Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уйланулар

Кинҗәм дия иде әнкәм минем, Бик иркәли иде бай|ышым. Мин хәятның бер шат улы идем, Никтер үксез итте язмышым... Бөек Тукай да бит үксез булган, Ләкин халкы аны үз иткән: Күңел кошы йолдызларга кунган! Түзсәң Тукай кебек түз икән. Тарсын икән дөнья читлекләрен, Илең белән бертә ян икән, Халкын кардәш итеп чит илләрнең, Үз халкыңа ту» ры кал икән! Санамадым күке кычкыр1анын, Юрамадым юмер мөтдәтен: Оныта иде күңелем үксез чагын, Үтәлтәндә кайбер көткәнем. Мәрхәмәтсез булса да, бик туел аңа, Инде мин дә Мәҗнүн тү«елмен. Кинҗә дия иде ту>ан анам, БуЛЫрмЫНМЫ КИНҖӘ ИЛ! ә дә? Ил турында тирән ynia талам, Изанны . Сыйдырырдай булып колачка. Төн Мин йоклый алмыйм җиргә күктән Хикмәт яусын диеп нур булып. Кешеләр! ә вакыт инде күптән, Йөрмәсеннәр диеп хур булып, Күңелләре из!елеккә тулып, Камилләшсен өчен һәр эштә.— Матдәлектә калмый, мә!ънә булып Ашсын өчен Кеше Гарешкә, Күпме яз!ан Әбу!алисина, Күпме йоткан юллар тузанын!.. Якты юмер теләп, бәндә, сиңа. Сизми кал!ан юмере узганын... Солтан Мәхмүт кебекләрдән качкан Саклар өчен вөҗдан сафльпын, Бел1ән — сарай колы юлына баскан Голяманың җаны сатльн ын. Иске кабьпын сала: Яктырткан ул аңны, хәтерләрне, Әверелмәсен өчен җан бозе юк бит аның, Булма)андай Галәм чикләре Тылсымлы кораб Уяну белән пәрдәң ач алдан: Күпме соң вакыт? И.нде таң алды. Күрше йорт әнә тө! әл ут ал!ан,— Балкуда,— димәк иртәнге алты. Пәрдәләр аша күпме хәрәкәт! һәр хәрәкәттә "Өл1ер, кичекмә!» һәр бусагадан иңсен бәрәкәт. Тусын иртәләр иминчелектә. Ашыгып тора җылы урыныннан Кырмыска-кеше шундый иртәдә. Тын! ысыз язмыш, килсә кулыңнан, Үз ит андыйны, сөй син, иркәлә! Рәхәт кочактан урамга чыккач Кинәт салкында туңмасын кеше; Елмай син, язмыш, ач аңа колач, Михнәт булмасын, дан булсын эше Яктыра тирә. Ялтырап тора Күрше йорт, барлык тәрәздән карап: Гүя туктаган Идел портында. Утлар балкытып, тылсымлы кораб. Ачылу Күз яшьләрем аша елмаям 1ел, Дус-ишләрем шуны белмиләр: — Туган чагыңда да җылап түгел. Көлеп ту!ансыңдыр син,— диләр. Ташлар ярып үсеп чьпа үлән Каян килә ди!ен көч аңа! Шул үләндәй нәзек 6ул1ан белән Баш имәдем Илдән башка) а. Ә Ил — түзем, сабыр, нишләсә дә Ил иңрәми, Ил көр, Ил көлә: Чөнки өскә таулар ишелсә дә, Ярып чыга үлән, ул белә! Вак-төяктә минем юк бер эшем; Зур бурычлар белән шәп күңел! Елап туа икән тусын ^ешең, Елап яшәү ләкин шарт түгел. Гаҗәп! Сыкрап-көлеп тор)анда да Сизенмиләр дуслар, белмиләр: — Җылап түгел, Нури, туганда да Җырлап тү)ансыңдыр син,— диләр Кыр казлары Күктә иркен киек-каз)а, Ка)ынмый оча төсле, «Каз юлы»ннан йолдызларга Ка)ылмый оча төсле «Кыйгак-кыйгак!» диюләре Юллары озын)адыр,— Үсмер казлар чит илләрне Күрер) ә кызыгадыр. Киек казлар күло куна, Канатлары тал)анда Ял)ыз каз төсле талпынам Япаял)ыз кал<анда. Би(рәк моңлы очып бар)ан Киек каз тавышлары, Гомерләрнең яшел яздан Көзләргә авышканы... Күрше Тар күңеллегә киң дөнья да тар, Бикләнеп уңмый эшнең берсе дә: Из)едән-из)е «күрше хакы» бар, Шатлык-кай) ынь1 бүлеш күршеңә. Беренче булып ул күз төшерә: Өеңме яна, көеңме яна. Яхшылык көтсәң күрше кешедән, Син дә үз итеп күз төшер аңа Уңышлар булсын күршеңә юлдаш, Иминлек тапсын йорты, мал-җаны! Пешерсәк өйдә берәр тәмле аш, Уртак бүләбез без бер калҗаны. Дөнья ул шундый, төрләнә күңел: Әле шатлана, әле көрсенә. Тик ни булса да битараф түгел. Ише,ем ачык минем күршемә. Син бәхетле, диләр Миңа карап: «Син бәхетле,— диләр,— Сиңа тормыш ипле!» , Эчтә ниләр барын тик белмиләр. Кеше күңеле бикле... Ансат кына ачып булмый аны, Ул — хәзинә, тылсым: Яратылган шулай кеше җаны, Посмый нәрсә кылсын?! Тик кайчакта, көләчлектән әллә Ачыла микән келә, Күренеп китә микән бүтәннәргә Фәкать бәхетем генә? Хәер, миңа: «Син бәхетле!» дигән Өчен генә дә мин Бик бәхетле! Бүтән кирәк микән? Ул хәтлесен белмим. Син генә Кирәк микән Узган эшләр өчен үзебезне Газаплаудан, юкка кыйналудан Кирәк микән күңел бoзapгa^ — Без генәме? Таңда алсу йөзле Дөнья да бит түзми оятыннан, Шәфәгына җиткәч кызара... Чәчәкнең кызылы син, Дөньяның кызыгы син, Бер сыйфатың меңгә күчә Җанга ыгы-зыгы син. Сәбәпсез турсаясың, Аяусызсың, чаясың,— Белмәгәнгә шулайдыр шул Иркәлекнең чамасын. Тылсымчым, күрәзәчем, Кояштан күләгәсең: Күңел багларымда җиләс Канәферсең, лаләсең. Тал булып бөгеләсең, Җам булып түгеләсең, Зәңгәр төннәремдә тулган Ай булып күренәсең. Йөзләрең балкып тора, Түшләрең калкып тора, Чәчләреңнән күк күгәрчен Исләре аңкып тора. Бер карасаң, назлы син, Шулай да бик азмыйсың: Үзең тыйнак, үзең уйнак, Җан көйдердең азмы син! Атлыйсың вак-вак кына — Йөгермисең чак кына.. Озын телләр дә чарасыз: Сөйлиләр мактап кына. Канатлы күбәләгем, Шат җанлы көлгәләгем, И минем сабыр-салмагым, Тынгысыз* көйгәләгем... Син генә, тик син генә Тынгы бирмисең генә! Тынгылар бирмәсәң бирмә,— Миннән башканы сөймә. Экспромт Каршыларсың дидем Икмәк-тозың белән,— Каш-кабагың төйдең Карың-бозың белән Карың-бозың белән Ташлар идем көрәп, Тик нишләмәк кирәк - Юк шул андый көрәк. Акын язмышы Актукты. булалмадың минем белән* Юаттың күпме татлы телең белән. Утырдык комга язмыш дәрьясында. Мин калдым җырлап зарлы-моңым белән Акан-Сире. 1 Акан-Сире 1 кызны алып кача. Кияү тиеш кеше Ярәшкән, Калым-малын биргән килеш кала,— Колак кагумы бу кәләштән? Юк, ул алдан сизеп чара күрә, Йола саклап төшә арага: Егетләре аның атка менә — Ауга чыга төнге далага. • Кияү егетләре ике яклап Куып килә йөгерек атларда. Сәйран дала кинәт китә шартлап, Качкыннарга төзәп атканда. һәм Актукты 1 шагыйрь кочагыннан Атыла,— Бәхет шунда чикләнә, Каза* халкының атаклы акыны Акан (Акҗегет) ярышларда алган барлык бү w әрен ярлыларга еләшә. байлык җыймый Шуңа күрә аның исеменә Сире (рыцарь) кушаматы өстәлә Актукты (Акбәрән) шагыйрь алып качкан кызның исеме Яз Матур чаклар! Өстән энҗе тамып тора, Ерганаклар, Кар сулары агып тора, Дымлы, салкын Җирне нурга манып кына Кояш алтын Литаврасын кагып тора. Китте кышлар Мамык тунын салып кына, Кайтты кошлар Канатларын кагып кына, Карда посып, Умырзая калкып чыга, Килсә гыйшык — Урын калмый вак борчуга. Тирәмдә ямь,— Мин шул хәят тәмен беләм! Шуңа сөям Сезне җаным-тәнем белән Шуннан бирле камый рухи зиндан,— Хәйран гомер үтә тикмәгә. Акан-Сире исән калсын өчен Кыз буйсына язмыш хөкменә, Сабырлыкка сарыф итә көчен,— Тормыш була миннәт-йөк кенә... 2 Акын йөри халык күңелен ачып, каршылыйлар тиңсез чичәнне Куйлар суеп, тутырып казан асып: Төн, думбыра — җырлар кичәсе. Киң далада өермәләр булып Күтәрелә шагыйрь сүзләре: Сайрый җырлар, алтын айга кунып, Бер уйнак, бер моңлы үзләре, Бер байларга кагылып мыскыл итә: Бу чагында ярлы төркемгә Кызык була,— җыру чәнчеп үтә, Йомарланып, охшап керпегә. 3 Актуктысы аккош булып куна Арман күлгә, ярын калдырып, Колагире ' туйда һәлак була, Каратургай китә каңгырып... Эзәрлекли аны түрәбиләр, Бәла килә өсте-өстенә... Актык атын Акан-Сире бирә Җәяү калган бер карт мескенгә. Ятим-ялгыз шагыйрь, сынган күңел, Бәхетсезлек калмый артыннан... Тик җырлары аның ятим түгел,— Аерылмаган Акан халкыннан. Каберен бәлки табып булмас инде... Кирәк микән кабер акынга! һәйкәл куйган аңа казакъ иле — Үләңнәре’ җанда, халкында! 1983—1985