Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ике хәбәр арасы

I

Хәрабәдән — хәрабәгә. Ядрә тиеп янып ята Аз да түгел, күп тә түгел — Өчпочмаклы сәлам-хәбәр... Бары ике хәбәр арасы: ^ке хәбэр арасында «Сугыш» — бәргәләнде карт барабан. ^ь,сылып калды гүя дөнья. «Җиңү!»— яшь быргылар авазы. Сүнмәсен тик Ил учагы — Як син аны, көн як, төн як! I Хәрабәдән — хәрабәгә. Ядрә тиеп янып ята Аз да түгел, күп тә түгел — Өчпочмаклы сәлам-хәбәр... Бары ике хәбәр арасы: ^ке хәбэр арасында «Сугыш» — бәргәләнде карт барабан. ^ь,сылып калды гүя дөнья. «Җиңү!»— яшь быргылар авазы. Сүнмәсен тик Ил учагы — Як син аны, көн як, төн як! капкалары уртасында Кысылып калды сугыш арбасы. Үзгәртергә бераз туры килде Европаның иске картасын... Арба калды, ә капкалар илне Бүлеп куйды аргы-биргегә. «Әйләндерсәң арба тәгәрмәчен, Кайтмас микән тарих кирегә?»—II Кара янды ап-ак каен. Яраланды ап-ак таем. Күбәләкне өтте яшен, Чишмәкәем түкте яшен. Албасты зат таптап үтте Хәтфә келәм аланымны. Таң төсеннән кан төсенә Манды миләш-баланымны... Ил ишеген ватып керде Чакырылмаган хәтәр кунак. Хәрби кием киде гүя һәрбер агач, һәрбер куак... Болынымда биеп йөргән Бал-гөл исле шаян җилем, Тончыгып сугыш көленә, Ташлап китте туган җирен. Ике хәбәр арасында Каннар акты елга-елга. Ике хәбәр арасыннан Әнкәм атлый егыла-егыла... Хәсрәт төяп, кара көймә Агып китте Идел буйлап. Агып китте өзелеп көткән, Килеп җиткән бәйрәм-туйлар... Ике хәбәр арасында Эленеп калды ал яулыгым. Ватык сугыш арбасында Тумый калган балам елый... Ятим бер моң сугылып йөри Акрын гына таң сызыла, Колак салам бер тавышка: «Nach Osten»Hbi күмеп китте «Көнбатышка!» «Көнбатышка!..» Күпне күргән каскаларда Биш канатлы йолдыз яна. Шул йолдызның яшәү көчен Исбат иттек без дөньяга... Тамыры белән җирне капшап, Сулыш алды сулган каен. Акбүз атка әверелеп, . Үсеп җитте юаш таем... Ике хәбәр арасында Җирдән бизә язган язны Кайтарды Җиңү авазы — Канга манып елын яздык: Кырык бердән — Кырык бишкә Күпер салды күпме гомер. Кисәүләнгән кәүсәләрдән Яшьнәп чыкты япь-яшь бөре... Ill Аз да түгел, күп тә түгел — Бары ике хәбәр арасы: «Сугыш!»— бәргәләнде карт барабан, «Җиңү» — яшь быргылар авазы. Берлин Аръягына посып шул капканың, Рейган әнә ниләр кылына; Арбаны ул хәзер канат тагып, Чыгармакчы йолдыз кырына... Чү! Кагылма минем йолдызыма, йолдызларга инде орынма!! Сугыш сүзе белән Йолдыз үзе Баса алмас мәңге янәшә. Тормыш белән үлем беркайчан да Алмаган күк Җирдә ярәшә!.. IV Тоныкланган Йолдыз иле: Җирдән яман хәбәр килде. Кем уйлаган йолдызларга Кагылыр, дип сугыш җиле?! Таң йолдызы бакты Җиргә: — Нәрсә булды сиңа, Кешем? Моннан торып ишетмәсәң, Әйтим микән әллә төшеп? Без — йолдызлар кайсы чакта Башны җуеп атылсак та, Гел бер дога, гел бер теләк: «Җирне сакла!» «Җирне сакла!. » Кара төндә адашканда, Маяк булып уңнан, сулдан. Яктыртабыз армый-талмый. Язмасын, дип Кеше юлдан. Балкышабыз, ялык-йолык Җемелдибез Сиңа карап. Төн чыгабыз Сине саклап, Ах! Үзеңне итмә харап!! . Йолдыз иле. Йолдыз җиле Җиргә беркөн җитте килеп. Йолдыз җиле кагылганда, Балам төшләр күрә көлеп... Ак каеным дип уйлана Ягылып төн карасына? «Теге арба кереп китсә Җидегән Йолдыз арасына?..»— Челтерчелтер Җидегән чишмә Серен сөйли күбәләккә. «Таңда җилләр т^ныч иссә, Дөнья бигрәк түгәрәк лә...»— Кешнәп куя кашка таем, Ак йолдызы маңгаенда... «Таңнар нигә шулай моңсу Була икән май аенда?..»— Ник соң әле әнкәемнең Таң йокысын ачты дөнья? Уйга талган чал чәчләре Ал чәчкәле ястыгында... Ә йолдызлар күк гөмбәзен Күк томанга төреп кенә, Берәм-берәм югалалар, Югалалар эреп кенә... Шул йолдызлар арасында Синең дә бит үз йолдызың, Уян, Кешем! Уйлан, Кешем! Уйнат, Кешем, таң быргысын!! Җир шарының уртасына Элеп куй син бәллүр бишек. Берәм-берәм һәммә йолдыз Кунак булсын шунда төшеп... Ә мин мәңге калыйм Җирдә, Очсын әнә ал яулыгым Йолдызлардан йолдызларга, Имин хәбәр, сәлам булып! 1985