Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшьләр иҗаты

Рафис Корбанов

САНДУГАЧЛЫ ТАЛЛАР

Яши идем туган ягымда мин, Тыныч кына үскән тал кебек. Талга оялаган сандугачтай Күңелемә урнаштың кереп. Нурга тулы, моңга тулы хәзер Минем өчен таңнар-иртәләр. Кешеләр дә миңа карап гүя Сандугачлы тал дип үтәләр. Дәү әни Каршы килеп кем сүз әйтсен Дәү әни теләгенә? Тугач та миләш беләзек Кигезгән беләгемә. Сакласын яман күздән, дип, Догасын аннан өргән. Муенда — миләш муенса — Сакласын яман күздән. Дәү әни, саклап үстердең Син безне яман сүздән. Ә үзең сораша идең Кайтканда һаман бездән: Яман сүз әйтмәдегезме Мыскыллап кечеләрне? Калдыра күрмәгез берүк Хәтерен кешеләрнең.

РАФИС КОРБАНОВ

 Кешеләрне яман күздән Сакладың син, дәү әни. Кешеләрне нахак сүздән Якладың син, дәү әни. Тугач та миләш беләзек Таккансың беләгемә. Дәү әни, миләш булып син Кергәнсең йөрәгемә. Саклар өчен яман күздән Зурларны, кечеләрне, Яклар өчен нахак сүздән Дусларны, кешеләрне, Саклар өчен явызлыктан Кешелекне, дөньяны... Җирнең миләш беләзеге — Дәү әни, синең җаның. « Кышкы төндә умырзая эзләп Карурманга киткән кыз бала... Әкият кенә бары мең кичәдән... Хәтерләсәң, күңел кузгала. И үги кыз, синең белән ахры Минем язмышым да уртактыр. Ни ул дөрли алда, ашкын, йөрәк — Унике ай яккан учактыр. Карурманга барам синең кебек Кара төндә мин дә, сеңелем. Җыр эзләп мин карурманга барам. Карурман ул — халкым күңеле. Адашмыйсың анда суык кышта Син чәчәкләр эзләп барсаң да. Унике ай кебек Тукайлары - Яккан җылы учак бар анда. Унике ай кебек шагыйрьләре Якты биреп тора күгемдә, һәм мин табам, табам чәчәкләрне — Моңлы җырым туа күңелдә. Ак болыт Риваятьтә, курку белмәс ирләр Зур юлларга чыгар алдыннан, Туып-үскән өйнең матчасына Ап-ак каурый кадап калдырган. Таңда торса, килеп ана карчык Иң элгәре аңа караган: Улы исән икән, каурый — чиста. Утка керсә, тамган кара кан... Каурыйлар да кадап калдырмадык Җиткерергә сәлам-хәбәрне. Ак болытка карап белә микән Әнкәйләр соң безнең хәлләрне? Әнкәйләр соң безнең хакта ниләр Уйлый икән шушы минутта: Саркыганда шәфәкъ кызыллыгы Баш очыннан узган болытта? Болыт та шул гел ак кына түгел. Әнкәйләр дә шуңа борчулы — Уллары бит йөртә йөрәгендә Ил шатлыгын һәм ил борчуын. Бездән яхшы хәбәр көткән чакта Китмәсен лә бәгыре теленеп: Баш очында, болыт, әнкәемнең Гел ак килеш тор син, эленеп. « Миңа да килде ул сөю! Тик әллә ничегрәк. Кол булып шул бөек хискә Ашкынды, шашты йөрәк. Хыялда йолдызлар чүпләп Бирердәй кебек идем. Күрешкәндә, җылы апрель Карыдай, җебек идем. Беренче, тәүге мәхәббәт! Хисләрнең сафы, чыны... Ах, ул туй атларындагы Кыңгырауларның чыңы! Хыянәт түгел иде бу, Тик сөеп йөргән кешем Туган булган, үскән булган Икенче берәү өчен. һаман да шул мин, кыюсыз, Ләкин кайбер «кыю»лар Сөю юк, дип кычкырганда, Кабатлыйм: бар сөю, бар.

Данис Хәйруллин

Сорау

Күпме сорау яшәештә! Инде берсенә җавап Таптым дисәң, шул җаваптан Ун сорау туа кабат. Күздә ята, йөздә ята, Сүздә ята мең сорау. Сорау дугасында чыңлап Үтә гомеркыңгырау. Мең сорауга бер җавабым, Диеп тормыш дәшәме?! һәркем үзе мең сорау бит, Бер җавабы — яшәеш. Ташта үскән, чәчәк Ташның уемы бу? Я гөлнең Яшәү өчен ярышымы? Әллә инде уйлый-уйлый Ташка әйләнеп барышымы? Ни ул бәхет? Изге җанмы, әллә бер-бер бәдбәхетме — һәркем эзли бу дөньяда үз бәхетен. Табам, диеп, һәркем үзен юатмакчы. Эзли кайсы үзен-үзе югалтканчы. Берәү эзли чума-чума, йөзә-йөзә, Берәү елап, үзәкләрне өзә-өзә, Усал итеп эзли берәү ярсып, янап, Шүре кебек бармак белән акча санап. Ни ул бәхет, нәрсә соң ул? Бармы тапкан? һәм ишеттем туксан яшьлек күрше карттан: — Бәхет, энем, ул гап-гади пыяла кебек — Ватылмаса, барлыгын да булмый белеп. Челпәрәмә килгәч кенә, шаклар катып, Тора кеше башын кашып, уйга батып...

 Озату

Кошлар китә: мең төр аваз чыңлый Су буйларын моңга тутырып. Тал-куакта бишек җырын көйләп Оялары кала утырып. Кошлар китә — һай мәһабәт күренеш! — Төркем-төркем күккә сыенып. Яшьлегемнең җитез канатлары Офыкларга керә кыелып, Мамыклары кала коелып... Җавапсыз мәхәббәт Гөлләр яраткансың икән... Чәчәк кебек чагымда Өздең дә, салып яндырдың Мәхәббәт учагында. Көлгә калгач, көлдең генә: Җилләр таратыр, дидең... Кабат гөл булсам, барыбер Сине яратыр идем! Шомыртлар Ап-аяз көн иде югыйсә, Кайдан гына чыкты болытлар. Коелып ла төште боз белән Күз карасы кебек шомыртлар. Тилмерешеп ята җир тулып, Борчак-борчак зәңгәр боз катыш. Туфан калкып, күкләр иңсә дә, Агач иңнәренә юк кайтыш. Тик бер генә мизгел, бер мизгел, Уйнап кына үтте болытлар. Күккә карап калды яшь катыш Күз карасы ке^ек шомыртлар... Җан ярасы булды шомыртлар. Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар. якын безнең авылга ул... Г