Логотип Казан Утлары
Шигърият

 ТАМЧЫЛАР

 

 

 Йөрәк тавышым китсен еракларга, Юлдаш булсын барыр юлымда. Кызлар моңы, күк күкрәве белән Кылыч зыңы булсын җырымда. Кемдер сусый язгы моңнарга, Кемдер сусый һәрчак назларга, Мин, яралы толпар — җилер идем, һай, сусадым назлы язларга.  Урманнарда яшел буранмыни, Шаулый һәрбер яфрак, һәр ылыс; Башка чакта күңел шаулы минем, Шаулы урманнарда ник тыныч? « Табигатьтә — ул язылган закон, Күрәсең ул шулай, йоладан: Мәңгелеккә киткән Тукай, Такташ... Мәңгелеккә кайткан яңадан. Ачы буран и дулады — Мәңгелек хаким сыман. Кар астында чишмә чылтырый — Чыныккан ятим сыман. « Әллә яшьлек, әллә исәрлек белән Китте инде вак-вак хаталар,— Гомер узгач инде шул хаталар Тау-тау булып үрчеп яталар. е Сөенегез, әкәм-төкәм, суалчаннар, Сөенегез, давылланып яңгыр килә: Кемдер сыкрый кагыла-сугыла давылларда, Җебенәләр хәшәрәтләр, көлә-көлә... ® Алтын балдак бүләк итәлмәдең, Яшьли йөртә алмадым кулымда. Урак ярасыннан кигән йөзек Мәңгелеккә калды җырымда. • Бар дөньяга бирә матурлыгын,— Балаларга бирә анасы; Мең газапта туа Җир-ананың Җиңү дигән батыр баласы. Күңелләрдә нинди гүзәллек бар, Барсы мәхәббәтнең җимеше, Әллә йөрәкләрдә бу мәхәббәт — Барлык игелекнең инеше? Чын бәхет ул — кемгәдер кирәк булсаң, Син кирәкле — кемгәдер терәк булсаң. Тормыш учагын һәркем дә көйрәтә: Тырышкан дөрләтә, Белмәгән өйрәтә.