Логотип Казан Утлары
Документаль повесть

СИКӘЛТӘЛЕ ТУРЫ ЮЛ

Журнал варианты

Саубуллашу

Мәдрәсәне ташлап чыгарга мәҗбүр булгач. Галимҗан Ибраһимов туган авылына Солтанморатка кайтып китте. Ләкин анда әтисе белән килешә алмады. Нәкъ Вәли мулла мәдрәсәсеннән куылган чагындагы кебек, Гыйрфан мулла бу юлы да нык ачуланды: — Синең күңелең укуда, адәм булуда түгел икән! Аңлашылды' Вәли мулла мәдрәсәсеннән куылган чагында: «Ул бик артта, торгынлыкта катып калган мәдрәсә, анда шәкертләргә белем бирмиләр, киресенчә, бар кадәр акылыңны төрле хорафатлар белән томалыйлар, надан калдыралар!» дип акланган идең! Ә хәзер нәрсә? Ул мәдрәсә чыннан да шундый иде бит. Сез узегез дә шул фикергә килгән идегез . — дип әйтә башлаган иде. Гыйрфан мулла йодрыгы белән өстәлгә сукты Әхлаксыз! Сүземне бүлмә* Көтелмәгән тупас мөгамәләдән кашларын җыерып, башын чайкаса да. Галимҗан сүз әйтүдән үзен тыйды. Улы эндәшми калгач, әтисе бераз тынычланган сыман булды Тавышын баса төшеп Әйдә, анысы шулай булсын' «Менә бу мәдрәсәдән шәкертләр мәдәниятле, мәгърифәтле булып тәрбияләнеп чыгалар! Монда кешене кимсетмиләр, түбәнсетмиләр! Монда дөнья тал:»и ИТКӘН тарих, А-Нрафия, рус теле, хифезснххәт.' һәндәсә кебек фәннәрне укыталар!» дип, авыз суын корыганчы «Галия» мәдрәсәсен мактаучы син идең бит' Инде тагы ни кирәк? дия-дня. Гыйрфан мулла үтәли тишәрдәй итеп улының күзләренә текәлде, йодрыгы белән тагын өстәлгә сугып алды Әтисенең ярсуын көчәйтмәс өчен, башын түбән иеп. эндәшми генә утырган Галимҗан сискәнеп китте. Улы нәрсәдер әйтергә тели дип уйлаган Гыйрфан мулла имән бармагын янады ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА (1903) Әстерханда ty.-ан Укучы tap.it чЯшыск кннн.гре» диглн кшап ангары һлм глр^емлче Луларик гиныш СССР Ятчы tup -I.MM А.1 ч1өкаман икән. Мелдерәп кара күздән яшь киләде’ дип такмаклый башлауга, аның янәшәсендәге хатын Тау басында каласы. Каласыннан биек кал гасы Калтасына менеп карасам да. Күренмәйде ак егетнең, карасы’ - дип дәвам итте. Боларнын барысы да. хатыннарның ачы күз яшьләре белән кушылып, яшь Галимханны бик нык дулкынландырды Ана йөрә- _ ген шундый тирән хәсрәткә салган үлем хәленең казах ыруглары ара 2 сында мәкерле планнар тудыруга сәбәп булуы хәтта аның ачуын китерде ? Казахлар арасында алты-хиде ай яшәгәннән сон гына Галимхан. * хаппаслар гына түгел, ыруг башында торган Баембәт кебек башка = байларның да. өстенлек алып, бүтәннәр өстеннән хөкем итәр өчен ка- 2 зах илен ваклап та, бөтен көе дә патша чиновникларына сатарга әзер Й торганлыкларын үзенең күзәтүчәнлеге аркасында күреп һәм төшенеп = өлгерде. « Мәрхүм Якупның өче. хидесе үткәнгә кадәр балаларны хыеп укыта « башлау турында сүз дә булу мөмкин түгел иде Бушка үткән көннәр с Галимханга тирә-якка күз салырга, казахларның үзенчәлекле көнкү- 2 решләре. гореф-гадәтләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек у бирде Аның казах даласына беренче килүе иде. Шуның өчен ана күп ' нәрсә кызыклы да. гахәп тә булып күренә иде Авыл уртасындагы зур булмаган мәйдан тирәсендәге ун ак тирмә * Баембәт байның һәм аның якыннарыныкы икән Мәйданнан читкә таба у ераклаша барган саен, карасу төстәге киезләре искерә, тетелә барган - тирмәләр күренә Ә инде иң читтә иске, ертык киез кисәкләреннән й корылган бөтенләй шыксыз, хиргә сеңеп баргандай тәбәнәк алачык ® лар утыра Баембәт байның бер башына өч-дүрт хатыны булу Галимханның исен китәрмәде. Татар байлары, бигрәк тә муллалар арасында өч хатын белән тору еш очрый торган, хәтта әдәбиятка да кергән бер хәл икәнен ул белә иде. Татар баеның иң яраткан хатыны өченчесе — иң яше булганы да аңа мәгълүм Монда исә Баембәт байның башка ике хатыныннан күп яшь һәм сөйкемлерәк булган, тукал дип йөртелә торган өченче хатыны шул дәрәхә түбәнсетелгән, кыерсытылган ки. хәтта хо куксыз асрау хәленә төшерелгән иде Галимханны аеруча гаҗәпләндергәне — тукалның сукранмыйча, карышмыйча, үз хәленә риза булып торуы иде. Чит кешеләргә битен ачып күренергә, сүз әйтергә, ялгыз башы урамга атлап чыгарга хокукы булмый үскән татар кызына караганда уйнап көлеп, хырлап-әйтешеп, егетләрдән калышмыйча ат уйнатып иркен үскән казах кызлары иргә чыккач нишләп үзләрен шулай хурларга. кыерсытырга рөхсәт итәләр икән? — дип аптырый иде ул Ниһаять, мәрхүм Якупны яд итүнең хиденче көне үткәннән соң. Баембәт бай Галимханны чакыртып алды һәм балаларны укыту турын да сүз ачты Укырга тиешле балалар арасында Таңатар дигән малай нын исеме аталмады Авыл читендә иң шыксыз алачыкларның берсендә яшәгән Майташ кәмпернең оныгы булган бу бала беренче көннәрдән үк Галимханның дикъкатен үзенә хәлеп иткән иде Бу малай кем нинди йомыш кушса, шуны үтәп йөри Я кулыннан килгәнчә күл буенда байларның керләрен уучы хезмәтче хатыннарга булыша, я көче хит кәнчә бияләрне саву алдыннан колыннарны аналарыннан аерып бәйләү челәргә ярдәмләшә, я тукалның кайнап торган казаны астына куй тизәген китереп аудара яки башка шуның кебеп эшләргә булы шкал an йөри Әбисе Майташ кәмпернең имчелек итүе һәм малайның шундый тырышлыгы аркасында алар ачлы-туклы булса да көн күреп яталар иде Таңатар пычак белән юнып ясаган думбрага охшаш такта кисәген һәрвакыт үзе белән бергә алып йөри Әгәр өлешенә төшкән мәшәкатьләр арасында аз гына буш вакыт килеп чыкса, ул үзенең «думбра»сын чирткән булып, туйларда, жыеннарда ишеткән жырларны. үләнләрне жырлый башлый Нинди генә озын үләң булмасын, ул аны бер ишетүдә отып ала Хәтта «Баян-сылу». «Кызжебәк» кебек казах халкы тудырган поэмаларның өзекләрен Галимжан беренче тапкыр шул бала авызыннан ишетте. Шул гажәеп сәләте өчен аны хәтта бай балалары да кимсетмиләр, киресенчә, бик бирелеп аның үләң әйткәнен тыңлыйлар иде. Бәлки бай Таңатар турында оныткандыр, дип уйлады Галимжан Ибраһнмов һәм. — Тагын Таңатар исемле бер бала бар бит. —дип сүз башлады. Байның чырае кинәт караңгыланып китте — Аны укыткан өчен акчаны кем түләйде? Авылдагы барлык балаларны укытырга миндә жирдән тапкан акчалар юк! — дип мөгаллимнең сүзен кырт кист^. Ләкин Галимжан бирешмәскә тырышты: — Таңатар бик сәләтле бала ул! Сез аның әйткән үләнләрен ишеткәнсездер Әгәр аны укытсагыз, вакыты белән анардан ыругыгызның данын күтәргән икенче Абай Кунанбаев үсеп житешүе ихтимал! — Абай кем дә, бу — кем?! Абай ул иң зур ыругның башында торган Кунанбай Үскәнбаевның улы булады1 Аксакалларның әйткән бер сүзе бар. ятим бала асрасаң — авызың, борының кан булыр, ятим колын асрасаң — авызың, борының май булыр,— дигәннәр. Шундый жавап ишеткәч. Баембәтов белән бәхәсләшеп утыруның файдасы булмаячагы аңлашылды. Ләкин сәләтле баланы надан калдыру табигатьнең юмартлыгына хыянәт итү булып тоелды Галимжанга һәм ул Таңатарның әбие Май- таш кәмпер белән сөйләшеп карарга булды. Шул ук көнне кичкырын Майташ кәмпернен алачасына барып керде. Көтелмәгән кунакны кая утыртырга, нәрсә белән сыйларга белми аптыраган кәмперне тынычландырыр өчен Галимжан Ибраһнмов Борчылмагыз, мамай, утырыгыз! Миңа бернәрсә дә кирәк имәс. Мин сезнең Таңатар турында сөйләшергә килдем,—диде Моны ишеткәч. әби әүвәлгедән дә артыграк тынычсызланды: — Вай! Опырмай! Ни булды?! Таңатар яманлык кылгандай бала имәс иде гуй! — диде. — Ни өчен тик яманлык турында гына уйлыйсыз? — дип гажәп- ләнде егет.— Таңатар һичбер төрле яманлык эшләмәде! Кәмпер дога кылгандай ике кулын югары күтәреп: - Шөкер, я кадыр фәннам?! Байның балалары бер яманлык кылып. минем оныгыма япмадылармы икән, дип уйлаган идем гуй! — диде, тынычланып киткәндәй булды. язып алган исемлек буенча Таңатар аркылы балаларны жыйдыртты. ~ Болар арасында дүрт баланын инде укый-яза белгәнлеге аңлашыл- 5 ды. Калганнары исә. моңарчы кулларына әлифба, каләм тотмаган ба- § лалар булып чыкты. i Каршысында IVJV.ICII утырган укучыларына кара!ач. Ибраһимов- ның электә Ногай далаларында укытып йөргән чактагы уйлары хәтеренә килде «Бу балаларның кулларына каләм тоттырып язарга = өйрәткәнче «Мөгаллимәүәл» 1 китабы белән файдаланып торырга мөм- - кин булыр Әгәр әлифба китабы балаларның үз ана телендә языл- ’ ган булса, балалар өчен дә. мөгаллим өчен дә җиңел булыр иде. « билгеле Ә инде хәреф танып, язарга өйрәнгәч, нишләргә’ Тагын шул £ «Шәрех Габдулла». «Бәдәвам», «Сөбателгажизин». «Гарәп сарфы». * «Гарәп нәхүежме? Татар, казах, үзбәк кебек халыкларга, үзләренең у ана телләренең кануннарын өйрәнеп, дәреслекләр язарга мөмкнндер ’ бит? Сөбателгажизиннәр урынына менә бу балаларның үз халкының - күңелен дулкынландырган, йөрәгеннән кайнап чыккан, тормышларына ® ямь биргән үләнләреннән. «Баян сылу». «Кыз-жебәк». «Кузы-күрпәч» - кебек поэмаларыннан файдаланырга мөмкин түгелмени? Шулай булырга тиешлегенә ышана торып, башкалардан ярдәм көтеп кул кушырып утырыргамы, әллә жиң сызганып эшкә керешергәме? Бу фикер үзенең көтелмәгән кинәтлеге белән Галнмжанны аптырашта калдыргандай булды, ләкин тора бара ул аңа ияләште, фикере ныгыды һәм мөм кин кадәр казах теленнән алынган мисаллар белән шәкертләрен телнсн үзенчәлекләрен күрергә өйрәтә башлады. Дәресләрдән буш араларда, укыту методлары турында уйланулар 'белән бергә, ижат эшен дә артка куймады «Галия» мәдрәсәсендә үк күңелендә туган һәм зиһенендә билгеле бер калыпка салынып өлгергән «Гыйшык корбаннары» дигән хикәясен язды. Тирә-як тынып, жайләүдәге халык йокыга талганнан соң. Галим жан авылдан читкә китеп күл буена барып утыра иде Су өстенә якты ай сукмагы салынган, караңгы күк йөзенә сибелгән йолдызлар бик якында жемелдиләр. аларны кул белән чүпләп алырга мөмкнндер кебек Үләннәрнең хуш исе белән төнәтелгән һава күңелне сихерли. хыялга көч бирә, канат куя, аларны башта туган уйлар белән бәйләп. бер жепкә тезәсе килә башлый Менә шулай хыялында туган күренешләрне кәгазьгә төшерү дәрте Галнмжанны торган саен ныграк сабырсызлый Инде октябрь ае якынлашып килә Күп тә үтмәс, казахлар жәйлэүдән кышлакка күчә башлар Кечкенә өй эчендә, дүрт-бнш кеше тыгызланып яшәгән жирдә иркенләп утырып яза алмаячагын ул белә иде. Галнмжан биредән китеп, берәр тынычрак урын табарга да. шунда яза башларга уйлады Ләкин кая китәргә? Андый тыныч урынны каян табарга? Бу мәсьәләне чишәргә көтелмәгән бер очрак ярдәм итте Көннәрнең берендә Галнмжан Ибраһимов жәйләүгә еш килеп йөри торган кырыктартмачы Гайфи агайның ак тирмәдән чыкканын күрде Гайфн абзый, минем әнигә бүләк итәрдәй берәр яхшырак әйберең юкмы? дип сорады Инк булмасын?! Жаның ни тели, һәммәсе бар. диде кырык тартмачы Теләсәң яулык, теләсәң күлмәклек, теләсәң күкрәк * Moi иәличзуәл» «Әлифбя» кнтяАы чә балдак дисеңме, алка, санасакмы', — дип сөйләиә-сөйләнә алдына аскан тартмасын, аркасындагы төенен ипләп, җиргә куйды да товарларын ачып җибәрде. Чыннан да, нәрсә генә юк иде монда! Тартмада иннек, кершән, исле сабын, сагыз, энә, җеп, уймак, мәрҗән кебек вак-төякләрдән башлап. көмеш һәм алтынга манган балдаклар, беләзекләр, санҗаклар, алкалар Төендә исә кар кебек ап-ак тукымалардан башлап төрле төстәге ефәкләр, күз чагылдыргыч аллы-гөлле бизәкле ситсылар, читләренә алсу, кызыл гөлчәчәкләр тукыган озын чуклы шәлләр, дала хатын-кызларының күңелләрен аздырырлык тагын байтак маллар бар иде. Галимҗанның күзе төшкән нәрсә — өстенә бик матур бизәк чигелгән күкрәкчә белән кызыл та'шлы, алтынга мднган көмеш алка булды. — Алка янына кушып санҗак белән балдакны да алсаң, бик килешеп торыр иде,—диде Гайфи абзый.—Күрмисеңме, ташлары да бер төстә, бизәкләре дә бер төрле! — Юк. Гайфи абзый, юрганыңа карап аяк суз...—дип җавап кайтарды Галимҗан. Сәүдәгәр товарларын җыя башлап: — Авылга, әти-әниләр янына кайтам дисең алайса? — дип ярым сорап, ярым раслап Галимҗанга карады. — Юк, —диде Галимҗан.— Берәр җирдә табышлырак эш алып, башта берничә ай эшләргә кирәк. Шуннан соң гына кайтырмын ахрысы. — Әллә монда табыш аз булдымы? — Аз түгелен түгел дә, тик менә хуҗалар якын арада кышлакларына кайтырга җыеналар, ә анда мондагы кебек уңайлы иркенлектә балаларны укытырлык шартлар булмас кебек. - Шулай дисеңме? Ә кая барырга уйлыйсың соң? Бу турыда Галимҗан үзе дә уйлап бетермәгән иде әле. - Анысы үзем дә белмим әле. Бәлки, берәр кечерәк шәһәрдә яки зуррак урыс авылында туктармын. Анысын киләчәк күрсәтер,—диде ул. Үзен чын мөселман дип санаган Гайфи агайның ачуы килеп, кырыс кына. Урыс арасында сиңа ни бар?! Дин кардәшләрең арасында сиңа эш табылмас дип уйлыйсыңмы әллә?! — дип куйды. — Хәзерге заманда. Гайфи абзый, кеше арасында кеше булам дисәң, урыс телен өйрәнмичә ярамый. Урыслар арасында яшәп карасам, телләрен яхшырак өйрәнмәмме икән дим Бу сүзләр кырыктартмачының күңеленә ятты бугай, тавышы йомшара төште: — Шулай дисеңме? Син. егет, алайса Миасс каласына бар. Үзе моннан бик ерак та түгел, аннары акча эшләү ягыннан да эшең пешәр. Анда алтын да, җиз дә казыйлар икән Җиз эретә торган заводлары да бар. диләр Шунда үзеңә эш тә тиз табылыр, урыс телен дә өйрәнерсең. эшчеләр арасында мөселман кардәшләрең дә аз булмас. — дип киңәш бирде. Кырыктартмачының киңәшен онытмыйча, туры килгән чакларда Галимҗан Миасс шәһәре турында башка кешеләрдән дә сораштыра башлады «Шәһәр зур түгел Җиз эретә торган заводыннан башка күзгә күренерлек, телгә алырлык бер нәрсәсе дә юк»,—диделәр аңа. «Чыннан да шулай булса, фикеремне үзгәртерлек хәлләргә юлыкмам. Әгәр инде заводында миңа көн күрерлек табышлы эш тә очраса, бигрәк тә яхшы бх.тыр»,—дигән өмет белән Галимҗан Мнасска китте Шәһәргә килеп төшкән көнне үк ул үзенә заводка якын гына тар бер тыкрыкта чоланга охшаш кечкенә фатир тапты Ләкин завод тизСанжак — кыйммәтле брошь дән ябылачак, шунлыктан кешеләрне кара эшкә генә алалар икән Галимҗан башка эш эзләп вакыт үткәрмәде, заводка кара эшче булып ялланды Эше бик авыр икән Иртәнге сәгать җидедән кичке караңгылык куерганчы җизле мәгъдәнне' бер-бер артлы килеп туктаган атлы вагонеткалардан завод амбарларына ташу, җизе эретеп алынганнан соң калган шлакны кире төяү кебек авыр эшләр бөтен көчне ала. шулай ♦ ун-унбер сәгать эшләп яшь әдип һәр көн кич хәлдән таеп фатирына 5 кайтып егыла иде. Казах даласындагы планнарын тормышка ашыру 3 түгел, хәтта «Галиямдә укыганда туган һәм күңелендә өлгереп җиткән | бер-ике хикәясен дә язарлык хәле калмый иде. «Күнеккәнгә кадәр шулай ь булыр инде ул. һавалар җылынгач, көннәр озайгач бәлки җиңеләер < әле», дип. язга чаклы түзде. Ләкин язга таба да үзгәреш сизелмәде. 2 Шундый газап белән кулына тигән эш хакы тартып-сузып җан асрарга i гына җитә иде. Заводта каравылчы булып торган Мортаза абзый турында ниндидер татар байларының приискаларында күп елларны ал- < тын юган, дип ишеткән иде Галимҗан. «Андагы эш җиңелрәк булмаса ? да. бәлки килере башкачарак, эш көне кыскарактыр».— дип уйлап, 5 Галимҗан аның белән киңәшергә булды һәм якшәмбе көнне картны j. кунакка чакырды Хәрчәүнәдән казылык, ак күмәч, алты пешкән йомыр- г ка. бер шешә эчемлек, бер чәйнек кайнар чәй алып кунагын каршылады. Мортаза абзый, ишектән кереп килүе белән ике куллап күрешкән- » нән соң. тирәягына каранды. Фатирың мактанырлык түгел икән Шулай да барак түгел инде ’ Ни дисәң дә ялгыз башың, сүгенеп, кыйнашып тынычсызлаган кеше - юк. — диде. Шул араны тәрәзә кырындагы тар ятак өстенә таралган кәгазь һәм китапларга күзе төште Кунак шул дәрәҗәдә гаҗәпләнде ки. хәтта Галимҗанның: Утырыгыз. Мортаза абзый! — дип өстәл янына чакырганын да ишетмәде. Ай-Һай, егет, син укымышлы кеше икәнсең' Нишләп соң бу җәһәннәм төбенә килеп төштең? — дип әйтеп куйды. Бу турыда соңыннанрак сөйләшербез Хәзергә өстәлгә якынрак килеп утырыгыз әле. абзый, дип Галимҗан кунагының беләгеннән тотып, өстәл янына китереп утыртты Бу заводка килгәнче сез кайдадыр алтын казый торган приис- каларда эшләгәнсез дип ишеткән идем. Анда ничек? Эше бик авыр түгел идеме? дип сорады. Мортаза абый гаҗәпләнде: Ул сипа нигә кирәк булды? Приискага китеп эшләсәм, эше дә җиңелрәк, килере дә күбрәк булмасмы дип уйлыйм. Абзыйның йөзе караңгыланып китте: Синең кебек укымышлы булсам, мин шулай заводларда, при ноналарда эт көнендә сөйрәлеп йөрмәс идем Берәр авылда мулламы, мәзинме булып, симез каз ите белән пешкән бәлеш төбен ашап, яисә мөгаллим булып балалар укытып көн күрер идем Бөтен белгәнеңне онытып, эчкечелеккә сабышып, башыңны югалтканчы, моннан кит сип. егет' Приискала яхшырак булмасы. имеш' Мин бит. Мортаза абзый, монда мәңге калырга димим Кыш буе укырлык акча табарга да. аннары укуымны дәвам игәргә уйлыйм Абзыйның йөзе ачылып китте Болай дисәң, эш башкачарак шул' Приискала җиңелрәк тә. төшемлерәк тә булмасмы дисәң инде Мин. егет, алтмышка якынлашам. ә дөньяда җиңел эш тапканым юк. Безнең кебек гидайларга, җырда әйтелгәндәй, кайда барсаң да бер кояш, күбәләктәй җанга көч! Бу бармакларны күрәсеңме? — Буыннары төенләнеп төенләнеп шешкән бармакларын күрсәтер өчен кулларын Галимханга таба суз .ды — Аяк бармаклары да шундый! Илле сигез яшемә хитәр-хитмәс ни өчен шулай билемне турайта алмыйм? Беләсең килсә, моңа рима- тис диләр' Монда хет хир өстендә якты көнне күреп яшисең, ә анда, шахтада, хир астына төшеп билдән пычрак суда атна буена хәһәннәм газабы чигәсең!. Галимханның рус телен яхшырак өйрәнермен дигән өмете акланмады Үз тирәсендәге рус егетләре сезонлы эштә эшләп, авыл белән завод арасында йөргән кешеләр булганлыктан, сөйләшүләре дә әдәби рус теленнән яхшы ук ерак иде. Галимханның моны гына аңларлык белеме бар иде инде. Шулай да ул заводтагы эшен хәйгә кадәр ташламады. Якшәмбе көннәрендә генә булса да, өстәл башына утырып. Казахстан даласында кичергәннәрен, шул вакытта хыялында туган күренешләрне, күңелендә уянган хисләрне кәгазьгә төшерә башлады Ләкин эш бик әкрен бара иде. «Болай дәвам итсә, бер нәрсә дә килеп чыкмас».— дип. Галимхан көннәрдән бер көнне заводтагы эшен ташлады. Бу яктан килере киселгәч, казах даласында эшләп тапкан акчасын бик кысып тотарга мәхбүр булды, ләкин бу да аны куркытмады. Мәдрәсәләрдә үткәргән еллар ачлы-туклы яшәргә күнектергәннәр иде инде. Көнкүреш авырлыкларына һич тә илтифат итмичә. Галимхан бөтен күңелен салып хәй буенча «Казах кызы» дип аталган романы өстендә эшләде. Әмма хәйнең озын якты көннәре үтеп, яңгырлы, үзәккә үтә торган кискен хилле көз килеп хиткәч. яшь әдипнең башында: «Мондагы кебек юеш. караңгы фатир Казанда да табылыр әле. һәрхәлдә, үз халкыбызның әдәбияты, мәдәнияте үзәгендә булырмын! Татар әдибе булырга, татар мәдәниятенә хезмәт итәргә теләгән кеше Казанның үзендә кайнарга тиеш! Казанга китәргә кирәк!» — дигән уйлар туа башлады. Ниһаять, октябрь аеның хилле. яңгырлы бер көнендә Галимхан. Миасс белән саубуллашып. Казанга юл тотты Казан Миасска караганда Казанның һавасы Галимханга бөтенләй башка булып күренде Инде октябрь уртасы булса да. күк йөзе ачык, һава саф. хиләс Агачлар, яшел киемнәрен салмыйча, һаман купшыланып утыралар Ара-тирә яңгырлар яугаласа да. шәһәрне юындырып, яңартып. матурлатып кына китә иде. Миасста үткәргән соңгы ике-өч ай эчендә кесәсе шактый такырайганлыктан. Ибраһнмов фатирны зур урамнардан карамыйча. «Болгар» мөсафирханәсенә якынрак хирдән эзләде һәм Захарьевская белән Екатеринская урамнарын тоташтырган Суконный тыкрыгындагы иске агач өйнең ярым подвалында кечкенә генә бер бүлмә тапты Бүлмә караңгы, хәтта көндез дә кояш нуры төшми Биек итеп уелган кечкенә тәрәзәдән үткән-сүткән кешеләрнең аяклары гына күренеп кала Фатирның бу якларына Галимхан әһәмият бирмәде, киресенчә, көткәненнән дә арзанрак булганына куанды гына. Галимхан Ибраһимовның Казан туфрагына аяк басуы беренче генә түгел иде 1907 елның хәендә. бер ногай авылында балалар укыткан чагында. «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» исемле хикәя язган иде Шул әсәрен. Уфага кайтышлый юл уңаеннан, яңа чыга башлаган «Әльнслах» газетасына тапшыру өчен октябрьнең соңгы бер көнендә пароходтан төшеп, пристаньнан хиде чакрым ераклыктагы Казан шәһәренә юл тотты Газета идарәсендә Галимханны кара кашлы, очлары аз гына бөдрәләнеп торган куе кара чәчле, кара мыеклы егерме ике- егерме өч яшьләр тирәсендәге егет каршы алды. Бу — газета чыгару эшләренә булышлык итеп йөрүче Хәбир Бәкер булып чыкты Аның әйтүе буенча. Хәзер аның бөтен теләге — тизрәк урнашырга да татарның мәдәни Z үзәге булып танылган шәһәрнең әлегә тышкы ягы белән генә булса ? да танышу иде. Шул ният белән ул Казанга килүенең икенче көнендә = иртән үк урамга чыкты. Воскресенский † урамының икенче очында бөтен Русияга мәшһүр г университет бинасы барлыгын ул ишетеп белә иде Шунда бару нияте * белән урамга чыкты. 2 Бөтен кварталны биләп алган, кашына зур алтын хәрефләр белән ® «Императорский университет» дип язылган, унике колонналы мәһабәт - бинаның порталы Галимҗан Ибраһимовны нык дулкынландырды. Унн- * верситет ишегеннән кереп-чыгып йөргән студентларны күргәч, аның - йөрәге дәртләнеп, көчлерәк тибә башлады «Шушы шәүкәтле фән са- £ раенда студент булу шәрәфенә кайчан «да булса ирешерменме? Әллә * минем бу омтылышым буш хыял булып кына калырмы икән?» - дип « уйлады. Ләкин шунда ук үзүзен рухландырга теләмәгән сыман: «Шик- 7 ләнмә, дустым! Булыр бер көн. син дә башыңны югары күтәреп, тулы "• хокуклы студент сыйфатында бу бинаның бусагасын атлап үтәрсең!» — - дигән фикер белән соңгы елларда тормышын яктырткан өметне куәтләргә тырышты. Йөрәгенең ашкынуын тыя алмыйча, берсеннән-берсе матур хыялларга бирелеп, университет тирәли әйләнеп чыкты Иртә белән урамга чыкканда. Кабан күлен, мәшһүр Печән базарын. Әҗем. Апанай мәчетләрен һәм башка шундый атаклы урыннарны карап йөрергә исәбе бар иде. Ләкин университет биналарын күргәннән соң. күңелен биләп алган дәртле хисләрен сүндермәс өчен, артык беркая да бармаска булып, турыдан-туры фатирына юнәлде «Йолдыз» газетасы редакциясенә керер өчен Печән базары аркылы үтәргә кирәк иде. Татарлар яшәгән күп шәһәрләргә даны таралган бу базар яшь әдиптә чыннан да гаҗәп тойгы калдырды Халыкның ыгы- зьнысы. кайнап, мыжгып, шаулап торуы һәрбер базар өчен табигый, әлбәттә Ләкин Печән базарын башка базарлардан аерып торган нәрсә төрле галантерея, комганнар, читек-кәвешләр, түбәтәй тулы эреле- ваклы, шкафларга охшаган, тар. озын лареклар иде Базар эчендә башка урын табылмаган төсле, болар чаттагы мәчетнең ике ягына да тыгызланып тезелгәннәр Сатучылар исә. күбесенчә прилавкалары өсте- нә менеп, аякларын бөкләп, яки салындырып утырганнар Лареклар алдында җиргә капчык җәеп тезелешеп утырган агай эне дә аз түгел Болар төрле тимер-томыр әйберләр, энә. җеп. тасма кисәкләре кебек вак төякләр белән сәүдә итүчеләр икән Ике катлы мәчетнең түбәсен ярып күккә омтылган манараны яхшы рак күрер өчен. Галимҗан лареклар каршына басты һәм. башын артка ташлап, югары карады Җирдә утырганнарның берсе, аның тарафына бармагын сузып Әй. знакум. чаво смотришь наш мәчет? - дип кычкырды. † Воскресенский — ха»ергс Ленни >рпмы Үзенә таба юнәлгән бармакка күз ташлап, Галимхан гахәпләнде һәм: — Сез миңа әйтәсезме, абзый? — дип сорады. Татарча хавапны ишеткәч, абзый утырган урыныннан сикереп торды да шап итеп ике кулы белән ботларына сукты һәм нәкъ мәчет ишеге янындагы ларекның прилавкасы өстендә аякларын бөкләп утырган кәхә сакаллы сатучыга карап: — Мөхәммәтхан хафиз! Кара әле син бу мөртәткә. Йөзендә иман нурының әсәре дә калмаган, үзе мөселманча сөйләгән була бит! — дип кычкырды. Тегесе, артына без белән чәнечкәндәге кебек, кинәттән прилавкасы өстеннән сикереп төште һәм. соң дәрәхәдә кызулыгын күрсәтеп, баскан урынында да бер сикереп алды. — Монда, хак мөселманнар арасында ни дип йөрисең син, урыска дүнгән, динеңне саткан мөртәд! Кяфер! Кит. югал моннан! Кит дим сиңа! - дип хикеренә башлады. Башка сатучылар да Мөхәммәтхан хафизның сүгенүенә кушылдылар: — Шулай кирәк! • — Дөрес әйтәсең, Мөхәммәтхан хафиз! — Китсен, юк булсын моннан! Хафиз тагын да ярсыбрак китте, хәтта авызыннан төкрекләре чәчри башлады — Синең урының монда түгел, хәһәннәмдә, кяфер! Чәчләренә кабагыз. пуп чәчемени' Кит! Кит' Хәзер үк юк бул! Галимхан Ибраһимов: «Көфер почмагының нәкъ үзенә эләккәнмен икән. Казанның бу атаклы урынын да күрергә насыйп булды, тик болар өстемә генә атыла күрмәсеннәр»! — дип уйлап, башын чайкап куйды да. Евангелистлар урамына 1 борылып. «Йолдыз» редакциясенә юнйяде Галиәсгар Камалның анда эшләгәнен Галимхаң белә иде һәм аның «Бәхетсез егет». «Беренче театр» исемле комедияләрен, «Сабир хәзрәт» исемле хикәясен укыганы да бар иде. Идарәнең ишеген ачып бусагадан атлау белән Галимхан туктап калды Ике тәрәзәле зур бүлмә эчендә барлыгы ике генә өстәл булу сәбәпле, ул ана бөтенләй буш булып күренде Өстәлләрнең зуррагы өстенә хәттыйн тыш күп газеталар, язулы кәгазьләр өелгән. Икенче өстәл тегесенә караганда кечерәк. Аның каравы бу өстәл янында утыз яшьләр тирәсендә берәү башын күтәрмичә, ниндидер кулъязма укып утыра иде. Аның озын куе мыекларына, эре сөякле калын гәүдәсенә карагач. Галимхан «Галиәсгар ага шулдыр инде».—дип уйлады һәм аңа таба атлады Алдына Галимхан килеп баскач кына бу кеше күтәрелеп карады һәм егетнең биргән сәламен кабул итеп алгач: — Сез кем буласыз? Моңарчы күргән, таныган кешеләремнән түгел шикелле? — диде — Шулайдыр Минем Казанга килгәнемә бары ике-өч көн генә. Исемем Галимхан Ибраһимов була Егетнең исемен ишетү белән, Галиәсгар Камал, елмаеп, аякка басты һәм кулын сузып: — Әсәрләрегез, мәкаләләрегез буенча исемегезне беләм, инде үзегезне дә күреп танышуыма бик мәмнүнмен Мин Галиәсгар Камал дигән кеше булам. «Йолдыз» газетасының мәсьүльсәр катибы»,—дип, үзен дә танытты. — Сезне күргәч үк бу кеше Галиәсгар ага булырга тиеш дип уйлаган идем, шулай булып чыкты да,—диде, Галимхан елмаеп — Утырыгыз! — дип Галиәсгар ага. урындык күрсәтте дә үзе кунагын баштанаяк карап алды һәм: «Буе-төсе егетнең күркәм күркәмен дә. өс-башын азрак төзәтәсе бар икән»,—дип уйлады. 'Евангелистлар урамы — хәзерге Татарстан урамынын Болак аръягындагы өлеше Галимханның киемнәре, чыннан да. өтегрәк иде. Төймәләрен чишен, чабуларын ачып хибәргән пальтосының хиң очлары, кесә тирәләре байтак кыршылган Киң каеш белән буган кыек якалы кызыл сатин күлмәге дә уңа төшкән Тезләре өрелеп торган чалбар балакларын төсе агара башлаган һәм борыннары югары күтәрелеп торган итек кунычларына тыккан. Башында искерәк фурахка. ♦ Сүз башлап хибәрер өчен Галиәсгар ага — Казанга бөтенләйгә күчеп килдегезме? — дип сорады Галимхан - - Татар мәдәнияте, әдәбияты өлкәсендә эшләргә теләгән һәрбер _ кеше татар мәдәниятенең үзәге булган Казанда яшәргә тиеш дип уйлап. ? бөтенләй торып калырга дигән ният белән килдем,— диде - Фикерегез дөрес. Галимхан әфәнде. Монда күчеп килүегез бик i тә дөрес «Әльислах»та басылган мәкаләләрегез дә, Зәки шәкерт турын- - дагы хикәягез дә замана таләп иткән кирәкле, мәгънәле нәрсәләр иде * Казанга, әлбәттә, буш кул белән килмәгәнсездер5 Кызганычка каршы, s хәзер «Әльислах» туктатылды Бәлки инде «Йолдыз»га языша баш- - ларсыз? - Язылып беткән һәм бүгенгә кадәр дөнья күрмәгән ике-өч әсә- | рем бар кулымда. Берсенең исеме «Татар хатыны ниләр күрми», икен- - чесенең «Гыйшык корбаннары», өченчесе - «Яшьләр хәятыннан бер * ләүхә». Моннан башка, хәзер казахлар тормышыннан зур гына хикәя ? димме, роман димме, бер нәрсә язып утырам Якын арада тәмамлар- у мын шикелле Галиәсгар ханланып китте: — Әгәр «Йолдыз* күңелегезгә ошаса, хикәяләрегезнең берсен бәл- * ки безгә бирерсез? Без дә. «Әльислах» шикелле, хикәягезне ике яки өч кисәккә бүлеп, берничә санда басарбыз. Казанда һәм башка шәһәрләрдә чыккан газеталар арасында «Йолдыз», әлбәттә, алдынгы урынны тота дип әйтергә мөмкин Тарихи мәсьәләләр буенча да кызыклы һәм кирәкле мәкаләләрне еш басасыз. Газетагызның теле дә хиңел һәм укырга күңелле. Шулай булгач. Сезнең тәкъдимегезне мәмнүният белән кабул нтәм! Галимхан Ибраһимовның газетаны шулай мактавы Галиәсгарның күңеленә ятты, ләкин моны сиздермәскә, тыйнаклык күрсәтергә ты рышты: - Газетабызның яхшы тарафлары, һйчшнксез. бар. ләкин килмәгән яклары да юк түгел Дөрес дип ышанган фикерен шәкерт чагыннан ук турыдан-туры әйтергә өйрәнгән Галимхан Ибраһимов: Мин дә шуны әйтәсем килгән иде: кайвакыт газетагызның бер үк битендә берберенә капма-каршы ике фикер әйтелгән чаклары бик еш очрый Бу ике фикернең кайсына уңай мөнәсәбәттә булганын газета укучыга аңлатмый Шул сәбәптән газетаның үзе нәкъ ышанган билгеле бер карашы юк шикелле тоела «Кара син аны' Газетаның иң зур кимчелеген сизеп алган Яшь булса да. акыллы егет икән'.» дип уйлады Галиәсгар. ләкин үзе эшләгән газетаны якларга тырышты - Үзегезгә мәгълүм. Галимхан әфәнде, заманалар авыр Бишенче- алтынчы еллар үтеп китте Мәсләкләр чуалды Администрация яңадан көч алды. Шундый шарайт эчендә «Йолдыз»ны саклап калыйм, яшәтим дисәң, төрле хәйләләргә, үзеңә якын булмаган мәсьәләләргә дә юл куярга, урын бирергә туры килә. Нишлисең? Замана бик буталчык шул! Менә. «Яшен»не дә. үз юлында нык барганы өчен туктаттылар «Урал»ны да яшәтмәделәр Шулай барса, татар дөньясында. «Нур». «Бәянелхак», «Борһан тәрәккый» кебек карагруһ, буталчык, консерватив газеталардан башка, кулга алырлык бер газета яки журнал кал маячак Газета үз битләрендә идеясенә каршы булган мәкаләләргә урын бирә икән, аларга үзенең мөнәсәбәтен аңлатырга тиеш дигән фикердә калганлыктан, Галимхан сүзне икенчегә борды: — Бәлки, сез белә торгансыздыр. Фатих Әмирхан әфәнденең фикере ничек икән? «Әльислах» туктатылгач, башка исем белән булса да, шул ук юлны тоткан берәр газета чыгарырга уйламыймы икән? — Ул турыда бернәрсә дә әйтә алмыйм. Аны инде сез Фатих әфәнденең үзеннән сорарсыз — Галиәсгар Камалның шул җавабын ишеткәч, «Килешмәгәнрәк сорау бирдем ахрысы»,—дип, Галимҗан бераз уңайсызланды Моны Галиәсгар да сизде һәм: «Җавабым корырак булды күрәсең»,—дип, йомшартыбрак әйтергә кирәк тапты: — Сез, Галимҗан әфәнде, аның үзе белән очрашыгыз. Ул соңгы вакытта шушы «Болгар» номерларында өченче катта яши, Габдулла әфәнде Тукаев та шунда Аның белән дә танышырсыз. Казанның алдынгы яшьләре арасында Фатих әфәнденең таныш-белешләре күп. Бу яктан да аның белән күрешү сезгә зарар итмәс. Киңәшләре өчен рәхмәтен белдереп, Галимҗан башын иде, ләкин сүз әйтеп өлгермәде, чөнки Галиәсгар сөйләвен дәвам итте: — «Шәрык» клубына барыгыз Клубта ара тирә булса да театр куябыз Уйнаучылар һәвәскәрләр түгел, чын артистлар, «Сәйяр» труппасы артистлары Профессионал артистлар труппасы оештырылганын ишеткәнсездер.. Театр, артистлар турында сөйләсә дә, бу труппаны оештыруда аны татар клубына рәсми рәвештә беркетүдә үзенең зур роль уйнавы турында Галиәсгар Камал бер сүз дә әйтмәде. Габдулла Тукаев белән икесенең «Яшен» урынына башка берәр һөҗү журналы чыгару турындагы хыялларын әйтергәме, әллә бу турыда сөйләргә иртәрәкме дип уйланып кына бераз тукталып торды. Шул араны, ничектер ихтыярсыз, алдындагы кулъязманы үзенә якынрак китерде. Аның бу хәрәкәтен күргән Галимҗан: «Кешене эшеннән аерып, әдәпсезләнеп, вакытын күбрәк алдым ахрысы».— дип уйлады. — Киңәшләрегез өчен зур рәхмәт! Әлбәттә, Фатих әфәнде белән мөмкин кадәр тизрәк очрашырга тырышырмын. Татарның профессионал артистлары уенын күрү дә, һичшиксез, бик кызыклы һәм шатлыклы вакыйга! Вакытыгызны күбрәк алганым өчен гафу итегез,—дип аякка басты. — Вакытыгыз булганда, яки газетабызда бирердәй мәкаләгезме, хикәягезме булганда, юлыбызны онытмагыз, килегез! — дип, Галиәсгар ага Ибраһимовны ишеккә кадәр озатып куйды. Ике-өч атна эчендә Галимҗан «Шәрык» клубы, «Йолдыз» идарәсе, «Гасыр» нәшрияты кебек урыннарга күп булса биш-алты тапкыр гына барып килгәләде. Кая барса да. ул тизрәк фатирына кайтырга ашыга. Бу көннәрдә аның язу-сызу эшләре зур уңыш белән бара, әдип ару- талуны белми, көнне төннән аермый утыра иде Шулай да ул, өйдән чыккан араларында. Гафур Коләхметов. Галимҗан Сәйфетдинов, Хәнәфи Кайбышев, Ибраһим Кули, Заһит Нуркин кебек яшьләр белән танышып өлгерде, хәтта кайберләре белән берникадәр якынлашты да. Көннәрнең берендә, байтак вакыт башын күтәрми эшләгәннән соң, әллә ничек бармаклары туңган кебек булып китте. Каләмен куеп, кулларын угалый башлады. Чыннан да, бармаклары гына түгел, аяклары да, бөтен гәүдәсе дә бик нык өшегән икән. «Ник болай булды соң?» _________________________________________ дип уйланып тирә-ягына каранса, күзе тәрәзәгә төште. Ни күрсен! Урам ярты аршин калынлыгында ап-ак кар белән капланган Бу кадәр кар кайчан явып өлгергән икән? Иртә белән ипи алырга чыкканда, аның әсәре д.ә юк иде ич, дип гаҗәпләнде Ибраһимов. Җылыныр өчен бүлмәсе буйлап арылы-биреле йөренә башлады Шул вакыт стенага кулы тиеп китте. Ул да боз кебек суык икән! «Хуҗа хатынга әйтергә кирәк, мичкә яксын Инде ноябрь ае ич Саранланмасын Өй жылын- маса. бу суыкта барыбер эшләп булмас»,— дип уйлады һәм пальтосын. бүреген киеп чыгып китте. Кая бару, кемнәр белән очрашу-танышу турында аның билгеле бер планы юк иде Мамык түшәккә охшап җәелеп яткан ап-ак кар өстендә йөрисе, бу вакытның беренче кар вакытының — үзенә генә ♦ хас салкынча саф һавасын сулыйсы килгән иде аның Ләкин аяклары ихтыярсыз Евангелистлары урамына алып китте. «Болгар»нын икенче з катына менеп кенә җиткәндә, редакциянең ишеге ачылып, каршына > Галиәсгар Камал килеп чыкты Галимҗанга аның өс-башы бик пөхтә, үзенә бик килешеп торган j кебек күренде Чыннан да. Галиәсгар аганың кыяфәте бик ягымлы 5 һәм мәһабәт, киемнәре өстенә коеп куйгандай ятышлы иде Яшь әдипкә i ачык йөз белән карап, кулын сузды да в Редакциягә килә идегезме? — дип сорады * Кереп чыгарга исәбем бар иде. ләкин күрәм. сез үзегез каядыр ® ашыгасыз. Соңгы атналарда фатирымнан бик сирәк чыгуым сәбәпле. дөньядагы яңалыклардан хәбәрем юк. шуны беләсем килгән иде Башка эшегез булмаса. бәлки. Габдулла Тукаев янына барыр- у быз? Мин шул ният белән чыккан идем Яңалыклар турында да анда ; сөйләшер идек. Галимҗан Ибраһимовның Тукаев иҗаты турында кайбер фикер9 ләре бар иде инде Хәтта ул бу турыда мәкалә язарга да ниятләнә. * Галиәсгар аганың тәкъдименнән соң бераз икеләнеп торгач: «Тукай - белән очрашып, иҗаты турындагы фикерләремне башта аның үзенә ® сөйләсәм, зарар итмәс!» дигән карарга килде һәм Форсаттан истифадә 1 булсын' Әгәр Сезне уңайсызламасам. мин каршы түгел, диде. Габдулла Тукаевнын бүлмәсе шунда ук. «Болгар» мөсафирханәсенең өченче катында икән Ашханә янындагы ишекне шакып кергәндә. бүлмәдә ике кеше утыра иде Боларның кара тутлы, ягымлы йөзле, зур кара күзле һәм калын иренлесе Фатих Әмирхан икәнлеген Галимҗан белә иде. Ике тәгәрмәчле креслосы да моны раслый Бүлмә мактарлык түгел: Евангелистлар урамына караган бердәнбер тәрәзә алдында шыр ялангач өстәл, ике-өч иске урындык, «солдат караваты» дип йөртелә торган тар тимер карават Ишекнең уң ягында элгеч Анда төймә тишегеннән эленгән пальто, таушалганрак фуражка Ләкин Галимҗанның моңа исе китмәде, чөнки моңарчы үзе яшәгән фатирлар Тукаев бүлмәсеннән бик күп тапкыр килешсез дә. шыксыз да була иде.. Кунаклар кереп килүгә, бүлмә хуҗасы утырган урыныннан торып: Ә, сез икәнсез. Галиәсгар ага! Рәхим итегез! — диде дә Галимҗанга карады. Әмирхан да кызыксынып аңа текәлде Тукаен яңа кешеләр белән танышырга атлыгучан түгел иде Бигрәк тә якын күргән кешеләре белән тәмләп әңгәмә корып утырганда, ашка төшкән таракандай, уртага килеп кергән чит кешеләрне өнәми иде. Шулай да ул коры гына: Сез дә. әфәндем, өстегезне салыгыз,— дип әйтергә үзен мәҗбүр итте Кунакчыл өйдә үскән Галимҗанга Тукайның шулай коры каршы алуы никтер ят тоелды. Башкалар да моны сизделәр, ләкин Галиәсгар ага бер нәрсә дә күрмәгән, аңламаган төсле булып Танышыгыз, әфәнделәрем! Бу яшь әдибебез Галимҗан Ибра- Һимов була. диде, егетнең терсәгеннән тотып, номер хуҗасы алдына китереп бастырды Аннан соң Галимҗанга карап Бу кешенең кем икәнен мин сезгә баскычтан менгән чакта ук әйткән идем. дип. ша 'Фор» аттан ттифадә очрактан файдалану гыйрьнен исемен атап өлгермәде, Тукай кунакка кулын сузды Якын күргән, хөрмәт иткән кешеләре белән очрашкандагы кебек үзен «Апуш» дип танытмады, «Габдулла Тукаев» дип тулы исемен әйтте. Аның кечкенә генә кулы Ибраһимовның кара җир эшләре белән кытыршыланып, яргаланып беткән крестьянча зур учында югалып калды Уңайсызлыкны таратыр өчен, Әмирхан да мөмкин кадәр самимирак елмаерга тырышып әйтеп куйды — Сезне «Әльислах»та басылган әсәрегез белән мәкаләләрегез аша гына таный идем, инде үзегезне дә күрүгә ирештем Килеп кергәч тә гореф-гадәт буенча исәнлек-саулык сорашудан, беренче карның сафлыгы, матурлыгы турында һәм шуның кебек башка сүзләрдән соң Галиәсгар ага, бик кирәкле нәрсәне кинәт исенә төшергән кебек: — Әле кичә генә мин Әхмәт Урманчиев белән сөйләштем,—диде.— Бү сүзләрне ишетү белән Тукаев, кызыксынып, Галиәсгар ага тарафына борылды — Көлке-һөҗү журналы чыгаруга һәм аңа нәшир булырга ул каршы түгел. Фәкать бергә җыелып. журналның айга ничә тапкыр чыгарылачагын, мөндәрижәсен '. кыскасы, рөхсәт алыр өчен кирәк булган мәгълүматларны билгеләргә кирәк дип әйтә. Тукаев, бу мәсьәләләр турында \йлап. билгеле бер карарга килгән икән инде. — Монда сөйләшеп-киңәшеп утырырлык бернәрсә дә юк. Журналга исем кирәкме? Рәхим итегез! Ялкынлы ук күк йөзен ялт-йолт ярып үтмичә, яшен булмый бит ул! Яшенне яңадан җанландырыр өчен аның «Ялт-Йолт» итеп күкне ярып киткән ялкынлы угын уятырга кирәк! Журналның юлы дисәң, шул ук «Яшен» юлы һәм шулай ук унбиш көнгә бер тапкыр чыга торырга тиеш' Елмаеп, бер Ибраһимовка, бер Тукайга карап утырган Әмирхан шагыйрьнең сүзләрен ишеткәч көлеп жибәрде: — Яшә, Габдулла! Синең белән кайчан гына очрашмыйм, үзеңдә һаман яңадан-яңа сыйфатлар таба торам' Менә хәзер дә син талантлы, зур шагыйрь булып кына түгел, сәләтле нәшир сыйфаты белән дә күз алдыма килеп бастың! Әмирханның Тукайны талантлы зур шагыйрь дип әйтүе Галимжан Ибраһимовка Габдулла Тукаевның иҗаты турындагы фикерләрен белдерергә уңайлы очрак булды. Сүзне башлап жибәрер өчен ул: — Габдулла әфәнденең шигырьләре турындагы мәкаләгезне укыган идем,— дип, Әмирханга карады Фатыйх әфәнденең болай да зур күзләре тагын да зуррак ачылды. Танышыртанышмастан элек Галимҗан Ибраһимовның бу мәкалә турында сүз башлавы аңа урынсыз кебек тоелды. Гаҗәпләнгәнен сиздермәс өчен елмаеп: — Әллә сез минем фикерләремә кушылмыйсызмы? — дип сорады. Әмирханның-елмаюында да, тавышында да ирония бар кебек сизелде Ибраһимовка. «Әллә пенснесенең пыялалары елтырау сәбәпле шулай тоелдымы икән?»—дип уйлап алды, хәтта бераз тукталып торды. Ниһаять, ул — Ник кушылмаска? Фәкать иң әүвәл шуны әйтәсем килә Пушкин. Лермонтов, Некрасов кебек рус шагыйрьләре. Гете, Байрон кебек европалы шагыйрьләр үз әсәрләрендә халык әдәбиятыннан бик оста файдаланганнар, һәм бу хәл аларның иҗади көчләрен арттырган, халыкның моңына, шатлыкларына, уйларына, кыскасы, халыкның рухына якынлаштырган,—диде.— Габдулла әфәнденең «Шүрәле», «Су анасы». «Яна кисекбаш» кебек халык әдәбиятыннан яки фольклор дәрәҗәсенә ирешкән борынгы поэмалардан файдаланып язган әсәрләре Тукаев әфәнденең иҗатын халкыбызның рухына якынлаштыралар Бу әсәрләрМнндәриҗә — эчтәлек нен теле дә халкыбызның теле — татар теле Шул сәбәптән. Габдулла Тукаев әфәнденең шундый шигырьләрен халкыбыз якын күреп, яратып укый. Тукай үзе дә, башкалар да Галимжан Ибраһнмовнын сүзләрен канәгатьлек белән тыңладылар. Шулай да Фатих Әмирханның башына «Бу сүзләрне башкачарак та аңларга мөмкин бит»,— дигән уй килде _ һәм ул: £ - Габдулла әфәнде Тукаевның халык әдәбияты белән аһәңдәш ? әсәрләре аның талантына уңай тәэсир итәләр, баеталар, дидегез. Мин - бу фикерегезгә һич каршы түгел. Ләкин аның фольклорга нигезлән- = мәгән әсәрләре ул дәрәҗәдә ук яхшы түгел дип әйтергә теләдегез £ кебек тоелды. Әллә мин ялгышаммы? — диде — Габдулла әфәнденең халык әдәбиятына нигезләнгән әсәрләренең = теле саф татарча һәм бу — бик яхшы. Әгәр әсәрләрегез халкыбызның • күңел түренә кереп утырсын дисәк, ана телебезнең бөтен байлыгыннан, * бөтен нечкәлекләреннән файдаланырга тиешбез Габдулла әфәнденең с соңгы шигырьләрендә бу омтылыш сизелә Аның соңгы әсәрләренең ? теле әүвәлге кебек чуар, корама түгел. Тукаев әфәнденең шигырь теле г турындагы фикеремне ачыграк аңлатыр өчен бер-ике мисал китерергә * рөхсәт итегез,—дип. Галимжан Ибраһимов «Гыйшык бу я» исемле * шигырьдән түбәндәге юлларны укый башлады: z Ач пикабынмы йезеннән. парласын руе заман. Бән дә әнварын илә парланаем. парланаем' - , 1 Галиәсгар Камал бер Тукайга, бер Әмирханга карап алды. Ту- - кайный чыраенда ачу катыш гажәпләнү сизелде Галимжан Ибраһимов та. гәптәшләренәң чырайлары үзгәреп киткәнен күреп, сүзеннән туктады «Мин бит Тукаевның шигырьләрендә булган кимчелек турында әйттем. Күп вакыт кеше үз кимчелекләрен башкалар күрсәткәч кенә ачыграк күрә башлый. Шуның өчен мәдхия укудан бигрәк, күңелсез һәм ачы булса да. тәнкыйть итү кирәгрәк Фәкать ул яхшы ният белән әйтелгән булсын».— дип уйлады Галимжан фикерен яңадан дәвам итә башлаганчы. Галиәсгар Камал Бу турыда Фатих әфәнде «Әльислах» газетасында язган иде ич инде. Шул ук фикерне кабатлап утыруда ни файда5 — дип әйтергә ашыкты. Фикеренең хаклыгына ышанган Галимжан Ибраһимов исә өстенлек алырга тырышты: Хакыйкатьне кабатлаудан һичкемгә зарар булмый дип беләм Бу бер Икенчедән. Габдулла әфәнденең бүгенге шигырьләрендә дә шундый ук кимчелекләр очрамаса. бу турыда сөйләп утыру кирәк булмас иде! — дип кискен жавап бирде Тукаевның чырае тагын да караңгылана төште Беренче шигырь ләренен теле корама булганын ул үзе дә бик яхшы белә иде Бигрәк тә Фатих Әмирханның мәкаләсеннән соң бу шигырьләреннән хәтта күңеле кайткан иле. Шуның белән бергә, йөрәгенең ерак бер почмагында ул шигырьләргә жылылык. самимият тә саклый, чөнки аларнын барлыкка килүендә Тукаевның Уральск мәдрәсәсендә укыган чагындагы берен че һәм ип якын дусты яшь төрек егете Габделвәлинең тәэсире зур булган иде. Бу егет Тукаевны төрек әдәбиятының бөтен нәфислеге, нечкәлеге белән таныштыручы, аның күңелендә нәфис әдәбиятка мәхәббәт уятучы, шагыйрьлек дәрте тудыручы кеше булды Табигате белән дә галижәнап. хакыйкать эзләүче, җәберләнгән, изелгәннәрне яклаучы гыйсъянчы егет иде ул Габделвәли, үзе укыган Стамбул университетының студентлары белән бергә, төрек солтанына каршы кузгалган хәрәкәткә кушыла һәм шуннан соң. зинданга ябылу ихтнма- лыннан качып. Уральск шәһәренә килеп чыга Монда да күп яшәми Иран халкының шаһ хакимиятенә каршы баш күтәрүе турында ишеткәч, егетнең гаделлеккә, иркенлеккә омтылган йөрәге түзми. Бернәрсәгә карамастан. Иран көрәшчеләре сафына кушылырга ашыга һәм шунда хат-хәбәрсез юк була Әгәр аның дөньяда барлыгын ишетсә. Тукаев бүген үк очрашырга, әүвәлге дуслыгын яңартырга тырышыр иде Шуның өчен кунагының: «Беренче шигырьләре- гезнең те ie төрле телләрдән алып ясалган корама», дигән мәгънәдәге сүзләре Тукаевның иң кадерле хатирәләренә тупас кагылу кебек булды Әгәр Галимҗан Ибраһимов бу нечкә хисләрдән, кадерле хатирәләрдән хәбәрдар булса, бәлки сүзне шулай кинәттән, әзерлексез башламаган булыр иде. Әйтергә кирәк тапкан сүзен Галимҗан Ибраһимов кебек үк туры- дан-туры. кискен рәвештә әйтә белгән Габдулла Тукаев үзе җавап биргәнче Фатих Әмирхан бәхәскә катнашуны кирәк тапты Хәзерге көндә безнең әдипләребез, шагыйрьләребез, барысы да мәдрәсә җимешләре дип әйтсәк, хакыйкатьтән бик ераклашмабыз. Мәдрәсәләрдә исә. үзегез беләсез, татар теле, татар әдәбияты урынына күбесенчә, я гарәп, я төрек телен һәм әдәбиятын укытып килделәр. Шуның өчен дә әдипләребезнең, шагыйрьләребезнең әсәрләрендә гарәп. фарсы, төрек сүзләре кирәгеннән артык булуы гаҗәп түгел Без барыбыз да бу кимчелегебездән котылырга тырышабыз. Ләкин Габдулла әфәнде бүгенге көндә дә шундый корама телдә яза дип әйтү — бөтенләй ялгыш' Тукай кебек ана телебезнең кадерен белеп, аңа мәдхия укыган кемне күрсәтә аласыз? Бүгенге көндә татар баласы сөйләргә өйрәнүе белән Габдулла әфәнденең шигырен: Әй. туган тел. әй. матур тел’ Әткәм, әнкәмнен теле' Дөньяда күп нәреә белдем, син туган тел аркылы' дип жырлый башламыймы?! — диде ул һәм. ике яшь әдип арасында салкынлык тумаса ярар иде дигән фикер белән. — Сәнгатьнең бурычы, хосусиятләре кебек мөһим мәсьәлә турын-, да сүз арасында гына сөйләшү дөрес булмастыр Моның өчен махсус җыелыш ясап фикер алышсак яхшырак булыр иде,— дип өстәде. Галиәсгар ага да: — Бик дөрес әйтәсез. Фатих әфәнде! Хак сүзгә җавап юк! — дип, Әмирханның фикерен куәтләде, һәм кинәт исенә төшереп: — сәнгать, шигърият турында сүз киткәч, бөтен дөньямны онытканмын! Бүген бит «Купеческое собрание» бинасында театр уйныйбыз! Спектакльгә кирәкле кием-салымнарны табыштырып, хәзерләп куйган идем Шул арны алып барып, уйнаучыларга тапшырырга, декорацияләрне, реквизитны күздән кичерергә кирәк,—дип, урыныннан кузгалды. Сүзне әдәбият турындагы әңгәмәдән тагын да читкәрәк борып җибәрер өчен. Әмирхан, нинди җавап алачагын яхшы белсә дә: — Театр бүген буламыни? Нинди пьеса куясыз? — дип сорады. Галиәсгар ага: — Бу ген була, бүген! «Беренче театр» белән «Бүләк өчен» пьесаларын куябыз' — дип җавап бирергә ашыкты һәм — Шулай булгач, сез инде миңа рөхсәт итегез, мин китием! диде дә Ибраһимовка карады: — Сез. Галимҗан әфәнде, ничек? Монда каласызмы, әллә минем белән китеп.» артистларыбыз белән танышасызмы? — дип сорады. Галимҗан Ибраһимов җавап биргәнче. Фатих Әмирхан сүз кушты: - Мондый уңайлы очрактан файдаланып калыгыз! Татар дөнь ясында беренче рәсми труппа бит бу! Оешуларына ике ел да юк. ә осталыклары югары дәрәҗәгә менде дип әйтергә мөмкин Арада бик талантлылары да бар Мисал өчен Габдулла Кариевне генә алырга мөмкин Артистлыгыннан башка ул сәләтле администратор да әле. Труппада хәтта ике туташыбыз да бар! Хатын-кыз рольләрен бик матур итеп уйныйлар! ' - «Сәйяр» труппасы турында ишеткән идем Инде үзләре белән дә якыннан танышсам, әлбәттә, бик яхшы булыр! — дип Галимҗан ризалыгын белдергәч. Фатих Әмирхан да. Галиәсгар Камал да эчләреннән куандылар. Алар икесе дә Галимхан Ибраһимовнын тәнкыйтен урынсыз һәм ялгыш дип саныйлар һәм мондый тәкыйтьнең шагыйрь күңеленә тиешсез рәвештә тупас кагылуын теләмиләр иде — Алайса киттек, Галимхан әфәнде Сәнгать һәм әдәбият турындагы фикерләрегез белән якын арада, пошкырып кайнап утырган са ♦ мавыр янында ничек тә булса иркенләп сөйләшербез, уртаклашырбыз а әле,—дип, Галиәсгар ага Галимханны ашыктырды «Купеческое собрание» бинасына килеп кергәндә фойеда халык £ байтак хыелган иде инде. Энже калфаклы туташлар сердәшләре белән, f яшь ханымнар көяз ирләре һәм шаян күзле буйдак егетләр дуслары - белән парлашып, фойеда ашыкмый гына әйләнеп йөриләр Кызлар баш- < каларнын киемнәрен, бизәнү осталыкларын тикшереп, үзара фикер ; алышалар, көлешәләр Шунда йөргән егетләргә аларның сүзләре кагыл- - мый, күзләре төшми дип әйтеп булмый, әлбәттә. Ләкин егетләр кыю- ' ланып туташларга күз төшерсәләр, кызлар аны күрмәгәнгә салыналар. у карашлар очрашканда да ялгышлык белән, очраклы гына булган кебек ' кыланалар. ® Галимхан читтәрәк баскан олырак кешеләр янында туктап, әйлән- _ бәйлән булып йөргән бу яшьләргә кызыгып карап торды Аның да - менә шуларга кушылып йөрисе, туташларның ачык матур йөзләренә z сокланып, күз алмыйча карыйсы килә Ләкин ялгыз башы агым эченә t кереп китәргә уңайсызлана да иде Шулай икеләнеп торган арада кемдер ~ аның беләгеннән тотып: — Сез дә монда икәнсез. Галимхан әфәнде,—диде Борылып караса Хәбир булып чыкты Үз вакытында «Әльислах» газетасында эшләгән егетне Галимхан Ибраһнмов «Йолдыз» редакциясендә яңадан очраткан һәм шуннан сон берничә тапкыр урамда да күрешкән иде Бүген Хәбир гадәттәгедән артык көяз күренде: атлас кебек ялтырап торган катыргы ак манишка белән манжетлар, нигилист рус яшьләре арасында «собачья радость» дип. үзләрен тәрәккый пәр- вәр дип санаган татар егетләре арасында «күбәләк» дип йөртелә торган кара галстук, өстендә өр-яңа кара костюм, чәчләр дә. брильянтин ягып ялтыратып, маңгай өстенә кабартып тарап куелган Галимхан көлемсерәп Хәбирне баштанаяк карап чыкты да Ай-Һай. егет, сез монда бик ерактан, Франциянең нәкъ үзеннән килгәнсез ахрысы! — диде. Франциядән бигрәк, бәлки, Англиядән килгәнмендер Мәсьәлә анда түгел Шундый ерактан килгәч, мескенләнеп, дивар терәтеп торудан, халык арасына кереп, кешеләрне дә сәер итеп, үзебезне дә аларга күрсәтеп йөрү артык булмасмы? Әйдәгез, бергәләп без дә бу карусельгә кушылып әйләник1 —дип. Галимханны үзе белән чакырды, ләкин анысы джентльмен егетнең өс-башына тагы бер тапкыр күз йөртеп алганнан соң. үзенең киемнәрен дә күздән кичереп, башын чайкады Юк. Хәбир әфәнде, минем төсен югалта башлаган бу кызыл сатин күлмәгем, хиң очлары кырылган пиджагым синең ак маннш кан белән, аягымдагы иске итчекләрем көзге кебек ялтыраган штиблетларың белән ярыша алмыйлар Синең яныңда мин теге матур туташларга бигрәк тә бичара булып күренермен Шулай булгач, баскан урынымнан кузгалмый торсам, хәерлерәк булыр' Ләкин Хәбир, кыстый-кыстый. ниһаять аны күндерде һәм алар яшь ләр арасына кереп кушылдылар Мондагы кебек чит ят ирләр күп булган хирдә татар хатын кызлары нын шулай битләрен капламыйча, хәтта калфаклары өстеннән шәл дә ябынмыйча яланбаш көе иркенләп, көлешеп, сөйләшеп йөрүләрен Галим- җан Ибраһимов беренче тапкыр күрде һәм үзенең гаҗәпләнүен яшермәде: — Казан җәмгыяте көфер почмагының кануннары буенча гына яшәми икән: театр кебек халык күп була торган урында мондагыдай чәчәкләр бәйләме күрермен дип уйламаган идем,— дип Галимҗан каршы яктагы кызларга саклык белән генә ишарә итте. — Әллә күзегез бик кызамы?—дип Хәбир көлеп җибәрде, ләкин шунда ук бөтен кыяфәтен үзгәртеп, икенче яктан үтеп барган кызларга карады, төчеләнеп кулын күкрәгенә куйды һәм түбәнчелек белән башын иде. — Бик матур белешләрегез бар икән. Бу туташлар белән мине дә таныштырмассызмы? Ибраһимовның шулай кызыксынып соравына каршы Хәбир бик җитди итеп җавап кайтарды: — Болар икесе дә минем туганнан туган сеңелләрем: Гафифә белән Гарифә туташлар. Сезнең әдип икәнегезне белсәләр, алар үзләре дә бик теләп танышыр иделәр дә, тик әнә тегендә әтиләре белән әниләре алардан күзләрен алмыйча күзәтеп торалар. Әгәр дә мин сезне сеңелләрем янына алып барып таныштырсам, апаларым да, җизниләрем дә рәхмәт әйтмәсләр... Ул тагын нидер әйтмәкче булган иде. кыңгырау шалтырап, кешеләрне тамаша залына чакырды. Егетләр дә халык артыннан ишеккә таба юнәлделәр. Спектакль ике бүлектән гыйбарәт икән. Башта артистлар «Беренче театр» исемле комедияне уйнадылар. Антракттан соң шулай ук бер пәрдәлек «Бүләк өчен» исемле комедия уйналачак. Ике комедиянең дә Галиәсгар Камал тарафыннан язылган әсәрләр булганын Галимҗан Ибраһимов яхшы белә, аларны укыганы да бар. ләкин сәхнәдә әле беренче күрүе иде. Аларны артистлар башкаруында күрү Галимҗанга укыган чагындагыдан да ныграк тәэсир итте. Фойега чыккач, шул турыдагы фикере белән уртаклашырга уйлап, халык арасыннан күзе белән Хәбирне эзли башлады. Ләкин аны туганнан туган сеңелләре үз яннарына чакырып алганнар икән. Әнә Галимҗан тарафына вакыт-вакыт башы белән җиңелчә ишарә итеп, кызларга нидер сөйли, алар да кызыксынып тыңлыйлар, ара-тирә абыйлары ишарә иткән якка күз кырыйлары белән карап алалар. «Мин аның белән артистларның уеннары, комедия турында сөйләшермен дисәм, ул кызларга минем турыда әйтә ахрысы,» — дип уйлап өлгермәде Галимҗан, читтәрәк басып торган Гафур Колахметовны күрде. Аның белән дә «Йолдыз» редакциясендә танышкан иде ул. Соңыннан берничә тапкыр «Шәрык» клубында да. башка урыннарда да очрашып сөйләшергә, фикер алышырга туры килгәләде. Икесенең дә нҗтимагый- сәяси хәлләр белән кызыксынулары, әдәбият-сәнгать мәсьәләләрендә карашлары туры килү сәбәпле, арада җылылык урнашкан иде. Шуның өчен Ибраһимов: «Менә бу кеше белән теләгәнеңчә иркенләп сөйләшергә мөмкин».— дип уйлап, Колахметов янына килде. Чыннан да. кул биреп исәнләшкәннән соң, Колахметовның беренче сүзләре театр турында, артистларның уеннары турында булды — Я, Галимҗан әфәнде, безнең Казан театры, артистларыбызның уены сезгә ошадымы? Ибраһимов җавабын көттермәде: — Галиәсгар ага тормышыбызның бөтен ямьсез чирләрен бик яхшы белә һәм үзенең әсәрләрендә аларны гаять осталык белән күрсәтә,— дип тиз генә әйтеп ташлады да бераз тукталып торды: — мин аның пьесаларын комедия дип түгел, ә сатира дип әйтер идем. Колахметов яшь әдипнең Галиәсгар Камалның комедияләренә биргән бәясе белән килеште: — Мин дә нәкъ шул фикердә. Ә артистлар сезнеңчә ничек уйныйлар? — Бу турыда мин үземне мөтәхәссәс1 дип әйтә алмыйм. Шулай да 1 Мөтәхәссәс — белгеч артистлар бик килештереп, ышандырырлык итеп уйныйлар кебек Тик менә асрау Биби генә, кыз кешедән бигрәк егерме-егерме биш яшәрлек егеткә охшый.. Колахметов. ихтыярсыз көлеп җибәрде. — Аны кем уйнаганын беләсезме? Галимҗан «белмим» дигән мәгънәдә башын чайкагач. Гафур тагын ♦ да рәхәтләнебрәк көлде: 5 — Күзегез үткен икән, Галимҗан әфәнде. Асрау кызны уйнаган 2 артист, чыннан да. яше егермедән байтак ашкан шагыйрь Сәгыйть Рәмнев > ул’ Аның сәхнә фамилиясе Сәбәктөгин Бу сүзләрдән соң Галимҗан, күңелле хәбәр ишеткән кеше сыман, бик § кәефләнгән кыяфәт белән: 5 — Мин аны көчле талант иясе булган шагыйрь дип белә идем, i артистлык сәләте дә бар икән. Ходай тәгалә аңардан юмартлыгын кыз- ~ ганмаган! — дип елмайды * Рәмиев шигырьләрендәге аллаларга, шаһларга, кануннарга буйсы- ? нырга теләмәгән, аларның күктәге һәм җир йөзендәге тәхетләрен җимерер- =5 гә. көл итәргә әзер торган тыелгысыз гайрәтле хисләр Галимҗан j Ибраһимовны сокландыра иде. Әгәр шагыйрь әйтәчәк фикерен, күңелен- s дәге теләкләрен, омтылышларын коры үгет-нәсихәт белән генә түгел. 3 бәлки шундый ялкынлы хисләр аркылы гәүдәләндереп бирә алса, шул ® вакытта гына шагыйрь чын мәгънәсендә шагыйрь була, дип уйлый * иде ул һәм Сәгыйть Рәмиевне шундый шагыйранә хисләрнең колы. * димәк, чын шагыйрь дип таный иде. £ Бездә күпкырлы талантлар юк түгел Бишенче ел аларга күз ® ачып, баш күтәрергә мөмкинлек бирде. Мисалны ерактан эзләмичә, яныu быздан гына да табарга мөмкин. Менә Галиәсгарны гына алыйк ул — драматург, ул публицист-тәнкыйтьче, ул рәссам-график, ул — артист, режиссер, ул бик яхшы оештыручы! Менә бу «Сәйяр» труппасын оештыруда аның роле бик зур булды Инде «Шәрык» клубы үзенең яна бинасына күчү белән, ул артистларны, көнкүрешләренә җитәрлек айлык хезмәт хакы бирдереп, шул клубка беркетергә тырыша Бу эштә үзенең дә катнашы барлыгын Колахметов Ибраһимовка әйтмәде билгеле Кинәт кыңгырау шалтыравы Галимҗанның ачуын китерде: шундый мөһим һәм кызыклы әңгәмәне өзәргә туры килә иде Казанның үзе. аның тормышындагы ямьле-ямьсез яклары белән танышу, әдәбнмәдәни мохите эчендә кайнау, үзенең әсәрләре өстендә уйлану, эзләнү. Шулай 1910 ел да үтеп китте Галимҗан Ибраһимовның Казанга килүенә инде ел ярым «Казах кызы» исемле әсәренең соңгы ноктасы әле куелмаган булса да. ахыргы битләре язылып бетүгә якынлашкан һәм аны Оренбургтагы «Вакыт» нәшриятында бастыру өчен Фатих Кәрнмн белән сөйләшенгән нде Әле әсәр язылып бетмәгән, ә тормыш яңадан яңа мәсьәләләр, яңадан- яңа бурычлар куя бара Ничә езлар буена «Гомуми әдәби лнсан» тудырырга тырышып йөргән пантюркистларның тавышлары барган саен зәгыйфьләнә башлады инде Аның каравы әсәрләребезне халкыбыз аңлый торган саф. садә чын татар телендә язарга тиешбез, дигән тавышлар өстенлек алдылар ’ Ана теленең кануннары, аны укыту ысуллары турында Галимҗан Ибраһимов кавказлы нугайлар арасында балалар укыткан чагында ук уйланган нде Ул вакытта яшь Галимҗан «Ни өчен безнең мәдрәсәләрдә гарәп теленең сарыф, нәхүен укыталар да. соңгы сулышыбызга чаклы тормышы бызга ямь. мәгънә биргән ана телебезнең кануннарын өйрәтмиләр икән?» — дип фикер йөртә иде. Хәзер инде ул җиң сызганып эшләргә, ана телебезнең кануннарын эзләп табарга, тикшерергә, аларны билгеле бер тәртипкә салырга, кыскасы, татар теленең сарыфын, нәхүен тикшереп язарга тиешмен, дигән фикергә килде. Бу эшне башлап җибәрер өчен романны язып бетерергә, нәшриятка тапшырып гонорарын алырга кирәк иде. Юкса, аның Казанга килгәндәге акчасы, инде күп булса, бер ай чамасы ачлы-туклы яшәргә генә җитәчәк Бер көнне шулай, тормышның күңелсез якларын уйлап утырган вакытта, көтелмәгәндә Шәһит Әхмәдиев килеп чыкты. Ул байтак акча белән кайткан икән. Галимҗан белән Шәһит унбер-унике яшьләрендә Вәли мулла мәдрәсәсендә бергә укый башлаганнар иде. Шул очрашуларыннан бирле бүгенге көнгәчә якын дуслыкларын бозмадылар, ни тапсалар, шуны уртаклаштылар. Бу юлы да Шәһит алып килгән акчаларын уртак итте. Галимҗанның акчасы бурычларын түләргә дә җитмәячәк иде. Шуның өчен исәп-хисапны бурычлардан башладылар. Якыннары, дуслары арасында вакланып тиеннәр санап утырырга яратмаган Галимҗан Ибраһимов. кемгә күпме бурычлы булганын онытмас өчен, махсус бер дәфтәргә язып бара иде. Иптәшенең шул гадәтен белгән Шәһит Әхмәдиев: — Бурыч дәфтәреңне бир әле! — дип сорап алды да андагы саннарның бер тиенен дә калдырмыйча дикъкать белән санап чыкты. — Әгәр кибетче арттырып язмаса. кибетче дә булмас иде ул! Аның дәфтәрендәге бурычларның суммасы башкачарак булыр Шуның өчен без ун-унбиш тиен чамасы арттырып язсак, ялгышмабыздыр,— дигәннән соң гына акчаларны бүлә башлады Галимҗан, шул көнгә кадәр бик саклап тотканыннан калган дүрт сум егерме җиде тиен акчасын чыгарып өстәлгә, иптәше алып килгән акчалар янына куйды Шуннан соң: «Бу эшнең калган якларын син миннән остарак башкарырсың әле». - дигән кебек, читкәрәк китеп утырды һәм кулына каләмен алды Бусы фатир бурычы, ә бусы — кибетчегә бирәсең булсын,— дип. Шәһит Әхмәдиев акчаның беркадәрен читкәрәк алып куйгач, көндәлек харәҗәтләргә. кәгазь сатып алырга, итек табанын яматырга һәм шуның кебек башка нәрсәләргә кирәген хисаплый башлады. Шәһитнең яз һәм җәй буе эшләп тапкан акчасын бик саклап тотсалар, көз буена җитәчәк кебек куренде. — Ул вакытта инде «Казакъ кызы»ның гонорары да кулга керер,— дип. Шәһит бик канәгать кыяфәт белән кулларын уып куйды. — «Яшьләр хаятеннән бер ләүхә». «Яз башы» исемле хикәяләрне дә, бер кат күздән кичереп, нәшриятка тапшырсак, бу да бик кирәкле һәм урынлы өстәмә булыр! — диде Галимҗан. Исәп-хисапны бетереп, акчаларны өстәл өстеннән җыештыра башлаганда. исенә бик кирәкле бер нәрсә төшкәндәй булып. Шәһит: — Их. дус! Без бит синең учительгә түләргә тиешле акчаны исәпкә алмаганбыз' Син аңа аена күпме түлисең? — дип сорады — Мин хәзер учительләр яллап русча укудан ваз кичтем. Шәһит дус Мин инде рус телендәге дәреслекләрне генә түгел, рус телендәге фәнни әсәрләрне дә үзалдыма укып моталага кылырлык дәрәҗәгә килдем... Шәһит, бик кызыксынып, дустының сүзен бүлде: — Димәк, якын киләчәктә өлгергәнлек аттестаты алу ихтималың бар? Шәһитнең болай да матур йөзе шатлыгыннан тагын да нурланып, җанланып китте Ләкин Галимҗан «юк» дигәнне аңлатып башын чайкагач. ни әйтергә дә белмичә, аптырап калды. Галимҗан исә әрнүле тавыш белән иптәшенә аңлата башлады: - Ничә еллар буена ачлы-туклы яшәп, тапкан барлы-юклы акчамны учительләргә түләп, җәен-кышын укыдым, саулыгымны каушаттым Ә нәтиҗәдә ни күрдем3 Кайсы гына гимназиянең, кайсы гына рус уку йортының алдына барма, шап итеп ишеген ябалар, бусагасы аркылы атларга ирек бирмиләр Инде кеше булам дисәң, үзеңә генә ышанырга, үз көчеңә генә таянырга кирәк! — диде. ♦ «Галия» мәдрәсәсендә укыган чагында ук яшь Галимҗанның ипигә 5 дигән соңгы акчасына Блохин кибетеннән китаплар алып укыганын Шәһит з белә иде «Чыннан да. Галимҗанның белеме хәзерге көндә гимназияләр * тәмамлаган яшьләрнекеннән күбрәк», дип уйлады Шәһит, сүзне озынга = сузмыйча: Шулай шул! — дип кенә әйтеп куйды Шәһит килгәч. Галимҗанның көндәлек тормышы да җайланды 2 Ашыкпошык, корысары ашаулар бетте Кибеткә, базарга йөрү, бүлмәне = җыештыру кебек вак-төяк мәшәкатьләрне дә егет үз өстенә алды. ф Әдәбият, матбугат дөньясындагы яңалыкларны тәнкыйди куз белән тик- < шереп барырга һәм бу турыда «Йолдыз»га мәкаләләр язарга, әсәрләре “ өстендә эшләргә, уйланырга Галимҗан Ибраһимовнын вакыты күбрәк ■* калды. ■ 2 Ниһаять. «Качакъ кызы» язылып бетте һәм. Фатих Кәриминен үз * исеменә атап. Оренбургтагы «Вакыт» нәшриятына җибәрелде Инде ир - кенләп утырып татар теленең кануннарын да тикшерергә, ялкынлы хисләр Г нең сәнгатькә, шигърияткә ни дәрәҗәдә көч биргәнен күрсәтергә дә вакыт t җитте. Галимҗан Ибраһимов җиң сызганып эшкә кереште Тыныч кына эшләп утырган бер вакытта. 1911 елның башында. Галимҗанны гына түгел. Россия татарларының бөтен мәдәни катлавын сагайткан кара хәбәр таралды Вятка губернасының Сарапул өязендәге Бубый авылында Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлылар тарафыннан ачылган мәдрәсәдә охранка тентү ясаган Төн буена сузылган бу тенту вакытында бик күп тыелган китаплар, язмалар, прокламацияләр табылган. шул сәбәптән Бубыйлар үзләре дә. мәдрәсәнең башка мөгаллимнәре дә кулга алынып, зинданга ябылганнар Башта бу хәбәргә ышанырга да. ышанмаска да белмәделәр Чөнки газеталарда тәфсилләп язылган мәкаләләр басылмады. Шулай да күңелсез хәбәр куерганнан куера барды Охранканың зур отряд җибәреп, мәдрәсәдә тенту ясатуы бушка булмаган икән. Татар халкын агартучы, аңа туры юл күрсәтүче, аның рухи ихтыяҗларын үтәү юлында көрәшүче саф йөрәкле, ачык фикерле яшьләр тәрбияләү нияте белән мәдрәсә җитәкчеләре Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар. бигрәк тә бишенче алтынчы еллардан соң. атнакич саен мәдрәсәдә җыелыш җыйганнар, патша хөкүмәтенең татар халкын ничек нзуе, кысуы турында ялкынлы нотыклар сөйләгәннәр, дөньядагы хәлләргә шәкертләрнең күзләрен ачарга, аларның күңелләрендә самодержавиегә каршы дошманлык тудырырга тырышканнар Бу җыелышларда шәкертләрдән докладлар ясатып, фикерләрен халык алдында ачык итеп сөйләргә өйрәткәннәр Нәтиҗәдә, шәкертләрнең кайберләре русларның сәяси оешма әгъзалары белән бәйләнешкә кереп, халык арасында прокламацияләр дә тарата башлаганнар, имеш. Ишми ишан, Хөсәен мулла Әбүбәкеров. Шаһи Морат Гадылов кебек мәшһүр карагруһлар, мәдрәсәнең үзендә эшләүче Фәез Даутов. Юнусов кебек провокаторлар биреп торган донос - лар охранканың дикъкатен күптән инде Бубый мәдрәсәсенә юнәлткән була Ләкин Гобәйдулла Бубынлының «Хакыйкать» исемле китабы басылып чыккач, аның тугызынчы бүлегендә самодержавиене хурлап язган фикерен шул ук доносчылар түкми-чәчми генә түгел, хәтта яхшы ук кабартып охранкага җиткезгәч, жандармерия погром башлый Мәдрәсәләрдә. мөгаллнмләрнең өйләрендә тентуләр, төрмәгә ябулар, штраф лар китә. Төрле шәһәрләрдә яшәүче яңа фикерле татарларны өйләрендә. нәшриятларда, кибетләрдә, китап складларында, матбагаларда көн саен тентүләр булганы, юк-бар сылтаулар белән күп кешеләрнең кулга алынулары ишетелә. Бубый вакыйгасыннан файдаланып, охранканың зур бер сәяси процесс тудырырга, татарлар арасындагы самодержавиегә зарарлы булган хәрәкәтне төбе-тамыры белән юк итәргә тырышканы күренә. Оренбургтагы «Вакыт» нәшрияты да бу афәттән котылып кала алмады Монда гажәпләнерлек бер нәрсә дә юк иде, чөнки нәшриятның рәсми хуҗасы Фатих Кәрими, Оренбург губернаторының фикеренчә. зарарлы мәкаләләр язучы буларак, охранкага электән үк мәгълүм кеше иде. Хәтта ул берничә тапкыр төрмәгә ябылырга хөкем ителгән һәм штраф түләү аркасында гына котылып кала алган иде. Шул сәбәпле, аның типографиясендә тентү аеруча җентекле үткәрелә һәм жандармнар, уч төбе кадәр генә язулы кәгазьне дә калдырмыйча, җыеп алып китәләр. Шул вакытта «Казакъ кызы» да охранка кулына төшә. Фатих Кәриминен бу турыда язган хәбәре романның авторын куандырмады, әлбәттә, шулай да Галимҗан китапның кайчан да булса дөнья күрәчәгеннән өметен өзми иде. «Китапта охранка бәйләнерлек бер сүз дә юк. Димәк, аны бүгенме, иртәгәме нәшриятка кайтарып бирерләр. Тик шунысы бар: тентү вакытында алынган китапларны, кулъязмаларны караң, тикшереп чыкканчы байтак вакыт үтәчәк. Шулай булгач, роман охранка кулыннан ычкынып, дөнья күргәнче бәлки бер елга якын гомер узар. Аның тизрәк басылып чыгуы миңа рухи яктан да. матди яктан да бик кирәк, дип охранканы ашыктырып та. аңа әмер биреп тә булмый шул! Безне һәр яктан кыскан, изгән, канатыбызны шулай каерган тормыштан кайчан, ничек котылырбыз икән?! Шуны белгән кешеләрне кайдан эзләп табарга?» Галимҗан Ибраһимов бишенче-алтынчы елларда көрәштә фидакарьләрчә катнашкан кайбер кешеләргә мөрәҗәгать итеп карады. Ләкин аларның, билгеле бер сәбәпләр аркасында, бу хәрәкәттән читләшкәннәрен белде. Кайберләре баштагы элемтәләрнең өзелүен, аны яңартырга теләп тә уңышка ирешә алмауларын әйттеләр. «Әллә алар мина ышанмыйлар, әллә инде самодержавие революцион көчләрне чыннан да шулай хәлсезләтеп. подпольега китәргә мәҗбүр иткәнме?»— дип уйлады Галимҗан Бу фикерләрен ул Шәһиткә дә әйтте. Дусты аны тынычландырырга тырышты: — Син юкка болай борчыласың! Минемчә, мәсьәлә сиңа ышанмауда түгел. Соңгы елларда патша хакимиятенең бәяси хәрәкәтләрне генә түгел, хәтта аз гына яктырак омтылышларны, арзуларны да ничек каты бастырырга тырышканын үзен дә күрәсең бит. Бубыйлылар мәсьәләсенә бәйләп охранканың ничек котырганы һәркемгә мәгълүм! Шушындый бер заманда, бәлки, чыннан да. сакланып хәрәкәт итәргә, яңадан-яңа кешеләргә охранканың дикъкатен җәлеп иттермәскә кирәктер? — Ә идән астында посып кына утырудан ни файда? — Посып утыралармы, әллә юкмы, без бит аны белмибез. Бәлки ачыктан-ачык хәрәкәт итәргә вакыт җитмәгәндер. — Вакыт җиткәнне көтеп, шулай кул кушырып утырырга кирәк дип әйтмәкче буласыңмы?' Ибраһимовның җан әрнүе белән биргән соравына каршы Шәһит иңбашларын сикертеп куйды: — Гаҗәп кеше син! Менә хәзер ана телебезнең кануннарын тикшереп, аның сарыфын язып утырасың. Бу хезмәтең татар мәдәниятен үстерү юлында кирәкле зур бер эш түгелме? Ә язган һәм бүгенге көндә язып хтырган хикәяләрен, романнарың шулай ук халкыбызның тормыш офыгын киңәйтүгә, мәдәниятен күтәрүгә хезмәт итмиләрме? — Мин бит татар халкы өчен әдәбият-мәдәният кирәкми дип әйтмим! Ләкин заманыбыз хәзерге көндә бездән тагын да көчлерәк, кискенрәк, хәлиткеч чаралар, эшләр таләп итә. Шунсыз охранка татарның әдәбиятын да. мәдәниятен дә, хәтта татарның үзен дә тар мар итәчәк! Инде мәгърифәтчелек белән генә канәгатьләнеп: «Ачылмасмы татарның ике күзе? Җәһаләттән һәлак була милләт үзе! Моннан сон күренмәсме икән безгә, мәгъшукабыз мәгарифәтнен якты йөзе?» — дип кенә аһ- зар чигеп утыра торган вакытлар үтте, дустым! Халкыбызның мәгърифәтен үстерер өчен дә тормышыбызны төбе-тамыры белән үзгәртергә кирәк Шунсыз безгә мәгърифәтнең якты йөзен күрсәтмәсләр! Кара сөрем эчендә яшәтерләр! ♦ Шәһит дустының сүзләре белән килешә, тик аның күңелен күтә- g рергә, ничек тә булса уйларын язып утырган әсәрләренә кайтарырга з тырыша иде. Ләкин Галимжан Ибраһимов та башлаган эшен ярты > юлда калдыра торган кеше түгел. Сәяси көрәшкә катнаша алмавына = никадәр борчылса да, иҗади эшләрен ташламады. Хәтта Фатих Кәримн 2 әфәнденең, «Казакъ кызы» романы охранкада югалу сәбәпле, нәшриятка з кайтарылмады, дигән хаты да аның рухын төшермәде, иҗади эшләрен- = нән аермады, чөнки ул бу эшләренең халыкка кирәклеген аңлый иде. " Киресенчә, халыкның рухи байлыгын таптарга, юк итәргә омтылган - золымга каршы ачуы тагын да көчлерәк кабынды... Кеше эзлим } S Яланаякка чолгау белән генә кигән иске игектән кыш чыккан Галим- * җан* Ибраһимовка 1911 елның суыклары бик озакка сузылган кебек * тоелды. Шуңа күрәдер, Гафур Колахметовтан укырга алган китапларын ? кайтарыр өчен урамга чыгуы белән, аңа апрель кояшы бигрәк тә назлы. - йомшак булып, тротуарлар кырыена кыш буе өелә килгән, хәзер инде ап-ак тазалыкларын югалтып керләнгән, инә төшкән көртләр, алар ® астыннан челтерәп аккан гөрләвекләр һаваны сафландыра, җиләслән дерә, күңелне күтәрәләр төсле тоелды. Бу тойгы: «Бүгенге көн уңышлы булырга тиеш Мондый көндә теләгеңә ирешмәү мөмкин түгел», - дигән өметне дә уятты «Бишенче-алтынчы елларда, Хөсәен Ямашев белән беррәттән революция юлында көрәшүче татарлар арасында Галимҗан Сәйфетдинов исемле кеше лә бар, дип Вәли мулла мәдрәсәсендә укыган чакта ук ишетә идем Колахметов исә Сәйфетдиновның иң якын дусларыннан берсе Фикердәш кешең белән генә шулай дус буласың бит Димәк, болар икесе дә бер фикердәге, бер юлдагы кешеләр. Бүген Гаф>р әфәндедән үтенеп сорарга кирәк. Ни өчен алар мине үз араларына алырга теләмиләр? Мин бит җаным-тәнем белән халыкка хезмәт итәргә телим! Алар минем теләгемне, омтылышларымны аңларга тиешләр һәм аңларлар да!» — дип уйланып барганда, кемдер арттан килеп аның беләгеннән тотты Галимҗан Ибраһимов сискәнеп, башын күтәреп караса. Гафур Колахметов үзе икән Руслар, на ловца и зверь бежит,— дип юкка әйтмиләр икән Мин бит.сезгә бара идем, Гафур әфәнде, ә сез үзегез килеп чыктыгыз,— диде Ибраһимов. күрешергә кулын сузып Очрашуыбыз яхшы булды, чөнки мин өйгә тиз кайтмам. Әллә бик ашыгыч йомышыгыз бар идеме? — дип сорады Колахметов Алай ашыгырлык бернәрсә дә юк. Тик сездән алган китапларны кайтарып, тагын шундый ук бер-нке китап алмаммы дип уйлаган идем Хәер, үзем турында әйтәсе сүзләрем дә бар иде Ибраһимовның җавабын ишеткәч, Колахметов сызылып торган коңгырт кашларын күтәреп, киң маңгаен җыерып, уйланып барганнан соң: Мин үзем дә ул китапларны студент Габдрах.ман Мостафнннан алган идем. Хәзер дә юлым шул якка таба Теләсәгез, бергә барыйк. Китапларны да шунда хуҗасына тапшырырбыз,— диде Галимҗан бу тәкъдимне кире какмады. Алар килеп кергәндә студентның кечкенә бүлмәсендә өч-дүрт кеше җыелган һәм алларына лото карталары, фишкалар куеп, уртадагы өстәл тирәсенә утырганнар иде Сүз Карл Маркс тәгълиматы турында барганы аңлашылды, чөнки яңа кунаклар күрешеп, тыгызланып булса да өстәл янында урын алганнан соң. егетләрнең берсе: — Марксның әсәрләрен каян табарга мөмкин? — дип сорады Жавапны лото мичкәләре тулы кечкенә капчык тотып утырган Галимҗан Сәйфетдинов бирде: — Әлбәттә, алар Русиядәге басмаханәләрдә басылмыйлар, китап кибетләрендә ачыктан-ачык сатылмыйлар — Аның кысыграк күзләрендә елмаю чаткылары уйнап алды. Кулындагы капчыкны селкеп, мичкәләрне шалтыратып алганнан соң сүзен дәвам итте: — Әгәр Маркс тәгълиматы белән танышырга теләсәгез, миңа кунакка килегез. Квартирам Карл Маркс рухы белән тулы! Сәйфетдиновның бу сүзләре Ибраһимовка күңелендәге омтылышлары турында сөйли башлар өчен бик уңай сәбәп булды. — Без барыбыз да Карл Маркс җәнапларының тәгълиматы белән якыннан танышырга телибез дисәм, хата булмастыр Назариятне 1 белү, әлбәттә, бик кирәк,— диде ул — Ләкин, назарияттән башка хәрәкәт тә кирәк дип уйлыйм Миңа моңарчы революцион назариятләр белән танышырга туры килмәде дип. кул кушырып утырырга безнең хакыбыз юк! Халкыбызның бүгенге көндәге әхвале бездән эш. көрәш таләп итә. Сез безгә менә шул көрәш юллары турында сөйләгез, безләрне шул юлга алып барыгыз! Яшь әдипнең дулкынланып, кызып әйткән сүзләрен ишеткәч, башкалар да «Жавап нинди булыр икән?» — дигән сыман кызыксынып, бер Галимҗанга, бер Сәйфетдиновка карап алдылар. Сәйфетдинов исә, сул терсәгенә таянып, коңгырт чәчләрен берничә тапкыр бармаклары белән артка тарап, уйланып торганнан соң, ниһаять, башын күтәреп, яшь адашына елмаеп карады. Хәзергә мин үзем дә андый хәрәкәттән ераграк торам.— дип башлады ул һәм бу сүзләрен кабатларлык нинди дә булса берәр мөһим сәбәп эзләп, бераз тукталып торганнан соң кинәт йөзе ачылып китте: — Минем хатыным Ольга Войдинова Казанда хатын-кызлар өчен ачылган гали курсларда укый. Ике елдан тәмамлаячак. Шуннан соң мин үз ихтыярымда булачакмын, югыйсә жандармерия кулына төшү ихтималым бик мөмкин Хәзергә хәл күз алдыгызда Аз гына шикләндеме, охранка шунда ук кулга ала, зинданга яба. сөргенгә җибәрә,'аса. кисә Ә бу хәлдә Ольга, укуын тәмамлый алмастан, юл уртасында калачак Шундый сылтау тапканына бик канәгать булып, ул күбәләк галстугын төзәтеп куйды Ләкин Галимҗан Ибраһимов аның сүзләренә һич ышанмады «Сәяси хәрәкәттән бөтенләй ераклашкан булса, күпне белергә теләгән городовойларны. дворникларны алдар өчен менә шулай лото уйнаган булып, Маркс тәгълиматы турында сөйләп утырмас иде»,— дип уйлады һәм тагын да кызуланып адашына ябышты: — Тормыш көннән-көн авырлаша бара. Сулыш алырлык та чара калмады. Бик дөрес әйтәсез: авызыңны ачып, хак сүз әйтүче булдымы, аны шунда ук зинданга ябалар, сөргенгә куалар Бу әхвәлдә эндәшмичә, көрәшмичә, читкә чигенеп, посып утыру үзе бер җинаять түгелме? Сәйфетдинов яшь әдипнең бу сүзләренә бөтен күңеле белән кушыла һәм аның шундый кызулык белән көрәшкә омтылганын күреп сөенә иде. Ләкин шуның белән бергә, әле күптән түгел Хөсәен Ямашевның Галимҗан Ибраһимов турында әйткән сүзләре дә исенә төшә. «Мин аны Оренбургтагы мәдрәсәдә укучы шәкерт чагыннан беләм Шул вакытта ук ул миңа уйлана торган, эзләнә торган егет булып күренгән иде. Аның соңгы хикәяләре әдип буларак үсә барганын күрсәтәләр. Шул юл белән барса, халыкның мәдәниятен, аңын үстерүче кирәкле кеше булып Назарият теория җитешәчәк Талантлар адым саен очрамыйлар. Шуның өчен Галимҗан кебек егетләргә туры юл күрсәтеп, ярдәмләшергә, ләкин үзләрен замананың хәвеф-хәтәреннән сакларга кирәк»,— дигән иде ул. Ниһаять, Сәйфетдинов башын артка ташлап, сул кашын күтәребрәк, житди кыяфәт белән Галимҗанга карады Бик дөрес әйтәсез, адаш! Төрле кысулар, изүләр көннән-көн арта * бара Менә шуның өчен дә бик сак булырга кирәк. Революция көчләрен, £ көрәшчеләрне жандармерия кулына төшермәс өчен, партия үзенең эшен ? конспирация юлы белән алып барырга мәҗбүр Сәйфетдиновның бераз тукталып торуыннан файдаланып, моңарчы = ^ндәшми утырган Колахметов, бер Сәйфетдиновка, бер Ибраһи.мовка Д карап алды да: — Чыннан да, бер жирдә өчтән артык кеше җыелдымы, городовой 5 килә дә җитә. «Ни өчен җыелдыгыз?» — дип тикшеренә, «Таралыгыз!» « дип куа башлый Әгәр инде берәр нәрсә сизенсә, һичшиксез, шунда ук * охранкага хәбәр бирә Әле монда берәү дә кереп тикшеренеп йөрмәвенә * гаҗәпсенеп утырам мин,— диде ул. Квартир хуҗасы студент Мостафин көлеп җибәрде: — Гаҗәп түгел! Сез килгәнче мин городовойга чынаяк тутырып ' акны эчерттем дә иптәшләрем килеп лото уйнаячагыбызны сөйләдем ' Шул сәбәптән, ул килгәнегезне дә күрмәмешкә салынды, ничә кеше * килгәнен дә санап маташмады я Галимҗан Ибраһимов, сүзнең төп темадан читкә китүенә канәгать- - сезлеген күрсәтеп, кашларын җыерды Сәйфетдиновның конспирация турындагы сүзләрен ул. «Партия бүгенге көндә синең кебек сынал- ® маган, тикшерелмәгән һәрбер кешене үз сафына ала алмый»,— дигән мәгънәдә аңлаган иде Ләкин, тотнаксызлык күрсәтергә теләмәгәнлек- тән, сабыр тавыш белән: Замананың җиңеләя төшкәнен көтеп, безнең кебек типсә тимер өзәрдәй егетләр читтә тик утырырга тиешме сезнеңчә? — дип сорады Алдындагы лото мичкәләре идәнгә чәчелеп киткәненә илтифат итмичә. Сәйфетдинов кулындагы капчыгын өстәлгә куйды, һәм һәрбер сүзенә басым ясап: - Нигә тик утырырга кирәк булсын? — дип сорауга каршы сорау бирде дә, җавап та көтмичә сүзен дәвам итте: — Менә сез. адаш, татар әдибе булып үсеп киләсез. Бик яхшы, мәгънәле хикәяләрегез бар Хәзер татар тормышыннан зур роман, татар теленең сарыф. нәх\ен 1 язып утырасыз дип ишеттем. Сезнең бу эшләрегез - халкыбызның мәдәниятен үстерүгә, дөньядагы хәлләрне күрерлек итеп күзләрен ачарга, аңнарын киңәйтергә зур ярдәм итә торган эшләр Кыскасы, әгәр сез хәзерге эшегезне намуслы рәвештә алып барсагыз, халык каршындагы бурычыгызны тулысынча үтим дип хисаплый аласыз Менә сез, назариятне белү кирәк дип бик дөрес әйттегез, әлбәттә Назарият белән коралланмыйча. көрәшүнең мәгънәсе юк, чөнки сәяси көрәш иске тормышны җимерү өчен генә түгел, яңа тормыш корыр өчен дә кирәк ул. Димәк, сәяси көрәшченең яңа тормыш нинди булырга тиешлеген һәм бу тормышны ничек корырга кирәклеген яхшы белүе мәҗбүри. Тик шунда гына без кирәкле нәтиҗәгә ирешәчәкбез Сәйфетдиновның фикерләре бик дөрес икәнен һәм үзенең сәясәттә хәзерлеге зәгыйфь булганын Галимҗан Ибраһимов яхшы аңлады Шхлай да мондый сүзләр аны канәгатьләндермәде генә түгел, хәтта хәтерен калдырды. Үз араларына кертмәс өчен Сәйфетдинов аны күкрәгенә тибәреп. артка чигендерергә тырышкан кебек тоелды Ләкин ул бу турыда бәхәсләшеп утырудан файда чыкмаячагын белде Күңелендә кайнаган үпкәсен сиздермәс өчен китәргә булды Алып килгән китапларын Колач метовка сузды. Башта Гафурның озынчарак нәфис йөзендә гаҗәпсенү Сарыф морфология. нәхү синтаксис әсәре күренде, ләкин Галимҗанның китапларны ни өчен аның кулына тапшырырга теләвен шунда ук аңлап, сызылып торган нечкә мыегы астыннан көлемсерәп кунды «Бу китапларны аңа мин биргән идем бит», дип уйлады, кабул итеп алгач, кулданкулга биреп. Мостафинга тапшырды Анысы, тиз генә икенче бүлмәгә чыгып, тагын IIIHI шдер ике китап тотып керде. — Укырга теләсәгез, менә, бик кызыклы ике брошюра: берсе — «Принципы труда в современном обществе» исемле, икенчесе — «Пролетарская борьба в России»,—дип, аларны Галимҗанга сузды. Галимҗан Ибраһимовның кәефе шул дәрәҗә кырылган иде ки, ул рәхмәтен дә әйтә алмады. Башын гына иеп. китапларны алды да саубуллашып чыгып китте «Яшь йөрәкләр» язылып бетте. Хәтта басыла да башлады Ләкин романны тудырган уйлар, хисләр һаман суынмыйлар, борчыйлар Ниндидер ачыкланып җитмәгән протест әдипнең йөрәген кимерә, газаплый. Әллә Зыя белән Мәрьямнең фаҗигасе һаман шулай күңелен сызлатамы? Дөньядагы иң матур, иң гали омтылышларга киртә булып, аларны изгән, агулаган, шул фаҗигане тудырган тормыш шартлары аның күз алларын караңгылаталармы5 «Өстебезне каплап алган бу сөремнән ничек котылырга5 ! Инсанның иң мөкатдәс тойгыларын, омтылышларын таптаган кара көчләрне ничек җиңәргә?! Бишенче-алтынчы елларда яшьнәп-күкрәп, күкрәк киереп, җиң сызганып, якты киләчәк юлында җәлладларга каршы көрәшкә чыккан егетләр бүген кайларда?Шулай ук алар зинданнарда. сөргеннәрдә һәлак булып беттеләрме? Аларның намуслы, якты йөзләре хәтеребездә дә бит. ә безгә ни эшләргә кала? Бу бәлаләрдән котылганнар шул дәрәҗә конспирациягә бирелгәннәр ки. аларны эзләп табу мөмкин түгел Хәзерге вакытта бәлки шулай кирәктер дә. ләкин ләкин Революция җиңелде, бөтен өметләр өзелде, алда тик караңгы төн. дип төшенкелеккә бирелгән, эчкечелеккә, карта уенына, хатын-кызлар белән уйнаш итүгә сабышкан егетләр азмы? Нишләргә? Кая барырга? Бу сазлык минем үземне дә бөтенләй тартып алып йотканчы, аякны нык басардай урынны каян табарга?» — дигән күңелсез уйларга бирелеп утырган бер көндә. Казатинда яшәгән иптәше Каюм Мостакаевтан хат килде. Ул җәй көннәрендә казах арасына кымызга барачагы һәм, аннан кайтышлый юл уңаенда, берничә көнгә Казанда тукталачагы турында язган иде. Каюм белән очрашу ихтималы Галимҗанны бик шатландырды. Уртача буйлы, алсуланып торган яңаклы, куе кара кашлы, һичбер төрле таракка буйсынмаган куе кара чәчле, ябык кына, сөйкемле бу егет белән танышканына бер ел гына булса да, Галимҗан аны саф күңелле, вәгъдәсендә нык тора торган кеше дип белә иде. Былтыр Казанда очрашкан чакта сүз ара сүз чыгып. Галимҗан Ибраһимов аңа «Әгәр тамак туйдырырлык һәм өлгергәнлек аттестатына хәзерләнер өчен учи- тельгә түләрлек акча килердәй хезмәт табылса, бернәрсәгә карамастан, теләсә кая барып, синен кебек җиң сызганып эшләргә риза!» — дигән иде. Шуны онытмаган икән «Киевнең үзендә татарча укытучылык урыны булырга тора. Әгәр әүвәлге фикереңнән кайтмаган булсаң, кичектерми җавап бир!» — дигән. Киев студенты Хәлиулла Еникеевның Казан университетының медицина факультетында укучы якташы Хәнәфи Кайбышевка язган хатына караганда, андагы мөселман студентлары арасында ниндидер иҗтимагый хәрәкәт башланганга охшый Әгәр чыннан да шулай булса, анда үз* идеалларыннан өметләрен өзмәгән намуслы кешеләр табылырга тиеш. Бәлки шулар белән танышырга мөмкин булыр «Аннары, кемнәрне укытырга? Зурларнымы, балаларнымы? Хезмәт хакы күпме булачак? Шуларны да ачыкларга кирәк»,—дип уйлады Галимжан Ибраһимов. шунда ук Каюмга җавап язарга булды. «Киевкә барудан, әлбәттә, баш тартмыйм Эшнен матди тарафларын да тәфсиллерәк белеш Кымыздан кайтышлый берничә көнгә Казанда тукталачакмын дигәнсең Ул вакытта мин дә Казанда булачакмын. Шунда очрашып, билгеле бер карарга килербез»,— дигән сүзләр белән хатны тәмамлады. ' Җәйнең соңгы көннәрендә бу ике дус Казанда, «Болгар» гостиница- 2 сының бер бүлмәсендә күрештеләр. Кыскача гына хәл-әхвәл сорашканнан з соң. өстәл тирәсендәге урындыкларга утырырга ашыкмыйча, кызыксынып, £ аяк өсте торган хәлдә берберләренә карашып алдылар. Галимҗанга £ Каюм узган елга караганда да ябыграк, йончыганрак булып күренде. 2 «Сәламәтлеге мактанырлык булмаса кирәк. Кымыз да үзенә ярдәм | итмәгәнгә охшый»,— дигән уй килде аның башына. Каюмга исә Галимҗан 5 да чиктән тыш арыган, хәлсезләнгән, күзләре, яңаклары эчкә баткан ♦ кебек күренде «Өс-башы да һаман шул. искечә икән».— дип уйлады. * Чыннан да. Ибраһимовның өстендә былтыргыга караганда да уңа о төшкән кыек якалы кызыл сатин күлмәк, билендә зур пряжкалы киң 5 кара каеш, кулында яңа дип әйтергә мөмкин булмаган киң кырпулы s кара эшләпә, аякларында күп юлларны таптаган иске итекләр Ләкин * егетләр күңелләрендә калган шыксыз тәэсирләрне бер беренә белдермә- * деләр Дустының тышкы кыяфәтеннән туган күңелсезлеген сиздермәс s өчен Каюм: s Мин хәзер килермен. Половойга самавыр китерсен дип кенә әйтим “ әле! диде дә, номердан ашыгып чыгып китте Ялгыз калгач. Галимҗан Ибраһимов уртадагы өстәл тирәли йөреп ® чыкты, ләкин бүлмәдә дикъкатьне җәлеп итәрлек бер нәрсә дә күрмәде өстенә соргылт сары одеял япкан тар тимер кровать, иске комод, ишек янында көзгесе чатнаган юынгыч, ике урындык Каюм озак көттермәде. Ашханәдә кайнар пәрәмәчләр бар икән Самавыр да кайнап утыра, хәзер кертерләр! — дип. ишектән үк сөйләнә-сөйләнә килеп керде. Дөрестән дә. Каюм артыннан ук дип әйтерлек кара кәләпүшле, алъяпкычлы половой килеп керде Шаулап, пошкырып торган ярты чиләклек самавырны өстәлгә утыртканнан соң ул. ашханәдән чынаяклар, пәрәмәчләр, казылык кебек нәрсәләр ташый башлады. Бу нигъмәтләрне күреп, Галимҗан Ибраһимов хәтта аптырап калды Кулларын ике якка җәеп ихтыярсыз: Бу кадәр сый нигә кирәк? Син болай да кыш буе җыйган акчаларыңны юл чыгымнарына туздырып бетергәнсеңдер,— дип әйтмичә булдыра алмады — Хафа булма, дустым1 Ял вакытында да сыйлашмасак, кайчан сыйлашырбыз? Әйдә, утыр, пәрәмәчләр кайнар чакта ашап алыйк' дйп. иптәшен табынга чакырды Галимҗанның да. Каюмның да карыннары ачыккан иде. Башта алар, күп сөйләшмичә, бик тәмләп тәлинкәдәге бер өем пәрәмәчләрне ашап бетерделәр. Каюм гөрләп пошкырып утырудан һаман туктамаган самавырдан иптәшенә чәй ясап сузды да Беренче каттагы «Юл» кнтепханәсенә кергән идем Синең «Яз башы» исемле хикәяң белән «Шура» журналында басылган «Йөз ел элек» дигән хикәяләреңне генә таптым Башка әсәрләрең сатылып беткән. «Тукай белән Ибраһимовның әсәрләре көтепханәдә озак кунак ламыйлар. дәррәү сатылып бетәләр. Әле базарның да моңарчы сакланып калулары гаҗәп»,— ди сатучы малай Мин бигрәк тә синең «Татар сарыфы» дигән әсәреңне алырга теләгән идем, диде «Бәлки үзеңдә артык берәр нөсхә табылмасмы?» дигән өмет белән иптәшенең күзләренә карап алды. Таптың китап саткан җир! — диде Галимҗан — Андагы киштәләрдә бер вакытта да китаплар күрмәссең! Элегрәк хат язып сораган булсаң, мин ул китапны сиңа почта белән дә җибәргән булыр идем. Ләкин хәзер кулымда артык бер нөсхә дә юк.— Каюмның күңелсезләнеп, башын кагып алганын күргәч, өстәп куйды: — Сиңа ул китап бик кирәк булса, мин аны табарга тырышырмын. Каюмның чырае ачылып китте: — Менә бу вәгъдәң өчен зур рәхмәт сиңа! — дип, шатлыгыннан кулы белән тезенә сугып куйды. Ниһаять Каюм төп мәсьәләгә күчте: — Киевта татарлар аз түгел. Байлар, сәүдәгәрләр, вокзалда ресторан тотучылар да бар Менә шуларның балаларына татарча укытучы кирәк. — Балалар зурлармы? — Икесеме-өчесеме Киев университетында укучы студентлар, тагын берикесе гимназисткалар. Боларга татар телен һәм әдәбиятын укытырга, тагын берничә яшь балага хәреф танытып, укырга язарга өйрәтергә кирәк булачак Димәк, шәкертләр унлап бхичак . дип. I алпмҗан Ибраһимов уйланып торды да: — Аларның барын оергә кушып укытып булмас шул,— диде. — Әлбәттә, шулай! — дип. Каюм да аның сүзен раслады.— Көн саен жидесигез сәгатеңне шәкертләр укытып үткәрергә туры киләчәк. Аның каравы, калган уналты-у нҗнде сәгатеңне, теләсәң, өлгергәнлек аттестатына хәзерләнеп, теләсәң, романнар, хикәяләр язып, теләсәң, болай гына ял итеп, хәл-көч җыеп үткәрерсең! — дип өстәде. — Яшь балаларга хәреф танытырлык кеше табылмыймы соң анда? — Мулла яки мөәзин кебек берәрсе табылыр иде бәлки. Үзең беләсең, татар булган җирдә, әлбәттә, мулла меәзинсез булмый. Ләкин хуҗалар: «Безгә хәзерге заманның таләпләренә муафыйк, мәдәни халык арасында үз-үзен тота белерлек, шәкертләренә үрнәк булырлык кеше кирәк»,—диләр. Шуның өчен мин синнән дә лаек кеше тапмадым. Иптәшенең сүзләре Галимҗанны бераз уңайсызландырды. Ярарга тырышу нияте белән Каюм аны тиешеннән артык мактаган сыман тоелды Сүзне икенчегә борырга тырышты: — Хезмәт хакы ничек булачак? Белешмәдеңме? — Ник белешмәскә? Белештем! Ашау-эчү алар исәбеннән вокзалның беренче класслы ресторанында. Квартир нәкъ шәһәр уртасында диярлек Шулай ук хуҗалар хисабына Аена утыз биш тәңкә акчалата! Әгәр шул шартларга риза булсаң, юл расходларын да үз өсләренә алачаклар Гик юл хакы утыз биш тәңкәдән артмаса икән, диләр. Иң якты хыялында да Галимҗан Ибраһимовның мондый яхшы шартлар тәкъдим итәрләр дип өметләнгәне булмады Ышанырга да, ышанмаска да белми, күзләрен зур ачып, иптәшенә карады: - Син. дус. чынлап әйтәсеңме, әллә шаяртасың гынамы? — Шаяртырга син бала түгел ич! — Каюмның шулай дип әйтүе булды. Галимҗан урыныннан сикереп торды да. иптәшен кочаклап алып, уң яңагыннан да. сул яңагыннан да үпте. Шулай балаларча ашкынудан икесе дә уңайсызландылар. Галимҗан сүзне үзен аеруча кызыксындырган якка күчерергә ашыкты: — Киев университетында минем яктащлардан Хәллә Еникеев исемле егет укый. Аны беләсеңме? — Киевкә барган араларда очрашам мин аның белән Анда мөселман студентлары бик күп. «Якташлык җәмгыяте» оештырганнар. Хәлиулла да анда әгъза икән. Җәмгыятьләрнең эшләре турында бик мавыгып сөйли ул. — Эшләренең, чыннан да. мәгънәсе бармы икән соң? — Болай, алар арасында булганым юк Мин студентлардан бер читтәрәк тора торган кеше бит Шулай да Хәлләне күргәлим Аның сүзенә караганда, җәмгыятьчеләр, гомумән, мәгърифәтчелек эшләре белән шөгыльләнәләр икән. Җыелышларында иҗтимагый, тарихи һәм башка мәүзуглар буенча докладлар, рефератлар укыйлар ди. Мостакаевнын сүзләре студент-медик Хәнәфи Кайбышевның Хәллә турында әйткәннәрен раслый иде. Димәк, Еникеев чыннан да студентлар арасында сәясиме, иҗтимагыймы хәрәкәткә катнаша икән. ф — Адресын беләсеңме син анын? ч Каюм гаепле кеше сыман, аптырап 2 — Менә бит! Мин анын үзе белән берничә тапкыр фатирына I бардым, ә урамының исемен дә. йорт хуҗасының фамилиясен дә бел- * мим.— дип җавап кайтарды = - Белмәсәң дә. әллә ни зыян юк. Хәлләнеп адресын Кайбышевтан £ алырга мөмкин Алар бик якын дуслар, даими хат алышып торалар.— 2 дип. Галимҗан иптәшен тынычландырды Иптәшләрнең сүзләре күп булды, вакытның узганын да сизмәделәр. ♦ Өстәлдәге самавыр да. егетләрнең үзен онытуларына кәефсезләнгән. * үпкәләгән сыман сүнгәннән-сүнә барып, ара-тирә моңлы итеп сызгырга- о лап ала иде. 2 Озакламый, юл чыгымнарына дигән утыз биш тәңкә белән. Каюмның у үзеннән бурычка алынган кырык сум да килеп җитте. s Русларның «киеменә карап каршы алырлар, акылына карап оза- " тирлар* дигән әйтемнәрен хәтердә тоткан Галимҗан Ибраһимовның ” Киев байларына иске киемнәрдән күренәсе килмәде, өс-башын яңарта ® төште Бурычларын да түләде Иртәгә китәм дигән көнне ул. Еникеевның адресын алыр өчен, Хәнәфи Кайбышев белән очрашырга булды Хәнәфинең яңа күчкән фатирына Галимҗанның әле барганы юк иде Ишектән кереп килүе белән тукталып, бүлмәдәге җиһазларны күздән кичерде. «Моның әүвәлге фатиры андый бай. зиннәтле түгел иде бит Бу фатирга әллә ни хәтле акча түли торгандыр Бу кадәр акчаны каян ала икән? Ни дисәң дә. алпавыт малае шул!» - дип уйлады Бүлмәнең җиһазы Галимҗан Ибраһимов кебек үз көчләре белән көн күргән яшьләр өчен, чыннан да. ис китәрлек иде. Караватны киртәләп торган ширманың кара ефәге өстенә елга буендагы күренешләр, агачлар арасында балык каптырып утырган кытайлар чигелгән Тәрәзә алдында язу өстәле. Аның өстендә арыслан сыны рәвешендә ясалган соры мәрмәр кара савыты. Идәндә зур йомшак келәм. Уртада җете кызыл төстәге хәтфә эскәтер ябылган түгәрәк өстәл Аның тирәсендә шундый ук хәтфә белән тышланган дүрт йомшак урындык Сул стена буенда диван Язу өстәле алдында һәм аның сул ягында ике кресло. Стенада кара атлас өстенә соры ефәкнең төрле төсмерләре белән чигелгән сәмруг кош сыны Бу зиннәтле бүлмәнең хуҗасы. Казан университетының.студенты Хәнәфи Кайбышев. ишек янында кузгалмыйча басып торган Галимҗан Ибраһимовка карап: - Нәрсә катып калдың? Әйдә. үт. утыр! — дип. кулы белән креслоны күрсәтте. Галимҗан язу рстәле янындагы креслога килеп утырды да инде Хәнәфинең үзен баштанаяк күздән кичерде. Студент өстендәге җылы халатның якасына, җиң очларына, кесә кырыйларына әллә нинди матур үрнәкләр тнпчелгән. аягында башы югарыга кәкрәеп торган йомшак өй башмаклары. Егетнең зифа буена, кысынкырак кара күзләренә, дулкынланып торган кара чәчләренә бу затлы киемнәр килешеп тора иде Ләкин өй хуҗасының кыяфәте Галимҗанга ничектер ясалма булып күренде Әллә авызыңа май каптыңмы, эндәшми торасың? Синең шулай байларча яшәвеңә хәйран калып торам Үзең ал- дынгы фикер кешесе булсаң да. мирзалык гадәтләре каныңа сеңгән. Ләкин шул кадәр акча каян табасың? Кайбышев көлемсерәде: — Сәнгатькә табынган кеше үзенең көндәлек тормышын да матур итеп оештырырга тиеш дип уйлыйм мин. Монда гаҗәпсенерлек бернәрсә дә юк! — дип җавап бирде дә. акча мәсьәләсенә кагылмыйча гына, сүзне икенчегә борды: - Киевкә китәргә җыенасың дип ишеттем. Анда сиңа ни калды'-* Галимҗан Хәнәфинең күзләренә төбәлеп карады: — Аңламаган булып кыланма әле! Мондагы әхвәлне мин сөйлә- мәсәм дә. бик яхшы беләсең. Киевтә ниндидер бер җанлы хәрәкәт барлыгы турында миңа үзең әйткән идең бит! . Ә-ә! Хәлиулла Еникеевның хаты турында әйтәсеңме? Ул бит мавыгучан кеше. Аның сүзләренә бик үк ышанып та булмый Яна иптәшләре белән бер сафта торып халыкны җәберләүче, изүче залимләргә каршы көр.чп i t 1к. имеш! Әитерсен лә. тирә-юньдәге әхвәлдән \ юәре юк’ Шулай урып ил урынсыз такылдап йөрсә. Столыпин бабаң учен улем элмәге Гч мн кавыштырганны сизми дә калыр. Хәлиулла кебек «көрәшчеләр» (бу соңгы сүзне Хәнәфи аеруча мыскыл белән әйтте) тик Киевтә генә табылыр. Казанда андыйлар юк дип уйлыйсыңмы? Кайбышев аякларын алга сузып, креслога аркасын терәп, ипләбрәк утырды Сул кашын күтәрә төшеп, ирония белән әңгәмәдәшенә кырын күз ташлады. Аның кунакны юри ярсытасы, күңелендә ни барын, ни югын әйттерәсе килә иде Галимҗан Ибраһимов. чыннан да. ярсып китте. Утырган урыныннан торды да бүлмә буйлап арлы-бирле йөри башлады. - Хөсәен Ямашев кебек саф йөрәкле аерым шәхесләр юк түгел иде Я. алар кайда хәзер?' Ямашев кинәт үлеп китте. Халык арасында, ул кара көчләр, хаиннар кулыннан һәлак булды, дигән сүзләр йөри. Ибраһим Моратов кебекләр зинданнарда, сөргеннәрдә чахоткадан үлеп калдылар Ишеткән хәбәрем дөрес булса. Гомәр Терегулов әүвәлге идеалларыннан кире кайтканга охшый... Бу кеше Уфа губернаторына гариза биргән, моннан ары сәясәткә дә. иҗтимагыи хәрәкәтләргә дә катнашмам, дип тәүбә иткән, сәяси ышанычлылык алып, земствога эшләргә кергән, диләр.. Хәнәфи Галимҗанның сүзен бүлде: Урысларда бер мәкаль бар: «Рыба ищет где глубже, а человек где лучше»,— диләр. Бик дөрес мәкаль! Революция җиңелде! Шуны аңларга кирәк, дус! Дон Кихот Ламанчский булып, җил тегермәннәре белән сугышып йөрүләрдән ваз кичәргә вакыт! Бишенче елны түгелгән каннар да җитәрлек! Акыллы кешеләр бүген легаль юллар белән йөрергә тырышалар! Галимҗан Ибраһимов Кайбышевның алдына килеп басты: Безнең атаклы философыбыз, теоретигыбыз, әдибебез, кыскасы, бөтен Казанга мәшһүр булган син үзең дә соңгы вакытта тынып калдың. Димәк, син тирәягыңда ышанычлы терәк булырлык иптәшләр тапмыйсың! Син дә тапмыйсын, юкка йөрисең,— диде Кайбышев Бераз уйланып торгач, дулкынланган чагындагы гадәте буенча рус сүзләрен куша куша, дәвам итте. Адәмне бер савытка охшатыйк Тормыштан, природадан. наукадан алган благолары белән бу савыт башта үзен камил тутырсын Әгәр тулып ташыса, әнә шул артыкны ул башкаларга бирергә хаклы. Кешеләргә, җәмгыятькә, халыкка, инсанияткә хезмәт әнә шул тулып ташкан тамчылар рәвешендә булганда гына табигый. Менә шул хакыйкатьне аңлау гына революциядән соң миңа тынычлык бирә алды,— дип. сүзен бетерде. Иптәшеннән бу сүзләрне ишеткәч. Галимҗан ии әйтергә дә белми катып калды «Бу бит тар индивидуализмның төп нигез ташы' Бу — Хәнәфинең, үз фикере түгел. Әллә чыннан да ул «гыйльми, фәлсәфи индивидуализм» сазлыгына шуып төштеме икән?» иш уклады. Ниһаять. акылын туплап, кырыс тавыш белән сорап куйды - Авыл мужигы Степан Кривоногое хәтле дә була алмыйм дисеңме инде? Кривоноговнын кем икәнен бердән исенә төшерә алмыйча, аптыраган * кыяфәт белән кунагына карап торганнан соң Хәнәфи 5 — Ул тагын нинди авыл мужигы? — дип сорарга мәжбүр булды. ? Галимжан шелтә белән башын чайкады: В Сиңа ни булды? Бөтен татар галәменә кагылган Бубыйлар = вакыйгасын да оныттыңмы әллә? Онытмадым, әлбәттә Ләкин ул Кривошеиннын. — Кривошеин тутед. Кривоногое. Степан Кривоногое' Дип, Га- = лимжан Ибраһимов Кайбышевның сүзен бүлде ф Әйдә. Кривоногое булсын! Ләкин аның Бубыйларга нинди менә сәбәте бар? — дип. анысы авызының бер кырые белән көлемсерәде 5 Кабара барган ачуын басарга тырышып, Хәнәфинең күзләренә бераз “ карап торганнан соң Галимжан басынкы тавыш белән. ? Кривоногое, авылларының старостасы өендә чәй эчәргә дип * тукталган жандармнарның кая. ни өчен барганлыкларын белешә дә. тиз генә атын жигеп. Бубыйларнын авылына чаба һәм аларга: «Жан- 5 дармнар сезнең мәдрәсәне тентергә киләләр!» - дип * хәбәр бирә ? Шуның өчен бит ул күптән түгел бер елга төрмәгә ябылды,— дип - аңлатты. Әгәр Степан Кривоногое жандармнарның тентү ясаячакларын алдан « килеп хәбәр итмәгән булса, охранка кулына әллә ни хәтле брошюралар, кулъязмалар, русча-татарча прокламацияләр, хатлар, протоколлар әләккәй булыр иде. Хәбәрне алу белән Бубыйлар мәдрәсәдәге мөгаллимнәр һәм барча шәкертләр, бөтен эшләрен ташлап, шик уятырлык китап-кәгазьләрнең күбесен ярдырып өлгерәләр Ләкин, вакыт тарлыктан. материалларның бер өлеше юкка чыкмый кала һәм охранка кулына эләгә. Охранкага Бубыйларны патша хөкүмәтенә зарарлы фикерләр таратуда һәм башка шундый «гөнаһларда» гәепләргә шул кадәресе дә җитеп кала. Татар дөньясында бик зур яңгыраш тапкан вакыйгада катнашучы кешенең исемен оныту гафу итмәслек хәл. дип уйлый иде Галимжан Ибраһимов Кайбышев исә Бубый мәсьәләсен бик яхшы белә, ләкин аңа баш- качарак карый Шуның өчен ул: Кривоноговмы. Криволаповмы. аның исемен тәгъбир әйткән кебек тәкрарлап утырырга ул кадәр зур сәбәп юк дип мныйм мин Просто дусты Габдулла Бубинский берәр бәла-казага очрамасын иш чапкан ул Бубынга. Ниндидер сәяси идея аркасында дип уйлыйсыңмы әллә? Бубинскииларның үзләре дә. в конце концов, берәр файдалы нәтиҗә чыгара алмадылар. Ничә елга крепостька утыртылдылар Татар халкына әллә ни хәгле яңадан-яна изү кысулар тудырдылар Тентүләр, төрмәләр.. Кайбышевка фикерен әйтеп бетерергә ирек бирмичә. Галимжан Ибраһимов кулын селекте. Аның кәефе нык кырылган иде «Бу ген бу кеше белән сөйләшерлек түгел Моңа нидер булган Әллә, чыннан да. фикере ШУНДЫЙ кискен рәвештә үзгәрдеме икән?» дигән уйлар белән саубуллашты да. Хәлләнеп адресын алырга да онытып, ишеккә таба Киев белән танышу Поезд Киевкә килеп җиткәндә, көзге моңсу кояш баерга әле иртә булса да. һава салкынча иде Мәскәү поезды килгән чакларда вок залга чыгып, юлчыларны сәер итеп, перрон буйлап арлы-бирле йөрү гадәте монда да бар икән. Халык арасында европача киенгән, калфаклы татар хатын-кызлары да күренгәлиләр. Алар белән янәшә, шулай ук нәкъ «а ля франс» киенгән, мыекларын фабрылап, борып куйган, кулларында трость уйнаткан ирләре горурланып атлыйлар Йөрешен акрынайта барган поездның тәрәзәләреннән күзен алмыйча перронда Каюм да басып тора Алтынчы вагон тәрәзәсеннән карап барган Галимҗанны күрде бугай, шуннан калышмаска тырышып, ашыга-ашыга атлады. Поезд туктау белән, кулына зур чемодан тоткан Галимҗан Иб- раһимов вагон баскычыннан сикереп төште дә Каюмга таба юнәлде. Ә дусты исәнләшергә дә онытып: — Сине танырлык түгел бит. Галимҗан! Бер карасаң. Шаляпинга охшыйсың, тагын бер карасаң — Горькийның нәкъ үз генәсе! — дип каршылады Галимҗанның Казандагы кыек якалы кызыл сатин күлмәге белән күпне күргән пиджагы, кара төсен югалтып, җирәнгә әйләнә башлаган итекләре белән искелектән читләре салынып торган эшләпәсе урынына хәзер аның өстендә арыслан сыны итеп ясалган төймә белән каптырылган яна плащ-накидка. аягында яңа штиблетлар, башында әле генә магазиннан чыккан эшләпә! Каюмның чиктән тыш гаҗәпләнүен күргән Галимҗан сул кулы белән иптәшен кочаклап алды: — Бик исең китмәсен, дус! Плаш белән эшләпәне Кәрим Тинчу- риннан әҗәткә алып тордым Пиджак — Садрый Җәләлнеке. Калганнарын синнән бурычка алган акчага үзем ипләдем! Дуслар, юл әйберләрен күтәреп, баскан урыннарыннан кузгалдылар. Ләкин алар ашыкмый иде. Каршыларына ара-тирә очраган яшь матур ханымнарның артыннан карап калалар да әкрен генә тагын алга атлыйлар. Галимҗан Ибраһимов кызыксынуын яшермәде: Киевтә менә шулай европалылар кебек качмыйча, иркенләп йөри торган татар хатын-кызлары бардыр дип уйламый идем! Күрәсең бит. бар икән шул. дип кенә җавап бирде Каюм.— син юл кешесе, ачыккансыңдыр Ресторанга кереп, хуҗаларның аш- суларын татып карарга уйламыйсыңмы? — дип сорады. Киевкә якынлашкан саен яшеллеге арта барган матур юл күренешләрен күзәтә-күзәтә. Галимҗан ашау-эчүне оныткан иде. Иптәшенең тәкъдимен ишеткәч кенә ачыкканын тойды Вокзалның беренче класслы ресторанына кереп утырулары белән ак тастымалны беләгенә элгән официант болар янына килеп басты, егетләрнең заказларын кабул итеп алгач, башын иеп, татарча: — Каюм абзый, аш янына акнымы, кызылнымы китерием? — дип сорады. — һәрвакыттагыча.— дип Каюм кыска гына җавап биргәч, официант тагын башын иде һәм тиз генә әйләнеп килеп, алларына лимонад шешәсе белән ике фужер китереп утыртты — Рюмкалар китермәдем, лимонадны фужерлардан эчәләр бит! — диде ул. хәйләле елмаеп. — Бик яхшы иткәнсез! — дип. Каюм шешәне кулына алды. Шул арада яннарына студент тужуркасы кигән бер яшь егет килеп туктады. Аны күрү белән Каюм шешәне өстәлгә кире куйды һәм. урыныннан торып, иптәше тарафына борылды: — Танышыгыз! Бу — студент Ибраһим Максудов Сездән татар теле белән әдәбияттан дәрес алачак шәкертләрегезнең берсе Тәкъдим иткән урындыкка утыргач, егет Галимҗан Ибраһимовка карап: — Поезд килгән вакытта вокзалга төшеп, сезне каршы алмавым өчен гафу итүегезне үтенәм. Көтелмәгәндә бик ашыгыч бер эш чыгып калды,—дип, тагын бер тапкыр башын иеп алды. Студент озак утырмады — Әнкәй белән әткәй Галимхан әфәнде белән сезне. Каюм абый, бүген кич сәгать хидегә кунакка чакырдылар,—дип, өстенә алган йомышын үтәгәч, үзеннән олы кешеләрнең сөхбәтенә1 комачау булмас өчен: — Миңа рөхсәт итегез' — дип. урыныннан кузгалды. Максудов китү белән Каюм яңадан шешә белән фужерларга тотынды. Иптәшенең бу хәрәкәтен күргәч, Галимханның студент егет ♦ килер алдыннан әйтергә теләгән сүзләре исенә төште. g — Бу агай-эне аракыны нишләп шулай яшереп китерде? Бераз 2 төшергәләп алу әллә монда зур гаеп саналамы3 Каюм, аның фикерен раслап, башын селекте: — Әйе. шулайрак,— диде ул.— Әле үткән кышны гына бер укы- § тучыны шул «ак» һәм «кызыл* белән мавыкканы өчен кудылар Мон- | дагы агай-энеләр, тыштан караганда нәкъ джентельмен кебек күренсә- i ләр дә, кешене шул «төшереп алу» кебек эшләрне ярату-яратмауларына - карап бәялиләр. Әгәр монда ныклап урнашырга, тамыр хнбәрергә * теләсәң, бу тарафтан бик сак булырга туры килер Ашап-эчеп алгач, яңа мөгаллим өчен алдан әзерләнеп куелган фатир- - га киттеләр. s Бүлмә зур. өч тәрәзәле, якты икән Жиһазы да әйбәт кенә Бөтен * кирәк нәрсәләр бар; урын хире белән кровать, язу өстәле, йомшак урын- х дыклар, диван, этажерка «Галия»дә укыган чагыннан башлап Киевкә ® килгәнче Галимхан Ибраһимовка төрле фатирларда торырга туры килде у Ләкин ул һәрвакыт арзанлысын табарга тырыша иде Шуның өчен мона - кадәр яшәгән фатирлары бик ярлы, шыксыз булалар иде Хәзер шундый X иркен, якты, хиһазлы бүлмәне күргәч, аның йөзе ачылып китте Монда рәхәтләнеп укырга да. язарга да мөмкин! Үзе вокзалга *” да якын икән, ресторанга ашарга йөрү дә вакытны күп алмас,—дип, ул үзенең бик канәгать булуын белдереп куйды Кара әле. монда кием шкафы да бар икән, - дип. ишек янындагы гардеробны ачып хибәрде. Өстендәге плащ белән башындагы эшләпәсен шкафка элеп куйды Каюмга карап «Син дә өстеңне сал», диде Үзе чемоданын күтәреп, бүлмә уртасындагы өстәл өстенә куйды. Моның эченнән нәрсә чыгар икән, дигән кебек, Каюм иптәше янына килеп басты Галимхан исә бүлмәне тагын бер мәртәбә күздән кичерде дә Ни дисәң дә. хужалар игътибарлы кешеләргә охшыйлар Әнә махсус язу өстәле генә түгел, этажерка куйдырырга да онытмаганнар,— дип, чемоданын ачты. . Галимхан, иң өстәге әйберләрен читкә алып куйгач, чемодандагы китапларын этажеркага тезә башлады Моның авырлыгына карап, эченә таш тутырдыңмы әллә, дип уйлаган идем1 Син дус. көлмә! Монда үзеңә дә кирәк нәрсә табылуы ихтимал, мисал өчен менә бу! дип. Ибраһимов иптәшенең кулына бер китап тоттырды Каюм куанычыннан «Татар сарыфы»! дип кычкырып хибәргәнен сизми дә калды — Әллә чыннан да миңа бирәсеңме3 Махсус синең өчен алып килдем, дигән жавапны ишеткәч. Каюм китапны күкрәгенә кысты Татар арасыннан бик еракта яшәвем сәбәпле, бу китапны кулыма төшерә алмаган идем Бик тиз сатылып беткән Зурдан да зур рәхмәт сиңа! Биргәнең өчен генә түгел, шундый кирәкле китапны язганың өчен дә. дус! диде. 1 Сөхбәт — әңгәмә. — Син башта китапның эчтәлеге белән таныш, соңыннан кирәк тапсаң мәдхия укырсың, дип. Галимҗан Каюмның мактауларын туктатырга уйлады, ләкин иптәше аның сүзләренә колак та салмады. — Синең бер мәкаләңдә әйткән сүзләрең күңелемә сеңеп калган. «Без — татарлар.ана телебез— татартеле. әдәбиятыбыз татар әдәбияты, мәдәниятебез дә татар мәдәнияте булачак» — дип язган идең Шуның өчен дә без. ана телебезнең нигезендә яткан хосусиятләрен яхшы белергә тиешбез Ансыз әдәбиятыбызны да. мәдәниятебезне дә үстерә алмаячакбыз Китабыңны моңа кадәр кулыма төшерә алмасам да. аның турында үзем кебек мөгаллимнәрдән бик күп ишеткәнем бар. Мактап бетерә алмыйлар Татар теленең рухын, аның табигый хосусиятләрен соңына кадәр аңлый, төзелешләре бөтенләй башка булган гарәп, урыс яки башка телләрнең грамматика кагыйдәләрен икътибасIII итәргә тырышмый, диләр Иптәшенең сүзен бүлеп. Галимҗан Ибраһимов: — Ана теле укытучылары авызыннан шундый сүзләр ишетү, әлбәттә. бик күңелле. Әгәр бу хезмәтем ал арның мөкатдәс эшләренә ярдәм итә. файда бирә торган булса, бик шатмын.— диде һәм. күңелле бер нәрсә исенә төшкән кебек булып көлеп җибәрде дә. сүзен дәвам итте: — Минем үземнең шәхси тормышым өчен дә бу китапның көтелмәгән бер әһәмияте булды Мәдрәсәне ташлап, хикәяләр яза башлавыма әткәй бик каршы иде. «Мин сезне юк-бар әкиятләр язып, шамакайланып йөрсеннәр дип укытмадым, халкыбызга мәгърифәт нурын чәчеп, укымышлы кешеләр тәрбия итәрсез дип хыяллана идем», — дип рәнҗи торган иде «Татар сарыфы» чыккач, аның миңа булган мөнәсәбәте бөтенләй үзгәрде. Фән. гыйлем, белем алдында әткәй һәрвакыт сәҗдә кыла иде. Каюм нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан иде. иптәше кулын күтәреп аны туктатты. Үзе. каяндыр, башка бер бүлмәдән ишетелгән сәгать сугуын тыңлап торды. Ишетәсеңме, сәгать бишне сукты Тизрәк бит-кулны юып. өс- башны тазартып чыгып китәргә дә вакыт җитә. Юлда парикмахерга кереп, чәчне-мыекны төзәткәләгәнче. вакыт җидегә якынлашыр Беренче көннән үк әдәпсезлек күрсәтеп, үзебезне көттермик.— диде. Бушаган чемоданын гардероб башына күтәреп куйганнан соң. язу өстәле янына килеп утырды Каюмга таба борылып: — Әйдә, иртәгәге көннең планы турында уйлашыйк әле. Син Каза- тингә кайчан китәргә җыенасың? — дип сорады. - Якшәмбе көн кичен. Бүген җомга. Син дүшәмбе көннән укыта башларга тиеш Димәк, икебезнең дә буш көнебез бар. Чыгып, шәһәрнең атаклы урыннарын карап йөрергә мөмкин булыр — Менә бу шәп фикер! Алар иртәгә кая барачаклары, шәһәрнең кайсы урамнарын, нинди урыннарын карап йөриселәре турында сөйләшкәч, җыенып чыгып киттеләр. Киев тимер юлларындагы поездларда һәм вокзалның үзендә рестораннар тотучы Габдулла Максудов шәһәрнең иң бай татарларыннан санала иде Максудов, еллар буе рус һәм украин байлары белән аралашып яшәгәнлектән, тормыш-көнкүреш хәлләре дә аларныкына охшап тора. Өй җиһазлары, гаиләдәге гореф-гадәтләр карап торганда тәмам европача, хәтта аристократларча дип әйтергә дә мөмкин иде. Ишектән килеп керүгә, Галимҗан белән Каюмны кара фрак кигән лакей каршылады Егетләрнең киемнәрен салдыргач, кунак бүлмәсенең ишеген ачып җибәрде дә: — Галимҗан әфәнде Ибраһимов һәм Каюм әфәнде Мостакаев! — III Икътибас — отып алу. күчереп алу дип игълан иткәннән сок. читкә тайпылып, кунакларга юл бирде Өй хуҗасы Габдулла әфәнде Максудов мәһабәт озын буйлы, юантык гәүдәле, алтмышлар тирәсендәге кеше икән. Ул ачык чырай белән егет ләргә каршы атлады. Аның түгәрәк йөзендә ягымлы елмаю уйнаса да. кысыграк күзләре Галимҗанны, сынап, баштанаяк дикъкать белән карап чыктылар. Яшь язучының кыяфәте аңа ошаганы сизелде Күз карашы ♦ йомшарган, чырае тагы да ачыла төшкән кебек булды. | Ибраһимовның килеш-килбәте кешене ихтыярсыз узенә җәлеп игәр- 2 лек иде: ул вакыттагы шагыйрьләр, рәссамнар, гомумән, эстетлар арасын- > да кабул ителгән мода буенча артка таралган озын, куе кара коңгырт чәч, калын кашлар астыннан кызыксынулы дикъкать белән карап торган 2 якты коңгырт күзләр, өстендә килешле кара костюм, кар кебек ак. = крахмалланган манишка һәм манжетлар. Галимҗан гадәттә шулай i киенеп өйрәнмәгән булса да. үзен иркен тота, өй хуҗаларының зәвыгына ~ ошаганын сизгәч, Тинчурин дусның өс-баш турында биргән киңәшләре < ярады әле. дип эченнән көлемсерәп тә куйды — Сезнең Киевкә килергә риза булуыгыздан мин бик мәмнүн. - диде Габдулла Максудов. Галимҗан Ибраһимовның кулын кысып 2 Без Казаннан, татарлар арасыннан еракта яшәсәк тә. татар икәнебезне ? онытмыйбыз. Халкыбызның уңышларын, тәрәккыятен ишеткән саен чын ; күңелдән куанабыз! — Атказанган галим һәм әдипне безнен балаларыбызны укытырга 5 ризалатканыгыз өчен сезгә, Каюм әфәнде, бик зур рәхмәт' дип. хуҗа ' Каюмның да кулын кысып өлгерде Бу мактауларга каршы Галимҗан Ибраһимов х — Ана телебезгә һәм әдәбиятыбызга булган мәхәббәтемне шәкерт ~ ләрнең дә күңелләренә сала алсам, бик шат булырмын, дип җавап бирергә кирәк тапты Кунагын култыклап алган Габдулла әфәнде - Хәләле җефтем Галия ханым белән таныштырырга рөхсәт итегез! дип, аны камин янында басып торган ачык йөзле, симез гәүдәле хатын янына алып килде Илле яшьләр тирәсендәге ханым, бармак саен алтын йөзекләр кигән йомшак кулын Галимҗанга сузды Галимҗан, башын иеһ. ханымның кулын кыегы да бер адым артка чигенде Хуҗа хатынның йөзендә аптырау галәмәте чагылып киткән сыман булды, чөнки ул. кунак кеше джентельменнарча аның кулын үбәр, дип уйлаган иде Аптыравын сиздермәс өчен алтын чылбырга таккан пенснесын. озын ефәк күлмәгенең якасын төзәтеп алды Габдулла әфәнде, хатынының уңайсызлануын күрмәгәнгә салышып. Каюмга таба борылды Сез Галня ханым белән дә. башкалар белән дә таныш Шунын өчен Галимҗан әфәндене таныштырырга рөхсәт итегез Өй хуҗасы Галимҗан Ибраһнмовны иң элек игезәкләр кебек бер берсенә охшаган ике туташ янына алып барды — Болар минем кызларым Бусы Асия туташ, ә бусы — Суфия туташ. Әтиләре исемнәрен әйтү белән, кызлар утырган урыннарыннан торып, бик нәзәкатьле итеп реверанс ясадылар Галимҗан, гөл чәчәкләре кебек сөйкемле бу яшь кызларга туры карарга уңайсызланып, күзләрен түбән төшерде һәм башын ию белән чикләнде Аның Шулай тотнаклылык күрсәтүе Габдулла әфәндегә бик ошады Кәефе шәп чакларындагы гадәте буенча, чал керә башлаган мыегын борып куйды Инде шәкертләрегез белән танышырга вакыт җитте, дип. Галимҗанны ломбер өстәле тирәсендә утырган яшьләр янына алып китте «Чәчәкләр флирты» дигән уенны уйнап утырган яшьләр, мөгаллим нәре якынлашканын күреп, кулларындагы катыргы кәгазьләрен ломбер өстәле өстенә куйдылар да, аякка бастылар Габдулла әфәнде берәм берәм кызларның исемнәрен атый башлады Менә бу Гадилә туташ, гимназиянең алтынчы сыйныфында укын, ә бусы — Зөһрә туташ, Гадилә туташның сыйныфдашы. Бусы исә — минем кызым Нәгыймә туташ, бишенче класс гимназисткасы. Исемнәре әйтелгән бере, яңа укытучылары алдында түбәнчелек белән реверанс ясадылар, ә Галимҗан Ибраһимов аларны башын иеп сәламләде. Кунак бүлмәсендәге студент һәм гимназистларның барысы белән дә таныштырганнан соң, Габдулла әфәнде Ибраһимовны яңадан камин янына алып килде — Рәхим итегез! — дип, Галия ханым янындагы креслоны күрсәтте. Үзе хатынының икенче ягындагы. Каюм белән янәшә креслога удырды. Галия каным, пенснесын киеп, Галимҗанга карады һәм әңгәмәне башлап җибәрү нияте белән: — Сезнең электә Киевкә килгәнегез бармы? — дип сорады — Минем бирегә «беренче килүем,—диде Галимҗан Ибраһимов. — О! Алай булгач, сез башта Киевнең атаклы урыннары белән танышырга тиешсез! Сезгә, һичшиксез. Киевнең театрын да зиярәт итәргә кирәк. Монда бик талантлы артистлар бар,— дип. үз тәкъдимен кертте. Галия ханым үзен бик алдынгы, европача тәрбия алган хатын дип саный иде. Ул. гимназиянең сигезенче сыйныфына күчкән җәендә, коммерческое училншене тәмамлап, әтисе кул астында өч-дүрт ел буе ресторан тоту эшенә өйрәнеп йөргән матур егет Габдулла Максудовка гашыйк булган һәм. укуын ташлап, аңа кияүгә чыккан иде. Гимназиядә алган тәрбиясе, рус гимназисткаларының өйләрендә күргәннәре һәм Чарскаянын институткалар турында язган романнарын кыз чагында йотылып укулары тәэсирендә ул үзенең өендәге низам-интизамны, өс-башны да нәкъ шулай итәргә тырыша иде Габдулла әфәнде дә үзен дөнья күргән, тәрәккый пәрвәр кеше дип саный, чөнки аңа чит илләрдә ресторан эшләренең куелышы белән танышыр өчен Париж, Лондон кебек шәһәрләргә баргаларга туры килгәли. Рус байлары алдында да артта калган мәдәниятсез татар булып күренәсе килми. — Бүген вокзалда мин берничә татар ханымнарын күрдем. Башларында калфаклары булмаса, аларны рус, ханымнарыннан аерырлык түгел иде. дип Галимҗан сүз башлаган иде. Габдулла әфәнде тотнаксызланып кунагының сүзен бүлдерде: — Алар бит тышкы, ясалма кыяфәт белән генә күзгә күренергә тырышалар, ә үзләренең аякларыннан тотып селексәң, авызларыннан әлиф хәрефе дә төшмәс! Галия ханым иренең сүзләрен эләктереп алды: - Хәер, укый белгән кешеләргә дә монда корьән, әфтияктән башка укырлык китаплар юк Казанда төрле кызыклы, гыйбрәтле китаплар, хикәяләр басыла дигән хәбәрне алу белән хат язып соратабыз, ләкин сатылып бетте дигән җаваптан башка бер нәрсә дә килми. Тик «Тәрҗеман». «Вакыт». «Йолдыз» газеталарын укып кына мөселман дөньясында нинди яңалыклар барлыгын белеп торабыз. Менә шул газеталар аркылы гына Габдулла Тукай. Фатих Әмирхан. Галимҗан Ибраһимов дигән әдипләребез барлыгын беләбез... — Соңгы бер-ике ел эчендә генә дә Галимҗан әфәнде Ибраһимов әдәби яктан да. мәгънә ягыннан да бик матур һәм әһәмиятле булган «Яз башы». «Диңгездә», «Йөз ел элек», «Уты сүнгән җәһәннәм» әсәрләрен язып бастырды, әле күптән түгел генә «Яшь йөрәкләр» дигән зур роман тәмамлады. Бу әсәр күләме белән дә, мөндәриҗәсе белән дә рус романнарыннан һич калышырлык түгел! - дип, Каюм да сүзгә кушылды. Галия ханым соң дәрәҗәдә кызыксынуын күрсәтеп: Галимҗанга карады: О-о-о! - дип сузды ул. - Шулай ук бездә дә романнар бармы икәнни? Сезнең китапларны табып укыйсы иде' — диде дә. аннары иренә мөрәжәгать итте - Бу китапны Казаннан тизрәк соратып алдырырга кирәк, югыйсә сатылып бетәр дә тагын коры калырбыз' Галимжан Ибраһимов Галия ханымга карап: — Казаннан соратырга бераз иртәрәк. Китап хәзергә типографиядә әле. Басылып чыгуы белән кулыма төшкән беренче нөсхәсен мин үзем сезгә бүләк итәрмен,— диде ♦ Галия ханым рәхмәтен белдереп өлгермәде, эчке ишекләрнең берсе 5 ачылды Өстенә кара фрак, ак манишка, башына кара хәтфә түбәтәен з кигән лакей күренде. * — Аш табында! — дип белдерде ул. Хуҗа ханым урыныннан кузгалды, кунакларына мөрәжәгать итеп: £ ’ — Табынга рәхим итүегезне үтенәм! — дигәннән соң, иренең кулына 2 тотынып, аш бүлмәсенә юнәлде. Башкалар да. аксөякләр жәмгыятендә i кабул ителгән гадәткә ияреп, пар-пар булып аларның артыннан киттеләр * Галимжан Ибраһимовның күзләрендә елмаю чаткылары уйнап алды * Аның башына: «Габдулла әфәнде чын-чыилап күз буарга исәпли, « ахры»,— дигән уй килде . . . I Икенче көнне дуслар шәһәр белән танышыр өчен иртән үк урамга i чыктылар Йөри торгач, бөтен квартал буена сузылган шыксыз бер бина ж алдына килеп туктадылар. Шәһәр уртасында нинди килбәтсез казарма бу тагын? Бу әфәндем хәзрәтләре, казарма түгел, университет була! » Галимжан хәйран калды: •" Я жандармерия, я казарма дип уйлаган идем мин аны Фән сараена охшаган бер жире дә юк бит моның' — дигәннән соң кыюсыз гына —Әллә эчкә кереп карыйбызмы? диде Каюм да икеләнгән сыман күренде Галимжанга баштанаяк күз йөртеп чыкты да: — Өстеңдәге накидкаң, башыңдагы эшләпәң белән университет мө- хитенә якын кешеләргә охшыйсын Я рәссам, я мәшһүр шагыйрь дип әйтергә була Ә минем иске, уңган пальтом белән башымдагы бүрегем Фән сараеның бусагасыннан гына булса да атлап керәсе килә иде Галимжаннын Шуның өчен дустына сүзен төгәлләргә дә ирек бирмәде: Кием-салымның ул кадәр әһәмияте булмастыр. Эшлекле кыяфәт белән, уңгасулга карамастан атласаң, минемчә, берәү дә туктатмас Әйдә, шулай итеп карыйк! Бәхеткә күрә, аларны берәү дә туктатмады Укалы тасма белән бизәлгән кара мундир киеп ишек янында утырган көрәк сакаллы карт швейцар аларга хәтта күтәрелеп тә карамады Коридор да буш дип әйтерлек Ара тирә генә кулларына язулы кәгазьләр тоткан кешеләр бер ишектән чыгып, икенчесенә кереп югала торалар Лекцияләр вакытына туры килгәнебез ахры Әнә теге ике студенттан башка кеше күренми, диде Галимжан өс киемнәрен сала торган жирдәге барьерга таянган килеш һәм сөйләшеп торган студентларның берсенә игътибар белән карады. Ул Галимжаннын танышы булып чыкты - Университет бусагасыннан атлап керүгә сине очратырмын дип өмет итмәгән идем. Андрей! дип. Галимжан. елмаеп, студентка кулын сузды Мин бит сине танымый торам. Бөтенләй купшыланып киткәнсең! дип, студент та Галимжаннын кулын кысты Син нишләп бу якларга килеп чыктың? Уфада ни хәлләр бар? Соңгы вакытларда мин Казанда идем, ә Киевкә килгәнемә әле икенче генә көн Менә бу иптәшем Каюм Мостакаев миңа монда бик яхшы эш табып бирде Таныш булыгыз! Студент Каюмга кулын сузып: — Николай Андреев,— диде. Галимҗан гаҗәпләнеп ана карады, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Аның ни уйлаганын Николай сүзсез дә аялады. Көлемсерәп: — Уфада үз исемем белән йөр^ ярамый иде. фамилияне кушамат итеп алырга туры килде. Ул вакытта шулай кирәк иде,— диде. Аңлашылды! — дип. Галнмжан яннарында эндәшми басып торган коңгыртсары чәчле, тәгәрәк сакаллы студентка карап алды Күзләрен тагын Николайга күчерде. Бу карашы белән ул, иптәшең белән нигә таныштырмыйсың, дип әйтергә теләгән кебек булды. Николай бу юлы да Галимҗанның теләген сүзсез аңлады. — Университетларда очрый торган һәм студентлар арасында бик ихтирам казанган «мәңгелек студент»ларның берсе — Агаш була бу. Ә батар Уфалы якташым Галнмжан Ибраһимов белән аның дусты Мостакаев, дип таныштырды да Галимҗаннан: — Университетка нинди йомыш белән килеп чыктың? — дип сорады. — Университетның бинасын күргәч, эченә керми түзә алмадым. Безнең кебекләргә монда белем алу насыйп булмас, ичмасам үткәндә булса да кереп карап чыгыйк, дидем. — Якташыма аудиторияләрне күрсәтикме әллә? Син кая да булса ашыкмыйсыңмы? — дип, Андреев Агашка таба борылды. — Сәгать жиделәргә кадәр ашыгырлык бер эшем дә юк.— диде Агаш — Алай булса, вакытны бушка үткәрмик. Башта бер-ике аудиторияне күрсәтик тә. аннары китапханәгә керербез. Иң ахырда актлар залын карап чыгарбыз. Егетләр икесе бер авыздан: Бик яхшы! — дип әйтеп өлгермәделәр, кыңгырау шалтырады. Бүлмәләрдән шаулап, гөрләп, көлешеп, шаярып студентлар чыга башладылар — Тәнәфес вакытыннан файдаланып, бер-ике аудиторияне карап чыгыйк. Тйзрәк өсләрегезне салыгыз да, киттек! — дип ашыктыра башлады Николай. Университетның тышкы күренеше Галимҗанга ошамаса да, аудиторияләрнең зурлыгы, яктылыгы, профессорлар өчен махсус эшләнгән кафедралар, бөтен стенаны биләп алган кара тактадагы саннар, сызымнар, күңелдә тантаналы хис уята торган бик зур һәм мәһабәт актлар залы Галимҗанга да, Каюмга да тирән тәэсир иттеләр. — Мин хәзер лекциягә керәм. Бүгенгә җитеп торыр. Вакыт табып тагын бер килерсез әле. Шунда геология факультетының да, табигать фәннәренең дә музейларын карарбыз, — диде Николай Студентлар белән тагын кайчан, кайда күрешәчәкләре турында килешеп саубуллашканнан соң, урамга чыктылар да тротуарга басып, университетка карап тордылар Ниһаять, Галимҗан: — Каюм, син ничек уйлыйсың, бу гыйлем-фән михрабына үрмәләп булырмы, юкмы безгә? Бу бәхеткә ирешә алырбызмы икән, әллә явыз язмыш безне аяктан егып чигендерерме? — диде. — Белмим. Галимҗан, белмим шул. дус! Әмма бу йортка тулы хокуклы студент булып керү — гаҗәп зур бәхет булыр иде! Күңелсез уйларыннан котылырга теләгәндәй, Галимҗан башын селкеп алды: — Хәтереңдәме: «Чуден Днепр при тихой погоде» дип башланган мәдхияне? Бүген нәкъ шундый тыныч һава. Гоголь үзенең көчле каләме белән шагыйранә тасвир иткән шул Днепрны барып карыйк әле! Алай булгач, безнең юл бу якка,— дип, Каюм Галимҗанны Владимирский паркка алып китте. Дуслар текә яр читенә үк басып, түбәндә җәелеп яткан Днепрга карап тордылар Галимҗан үкенечле тавыш белән: Бу елганың бусагалары бик куп булырга тиеш Кызганычка карты, монда берсе генә дә күренми. — диде. Ул бусагалар Киевтән түбәнрәк урында.— диде Каюм. Күпме еллар шушы якларда хезмәт итеп, минем үземнең дә аларны күргәнем юк әле. Ул якларга якын араларда барыл булмастыр. Әмма киләсе хәйдә * аларны. әлбәттә, барып карарга кирәк! - дигәннән сон Галимхан яңадан s алга атлады. Паркның икенче очына барып хиткәннәр икән Каюм ун ? яктагы урамны күрсәтеп: * Монысын Лавровский тыкрык диләр Шушы юл белән китсәк. = Киевнең мәшһүр Печора лаврасының капкасы алдына килеп чыгарбыз. . диде. • 2 Капканы ачып керүгә, аларны типсә тимер өзәрдәй зур. таза гәүдәле. = кып-кызыл чырайлы, урта яшьләрдәге монах каршы алды. Ут кабызып. ф егетләрнең кулына шәм тоттырды да. тар коридор буйлап хир астына < алып китте Ләкин дуслар Лавраның бөтен хикмәтләрен күреп бетерә 7 алмадылар. Тар. караңгы коридорның ике ягындагы кечкенә хөхрәләр- 7 ней берсе янына килеп туктау белән, монах сөйли башлады г Бу. әфәндем хәзрәтләре, изге Иннокентий атаның мәете Сукыр- ' ларны күзле итү. бала тапмаган хатыннарны бала таптыру кебек мог > хизалары белән аллаһе тәгалә каршында бик зур савап казанган ® Шуның өчен хода рәхмәте белән череми, бозылмый, бу көнгәчә таза , булып ята Ләкин табутларга кулларыгыз белән орына күрмәгез! Зур - гөнаһлы булырсыз! Монах симез иреннәрен бүлтәйтеп сөйләп торган арада Галимхан « Ибраһимов табут эченә кулын тыгып, капшанып та өлгергән икән: ~ Здесь ведь одна труха и кости! дни. әле генә ишеткәннәрен ялганга чыгарды Башта монах аптыравыннан телсез калды. Соңыннан исен хыеп Басурманнар!! Мин боларны адәм дип уйласам, батар динсез, мәлгунь басурманнар икән! Аллаһ тәгалә хәзагызны бирер әле! Этләр' Иблис калдыклары, иблис иярченнәре' дип. сүгенә-сүгенә. егетләрнең аркаларына төрткәләп чыгарды да артларыннан капканы шап итеп ябып куйды Жир өстенә чыккач. Каюм хил кәсеннән авыр йөк төшкән сыман авыр сулап Дустына карады Әмма үзен тәвәккәл кеше дә соң. Галимхан! Монда сөяк белән кибәктән башка бер нәрсә дә юк. дип әйттең дә куйдың! Ярый әле хиңел котылдык. Мондый хәлләрдә монахлар кешеләрне ераграк бе рәр почмакка алып китеп, аңнарын югалтканчы кыйныйлар, дип ишеткәнем бар Бәхетебез бар икән, бу монах бик көчле күренсә дә. кулларына ирек бирмәде Галимхан иңбашларын хыерды. Кул күтәреп карасын иде! Шулай ук без. ике яшь егет, аның арг сабагын укытмас идекме әллә? Юк' Син шуны әйт. мәдәният чыганагы булган зур бер шәһәрнең уртасында шундый мәхүсилек. шундый тор гын тык. шундый вәхшилек булсын инде! Хурлык бит бу' Бел татарларда шул ук хәл Мондый фанатизм учакларының эзен дә калдырмыйча химерен, кырып ташлыйсы иде. Иос1әрне. әүлияләрне знярат иткәч, тәүфыйкка утырырсыңмы дин уйлаган идем, ә син һаман әүвәлге мөртәтлегеңә барасың. дип. иптәшенең күңелсезләнеп торуын күргән Каюм шаяртып карады, ләкин Галимханның чырае ачылмады Аның күңел төшенкелеге Каюмга да күчте, ахры, ул ла сүрән генә: Инде кая барабыз? дип сорады Бүгенгә шул хитеп торыр. Шушы хир асты караңгылыгыннан күңелем болганды! диде Галимхан Икенче көнне Каюм — Җир асты шәһәрчегендәге әүлияләрнең черегән сөякләрен кичә күрдек Инде жир өстендәге тере мәетләрне барып карыйк. — дип. Га- лимжанны Киев читендәге Подол дигән геттога алып китте — Патша законы буенча шәһәрләрдә яшәргә хокукы булмаган яһу- диләр генә түгел, монда вак-төяк белән сату итүче безнең агай-энеләр дә яши. — дип. юлда ук аңлата барды. Шәһәрнең киң урамнарын. КрещатикIV буендагы маһабәт таш пулатларны үтеп. Подолга кергәч күренгән кәкре-бөкре пычрак тыкрыклар жанны өшетеп жибәрде. — Закон буенча яһүдиләргә зур калаларда яшәргә рөхсәт булмавын үзең дә беләсең бит? — дип сүз башлаган иде Каюм, Галимжан аны бүлдерде: — Беләм. бик яхшы беләм! Петербургта да. Мәскәүдә дә. эчке Русиянең башка зур шәһәрләрендә дә яһүдиләргә торырга рөхсәт юк Аларга тик Белоруссия. Малоруссия, Польша шәһәрләре читендәге бистәләрдә генә яшәргә мөмкин Ләкин бу бистәләр шундый әшәке, шундый пычрак дип башыма да китерми идем. — диде дә. бераз уйланып торгач: — Әмма, рөхсәт булмаса да. Русиянең һәр шәһәрендә, шулай ук безнең Казанда да. таш пулатларда яшәгән бай яһүдләр аз түгеллеген дә яхшы беләм. Ә монда мин байлар яшәгән бер генә таш пулатны да. менә бу хәлле кеше дип әйтерлек бер генә яһүдне дә күрмәдем. Тагын бер-ике тыкрыкны йөреп чыкканнан соң Галимжан Ибра- һимов туктап калды — Җитәр. Каюм' Бу шыксыз тыкрыклар буйлап ике сәгатьтән артык йөрибез инде, ләкин кеше кыяфәтендәге нурсыз шәүләләрдән башка нәрсә дә күрмәдек Мондый күңелсез күренешләрдән бөтенләй эчем поша башлады Социалдемократлар бик дөрес әйтәләр: самодержавие үзенә менә шулай кабер казый икән! Әйдә, киттек моннан, дус! — дип. кайту юлына борылды. Яңа танышлар Галимжан Ибраһимовның Киевкә килгәненә бер айдан артык вакыт үткән иде һава инде байтак бозылган. Бүген дә көн бик боек, болытлы Иртәдән ява башлаган көзге вак яңгыр кичкә таба туктаган сыман булды Ләкин үзәккә үтә торган салкын жил күтәрелеп, агач ботакларындагы соңгы яфракларны өзә һәм ачу белән ярсып, жылаган тавышлар чыгарып, үткән-барганнарның битенә ыргыта. Тышта караңгы һәм суык булса да. Ибраһимовның бүлмәсендә жылы. якты, уңайлы. Бүген аның янына күптәнге танышы—студент Хәлиулла килгән иде Тезен тез өстенә куеп диванда утырган Галимжан иң мөкатдәс серләрен, теләкләрен кунагына сөйли: — Якташлык оешмасындагы студентларның үз белемнәрен артты рырга теләүләре, халык арасында аң-белем таратырга тырышулары бик яхшы, кирәкле эш Ләкин безгә моның белән генә чикләнергә ярамый. Без революция назариясе белән коралланырга тиешбез. Шулай ук яшьләр арасында патша хөкүмәтенә каршы революцион көрәш ачу фикерен уята башларга да бурычлыбыз! Хәлиулла гадәттән тыш дулкынланган иде. Кисәктән, урындыгы-ние белән бергә кубып, иптәшенең каршына килеп утырды да. аның тезенә сугып куйды һәм тавышын күтәрә төшеп: — Менә бу эштә безнең якташлык оешмасыннан да уңайлы оешма юк инде' — диде Әгъзаларыбыз барысы да кызу канлы, яшьнәп торган егетләр Барысы да революцион көрәшкә жаннары-тәннәре белән кушылачаклар Чонда минем шикшөбһәм юк! IV Крешатик Киевнен ин үзәк урамы. — Белмим, белмим,—диде Галимҗан Ибраһичов башын чайкап. - Беренчедән, оешмадагы барлык егетләрнең дә революцион көрәшкә әзер булуларына шикләнәм мин Арагызда ханнар, бәкләр, финансистлар кебек өстен катлау балалары барлыгын да онытма Икенчедән. мин бит яшьләр арасында самодержавиегә каршы революцион көрәш фикерен уяту турында гына әйтәм Чын мәгънәсендә револю- * пионер булыр өчен безнең үзебезнең дә әле белем һәм тәжрнбәбез 3 җитәрлек түгел. з Хәллә дә үз фикерендә нык торганын белдереп: — Иң әһәмиятлесе — эшне башлап җибәрү! Аннан сон ул үзе юл « алып китәчәк, — дип әйтә башлаган иде,- Галимҗан аңар фикерен тә- 2 мамларга бирмәде: — Юк, дус. мондый эшне алай сабырсызланып үз агымына куярга = ярамый! Бу тарафтан безгә Николай белән Агаш ярдәм итәргә булды- ’ лар... Безне якын көннәрдә бер социал-демократ белән таныштырырга < тиешләр. Бу кеше үзе җитәкчелек иткән түгәрәккә безне кабул итү- S итмәү мәсьәләсен үзебез белән танышып сөйләшкәннән соң хәл итәчәк ч икән. Менә шул вакытта синең якташлык җәмгыятең турында да киңәшербез Хәллә тузынып китте, кызуланып, утырган урыныннан сикереп тор- Z. ды Бүлмә буйлап арлы-бирле йөри башлады - Син танымаган-белмәгән, бер тапкыр да күрмәгән кешегә ышанасың, ә безнең якташлык оешмабыздан шикләнәсең. - дип кычкырды _ Кычкырма әле! Мин чукрак түгел бит. диде Галимҗан кырыс ' тавыш белән - Хәзергә ул кеше сиңа, миңа таныш булмаса да. аны ® Николай белән Агаш бик яхшы беләләр Ә Николай күптәнге белеu шем һәм. аңа ышанам Ул безгә ышанычсыз кешене тәкъдим итмәс! Галимҗанның сүзләрен Хәллә колагына да элмәде, аның үз туксаны туксан иде Оешмада һәммәсе дә алпавыт, бай балалары, имеш! Мин үзем Дә морзалар нәселеннән бит Шуңа карап мин монархист булырга тиешме? Үткән тарихка да. бүгенге көнгә дә. күз сал әле. иң белемле, алдынгы кешеләребез шул алпавытлар, дворяннар арасыннан чыкма ганнармы?! Декабристларны гына исеңә төшер Моннан башка Бакунин. Кропоткин, хәтта Карл Маркс үзе. Хәлиуллага фикерен тәмамларга туры килмәде, кемдер ишекне шакылдатты. Рәхим итегез! - дип кычкырды Галимҗан Ибраһимов урынын нан торып Менә без килеп тә җиттек! дигән сүзләр белән Агаш күренде. ләкин бусагадан атламыйча, артыннан килгән кешегә юл бирде Кунаклар, студент шинельләрен салып элгечкә элгәннән соң. түргә табарак уздылар Сезне таныштырырга вәгъдә иткән егет менә шул була инде Күңелегездә ни барын, ни югын тартынмыйча сөйли аласыз. — дип. Агаш үзе белән килгән кешене күрсәтте Галимҗан, егеткә кул сузып, үзе белән таныштырды Бик мәмнүнмен! Сезнең турыда Агаш белән Николай байтак сөйләде Бигрәк тә Николай сезне бик күптән белә икән, дигәннән соң гына кунак егет үзенең исемен әйтте. Мин Зураб булам Студент медик Хәлиулла Еннкеев Киевтәге мөселман студентларының якташлык җәмгыяте әгъзасы. — дип. Хәллә дә сүзгә ку шылды. , _ Хәзер самавыр кайный, утырышыгыз! - дип. 1 алимҗан Ибраһн- мов язу өстәле тартмасыннан колбаса, атланмай, күмәч кебек ашамлыклар чыгара башлады Су тегермәнне җимерә диләр Жылытырлык башка нәрсәң юкмы әллә?! Сии ни дисең. Зураб3 - дип. Агаш үзе белән килгән егеткә карады Ләкин егет Агашның тәкъдимен кире какты — Син, Агаш, җитди мәсьәләләр турында сөйләшергә килүебезне онытма! . Шул арада Галимҗан кайнап торган самавырны кертеп, өстәлгз утыртты Агаш та. Хәллә дә кыстатып тормадылар, шунда ук табынга килделәр Зураб исә ашыкмады, язу өстәлендәге дәфтәр битенә кызыксынып карап торды _ — Агаш сезне татар язучысы дип әйткән иде. Әллә бу яза башлаган әсәрегезме? Галимҗан Ибраһимов «әйе» дигән сүз белән генә чикләнергә теләгән иде. ләкин Зураб болай гына канәгатьләнмәде: — Әсәрегезнең эчтәлеген кыскача гына булса да сөйләп бирә алмассызмы? — дип үтенде. - Бу әсәрдә мин татар интеллигентының дөньяга карашы ничек үзгәрә барганын күрсәтергә телим. — дигән җавапны ишеткәч, грузин егет тагын да кызыксына төште. Шунда ук әсәрне укып чыгарга теләгән төсле, дәфтәрне кулына алып, гарәп хәрефләре белән чуарланган битләрен актара башлады — Язуга караганда бу — стенографиягә күбрәк ошый,—дип көлемсерәп, язманы кире куйды — Каһарманыгызның фикерләрендәге үзгәрешләр белән мине дә таныштыра алмассызмы? — дип сорады. Зурабның шулай җентекләп сораштырулары гади кызыксынудан гына түгеллеген Галимҗан Ибраһимов бик яхшы аңлый иде. Шуңа күрә мөмкин кадәр тулырак җавап бирергә тырышты. — «Дустыма» дигән бу хикәянең каһарманы — татар шәкерте. Мәдрәсәдә чагында ул ислам диненең һәм дини фәлсәфәнең өстенлеген яклый. Заманның үзгәрә баруы нәтиҗәсендә, шәкертебезнең дә карашлары үзгәрә башлый. Инде ул татарлар арасында аң-белем таратучы, мәгърифәтче булырга ашкына Бишенче елның кузгалышлары, аннары, мәдрәсәдән куылганнан соң, тормыш биргән сабаклар аны тагын да тирәнрәк уйланырга мәҗбүр итәләр. Инде ул тормышның нигезен төбе- тамырыннан үзгәртергә дигән фикергә килә — Сез кайчан сүз боткасы пешереп бетерәсез инде? Ашап туйганнан соң да иркенләп сөйләшергә мөмкин бит! - дип. Агаш Галимҗанның сүзен бүлде Ник сүз боткасы булсын! Бик кызыклы хикәя икән.— дип. Зураб аш өстәле янына килеп утырды Шулай да тагын сорау бирмичә түзә алмады: Каһарманыгыз тормышны ничек үзгәртергә уйлый? Галимҗан Ибраһимов күңелсез генә елмайды. Вакытны сузар өчен, озаклап самавырдан чәй агызды. Чынаягын Зурабның алдына куйгач кына күтәрелеп карап, җавабын бирде: Мәсьәлә дә менә шунда шул. Әсәрнең каһарманы да. авторның үзе дә бу турыда ачык кына бернәрсә әйтә алмый Тормышны үзгәртергә, башкача төзергә кирәклеген аңлыйлар, ләкин ничек үзгәртергә кирәклеген белмиләр. Зураб белән Галимҗан өстәл янына килеп утыргач, Агашның теле ачылып китте: — Күптән шулай кирәк иде! — диде ул. канәгать булып, — туңган кешегә кайнар чәй белән атланмай да бик әйбәт була икән... Галимҗан Ибраһимов сүзне кирәк юнәлешкә борып җибәрергә теләде: — Сәяси түгәрәк төзү өмете белән хыяллануыбыз турында Агаш та. Николай да сезгә сөйләгәннәрдер Әгәр безне революцион көрәш назариясе белән таныштырырлык җитәкче табылса... Хәлиулла. Галимҗанның әйтеп бетергәнен дә көтмичә, кайнарланып сүзгә кушылды: — Сәяси түгәрәк дип кенә әйтү дөрес булмастыр. Мәсьәләне киңрәк куярга кирәк, чөнки түгәрәккә йөрүче халык күп булачак. Безнең якташлык җәмгыятендәге мөселман студентларының гына да саны җитмештән артык Боларның күпчелеге, һичшиксез, бөтен күңелләре белән иң алдынгы революцион идеягә кушылачак! Мин аларны бик яхшы бе- ләм! - дип. кызып, күкрәгенә дә сугып куйды. Зураб, гаҗәпләнеп. Хәлләгә карады. Галимҗан нсә иптәшенең тотнаксызлыгыннан уңайсызланып: ♦ Безнең Хәлиулла бик мавыгучан кеше. — диде — Шуның өчен 5 якташларын да артыграк мактый Араларында ышанычлы егетләр бул- z мае дип әйтмим, тик аларны хәрәкәткә җәлеп итү мәсьәләсендә бик * ашыкмаска да кирәк дип уйлыйм. « Хәллә утырган урыныннан сикереп торды Күз өстенә таралып төш- j кән озын, бөдрә чәчләрен бармаклары белән ике якка тарап җибәрде § дә кунаклар килгәнче сөйләгән сүзләрен кызуланып-кызуланып кабат ~ лады ' Шуны да онытмаска кирәк Оешмабызның кассасында ун меңгә < якын акча бар Моннан башка оешма әгъзаларының типография, нәшри f ят белән элемтәләре зур. Төрле фәнни брошюраларны русчадан тәрҗе- - мә итеп бастырырга һәм халык арасында таратырга мөмкинлекләре бар. у Мондый уңайлы очрактан файдаланып, революцион көрәш юлында әллә У нихәтле эшләр эшләргә мөмкин булачак бит' Шуны уйлыйсызмы? Хәлләнең, кулларын болгый-болгый. оратор кебек тавышын күтәреп ® сөйләвенә кызыксынып та. гаҗәпләнеп тә карап торган Зураб Оешмагызның расланган уставы бармы? дип сорады Устав, әлбәттә, бар Ләкин Киев губернаторы аны расламады д Шуннан соң якташлык казначее Ордубатский аны Петербургка алып £ китеп, раслатыр өчен Мәгариф министрлыгына тапшырды Анда расладылармы?! Әле җавап алганыбыз юк. ләкин расланыр дип ышанабыз! Хәлләнең соңгы җавабын ишеткәч. Зураб уйланып торды да Җитмеш кеше барысы да бер фикергә килер дә. аларны тикшер- мн-сынамый гына сәяси көрәшчеләр арасына кабул итәргә мөмкин булыр дип ышанасызмы? Бу бер Икенчедән, уставыгызны Мәгариф министрлыгы раслармы, юкмы билгесез Димәк, оешмагыз үзе дә легаль хәлдә түгел. Шулай булгач. Галимҗан Гнрфановнч бик дөрес әйтә: ашыкмаска, бик сак булырга кирәк. Заманыбызның ни дәрәҗәдә авыр булганын яхшы беләсездер һәркөн диярлек тентүләр, зинданга ябулар Кая карама шунда жандарм, городовой, шымчы Өч дүрт кеше бер җирдә җыелганны күрделәрме, шунда ук эзәрлекләү башлый лар Шул сәбәптән, саклык, конспирация дигән нәрсәләрне Кеше сөйләгәнне тыңлый белмәгән Хәллә Зурабның да сүзен бүлде Безнең төрек-татар халкы нихәтле артта калганын, никадәр кыерсытылганын, ничек изелгәнен үзегез дә яхшы беләсездер дип уйлыйм Шуңа да карамастан, халкыбызны азатлыкка алып бару юлында файда китерерлек очрактан тыярга телисез! Еннкеевнен сүзләре Галимҗанның кәефен җибәрде Ул ихтыярсыз татарчага күчеп Син. Хәллә. уйлабрак сөйлә, авызың әйткәнне колагың ишетми. диде һәм гафу үтенгән кыяфәт белән Зураб белән Агашка мөрәҗәгать итте: Хәлиулла, гадәтенчә, кызып китте Минемчә, ул үзе дә якташлык оешмасындагы студентлардан бер селтәнүдә революционер ясарга җыенмый Тик аларнын ун мең тәңкәләреннән файдаланып, халык арасында революцион идеяне мөмкин кадәр тизрәк таратасы килә аның. Сүзгә Агаш та кушылды Син. Еннкеев. конспирация кагыйдәләре белән исәпләшмичә, революцион эшләр алып барам дисең, бер ай да үтмәс, үзең дә. иптәшләрең дә Лукьяновкага1 барып утырырсыз Синең ваемсызлыгың 1 Лзкьннопкп Киевтәге зиндан исеме I «Я. • • м 11 49 аркасында үзең белән иптәшләрең генә түгел, сезгә беркетелгән партия әгъзасының да. аның белән элемтәдә торган башкаларның да жандармерия кулына төшү ихтималы бар Зураб Агашның фикерен куәтләде: Фәнни-популяр китапларны оешмагыз үзе дә бастырып тарата дидегез Бу бик яхшы Мондый эшләрне легаль юллар белән дә башкарырга мөмкин һәм ул шулай кирәк тә. Ләкин без сәяси ан-белем тарату турында сөйләшәбез, ә бу эш конспирация кагыйдәләрен бик катгый үтәүне таләп итә Шуның өчен оешмагыздагы кешеләрнең барысын бердән сәяси түгәрәккә тарту да. аларны революцион эшкә катнаштырырга теләвегез дә ялгыш! Бу жнтмеш кеше арасыннан иң ышанычлы күренгәннәрен, башка вак йомышлар кушып, сынап карарга кирәк Шундый сынаулардан соң гына сәяси түгәрәкләргә якынрак тартырга мөмкин булыр Иптәшләренең шулай беравыздан үгетләгәннәренә каршы әйтерлек сүз таба алмаганлыктан. Хәллә озын чәчләрен бармаклары белән та- раштыргалап эндәшмичә утырды да: - Барыгыз да миңа каршы булгач, нишлим? Әлбәттә, буйсынырга туры килә. Ярар алайса, сезнеңчә булсын. — дип. кинәт сүлпәнәйде — Димәк, якташлык оешмасы әгъзалары турында билгеле бер карарга килдек. — дип. Зураб икенче мәсьәләгә күчте. Бер Галимжанга. бер Хәлләгә карап алганнан соң ул: — Инде түгәрәк мәсьәләсенә килсәк. болай булыр, кайчан, кая жыелачагыбызны да. парольне дә сезгә Агаш хәбәр итәр Беренче утырышта «Үткән йөзнең алтмышынчы елларында Грузиядә булган азатлык хәрәкәте» дигән темага докладны мин Ясармын, — диде, шуннан соң Хәлләгә мөрәжәгать итеп: — Лекцияне тыңлаганнан соң самодержавиенең татар халкын гына түгел, башка милләтләрне дә изүен ачык күрерсез. — дип өстәде «Галия» мәдрәсәсендә укыган чагында. Дәүләт Думасына сайланган татар вәкилләрен озатырга дип. Галимжан шәкертләр белән вокзалга барган иде. шул исенә төшеп, үзенең тәкъдимен әйтергә кирәк тапты: Әгәр. Дәүләт Думасы кемнәргә хезмәт итәргә тиеш, ә ул чынлыкта кемнәргә хезмәт итә? дигән маузугда доклад ясалса, тагын да яхшырак булмасмы? — Шунда ук соңгы бер-ике ел буена үзен нык борчыган мәсьәләне дә әйтергә кирәк тапты Инородец дигәннәре кемнәр алар? һәм бу халык кемнәр белән кушылып, кемнәргә каршы һәм ничек көрәшергә тиеш? Шул турыда сөйләшү безнең өчен кызыклы булыр иде. Әлбәттә, болар бик кирәкле һәм әһәмиятле темалар. Вакыты белән бу мәсьәләләр буенча да докладлар булыр. — дип жавап кайтарды Зураб.

Ахыры flap