Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ БИЕКЛЕГЕ

ФАТИХ ХӨСНИГӘ 80 ЯШЬ

Фатих Хөснинең фатиры югары катларның берсендә, «Олы кешегә ме- неп-төшеп йөрүләре кыендыр бит. түбәнгерәк катта урнашмагансыз*,— дим Фатих абый, гадәттәгечә уенын-чынын бергә кушып. «Доньяга биектән карарга яратам, өстән дөнья күбрәк ачыла».— ди Баксаң. Фатих Хөсни әдәбиятыбызда үзе бер биеклек бит Сүз сәнгатемдә мондый зур эшләр башкарырга өлгергән азучыларыбыз исәпле-санлы гына Ул — гомере буе халык гаме белән яшәгән кеше Менә шул аның иҗатын тормышчан рух белән даими азыкландырып тора Ф Хөсни барыбыз да сөйләшә, аралаша, укый-яза торган туган телебездә иҗат итә Барлык сүзләре дә халыкныкы Ләкин Фатих Хөсни теле» дигән төшеича дә яши Кайдан килгән ул тел'1 Болай дигәндә, без әдипнең билгеле сүзләрне үзенә генә хас бизәкле, хисле-уйлы итеп куллануын күздә тотабыз Әсәреннән берәр өзекне укып караган һәркем аның авторын ялгышмыйча билгеләячәк Андагы сүзләр — солдатлар безне Фатих Хөсни язды дип авыз ерып торалар Мондый хәл язучының төп корал белән эш итүдә югары осталыкка ирешүен раслап тора Ләкин сүзне оста куллану сәнгатьлелекнең бер генә ягы. Ф Хөсни әйткәнчә, «кемгә, нигә кирәге бар аның — олы газаптан башка туган һәм кешеләргә булышмый торган матур сүзнең' Матур идеядән башка матур тел була алмый, дусларымФ Хөсни дә. күпчелек язучылар кебек, иҗатны шигырьдән башлый Драма әсәрләре дә язып карый, хикәяләре дә каләменнән төшә тора Алар басылалар, укылалар, шулай авторнын үзен дә, әдәбият сөючеләрне дә канәгатьләндереп бетермиләр Беренче романы да тәнкыйтькә очрый Ләкин яшь кешенең иманы нык бар аның күңелендә кеше җанын кузгатырлык уйлар, дәртләр Тик әле никтер билгеле бер рәвеш, кыяфәткә кермәгәннәр генә Менә шундый эчке ышаныч аңа каләмне кысыбрак тотарга көч бирә. 1942 ел Ватан сугышы бара Фронттан өметле хәбәрләр килә торса да. кем- кемне мәсьәләсе әле ахырынача тәгаенләнеп җитмәгән. Әмма кеше күңеле нинди авыр шартларда да яктылыктан мәхрүм булмый Тик ул чаткыларны вакытында үрләтеп җибәрергә генә кирәк иде Шушындый ихтыяҗ зур булган көннәрдә дөньяга «Йөзек кашы» повесте килә һәм укучылар күңелен яулап ала Ике дистәләп ел үткәч автор бу әсәрнең уңышын болай аңлатты «Бу кечкенә генә китап мисалында мин. язучы буларак, бер хакыйкатьне тагын һәм тагын бер кат төшендең, тик кешеләр язмышы турында язылган китаплар гына кешеләргә якын булып җитә ала икәнӘйе чын мәгънәсендә җанлы кеше образын сурәтләүнең матур үрнәге бу Әдәбиятта бары тик уңайны гына сурәтләү гадәт булып бара торган бер вакытт» кешене бөтен катлаулылыгында бирү укучыларның күңеленә хуш килде Сүз уңаеннан әйтик. Ф Хөсни — күренекле әдип Г Ибраһимов белән очрашып, аңардан үэ язганнарына карата фикер ишеткән, киңәшләр һәм фатиха алган бәхетле кеше • Йөзек кашы-н иҗат иткәндә, ул киңәшләр бик тә ярап куйгандыр дип уйларга кирәк Котдүс Вафин ике Айдар Сәфәргали. Вәсилә. Зәйтүнә. Гыйльмениса һәм башка образлар һичшиксез аның уз йөрәгеннән өзелеп төшкән Моңа әсәрләрне укыган кем генә шикләнер икән’’’ Ике роман, ике дистәдән артык повесть, өч-дүрт пьеса, йөзләрчә хикәя — болар барысы да суз сәнгатенә ул алып килгән байлык Шулар Ф арасында «Җәяүле кеше сукмагы* романы — күтәргән идеясенең яңалыгы образларның камиллеге психологик тирәнлеге белән язучының иң югары казанышы Ф Хөсни бездә хикәя остасы буларак та телгә кергән Әйе ул хикәянең бөтен хасиятен тирән белеп, исәпкә алып яза белүче Рус әдәбиятында «Чехов хикәяләре» дигән критерий бар Бездә исә хикәяне Ф Хосни дәрәҗәсендә иҗат итү дип әйтү гадәткә кереп бара Хикәя дигәч тә. бу жанр — үзе шактый катлаулы күренеш. Бар аның Ф Әмирхан кебек осталар тарафыннан шактый катлаулы тасвири язганнары, бар Г Ибраһи- мовтай повесть сыйдырырдай хәләхвәлләрне иңләгәне бар Г Бәширов Ә Еникиләрдәге салмак-сабыр агышлысы Ниһаять, бар Ф Хөсничәсе ягъни җор телле, җырлап тора торган, уены-чыны белән теләсә нинди вакыйганы яки кеше холкын кечкенә генә мәйданда коеп куйганы Кем ничектер мин күңел тошкән чакларда Ф Хосни китапларын кулга алам Ике-оч бит укуга, козге яңгырлы коннарда дә күңел күгенә кояш иңә. уйларны яктыртып ала Кешегә күп кирәкми, шулай кабынып алу коч өстәп җибәрә, күңел эшкә койләнә Ф Хоснине без прозада мәхәббәт җырлары иҗат итүче дип тә атый алабыз Ярату хисләрен кешелекле, психологик дөрес һәм шул ук вакытта җорлык беләи сурәтләүнең остасы ул Мәхәббәт — бик киң төшенчә Ул — халкыңа, җиреңә-суыңа кешеләргә бултан мәхәббәт Мәхәббәтне саклый белергә, аның очен көрәшергә дә кирәк Язучы безне шуңа өнди Ф Хөсни «Утызынчы ел» романы ахырында болай дип язып куйган «Озын бер роман дәвамында сөйләп бетереп булмаганны кыска бер эпилогта гына сөйләп бетереп булмастыр һәм. гомумән, кешеләр турында барысын да сөйләп бетерергә момкинме икән' Бигрәк дә хәрәкәттәге юлдагы, көрәштәге кешеләр турында’» Болар язучының үз иҗатына да карый торган сүзләр Ф Хосни иҗаты турында да кечкенә генә бер мәйданда сөйләп бетереп булмас Укучы аның китапларын кулына алыр, ошап китсә, барысын да укып чыгар Шуннан соң үз хокемен чыгарыр, кирәк тапса, безнең белән бәхәскә керер яки куәтләү сүзләре айгср Ник дигәндә Ф Хөсни әсәрләрен укыгач, уйның хәрәкәткә килмәве мөмкин түгел Ул уйның әдипкә мәхәббәт хормәт хисләре кабызачагы да шиксез!