Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР

Әдәбият — күңел юлдашы Авыр димим сине, Җиңел димим. Үлчәп булмый сине, замана. Утыз яшькә җиткән егетләрнең Икенче кат чәче агара.— дип язган иде шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин үзенең бер шигырендә замандашыбыз күңеленең уйкичерешләрен тегәл чагылдырып. Әйе, чорыбыз катлаулы да, җаваплы да. Планетабыздагы хәзерге хәлнең четереклелеге һәрбер намуслы йөрәккә тәэсир итә һәрбер намуслы җан бүген илләр һәм халыклар язмышы өчен — Җиребез киләчәге өчен борчыла, «чәчен агарта». Әнә шундый һәм әле тагын бик куп төрле гаять драматик кичерешләр белән яшәүче замандашыбызга бүген ышанычлы күңел юлдашы кирәк. Моңа кадәрге тормышта очрамаган өр-яңа юл чатларында килеп чыкканда да. авыр-авыр ситуацияләрдә калганда да замандашыбызга дөрес һәм кешелекле юнәлешне табышырдай булышчы кирәк Күңелен төрле шик-шөбһәләр чолгый башлаганда да, рухны какшатмау, иманны сындырмау өчен кешегә сердәш кирәк... Дөньяда беренче мәртәбә яңа тормыш төзергә алынган совет кешесенә күңел юлдашы һәм тугры сердәш булуны илебез халыклары әдәбияты үзенең иң изге вазыйфасы дип саный. Яратып укыган, озак вакытларга хәтергә сеңеп калган әдәби әсәрләрне яңадан күңелдән барлап чыксак, без тагын бер мәртәбә әнә шул хакыйкатькә төшенербез алар безнең тормыш юлыбызда тугры дус сыман булганнар икән, без ул әсәрләр һәм андагы зур язмышлы геройлар белән даими рәвештә диярлек, гел киңәшеп, серләшеп яшибез Ә хәзер — партиябезнең XXVII съездында игълан ителгән социаль һәм экономик үсешне тизләтү программасын тормышка ашыру процессында, кеше факторын тагын да яхшырак өйрәнү һәм аның барлык мөмкинлекләрен халык файдасына эшкә җигү процессында — әдәбият алдында торган бурычлар тагын да зурая төшә. Хәзер күп миллионлы халкыбызның — һәркемнең, һәр кешенең — аңын, уйлау һәм фикерләү рәвешен партия съезды юнәлеш биргәнчә үзгәртү таләп ителә. Икенче терле итеп әйткәндә, бу — кешенең һәрвакытта һәм һәр җирдә актив тормыш позициясендә торуы, эшнең торышы өчен үзендә зур шәхси җаваплылык тоюы дигән сүз. Әдәбият менә шушы бурычны үзенә генә хас гаять нечкә чаралар аша — кеше күңеленә тәэсир итә торган хисләр һәм кичерешләр аркылы, образлы яшәү дөньясы белән әкрен-әкрен тормышка ашыра килә. Үткәннәргә борылып карасак та иң җаваплы чорларда без әдәбиятның һәрчак кеше күңеленең юлдашы булып баруын күрербез. Ул аның белән бар авырлыкны уртаклаша. аның белән эчкерсез рәвештә серләшә-киңәшә, дусты да, остазы да була. Илебез әдәбиятында иҗат ителгән бик куп уңышлы әсәрләр әнә шуңа матур мисал. Алар безнең укучыга бик тә яхшы таныш. Андый китапларны укучы көтеп алып, чират тора-тора укый... «Тәнкыйть» дигән иҗат Бик күпләр көтеп алып укыган, халык арасында зур җанлану тудырган әдәби әсәрләр булу анысы барыбызга да аңлашыла. Рухи тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше сыман кабул ителә хәзер бу. Ә мен» шушындый бик кызыклы һем тирән эчтәлекле әдәби әсәрләр янына тагын «әдәби тәнкыйть» дигән иҗат нигә кирәк соң? Әдәбият та, укучылар да аинаи башка гына яши алмыймыни? Бу сорауларга җавап биргәнче, башта һәркем үзенең китап уку процессын искә төшерсен. Менә син, гап-гади бер укучы, әдәби китап укып чыктың, ди. Ул сиңа бик тә ошады. Сиңа андагы геройлар ошады, әсәрдә күтәрелгән тормыш проблемалары сине дулкынландырды... һәм әле тагын — бу әсәрдә сурәтләнгән хәлләр син үзең күргән, үз башыңнан кичергән вакыйгаларга бик ошаган булырга мөмкин. Хәтта әле сезнең авылда яисә районда шушы темага караган тагын да кызыклырак. гыйбрәтлерәк вакыйгалар булуы да бик мөмкин. Тормыш бит ул1 Еш кына аның күренешләре язучы фантазиясен дә узыл китә. Әнә шул вакытта инде син нишлисең? Башта, әлеге әдәби әсәрне укып чыккач, әлбәттә нык дулкынланасың, әсәрләнәсең һәм үзеңдә туган ул хисләрне, кичерешләрне кемгә әйтергә, кая куярга, кем белән уртаклашырга белмисең... Шулай байтак йөрисең... Аннары инде—ирексездән диярлек, кулыңа каләм аласың һәм күңелеңдә, йөрәгеңдә ташыганны алдыңда яткан ал-ак кәгазьгә түгә башлыйсың... Бу вакытта инде син укыган әсәрдәге һәм реаль тормыштагы вакыйгалар, кешеләр бергә аралашып китә. Без инде алариы аера алмый башлыйбыз Язган вакытта синең өчен иң кадерле булган, иң күңел түрендә яткан уйлар, кичерешләр кузгала һәм барысы-барысы, һәммәсе бер кайнар ташкын булып ага. кәгазьгә тулып ташый Урыныурыны белән бу язма шигырь юлларына да, вакыт-вакыт чын проза әсәренә дә ошап китә Ә нигә, гаҗәпмени! Син — укучы — шулай ук кайнар хистән һәм дәртле йөрәктән мәхрүм түгел бит! Әгәр шулай икән, сәбәбе чыккач, нигә әле ул — күңел дигән донья—бер ярсып шауламаска, тулып ташымаска тиеш?! Шулай итеп, әле генә үзен гап-гади укучы дип санаган кеше, үзе дә сизмичә, иҗат белән шөгыльләнә башлады. Иҗатның «әдәби тәнкыйть» дигән төре белән Тәнкыйтьче дә, кайберәүләр уйлаганча, бик алай куркыныч кеше түгел — гел күсәк күтәрел кенә тормый. Ул иң кайнар йөрәкле һәм тәҗрибәле, югары зәвыклы укучы. Билгеле инде дөнья булгач ул укучыга ошамаган һәм хәтта бөтенләй ошамаган, ачуьм китергән әсәрләр дә очрый. Менә шул чагында инде әлеге югары зәвыклы, намуслы укучының йөрәге тыныч кына, дәшми генә кала алмый. Ул борчылып, әрнеп, бу хәлнең сәбәпләрен дә аңларга һәм ачарга теләп яза. Аның болай чыгыш ясавы һич тә «күсәк күтәрү» булмый, е бәлки әдәби иҗат эшендәге түбән сыйфатка, «брак»ка каршы төшү була Теге яки бу әсәрне укыгач туган фикерләрен, тойгыларын белдереп чыгыш ясаган гап-гади укучыларны республикабызда басыла торган газета-журнал битләрендә еш күрәбез без. Мисал өчен, 1983-84 елларда «Казан утлары»нда бүгенге проза турында зур сөйләшү барганда аңа бик күп укучылар катнашты. Аларның байтагының фикер йөртү, әдәбиятны аңлау һәм тою дәрәҗәсе профессиональ тәнкыйтьчеләрнекено тиң диярлек иде. «Татарстан яшьләре» битләрендә булып узган «Шигырьне кем укый?» дигән сөйләшү до поэзия сеючелеребезнең әдәбият серләрен аңлауда шактый вәкаләтле булуларын раслады. «Социалистик Татарстан» газетасы үз укучыларының андый хатларын даими равешто диярлек биреп бара. Ә инде профессиональ тенкыйтьчеләргә килсәк, безнең әдәбиятта югары хәзерлекле кадрларның зур гына отряды бар. Сан ягыннан гына алып карасак та. бүгенге кенгә 187 кешене берләштерүче Татарстан Язучылар союзының 24 е — тәнкыйтьчеләр. Күргәиәбөзчә бу аз түгел. Кемгә нәрсә җитми? Ләкин яшерен-батырын түгел: бүген бездә бу жанрның торышыннан ризасызлык бик кечле. Бүген әдәби тәнкыйтьтән бездә һәркем до канәгать түгел, һәм тагын шунысы кызыклы — аннан һәркем үзонче, үзе уйлаганча канәгать түгел. Әлбәттә, күпләрне, иң беренче чиратта, бүгенге әдәби тәнкыйтьнең тешсезлоге. шактый еш күренгәләүче әдәби бракка каршы бетенләй диярлек керешмәве, усал мәкаләләрнең бездә бетенләй диярлек күренмәве борчый Икенче берәүләр хәзерге әдәбиятта бик мөһим мәсьәләләрнең тәмам елгерел җитүен күреп торалар һәм ул хакта әдәби тәнкыйть үз сүзен әйтер дип котәләр-ке- теләр дә, моны күрү бәхетенә ирешә алмагач, шулай ук тәнкыйтькә үпкәлиләр Өченче тор укучылар исә басылып чыккан әдәби әсәрләрдә бик кызыклы образлар, уңышлы детальләр, исте кала торган, кыйммәтле метафоралар табалар. Тәнкыйтьче булган кешеләр аларны җыйнап, гомумиләштереп язар диген омәттә яшиләр Кызганычка каршы. аларның бу теләге дә еш кына тормышка ашмый кала. ләр килеп чыгар иде, үзебезнең үсешкә дә, тулаем алга китүгә дә этәргеч булыр иде Болардан тыш әле әдәби тәнкыйтькә икенчерәк тер максатлардан чыгып караучылар да юк түгел. Югарыда санал кителгән үсешкә хезмәт итүче ризасызлык янына аларныкы да килеп кушыла Ә болары нинди тер канәгатьсезлек соң тагын? Берәүләр үз иҗатына игътибар булмаганга күрә әдәби тәнкыйтькә үпкәли. Икенче берәүләргә исә күпмедер игътибар булса да, макталу, күтәрелү дәрәҗәсе җитми — ул шуңа күрә канәгать түгел. Өченче тер язучыларга карата тәнкыйть ниндидер уңайдан төртмәле сүз әйткән — алар шуны кичерә алмыйлар. Дүртенчеләргә исә тәнкыйтьчеләр мактаган язучы иҗаты ошамый. Бишенчеләргә, киресенчә, тәнкыйтьчеләр тарафыннан «чеметелгән» автор иҗаты ошый — алар тәнкыйтьче фикере белен килешергә теләмиләр. бар уңайдан тулаем тәнкыйтьне дә бетереп, сүгеп ташлыйлар... Шуның өстәвенә, әле тагын бит әдәбиятның төрле жанрлары арасында, һәр жанрның үз эчендәге төрле иҗади юнәлешләр арасында үзара ярышу сыман мөнәсәбәт яши. Теге яки бу стиль, иҗади юнәлеш турында үз фикерен кистереп әйткән тәнкыйтьчедән риза булмаска ул уңайдан да сәбәп чыгып кына тора. Аннан соң, күп кенә язучылар басылып чыккан һәрбер китап яисә әсәр үзе турында матбугатта фикер ишетергә тиеш дип исәпли һәм чынлыкта моңа ирешелми икән -«• шулай ук тәнкыйтьчеләргә, гомумән, тәнкыйтькә үпкәли Күрүебезчә, укучыларның да. язучыларның да бүгенге әдәби тәнкыйтькә булган карашлары, аны күзаллаулары һәм таләпләре бик төрлечә. Әле җитмәсә, вакыт-вакыт тәнкыйтьчеләрнең үз араларында да бәхәсләр куерып китә. «Тәнкыйтьче кем өчен язарга тиеш?» — дигән шикелле уйланулар, кылыч уйнатулар була... Югарыда санап үтелгән хәлләрнең күбесе, әлбәттә, безнең әдәби тәнкыйтебезнең иҗтимагый абруе үсүгә ярдәм итми. Киресенчә, башка сәбәпләр белән бергә кушылып, үсешне тоткарлаучы факторга әверелә. Төптәнрәк уйласак... Әмма мәсьәләнең эченәрөк кереп, төптәнрәк уйлап карасак «бездә әдәби тәнкыйть юк1». «бездә әдәби тәнкыйть үсми!» дип йөрүнең безгә бернинди дә файда бирмәгәнен күрербез Акыллы кешеләр алай итмиләр... Мисал өчен игенчене яисә бакчачыны алыйк Берәр елны уңыш азрак чыкса, ул бит: «бездә уңыш юк, бездә ашлык үсми» дип кычкырып йөрми. Иң элек ул бу хәлнең сәбәпләре хакында уйлана. «Нишләп болай булды соң бу? — ди.— Орлык начар идеме? Кирәк вакытта сугармадыммы әллә? Җитәрлек ашладыммы? Ә һава хәле ничегрәк булды соң әле?..» Кыскасы, уңышка бәйле булган бөтен факторларны күңеленнән җентекләп тикшереп чыга чын игенче, чын бакчачы. Безнең әдәби тәнкыйть белән дә нәкъ әнә шундый хәл бит. Тик ул социаль күренеш һәм шуңа күрә күбрәк социаль факторларга — безнең барыбызның уртак тырышлыгына бәйле. Игенче иң элек туфрак һәм чәчүлек орлык турында уйлаган кебек, биредә без дә иң башта төп җирлек — әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләп килүче кадрлар турында сөйләшик. Безнең әдәбият өлкәсендә җитди тикшеренүләр алып барып докторлык дәрәҗәсенә ирешкән хөрмәтле галимнәребез, күп еллык иҗади тәҗрибәгә ия тәнкыйтьчеләребез бар. Алар матбугатта басылган аерым мәкаләләре белән дә, китап булып дөнья күргән күләмле хезмәтләре аша да хәзерге әдәби тәнкыйтьне үстерүгә җитди өлеш кертәләр. Мисал өчен Ибраһим ага Нуруллннның 1983 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Тормыш һәм сәнгать чынлыгы» исемле җыентыгы тынгысыз рухи яшәеш алып баручы тәнкыйтьчебезнең укучы каршында үзенә бер төрле хисап бирүе кебек иде. «Киләчәккә карап» дигән мәкаләсендә ул әдәби тәнкыйтьне ничек итеп күзаллавын да яза, әдәбиятның шушы төре алдына үз таләпләрен дә куя: «Тәнкыйтьтә иң мөһиме — әсәрнең төп мәгънәсен, анда күтәрелгән проблемаларны ачу, тормыштагы нинди процесс, нинди тенденцияләр йогынтысында мәйданга килүен аңлатып бирү һәм әдәби процесста нинди урын тотуын билгеләү Икенче төрле итеп әйткәндә, әдәби әсәр нигезендә тормышның үзендә бара торган катлаулы процессларны аңларга ярдәм итү». И. Нуруллин үз иҗатында бу принципка тугры калырга тырыша. Ләкин шунысы гына бар: соңгы елларда газета-журнал укучылар Ибраһим аганың ялкынлы мәкаләләрен сирәгрәк күрә башладылар.. Күренекле әдәбият галиме Гали ага Халитнең 1985 елда чыккан «Портретлар һәм проблемалар» дигән китабы да безнең әдәби тәнкыйтебез өчен истә калырдай күренеш иде. Бу җыентыктагы Г Тукай. Дәрдмәнд һәм Әмирхан Еники турындагы бүлекләр үзгә бер илһа*м белән, бу әдипләр иҗатын яшәтүче төп көчләрне, тенденцияләрне нык белеп, тоеп язылган Ә ил күләмендә танылган тәнкыйтьчебез Рафаэль Мостафин иҗаты бүгенге тормыш һем шул ук вакытта әдәби процесс белән бәйләнеш ягыннан бик күп яшьләргә үрнәк булып тора. Аның мәкаләләрен узок журналлар һәм газеталар да, шулай ук республикабыз матбугаты да бии яратып баса. Шулай ук тәнкыйтьченең «Кем ул Алсу:- исемле мәкаләсе укучыларның аеруча исендә калды. Ни өчен шулай? Чөнки биредә, беренчедән, яшь язучы Фәүзия Бәйрөмованың зур җанлану тудырган «Болын» повесте игътибарга алынган булса, икенче бик мөһим момент: мәкаләнең төп агышы, сүз сөреше бүген •• реаль тормыш хәлләре, хәзерге чорда яшәүче яшь кыз язмышы хакында иде. Әнә шуңа күрә, чынбарлык проблемалары белән тыгыз үреп язылганга күрә, Р. Мостафинның бу һәм башка язмалары киң яңгыраш тапты. Фәрваз Миңнуллинның соңгы елларда дөнья күргән «Прозаның гражданлык йөзе» һәм «Талантлар юлы» дигән китапларын укыган кеше сугыштан соңгы чор татар совет прозасы үсешенә караган байтак четерекле сорауларга жавап таба ала. Шулай ук яшьрәк буын тәнкыйтьчеләрдән Р Мөхәммәдиевнең «Әгәр без янмасак...», «Якутлар табыладыр вакыт белән» С. Манналовның «Сезгә ышанам» һәм Ф. Зелкарнәевиең «Кешем, асылың кем?» китапларын да безнең укучы яратып кабул итте. Ә соң газеталарыбызда даими рәвештә басылып торучы кызыклы мәкаләләр? Алар- дан башка бүгенге әдәби тәнкыйтьне тулы күзаллап буламы соң? Аксакал язучыбыз Гомәр ага Бәшировның 1985 елда «Социалистик Татарстан» газетасында дөнья күргән «Бай һәм халыкчан булсын» исемле зур мәкаләсе, мәсәлән, байтак тәнкыйтьчеләргә өлге хезмәтен үти. Гомәр аганың уйлануларында безнең чор өчен кыйммәтле актуальлек тә, еллар каршында искермәүче, тоныкланмаучы олы хакыйкатьләр дә бар Әдәбият турында җиңел генә фикер йөртүче кайберәүләргә каршы төшеп, ул болай яза; «Әмма матур әдәбиятның меңнәрчә еллардан бирле үтәп килә торган изге һәм теп вазыйфасы барын истән чыгармыйк. Ул — кеше үзе, аның рухи байлыгы, ул хәзинәне тагын да баетырга ярдәм итү, күркәм сыйфатлы, инсафлы кешеләр тәрбияләү, замандашларыбызга торле кимчелекләрдән азат булырга ярдәм итү...» Вакытлы матбугатта еш чыга торган «Яңа әсәр укыгач ...» дигән рубрика материаллары да, Язучылар союзының иҗат секцияләре белән берлектә редакцияләр үткәргән герле тематик сөйләшүләр дә әдәби тәнкыйть фикерен җанландыруда, үстерүдә мәгълүм роль уйный. Сүзне бу якка борып җибәрсәк, шуның ише мисалларны байтак китереп булыр иде. Бар караганда, шактый канәгатьләнергә дә мөмкинлек бар сыман. Абруйлы гына тәнкыйтьчеләребез җитди генә хезмәтләр бастыргалап тора, укучыларыбыз сирәк-мирәк булса да ялкынлы һәм хәтта усал мәкалә дә күргәләл ала. Кайбер проблемалар буенча да, аерым авторлар иҗатына багышланып та кызыклы гына мәкаләләр туа тора Ләкин... Бер чагыштыру ясап алыйк әле. Менә дигән үрнәк «Минем мәкалемдә бары тик ачуы чыккан кешене күрсәгез, Сез өлешчә генә хаклы булырсыз: Сезнең китабыгызны укыл чыкканнан соң мине биләп алган халәтне белгертү ечен ул сүзләр үтә дә көчсез һәм йомшак... Юк, биредә мөһимрәк сәбәп бар Сезгә хәтерем калуны, кимсетелүне мин үткәреп тә җибәрә алган булыр идем һәм, әгәр дә >ш анда гына булган булса, хәзер бу хакта дәшми калырга да акылым җитәр иде минем; ләкин кимсетелгән гаделлек тойгысын, кешелек дәрәҗәсенең кимсетелүен кичереп булмый...» Әнә шундый ялкынлы юллар, кайнап торган хис белән башланып китә В. Г. Белин- скийның «Гогольгә хатны. Русның зур язучысы Н. В. Гоголь иҗатындагы ялгышуны — тормыш дәреслегенә, гаделлеккә хыянәт итүне — шул рәвештә кискен гаепләп чыга тәнкыйтьче. Бу әсәр Россиядәге барлык революцион көчләрнең, ил азатлыгы ечен зур керәш алып баручыларның — бөтен намуслы кешеләрнең йерәк авазы булып яңгырый. «Нәрсә ул обломовчылык?» — икенче бер зур тәнкыйтьче Н А Добролюбовның бүген мәктәп дәреслекләренә кертелгән мәкаләсе шулай дип исемләнгән. Сер нәрсәдә соң? Моннан бик күп еллар элек иҗат ителгән тәнкыйть мәкаләсе ни ечен хәзерге яшьләр тарафыннан да җентекләп өйрәнелә? Иң теп сер шунда. В. Г. Белинский мәкаләсендәге сыман, биредә дә иҗтимагый тормышның бик меһим мәсьәләләре күтәрелә. Аерым алганда кешеләрдәге рухи ялкаулыкның, рухи кәчсезлекнең, мескенлекнең—икенче терле итеп әйткәндә обломовчылыкның социаль һәм әхлакый сәбәпләре, тамырлары тикшерелә, өйрәнелә. Тәнкыйтьче обломовчылыкның иң үзәк тамыры — татлы хыял, матур теләк һәм сүз белен генә канәгатьләнеп яшәү икәнен ача. Шул теләкне, уйны тормышка ашыру эчен аз гына да кыймылдамауны, бәр адым да атламауны, селкенмәүне кискен гаепли. Тәнкыйтьче матур сүзләр белән практик зшләр арасында булуы мемкин булган һәм еш кына очракларда килеп тә чыга торган зур аермаларны ачып сала, фаш итә Н. А. Добролюбовның социаль һем рухи анализы шулкадәр тирән — мәкалә хәтта бүгенге көн өчен дә актуаль яңгырый. Бүген безнең алга бик тә үткен төстә килеп баскан тәрбия мәсьәләләре уңаеннан, мисал өчен. Захар образы үтә кызыклы. Баланы, яшь кешене бәләкәйдән үк диярлек хәрәкәттән, үз ихтыяҗларын үзе үтәүдән, физик һәм рухи хезмәттән азат итү, мәхрүм итү, хәрәкәтнең бәрәкәтле процессыннан читтә калдыру — ялкаулыкны, обломовчылыкны китереп чыгара торган җирлек менә кайда! Захар образы менә шуларны гәүдәләндерә. Яшь буынны тәрбияләгәндә Захар сыман булмаска кирәклек — бүген дә искерми торган бик җитди социаль, әхлакый сабак... 1986 ел югарыда без искә алып үткән ике бөек тәнкыйтьченең юбилей елы булды. Николай Александрович Добролюбовның тууына—150, ә Виссарион Григорьевич Белин- скийның тууына 175 ел тулды... Юбилейлар... Без андый чакларда күренекле кешеләрнең исемнәрен бик еш кабатлыйбыз, эшләгән эшләрен саныйбыз. Ә менә әлеге бөек кешеләрнең тормышта нинди принциплар буенча яшәгән, нинди шәхесләр булуы хакында еш уйланабызмы без? Ул кешеләрнең кайсы принциплар буенча яшәп, ничек иҗат итүе хакында беләбезме, онытмыйбызмы? 1986 ел әдәбиятыбызда Габдулла Тукай, Муса Җәлил юбилейлары елы да булды. Шул уңайдан әле куелган сораулар тагын да актуальләшә төшә. Без баштарак телгә алган бөек тәнкыйтьче шәхесләр дә, үз әдәбиятыбызның бөек, олы шагыйрьләре дә бер хакыйкатьне бик ачык раслый: зур шәхесләрнең зур яшәвеннән генә зур иҗатлар туа! Безнең хәзерге әдәби тәнкыйтьчеләр өчен бу хакыйкать аеруча күз уңында торырга тиеш. Алар бу хакта аеруча нык уйланырга тиеш. В. Г. Белинский һәм Н А. Добролюбов иҗатына беренче күз салу гына да безне бөтенләй бүтән төрле яшәү эченә алып керә. Менә алар язган ялкынлы әсәрләрнең исемнәре генә нинди: «Безнең заман герое», «Якты көн кайчан килер?» һ. б. Күргәнебезчә, биредә иҗтимагый тормышның иң үткен мәсьәләләре, биредә — әдәби геройларны конкрет яшәеш җимеше буларак тирәннән һәм киң масштаблы аңлау, биредә — перспектив һәм революцион фикерләү, биредә авторларның тынгысыз һәм намуслы йөрәкләре, актив көрәшче шәхесе! Юк, эстетик анализ да аксамый аларда. Тормышчан һәм зур идеяләрнең әдәби әсәрдә ничек яшәве, сәнгатьчә ни рәвешле бирелүе бу тәнкыйтьчеләрнең игътибар үзәгендә. Әнә шуңа күрә безнең бөек юлбашчыбыз В. И. Ленин тәнкыйтьче Добролюбовның ялкынлы мәкаләләрен укыгач: «Вот как нужно писать!» — дип әйтә торган булган. Белгәнебезчә. үзенең «Герцен истәлегенә» исемле мәкаләсендә В. И. Ленин аларның иҗатына үтә зур бөя бирә. Россиядәге революцион көрәш тарихында аларның үлемсез урынын, әһәмиятле ролен билгели. Әйе, бу бөек тәнкыйтьчеләр яшәп иҗат иткән чордан соң байтак еллар үтте, илебездә Бөек Октябрь социалистик революциясе булды. Ләкин бит иҗтимагый идеаллар өчен, югары максатлар өчен көрәш туктамады! Ул көрәш бүген дә. хәзер дә дәвам итә! Ә бүген әдәбиятта әлеге бөек тәнкыйтьчеләр кебек шәхесләр нигә соң күренмиләр? Яшьләр белән очрашу вакытында бер өлкән тәнкыйтьчебезгә биргән идек әнә шул сррауны. Хәзер, безнең көннәрдә, Добролюбов һәм Белинский сыман көчле тәнкыйтьчеләрнең күренмәвен ул болайрак аңлатты: «Алар чорында матбугат һәм әдәби тәнкыйть көрәшнең бердәнбер диярлек коралы булган. Халыкны борчыган уй-тойгыларның бик зур күпчелеге әдәби тәнкыйть әсәре аша дөнья күргән. Шуңа күрә Добролюбов һәм Белинский кебек тәнкыйтьчеләрнең язганыннан ялкын бөркеп тора һәм эчтәлеге белән дә гаять киң колачлы алар... Ә хәзер үзегез беләсез, халык бәхете өчен партия дә, хөкүмәт тә һәм күп санлы җәмәгать оешмалары да тырыша...» Өлкән тәнкыйтьчебезнең менә шул фикеренә ошаган сүзләрне икенче бер вакытта яшьрәк буын иҗатчысы авызыннан да ишетергә туры килгән иде. Үзенең кайбер яшьтәшләрен тәнкыйтьләргә, төзәтергә теләп ул болай дигән иде: «Халык дип без артык күп сөйләмибезме икән соң? Хәзер бит. иптәшләр, халык турында партия һәм хөкүмәт кайгырта.» Беренче карашка һәр ике фикер дөрес кебек. Биредә бәхәсләшергә һич тә урын юк сыман. Ләкин аз гына игътибарлырак булсак, без әлеге ике иптәшнең гап-гади бер нәрсәдә ялгышканын күрербез. Эш шунда: партия ул — без үзебез, партияле каләмебез! Шулай булгач, бүген партия алып бара торган гаять мөһим һәм киң колачлы көрәш — ул бернинди шикләнүсез безнең, һәрбер коммунистның, һәрбер намуслы каләм иясенең шәхси көрәше булып тора! Бүген безнең йөрәкләребез, иҗатларыбыз берсүзсез әлеге олы көрәшкә мобилизациялектән булырга тиеш! Без: «Халык турында партия, хөкүмәт кайгырта бит»,— дип үзебезне бүгенге көрәшләрдән читтә санарга тиеш түгел. Безнең әдәбиятның кайбер тармакларында, аерым алганда тәнкыйтьтә, хәлләрнең бик үк шәп тормавын да иң беренче чиратта тәнкыйтьче шәхесләрнең зур тормыштан читләшү позициясе белән аңлатырга кирәк. Зур тормыштан ераклашу белән! Яшьләр «Яшь тәнкыйтьчеләр» дигәндә моннан берничә ел элек булган бер утырыш искә тешә. Аның кәй тәртибенә яшь тәнкыйтьче иҗатын тикшерү куелган иде. Утырыш болай гадәттәгечә барды — яшь иптәшнең язганнарын мактаучылар да булды, аңа карата тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Ләкин иң кызыгы шунда: фикер аерымлыгы ул утырышта катнашучы язучылар белән тәнкыйтьчеләр арасында килеп чыкты Язучылар, үзләре образлы тел белән, җанлы һәм кызыклы итеп тасвирлаучылар, тәнкыйть мәкаләсенең дә шундыен — йерәк ялкыны кушыл язылганын хупладылар. Ә тәнкыйтьчеләр исә әлеге яшь иптәшнең мондый язмаларын «тәнкыйть мәкаләсе булып җитмәгән» дип бәяләделәр. Инде хәзер ул утырыштан соң байтак кына гомер узды. Әлбәттә, теге вакытта күренгән ике терле караш әле бүген дә бар, әле һаман үзен сиздерә Тик хәзер, гомер үткән саен шул һаман ачыграк аңлашыла бара: соңгы елларда әдәби тәнкыйтькә килгән күпчелек яшьләр үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында кызыклы, җанлы ител, образлы тел белән язарга омтылалар — укылышлы итеп язарга! Шулай итеп, яшьләр әдәби тәнкыйтенең яманаты чыккан «академик» стильдән — артык җитди һәм җансыз стильдән — җанлы, образлы язуга борылыш ясавы хәзер инде күз алдында Ә киңрәк планда алып караганда бу күренеш тулаем әдәбияттагы һәм культура әлкәсеидәге халыкчанлашу, демократлашу процессының бик ачык бер чагылышы иде. Әдәбиятыбыз үзе дә соңгы егерме елда җанлы тормышка, кешегә, халыкка бик якынайды бит) Анда халыкның узе тесле фикерләү, уйлау һәм күзаллау, сейләшү рәвеше кечәйде. Соңгы елларда әдәби тәнкыйтькә килгән яшьләр үз иҗатлары аша иң элек тормыштагы, әдәбияттагы әнә шул матур тенденцияне гәүдәләндерделәр Кемнәр хакында суз бара соң? Ринат Мәхәммәдиев. Салих Маннапов, Равил Кукушкин, һәм Фаиз Зелкарнәев кебек яшьләр турында биредә әйтеп тору да кирәк түгел сыман. Ченки алар язганны барыбыз дә яхшы белә, укып бара. Биредә бары тик шунысын гына билгеләп үтәсе килә: җанлы итеп, хис белән язу омтылышы иң кечле булып әнә шул буын яшьләре иҗатында чагылды, тулы бер юнәлеш тесен алды. Салих Маннаповның 1984 елда донья күргән «Сезгә ышанам .» исемле китабы үзендәге әйбәт хикәя сыман укыла торган әдәби тәнкыйть әсәрләре белән әлеге тенденцияне аеруча калку чагылдырды. Билгеле, бу буын яшь тәнкыйтьчеләр язганны «тәче» дип бәяләргә теләүчеләр дә булды. Ченки, алдарак әйткәнебезчә, әдәби тәнкыйтькә ике тәрле караш әле һаман яшн. Анысы — андый бәя. сүзләр ишетелгәләү гаҗәп түгел... Аннан соң яшь тәнкыйтьчеләрнең үзләренең дә кызыклы итеп язабыз дип артык точеләнебрек киткән очраклары бул- галагандыр. Чыбыкны бер яктан икенчегә бәккәйдә, гадәттә, артыграк та богәлеп киткәли бит ул... Ләкин шунысы хак: нигездә бу дерес юл. иҗаттан, әдәби тәнкыйтьтән халык кеткәй юнәлеш иде. Бу — безнең әдәби тәнкыйтьне җанлы һәм чын тормыш белән ныграк бәйләячәк юл иде, ышанычлы юл иде! Инде хәзер, бүгенге кендә. яшьләр тәнкыйте ни хәлдә соң? Анда нинди исемнәр, нинди әсәрләр, ниндирәк омтылышлар чалымлана? Язганнары әдәби тәнкыйть белән генә чикләнмәсә дә (ә бу бит үзе матур сыйфат!) биредә яшь тәнкыйтьчеләр турында сүзне Фәүзия Бәйрәмовадан башламыйча булмый. Ченки соңгы берничә елда «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби ят-сәнгать мәсьәләләренә багышлап аның имзасы белән басылган язмалар, чын мәгънәсендә укучының, бигрәк тә яшьләрнең җан азыгына әверелделәр Ф Бәйрәмова яшь артистка яисә «ормәтле аксакал әдип турында язамы, урта буын иҗат кешесе хакында уйланамы, яки халык сәнгате проблемасына кагыламы — һәрвакыт укучының да үзәгенә үтәрдәй итеп яза. җа- ны-тәне белән бирелеп яза Ышанып әйтергә момкин: аның бу юнәлештәге иҗаты республика яшьләр матбугаты аша бик күп укучыларны едәбият-сәнгать мәсьәләләренә якынайтты. газета битләрен җанландырып җибәрде. Ләбиб Леронов белән Әхмәт Сәхопоо язмалары исе шактый югары эрудициягә ия булу һәм күтәрелгән проблеманы киң колачлау, тормыш агышы белән бәйләп карау, әдәбият язмышы эчен борчылу хисе белән аерылып торалар Месолои. беренче авторның тәрҗемә турындагы мәкаләләре, ә икенчесенең аерым авторлар иҗатына багышланган рецензияләре зур гына еметләр уята Шулай ук Газинур Моратов һәм Ркаил Зойдуллииның яшьләр һәм балалар матбугатында еш басылып торучы язмалары да авторларның оригиналь иҗат юнәлеше хакында сойлн. Алар одәби әсәрләр хакында югары таләпләрдән чыгып фикер иортерге. мавыктыргыч итеп язарга омтылалар Тагын да яшьрәк буын тәнкыйтьчеләрне әзерләү буенча моннан берничә еллар элек «Татарстан яшьләре» газетасы битендә эшләгән «Яңаваз» студиясе зур роль уйный иде Анда укучылардан алып елкән яшьтәгеләргә кадар әдәбият серләрен өйрәнде. күренекле әдипләрнең иҗат лабораторияләре белән танышты. Укучылардан да студиягә бик күп хатлар килде- Шуның белән яшьләрдә әдәби тәнкыйть фикерен үстерү буенча мөһим эш эшләнә иде... Кыскасы, һәммә яктан алып караганда да изге ниятле, матур эш булды бу Яшь тәнкыйтьче студиясенең яңадан ачылуын укучылар бик хуплап каршылар иде... Ниләр комачаулый? Димәк, хәзер безнең әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнүче тәҗрибәле өлкәннәребез дә, актив язучы урта буын кадрларыбыз да һәм, әле яңа гына күреп киткәнебезчә, өметле генә яшь каләмнәребез дә бар Ләкин, барыбер, шушыңа карап кына әдәби тәнкыйть өлкәсендәге кадрлар мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән дип әйтә алабызмы соң? Юк, алай дип әйтә алмыйбыз әле! Ни өчен? Иң беренчедән, кадрларыбыэның сан ягы байтак кына булса да. хәзер, бүгенге көнне безне аларның сыйфаты канәгатьләндерә алмый. Әйе. әйе — тәнкыйтьче- ләребезнең абсолют күпчелеге фән докторы яки кандидаты булуга карамастан, без биредә әнә шулай итеп әйтергә җөрьәт итәбез. Чөнки алар барысы да — филологлар гына! Безнең матбугатта басылган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен укыганда да авторларның филолог кына булулары бик тә нык сизелә. Алар, гадәттә, әдәби әсәрне аерым текст иттереп кенә карыйлар, шул текстка югары уку йорты биргән нормалардан чыгып якын киләләр. Алар өчен әдәбият белеменең моннан әллә ничә дистә ел элек язылган кануннары бердәнбер һәм төп закон. Алар шуннан башканы бик үк белергә теләмиләр. Ә бит әдәби әсәр ул — иң беренче чиратта җанлы тормыш җимеше. Тормышта барган күп герле социаль һәм рухи процесслар продукты. Анда чорның иң алдынгы идеалларын. иң матур идеяләрен гәүдәләндергән геройлар тынгысыз көрәш алып баралар.. Игътибарга алынган әдәби әсәрне һәм андагы геройлар яшәешен тулы итеп, бар нечкәлегендә тою өчен тәнкыйтьче кешегә әлеге социаль һәм рухи көрәшләрнең үзләрен тирән аңлау һәм тою кирәк. Мәкалә язучы автор тормыштагы әлеге олы проблемалар яшәешен үз күңеле аша да үткәргән булырга тиеш1 Ә бу инде, күргәнебезчә, бүгенге филологның бик үк көченнән килми. Моның өчен бүген социолог һәм философ буларак та зур әзерлек кирәк. Ә андый әзерлек җитмәү сәбәпле күпчелек әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә «саф» әдәби проблемалар гына калку итеп куела, язучы күтәргән үтә мөһим социаль һәм рухи мәсьәләләр бер читтә торып кала. Әдәбият галимнәре телендә еш очрый торган кагыйдә — «итен иткә, сөяген сөяккә аеру» принцибы эшли башлый Нәтиҗәдә менә дигән кызыклы әсәр турында язылган тәнкыйть мәкаләләреннән чиркангыч булып «ит һәм сөяк» кенә күренеп тора Ә бит әдәби әсәр үзе җанлы һәм тере организм иде1 Ул яши иде1 Аны кайберәүләр кулындагы әдәби тәнкыйть «коралы» әнә шундый хәлгә китерде. Үзеннән үзе сорау туа: менә шундый юл белән эш итү кемгә генә һәм ни өчен кирәк? Аннан кемгә нинди файда бар? Безнеңчә, моннан беркемгә дә бернинди файда юк1 Бу — безнең әдәбиятның да һәм әдәби тәнкыйтьнең үзенең дә абруен төшерү генә1 Шуңа күрә социаль һәм фәлсәфи планда зурдан фикер йөртә алучы тәнкыйтьче шәхесләре җитмәү — бүген безнең иң авырткан урын. Аны ничек хәл итәргә соң? Бүген без еш кына филологларның тормыштан аерылган булуыннан, ә журналист кадрларның эстетик анализда йомшак булуыннан зарланабыз. Менә хәзер югары уку йортларында реформа бара. Бәлки шул вакыттан файдаланып, әдәбият-сәнгать һәм гомумән культура мәсьәләләре буенча шөгыльләнә торган, югары әзерлекле журналист кадрлар булдыру турында уйларгадыр? Ни өчен журналист кадрлар дибез! Чөнки әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен тормыш белән бәйләп һәм алариы бергә, табигый бербөтен итеп карауда журналистикадан да кулайрак жанр юк. Башта үзебез сүз алып барган Добролюбов һәм Белинскийларны да алып карагыз! Алар иң беренче чиратта — журналистлар! Кыю, намуслы, югары әзерлекле һәм талантлы журналистлар алар. Шушы урында юлбашчыбыз 8 И. Ленинның үзен ни өчен «литератор» дип язуын да искә төшерик. Тормыш мәсьәләләре хакында тулаем кайгыртып язу дип аңлый моны юлбашчы. Биредә, бу очракта, журналист кадрлар нигезендә мәсьәләне үзебез көткән дәрәҗәдә хәл итәргә теләү дә реаль уңышка китерергә мөмкин. Аннан соң, безнең филологлар нигездә язучы еченрәк, аңа төбәп язалар. Ә журналист ул бөтен иҗатын киң катлау публикага багышлый. Шуңа күрә бу яктан да журналистлардан чын әдәби тәнкыйтьче әзерләргә тырышу максатка ярашлы тоела. Шул уңайдан әдәби тәнкыйть мәкаләләренең теле яңадан да уйландыра. Ни өчен соң безнең байтак тәнкыйтьчеләр яхшы мәгънәдәге публицистлыктан качарга тырышалар? Монда аларны нәрсә куркыта? Ни өчен әле безнең кайбер әдәби тәнкыйтьчеләр өчен пафос белән, дәртләнеп, чын-чыннан илһамланып язу оят эш сыман санала? Соңгы елларда тормышыбызга шактый тиран үтеп керган бюрократизм чиренең әдәбиятка тәэсире ахыры бу. Без — салкын, җансыз поза белән җитди булып күренерга, акыллы булып күренергә телибез, ахрысы. Шулай итеп без иң беек халәтне — хәрәкәтне- тнк торуга, катканлыкка һәм еш кына очракта догмага да алыштырып куябыз. Менә бит ул тере диалектика бозылуның нинди начар яклары бар! Әдәбият кебек иң кайнар «неләр дөньясына да тәэсир иткәли икән ул... Тагын «кайбер» мәсьәләләр Әйе, әдәбиятыбыздагы тәнкыйтьнең үсеше тагын кайбер мәсьәләләргә дә бәйле әле. Алары ниндиләр соң? Мондыйлардан беренчесе һәм иң масштаблысы — әдәбиятта югары сыйфат өчен көрәшнең бер үк вакытта «бөтен фронт буенча» алып барылырга тиешлеге. Ул көрәшнең һәркайда һәм һәркайчан барырга тиешлеге. Бу фикерне ничек, ни рәвешле аңларга соң? Төшенүе җиңелрәк булсын өчен башта мисаллар китерик. Менә республикабыз язучыларыиың чираттагы җыелышы бара Каләмдәшләр үзләре алдында торган мөһим бурычларны ачыклыйлар. Чираттагы сүзне тәнкыйтьче ала да: бүгенге көндә әдәбиятыбызның иң йомшак тармагы — проза жанры,— ди, хәзер безгә аны тернәкләндерү турында нык итеп уйларга кирәк,— ди... Залда утыручылар бу тәнкыйтьченең чын күңелдән һәм әдәбият өчен ихлас борчылып сөйләвен тоялар, аның сүзенә ышаналар. Чөнки бу — чынлыктагы хәлне дөрес чагылдыручы сүзләр, объектив бөя. Аның хәлне төзәтергә чакыруы да бик урынлы, вакытлы. Аннан соң сөйләүчеләр бу хәлне аңлап, шул юнәлештә ниндидер чаралар тәкъдим итәргә тиеш иде бит инде. Чыннан да, шундый ихтыяҗ зур иде җыелышта.. Әмма сүз алган икенче оратор алай итмәде Ул, үзе прозаик кеше, залны гаҗәпләндереп, тәнкыйтьче сүзенә каршы төште, үзе эшләгән тармакны теттереп мактый башлады һәм бүгенге ситуацияне дөрес итеп аңлау, шуннан чыгып конкрет нәтиҗәләр ясау эшен шактый катлауландырды. Күргәнебезчә, биредә ике кеше ике терле максаттан чыгып эш итте. Беренчесе, әдәбиятны үстерү турында кайгыртса, икенчесе турыдан-туры шәхси мәнфәгатен уйлады, үз чыгышы белән хакыйкатьне капларга тырышты... Яисә тагын менә мондый очрбк Бер авторның язган әсәрләрен әдәби җәмәгатьчелек тә, укучы да һем тәнкыйть тә һич кабул итми. Ә матбугат шулерны ни өчендер һаман бастыра тора Ченкн теге автор үзе бик әрсез — ишектән кусаң, тәрәзәдән керә1 Аңа каршы торырга матбугат әһелләренең әлле кыюлыгы җитми, әллә зәвыгы... Шулай итеп, теге автор бетен әдәбиятны бутал, әрле- бирле йөри бирә... Ә баксаң, әдәби тәнкыйть инде күптән аның әсәрләре хакында фикер әйткән: бу әдәбият түгел, дигән. Менә без ике мисал китердек. Алар ни хакында сөйли соң? Безнеңчә, биредә бер зур нәтиҗә чыга, без һәркайда һәм һәркайчан уртак эш мәнфәгатен беренче урынга куймасак, гадел һәм объектив фикергә колак салмасак, ә ниндидер бүтән мотивлар һәм сәбәпләр табып, шулар белән аклана-аклана эш ите башласак, әдәбиятыбызны да һем аның белән бик нык бәйләнгән тәнкыйтьне дә үстерә алмабыз. Бу мәсьәләдә безнең бөтен иҗат союзыбызда ныклы бердәмлек булырга тиеш! «Бер нәрсә бәхәссез,— дип күрсәтелде КПССның XXVII съездында иптәш М. С Горбачев сөйләгән Политик докладта,— акыллы һәм гадел сүз зур йогынты кечене ия. Әмма ул политик, экономик һем социаль адымнар белән бергә кушылса, аның әһәмияте йөзләрчә тапкыр арта!» Үзебездә әдәби тәнкыйтьне үстерү проблемалары хакында уйланганда да без әнә шул бик актуаль һем тирен мәгънәле хакыйкатьне истән чыгармасак иде. Әдәби тәнкыйтьне да чакыру, өндәү юлы белән генә үстерел, тернәкләндереп булмый! Югарыда әйтеп кителгәнчә, ул да иген уңышы кебек: аңа бик күп терле факторлар тәэсир ите Әдәби тәнкыйть ул өне шул күп төрле факторларның нәтиҗәсе, җимеше булып яши. Шушыңа бик тә тыгыз килеп тоташа торган икенче меһим проблема мондый: әдәби процесста бары тик талантлы әсәрләргә һем талантлы авторларга гына йәз тоту. Бу җитештерү сферасындагы сүз белен әйтсәк — «уравниловка»ны бетерү була Мәсьеле- нең мөһимлеген барыбыз да аңлый торгандыр. Яхшы эш белен начарны тигез куюның, аларны бер терле бәяләүнең уртак эшне никадер таркатуын, имгәтүен бөтенебез дә тешене. Материаль җитештерү елкесеидә бу аеруча күзгә ташлана торган нерсә. Ә бит зур әһәмияткә ия рухи кыйммәт тудыручыга карата да һәммә яктан күбрәк игътибар булырга тиеш: мораль яктан да, башка тарафтан да Без кулыбыздагы бөтен чаралар ярдәмендә андыиларны якларга һәм аларга киң юл ачарга тиешбез Чеики алар хезмәте халкыбызга, җәмгыятебезгә иң кирәкле, иң күп файда китерә торган хезмәт) Чынлыкта алай килеп чыгамы сон? Еш кына очракта безнең иң яхшы әсәрләребез урта кул әсәрләр белән янәшә йөрмиме соң? һәм бу әдәби тәнкыйть гаебе белән генә шулай килеп чыкмын. Мәсьәлә бик конкрет куелган урыннарда да без тигезләү ысулы белән котылырга тырышабыз. Без ситуациядән шулай чыгу юлына өйрәнгәнбез. Чөнки — алам җиңелрәк һәм үзең өчен дә хәвефсезрәк! Уртак эшкә Һәм шулай ук халык өчен әле күп талантлы әсәрләр тудыра алачак авторның күңеленә гаять зур зыян бу. Без барыбыз да һәм, әлбәттә тәнкыйть тә. халык көткән рухи кыйммәт тудыручыларны күтәрергә һәм лаеклы бәяләргә тиешбез! Инде килеп өченче момент Сугышта һәм армиядә булган ир-атлар бик яхшы белә: аеруча җаваплы, аеруча хәлиткеч минутларда кешенең үз-үзен ялгыз итеп тоймавы, янында булмаса да якында дуслары, иптәшләре, теләктәшләре барлыгын белеп, тоеп, сизеп торуы — аңа искиткеч зур көч бирә, аның күңелен, рухын күтәрә. Җаваплы эшләр башкарырга бик нык ярдәм итә... Ә киресенчә булса — кеше үзен ялгыз итеп тойса — бу хис аның күңелен иләс- миләс китерә, аны икеләндерә, шикләндерә, башында кирәкмәгән, эшкә ярдәм итмәгән уйлар тудыра. Нәтиҗәдә уртак эшкә зыян килергә мөмкин. Хәзерге вакытта — әдәби тәнкыйть офыгында сәләтле яшь көчләр күренеп торганда, без аларны намуслы сүзнең, фикернең һәрчак хуплануына һәм җиңәчәгенә ышандырырга тиешбез. Үзебезнең һәр адымыбыз, һәр кылган гамәлебез белән аларда шуны расларга, шул ышанычны үстерергә тиешбез! Гадел сүзне, намуслы яшь омтылышны әнә шулай гына уңышлы рәвештә үстереп була. Юк, бу алар алдыннан бөтен каршылыкларны алып кую, юлны җиңеләйтү дигән сүз түгел. Тормышта да. әдәбиятта да намуслы һәм туры сүзле кешегә юл җиңеләймәячәк анысы. Бусы мөмкин түгел. Әле без әйткән нәрсә ул— яшьләрне алар сайлаган төп юлда ныгыту, дигән сүз. Гадел фикер әйтү кирәклеген раслау дигән сүз! ■Кайбер» проблемаларның тагын берсе — әдәби тәнкыйть фикерен гел җанлы, гел тере итеп тота торганы: матбугатта әдәбият һәм тормыш мәсьәләләре буенча фикерләр хәрәкәте, аларның каршылыклар аша үсә торган, бәхәсләр аша үсә торган хәрәкәте бару. Без барыбыз да марксистик-ленинчыл философияне өйрәнгән кешеләр. Аның өйрәтүе буенча да, тормыш үзе раслап торганча да: үсеш нигезендә һәрвакыт каршылыклар бәрелеше, шулар хәрәкәте ята. Ә рухи дөнья, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть өчен бу халәт бигрәк тә мөһим. Бүген бездә әдәби тәнкыйть йомшак булуның тагын бер зур сәбәбе әнә шул — бәхәсләр һәм фикер көрәше, хәрәкәте җитәрлек дәрәҗәдә булмау. Без, гадәттә, иң кызыклы әсәр хакында да бер генә фикер әйтү белән чикләнәбез. Безнең газета-журналлар бу хакта ни өчендер «сүз озайтырга» теләмиләр. Ә бит иҗтимагый әһәмияткә ия олы фикерләр кузгаткан әсәрләр хакында зурдан кубып, җитди итеп сөйләшергә кирәк. Мондый сөйләшү бит ул — төрле фикерләр кайнау дигән сүз. Димәк, шуның аша халкыбызның эстетик һәм иҗтимагый фикере, аңы үсә дигән сүз! Бу — культурабыз үсешенең тагын да югарырак баскычы әзерләнә дигән сүз! Халык көтә! Бүген илебез тормышының һәр тармагында, һәр өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Җәмгыятебезне алга таба хәрәкәтләндерүче төп двигатель — халык массаларының көче, энергиясе, энтузиазмы — тулы куәтенә эшли башлады хәзер. Совет халкы — дөньяда беренче булып социалистик революция ясаган, кешелекнең бик тә куркыныч дошманы немец фашизмын җиңгән, сугыштан соң кыска гына вакыт эчендә үз илен яңадан матур итеп торгызган халык, бетмәс-төкәнмәс көчкә һәм энергиягә ия булган халык — бүген өр-яңа биеклек яулау өчен гаять тә киң масштаблы көрәш җәелдерде. Бүгенге әдәбият та әнә шул көрәшнең эчендә, үзәгендә бара. Реаль тормыш һәм чынбарлык проблемалары бүгенге әдәби геройларның язмышын һәм гомер мәгънәсен билгели. Заманыбызның чын. җитди әдәбияты бүгенге кешенең күңел юлдашы булып Халкыбызның әдәби тәнкыйтькә булган ышанычы да әле какшамаган. Халкыбыз әдәби тәнкыйтьнең дә чын һәм җитди иҗатка әверелүен көтә. Чорның олы көрәшләре белән тыгыз тоташкан булуын көтә. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә укучыны чын әдәби әсәр кебек рухландырсыннар, уйландырсыннар, тәрбияләсеннәр! Алар тыныч һәм битараф яшәү чагылышы булмасыннар! Күргәнебезчә, бу әдәбиятның эчке мәсьәләләрен генә түгел, ә бөтен социаль һәм рухи яшәешне колачлый торган бурыч. Димәк, бүгенге тәнкыйтьчеләрнең үзләренең шәхесләре һәм иҗатлары, аларның бетен яшәү һәм фикерләү рәвешләре әнә шул югарылыкта булырга тиеш!