Логотип Казан Утлары
Документаль повесть

СИКӘЛТӘЛЕ ТУРЫ ЮЛ

Киевтә. хатын-кызлар өчен ачылган гали курсларда укучы курсистка Гөлсем Әхтәмова бүлмәсендә егермедән артык студент җыелган Гөлсем уртача буйлы, нечкә билле, шаян күзле сылу туташ Уфаның мәшһүр бае мирза Абдусәгать Әхтәмовнын кызы һәм Дәүләт Думасына депутат булып сайланган адвокат Ибнеәмин Әхтәмовнын, бертуган сенлесе иде Бала вакытыннан ук бай тормыш шартларында тәрбияләнеп. үз кәефе, үз рәхәте өчен генә яшәргә өйрәнгән кыз. Киевкә килеп студентлар арасына катнаша башлагач, кавказлы егет Ордубатскнй белән таныша һәм аның киңәше буенча Киев мөселмай студентбер яналык булып тоела. Гөлсем туташ белән Хәлләдән башкаларның чем кара чәчләре, мыеклары һәм кашлары, кәкрәеп килгән борыннары, акцентлары бүлмәдәгеләрнец кавказлы егетләр икәнен әйтеп тора иде Еникеев белән Ордубатскнй тәрәзә төбенә утырганнар Болар арасында ниндидер җитди әңгәмә бара Дулкынланып торган кара чәчләре, озын кара керфекләре арасыннан ягымлы караган күзләре Ордубатскнй- ны артистка охшаталар Аның тавышы, сөйләшүе дә нәкъ артистларча Ул сөйли башладымы, бүлмәдәге шау шуны баса да китә Бу фикерегезгә тулысымча кушылам. Хәлиулла әфәнде, без халкыбызның алдынгы сафында торган затлар белән элемтә тотарга тиешбез. Сез менә, укучыларның тормыш шартларын яхшырту өчен «җәмгыя те хәйрия» төзегән Фатих Кәрими кебек затлар. Фатих әфәнде Әмирхан. Габдулла әфәнде Тукай. Галимҗан әфәнде Ибраһимов кебек халыкны мәгърифәткә чакырган кешеләр. Ямашев әфәнде кебек халык бәхете өчен көрәшүчеләр бар дисез Без кавказлылар арасында да мондый затлар бар Мисал өчен Нариман бәк Нариманов. Сөләйман бәк Ахундов. Әбдерәхнм бәк Ахвердов һәм шулар кебек башкаларны күрсәтергә мөм кин Якташлык җәмгыятебезне Мәгариф министры тасдыклаган көннән ларының якташлык оешмасына керә. «Без халкыбызның авангарды булырга тиеш, аны тәрәккый иттерергә, аңа юл күрсәтергә тиешбез!» дигән кебек буш. купшы сүзләрдән ары китмәгән нотыклар сөйләнә тор ган җыелышларны ул үз бүлмәсендә үткәрә, шул җыелышларның бер кетмәләрен язып бара Болар барысы да аның өчен әтисенең утарында «амазонка» дигән киемнәр киеп, атка атланып йөргәндәге кебек кызык без. студентлар, мөселман галәменен шундый тәрәккый пәрвәр затлары белән элемтәгә керербез, әлбәттә! Стенага терәп куелган өстәл тирәсендә, башын артка ташлап, масаеп. Гөлсем туташ белән янәшә бер студент утыра Председатель урынында утырган киң кара кашлы, тар маңгайлы бу егет. Талышинский. бүлмәдәге спай киемле студентларның барысыннан да купшырак күренә. Гөлсем туташ кулыннан бер кәгазь алып укыганнан соң, ул аягүрә басып, карандаш белән алдындагы графинга какты. Тавыш-тын басылгач: — Мәҗлесне башларга вакыт,— диде. — Идарә әгъзаларыннан тыш. якташлык оешмабызның иң эшчән кешеләре дә килгән. Бу — бигрәк тә яхшы Бу ген без ике гариза буенча карар чыгарырга тиешбез. Берсе Ахундов әфәнденең гаризасы Ул «Коперник һәм аның тәгълиматы» дигән брошюраны мөселманчага тәрҗемә иткән Шуны бастырып таратыр өчен йөз илле манат акча сорый. Икенчесе — студент Асанов гаризасы Аның Шемахыда яшәгән бабасы вафат олмыш Бабасын җирләргә барыр өчен егерме манат ярдәм сорый Бу ике гариза буенча сөйләргә теләүчеләр бармы? Ордубатский тәрәзә төбеннән сикереп төште: — Миңа рөхсәт итегез! Беренче гариза буенча мин бер-ике сүз әйтергә телим. Рәхим итегез,— диде председатель. Студентлар арасында җннелчә хәрәкәт булып алды Алар Ордубат- скийның сүзгә осталыгын беләләр Шуның өчен кызыксынып тыңларга әзерләнүләре иде. Ордубатский сөйли башлады: Безнең уставның бүгенгәчә расланмаганын барчагыз да беләсез. Ләкин уставыбыз расланмаган дип без кул кушырып утырырга тиешме? Юк. әлбәттә! Шуны онытмаска бурычлыбыз: уставыбызда «без — мөселман халкының алдынгы сафында торган мөселман студентлары. — рухи бөлгенлеккә төшерелгән, наданлыкка мәхрүм ителгән халкыбыз арасында аң-белем таратып, аны мәгърифәткә алып бару юлында хезмәт итәргә тиешбез».— дип язылган Ахундов әфәнденең тәрҗемә иткән әсәренә килсәк, бу - безнең максатларга туп-туры алып бара торган китапларның берсе икәнен күрәбез! Әгәр чын чынлап халкыбызга хезмәт итәргә теләсәк, мондый әсәрләрне бастырып тарату юлында акчаны кызганмаска кирәк! Халкыбыз арасында белем, мәгърифәт тарату — безнең ин беренче мөкатдәс бурычыбыз! Мин. оешмабызның хәзинәдары буларак. Ахундов әфәнденең үтенечен кире какмаска кирәк дим! Бу юлы Ордубатскийның чыгышы көтелгәнчә үк көчле һәм матур булмаса да. студентлар төрле яктан аны куәтләделәр: — Әлбәттә бирергә! Мондый эшкә акча кызганмаска кирәк! — диделәр. Ордубатский сөйләгән вакытта урынында тыныч утыра алмыйча кыбырсыган Еникеев, дустының сүзен бүлеп, үзе сөйли башлар дәрәҗәгә килгән иде «Менә бит. Галимҗан да. Зураб та. Агаш та бу егетләргә ышанмыйлар, бик сак булырга, сынарга кирәк, дигән булалар Ә бу яшьләр халык бәхете юлында җаннарын фида итәргә хәзер торалар»,—дип уйлый иде ул Инде башкаларның да Ордубатскийның фикеренә кушылганын ишеткәч, чыдамы калмады, кулын күтәреп, утырган урыныннан сикереп торды Талышинскийның рөхсәтен дә көтмичә, бүлмә уртасына атылып чыгып, сөйли башлады: Фирүз бәк Ордубатскийның сүзләрен шатлык белән тыңлап утырдым Бөтен күңелем белән аның әйткәннәренә кушылам! — дип. уң кулын күкрәгенә куеп. Ордубатскийга таба башын иде һәм сүзен дәвам итте: - Инде мәҗлестәге башка әгъзалар да аны хуплагач, шатлыгым чиктән ашты Бу хәл безнең мөселман студентларының халыкка хезмәт итәр өчен өлгергәнлеген, җитешкәнлеген ачыктаначык күрсәтә! Шулай* Наданлык, җаһиллек, кыерсытылу, изелү — халкыбызның бүгенге көндәге язмышы менә шул! Мин сездән шуны сорыйм: ни өчен алай?! Студентлар гөрләшеп алдылар Соравына җавап көткән төсле булып. Еникеев аз гына туктап торды Соңыннан башын селкеп, күз өстенә төшкән чәчләрен артка ташлады да. тагын сөйләп китте; — Әгәр дикъкать белән тирә-яг ыбызга карасак, хөкүмәт үзе халыкны изгәнен, җәберләгәнен күрәчәкбез. Хөкүмәт үзе бөтен көче белән безнең халыкны җаһиллектә яшәтергә тырыша Мәгърифәт мәсьәләсендә генә * түгел, экономика җәһәтендә дә безнең халыкка юл бирми ул' Кай якка £ карасак та. халкыбыз үтә алмаслык киртәләр күрәбез! Хәтта безнең 2 уставны да. төрле мәгънәсез сылтаулар табып, хөкүмәт расламый бит! * Я, әйтегез! Халкыбызның авангарды булган без студентлар бу хәлне = күрә торып, эндәшми, күз йомып, түзеп утырабызмы?! Әллә бөтен көче- J безне куеп, мондый хөкүмәткә каршы көрәш ачабызмы? Белем, мәгъри- i фәт тарату гына җитми! Бу - аз! Безнең халыкны шундый авыр хәлгә = калдырган явыз, кара көчләргә каршы көрәшер өчен безгә берләшергә “ кирәк, каты, зур сәяси көрәшләргә әзерләнергә кирәк! Берләшик, ту- < ганнар! “ Хан. Талышинский да сүзсез калырга теләмәде. Ул үзен башкаларга « җитәкче булырлык акыллы һәм ярсу йөрәкле егет дип уйлый иде Шуның jj өчен, дирижер кебек кулларын җәеп, шау-шуны туктатты да. гадәтенчә. * башын артка ташлап сөйли башлады 2 Еникеев әфәнденең сүзләре халыкка бәхет-сәгадәт теләгән һәрбер 1 ярсу егетнең йөрәген ялкынландырып, көрәшкә чакырырга тиеш' Бу омтылыш күптән инде минем дә йөрәгемне яндыра Ләкин бу ген Еникеев _ әфәнде мин әйтәчәк фикерләрне алданрак әйтеп өлгерде Талышинский да халыкка фидакарь хезмәт итү турында күп сөйлә- £ де Ул да Еникеевнең чыгышын хуплагач, студентлар бөтенләй дәртu ләнеп киттеләр: кайберләре кулларын болгап нәрсәдер кычкыралар, кайберләре килеп Хәлләнеп кулын кысалар, аркасын кагалар Шул шау-шу арасында хәтта председатель үзе дә. башта әйтелгән көн тәртибен онытып. аякка басты, гайрәт белән өстәлне шакыды Халык тынычланганнан сои: Хәлиулла әфәнде Еникеевнең чыгышы буенча нинди тәкъдим нәрегез бар? дип сорады Фнрүз Ордубатский Еникеев белән әйтешеп алганнан сон t Минемчә, оештыру комиссиясен сайларга кирәк Бу комиссия безнең беренче чираттагы вазифаларыбызны билгеләсен, планлаштырсын. дигән тәкъдим кертте Башкалар да Дөрес' Комиссия санларга кирәк! дип аның фикеренә кушылдылар. чөнки бу тәкъдим алар өчен бик томанлы булган эшләр турында уйланулардан коткарачак иде Сайлау вакытны куп алмады, комиссиягә якташлык оешмасында актив эшчәнлек күрсәтеп йөргән Талышинский. Еннкеев. Вәзирев. Ордубатский һәм Әхтәм оча сайландылар Минем бер тәкъдимем бар' дип. Еникеев тагын сикереп торды, председательнең рөхсәтен дә көтмичә: Мәшһүр татар әдибе Галимҗан Ибраһимов бүгенге көндә монда. Киевтә яши Аны да комиссиягә сайларга дип тәкъдим итәм Иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрдә аның тәҗрибәсе безгә караганда, әлбәттә, күбрәк Арабызда атаклы язучы булгач, башлаган эшебезгә мөселман студентлары тагын да һәвәсләнебрәк катнашырлар дип уйлыйм' Еникеевнең бу тәкъдимен дә бик хуплап каршы алдылар һәм ко миссиягә сайлануы турында Галимҗан Ибраһнмовка хәбәр итүне Хәлләнеп үзенә тапшырдылар. Якташлык оешмасындагы чыгышы студентлар тарафыннан шундый нур теләктәшлек белән кабул ителүенә куанып, Хәлдә өенә дә кереп тормыйча туп туры Галимҗан фатирына китте Барса, анда Агаш белән Лнза утыра икән. Дулкынланып торган аксыл кыска чәчле, зур зәңгәр күзле бу матур кыз. егетләрчә кыланырга тырышып, тезләрен берсе өстенә берсен чалыштырып куйган да терсәгенә таянган Галимҗан исә кызның матурлыгына сокланып, күзләрен ала алмыйча карап калган Хәллә Лизанын: — Атнага ике тапкыр җиде белән сигез арасында. дигән сүзләрен ишетеп калды. Ишек тавышына күтәрелеп караган Лиза сүзен кырт кисте Карлыгач канатына охшаган кара кашларын күтәреп, ризасызлык белән борылып карады. Ишектә Еникеевне күргәч: — Кеше өенә кергәндә жандармнар да ишек шакыйлар,—диде. Хәлиулла аптырамады: — Жандармнар өй хуҗалары ишекләрен бикләп йокларга ятканда киләләр. Ә мин көпә-көндез, якын дустымның фатирына килдем,— дип җавап бирде дә, шинель төймәләрен чишә-чишә, бүлмә уртасына килеп басты — Ишекне какмавың гына җитмәгән, син бит әле исәнләшмәдең дә, егет! — диде Агаш «Жирдән җиде куян тапкан төсле шулай атылып керүе юкка түгел. Әнә бит, йөзе ничек балкый! Бер урында басып тора алмый»,— дип уйлап. Галимҗан Хәлләтә карап эндәшми торды Еникеев көттермәде. — Аристократларча кылайҮыгызны читкә куеп, алып килгән яңа хәбәремне тыңласагыз яхшырак булыр! — диде Польша магнатлары нәселеннән булган Лиза. аристократлар турындагы сүзләрне турыдан-туры үзенә кабул итте Ул болай да шул мохит белән мөнәсәбәтен тәмам өзгәнлеген күрсәтер өчен мөмкин кадәр садә, демократларча, хәтта бераз тупасрак та кыланырга тырыша иде Хәлләгә ачуы чыгып, кулын күтәрде, зур күзләрен тагын да зуррак ачып: — Син кемгә төрттерәсең? диде. Ләкин егетнең аңа исе китмәде, игътибарсыз гына кулын селекте дә: — Сөйләргә ирек бир әле! дип. 1 алимҗанга борылды. Сез ни генә дип әйтсәгез дә, минем сүз дөрескә чыкты! Алар барысы да безнең идеягә чын күңелдән кушылдылар! Галимҗан Ибраһимовның йөзе караңгыланып китте. «Без әйткәнне тыңламыйча якташлары арасында нәрсәдер такылдаган булса кирәк»,— дип уйлады — Рәтләп сөйлә әле! «Алар» дигәнең кемнәр? — Кем булсын?' Әлбәттә, якташлык оешмасының әгъзалары! Мин сезгә: «Алар халык өчен җаннарын фида итәргә әзер торган егетләр!» — дип, башта ук әйткән идем бит Шулай булып чыкты да! Галимҗан Ибраһимов тагын да кырыслана төште — Әйдә, бөтенесен баштанаяк сөйләп бир әле! Хәлиулла, шинелен салмастан, урындыкны Галимҗан алдына ук китереп куйды да атланып утырды. Лиза белән Агашка илтифат та итмичә, якташлык оешмасы утырышында булган хәлләрне ялкынланып сөйләп бирде һәм: — Студент булмасаң да. киңәшче хокукы белән оештыру комиссиясенә сине дә сайладылар,—дип, сүзен бетерде Галимҗанның чырае торган саен караңгылана төште: — Бу нишләвең. Хәллә3 Вәгъдәңне оныттыңмы әллә? Жыелышка килгәннәрнең барысына да ышанырга мөмкинме соң! Егерме кешенең егерме төрле фикере, тормышка егерме төрле карашы булу ихтималы бар бит! — диде ачулы тавыш белән — Шула-а-ай, дип сузганнан соң Агаш та Артын-алдын уйламыйча эш эшләп куйгансың' Эчләрендә ни барын белмәгән, сыналмаган кешеләргә сәяси көрәш турында сөйләргә ярыймы соң. Еникеев! — дип өстәде Агаш сүзен бетереп өлгермәде, Хөлләнең «аристократларча кылану» турындагы сүзләренә болай да каны кызган Лиза Җитмәсә тагын Ибраһимовны да бу сазлыкка китереп тыккансың! Шул егермеләп кеше арасында, бер генә булса да. синен кебек тел бистәсе табылмас дип беләсеңме? Тиктормас телле шундый берәу. үзе дә сизмәстән, сезнең барыгызны да жандармерия кулына тапшырмасмы? дип орыша башлады Ни дип миңа бәйләнәсез әле! — дип кычкырды Хәллә. үпкәле та- * выш белән Аның үзенең дә күңеленә, «уйламыйчарак эшләп ташла- : дым бугай» дигән шик килгән, ләкин хатасын тану урынына, ни өчендер z киреләнеп, кылган ялгышын яклап маташа иде. В Конспираторлар, имеш! — диде ул мыскыллы тавыш белән — = һәркемнән шулай шикләнеп, адым саен куркып, посып яшәсәгез, гомере- 2 гез буена ялгыз калырсыз, бер адым да алга атлый алмассыз! Ачуыннан Хәлләнеп хәтта тыны кысыла башлады һәр сүзеннән х соң туктала’- туктала, сөйләп китте: ф Кешеләр жаннары. тәннәре, белән, халыкка хезмәт итәр- - гә халыкны... җәберләүче изүче кара көчләргә каршы көрә- “ шергә әзер. . торалар ә сез' Аларның халыкка нинди юллар белән хезмәт итәргә, кара көч- * ләргә каршы ничек көрәшергә теләгәнлекләрен яхшы беләсеңме? — дип сорады Галимҗан. Минемчә, без үзебез аларга юл күрсәтергә тиеш, диде Хәллә. ® бирешмәскә тырышып Ләкин инде ул суына төшкән иде. Уйланып торды ' да Баштарак бәлки, чыннан да. оешмдның бөтен әгъзаларын җәлеп _ итмичә, тик оештыру комиссиясендә генә эш алып барырга кирәктер,— Z диде ® «Бик ашыгучан. мавыгучан шул бу Хәллә Уйламый башлаган эшнең уңышсыз бетәсен алдан ук әйтергә мөмкин шул. Яхшылап аңлата алмаганбыз. күрәсең. Инде нишләргә? Башланган эш нәтиҗәсез калмасын дип, әллә аңа тиешле юнәлеш биреп җибәрергәме?» дип уйлады Галимҗан Ибраһимов һәрвакыттагыча ашыккансың Хәллә! Инде бу эшне ничек төзәтергә, ничек юлга салырга кирәклеген бик нык уйлашырга туры килер. Сиңа тик бер үтенеч киңәшмичә, сөйләшмичә тагын шундый бер дуамаллык эшли күрмә, зинһар Лизаның монда туры килүе бик яхшы булды Студентлар, курсисткалар арасында түгәрәкләр оештыру, аларны сәяси белем белән коралландыру, революцион көрәшкә хәзерләү кебек эшләрдә Лизаның байтак тәҗрибәсе бар Безгә ярдәм итүдән ул баш тартмас дип ышанам Агаш та берәр киңәш белән булышыр, дип, Лнзага карады һәм күзен аңардан алалмыйча бераз тукталып торды Зураб һәм Николай белән дә сөйләшеп карарга кирәк, диде Агаш Шуңа кадәр син шауламый тор. Еникеев' Бушбугазланып почмак саен сафсата сату халыкка хезмәт итү түгел ул бу эш өчен иң элек үзеңне нык әзерләргә, бернинди сынауларга да бирешмәслек итеп әзерләргә кирәк. Син шуны комиссиягә сайланган якташларына әйбәт ләп аңлат Җитәр инде! - диде Еникеев уңайсызланып Бу турыдагы сүзне туктатыр өчен Галимҗанга мөрәҗәгать итте Оештыру комиссиясендә эшләргә ризалык бирәсеңме? Эшне шулай уйламастан башлавың яхшы түгел Тәҗрибәле иптәшләр белән киңәшеп карарга кирәк... Бәлки, башланган эшне ташлау ярамас Аз гына берәр мәгънәле нәтиҗә чыгарып булмасмы дигән өмет тә бар Галимҗан Ибраһимовның сүзләрен ишеткәч. Хәллә шатланып, утырган урыныннан сикереп торды, дустының кулына ябышты: Димәк, син риза! дип кычкырды Галимҗан аның кулын кире какты Мин бит кистереп «риза» дип әйтмәдем, иптәшләр белән кнңәшер- гә, уйлашырга кирәк булыр. Тик шуннан сон гына билгеле бер карарга килербез Барыннан да бигрәк Галимҗан Ибраһимовны үзенең дә. Хәлләнеп дә мондый җитди эшкә җитәкчелек итәрлек әзерлекләре булмау борчый иде. Беренче адымнар Рождество бәйрәмнәре якынлаша. Студентлар каникулга әзерләнәләр Имтиханнарын вакытында биреп, башка эшләрен дә төгәлләргә тырышалар Бу арада Хәлләнен дә эшләре тыгыз, ләкин ул. бер урамда торуларыннан файдаланып, сирәк булса да. юл уңаеннан Галимҗан янына кергәли иде. Соңгы килүендә ул: — Сине оештыру комиссиясенең әгъзалары белән таныштырырга һич вакыт табалмыйм. Үзен беләсең, каникул алды, имтиханнар,— дип зарланып алды. Ничек сон. бу эштән якташларыңның күңелләре суынмадымы әле? — дип. Галимҗан күптән борчыган соравын бирде. Киресенчә! — диде Хәллә бик җанланып Каникулга таралыр алдыннан комиссия әгъзалары җыелып, якын киләчәктәге эшләребез турында уйлашырга, киңәшергә булдык. Син дә бу мәҗлескә бик әзерләнеп барырга тиешсең! Алар сине әһәмиятле фикерләр, яхшы киңәшләр бирерсең, юл күрсәтерсең, дип көтәләр. Мин аларга юл күрсәтергә тиешме? Бу. әлбәттә, синең үз сүзләрең' Шундый юк-бар фантазияләр белән иптәшләреңнең башын әй- ләндермәсәң иде Ул юлны күрсәтүче табылса, мин үзем беренче булып шуннан атлап китәр идем — Юкны сөйләмә әле! Синең тормыш тәҗрибәң студентларга караганда һәр яктан киңрәк тә. тирәнрәк тә Әллә моны инкарь нтмәкче буласыңмы? — Мин һичбер нәрсәне расларга да. инкарь итәргә дә теләмим, тик ни барын гына әйтәм. Халкыбызга бәхет бирик дисәк. Русиядәге тормышны тамырыннан үзгәртергә, ә моның өчен самодержавиене бәреп төшерергә, юк итәргә кирәклеген үзең дә беләсең. Ләкин шуннан сон төзеләчәк яна тормышны нидән, ничек башларга икәнен син дә. мин дә белмибез бит Аңа баш ватып утырасы да юк. Рус революционерларының программалары белән танышсак, эшне башлап җибәрер өчен шул җитеп торыр! — Мәсьәләне бик җиңел хәл кыласың! Алай булмый шул. дус. Кулга төшкән прокламацияләргә генә кара, рус революционерл-ары үзләре дә төрле партияләргә бүленәләр: социал-революционерлар, социал демократлар, анархистлар, тагын белмим нинди генә революционерлар юк! Батар үзләре дә икешәр-өчәр тармактан тора икән Социал-революционерларны гына алыйк, батар арасында- уң тарафка тартканнары да. сул тарафка тартканнары да. үзәктә торганнары да. бәйнәлмиләлчеләре дә бар. Социал-демократларны алсаң да шул ук. батар арасында да бать- шевик. меньшевик дигән тармаклары бар икән. Инде Думада күпчелек хасил иткән националистлар, кадетлар, октябристлар, монархистларны алсак, партияләрнең саны да. тармаклары ла әллә никадәр артачак. Мәсьәлә син әйткәнчә шулай җиңел хәл кылына торган булса, бар. менә шул партияләрнең программаларын табып китер, ә мин аларны укып, кайсын кабул итәргә кирәклеген сайлап, оештыру комиссиясендәге иптәшләреңә тәкъдим итәрмен Алар, авызларын ачып тыңлап утырганнан соң. программаны алкышлап кабул итәрләр. Шулаймы? Юк. дустым, ми немчә. эшне бүтәнчәрәк башларга кирәк Үпкәсен дә. ирониясен дә яшерә алмаган Хәллә: - Мина ышанмыйча, үзеңнең хәттин тыш акыллы, тәҗрибәле. ышанычлы иптәшләрең белән киңәшеп, оештыру комиссиясенең эшләрендә иштирәк итәргә ризалык бирдең ич! Шулай булгач, комиссиянең жыелышына әзерләнеп бар дип әйтүемнән нинди гаеп табасың? Ул иптәшләрең акыллары, тәҗрибәләре белән уртаклашканнардыр, киңәш ләр биргәннәрдер бит сиңа! Галимҗан Ибраһимов. гадәтенчә, берничә минут башын артка таш- * лап уйланып торганнан соң, Хәлләнен мыскылына һич илтифат итмичә: g - Әйе, иптәшләр белән киңәштек, уйлаштык.— диде — Нәтиҗәдә ? шул фикергә килдек: РусиянеҢ бик күп шәһәр-авылларында яшәүче a төрек-татар халыкларының авыр язмышын үзгәртү, якты киләчәккә алып = бару тик менә шушы Киевтә яшәүче студентларның гына эше түгел 1 Әгәр без бу хәрәкәтне баштан ук тиешле юлга куярга теләсәк. Русня- ? дәге башка төрек-татар яшьләре белән дә киңәшергә, аларның да бу s турыдагы фикерләрен белергә тиешбез Оештыру комиссиясенә сайлан- ф ган иптәшләрең белән бу турыда сөйләшеп кара Тик. зинһар өчен дип < әйтәм. башка студентлар алдында телеңне тыеп тор! ® Тыеп тор. имеш! Бу ни дигән сүз! Әллә син мине үзең кебек. ч Агаш белән Лизан кебек ахмак дип уйлыйсыңмы? Болай булса. .— дип. у Хәллә әйтер сүзен әйтеп бетермичә, утырган урыныннан ярсып сикереп s торды. х Ачуланырга хакың юк. Хәллә! — диде Галимҗан сабыр гына - * Үземә әйтеп тә тормастан. ризалыгымны алмастан. араларына мине дә китереп тыккансың! Шулай булгач, ничек итеп тыймаска! Син миңа шуны - әйт, каникул вакытында кая да булса китәргә уйлыйсыңмы? Әлбәттә, китәм! Әнкәй, бик сагындым, кайт, дип яза - Бәлки юл өстеннән, берничә көнгә, Казанда тукталырсың? Сто- ~ лыпннның үтерелгән хәбәрен ишеткәч. Казан студентлары. Казан яшьләре дә җанлана башламадылармы икән? Тәкрар әйтәм. Киев белән генә чикләнергә ярамый Бер яктан. Киев мөселман студентлары хәрәкәтенең үзәге булырлык шәһәр түгел. Икенчедән, әле былтыр гына бу шәһәрдә баш министр Столыпин үтерелде, шуны да онытмаска кирәк Дөрес, бу эштә революционерларның катнашы булмаган. Распутин белән Столыпинның үзара килешә алмаулары нәтиҗәсендә булган, дип сөйлиләр Шулай да бу вакыйгадан соң жандармерия аеруча саклык күрсәтеп, иҗтимагый, сәяси хәрәкәтләргә җәелергә, киңәергә мөмкинлек бирми башлады Безгә Петербург. Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә укучы яшьләр белән элемтәгә кереп киңәшергә кирәк булыр Син бу турыда да оеш тыру комиссиясе белән сөйләшеп кара Алар да бу фикергә кушылмаслармы. элемтәгә керү юллары турында уйламаслармы? Галимҗан Ибраһнмовның тәкъдимен Хәллә дәртләнеп кабул итте Менә бу идея! Әлбәттә, комиссияне бу тәкъдимең белән таныиъ тырырмын! һичшиксез. Казанда берничә көнгә тукталырга кирәк булыр мина Анда бик якын дустым да бар! Хәнәфи Кайбышев дигән студент- медик. Бик акыллы егет! Хәер, син аны үзең дә яхшы белергә тиеш Ул мина булышыр, кулыннан килгән ярдәмен күрсәтер' Киевкә китәр алдыннан Кайбышев белән очрашып сөйләшүе исенә төшеп. Галимҗан Ибраһимов кашларын җыерып куйды Син Кайбышевка бик үк ышанма Ул хәзер әүвәлге идеяләрен нән ераклашканга, үз мәнфәгатен генә кайгырта торган мещанга әверелгәнгә охшый Хәллә ут кебек кабынып китте: Юкны сөйләмә әле' Шундый акыллы, мәдәниятле егет мещан булачакмы? Үлсәм дә ышанмам' Менә күрерсең, көчен кызганмас, бар мөмкинлеге белән безгә ярдәмләшер' Галимҗан шикләнгән кыяфәт белән башын чайкап куйды һәрхәлдә, аның белән сөйләшкәндә, авызыңны бик зур ачма' Әллә Казан яшьләре белән дә ачыктан ачык сөйләшергә ярамын, дип әйтмәкче буласынмы? — Хәзерге көндә патша хөкүмәтенә каршы көрәшергә кирәклеген башында аз гына акылы булган һәрбер кеше аңлый инде! Аны махсус әйтеп торырга да кирәк түгел дип уйлыйм Әгәр оештыру комиссиясе Казан яшьләре белән очрашуны кирәк дип тапса. Киевтә шундый комиссия сайланганын һәм анык программасын, тактикасын аныклау өчен төрле шәһәрләрдә укучы яшьләр белән җыелып киңәшергә кирәклеген сөйләргә тиешле булачаксың. Әлбәттә, яшьләр җыенга үзләре дә әзерләнеп килергә тиешләр Мондагы комиссия дә үз программасын һәм тактикасын, жыенга тәкъдим итәрлек дәрәҗәдә әзерләп өлгертергә тиеш. Безнең идеягә кем кушыла, кем кушылмый, менә шунда ачык күренер. Минемчә, хәзергә эшне шулай планлаштырырга мөмкиндер. Хәлиулла Еннкеев Казанга декабрь аеның беренче көннәрендә килеп төште Иң әүвәл ул дусты Хәнәфи Кайбышевка юнәлде. Хәлләрен Казанга ни өчен килгәнен ишеткәч. Кайбышев мыскыллап көлде: Сезне, әлбәттә, хыялый Галимҗан Ибраһимов котырткандыр Тирә-ягыңа бер күз ташла әле син. Үзләрен революционер дип шапырынып йөргән кешеләр кая алар? Хәзерге көндә аларның күбесе зинданнарда, крепостьларда тереләй череп яталар, ә бу фаҗигале язмыштан котылып калганнары акылга утырдылар, әүвәлге хыялларыннан айнып. Син нәрсә?! дип кычкырды Хәллә иптәшенең сүзен бүлеп. Йодрыкларын кысып. Хәнәфинең алдына ук килеп басты — Күрсәт миңа ул мөртәтләрне! Алар кемнәр? Син революционерларга яла якма1 Мисал кирәк булса, менә. Гомәр Терегуловны гына алыйк Кып- кызыл революционер, самодержавиенең әшәке дошманнарыннан саналган кеше иде. бүгенге көндә, губернаторга юмакайланып, сәяси ышанычлылык кәгазе алган, патшага буйсынган чиновник булып, земствода эшләп йөри Сиңа ни булды. Хәнәфи? Революционерлар өстенә пычрак атудан ничек оялмыйсың? — дип җикеренде Хәллә ачулы рәвештә — Беләсең килсә, бу турыда миңа бөтенләй башкача сөйләделәр. Мәктәп-мәдрәсәләрне реформалаштыру эшләрен, әкрен-әкрен, земство аркылы ачык юл белән үткәрүне аңа тапшырганнар. Өстенә йөкләнгән шул вазифаны башкарыр өчен аңа легальләшергә, сәяси ышанычлылык алырга кирәк булган! Шулаймы-юкмы. анысы томанлы мәсьәлә. Тик фактлар белән исәпләшергә туры килә Тормыш безгә, акылга утырыгыз, нигезсез буш хыяллар белән мавыкмагыз, ди. Хәзергә бездә тиешле шараитлар туып җитешмәгән. Без татарларда гына түгел; хәтта русларда да. мәдәният ләре руслардан да күп югары булган Европа халыкларында да бу ша- раитлар юк әле Алар күптән инде социализм җәмгыятен корган булырлар иде Ул тукталып торды да. сүзләренең мәгънәсен йомшартырга теләгән төсле. - Хәзергә без рухи көч җыярга, үзебезне рухи баетырга һәм көчебезне буш хыялларга сарыф итмәскә тиешбез! дип өстәде. Хәллә ни әйтергә белми каушап калды. Иптәшеннән Мондый сүзләр ишетермен дип көтмәгән иде ул Аптыравыннан нәрсәдер эзләгән төсле?, бүлмә эченә күз йөртеп алды Андагы җиһазларны яңа күргәндәй булды. «Шулай! Рухи яктан гына түгел, башка яклардан да баета икән бу үзен». — дип уйлады ул Шулай байларча яшәр өчен каян акча таба икән, дигән сорау аның күңелендә шик тудырды Күзләрен кысып, башын чайкады: — Син, дус. күрәм, бик үзгәргәнсең. Үзенчә әйткәндә, акылга утыргансың. артыгы белән баеп киткәнсең. Фикерләрем турындамы, әллә квартирамдагы җиһазлар турында әйтүеңме? - дип сорады Хәнәфи һәм Хәлләнең җавабын да көтмичә: - Әллә син мәдәни тормышның ямьле якларыннан файдалануны зур җи наять дип саныйсынмы? Синеңчә. халыкка хезмәт итәргә теләгән кешеләр теләнче кебек яшәргә тиешме? — Сәяси көрәшкә катнашкан кешеләр теләнче кебек яшәргә тиеш, дип берәү дә әйтми Ләкин менә синеке төсле «мәдәни» тормыш корыр өчен байтак акча кирәк бит' Ул кадәр акчаны син каян табасың5 ф Хәлләнеп шулай һәрвакыттагы дорфалы. җайлап-чөйләп тормыйча - турыдан-туры бәреп әйтүе Хәнәфине бераз уңайсыз хәлгә кунды Ләкин « ул үзен бик тиз кулга алды, мыек астыннан көлемсерәп, иңбашларын ? җыерып куйды Допрослыйсынмы? Әгәр син якын дустым булмасаң. соравына = җавап та бирмәс идем Бик кызыксынасың икән, менә кара, язган 2 хикәяләрем өчен алган гонорарларым тормышымны бизәргә имканият бирә. Шуның өстенә. дөньяда тора белергә дә кирәк «Галимҗан Ибраһимов Хәнәфигә караганда бик зур әдип булса ♦ да. аның бу эштән килгән табышы ачлы туклы яшәүдән артмый». * дип уйлады Хәллә. Ләкин фикерен бу юлы әйтми калды, чөнки барыбер э дөрес жавап ала алмаячагын аңлады Кашларын жыерып. ишеккә - таба атлады һәм шинеле белән фуражкасына тотынды .Артына да әйлә- * йен карамыйча әйтеп салды Башлаган эшебезне утопия дип саныйсын икән' Ярар! Син яр- * дәмләшмәсәң дә. Казан яшьләре белән очрашырга юл табармын әле' з? Ни өчен ярдәмләшмәскә-’ Анысы мөмкин Шимбә көн Гафур s Киләхмс-говның квартирында очрашырбыз Казан студентларын синнән - яхшырак белам мин /Кыелышка кешеләрне үзем чакырырмын Хәнәфи Кайбышевнын акылга сыймаган сүзләре, аңлавы кыен - булган кыланышлары Хәлләне бик күңелсезләндерде «Шундый акыллы алдынгы фикерле яшьләребез үз идеалларыннан кире чигенгәч, башкалардан ни көтәргә мөмкин? Әле күптән түгел бу егет «халыкка хезмәт итү безнең ин мөкатдәс, ин изге бурычыбыз, дип, докладлар сөйләп, төрле иҗтимагый сәяси хәрәкәтләр турында рефератлар укып йөри иде бит. ә хәзер, кара, ни ди. имеш, батар барысы да буш хыял, утопия!» , Әмма. Хәнәфинең Гафур Коләхмстов квартирындагы жыелышта сөйләгән сүзләре, андагы кыланышлары Еникеевне тагын да ныграк аптыраттылар Монда да Хәнәфи у с фатирындагы кебек сөйләнер, дип уйлаган иде ул. ләкин бөтенләй башкача булып чыкты Кайбышев Хәлләнеп чыгышына һичбер төрле каршылык күрсәтмәде Иң каршы чыккан кеше Петербург студенты Фуат Туктаров булды Революцияләр ясарлык булып пешеп өлгермәгәнбез әле Хәзергә бу эш хәтта русларның да кулларыннан килми Бишенче ел вакыйгалары безгә моны бик ачык күрсәтте Киев студентларының бик томанлы, чынбарлыктан бик ерак булган идеяләре турында баш ватмыйча, бүгенге көндәге ихтыяҗларыбыз турында уйланырга кирәк Ул нинди ихтыяҗлар дисәгез мәктәпләрдә яңача укыту, халкыбызны Европа мәдәниятенә якынлаштыру өчен аңлы белемле кешеләр тәрбияләп җиткерүдер Пролетариат, рабочий, капиталист дип милләтебезнең эчендә каршылык тудырмаска, киресенчә, аларны үзара бердәмлеккә чакырыр га тиешбез' Үзен бик зыялыларча готкай, дөресрәге, тәҗрибәле, атаклы адвокатларча кыланган студент Туктаров бик озак, сәгатьтән артык сөйләде Хәлиулланың берничә тапкыр утырган урыныннан сикереп торып, бу такылдыкның тетмәсен тетәсе килсә дә. иңбашына басып Кайбышев аны урынына кире утырта торды Ә Фуат Туктаров сүзен бетерү белән Хәнәфи үте аякка басты Һәм үт.» мәдәниятле төчелек белән. Хөрмәтле әфәнделәрем' дип сөйли башлады Бу тагын ү эенен мөртәт фикерләрен әйтергә тели ахры, дип шик ләнеп. Хәллә кырт борылып Хәнәфи» ә карады Анысы. Еникеевнең хәрәкәтен күрмәгәнгә салышып, сү ип ь>вам итте — Киевтә укучы студентларның вәкиле Хәлиулла әфәнде Еникеев нең дә, Санкт-Петербургта укучы хөрмәтле Фуат әфәнде Туктаровның да сүзләрен ишеттегез. Минем тик шуны гына өстәп әйтәсем килә’: Киевтә башланган бу хәрәкәтнең үзәгендә безнең яшь. атаклы әдибебез Галимҗан әфәнде Ибраһимов тора Фуат Туктаров Кайбышевның сүзен бүлде: — Гафу итегез. Хәнәфи әфәнде! Галимҗан Ибраһимовны бу хәрәкәткә мөнәсәбәте булганын сез каян белдегез? Кайбышев, ашыкмыйча, кесәсеннән конверт чыгарды: Менә. Галимҗан әфәнденең үз кулы белән язган һәм унөченче декабрьдә миңа Киевтән җибәргән хаты. Теләсәгез, укып бирим,—дип, хатны конверттан чыгарды. — Әлбәттә, укыгыз! - .Аның фикере белән танышу зарар итмәс' — дигән тавышларны ишеткәч, Кайбышев Хатны башыннан соңына кадәр укып сезне ялыктырмам. кирәк урыннары белән генә таныштырырмын,— дип укый башлады: - «Хәлиулла әфәнденең күңеленә Киевнең һавасы бик ошады... Ул монда, алла белсен, ничек котыра’ башлады. Казанга да шул эш белән китте...— Кайбышев бераз тукталып хат юлларыннан күзен йөртеп чыкты да. боларның ул кадәр әһәмияте юк. дип берничә юлны калдырып, шуннан соң укуын дәвам итте: — Аның өстенә алган вәкиллек вазифасы идея ноктаи назарыннан бик әһәмиятле. Сез бу мәсьәләгә ничек карыйсыз? Мин фатиха бирдем».— Кайбышев. ашыкмыйча хатны бөкләп, пиджагының кесәсенә салды. Галимҗанның фикере ничек тәэсир иткәнен белергә теләгән төсле булып, өстәл тирәсендәге иптәшләрен күздән кичерде Тик шуннан соң гына сүзен дәвам итте: Минемчә, бу хат Галимҗан әфәнденең позициясен бик ачык күрсәтә, ә халыкка хезмәт итү юлында аның җанын да. тәнен дә фида итәргә торганын без барыбыз да бик яхшы беләбез Минем фикеремчә. Киев студентларының идеясе. Фуат әфәнде әйткәне кебек алай ук томанлы да. чынбарлыктан ерак та түгел. Шулай ук Фуат әфәнде сөйләгән идеяләргә, рухи бурычларга каршы да килми Хәзерге көндә Киев студентлары безне халкыбызның якты киләчәге юлында берләшеп, патша хакимиятенә каршы көрәшергә чакыралар Көрәшсез җиңү булмый. Бу һәркемгә билгеле хакыйкать Үзебезне халкыбызның алдынгы сафында торган затлар дип санасак, аның бәхете-сәгадәте өчен көрәшергә бурычлыбыз! Инде, бу көрәшне нинди ысул, нинди юллар белән алып бару кирәклеге турында Еникеев әфәнде бик ачык итеп әйтте. Безнең вәкилләр Киевкә җыелып, шул юлларны, шул ысулны билгеләргә тиешләр һәм шул нигездә Русиядәге бөтен мөселман студентларының съезды чакырылырга тиеш Бу съездда, киләчәктәге эшләре- безнең программасы бәйнә-бәйнә тикшерелеп, тастык ителәчәк. Минемчә, Киев студентларының бу эшне башлап җибәрергә тырышуларын без котлап каршы алырга тиешбез һәм бу идеянең яшьләр арасында тизрәк таралуы һәм кабул ителүе юлында бар көчебезне куеп ярдәмләшергә бурычлыбыз! Еникеев таң калды Казан яшьләре алдында Хәнәфи шулай сөйләр дип көтмәгән иде. «Бу ни хәл? Үзара сөйләшкәндә безнең идеяне мыскыллап. әллә нинди каршы фикерләр әйтеп утырды, ә монда, халык арасында, бөтенләй башкача сайрый Бу икейөзлелекнең чыны минем белән сөйләшкәндәгесе булырга тиеш, ә монда ул үзен алдынгы фикерле итеп күрсәтер өчен лыгырдый», дип уйласа да. дуңгыздан бер кыл ул да файда, дип. Хәлиулла Кайбышевның сүзен бүлмәде Чыннан да, Хәнәфи Кайбышевның чыгышы икеләнеп торган кайбер яшьләргә уңай тәэсир итте Гафур Коләхметовның студентлар арасында башланган иҗтимагый хәрәкәтнең бик әһәмиятле’ һәм кирәкле булуы турындагы чыгышы Хәллә Еникеевнең позициясен тагын да ны гыта төште Шунда ук комиссия сайларга булдылар Киевкә жибәре- ләчәк юл харәжәте өчен акча җыю. андагы жыенда тикшереләчәк мәсьәләләргә хәзерләнү кебек эшләр бу комиссиягә тапшырылды Киевкә кайткач Хәллә өенә дә кереп тормады — вокзалдан туры S Галимжан Ибраһимовка китте Казанда булып үткән очрашуларны, з үзенең шулардан алган тәэсирләрен тизрәк иптәшенә сөйлисе килә иде ± аның. = Каникул сәбәпле, буш вакыты күбрәк булудан файдаланып. Ибра д һимов «Казах кызы» романын язып утыра иде Хәллә кереп килүгә. өстәл яныннан торып, ачык йөз белән иптәшенә каршы атлады. Аның да = тизрәк Казан хәбәрләрен ишетәсе килә иде « — Хуш киләсең. Хәллә! Әйдә, шинелеңне сал. чемоданыңны әнә < теге почмакка куеп тор. Мин, самавыр куйсыннар, дип әйтеп керим,— “ дип чыгып китте Берничә минуттан соң бүлмәгә әйләнеп кергәндә Хәл- « лә чишенеп, сабырсызлык белән сакалын тарткалап, кызу мичкә аркасын i терәгән көе аны көтеп тора иде. Галимжан Ибраһимовны ул: - Әмма да уңайсыз хәлгә калдырдың син мине үзеңнең киңәшлә- х рең белән! —дип каршы алды. ® Нинди киңәшләр икән ул тагын? - Сораган була бит әле! Иң беренче нәүбәттә Хәнәфи Кайбы * шевка мөрәжәгать ит, дип киңәш биргән син түгел идеңме? Чиксез гажәпләнүеннән Галимжаннын кашлары югары күтәрелде i Ләкин шунда ук Хәлләнеп начар гадәтен исенә төшерде берәр эше “ уңмаса, гел шулай кешегә сылтый, үзем булдыра алмадым, дип уйламый Син. дус. чынлап әйтәсеңме, юри котыртасыңмы? Хәзерге көндә Хәнәфи әүвәлге идеалларыннан ваз кичкән, аңа бик ышанма, ачылма, дип искәртүче мин түгел идемме? — диде Галимжан Ибраһимов Нәрсәдер исенә төшерергә тырышкан кебек. Хәллә бераз күзләрен түшәмгә текәп торганнан соң башын селкеп алды Шулай дисеңме? Димәк, Хәнәфи турында дөрес әйткәнсең, дип шунда ук Галимжан белән килеште, ләкин анда да үпкәсе барлы гын белдерми түзмәде. - Син аның турында миңа тиешенчә аңлатып сөйләмәгәнсеңдер Ул анда икейөзләнеп. провокатор кебек кыланды Провокатор дисеңме? Була торган эш түгел! Юкны сөйләмә' Син һәрвакыт шулай чамадан арттырып жибәрәсен' - дип, Галимжан иптәшенең шикләнүен кире какты Юк! Юк! Син тыңла әле' - - дип. Хәллә кызуланып. Галимжаннын сүзен бүлде дә. Казанда күргәннәрен һәм ишеткәннәрен сөйли башлады Үзе алпавытларныкы кебек зиннәтле фатирда яши Язган хикәяләре өчен алган гонорарлары аңа шундый квартирда торырга мнм киплек бирәләр, имеш! Я, әйт мина, ни өчен син шул чаклы күп һәм зур күләмле хикәяләр язасың да, алган гонорарларың шундый хан сарай ларында яшәргә мөмкинлек бирми? Бу дөньяда тора белү кирәк икән аныңча, ә дөньяда тора белү тик үз-үзенне кайгырту, үз хәлеңне, үз файдаңны гына күзәтү икән Икәүдән икәү булганда бер төрле сөйли, ә кешеләр арасында бөтенләй башкача сайрый! Безнең һәркайсыбызда нинди дә булса бер жнтешмәгән як бар инде. Хәллә! Хәнәфидә дә шундый бер кимчелек юк түгел Ул кеше ләрне шаккатырырга ярата Сиңа да шундый бер эффект ясарга теләгәндер әле Уд сиңа барыбер ярдәм иткән ич' Итүен итте, ләкин соңыннан тагын мыскыллый башлады Халыкның бәхетсәгадәте өчен көрәшүне тик студентлар гына алып бара алачак, дип уйлау - үзе бер буш хыял, диде ул Хәер, бу фикерне ул гына түгел, жыелыштагы Мостафин фамилияле берәү дә кабатла гач. башкалар да ана кушылган иде Мина да фикеремне үзгәртеп, студентларны гына түгел, алдынгы фикерле прогрессив яшьләрне дә көрәшкә өндәргә кирәк, дип сөйләргә туры килде Галимҗан Ибраһнмов гаҗәпләнеп: — Бу мыскыл итү түгел, бик төпле фикер бу. Дөресен әйткәндә, сәяси көрәшне тик студентлар көче белән генә алып баруны мин дә туры юл дип санамыйм Бу мөмкин дә түгел! Сәяси көрәшкә олылар да. яшьләр дә катнашырга тиеш, тик теләкләре булсын да. күңелләре саф булсын1 * * ♦ Март аеның соңгы көннәре Тротуар читләрендәге көртләр астыннан челтерәп кар сулары ага Язгы дымсу һава, көньяктан искән җылы җил күңелне күтәреп, каядыр ашкындыра, чакыра, ниндидер шатлыклар вәгъдә иткән сыман була Шуның өчендер Хәлиулла бик җилкенеп, ашкынып килеп керде. Ишек янында басып торган көе Галимҗанны ашыктыра башлады — Әйдә, киттек' Ярты сәгатьтән оештыру комиссиясенең утырышы башланырга тиеш. Утырыш Гөлсем туташ бүлмәсендә үткәрелә. Ара ерак, кичекмик! Утырышка килгән студентлар Галимҗанны кызыксынып каршы алдылар, чөнки Хәллә аның турында иптәшләренә: «Ул татарның атаклы язучысы, ялкынлы көрәшчесе, революционеры», - дип, гадәтенчә арттырып. тиешеннән артык мәдхияләр укыган иде Галимҗанны исә кереп килүе белән Гөлсем туташның бүлмәсе гаҗәпләндерде Монда иң беренче күзгә ташланган нәрсәләр: алдына әллә ни хәтле ислемай флаконнары, пудра тартмалары, крем савытлары, берсеннән-берсе матур шкатулкалар тезелгән трильяж һәм өстенә чигү- ле кечкенә берничә мендәрчек ташланган тахта иде Бу нәрсәләр курсистканың бүлмәсен аксөяк ханымнарның будуарына охшата иде Өс башын салып, иптәшләре белән исәнләшкәннән соң, Галимҗан Ибраһимовны да алар белән таныштыргач, Еникеев Талышинскийга карап: — Без азрак кичегеп килдек бугай, гафу итегез,— диде Анысы, үз дәрәҗәсен яхшы белгән кеше кыяфәте белән эреләнеп, җиңелчә генә башын иде: — Зарар юк, борчылмагыз! - диде һәм өстәл янына килеп Гөлсем туташ белән янәшә утырды - Комиссия әгъзалары һәммәсе дә килеп җитеште, утырышны башласак та була,- дип игълан иткәннән соң беркетмә язарга әзерләнгән Гөлсем туташ, кулына бер кәгазь кисәге алып, утырышның көн тәртибен игълан итте — Күрәсез, беренче мәсьәлә итеп «Съездның физиономиясе нинди булырга тиеш?» дигән сорау куелган. Хәтерегездә булса, уткән мәҗлестә Шәфи-бәк Рустамбеков әфәнде, апрель аенда булачак җыенга килгән студентларны бу турыдагы фикерләребез белән таныштырырга тиешбез. дигән иде Шул вакытта без, бу тәкъдимгә кушылып, съездның физиономиясен ачыклаган программаны язу эшен, Хәлиулла әфәнде Еникеевнең рекомендациясе буенча. Галимҗан әфәнде Ибраһнмов бе лән Хәлиулла әфәнденең үзенә тапшырган идек. Ибраһймовның бүгенге мәҗлесебезгә килүе, үтенечебезне кире какмавын күрсәтә, дип уйлыйм Шуның өчен съездның физиономиясе турындагы сүзне Галимҗан әфәндегә бирәбез. Якын көннәрдә булачак җыенда тикшерелергә, хәл кылынырга тиешле мәсьәләләрне хәзерләү, шул турыда уйлашу урынына, бу оештыру комиссиясе дигәннәре кайчандыр булачак съездның физиономия сен билгеләргә керешкән икән Талышинскийның кереш сүзеннән Галимҗан Ибраһнмов шуны аңлады Рәис —бу фикерне Рустамбеков кузгатты. дип әйтсә дә. монда сабырсыз, ашыгучан Хәлләнең разе зур икәне Ибраһимов өчен шиксез иде Шуның өчен ул сүзне көн тәртибендәге беренче мәсьәләнең иртәрәк куелуы турында башлады: — Русиядә яшәүче төрек-татар яшьләренең съездын чакыру турында фикер барлыгы миңа мәгълүм Ләкин бу утырышта аның ’физиономиясе турымда сөйләшү иртәрәк түгелме икән дип уйлыйм. Минемчә. * бүген без бу турыда шуны гына әйтә алабыз әгәр безгә яшьләр съез- = дын күрү насыйп булса, анда фәкать сәяси мәсьәләләр генә тикшере- з лергә тиеш булачак! Ни өчен дисәгез, сәбәбе барыгызга да мәгълүм * Халкыбызның мәдәни тарафтан да. икътисади, иҗтимагый тарафтан да = артта калуының сәбәбе самодержавие хакимиятенең сәясәте икәнен ис- 2 батлап торуның ихтыяжы юк. Бу сәясәткә каршы, әлбәттә, тик сәяси = көрәш белән жавап биргәндә генә жиңеп чыгарга мөмкин! Башка юл ~ юк! — диде дә бераз тукталып торырга мәҗбүр булды, чөнки кызу ” канлы, мавыгучан кавказлы студентлар аның сүзләрен кө4ле алкышлар < белән каршы алдылар Шул арада Галимжан Ибраһимов әзерләп кил- ? гән тезисларын кесәсеннән алып күздән кичерде Бүлмәдә тынлык ур- ч нашканиан соң гына сүзен дәвам итте: — Ләкин без төп максатлары- 2 бызга алып бара торган көрәш юлыбызны съездга чаклы аныкларга ' тиешбез. Менә шуның өчен башка шәһәрләрдәге студентларны чакырып 2 үзара аңлашырга, теләкләребез, омтылышларыбыз белән уртакла- ® шырга карар кылуыбыз яхшы Бәлки, жыенга килгән яшьләр без тәкъ- * дим иткән фикерләрне тулыландырырлар Шуның өчен Хәлиулла әфәнде J. белән без шундый карарга килдек, хәзергә жыенда уртага салып тик- ~ тереләчәк мәсьәләләр турында уйлашырга кирәк Бу мәсьәләләр менә ® шундый булырга тиеш дип ул. кулындагы кәгазьгә карап, өйдә язып ■" килгәннәрен укый башлады * Сәяси мәсьәләләр турында уйланырга өйрәнмәгән бай балаларына Галимжан Ибраһимовның сөйләгәннәре бик мавыктыргыч, кызык булып тоелды Шуның өчен Талышннскийның Ибраһимов әфәнденең доклады буенча сөйләргә теләүчеләр бармы? дип соравына каршы, берничә минут жавап бируче булмады. Бераздан якташлык җәмгыятенең хәзинәдары Фируз Ордубатский аякка басты. Галимжан әфәнденең сәяси мәсьәләләр буенча тәкъдим иткән программасына мин тулысымча кушылам. Ләкин программабызны сәяси мәсьәләләр белән генә чикләндерү. минемчә, дөрес булмастыр Без халкыбызның икътисади, мәдәни ихтыяҗларын да онытырга тиеш түгелбез. Бу тарафлардан без ни дәрәҗә һәм ни өчен артта калганыбыз турында Ибраһимов әфәнде үзе дә сүз башында сөйләгән иде Минемчә, программага өстәмә рәвештә икътисади һәм мәдәни мәсьәләләрне дә кушарга кирәк.- дигән тәкъдим ясады Ордубатский сүзен бетереп урынына утыру белән студент Алнбәков сүз алды: Минем искәрмәм шуннан гыйбарәт Ибраһимов әфәнде Думага депутатлар сайлау тәртибе турында сөйләгәндә ни өчендер муллалар ны алпавытлар, сәүдәгәрләр, байлар белән бер рәткә куйды Бу. әлбәт тә. дөрес түгел Муллалар — чын чыннан халык хезмәтчеләре Алар- ның бөтен гомерләре надан халык арасында үтә. гомерләре буе кара халыкның дини нгтыйкатенә. дини рухына азык биреп кенә калмыйлар, дөньяви белемнәр дә биреп, аларга мәгърифәтнең якты йөзен ачарга тырышалар. Минемчә, мәктәп-мәдрәсәләрне реформалаштыру, халык арасында мәгърифәт тарату эшләрендә муллаларның рате киләчәктә дә зур булачак Шуның өчен сәяси программадан муллалар турында кимсетүле сүзләрне чыгарып ташларга кирәк булыр Тагын берничә студент, программаны кабул итәргә кирәк, дип сөйләделәр һәм. шуның белән бергә. Ордубатский һәм /Хлибәковныи чыгыш ларын да якладылар «Мәдрәсәм Галия-диния» — дигән исеменнән үк чын асылы кычкырып торган мәдрәсәдә укыганда « Коръән алладан мы-түгелме?» дигән китап язган Галимҗан Йбраһимовка гимназияләр тәмамлаган, университетларда зур галимнәрнең лекцияләрен тыңлап йөргән яшьләрнең диндарлыклары, муллаларның иҗтимагый тормыштагы рольләрен шулай күпертеп, идеаллаштырып караулары гаҗәп тоелды. Аның күз алдына Вәли мулла белән Заһидулла хәзрәтнең кыяфәтләре килеп басты. Халыкка хезмәт итүче, мәгърифәт таратучы галиҗанәп муллалар күбесенчә шундый булалар, дип уйлап ул. ихтыярсыз, мыек астыннан, көлемсерәп куйды Ләкин аллага ышану-ышанмау һәркемнең үз вөҗдан эше. аннары җыенда төрле яктан килгән кешеләр белән фикер алышканда бу мәсьәлә барыбер калкып чыгар һәм шул вакытта киңрәк мөзакәрә кылыныр әле, дигән уй белән ул хәзергә бу хакта сүзне озынайтмаска булды. Башкача сөйләүче булмагач. Талышинский йомгаклагандай әйтте: — Комиссиягә өч тәкъдим кертелде. Беренчесе — Галимҗан Иб- раһимов һәм Хәлиулла Еникеев әфәнделәр тарафыннан язылган сәяси программаны шул килеш кабул итү. Икенчесе — икътисади һәм мәдәни мәсьәләләрне кушып, сәяси программаны киңәйтү. Өченчесе — муллалар, гомумән, руханилар турында әйтелгән кимсетүле сүзләрне сәяси программадан чыгарып ташлау. Бу өч тәкъдимне бергә кушыпмы, яки аерым-аерым тавышка куябызмы? Галимҗан Ибраһимовтан башкалар: Бергә кушып! Бергә кушып! — дип кычкырышып, кулларын күтәрделәр. Оештыру комиссиясенең әгъзалары сәяси көрәшкә чыннан да җитди әзерләнергә уйлыйлар кебек тоелды Йбраһимовка. Шулай да Алибәковның муллалар турындагы чыгышы һәм Хәлләдән башкаларның аңар кушылулары егет күңелендә борчулы уйлар тудырды... Дүртенче апрель көнне Хәнәфи Кайбышевтан килгән телеграмма Галимҗан Йбраһимовка көтелмәгән дәрәҗәдә авыр тәэсир итте. Кулы пешкәндәй кискен хәрәкәт белән телеграмманы өстәл өстенә атып ташлады, ләкин шунда ук аны кире алып учы белән каплады, башын түбән иеп уйланып калды. Телеграмма Габдулла Тукайның вафаты турында иде. Соңгы вакытта шагыйрьнең авыруы көчәеп, Клячкин шифаханәсендә ятуын Галимҗан Ибраһимов белә, ләкин аның үлү ихти- малын ничектер башына да китерми иде Дөресрәге, Киевкә килеп укыта башлагач, шәкертләренә ныклы белем бирү өчен нинди программа нинди ысуллардан файдаланырга кирәклеге турында уйланулары, күптән эзләп тә. ниһаять, монда тапкан революцион мохиткә якынлашуы, ирекле тыңлаучы сыйфатында гына булса да. университет аудиторияләрендә лекцияләр. докладлар, рефератлар тыңлау дәрәҗәсенә ирешүе, Лиза белән бергәләп Киевнең мәдәни учаклары белән танышып йөрүләре, Ибраһимовны хәттин тыш бәхетле итеп, Казанның әдәби мохитеннән дә. Тукай иҗаты турындагы фикерләреннән дә ераклаштырган иде. Телеграмманы укыгач, «Болгар» мосафирханәсенең Тукай торган бүлмәсендә очрашулары, өстәл өстендә кайнап утырган самавырдан да ныграк кайнарланып әдәбият, шигърият турында бәхәсләшүләре. ихтыярсыз, Галимҗанның күз алдына килеп басты. Тукай, һичшиксез, зур талант иде. Ләкин дөньяда чагында ул талантын бөтен көчкә яңгыратып яшьни, күкри алмады шикелле. Моның сәбәбе нәрсәдә? Галимҗан Ибраһимов бүлмә буйлап йөренә башлады һәм йөри торгач, һәрвакыттагы кебек, башында туган уйлары бер җепкә тезелеп тигез генә . аккан төсле булдылар. «Дөрес,— диде ул үз үзенә. — Тукай тормышы белән чын алтынга бай мәгъдән иде. Ләкин гамәлдә талантлар бөтенләй үк мөстәкыйль була алмыйлар. Алар да дөньядагы һәммә нәрсә кебек тарихның, тормышның әллә ничә төрле агымнары эчендә кайнап, хәятнең һәрбер таләбенә бу- * рыч түләп барырга мәҗбүрләр» £ Фикеренең дөреслегенә шикләнгән сыман, ул кинәт бүлмә уртасында з туктап калды. «Чыннан да. бу канун табигатьнең бөтен хадисәлә- > ренә дә туры киләме икән5» — дип уйлады Күзләрен кысыбрак = бер ноктага карап торганнан соң соравына җавап тапкан кебек булды £ Тагы бүлмә буйлап йөри башлады «Әйе. бу - фәкать адәмнәргә генә хас ? булган хәл түгел! Бөтен табигатьтә шулай! Әгәр асыл чәчәкне суык 5 шимальгә, мүкләр генә үсә торган карлы тау башына күчереп утыр- ф сан ни булачак? Шагыйрьләр, талантлар да шулай Аларның үсүе. -асыл гөл булып матур чәчәкләр атуы өчен тиешле шартлар, кайнап г торган хәят кирәк»,— дигән карарга килде. Шушы фикернен дөресле- « гендә ул шикләнми иде Әдәбият сандугачлары булган шагыйрьләр сай- 5 pay сәләтләрен югалтмасыннар өчен йөрәкләренә көч биреп торган җан лы хәят кирәк. Ләкин хәзерге көндә, безнең ике уртада калган, җанлы . хәяттән мәхрүм булган тормышыбызда тик эш атлары, сабан үгез- ® ләре генә куәттән язмый Нәзек җаннар исә. суларга һава таба алмыйча, у карлы тауга туры килгән асыл гөл кебек корыйлар» Бу уйлар Галимҗан Ибраһимовны күкрәгенә авыр таш куйган - кебек итеп тарсындырдылар Аның якты кояшлы урамга, кешеләр арасына чыгып китәсе килде. Ул Киевнең иң матур, иң шау-шулы җире саналган Крешатикка чыкты. Урамны бер-ике кат әйләнсә дә. уйлары һаман шул Тукай иҗатына, аның авыр язмышына кайталар иде. Сәнгатькә тышкы матурлык бирә торган хосусиятләргә артык дәрәҗә әһәмият биреп фимиам төтәтү, Галимҗан Ибраһимовнын күзләрен әчеттереп. Габдулла Тукай иҗатының мәгънәви кодрәтен, хакыйкый матурлыгын ачык күрергә ирек бирми иде Крещатик буйлап бер ике сәгать йөргәннән соң ул бераз тынычланган кебек булды Үзләрен шагыйрьнең дуслары дип санап йөргән дошманнарын фаш итеп, тотнаксыз мактаулары белән аларның Тукай талантына нинди зур зыян китерүләрен күрсәтеп мәкалә язу минем бурычым, дигән карарга килеп. Ибраһнмов фатирына кайтып китте Шул көнне үк утырып уйлаган эшен төгәлләде Киевтә сәяси түгәрәккә катнашу, үзләрен сәяси көрәшкә багышлаган Зураб. Лиза. Агаш кебек кешеләр белән аралашу Галимҗан Ибраһимовта рево л ю пионер булырга теләгән кеше үз мәсләгендә, үзенең ка рашларында корыч кебек нык торырга, кирәк чакта бернәрсәдән дә курыкмыйча кискен рәвештә үз фикерләрен яклый белергә тиеш, дигән ышаныч тудырганнар иде. Мәкаләне дә Галимҗан Ибраһнмов шул ышанычына нигезләнеп язды Мәкалә бик кискен, хәтта дорфа булып чыкты Автор моны үзе дә сизде Шулай да аның бер сүзен дә үзгәртмәде. Киресенчә, хаклы дип ышанган фикерен шулай ‘революционерларча каты һәм кискен рәвештә әйтә белүенә канәгать булды Мәкаләне конвертка салганчы, тагын бер кат укып чыкты «Юк. әлегә моны бастырырга ярамый Тукайның вафаты халык арасында тудырган матәмле хисләр бераз басылсын, югыйсә, фикерләрем бу көннәрдә тиешенчә дөрес аңлашылмас». - дип мәкаләне өстәл тартмасына куйды Бу мәкалә бер елдан соң гына «Йолдыз» газетасы битләрендә басылып чыкты Ләкин бер ел үткәч тә татар халкы Галим җан Ибраһимовнын Габдулла Тукай иҗаты турындагы фикерләрен кабул итәргә теләмәде. . : .к JT.M ы 17 Хыянәт 1913 елнын 17 апрелендә Киевтә үткәреләчәк җыенга чакыру кәгазе Казан яшьләренә 14 апрельдә килде. Дәгъватнамәдә вәкил сайлап, аңа тиешле күрсәтмәләр биреп, Киевкә җибәрүләрен үтенгәннәр иде. Бу кәгазьне алу белән, яшьләр үзара тиз ^енә хәбәрләшеп, теш докторы Хәдичә ханым Ямашеванын өенә җыелдылар. Биредәге унбишләп кеше арасында күпчелеге студентлар булса да. яшь мөгаллимнәр дә, хәтта чакырылса-чакырылмаса да. һәр җиргә тыгылырга тырышкан, кай жире беләндер сасы көзәнгә охшап торган учитель Төхфәтулла Мамлеев тә бар Хат Хәнәфи Кайбышев адресына килгән иде Шуның өчен аны мәҗлестәгеләргә Хәнәфи укыды Узган ел Хәлиулла Еникеев Казанга килеп. Киевтә башланган яшьләр хәрәкәте турында сөйләгәч, һәм шул хәрәкәткә кушылырга димләгәч. Кайбышев. Байтирәков. Мостафиннар- дан өч кешелек ячейка сайлаганнар иде. Киевкә җибәреләчәк вәкилнең юл харәҗәтләренә акча җыю. аңа биреләчәк күрсәтмәләр турында уйлану кебек эшләр дә бу ячейкага тапшырылган булганга, хат укылып беткәч тә Кайбышевнын сүзен көтеп, яшьләр эндәшми утырдылар. — Үткән мәҗлестә сайланган ячейка ике тапкыр җыелып вәкилгә биреләчәк күрсәтмәләр турында уйлашты һәм билгеле бер карарга килде, акча да җыйналды, диде Хәнәфи, җыелышның үзеннән ни көткәнен аңлап — Ләкин хәзер мин башка нәрсә турында әйтмәкче булам. Ул вакытта мин Хәлиулла әфәнденең тарафдары булып сөйләгән идем һәм ячейкага сайландым. Ләкин бу турыда байтак уйланулар соңында шул карарга килдем: татар халкының язмышын бары тик студентлар кулына гына тапшыру була торган эш түгел! Бу фикерне мин сайланачак вәкилебез өчен язылган күрсәтмәләрдә беренче маддә итеп кертелүен үтендем Бу күрсәтмәләр хәзер Гафур Коләхметов әфәнденең кулында. Вакыты җиткәч, ул сезне ячейканың карарлары белән таныштырыр. Фикерен ныграк исбат итәр өчен Кайбышевның тагын сөйләргә дәрте бар иде. ләкин Фуат Туктаров, үтә төче зыялы булып күренү гадәтен онытып, аның сүзен бүлде: — Хәнәфи әфәнде - бик дөрес әйтә! — дип кычкырды да. шунда ук исенә килгәндәй, аңа таба борылды. Гафу итегез, мин сезнең сүзегезне бүлдем, кичерегез, зинһар' - дип башын иде. Хәнәфи дә төчелектә Туктаровтан калышмады, көлемсерәп уң кулын күкрәгенә куйды һәм: — Зинһар, борчылмагыз! Рәхим итеп фикерегезне сонына кадәр әйтүегезне үтенәм! —диде. — Рәхмәттән гаҗизмен. әфәндем!—дип. Туктаров куе кара мыегын имән бармагы белән ике якка сыйпап куйды һәм бик канәгать булып сүзен дәвам итте: — Уйлап карагыз, әфәнделәрем: халыкның ихтыяҗларын тик студентлар гына аңлыйлар, тик аларның гына көрәшерлек, халкыбызны якты тормышка алып барырлык сәләтләре бар икән, имеш! Хәзерге көндә сөргендә яшәгән көрәшчеләребезне милләтебезнең язмышы һич кызыксындырмыймы икәнни? Шулай булгач, бары тик студентлардан гына торган җыеннарның, съездларның кемгә кирәге бар?! Соравына җавап көткән төсле. Фуат әфәнде туктап калды, күзе белән бүлмәдәгеләрне сөзеп чыкты. Шул тынлыктан файдаланып Аб- дерәшит Фәхретдинов исемле яшь егет^сүзгә кысылды: — Шуны да исәпкә алырга кирәк, например, бу кеше бүген студент. значит. Киев студентларының фикере буенча ул. конечно, халыкДәгъватнамә чакыру кәгазе ның интересларын яклаучы фидакарь көрәшче. Вдруг, бу кешене иртәгә университеттан кусалар, яки дә ул университетны тәмамлап, доктормы, адвокатмы, агрономмы, әллә тагын башка специалист булыпмы чыкса, ничек?! Инде бит ул студент түгел, значит, студент булмагач, көрәшче дә була алмый' Бу бит абсурд' Моннан нинди н әти ж ә чыгарырга мөмкин? Минемчә, мөселман студентларының съездын чакыру мәгънәсез, кирәкмәгән эш! Бу вакытны бушка үткәрү генә булачак' Фәхретдиновтан сон яшь укытучы Гафур Коләхметов сүз алды ? Аның чырае Фәхретдиновның чыгышыннан бер дә риза түгеллеген күр- * сәтә иде. — Әйдәгез, бирегә җыелуыбызга сәбәп булган нигез мәсьәләгә күчик. - дип. ул Фуат Туктаровка кырыс караш ташлап алды Киев студентларының әмәлләрен мәгънәсез, кирәксез эш дип әйтү, минемчә. - дөрес булмас Ип беренче нәүбәттә, бу әмәл яшьләр арасында безгә ♦ бик кирәк булган хәрәкәтнең җанлана башлаганын күрсәтә Тик аны * туры юлга юнәлтү турында уйлашырга кирәк безгә Әгәр унҗиденче = апрельгә тәгаен ителгән җыенга вәкилебезне җибәрсәк. Киев студент- “ ларының теләкләрен, ният-омтылышларын ачыкласак, аларны да үзе- * безнең гаяләребез. карашларыбыз белән таныштырсак, анда кабул ител- гәи карарлар буенча эш йөртергә мөмкин булыр, дип. сүзен бетерде * Коләхметовнын чыгышына бик кызулык белән студент Искәндәр s Мостәкыймов кушылды г - Менә бу туры фикер' Житәр. кырын ятып болай да бик озак 7 йокладык Хәрәкәтләнә башларга вакыт' Бәлки, әйтәчәк фикерем ул 7 кадәр әһәмиятле дә булмас, шулай да Коләхметов әфәнденең әйткән _ иәрснә шуны өстәр идем, әгәр без җыенга үз вәкилебезне җнбәрмәсәк. Казан яшьләрен куркаклыкта, яки дә артта калганлыкта гаепләрлек сәбәп булмасмы бу? Мондый нхтималның булуы һәркайсын гамьгә салды Моңарчы эндәшми утырган яшьләрнең дә тавышлары чыкты Чыннан да. шулай дип уйлаулары бик мөмкин' Бушка вакыт үткәреп, бәхәсләшеп утырудан файда юк. Вәкил сайларга да Киевкә озатырга кирәк дип. Коләхметов белән Мостәкый- мовның чыгышларын куәтләүчеләр күбәйде Вәкил сайлау вакытны күп алмады Нурелгаян Байтнрәковның Әбүбәкәр Имамбаевны сайлыйк Студентлыгын ташламаса да. ул быел лекцияләргә йөрми Аңардан да уңайлы кеше табылмас' диюе белән барысы да аның тәкъдимен кабул иттеләр Вәкилгә күпме юл акчасын бирү, аңа йөкләнәчәк вазифаларны аныклау кебек мәсьәләләр үткән ел декабрь ахырларына сайланган ячейка тарафыннан эшләнгән булсалар да. аларны монда мөзакәрә итү тагын бер-ике сәгатькә сузылачагы сизелә иде Хәнәфи Канбышев урыныннан кузгалды Ул ашыга иде Өстәл тирәсендә утырганнарга мөрәҗәгать итеп: Мине кичерегез! Тәәсефкә каршыкитәргә мәҗбүриен! Сезгә үтенечем шул: вәкилгә тапшырылачак һәм хәзерге моментта Коләхмс- тов әфәнденең кулында саклана торган күрсәтмәләргә мин тулысымча кушылам Бу мәсьәлә тавышка куелган тәкъдирдә моны игътибарга алуыгызны үтенәм. диде Хәнәфи башкалардан чнттәрәк у гырган өй хуҗасы Хәдичә чаным Ямашена янына килеп басты һәм ягымлы елмаеп, аның алдында башын иле. Хәдичә ханым Нигә болай ашыгасыз? Тизлән чәй булыр, чәйгә калыгыз' диде Бик зур рәхмәт. Хәдичә ханым' Бик ашыгыч эшем булмаса. сезнең дәгъватеге »ие кире кагарга җөрьәт итмәс идем Миңа рөхсәт итүегезне үтенәм' дип. өй хуҗасы белән саубуллашып чыгып китте ' Т.>.н«ч|>к.» каршы кызганычк.| клршы I» Урамга чыгу белән Хәнәфи Кайбышев тирә-ягына каранып, бераз басып торды Аннары, вакыт-вакыт кесәләрен капшаган, папирос кабызган булып, артына әйләнеп карана-карана, охранка бинасына барып җитте Тиз генә тирә-ягына күз ташлады, беркемне дә күрмәгәч, капкадан үтеп, бинаның арткы ишегенә юнәлде. Башка вакыт булса ул болай тәвәккәлләмәс тә иде. Ләкин узган ел Хәлиулла Еникеев килгән чактагы җыелыш турында икенче көнне генә хәбәр иткәне өчен, охранка аңа кисәтү ясаган һәм яшьләр арасында сизелгән һәрбер хәрәкәт, һәрбер җыелыш, утырыш турында бер сәгать тә кичекмичә белдерергә тиешлеген әйткән иде. Бу юлы Кайбышевның доносын язып тапшыруын да көтмичә охранка, утырышта катнашучыларны кичекмәстән тотар өчен, бик тиз генә полиция нарядын җибәрде. Полиция килеп кергәндә Имамбаев белән Мамлеевтән башкалары әле китеп өлгермәгән, чәй эчеп утыралар. Әбүбәкер Имамбаев юлга кирәк булган акчаны һәм үзенә тапшырылган күрсәтмәләрне алганнан соң, юл кирәк-яракларын карыйсы бар дип, ашыгыч чыгып киткән иде/ инде Төхфәтулла Мамлеевнең исә чәйгә калмыйча чыгып китүенең сәбәбе бөтенләй башка Аңа да, мөмкин кадәр иртәрәк, бу утырыш турында охранкага донос язып тапшырырга кирәк иде. Жандармнарның көтелмәгәндә шулай кинәт килеп керүләрен күргәч. яшьләрнең кайберләре аптырап, кайберләре каушап, куркынып калдылар «Батар безнең, монда җыелганны каян белделәр икән? Әллә берәребез артыннан шымчы ияреп йөриме? Кем артыннан иярүе ихтимал? Охранканың дикъкатен җәлеп итәрлек кешеләрдән бүген монда үзенең реватюцион фикерләре белән мәгълүм Хәнәфи Кайбышевтан башка кеше юк Җитмәсә тагын, Хәнәфи Кайбышев әле күптән түгел генә охранка кулына эләгеп зинданда утырып та чыкты бит! Аның артыннан ияреп килүләре бик ихтимал шул!» дип уйлаучылар да булды. Ләкин, безнең утырышта берьюлы ике провокатор, ике охранка агенты бар иде, дигән фикер берсенең дә башына килмәде. Хәлбуки, охранкада «Житель» кушаматы белән йөргән Төхфәтулла Мамлеев, «Теоретик» кушаматы белән йөргән һәм охранканың иң ышанычлы агентларыннан саналган Хәнәфи Кайбышев читтән күзәтеп йөргән шымчылардан да куркынычрак иделәр Өйдәге карактан сакланып булмый бит! Хәлиулла Еникеевнең сизгерлеге бар икән шул! Яшьләр арасында философ, әдип, галим, революционер дип саналган һәм шулай күренергә тырышкан Хәнәфи Кайбышев, чыннан да, провокатор иде! Охранканың боерыгы белән килгән полиция бүлеге күзәтүчесе иң әүвәл яшьләргә утырган урыннарыннан кузгалмаска, үзара сөйләшмәскә кушты Аннары, барысының да исем-фам ил ияләрен язып алды. Тик шуннан соң гына үзе белән алып килгән городовойларга егетләрнең өс-башларын тентергә боерды. Өйдә дә. егетләрнең кесәләрендә дә бирегә ни өчен җыелуларын күрсәткән бер төрледә документ чыкмагач, полиция күзәтүчесе Ямашева- дан: — Бу кешеләрне монда ни өчен җыйдыгыз? — дип сорады. Хәдичә ханым бик гаҗәпләнгән кыяфәт белән: — Әллә дус-ишләрне кунакка чакыру, яки туган көн мөнәсәбәте белән кунак сыйлау сезнеңчә бик зур гөнаһмы? — диде. Ханымның җавабы күзәтүченең ачуын китерде. Мыскыллы тавыш белән ул: — Сез бик үткен, әче телле ханымга охшыйсыз. Хатын кеше була торып, ни өчен ирләрне кунакка чакыруыгызның сәбәбен аңлатып бирерсез, бәлки? — дип, мәгънәле итеп сорады. Чиктән тыш гарьләнүеннән Ямашеваның яңаклары алсуланды — Сез монда чатын кешенең намусына тукыныр өчен килдегезме әллә? Полиция күзәтүчесе булгач сезгә сүз дә. кул да тидерергә яра- маганлыктан файдаланасызмы5 дигән сүзләр белән утырган урынын- * нан торып алга атлады. Ул шул дәрәҗәдә ярсынган иде кн. хәтта тавышы ; яңгырап, теле тотлыга башлады. Күзәтүче аптырый төште. Ул мондый ? һөҗүм булыр дип көтмәгән иде. Ләкин үзенең каушап калуын сиз- £ дермәскә тырышты. Җирән кашларын җыерып катгый әйтте: = Берәү дә сезне хурламый, кимсетми Ләкин рөхсәтсез җыелышлар 1 ясарга ярамаганын яхшы беләсездер, ә сезнең өегездә уннан артык = кунак бар. Менә шуның өчен мин сезгә биш йөз сум штраф, ә кал- = ганнарга йөзәр сум штраф салам! ф Икенче көнне иртән. Кайбышевнын доносы буенча. Казан жандарме- < рия башлыгы Киев жандармериясенә шифр белән язылган телеграмма f суктырды Бу телеграммада унҗиденче апрельдә Киевтә Пушкинская S урамының 34 йортында студентларның яшерен җыены булачагы һәм бу i җыенга университетлы башка шәһәрләрдә укучы яшьләр исеменнән « вәкилләр барачагы, ә Казаннан исә вәкил булып казах егете китәчәге 2 турында әйтелгән иде Казан жандармериясеннән телеграмма килү белән. Киев жандармериясе башлыгы полковник Шредель үзенең хозурына подполковник Лахутинны чакырды Подполковник килеп урындыкка утырчы белән Шредель аның кулыНа телеграмманы тоттырды һәм бик тәрбияләп үстергән, күпереп торган куе сакалын ике якка сыйпаштыргалап. Лахутннныи депешаны укып бетергәнен көтеп торды Подполковник кәгазьне кирәгеннән озаграк тотып торганнан соң. ниһаять, аны өстәлгә куйды Шуны гына көтеп торган Шредель Борын төбебездәге вакыйгаларны безгә әллә кайдагы Казан күрсәтеп утыра Бу дәрәҗә ваемсызлыкның сәбәбен ачып бирсәгез бик яхшы булыр иде! дип. подполковникка шелтә белән карады Бу хәрәкәт, һичшиксез, яңа башланган булырга тиеш Үзегез беләсез, галиҗәнап Романовлар династиясенә өч йөз ел тулу мөнәсәбәте белән эш бик күп булды. Ул көннәрдә бөтен дикъкатебезне, бөтен көчебезне социал демократлар, социал - революционер.!ар. анархистлар, бундчылар кебек фетнәчеләр җәлеп иттеләр Халык арасында төрле чуалышлар тудыра күрмәсеннәр дип. шулар артыннан бертуктаусыз күзәтеп торырга, һәрбер омтылышларын кисәтеп торырга кирәк булды, дигән җавапны алгач. Шредель Лахутинны артык шелтәләп утырмады, чөнки юбилей алдындагы һәм юбилей көннәрендәге эшнең ни дәрәҗәдә киеренке булганын подполковник әйтмәсә дә яхшы белә. Икенче яктан. Киевтәге аз санлы мөселман студентларының әллә нихәтле зур хәрәкәт тудыра алу ихтималына ул ышанмый иде Бармаклары белән өстәлне бераз шакылдатып алды да Я. хәзер нишләргә уйлыйсыз’ - дип сорады. Подполковник Лахутин күп уйланып тормады. Аның җавабы телеграмманы укыган чакта ук әзер иде Ул бит аны кулында юкка гына кирәгеннән озаграк тотып утырмады Минемчә, телеграммада күрсәтел!ли йортны күзәтеп тору өчен ике шымчы җибәрергә кирәк Алар үзара алмашып, нч-дүрт сәгать үткән саен ни күргәннәре турында охранкага хәбәр биреп торырлар Шулай ук вокзалга да ике шымчы җибәрергә кирәк Казаннан киләчәк казах егетен тану кыен булмастыр Башка шәһәрләрдән килгән студентларны Пушкинская урамына җибәрелгән шымчылар исәпкә алып калырлар Полковник Шредель Лахутиннын планы белән ризалашты. Кичектермичә. университет канцеляриясеннән мөсеЛман студентлары арасында ышанычсыз күренгәннәренең рәсемнәрен алдырып, шымчыларга күрсәттеләр. Бу эш юкка булмады Икенче көнне үк студентларның фамилияләрен атап-атап, шымчылардан игътибарга лаек донослар килә башлады Шул араны вокзалдагы ике шымчы Казаннан киләчәк вәкилне көтә иде Ниһаять ул да Киевкә килеп төште Поезддан төшкән кешеләр арасыннан киң яңаклы, кысыграк күзле казах егетен танып алу шымчыларга авыр булмады Казан суыкларыннан йөдәгән Имамбаевка Киевнең һавасы саф. рухландыргыч нурлы, җылы булып тоелды. Әнә агачлар яңа ярган ялтыравык яфраклары белән зиннәтләнә башлаганнар. Зәңгәр күк йөзендә, аккошларга охшаш ак болытлар йөзә. Урамда очраган кешеләрнең йөзләре ачык, елмаючан Я. мондый матур көндә ничек итеп яманлык бардыр дип уйлыйсың? Имамбаев үзе дә якты чырай белән артына да. тнрәягына да карамыйча алга атлады һәм беренче очраган яшь егеттән: Пушкин урамы еракмы? Анда ничек барырга? дип сорады. Шымчылар шул урамдагы Рустамбеков торган йортка хәтле аның артыннан калмый озатып килделәр Җыенның унҗиденче апрельдә башланачагын белгән жандармерия башлыгы губернатордан да. прокурордан да тентү ясарга һәм. кирәк булса, кулга да алырга рөхсәт бирә торган кәгазьләрне әзерләткән иде инде. Шымчылар җыен башлануы турында хәбәр бирү белән, подполковник Лахутин бульвар участогына шалтыратты Анда да әзер торалар иде Шул ук минутта пристав үзенең ярдәмчесе Шмырев белән дүрт городовойны Назарьев урамына җибәрде Ж.ыен әле яңа башланган иде. Ярый әле ишекне кемдер бикләп куйган, городовойлар турыдан-туры басып керә алмадылар, ишекне шакырга мәҗбүр булдылар Кем анда? - дигән сорауга каршы тупас, калын тавыш: - Ачыгыз? Хәзер үк ачыгыз!! — дип кычкырды Шундый кыргый тавышны ишеткәч, яшьләр бөтенләй каушап калдылар Арада Еникеев кенә аптырамады Иптәшләренә: Тизрәк кәгазьләрне яшерегез' диде дә. ишеккә таба атлады. Хәзер ачабыз! Тик ачкычны таба алмыйбыз, куйган җирне онытканбыз! дин. күбрәк тавыш чыгарырга тырышып, урындыкларны урыннан-урынга сөйрәргә тотынды Тыш яктан бөтен өйне тетрәтерлек итеп ишекне тагын да катырак тарткалый, кага, шакылдата башладылар Еникеев. иптәшләренең кулларындагы кәгазьләрне ашыгаашыга кием шкафы, буфет, келәм, матрац асларына яшергәннәрен карап торды да: Таптым ачкычны, ачам, хәзер ачам! - дип сөйләнә-сөйләнә. ишекне ачалмый газапланган кеше кебек вакытны тагын беразга сузды. Иптәшләренең кулларында бернәрсә дә калмавын күргәч кенә: — Уф! дигән булып уфтанып ишекне ачты. Ачуыннан күркә кебек кабарган надзиратель артыннан бүлмәгә бер-бер артлы городовойлар, алардап соң уңайсызланудан күтәрелеп тә карый алмаган ике пүнәтәй килеп керделәр. Тентү башланды Иртәгә Киевтәге мөселман студентларының башка шәһәрләрдән килгән вәкилләр белән берләшкән җыены була дигән көнне Галимҗанга ике кунак килде. Боларның берсе Мәскәү коммерция институтында укучы Гариф Кәримов. икенчесе Петербург университеты студенты Нәҗип Кор- бангалиев иде. Икесе дә Галимҗан Йбраһимов белән танышлар, иркен ләп сөйләшер өчен махсус бер көн элгәре килгәннәр икән. Галимҗанга болар берсеннән-берсе ягымлы, ачык йөзле, кыю карашлы егетләр булып күренделәр Беренче күрешү-танышу вакытында әйтелә торган гадәттәге сүзләр- дән/сон. Галимҗан Ибраһимов кунакларыннан сорап куйды: Бу җыен турында фикерегез ничек? Сезнеңчә кирәк эшме бу. яисә мәгънәсез, киләчәге өметсез буш хыялмы5 * Егетләр икесе дә бердән кабынып киттеләр. Нәҗип Корбангалиев- J иен: 2 Ник хыял булсын?! Шулай дип уйласак, без монда килмәгән > булыр идек' -дип әйтә башлаган сүзен Гариф Кәримов эләктереп алды: _ Бу эшне әллә кайчан башлау зарур иде! Патша хакимиятен д себереп ташларга күптән вакыт инде' Әлбәттә, берләшергә, кара көч- з кә каршы рәхимсез көрәш ачарга кирәк! i Монархия үзенә каршы көрәшүчеләрне башларыннан сыйпап. _ иркәләп утырмас, әлбәттә! Зинданнар, крепостьлар, каторга. Столыпин < галстугы барысы да аның үз кулында бит! — дип, Нәҗип тагын сүз- f гә кушылды Бу мөкатдәс көрәш юлына аяк баскан кешеләр үзләрен - авыр кичерешләрдән, авыр сынаулардан курыкмаслык итеп әзерләргә ’ тиешләр! ' 7 Гариф Кәримов тә Нәҗипнең сүзләрен куәтләде: Дөрес! Төрле кыенлыклардан, газаплардан курыккан кешеләргә х менә шуның өчен дә безнең арада урын бирелмәскә тиеш! Аларнын чын күңелдән сөйләгәннәрен Галимҗан Ибраһимов яхшы * аңлады, ихтыярсыз: «Чын мәгънәсендә батыр революционер булачак - егетләр икән болар' Реакция елларында иманнарын, юлларын югалткан j Казан егетләре түгел! Болар мактанмыйча, кайгырмыйча һәрбер кур- ~ кынычка, һәрбер дошманга каршы торачаклар» дип уйлады, сокланып кунакларына карап торды. Мондый егетләрнең көрәштән тайпылмас- ларына нык ышанды һәм алар башлаган сәяси хәрәкәткә якынрак торып, кулдан килгән кадәр дөрес юлга салырга кирәклеген аңлады. Шулай да ул җыенның беренче утырышына бара алмады Беренчедән, бу хәрәкәтнең сәяси программасын аныклау турында киңәшләр өчен ул Зураб белән дә. Николай белән дә очрашып сөйләшергә өлгер моде, икенчедән, Галимҗан үзенең шәкертләрен көн саен укытырга мәҗбүр иде Чөнки русларның бөек уразалары сәбәпле, гимназияләрдә һәм университетта дәресләр бөтенләй үк тукталмаса да. уку сәгатьләре киметелгән һәм шунлыктан шәкертләрнең буш вакытлары күбәеп киткән иде. Шуның өстен.», университет китапханәсендә дә озаграк утырып калган икән, һәрхәлдә, бүлмәсенә кайтып кергәндә сәгать унберенче иде инде. «Бүген анда барыбер җыенны ачып җибәрү, килгән вәкилләрне сәламләү кебек рәсми вазифалар гына үтәләчәк, җитди эшләр иртәгә генә башланыр әле Хәллә иртәгә иртук килеп, җыенның беренче көне ничек үткәнен энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирер», дигән уйлар белән Галимҗан тыныч кына йокларга ятты Күңеле тыныч кешенең йокысы тирән булучан, Галимҗан ла яшьлеккә хас сәламәт, тирән йокыга талган иде Тышкы ишекне бик каты итеп кагуларына да уянмады Керүчеләр Галимҗанның күршесендә торган студентның ишеген шакыдылар: Фамилиягез ничек? Студент каушый төшеп ишекне ачты һәм фамилиясен әйтте. Сезгә түгел икән шул, диде керүчеләрнең берсе — Безгә Ибраһимов кирәк, ул кайда тора? Базарның барысын да Галимҗан йокы аралаш ишетеп торды, ләкин өнме, төшме икәнен аера алмады Бары тик зал аркылы тәкәллефсез атлап килгән шпорлы итекләр аның ишеге яныИда туктап, кемнеңдер боерулы. рәхимсез тавыш белән: Ачыгыз! дип акыруыннан соң гына ул тәмам уянып китте Ләкин шунда да «жандармнардыр» дигән уй аның башына килмәде Яткан урыныннан кузгалмыйча — Кем анда? Мин чишенеп яттым инде, гафу итегез, кертә алмыйм,— дип җавап бирде. Ләкин ишекне тагын да катырак кактылар Калын тавыш тагын да ачулырак ишетелде: Сезгә әйтәләр, ачыгыз! Без кунакка килмәдек! Шуннан сон гына. Галимҗан Ибраһимов үзенә кемнәр килгәнен аңлап алды һәм. сабыр итегез, дия-дия урыныннан торып, электр лампасын яндырып җибәрде. Ләкин төнге кунаклар сабыр итәргә теләмәделәр Ишек ярыгына нечкә тимер тыгып келәне күтәрделәр дә бүлмәгә зәңгәр шинельле жандарм, аның артыннан берничә городовой, йорттагы дворник, каравылчы басып керделәр. Зәңгәр шинельле кырыс тавыш белән: - Жандармерия башлыгының әмере буенча сездә тентү ясарга килдек,— диде. Галимҗан Ибраһимов ашыкмый гына аягына итек киде, Тиичурин- нан алып торган накидканы җилкәсенә салды Шуннан соң гына сүзен әйтте: — Рәхим итеп ордерыгызны күрсәтегез. Жандарм шөбһә катыш шелтә белән Галимҗанга карап алды — Ә-ә! Сез тәҗрибәле бүре икән! Шула-а-ай! — дип. мәгънә белән әйтеп куйды. Галимҗан Ибраһимов та җавапсыз калмады — Моңа кадәр андый тәҗрибәмнең булганы юк әле Ләкин рәсми ордерсыз тентү ясарга ярамаганын ишеткәнем бар Ордерны күрсәттеләр дә тентү башладылар Галимҗан тирән креслога җайлап утырды да һәм ашыкмый гына папирос кабызды. Тыштан караганда ул бик тыныч күренә иде. Моңа кадәр бүлмәдә тәртипсез рәвештә таралып яткан барлык китаплар, журналлар, газеталар, дәфтәрләр, хатлар, рәсемнәр, хәтта язулы кечкенә кечкенә кәгазьләр, буш конвертлар бөтенесе дә жандармнар кулына кереп чыкты. Аларның берсен дә калдырмыйча карап, тикшереп чыкканнан соң төен-төен итеп бәйли башладылар Төнге беренче яртыда башланган тентү иртәнге сәгать алтыда гына бетте. Надзиратель Крумин шулкадәр дә арыган иде ки. протоколының соңгы ике юлында «төенчек» дигән сүзне дүрт тапкыр кабатлавын да сизмәде. Пүнәтәйләрдән протоколга кул куйдырганнан соң жандарм: Ибраһимов. киенегез! Сезне кулга алырга әмер бар! - диде. Городовойлар алты төенгә бәйләнгән нәрсәләрне күтәрделәр. Галимҗан да өс-башына киенеп, ишеккә атлады Бульварный дип йөртелгән полиция бүлеге бик якын иде, биш- ун минутта барып та җиттеләр Ярым караңгы, юеш. сасы коридорлар буйлап баргач, пычрак тимер баскычтан менеп, кизү бүлмәсенә кереп килгәндә, ин беренче булып Галимҗанның күзенә оешманың секретаре Гөлсем Әхтәмова чалынды Йокысыз үткән төн сәбәплеме, туташның йөзендә үлем аклыгы, күзләре кып-кызыл, үзе тәмам хәлдән таеп утыра. Околоточныйга редикюленнән акчаларын, кәгазьләрен, кечкенә алтын сәгатен чыгарып биргәндә кулларының кылтыравын тыя алмады Кызның бирегә ни өчен китерелүен белмәгәнгә салышып. Галимҗан Ибраһимов. — Бу ни хәл? Сез ни өчен биредә? — дип сорады. — Сөйләшмәгез! — дигән әмергә карамастан. Гөлсем туташ калтыраган тавыш бетән — Әйтәсе дә юк инде! Мин генә түгел. Ахундов та эләкте. Башкаларны да монда китерделәр. дип әйтергә өлгерде.. Әхтәмованы каядыр алып киткәч. Ибраһимовның кесәләрен тагын бер тапкыр тентеп тикшерделәр, шул ук сасы коридорлар, себерелмәгән тимер баскычлар буйлап каядыр алып бардылар, ниһаять, караңгы почмактагы зур тимер ишекне яңгыратып ачтылар да. аркасыннан төртеп. коридордан да караңгырак бүлмәгә кертеп җибәрделәр, артыннан ишекне шалтыратып ябып, авыр йозак салдылар Күзләре бүлмәдәге караңгылыкка күнеккәнче. Галимҗан ишек янында басып торды. Кемдер ишекле-түрле йөренеп, карлыккан ямьсез тавыш белән: «Я шансонетка, стреляю метко. » дигән сүзләрне кабатлый иде. Инде юеш таш стена буйлап ике якта ясалган агач сәкеләр дә ачык күренә башладылар Анда сары төймәле шинельләрен ябынып.студентлар йомарланып яткан Болар арасында ул Еникеевне. Казаннан килгән * Имамбаевны. Мәскәү вәкиле* Гариф Кәримовны. Петербург студенты £ Нәҗип Корбангалиевне һәм сөргендә яшәгән Иран шаһының секретаре, з Одессадан килгән аристократ Насырбәков Абдулфән ханны, киевле сту- * дентлардан Талышинскййны. Ордубатскийны. Ахундовны һәм Рустам- = бековны танып алды. Йокламыйлар икән Әллә, йоклаган булсалар да. S камерага яңа кеше килеп кергәч уянганнармы? Ничек кенә булмасын. Хәллә Еникеев яткан урыныннан сикереп торды: g Бу Галимҗан Ибраһимов түгелме соң! ф Әйе. мин. Ибраһимов. - дигән җавапны ишеткәч, бүтәннәр дә куз- < гала башладылар “ Егетләр, борчылып, сорау бирешә башладылар: Я. инде ни булыр икән? у Безне ни эшләтерләр? Шулай ук зинданга ябарлар микәнни5 Каршы буйдагы сәкедән дә калтыранган тавыш ишетелде Инде нишләрбез? Шулай ук безне еллар буе төрмәдә утыртыр- у лармы. Себергә сөрерләр микәнни? Галимҗан Ибраһимовның Бу кем сөйли? - дип соравына каршы. Ордубатский игътибар- ® сыз гына: Батыр йөрәкле хан Талышинскийдаи башка кем булсын5 дип җавап кайтарды Аның батыр йөрәге жандармнарны күрү белән куян йөрәгенә әверелде, дип өстәде Хәллә түзмичә Бөтен кыяфәте белән горур, нык егет булып күренгән бу студент ның шул дәрәҗәдә куркуына Галимҗан Ибраһимов хәйран калды Кая күпмегә утыртачакларын, шулай ук сөргенгә җибәрү җибәрмәүләрен соңыннан белербез Бу безнең үзебездән тора, диде Галим җан Ничек тотылдыгыз? Әлбәттә, тентү булгандыр Нәрсә таптылар? Жыен башланып. Талышииский кереш сүзен сөйләп бетерергә дә өлгермәде, жандармнар басып керделәр. Бөтенебезнең исем фамилия ләребезне язып аЛ1 аннан соң. тенти башладылар Протоколларны, док ладларны. тезисларны төрле урыннарга яшереп өлгергән идек инде, файдасы гына булмады, барысын да таптылар Хәтта үзебезне дә тентеп, бер кирәк кәгазь калдырмыйча, кесәләребезне арчыдылар Бөтен документларны үзегез белән алып йөрергә нигә кирәк булды икән5 ' Менә хәзер инде кәгазьләрнең барсы да жандармерия кулында, .иңе Галимҗан Шулай булды шул. нишлисең! Безнең тәҗрибәсезлек' Бу хәл Галимҗанны чын-чыннан борчуга салды Бик начар булды бит әле бу. - диде ул. - димәк, бернәрсә дән дә баш тартырга мөмкин түгел? Елак тавыш Галимҗанның сүзен бүлде Монда без гаеплеме әллә? Жандармнар килеп басар дип кем уйлаган? Ордубатский ачуын баса алмады Ыңгырашмый торыгыз әле! Кешегә фикерен әйтергә ирек бирегез' дип кычкырды. Ибраһимов сүзен дәвам итте Минемчә, җыенда чит шәһәрләрдән махсус чакырылган студентлар булуын да. бөтен Русин мөселман яшьләренең съездын җыярга телә вебеЗне 1> яшерүдән файда юк. Тагын Талышинскийнын калтыранган елак тавышы ишетелде: Сез ни сөйлисез! Әллә төрмәдән башыгыз чыкмасын дип әйтәсезме? Юк! Мин моңа риза түгел! - Риза булмасагыз, үз ихтыярыгыз! Тик безне мазасызламый торыгыз әле! — дип кычкырды Хәллә. Студентларның берсе Галимҗанның киңәшен көтеп: 'Сез нинди киңәш бирәсез? Әгәр кулларына төшкән кәгазьләрне күрсәтеп сорау ала башласалар, жандармнарга нәрсә дип җавап бирергә икән? — дип сорады. Моңа кадәр эндәшми яткан студентлар да торып утырдылар. «Шансонеткамын җырлап йөргән егет тә Галимҗан Ибраһимов белән Хәллә янына килеп баскан иде инде. - Минемчә, җавап шундый булырга тиеш: безнең максатыбыз кичәләр, концертлар ясау, аң-белем тарату уңаеннан кайбер китапларгы русчадан тәрҗемә итеп сату, шул юл белән табылган акчаларны мохтаҗлыкта яшәгән мөселман студентларга өләшү иде Якташлык оешмабызны детальләштерерләр дип ышана идек Шуның өчен университетлы башка шәһәрләрдәге мөселман студентларын үзебезнең шушы максатларыбыз белән таныштырырга теләп, алар белән языша башладык. Съезд чакыру фикере дә менә шуннан килеп чыкты. Съездда без аңбелем таратуга, экономикага бәйләнешле мәсьәләләрне генә тикшерәчәк идек. Сәяси мәсьәләләргә кагылырга уебызда да юк иде. . Ибраһимовнын гүя бармак белән санап әйткәндәй салмак кына сөйләвен тыңлап, студентлар тын калдылар. — Мийемчә дә шулай. Барыннан да бигрәк, бөтенебез бер авыздан. бертөрле җавап бирергә кирәк булыр.— диде Ордубатский бераздан. Талышинскийнын да тынычлана'төшкәне сизелә иде. Әгәр без бернәрсә дә белмибез, бап ай гына дусларча утырышырга, күңел ачарга гына җыелган идек, дип әйтсәк ничек булыр? дип сорады ул. Шундый чеп-чи ялганга ышанырга жандармнарны ахмак дип беләсеңме? — дип, Ордубатский аны кырт кисте. Билгеле бер фикергә килгән кебек булгач. Галимҗан Ибраһимов та Еникеев белән Имамбаев арасына кереп, сузылып ятты. Зиндан Икенче көнне иртән иртүк. Галимҗан Ибраһимовтан башкаларны, каядыр алып киттеләр. Аны тик көндезге сәгать икедә генә жандармериянең Левашевский урамындагы ямьсез, сары таш пулатына алып килделәр Монда аны чоланга охшаган тәрәзәсез кечкенә бер бүлмәгә ябып, бик озак көттерделәр. Хәер, моңа Галимҗанның хәтере калмады. Төн буена сузылган тентү, участокта үткәрелгән йокысыз сәгатьләр аны бик арыткан иде Чоланның бердәнбер җиһазы булган тар агач койканың такталары каты, тигезсез булуына карамастан, йокыга киткәнен сизми дә калган. Ишек ачылып, сакчы кергәнен дә ишетмәгән икән. Сакчының: Тор' Допроска! дигән тавышына гына уянып китте. Йокысы туйган, нервлар беркадәр тынычланган, сакчы аны зур, якты бүлмәгә алып кергәндә зиһене ачык, гәүдәсе җиңел иде. Ләкин караңгы чоланнан соң якты залга керү белән күзләре камашты һәм шунлыктан бераз вакыт күзләрен йомып, ишек янында басып торырга мәҗбүр булды Бераздан соң гына Галимҗан күзләрен ачып карады һәм ишеккә каршы яктагы өстәл артында утырган кип җилкәле, икегә аерып таралган куе сакаллы, мәһабәт кыяфәтле хәрби кешене күрде. Бу кеше, аталарча елмаеп. Ибраһимовка өстәл янындагы урындыкны күрсәтте: - Рәхим итеп утырыгыз! диде ул. Бу — аерым жандарм корпусының подполковнигы Вахнин иде. Кичерегез Мин сезне артыграк көттердем бугай Шулай туры килде инде. Эшләр, һаман эшләр! Алар безнең теләкләр, безнең омтылышлар белән исәпләшмиләр Киресенчә, безне үз ихтыярларына буй сындыралар' - дип сөйләнә-сөйләнә, өстәл читенә өеп куйган газета лар. китаплар өстеннән портсигарын алып ачты да Галимҗанга сузды Тарта торгансыздыр, рәхим итегез! — диде. * Галимҗанның, чыннан да. тартасы килә иде. чөнки төн буена сузыл g ган тентү вакытында ул тәмәке тартмасын бөтенләй бушаткан иде. з Участокта яткан иптәшләренең дә папирослары беткән икән Шуның Е өчен ул: «Дуңгыздан бер кыл — ул да файда'»— дип тартынмыйча. = көмеш портсигарга кулын сузды Подполковник шырпы яндырып биргән- 2’ нән соң. үзе дә папирос кабызып, аркасын креслога терәде, төтенне 3 тәмләп эченә суырды Папиросын тартып бетергәнче эндәшми утырды = Соңыннан ф Исемегез, фамилиягез ничек? Исемегезне белми мөрәҗәгать итү « уңайсызрак. диде подполковник Ул, әлбәттә. Галимҗан Ибараһимовның исемен дә. фамилиясен дә. ~- кай якныкы икәнен дә яхшы белә иде. чөнки бу мәгълүматларны полиция * участогы аңарга иртән үк биргән иде Галимҗан исем-фам ил иясен әйткәч. 5 Вахнин бик үкенечле кыяфәт белән башын чайкап - Карап торам торам да сезгә, кызганмыйча булдыра алмыйм' i Яшь, күркәм, интеллигент булып та. шундый ямьсез, зарарлы эшкә 5 керешүегез һич акылыма сыймый' Яшьлек, яшьлек' — диде Подполковник хәтта көрсенеп куйды Галимҗаннан бертөрле дә җавап алмагач, дәвам итте Яшьлек дигән нәрсә уйламыйча, кызулык белән күп ялгышлар эшләтә ул! Соңыннан үкенәсең дә, ләкин эшләгән эшне кире кайтарып булмый Менә шундый ялгышлар аркасында кайбер яшьләр гомерләрен төрмәләрдә, каторгаларда үткәреп, дөнья рәхәтен күрә алмыйча һәлак булалар' Вахнин сүзеннән тукталып. Ибраһнмовның күзенә текәлеп карады. Аңа тагын җавап булмады Ләкин подполковник өметен өзми иде Күрәм, сез бик яшь әле Төрмәгә беренче тапкыр эләккәнгә охшыйсыз Шуның өчен сезне чын күңелемнән кызганам, үзегезне тиеш сез эшләрдән саклап каласым килә Әгәр. сез. Ибраһнмон әфәнде, сүземне тыңлап, бернәрсә дә яшермичә, барысын да турыдан-туры сөйләп бирсәгез, мин сезгә бу бәладән котылырга ярдәм итәрмен' Ниһаять, Ибраһимов телгә килде Яшерердәй бернәрсәм юк Мин бертөрле дә ялгыш, яки яра маган эш эшләмәдем Подполковник Вахнин зур өстәлнең читендә өелеп торган китаплар, кәгазьләр арасыннан «Знамя труда». «За народ» исемле газеталарны алып Галимҗанның алдына куйды Менә бу хөкүмәт тарафыннан тыелган, төрле фетнәчеләр тара фыннан яшерен басылган, яшерен таратыла торган газеталар сезнең квартирада табылган Шул турыла ни әйтерсез’ Мондый сорау булачагын Галимҗан тентү вакытында ук уйлап, җавабын әзерләп куйган иде Мин аларны Романовлар династиясенең өч йөз еллык юбилее көннәрендә урамнан табып алдым Ярар, шулай да булсын, ә менә бу китаплар сезнең, кулыгы« га каян килеп эләкте? дип. подполковник «Самозвановлар йорты» һәм Лядовнын «Россия эшчеләренең социал демократлар партиясе тарихы» дигән брошюраларны Галимҗанның алдына куйды Жавап шул ук булды Бу китаплар әнә теге газеталар белән бер төргәккә бәйләнгән иделәр Мин аларны Софийский собор янында бәйрәм көннәрендә урамнан таптым — Ә Киевтәге мөселман студентларының хөкүмәткә каршы юнәл* телгән хәрәкәтенә мөнәсәбәтегез турында ни әйтәсез? Сез ал арны нинди партиягә җәлеп итәргә тырыштыгыз? Бернәрсә дә яшермәгез Сезнең һәрбер адымыгыз безгә мәгълүм Безнең кулга төшкән документлар нигезендә сезне хөкумәткә каршы корал күтәреп көрәшкә чыгарга әзер торган революционер итеп судка бирергә бик мөмкин! Бер*ике елдан соң кайсы доктор, кайсы юрист, кайсы агроном булып халыкка файдалы хезмәт итәргә тиешле иптәшләрегезне дә уйлагыз! Әгәр акылга утырып, бөтен нәрсәне ачыктан-ачык сөйләп бирсәгез, үзегез дә. иптәшләрегез дә бу ген үк котылырсыз, югыйсә төрмә крепость. . сөрген, каторга.. Чиктән тыш гаҗәпләнгән булып Галимҗан Ибраһимов кырт кисте: — Мине революционерлар партиясендә әгъза дип күрсәткән документлар югын беләсездер Минем һичбер вакыт революционерлар партиясендә булганым юк һәм хәзерге көндә дә әгъза түгелмен. Вахнин ачуын яшерә алмыйча — Сабый бала кебек гөнаһсыз икәнсез. Ә Киев студентларын сәяси көрәшкә чакыруыгыз турында, аннан сон. үз кулыгыз белән язылган менә бу хат турында ни әйтерсез? — дип кычкырды. Декабрь аенда Хәлиулла Еникеевнең Казанга нинди мөнәсәбәт белән барып чыгуы турында Хәнәфи Кайбышевка язган хатынын русча тәрҗемәсе Киев жандармериясе кулына килеп төшүе Галимҗанны бик гаҗәпләндерде Бу хатны һәм жандармерияне кызыксындырган башка материалларны Кайбышев үз кулы белән охранкага тапшыруын Галимҗан. әлбәттә, белми иде. Ләкин ул сәерсенүен сиздермәскә тырышып, тыныч тавыш белән сөйләде: Киев студентларының бөтен гөнаһлары, минем белүемчә, үзләренең якташлык оешмаларын легальләштерү. халкыбыз арасында аң-белем тарату теләгеннән гыйбарәт Студентлар съездын чакыру фикере дә менә шул теләкләрдән чыгып барлыкка килде.. Мин аларның утырышында бары ике тапкыр гына булдым. Съезд чакыру мәсьәләсе кузгалган чакта съездда тик сәяси мәсьәләләр генә тикшерелергә тиеш, дигән тәкъдим керттем. Шуның өчен съездның сәяси программасын язуны минем белән студент Еникеевкә тапшырдылар Хәтеремдә калганыңча, сәяси мәсьәләләр дип санап без «руханиларга мөнәсәбәт». «Дәүләт думасындагы мөселман фракциясенә мөнәсәбәт». «Русиядәге башка милләтләргә мөнәсәбәт» дигән кебек берничә тезис язган идек Ләкин монда хөкүмәткә каршы әйтелгән бер сүз дә юк. Инде Казандагы иптәшем Кайбышевка язган хатка килсәк, мин аны Казан яшьләре Киев студентларының фикеренә кушылырлармы икән, дип кызыксынудан язган идем Яшьләрнең рухы, аларның әмәлләре, омтылышлары, иҗтимагый мәсьәләләргә мөнәсәбәтләре белән кызыксыну, үзен әдип дип санаган кеше өчен бик табигый хәл дип уйлыйм. Вахнин кабара барган ачуын басарга тырышып. Галимҗанны тагын үгетли башлады — Яшь чагымда мин үзем дә шулай кызылланып йөргән идем. Шуны аңлагыз, бу фетнәләр барысы да жидлар коткысы' Мәлгунь жидлар үзләре Парижларда. Швейцарияларда кәеф-сафа корып яшиләр, ә сезнең кебек яшьләрне монда ут эченә кертәләр Безгә сездән күп нәрсә кирәкми, тик шуны гына әйтегез: кемнәр бу хәрәкәтне башлады, акча каян алдыгыз? Кичә тотылган яшьләрдән башка сезнең оешмагызда тагын кемнәр бар3 Башыгызны әрәм итмәгез, сөйләгез! Галимҗан Ибраһимов башын артка ташлап эндәшми утыра биргәч. подполковникның тәмам җене чыкты Күзләрен кыса төшеп, симез бармагын янады: — Шулай икән! Сөйләргә теләмибез икән' Алай булса, башыгызга төшәчәк бәлаләрне үзегездән күрерсез' - дип. Галимҗанның алдына допрос протоколының бланкын ташлады Протокол язылып беткәч Вахнин аны укып чыкты да Галимжан Ибраһимовны ашардай булып карап торды: — Мин сезгә яхшылык теләгән идем, ярдәм итим дигән идем Изге теләгемнең кадерен белмәдегез, акламадыгыз. Инде барыгыз, тиешегезне алыгыз! — дип. өстәл өстендәге кечкенә кыңгырауны шалтыратты. Шул ук минутта ишектән сакчы килеп керде. * — Моны башта фотограф бүлмәсенә! Рәсемен алдырганнан сон г дежурный офицерга алып барыгыз Офицер әфәндегә менә ш\шы кә- 2 газьне дә тапшырыгыз' — дип. подполковник ана кәгазь тоттырды Тоткынның төрмәгә ябырылырга тиешлеге турында допроска хәтле = үк әзерләп куелган кәгазь иде ул Галимжан Ибраһимовны икенче бүлмәгә кертеп, туры каратып та. § яннан да рәсемен алганнан сон. Киев читендәге Полтавская урамы- = нын «Лукьяновка» төрмәсенә китереп, сәяси тоткыннар утыра торган ф унөченче коридордагы беренче номерлы камерага яптылар Галимжан үзе «чын кешеләр» дип атаган рус революционерлары 5 белән берләшеп, самодержавиегә каршы аяусыз көрәшкә хәзерләнгәне 7 өчен жандармериянең рәхмәт укымаслыгын белә иде Шуңа күрә, таш ? капчыкка охшаган бер кешелек тар камерага утыртуларына аптырамады f да. курыкмады да. Ана жандармерия кулына эләккән һәм әлегә дөнья х күреп өлгермәгән кулъязмаларының, бигрәк тә «Казакъ кызы» кулъяз- £ масының язмышы гына борчый иде «Казакъ кызы» тагын эләкте бит' ' Шулай ук бу юлы да, Оренбургтагы нөсхәсе кебек, жандармерия кулында 2 югалып калыр микәнни? Мондый бәхетсез булырга тиеш ту гел иде бит 1 бу казах кызы!» - дигән уй аны һаман тынычсызлый иде Ләкин аны i иң газаплаган уй «төрмәгә эләгүем турында хәбәр дөньяда иң яраткан, күңелемнең түрендә сакланган кешемә - әниемә барып житМәсә икән, аңа кайгы-хәсрәт китермәсә икән» дигән уй иде. Шундый борчылулардан соң ул дусты Шәһит Әхмәдиевкә хат язарга булды Әгәр анын вакытлыча Казаннан китеп торган чагы булса, хат жавапсыз югалып калмасын дип. аны Заһит Нуркинга да адреслады Монда да ул. бүлмәсендәге тентүне тасвирлаганнан сон. бик әрнеп: « .бөтен хатларымны, барысыннан да бигрәк бөтен кулъязмаларымны, ни мөһиме, бөтен кыш буена эшләп чыккан теге бәхетсез «Казакъ кызы»н алдылар Мин хәзер тик кулъязмаларым турында гына борчылам. Әгәр миңа туларны кайтарып бирсәләр, башкалары ул кадәрле үк түгел».- дип язды. Ләкин бу хат Шәһитнең дә. Заһнтнец дә кулына тапшырылмыйча, жандармериянең «әйберләтә дәлилләр» дигән кәгазьләре арасында батып калды Кулга алынганнан соң ай буена Галимжан Ибраһнмовка бер кеше белән дә күрешергә рөхсәт бирелмәве, хәтта төрмәнең биек таш койма белән чцкләнгән кечкенә мәйданына аның берүзен генә йөрергә чыгарулары эшнең, чыннан да. «уен» түгеллеген күрсәтә торган фактлар иде Әллә ни хәтле киртәләр аркылы тоткынга килеп житкән хәбәр дә шуны күрсәтте. Көннәрнең берендә камера ишегенең түгәрәк күзеннән бер кәгазь кисәге идәнгә килеп төште Башта Галимжан аптырап катып калды. Соңыннан, исен туплап, тиз генә кәгазьне күтәреп азды һәм ишеккә аркасы белән әйләнеп, андагы язуны укый башлады Язу кыска иде. «Сөрген яки крепость була калса, этаптан алдарак хәбәр итәргә тырышыгыз. Без юл кирәк яракларын хәзерләрбез», диелгән һәм соңында стенага чиртеп сөйләшү өчен төрмә әлифбасы язылган иде Әлеге кыска хат Галимжанны дулкынландырып, күңелен күтәреп жнбәрде «Бу. әлбәттә, иректәге иптәшләрнең Агаш аркылы сузган яр дәм кулы! Бу бит - революцион көрәш брадәрлегенең мөкатдәс үрнәге' Бу брадәрлек кан кардәшлегеннән дә якын һәм нык булырга тиеш һәм ул шулай да! Агаш. Лизе. Зураб һәм башкалар белән танышканыма берничә ай гына булуга да карамастан’, алар менә шундый авыр сына\ көннәрендә мөмкин кадәр, хәтта мөмкин булганнан артыграк ярдәмләшергә. булышырга тырышалар!» Галимҗан Ибраһимовнын бөтен көне төрмә әлифбасы буенча чиртергә өйрәнү белән үтте Төрмә хәбәрләрен тизрәк беләсе килә иде аның. Бу әлифбаның ярдәме белән Галимҗан Ибраһимов җыенда кулга алынган студентлар турында да сорашырга, белешергә тели иде. Мөселман студентлар жандармерия кулына эләккән беренче көннәрдән үк аларның ата-аналары. абый-апалары төрле яктан Киевкә агыла башладылар Варшавадан Рустамбековның агасы Аббас .хан. Гөлсем туташның апасы Зөһрә ханым белән Дәүләт думасының депутаты булган абыйсы адвокат Ибниәмин әфәнде. Мәскәүдәи Гариф Кәримовның абыйсы Камил Кәримов. шулай ук башкаларның да туган-тумачалары Одессадан. Петербургтан һәм башка яклардан килеп җиттеләр. Алар төрле юллар белән губернатор хозурына да. жандармерия башлыгы полковник Шредель янына да кереп, үзләренең балалары, энеләре, сеңелләре белән күрешергә рөхсәт алдылар, аларны ничек булса да төрмәгә утырту хурлыгыннан» коткарырга тырыштылар, допрос вакытында ничек җавап бирергә кирәклеген өйрәттеләр, бертуктаусыз ашау-эчү әйберләре ташыдылар. Бу хәл Галимҗан белән Хәлләнең дә төрмәдәге көнкүрешләренә тәэсир итте Хәлләнең таныш кызы Ольга ара-тирә колбаса, ветчина, ак күмәч кебек әйберләр китерә башлады Соңыннан аңлашылды: бу ике тоткынга ярдәм итеп тору өчен Агаш яшерен «Кызыл'Хач» кассасыннан ай саен унбиш сум акча тотарга рөхсәт алган икән. Режимның йомшара төшүе башка яктан да сизелде: төрмәгә утыртылуына бер айдан артык вакыт үткән иде инде, моңа кадәр һава алырга берүзе чыгарылган Галимҗан көннәрдән бер көнне төрмә ишек алдында кулга алынган иптәшләренең барысын берьюлы күреп, хәйран калды. Аның үзе белән янәшә камерада студент Шәфиков утырганын Галимҗан белә иде инде. Ләкин ул аны беренче күрүдә танымады. Төрмәгә утыртылганчы яхшылап кырынып, бик пөхтә киенеп йөргән гайрәтле, яшь. чибәр егет, хәзер бөтенләй үзгәргән Битен кара сакал баскан, чәбәләнгән чәчләре маңгаена төшеп, кашларын каплаган, эчкә баткан күзләре үлем куркынычы белән карап торалар Күрәсең, юкбар уйлар уйлап, тамактан калган, йокысын югалткан булса кирәк. Киевкә килгән беренче көннәрендә батыр революционер булып күренергә тырышкан Нәҗип Кбрбаигалиевнең кыяфәте дә Шәфиковтан артык түгел. Ул да тышкы чибәрлеген югалткан, тирә-ягына дәһшәт белән карана Аның белән бер көндә Киевкә килен төшкән Гариф Кәримов кенә ул хәтле үк куркуга, өметсезлеккә бирешмәгән төсле. Ләкин ул да бераз ябыккан, саргайган, кайгылы кебек. «Бу егет нигәдер бик борчыла, сәбәбе ни икән?» - дип, Галимҗан аның янына барырга, дусларча сөйләшеп, мөмкин кадәр кү ңелен күтәрергә теләгән иде Ләкин Хәллә комачаулады, дустын күрүгә үк янына килде дә. һәрвакыттагы кызулыгы, мавыгучанлыгы белән, башында туган хыялларын сөйли башлады: Ольга аркылы миңа хәбәр бирделәр, безне йөз дә икенче статья буенча хөкем итәчәкләр икән Бу статьяны син беләсеңме? Галимҗан Ибраһимов. әлбәттә, белми иде — Сөрген, крепость, каторга дигән сүз бу! Авызыбызны ачып, каторгага куганнарын көтеп ятарбызмы инде? - Безне округ судында хөкем итәчәкләр дигән хәбәр миңа да килеп җиткән иде. ләкин минем крепость, каторга кебек сүзләрне ишеткәнем юк әле,— диде Галимҗан Хәлләнеп башында һәркөн диярлек тузга язмаган яңадан-яна планнар туа иде Икенче көнне ул: Ольга аркылы иректәге иптәшләргә хәбәр итәргә кирәк, безгә игәү табып җибәрсеннәр Камера тәрәзәләрендәге тимер рәшәткәләрне игәүләп качарга кирәк безгә! - дип, бу планны башкару бик җиңел булачагына ышандырырга тырышты * Инде һавага чыгару вакытын Галимҗан Ибраһимов сабырсызлык ; белән көтеп ала башлады Иректә чакта мөселман студентлары белән з һәркөн очрашып, якыннан танышырга вакыт таба алмаган булса. Е хәзер мона мөмкинлек бар иде Ниһаять, беркөн ул Гариф Кәримов = янына да бара алды Сүз башлап җибәрер өчен: - Бик күңелсез күренәсез, әллә берәр җирегез авыртамы? — дип Е сорады Хәлемә керергә теләвегез өчен рәхмәт, ләкин минем бер җирем ф дә авыртмый Тик шатланырлык нәрсә дә юк ич' Зинданга ябылу беркемгә дә шатлык түгел, әлбәттә Ләкин бу 5 хәл алай ук төшенкелеккә бирелә торган сәбәп тә түгел Безгә биреләчәк ч җәза ул хәтле авыр булмастыр дип уйлыйм’ , Әгәр ул җәза нахакка булмаса, бәлки төшенкелеккә бирелмәскә ? дә мөмкин булыр иде Ләкин хәзер без ни өчен айдан артык төрмәдә 2 утырабыз сон? һәм тагын күпме утырырбыз? Халкыбызга берәр файда * китереп, шуның җәзасын алган булсак, тагын бер хәл иде. Ләкин бит у бернәрсә дә эшләп өлгермәдек1 Менә бигрәк тә шуның өчен күнсл - кырыла, ә алган һәм алачак җәзабыз бөтен киләчәгебезгә тәэсир итәчәк! “ Кәримовның соңгы сүзләре бик нык әрнеп әйтелгән кебек тоелды ® Егетнең сызлаган ярасына каты кагылмас өчен Галимҗан йомшак кына ~ Бәлки сез иртәрәк күңелсезләнә торгансыздыр Ихтимал, бу җәзалар киләчәгегезгә сез уйлаган дәрәҗәдә тәэсир итмәсләр5 диде Ул Каримовны юатырлык сүзләрне әйтеп өлгермәде. Алар янына Хәллә белән Насырбәков Абдулфән килеп бастылар Качу турындагы планын сөйләргә тотынган Хәлләнеп сүзен Одессадан килгән аксөяк студент бүлдерде: • Кичерүегезне үтенәм. Хәлиулла әфәнде, сүзегезне бүләм. Сез Галимҗан әфәнде белән һәркөн сөйләшәсез. Бүген аның белән миңа киңәшергә рөхсәт итегез Рәхим итегез, киңәшегез, минем каршылыгым юк. - диде Хәллә, ләкин үзе Галимҗан яныннан китмәде Мин монда бик газап чигәм Түзәр хәлем калмады Камерадагы ятак шундый каты, кабыргаларым •суелып, сыдырылып бетте Уарга биргән керләремне, агарту түгел, соры төскә кертеп катыргы кәгазь кебек катырып кайтаралар Күлмәкләрем тәнемне кыра башлады Ышан- масагыз, менә үз күзегез белән күрегез, дип. Абдулфән җиңен сызганып, беләген күрсәтте Галимҗан Ибраһимов хәйран калды. Бу турыда ни өчен безгә сөйлисез? Безнең камераларга да пружинлы караватлар, йомшак диваннар куймаганнар бит Безнең хәлебез дә сезнекеннән яхшы түгел, диде ул Ватаныннан куылган Иран шаһының шәхси секретаре Насырбәков, Галимҗаннан да артыграк гаҗәпләнде Ничек аңламыйсыз?! Бәлки сез үз өегездә дә шундый каты койкаларда ятарга күнеккәнсездер, ә бит мин мондый шартларда яшәргә өйрәнмәгән! дип. ике кулын күкрәгенә кысты, ялварып Менә шуның өчен дә сездән киңәш сорыйм Одессага. Мөхәммәт Гали шаһка телеграмма сугып, император Николай Икенче әгъзамнарына мөрәҗәгать итеп, мине коткарыгыз, дин үтенсәм ничек булыр икән5 Галимҗан Ибраһимов. таңга калуыннан сискәнеп киткән кебек, кинәт артка чигенде һәм күзләрен тутырып Насырбәковка текәлеп карап калды Хәллә түзмәде, ачу белән хахылдап көлде Николай патшага сыеныр булгач, аңа каршы көрәшергә әзерләнгән яшерен оешмага кермиләр аны! Насырбәков моны да аңламады: Мин бит. мөселман яшьләре берләшеп, мөселманнарга файда булсын өчен генә сезгә кушылдым. Галимҗан Ибраһимов, аптыравыннан айнып, кулын гына селекте: Бу мәсьәләдә без сезгә бертөрле дә киңәш бирә алмыйбыз. Теләгәнегезне эшләгез! Икенче көн тагын шундый бер хәл! Тоткыннарны йөрергә алып чыгулары булды, оештыру комиссиясенең рәисе хан Талышинский Ибра- һимовның култыгыннан тотып, читкә алып китте. Әллә нинди ялварулы караш, хәерче тавыш белән мөрәҗәгать итте: - Минем сезгә зур үтенечем бар. зинһар, мине кызганыгыз! Ни булды? Сезне жандарм подполковнигы яңадан допроска чакырса, мин хан Талышинский белән таныш түгел идем, аның белән эшләмәдем, дип әйтегез, зинһар' Бик ышанычлы кешеләрнең фикере буенча сезне барыбер хөкем итәчәкләр Ибраһимов белән Еникеевкә бик каты җәза биреләчәк, дип әйтәләр алар! Күңелендә туган нәфрәт хисен басарга тырышып, Галимҗан Ибраһимов яхшылап аңлатырга теләде: - Сезнең үзегезгә дә билгеле: хәзерге көндә оешмабызның барлык материаллары, документлары жандармерия кулында. Гөлсем туташ, үзенең тәҗрибәсезлеге аркасында, исем-фамилияләрне атап, кемнең нинди тәкъдим ясавына, кемгә нинди вазифа тапшырылуына чаклы күрсәтеп язган Шулай булгач. Талышинскийны белмим дип әйтүемнән ни файда булачак? Ләкин Талышинский аңламады. Ибраһнмовның кулын кысып, елар дәрәҗәгә җитеп, калтыранган тавыш белән ялвара бирде: Минем нишанлым 1 белән әнием карчык монда килгәннәр. Алар хакына мине үзегез белән эшләмәгән кеше итеп күрсәтегез! Коткарыгыз мине! Бөтен эшне үз өстегезгә алыгыз! Әйттем ич. сезгә барыбер авыр җәза бирәчәкләр! Шулай булгач, мине үзегез белән бергә төрмәгә тартудан сезгә файда булмаячак бит! Галимҗан Ибраһнмовның каны кызып кайнады. Ахмаклыкның, куркаклыкның бу дәрәҗәгә җитүен акылына сыйдыра алмый иде ул. Әгәр бу куян йөрәк ялваруын дәвам итсә, яңагына кундырудан Галим-, җан үзен тыя алмаячак иде. Ибраһимов янында йөргән Хәллә, гадәте буенча, тагын кабынып китте: Сиңа ни булды’ Җыелышларда авызыңнан утлар чәчеп, борыныңны югары күтәреп, синнән дә батыр, синнән дә акыллы егет юк иде төсле булып әтәчләнә идең. Үз файдаңа кирәк чакта кешенең мәете өстеннән атлап узарга да әзер икәнсең син! Күрдеңме инде якташларыңның кем икәннәрен?! Менә шундый сынаулы. авыр көннәрдә кемнең кем икәне билгеле була. Куй шул гаҗизне. Барыбер син аңа бернәрсә дә анлата алмассың! — дип. Галимҗан Ибраһимов кулын селекте дә. төрмәдә дә үзенең шаян холкын ташламаган, зур. таза гәүдәле Гали янына китте... Югары даирәләргә мөнәсәбәтләре булган, сүзләре үтә торган аксөяк ханнар, бәзләр губернаторга да. жандармериягә дә бардылар, кирәк кешеләргә кавказлыларча юмартлык белән кыйммәтле бүләкләр бирделәр, тоткыннарны ничек тә коткару юлларын карадылар. Каралтылган көмеш кынлы, асыл ташлар белән бизәлгән саплы. Дәмәшкъ Нишанлы — ярәшелгән кыз. булатыннан коелган хәнҗәрләр, алтынга манылган көмеш билбаулар үз эшләрен эшләде Дәүләт думасы депутаты Ибниәмин Әхтәмов Киевтә озак тора алмады Петербургка кайтыр алдыннан ул тагын губернатор янына керер гә рөхсәт алды. «Ни дисәң дә Дәүләт думасы депутаты Дәүләт күләмендә эш алып баручы кешеләрнең берсе Кем белә, бәлки иң югары даирәләрдә аның таныш-белешләре бардыр*. — дип, губернатор аны ачык * йөз белән каршылады Санкт-Петербург хәбәрләрен сораштырды Әхтә- £ мов исә, бик соклануын күрсәтеп, Киевнең матурлыгын, чисталыгын. ? тәртипле булуын мактады — Әлбәттә, бу казанышлар, хөрмәтле Александр Феодорович. тик = сезнең генә уңышларыгыз! Бу — сезнең зур зирәклек белән җитәкчелек д итүегезнең нәтиҗәсе! — дип, салпы якка салам кыстырып куйды Губернатор мактауга исе китми торган кешеләрдән түгел иде Шуның = өчен Әхтәмовның сүзләре аның күңеленә1 хуш килде Ләкин моны сиз- ♦ дерергә теләмичә. — Куегыз шуны! Монда мин генә түгел, башкалар да бар! 5 дип әйтсә дә, чырае, мактауның Ибниәмин әфәнде теләгәнчә тәэсир иткәнен күрсәтә иде. j Ниһаять, әңгәмә Әхтәмовка кирәк юнәлешкә керде Губернаторның * елмаеп: х Миңа нинди йомышыгыз төште, Әхтәмов әфәнде? — дип соравы, 5 төп мәсьәләгә күчәр өчен Ибниәмингә җай бирде - Сез болай да сизгәнсездер, борчуымның сәбәбе, әлбәттә, сеңелем - мадемуазель Гөлсем турында Ул бичара бик гасаби, сәламәтлеге бик зәгыйфь кыз. Төрмәдәге шартлар аның соңгы көчен алып, авыруга ® сабыштырачак!.. Губернатор теләктәшлек күрсәтеп башын чайкады: — Шундый шөһрәтле гаиләдә тәрбияләнгән кызның патшага каршы көрәш хәрәкәтенә катнашуы бик кызганыч' Губернатор тукталып артык бер сүз дә әйтмәгәч. Әхтәмов үзе сөйләргә кереште: . Башка студентлар, курсисткалар турында бер нәрсә дә әйтә алмыйм, чөнки мин аларның үзләре белән дә, кылган эшләре белән дә таныш түгел. Ләкин шуны гына әйтәсем килә: минем сеңлемне гаепләргә мөмкин булган бердәнбер нәрсә — аның рөхсәт ителмәгән якташлык оешмасына катнашуы. Бу бит кешене зинданга ябарлык зур гаеп түгел, бәлки гафу итәргә мөмкин булган балаларча ваемсызлык, гамьсезлек кенә! Әхтәмовның сүзләренә каршы губернатор агара башлаган калын кашларын күтәрде Мин ышанам, мадемуазель Әхтәмова турындагы фикерегез дөрес тә булыр, ләкин бит аның тирәсендәге яшьләр, халкыбызга хезмәт итәбез дигән булып, хөкүмәткә каршы революцион көрәш юлына аяк басканнар! Сеңелегез шул кешеләр белән катнашып, аралашып яшәгән «Гөлсем аркасында бу ахмак студентларны да коткарырга кирәк булачак икән! Ләкин ничек итеп?» дигән фикер Әхтәмовны тукталып торырга мәҗбүр итте Тәҗрибәле адвокат буларак, Ибниәмин монда да җаен тиз тапты — Хөрмәтле Александр Феодорович! Бармак белән санарлык биш алты мөхтәрәм татар байларыннан башка Киевтә тагын кемнәр бар’ Киев бит ул татарлар, гомумән, мөселманнар күп булган Казан, Оренбург, Астрахань кебек шәһәрләрдән түгел Мөселман студентлары менә шул шәһәрләрдә котыра башласалар, куркынычрак булыр иде. чөнки алар акылга утырып өлгермәгән мөселман яшьләре арасында үзләренә иярченнәрне күбрәк табар иделәр Киевтә аларга кем иярсен? Киевтә эсдеклар, эсерлар, бигрәк тә бундчылар, поляклар, малоросл ар хәрәкәте куркынычрак Аннары бу студентларның гаепләре дә әллә ни зур түгел Алар якташлык җәмгыятьләренең уставы расланачак дип ышанганнар. башка шәһәрләрдәге студентларны үзләренең планнары белән таныштырыр өчен генә җыен ясаганнар, студентлар съездын чакырырга хыялланганнар Бу ахмак яшьләр һичбер төрле җинаять эшләп өлгермәгәннәр бит. Минем белүемчә, жандармнар килеп кергәндә башка шәһәрләрдән килгән студентларны сәламләп тә өлгермәгәннәр әле алар. Александр Феодорович елмаюын яшерә алмады «Адвокат адвокат шул инде Күр. уйланып та тормастан, жандармериянең гаепләү актындагы иң зәгыйфь урыныннан тотып алды. Аннары, бу мөселманнардан бигрәк, безгә еврейлардан, поляклардан, үзебезнең рус революционерларыннан сакланырга кирәк, дигән фикере дә дөрес бит моның. Бәлки, әлеге фикердән файдаланырга да туры килер әле. һәрхәлдә, бу турыда полковник Шредель белән сөйләшеп карау зарар итмәс. Бәлки, чыннан да, бу студентларны төрмәдән чыгарырга кирәктер»,— дигән карарга килгәч, Ибниәмин әфәндегә. — Үзегез беләсез, бу турыдагы тикшерүләр жандармерия кулында. Шулай да мин сезгә ярдәм итәргә тырышырмын. Якын көннәрдә барысы да хәл кылыныр,— диде, очрашу тәмам икәненә ишарә итеп урыныннан торды. Ибниәмин Әхтәмов та аякка басып, губернатор белән саубуллашты Киевтән кайтуына айга якын вакыт үтсә дә, сеңлесе Гөлсем туташтан: «Ниһаять, мине иреккә чыгардылар».—дигән хәбәр килмәгәч, Ибниәмин әфәнде Тавр сараеның бланкасында язып, июнь башларында губернатор исеменә хат җибәрде Бу юлы депутат Әхтәмовның тоны җитәрлек дәрәҗәдә катгый иде, хәтта ул: «Әгәр сеңлемне якын көннәрдә төрмәдән чыгармасагыз, эчке эшләр министрына да, полиция департаментына да шикаять итәчәкмен»,— дигән мәгънәдә янап та алган иде. Бу хат килгәнче Александр Феодорович мөселман студентлары турында нинди карар чыгарырга һәм бу карарны ничек тормышка ашырырга кирәклеге турында полковник Шредель белән сөйләшкән иде инде Тиешле кәгазьләрне рәсмиләштергәннән соң студентларны чыгара башлаячаклар иде. «Дәүләт думасында депутат булгач, полиция департаментындагы югары дәрәҗәле кешеләр, министрлар арасында сүзе үтәдер. Алардан юкка шелтә алып утырганчы, шушы акылсыз кызны төрмәдән чыгарырга кирәк»,—дип уйлап, губернатор шунда ук әмер бирде Гөлсем туташ артыннан башкаларны да чыгара башладылар. Ниһаять, соңгы чиратка калдырылган өч-дүрт студент белән бергә, Галимҗан да төрмә капкасыннан чыгып, урамга аяк басты һәм: — Бу нинди тантана икән? — дип аптырап калды. Кавказлы тоткыннарны Европача купшы киенгән ата-аналары, нишанлылары, абый-апалары, зиндан капка төбендә шатланып, кычкырышып, бүрекләрен югары чөеп, тәбрикләп, үбеп, кочаклап каршы алалар Читтән караганда монда туймы, яки нинди дә булса берәр бәйрәмме, дип уйларга мөмкин иде. — Мондый тантана ясарлык, туй итәрлек нинди кирәкле, зур эш эшләдек соң без? Нәтиҗәдә бөтен омтылышыбыз төтен булып һавЗга очты. Мактанырлык, шатланырлык бер нәрсә дә юк бит' Киресенчә, көенергә, үкенергә кирәк! — дип, Галимҗан Ибраһимов гарьләнүеннән, фуражкасын баса төшеп, болар яныннан китәргә ашыкты һәм тизрәк трамвайга барып утырды. Тентү вакытында охранка кулына төшкән документларын һәм башка кайбер нәрсәләрен кайтарып алыр өчен Галимҗанга да. Хәлләтә дә җиде көннән соң килергә куштылар Менә шул бер атна буш вакыттан файдаланып, төрмәдән элегрәк чыгарылган студентлар белән яңадан элемтәгә керергә, көтмәгәндә туктап калган студентлар хәрәкәтен дәвам иттерү турында яшьләрнең фикерләрен белергә уйладылар Төрмәдә чагында һавада йөрергә чыгарылган вакытларда очрашып сөйләшүләр нәтиҗәсендә оештыру комиссиясенең әгъзаларыннан да, җыенга килгән вәкилләрдән дә Галимҗан Ибраһимовның күңеле кайткан, ләкин башланган хәрәкәттән өметен бөтенләй өзмәгән иде ул Азат ителүенә бер атна үтү белән. Галимҗан Ибраһимов тенту вакытында охранка кулына төшкән әйберләрен кайтарып алырга дип килде. Зур-зур алты кисәк итеп бәйләнгән төеннән анарга нибары кечкенә бер төргәк тоттырдылар Галимҗан — Бу документлардан, альбомнардан тыш тентү вакытында бөтен * кулъязмаларымны, бик күп китапларымны алган иделәр Мина бигрәк 5 тә кулъязмаларым кадерле, шуларны кайтарып бирсәгез иде,— днп ? әйтеп карады. й - Ул нәрсәләрегезне сокыннан алырсыз,—дип җавап бирделәр н анарга, ләкин үзләре кайчан, ничек кайтарачакларын ачыкламадылар 2 Татар телен белгән тәрҗемәчедән тикшертер өчен кулъязмаларны Казан Й жандармериясенә җибәртелүен әйтеп тормадылар Аның каравы. бугенге = көннән исәпләп, өч тәүлек эчендә Киевтән чыгып китәргә тиешлеге • турында бик ачык итеп төшендерделәр һәм. кая китәчәген җентекләп < сорашканнан сон. Галимҗан күрсәткән адресларны язып алдылар Юкка түгел иде бу Икенче көнне үк Казан һәм Уфа губерниясе “• жандармерияләренә, Киев мөселман студентларының хәрәкәтендә үзәк у роль уйнаган һәм шул вакыйга буенча «интеллигентный» кушаматы * белән ачык һәм яшерен күзәтүгә алынган Галимҗан Гыйрфан улы * Ибраһимов якын арада Киевтән Казанга китәчәк, ә соңрак Уфа аркылы ® Солтанморат авылына барачак, дигән хәбәр җибәрелде s Галимҗан Ибраһимовның мөселман студентлары белән төрмәгә - эләгүе турындагы хәбәрне ишетүгә Каюм Мостакаев үзе яши торган - Казатин белән Киев арасын бертуктаусыз таптый башлаган иде Галим- ® җан төрмәдән чыккач та ул укыткан шәкертләрнең ата-аналары белән исәп-хисапны өзәргә ярдәмләште. Ниһаять, охранка биргән вакытның соңгы өченче көнендә дустын поездга озата төште Вокзалда Хәлиулла Еникеев күренмәде Укуын дәвам итү өмете белән ул. контрабандистлар ярдәмендә Төркнягә качарга уйлап, берике көн элек Киевтән чыгып киткән иде. Яңадан Казанда Казан Галимҗан Ибраһимовны ачык йөз белән каршы алды Куп- тән түгел яңгыр явып узган булса кирәк, һава күңелне күтәрерлек саф. рәхәт Урам буендагы агачларның яңгыр юган яфраклары үтә яшел булып ялтырап тора Уйсурак җирләрдә әле кибеп өлгермәгән яңгыр сулары кояш нурлары астында көзге кисәкләре кебек җемелдәп яга Ә югарыда, зәңгәр куктә. аккошларга охшаган үтә күренмәле җинел ак болытлар андасанда йөзеп йөриләр Дустын каршы алырга дип вокзалга төшкән Шәһитнең дә йөзе ачык, шат иде. Кочаклашып күрешкәннән сон. Шәһит ике кулын иптәшенең җилкәсенә салып, аны җнңелчә артка этәрде, үзе дә бераз каерылып дустын баштан аяк күздән кичерде Шуннан сон көлеп җибәрде дә. иптәшенең аркасыннан какты: Саф һава суламыйча, арыш ипиеннән һәм боламыктан башка аш күрмичә ике ай буена төрмәдә утырып чыккач, син бөтенләй ябыгып, бичараланып калгансың днп уйлаган идем Шундый кичерешләрдән соң үзеңне адәм рәтенә китерер өчен аена биш тәңкә туләл. Кабан куле буеннан дача алдым, ашау-эчу якларын хәстәрләдем, ә син төрмәдән та «арып, си мерен чыккансың! Галимҗан Ибраһимов та мыек астыннан елмайды Мине анда, дускай, өч яктан ашаттылар Бер яктан, патша хәзрәтләре кара ипи белән боламыгыннан коры калдырмады Икенче яктан. Каюм дус базарда, ресторанда нинди тәмле нәрсә күрсә, шуны ташып торды, ә өченчедән. Агаш исемле бер иптәш, революционер студент- ларның «Кызыл хач» кассасыннан акча алып, ветчина, колбаса кебек нәрсәләр дә китерә иде Шулай булгач, ничек симермәскә? Тагын берике ай төрмәдә бот күтәреп ятарга туры килсә, чүмәләгә охшаш корсак үстереп чыккан булыр идем! Б\ сүзләрне ишеткәч. Шәһит рәхәтләнеп көлеп җибәрде Галимҗан исә. елмая биреп, анык көләч йөзенә яратып карады Ниһаять, күрешкән арада тротуарга куеп торган әйберләрен күтәреп, дустын ашыктырды ул: - Дачага чыгарлык баегансың икән. әйдә, киттек Күрсәт, байлыгыңны! Дачаң Кабан күле буенда дидең шикелле. — Әйе, Суконный бистәсендә. Трамвай белән хәерчеләр биржасы янына чаклы барырбыз да. шунда пароходка утырып. Кабан күленең аргы башына китәрбез Тукталышта трамвай әле кәк иде Галимҗанның көтеп торасы килмәде. Хәерчеләр биржасы моннан ерак түгел. Балык базары белән Печән базары арасында гына бит’ Трамваиларга менеп-төшеп йөргәнче, шушы саф һавада җәяүләп китсәк булмасмы? — диде ул. Ике ягына теләнчеләр тезелеп утырган һәм шул сәбәптән «теләнчеләр биржасы» дип йөргән тар. иске агач күпергә җиткәндә. Кабан күле аша йөри торган кечкенә пароход пристаньга килеп туктаган иде инде Егетләр җәһәтрәк атладылар Менеп утырулары белән, аларны гына көткән кебек, гудогын кычкыртып, пароход кузгалып та китте. Күл өстендәге һава тагын да җиләсрәк, тагын да сафрак иде. Галимҗанга бу һава ширбәт кебек ләззәтле булып тоелды. Ул күкрәген киереп, сулышын тирәнрәк алырга тырыша иде. Пароход тәгәрмәчендәге калакларның су тамчыларын чәчрәтеп шапылдаган тавышлары да аның колагына ягымлы ишетелә. Ә инде мандолина, гитара чиртеп. гармун уйнап, җырлашып, көлешеп, кечкенә көймәләргә утырып күңел ачарга чыккан яшьләр б\ җәйге ял көненең ямен тагын да арттырып җибәрәләр, җанландыралар кебек. Күл уртасынарак җиткәндә алар каршына шундый ук кечкенә икенче бер пароход очрады Аралары якынлашу белән бер-берсен сәламләп кычкырган гудок тавышларының күл өстен яңгыратуы Галимҗанның күңелен җилкендереп куйды. - Кара син боларны! Идел суларында йөргән «Кавказ и Меркурий» пароходлары кебек бер-берсе белән сәламләшәләр!—дип елмайды. Бу кечкенә сәяхәт дустының күңеленә охшаганлыгына шатланып. Шәһит тә көлеп җибәрде. Күл өстеннән пароход белән бару дуслар өчен күңелле булгандыр. Суконный бистәсенең «дачалары» янындагы пристаньга килеп җитүләрен сизми дә калдылар. Пароход пристаньга якынлашканчы ук Галимҗан каршы алучылар арасында берничә танышын күреп өлгергән иде. Әнә. иң алда, барысыннан озын булып. Гыйбад Алпаров басып тора Урта буйлы Заһит аның янында кечкенә булып калган. Гыйбад белән Заһит кемне каршылыйлар икән? Әллә син аларга минем бүген монда киләчәгемне әйттеңме? - дип сорады Галимҗан. Шәһит кыска киселгән кара мыеклары астыннан вак кынр ак тешләрен күрсәтеп елмайды — Кемне каршыласыннар, сине каршылыйлар, әлбәттә! Алар гына түгел әле. яннарында басып торган бер төркем дачниклар да сине сәламләргә чыкканнар! — Танымаган-белмәгән кешеләр сәламләргә мин я министр, я губернатор түгел ич' - дип. Галимҗан кашларын җыерды. Каршылаучылар.пароходтан төшүләре белән.дусларын урап алдылар. Иң беренче булып Галимҗанны Гыйбад Алпаров кочаклады Житәр. башкаларга да күрешергә бир! дип. Заһит Нуркин Галимҗанны аның кочагыннан тартып алды Таныш түгел кешеләрнең дә каршыларга чыгулары дөрес булды Берәүләр килеп аның кулын кысалар, кайберәүләре җылы сүзләр әйтәләр, олылыйлар, ә канберәүләре якын килергә тартынып читтән генә кызыксынып карап торалар. Бу дәрәҗә хөрмәт күрсәтү Галимҗан Ибра- һимовны уңайсызландырды да. гаҗәпләндерде дә ♦ Шул ыгы-зыгы арасында кешеләрне аралап. Галимҗан янына бай - малае Салих кереп килде, һәрвакыт әдипләр, шагыйрьләр арасында. 2 газета-журнал идарәләрендә чуалып йөри торган бу егет, гадәтенчә, t үзе әйтмешли,, «английский дэнди» булып киенмәгән, шулай да. өс- _ башлары бик садә булган биредәге кешеләр арасында ала карга кебек 5 аерылып тора Дачаларда шулайрак киенергә кирәк дип уйлаганмы, В русларның «рубаха-парень» дип йөртелә торган кыяфәтен алырга £ тырышкан, якасы, җиң очлары, итәге чигүле ак күлмәген зур чуклы - билбау белән буган, кара чалбарының балакларын гармун кунычлы * итегенә тыккан, хәтта башына картуз да кигән иде * Галимҗан Ибраһимов янына килеп җитүе белән Салих аның ике - кулына ябышты һәм һәрвакыттагы тотнаксызлыгы белән такылдый баш- ~ лады: s Ниһаять, герой-революционерыбызны күрергә дә мняссәр булдык' Беләсезме. Галимҗан әфәнде, мәдәнияткә аз гына мөнәсәбәте булган i тагар, кулына газета эләксә, Киевтән нинди хәбәрләр бар икән, казлык 9 тормышына дошманлык белән янган (амш.ыбызның революционеры Га- ' лшцҗан әфәнде Ибраһимовка ни булды икән, каһарманыбызны бик - җәберләмиләрме икән, дип эзләнә башлый иде1 £ .Шундый сәер киемле Салихны Галимҗан башта танымады, төбәлеп - караганнан сон кем икәнен абайлап алды Матбугат кешгләре арасында чуалырга яраткан бу бай малаеның башыннан бигрәк теле җитез икәнен ул белә иде. Киевкә киткәнче, театр. «Шәрык» клубы, газета редакциясе кебек урыннарда еш кына очраткалый иде ул аны Шуның өчен сүзләренә артык исе дә китмәгән булыр иде. бәлки, ләкин ирек сездән күзе Төхфәтулла Мамлеевкә төште Галимҗанның карашын очраткан Мамлеев ялагайланып елмайды һәм апа таба якынрак елышты Бу кеше белән Галимҗан турыдан-туры таныш булмаса да. аның укучы яшьләр, студентлар, җәмәгать Хадимнәре, шагыйрьләр, әдипләр арасында буталып йөргәнен еш күрә иде «Бу ла монда икән Биш-алты кеше җыелып торган җирдә ул булыр», дип уйлады Сезнең белән таныш булмасам да. татар голәмендә күренекле әдип икәнегезне беләм, дип, Тнхфәтулла Мамлеев Галимҗанның каршына ук килеп басты Мин үзем сезне чын күңелдән хөрмәт итүче учитель Төхфәтулла Мамлеев булам Патша козгыннарының тырнагын пан котылып, ватанымызга сау-сәламәт кайтып килүегезгә чиктән тыш татбыз! Салих әфәнде бик дөрес әйтте, сез Киевтә яшьләр, арасында кузгаткан сәяси хәрәкәтегез белән чын-чыннан батыр йөрәкле, халкы бызнык бәхет-сәгадәте юлында җаныгызны фида итәргә хәзер торган каһарман икәнегезне ачык күрсәттегез! Ул тагын да сөйләгән бульф , иде әле. Галимҗан кулын селтәп туктатты Куегыз. Төхфәтулла әфәнде. Киев хәрәкәтен шулкадәр күтәрерлек бернәрсә дә юк Нәтиҗәсез эш булды ул. төген булып һавага очты' Киев мөселман студентларының шулай әзерлексез башланган хәрәкәтләренә кушылуы сәбәпле, Зураб, Агаш. Лига. Петя. Катя кебек иптәшләреннән ераклашканы өчен ул бик үкенә нде Шуның өчен Салихның да. Мамлеевнен дә мактау сүзләре аңа мыскыллау булып ишетелде Галимҗанның кәефе бозылганын сизеп. Гыйбад Алпаров ярдәмгә ашыкты Галимҗан Ибраһимов ерак юлдан килгән кеше Арыгандыр. ял итәсе килә торгандыр. Әгәр ана дачага кайтырга рөхсәт итсәгез, бик яхшы булыр иде. әфәнделәрем! Каршылаучылар, читкәрәк чигенеп. Галимҗан Ибраһимовка һәм аның дусларына юл бирделәр. Шәһитнең дачасы ерак түгел, шунда ук күл буендагы өянке агачларына барып терәлә икән. Дача өе күл читеннән эчкәрәк салынган, ә ишек алдындагы мәйданчыкта юкә агачы күләгәсендәге җиргә кагылган дүрт казык өстенә, такталар тезеп, өстәл ясалган. Өстәл тирәсендә эскәмияләр тора Читтәрәк. уты сүнгән учак өстенә. суынмасын өчен, газеталарга уралган казан утыртылган Галимҗан тирә-ягына күз ташлады да: — Әйбәт! Саф һава, тирә-як яшеллек, шәһәрдәге кебек ыгы-зыгы юк, авылчарак—дип. канәгатьлек белдерде. Заһит Нуркнн, төгәллек яратканга күрә, һәр нәрсәнең үз вакытында эшләнүен куәтләп: — Я. дуслар, әйберләрегезне өйгә кертеп куегыз да, юынып, өстәл янына утырыгыз, балык шулпасын суытасыз! — дип. сүз белән мавыга башлаган иптәшләрен ашыктырырга кереште Егетләр балык шулпасын бик тәмләп ашадылар. Шәһит шәрабны стаканнарга бүлгәләде дә: — Я. дуслар, аз булса да. күп күреп, исәнлеккә-саулыкка күтәрик,— дип, иптәшләренә мәгънәле ым какты. Башкалар да аңа кушылдылар. Шуны гына көткән төсле Галимҗан Гыйбадка карап — Синең тавышың, дустым. Хөснинеке кебек үк булмаса да. моңлы. «Ашказар»нымы. «Кара урман»нымы сыздырып җибәрмәссеңме икән? — диде. Егетләр Хөснинең татар-башкорт көйләрен бик матур, моңлы тавыш белән, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек итеп җырлаганын беләләр иде. Ләкин хәзер ул иптәшләре арасында юк Әгәр ул үзе шушында булып җырлап җибәрсә, рәхәтләнеп тыңлаган булырлар иде. Шулай да. Галимҗанның үкенеченә каршы, бер сүз дә әйтмәделәр. Киресенчә. Гыйбадка кушылып, үзләре дә җырладылар Ж.ыр туктагач, иптәшләр бераз вакыт тынып калдылар Ниһаять. Галимҗан, иелгән башын күтәреп, уйчан тавыш белән — Бу җырның моңында гына түгел, сүзләрендә дә никадәр тирән мәгънә бар! Уйлап карагыз әле. ничек әйтә бит: Кара да гынай урман, карашы төн. Яхшы атлар кирәк үтәргә^. Бу сүзләр халыкның үз караңгы хәятен тасвир итмиме, бу караңгылыктан котылыр өчен яхшы атлар, сабнт дус-ишләр кирәклеген әйтмиме?! Халык иҗаты ни дәрәҗәдә көчле, тирән мәгънәле күренешләр аркылы күңел төбендәге яшерен уйларны, тойгыларны ачып бирә ала! Галимҗанның бу сүзләре иптәшләренең күңелләрен күптән кытыклаган мәсьәләгә күчәргә мөмкинлек бирде Сүзне Алпар башлады: — Безнең татар газеталары Киевтәге мөселман Студентларының хәрәкәте турында язып тордылар Ләкин, цензура киртәләре сәбәпле, мәсьәләне бик ачыклый алмадылар Шулай да бу хәрәкәттә синең күренекле роль уйнаганыңны читләтеп булса да аңлаттылар Хәзер безгә бу хәрәкәтнең ничек башланганын, алдына нинди максатлар куйганын, охранка кулына эләккәнгә кадәр ниләр эшләп өлгергәнен сөйләсәң яхшы булыр иде. Безнең яшьләр арасында менә шундый җанлы сәяси хәрәкәт башлануы үзе үк өмет уята торган зур уңыш бит Шуның өчен Киевтә булып узган вакыйгаларның безне кызыксындыруы бик табигый Галимҗан Ибраһимовның чырае кинәт караңгыланып китте Алпар туктагач та ул бераз вакыт түбән карап, эндәшми утырды, ниһаять, башын күтәреп, тирәяктагы өянке, юкә, миләш агачларын, зелпе куакларын күздән кичерде. Тирән сулап куйды Тик шуннан соң гына сүзен башлады: — Мин бит пароходтан төшкәч үк, Салих белән Мамлеевнең мактауларына каршы бу турыда үз фикеремне әйткән идем. Анда әйткән- ♦ нәремә тагын шуны кушарга мөмкин бер яктан, бу хәрәкәт әзерлексез | башланды, икенчедән, бары тик ханзадәләр, бәкләр, бәйләрдән гый- з барәт булды. Тап соңында табигый рәвештә нәтиҗәсез булды, беренче > сынауда ук таралды, юкка чыкты « Заһит Нуркин Галимҗанның туктап торуыннан файдаланып — Әллә алар студентлар түгел идеме? — дип сорады. Студентлар! Бу яктан барысы да бертигез. Ләкин мәсьәләнең Ё икенче ягы да бар бит. берсе — полиция башлыгының улы. икенчесе “ хан баласы, өченчесе — үзе хан, дүртенчесе — алпавыт улы. бишен- < чесе ничә йөз дисәтинә җир хуҗасы! Кыскасы, эксплуататорларның х төрле-төрле тармаклары Бу яшьләрнең сәяси идеал, революцион көрәш ч төшенчәләре бик томанлы булганлыктан, алар сәяси түгәрәк төзүгә дә ” кызыклы маҗарага катнашу кебек итеп караганнар икән Сүздә алар s бер-береннән үтә кызыл, бер-береннән җәсүр булып күренергә тырыш- * салар да, охранка кулына эләгүләре белән җебегән тавыкка әверелделәр * Мондый идеясез куркак куяниарга ышанып вакыт әрәм итү белән мактанудан бигрәк, оялырга, үкенергә кирәк, һәм мин оялам да, үкенәм дә! * Иптәшләр Галимҗанның соңгы сүзләрен кабул итәргә теләмәделәр Ал арның ризасызлыгын Заһит анлауты Ничек алай булсын?' Киев студентлары гамәлдә, син әйткәнчә, “ җебегән тавык, куркак куян булып чыкканнар икән, син түгел, алар үзләре оялырга тиешләр! Башкалар да: Әлбәттә, шулай! Синең монда ни гаебең бар? Син бит кулыңнан килгәнчә аларны оештырырга, сәяси көрәшкә чакырырга, иҗтимагыйсәяси аңнарын арттырырга тырышкансың' — дигән сүзләр белән Заһитның фикерен куәтләделәр Ләкин Галимҗан Ибраһнмов сабыр гына башын чайкады Ятып калганчы атып кал. тисә — тиенгә, тимәсә — тирәккә дип. мондый мәсьүлиятле эштә балаларча ашыгучанлык күрсәтеп хәрәкәт кылмаска кирәк иде Менә бу үзе гафу ителмәслек җавапсызлык түгелме? Аннары ул ханзадәләргә нигезсез өмет баглап, үземә юл күрсәтерлек, чын мәгънәсендә революцион идеяле танышларымнан ераклаштым, дөресрәге. алар үзләре миннән ераклаштылар, чөнки мондый ышанычсыз, сыналмаган кешеләр белән сәяси эшләрен тәвәккәллек астына куярга теләмәделәр Менә шул дуслардан аерылышуыма бик үкенәм! Син бигрәк таләпчән инде. Галимҗан' Хәрәкәт син теләгәнчә барып чыкмаса да. сәяси көрәш идеясен яшьләр баштан ук теләп кабул иткәннәр бит Иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрдә белемнәре, ачык фикер ләре булмавы да табигый Бик аз эшләп кала бит түгәрәк Тәҗрибә- сезлектәнме яки башка нинди дә булса сәбәптәнме, охранка кулына тиз эләгә Бәлки, ул түгәрәк озаграк яшәгән булса, яшьләрнең иҗти- магын сәяси аңнары арткан фулыр иде Монда сиңа оялырлык та. укенер лек тә һичбер нәрсә юк Киресенчә Галимҗан Ибраһнмов. Алпаровка фикерен йомгакларга бирмичә, кулын селтәде Халыкта, буласы баштан ук билгеле, дигән сүз бар Болар баштан ук билгеле булдылар Мондыйларны купме өйрәтмә, күпме дим ләмә, барыбер файдасыз булачак, чөнки ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми икән! Шәһит кинәт кызып Яшьләрне сәясн көрәшкә димләү файдасыз димәкче буласыңмы әллә? Яхут сәяси көрәшче булыр өчен анадан көрәшче оулып туарга кирәк дип әйтмәкче буласыңмы?! — дип кычкырды. - Мин бит тормышыбыздагы тигезсезлекләрнең, җәберләүләрнең төп сәбәпләрен дөньядагы барча яшьләргә аңлату файдасыз дип әйтмәдем Киресенчә, бик кирәк, хәтта зарур! Сүз фәкать ханзадәләр турында иде. Мәсьәлә шунда: нинди яшьләргә ничек, нинди юл белән аңлатырга?.. Галимҗан соңгы фикерен киңрәк, тулырак итеп аңлатырга теләгән иде. Шәһит дусты аның сүзен тагын бүлде: — Аны күп уйланып торасы юк! Үзебезгә журнал яки газета чыгарырга кирәк! Менә шунда үзеңнең ноктаи назарыңны теләгәнеңчә иркенләп аңлатырга мөмкин! — Журнал яки газета чыгару фикеренә кушылам. Мин үзем дә бу турыда бик уйланам. (Ләкин монда үзеңнең ноктаи назарыңны иркенләп язу мөмкинлегенә шикләнәм.— диде Галимҗан. Заһит кинәт гаҗәпсенеп: — Газета үз кулыңда булгач, нигә шикләнергә? — дип сорады. — Безнең татар матбугатында мәсләгендә нык торган, үзенең максатларын. омтылышларын халык арасында мөмкин кадәр киң таратырга тырышкан, үзенә ят булган фикерләргә урын бирмәгән бердәнбер «Урал» исемле газета бар иде. Ләкин, үзең дә беләсең, патша хөкүмәте ана күп яшәргә ирек бирмәде, тиз генә туктатты... Хәзерге шараиттә тормышыбыздагы безне изгән, җәберләгән фактларның сәбәпләрен вакытлы матбугат аркылы фәкать оста киная белән генә аңлата алачакбыз. Әгәр менә шундый осталыкка ирешә алсак, халык күңелендә патша хөкүмәтенең золымнарына каршы көрәш теләге уята алачакбыз! Дусларны газета чыгару хыялы шулкадәр мавыктырган иде ки, алар әңгәмәнең яшьләр хәрәкәте турындагы мәсьәләләрдән читләшә төшкәнен дә сизмәделәр. Заһит, гадәтенчә, тагын җентекли башлады: — Газетаны да, журналны да болай гына чыгарып булмый,-аңа дөнья кадәр акча кирәк Басмаханәгә түлә, кәгазь сатып ал, язышучы- ларга гонорар бир, клишелар ясат, почтага ^арәҗәтлән... Бу кадәр акчаны каян алмакчы буласыз? Әллә хәзинә таптыгызмы?! - Син, Заһит. бигрәк төпченергә яратасың.— диде Шәһит ачуланып,— Газета чыгара башлар өчен әллә ни хәзинә кирәк түгел. Башта, үзара акча җыярга да. бер я ике санын чыгарырга һәм матбугатта күтәрелгән берәр мәсьәлә буенча укучыларны кызыктырырлык дискуссия башлап җибәрергә кирәк, шуннан инде язышучылар да, укучылар да җитәрлек табылыр! — Анысы шулай. . Ләкин, дөрес булса, газета-журнал чыгаруны байлыгы булган, могтәбәр дип танылган кешеләргә генә рөхсәт итәләр икән, дип ишеткәнем бар. Гыйбад Алпаровның бу сүзләрендә хакыйкать бар иде, шуның өчен уйланып калдылар. Алпаров, иңбашларын җыерып, аптыравын белдерде: - Столыпин үтерелгәннән соң бәлки ул кадәр катылык күрсәтми торганнардыр инде. Шәһиткә шул җитте, караңгылана төшкән чырае ачылДы. — Чыннан да, шулай булуы бик ихтимал. Губернатор исеменә гариза язып, журнал чыгарырга рөхсәт сорап карарга кирәк Моңа ни дип әйтәсез? — дип. иптәшләренә карады. Каршы килүче булмады Тик Га- лимҗан, озын керфекләре арасыннан еракка карап, уйчан тавыш белән: — Газета, әлбәттә, кирәк. Тик шунысы бар — бүгенге көндә безнең үзебезнең сәяси программабыз томан эчендә, бик ачык түгел. Гомуми төшенчәләр турында сафсата сатудан конкрет мәсьәләләргә күчү кирәк. Хәзерге көндә халкыбызны изгән, кол иткән, Сәгыйть Рә- миевнең сүзләре белән әйткәндә, халкыбызның бәхетен тартып алган аллаларны ватарбыз, көл итәрбез! Ә соңыннан, ул аллаларны җиңеп таптагач, нишләрбез? Халыкка нинди бәхетләр, нчнди шатлыклар бирү кулыбыздан килер? Чыннан да. бу турыда һичбер төрле конкрет фикеребез юк бит' дип. Алпаров башын чайкады Халыкка бәхет-сәгадәт вәгъдә иткән дөрес фикерне каян табар- ♦ га. каян алырга?! § Заһитның бу соравына Галимҗан җавап бирде: Минемчә, башкалар тарафыннан күптән кәшеф ителгән нәрсә- S ләрне безгә яңабаштан кәшеф итеп утырырга кирәкмәстер Русиядә 1 сәяси партияләр күп. һәркайсының үз программасы, үз юлы. үз кәгъ 3 бәсе бар Безгә бигрәк тә соииалреватюцнонерлар һәм социал-демок- з ратлар партияләренең программалары белән бик җитди рәвештә таны £ шырга кирәк. Үз юлыбызны шулай билгеләгәч кенә яшьләр арасында ' сәяси эш алып барырга, сәяси белем таратырга хаклы булачакбыз * Сәяси партияләрнең программалары белән танышу юллары, яшь * ләр арасында иҗтимагый, сәяси белем тарату формалары турында с- иптәшләр бик озак сөйләштеләр, хыялландылар Бу әңгәмә нәтиҗә- ’ сендә журнал яки газета чыгару фикере дә ныгыды, хәтта буласы ? журналга «Аваз» дип исем дә куйдылар Беренче санны чыгару өчен 3 танышлары арасында акча җыюны үз өсләренә алып, журнал чыгаруга t губернатордан рөхсәт сорауны Шәһиткә тапшырдылар Галимҗан Ибраһимов «Татар сарыфы» исемле китабы турында Шәһиттән сорашырга икенче көнне генә мөмкинлек тапты Кичтән газета чыгару хыялы белән бик соң ятканлыктан, көндезге унга чаклы йоклаганнар Галимҗан уянганда, кояш байтак күтәрелгән, яхшы ук кыздыра башлаган иде инде. Уянгач ук ул. һәрвакыттагы кебек, узасы көннең планын төзи башлады «Иң беренче нәүбәттә «Та тар сарыфы»ның басылуы ни хәлдә икәнен белешергә, мөмкин булса, гонорарын алырга. Аннары «Йолдыз» редакциясенә кереп. Казан. Оренбург газета-журналларынын соңгы саннарын карап чыгарга Шул ук урамдагы «Аң» журналының идарәханәсенә барып, андагы якалыклар ны белергә. Балалар өчен «Ак юл» исемле журнал чыга башлаган икән Журналның үзе белән дә. редакторы белән танышырга Авылга кайту якларын да караштырырга кирәк булачак», дип уйлады ул Бүгенгә эш бик күп булачак, вакытны әрәм итмим дип. урыныннан сикереп торган чакта, ялгыш, тәмләп йоклан яткан Шәһитне дә уятты Анысы яткан урынында киерелеп алды Син тордыңмы инде? Кая ашыгасың, йокла тагын әзрәк. Эшлисе эшләр, күрәсе кешеләр күп «Татар сарыфын» баса башладылармы икән? Шуны да белешергә кирәк Ике көннән бирле синнән шуны сорамакчы булам: һаман туры килми Әхмәтгәрәй белән гонорар турында ничек килештегез? Бик алданмадыгызмы икән? Шәһитнең күзләре шар кебек булып түгәрәкләнеп ачылды Нинди гонорар? Хәсән и әфәнде белән нәрсә турында килешергә кирәк иде? дип гаҗәпләнде Инде Галимҗан аптырашка калды Әллә сез минем зинданнан язган хатымны алмадыгызмы? Төр мәдән. Нуркин белән икегезгә атап, русча бер хат яман идем «Татар сарыфы»ның гонорары турында Хәсәни белән килешегез дә. баса баш ласыннар дип үтенгән идем Без синнән һичбер төрле хат алганыбыз юк. дип, Шәһит җи i- кәләпен җыерды Кинәт, шикле бер нәрсә исенә төшкән төсле, озак итеп иптәшенә төбәлеп карады Сорарга да. сорамаска да белми икеләнеп тора иле. күрәсең — Ә син минем төрмәгә адреслап язган хатымны алдыңмы? — Юк, алмадым.. Хатны татарча язган идеңме? — Әлбәттә, татарча! — Алай булса, аңлашылды. Киевтәге охранкада татарча белгән кеше булмаска тиеш. Сезнең хатны кемгә булса да тәрҗемә итәргә биргәннәрдер дә соңыннан миңа тапшырырга онытканнардыр. Син анда ни турында язган идең? Шәһит элеккедән дә ныграк гаҗәпләнде, чырае бөтенләй үзгәрде, агарынды Дустына туры карый алмыйча, башын иеп, читкә борылды. — Әллә син берәр ярамаган фикер язган идеңме? Ни өчен шулай үзгәрдең? — Юк Ярамаган фикер язмаган идем. Фәкать синең кайгыңны уртаклашуымны белдергән идем... — Нинди кайгымны? Зинданга эләгүемнеме? — Юк Әткәңнең вафат булуы сәбәпле, кайгыңны уртаклашуымны белдереп язган идем Галимҗанның башына күсәк белән суккан кебек булды Ул берничә минут сүз дә әйтә алмыйча катып калды. Ниһаять: — Бу авыр хәбәрне ни өчен бүгенгә кадәр әйтми тордың? Вокзалда ук әйткән булсаң, мин Казанда тукталмыйча, туры Солтанморатка китү юлын караган булыр идем! — диде Шәһит үзенең гаепсез икәнен күрсәтергә тырышты: — Гыйрфан абзыйның вафаты турында мин бит сиңа Киев төрмәсендә утырган чагында ук яздым Ул хатның сиңа барып җитмәвен каян белим? Аннары, бу турыда сиңа Шакирҗан абзый да язгандыр дип уйладым — Кичер, дус! Бу кара хәбәр искәрмәстән килеп орды, шуның өчен кызып китеп сине урынсыз рәнҗеттем Бичара әнкәй! Бер яктан, гомер иткән юлдашының вафаты. икенче яктан, әткәйнең җеназасына кайта алмавым' Ни генә уйламагандыр ул, нинди генә хәсрәт чикмәгәндер! — дип, Галимҗан башын түбән иде. Бераздан күтәрелеп иптәшенә карады: — Әгәр төрмәгә ябылуым турындагы хәбәр әткәй вафатына кадәр авылга барып җиткән булса, аңа бик авыр булгандыр, бәлки авыруын шул да көчәйткәндер әле,—дип көрсенде. Дустының соңгы сүзләре, бигрәк тә аның шулай көрсенеп куюы Шәһиткә бик авыр тәэсир итте. Галимҗанны тынычландырырга тырышып — Ул хәбәр авылга барып җиткән булса. Шакирҗан абзый сиңа язган булыр иде.— диде. — Бәлки язгандыр да, ләкин синең хатың кебек охранканың тирән сазлыгына батып, миңа җитешмәгәндер Юк! Казандагы эшләрне тизрәк бетерергә дә Солтанморатка китәргә кирәк! — дип, Галимҗан ашыгып киенә башлады Авыл мужигы газета алдырмый, әлбәттә, чөнки аның газета, китап сатып алырга артык акчасы юк Икенчедән, укырлык хат- саваты да җитми Барлык хәбәрне ул базардан ишетеп кайта. Үзенең хуҗалык эшләре белән Уфа. Оренбург базарларына барган арада авылдашларына, авылына кагылган яки башка нинди дә булса кызыклы бер вакыйга турында хәбәр ишетсә, шуны түкми-чәчми алып кайтып, якыннарына, таныш-белешләренә сөйли Шулай итеп, «озын колак» буенча килгән хәбәр телдән-телгә йөри-йнри арттырылып. күпертелеп, авыл эчендә бик тиз тарала Шакиржан. энесе Галимҗанның Киев зинданына ябылуы турындагы хәбәрне, авыл учителе Мирсәет Сәгыйтевтән алып торган «Вакыт» газетасыннан укып белде. Бу кара хәбәр халык телендә тагын да каралып әнисенә читтән килеп ишетелмәсен, аның йөрәген бик каты җәрәхәтләмәсен дип курыкты ул Шуның өчен бу турыда әнисенә үзе әйтергә булды һәм аны ялгышлык белән булган, тиз арада аңлашылырга тиеш мәсьәлә кебек итеп күрсәтергә тырышты. Шулай да. кара тутлы озынча битен тирән шадралар ерткалаган урядникның, катыкаты атлап, ишегалдындагы бакча ишегеннән кереп килгәнен күргәч. Хәсәнә остабикә аздан гына һушыннан язмады Тагын ни булды икән?! Ходаем, үзең сакла, үзең якла! — днп. аяк- куллары калтырап чак егылмыйча, сәрви агачы күләгәсенә салынган сәкенең читенә таянырга мәҗбүр булды. Ләкин улының Киевтән кайтасын белгәч һәм кайткандыр инде дип. бу аждаһаның аны барлап килүен аңлагач, җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй җиңеләеп китте Кайчан кайта? Бүгенме? Туры өйгә кайтамы? — дип. куанычыннан хәтта урядникның беләгенә барып тотынды Аныклап әйтә алмыйм. Бүген булмаса. бәлки, иртәгә кайтыр, ә иртәгә кайтмаса, берсекөнгә кайтып җитәр Тик кайткач ук волостька хәбәр итегез. Ул кая барса да. кем белән очрашып сөйләшсә дә. без аны күзәтеп торырга тиеш. Безгә боерык шундый! — диде урядник. Хәсәнә остабикәнең йөзе яктырып китте Алан булгач, улым кая барса да. үз иркендә, тик сез аның кайда икәнен генә белеп торырга тиеш икәнсез! Бу сөенечле хәбәрегез өчен мин дә сезне сөендерим' Аз гына сабыр итегез! дип. ашыгып, өйгә кереп китте һәм озакламый чыгып, ике егерме тиенлек көмешне урядникның кулына тоттырды Анысы да бик мәмнүн булып, авызын ерып елмайды һәм Бувайте здоровенькн' дип. чыгып китте Улы Галимҗанның авылга кайтачагын ишеткәч, Хәсәнә остабикә бер минут вакытны да бушка үткәрергә теләмәде Иртәгә сум сал ар. бәлешләр, бөккәннәр пешерергә әзер торсын дип. җиз иләктән он или башлады Шакиржан белән Габделхәким иген- чәчемнәрне карарга дип чыгып киткәннәр иде Алар кайтып җитү белән Хәсән.» остабикә Шакнрҗанны Раян картка җибәрде Бар. әйт. иртәгә көтү киткәнче иртә үк килсен Галим җан авылга кайта икән Былтыргы сарык тәкәсенең берсен чалырга кирәк Бу эшкә Рәян карттан да изге кеше табылмас Әтиегезне дә яд итәрбез. Галимҗанны да каршыларбыз' дин баш яулыгының очы белән ихтыярсыз аккан күз яшьләрен сөртте Ә син. Габделхәким диде ул, төпчегенә борылып,- Хәтимә җиңгигә бар. вакыты булса, иртәгә иртә үк килсен Абыең кайтачагын әйт. Эш күп булыр Берүзем генә җитешә алмам Шундый тырышлык белән әзерләнеп көткән ана улының капкадан кереп килүен күрми калды Бу вакытта ул суйган бәрән нең үпкә бавырын тазартырга дип. су буена төшкән Хәтимә җиң гнгә булышырга дип киткән нде Әнкәй, абый кайтты! днп кычкырып йөгереп килгән Габдел хәкимнең тавышын ишетү белән, гадәттә, бик сабыр холык лы Хәсәнә остабикә, бөтен дөньясын онытып, улы артыннан йөгерә йөгерә, өйгә кайтты Галимҗан ал бакчадагы сәке читендә утырып тора нде Әнисенең капкадан килеп керүен күреп, урыныннан сикереп торды һәм каршы атлады Улының кочагында калган Хәсәнә остабикә аның күкрәгенә башын куен, әйтәсе сүзләрен әйтә алмыйча, сулкылдап еларга тотынды Галимҗанның да күңеле нечкәреп, күзлә ренә яшь килде. Әнисен кочагыннан чыгармыйча, аркасыннан кагып, калтыраган тавыш белән: — Елама, әнкәй, елама! Әткәйнең җеназасына килә алмадым, кичер мине! Әткәйнең вафаты турында хәбәр вакытында килеп җитмәде шул! Бу кара хәбәрне ишетүемә бары тик ике-өч көн генә! — дип, әнкәсен юатырга тырышты Ул. кыр эшләрен бетергәнгә кадәр. Солтанморатта калырга булды... Казанга кайтып. «Апанаевское подворье» дигән мосафирханәнең номерында урнашканнан соң, Галимҗан Ибраһимов, Әхмәтгәрәй Хә- сәни белән очрашыр өчен, «Аң» редакциясенә китте — Хуш. килдегез. Галимҗан әфәнде! Мин сезне авылда күп булса бер-ике атна торырсыз дип уйлаган идем, ә Сез өч -айга якын торып килдегез. Сагындырдыгыз, сагындырдыгыз, дип, Хәсәни аны ачык йөз белән каршы алды. Исәнлек-саулык, һавалар торышы, ашлыкларның уңышы турында сорашулардан соң, Галимҗан Ибраһимов, ниһаять, сабырсызлык белән көткән хәбәрне ишетергә теләп: - «Татар сарыфы», басылып, дөньяга чыктымы икән. Әхмәтгәрәй әфәнде? — дип сорады. — Борчылмагыз. Галимҗан әфәнде. Басылып чыгу гына түгел, сатылып та бетте дип әйтергә мөмкин! Мөгаллимнәр, шәкертләр, гомумән. халкыбызның мәдәни катлавы көтеп алган мондый китап ятып каламыни! Хәзер инде бу кигап буенча Сезнең белән исәп-хисапны тәмам өзәргә мөмкин! — дип. зур уңыш казанган кыяфәт белән елмаеп, ике учын бер-беренә угалап куйды . «Бу китаптан әфәндем яхшы ук файда алганга охшый»,— дип уйлап. Галимҗан да көлемсерәде. Әлбәттә, Әхмәтгәрәй әфәнденең гонорар турындагы сүзләре әдипкә дә яхшы тәэсир иттеләр, чөнки ул кулында булган бөтен акчасын диярлек авылда әнисенә биреп калдырган иде. Галимҗан Ибраһимовның елмаюын күргәч, Хәсәни сүзне үзенә кирәк юлга борды: — Мин сезне. Галимҗан әфәнде, сабырсызлык белән көттем Хәтерегездә булса, авылга китәр алдыннан үзегезгә бер тәкъдимем барлыгын аңлаткан идем, дип башлады да. җавапмы, сораумы көткәндәй булып, тукталып торды Ләкин Галимҗан Ибраһимов бер cv3 дә әйтмичә. эндәшми утыра бирде. Кунагының йөзендә һичбер төрле үзгәреш күрмәгәч, Әхмәтгәрәй сүзен дәвам итәргә мәҗбүр булды: — Газета-журналларда басылган тәнкыйтькә, әдәбиятыбызны, телебезне өйрәнүгә багышланган мәкаләләрегез, китапларыгыз безнең матбугатта беренче урынны тоталар Матур әдәбиятның бөтен нечкәлекләрен. бөтен кануннарын сезнең кебек белгән кеше бу көндә татар галәмендә юк дип уйлыйм Инде сезнең берсеннән-берсе мәгънәле, матур хикәяләр һәм татар романы язуыгыз да каләмегезнең көчен күрсәтә. . Хәсәни тагын тукталып торды. Галимҗан исә. болай бик төчеләнеп мактавы бушка түгелдер, тел төбендә ни барын әйтеп бетерсен әле дип, кашларын җыерып, эндәшми утыруында булды. — Гомумән алганда. «Аң»ның мөндәриҗәсе турында уңай фикердә булуыгызны әйткән идегез. Әгәр журналны тдгын да яхшырак итеп чыгарыйм дисәк, редакциядә эшне Сез алып барырга тиеш! Галимҗан Ибраһимов бу тәкъдим турында фикер белдерергә ашыкмыйча: — Сез үзегез дә журналдагы вазифаларыгызны яхшы башкарасыз бит! — дип кенә куйды Галимҗанның мактавыннан күңеле булган Әхмәтгәрәй елмайды: — Шулай дип уйлавыгыз күңелгә, әлбәттә, бик ятышлы Ләкин минем журналдан башка да нәшриятта эшләрем күп. Аннары, матбугат, әдәбият мәсьәләләрендә мин үземне Сезнең белән бер рәткә куя алмыйм. Әгәр Сез «Аң»да редакторлык вазифасын өстегезгә алсагыз, журналның татар дөньясында чын мәгънәсендә тотнаклы әдәби, ижтнмагый. фәнни, фәлсәфи журнал булчагына мин ышанам! ♦ Галимжан Ибраһимов башын чайкады - Мин журналга редактор була алмыйм. Дөресрәге, бу эшне миңа з рөхсәтитмәячәкләр, чөнки мин хәзер полициянең ачыктан-ачык күзә- 6 түе астында яшим Бәлки, яшерен күзәтү дә'бардыр Аны инде үзләре = беләләр... Хәсәни бераз уйланганнан сон билгеле бер карарга килеп: — Ярар, алан булса, редактор дип әйтмик, сәркатип диярбез, ә = чынында исә редактор булырсыз! Бу турыда тиешле урыннарда сөйлә- ф шеп, ризалыкларын алырмын дип ышанам. - диде Асылда Галимжан жуоналда эшләүгә каршы түгел иде Киресенчә. ® анарда берәр газета яки журнал редакциясендә фикердәш кешеләрне “ туплау, шул редайнияне үзләренең органы итү теләге белән яши иде. ? Бу эш өчен көндәлек газета яхшырак булыр иде дә. ләкин журналның f да үзенә күрә уңай 'яклары бар дип уйлап. Галимжан риза булды. Менә 1913 ел да үтеп китте, ә күңелдә туган образларны кәгазьдә - гәүдәләндерергә һаман вакыт табылмый. Иртә белән редакциягә килгән авторлар белән очрашулар, сөйләшүләр, матбага белән бәйләнешле эшләрне башкару, кичен кулъязмалар уку. журналга басарлыкларын редакцияләү Җитмәсә тагын «Татар шагыйрьләре» дигән китабы басылып чыгу белән кайбер әфәнделәр. «Галимжан Ибраһи.мовның татар әдәбият дөньясында үзе генә тәхет биләп утырасы килә. Шуның өчен. Тукай үзе үлсә дә. шөһрәте көннән-көн арта-көчәя барганыннан куркып, бу китабында аны кимсетергә, ул шагыйрьме ту и лме дигән булып, дәрәжәсен төшерер| ә тырыша». дип тавыш күгәрергә маташалар Бу да аның кәефен боза иде. «Мин бит быел и-кылын чыккан бу китапта гына түгел, 1910 1911 нче елларда ук «Йолдыз» газетасының берничә санында басылган мәкаләләремдә дә шул фикерне язган идем Бу әсәрдә исә мәсьәләне киңрәк, тирәнрәк итеп кенә тикшердем Я. ни өчен ул елларны шау күтәрмәделәр икән? Аннары без Туканның үзе белән капма-каршы утырып, уфылдап кайнаган самавырдан чәй эчә-эчә, әдәбият, шигърият кануннары турында, шулай ук аның үзенең ижаты турында да сәгатьләр буенча, бик кызуланып бәхәсләшкәнебез бар Нң өчен шундый гали мәсьәләләрне ваклатып. пычратып, гайбәткә әверелдерәләр икән?’» дип уйлап. Галимжаннын купеле рәнжн иде «Әгәр дә күңелдә туган һәм. уйлана торгач, хыялында билгеле бер сюжет калыбына кертелеп өлгергән зур күләмле, тирән мәгънәле әсәр язам дисәң, башка эшләреңне ташлап, бүгенге көндә үзеңне чолгап алган мәшәкатьләр, эри үле. рәнжүле тойгылардан читкә китәргә, бөтен иж-ат көчеңне шул күңелеңдә кадерләп сакла! ан әсәренә генә бирергә кирәк! дигән фикергә килгәч. Галимжан «Аи»дагы эшен бик кирәкле һәм үзе өчен бик кызыклы дии уйласа да. журналдан китәргә, журналдан гына түгел, вакытлыча Казаннан ук китәргә кирәк дигән карарга килде. Чал башыннан үткән куп вакыйгаларны сагышлап, моңланып, ярсып, дулкынланып хикәя кылган мәшһүр Кара диңгез турында Галим- жанның рус әдәбиятыннан куп мәртәбәләр укыганы бар иде Диңгезнең үзен генә түгел, зифа кипарисларны, яшел атлас яфракларын жәеп утырган магнолияләрне, тузганактай жинел алсу чәчәкле мимо- зал ар белән күңелне кызыктырган шәһәрләрне Галимханның күптән күрәсе килә иде. Күптәнге шул теләгенә ирешер өчен ул Кара диңгез буендагы шәһәрләрнең берсенә китәргә уйлады. Китәргә теләвенең тагын бер сәбәбе бар иде. Юл уңаеннан Киевтә тукталып. Зураб. Агаш. Лизалар белән очрашырга, алар белән сөйләшеп утырырга тели нде ул. Бәлки, алар аркылы андагы революцион партияләрнең программалары белән дә танышырга, ижтимагый-сәяси мәсьәләләр турында китаплар, брошюралар алырга мөмкин булыр дип өметләнә иде. Киевкә тукталу өчен рәсми сәбәп тә бар. тентү вакытында жандармнар кулына төшкән китапларын, кулъязмаларын кайтарып алмаган иде әле ул. Башта Әхмәтгәрәй әфәнде Галимханның «Аңжнан китүенә каршы төште. Бернинди үгет тә тәэсир итмәгәч: — Соңгы вакытта журналда Сез, Галимхан әфәнде. «Милләтчелекне ничек аңлыйсыз?» һәм «Яна елдан ни көтәсез?» дигән маузугта ике анкета тараткан идегез. Шул анкеталарыгызга әле яңа гына җаваплар килә башлады. Бу эшне ахырынача очлап чыгарырга кирәк түгелме? Бу — бер Икенчедән, эш хакыгыз дип уйласагыз, үзара ки-, ңәшеп. анысын да арттырырга мөмкин булыр иде.— дип тә карады. — Мин Казаннан бөтенләй китәргә уйламыйм, китабымны язып бетергәч үк кайтачакмын. Аңа кадәр анкеталарга жаваплар да килеп бетәр, һәм. укучыларның фикерләрен йомгаклап, редакция исеменнән журналда мәкалә белән чыгарга мөмкин булыр Бәлки, әле дискуссия ачарга да туры килер Бусы инде жавапларның нинди булуына карап эшләнер Ә акча мәсьәләсенә килсәк, ара-тнрә мәкалә, я кечкенә хикәя язып жибәрермен. гонорарын тоткарламый юлласагыз, миңа щул житеп торыр.— дип жавап кайтарды Галимжан. — Бу туррда ике сүз булу ихтималы юк! Фәкать шуны да игътибарга алырга кирәк. Кавказда. Кара диңгез буенда яшәү өчен генә түгел, анда барып житәргә дә күп акча кирәк. Шул турыда да уйладыгызмы? — дип сорады Хәсәни әфәнде Галимжан Ибраһимовны мәсьәләнең бу ягы кызыксындырмый иде. Жавапны бик тыныч бирде: — Үзегезгә мәгълүм: мин байбәтчәләр кебек типтереп, акчаны күп исраф итеп яшәүчеләрдән түгел. Хәзерге көндә «Татар шагыйрьләре» өчен дә. «Татар сарыфы» өчен дә алган гонорарларыма әле кул тидермәдем Аннары, журналда эшләгәнем өчен хезмәт хакымны да. «Ан»да һәм «Йолдыз»да басылган мәкаләләрем өчен дә гонорарларымны алмадым әле. Барысын бергә жыйсам. ярты ел гомер итәргә житәр. Әхмәтгәрәй әфәнденең Галимжан Ибраһимовны журналдан жибә- рәсе килмәве аңлашыла иде. чөнки ул эшли башлагач. «Аң»да иҗтимагый. сәяси, фәлсәфи мәсьәләләргә, сәнгатькә багышланган мәкаләләр. әдәби күзәтүләр еш-еш күренгәләде. Әдәбиятта, матбугатта танылган әдипләр, алдынгы фикерле яшьләр журнал тирәсендә оеша башлады. «Аң»ның тиражы да ай саен арта барды. Дөрес, мондый яңалыкларның кайберләре Әхмәтгәрәй әфәнденең күңеленә ошап ук житми иде Мөселман динен реформалаштырып, бөтен «Әһле мөслиминжне берләштерү. Төркестанда җир биләргә хокук алып, шуның нигезендә татар сәүдәсен киңәйтү, байлыгын арттыру, җәмгыяте хәйрияләр аша ярдәм оештырып, киң татар гаммәсенең I аң-белемен күтәрү, тормышын яхшырту кебек буш хыялларга. Печән базарын. Болак буйларын кузгаткан интригаларга. Харитонов типографиясенең Коръәнне баскан чакта аятьләрне буташтыруы сәбәпле туган шау-шуларга Галимжан Ибраһимовның журналда урын бирмәве Әхмәт- гәрәй әфәнденең күңелен борчый, редакциядә төрле аңлашылмаулар тудыра һәм Галимҗанга журналны үзе теләгәнчә нигездән үзгәртеп корырга ирек бирми иде. I Гаммә - масса Соңгы вакытта яшь әдипнең күңелен Казаннан биздергән тагын бер сәбәп бар иде, 3 февраль көнне артист Габдулла Карцев яшәгән «Амур» мосафирханәсенең тугызынчы бүлмәсендә яшьләрнең җыелышы булырга тиеш иде Галимҗан Сәйфетдинов һәм Кариев белән алдан килешү буенча. Галимҗан Ибраһимов анда «Тагар яшьләренең вазифалары» дигән темага доклад ясарга булды Бу докладында ул. татар * интеллигенциясенең, бигрәк тә киң татар массасының бишенче' ел рево- 5 люниясенә мөнәсәбәтен ачыкларга һәм алдагы революцион көрәшләрдә 2 дөрес юл сайлар өчен иҗтимагый, сәяси, икътисади мәсьәләләрне яхшы > өйрәнү кирәклеген исбат итәргә уйлады Анын фикеренчә. бу җыелыш = алдынгы карашлы яшьләрдән реватюцион оешма төзу юлында беренче 2 адым булырга тиеш иде. Ләкин җыелышка уннан артык кеше чакырыл- = ган булса да. Галимҗан Сәйфетдинов. Гафур Коләхметов. Ибраһим = Кулиев һәм Шәһит Әхмәдиевләрдән башкалары килмәде Яшьлек кы ф зулыгы белән Галимҗан Ибраһимов: «Бу Казан яшьләре һаман шулай < искечә эшсез, имансыз, фасыйк икәннәр' Болар белән эш башлау, эш “ кылу имкане булмаячак!» дип уйлады һәм аның Казаннан киту фи ч кере тагын да көчәйде Әдипне Кавказга китү теләгеннән кайтарып булмаячагын аңлаган * Әхмәтгәрәй әфәнде 2 Ярар, алай булса, язган мәкаләләрегезне, хикәяләрегезне «Йол- * дыз»га җибәреп маташмагыз, туры «Аң»га. минем адреска салыгыз f «Йолдыз» кебек саранланып, гонорарыгызны кысып, киметеп утырмам. кичектерми шунда ук җибәрермен' Дип ышандырды Чыннан да. Әхмәт Гәрәй әфәнде Галимҗанга тиешле булган ай- * лык хезмәт хакын да. гонорарын да тоткарламыйча, саранланмыйча *" бирде Ниһаять. 1914 елның 13 февралендә Галимҗан тиз йөрешле поездга утырып көньякка таба юл тотты Көньяк Казанда һәркөн диярлек кар ява. тротуар читләренә таудай көртләр өелә иде. Көньякка киткән саен, табигать җылына, кояш рәхим лерәк була бара, кырлардагы кар юрганының шиңеп юкаруын поезд тәрәзәсеннән дә чамалап була Киевкә килеп җиткәндә, җнңелчә салкын җилле һава үзенең сафлыгы белән Галимҗанга яз башын хәтерләтеп, күңелендә яЗ көне генә була торган җилкенү УЯТТЫ Киев туфрагына аяк басу ислән. анын беренче омтылышы - иске дусларын эзләп табу, алар белән очрашу, сөйләшү, хәбәрләшү булды. Шуның өчен иң элек университетка китте Хокук факультетының рас писаииесенә карагач. Николайны табу аңа читен булмады Якташы Галимҗанны күрү белән, ашыгып, лекциядән сон бушаган аудиториягә алып керде Урынга утыртып тормыйча гына Син каян килеп чыктың? Узган ел Солтанморатка кайтам дигән идең бит! диде. Николай нәрсәдәндер шикләнгән. Галимҗанны курүгә аптыраган сыман иде Галимҗан, рнясызланмый. аннан ачыктан ачык сорады Сина ни булды? Мин килүгә гаҗәпләнгән кебек күренәсең Дөресен әйткәндә, сине күргәч, чыннан да аптырап калдым, диде Николай Узган ел. сез моннан киткәч, охранка куп кешеләрне кулга алды Шуның өчен хәзер бик сак булырга туры килә Син бит Киев жандармериясенә билгеле кеше Бал ай иркенләп йөрергә ярамый Аңлашылды. Син миңа шуны гына әйт. Зурабны кайда курергә мөмкин? Ул төрмәдә Ә Агаш? «Әлбәттә, революцион көрәшкә җаны-тәне белән бирелгән Лиза да зинданга эләккәндер».— дип уйлап, бу кыз турында сораштырырга Галимҗан бераз җөрьәт итми торды. Ниһаять. Николайга күтәрелеп карамыйча гына — Ә Лиза белән очрашырга мөмкин булмасмы? — дип сорады. — Аны да күрә алмассың,—дип җавап кайтарды Николай. — Әллә ул да зиндандамы? _ Юк.— диде егет нәфрәтләнгән кебек авызын кыйшайтып,— ул безнең арадан китте. - Ягъни? - Ниндидер поляк офицерына гашыйк булып, бөтен дөньясын онытты, шуның белән әтисенең утарына кайтып китте. Анда зур туй ясаганнан соң, мадам Елизавета' үзенең офицеры белән ширбәтле аен үткәрер өчен Италиягә сәяхәткә киткәннәр дип сөйлиләр Николайның шулай мыскыллап әйткән хәбәре Ибраһимовның йөрәгенә хәнҗәр белән кадаган кебек булды Күңелендә иң садә хисләр \яткан Лизанын шулай булырына Галимҗанның һич ышанасы килмәде Лизаның революцион көрәшкә тугрылыгына ул бер минут та шикләнми һәм аның белән бергә бөек идеаллар өчен фидакарьләрчә көрәшүне үзенә бәхет-сәгадәт саный иде Үзенең рухи илһамчысы, рухи юлдашы дип санаган кызның ниндидер фасыйк, патша ялчысы, патша сакчысы булган офицер өчен иң гали, иң мөкатдәс эшен ташлап китүе турындагы хәбәр аны аяктан егылыр дәрәҗәгә китерде. Ул берничә минут сүз әйтә алмыйча катып калды. Ниһаять, исен туплап, кулын селекте дә ишеккә таба юнәлде Ишек тоткасына тотынгач кына Николайга әйләнеп карады һәм бераз карлыккан тавыш белән: — Хуш, сау бул. мин киттем! — диде. Николай гаҗәпләнеп, иңбашларын җыерып, аның артыннан карап калды Сәяси белем, киңәш бирерлек иске танышларын Киевтә таба алмавы, бу көрәштә үрнәк булырлык юлдашы дип күңел түрендә саклаган кешесенең шундый мөртәт булып чыгуы Галимҗанның ихтыярын какшата язды. Ләкин Украин халкының бөек шагыйре, талантлы рәссамы, тирән фикер иясе Шевченконың тууына йөз ел тулу көннәренең шаһите булу әдипнең җәрәхәтле йөрәгенә дәва бирде. Самодержавие бу көнне билгеләп үтәргә рөхсәт итмәсә дә. Киев халкының күпчелеге каһарман әдипнең онытылмас рухы белән яши иде. Бу хәл Галимҗан Ибраһимовка да күңелсез уйларын җиңеп, башын күтәрергә ярдәм итте. Шевченконың әсәрләре белән Галимҗан Ибраһимов күптән таныш иде. шуның өстенә хезмәт ияләренең, алдынгы интеллигенциянең шагыйрьне ни дәрәҗәдә яратуын, йөрәкләренә якын итүләрен күреп, аеруча сөенде. Шевченконың патша хөкүмәте кысрыклавына да карамыйча, шигырь һәм рәсемнәрендә үз халкының аһзарын җырлавы татар әдибен сокландырды. Бу каһарман шагыйрьнең әсәрләре безнең халкыбызның да кайгысын сөйли, безнең дә язмышыбызны чагылдыра, шуңа күрә ул безнең халкыбызга да якын дип уйлап, татар халкын бөек кобзарц белән таныштыруны үзенә бурыч санады һәм. зур мәкалә язып. «Йолдыз» газетасына җибәрде. Юлчының юлда булуы яхшы диләр. Ләкин Галимҗан тиз генә китә алмады. 1913 елдагы тентү вакытында жандармерия кулына төшкән әйберләрен кайтарып алу мәшәкатьләре нке-өч көнгә сузылды... Кызганычка каршы, кулъязмаларны, бигрәк тә бәхетсез «Казакъ кызы» романының җитмештән артык битен, китапларны кайтармадылар Галимҗанның гаҗәпләнеп: — Китапларым, кулъязмаларым ни өчен кайтарылмый? Аларда хө күмәткә каршы әйтелгән бер сүз дә юк бит Аларны кайчан алырга мөмкин булыр? — дип сорады Аңа каршы подполковник Лахутин — Аларны соңыннан алырсыз. Каян, кайчан алырга мөмкин булачагы турында хәбәр итәрбез, — диде — Сез моннан кая китәргә уйлый сыз? дип тә сорады * Жандармерия идарәсен адаштыру нияте белән Галимҗан | Мин моннан туры Казанга кайтмакчы булам Гомумән, Казанда j яшәргә уйлыйм. Киевкә сездәге әйберләремне алыр өчен генә килдем,— > дип җавап кайтарды. м Ләкин подполковник Галимҗанга ышанмады «Бу «интеллигент» 5 вак-төяк нәрсәләр өчен генә шундый ерак юлга чыкмагандыр Аның § башка ниятләре, үзе кебек шикле кешеләр белән очрашу, элемтәгә £ керү ихтималлары бар Аның Киевкә килүе турында Казан идарәсенең ' махсус хәбәр итүе бушка түгел, әлбәттә!» - дип уйлады Узган елгы < вакыйгаларда Галимҗанны танып калган шымчыларның берсен аның ~ артыннан күзәтергә җибәрде Шымчы юлчының Одессага китәчәген « килеп әйтте. * Бу хәбәрне алу белән. Киев жандармерия идарәсе Казанга «Ин « теллигентный» кушаматы белән сезгә билгеле булган Галимҗан Ибра ’ һимов 11 мартта, күзәтүчесез, Одессага китте Аның артыннан тышкы * күзәтү оештырылсын өчен, Одесса губернасының жандармерия идарәf сенә хәбәр ителде». - дип. белдерү җибәрде. Шуннан башлап «Интеллн- J гентный»ның һәрбер адымы Казан жандармерия идарәсенә дә, Киев жандармерия идарәсенә дә мәгълүм булып торды Хәлбуки. Галимҗан г Ибраһимов Сухумга барып җиткәнче, юл мәшәкатьләре, билет мәсьәләu ләре белән бәйләнеше булмаган бер кеше белән дә очрашмады, сөйләш мәде Ул бары тик Севастопольдәге мәшһүр панораманы. Одессаның Диңгез буе бульварын һәм монументаль баскычын, шуның кебек башка кызыклы урыннарны гына иркенләп карап йөрде. Кыя таулар итәгеннән башлап Кара диңгез кырыена җиткәнче тәбәнәкләнә барган калкулыклар өстендә утырган һәм яшеллек дәрьясы на чумган Сухумның җылы, хуш исле һавасы яшь әдипне иркәләп кочагына алган сыман булды Тужуркасын һәм Кәрим Тннчуриннан алып та, һаман кайтарып бирелмәгән плащны сул беләгенә асып, уң кулына портпледын тотып, Галимҗан күлмәкчән генә пароходтан төште «Цесаревич Георгий» исемле пароходны каршы алырга җибәрелгән шымчы күзәтелергә тиешле кешесен менә шул плащ аркасында бик тиз танып алды һәм диңгез буендагы Михайловская набережная дигән урамнан «Венеция» мосафирханәсенә чаклы аның артыннан калмыйча барды .. Сухумда Кутаис губернасының жандармерия идарәсе. Сухумга килеп төшкән 17 марттан башлап Казанга кайтып киткән көненә кадәр «Интеллигент ный»дан күзен алмады Галимҗан исә аны моны белмәде, беренче көнне генә мөсафирханәдә, кунды да. маклер ярдәме белән булса да. арзан рак квартир эзләргә булды Каштан, сәрви агачлары, мимозалар үсеп утырган берничә урамны әйләнеп чыккач, диңгезгә якын бер тыкрыкта үзенә җайлы бүлмә табып урнашты Сухумның мәшһүр Ботан бакча сын күрергә күптән хыяллана иде. беркадәр эшләрен бетергәч, шунда китте Шәһәр уртасындагы бу бакчада нинди генә агачлар да нинди генә үсемлекләр юк иде. Ерак Африкадан. Италиядән китерелеп һәм Сухум туфрагында бик әйбәт тамыр җәйгән пальмалар, банан, апельсин, ман дарнн агачлары. Кытайдан. Япониядән китерелгән эрбет агачлары, һиндстаннан хуш исле сандал агачлары, бакчаның кечкенә күле өстендә түгәрәк подноска охшап җәелеп яткан ялпак яфраклар арасындагы ак. алсу виктория чәчәкләре. Табигатьнең искиткеч матурлыгы, байлыгы Галимҗанны үзенә гашыйк итте, ә Кара диңгез дулкыннарының яр буендагы чуерташларны сыйпый-сыйпый, серле тавыш белән бертуктаусыз пышылдап утырулары әдипнең иҗат фантазиясен тагын да көчәйтеп, күптәннән бирле күңелендә асраган әсәрен язарга мәҗбүр итте Ботан бакчасын карап кайтканның икенче көнендә, күк йөзен кара болытлар каплап, дәһшәтле давыл купты. Ул ярсып, үкереп, диңгез дулкыннарын тау-тау күтәреп яр буена атып ташлады. Бу күренеш Галимҗан Ибраһимовка Бишенче ел революциясе көннәрендәге көрәш дулкыннарының, менә шулай ярсып, самодержавие көчләренә каршы ыргуларын хәтерләтте һәм романны давыл күренешеннән башлап китү үзеннән-үзе килеп чыкты Романның беренче юлларын язу белән. Галимҗан Ибраһимов бөтен дөньясын онытты Аның күз алдында фәкать язылып яткан әсәре, аны тудырган вакыйгалар, күренешләр, кешеләр . Егерме ике көн бертуктаусыз күзәткәннән сон. Кутаис губернасындагы жандармерия башлыгы үзенен Казандагы коллегасына яшь әдипнең көннәре һич үзгәрешсез, һаман бер төрле үтүен язарга мәҗбүр булды: «Ул беркем белән дә очрашмый, һәркөнне уникедән бергә кадәр почтада була, шунда «до востребован ия »гә килгән хатларын, газеталарын алып укый да өенә кайтып китә. Каймакта кич белән пристаньга яки бульварга чыгып, һавада йөреп кайта. Ул әдәби эш белән шөгыльләнә булса кирәк «Венеция» гостиницасында да «журналист» дип язылган иде Ана килгән хатларны ачып укыр өчен кирәкле чараларны күрәбез»,— дип. бик тыйнак кына хәбәр бирде. Яна әсәрен язган вакытта күңелендә туган идеал образларны яисә ачу. үкенү. нәфрәт уяткан тискәре шәхесләрне үзләренә хас сыйфатлары белән, чынбарлыкка туры китереп, тагын да баетыбрак, тагын да җанландырыбрак күрсәтү теләге шулкадәр көчле иде ки. ул ихтыярсыз, тирә* ягындагы иптәшләре, таныш-белешләре арасыннан китабындагы типларны. вакыйгаларны раслый, гомумиләштерә торган сыйфатларны, күренешләрне эзләде Нәтиҗәдә, ирексезләп аның күз алдына Хөсәен Ямашев килеп басты Аның какшамас, фидакарь революцион көрәшче сыйфатлары Зариф Булатовта бик ачык чагылдылар. Урта гасырдагы гарәп әдәбияты классигы шагыйрь Хәрири иҗат иткән үткен телле, һичкемгә баш бирмәс, төрле маҗаралардан җиңел генә котыла белгән Серуженин исемен йөрткән персонаж исә чая холыклы, берничә тапкыр жандармерия кулына эләгеп, зинданга ябылган булса да. аннан качып чыга белгән Гыйлемдар Баембәтовны хәтерләтә иде «Ашказар» көенен халык күңеленнән чыккан чын моңын өйрәнер өчен Башкорт станга китеп барган шагыйранә күңелле Сәхип белән тормыштагы дусты Хөсни Кәрим арасында да уртак сыйфатлар табып була Инде, революцион көрәшне бары тик кызыклы маҗаралардан торган уен дип тапкан һәм үз-үзенә сокланып, мин нинди нык йөрәкле, батыр кыз дип хыялланырга яраткан, ә беренче каршылыкларга очрау белән үзенең кемлеген күрсәткән мирза кызы Рауза образында Киевтәге танышы Гөлсем Әхтәмованың һәм Галимҗанның йөрәген җәрәхәтләгән .Пизаның сыйфатлары ачык сизелә иде Галимҗан Ибриһимов Казан егетләреннән өметен өзеп, боларны оештырып, сәяси көрәшкә әзерли башлау мөмкин түгел дигән фикер белән Сухумга чыгып киткән булса да. романындагы фидакарь көрәшчеләрнең тәэсире белән аның күңелендә яңа өметләр уяна башлады Либерал байлар айга бер яки ике атнага бер чыгара торган журналлар аркылы гына үзеңнең иҗтимагый, сәяси идеалларыңны халыкка тарату мөмкин булмаслыгын ул хәзер аңлаган иде. Моны «Аң» журналында дүрт ай эшләве ана ачык күрсәтте. Бу эш өчен иҗтимагый сәяси программасын халыкка даими җиткереп’ барган көндәлек газета кирәк. Галимҗан Ибраһимовның үзенә дә. аның иптәшләренә дә газета чыгарырга охранка, әлбәттә, рөхсәт бирмәячәк Киев зинданыннан котылып, Казанга кайтканнан соң Кабан күле буендагы дачада иптәшләре белән сөйләшеп утырган чакта газета турында хыялланулары исенә төште. Илебезнең хәзерге хәле, мөсетман халкының рухи һәм икътисади ихтыяҗлары. татар мөгаллимнәренең матди, мәгънәви, рухи һәм хоку- ♦ кый хәлләре, мәктәп, мәдрәсәләрдә уку-укыту эшләренең куелышы 5 кебек, барлыгы унтугыз бүлектән торган мәсьәләләрне курсәтеп. «Аваз» з исемле газетамы, журналмы чыгарырга рөхсәт сорап. Шәһит Әхмәдиев > исеменнән гариза биргәннәр иде Ул вакыгта Казан губернаторы яшь- » ләрнең соравын кискен рәвештә кире какты Ләкин кул кушырып утыра 2 торган чак түгел, бер дә булмаса Казанда чыга торган газеталарның £ берсенә якынаерга һәм аның тирәсендә фикердәшләрне оештыра баш- = ларга кирәк, дип уйлады Галимҗан в Май урталарында Хәлим Искәндәревтән ' килгән хат Галимҗан < Ибраһимовны бу турыда тагын да ныграк уйланырга мәҗбүр итте. ® Эшләргә кирәк дип уйлаган эшен кичектерергә яратмаган кеше буларак, ч бу юлы да иптәшенә хатны тиз язды «Без бит синең белән узган ел да, j «Йолдызжны үз органыбыз итәргә кирәк дип сөйләшкән идек. Баттал * эшли башлаганнан бирле «Йолдыз»да эшләр уңышлырак бара Ләкин 2 ул үз тирәсенә тиешле кешеләрне туплый алмый Вәхаленки, без «Йол- * дыз»га үз фикердәшләребезне мөмкин кадәр күбрәк җыеп, бөтен көчебезне куеп эшләргә тиешбез Минемчә, һәрбер матбугат эшчесе Ка- ш занда яшәргә һәм шул казанда кайнарга бурычлы Мондагы эш фәкать « телеграммаларны русчадан тәрҗемә итү, төссез, коры, казенный мәка- х ләләр язудан гына гыйбарәт булмаячак Киресенчә, газетада синең u фантазияне канатландырырлык киң дәрәҗәдә мөмкинлек булыр Безгә, редакторлыкны Һади Максуди кулыннан алып, аны нәшир итеп кенә калдырырга кирәк булыр» дип язды ул Көннәр буе роман өстендә эшләп арыган, ялгыхзыктан интеккән чакларында ул шулай ара-тирә хатлар язып, якын күргән иптәшләре, фикердәшләре белән планнарын уртаклаша иде «Хәят дулкыннары» исемле трилогия итеп планлаштырылган әсәренең «Безнең көннәр» дигән беренче бүлеген дурт ай эчендә тәмамлагач та Галимҗан Сухум белән саубуллашты һәм пароходка утырып, Одессага китте Аннан поезд белән Казанга юл тотты Ниһаять, 23 июльдә Катан туфрагына аяк басты 1917 ел Февраль аеның соңгы көннәре Төннәрен ара-тирә кар янып, җирне каплаган йомшак ак юрганның өстен яңартып торса да. яз башы якынлашуы сизелә иде Кояш ягымлырак елмая, көннәр якты, күңелләр ниндидер билгеле булмаган шатлык көткән кебек җилкенеп тора Галимҗанның Солтанморатта чагы иде бу Бүлмәнең тур тәрәзәсе янында күлмәкчән генә утырган Галимҗан ишегалдына чаналы ат килеп кергәнен күрде. Кунакны чыгып каршылар өчен ул киенеп тә өлгермәде. . кинәт ишек ачылып, күптән күрешмәгән балалык дусты Габделәхәт Сөләйманов килеп керде Хуш киләсең, Әхәт! Сине нинди җилләр безнең якка ташлады? - дигән сүзләр белән Галимҗан иптәшенә каршы атдады Алар кул кысышып күрештеләр. Галимҗан Әхәтнф тунын, бүреген салдырып, сан дык өстеиә ташлады Аннары кунагының иңбашына кулын куеп, аны бүлмә уртасындагы өстәл янына китереп утыртты 1 Чалнм Искәндәрен Тропик шәһәрендә) е мәдрәсәдә укытучы Я, сөйлә, сине монда нинди җилләр ташлады? - дип. соравын кабатлады — Авылга кайтканыңны ишеттем дә. шәһәрдә яшәгән кеше бик күп яңа хәбәрләр белә торгандыр, дип килдем. Бигрәк тә 11игербургтагы хәлләр турында ишетермен дип уйлаган идем. Үзеңне дә сагындым, күрәсем килде.—дигән җавапны ишеткәч. Галимҗан өстәл өстендәге бер өем газеталарны Әхәтнең алдына якынрак этәрде: Менә, укы' Монда хәбәрләрдән башка нәрсә юк!—диде ул. Ләкин иптәшенең газеталар караштыра башлавын көтәргә сабыры җитмәде. яңа хәбәрләрне үзе сөйли башлады: Син. Габделәхәт туган, газеталарны укырга өлгерерсең әле. Мин • нңа, юлга чыгар алдыннан гына ишеткән өр-яңа. газеталарда әле басылып өлгермәгән хәбәрләремне сөйлим. Солдатлар, эшчеләр демонстрацияләренә атмыйбыз дип, үзләре алар ягына чыгалар икән! Патшалыкның кара көчләре белән революцион көчләр арасында хәзер аяусыз бәрелешләр бара. Дөньяда менә нинди куанычлы, өметле кузгалышлар турында хәбәрләр бар. Габделәхәт туган! Алар, сөйләшеп утыра торгач, шактый ук мавыгып киттеләр. Шулвакыт бүлмәгә, ишекне өендәге кебек киң ачып, авылның мәзине килеп керде I ллпмҗан Ибраһимовның борын канаты бер-ике тапкыр сикереп куйды Зиннәт мәзиннең шулай вакытсыз килүен яратмау галәмәте иде бу. Ләкин үзе моны сиздермәскә тырышты: — Рәхим итегез. Зиннәт әфәндем хәзрәтләре, үтегез, табынга якынрак утырыгыз. Мәзин, ике куллап Галимҗан һәм Габделәхәт белән күрешкәч, өстәл янына килеп утырды. Кулын күтәреп, сакалын селкетеп, пыш-пыш килеп, дога кылды Шул араны табындагы ризыкларга да күз йөртеп өлгерде. Догасын тәмамлап, битен сыпырып алгач ук сүзгә күчте: - Остабикәнең машалласы бар. Аның табынына күз салсаң, дөньяда коточкыч сугыш бара дип уйламассың! Хәзерге көндә авыл җирендә генә түгел. Өфе кебек зур шәһәрнең кибетләрендә дә ипи, чәй. шикәр таба алмассың! Сугышка кадәр сәдакага сарык бәтие, бозау кебек терлек бирә торганнар иде. Хәзер кая! Хәтта чебеш тә бирмиләр. Бәясе көннән-көн төшә барган кәгазь акча төртәләр дә вәссәлам! Аһ-зарыгызны соңыннан сөйләрсез, башта ризыктан авыз итегез. Әнкәй әле генә өстәлгә кайнар бөккәннәр китереп куйды.— дип. Галимҗан Ибраһимов аның бетмәс-төкәнмәс зарлануын туктатты. Шуны гына көткән мәзин, ачкүзләнеп. ашыга-ашыга. зур-зур кабып, өстәлдәге ризыкларны сыпыра башлады. Ниһаять, шикәрле чәйне алты чынаяк эчкәннән соң аны түнтәреп, тәмләп кикерде дә’Галимҗанга карады. Гади бер нәрсә әйткән кебек, ул: Ишеттегезме? Патшаны тәхеттән төшергәннәр бит.— диде. Өстәл днындагылар ышанырга да. ышанмаска да белмичә, икесе беравыздан: — Сезгә аны кем әйтте? — дип сорадылар. Кем әйтсен? Балаларны урысча укытучы учитель Мирсәет әйтте. Аңарга 11итербургтан кемдер телеграмма суккан. Моны ишеткәч. Галимҗан Ибраһңмов мәзинне күзләре белән тишәрдәй итеп карады, утырган урыныннан кузгала алмыйча катып калды. Ниһаять, исен туплады: Тамак өчен җаныңны да. динеңне дә фида итәргә әзер икәнсең, фидия козгыны Кайнар сумсалардан коры кала күрмим дип, шундый хәбәрне әйтми утырасыңмы! - дип. өстәл яныннан китеп, ашыга-ашыга киенә башлады. — Габделәхәт, әйдә! Киттек! — дип кычкырды ул. мәзингә әйләнеп тә карамастан. Ишегалдында кхнакның тугарылмый калган чанасына утырып, атны Мирсәет Сәгыйтев өенә кудылар. Телеграмма, чыннан да. бар икән. Галимҗан аны Мирсәет кулын- нан алып укыгач, иптәшләренең икесен берьюлы кочаклап, зырылдатып әйләндерә башлады Ләкин ул акылын тиз җыйды ■ — Бу көнне дә күрәсебез бар икән, дуслар! Аны күптән тибеп төшерергә кирәк иде! Нигә без монда вакытыбызны бушка үткәрәбез?! Әйдәгез, волостька, Корманайга киттек! —дип. ишекне ачты. Габделәхәт белән Мирсәет тә аның артыннан чыгыл, чанага утырды- ♦ лар Якадан Галимҗаннар йортына кайтып, аларның да атын җик- | теләр һәм ике ат белән волостька киттеләр з Солтанморат белән Корманай арасы җиде чакрым иде. Галимҗан * Ибраһимов кулындагы дилбегәне берәүгә дә бирмичә, үзе дә атка кушы- - лып йөгерерлек булып, аягүрә басып барды Атын Корманайга җиткәнче g бертуктаусыз куды Пальто чабуларының каршы искән җилдә ике якка ачылып җил- х фердәве, алга омтылган гәүдәсе аны очып барган лачынга охшата иде. ' Егетләр, атларны ак күбеккә төшереп куа-куа. Корманай урамына < килеп кергәндә, ярсуларына түзә алмыйча ’ • Патшаны кадалдырганнар! — Патшаны тәхеттән куып төшергәннәр! ‘ ™ Николайның сыртына типкәннәр! — дип кычкырдылар Аларның сәер сүзләрен ишетеп, урамда очраган кешеләрнең кай- ® берләре аптырап, барган юлларыннан туктап, катып калдылар, кайбер- ® ләре шундый гаҗәеп хәбәрне башкалар белән уртаклашырга теләпме. * урам буйлап йөгерә башладылар, ә кайберләре, хәбәр китерүчеләрдән * яхшырак сорашырга уйлап, чана артыннан иярделәр . Волость идарәсенә килеп җитү белән Галимҗан Ибраһимов чана- ® дан сикереп төште дә. атын бәйләп тә тормастан. ишеккә таба атылды - Чытырдап торган суык саф һавадан кергән кешеләргә тәмәке төтене һәм авыр сасы ис белән тулган бүлмәдәгеләрнен шәүләләре генә күренә идел Кто там? Закройте дверь! —- дип кычкырган ямьсез, калын тавыштан Галимҗан урядник Кузьминны танып алды Кузьмин да ишекне япмый кергән кешенең үзенә күзәтергә тапшырылган Галимҗан Ибраһимов булуын таныды Алашаныкы кебек озынча битендәге тирән шадралар белән өзгәләнгән калын кашларын җыерып: Ә-ә, Сез икәнсез! Ишек ябарга сыртыгызга кулыгыз җитмиме әллә? дип кычкырды. Кузьминның тавышына һич исе китмәгән Галимҗан Николайның тәхеттән төшерелүе турындагы телеграмманы күрсәтегез! дип таләп итте Бу сүзләрне ишеткәч, Кузьминның болай да кызарып торган керфексез күз кабаклары тагын да ныграк кызарды Күзләре атылып чыгардай булып акайды Басып торган урынында катып калды Кырыйда- рак утырган волость кредит ширкәтенең рәисе Порчуханов та. колгага охшаган бик озын һәм ябык писарь дә. каравылчы Шәрәф карт та утырган урыннарыннан сикереп тордылар Аларның йөзләрендә аптырау катыш курку ачык күренә иде Шул арада атларны бәйләп кергән Габделәхәт белән Мирсәетне күргәч, урядник тагын да шүрли төште, чөнки ул бу кешеләрнең Галимҗан Ибраһимов белән дус икәнен белә иде Куркуын сиздермәскә тырышкан урядник, Галимҗаннан читкәрәк китеп, бүлмә буйлап ары бире йөри башлады Ни өчен бу хәбәрне халыктан яшерәсез? Кая ул телеграмма? Күрсәтегез! Кузьмин артка чигенеп, билендәге кылычының сабына тотынды ’ һичбер төрле телеграмма да. хәбәр дә килгәне юк' Провокация таратасы»' Моның өчен ннпдн җәза алачагыгызны беләсезме? дип акырды Галимҗан. Мирсәеткә килгән телеграмманы кесәсеннән чыгарып. Кузьминның алдына ук килеп басты: -- Менә ул телеграмма! Безгә килгәч, сезгә дә килергә тиеш' Урядник. Галимҗан Ибраһимовнын кулындагы кәгазьгә күз кырые белән генә карап алды да. Бу - рәсми кәгазь түтел! дип. аркасы белән стенага барып терәлде. Галимҗанның ачуы чиктән тыш кабарды Шулаймыни-* Рәсми булмаса, без аны хәзер рәсмиләштерәбез! Бу провокация бушка үтмәс! Әллә зинданны сагындыгызмы? — дигән сүзләр белән куркытып маташкан урядникны яшьләр волость каталажкасына яптылар Патша хакимиятенең билгесе булырдай нәрсә бар икән монда дигән кебек. Галимҗан тнрә-ягына каранды. Аның күзенә бүлмәнең бер почмагында торган кечкенә өстәл өстендәге «Свод законов» китабы эләкте Ибраһи.мов башта аны ерткалап ташларга уйлаган иде. ләкин кулы бармады Китапны каравылчы Шәрәф агайның кулына тоттырды: Бар! Моны архивка илтеп куй! диде, үзе иптәшләренә борылып: Әйдәгез, киттек! Уфага барырга кирәк. Монда басып торудан файда юк! — дип. ишеккә таба юнәлде. Урамга чыгулары белән, егетләрне гөж килгән халык төркеме каршы алды Кешеләр, кулларын бутап нидер кычкыралар, кочаклашалар, кайберләре, кайсы тарафка кушылырга белмичә, аптырап, тирә-якла- рына караналар Шатлыклы хәбәрне китергән егетләрнең идарәдән чыгуларын күреп, барысы да аларга таба борылды. «Патшаның тәхеттән төшерелгәнен бу егетләр каян белгәннәр, кемнән ишеткәннәр? Патшаны кемнәр тәхеттән куып төшергән? Николай урынына башка патша булачакмы, яки тормыш бүтәнчә. патшасыз корылачакмы5 Сугыш тукталырмы5 Фронтларда арыслан кебек егетләребез. якаларына ябышкан әҗәлдән котылып, өйләренә кайтып килерләрме икән5» Җыелган кешеләрнең менә шуларны беләсе килә иде. Ләкин егетләр үзләре дә бу сорауларга ачык кына җавап бирә алмыйлар иде әле Шулай да бер сүз дә әйтмичә китүне вөҗданнары кабул итмәде. Мирсәет тә, Габделәхәт тә кирәкле сүзне Галимҗан әйтер дип көтәләр иде Ул исә кесәсеннән әлеге телеграмманы чыгарып: Менә, бу хәбәр безгә Питербургтан килде, диде.- Монда: «Николай патша тәхетеннән төшерелде. Власть халык кулына күчте»,— дип язылган Әгәр патша тәхетеннән куылмаган булса, мондый телеграмманы телеграф, әлбәттә, кабул итмәс иде. Урядник Кузьмин, волостька мондый хәбәр килмәде дигән була. Бәлки шулайдыр, килмәгәндер. Ләкин бу хәбәр Уфага рәсми рәвештә килеп җиткән булырга тиеш һәм иртәгә, һичшиксез, бөтен газеталар бу вакыйганы тәфсилләп язып чыгарлар! Шуиың өчен мин иртәгә үк Уфага китәргә булдым Рәсми хәбәрләр басылган газеталарны почта аркылы җибәрермен, ә сез монда Кузьминны кулдан ычкындырмагыз. Уфадан рәсми хәбәр килгәнче, вакытлыча үз арагыздан ышанычлы берәр кешене волостька сайлап куйсагыз, яхшы булыр дип уйлыйм. Шул араны, өстенә таушалып беткән шинель кигән һәм култык таякларына таянган бер солдат, халык төркемен ерып, алга чыгып басты Солдатның гадәттән тыш дулкынланган йөзен күреп. Галимҗан аңа таба кулын сузды: — Патша хакимияте тарафыннан иң җәберләнгән кеше арагызда менә бу солдат түгелме? Әгәр вакытлыча шушы кешене волостька сайлап куйсагыз, ялгышмассыз! Инде безгә Солтанморатка китәргә вакыТ Сау булыгыз, агайлар' дип. Галимҗан чанасына барып утырды. Икенче көнне тап аткан чакта, ул инде юлда иде.