Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫРЛАЙГА СӘЯХӘТ ҺӘМ САМАВЫР ЙӨЗЛЕГЕНӘ ЯЗЫЛГАН ШИГЫРЬ

Мин туган авыл Яңа Иябаш соңыннан «Тукай-Кырлай» дип аталып киткән Яңа Кырлайга терәлеп үк диярлек торса да, мин ул авылны шактый соң, әйтергә кирәк, «Шүрәле»не чатнатып яттан сөйләп йөри башлагач кына килеп күрдем. Миңа яшь тулып узгач бугай, укытучы әтиемне Күлле-Киме авылындагы икенче баскыч мәктәпкә эшкә күчергәннәр. Кимедә мин, букча асып, мәктәпкә йөри башладым. Ләкин беренче сыйныфны, хәзергечә әйтсәк, беренче классны да тәмамларга өлгермәдем, салкын кыш уртасында Кышкар авылына күчеп киттек. Җәй җитте. Элекке мәдрәсә бүлмәсендә беренче сабакларны алып бетереп, без авыл артындагы Завод тавы итәгенә, зур гына буалы инеш буйларына сибелдек. Беркөнне сабакташым Фаил әйтә куйды: — Иртәгә Тукай-Кырлайга барып кайтам. Сабан туена. Апаны да сагындым. Җизнине дә. Бер дә исе-хушы китми генә, уен арасында гына әйтеп салды Фаил бу хәбәрне. Минем исә колаклар үрә торды, йөрәккәйләрем леп-леп килә башлады. Исеме китапларга кергән Кырлайга барам, ди бит! Шунда ук күңелдә шигырь юллары кабатланды. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр; җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр... Тагын әле. сабан туена ди бит! Кышкарда әле сабан туе күрмәсәм дә, Күлле-Киме сабантуйлары күңеллелекнең иң югарысы булып, иксез-чиксез булып хәтергә сеңгән. — Кем белән барасың, Кырлайга? — һи! Миңа кем кирәк? Чыктым-киттем. — Юлда берәр атлы абый утыртыр әле дисеңмени? Фаил бөтенләй егетләрчә итеп, теш арасыннан гына сытып чыгарып төкереп куйды. — Үземнең пар атым барында, нигә миңа атлы абый? — Ул мәгънәле генә аякларына суккалап алды. Әйтә торам, алма апаны бик сагындым. Минем йөрәк лепелдәпме-лепелди. Шулай җәяүләп кенә барып була микәнни ул китапта язылган Кырлайга? Аннары әле... Олылар сөйләвеннән беләм, мин дөньяга килгән Яңа Иябаш Кырлайга бөтенләй якын гына. Өстәвенә әле, минем дә бит, нәкъ Фаилнеке кебек, Иябашта әнинең сеңлесе Фәсәхәт апам белән Габделхәй җизнәм бар. Минем дә бит Фәсәхәт апамны — һәрвакыт ягымлы, якты йөзле, ачулану-каш җыеруның ни икәнен дә белми торган Фәсәхәт апамны күрәсем килә. Габделхәй җизнине дә күрәсем киләме, анысын белмим, ә менә Фәсәхәт апаны бик күрәсем килә. Сагыну дигәннәре шулай буладыр инде ул. — Фаил малай! Син юлын беләсеңмени Кырлайның? — һи! Күземне бәйләп җибәр — барып җитәм. — Күзеңне бәйләп тормыйк, син болай гына күрсәт миңа Кырлай юлын. Кайчанрак кузгалабыз? . Кызык бу сабыйлык хатирәләре. Кинодагы кебек, бер күренештән икенчесенә, ераклык якынлык аралары белән һич хисаплашмастан. ялт кына күчә дә тора. Ничегрәк үттек без ул ун-унике чакрымлык араны, безнең бу сәяхәткә әти-әниләребез ничегрәк карады? — болары, үтер, аз гына да истә калмаган. Хатирәләр инеш буендагы сөйләшүдән сабан туеның ифрат чуар-колга башындагы чигүле сөлгеләре, апа-әбиләрнең күлмәкләре, чуклы- чаклы атлары күз явын алган күренешләренә күчә. Аннары, шул бик истә. Биленә кызыл билбау буган, яшел кәләпүшен кырынрак салган бабай нидер әйтеп аваз салуга, мәйданга малайлар йөгерешеп чыкты. Көрәшергә чыкканнар икән. Ни арада өлгергән, карасам, Фаилем дә шулар арасында. Ләкин көч сынашырга теләгән малайлар артык күп булдымы, әллә көтек кенә буйлы Фаилгә ышанып бетмәделәрме, ул арада үсмерләр, аннары егетләр бил алыша башлады да. дустым, иренен бияләй кадәр салындырып, мыш- мыш яныма килеп утырды, кулындагы алсу күкәйне шак итеп маңгаена бәреп ватты. Керфекләрең генә талмасын, карар кызыклар берсе өстенә берсе өстәлә торды. Әмма берзамаң, инде көрәш тә. йөгереш бәйгеләре дә тәмамланып, мәйдан шактый сыегая башлагач, минем эчне ачы гына бер хәсрәт кимерергә тотынды. Фаилгә рәхәт, апаҗизниләренә керә дә, сабантуй сыйлары белән туйганчы сыйланып, ята да йоклый хәзер. Миңа нишләргә соң? Моннан ерак та булмаска тиешле ул Иябашка кай юлдан барырга да Фәсәхәт апа белән Габделхәй җизни өен ничек эзләп табарга? Шунда, әйтерсең лә, башкаема килеп төшкән бу хәсрәт төерчеген әллә кайдан гына күреп торган диярсең, Фәсәхәт апам, тулган айдай балкып, каршыма гына килде дә чыкты. — Ай, энем җаным, ничек килдең монда? Кем белән? Хатирәләр кинотасмасы шушында тагын бер сикереш ясый. Иртәгесен мин ТукайКырлайда, кичә Фаил күрсәтеп үткән капка төбендә басып тора идем. Таныш булмаган өйгә барып керергә кыюлык җитмиме, келәгә үрелмим. Хәер, өйгә керергә бик атлыгып та тормыйм. Сихри шигырь булып китапка язылган бу авылның һәр өен, һәр сукмагын, чирәмлектә миңа таба хәтәр генә өселдәп-өселдәп куючы ала казның һәр сары-йомшак бәбкәен хәтеремә сеңдерергә теләгәндәй, тирә-юнемне йотылып күзәтәм. Күңелдә — ерактан гына ишетелгән матур җырдай, шигырь юллары кабатлана: Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде; Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. Шунда җыр кисәк кенә тукталып кала. Карачы, бер дә алай «һәр ягы урман» түгел ич бу авылның. Дөрес, без килгән яктан бераз уңдарак, шактый еракта булса кирәк, күкселләнеп урман күренә, ә калган өч тарафка күзләрең талганчы текәлеп тор — һичнинди урман-фәлән шәйли алмыйсың. Әллә ул яклардагы урманнарны инде кисеп бетерделәр микән? Алай урманы киселеп беткән якларга карыйсы да килми, тизрәк ерактагы күксел урман ягына таба борылам. Күңелдәге җыр акрын-акрын тагын зыңлый башлый: Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк: Күз ачып-йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. Фаилдән сорыйсы булыр әле, кайтышлый әнә шул урман аша үтә торган юл юк микән Кышкарга таба? Әкәмәт тә шәп булыр иде ул, «күз ачып-йомганчы» гына җыеп алып, өйгә бер чиләк җиләк күтәреп кайтып керсәң. Ләңин без өйгә алай бер чиләк җиләк күтәреп кайтып кермәдек. Кайтыр юл бүтән бер ягы белән бик истә. Тәпили торгач арылгандыр, төбеннән чишмә кебек кенә инешчеге агып торган яшел яр буена ял итәргә утырдык. Озатканда Фәсәхәт апа «сабан туе күчтәнәче» дип, миңа шакмак ашъяулыклы бер төенчек тоттырган иде. Шул төенчек икебез урасында яшел чирәмдә ята хәзер. Дөресен әйткәндә, юлга чыкканнан бирле тынгылык бирми инде миңа бу төенчек. Җәяүлегә инә дә авыр, дигәндәй, кулларны да талдырып бетерде, аннары, ниләр төйнәлгән икән ул ашъяулыкка? — шуны да бик беләсе килә. Өстәвенә әле, Фаил дә сәер генә карап-карап куя төенчегемә. «Җүләр! Юлга төенчек күтәреп чыккан. Минем күк ике кулны селти-селти генә тәпиләүгә ни җитә»,— дия иде бугай бу караш. Яр буена җайлап утыруга, мин төенчекне чишеп җибәрдем. Кабартмалар, сумсалар, тагын әллә нинди тәм-томнар. Исләре шунда ук борынны кытык ларга тотынды. Иртән Фәсәхәт апа кыстый-кыстый сыйлап чыгарса да, тәпили торгач, карын ачып өлгергән икән, авыздан сулар килә башлады. Ашъяулыкны Фаилгә таба рак этәреп: — Әйдә, җитеш әле, тарсынып утырма,— дидем мин Фәсәхәт ападан откан сүзләрне кабатлап. Җиләкне күз ачып-йомганчы бер чиләк җыю бәхетенә ирешмәсәк тә, әйтергә була, ашъяулыкны күз ачып-йомганчы ялт иттердек. Мин дә Фаил кебек ике кулны селти-селти генә кайтам хәзер. Хәер, кулларны гел селтәп кенә бармыйбыз, кулларга эше табылып кына тора. Юл буендагы зуррак ташларны әйләндереп салабыз да, шуның кап-кара эзендә ап-ак борма-борма үләннәрне, бераз куркынычрак кыяфәтле кортларны, тишегенә шуышучы кызыл селәүчәннәрне озаклап күзәтәбез. Солы басуы буйлап үтә башлагач, яшькелт саламнан сыбызгы ясап кычкырту китте. Рәхәт! Ләкин бер рәхәтнең бер михнәте, дип юкка гына әйтми икән олылар. Инде Завод тавы да күренә, кайтып җитәргә күп тә калмаган иде. Шунда минем кесәгә йомарлап тыккан әлеге ашъяулык гаять тә авырая башлады. Карасана, мин ул төенчекне өйдәгеләргә алып кайтып бирергә тиеш булганмындыр бит?! «Үзеңне сыйладым, болары белән әти-әниеңне, апаң белән энеңне дә сыйла»,— дип әйтүе булгандыр ул Фәсәхәт апаның. Шулайдыр ул. Инде: «менә сезгә сабан туе күчтәнәчләре», дип буш ашъяулык чыгарып салсам, ни әйтерләр миңа? Ярар, нихәл итәсең, булганы булган, булганны кире кайтарып булмый. Иң дөресе, әгәр тегеләй-болай нитә калса, тиз генә кереп качар өчен, «җир тишеге» дигәннәрен алдан ук эзләп табып куясы булыр. Караңгы өйалдына караңгы уйлар белән кайтып керсәм дә, өй ишеген ачуга, шунда ук яктылык бөркелде. Төшлектән авышкан кояш ян тәрәзәдән безнең өйгә үк сикереп керергә җыена сыман, ә түрдәге зәңгәр, сары чәчәкле кәнәфидә тагы да матуррак чәчәкле киңчә күлмәге, зур гына җемелдек алкалары, ак яулыгы астыннан аз гына күренеп торган көмеш чәчләре белән балкып, Сәрвиниял апа утыра иде. Сәрвиниял апа — олыларча әйтсәң, Сәрвиниһал — безгә кардәш тиешле. Әниләре дәү әни белән бертуганнармы, әллә туганнан-туганмы, ачык кына белгәнем булмады. Иң кирәге ул түгел, иң кирәге аның безгә килүе иде. Бигрәкләр дә күңелле була безгә Сәрвиниял апа килсә! Гел әнә шулай нур белән тула өебез ул килсә. Алай гел кояшлы көннәрдә генә килеп тормый ул үзе. Болытлы кышкы көннәрдә килә, кичләтеп кенә килеп кергәне бар — өебез барыбер яктыра, өйдә гөр-гөр сөйләшү аз гына туктамый. Кызыклы хәлләр дә сөйли бугай, олылар еш кына көлешеп алалар. Олылар көлешә, ләкин безнең дә көлгәнне хәтерләмим. Безнең өчен кызыгы кичен йокларга яткач башлана. Почмак якта, безнең белән бергә куна Сәрвиниял апа. Ятып бетмәс борын ук әйтә башлыйбыз: «Сәрвиниял апа, теге әкият бетмәде бит әле»,— дибез. Апабыз ялындырып тормый, башы үткән килүендә, юк, аннан элекке килүендә, юк. аннан да элек... хәтерләмим дә инде, башы кайчан башлангандыр, әнә шул кызыклы озын әкиятне сөйли башлый. Кызыклы дигәч тә, һич тә көлкеле түгел. Йокыларыңны бөтенләйгә килмәскә качырып бетерердәй үрмә-үрмә маҗаралы, үзең дә сизмәстән юрган астына посканнан- постыра торган куркынычрак та әкият. Бүген дә шул очы кырые һич төгәлләнми торган тылсымлы әкиятне тыңлыйбыз икән! Минем караңгы өйалдындагы караңгы уйларымны яп-якты өй эчен тагы да балкытып утырган Сәрвиниял апа әнә шуЛай бик тиз оныттырды. Ләкин Сәрвиниял апа ул кичне әкият сөйләмәде. Җәйге озын көндә төн кунып ятасы килмәгәндер инде, үзе әйткәнчә, «икенде белән ахшам арасында» Яңа Кишетенә кайтып китте. Әмма ул көн әкияттән дә битәррәк бер сөйләшү белән хәтергә һич онытылмаслык булып сеңеп калган. Минем Кырлай сабан туеннан кайтуымны белгәч, Сәрвиниял апа бәйгеләрнең ничегрәк үтүе, кайда кунуым, монысын белгәч, Фәсәхәт апа белән Габделхәй җизнинең хәләхвәлләрен сорашып китте. Монысына минем җавабым «әйе-эһе»дән артмады — әгәр сүз иярә сүз чыгып, хәерсез күчтәнәч тә фаш ителсә, нихәлләр итәрсең? Әлеге «җир тишеге» дигәннәрен дә эзләп табарга өлгермәдем, җитмәсә... Юк, андый нәмәрсәнең кирәге чыкмады. Сәрвиниял апа сорап куйды: — Тукай каеннарын да күрдеңме соң анда, Кырлайда? Юк, күрмәгән идем. Күрсәтүче дә булмады, андый каеннар барлыгын бөтенләй дә белми идем. Сәрвиниял апа әнигә карап сөйләп китте: — Баһар, син хәтерлисеңдер инде минем Кәшифә ахирәтне? Бигрәк яшьләй ятим калды бит мескенкәем. Әллә ай буе икәүләшеп җылаштык. Беркөнне Кәшифә әйтә миңа: «Сәрвиниһал,— ди,— син җыр, бәет чыгарырга оста, минем әни турында да берәр җырмы, бәетме чыгар әле»,— ди. Ярар, дидем. Уйлап йөрим, беркөнне кулыма каләм дә алып утырдым. Язам да сызам, язам да бозам. Һич кенә дә күңелдәгечә чыкмый, ходайның хикмәте. Ахирәтнең дөньяга сыймас моң хәсрәтен тамчы да китереп булмый. Шуннан соң, беркөнне, нинди йомыш беләндер, Кырлайга бардым. Кайтышлый, Тукай каеннарын карап үтим әле дип, Иябаш очы урамына борылдым. Килсәм, Баһар җаным, йөрәккәем әллә нишләпләр китте. Син, Баһар, хәтерлисеңдер, ул каеннар икәү иде бит, пар иделәр. Килсәм, шул пар каен ялгызга калган, янындагысы юк. Әллә, мин әйтәм, Тукай вафат булгач, моның берсе сагыштан кибеп корып, шуңа кистеләр микән әллә, дим. Булмас димә, кеше кайгысына бигрәкләр дә сизгер диләр бит ул каеннарны, җанашларымны. Шулай уйлавым булды, ике күземнән чишмә күк яшь акты китте. Мин инде, ахирәтнең кайгысын уртаклашып җылый-җылый, күз яшем корып беттеме дисәм... Теге җырдагы кебек: Минем түккән күз яшемдә Инде балыклар йөзә... Шулаймы дисәм, юк икән, корыйсы юк икән ул моң-хәсрәт күз яшьләренең. Менә шунда, ходайның хикмәте, Тукай шигыре исемә килде дә төште. Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, • Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы. Шушы шигырь хәтеремә килүе булды, ходайның хикмәте, елаудан туктадым. Менә, мин әйтәм. Кәшифә ахирәт үзенең хәсрәте турында миннән җыр чыгартмакчы, Тукай бичара күптән әйтеп калдырган икән ич инде адәм башына мәңге төшкән, мәңге төшәчәк мондый ачы хәсрәт турысында. Тукайдан да уздырып әйтеп биреп буламы соң инде, җә? Шуннан соң... Инде дә моңлы шигырь үзе, име, ә мин җүләр нишләде диген? Күңелләр бушанып, аяк атлауларым җиңеләеп китте, өйгә кайтып җиткәнне сизми дә калдым. Кайтуга әйтеп бирәм ахирәткә Тукай шигырен, дим. Шулай бик дәртләнеп кайтсам да, Кәшифәнең үзен күрүгә, хикмәт, телләрем бәйләнде дә калды. Елаудан туктавыма кайчан, Тукай шигырен әйтсәм, тагын яшь коя башлый ич инде бу бичара, дим. Икеме, өчме көн үткәч, Кәшифә сорап куйды. Сәрвиниһал, ди, җыр чагармадыңмы әле әнием турында, ди. Үзе сорагач, әйттем дә бирдем моңа Тукай шигырен. Әйтүен әйттем, татар акылы тау менгәч, дигәндәй, шунда ук телемне тешләрдәй булдым. Тагын яшь коя инде бу бичара, дим. Ходайның хикмәте, бөртек керфеге дә чыланмады, сулган йөзләренә элекке нурлары ук кунды әле. «Рәхмәт, Сәрвиниһал. ди, Ташкичү остасына әнием каберенә таш ясарга әйтеп кайткан идем, бүген ук барам да, шушы шигырьне яздырам»,— ди. Менә бит нинди ул Тукай’ Нинди моңлы итеп әйтсә дә, кеше күңеленә юанычын да сала белә икән. Әни, Сәрвиниял апа сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый.чәй хәзерләп йөрде. Менә өстәлгә, парларын бөркеп, самавыр килеп утырды. Безнең яңа самавы рыбыз бу. Элекке җиз самавыр инде бик искергән, борыныннан гел тамчы тамып утыра, йөзлегендәге ямалган төшләре әле аксылланып, әле яшелләнеп. чыраен сытарга гына тора иде. Монысы — ак самавыр. Матур чүлмәк сыман, иңнәре калку, биле нечкә, йөзлекләре, әгәр башыңкүзеңне, бер караганда, кәкре кыярдай итеп, икенче караганда, соңгы таба коймагыдай уемтыклы җәлпәк итеп, үзеңнән көлеп туймаслык итеп күрсәтүен искә алмаганда, көзге күк ялтырап тора. Сүз әнә шул яңа. самавырыбыз турында китте хәзер. Яңа самавырдан беренче тапкырлар чәй эчкәндә бик күңелле булса да, инде бер кызыгы калмаган икән мондый сөйләшүнең. Ул әңгәмәне тыңлаудан бигрәк, мин Сәрвиниял апа алдына ук куелган бизәкле савыттан ничек кенә итеп тагын бер мендәр конфет үрелеп алу турында уйлап утырдым. Ләкин бер дә юкка гына булмаган икән самавыр турында болай тәмләп сөйләшү. — Самавыр дигәннән... Икәү-өчәү булсайде ул дөньяда самавырың! — диде Сәрвиниял апа, сүз көен аз гына да өзмәстән. — Икәү-өчәү тагын! Монысына ирешкәнгә шөкер. — Алай димәле син, Баһар. Шуннан әйтүем аны... Әгәренки шунда самавырыбыз икәү булса соң, тегесен, Тукай үз кулы белән шигырь язып киткәнен, җанымнан артык күреп саклар идем мин менә хәзер. — Нинди шигырьле самавыр ул? — Әбәү җаным! Сиңа сөйләмәдем микәнни? Фәсәхәткәме, Сәгадәткәме сөйләвем хәтердә инде алайса. Сезнең кайсыгыз белән ни сөйләшкәнне бутап та бетерерсең. Бер дә апа-сеңелләр димәссең, игезәкләр күк бит сез. Болай булды ул, җаным. Безнең җитеп кенә килә торган кыз чаклар әле. Беркөнне әти Әтнә базарыннан күңелләре хушланып кайтып керде. «Әтнә некрутлар белән тулган, шунлыктан базар бик шәп булды,—дип әнигә сөйләп утырды.— Кайтышлый шулай, күрәм, алдагы аттан бер егет сикереп төшә дә йөгерә, сикереп төшә дә йөгерә. Йөгермәссең, аягында кәвеш сымак бер нәмәрсә генә моның, өстендә дә юка гына урыс кәзәкие, башында урыс кипкәсе. Ә көне нинди бит аның бүген, кәзәкидән түгел, төлке тун киеп чыксаң да, сикертерлек. Шуннан, моның бер төшүендә сөйләшеп киттек. Беләсеңме, карчык, кем булып чыкты бу егет? Кушлавычның мәрхүм Мөхәммәтгариф хәзрәтнең мәхдүме икән. Киемнәре урысчарак булса да, безнеңчә шундый матур сөйләшә. Мөхәммәтгариф мулланы бик яхшы хәтерлим мин, инде дә гыйлем хәзрәт иде, мәрхүм. Бергә ашта утырган чаклар да булды. Шуны әйткәч, егетем тагы да ачылып китте. «Менә, солдатка каралырга кайттым әле. Казанда яшим», ди. «Анда ниндирәк эштә, әллә адвокат-фәләнме?» дим. Көлә. «Юк, мин гәҗит-китап чыгару эшендә* ди. Хәзер Мәңгәргә барышы икән. «Кушлавычка да барып киләсем бар», ди. «Анда барышлый, безгә дә сугыл, чәй эчеп, җылынып чыгарсың*, дим. «Бәлки сугылырмын да әле, алай әтиемне дә белгәч», диде. «Менә, карчык, шундый мөхтәрәм кунак килеп чыгуы бар безгә, аң бул», диде әти. Бу хәбәрне шул кичне үк Кәшифә ахирәткә җиткердем. «Караны, әгәр килеп чыкса, миңа да әйтми калма, минем дә күрәсем килә, алай китаплар чыгара торган кешене», ди Кәшифә. Ярар, икеме, өчме көн үтүгә, капка төбебезгә бер ат килеп туктады. Тырантастан төшкән ят кешене шунда ук чамалап алдым. Аягында, әти • кәвеш сыман» дигәне шундый да матур шиблет икән моның, башында, чыннан да, урыс кипкесе. Барысы да үзенә чат килешеп тора тагын. Җәтрәк Кәшифәләргә йөгердем. Әйләнеп кергәндә, әни самавыр куең җибәргән, мич авызында өчаяк астына чыра ягып кына төче коймак салып йөри. Кунак егет ак якта әти белән сөйләшеп утыралар. Безнең әтине, хәтерлисеңдер инде, күңеленә хуш килгән кешесе булса, һич кенә дә сөйләшеп сүзе бетмәс иде бит аның. Бу юлы да гел әти сөйләгәне генә ишетелә, кунак егет ара тирә генә сүз кушкалый. Әни самавырны түр якка күтәреп чыккан арада, үрелә-үрелә күз салмак булабыз, кунак егет монда таба арты беләнрәк утырган. Кәшифә ахирәт бик елдам кыз иде бит, шунда сәке өстендәге кәрәзле бал тартмасын алды да «җиңгәй, моны да чыгарыргадыр бит», дип түр якка керде дә китте. Мин дә аннан калышып тормадым тагы. Табадан беренче тәлинкә коймак төшүгә, шуны күтәреп кереп киттем. Һаман да әти нидер сөйли, кунак егет кулына балкашык алган да, шуның сабы белән самавырга сыз- галыйсызгалый, тыңлап утыра. Яулык читеннән генә күз төшереп алдым. Инде дә сөйкемле егет, Баһар җаным, йөзләре үк нурлы. Кунак егет, юл кешесе бит. озак утырмады, китте. Без Кәшифә белән түр якка өстәлне җыештырып алырга кердек. Керсәк, Баһар җаным, шаклар да каттык. Кунак егет балкашык сабы белән самавырга сызгалап утыра иде, дидем бит. Тикмәгә генә булмаган икән, наян. Шулай балкашык сабын балавызга манып, самавыр йөзлегенә шигырь язып киткән, әй! • — Ниндирәк шигырь язган? Хәтереңдә калмаганмы? — Хәтерләмимме соң! Гомеремдә онытасым юк. Менә болай дигән: И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак! Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак. — Тукай шигыре ич бу. — Бөтен хикмәте дә шунда шул менәтерә. Без ул чакта, әйтәм ич, җитеп кенә килүче кызлар әле, дөньяда Тукай дигән шагыйрь барлыгын белми дә идек. Әти дә үз кунагының кем икәнлеген тәгаен генә белде микән? Алай дисәң, шул елнымы, әллә икенче елнымы. Арчадан бер шигырь китабы алып кайтты әти. «Габдулла Тукаев шигырьләре*, диелгән иде тышында. Кәшифә ахирәт белән бергәләп, шуны укып утыра идек, бер битендә, Баһар җаным, безнең самавырга язып калдырган шигырь килде-чыкты! Яшь чак, җүләр чак диген, менә ике ахирәт ут ягып бәхәсләшәбез. «Сиңа карата чыгарган Тукай бу шигырен»,— дигән була Кәшифә. «Юк инде, мин әйтәм, төп-төгәл сиңа багышланган шигырь бу. Син бит әнә кая басканыңны белмәстән, бал күтәреп шундук түр якка кереп киттең. Мин коймак күтәреп кергәндә, шигырен язып утыра иде инде ул», дим. Кәшифә һаман үзенекен сукалый. Сиңа да сиңа. Белмәссең тагын... Әнә алай-болай юлыңда Хозер Ильяс очраса, кем белән очрашканыңны һич белмәссең, ди бит, күңелендә изге сүзләре дә якты нуры гына гомерлеккә иңеп калыр, ди. Шуның күк булды инде безнең дә. Әмма дә ләкин, әйтәм ич, самавырыбыз икәү булса, монысын җанымнан артык күреп саклар идем... Ярар, Баһар җаным, рәхмәтләр яусын тәмле чәең, якты чыраең өчен! Кузгалыйм инде мин. Ибраһим улым эштән арып кайтыр, аның да солдатка караласы елы бит, кулдан килгән кадәренчә, кадер- хөрмәтемне күрсәтеп каласым килә... Сәрвиниял апа сөйләгән Тукай каеннарын миңа бераз үсә төшкәч кенә барып күрергә туры килде. Сүз Кырлайда кечкенә Габдулла яшәп киткән Сәгъди абзыйлар ишегалдындагы карт каеннар турында барган икән. Мин килеп күргәндә, инде каеннарның икенчесе дә корыган, ләкин монысын төптән кисеп ташламаганнар, койма тиңентен генә кискәннәр дә, шунда пыяла рамлап Тукайның зур гына рәсемен урнаштырганнар иде. Элекке Кызыл Юл район үзәге Яңа Кенәрдән, мари ягы авылларыннан Арча станциясенә илтә торган олы юл өстендәге урам бу. Стансада поездга утырып, Казанга, тагын әллә кайларга сәфәр тотучы атлы, җәяүле юлаучылар моннан көннәр-төннәр буе өзелми. Тукай балачагында үзе үрмәләп менеп уйнап йөргән аккаен кәүсәсе башыннан юлчыларга моңсу гына хәерле юл теләп кала... Бөек Ватан сугышы башлангач, Тукай шушыннан үзенең күпме якташларын — «тынычта аттан артык эшләүче, сугышта юлбарыстай көчле* ир- егетләрне, «нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак йөзле» нечкәбил кызларны изге яуга озатып калды. Шулардан күпмесе кире әйләнеп кайтмадылар... Сәрвиниял апаның бердәнбер улы — әтисе беренче герман сугышына чыгып киткәндә ана карынында калган Ибраһим абый да кайта алмады. Мин армиядән кайтканда, Сәрвиниял апа үзе дә вафат иде инде. Фәсәхәт апа сөйләде: улының кара кәгазен алгач, сөекле улының хәсрәтле язмышы турында Сәрвиниял апа бәет чыгарган, шуны мөнәҗәт әйткәндәй көйли-көйли «өй» борынча әйтеп йөргән. Хәтерендә калганын Фәсәхәт апа миңа да әйтеп күрсәткән иде. Кызганыч, язып алмаганмын, хәтер саклый алмаган. Сәрвиниял апаның безгә килгән саен ялгап алып китеп сөйли торган очсыз- кырыйсыз мавыктыргыч озын әкияте дә хәзер өзек-өзек кенә хәтеремдә. Их, хәзерге күк, магнитофон тасмасына яза барсаң икән Сәрвиниял апаның шундый да тәмләп, матур итеп әкият сөйләүләрен! Ә менә Сәрвиниял апаның яшьлегендә Тукайны күрүе, шагыйрьнең самавыр йөзлегенә шигырь язып калдыруы турында, ихтимал, бераз хыял кушыбрак сөйләгәнен һич онытмыйм. Онытырга хакым юк — бөек шагыйребезнең халык күңелендә ул чакларда ук үлмәс легендага әверелә баруын күрсәткән матур бер хикәят ич ул! Апрель. 1985.