле атамаларны дулкынланып һәм рухланып кабатлый, шул чак үзен дә аерым бер илаһи дөньяга килеп эләккәндәй хис итә иде Җаны түземсезлектән чыңлый, дәрте тышка да бәреп чыга — иртәләрен манара башына менә дә азан әйтә — Мәгъмүриянең тын урамнары өстендә моңлы һәм көчле яшь авазлар яңгырый башлый иде. . Шәһәргә кайтып килгәндә Камил: — Әйдә безгә кичке ашка,— дип чакырды — Әткәй синең килеп йөрүеңне хуп күрә. — Рәхмәт,— дип җавап бирде Габдулла,— хәзрәткә сәлам әйт, мин бүген кереп тормыйм инде. Әмма үзе бу чакыруны кире каккач, күңелсезләнә калды. Мотыйгулла хәзрәт Габдулланы малай чагыннан ук ияләштерде, үз көтепханә- сеннән Хафиз, Әл-Мәгарри, Сәгъди мәҗмугаларын биреп торды, аннары классик шигырь төзелеше гарузны өйрәтте, үз өендә жыела торган яшьләргә Габдулланы зирәк шәкерт, китап сөюче итеп танытты. Хорафатлардан азат кеше буларак, үз балаларын заманча тәрбияләргә тырышты. Камил инде яңалыкларның нәкъ уртасында кайный Габдулла аларның барысын да үзенчә ярата, әмма өйләренә еш барудан тайчана, ыгы-зыгылы мәҗлесләрдән кыенсына иде. Яна пешкән икмәк сыман жылы һәм хуш исле сары көннәре, йолдызлы караңгы төннәре белән сентябрь килде Җәйге озын тәнәфестән соң шәкертләр дә жыела башлады. Берәүләр ата-анасы янында кунак булган, икенчеләр ярминкәләрдә йомышка яраган, далада балалар укыткан яки Гурьев балык промыселларында тир түккән иде. Габдулланың «Гайния» мәдрәсәсендәге дуслары Миңлебай белән Сираҗи быелгы җәйне Эрбет ярминкәсендә уздырганнар икән. Тәэсирләре дөнья, акча да эшләп алганнар, Сираҗи шунда гашыйк тотарга да өлгергән. ’ — Шаклар катарсың,— диде Сираҗи назлы елмаеп,— мин шуңа аптырыйм әле, Апуш, ярминкәдә йртист даны казануын дустыбыз телгә дә алмый лабаса... — Бәйләнмә әле,— диде Миңлебай уңайсызланып. — Юк, чыннан да, Апуш,— дип үзенекен бөгә бирде Сираҗи,— дустыбыз анда һәр кичне гармун уйнап, җырлап, Сакаев ресторанын ду китерде. — Әмма маяны синнән әзрәк тупладым,— диде Миңлебай кызарып — Ләкин ярар, хикмәт акчада гына түгел лә. Мин, Апуш, беләсеңме, җырлавыма үзем дә сөендем әле. Бәхет кошын тоттыммыни! — Әйбәт булган,— диде Габдулла,— тик син бу хакта хәлфәләр алдында ычкындыра күрмә инде. Ә безнең Сираҗи ни кыйратты соң? — Трактирда аш-су өләшеп тордым,— диде Сираҗи гади генә.— Башлап җибәргәндә ярыйсы инде. Хәзер менә яңа эш табу да зыян итмәс иде. Фронтта сәүдә итү төшемле диләр дә, мин тотынганчы сугышның бетеп куюы бар. Бәлки, биш олау кизәк сатып алырга да ваклап сәүдә итәргәдер? Хәзер кизәк тә бәяле. Элек юл төзегәндә генә шулай була торган, иде Чынлап сөйли идеме ул моны, шаяртыпмы — алла белсен Әмма юантык шәкертнең хәйләкәр елмаюы, күңелле авыз еруы күз алдында нде. — Ай-Һай, хыялларың! — Укуны өзсәм, ни белән шөгыльләнергә? Алайса үзегез әйтегез. Мәдрәсәне ташлау яки. анда тагын алты җиде ел буе гыйлем өстәп. мәхәллә мулласы булу турында алар соңгы вакытта әз баш ватмады инде. Гашласаң, кая китәргә? Сираҗи приказчиклыкка яллана, вакыты җиткәч, үз кибетләрендә атасын алыштыра алыр. Әмма сәүдә эше дә хәзер дөньяви белемнәр таләп итә Рус-татар мәктәбенә керерләр иде - хурлыгы чамасыз: анда синең мәдәниятеңне түбәнсетәләр, ата-бабаң ♦ диненә күләгә төшерәләр. Хәер, кайберәүләр икеләнеп тормый, тәвәккәл- “ ләп шунда белем ала. бәлки Сираҗига да зыяны тимәс иде аның < Ә Миңлебайга нишләргә? Ул артист булырга тели ләбаса. Бу шул- « кадәр яна. кыю һәм хәвефле бер эш ки. олыларның яклавына исәп итәсе = дә юк Укымышлы остазлар моңлы мәкам белән коръән укуны гына 4 таный Нигезе нык. әшнәләре күп Камил дә иҗат дәртен азан әйтеп кенә ♦ баскан бер дәвердә, ни акчасы, ни йогынтылы туганнары юк егеткә m артистлык турында хыяллану үзе бер акылсызлык! Мәдрәсә ишегалдында алар, күңелсез уйларга чумып, тынып калды- « лар Яшьрәк шәкертләр килеп: «Габдулла абын, әкият сөйлә әле?» — 2 дип ялынса да. ул җавап бирмәде. Өлкәнрәк иптәшләре аш пешерергә s җыенгач та урыныннан кузгалмады. Анда катнашасың икән, уртак казан- ® га ит салырга кирәк. Тик аның инде күптән ит сатып, алганы юк “ һәй. бөтенләй онытканмын да ич! дип кинәт телгә килде Миң- °- лебай - Бүләк алып кайттым әле мин сиңа. Ул шатлана-шатлана киндер биштәреннән бер калын китап тартып чыгарды «Каюм Насыйри. Фәвакиһелҗөләса» — Әллә бу чынлап та миңамы? — диде Габдулла аптырап. — Сиңа инде, сиңа Моннан мавыктыргыч тарихлар укып, галимнәрнең фикерләре һәм җырларыбыз белән дә танышырга мөмкин. Беләм. заманында бер укыган идем мин аны. Тик үземә булдыруны хыяллана да алмаган идем Бик кыйбаттыр лабаса ул? ‘ — Араны киләчәктә өзәрбез. Тагын бер китап бар ич әле сиңа. Пушкин. — Рәхмәт яусын үзеңә! Мин хәзер бу китапларны гына җыеп куйыйм да Көтеп торыгыз, мин хәзер. Берәр аулак җиргә барырбыз да Әмма дуслары остазларына сәлам биреп чыгарга җыенганлыктан, Габдулла Пушкин бакчасына ялгызы гына барырга мәҗбүр булды. «Фәвакиһелҗөләса» томын хөҗрәсендә калдырып, ул үзе белән Пушкин китабын алды. Түзмәде, аны аяк өсте үк караштырды, үзенә электән танышларны да. яңа шигырьләрне дә күреп шатланды. «Рус классы» укытучысы Әхмәтша абыйсы шушы бакчаны утыртырга алып килгәндә аңа әле унөч кенә яшь иде Шагыйрьнең йөз еллыгы хөрмәтенә барлыкка китерелде ул. Ак кәүсәле каеннар, яфраклары саргая башлаган чаганнар. Габдулла әле дә хәтерли: нәни үрентеләрнең яфракларына кагылганда ул бик дулкынланган, кулларының җиңелмә калтыравын баса алмый аптыраган, эченнән шагыйрьнең «Для вас. души моей царицы, красавицы, для вас одних» дигән юлларын кабатлаган иде. Бакча әйбәт кенә үсеп китте Ә хәзер — көз, яфраклар саргая, яфраклар коела... . Кышкы сарай мәйданында тыныч демонстрацияне ату, дистәләгән гөнаһсыз җанның салкын карга авып һәлак булуы, байтак хатын-кызлар һәм балаларның яралануы турында Жаекка да хәбәрләр килеп җитте Кешеләр, яманлыкны бөтенләй күздә тотмастан. галиҗәнап хәзрәтләре хозурына барып тез чүгәргә генә теләгән, ә ул. озаграк мыштырдап, халыкка каршы чыгарга өлгермәгән, шул чак канга сусаган залим жандармнар ата башлаган, имеш. Корбаннар гына түгел, аларныц язмышына ачынган патша үзе дә кызганыч, имеш Габдулла бу хәбәрләрнең дөрес үк түгеллеген, артык беркатлы икәнлеген чамалый иде. Әмма чынлыкта хәлләрнең ничегрәк булуын һич тә күзаллый алмый, акылының чикле, хисләренең салкын булуына кыйнала иде. Мотыйгулла хәзрәт пәйгамбәрләрчә ваем һәм олпатлык белән: — Киләчәктә нәрсә көткәнен беләм мин,— ди иде.— Әле күптән түгел генә какшамас тоелган барлык нәрсә көлгә әйләнәчәк. Моңа кадәр үзара дошманлашуны уйлап та карамаган үз халкыбыз язмышы гына томанлы миңа. Габдулла бу сүзләргә дулкынланып колак сала. Нишләргә икән аңа? Кайсы юлны сайларга? Ул төне буе китаплар дөньясын гизә, капма-каршы фркердәге фәлсәфәчеләр, тарихчылар, каләм даһилары белән таныша, әмма үзе шуларның берсенә өстенлек бирергә — «әйе, мин дә нәкъ сезнеңчә уйлыйм»,—дип әйтергә кыенсына. Ул тормышны бераз белә, ләкин аның чын асылын төшенә микән соң? Миңа яшәешемне үзгәртергә кирәк, дип уйлый иде ул. Ләкин нәрсәдән башларга? Кем белән? Үз язмышларын кискен үзҮәрткән Шәрипов белән Хикмәт аңа үрнәк була аламы соң? Мәдрәсәдә укулар бетүгә, Габдулла китап сатучы дусты янына йөгерә иде. Китап тутырылган капчыкны аркага салалар да бергәләп шәһәр кырыендагьГбистәгә элдертәләр. Беренче тукталышлары — кое яны. Суга килгән яшь-җилкенчәк тә, эштән соң өйләренә кайтып баручы өлкәннәр дә китапны бик сирәк сатып ала. Әмма һәр өйдә аларны ачык йөз белән каршылыйлар, каклаган балык, бәрәңге, чәй белән сыйлыйлар. Алар еш кына күнче Юныс өендә куна калалар иде. Озын буйлы, киң җилкәле, әмма ябык, юка гәүдәле хуҗа сакал-мыексыз, рус һөнәрчесе кебек һәрвакыт картуз киеп, теш арасына кыска челем кыстырып йөрүе, әллә нинди кырыс көч сизелеп торган бөтен кыяфәте, ятрак гадәтләре белән башкалардан нык аерыла иде. Кунаклар янында ул әкренләп эри, китапмы, гәзитме, әлифба яки теләсә нинди рәсми кәгазьме — ташка басылганны тыңларга гомумән ярата, улының иҗекләп китап укый башлавын могҗиза сыман күзәтә иде. Бервакыт ул сүзен: — Шәһәргә корылык китерде мине,— дип башлады.— Уңыш тамырда утырган хәлдә сабагына кадәр көеп бетте. Калага кит, дип боерды әти, шунда юкка чыкмасаң, яшәрсең. Барам шәһәргә таба, барам, әмма аңа тагын күпме ара калуын, аның нинди икәнлеген һәм анда нишләячәгемне һич тә белмим. Бер заман юл буенда тегермән күренде, арыш тарталар. Ә мин инде өч көн ризык валчыгы капмаган. Инәләм — бирмиләр. Бөтен мохтаҗларга кайдан җиткермәк кирәк. Бүрегемне салдым да биш уч он тутырып алдым. Шул чак кемдер муен тамырыма тондырмасынмы? Ниндидер тимерләр өстенә килеп төшеп, кабыргамны чатнаттым, әмма, шөкер, барыбер сау калдым. Калага килгәч, бер якташым аш өләшүче итеп трактирга урнаштырды. Тамак туя башлады монда, анысы хак, әмма көн дә сүгеш ишетү, көн дә йодрык тату һәм шуңа бил бөгү белән генә җавап бирү туйдырды. Тәлинкә тотып йөгереп йөргәнче, авыррак булса да, бүтән эшкә күчәсе иде дип уйлап баш ватканда, тагын әлеге якташым ярдәмгә килде. Заводка урнаштырды, хәзер шунда егерменче елым Ә шәһәрдә җәмгысе егерме бишенче кышым. Кара әле, Сәрби, шаккатырсың, валлаһи: калада егерме бишенче елым икән бит! Аның аркылыга җәелгән, әмма бик тере, хәрәкәтчән хатыны почмак ягыннан: — Дөрес, атасы,— дип аваз бирде.— Гаҗәпләнәсе юк, без бергә кушылып яши башлаганга да унҗиденче ел ич инде. Әй, Надыйр, Гали, сез нәрсә шул кадәр дөнья кубарасыз? Балаларының барысы да ир затыннан, барысы да шуклар, тавышлары бөтен өйгә яңгырап тора иде. Ун яшендә асрамага алган Нәфисә исемле кызлары да бар. Хәзер инде ул ундүрткә чыккан, нәзберек, зифа буйлы, балалыктан тәмам арынып килә иде. Сәрби апа аңа матур күл мәкләр, купшы башмаклар алып кидертә, батист кулъяулыкларын кызынам тар җиңенә кыстырып йөртә иде. Кызыкаи мадам Веденяпина остаханәсендә чигәргә өйрәнә: ханым ясаган бизәкләрне тукымага төшерә һәм аларны ефәк җеп белән чигә. Шуннан кайтканда ул ара-тирә китап сатучыларга да очрый, калган юлны бергә дәвам итә иде Кичләрен шәкерт абыйларының китап укуын ♦ тыңлап утыра. Габдулла аңа күз салмый, күптән таныш дастанны аеру- « ча бар илһам белән яттан сиптерә: < Кара болыт батымнан кнтәр конем булырмы? Карагайлы кара урман үтәр конем булырмы? § Кайгыларның башымнан кнтәр көнем булырмы? Михнәт бетеп, рәхәтлек җитәр көнем булырмы? * Хикмәт, иптәше кулындагы китапны көлә-көлә тартып алып, аннан s бөтенләй башка рухтагы юлларны эзләп таба да. Нәфисәгә мәгънәле * караш ташлап, укып китә: S s Төшемдә ярым җырлап эзлә. диде. “ Тапмасмы». дип өметен өзмә. диде. ° Яраткан алла безне ни кылса да. ® Вәгъдәңне үлсәң дәген бозма, диде. Мондый минутларда Юныс абзый рәхәтләнеп көлеп җибәрә. Ул укыганны тыңларга ярата, ләкин тыныч, гыйбрәтле кыйссаларны хубрак күрә. Ул кыйссалар аны фәлсәфи уйларга батыра иде. Ләкин үзе шул арада Хикмәтне заводка күчәргә үгетләүне дә онытып бетерми. — Эше авыр, юанычы әз. әмма барыбер уйлап кара әле син моны.— ди. — Андый эшкә ни дип күчим инде мин? Кибетчедә йомышка йөгереп йөрү шәбрәкмени? — Аның каравы, тамак туя.— дип үрти аны Хикмәт. — Туя?!—дип кычкырып җибәрә Юныс.—5 билең ничәгә бөгелә соң? Туклыктанмы, ярарга тырышуданмы? Ә мин менә төз атлап йөрим, төп-төз! Заводмы., юк. син аның нәрсә икәнен белмисең... Хикмәт көлә, ләкин иртә белән калага кайтып барганда Габдуллага: -- Ә бәлки Юныс абыйны тыңларга кирәктер?—ди. Аннары ул татлы хыялга бирелә башлый. — Кайчан да булса мин дә шундый саман йорт корырмын әле. Габдулла. Кәҗә сатып алырмын да балаларым рәхәтләнеп сөт эчәр. Ә кызым Нәфисә кебек чибәр булып үсәр! Язга таба Хикмәт чынлап та кибетен ташлады һәм заводка эшкә керде. Кышны Габдулла мәдрәсәдә уздырды. Сабак хәзер авың ни акылына, ни хисләренә азык бирми иде. Камил белән анда-санда тәнәфесләрдә күрешкәли. яшь мөдәррис дәресләрне сирәгәйткән, күбрәк әллә кайларга барып, төрле түрәләрнең бусагасын таптау белән мәшгуль иде. Апрель азагындагы көннәрнең берсендә ул мәдрәсә торагына йөгереп керде дә, Габдулла хөҗрәсенә ташланып, шатлыклы кайнар хис белән: — Тиздән безнең үз гәзитебез, хәтта үз журналыбыз да булыр! — дип кычкырып җибәрде — Бәхет бит бу. малай! Нәрсә дәшмисең, әйдә урамга, иркенгә, төне буе бәйрәм итик әле... Мин булачак хезмәткәрләр исемлеген дә төзеп куйдым инде. Син анда — беренче. Алар әле карлы аклыгын җуймаган урамда ярты төнгә кадәр арлы- бирле йөрделәр, хыялландылар, төрле-төрле план кордылар. Камил узган елны Жаектагы бөтен түрәләрне күреп чыккан, аннары үтенечен пайтәхеткә юллаган иде. Кире кактылар. 1905 елның башында ул кабат Петербургка мөрәҗәгать итте Кардәшләре инде аның бу адымын артык тәвәккәл, хәтәр санап, дәрәҗәле түрәләрнең аңа коткычы дип каравыннан шикләнә башлаган иде. Менә хәзер югарыдан җавап килеп төште. Билгеле, бусы да кыеклатып кире кагу төсендә иде. Әмма Камил хәзер инде эшнен уңасына өметләнә башлады. Чөнки ул җавапта, газета чыгарыр өчен кайбер гарантияләр, әйтик, хуҗаның мөлкәтле, матди базага ия булуы хаҗәт икәнлеге, шулар булганда мәсьәләгә кире әйләнеп кайту мөмкинлеге аңлатылган иде. Бәхете басып, шул чак «Уралең» газетасы һәм аның типографиясе сатылачагы ачыкланды. Камил, тимерне кызуында сугып, көтмәгәндә әнә шул мөлкәтнең хуҗасына әйләнде дә куйды. Габдулла барлык бу көннәрне Камил белән уздыруына сөенде дә. кыенсынды да Чөнки иптәше, типография сатып алганчы гына түгел, соңрак та бик зур эш майтаргандай гайрәтләнүен дәвам итте, әмма хәзер инде аның шатлыгына хәтсез масаю, үз шәхесенә соклану хисләре дә кушылган иде Шунлыктан Габдулла тагын Хикмәткә, гади һәм тыйнак тормыш белән яшәүче бистә кешеләренә тартыла башлады. Ул бервакыт су буена баргач, балык тотып маташучы эшчеләргә листовкалар таратып йөргән Хикмәтне күреп алды Иптәше хәтәр шөгылен яшереп кала алйады: — Мондый эш өчен, беләсеңме, башың Себер китәргә мөмкин,— дип егетләнде. Үзенең киләчәк тормышын сурәтләгәндә Хикмәт балкып китеп, бәхеткә ‘ирешәчәк кешедәй кыяфәткә керде. Алтын таулары белән нишләсен ул? Сәүдәгәрләргә дә төкерә генә, бомбалар ясап ятарлык бер саман йортка да риза ул. вакыты җитәр, һәр төрле кабахәтләргә каршы хәлиткеч көрәшкә ташланыр. Хикмәт Чаган елгасы буенда йөргәндә Габдуллага үзенең нинди кешеләр белән дуслашуын, ничек итеп ышаныч казануын сөйләде. Бер көнне ач яңаклы, түгәрәк бөдрә сакаллы ир-атны күрсәтеп: — Механигыбыз Моргулис,—дип пышылдады.—Сормово заводыннан бүре билеты белән куып чыгарганнар. Андагы вакыйгаларны ишеткән булгансыздыр ич? Ибнәминев ничек алды соң аны? — Безнекеләр, эшне шәп белә, дип үгетләде.— Хикмәт көлеп өстәде: — Менә шундый эшләр, агай-эне... Иптәшеннән аерылгач, Габдулла, сыра эчәргә дип, Казан мәйданындагы хәрчәүнәгә кагылды. Кеше әз иде, шуңа күрә ул «Уралең» газетасы редакторы Ядринцевны бик тиз күреп алды. Китәм. туганкаем, китәм Җаектан,— диде Ядринцев кызмача кыяфәттә,— Ә сез нигә бу кадәр сагышлы әле? Әйдә, бергәләп сарматларны искә төшерикче - Аннары костюм кесәсеннән сары тышлы бер китап тартып чыгарды Истәлеккә миннән берәр нәрсә алып каласызмы? Әйтик, менә шушыны, ә?. Габдулла бүләк китапны өенә кайткач кына актарып карады. «Ач- лыкпатша. Икътисадын очерклар». Димәк, истәлеккә... Типографиягә алар Камил белән бергә килделәр. Караңгы баскычтан аскы катка төшеп барганда Габдулла балачак иптәше Саша Гла- дышевны очратты. Таныш кеше булгач, Габдулланы хәреф җыю һөнәренә өйрәтү дә аңа тапшырылды. Инде икенче көнне үк, дәресләр тәмамлануга, ул типографиягә йөгерде. Шуннан соң инде мондый ашыгу, ашкынулар бөтенләй гадәткә кереп китте. Хәреф җыю да. монда эшләүчеләр үзләре дә аңа бик ошый иде Элек кайдадыр ишеткән яңалыкларны Габдулла бик тиз оныта, бернигә дә гаҗәпләнми, брлачак шуклыклары шикелле, күбесе күңелдә эз калдырмый узып китә иде. Байтак еллар узып, байтак сулар агып, менә хәзер йөзгә-йөз очрашкач кына, ул Сашканың абыйсы Мукден тирә^ сендә һәлак булуын, малайның шуннан соң Винклер заводында слесарь, Наумов тимерчелегендә ярдәмче вазифаларын башкаруын, хәзер менә типографиядә кургашын тузаны йота-йота хәреф җыюын белеп алды Картайган әнисен, инде күптән таушалган әбисен тәрбияләүне дә кайгыртырга мәҗбүр икән ул Гаилә терәге. Мондый егеткә сабыр, тыңлау- чан булу кирәк иде Әмма яшьли төрле хезмәтТә ватылган, сәламәтлеген дә какшатырга өлгергән Сашка үзен авызлыклап тота алмый, мае- ♦ терга кайнарланып кирәкмәгәнне дә ычкындыра, аны «сателлит» дип “ атый иде. < I абдулла цехтан кәнсәгә менгәли, «Уралец» редакторы юкта, алар 5 Камил белән гәп корып алалар — Мин әле һаман үземне малай-шалай итеп тоям.— ди ул, иптәшен 4 бүлеп,— Ә яшьтәшләрем бер сынык ипине кайгыртудан гаҗиз, шул гамь * аларны түбәнсетә, вакытыннан элек картайта икән Алар шушы караңгы ® подвалда иске машиналар дөбердәвен тыңлаудан, сасысын иснәүдән s һәм сөремен үпкәгә утыртудан бүтәнгә лаек түгел микәнни? * — Шартлары начар, билгеле, монда да искене яңартасы бар. Әнә, ® Ибнәминев яңа җиһаз кайтартып, заводын үзгәртеп кора икән Син ба- ® рып карап кайтсаң да ярар иде. Күз алдында милли промышленносте- ” быз тернәкләнә ләбаса Без бу турыда язып та чыгарбыз әле. һичшик- © еез!.. °- Ул иртәгесен үк әлеге заводка юнәлде. Шакшы ишегалды, җиргә чүккән озын һәм тәбәнәк саман корылмалар, сасы тире төялгән шыгырдавык арбалар - монда барысы да элеккечә үк иде Хикмәтне эзләп тапкач, ул иптәшенең үзенә гаҗәпләнгән һәм өнәмәгән караш ташлавын абайлады. Шулай да дусты, тачкасын л^иргә куеп, шырпылы төстә: «Сәйран чигүләр күңеллеме соң?» — дип эндәште. Шул минутта ук мастеры кычкырып кисәтү ясагач, ул ачу белән: «Ярар, гәп корырга бүтән вакыт табарбыз әле»,— дип өстәде дә үз юлыннан китеп барды Хикмәт иптәшләре белән тачкада тире ташый, аларны киң чандагы сасы, пычрак известь сыекчасына бушата иде. Икенче чокырдан инде берничә көн эремәдә яткан тиреләрне сөйрәп чыгаралар да цехка алып барып, салкын суда чайкыйлар, тирене ярысыннан арындыралар иде. . Хуҗаның заводны яңартасына һәм шул яңарту йөзләгән михнәт чигүче эшченең хәлен кискен җиңеләйтәчәгенә Камил чынлап ышана микәнни соң? Ж,аек елгасы буендагы Хан куаклыгында, кала халкы чәйләр кайнатып ял итәргә, күңел ачарга яраткан җирдә, маевка уздыру билгеләнгән иде. Габдулла төшкә таба шунда очрашу хакында Хикмәт белән алдан ук вәгъдәләшеп куйды Шуңа күрә иртән бик ашыкмады — тынычта әйбәт языла иде. Бер дә көтмәгәндә Камил килеп керде Дулкынланган, баскан җирендә тик кенә тора алмый. - Урамда мәхшәр. Бөтен шәһәр Олы Михайловская урамына агыла. — Аю биетәләрме әллә? — Шул гына булса иде,- дип көрсенде Камил.— Кара әле, бүген полицейский кермәдеме монда? — Юк Тиеш идемени? Камил, кичә атасы яньгна жандарм килеп, шәкертләрне фетнәчеләр җыенына барудан тыярга киңәш итүен сөйләп бирде. Тәртипсезлек чыгарулары мөмкин, имеш. Типография хуҗасы буларак аны да кисәткәннәр икән. — Әллә нинди буталыш шунда,— диде Камил өметсезлеккә бирелеп — Урамда — казаклар Типография эшчеләре өйдә генә утырмаячак инде әлбәттә, ә җавабын миңа тотарга туры киләчәк Эшчеләр фетнә күтәрергә маташса, тәртип урнаштырачакбыз, дип талчукчылар яный тагын. Алар урамга чыккач ук, бер якка таба гына агылучы шау-шулы чуар төркемнәргә тап булдылар. Ука белән чигелгән камзуллы, түбәтәйле. берәү юлдашларына. - Жәмәгать. тыныч җыен ясау, сүз дә юк. кирәк кирәген. Әмма мөселманнарга аны аерым уздыру фарыз. — дип мәш килә иде. Чатта басып торган городовой акаеп карауга, ул ашыга-кабалана пышылдауга күчте... г Халык арасыннан «Хезмәт бәйрәме — Беренче май яшәсен!» дигән язулы комач күтәрделәр. Төркемнәр бер-беренә кушылып һаман зурая, ыгызыгы тагын да көчәя төште. Ул да түгел, халык билгеле бер тәртипкә килеп атлый башлады. Юксыллар шигаре язылган комачлар янә күтәрелеп. алар артыннан саф-саф механика заводы эшчеләре, мехчылар. к\нчеләр. депо, типография һөнәрчеләре куаклыкка таба юнәлде. Габдулла аланга барып җиткәндә митинг башланган иде инде Ул, ары-бире сугылып, тыгыз сафлар эченнән Камилне эзләде, әмма врач Шәрнповка очраса да. иптәшен таба алмады Аңа Моргулисның: «Үгетләп тә. көч кулланып та эшчеләрнең гадел һәм катгый таләпләрен кире кагу барып чыкмас. Матди дәгъвалардан тыш сәяси...»— дип кайнарланып сөйләгән нотыгы түгел. «Тормышыбыз хәсрәт эчендә үтә. Без ул хәсрәт, газапларга шулкадәр күнектек» — дип башланган чыгыш ныграк тәэсир итте. Чөнки аны Юныс абыйсы сөйләде. Башта ул үз казагына, үз үзенә үзе ышанмый торды. Аннары: «Их. Камил ишетсә иде бу эшченең сүзләрен»,— дип уйлады. Аның хезмәттәше Саша һәм тагын берничә егет исә митингтагы- ларга листовкалар таратып йөри иде. Габдулла саргаеп кипкән былтыргы үләннәр өстеннән атлый-атлый каенлыктан сөзәк яр буена килеп чыкты Өенә кайтып җиткәч, бер ятты, бер кире торып утырды, әмма нигәдер башына юньле фикер килмәде Кичен, әле һаман тынычлана алмаган хәлдә. Камилләргә китте. Иптәше үз бүлмәсендә ялгызы гына чәй эчеп, тәмәке тартып утыра иде. — Әткәй чирләп түшәккә егылды, хатын-кызларыбыз чигү чигеп маташа. Ә мин менә күрәсең ич. — диде ул — Син теге җыенга чыктыңмы? — Әйе Миңа да чәй яса әле. Майда элек мондый эсселәр булуын хәтерләмим,— диде ул тулы касәне Габдулла алдына куеп —Мине бүген Мортаза бай шаккаттыр- ды әле Күпердә этеш-төртеш, ыгы-зыгы башланганда гына яныма килде дә киңәшләшкән төсле сөйләнә башлады: «Сугыш-талашлар да чыгарырлар ахры. Юләр Котбый да иректә йөри икән, әләм-әтрәкләргә бәйләнер өчен сез сылтау бирмәссез лә инде, иншалла»,— дигән була. — Акчам янмагае, дип куркадыр, әҗәткә кердең ич үзенә. — Миңа ул. бичара, халыкны кызгана, өметебезнең эшкә ашуын кайгырта сыман тоелган иде — Төкерә ул безнең мәнфәгатькә. — Әйе шул, син хаклы — Камил ялагайланган шикелле ашыгып Габдулланы җөпләде.— Алар минем алда күз буяудан, хәйләләүдән башканы белмиләр дә ич. . Октябрь уртасы, урамда тузан, коры суык Күңелсез чак. Әмма шәһәр. бәйрәм җиткәндәй, шау гөр килә Шәхед' кагылгысызлыгына нигезләнгән чын хөррият, шуны игълан иткән патша манифесты турында төрле-төрле гәпләр яңгырый Манифестта Дәүләт думасын чакыру турында да игълан ителгән иде. Галиҗәнап хәзрәтләренең бүтән фәтвалары кебек, бу манифест та халыкка ихтирам һәм өмет, шатлык һәм яңалыгы йөрәккә бераз шом салган кызыксыну хисләре уятты. Хәтта большевиклар листовкасы да бу вакыйганы революциянең җиңүе дип таныды. Октябрь азагында Камил Казаннан хәрефләр алып кайтты... Ноябрьдә шуннан ук хәреф җыючы Сафи белән матбагачы Гариф күчеп килде Матбагачы өлкән яшьтә, бөкре, русча киенгән, әмма башына түбәтәй чәпегән. йөткерә һәм өзлексез тәмәке тарта торган, сүзгә саран бер кеше иде Япь-яшь, ялтырап торган зур күзле, аксыл чырайлы, шат күңелле һәм аралашырга һәвәс тәвәккәл Сафи беренче көнне үк бар лык эшчеләр белән танышып бетте Җанланып Казан хәлләрен сөйли башлагач. Камил аны йомшак кына тыеп: * — Җитәр, җитәр, халыкны әгъвалама,— диде. « Сыйныфташларының ничек көрәшүләрен белсеннәр әле - Көрәшеп туйганнардыр инде. к Чыннан да. хәзерге хисләр бәрелеше хөррият китергән давылның = соңгы талпынуы шикелле тоела иде. 4 .Үз газеталары басылган төнне алар Камил белән редакциядән ♦ кайтып та тормадылар. Ядрннцевтан калган кабинетта өстәлгә таянып « черем итеп утырган иртәдә Сафи дөбер-шатыр йөгереп газетаны ките- pen тоттырды Күнегелгән буяу, кургашын, керосин тулаем типогра- ч фия исләре борынны ярып керде дә бөтен нерв очларын рәхәт-рәхәт 2 кытыклады, бер-берсенә үрелеп ак кәгазьгә төшерелгән кара хәреф- я ләр сокланырлык матур күренде. Габдулла. Камил җилкәсе өстеннән £ сузылып, беренче мәртәбә газетада басылган үз шигырен укыды: “ а. Канда китте цензурлык. Коллык, тарлык, ким-хурлык? Артка карасак борлып. Ерак анлар калдыя Беренче санны әзерләгәндә Камил үзләре сайлаган мәсләкне, тоткан юлны белдерә торган үткен бер нәрсә җитмәвенә борсаланган иде. Әгәр беренче битнең уңъяк почмагына Габдулла шундыйрак бер шигырь язып куйса иде. Язды Габдулла. Бу газетаның чыгуы һәм. гомумән, быелгы вакыйгалар аны да дулкынландырган, хәлләр яхшыга үзгәрер ахры, дигән өмет аның күңелендә дә канатлана башлаган иде. «Күп яшь егетләр үлде. Мәетләр дөнья тулды. Шәкерт, студент — бары. Дарга асылганнары,- Сез бу арысланнарый Онытмагыз тидия». Хөррият намына күпме кыю йөрәкләр, күпме якты башлар корбан булды Бушкамыни болар барысы да? Экспедитор килеп җитүен генә көтеп алдылар да. аңа бөтен тираж ны язылучыларга җибәрергә кушып, өйгә кайтып китәргә килештеләр — Йокларга Йокларга! — диде Камил исерекләрчә татлы елмаеп.— Без әйбәт кенә эшләп алдык сыман Кичен Нәбиулла ресторанында җыйналырбыз, үзем сыйлаячакмын Анда музыка да уйный диләр. Менә шул. Ә хәзер — йокларга Йокларга! Кичен Камил. Габдулла. Сираҗи һәм Миңлебай, извозчик яллап. Мәгъмүриягә киттеләр Нәбиулла ресторанының икенче катына менгәндә баскычтан ук күңелле «Әпипә» ишетелде. Кара сөякләрнең садә генә көе күтәренке марш кебек яйгырый иде Уһу. монда бөтен Җаек каласының каймагы җыелган икән ләбаса,— дип куйды Камил залга килеп кергәч.—Әйтерсең лә манифис байларга музыка тыңлауны йөкләгән • Нәбиулла нәшир Камил Мотыйгыйны һәм аның иптәшләрен үзе каршы алды Музыкантлар яңа көй уйный башлады. Каз канаты кат-кат була. Ир канаты ат була Чит җирләрдә күп йөресәң. Туган илең ят була Миңлебай иптәшләренә ишетелерлек итеп, әнә шулай музыкантларга кушылды. Габдулла аны үсендереп, ягымлы караш ташлады. Ул арада өстәлгә пылау килде, мәҗлес торган саен күңеллерәк була барды Әмма Миңлебайның һаман үз кайгысы кайгы иде. — Жәмәгать.— дип мөрәҗәгать итте ул,- безнең мәдрәсәдә ятуыбыз моңсу, эчпошыргыч бер нәрсә түгелмени? Ләкин бүтән кая барыйк соң? Бәлки безнең өчен дә ниләрЛер үзгәрер, ә? Элек менә мөселманнарга беркайда да уйнау, җырлау рөхсәт ителми иде ич. Бәлки ходаның ярдәме белән кайчан да булса үз театрыбыз да барлыкка килер? Аһ, сәхнәдә уйнар өчен мин теләсә нинди корбан бирер, хәтта мәңгелек фәкыйрьлеккә дә ризалашыр идем! Ул арада ресторанның калкурак түренә Нәбиулла хужа үзе күтәрелде. Нотык сөйләргә иде ахры исәбе. — Жәмәгать! Күп михнәтләр чиккән милләтебезнең хакын даулауда олуг тырышлыклар куйган өчен, сезне ихлас сәламләргә, сезгә рәхмәтләр яудырырга рөхсәт итегез. Хөрриятнең тамчысы да озак еллар тоткынлыкта боегып гомер сөрүдән артыграк, җыр — күз яшьләреннән... Шушы җиңү, шушы Шатлыкларыбыз шәрәфенә... Менә хәзер без мөселманнар да Аурупа ханәләреннән калышмаслык үз милли рестораныбызга ия. Ур-ра, җәмәгать! — Мөхтәрәм Нәбиулла әфәндегә ур-ра! Милләтебезнең шанлы улларына ура! Ходай тәгалә, патша хәзрәтләре вә тәхет варисы шәрәфенә шампан ширбәте. Бөек Болгар намына! Бу кичәдә дә, башка көннәрдә дә Габдулла торган саен үзен били барган алдану хисеннән арына алмый аптырады. Мондый ваклыкны һәм этлекне ул хәтта каешланып беткән сәүдәгәрләрдән дә көтмәгән иде Манифест, хөррият һәм Нәбиулланың хәрчәүнә ачуы... Тфү! «Кайда китте цензурлык. Коллык, тарлык, ким-хурлык? Артка карасак борлып. Ерак анлар калдыя». Шушы юлларны әле бер атна элек кенә Габдулла үзе язды лабаса Торак караңгылыгыннан, кар баскан урамнар караңгылыгыннан — типографиягә, керосин сөреме чыккан, хәреф кассаларына лампа яктысы төшкән бүлмәгә! Ул кулына алган хәрефләр тиешле урынына тезеп куйганчы җылынып өлгерә һәм, уч төбендә тармакланган сызыкларны хәтерләтеп, үрмә рәсем хасил итә иде. Сүзләргә җыйналгач ул шулай ук язмыш турында сөйли иде. «Безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы? Үлмәгән дә, йокламаган да, фәкать һушы китеп егылган. Аны һушына китерү өчен, милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә җилпәзәләре илә йомшак җил истерик һәм авызына берләшеп эшләү сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик, тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын». Ул язудан күзен ала да үзалдына елмаеп куя, аннары моңсулана. «Бәянелхак» карагруһлары моңа ачулы мәкалә белән җавап бирми калмас инде. Газета аңа.бер генә минутка да тынгылык бирми иде: әле заводка бара, әле сәүдә клубына йөгерә, әле ятимнәр йортына яки җәмгыяте хәйрия көтепханәсенә ташлана, аннан бушаган чакларда кәнсәгә күтәрелә дә газетага дигән язмаларны басмага әзерли башлый. Хатлар да муеннан: җәмгыяте хәйрияләр, байларның юмартлыгы турында дисеңме, кызлар гимназиясе ачу яки җәмгыятьтәге хатын-кызлар хәленә багышланган трактатлар, милләтпәрвәр рухтагы шигырь, такмазалар, реклама Кайбер хатлар фельетонга менә дигән азык бирерлек. Мәсәлән, Хисаметдин исемле берәүнең фирмасы «Исмәгыйль Гаспрннский» исемле хушбуй һәм сабын җитештерә башлаган. Бакчасарай эшлеклесе үз исеме белән сабынчылар сәүдә итүен беләме икән? Ә менә бер акыллы баш сабынга, «шәригать буенча кайнатылды» дигән язу төшерүне тәкъдим итә. югыйсә ул аны сатып алмаячак! Көн туа Лампа исә һаман яна, тик аның яктысы торган саен зәгыйфьләнә бара сыман. Ә менә аның куык эчендәге ялкыны куера башлый — кич җитә, буранлы эңгердә урам буйлап йөгерергә, өйгә кайтып чәй эчәргә дә киез түшәлгән сәкегә авып, минуты белән йокыга ит РГӘ вакыт < - өенечле мәшәкатьләре аны тулысынча бнләп ала. ял тәр|ә дә. төрле мәҗлесләрдә катнашырга да мөмкинлеге калмый, тик ул моңа пич тә сыкранмый иде. Мотыйгулла хәзрәтне ул элеккечә үк хөр мат итә һәм ярата, ләкин аның хәлен белешергә дә бик сирәк кагыла Карт мөдәррис шәкертенең үзеннән ерагая, ятсына баруын тоя. әмма аэдулла килеп кергән чакларда үпкәләвен горур рәвештә үз эченә ♦ яшереп калырга тырыша. Җанланып китә дә шаярта, хәлләрен сорашыр- и нә Искемә Яшим, хәзрәт. Типографиягә барып яңа һөнәрләр өйрә- « һәйбәт, ди ул тыныч кына,— егет кешегә җитмеш төрле һө- § нәр дә әз ф Габдулла шунда язылып, чишелеп китә: үзенең инде күптән мөс- в тәкыйль хәреф җыюын, басучыны да алыштыруын, кәнсә эшләрен дә алып “ баруын, һәр санга мәкаләләр дә язуын сөйли Камил аның айлыгын ч күтәрүен, хәзер сигез урынына унике тәңкә алганлыктан, хәленең җиңе- 2 ләюен дә белдерә. я Карт мөдәррис йөзен чытыбрак: ® Кара әле. сиңа күпме түләргә кирәклеген мин Камилгә төгәлләп ° әйткән идем ләбаса,— ди. £ — Юк. юк. миңа җитә, хәзрәт,—ди Габдулла елмаеп. Дөнья мәшәкатьләренә чуму дамеллага әллә ничек килешеп бетми иде. Әдәпле җитдилеге, мәһабәтлеге аңардан күңел азыгы булырлык берәр зирәк, гыйбрәтле сүз ишетү теләге уята, шуңа ымсындыра иде. Хәер, менә шундыйрак өметне акларга теләгәндәй, бервакыт Габдулланың соравына Әл-Мәгарри сүзләре белән: Укыганда дөнья гаме биләсә. Зиһеннәрен кеченең һәм өлкәннең. Әнә шул гамь очкын чәчеп дөрләсә. Икеләнми ябып куйыйк коръәнне. дип җавап бирде. .Аннары ул. мәхәллә халкының китап сүзен җай белән миенә сеңдерүенә күнеккәнлектән, сүзләрен салмак һәм уйланып кына дәвам итте — Адәм баласына чыдамлык һәм тырышлык кирәк, шул чакта раббыбыз байлык та иңдерер Миңа менә шуны һәрвакыт тукырга кирәктер, бәлки Син менә яшәешеңнең мөстәкыйль юлына аяк бастың, улым Үз мавыгуларыңның колына әйләнмә, намусың һәм абруең турында ешрак уйла Мин белгәннәремне сиңа өйрәтергә тырыштым Хәзер инде Ул уйга чумып тәрәзәгә — зәңгәрсуланып баеган кызгылт шәфәкъка. хәзрәте Гали каны төсе кергән карлы урамнарга, изге догаларга мохтаҗ җиһанга текәлеп тынып калды. Карт белән сөйләшүләр күңелдә ниндидер әрнү калдыра, әмма аның бу хистән арынасы килми иде Мондый сәгатьләрдә күп язылмый, язылган кадәресе сагышлы килеп чыга, әмма шул юлларны соңыннан тынычрак халәттә бизмәнләгәндә, яхшы лабаса бу. дигән фикергә килә иде Кайчак аңа үзе дә. бөтен язмышы да кызганыч тоела, тик бу тойгыдан бер генә шигырь юлы да тумый иде. Үзен кызгану хисе аңа беркайчан да ярдәм итмәде, ул моны искиткеч серле иҗат шатлыгын татыганчы ук ачыклаган иде инде. Шул хакыйкать аны башка хисләргә бирелергә, бүтән борчулар, бүтән хәсрәтләргә чумып яшәргә этәрмәде микән? Типография эшчеләре хәвефле әңгәмәләр алып бара башладылар. Тик хәзер инде ерактагы вакыйгалар турында гына түгел, үз хәлләренә нәфрәтләнеп. Типография хуҗасыннан айлыкны арттыруны, сигез сәгатьле эш көне кертүне һәм елына ике атналык түләүле ял бирүне таләп итәргә булдылар. Моны кәгазьгә яздылар да туп-туры хуҗага мөрәҗәгать итәргәме, әллә забастовка ясаргамы дип киңәштеләр. Кыюраклар Винклер заводы һәм депо эшчеләренә кушылып баш күтәрергә өндәде Саграклары, бәлки ул хуҗа белән сөйләшсә, һәммәсе дә җайлы гына хәл кылыныр дип. Габдуллага мөрәҗәгать итте. Ул ризалык бирде. Әмма Габдулла иптәшләре гозерен әйтүгә, Камил чыгырыннан чыкты: — Син... син миңа эшкә кергәндә сигез тәңкә генә ала идең, ә хәзер егермене ләбаса! Мин сиңа айлыкны гел арттыра килдем түгелмени? Габдулла, теле кычытып торса да. «мин әүвәл хәреф җыючы гына идем, ә хәзер кәнсә хезмәткәре дә. экспедитор, корректор һәм каләм иясе дә» дип аңлатып маташмады. — Гафу ит,— диде ул сабыр гына,— мин үзем турында түгел ләбаса. Эшчеләр көненә уникешәр сәгать кургашын тузанын йота, ярым караңгыда күз нурын түгә, ләкин шуның өчен тиеннәр генә ала. — Бәлки алар баш күтәрергә җыенадыр? — диде Камил буылабуыла.— Әй, шайтаныма олаксыннар ла. Алар минем милләт өчен эшләвемнең, безнең бергәләп шуның намына тырышуларыбызның кадерен беләмени? Ә син үзең, гафу ит, алар алдында әйле-шәйлерәк телеңә салынмадыңмы икән? Габдулла, ләм-мим эндәшми, бүлмәдән тышка чыгып китте... Ниһаять, ишелеп-ншелеп кар яуды — шәһәрнең барлык шакшысы, чуар шаламалары ак җәймә астында калды Ямьсез һавалы көзнең холыксыз җилләре бары шуннан соң гына ак мамыктай кырларга ятып тынычланды. Табигатьтәге мондый күптән көтелгән үзгәрешләр кешеләргә дә сәер һәм кискен йогынты ясый ничек тотынырга, дип баш ватып, өркеп яки иренеп һаман кичектерә килгән эшләренә алар хәзер җиңел генә алынып. сөенә-сөенә бер сулыштан башкарып куялар Аларның да шулай булды Тыштан карга батып кергән Миңлебай тәвәккәл төстә: «Бүген кунакханәгә күченәбез, сау бул инде, мәдрәсәкәй, көенечле оябыз!» — дип кычкырып җибәрде. Шушы минутта ук барлы-юклы милкен алып, кунакханәгәме, бүтән берәр җиргәме күчеп китәргә үзе дә әзер Габдулла: — Ә нигә нәкъ менә бүген? — дип гаҗәпләнде — Тышта бар тараф ак,— дип елмайды Миңлебай.— Кар ява, күңелне әллә нәрсә җилкендерә, рәхәт. Сираҗи да шулай юләрләнә. Я. бер. ике, өч! . Дәррәү* тегене-моны эләктерделәр дә урамга чыктылар. Кибетләр яныннан, кар яткан киң мәйдан кырыеннан узып — бөтен шәһәрне кичеп, аның Бохара очында әле күпән түгел генә ачылган «Казан» кунакханәсенә килеп җиттеләр Сизелер-сизелмәс зәңгәрлек өретелгән якты көн күзләрдә чагыла, чәнечкеле салкын саф һава күкрәккә тулып, йөрәкне дәртлерәк тибәргә мәҗбүр итә иде Кунакханәнең маңгаена беркетелгән зур-зур хәрефле «Казан» дигән язу әллә кайдан балкып, үзенә чакырып тора. Энекәй генәчем, син дә, салкын кояш та. бала-чага шау-гөре дә бар икән ләбаса бу мәшәкатьле дөньяда! Бер абзыкай тротуарны себереп маташа Көртләр өстеннән зәңгәрсу очкыннар йөгерешә, алар әлеге абзый күләгәсендә дә сүнеп бетми, азрак карала да барыбер көндезге ялтыравы белән күз явын ала Кардан тазартылган такыр юл слюда сыман саргылт пыялалы ишекләргә кадәр алып бара Кизү торучы үсмерләрне өске катка ияртеп менде. Сираҗи белән Миңлебай — икесе бергә, Габдулла исә аерым бүлмәгә урнашты. — Монда сезгә тыныч, әйбәт булачак,— диде кизү.— Гыйнварда Гурьевтан олаучылар килеп, бераз шау-гөр чыгарып, типтереп алыр, шуннан соң мосафирханәбез янә аулак калачак. Габдулла аның сүзләренә колак та элмәстән, бүлмәне караштырды. Иң кирәге — өстәл бар икән, аны тәрәзә буенарак күчерү яхшы. Хрҗ- рәсендә калган китап-кәгазьләрен дә алып килсә, нәрсәсе ярамаган? MHSIJ * араваты - У тырырга урындыклары бар лабаса. Бүлмәсе хэй- pdH җылы икән. Әле һаман чишенмәстән, икә бүлмә аша күршедә урнашкан дусларына йөгереп керде. Сираҗи белән Миңлебай шундук таралып >ганнар, төшкә кадәр ял итәчәкләрен, бары кичен генә, ихтимал, урамга чыгачакларын белдерделәр. Ятыгыз алайса. Ә мин һавага чыгам әле. Ул Олы Михайловская урамына таба атлады. Бернинди йомышсыз, көне шундый әйбәт булганга гына! Күн заводы эшчеләре менә икенче көн инде эшкә чыкмый, дигән хәбәрләр ишетелде Тегермәндә һәм Винклер заводында да шундый ук тәртипсезлекләр имеш Әмма типографияне берәү дә алай телгә алмаган иде Шуңа күрә матбагачылар забастовкасын берәү дә көтми иде. Очраклы рәвештәме, юкмы — аларның баш күтәрүе Винклер механиклары һәм депо эшчеләренеке белән бер көнгә туры килде. Габдулла бу көнне, ниһаять, «Ачлык-патша»ны тәрҗемә итеп бетергән һәм аны Камилгә укытырга теләгән иде Әмма хуҗа кәнсәгә ачулы хәлдә килеп керде Тирләгән, күзләре очкынланган, туны җилбәгәй җибәрелгән, бүреге бер якка кыйшайган. — Син инде беләсеңме? . Оятсызлар! — диде ул һаман тынычлана алмыйча. Сафи белән Сластин мыштым гына чыгып киткәннән соң, Габдулла кәгазьне үзенәрәк тартып укып чыкты да: — Мин бу таләпләрдә акылга сыймаслык берни дә күрмим,— диде. — Алар ялгыз баш күтәрми,— диде Камил карлыккан тавыш белән.— Винклерныкылар... депоныкылар да. . сүз берләшкәннәр, таләпләре дә уртак, петицияләрен укымасам да, беләм ул юньсезләрне. Алар текә баскычтан цехка төштеләр. Эшчеләр, бергә укмашып, Сластинны тыңлый иде Хуҗа күренгәндә генә алар шаулашып көлеп җибәрделәр. — Я сез кичекми эшкә тотынасыз!..—дип кычкырды Камил,—яки котыртучыларның барысы да шушы минуттан эштән чыгарыла! Ул кискен борылды да, ишекне шапылдатып, цехтан чыгып китте. Габдулла кәнсәгә әйләнеп кергәндә, Камил диванда утыра иде. Туны белән бүреге дә шунда гына салып куелган. Ул иптәшенә эчкә баткан күзләре белән карап — Син алар белән сөйләштеңме? — дип сорады. _ Камил,—диде Габдулла йомшак кына,—аларныңталәпләрен канәгатьләндерергә туры килер. Әзне генә, кирәген генә үтенәләр ләбаса. Камил тиз генә җавап бирмәде. Аннары нәрсәнедер искә төшергән рәвештә тигез тавыш белән: — Беренче тапкыр ишеткәч, минем исем китте,—диде — Әллә куркудан гына шулай тоеламы дип торам. Хәзер аңладым инде, юк икән. — Берни белмим, бары чамаласам гына инде. — Уйлавымча, син миңа караганда күбрәкне чамаларга тиеш. — Ихтимал. Шулчак ишек шакып, бүлмәгә типография эшчеләре Сафи белән Сластин килеп керде. Кыяфәтләре тантаналы, йөзләре кырыс. — Без сезгә петиция китердек,— диде Сафи.—Аңа кул куймаучыларның забастовкага катнашы юк. — Бирегез соң, нәрсә таптанып торасыз? — диде Камил көлемсерәп. Сафи вәкарь белән якынлашты да кәгазен өстәлгә куйды. Аны алыр өчен Камилгә урындыгыннан кубарга кирәк иде. Ләкин ул кузгалырга уйламады да. Бераз карап торгач, нык тавыш белән: — Кызганыч, мөхтәрәм әфәнделәр, мин ул таләпләрегезне канәгатьләндерә алмыйм Башка сүзем юк! —диде. 49 «Уралец»та халыкмын яртысы сайлау хокукыннан мәхрүм, ителүе, советларның вакытлы революцион хөкүмәт вазифаларын башкара алуы турында язып чыккач, мин инде эзәрләүгә, яла ягуга һәм хәтта кулга алуга да әзер, бернидән дә курыкмас хәлгә килгән идем. Ә хәзер мине «саттылар» дигән фикер тан калдырды Рус эшчеләре эш ташлавын аңлыйм мин. әмма үзебезнекеләрне — Ул тынып калды, аннары сагыш, хәсрәт эчендә өстәде: — Безне хыянәт үтерәчәк! — Бернинди хыянәт юк,— диде Габдулла.— Чөнки бай белән ярлы бергә була да алмый, изелүчеләр белән — Аңлатма,— диде Камил чыраен сытып.— Занһар дәвам итмә. Алдандым мин, хыянәт , - Юк ла инде’—диде Габдулла үзсүзләнеп —Хыянәт чыкмады, чөнки син күзаллаган бердәмлекнең булганы да юк. Нишләп әле син шуны аңларга теләмисең? — һәм ул ягымлы, хәтта җылы кайгыртучанлык белән дәвам итте: — Ышан, безгә болай да кыен чакта мин һич тә монын хәзер булуын теләмәгән идем. Әллә эшчеләр белән сөйләшеп карыйммы? Алар мине тыңлар, эшкә тотынырбыз. Ул таләпләрне без соңрак кузгатырбыз. — Соңрак? Шуны укмы? Син дә «без» дип авыз ачасыңмыни инде? — Камил яман да рухы төшеп һәм үпкәләп, үзен-үзе белештерми: — Кирәкми ярдәмең! Башка җирдә теләсәң нишлә, тик монда, миндә — кирәкми! — дип кычкырып җибәрде. Габдулла авыз күтәреп бүтән бер сүз әйтмәде, шунда ук торып киенә башлады. Кесәсеннән килеп төшкән «Ачлык-патша» кулъязмасын идәннән иелеп алды да кәнсәдән чыгып китте. .Ишек шакыган тавыштан сискәнеп, ул язулы кәгазьләрен өстәл тартмасына сыпырып төшерде һәм канәгатьсез караш белән бүлмәсенә килеп кергән Миңлебайга төбәлде. — Берәр нәрсә булдымы әллә? — Камилне, нәширлек хокукыннан мәхрүм иткәннәр — Тикшерү бетмәгән иде ич әле. Ничек җөрьәт кылдылар икән? Син Камилне күрдеңме соң? — Юк. Хәзер аның кайгысы миндә түгелдер әле. Камил белән Миңлебай бәйләнешләрен өзмәгәннәр иде. Бу Габдулланың эчен дә пошыра, әллә ничек сөендерә дә яхшы күңелле сабыр Миңлебай әле аларны тоташтырып тора, бәлки шушы буын дуслыкны тәмам җуеп бетермәскә булышыр? Нишләргә соң? Миңлебай тиз генә Камилне күрергә йөгерсен әле. хәлләрне җентекләп сорашсын, бәлки берәр ничек булышырга мөмкин- дер? Их, әгәр аның акчасы, бик күп акчасы булса иде. — Камилне эзләп тап әле син,— диде ул дустына - Өендә юк, Мортаза байларга киткән Ашыгыч төстә типографиясен һәм гәзитләрен сата икән — Сата? — Нәширлеккә хокукы калмагач, нишләсен инде алар белән? — Әмма. Мортаза Гобәйдуллингә генә димәгәндер ич? Әлбәттә, юк! Ул акча сорап торадыр Бәлки вице-президентны майлап котылырга мөмкиндер? — Белмим Үз хәлләре дә торган саен авырая барды. Февраль азагында кесәсе тәмам такырайды, хәзер инде көндезге аштан да тыелып, ипи белән чәйгә генә күчтеләр Миңлебай ара-тирә кунакханәдән юкка чыга һәм бер тәңкәтәңкә ярым керем ясап кайткалый иде. Бай йортларда коръән укуын ул бары соңрак кына танырга мәҗбүр булды. — Әйтәсем килмәгән иде моны,—диде ул дустына.— Синең җенләнүең дә мөмкин ич • Габдулла шаярган төсле: — Булачак артистны репетиция ясаудан ничек тыясың инде? — дип кенә көлемсерәде. Мартта ул Оренбурдан, нәшир Кәримидән үз журналларына язышуны тәкъдим иткән хат алды. Ж.аекта газета белән журнал бастыру ♦ тукталмады, әмма, я хода! — андагы һәр язманы Мортаза әфәнде үзе “ карап чыга, әгәр берәр четерекле нәрсә күрсә, язмаларның теләсә кайсын < кире бора иде Типографияне сатып алуына үкенә дә башлаган имеш « Сәүдәгәрләрнең барысы да шундый, меценат булып бераз кылана да = бик тиз күләгәгә посалар 4 Минлебайдан башка хет тәгәрәп үл! Ул үзенә тагын бер һөнәр — ♦ китаплар сатуны өстәде. Камилнең китап кибете дә бар иде. Хакимнәр m аны да япкач, Камил үзенең элекке шәкертеннән калган китапларны £ уртагыннан сатып бирүне үтенде. Миңлебай көн саен бистәгә, базарга ч теркелди, әмма китапка бик ябырылмыйлар, шулай да чәйлек-шикәрлек 2 мая жыйнала иде. я Камилне тикшерүнең очы-кырые күренми иде. Әйтүләренчә, гадел- £ лек эзләп, ул әле Казанга, әле хөкем палатасы урнашкан Саратовка £ сәфәр чыга иде. “• Габдулла төннәрен эшләп, көндезен йоклый, аннары тиз генә урамга чыгып керә дә тагын язу-сызуына утыра. Кыска, тонык көннәр бербер артлы уза тора, салкын төннәрне исә ул абайламый да кала иде. Март азагында көрт өемнәре утырды, хәтта эреп юкка да чыкты, ләкин урамнар әлегә пычрак, изрәгән юлларны җайдаклар һәм жәяүлеләр тәмам эштән чыгарып бетергән иде. Төшкә таба язгы кояш юмартланыбрак елтырый, даладан саф җылы җилләр исә. Кичләрен әле шулай да салкынча һәм дымлы, аяк асты да туңа, пычрак куера, кайчак уалган боз тавышлары яңгырап китә иде. ..Әнә шундый кичләрнең берсендә Габдулла бистәгә, Юныс абыйларына юнәлде. Бу юлы ул хуҗаны шактый ябыккан һәм хәлсез, чирле кыяфәттә урын өстендә очратты. — Ибнәминев локаут игълан итте,— диде ул яңалыкларны тезеп.— Завод ике атна эшләмәде. Күпләр аны үзләре ташлап чыкты, мин дә уйлаган идем дә Кая инде хәзер. Бәлки, язын терелермен.. Әгәр яшьрәк булсам, каладан ук китеп барыр идем әле. — Мин дә китәргә телим моннан, Юныс абый. Казанга. — Кит,— диде хуҗа гади генә.— Монда син артык күзгә бәреләсең, артык ялгыз тыпырчынасың. Габдулла елмаеп: — Качып киткәнгә охшар инде бу,— диде. — Тагын да хәвефлерәк җиргә китмәсәң, шулай да тоелыр иде. — Мин куркак түгел,— диде Габдулла.— Әмма җитдирәк эшкә ярыйммы, белмим әле — Син кеше хәсрәтен уртаклашырга һәвәс. Их, улым, кыенлыкларның олысы алда әле. — Беләм Тик сез минем өчен уфтанмагыз. . Чәйле чынаяклар тотып Сәрби апасы керде, табынга шикәр һәм хәтта май да куйды — Майны Нәфисә алып килгән иде әле. Кызыбыз, аллага шөкер, әйбәт урнашты,— диде, мондый байлыкны аңлатырга кирәк санап. Кияүгә киткән! Габдулла, йөрәге чәнчеп куйса да, тыштан берни сиздермәде Хәер, аның хисләрен өлкәннәр, гомумән, бар дип тә белмәде ич. ...Нәфисәне ул моннан соң беркайчан да күрмәде. Көннәр бер-бер артлы уза торды, табигать көзгә керергә әзерләнде — инде август азагы килеп җиткән иде. Габдулла исә әле һаман юк юк та Нәфисәне уйлап өзгәләнде. Бичара, аны бит сайлау хокукыннан гына түгел, гаделсез леккә кайгыру хисеннән дә мәхрүм иткәннәр, чөнки ул үз язмышыннан газапланмый, тормышында бүтән юл булу ихтималын асла белми! Китәргә интегеп йөргән көннәренен берсендә ул Казанга, нәшир Шәрәфкә хат язып салган һәм аңардан, өметле җавап белән бергә, илле сум аванс та алган иде. Монысы юлга дип карар итте ул. Әлс берәр эше эшләнеп бетмәгән шикелле, аны нидер һаман Жаекта тота иде. Зарыгудан, икеләнүдән бөтен ихтыяр көчен җуеп, Габдулла үз-үзен авыру сыман тойды. Их. тизрәк Кырлайга барып җитәргә иде аңа. Меңә кайда әби-сәбиләр әллә нинди тылсымлы, мәзәк әфсеннәр белә, шуларны ишетү белән, ихтыярсыз көлеп җибәрәчәксең һәм үзеңне тап-таза кеше итеп хис итә башлаячаксың Ул быел язын, әнә китәм, менә китәм. дип саташып йөргәндә чыгарган бер шигырен исенә төшерде. Хуш. гомер иткән шәһәр! Инде еракта калдыгыз, Аһ! Таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман «Тор. шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан» Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан! Шушы шигыре тәэсиреннән шатланган, күңеле әллә кайларда гизеп рәхәтләнгән бәхетле иртәдә аның бүлмәсенә кинәт Миңлебай килеп керде һәм күтәренке күңел белән: — Танышырга рөхсәт итегез: «Сәйяр» труппасының артисты Габдулла Кариев,— дип кулын сузды — Чынлапмы. Миңлебай? Ярар, синең өчен мин Миңлебай булып калырмын инде. Ә башкалар өчен моннан соң мәңгегә — Габдулла Кариев. Синең хөрмәткә исемеңне алам. Габдулла. Фатихаңны бир. башка сорар кешем юк ич минем — ул яшьле йөзен аның иңбашына иде . — Рәхмәт, киттем мин. яңа юллар ачылуына шулкадәр куандым, көлкегә калудан гына шүрлим Габдулла ике көннән сон дустын күчмә труппа оешып яткан Казан каласына озатты. «Сәйяр»ның ни акчасы, ни даими бинасы булмаганлыктан. «күчмә» мәгънәсен белдергән исеме җисеменә бик туры килә иде. Хәзер инде менә чират аңа да килеп җитте. Габдулла, дога укыган кебек, эченнән: «И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!»— дип пышылдады. Вокзалдан ул җәяү атларга булды, әмма бик тиз адашып, ыгызыгыда каушап калгач, бер «барабыз»ны туктатты да «Йолдыз» редакциясе урнашкан урамга алып баруын үтенде. Анда Сәгыйть Рәмиев — туган әдәбиятында каләм кыштырдатучылар арасында шигырьләренең шомлы горурлыгы, байрончалыгы, хыялыйлыгы һәм тормышны көтелмәгәнчә искиткеч образлы гәүдәләндерүе белән аерылып торган һәм Габдулла хөрмәт иткән бердәнбер шагыйрь эшли иде. Пушкинның «Пәйгам- бәр»ен тәрҗемә итүе аны шулай ук күңелгә якынайта иде. Халык төркемен ерып, бүтән экипажларны һәм хәтта трамвайны узып тарантаста барганда да ул шагыйрьнең юаш татар дөньясын тетрәндергән кыю. тәвәккәл юлларын кабатлады: Масайма син. раббым* Кодрәтеңә. Тартып алып ни бар бәхетемне Булыр бер көн. ватар, көл итәрмен Гарше көрси, сәмаң. тәхетеңне! Кич җитеп килә, редакциядә ялгыз каравылчы гына торып калган иде Ул Сәгыйть әфәндене «Болгар» кунакханәсендә табарга мөмкин икәнлеген әйтте Шунда юл тотты Габдулла. Ишеген шакып килеп кергәч. караңгы коридордан соң бу бүлмә шактый якты тоелды. Төз буйлы, тар җилкәле, дулкынланып торган озын чәчле, киң маңгайлы хуҗа аңа ятсынып карап тора иде. Габдулла исәнләшеп: * Сәгыйть әфәнде, мин сезгә Җаектан Камил Мотыйгый сәламен « алып килдем, диде. < — Ху-уш. ёез аның шәкертеме? к — Дөресе, шәкерте дә. хәлфәсе дә. Мин сездән бер нәрсә белеш- = мәкче идем. «Ачлык;патша» дигән бер тәрҗемәне күптән салган булсам * да. сез аны басмадыгыз, җавап та бирмәдегез. ♦ — Гафу, соң сез кем буласыз? и — Тукаев мин. хәтерләмисезмени? = — Соң. кергәч үк сүзне шуннан башласагыз ни була? Кашки элек » очрашкан булсак., каршы алу да башкача булыр иде Әй, Тукаев, s Тукаең, без менә хәзер чәй янында ипләп — Юк. юк,— диде ул.— мин тук. валлаһи, белешәм дә китәм. Ф Хуҗа ул арада лампа кабызды. Тәрәзә шунда ук тоныкланды, ка- ~ раңгы төшүе ачыграк сизелә башлады. Кая барып төртелер, төнне кайда уздырыр икән инде ул? — Юләр сатмагыз.— дип көлде кырыс хуҗа — Ерак юлдан туры монда килүегезне күреп торам ич мин. Барыр җирегез дә юктыр әле. Жанланып китсә дә. Сәгыйть әфәнденең чәй ясаганда нидер уйлап торуы ачык сизелә иде. — Мин бүген өйдә кунасымны үзем дә юньләп белми идем әле.. — Нәрсә, кулга алулар барамы? — дип сорады Габдулла гади генә. — Сез дә мондагы хәлләрне ишеттегезмени? — Ишетүен ишетмәдем Хуҗаның хәвефләнүе һәм нидер көтүе йөзенә бәреп чыккан иде. Шуңа күрә кунак, монда да тынычлык юк икән, дип уйлап куйды. Казан тормышының өченче көнендә үк аны Миңлебай эзләп тапты. Жаекта аерылышуларына әле кайчан гына, ләкин никадәр үзгәреш. Пөхтә кара сюртук аны озын зифа буйлы күрсәтә, йөзе сулыккан, кыяфәтеннән олпатлык, илаһи яну. үз-үзенә ышану рухы бөркелеп тора Узган айларны ул гастрольдә йөргән — Саратов. Самара. Әстерханда. Урал буенда һәм аннан да арырак Томскида булган. — Менә шул соңгысында Камилгә килеп очрамыйммы' диде ул.— Ышанасыңмы, ул да гастрольдә йөри икән. Җырчы! Концертларын губернатор тыйган Җырчыбыз нишләргә мәҗбүр булган дип уйлыйсың? Кайтыр юлга акча юнәтер өчен өйдән өйгә йөреп коръән укый башлаган — Камил Хафиз ролендәме? Юк. юк, мин бүтән нәрсә сорашырга теләгәм идем Театр турында сөйләсәң, мөгаен, яхшырак булыр. — Безнең труппа — мәңгелек сәйях. Берәр җиргә килеп җитәсең дә патша чиновникларының бусагасын таптый башлыйсың. Әүвәл рөхсәт аласың, аннары зал эзләргә тотынасың. Кайчак шундый хак билгелиләр — көчкә түләп бетерәбез. Казанда да хәлләр мактанырлык түгел. Гыйззәтуллина спектакльдән соң кайтып барганда, бер кичне кар- шысына Печән базары каһарманнары килеп чыга Ярый әле якында гына будочник табыла Әмма ничек кенә булмасын, театрыбыз яши! Их! Габдулла, безнең өчен гадәттән тышрак, «Шүрәле» кебек хыялыйрак берәр пьеса язсаң икән син Башбаштак сәүдәгәр, әрсез приказчик, бичара кызларны — җыен көнкүреш драмаларын уйнау туйдырды инде. — Галиәсгардән үтенегез, менә дигән драматург, хикмәт иясе. — Кайвакыт миңа сәхнәдә бер генә рольне уйнау әз күренә Бары шигырьләрдән яки поэмадан торган бөтен бер спектакль турында хыял- лана башлыйм Мин инде әкренләп программа әзерли дә башладым, синнән дә әсәрләр көтәм — Белмим шул» Хәер. Кольцовтан тәрҗемә иткән «Мужик йокысы» бар ич әле минем, хәтерлисенме? Юк инде. Габдулла, миңа бүтән берәр нәрсә кирәк. Сәгыйть әфәнденең яңа шигырен укыдыңмы әле син? «Мин»не! «Мнн!» лимен мин. «мин» днднсәм. Мина бер зур кеч керә. Аллалар, шаплар. кануннар Булалар бер чүп кенә... Миңлебай, эчендәге ялкынны сакларга омтылгандай, ашыгып саубуллашты да бусагадан чыкканда - Репетициягә. дип кычкырып, театрына чыгып йөгерде. Бертуган Шәрәфләр аның белән аеруча эшлекле багланыш урнаштырырга тырышты. Габдулла нәширләрне биздермәде, әмма ашыгып та төшмәде. - Фарсы телен ничә айда өйрәнеп була? — дип сорады ул Бор- һаннан. — Айда дисеңме? Шәрык телләре факультетында аны биш ел өйрәнәләр. Габдулла кыенсынып, әмма бирешергә теләмәстән: — Анысын беләм лә,-- диде — Әгәр мин ныграк тырышсам? Үзлегеннән тизрәк үзләштерүчеләр дә була ич. Андыйлар бик әз очрый Икенче юлы инде Габдулла мәсьәләне Борһан алдына кабыргасы белән куйды: — Таныш профессорың белән күрештермәЬсеңме икән? Тел галиме эзлисеңме? Фатих белән киңәшергә кирәк аны Мәдрәсәне ташлагач, ул Казанга сөрелгән социал-демократ Гассардан сабак алган иде - Миңа кемлеге барыбер Җаекта чакта социал-демократларны үзем дә белә идем,— диде ул эре генә Гассарны кайдан таба алырмын икән соң? — Аны былтыр кулга алдылар, һәрхәлдә, хәзер Казанда түгелдер инде. — Бик кызганыч' Без монда ни дип кагаеп торабыз соң әле. киттек Фатихларга Мин матбугат эшләре комитетына барырга җыенган идем. Анда көтеп тора алмаслармыни? Дөрес,— дип көлде Борһан. — киттек алайса Яңа бистәдәге ике катлы йорт аңа Җаектагы Галиәсгар җнзнәсе өен хәтерләтте. Баскычтан менгәндә картузын салып, соңгы вакытта артыгын үскән чәчләрен артка сыпырды. Мондый чәч аны олырак, дөнья күргәнрәк кыяфәткә кертә иде бугай Ул Фатихның авыру икәнлеген белә иде. әмма аны сиртмәле арбада күргәч, яхшы ук гаҗәпләнде Берәр әйбер кирәк булса, хуҗа куллары белән тәгәрмәчне әйләндереп өстәлгә якыная да ала Сөйләшкәндә дә ул әңгәмәдәшенә әле якынрак килә, әле арткарак чигә, башын чөеп, калын һәм түгәрәк күзлек пыялалары аша карый Киемендә дә. үз-үзен тотышында да бернинди эленке-салынкылык юк. караңгы төстәге костюмы үтүкләнгән, галстугы пөхтә бәйләнгән, җиңнәрендә — манжетлар. Йөзе аксыл, иреннәре күпереп тора, эчке кичерешләрен эченә яшерергә өйрәнгән гадәтләре белән ул европалы докторны хәтерләтә, ияләндерә һәм бер үк вакытта ятсыта да иде Габдулланы бер үсмер егет итеп кенә кабул итмәс өчен хуҗага башта шактый тырышырга туры килүе сизелми калмады Шулай да әцгәмЬ беренче җөмләдән үк табигый, гади башланып китте Казан сезгә ничег рәк күренә? Әйбәт урнаштыгызмы, ярдәм-фәлән кирәкмиме5 Менә шундый әз сүзлелек аралашуны җиңел һәм рәхәт итә иде. Әле Ж.аекта шәкерт заманында ук Габдулла Фатих Әмирхан исемен акыллы, моңсу хикәяләре өчен үз иткән, алар Бәхтияров белән чыһарган газетаны да яраткан иде. Чәй белән кош теле керткән гади ситсы күлмәкле кыз бүтән күрен- ♦ мәде. Борһан. хрындыгын өстәл янына күчереп, чәй ясый башлады “ - Ольховский хәзер Казанда микән?—дип сорады ул Фатихтан.— < Габдулла әфәнденең аның белән очрашасы килә, шуңа соравым 2 Мин аңа үзем шалтыратырмын,— диде Фатих — Ул рус теле = һәм әдәбият тарихы буенча шәһәребездә иң әйбәт белгеч, сөйләшеп 4 карагыз « «Китап» нәшрияты зур түгел, аның хуҗасы ифрат сөйкемле кеше я иде Габдулланы егерме сум айлык белән экспедитор вазифасына алды- “ лар Нәшрият кәнсә өчен «Мәскәү номерлары»нда бүлмә алганлыктан, н Габдулла да шунда күчеп урнашты Көндез укый һәм корректура төзә- и тә — бу аның төп хезмәт хакын янә берничә тәңкәгә арттыра иде.— s аннары почтага посылкалар илтә, кибетләргә китаплар җибәрә Шуннан £ соң инде Фатих Әмирхан редакцияләгән «Әльислах»ка ни генә язса « да — ирек. ь Китапчы сәүдәгәрләр Габдулланың тыныч холкын ошатып, яңа дан-яңа басмалар белән бик юмарт тәэмин итә башладылар. Берничә ай эчендә Пушкин. Гете. Грибоедов. Толстой. Шиллер. Байрон. Һамсун һәм бүтәннәрнең әсәрләре тупланды. Бу китапларын ул күз алдында тотмады, сандыгына яшереп куйды. Бүлмәсенә керепчыгып йөрүче теләсә-кайсы тинтәк аның ниләр укуын белеп тормасын әле. Ә аның бүлмәсенә, чыннан да. кем генә керми иде: танышлар да, ятлар да, байбәтчәләр дә, фәкыйрь шәкертләр дә. чуалышта катнашулары өчен укудан куып чыгарылган студентлар, тагын әллә кемнәр дә! Кунаклар соң гына таралгач. Габдулла, тәрәзәсен ачып, бүлмәсен җилләтә иде Бары төнлә генә ул ялгызы кала һәм үз тормышы белән яши башлый. Ольховский белән очрашуын, аның белән сөйләшкән сүзләрне хәтерләп шатлана. «Евгений Онегнняны гына яңадан укып чыксын — тагын барачак әле ул аның янына. Бервакыт Фатихларда аны яхшы ук чибәр һәм дәрәҗәле бер ханым белән таныштырдылар Ул үз мәкаләсенең корректурасын кертеп чыгарга гына кагылган иде, әмма эчтән хатын кыз челтерәп көлүен, аңа Фатихның калын тавышы да кушылуын ишеткәч, әкрен генә атлап ишектән кире чигенде. Кыланчык туташлар, назланучан кызлар белән ул үтерсәң дә Фатих шикелле иркен сөйләшә алмас иде Бик озак көтәргә туры килү ихтималын чамаласа да. Габдулла кәефен төшермәде. Заманында үз почмагы булмау аны теләсә кайда онытылып шәхси дөньясында яшәргә, шунда башкалар комачавыннан котылып уйланырга яки хыялланырга, йокымсырап яки ял итеп алырга өйрәтте Ерактан ишетелгән хатын-кыз тавышлары, аларның тәрәзәдән күренгән сыннары Габдуллага еракта калган апасы белән Нәфисәне искә төшереп, күңелендәге наз һәм моңны чайпалдыра, дулкынландыра иде. Менә тавышлар якынайды, менә куш ишек тә ачылып китте Бәхтияров. бер якка тайпылып һәм җиңелчә баш иеп. хатын-кызларга юл бирде. Бераз арткарак калган Фатих сиртмәле арбасында утырган хәлдә дә затлы, күркәм һәм шат кыяфәтле иде. — Ә-һә!- диде Бәхтияров,—без инде автор корректурасын көтмәскә карар биргән идек. Габдулла монда икән ләбаса' Фирая ханым, сезне шагыйребез Габдулла әфәнде белән таныштырырга рөхсәт итегез! Ханым тыныч кына елмаеп үзенә таба атлагач, ул ашыгып аягүрә басарга корректурасын бөгәрләп артына яшерергә мәҗбүр булды. Ханым озын буйлы күренеп куркытса да. каршысына килеп салкынча кулын биргәч, аның үзеннән һич тә калку түгеллеген абайлады. Озын күлмәге генә зифа буен шулай күрсәткән икән. Фатих коляскасында болдырга килеп чыккач: — Габдулла әфәнде дә сезнең яклардан,— диде. — Әгәр ялгышмасам. Җаектан ич әле? Ул очракта сез Камил Мо- тыйгыйның я дусты, я дошманыдыр инде,— диде ханым көлеп Бәхтияров җитди йөз белән: — Башкача һич тә мөмкин түгелмени?— дип сорады. — Камилне белгән хәлдә... Кызганыч, әфәнделәр, мин соңга кала язганмын лабаса.-.ләкшг иртәгә без клубта очрашырбыз дип өметләнәм. Ул Габдулланың кулын кысты да тышка юнәлде. Бәхтияров аны озата чыкты' Хуҗа белән Габдулла исә бүлмәгә кереп утырдылар. Корректурасын Фатихка сузып, ул төзәтүләрнең юк чамасында икәнлеген әйтте. Мәкаләдә тәнкыйтьнең китап турында төпле фикерләр уятырга тиешлеге, кайбер нәширләрнең, укучыларга ярарга тырышып, түбән зәвыклы, әхлаксыз әсәрләр бастыруы фаш ителә иде. — Мәкалә әйбәт,—диде Фатих,—Миңа бигрәк тә тәнкыйтьче югары әхлаклы һәм тел тидермәслек зәвыклы булырга тиеш, дигән фикер ошый. Сезгә кунак ханым — завод хуҗасы ошадымы соң? — Чын капиталистмы? — Чын. Аның ире губернабызда иң байларның берсе иде — Ышануы да кыен. — Сез сәнәктән көрәк булганнарны гына күреп күнеккән. Ә бу — мирза кызы, гимназия тәмамлаган. Бестужев курслары турында хыялланып йөргәндә шул хәзер инде мәрхүм иренә юлыккан һавалану, йөз чөерүне ул бар дип тә белми, ирләрнең байлыгына кызыкмый, үз эшләрен көнләшерлек оста алып бара Җәмгыяте хәйрияләргә иң юмарт булышучы. Әдәбиятка гашыйк, шагыйрьләргә табына. Бөлдерсә, шул гына бөлдерер инде аны,— диде Фатих елмаеп. — Ошады ул миңа. Фатих көлеп җибәрде. Габдулланың җавабы ханымның чибәрлегенә бөтенләй игътибар итмәүне генә белдерә иде. — Әйе,—дип дәвам итте Габдулла кыенсынып —Ошады ул миңа. Кыланчык түгел икән Иртәгә клубта нинди кичә уздырыла соң? — «Мәгариф» авторлары чыгыш ясый. Сез дә әзерләнегез! — Юк. юк,—диде ул, мин шигырь сөйләмим. Тамагым. , кһём- кһем... — Чәй эчәсезме? - Рәхмәт. Әле китаплар җибәрәсем дә бар, йөгерәм. Шулай дип чыгып китсә дә, ашыгыч эше юк иде аның. Ялгыз каласы гына килде. Витриналарга күз аткандай урам кырыеннан атлаганда да уе башкада иде Казанда инде икенче ае. Дөрес хәл итте ул милли пайтәхеткә килеп. Кунакханә ыгы-зыгысында яшәве дә әйбәт. Хәтта әллә ни төпле, эзлекле фикер йөртә алмаган очраклы танышлары, дуслары найда булып, үз тирәсендә бөтерелүдән дә файда күрергә мөмкин икән. Кыю фикер йөртәләр, мәшһүр иҗатчы яки хөкүмәт әһле, хәтта ходай тәгалә дип тә тормыйлар, берсенә дә табынмастан, кайнар бәхәсләшәләр, шул сүз көрәштерүләр барышында, үзләре өйрәнмәсә, танышмаса да, әллә ниләрне, әллә кемнәрне телгә алалар. Габдулла көттерми, колагына чалынган «Гаутама»ны я граф Толстой, Декарт әсәрләрен, я марксистлар фәлсәфәсен аңлаткан брошюраларны эзләп, шунда ук кибетләргә чыгып китә. Озын кичәләрдә диннәр турында, Спиноза, Конфуций һәм һинд фәлсәфәчеләре, декадентлык, спиритуализм хакында сүз китә. Спиритуализм ислам кануннарының кайберсенә каршы килми, имеш. Ул һинд- станга замананың һәм тарихи зилзиләләрнең җимергеч хәрәкәтләренә каршы торырлык куәт биргән, имеш Рух, рух. Ә сәяси төзелеш, социаль оешма? Барлык сәяси тәгълиматлар да җансыз һәм башкалар, һәм тагын шундый башкалар! Байлыкны нишләтергә? Граф Толстой аны бәла дип саный. Тик алай ук кирәкмәс, матди нигезсез мәдәниятне барлыкка китерү бик икеле. Заводсыз калса, шәһәрләр дә үлеп бетәр иде. Байлык белән мавыкмаска гына кирәк Ризык, мәдәният җимешләре, рухи хөррият белән туену турында сүз бара икән - эш башка, бу җәһәттән милләтебез бик-бик күпкә мохтаҗ әле. ♦ Хатын кызларны азат итү фарыз, ләкин аларны эшләтү зыян. Хез- “ мәтсез нинди ирекме? Табигать аларга бүтән берәүгә дә бирмәгән ва- < зифаны йөкләгән инде, шунысы да бик җитә... 5 Яшьләр төрле, яшьләр эзләнә, әмма Габдулла һич тә аларны = тиешеннән югары бәяләми иде. Ныклы иманы бар, акыллы һәм кабилият1=1 ле Фатихны, Сәгыйть әфәнде һәм Галиәсгар Камалларны куып җитәргә ♦ аларга, әлбәттә, бик ерак әле. й Сәер холыклы Сәгыйть әфәнде авыррак ачыла, әмма Габдулла- “ ның аңа мөнәсәбәте танышканчы ук аныкланган иде инде. Шигырьләре ч кайчак артык купшыфәлсәфи, замананың үткен ихтыяҗларына җавап S бирүдән ерак тора сыман, ләкин ул каләмдәшенең укымышлы, тәрбияле, z акыллы, әдәби хәяткә яңалык алып килүче булуына шикләнми иде ” Ул аны-моны уйлап тормастан үзенә иркенләп кунакка килергә £ мөмкин икәнлеген әйтергә ни өчендер уңайсызлана иде. Ләкин үзе “■ •аның «Болгар»дагы бүлмәсенә ара-тирә кагылгалый Сәгыйть әкрен генә урындыгыннан торып, аны: — Ә, сезмени әле бу?— дип каршылый. Өстәлендә һәрвакыт бер бит ак кәгазь белән карандаш ятьАр Бервакыт Габдулла бары тик гәпне башлап җибәрер өчен генә: — Матбугатта шигырегезне күргәнем юк иде, бүген дустым Кариев сөйләп бирде әле,— диде. — Күрә алмавыгыз табигый шул. Журналларыбыз аны басудан баш тартты «Мин»не «Волжско-Камская речь» кенә бүтән шигырьләрем белән бергә чыгарды. Тәрҗемәләре әллә ни түгел, ләкин мөндәриҗәләре сакланган. — Нәширләр, мөгаен, ходай тәгаләгә таш ату омтылышыгызны сизгәндер. — Андый омтылышым барлыгы нәмәгълүм,— диде Сәгыйть әфәнде салкын гына. — Шигырьнең ничек тууын үзем дә белмим. Башкача булдыра алмый башлагач кына, тирә-ягыма мөнәсәбәтемне тасвирлыйм Көзге яңгырны яки чәчәк аткан болынны, я булмаса берәр хәлне сурәтлимме — моның ничек гәүдәләнүе инде минем өчен әһәмиятсез. — Карагыз әле,— диде ул икенче юлы,— мин сезне Жаекта чакта ук күзәтә башладым, гәзитегезне укып бардым Нигә сез шагыйрь башы гыз белән сәүдәгәр, мулла, Пуришкевичларны сүгүгә шул кадәр вакыт һәм көч әрәм итәсез? Әллә сез таралган Дума турында шигырь язгач, шундук бүтәне җыйналыр, аның депутатлары элеккеләрдән акыллырак булыр, дип ышанасызмы? Габдулла үртәлә башлап: — Мин җәмгыять тормышына үз мөнәсәбәтемне белдерәм,— диде — һәй, сез ул шигырьләрнең мещаннарны ни чаклы җенләндерүен белмисез ич әле! — Женләнде дә онытты ич инде ул аны Юк! Минемчә, әдәбият рухи эзләнүләрне, җиһанны аңларга булышгын ул. Хафизны аңлый торган укучы Дума тирәсендәге шаушуның да^ичә тиен торуын төшенәЧӘК _ Сез реализмга караганда романтика яхшырак дип уйламыйсыздыр ичэ — Габдулла, артыграк кызып китеп, романтиканы телгә алганда, Сәгыйть әфәнде бакчасына таш атуын тиз генә абайлап җиткермәде. „ — Менә сез дә,—дип моңсу гына көлемсерәде шагыйрь,- романтика искерде инде диюче тәнкыйтьчеләрне кабатларга телисез ахры. Мин, тормышны чагылдыру ысулы буларак, ул искерә алмый, дип бел- дерәм Әйе. безнең тормышыбыз баз шикелле караңгы, тик мин яшьләребезнең аны романтикларча күрүен, аларның якты идеалларга табынып яшәвен яклыйм. * Кичәдә ул шигырь укымады, арткы сафларның берсендә тамаша кылып кына утырды да Бәхтияров һәм Фирая ханым белән бергә кайтырга чыкты Фатих, кәефе начарлануын әйтеп, алданрак китеп барган иде. — Әгәр каршы килмәсәгез, башта сезне кертә чыгарбыз,— диде Фирая ханым Бәхтияровка. Аны төшереп калдырганнан соң, ханым Габдуллага: — Ә сез мине озатып куярсыз,— диде — Моннан ерак түгел. Евангелистлар урамына гына — Кунакханәгәме? — Юк. мин өченче ел инде фатирда торам Килгән-киткән саен яңабаштан урнашып йөрүне яратмыйм Патша сараендагы көзгеләр шикелле зур витриналар, куәтле лап- палар яктысыннан балкып, боздай зәңгәрсу шәүләләрен юлга һәм карлы тротуарларга чәчә иде. — Аһ! - дип кинәт кычкырып җибәрде Фирая ханым пирчәткәле кулын бер якка сузып.— Сез тегене күрәсезме? Витриналарның берсе алдында йомарланган бер мескен җан иясе — саргылт мәче күзгә чалынды Габдулла чанадан сикереп төшеп йөгереп килде дә туңып беткән сары йомгакны алып куенына тыкты Аннары кулыннан тартып алырлар дип курыккан төсле ашыгып: — Үземә булыр,— диде — Хәер, әгәр теләсәгез.. — Юк, юк. сездә калсын. Миңа кунакка гына барыр ул. Я, мырау- бай, миндә сөт эчәргә ризамы син? Туктагыз, килеп җиткәнбез ич без. Кирегә борылыгыз әле. абзыкай Извозчикка көтәргә кушылды Саран гына яктыртылган ишегалдына кереп, өйнең икенче катына күтәрелделәр. Ишекне башына колакчынлы бүрек кигән карчык ачты Бөркәнгән чапанына ныграк төренеп һәм нидер мыгырданамыгырдана, аларны эчкә кертте дә, йөгереп барып, электрны кабызды Фирая ханым затлы һәм купшы дохасын салып, бер мизгел кая куярга белмәгәндәй тукталыбрак калгач кына. Габдулла аны үз кулына алды. — Күз алдына китерәсезме?— диде ханым, күңелле җанланып,— кыш, әче салкын, ә мин нибары кофта белән итәктән генә, җитмәсә, нин- дидән дип уйлыйсыз?— усакның тасма-тасма йомычкаларыннан көязләнеп йөрдем Әйе, миңа бер оста шундый искиткеч кием теккән иде. Мин, шул костюмны киеп, чанага менеп бастым да мәҗлескә! Костюмымны эштән чыгармас өчен, баскычтан да сакланып кына түтәрелдем. Ирем белән каенем мине як-яктан култыклап бардылар. Бу көнне киемем халыкны шулкадәр шаккаттырды, шулкадәр сокландырды ки — тамаша! Гаҗәп маскарад кичәсе булды ул. Аннары җитдирәк һәм серле төскә кереп: — Безгә, мөгаен, маскарад ясаулар кирәкмәс,— диде — Мырау- бай сөт кенә эчеп алсын да китәрсез. Әлеге әкәмәт тә миңа җитеп торыр ахры. Әйе, тагын нәрсәдер әйтмәкче идем инде мин Сез берәр чит тел өйрәнү кирәклеге турында уйланганыгыз юкмы? Әйтик, ннмесчәне? — Теләк бар инде ул^ — Иртәгә яки үзегез теләгән башка берәр вакытта мине эзләп табыгыз әле сез. Мария Карловна белән таныштырырмын Искиткеч хатын! Ул арада мәче сөтне эчеп бетереп, тәлинкәсен ялый башлады. Габдулла пальтосын киеп, аны куенына алды. — Я. аллага тапшырдык Сау булыгыз!—Ханым ниндидер аң- лаешсыз хәрәкәт ясады — әллә инде үптерер өчен кулын сузды шунда. Әллә аны башыннан сыйпарга теләдеме? Бөтенләй үсеп житкәч тә, Газизә апасы, саубуллашканда, аны башыннан сыйпый иде ич - Өенә кайтып житкәч, салкын чәйнектән чәй агызып эчте дә, бер ки тапны алып, түшәгенә кырын ятты Бу хезмәттә Гаутаманың фәлсәфи карашлары бәян ителә, иң югары әрвахка табынуның күккә ашу. азатлыкка ирешү икәнлеге аңлатыла иде Ләкин иң югары рух бары шушында * гына тамыр жәя һәм тантана итә ала лабаса. Бары шушында гына, дип кабатлады Габдулла шатлыклы хис белән Югары рух хөкем сөрүе өчен 2 ул бүген нидер эшләде сыман 5 я Ф «сльислах» редакциясенең яңалык һәм сафлык вәгъдә итә, үзгәртү 4 дигән мәгънәне аңлата торган исеме дә. икенче каты бүрәнәдән салын- ♦ ган бинасы да, аның йомры култыксасыннан учын шудырып менәргә я уңайлы баскычы да, һәрвакыт самавыр кайнап торган аулак бүлмәсе, s ул самавырның аскы рәшәткәсеннән алсу шәүлә төшергән кура жилә- * гедәй күмерләре дә, коридорына хәтле аңкыган чәй һәм папирос исләре, я урамнан ияреп кергән суыгы да — барысы, барысы да ошый иде. s Ул анда иртән иртүк, әле ят кешеләр килә башлаганчы ук чираттагы ® язмасын тапшырырга сугыла һәм кече күңелле Фатих белән бер-ике ® авыз сүз алыша, аннары аруын да онытырлык дәрәжәдә күтәренке бер “■ хәлдә була торган иде. Бүген ул редакциядә, әле шактый иртә булуга карамастан, нигәдер йөзләре караңгыланган Сәгыйть әфәнде белән Галиәсгар Камалны очратты — 'Кичә Кәримовлар типографиясенә жандармнар басып кергән,— диде Фатих. Казаи азучыларының ким дигәндә өчтән бере үз әсәрләрен шушы типографиядә чыгарганлыктан, нәшрият бәласе һәркемгә кагыла иде. Галиәсгар полиция арест салган шрифтлар өчен аеруча борчылды. Моннан ун еллар элек татар китаплары бастыручы атаклы типография хужасы Харитонов аңа. матур язу остасьЗна, яңа хәрефләр ясауны тапшырган иде. Хәзер төрләре утызга җитеп килгән ул шрифтлар барысы да Кәримовлар типографиясендә тупланган иде. — Мин ул хәрефләрне барлыкка китерү өчен өч ел сарыф иттем. Рәсемнәрен ясадым, аларны металлга төшердем. Ахыр чиктә кануннар да бар лабаса! — Законнармы?— дип мыскыллап сорады Фатих — Риза әфәнде, аларның мөселманнарга кагылганнарын жыйнап, аерым китап төсендә чыгарырга омтылган иде. Зарарсыз эшкә ничек карадылар соң? Цензура тыйды Инородецларга канун белү кирәкми, имеш! — Бу бәлаләрдән ничек котылырга? Без бу империянең гражданнарымы, әллә... и — Гражданнары инде, гражданнары,— дип көлде Сәгыйть әфәнде Котылу юлы да бар: әсәрләребезне Домбровский типографиясендә бастырырбыз. Шаяртасыгыз юк,—дип үпкәләде Галиәсгар.—Кулъязмаларны Изге Гурий җәмгыяте басмаханәсенә тапшырыргамы? Акылдан шашарсың! — Бер дә шашмабыз Анда теләсә нәрсә — миссионер китапчыкларын да, мөселман догалыкларын да нәшер итәләр. Әйе, әйе. Цензура да юк. Фатих кызыксынып: — Ә Христос терәкләре ни карый?— дип сорады. — Алар, күрәсең. Марс сукмагыннан түгел. Меркурийныкыннан атлый , Габдулла атаклы карагруһны исенә төшереп. Иманаев Домбровский типографиясенә дә тыкшыныр әле,- диде. — Инородецка анда бик исләре китмәс шул. — Аның каравы профессор Смирновка тулысынча ышанырлар. - Мин ул профессорны бер күргән идем,— диде Фатих күңелсез рәвештә — Әле дә башым җитми: төркиләрне өйрәнүче галим бул да, халыкны дип әйтмим инде, гыйльми өйрәнә торган нәрсәңне шул кадәр дошман күр имеш! «Ревизор»ны тәрҗемә итәргә җыенуыбызны хәтерлисезме? Аны да Смирнов тыйды лабаса. — Балда турындагы әкиятне дә... Галиәсгар кайгырып: — Без укучыларга дистәләгән китап басачагыбызны белдердек. Әгәр цензура аларның тамырын киссә, капчык асып хәер эстәргә чыгасы гына кала!— диде. Галиәсгар сату-алу эшен яхшы белә, атасы улын шул эшкә әзерләгән иде. Әмма егет аны хәйлә белән җиңде Сәүдәгәр кызына өйләнергәме? Ярар, кызыкай ошый аңа. Сәүдәме? Хуп, сату итәргә дә риза ул, тик китап кибете генә ачачак. «Бөтен тормышын компромисска нигезләмәкче була!» Габдулла иптәшенә гадел карамавын үзе дә төшенә, әмма эшкуарларның кыяфәте үк саруын кайната башлаганлыктан, каләмдәшенә мөнәсәбәтен һаман үзгәртә алмый иде Галиәсгар, мәһабәт гәүдәле, сөйкемле булса да, барыбер татарга хас беркатлылыгы һәм җиңелгә хәйләкәрлелеге белән яңа пешеп чыккан сәүдәгәргә яки заводчыга охшый иде. Ул Габдулланың мыскыллы карашына җенләнеп, әмма Фатихка мөрәҗәгать итеп. — Күрәм, сезгә бу көлке генә!— дип кайнарланды.— Алайса миңа... - Ярар инде, дускай, ярар!— дйп тынычландырды аны Фатих.— Берберебезне гаепләп кенә эш төзәлмәячәк. Бәлки «Бәянелхак»ны караштыру гыйбрәтле булыр: тагын ни белән күңел таба икән ул? Әһә, менә. «Декабрьнең өчендә Яна бистәдә Бәдигь мәзиннең ата күркәсе чыгып качмыш Китерүчегә бер сум Һәдия кыйльшачак». Хи-хи-хи... — Анысы гына ярый, кәттәсе монда әле аның,— дип сүзгә кушылды бүлмәгә килеп кергән Бәхтияров— Мөселман нәширебезнең Зингер машинасын ничек оста рекламалавын күрәсезме? Европа киеме кигән бик хозур балтырлы кызыкай менә ничек педальгә басып тора. Тик аның, башы гына юк! — Шәригатьчә бу. Чибәркәй, йөзләгән укучыга йөзен дә күрсәтеп, мөселманнарны аздырмас ич инде. Сүздән сүз китеп шаярыштылар, көлештеләр Аннары Фатих: — Ә хәзер, әфәнделәр, җитди нәрсәгә күчик әле —диде.— Гәзи- тебезнең күләме үзгәрүен күргәнсездер Аның күләме генә түгел, эчтәлеге дә үзгәрергә, сәясирәк юнәлеш алырга тиеш. Буржуаз либераллыкка, тар милләтчелеккә кискенрәк каршы чыгуыбыз хаҗәт. Хәзерге шартларда урынлы булырмы соң бу?— диде Сәгыйть әфәнде. — Булыр. Либералларның социалистларга кушылып: «Безне дә кыйныйлар»,— диюе күңелгә бер дә ятмый Милләтчеләрнең, милләт мәнфәгатен кайгырткан өчен безне буалар, эзәрлеклиләр, дип аваз салулары да ачуны китерә Милләт мәнфәгате безгә дә ят түгел, ләкин без социаль якны алгарак сөрәбез Саф милли мәнфәгатьләрне генә кайгырту кирәклегенә мин бик үк ышанып та бетмим. — Кадимче сәүдәгәрләр, ажгырып торган карагруһ руханилар — безнең чын милли бәхетсезлек чыганагыбыз. Алар белән көрәшү, ничек әйтергә инде, үз эчке эшебез диикме? — Алай гына түгел,— дип каршы килде Фатих.— Кадимчеләр әләге, сәүдәгәрләрнең хыянәтчел гаепләүләре — жандарм, цензорлар күңеленә сары май. Тәгассып һәм чикләнгәнлегебез хөкүмәт химаясына алына. Беренче нәүбәттә кайсы гәзитне яптылар? Хөсәен Ямашевның большевистик «Урал»ын. — Ул артык маңгайга бәрә иде,— диде Сәгыйть әфәнде. ' «Урал», башкалардан аермалы рәвештә, халык ихтыяҗын ваемлык иде Сәяси гәзит иде ул! Димәк, сез дә үз гәзитегезне үзгәртәчәксез? Болай булгач, Фатих җаным,— дип шаяртты Сәгыйть,- минем шигырьләрне басып маташмассыз да инде. Менә кыланчык, дип уйлады эченнән Габдулла, аннары Фатихны ♦ куәтләп и «Урал» күпчелекне кайгыртты, аның башкалардан өстенлеге « дә шунда,— диде. Бу ни дигән сүз соң инде?— дип чеметмәкче булды Сәгыйть .х әфәнде. § — «Урал» капиталга каршы чыгыш ясады, дигән сүз. ♦ — Кара син аны! Капиталистларыбыз күпме соң безнең? в — Әгәр һәрбер либерал журналист капитал файдасына каләм кыш- S тырдатса, һәрбер заводчы үзара көндәшлектә байлык намына изге хакый- == катьләрдән баш тартса, алар күп булачак. Кызларны бозыклыкка төшәргә, S сатучыларны ялганларга һәм алдашырга, шагыйрьләрне әрәм тамак- s ларга тәлинкә тотарга мәҗбүр итсәк. Миңа, син чын мөселман бул, " диләр. Ләкин алла хакыйкатен шулай ук капитал каплап тора лабаса £ Шушы хәлләргә канәгать кешенең үзен лаеклы зат санарга хакы юк - һәркемнең җиң сызганып социализмга хезмәт итәргә кыюлыгы җитмәячәген мин яхшы аңлыйм, тик андыйлар һич югы дөреслекне хурлап, күңелендә шуңа дошманлык сакламасын иде — Сез буш хыяллар белән мавыгасыз, Габдуллаҗан,— диде Сәгыйть әфәнде,— Большевикларны да укырга кирәк: алар социализм өчен көрәшнең ни икәнлеген ачыграк аңлаталар Фатих, тагын нидер әйтергә җыенган Габдулланың кулын эләктереп алып һәм кысып, шаярткан шикелле: — Габдулла әфәнде бөтен капиталын китап-журналларга тота, мөгаен, социалистларның һәммәсен дә укып чыккандыр инде,— диде. Аның бу сүзеннән соң бүлмәдәгеләр көлеп җибәрде, киеренкелек таралды. Галиәсгар Сәгыйть әфәндене ашыктыра башлады: — Безгә кузгалырга вакыт, әйдә. Цензура комитетына барып белешик инде. Хәрефләргә арест салу вәхшилек ләбаса. Алар чыгып киткәч, Бәхтияров тә типографиягә юнәлде. Габдулла, кашларын җыерып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады. Фатих- ' ның үзенә төбәлүен сизеп алгач, кыенсынып туктады да. — Артыграк кыздым ахры,—диде.—Алар үпкәчелрәк халык ич. — Әйе шул, кирәкмәс иде,—диде Фатих бүтәнне уйлап торган кыяфәттә— Кызабыз, үпкәлибез, чөнки һәркем үз мәсләктәшләре, үз гәзите дөресрәк юл тота, дип исәпли. Күп гасырлык йокыдан соң без әле күзләрне ачып җиткермәгән. Берәүләр дәвамлы тәгассып, кара җаһиллык, наданлык һәм бозыклыкны гына күрә, икенчеләр күнегелгән тәртипләрнең какшавыннан курка. Искелек туфрагында башка мәгыйшәт. яңа тормыш орлыклары ятуын сирәк кешеләр генә чамалый — Барыбыз да салулап, уңга-сулга тайпылгалап та алабыз бугай. — Әйе шул,—дип килеште Фатих — Безнең җәмгыятебез җитлекмәгән, буржуазиябез әле сабый хәлендә, эшчеләребез сәяси яктан үсмәгән, зәгыйфь Уяну көче, яңару омтылышы зур ., тик без үсмерләрчә кайнарланып һәм сай йөзеп фикер йөртәбез. Әйе, без барыбыз да үз йөзебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, күнегелгән тәртипләребезне һәм, ахыр чиктә, иманыбызны саклауны кайгыртабыз. Шәрык мәдәнияте көнкүрешебезгә, аңыбызга үтеп кергән, шуңа күрә ул безгә якынрак. Ләкин без үзебезнең кайда яшәвебезне исәпкә алып бетермибез Без ике мәдәният, ике кыйтга чигендә яшибез һәм алдыбызга һәрвакыт: «Кайсына табынырга?»—дигән сорауны куярга тиешбез. Безгә шуның берсен генә сайлап алу. икенчесен кире кагу дөрес шикелле тоела. Аларның икесен бергә кушуны асла уйламыйбыз. — Бу.. — диде Габдулла кирәкле‘сүзне таба алмыйча,— каршылыклы фикер. — tМонда каршылык юк түгел. Әмма эзлекле уйны да кире кагу ярамый. Бәлки дөньяга карашыбызда безгә нәкъ менә ике башлангычны — ике төрле мәдәниятне һәм фикерләүне бергә кушу насыйптыр. Бер сәер нәрсәгә игътибар биргәнең бармы: безнең кайнап торган җәмгыятьтә инкярчеләр юк дәрәҗәсендә. Нигилистлар юк! Безнең дин һәм иске тормыш догмаларын камчылавыбыз да ярым-йорты гына инкяр бнт. Күпләребез беркатлы рәвештә әнә шул искене сылапсыйпап, бераз ян^ртып ары таба яшәргә яраклаштыру өмете белән яши ләбаса. Ниләр эшләнүенә генә игътибар итче! Без искене вакыт-вакыт рәхимсез тәнкыйтьлибез, аннары исә изгеләребез һәм акча капчыкларыбыз белән уртак җәмгыяте хәйрияләргә берләшәбез. — Жәмгыяте хәйрияләр без оештыра алган һәм халыкка хезмәт итәргә мөмкинлек бирә торган бердәнбер казанышыбыз дип әйтерлек ләбаса. — Әмма күпме ялган, күпме ялган! Ул акча капчыклары — чалма чалганмы,. фрак кигәнме — байлыгының бары валчыгын гына корбан итә, чөнки аларның милек дигән аллалары малларын башкалар белән намуслы уртаклашуны рөхсәт итмәячәк. Анысы беркайчан да булмаячак. — Димәк, социалистлар хаклы? Фатих тиз генә җавап бирмәде. — Әлегә кем хаклы икәнлеген белмим. Бәлки без шушындыйрак хәлдә тагын берничә дистә ел яшәргә тиештер. Халыкның күпчелеге хәлиткеч адымны атларга өлгереп җиткәнче, аның аерым вәкилләребез генә әллә ни кыйрата алмабыз. — Ә мәгърифәт тарату? Шушы ике-өч ел эчендә без әз эшләдекмени? — Мәгърифәтчелегебез дә тулысынча өлгереп җитәргә, аннары картаеп, үз урынын бүтән яңага бирергә тиеш. Без көткән алмаш кайчан килер — эш минем өчен менә шунда. — Безгә аны русларга караганда озаграк көтәргә туры килер. — Мөгаен. Әмма бер заман руслар җәмгыятьне үзгәртергә тотыныр, шул ук Рәсәйдә яшәүче без исә моңа катнашмабыз, дип уйлау да артык беркатлы булыр иде. — Давылда катнашуны әйтәсеңме? — Жаным, теләсә кайсы җәмгыятьнең тәрәккый итүе бүтән җәмгыятьләр, бүтән халыклар белән тыгыз аралашуына бәйләнгән. Безнең өчен иң кадерле нәрсәләр юкса хәлсезләнә, картая һәм ахыр чиктә юкка чыгачак. — Хәзер сөйләгәннәрең беләң. гәзитеңнең тоткан юлы әгәр туры килсә... — Әйе,— диде Фатих нык ихтыяр белән,— ниятләрем шундый. Әгәр берне сөйләп, икенчене эшләргә керешсәм, мин үземне намуслы кеше саный алмас идем. — Их, Фатих! Миңа әле кайчан гына хөррият, хакыйкать бик якын, ә үзебез көчле, мөрәүвәтле, талантларга, көрәшчеләргә бай шикелле тоелган иде. Яшьләргә эчкерсез үгет-нәсихәт бирерлек вөҗданлы Риза әфәндебез, нәфис шигърияткә ия Дәрдмәндебез, ягъни, халкыбызны агартыр өчен байлыгын да кызганмаучы кешеләребез бар, дип шатлана идем. Миңа һәркем ачык күңелле, эчкерсез булып күренә, аларның һәркайсы мине аңлар һәм теләктәш кулын сузар төсле тоела иде. Ә хәзер? «Хөррият! Милләт!»— дип кычкырдык-кычкырдык та тагын капитал, кабахәт капитал белән йөзгә-йөз торып калдык. Бездә шагыйрьләр дә, иҗат юлын башлар-башламас, сату эшенә керешә. Эчемдә нәрсәдер өзелде, Фатих. Элек шигырь язсам, шашкан төсле, берәрсенә укырга йөгерә идем: син кардәшем ич, мине аңларга тиеш, янәсе. Аңлыйлар шикелле иде. Хәзер исә шигырьләремне товар кебек тотып, капшап ка- LuuA еЗГӘ бИР’ ®еЗГӘ Генә' без күбрәк түләрбез. Ә монысы безгә кнР ' монда син аР тык Дуамал, артык кискен рәвештә 'милләтебез терәкләрен какшатасың!— Ул тирән сулыш алып, Фатихның тыныч, TuuC>n күзләР енә карап:- Теләсәң, яңа шигырьләремне тынла әле? диде Р едактоР икәненне оныт, мин аларны бастырырга җыенмыйм,— Чыкчы, н фнкрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт S Ьу үлек җанны җанландыр, җылың берлән җылыт!.. < Бер йөзең күрсәтсәнә, тугсын гүзәл көннәр минем. | Чәчкәләр атсын өмид бакчамда гөлләр минем © Юк. кояшым, мнн белом енн батмагансың мәңгегә; ♦ Син дә. вөҗдан, бер торырсың: ятмагансың мәңгегә.. Фатихның күзләре ялтырап китте, ул тәгәрмәчләренә орынып, коя ляскасын арткарак тәгәрәтте дә, башын чөеп, Габдуллага төбәлгән ® килеш, уйланган сыман: “ Безнең тормышыбыз өметтән башка бик күңелсез булыр иде,— ® диде — Шигыреңдә үз күңелемә аваздаш нәрсәләр табуыма шатмын.— £ Аннары бераз тынып торды да өстәде:— Әгәр син бу шигыреңне бастыр-® мау ниятеңнән сүрелсәң, икеләтә куаначакмын Чәй китерүләрен үтен °" әле, зинһар. Май башларында аның хуҗасы, әҗәтләрен түләр өчен, кибетен сатып җибәрде Яңа хуҗа иске эшчеләрнең хезм’этеннэн баш тартты. Габдулла, китаплар тутырган сандыгын, киемнәр төенчеген бер олауга төяде дә, мәчесен алып, редакциягә килде. — Хәерле булсын,— диде Фатих.— Торакның яхшырагын табар-, быз. Җәен мин Кабан күле буенда, Батан бакчасы каршында бер йорт алып, дачага чыгарга булдым. Редакциябез дә шунда урнашыр. — Мин эшсез дә калдым ич әле. — Үзебезгә алырбыз. Габдулла, төенчеген төшереп җибәреп, ачылып китте һәм мәчесен сыйпыйсыйпый: — Менә, мияубикә, бәхет бер килсә, ишелеп килә ул,— дип сөйләде. Өй һәм ишегалды яшеллеккә күмелгән, тирә-як тыныч, йөз сажин арырак күл көзгесе җәелеп ята, аңа Ботаника бакчасы килеп терәлгән иде Салларга кереп кунаклаган малайлар кармак белән балык тота, кайбер чыдамсЫзраклары дәртле чиный-чиный әле җылынып җитмәгән суга ташлана, өскә калыккач, тагын чырчу килеп юләр сата, аннары яр буеның кояшта җылынырга өлгергән сары комына чыгып тәгәриләр. Габдулла аларны ишегалдына кузна уйнарга чакыра Алар кебек үк яланаяк, яланбаш, бакайга тидерсә, алар кебек үк ду килеп шатлана, рәхәтләнеп кычкырып җибәрә. . Уйнап алгач, ул бүлмәсенә керә дә язу-сызуына утыра, аннары төшке ашка туктыйлар, шуннан соң Фатих белән Бәхтияров клубка яки берәрсенең дачасына кунакка китәләр. Ә ул яр буена чыгып утыра да тәмәке кабыза, бистә халкының гармун уйнап, җырлар җырлый җырлый каекта йөзүен тамаша итә. Эңгер төшкәч, каеклар ярга борын төртә, күл тынып кала, каршы яр өстендә әллә нинди күләгәләр — әллә инде су аналары — күзгә чалына. Бары менә шул чакны гына Габдулла өйгә кайта һәм янкормага күтәрелеп, аларның хуҗалыгын алып барган Саимә түти белән чәй эчә, аннары үз бүлмәсенә кереп тагын эшенә тотына Кайчак төн уртасына кадәр утырса да, кирәкле нәрсә башына килми, әмма уйларга уй гелән җитәрлек була. Фельетон һәм мәкаләләрнең узган көн белән бергә юкка чыгуы аны, файдасызга көч түгәм ахры, дигән фикергә китерә иде. Ул фабрика эшчеләренең яртысын тәшкил иткән хатын-кызлар һәм балаларның түрәләр тарафыннан җәберләнүе турында яза. әмма кыерсыту, аларның җелеген суыру һаман дәвам итә. Милли театрның мөшкел хәле, бер җирдән дә ярдәм ала алмавы, шул ук вакыт акча капчыкларының ниндидер Мәккә суфыйларына меңәрләп садака өләшүе турында яза — театр барыбер мохтаҗлыктан чыга алмый Җәмгыяте хәйрияләргә тиеннәр генә бирсә дә. туган халкының яхшылык кадерен белмәве, аңгыра һәм тупас булуы турында лаф оручы милләтчеләргә дә мул өлеш чыгарды ул. Телдән һәм матбугатта бердәмлек турында кайнар вәгазьләр сөйләнелсә дә. бердәмлекнең булганы юк. берләшү идеясе — алдашу, күзгә төтен җибәрү генә, һиндстанда укып кайткан Минһаҗ, әнә. туган ягы Хвалыйн өязендә дәрелфөнүн — университет салам дип. мөселманнардан акча җыйды. Ләкин шуны үзенә йомып калдырып, сату итәргә кереште һәм бай сәүдәгәр кызына өйләнеп җибәрде. Кадетлар партиясе әгъзасы Йосыф Акчура Фәләстингә мәчет салырга китте. Либерал Габдерәшит Ибраһимов шул ук максат белән Япониягә юл тотты. Кадимчеләр, либераллар, эсерлар һәм кадетлар шуларның каһарманлыгына аһ ора «Бәянелхак» үз битләрендә җәдитчеләрне сүккән мәкаләләрен сыра заводлары рекламасына аралаштырып баса. Үзе хатын-кызларның театрга йөрүен гөнаһ саный, үзе шул чак «Аркадия* фахишәләре турында игъланнар чыгара. Бервакыт үз капкаларыннан чыгып килгәндә ул тарантастан төшеп маташучы Сәгыйть әфәндене күреп алды. Шагыйрь ана якынлашып һәм күрешергә кулын сузып: Сез чын дәрвиш икән!— диде — Яшәгән оягызга кадәр аулакта. Габдулла аны күрүенә шатланып. ялгыз йөрү күңелсез булуын әйтеп, җавап кайтарды һәм кунакны бергә сәйран чигәргә чакырды. Алар дачадан шактый ераклашкач. Сәгыйть: «Бәянелхак»ның изге кулы, әйтүләренчә. монда таба да сузыла икән,- дип телгә килде. — Мотлак изге,—диде Габдулла шаяртып.— Әмма мин ничек милләтче булмыйм ди инде. Сәгыйть әфәнде? Сөйсәм, бары татар кызларын гына сөям, алар исә мине шулардан да аерырга тели. Без барыбыз да ялгышканны күрәм инде мин хәзер,— диде Сәгыйть әфәнде һич тә шаяртып тормастан — Җәмгыятебезне агартсак, ул безгә якынрак булыр, шагыйрьләренә назлырак карар дип уйлап йөрдек Безнең агай-эне арасында да «дин, милләт, милли» сүзләрен ешрак кабатлаган саен халкыма зур хезмәт күрсәтәм. дип саташучылар җитәрлек. Әле менә шагыйрьләребезнең берсе «Кызларга мәхсус милли шигырьләрем» дигән тулы бер китап чыгарган. Габдулла күңелле көлеп җибәреп: Коръән шәрифтә: «Адәм ыруында беренче — ирләр, алардан соң үсмерләр, алардан соң — малайлар, шуннан соң — хатын-кызлар. алардан соң — хонсалар», - диелгән. Коръэ'ндэ аталган әнә шуларның һәркайсы өчен хәзер аерым-аерым шигырьләр язарга туры киләчәк инде. Алар яр буйлап шактый ерак киттеләр, кояш инде баеп бара, әмма Сәгыйть әфәнде әле борылырга уйламый да иде. — Рөхсәт итегез. Габдулла... мин сезне шулай гына атыйм әле. сез дә миңа шулай «Сәгыйть» дип кенә эндәшегез. Дусларча бер киңәш бирәсем килә: саграк бул. ул өер бездән көчлерәк, аларны намус та. вөҗдан да туктатып калмаячак, чөнки намуслары да. вөҗданнары да юк аларның. — Мин асла курыкмыйм.— диде ул тыныч һәм гади генә. Мин дә курыкмыйм. Ләкин кайчак уйландыра: барыбызны да намәгълүм хәвеф көтә сыман! Хәзер инде хөррият хакында кычкырып сөйләшмиләр, ә кешеләр., кешеләр күз алдында бозыла бара. Ни булган аларга? Ниндидер үзгәреш аның үзендә дә сизелә иде. Ул элек тә дөньяга каш җыерып, ачу төсмере белән карый, ләкин бу карашта битарафлык та, өркү дә юк иде. Әйтүләренчә. хәзер Сәгыйть әфәнде клуб, редакцияләргә сирәк бара, көндез үз бүлмәсеннән чыкмый, ә кичләрен ресторанга кереп, шәригать саклаучылар җенләнеп сүгә торган атаклы Мәрьям Искәндәреваның җырлавын тыңлый Ул үзе дә көчле тавышка ия, халык ♦ җырларын дәртле һәм моңлы башкара; алар Мәрьям белән бергәләп “ граммофон тәлинкәсе чыгара торган ниндидер фирма өчен җырлый- < лар имеш. Ул Мәрьямгә гашыйк имеш... Тик Сәгыйть гашыйк кешегә к һич тә охшамаган иде. S Q et . Иптәше белән саубуллашкач, Габдулла тышта тагын бераз ялгы- ♦ зы йөрде һәм өенә караңгы төшкәч кенә кайтты. Көтелмәгән очрашуга « күңеле- булса да, йөрәгенә ниндидер билгесезлек, сызлану, зарыгу хисе “ тынгылык бирмәде: нишләргә, ары таба ничек яшәргә? Таң алдыннан н яңа шигырь язылды, ләкин ул җанын сыкраткан нәрсәне тагын чагыл- 2 дырып бетермәгән иде. ' я » Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул: “ Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. о. Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел. Үзең кайгыр, үзең егъла. үзең көл... Кача күр. кош кебн. мактауларыннан. Хәбәрдар бул кн шунда ау барыннан. . Нишләргә?.. Менә шулай баш ватып йөргәндә, аның зиһенен яктыртып бер уй узды: халык иҗатының байлыгы, күпкырлылыгы турында ул бер генә мәртәбә язмады инде, нигә соң әл,е шул җырларны, риваятьләрне берәмтекләп җыеп, аерым китап итеп бастырып чыгармаска? Мәктәпләрдә милли әдәбият дәресләрен укыту кирәклеге хакында да язды — татар язучыларының иң яхшы әсәрләрен туплап, шуны аерым җыентык төсендә чыгаруга да ирешсә? Менә шул хезмәтләр, бик ихтимал, бушка китмәс иде. Көннәрнең берендә редакциягә Оренбурдан килгән яшь каләм иясе Галимҗан Ибраһимов килеп керде. Егермесен яңа гына тутырган, озын чәчле, какча йөзле, чандыр, үткен карашлы, кискен хәрәкәтле егет. Нинди акыллы, укымышлы үзе. Борынгы мөселман мәдәнияте, Декарт вәгазьләре, диннәр турында иркен хөкем йөртә. Казанда университетта укыр өчен әзерләнү максатында килгән, тик аңа хәтле Кавказга һәм Кырымга сәяхәт ясарга тели икән Шул егетне тыңлап торганда, аның да әллә кайларга чыгып китәсе, әллә кемнәр белән очрашасы, сирәк табыла торган китапларны укыйсы, үзенең элек язган фельетоннарыннан күпкә өстенрәк шәп нәрсәләр язасы килде. Китәргә иде, җан азыгы эзләп сәфәр чыгарга.. Аны икенче очрашу да әсәрләндерде. Әле күптән түгел генә Орен- бурда большевистик гәзит чыгарган, хәзер Казанда ярым яшерен һәм, мөгаен, хәтәр тормыш алып барган Ямашев белән очрашу. — Халыкны агартырга кирәк дисезме? Әйе, сәяси яктан агартырга, милли аң белән янәшә сыйнфый аңын да уятырга кирәк аның. Икенче юлы редакция бүлмәсендә икәү генә калгач, пальтосының киң кесәсеннән Габдулланың быел февральдә нәшер ителгән китабын тартып чыгарды. _ Иң кирәкле, сәяси яктан иң мөһим нәрсәләр турында хис белән Һәм үтемле итеп яза беләсез сез,— диде — Кыскасы, мин бу шигырьләрне үз' гәзнтемдә бик рәхәтләнеп басар идем. Ул шигырьләр, шулар арасындагы «Китмибез!» дигәне дә Думадагы татар депутатларының зарына каршы Пуришкевич һәм Сазонович- ларның: «Әгәр сезгә Россиядәге тәртипләр ошамаСа, Тяркиягә ките- гез!»— дигән җавабы уңаеннан язылганнар иде. «Әмма бу шигырьләрдә минем үземә бүген дә кадерле булган юллар бар»,— дип уйлады ул. Бар! Без күчәрбез, иң элек күчсен безем әмсарымыз, һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз. Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл. Бәйләмеш бу җиргә безне тәңремез (гынззе вә жәл). Кечкенә генә станциядә аларны Сембер фабрикантларының галәмәт зур ике тройкасы каршы алды. Авыл юлы буйлап барганда як-якта кара пар җирләре җәелеп калды, куаклыклар якты май яшеллеге белән капланган иде. Алты чакрым чамасы узгач, иңкүлеккә урнашкан, морҗаларыннан төтен баганалары күтәрелгән авыл күренде. Кырыенда авыл манзарасы өчен ят булган озын торбалы соргылт тәбәнәк цех биналары тезелеп киткән иде. Имәнле юл буйлап сулга борылгач, күп санлы янкормалары белән җәелеп утырган утар пәйда булды. Байлар колач җәю белән мавыга иде ахры: йортлары да, тарантаслары да чамадан тыш зур, олаучылары да гәүдәгә алып батыр шикелле. Юл аркылы чыгып барган казлары да салмак һәм мәһабәтләр. Кара костюм-чалбар, голланд штиблетлары һәм түбәтәй кигән киң җилкәле, мәһабәт хуҗа аларны киң таш баскычтан алып менгәндә, куәтле тавыш белән: — Сәфәрегез котлы булсын... Чиксез шатмын!—дип кабатлады. Кунакларны икенче каттагы махсус бүлмәләренә озаттылар, бераздан өрлектәй егетләр аларны юлдан соң юынырга алып китте. Аннары хуҗаның әллә кайдан килеп тулган күп санлы энеләре һәм сеңелләре, дуслары һәм якыннары утырган аш залына керделәр. Озын өстәлләрдә сырлар һәм колбасалар, уылдык, яшелчә, җиләк-җимеш, салкын күркә ите, сарык ите телемнәре һәм ниндидер затлы эчемлекләр. Табында Хәсән әфәнде калкып, йюмшак баритон тавыш белән: — Габдулла әфәнде, мәдәни милләтләрдә беренче тостны кунакка ошаган шәрабтән башлау йоласы бар,— диде. Аннары өстәлдә төрле төсләрен балкытып торган шешәләргә ишарәләп һәм көлемсерәп дәвам итте: — Бездә әле бу җәһәттән аерым милли тәртипләр кертелмәгән- лектән, сыналган йолага таяныйк. Сез бу юлы кайсы шәрабне авыз итәргә ниятлисез? Бу кадәр төрле эчемлекне кем белеп бетерсен инде! Аңа танышы... — Шампанский ачыгыз! Шул минутта ук ак пирчәткә кигән теге озын егетләр шампан шешәләрен бозлы әрҗәдән суырып алып, җилкәләренә асылган ак тастымал белән сөрткәләп, касәләргә эчемлек коя башладылар. — Сәфәрегез котлы булсын,— диде хуҗа.— Бүген мин халкыбызның мәгърифәт таратучы, матур өметләр уятучы яңа юлбашчыларын сәламләү шәрәфенә ирештем. Сезнең исәнлеккә, мөхтәрәм кунаклар! Гәпләр дәртле, әмма эчпошыргычрак ага иде һәркем башкаларны үзенең җәдитчелек, яңалык яклы икәнлегенә ышандырырга тырышты һәм һәркайсы диярлек диннең зарурлыгын, аңа җәмгыять тормышында лаеклы урын табарга кирәклеген раслады. Математика, география, рус һәм һич югы бер Европа телен укыту фарыз... Сәүдәгәрләр һәм промышленниклар хәзер дога белән генә эшне алга җибәреп булмавын, моның өчен төрле фәннәрдән гыйлем эстәү хаҗәтлеген төшенә иде. Шул ук вакытта җәдитчә укытуның зарарлы ягын да күздә тоталар. Гыйлем үскән җирдән социаль болгануларга да ерак калмаска мөмкин ич. Аңардан шигырь сөйләвен үтенделәр. Юк, ул кеше алдында шигырьләрен сөйләми. Алар басылган, телисез икән, аласыз да укыйсыз. — Әфәнделәр, әфәнделәр,— дип искәртте хуҗа,— без й^накны болай йончытмыйк инде! Чакырылганнар арасында кыек якалы зәңгәр күлмәк, караңгы төстәге кыршылган костюм, дегет исе аңкыткан күн итек кигән морза Япанчыев та бар иде Кыска челемен төтәтеп, ул әле бер, әле икенче ке- Т Хаҗиэхмагов рәсеме ше янына килә, тик кунаклар аның яныннан тизрәк шылуны хубрак күрә иде. Морза инде кызмача хәлгә кергән, мәҗлестәгеләргә һич та үпкәләми. «Яшь чагым, юләр чагым»,— дип җыр шыңшый башлаган иде. Бер заман ул Габдулла янына килеп: — Безнең Канбик бабабыз Болгар базарларында тәмләткечләр белән сату иткән,— дип белдерде.— Ә безнең морза нәселе аның улы Япанчадан башланып киткән. Син миңа сугыл әле, Япанчыевлар тарихы «Кисекбаш»тан кызыклырак... Өченчеме, дүртенчеме көн киткәч, хуҗа аның белән кабинетында күзгәкүз гәпләшергә теләде. — Габдулла әфәнде, әйбәт, зиһенле оныкларым үсә минем. Укыта башларга вакыт үзләрен Мәдрәсәгә бирү кызганыч, гимназиягә кертү хәтәр Әгәр аксөяк урыс гаиләләрендәге шикелле, укымышлы хәлфәләр китертеп, аларга өйдә белем бирсәк, ничек булыр икән? Әгәр үземә килсәк, мин оныкларымны бик шатланып сезнең карамакка тапшырыр идем Бу эшне сезгә дә зыян китермәслек итеп көйләргә мөмкин: гади аралашу, гәпләшү, бергә китаплар уку, сәяхәтләр ясау. Монда һава саф. торак әйбәт, айлыкны гәзиттәгедән ким алмас идегез. Ул рәхмәт әйтте дә тәкъдимне кире какты. Кызганыч, ике-өч йөгерек акыллы баланы укытуга, аларда әдәби зәвык тәрбияләүгә, бергәләп •сәйран чигүләргә ризалашу да ярар иде үзе Тик ул гыйлем, мәгърифәт казаны кайнап торган шаулы шәһәргә сусар шул, болай да ерак аулак почмакта күп әвәләнде инде. Габдулла әфәнде аның көтепханәсен тәртипкә сала алмасмы икән соң? Китаплар да, вакытлы матбугат та күп җыйналды, кайсы кайда чуалып ята бирә. Ул тагын рәхмәт әйтте дә баш тартты. Я хода, бары китаплар белән генә эш ит, җаның теләгәнне укы, уйла, яз һәм яшә шушы оҗмах эчендә’ Менә әгәр бераз өлкәнрәк булса, ул, мөгаен, көтепханәгә алыныр иде. һәм язар да язар иде! — Аңлыйм, Габдулла әфәнде. Сезнең хактагы фикеремнең шушы көннәрдә алган тәэсирләремнән аерылмавына хәтта шатмын. Акчурин белән әңгәмәне корудан соң Габдулла җиңеләеп, күңеллеләнеп тә китте Менә мәзәк! Шагыйрьгә, һичшиксез, яхшылык эшләргә телиләр, ә ул һаман борын чөерә: тегесен теләмим, бусын өнәмим Анын либераллар, сәүдәгәрләр, милләтчеләр турындагы мәкаләләрен кунакларның барысы да ошатуы бик икеле, шулай да һәммәсе итагатьле, һәр кайсы аның белән дуслашырга омтыла сыман Араларында дәрт-дәр- манлы, укымышлы, милләт гамен кайгыртучылар да, кулына көч һәм абруй туплаганнары да бар. Тик ни көтәләр икән соң алар миннән? Ул елмаеп һәм шукланып: алар үз хакимиятләреннән миңа да өлеш чыгарырга тели, ләкин ни өчен?—дип уйлады Юлдашы Борһан Шәрәф исә ял итеп рәхәтләнә, һәммәсе белән җиңел һәм тәкәллефсез аралаша — кунакларның искеләре китә, яңалары килә, тагын искеләре әйләнеп кайта — ул фабрикант Хәсән әфәнденең уллары белән серләшә, оныклары белән шаяра, төрле уеннар уйлап таба, Хәсән әфәнденең туганы һәм эшкуары — фирманың бөтен эшен алып баручы Якуп белән иркенләп әңгәмәләр кора иде. Борһан Якупның эш чәйлегенә, тәвәккәл планнарына соклана һәм көлә-көлә Габдуллага: — Миңа журналистлык, китап сату белән шөгыльләнгәнче, ману фактурага алынасы калган,— ди.— Кереме шаккаттыргыч, сәясәте юк дәрәҗәсендә. Көпшәгрәк гәүдәле Хәсән әфәндедән аермалы рәвештә, кече Акчурин ябыграк, мускуллы, киемнәре дә ЭШ кешесенекедәй җыйнак һәм пөхтә иде Озын, купшы сүзләр сөйләп булашмый, сүзне бәрәкәтле, үлчәп кенә чыгара Габдуллага ул тәрбияле елмаеп: — Миңа сезнең кайбер мәкаләләрегез ошый Муллалар һәм Япан- чыев кебек адәм актыклары хәрәкәтенә чик куярга кирәк,— диде. Габдулла җавап бирергә өлгергәнче, ул инде болдырдан йөгереп төшеп фәйтүненә утырды һәм үз эшләре белән каядыр китеп тә барды Аның артыннан сокланып карап калган Борһаи Габдуллага борылып: — Ай-Һай, уйлый да белә инде,— дип баш чайкады.— Капиталга , ия булу гына әз, сәяси хакимлек тә кирәк, ди. Япанчыев белән Акчу- риннар аермасын тоясыңмы инде? Миңа икътисадый журнал чыгарырга ♦ киңәш бирә, ярдәм дә вәгъдә итә, валлаһый! “ Борһанның җиңелчәрәк, кайнаррак акылын әнә нәрсәләр әсир итә < икән ләбаса. к Габдулла ялгызы гына паркның иң ерак, аулак почмакларына сук* = мак сала, бака ефәге каплаган киң буаның ярына утырып, байтак 4 сәгатьләр уздыра иде Төннәрен исә начар йоклый. Мамык түшәккә ята ♦ да ай нурлары шәүләсе төшкән түшәмгә карап, утардагы тавышларга а колак сала. “ Бервакыт ул ишекне ачып аскы катка төште дә сак кына ишегалдына ч чыкты. Төне айлы, якты, ишегалдына күләгәләр сузылган, парк уртасын- £ дагы буадан бака туе ишетелде. Авыл ягыннан әллә җыр, әллә хатын- s кыз ыңгырашуы — билгесез авазлар яңгырый Шул тарафта еракта эт ™ өрә тагын Ул капкага таба юнәлгән иде, артыннан кемдер атлавын £ ишетеп туктап калды. Чапан, мескен бүрек кигән бер карт икән. Кулын- °- да — мылтык. Кинәт пәйда булган бу карачкыны күргәч, Габдулла әле һаман тынычланып бетә алмыйча: — Каравылчымы әллә сез? — дип сорады — Каравылчы, тагын кем булсын инде Ә сезне йокы алмыймы’ Кһе, кһе . — Сез менэ'йоклаган булгансыздыр, мин генә уятканмындыр. — Хәзер бездә тыныч,— диде карт иснәп алгач.— Элек кенә ул фабрикта әле стачка, әле янгыннар., моннан жиде чакрымдагы бай йорты тәмам көлгә әйләнде Минем улым да, җүләр. шул башыбозыклар белән бәйләнеп киткән иде Ярый әле хуҗабыз алтын кеше, жандармнарга: сез бу егетне кулга алмагыз, ун чыбык сыдырыгыз,— диде — Карт, бәхеткә тиенгәндәй, көлеп жибәрде.— Сыдырдылар Шул кадәр дә уңдык инде Югыйсә, тинтәккә каторга иде. ә хәзер тыныч, ипле генә яшәп ята. Фәкыйрь фәкыйрен, әмма безнең пәйгамбәребез дә ярлы булган лабаса — Ә оныкларың укырга йөриме соң? — Мәктәп бар. әйбәт мәктәп Өр-яңа, аны да хуҗабыз корды Тик хәлфәләре генә төпләнеп калмый, килә дә китәләр. Хуҗа сынап, күзәткә- ләп тора да берзаман «Юк, туганкаем, ходай юлдашың булсын, бар инде син бүтән карьяга»,— ди. — Хуҗагызга нинди хәлфә кирәк соң? — Хәлфәләр белән эш четерекле хәзер. Ярый ла ул акыл белән коръән укый алса, аңлата белсә. Аның әле җәгърәфияне белүе дә фарыз икән. Андыен да эшкә алганнар иде, бер заман аңлата башлаган бу янәсе, кыйтгалар алты, аларның һәркайсы ярлы белән байга бүленә. Саташтыра, димәк. Ә болай үзе ярыйсы, коточарлык нәрсәләр сөйләмәде, фуражка да кимәде, каеш белән билен дә бумады — Мин буа буена бармакчы идем Адашмам микән? Төнлә этләрне дә ычкындыргансыздыр әле . — Этебез берәү генә лә безнең. Буа эзләп китсәгез, адашырсыз Ул сезне, һичшиксез, чокыр буена китереп чыгарыр — Ул? Кем соң ул? — Убыр инде, билгеле. нУтырып торыгыз. Монда, аңлыйсызмы, шундыйрак эшләр Безнең бөр егетебез шахтага киткән иде. шунда үзен лава баскан Үлгән җирендә генә күмсәләр, рухы да тынычланган булыр иде Юк шул, атасы «туган җирендә җирлим» дип карар бирде Хәзер үзе дә үкенә моңа Ни гаиләсенә, ни бүтәннәргә тынгы юк. өрәге котны ала. Сез буага дисез инде алайса? — Әйе, бераз йөрим әле, һавасы бигрәк хуш. Тагын ике көннән соң теге алып гәүдәле олаучы Габдулла белән Борһанны кире станциягә илтеп куйды. Бистәнең тын тыкрыгындагы бер аулак йортта Габдулла кайчан-j дыр ваемсыз ике ел гомерен уздырган иде. Кустарь күнче һәм аның хатынының үз балалары юк иде. Абзый теккән әйберләрен талчукка чыгарып сатканлыктан, хатыны сәүдәгәрләр заказы буенча түбәтәйләр чиккәнлектән, өсләре бөтен, тамаклары тук. Кайсы көннәрдә шул әнисе: «Габдулла улым, без бүген кәләпүшләрне илтәбез»,— дияр, аны киендерер. үзе дә яңа күлмәк киеп, яңа яулык бөркәнер, аннары өйдән чыгып китәрләр иде. Матур җиһазланган — идәннән түшәмгә кадәр зур көзгесе, сандык кадәрле органы, чиркәү чаңыдай суга торган сәгатьләре сокландыра торган бай йортларга бара иде алар. Бервакыт ул әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән тависны күрде. Бу юлы гаҗәпсенеп, шатлыктан исереп кайтты да бистәдәге иптәшләренә дөньяда нинди могҗизалар булу турында сөйләде,— мәчет дивары буенда яшел чирәмдә алар озак хыялланып утырдылар, аннары Иске бистә белән Яңа бистә арасындагы болынга йөгерделәр. Ул бистәдә, мөгаен, гомер буена да яшәп калган булыр иде. Әмма ике елдан аны асрарга алган ата-анасы икесе берьюлы чирли башладылар һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына калыр?»—дип хәвефләнеп. Өчиледәге бабасына озатырга ашыктылар. Иске койма эчендәге җиргә чүгеп, янтаеп беткән йортны аларга байтак эзләп йөрергә туры килде. Гусар иптәшенә тышта көтеп торырга кушып, Габдулла ишегалдына керде. Өйалды ишеге бикле булганлыктан, шактый озак шакылдатты Бөкре карчык күзләрен мелт-мелт китереп аңа аптырап карап торды Габдулла сәкедә утырган кара кашлы, кара күзле, тулы гәүдәле хатынны ярым караңгыда шундук күреп өлгерә алмады. — Абау! — дип кычкырды ул һәм шунда ук йөзен яулыгы белән каплады. — Әни, бу мин. исәнме? — диде Габдулла әкрен генә һәм аңа таба атлады — Син мине таныйсың ич. әйеме? — Син дә сәламәтмени соң әле? — диде сәкедәге хатын һәм елап җибәрде.— Әйе, әйе! Карчык нидер мыгырдана, әле ишеккә, әле тәрәзәгә барып карын иде. Ахырда ишекне бикләде дә, сандык өстенә менеп кунаклап, аларга күз тегеп утыра башлады Анасы, авызын яулык чите белән каплаган көе. үз хәлен сөйләргә кереште. Ире биш ел элек вафат булган, ул карчык әнкәсе белән генә торып калган икән. Түбәтәй чигеп кенә тормыш алып бару кыен дип кияүгә чыгарга ризалык биргән. Ире — бистәдә мәгълүм кеше: изге Гайнан Вәиси хәзрәтнең мөриде икән — Әйбәт кеше үзе, тик син, улым . бат ай көтелмәгәндә генә килеп чыкмаган булсаң Әллә ул өйдә чакта җомга көнне киләсеңме? Әллә... ни әйтергә дә белмим инде, белмим, синең үз тормышың, безнең үзебезнеке, бергә яшәргә ходай язмаган булгандыр инде, күрәсең. Бигрәк чандыр, төссез инде үзең, балакаем. Ул дәшми-тынмый гына аягына басты. Урамга килеп чыккач, мәзәк һәм тупас күренешкә тап булып, аптыраудан бер мизгелгә катып калды: ике Э^е сөякле ир-ат гусар иптәше Әбүзәровне кулларыннан каерып тоткан, ә1 бу ычкынырга тырь^йта һәм каршысындагы өченче ир-атка тибәргә маташа иде. Төп кебек' тыгыз тәнле тәбәнәк, кыяфәте белән йөкче яки кибетчегә тартымрак бу өченче зат тар билле, киң итәкле камзул өстеннән калын постау казаки кигән, башына чуклы фәс чәпәгән иде. Менә шул фәс Габдулланы бутады да инде: кибетчегә фәс нәрсәгә? — Ә-ә, менә икенчесе дә! Ниндидер хаталану бар монда,— дип. Габдулла фәсле абзыйга таба атлады. — Хата? Алайса син минем ишегалдыма хаталанып кына килеп кердең, ә бу жүлек сине извозчик белән юри генә көтеп тордымы? Мин әнкәйнең хәлен белергә генә килдем Әнкәйнең? һи-һи! Әйтәм улына охшаган син аның. ♦ Гусар хәзер инде каршылык күрсәтүен онытып, шаркылдап көлеп и җибәрде $ — Габдулла җаным, без тиешле җиргә килеп эләкмәгән ахры Бу « талчукчы карт ишәк үзенең хатынын урларга килгәннәр дип саташа ич х Габдулла болай әйткәләшеп торуның файда китермәячәген чамалап, « яңа гына мәдрәсә тәмамлаган тәрбияле шәкерт төсен алды. ♦ — Хөрмәтле абзыкай, һәр мөсафир мөселман кардәшенең кунак- в чыллыгына өметләнергә хаклы Мин яңа гына мәдрәсә тәмамладым һәм “ хәзер указ алыр өчен мөфтияткә барышым Юл уңаенда балачагымда ч тәрбия биргән итагатьле абыстайның хәер-фатихасын алырга иде исәбем 2 — Ә-ә,— дип йомшады гайрәтле абзый,— аны башта ук шулай тө- s шендерергә иде: мин — фәлән, шундый-шундый йомыш белән, дип. Әмма ® сиңа әнкәеңне бимазалап йөрү кирәкмәс. Кибетемә генә кил син, булачак « хәзрәт белән мин үзем рәхәтләнеп сөйләшермен Әй, сез, җибәрегезсәнә шул җилкуарны! Габдулла көтмәгәндә тынычлыгы алынган әнкәсе турында борчы лып уйга калды. Тагын бер тапкыр, әмма бу юлы алдын-артын карабрак, хәлен белешергә кирәк. Әллә нинди шөбһәләргә батмасын өчен, әүвәл, әлбәттә, кибеткә сугылу хәерле. ’ Бер җирдә алты аршын киндер тукыма сатып алып (абзыкайга менә дигән күлмәк-ыштанлык). Габдулла мөрид куышына юнәлде. Кибетче бүләкне күреп тдмам шаккатты һәм арткы бүлмәсендә чәй эчү оештырды — Син, энем, ипле егет күренәсең,— диде ул,— өлкәннәрне хөрмәтли беләсең Юньле мулла чыгар синнән, мөгаен. Указны алгач, тагын безгә сугыл әле син, әйбәтрәк мәхәллә эләгүен кайгыртырбыз — Юк, /ок, зинһар борчылмагыз — Нинди борчылу ул. Кара әле,— диде мөрид серле төстә,— мин сине Мөбәрәк хәзрәт белән очраштырыйм әле Нәрсә, син аны ишеткәнең юкмыни? Мөбәрәк хәзрәт —Гайнан Вәиси җәнапләреуең уң кулы. Син миңа кергәләп йөре, ә әнкәеңне күрүдән фәтва әз Аның турында беләсең килгәнне үзем сөйләрмен — Шулай да мин аның хәлен белешергә телим әле,— дип каршы төште ул — Кылган яхшылыклары өчен бер бүләк тә илтәсем килә — Бүләкне, ярар алайса, сатып ал син — Аннары җитди төстә өстәде— Мөбәрәк хәзрәт белән сөйләшеп куйыйммы соң? Аңа юлыгу җиңел эш түгел бит. — Сөйләшегез.—дип җавап бирде Габдулла. Яна бистәдәге ике катлы зур йорт — капкасында ай һәм йолдыз сурәте төшерелгән яшел әләм җилфердәгән, маңгаена: «Сардар Вәиси нең ходай фиркасе кәнсәсе вә автонум дини идарәсе. Бөтендөнья дәүләт гыйбадәт йорты», дигән язу кадакланган бина аны инде күптән кызыксындыра иде Абзыкай аны нәкъ менә шушы йортка алып килде. Юка гәүдәле, алсу яңаклы, пөхтә киемле Мөбәрәк хәзрәт кызларныкыдай нәфис бармаклары белән ашыкмый гына тәсбих тартып утыра иде — Баштан ук шуны аңлавыгызны үтенәм,— диде карт,- без көчләү яклы түгел углым Безнең иманыбыз — көчләүгә каршы тору гына. Адәм баласына борын-борыннан бирелгән көчләү белән көрәшү көлке булыр иде — дип көлемсерәде Мөбәрәк хәзрәт - Халыкка коръән нигезендә баплыкка килгән иман кирәк, әмма коръән мөселманнар җиңеп алга бапган вакытта җиргә иңә, ул көннәрдән бирле аларның язмышы байтак үзгәрә. Әйе, кем Дәүләт хакимияте кешене аздыра, түбәнсетә, боек тыра, аның рухи дәртен һәм көчен ала, зәгыйфьләндерә. Без рухны сак-> лап калырга тиеш. Ул аннары мәзһәпнең муллаларны, мәчетләрне һәм рәсми дин/ йолаларны танымавын, чөнки аларга дәүләт кул салуын сөйли башлады’ Мондый очракта дәүләт хакимлегенә буйсыну — ялганны, икейөзлелек^ үсендерү дигән сүз Мәзһәп үз әгъзаларын салымнарны түләмәскә, гас кәрдә хезмәт итмәскә өнди, имеш. — Безнең фирка халыкны оештырып торган үзәккә әйләнер, ахыр чиктә бөтен халык эчкерсез һәм ирекле кешеләр берлегенә әверелер Хакимнәр шәфкатьсез, алар гаскәргә һәм коралга ия Булса соң?! Күп миллионлы кардәшлек: үтерегез безне, төрмәләргә ябыгыз, әмма барыбызга да төрмәләр дә, уклар да җитмәс,— ди. Күрегез дә торыгыз: озак та үтмәс, хөкүмәт кайчандыр Бөек Болгар чәчәк аткан борынгы җирләребездә гомер сөреп яткан мәзһәбебезне тану турында указ чыгарыр' Габдулла — карт янында сәгатькә якын утырды, аны-моны әйтмәде, бары тыңлады гына Саубуллашканда хуҗа хәйләкәр рәвештә: — Углым, син мөридебезгә указ көтүең турында сөйләгәнсең,— диде — Әмма укудан мәгънә тапмаганлыктан. без синең мәдрәсәне таш лавыңны беләбез Хакимнәргә хезмәт итүче мөфтидән, Диния нәзарәтеннән указ алучы кеше халыкның рухи җитәкчесе була алмый Вәгазьче изгелек таратуда ирекле. Яхшылык, изгелек хакимнәр боерыгы буенча барлыкка килми, ул — кешенең табигатендә яши. Урамда аңына килгәч, Габдулла әле берничә минут элек кенә әңгәмә тылсымына бирелеп утыруына гаҗәпләнде. Ул әле хәзер дә татлы исереклектән арынып бетмәгән, ләкин изге хәзрәтнең мәдрәсәне ташлауны хуплавын хәтерләп, елмаеп куйды Аһ, адәм балаларыныгфтуганлыгы турын да кем генә хыялланмый икән! Изге хәзрәтләр дә. Габдулланың дуслары да Әмма соңгылар яңалыкка омтылып яши, чөнки иң яхшы тәртип тә тора-бара үзгәртелергә тиеш. Вәиси фиркасе исә, киресенчә, иске тәртипләргә таяна Хәтта иң шәп традицияләр нигезендә дә бөтенесен берләштерү мөмкинме икән соң? Ул Мөбәрәк хәзрәт белән күрешүе хакында Фатихка берничә көн анымоны эндәшмәде, аннары гына чишелеп китте. - Бик кызык,— диде Фатих, күзләрен корректурадан алып — Ниләр турында гәпләштегез соң? Фирка турындамы? — Мин үзем тыңлап кына утырдым — Мин ул мәзһәпләргә — мөселманныкына да, бүтәненә дә дошман лык белән карамыйм Бунтарьлар алар, ә бу исә, ни әйтсәң дә, игътибар га лаек. Ләкин мәзһәпләр кешеләрне тормыштан аера — Алар берләшү турында сөйли. — Әйе. алар өметләнә Әмма вакыт узу белән, теләсә кайсы шундый фирканең сафлары сирәгәя Бу кешеләрнең дингә ышануы бетүдән дә түгел. Алар мондый йомыкыйлыкка чыдый алмыйлар Ачлыкка да, суыкка да, түбәнсетүгә'дә чыдыйлар, ләкин йомыкыйлыкка, чикләнгәнлеккә — юк — Гаҗәп, хакимнәрнең борын төбендә, зур бер шәһәрдә аларга буйсынмауны максат иткән оешма яши Вәисичеләргә тимиләр, шул ук вакыт безне. Фатих көлеп җибәрде: — Алар байлар белән ярлыларны аерып карамый, бу үзе үк инде хакимнәр карашынча, әйбәт сыйфат — Аннары чырае караңгыланып дәвам итте: — Ул фиркачеләр языгын бер заман безгә татырга туры килмәгәе әле М( — Безне ниндидер дини фанатиклар белән бутау мөмкинмени? — Мондый уй полиция департаменты башына килми калмас, әгәр инде килергә өлгермәгән булса Хәвефле фараз кылулар бар Парижда ХаҗиТеләши дигән берәү «Мөселман» дигән русча журнал чыгара башлаган Ул Рәсәй мөселманнары арасында шулкадәр ачыктан-ачык пан- исламизм вәгазьли ки. Печән базары каһарманнары аның янында мескен генә булып кала. Теләшине безнең кешеләрдән берәү дә белми, әйтүләремчә, провокатор имеш «Милләтчеләрдән кем дә булса шуңа килеп капса, погромга юл ачыла икән».— дип уйлады Габдулла. I Шәрәфләрнең хәле ничек соң? — диде ул, алар өстендә куерган * ТЗолытлардан хәвефләнеп. “ — Бердәнбер котылу юлы — типографияне үз кещеләребездән берәр- £ сенә сату гына калды инде Тик төшенкелеккә бирелмик әле,—дип ел « майды Фатих.— Галиәсгар журнал чыгару мәшәкатенә кереште. Алла § кушса, рөхсәт бирерләр. Син, әйдә, ял ит әле хәзер, ә мин корректураны 4 карап чыгыйм - Ул шулай дисә дә, нидер әйтергә теләгәндәй, алдында ♦ яткан газета битен арырак этеп куйды.— Ярар, бар әле син. » Габдулла торып үз бүлмәсенә кереп китте. Фатихның нәрсәнедер £ әйтеп бетермәве күңелне кыра, әмма ул болай да дусларының яна хәвефле * хәлләргә юлыгырга ихтималлыгын төшенә иде Аны шул күңелсез нәр- ю сәләрдән читтә калдырырга телиләр иде. күрәсең. г Инде июль бетеп килә, әмма Казан арты кырларына әле бер генә ™ яңгыр тамчысы да төшкәне юк Газета хәбәрләре дә, авылдан килгән хат- ® лар да, шәһәрдәге сөйләшүләр дә хәвефле иде. Әллә нинди шомлы кыз- “• гылт томан йөзгән көннең һавасы эссе, коры һәм күңел сыкратырлык. Болак тәмам кибеп беткән, аннан куе сасы ис аңкый Күл кырыйлары саекты, аның ләмле суына кармак салып маташкан малайлар да бушка гына азаплана иде. Төннәр дә ннтектергеч бөркү. Өчиледән Кәбир мулла килеп чыкты. Ул вафат булган атасы — Габдулланың бабасы мәхәлләсендә калган иде. Сөйләвенә караганда, элек тә ярлы авыл хәзер тәмам пошаманга чумган Ул Габдулладан ике генә яшькә олы. бераз салмаклана төшсә дә, һаман җитез, сүзчән, өмет- сезлеккә бирелмәгән иде. Габдулланың кыяфәтенә исе китте: ябык, чандыр, сары суккан, йөткерүе дә ямьсез. — Кара әле. энем.— диде ул,— минем монда эшем күп түгел, кибеткә кереп кадак кына алам Шуны эләктерик тә. әйдә авылга! Яңа өемне дә күргәнең юк. хатынымны да. Берәр атна иркендә яшәрсең, сөт эчәрсең, аннары үз көеңне үзең карарсың Габдулла ризалык бирде Абыйсы йомышын йомышлаган арада киенде, күршедәге кибеттән күчтәнәч сатып алды, аннары кичке сәгать дүртенчеләрдә, яктыда кайтып җитәргә исәпләп, юлга кузгалдылар. Шәһәр читеннән үк киң кырлар башланып китте, тик алар саргайган, күңелсез соры тузанга күмелеп әлсерәгән иде Ачулы шаяру белән искән җил тәбәнәк иген сабакларына тими, тисә дә, саксыз гына орынып дулкын йөгертә дә тагын күккә менеп уйнаклый башлый Юлның юл буена күз алдында һаман шул кызгылт эссе томан эленеп торды, тирә-якта ни кеше, ни бүтән җан иясе очрамады — бу шли к та бушлык Кичке эңгердә авылга кайтып җиттеләр Капка төбендә аларны яшь килен — сөйкемле, тере хатын каршы алды. ' _ — Хуш киләсез! Кунак төшсә — йортка ямь, әйдәгез, әйдә! Капка әйтерсең лә үзеннән-үзе ачылып китте, ишегалды күләгәсендә тагын бер яулыклы сын күзгә чалынды, ул өйгә кереп барганда хуҗа Х ___ Мәйсәрә, Мәйсәрә дим, самавыр куй, җәтрәк кайнаш! дип кычкырып калды , _ Менә шундый инде минем җәмәгать, — диде Кәбир мулла көлемг«рәп, әмма горурлык белән ? Кеннен кон буе өйдә кынгырау чынлый “““к^ке чәй әңгәмәләр. хәтерләүләр белән кушылып озак дәнам нтте. Ашау-эчудән сок мәлжерәбрәк киткән Габдулла йокы баскан хәлдә ел- мен һәм рәхәттән изрәп утырды Ана урынны кече өйдә «иделәр Башы мендәргә тиюгә, ул йокыга да талды Иртән ул күзен ачканда, абыйсы өйдән чыгып китәргә өлгергән иде инде — бакча тирәсен төзәтә икән. Чәй эчкәч, ул да абзар-кура артына атлады һәм алача күлмәк-ыштан, киң кырлы киез эшләпә кигән, кулына балта тоткан ир-атны күреп алды. Бәрәч, абыйсы шул икән ләбаса! — Көтүлек янәшәдә генә, бәла,— диде ул зарланып,— Сыерлар безнең бакчага керергә генә тора. Абыйсы, юкәне бөтереп, сайгакны казыкка бәйләргә җыенганда Габдулла ярдәмгә килеп: — Нишләп мине дә уятмадың? — диде. — Үзем дә рәтлим мин аны. Ял итәргә кайткан кеше бит син. Киртәнең эшен төгәлләгәч, ул балтасын билбавына кыстырды һәм энесенә күз кысып: — Ә хәзер түбәне буярга вакыт,— диде. — Мин дә булышыйм. Түбәгә икәүләп менсәләр дә, Кәбир мулла кунагына эш бирмәде, тар басманы күчерә-күчерә, озын саплы пумаласын ипле йөртеп, ялгызы гына буяды Габдулла исә бер читтә әле утырып, әле ятып тирә-якны күзәтте Абыйсы аны түбәдән төшәргә үгетләде: — Шулай да бар әле син, нәнә, күләгәдә утыр, монда башыңа кызу сугар. — Бергә инде! — Минем тагын бүтән эшләрем дә бар шул әле. Авыл имамының мәшәкатьләре башкаларныкыннан һич ким түгел. Ул үз җирен үзе сукалый, чәчүне үзе чәчә, уракны үзе ура, печән чаба, эскертли, мәхәлләсендәге малларны да, халыкны да дәвалый, кечкенә мәдрәсәсендә балаларга сабак бирә, кичләрен ата-аналарга вәгазь сөйли иде Кайбер ир-ат мәчеттән чыккач та хәзрәттән калмый: укымышлы кеше белән гәпләшергә, киңәшергә тели. Кәбир мулла әдәп белән җавап бирә, әмма үзе мондый аралашудан йончый иде. — Миңа болай тел тегермәне корганчы, тимерчелектә чүкеч селтәвем әйбәтрәктер юкса. Кайбер муллаларга акыл сатарга гына булсын. Вулыста очрашкан чакларда гәпләре таңга чаклы сузыла. Иман кимергә яки артырга мөмкинме? Ни өчен фәлән тегеләй, фәлән болай? Ә минемчә, иман бар икән — бар, юк икән — юк. Габдулла көлә. Аңа абыйсы ошый. Болдырда аның белән туйганчы сөйләшкәч, үз ягына керә. Әмма йокысы килми әле. Ачык ишектән тыныч, куе караңгы күк, берсеннән-берсе җетерәк җемелдәгән йолдызлар күренә. Аларның берсе аңа балачактан таныш Ишектән кыр исләре, авылга гына хас тузан исе килә, шәһәрнекенә бөтенләй охшамаган кыштырдаушыштырдаулар, өзек-өзек сүзләр, авазлар ишетелә. Туган якның сулыш кебек үз һәм гади авазлары! Әмма һәр туган яңа көн белән калага, өнәмәгән ыгы-зыгыга, тарлыкка, шау-шуга сусавы да һаман арта бара Инде менә иртәгә абыйсы белән юлга чыгам дигәндә генә ишегалдына бер яшүсмер килеп кермәсенме. Аксыл йөзендә кара керфекләреннән төшкән күләгә уйный, әле борын астыннан төк бәреп чыгарга да өлгермәгән эчкерсез кыяфәте бөтенләй бала гына итеп күрсәтә үзен. — Мин Әмир атлы,— диде ул,— Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыйм. Габдулла абый, белдерергә рөхсәт итегез: безнең шәкертләр шигырьләрегезне шундый ярата, әгәр мин аларга сезнең белән очрашуымны әйтсәм, валлаһи, ышанмаячаклар. Без мәдрәсәдә кулъязма журнал чыгарабыз... — Хәзер үк таны,— дип шаяртты Габдулла,— үзең дә шигЫрь яза- , сыңмы? — Әйе. — Сөбханалла, бик әйбәт! Шәкерт чагы, иптәшләре белән кулъязма журнал чыгарулары, илги- зар шагыйрь Чулпаныйны очратканда дулкынланулары, гадәттән тыш киләчәк турында хыялланып йөрүләре ерак калдымыни соң әле? Ул үсмер якташына, көтмәгәндә сәламәт фикер йөртә башлаган энесенә, абый кеше караган кебек шатлык катыш гаҗәпләнеп һәм ышанып, тансыклап күз текте: — Без мәдрәсәдән чыгып киткәндә өем-өем кулъязма журналлар ♦ калдырган идек. - диде ул — Ә сез хәлфәләрегездән канәгатьме соң? “ Иж Ьубыйда акыллы һәм намуслы кешеләр эшли, алар яшьләргә < дөньяви гыйлемнәр бирә, мәдрәсәдә рус вә бүтән Европа телләрен укы- х туны яклый иде Кадимчеләр исә бу мәдрәсәне ничек хурларга белми | — Бездә былтырдан бирле туган әдәбиятыбызны укыта башлады4 лар, — диде Әмир — Түземсезлек белән сез төзегән мәҗмуганың тизрәк ♦ басылып чыгуын көтәбез а Алар ике сәгать чамасы әңгәмә кордылар бугай. Саубуллашканда = Әмир аңа бер дәфтәр сузды ч — Мин сезгә үз шигырьләремне күптән күрсәтергә тели идем дә, « һаман кичектерә килдем Меиә «Шильон тоткыны»н гына тәрҗемә итеп s бетерим инде, дип уйлый идем ® Габдулла гаҗәпләнеп: « — Ә нигә нәкъ менә «Шильон тоткыннан? — диде. — Сез көлмәгез инде,— диде яшүсмер.— Миңа үзебезнең басынкылык ошамый, чарасызлыгы өркетә Хөррият дип кычкыруларыбыз да чын күңелдән түгел. Аны сүздә генә таләп итәбез, үзебез аңардан куркабыз. чөнки ирексезлеккә күнеккәнбез инде. Без дә, Шйльон тоткыны кебек, үзебезгә турылыклы түгел . — Ихтимал Бу турыда артык кискен фикер йөртәсең йөртүен. Ләкин,— диде ул елмаеп,— мин тәрҗемәңне түземсезлек белән көтәрмен. Иртән абыйсы ат җигеп йөргәндә ишегалдына Әмир килеп керде. Агарынган, дулкынланган йөзенә караганда, ул төне буе керфек какмаганга охшый иде — Мин сезгә, Габдулла әфәнде, кичә иң әһәмиятлесен әйтмәгән идем. Әткәй укуым өчен түләүдән баш тарта, мәдрәсәне ташлавымны тели, фетнә йоктыруың болай да җиткән инде, ди — Нишләп кирегә сукалый соң атаң? Бүтән мәдрәсәгә күчүеңне телиме? — Ул мине өйләндереп башка чыгармакчы була. Ә мин... — Менә тиле, менә тиле,— дип көлә-көлә Кәбир мулла да сүзгә кушылды.— Аңа ирек тәкъдим итәләр, энекәш баш тарта, имеш Андый бай әтием булсамы Әмир комач кебек кызарынып: — Мине байлык кызыксындырмый,— диде — Күңелем тартмый минем. Габдулла аның янына килде дә. иңбашына кагылып — Курыкма вөҗданың кушканча хәл ит,— диде — Сиңа Казанга килергә кирәк Шунда мине дә эзләп табарсың, кадәри хәл булышырмын. ...Редакциядән кайткач, Габдулла иркенләп ачык тәрәзә буена утыра һәм, кунакханә алдында тарантаслар, фәйтүннәр килеп туктавын, алар дан кемнәрнеңдер ашыга-кабалана сикереп төшеп, капкадан кереп ки түен, икенчеләрнең шулай ук ашыгып арбага утыруларын һәм дәртле каты тавыш белән извозчикка: «Кузгал!» — дип боеруларын күзәтә-күзәтә, көндезге ыгызыгыдан суына башлый иде. Беркөнне ул кунакханәләре каршына кәләпүш кигән бер юан мәһабәт кешенең тарантаста килеп туктавын күреп, башын борганда кунак ның Хәсән әфәнде икәнлеген танып алды Үзен утарына чакырып кунак иткән фабрикант Өч минуттан ул инде тирен сөртә-сөртә аның бүлмәсенә кереп, уңайсызлануын юрамалый көлүе белән яшереп: — Әссәламегаләйкем! —дип исәнләште — Уф, минем яшьтә мондый баскычлардан күтәрелү дә көч икән. Габдулла аны каршы алып урындык тәкъдим итте дә кизүдән самавыр китерүне үтенде. — Шуның янына берәр төрле ризык, перәннекме шунда кирәк булыр,— диде ул. — Уһу, иркен яшисез икән,— диде Хәсән әфәнде,— перәннекләр белән дә сыйлый алгач. Миңа бер касә чәй дә бик җитәр үзе. Эссесе, ай-һай, сентябрьдә дә җәһәннәмдәгечә! Сез тартыгыз, тарт, улларым да шулай үзләрен сигарет белән интектерә. Әһә, менә чәй дә. Кунак шикәрне тешләп кенә каба, зур яулыгы белән битләрен сөрткәндә дә эшлекле мышнавыннан туктамый иде. Сусавын баскач, ул чынаягын тәлинкәсенә каплап куйды һәм өстәлдән читкәрәк авышып утырды. — Без хәзер Зөябашта һәр кичне сезнең шигырьләрне укырга күнегеп киттек әле, Габдулла әфәнде. Оныкларым ятлап та ала, колакка ягымлы матур-матур әсәрләрегезне балаларның мавыгып укуы үзе бер хозурлык. Ходай тәгаләнең балалар өчен махсус китаплар чыгаруны нәширләребезгә эшкәртүе дә хәерле фал. Габдулла мондый дәрәҗәле кунакны нәрсә китерде икән, дип баш ватып, әһәмиятсез рәвештә: — Әйе, әйе,— дип раслаган булды. — Без, ходайга шөкер, үз матбугатыбыз, менә дигән үз каләм әһ- лебез җитешкән бәхетле заманга тап булдык. Эшлекле байның шул кадәр тасма телләнүе сәеррәк иде Идеалист кешеме икән әллә ул? — ..Милләтебезнең чәчәк атуы өчен киң юллар ачыла, озакламый Рәсәйнең бөтен Азия кыйсме, Җаектан алып һират каласынача бөтен җир безнең промышленниклар һәм сәүдәгәрләр кулында булачак. Хөкүмәт кайчандыр калын таш диварлы ныгытмаларын корган җирләрдә хәзер тыныч мөселман бистәләре барлыкка килде. Оренбур, Ж,аек, Умбы. Троицк — без бөтен җирдә мәчетләребезне, кәрвансарайларыбызны, фабрикаларыбызны аякка бастырдык Казанда басылган китапларыбызны империянең дистәләгән халкы алдырып укый. Казан татарлары турында дәртләнеп, горурланып сөйли иде ул: Идел буе болгарларының дәвамы буларак, алар борын-борыннан утрак тормышлы, шәһәр мәдәниятенә, бай традицияләргә ия китаби халык. Төп бишекләре Казан арты булса да, кәсеп итәргә хирыслыгы аркасында, алар Әстерхан вә Оренбур, Уфа вә Умбы, Симәй вә Голҗа кебек терәк нокталар булдырып, борынгы кәрван юлларын җанландырып, ислам мәдәниятен таратырга керештеләр Идел буе төрки теле хәзер Идел-Урал, Төр- кестан киңлекләренең латинына әйләнеп бара. Хакимнәр моңа борчыла борчылуын, әмма алар татар йогынтысын һәрвакыт дала халкын Рәсәйгә багындыру өчен файдаланып килде ләбаса. — Шуны да истә тотыгыз, инде менә йөз илле елга якын мөфти вазифасын Казан муллалары гына алып килә. Кыскасы, Казан татарлары мөселман милләтенең умыртка сөягенә әйләнеп бара, Габдулла әфәнде. — Андый милләт юк, Хәсән әфәнде,— диде Габдулла тыныч кына.— Казанлылар инде күптән үзенә бер аерым халык булып калыплашты, телләре дә үзләренә генә хас татар теле. Гади игенче, эшчегә сез күздә тоткан төрки тел шактый ук ят, хәтта зыялыларыбыз да аны кулланудан хәзер баш тарта, шул сәүдәгәрләргә, промышленникларга хезмәт итсә генә инде. Әгәр бу җәһәттән минем фикеремне ишетәсегез килсә, каләм иясе буларак, мин әдәбиятыбызның гади кешеләргә — эшчеләргә һәм игенчеләргә аңлаешлы телдә иҗат ителүен хыялланам Ышануымча, мондый көннәр килеп җитте дә инде. 1 Хәсән әфәнденең йөзе караңгыландь/?1 әмма ул каршы төшмәде. — Дөрес Шигырьләрегезне укыгандй1 мин дә телебезнең шул кадәр байлыгына, аһәңлелегенә иман китерәм. Авыр көрәшләрдә без үз динебез, үз мәдәниятебезне саклап кала алдык, хәзер инде менә милли капиталга да ия булдык Капиталсыз шул кадәр гәзит-журнал бастыра алган булыр идекмени? Аһ, әгәр сез нәфис тел белән мөселманнарга ал- лаһ тәгалә хупларлык саваплы эшләрне бәян итсәгез икән! Тәрәккый хакында' Бәлки ул чакта кайбер руханилар ислах — үзгәртү, төзәтү белән мавыгуларын бераз киметерләр иде. Менә Муса Бигиевне генә алыйк. * Нәрсәләр турында язып саташа ул? “ Габдулла елмаеп җибәрде хәйләкәр Муса әфәнде гарептә гыйлем £ үсү хәзерге заман кешеләренең мәгълүматы артуга бәрабәр рәвештә ® коръән эчтәлеген дә үзгәртергә кирәк, дип раслый иде. Истанбул шәйхел- § исламы аның китапларын гөнаһлы сафсата дип игълан итте. — Ә сез моңа ник кайгырасыз, Хәсән әфәнде? Коръәнне иреклерәк ♦ аңлатканда тормышның теләсә кайсы ягын, әйтик, хатын-кыз тиңлеген, а бүтән диндәге кеше белән дусларча багланышка керүне дә ислам дине s кануннарына сыйдыру мөмкин булачак Үз эшегездә сезгә дә каферләр 4 белән аралашырга туры килә ләбаса Яңа шартларга җайлашса, ислам 2 көчәячәк кенә — Бигиев китаплары шуңа хезмәт итә дә инде. > — Хи-хи, безгә инде сәүдә, һөнәрчелекне үстерүдә яңару да җитә 2 Әхлагыбызны үзгәрешсез саклый икән, без дингә болай да бик разый ® инде. «. — Әхлагыбыз искермәде микән соң безнең? — Бигиев язмалары кызыклы һәм файдалы дияргә җыенмыйсыздыр дип өмётләнәм? — Ул китаплар мине елмайта гына — Артык йомшак әйтәсез. Шуңа каршы чыгарга бер • генә лаеклы фикер иясе табылмавын гына күрегез әле Мин авыл муллаларына өметләнмим. даннары күптән таралган, алар баштанаяк кадимче — искелек тарафдарлары Әмма менә «Әльислах» яки шундый бүтән хөрмәтле гә- Зитләрдә нишләп сез Бигиевне фаш итмәскә тиеш? — Ишаннар, мулла-мәзиннәр турында шулкадәр күп яздым ки, миңа инде оҗмах ишеге күптән шартлатып бикләнгәндер — Оҗмахка килсәк. Анда бәндәне муллалар гына кертми! — диде Акчурин, яклау вәгъдә иткәндәй, тәкәббер кыяфәт белән бүлмәгә күз йөгертеп һәм башын чайкап: — Сезнең талантка дөньялыкта да иркенрәк, уңайлырак яшәү мөмкиндер Гыйсмәтуллин өенә күзегез төшкәне юкмы? Аның яртысын биләү, мөгаен, сезгә ярар иде. — Аның хакын гасыр азагынача да түләп бетерә алмам шул. — Ә сёзгә чыгым ясарга да туры килмәс иде. Чөнки ул йортның икенче яртысын безнең акционерлар җәмгыяте алачак. — Юк, Хәсән әфәнде, миңа шушы бүлмә дә җитеп тора. — Анысы үз эшегез инде, үз эшегез Яшь чакта мин үзем дә талымсызрак идем.— Ул егетләрчә аягына торып басты да, симез гәүдәсе белән борылып — Габдулла әфәнде Бигиев китабына сез шулай битараф карарга булдыгызмыни? — дип сорады — Сез аны. Хәсән әфәнде, ныклап тетәргә, тиргәргә кирәк дип уйлыйсыз бугай — Әлбәттә! — Сезгә мине аңлау, ихтимал, кыенрактыр. Фабрикант кеше мал ала да мал сата Хәсән әфәнде аны тыңлап бетерми саубуллаша башлады — Әңгәмәбез ифрат та хозур узды. Зинһар озатып мәшәкатьләнмәгез. Хәсән әфәнде яны белән чыкса да, ишек яңагына ышкылмый уза алмады. ХУтере таралуданмы, йшекне ябарга да онытты. Берничә минуттан кизү егет килеп кереп, самавыр, чынаякларны җыя башлады. — Гаҗәп! Яңа пешкән булса да, перәннекләргә кагылмагансыз икән, әкәмәт. Габдулла перәннекләрне төргәге белән егеткә сузды, кизү юмарт хуҗага бөтен йөзе белән балкып: — Рәхмәт, менә әкәмәт! — дип күздән югалды. Казанга Никитин циркы килде Көрәштә могҗизалар күрсәтүче Карәхмәт турында дистәләгән газеталарда алдан ук игъланнар басыла башлады, коймаларга аршын хәрефле белдерүләр ябыштырылды. Печән базары халкы баһадирны күк капусы ачылуын көткәндәй зарыгып көтеп^ алды. Кунакханә коридорында беренче тапкыр очрашканда Габдулла пәһлеванны Ассурбанипалга тиңләгәндәй карап торды. Иркен күлмәк, дәү төпле ыштан, кызыл чуклы фәс кигән кабартма яңаклы, киң күкрәкле бу баһадир алпан-тилпән атлап килгәндә һәм пошкырып сулыш алганда, каршысына очраган теләсә кем читкә кагыла, як-яктагы ачылыбрак торган ишекләр исә аның сулышыннан ябыла иде. Коридорның аргы башына барып җиткәч тә ул галәмәт зур гәүдәсе белән риваятьләрдә хикәяләнгән Салсалны, халык теленнән төшмәгән Алып батырны хәтерләтә иде. Габдулла үз бүлмәсенә кереп бикләнгәч, бу дәһшәтле куәт иясен шундук онытты, төнке тынлыкта язарга җыенып, бераз черем итәргә ятты. кичке эңгердә уянгач, ул тагын Карәхмәтне күзаллады һәм көрәш шау-шуын ишеткәндәй булды. Ирексездән көлеп җибәреп башын чайкады, сикереп торды да тәрәзәгә йөгереп барды. Шаккатып һәм яхшы ук өркеп, минуты белән аннан кире чигенде: кунакханә алдындагы мәйдан халык белән шыгрым тулган, анда меңләгән баш тирбәлә, гөж килә, инде аерым тавышлар, кычкырулар ишетелми, татлы газапка бирелгән иләмсез зур гыйфрит ыңгырашкандай, бердәм гүелдәү генә яңгырап тора иде. Иртән уянса — тагын шул ук хәл. әмма хәзер инде агарынган, суырылган кайбер йөзләрне аерырга мөмкин иде. Печән базары ягыннан аларга яңадан-яңа төркемнәр килеп өстәлә тора, алар барысы бергә җанланып һәм рухланып: — Гали батырыбыз! Әй кодрәтле раббыбыз. каферләргә дәһшәт салыр өчен терелткәнсең икән син аны!.. — дип тәкрарлыйлар. Кичке дүрттән сигезгә чаклы гадәттә, ресторан ябыла Тик хәзер нәкъ дүрттә генә йокысын туйдырган Карәхмәт шунда сыйланырга керә һәм сәгать җидегәчә утыра, аннары гына циркка юнәлә иде Капка төбендә аны Печән базарының иң могтәбәр затлары көтеп тора, шулар озатуында Карәхмәт дөбер-шатыр килеп туктаган трамвайга кереп утыра иде. Ике тукталыштан соң трамвайның көче бетә дә туктый Печән базары каһарманнарының йөзәве дә аны урыныннан кузгата алмый иде. Бервакыт миллионер Сәйдәшев атларын сорап тордылар. Киң күкрәкле, нык бәдәнле айгырлар Мәшһүр батырны миллионер үзе атландырды. Икенче мәхәлләгә килеп җитүгә, айгыр зарлы кешнәп, ал аякларына егылды Шунда ук икенче атны җитәкләп китерделәр Карәхмәт циркка барып җиткәнче, менә шулай дүрт тапкыр ат алыштырдылар: чиксез шатланган халык төркеме батырны гөмбәз эченә күтәреп алып керде. Бу көнне Карәхмәт бербер артлы өч йөз көрәшчене күгәреп бәрде. Шуннан соң: — Бүтән булдыра алмыйм. — дип алышны туктатты. Моның сәбәбен: — Юкса куанычтан нишләргә белмәгән тамашачылар шартларга мөмкин.— дип аңлатты Залдагы Печән базары әһеле: «Абау бу көч. абау бу изгелек! Аһ. бу изгелекнең куәте, аһ, бу куәтнең изгелеге!» — дип ыңгыраша иде. «Кисекбаш китабы»н ул балачагыннан ук хәтерли иде. Бервакыт Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең дүрт яраны һюм утыз өч мең мөриде белән гәпләшеп утыра икән Шул чак аның -хозурына киселгән бер адәм башы тәгәрәп килгән дә ярдәм сорап ялвара башлаган: явыз дию анык гәүдәсен һәм улын кабып йоткан, хатынын тартып алган да тирән коега төшеп чумган Пәйгамбәрнең кияве Гали батыр шул минутта ук, тылсымлы кылычын — зөлфөкарын тотып, качыры Дөлдөлгә атлана да сәфәр чыга Ә, әйе, ул әлеге бәхетсез башны күтәрмәкче була, ләкин аңа тулган изгелек шулкадәр күп, салмак имеш, арысландай Галинең дә дәрманы җитми Шунлыктан баш — җирдән тәгәрәп, Гали * аның артыннан бара Бер заман алар чүлдәге әлеге кое янына килеп | җитәләр. < Шуннан соң нәрсәме? Баһадир дию белән алыша һәм явыз гыйф- 5 ритне җиңә, ә пәйгамбәр өшкерүгә, кисекбашның гәүдәсе кире кайта, 5 улы белән хатыны да терелә. . Мәзәк, хыялый кыйсса Халык иҗатын4 да моңардан да кызыклырак, искиткечрәк вакыйгалар тасвирлана. Кар- * әхмәт исә әкият кенә түгел, җары-тәне, төсе-бите бар чын көрәшче. ш Печән базары каһарманнары шуларның барысыннан илһам алып, күз s алдындагы тамашаны тылсымга урап хисләнә, хәрәкәткә килә иде. * Боларның барысы хакында «Әльислах» редакциясендә дә гәп кабы- = на, әкият, риваять, хыялдан чын тормышка күчәләр, хатын-кызның = әкияттәге кодрәте, тормыштагы бичаралыгы, җәберләнүе турында фикер ™ алышалар. Әкиятләр барлыкка китерелгән заманда халык әле дин йо- ® гынтысына артык бирелмичәрәк, хөррияттәрәк яшәгән, шәхес ирегенә “■ күбрәк юл куелган. Гастрольләрдән кайткан арада редакциягә Миңлебай да кергәли, кайвакыт тормышта оялчан, сәхнәдә чая хатын-кызга әйләнә торган яшь кәләшен дә ияртеп килгәли. Габдулла ул Чибәркәйдән: — Моннан соң тагын кая барачаксыз? — дип сораша. — Башта Сембергә. Аннары Уфа, Оренбур, бәлки Умбыга да юл төшәр Күптән түгел бер әкәмәт хәл булды әле бездә.. Тик Кариев үзе сөйләсен әнә... — Ә, син теге нотыкчы турындамы? Без ул көнне «Бичара кыз»ны куя идек, әфәнделәр. Халык ишелеп килә, урам авыш, тамашачылар түбәнге яктан агыла Берзаман үрдә пинжәген җилбегәй җибәргән, кулларын як-якка җәйгән берәү калыкты да кычкырып мөрәҗәгать кылмасынмы «Әй, сез, мескен язмышыгызга ачынып үксүчеләр! Барыгыз, милли язучыларыгызның яшь түктерә торган елак пьесаларын карагыз! Хәтта сыерлар да, көтүче курайда уйнаганда, бавырларын ләззәтләндерә торган музыка тыңлап рәхәтләнә. Сез дә, алла коллары, мөгрәүдән туктагыз, миләрегезне кыймылдатыгыз. Кайда сезнең Ибсен, кайда Шекспир. Мольерларыгыз?». — Минем кулга килеп эләгәсе калган аның, валлаһи! — ди Галиәсгар шаярткан кебек, әмма кайнарланып — Нәрсә, ул безнең туган әдәбиятыбызда дөньяви берни дә күрмимени? — Нигилист! — диде Фатих көлеп Кыяфәтенә караганда, ул бик канәгать иде. — Нигилистлар гына җитми инде безгә,— дип нәфрәтләнде Кариев — Барын да инкяр итүчеләрне җенем сөйми — Нигилистлар күбрәк булсын иде әле,— диде Ямашев. Аңа гаҗәпләнеп, янә нидер көтеп төбәлделәр, тик ул инде торып саубуллаша башлады. Габдулла да аның артыннан ук бүлмәдән чыгып китте һәм урамда Ямашевны куып җитте. _ Сез. нигилистларыбыз азрак дип пошынган сыман әйттегез. Бу _ бәхәстә кызып китү генәме? _ һич тә. Мин моны тагын бер кат кабатлый алам: күбрәк булсын иде алар Сез мине дөрес аңлагыз: безгә инкяр итү рухы җитенкерәми Барыбызда да әллә нинди чамадаш тыш балалык шаукымы — Нигилизм үзе дә балалык чире бугай? — Эш атамада гына түгел. Икеләнүчелек, җитлекмәгәнлек, кыюсызлык кендегебезгә береккән Буш хыялларга бирелеп, үзебезне нәни уңышлар белән дә юатабыз — Бишенче елда, чыннан да. юандык,— диде Габдулла —Үземә килгәндә, мин аларга озак ышанмадым. Хәзер инде менә ничәнче ел муллалар, сәүдәгәрләр, депутатлар белән тиргәшәм Ләкин моннан ни үзгәрде соң? Хәзер безне ислах нәтиҗәсендә ирешкән чамалы гына хокуклардан һәм казанышлардан да мәхрүм итәләр, тагын эзәрли башладылар.. — Эзәрлиләр, үҗәтләнәләр, тик ни өчен? Үзләренең зәгыйфьлеген тойганга, халыктан, аның уянып килгән аңыннан курыкканга ул. Без нәрсәгә ирештек, димәкче буласызмы? Халыкның күзе ачылуга, әкренләп булса да күзе ачылуга ирештек. — Шулай да. миңа калса, милли өметләр турында сүз кузгалганда, сездә ниндидер өнәмәү пәйда була шикелле. — Әй. Габдулла,—диде Ямашев шелтәләп һәм моңаеп,—сезнеңчә, туган җырларыбыз, әдәбиятыбыз һәм башкаларыбыз миңа ят инде, ә? Әллә мин сезнең сызлануларыгызны аңламыйммы? Халкыбыз кайгы- хәсрәтен. аның өмет-хыялларын. милли рухын гәүдәләндергән әсәрләрегезне мин арада ныграк яратам лабаса. Халык гаме чагылган әсәрләрегезне аеруча’ Мин моны юкка гына әйтмим. Замана шәрехләрен, замандашларыбызның моң-зарын чагылдырмаган әдәбиятның поты бер тиен. Кайбер укымышлы яшьҗилкенчәк, Хөсәенгә аңа революция генә булсын, дип тә уйлыйдыр Ә миңа менә революциянең исе дә килмәгән «Шүрәле» әкиятегез ошый. Хәер, нигә аннан революция исе килмәскә тиеш соң әле? — диде ул хәйләкәр карашын юлдашына төбәп.— Әгәр сез бизәкле-чачаклы аһ-уһларга бирелеп, халыккөнкүрешеннән, аның хезмәт шигъриятеннән, юанычлары һәм уйхыялларыннан качмыйсыз, иҗатыгызны халык тормышы белән сугарасыз икән — революция төшенчәсе киң — миңа әкиятләрегез дә бик җитди күренергә мөмкин. Ул милләтнең рухын, узаңын күтәреп, аңа ук хезмәт итә ләбаса —Аннары Ямашев көлеп: — Әйе. мин шундый төзәлгесез инде,—дип өстәде. — Мин сезне. Хөсәен, әнә шундый максатка омтылучан булуыгыз өчен бәялим дә инде. Күпләребезгә нәкъ менә шул сыйфат җитми бугай... — Аннан тыш. вакыты да кысан әле аның,— дип шаяртты Хөсәен.— Үпкәләмәгез, мине хәзер эшләрем ашыктыра, йөгерәм. Ул шагыйрьнең кулын нык кысып саубуллашты да. башкаларны җитез генә әйләнеп уза-уза, күздән югалды. Габдулла соңгы вакытта тормыШ тулылыгын, аның барлык үзгәрешләрен һәм каршылыкларын шулкадәр көчле, шулкадәр газап-шатлыклар аркылы тоя башлады ки, аннан да бигрәк, ул боларны нәкъ менә үз тормышы, үз чынбарлыгы итеп шулкадәр кабул итте ки, инде күптән пәйда булган шигъри роман язу уе аны элеккедән дә битәр дулкынландыра башлады. Әйе. ул гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, хезмәт һәм аның ачы бәхете турында зур итеп, киң итеп яза алыр Карәхмәт белән акылдан шашу үзе генә дә күңелле, усал, мыскыллы бер дастаный әсәргә азык бирә ләбаса Язылачак романда шәһәр дә. Кырлай басулары да, шагыйрь егет тә. саф күңелле уйчан кыз да. бүтән катлау кешеләре. Печән базары һәм Кисекбаш та гәүдәләнергә тиеш Ниндидер бер минутта ул аның яралгысы аваз бирүен, аның дәвамы оеткылануны, күңеле алгысынуын, шул минутларны кулдан ычкындырмаска тиешлеген аермачык тойды. Башта ул үзен ашыгу- кабаланудан, алданудан сакларга тырышып маташты, тик инде иртәгәсен күкрәген җилкеткән көчкә берничек тә карыша алмады — кәгазь битләренең берсе арты икенчесен сырларга тотынды Әсәрне уртасыннан башлавын ул тиз генә абайламады. Колагында Печән базары гүелдәве — арбалар шыгырдавы, атлар кешнәве һәм үгезләр үкерүе, сатучы белән алучы тарткалашуы, алдаучының канәгать көлүе һәм алданучының ачулы тавыш белән сукрануы, халыкның ниндидер гаҗәп нәрсәгә аһ-уһ килүе яңгырап тора иде! Урам ташлары өстеннән сикерәсикерә бер чалмалы баш тәгәрәп килә дә базарның могтәбәр абзыйлары хозурына җиткәч, ачыйгыланып аваз сала: «Баштан үткәнне сөйлимен, тыңлагыз...» һәм Кисекбаш кайнар күз яшьләрен чыжылдатып урам ташына тамыза. Печән базары картлары киңәш-табыш кыла башлый: Бичарага ак патша солдат җибәреп булышмасмы икән? Бәлки аны яклар Садрый Максуди? Без аның өчен күп тырыштык шар салып, Ахырында Думага да сайладык. ♦ Я булмаса Камчылы ишанга барыйк. Азмыни ул бездән сәдакалар “ алды, Диюнең, бәлки, сихерен кайтарыр. ; Аһ, юк! Бу бичара мөселманны аларның берсе дә яклый алмаячак, к Карәхмәт тотынса гына инде... Чакырдылар, килеп тә җитте пәһлеван, = эстәде башны күтәреп бакмага, тик зәррә кадәр урыныннан тибрәтмәде; ” чөнки бардыр мең пот искелек бу мидә, ишәк кирелеге, наданлык, мин ♦ беләмлек дәгъвасы да вагон-вагон... и Бәндәләрдән кемнең дию күргәне бар? Ул Яңа бистәдә урнашкан “ фирка башлыгы Гайнан Вәисигә бик охшаган — галәмәт зур гәүдәле, ч дәү авызлы биниһая башы — гөмбәз кадәр, башында уттай кызыл фәс и тә бар, салынып төшкән килешсез мыегы — билләһи, гүя күсе койрыгы, s Капка башында «Монда мәгълүм бужий фирка җания, Табигыйннәр 2 мәзһәбе Гайнания»,— дигән яшел язу тора. £ Яңа Кисекбаш кыйссасын тәмамлаганнан соң, ул бушанып калды. ь Моңга батып һәм хәрәкәтсез озак кына утырганнан соң ул идән буйлап арлы-бирле йөренә башлады Әүвәл чирле кеше сыман атлады, аннары йөреше җиңеләя, хәрәкәте дәртлерәк рәвеш ала башлады, күңеле сөенеч һәм щатлыктан сикерергә кереште. Бераздан инде ул тагын хафаланып: «Ә соң теге уйлап куйган тагын да колачлырак нәрсәмне кайчан язармын?» — дип үз-үзенә сорау бирде. Иртәгәсен ул гадәттәгедән элегрәк уянды һәм, чәйләп алгач, редакциягә китте. Анда әле берәү дә юк, өстәлдә типографиядән китерелгән корректуралар гына көтә иде. Ул укырга утырды һәм бер сәгать эчендә аларның эшен тәмамлагач, тәмәке кабызды — алдагы саннар өчен берни дә язарга теләмәде. Ул арада баскычта тавышлар — Борһан Шәрәфнең: «Мәрхабә, узыгыз, ул монда»,— дип кемнедер бүлмәгә чакыруы-ишетелде. Аннары ишектән йөзләре алсуланган япь-яшь ике кыз, алар артыннан төз буйлы, юнкер кебек ыспай-нәзакәтле Борһан килеп керде. — Таныштырырга рөхсәт итегез... Юк, юк, рөхсәт итегез! Габдулла урыныннан торып басынкы гына: «Исәнмесез!» — диде. Аны кызларның берсе — тулырак гәүдәле, әмма зифа буйлы, яшькелт- соры күзләре йомшак кына балкып торганы аеруча кыенсындырды. Гади ак батист күлмәге, яшел хәтфә камзулы һәм артка каерып бәйләнгән нәфис ак яулыгы аңа килешеп тора иде. Күпереп торган сөйкемле йөзле шушысы үзен «Зәйтүнә» дип таныштырды. Габдулла аның исемен эченнән кабатлаганда «Чү. ишетелерлек итеп пышылдамадыммы соң?» — дип тагын бер каушап куйды. Борһан исә, рәхмәт төшкере, кызларны урнаштыргач, чәй әзерләүне үз өстенә алып кына калмады, өзми-куймый сөйләнүен дә белде. Габдулла шул арада шыпырт кына кире үз урынына утырып, кирәкмәгән корректураларны караштырды — чыгып сызарга уңайсыз, кагаеп азаплансын инде менә хәзер бүкән кебек... Бәхетенә, оялчан кызлар үзләре дә озакламады Кунакларын озатып кергәч, Габдулла пәриләнеп Борһанга бәйләнде: теләсә кем белән таныштырырга кем кушкан аңа. моннан соң шуны нык белеп торсын... , Ярар, ярар,—диде Борһан көлеп —Бик ялынгач, кире кага алмадым инде Курсисткадар. алдынгы яшьләребез, әле җитмәсә, укучыларың Хәер, мин монда йомыш белән ич әле. «Кисекбаш»ыңны безгә бир әле син. аерым китап итеп басарбыз _ /У\ин аны журнал өчен яздым лабаса. Галиәсгарнең үпкәләве бар. — Аның белән килештек инде без. Галиәсгар тулаем баса алмый, өлешләп,тәмен генә бетерәчәк. — Эшкуар да инде үзең. Борһан — Бер атнадан кулыңа китабыңны алгач әйтерсең син: эшкуармы Шәрәфләр, түгелме. Их, җаныем,— диде ул моңсуланып,—бәлки шушы поэмаң безнең соңгы китабыбыз да булыр инде. Губернатор тәмам ерткычланды. Аяз салкын көннәрнең берсендә Габдулланың ишеген шакыдылар. Итагатьле, әмма кыю рәвештә. Ишекне ачкач, ул приказчикка охшаган, әмма бу мәшәкатьле эш өчен өлкәнрәк булган бер намәгълүм ир-атны күрде. Агарган кашларына күләгә төшергән фин эшләпәле абзый, башын җиңелчә иеп: — Сезне Воздвиженский урамында көтәләр. Тиз генә алып килергә куштылар,— диде. — Кая? Ни өчен? - Фурлетов һөнәрханәсенә. Гафу итегез... ашыгырга куштылар. Әбүзәровтер! Гусар лабаса, тарантас аласы иткәндер. Әйбәтләп себерелгән киң ишегалдында Габдулла толыптан, кыска мех кырпулы бүректән карт Фурлетовны һәм кабарып торган ас якалы нәфис пальто кигән бер зифа буйлы ханымны күреп алды Ул сулышы буылып: — Туктагыз! — дип кычкырды. Чананың туктавын да көтеп җиткермәстән, җиргә сикереп төште һәм әлеге танышына ташланды. Фирая ханым Фурлетовка бер күз сирпеп алды да көлә-көлә аңа таба йөгерде. Аның җыйнак нык аякларында кардай ак фетр итекләр иде. — Яшермичә әйтегез әле. мин чакыртканны чамаладыгызмы? Тик дөресен генә, бары дөресен! — Сиздем ахры тик башта мин гусар иптәшемдер, дип уйлаган идем — Бик әйбәт! Мин хәзер бөтен җирдә бу вакыйганы гусарга бәйләп сөйләячәкмен. Әзрәк йончыган, ләкин шат кыяфәтле Фирая ханым, тиешле әмерләрен биреп. Фурлетов ишегалдыннан чыгып киткәндә, бәхет кошын тоткандай: — Мин бу фәйтүнне губернатор кияве авызыннан йолып алдым,— дип пышылдады.— Менә шулай.. Я, ә сез ничек яшәдегез? Ниләр яздыгыз? Басылганнарын укып бардым, билгеле. Поэмагызны, кибетләргә чыккач ук. сатып алдым. Тагын нәрсә бар иде соң әле... Ә, хрестоматия! Анда шигырьләрегездән тыш әкиятләрегез, хикәяләрегез дә урын алуы гаҗәп . «Мияубикә», «Карлыгач», «Төлке һәм йөзем җимеше» — башкаларын хәтерләмим дә инде. Илаһи шигырьләрдән соң... аңламыйм! Бәлки әкиятләр язарга, дәреслекләр төзергә мохтаҗлыктан алынгансыздыр? Габдулла кылануны уена да китермәстән: — Эшләгән эшләрем арасында иң юньлесе — шулар,— диде. — Әйтмәгезсәнә,— дип көлде ханым — Анысы һөнәрче шөгыле генә ләбаса. — һөнәрчелек кенә дә булсын ди. Безнең балалар мәктәпләрдә ни укыганны беләсезме соң сез? Дәрвиш маҗаралары, изгеләргә багышланган әкиятләр, пәйгамбәр хакындагы кыйссалар. Бу әсәрләрдә аларның үз ватаны, туган кырлары-болыннары. баһадирлары, хакыйкать эзләүчеләре, безнең милли җырларыбыз, шигырьләребез бармы соң? Сүз җаеннан сорыйм әле: Оренбурда хрестоматиямне ничек кабул иттеләр икән? — Риза әфәнде — хуплап. Хикәяләрен керткәнгә күңеле дә буЛган хәтта. Дәрдмәндтән сорамадым, хәер, ул хәзерге басмаларны укымый да сыман. Әл-Мәгарри. Хафиз. Шиллер әсәрләренә генә күз сала. . Беләсезме, ул гаҗәеп оригиналь кеше: анасы вафатыннан соң, ятимнәр йортын үз химаясенә алган. — Бездә бер бай — химаяче.— Габдулла, кешене үзе юкта мыскыл итүеннән уңайсызланып, сүзне икенчегә борды.— Сез Казанда озак торасызмы? * — Белмим әле,— диде ханым серле рәвештә.— Тормышым ничек көйләнер инде. Хәзер инде мине Оренбурда берни дә бәйләп тотмый, әнкәй былтыр вафат булды, кызым — кардәшләремдә, тик аны анда * озакка калдырырга ярамас, әлбәттә — Ул, юлдашы ни әйтер икән дигән “ төсле, тынып калды. Аннары көрсенеп дәвам итте: — Ә Казанда... Казан- < ны яратам мин Казан артын — бигрәк тә. Җәй генә җитсен, шунда ук — диде. Иртәнге уннарда Галиәсгар килеп кереп, аның ятагына утырды да: — Авырыйсыңмыни? Нигә белдермәдең? Сездә телефон бардыр лабаса? — диде. — Авырыйм? Юк, болай гына ятам әле.— Ул кабат телгә килгәнче ун минут чамасы узды.— Яңалыклар бармы әллә? — Тыныч кына ят, сөйләшмә. Мин яныңда утырып торырмын. — Утыр Тик мин тыңлый алам, яңалыкларны сөйлә инде. Журналыбызны ябарга тырышалармы? — Беләсеңме, Габдулла... — Алар япмыйча тынычланмас инде. Нәрсә, Сәгыйть әфәнде кадимчеләрдә эшлиме? — Алай ук түгел: ул «Казан мөхбире»ндә урнашты. — Анысын да муллалар чыгара. Борһанның Оренбурга күчеп китүе хакмы? — Әйе. — Адәм актыклары,— диде ул. Икесе дә беразга сүздән язды, аннары Габдулла: — Мин әзер,— диде Галиәсгар, дусты саташа дип уйлапмы, дәшмәде. — Мин әзер,— дип кабатлады Габдулла — Миннән китә. ахры, нәгъләт.— Ул куллары белән караватына таянып торып утырды — Нинди ялкаулык баскан, бирешмик әле шуңа Ж.епне тарткала әле, кизү торучыга кыңгырау чылтырату ул... Чәй эчәрбез, чәй эчмәсәм, Галиәсгар җаным, кеше түгел мин Хәзер инде кулыңны бир, торып басыйм әле Юылган идән исе. тыштан кертеп эленгән сөлгеләрдән күңелгә ятышлы салкын һава сулышы, яңа агартылган мичтән акшар Исе — тулаем алсаң, кышкы аклык-пакьлык, тазалык-сафлык бөркелә иде өйдә. Мичтә чарт-чорт янган каен утыны ел фасылын бигрәк тә аермачык күзаллата... Габдулла мондый халәтне элек тә кичерүен хәтерли: я алла, адәм балаларына үзара ызгышып, бер-берсен җәберсетеп, үпкәләтешеп яшәргә ярыймыни, дип беркатлы һәм якты уйларга бирелгән иде ул. Яшә дә хозурлан: әнә аллы-гөлле урман үзенең купшы киемнәрен сала... Әйе, көз иде, Ж.аекта Пушкин бакчасында яраткан шигырьләре әсирлегендә илһамланып сәйран чиккән иде ул бер заман һәм менә хәзер — Кәбир мулланың сандык шикелле җыйнак, тәбәнәк өендә кунакта ята ул,— абыйсы хатыны белән олы өйдә, ә ул — кечтеки аулак якта ялгызы рәхәтләнә. Тирә-юньгә күз сала да, авыл халкының кырмыскадай эшчән, тыныч һәм сабыр, күндәм, үзара мөнәсәбәттә гади булуларына, фәкыйрь тормышларын тәмен белеп сабыр кичерүләренә соклана Жырлары — үзара сөйләшү, әкиятләре — гүя уйлап чыгарылмаган, шушында, ерак түгел җирдә, күрше урманда яки якындагы тау артындагы кайсыдыр патшалыктагы вакыйгалар һәм тарих кебек кенә. Аһ. тик дөнья мондый түгел, төгәлрәге, бу әле бөтен дөнья да, аның зур өлеше дә түгел, бәлки сугышлар һәм низаглар, курку һәм көрәш, ачлык һәм туклык арасындагы бер ара гына, һәнүз, көн арты көн дәһшәтле һәм сулышны кыса торган тормыш белән яшәр*.* ярамый, менә шуңа күрә һавасы саф. кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләре тыныч һәм ачусыз хәят бирелә сиңа. Ләкин мондый даусыз., пассив тормыш белән генә дә чикләнү урынсыз, син туйган һәм кинәт серле рәвештә качып котылган мәшәкатьләр, файдасыз һәм хәтәр күренгән ыгы-зыгылар- ♦ дан башка ул һич тә тулы була алмый “ Беренче көннәрдә Габдулла җылыга тиенеп рәхәтләнде һәм йоклады < да йоклады, балачакта, бәхетле көннәрдә генә мөмкин булганча йоклады, к Кичтән ятып иртәнгә кадәр шулай ипле ял итүне күптән оныткан иде инде. « Аннары барысы да каладагыча китте: кичләрен озаклап укый, дәфтәренә кайбер күзәтүләрен теркәп куя да әкрен генә җырлый яки сәгатьләр буе ♦ уйга чумып утыра һәм иртәнге якта гына йокыга китә иде Аның мичен л ягу. ризыгын китереп бирү Кәбир муллаларга ярдәмләшеп йөрүче Мәйсәрә “ апага йөкләнгән иде. Башта ул Габдулланың йомыкыйлыгына, аулакта ч ятуына гаҗәпләнмәде — тире белән сөяккә генә калган, куәтле бизгәктән о җәфаланган чирләшкәдән тагын ни көтәсең инде? Тик бераз аякка s баса башлагач та кунакның һаман шул нәни өйдән чыкмавына исе * китте һәм үзенчә моңа йогынты ясарга — фәләннәрдә аулакка кызлар- “ егетләр җыйналып кич утырачаклар дип оеткы салырга, я булмаса, * иртәгә Кәбир мулла вулыстка барачак, син дә иярмисеңме дип искәртергә. я булмаса, фәлән кеше китапка кадалып утырган, утырган да акылдан язган дип куркытырга — аны шулай җанлырак, терерәк тормыш белән яшәтергә тырышты. Ә ул исә җавап итеп көлә генә һәм кич утыруның кызыксындырмавын, вулыста эше юклыгын, ә менә берәр кичне аның ире — итекче Һарун абзый янына кагылырга теләвен белдерә иде. Төгәлрәк әйткәндә, Һарун итекче түгел, читек тегүче иде. Сафьян читекләр, башмаклар тегү фабрика эше рәвешен алган иде Бары цехлары гына тарау — авылларның берсендә читекне кисәләр, икенчесендә чигәләр, өченчесендә табан, үкчә беркетәләр — әзер товар хәленә китерәләр. Шуннан соң ул я Сембер. я Казан, я Саратов кибетләренә озатыла иде. Һарун абзый исә тегүнең соңгы өлешен башкара, бу эш чын сәнгатьчә ' осталык таләп итә иде! Башта ул сафьян кисәкләрен сумалалы җеп белән тегә, аннары шуның өстеннән мамык, ефәк яки металл җеп белән.атлатып, тупас сумала җепне каплап, һәр бизәкне каеп чыга. Бу эш белән ул кышын гына шөгыльләнә, елның башка фасылларын иген игү. терлек кайгыртуга бирә, әмма аның кыяфәте крестьяннан бигрәк һөнәрчегә, шәһәр кешесенә охшаган иде Ул моны үзе дә яхшы белә, шуңа бераз тәкәбберләнә дә.’ләкин кәпәренеп кеше күңелен кырмый, үзенең мин-минлеген канәгатьләндерер өчен генә бераз кылтая иде. Хәер, авылда бер ул гына һөнәрле түгел монда мичче дә. балта остасы да. мичкәче, аркан һәм чыпта үрүчеләр дә бар иде. Кышларын аларга авылдан-авылга йөреп тегүчеләр, йон тетүчеләр, итек басучылар да кушыла, аларны көтеп алалар, берәр хуҗаның мунчасында эш урыны бирәләр. Алар янына кичләрен йомЫш белән килүчеләр озаклап гәп суга. Һарун абзыйларда да шулай: ул үзе җеп сумалалый, үзе төрле кыйссаларга, мәзәкләргә яки хәбәрләргә колак сала Габдуллага да мондый кичәләр ошап китте Һарун абзый тыңларга гына түгел, үзе сөйләргә дә оста иде. Гадәттә ул үзе үк башлап та җибәрә: — Мәңгәрдә берәү, хатынын җирләгәч, елый-елый сукырайган икән диләр. Әмма ул күпмедер вакыттан соң өйләнеп җибәргән. Сорыйлар икән моңардан сукыр була торып, ничек болай тиз өйләндең соң әле! һәй,» ди икән бу. шуның өртенә саңгырау да булсам, мин тагын да тизрәк өйләнгән булыр идем! Көлешүләр тынгач, ул янә берәр мәзәкне исенә төшерә. — Бер бай үлем түшәгендә ята икән.Васыятьләрен әйтә башлаган бу. Өченче ел югалган ике үгезем бар Әгәр табылсалар, улым үзенә алсын, юк икән, ялчыбызга насыйп булсын! Тагын шаркылдыйлар, ул арада сандыкчы Фәсхи кыбырсый, кулын селти башлый: мине тыңлагыз, янәсе. Аның мәзәкләре әчерәк: — Авылга патша хәзрәтләренең түрәләре түләү җыярга килеп төшкәннәр икән. Бичара Мәхмүтнең актык мендәренә кул сузганнар, ә ул бирми, мендәрне үзенә тарта икән. Тартыша торгач, ертылган мендәрнең бөтен җоны, мамыгы идәнгә коела, бүлмәгә оча башлаган. Мәхмүт артларыннан ияреп урамга чыккан да «Ай бу бәлане! Мин дә мескен, падишабыз да мескен!» — дип такмаклый икән. Мәхмүткә: «Падишабыз нигә мескен?» — диләр икән. Мәхмүт: «Минем мендәргә мохтаҗ булгач, мескен инде!» — дип җавап биргән, имеш... Тирә-якта ачлык канат җәя, атна буе котырган бураннар йортларны кәфенгә урый, болыннарны күмә, урманнарны карга батыра, авылларның җанга җылы утларын каплап, юлаучыларны юлдан яздыра иде. Шундый чакта качкыннар турында исәпсез-хисапсыз хәбәрләр тарала. Алар я Казан сәүдәгәрен сагалап тора, я Арча баен талый Авыл агаена юлыккан чаклары да була, әмма мондый чакта усал зобаный шәфкатьле фәрештәгә әйләнә. — Күркә Сәйфи вулыстан кайта икән. Ялан кыр Ул да түгел, юлчыны кемдер куып җитә Башлыгын күтәреп моңа бер генә күз сала да: «Әй, син икән ич әле бу, Сәйфи абзый!» — ди дә атын кире бора. — Алла сакласын, кем булган соң ул? — Качкын инде, билгеле. — Менә Кышкар Галимәсе бәбиен асып, ирен вулыс шифаханәсенә алып барырга чыккан икән Аны да кырда куып җитәләр, бичара хатынның коты ботына төшкән, ә теге качкыннар «Галимә, синмени әле бу? Ку атыңны җәтрәк, бәбиең катып үлә ләбаса!» — дигәннәр. Мондый хәбәрләр күнегелгән тормыш хәлләренә охшамавы, гади кешенең михнәт чигүенә, дөнья көтүенә ризасызлыгын чагылдыруы, хәтәр, фаҗигале вакыйгаларның өметле очлануы белән әкиятне хәтерләтә иде. Әмма ул хәбәрләрнең кырыслары, гадәттән тыш чыннары да килеп җитә иде Әйтик, Өчиле Закирҗанының катып үлүе. Күрше авылдагы бай туганына киләсе уңышка кадәр дип он сорарга барган булган икән, бахыр Шундый хәлләрдә Габдулла үзенең авылга утырмага кайтуын килешсез назлану дип саный башлады. — Ярый әле вакытында кайткансың,— дип тынычландырды аны абыйсы.— Шәһәр тормышы сине тәмам рәтләгән инде, тире дә сөяккә генә калгансың, йөзең зәгъфырандай. Мич башына мен әле син, бар. — Менәрмен, менәрмен,— тик син минем кайтуым турында кеше күзендә бик шаулама, аулакта яшисем килә. — Аңлашыла. Ишеттегезме? — диде ул хатынына,— кунакка тынычлык кирәк, аның турында кеше-карага бик сайрамагыз! Тынычлык Чынлыкта ул үзе дә бу шартның бизгәк калтыратуы газаплаган һәр сөягенә, күзенә һәм колагына, әгәр әле чыгып бетмәгән булса, җанына да шул кадәр хаҗәт икәнлеген белеп бетермәгәндер. Хәзер инде Габдулла аермачык үзенә чахотка тиюен, күңел төшенкелегенең шуның аркасында икәнлеген белә иде. Ләкин ул бу авыруның тәнен интектерсә дә, рухын гадәттән тыш көч белән тулыландыруын, фикер йөртергә, өметләнергә, башка сыймаслык планнарның эшкә ашуына ышанырга мәҗбүр итүен, мөгаен, чамаламый иде. Әмма чире бераз басыла төшеп, тамырларында кан тотрыклы тибә башладымы, хәле әз генә җиңеләйдеме, тирә-якка тынычрак күз салырга керештеме — киләчәге өметсез тоела; әмма бу өметсезлек хәзер инде аны өркетми иде. Ул хәзер менә шундый басынкы, эченә сабырлык, күндәмлек тулган бер хәлләнде. Соңгы атналарда ул бик көчле тәэсирләнгән хәлдә яшәде, күп һәм ярсып язды, юкка да кыза, хәтта ваклана башлады; дошманнарына ачы һәм усал уклар атты, кичәге дусларын да кызганып тормады. Галиәсгар белән үз бүлмәсендә чәй эчкән һәм әңгәмә корган көнне Габдулла сугышчан бер хәлгә керде. Аннары алар Фатихларга киттеләр, өчесе бергә утырып, дуслыкка тугрылык саклаган, әле кайчан гына караш һәм максат уртаклыгы берләштергән сафларының сирәгәюе турында сөйләшеп утырдылар Берәүләр, ватаннарын мәңгегә ташлап, Истан- булга китеп барды, икенчеләр каләмнәрен монда сатты. Борһан Шәрәф әнә, Рәмиевләр чакыруына алданып, Оренбурга юл тотты, «Әльислах»та эшли башлаган кичәге шәкерт Рәшит Хәнәфи дә аңа иярде. Яңа гына уянып килгән җәмгыятебез нинди җитлекмәгән әле дип z уйлады ул Аңарга күпме көлке, беркатлы, вакыты белән күпме яман 2 нәрсәләр хас әле. Суд тикшерүчесе кинәт әхлак турында китап яза, кер S foy остасын артист итеп таныталар, ниндидер башмак сатучы мәхәллә ® имамына әйләнә, кичәге хәрби фельдшер — докторга, наданнар нәшир 4 һәм редакторга әверелә, соңгылары язучыларны үзләренә көндәлек кара * эшкә яллый... Кайчандыр ул үз мәкаләсендә: «Укымак — дөрестнең “ ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны = җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр»,— дип ышандырырга тырыш- * кан иде. Әмма чалмалы вәгазьчеләргә һәм тук буржуйларга мәктәпләр и һәм гимназияләр кирәкми, аларга милләтне берләштерә торган ниндидер ® бер җирлек кенә кирәк иде. Хәзер инде ул Иж-Бубый мәдрәсәсен туздыруга ни сәбәп булуын ® яхшы белә иде. Җәдитчеләр хыялын беренче булып тормышка ашырган * бертуган Бубыйлар кадимчеләр матбугатында ике ел буе каргалды. Изге булып кыланучыларның иң әрсезе Ишми ишан үзенең фәтваләрендә: «Ислам диненә бернинди үзгәреш кертелә алмый, менә шул сыйфаты белән ул тотрыклы иман тәшкил итмәгән һәм үзгәрергә сәләтле булган христианлыктан аерылып тора»,— дип игълан итә. Мондый сафсаталар гына җәдитчеләргә аяк чала алмый, чөнки кадимчеләрнең ахмаклыгы күз алдында. Шунлыктан панисламист Ишми ишан әлеге хәлфәләрне. . мөселманчылык тарафдарлары дип гаепли! Аннары үзенең бер китапчыгын русчага тәрҗемә итә дә губернаторга җибәрә. «Җәдитчә укытуның асылы — мөстәкыйльлеккә дәгъва белдерү һәм хакимнәргә каршылык күрсәтү. Бу дәгъвалар Рәсәй социал-демократлар партиясе прокламацияләре буенча билгеле». Бер үк вакытта панисламист та, социалист та! Панисламизмга дәлилләр табылмады, әмма мөгаллимнәрне,тыелган әдәбият саклауда гаепләп, төрмәләргә ябып куйдылар — Җитәр! — диде ул әлеге көнне.— Без һәр кабахәткә нәзакәтлелек күрсәттек, һөҗүмгә һөҗүм белән җавап бирергә вакыт. Беренче башлап ул тар карашлы милләтчеләргә ташланды, һаман бер сагызны күпме чәйнәргә, сүзне күпме җилгә очырырга мөмкин инде? Алар таутау кәгазь әрәм итеп милләтне данлаудан гыңа халык туклыкка да, белемгә дә мантыма ды, җир дә алмады, завод-фабрикаларда эшләү шартлары да яхшырмады Фельетоннарының берсендә ул «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәвеше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә көн саен диярлек әллә никадәр чүпләр бастырган бер милләтпәрвәрне мыскыл итте. Мондый кешеләрне «сары йортка» ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да «Татар диванаханәсенә» ябарга кирәк... Янә бер каләм иясе милли шигырьләр язган да ресторанга киткән. Монда бер татар баеның бәллүр касәдән коньяк эчеп утыруына күңеле нечкәреп: «Менә милләтебез җәм- шит касәдән җам эчте!» —дип шатланган. Үзләрен милләт терәге санаучы либераллар «Әльислах» тирәсендә тупЛһнган яшьләргә ваксыҮып карый, олпатлык саклап, «дуамал малайшалайлар» тәнкыйтенә жа'й'ап биреп маташмый иде. Әмма «Әльислах» мөхәррирләренә әнчекләр Үтерүдән кыенсынмыйлар Болары хәзер Фатих Әмирхан белән Габдулла Тукай каләменнән төшкән теләсә нәрсәне хурлый иде. Габдулланы Печән базары шагыйре, такмакчы, әдәбият бакчасына саташып кергән сыер дип атыйлар. Пушкин һәм Лермонтовны тәрҗемә итүе өчен хурлыйлар, төрлечә мыскыл итәләр иде. «Озак чыдады бу милләт каһарманнары миңа,—дип уйлады ул.— Мәсхәрә итүемне кичереп, талантымны да таныдылар. Әгәр үзләре белән бергә булсам, шуларның иң бае. иң затлысы кызын кияүгә дә биргән булыр иде миңа, валлаһи» Дөрес фикерләре дә бар иде. билгеле. Әйтик, алар татарның морза мәдәниятеннән коры калып, күпне югалтуын төшенәләр иде Менә хәзер яңа байлыкка һәм хакимлеккә омтылганда, алар үз мәдәниятләрен үстерүне дә күздә тоттылар. Аһ. әфәнделәр. Пушкиннарыбыз. Лермонтовларыбыз, декабристларыбыз. Лев Толстойларыбыз булмау миңа да кызганыч лабаса. Ләкһн сез кичектегез. Иртәме-соңмы, революция яңадан кабынып китәргә мөмкин Әйе. дөньяви гыйлемебез, ирекле мәдәниятебез булмавы бик кызганыч, әмма халкыбыз үзенчәлекле көнкүрешкә, һөнәрләргә, жыру- ларга, йолаларга ия булып яшәде — бу шулай ук мәдәният ләбаса Күрше халыклар белән багланышларыбыз тыгыз, ике-өч тел белмәүчене эзләп табу кыен, башкалардан да нәрсәдер үзләштерәбез — ул үзебезне- кенә әйләнә. Хәзер инде сезнең сыйныф берни дә бирмәячәк, бары хезмәт иясе халкыннан гына нидер көтәргә мөмкин Дөрестен әйткәндә, халык зур ул. көчле ул. дәртле ул. моңльГул. әдип ул. шагыйрь ул. Ул, әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри Ләкин бу хәл. вакытлы гына килгән бер авыру кеби. әлбәттә, юкка чыгачак, милләтебез чын тәрәккый юлына басып, алга китәчәк. Ул аруын тоймый, әмма көннән-көн сула бара иде. Эшләгәндә каты чәй эчеп җылына һәм тәмәке тарта, төннәрен исә йокыга китә, үпкәсеннән тәмәке сөремен йөткереп чыгарып бетерә алмый газаплана иде. Төннәрнең берсендә ул буылып йөткерүеннән аеруча җәфаланды Ахыр чиктә хәлдән тайгак хәлдә торып шәм кабызды һәм өстәл янына атламакчы булды, ләкин тагы ютәл тотып тамагыннан кан китте Ютәле шундук туктады, ул караватына кире килеп чалкан ятты да авызын сөлге белән каплады. Тәнен кинәт сәер тынычлык биләп алды, җеп өзәрлек тә дәрманы калмаганлыктан, ул бармак селкетүдән дә сакланды, әмма уй фикерләре куркусыз, тыныч һәм ачык ага иде «Болай кинәт кенә булмас әле ул. Кабахәт ютәл, мин артык көчәнеп, тамактагы берәр тамырны шартлаттым, ахры Иртәгә докторга күренми ярамас» Йокы төшмәде, тик ютәл дә бүтән кабатланмады, зәгыйфьлеге генә саклана, бәлки аны ялкаулык галәмәте дип санаргадыр? Әйе. ялкаулыкка охшаган ич бу. шуңа күрә куркып торасы да юк. Ул хәзер инде тәҗрибәле кешеләрчә көлемсерәп, элекке иптәшләре белән әйткәләшүнең мәгънә- сезлеге. үзенең малайларча кызулыгы. Сәгыйть әфәндегә ачуы да. үпкәсе дә юклыгы турында уйлады. Әйдә, үзләре тик яши бирсеннәр! Кешеләргә бәйләнүләрне ташлап, бүтән рухта шигырьләр язарга керешер, янә бер дәреслек төзер, аннары, ходай кушса, романга да тотыныр, ул инде моңа әзер кебек вакыт, вакыт! Тик башта тормышын тәртипкә салырга кирәктер Бәлки шәһәрнең бер тын почмагында тыныч фатирга урнашыргадыр. эчеп, типтереп, гомерен файдасыз исраф кылучылардан кендекне тәмам өзеп.. Ул ник тинтәкләргә иярергә тиеш соң әле? Эшләргә дә вакыт кирәк ләбаса. . Фикерләр саташкалап ала Хәер, юк ла. Ул эшләргә кирәклеге, ниһаять, үз гаиләмен, үз почмагын булдыру, балалар гына китерә торган куаныч турында уйлады ич инде. Әгәр яхшы күңелле, сөйкемле берәр кыз. Уйлары чуала шул. ул Зәйтүнә шикелле дип әйтергә теләде, исенә төшерде. Диләфрүз дә бар иде Өметсезлек белән ышаныч арасындагы тәнәфестә йомыкый, күндәм җан иясе Нәфисә дә пәйда була — аның хисләре, боз астында да үз юлы буйлап ага биргән елга шикелле, һаман йөгерә дә йөгерә. Фирая ханымның таләпчән матурлыгыннан ул үзе качты, хәзер инде менә күз алдында Зәйтүнә тирбәЛә Аларның кайсын гына сөйде соң ул? Әллә берсен дә яратмады, аның барлык хисләре мәхәббәткә сусау гына булды микән? Менә монысы, мәхәббәткә сусавы, һич тә юкка чыгып бетми торган нәрсә, ахры.. Кайчан да булса анысы да үтәр, ул чакта инде барысына да нокта куелыр. Әгәр аның тормышы башка юлдан киткән булса? Ул. мөгаен, мулла яки хәлфә төсендә авылда яки берәр кечерәк шәһәрдә яшәр, аның гаиләсе булган булыр иде Язмыш? Ул аны балачагында ук үз туганнарыннан һәм үз катламыннан аера да гади кешеләр — фәкыйрь авыл карчыгы. Казан һөнәрчеләре, тынгысыз игенче тәрбиясенә китереп ташлый. Әмма * балачагында ук ул үзен мәдрәсәне тәмамлаганнан соң ата-баба юлына | басачак кеше дип күзаллый иде. Басмады Киләчәк юлын сәләте билге- S ләдеме? Язмыштан аерып караганда сәләт үзе генә нәрсә соң ул? Нинди ’ дә 6>vica эшчәнлеккә күңел яту язмыш дип аталган мәҗбүрияткә ничек § туры килә? Сайлау ирегенә, хөр адымнарга мөмкинлек бармы соң? 4 Фикерләре бераз бутала... трк менә нәрсә: бәлки аның күз яшьләре. * сабыйлык зарлары, ятимлеге шигърият булып бәреп чыккандыр? Бәлки 2 сагыш һәм газапланулар үзе шигърияттер? Мисалга, уен-көлке үзбаш “ шигърият түгел ич әле. Игенчеләр гомер агышында чыгарган шаян җыр- ® ларны да җырлый, мәзәкләр дә сөйли, аннары эшкә тотына. Бәлки алар- “ ның хезмәте үзе шигърияттер? Ә аның хезмәте — газаплануларны чагыл- » дыру. Ә матурлык? Шигъриятне матурлык барлыкка китерми микәнни? £ Юк. газаплану түгел, кешенең газапларны җиңүе әһәмиятледер, менә ® шунысы шигърияттер. Михнәт кичерү, аңа бирешмәү...бик таныш нәрсә ләбаса аңа. Ул таң алдыннан гына йокыга талды һәм яхшы ук әйбәт ял итте. Аннары торып аскы катка төште һәм буфетта чәй эчте. Нәкъ иртәнге унда ул инде докторга күренер өчен чират алырга өлгерде. Хәтерендә Ольховский белән очрашуы, аның Гартманга күренергә димләве калыкты ... Әмма ул бүген эзләп килгән доктор Гартман түгел. Мостовщиков иде... Булсын!.. Алай. Билгә хәтле чишенегез Я. кадерлекәем. тизрәк!- Доктор карсаграк буйлы, тупасрак гәүдәле, дорфарак гади мөгамәләле. әмма аның бу гадилегенең ясалма булуы күренеп тора иде. Ул инде аягына калкып, югалыбрак калган авыруга таба атлады һәм битараф кыяфәттә — шулай бәлки чиркануын яшерәдер — Габдулланың күкрәгенә кыска агач торбаның бүрәнкә сыман башын терәп тыңлый башлады. Уңнан, сулдан, алдан, арттан — Киенегез —Рецепт язарга утыргач сорады: — Элек кемдә дәваландыгыз? — Мин әле беренче мәртәбә. . — Беренче? — Ул каләмен алып, шаккаткан төстә Габдуллага кара ды һәм нигәдер ачуы чыгып эндәште: — Элек кайда йөрдегез соң сез, кадерлекәем? Нигә сез монда, һич югы. өч ел элек килмәдегез? — Әйе шул. мин чыннан да өч ел чамасы йөткерәм бугай инде. Әмма бронхит... — Бронхит булса иде ул! Чахотканы, егеткәй, вакытында эләктерү мөһим. Я. менә сезгә рецепт. Хәлегез авырайса, тынычлык кирәк. Башка чакларда саф һавада күбрәк йөрегез. Яхшы ашауны да кайгыртыгыз. Габдулла үз бүлмәсенә кайтып кергәч үк түшәгенә ауды. Урам шау- шуы колагын тондырып, бөтен күзәнәкләренә әкрен генә үтеп керә һәм вак-вак калтырауга әверелеп бара иде сыман. Нинди сөйкемсез бу доктор, дип уйлады ул,— «кадерлекәем». «егеткәй» — уф! Ул авыруны, күп дигәндә. приказчик дип фараз итте шикелле — бу нәрсә мин-минлегенә тисә до. үпкәләвен таныйсы килмәде Габдулланың Хөкем карары чыгарылган чакта нинди вак хисләр били аны! Дөресе дә шулайдыр, чахоткадыр аңарда. Тик ул беркайчан да әллә ни таза булмады лабаса. Ютәле дә. бизгәге дә, хәлсезлеге дә электән аптырата килә, тик ул моңа карамый эшли килде Аның зиһене әле дә ачык, фикерләве анык, ул шушы минутта ук өстәл артына утырырга әзер! Ләкин башта әз генә черем итеп алырга, бәлки әле Ольховский киңәш иткән Гартманга да сугылырга ки рәктер. Тик бер генә табип та аның җирдәге тормышы күпме һәм ничек дәвам итәсен әйтмәячәк, бу бары тик бер тәңрегә генә мәгълүм. Аннары аны йокымсырау басты Аңының кайсыдыр бер почмагында — әллә өнендә, әллә төшендә-— ул йөрәген сыкратып куйган бик мөһим бер карарын беркетеп куйды: ул беркайчан да өйләнмәячәк, бәхет - сезлекнең аңардан тыш янә бер кешегә кагылуына ул һич тә юл куймая чак... Эчпошыргыч көннәр тагын бер-берсенә ялганды, тик алар элеккеләрдән ачыграк түгел иде. Кичтән түшәгенә яткач, ул туңудан калтырана, төннәрен шау тиргә батып уяна, бүлмә бөркүләнгән төсле күренә, коридорда туктаусыз шапылдау, кычкырып сөйләшү авазлары тынмый, кайчак аның ишеген шакырга тотыналар, тик ул җавап бирми иде. Ул туйдырып бетергән кунакханәне алыштырырга булды. Бәхтияров белән Галиәсгар аңа «Свет» кунакханәсендә бер бүлмә карап кайттылар Әйбәт: идәне паркет, түшәме биек, киң тәрәзәсе кояшлы якка карый. Әмма ул суык була икән ләбаса! Габдулла моны төне буе өшеп-калтырап чыккач ук төшенде Чөнки тагын коры ютәл газаплый башлады, туңдырды Әле кайнар чәй, әле аспирин йотса да, файдасы күренмәде. Димәк, монда калырга ярамый инде. Бәхтияров белән гәпләшү аны икенче борчуга да салды Жандарм идарәсе аның байтак еллар элек чыккан бер китабы белән кызыксынырга керешкән икән. Жандармнар белән очрашу гына җитми иде инде! Тукта! Авылның җылы өенә кайтып егылса, яхшырак булмасмы икән хәзер? Өчиледәге абыйсына кайтып керсә? Җитмәсә, уңае да туры килеп тора: сәүдәгәр якташы юлга әзерләнә икән ләбаса. Авыл үзенең борынгы йолалары буенча яши, һәр яңалык монда ят, шикле нәрсә буларак хәвефле каршы алына Кадимчелек заманында хаҗәтне үтәгән мондый йолалар хәзер инде искереп, тутыгып беткән коралны хәтерләтә иде. Кулланыштан чыккан мондый корал үзеңне йомыкыйлыкка, катып калганлыкка, язмыш кагуларын күндәм кичерүгә, дини хорафатларга гына хезмәт итә ала иде. Әмма, ни гаҗәп, тел бүтән тормыш белән яши, ул тутыкмый, мүкләнми, ә үсә, халык теленә әверелеп килә иде Шунысы гаҗәп, аксөякләр яңалык, заманчалык, мәдәният дәгъва иткән калада исә ул һаман чүпләнә, аңлаешсызрак була бара Газе- та-журналлар халыкка Рәсәй мөселманнарын берләштерү намына уртак төрки тел кертергә тырыша иде. Ләкин авыл, шәһәрнең тәкәбберләнүенә, тупас, әдәбияттан ерак, артык урам теле дип санавына карамастан, үз нигезен ныгыта, һаман ныгытарак бара иде Әлеге зыялылар тере халык теленнән читләшеп, чынлыкта язмыш бу милләткә насыйп иткән байлыктан, сүз белән бәян ителгән тарихыннан, аның чынбарлыгыннан йөз чөерәләр иде. Әйтик, «Тәңренең кашка тәкәсеме әллә син?» — дигән борынгы мәҗүсилек заманына кайтып калган бер гыйбарәсе генә дә ни тора ич аның! Ә каргалган балаларның кош сурәтенә кереп кара урманга очып китүләрен чагылдырган «Сак-Сок» бәете? Ә Акбүре турындагы риваять? _ Хәзерге чынбарлыкны әле һаман танырга теләмәгән ясалма әдәби телнең яшәве гаҗәп ләбаса дип уйлады Габдулла: ул чуклы-чачаклы, купшы, төссез һәм казанлыларның чын тарихына, аларның бүгенге тормышына асла ят булган бер нәрсә. Ә халык җырларының сүзе дә. рухы да — сулышы вә буявы да бөтенләй башка Аларда алла, күк, теге дөньялар белән бәйле табынулар, ышанулар, өметләрнең эзе дә юк, аларда сулыш кебек табигый нәрсәләр генә гәүдәләнә:'1 Ә ерак заманнардан килгән озын көйләребез? Аларда, гүзәл шаһзадәләр турындагы әсәрләрдән аермалы буларак, халык язмышы күпкә киңрәк чагыла, тирәнрәк мәгънәләр гәүдәләнә. Тарих җилләре борынгы Болгарны хәрабәгә һәм көлгә әйләндереп таратты да бетерде, яндырылган Казаннан шагыйрьләр һәм һөнәр осталары китеп барды, төзек бина- лар җимерелде дә харап булды — халык җырларын гына туплар да ватмады, уклар да кадамады. Әнә шул җырлардан гына халыкның чын рухын да. чын телен дә табып була. Көн арты көн уза, бик күп вакыйгалар, артка чигенгән саен, үзенең әһәмиятен югалта, яңаларына, күңеллерәкләренә чумып яшисе килә башлый Ул инде хәзер үзен шактый ныгыган, сәламәтләнгән шикелле хис ♦ итә һәм шатланып: чирем дә инде минем ул кадәр аһ итәрлек түгелдер, и бәлки әле доктор ялгышкан гынадыр, дип уйларга тотына Әгәр чахотка < эләктергән икән, ул үзен шулай кәефле, җиңел хис итә алыр идемени? Ул ® инде яңадан каланы тансыкларга кереште — бу үзе үк хәл керү, күңел х күтәрелү билгесе түгелмени? § Әмма йөрәген шомландырган ниндидер хәвеф аны уйланырга, тирә- ♦ якка текәлебрәк карарга мәҗбүр итә иде. Абыйсы да үзен әллә ничегрәк в серле тота, аны чамадан тышрак назлый, кеше-кара бимазалавыннан да “ коткарырга тырыша һәм нәкъ менә шундый фигыле белән шикләндерә п иде Ә беркөнне ул: «Кайтуыңны тирә-күршегә бик белдермәскә кушкан 2 идең, берәр хәтәр эшкә бәйләнмәгәнсеңдер ич?» — дип сорап куйды s м Юк,—диде Габдулла аны да, үзен дә тынычландырып —Бик ’ йончыдым, хәл җыяр өчен генә аулакны хуп күрәм — Әй дөньясы,— дип уфтанды абыйсы — Бигрәк караңгы, бигрәк * эчпошыргыч инде бу тормыш. Бөтен мәшәкатьләрне ташлап каядыр китеп югаласы килә. Яшьрәк тә булсак, ә? Габдулла, йоклаганга сабышып, җавап бирмәде. Күп сөйләштеләр ич инде алар, күп уйланылды, төрле планнар корылды Авылда калырга да гаилә корып җибәрергә, балалар укытырга иде, тик кая инде моңа җөрьәт итәргә’ Сәламәтлек тагын төзәлүгә таба китте сыман, нигә инде күпләргә хас тормыштан тәм табып яшәмәскә аңа? Ләкин мондый тотрыксыз, ышанычсыз, күңелсез хәяттә үзең өчен генә аерым бәхеткә өметләнү мөмкинме икән? Аның өлешенә, иптәшләре өлешенә, эшче һәм игенче өлешенә тигән югалтуларны шәхси бәхет белән генә тутырып буламы икән? Шәһәргә генә кайтып җитсен, журналларның берәрсен актару белән шул милли өметләр турында авыз суы агызуларга юлыгачак. Идеаллар турындагы язмаларга! Чәнчелеп китсен идеалларыгыз, әфәнделәр! Сезнең идеалыгыз — байлыкны арттыру, ә күңелегез сукыр, караңгы, аңа хакыйкатьне күрү язмаган — күзләрегез алтын белән томаланган. Зәгыйфь рухыгыз исә симергән гәүдәләрегезне көчкә-көчкә генә йөртә. Ә сез, ярты юлда арыган дусларым, азмы-күпме күзе ачык халык, . нинди хәлдә? Китап илтеп биргәч, ач игенчеләр дә бәхеткә тиенәчәк дип гөман кылдыгыз инде сез. Ул китапларда үгет-нәсихәт нинди мул иде. Мин: Бу сәнә ачлык жыланы чын халык бәгърен ашый! Кит. китап! Сабрит, дип әйтмә,— ул халык кечен ашый! — дигәч, үпкәләгән идегез. Мин хәзер дә: халыкка үгет-нәсихәт түгел, ипи бирегез дим. Әй, изге хәзрәтләребез, ә сезнең идеалларыгыз нинди? Җирдә — тәкъва күндәмлек, күктә — оҗмах һәм кыямәт көнне җәза. Сез, иман кирәк, дисез. Хуш, ярлы ходайга ышана, әмма ул иртәгә ачтан үлмәсенә ышанып бетми Җәза белән куркытуыгызны беләм, әмма курыкмыйм гайрәтем бик кыйммәткә төште. Кайчандыр мин сезнең сафка кайтырмын да халыкны тәңребез кануннары буенча яшәргә өйрәтермен дип ниятләгән идем Ә хәзер юк! — мин һәрвакыт хезмәт кылдым, тик һәрвакыт фәкыйрьлектән чыга алмадым, хәзер мин гади халыкның ничек яшәвен, ни турында җырлавын, нәрсә өчен яшь түгүен бераз беләм Минем идеалым — намуслы, дөрес юлдан атлау, тормыш чынлыгын язу. Бәлки шул хакыйкать ерак киләчәктә рухи түбәнлектән һәм кешеләрнең ваклыгыннан, үз мәнфәгатен генә кайгыртуыннан югарырак күтә релгән яңа буыннарга юаныч һәм таяныч булыр А. ул гүзәл буын яхшы лыклар эшләр өчен өлгереп пешеп җитәр!.. Күзләренә җиңелчә йокымсырау эленгән сыман тоелса да, хисләре үткен, сизгер, башы, зиһене ачык иде Керфекләрен ачып, караңгыланып килгән күккә карады һәм анда болытлар кәрванын күрде. Кәрванның очлаеп килгән башы алга ашкынган, канат җилпегән көчле кошны хәтерләтә иде Бу сурәт керфекләрен йомгач та. әле шактый вакыт аңыннан китми торды. Икенче юлы уянгач, ул төн карасы җәелүен, карлы яланнар. сахралар өстенә тулган ай нурлары сибелүен күрде. Башкалардан якты җемелдәве белән аерылып торган Зөһрә йолдыз талгын гына күктә йөзә иде. Кайчандыр җирдә йомшак күңелле матур бер кыз яшәгән. Ятим калгач, ул явыз үги анасы һәм аның юньсез кызы җәбереннән җәфалана башлаган Бер айлы кичтә аңа үги анасы төпсез мичкәгә су ташырга кушкан. Зөһрә чишмә буена барып яшь коя-коя. айга, үзе янына алуын, җир дәге бәлаләрдән коткаруын үтенеп, ялвара башлаган Кызыкайның инәлүен айдан ерак түгел яшәгән бер йолдыз ишеткән һәм ятимәне үзенә алган Шул көннән бирле шат күңелле ай үзе дә моңлыга әйләнгән Ә кызыкайга ярдәм кулын сузган шәфкатьле йолдыз исә тагын да яктырак яна башлаган, кешеләр исә аңа Зөһрә исемен кушкан Шул заманнан бирле ул бөтен хәлләрне ялыкмас уяулык белән күзәтә. ятимнәр һәм фәкыйрьләр, кыерсытылганнар һәм ялгызлар — барлык җаннар, барлык тереклек ияләре мохтаҗ булган гаделлекнең җиргә иңүен түземлек белән инде менә ничә еллар — кәрван-кәрван еллар агышы дәвамында көтә дә көтә. . Русчадан Тәүфикъ ӘЙДИ тәрҗемәсе МӨХТӘР АУЭЗОВ. казах язучысы. Тукайның прогрессив һәм горур поэзиясе ислам диненең катып калган кануннарын, аның фанатизмын нык гаепли, үз халкының алдынгы җәмәгать эшлеклеләрен икеләнмичә рус культурасы казанышларын үзләштерергә чакыра. Аның иҗаты бөек Пушкинның ирек сөюче поэзиясенә якын тора. Тагын шунысы да әһәмиятле: Пушкин реализмын кабул иткән Тукай шул чор җәмгыятенең яраксыз якларын һәм тарихи каршылыкларын ачып сала алды. Тукай чын халык шагыйре иде. ВЕРДИ КЕРБАБАЕВ. төркмән язучысы. Мин, әле поэзия өлкәсендә кулыма каләм алмастан элек үк, Тукайның дулкынландыргыч, тирән әсәрләндергеч шигырьләрен күп укыдым... Габдулла Тукайга булган бурычымны утау теләге белән, мин аның ике мең юллап шигырен төркмән теленә тәрҗемә иттем...