Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИҢӘШЕРГӘ КИРӘК!

Журналда татар әдәбиятының бүгенге хәле турында, поэзия, проза һәм драматургия жанрларының торышы хакында кызыклы фикер алышулар, шактый озакка сузылган сөйләшүләр алып барылды Ә менә тәрҗемә турында җитди сөйләшү, дискуссия буЛганын мин хәтерләмим Бу турыда сүз башлап җибәрергә чират җитмәдеме икән? Ачыклыйсы, бергәләп уйланасы мәсьәләләр бик күп бит Мәсәлән, минем үземне түбәндәгеләр уйландыра. Тәрҗемәнең тел принцибы — адекватлык Ә нәрсә ул адекватлык? Аңлатмалы сүзлек әйтүенчә,-ул тәңгәллек, бер үк төрле булу, бер-берсеннән аерылгысыз, тиңдәш булу дигән сүз Тәрҗемәдә моңа йөз процент ирешү мөмкинме? Минемчә, һич мөмкин түгел, чөнки автор белән тәрҗемәче ничек кенә рухи яктан фикердәш, талант ягыннан тиңдәш һәм бер үк омтылышта булмасыннар, тәрҗемәче барыбер авторның копиясе була алмый, оригиналны һичбер зыянсыз, нәкъ үзе шикелле итеп, ягъни бөтенләй тәңгәл итеп бирә алмый. Димәк сүз тулы тәңгәллек турында түгел, тулы кыйммәтлелек турында барырга тиеш, адекват терминын без шулай аңларга тиешбез Менә шушы тулы кыйммәтлелеккә ничек, нинди юллар, методлар, алымнар белән ирешергә? Бу турыда күптән бәхәс бара. Сүзгә-сүз. юлга-юл, җөмләгә-җөмлә тәрҗемә итү методы күпләр тарафыннан инкарь ителде, бу методка «буквализм» дигән мәсхәрәле исем дә тагылды Соңгы вакытта кайберәүләр ирекле тәрҗемә, интерпретация методларын, компенсация алымнарын яклап чыктылар. Ә икенче берәүләр аның белән килешми, бу юл тәрҗемәдә башбаштаклыкка алып бара ди. Безнеңчә, мәсьәләне болай китереп кую дөрес ук булмастыр. Әгәр тәрҗемә иҗат, талант эше икән, анда төрле ысул, алымнар кулланылуы мөмкин. Оригиналны төгәл итеп бирүгә ирешү өчен тәрҗемәче үзе кирәк дип санаган бөтен стилистик һәм әдәби чараларны эшкә кушарга ирекле Кирәк икән, хәрефкә- хәреф, сүзгә-сүз, җөмләгә-җөмлә методы да һәм ирекле тәрҗемә дә урын алырга хаклы. Ләкин тәрҗемәче шуны исендә тотарга тиеш: һәр әсәрнең нигезендә җөмлә, абзац түгел — сүз ята. Сүз ул — төп материал, һәр әдип җөмлә төзү, аны синтаксик яктан конструкцияләү өчен башта иң кирәкле дип уйлаган сүз, сүзләр эзли, аларны табуда күп тир түгә, газаплана. Димәк, автор теге яки бу сүзне тикмәгә генә сайлап алмаган, һәр җөмләне уйлап, үлчәп язган Шулай икән^ тәрҗемәдә аларны ташлап китү дөрес булырмы? Безнеңчә, кайбер очракларда дөрес булыр. Чөнки оригинал телендә язылган әдәби элементларны, җөмлә, абзацларны икенче телдәге чаралар белән бер-ике сүз. кыска җөмлә белән төгәл биреп була, һәм киресенчә, оригиналдагы бер сүзне, җөмләне берничә сүз. берничә җөмлә белән, ягьни интерпретация белән аңлатырга туры килә Әмма бу эштә бик сизгер булырга кирәк Безнеңчә, ирекле тәрҗемә, интерпретация, компенсация алымнары поэзия тәрҗемәсендә урын алырга хаклы, ул күптән шулай килә дә. ә прозада аңа чиксез хокук бирелергә тиеш түгел Моның кирәге юк. прозада иркенлек оригиналга зыян китерми торган грамматик рамкалардан читкә чыгарга тиеш түгел. Тагын бер мәсьәлә. «Литературная газета» һәм кайбер әдәби журналларда күптән инде тәрҗемәчегә подстрочник кирәкме, юкмы? дигән сорау тирәсендә бәхәс бара. Ә менә конкрет рәвештә, үз җирлегебез шартларыннан чыгып караганда, бездә татар тәрҗемәчеләренә ул кирәкме? Безнеңчә, хәзер инде аның кирәге калмады, чөнки, аллага шөкер, бездә хәзер русчаны да. татарчаны да су кебек эчә торган тәрҗемәче кадрлар җитәрлек Подстрочникның бер вакыТта да тәңгәллеккә алып килүе мөмкин түгел, аның белән файдаланучы күзен бәйләгән килеш, оригиналны күрмичә эш итә. аның нечкә кылларын таба, капшый алмый, аңа күп очракта үз хыялы белән эш итәргә туры килә Пушкин да әйткән бит «Подстрочный перевод никогда не может верен»,— дигән Моңа да бездә мисаллар җитәрлек Гомәр ага Бәшироаның «Намусиын подстрочник аркылы тәрҗемәсе (Н. Чертова) бер басылудан ары китә алмады, ә менә Р Фәизованың турыдан-туры тәрҗемәсе илебездә һәм чит илләрдә дистәдән артык басмада чыкты. Бу эштә гаделлек тә юк иң авыр йен тарткан, кара тир агызган подстрочникны әзерләүче кеше билгесез булып кала, аның исеме бер генә тәрҗемә әсәрдә дә телгә алынмый, аның зур хезмәте бәяләнми Миңа калса, мин подстрочникны башкаручыны тәрҗемәче дип, ә аның хезмәтеннән файдаланучы тәрҗемәче дип аталган шәхесне тәрҗемәнең редакторы дип атар идем. Ахырда шуны да әйтәсе килә. Бездә күптәннән инде бер бик ялгыш фикер яшәп килә имеш, танылган язучы, шагыйрь бер үк вакытта талантлы тәрҗемәче дә була ала. Шул хата фикердән чыгып, аларга тәрҗемә тапшыралар, соңгылары әх тә итмәстән, эшкә тотыналар, ә суканың төрәне тирәнрәккә керә башласа, әйдә шулай да ярар әле. болай да китәр әле. дип. чи калдырып китә башлыйлар. Аларның кайберләре әле дә әзер әсәрне тәрҗемә итү иҗат түгел, пүчтәк. җиңел генә, тир түкми генә акча эшли торган кәсеп дин уйлый. Ә бит тәрҗемә ифрат авыр эш. кайчанга тәрҗемәче авторга караганда да күбрәк тир түгә, күбр »к хезмәт, күбрәк вакыт сарыф итә. Тәрҗемәнең сыйфаты, аның тулы кыйммәтлелеге иң беренче чиратта аны башкаручының кем икәнлегенә — аның осталыгына, талантына һәм, ниһаять, намуслылыгына Мин бу язмада бездәге тәрҗемәләрдә еш очрый торган берничә характерлы җитешсезлек турында әйтергә теләдем Алар шактый. Калганнары турында башкалар үз фикерләрен әйтер дип уйлыйм.