Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮРДӘН — ҮРГӘ

Республикабыз Госпланы председателе, ТАССР Министрлар Советы председателенең урынбасары ВЛАДИМИР ВАСИЛЬЕВИЧ ЕРМАКОВ белән язучы МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ әңгәмәсе.

М. ЗАРИПОВ.

Статистика барын да белә, дигән сүз, мөгаен, дөрестер. Үткәндә ниләр булган, хәзер нәрсәләр эшләнә — санап баручыларга бу турыда һәр яктан әллә никадәр мәгълүмат җыйнала. План төзүчеләрнең тагын бер өстенлеге бар: алар киләчәкне дә белеп торалар. Бу бит — фараз кылу, юрау белән мавыгу гына түгел, төгәл һәм ныклы исәпхисап ясап, тормышка ашырылачак эшләрне билгеләү. В. ЕРМАКОВ. Киләчәк үткәнсез булмый. Алдагы көнгә план төзү дә моңа кадәр эшләнгәннәрне анализлаудан, тикшерүдән, нинди шартлар барлыкка китерелүен, якындагы ай, квартал, ел, биш елда һәм тагын да ераграк киләчәктә нинди казанышларга ирешү мөмкинлеген ачыклаудан башлана. План объектив, реаль мөмкинлекләрне яхшы белеп, үсеш юнәлешләрен алдан чамалап, кыю фикерләргә таянып төзелергә тиеш. М. ЗАРИПОВ. Мондый таләп киләчәк тормышны күзаллауга бәйләнгән теләсә кайсы программага кагыла. Республикабызның төп планлаштыру үзәге — Госплан хезмәткәрләре даими кайгырта торган экономик, иҗтимагый, техник, фәнни, экологик үзгәрешләрнең, социалистик хуҗалык үсешенең үзенчәлекләре, аларны планлаштыру хасиятләре ниндирәк? В. ЕРМАКОВ. План гади бер документ кына түгел, ул — камил идарә итү коралы да. Төгәл һәм объектив план өчен ике нәрсә шарт: беренчедән, ул реаль, ягъни аның барлык өлешләре балансланган булсын; икенчедән, ул үтәүчеләрне яңа резервлар һәм мөмкинлекләр табарга, аларны иҗади, тырыш хезмәткә рухландырсын. План белән танышкач, аны башкаруда катнашучы һәр кеше үзенә ни бәйле икәнен белсен, кыю, оешкан рәвештә эшли һәм фикер йөртә алсын. Идарә итүнең төп буыны булган Госплан исәп- хисап ясалган вакыттагы һәм киләчәктәге мөмкинлекләрне бик төгәл билгеләргә тиеш. Менә шунлыктан уникенче бишьеллыкның программасын төзү XXVI съезддан соң узган киеренке хезмәт казанышларын, совет халкы, республикабыз эшчәннәре алдында торган бурычларны анализлаудан башланды. Күрсәткечләр, мисаллар, саннар күп. Аларның барысы да хәлиткеч роль уйнамый, әлбәттә. Ләкин план коручыларга һәммәсен — экономикабызның нигезе булган төп җитештерү фондларын да, хезмәт хакы белән хезмәт җи- тештерүчәнлеге үсеше нисбәтен дә, пенсияләр, киносеанслар санын да. шырпы, тоз, сабын кебек вак-төяң әйберләр сату күләмен дә исәпкә алырга туры килә. Калын бер том тәшкил итә торган мәгълүматларның барысын да санап бирү озынга сузылыр.,Шуңа күрә Татарстанда унберенче бишьел лыкта эшләнгәннәрнең иң кирәклеләренә һәм егерме беренче гасырга кадәр дәвердә ачылачак төп перспективаларга кагылу да җитеп торыр. М ЗАРИПОВ. Вакыйгалар агышы бик кызу бара. Инде XXI гасыр көнкүрешебезгә кереп бара, димәк? Ике меңенче елның практик исәп-хисаплары тормышыбыз чынбарлыгына әйләнә? В. ЕРМАКОВ. Кыскң вакытлы планнар белән бергә озаграк дәвергә исәпләнгән гомум дәүләт программасын төзү — совет экономика фәненең һәм социалистик хуҗалык практикасының казанышы ул. Республикабызда экономик һәм иҗтимагый үсешнең перспектив планнарын әзерләр өчен махсус комиссия төзелде. Аңа план коручылар, галимнәр, хуҗалык белгечләре, партия, совет, профсоюз җитәкчеләре керә, тулаем эшкә партия өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйлевич Усманов юнәлеш бирә. Бу рычларны дөрес билгеләү — эшне яртылаш үтәү дигән сүз. М. ЗАРИПОВ. Алайса эшкә якынрак килик — республикабыз Госпланы уникенче бишьеллык планны төзегәндә нинди күрсәткечләргә таяна? В. ЕРМАКОВ. Төп нигезебез — КПССның XXVI съезды карарларын, унберенче бишьеллык планнарын үтәү өчен җәелдерелгән ярышта ирешкән казанышларыбыз, билгеле. Узган ел бәрәкәтле хезмәт, фән-техника прогрессын тизләтүдә яңа юллар эзләү, иҗтимагый җитештерүне тагын да көчәйтү еллары булды. Беренче исәпләр буенча, республикабыз халык хуҗалыгына унөч миллиард сумлык капитал салынды. Бу дәвердә промышленность товарлары җитештерү — унтугыз, хезмәт җитештерүчәнлеге унбиш процентка үсте, әйбер ясауны арттыруның өч чиреге эш урыннарын үрчетмичә генә барлыкка китерелде. Гомумән алганда, республикабыз экономикасы тотрык лы рәвештә алга барды, һәр ел планы арттырып үтәлде, планнан тыш та ярты миллиард сумлык әйбер чыгарылды. Машина төзү, металл эшкәртү, энергетика, химия, нефть химиясе кебек, хуҗалыкның бүтән тармаклары үсешен хәл итә торган төп өлкәләрдә казанышларыбыз аеруча зур. Дүрт ел эчендә үсеш: машина төзелешендә—39; прибор ясауда — 43: электротехника әйберләре җитештерүдә — 59 процент булды. Авыл хуҗалыгын да эшләр катлаулырак. Унынчы бишьеллык белән чагыштырганда җәмәгать секторында уртача еллык җитештерү: сөт — җиде, ит — биш, йомырка — утыз дүрт, яшелчә илле биш процентка артса да, корылыклы 1981 ел бәласеннән тәмам арынып бетмәдек әле. Барлык тырышуларыбызга кара мастан, дәүләткә бөртекле ашлыкны, шикәр чөгендерен, бәрәңгене план- дагыдан кимрәк саттык. Әмма терлекчелекне тотрыклы үстереп, халыкны азык-төлек белән яхшырак тәэмин итүгә ирештек., Шәһәрләрдә һәм эшчеләр поселокларында ит ризыклары сатуны — сигез, сөтне унсигез процентка арттырдык. Узган бишьеллыкта промышленность, авыл хуҗалыгы, фән тармакла ры төп җитештерү фондлары кыйммәте 25 миллиард сумнан ашты. XXVI съезд алдыннан сафка баскан Кама автомобиль берләшмәсе генә дә республикабыз эш җегәрлеген ике тапкыр диярлек үстерде. Социаль үзгәрешләребез дә игътибарга лаек. 1984 елда бер миллион 800 мең квадрат метр торак мәйданы, шуның ярты миллион чамасы — авыл җирендә төзелде. Соңгы күрсәткеч бигрәк тә әһәмиятле. Чөнки авыл җирен дә яңа йорт-җир кору борын-борыннан бик күп көч түгүне таләп итә, яхшы торак җитмәү байтак халыкның шәһәрләргә күчеп китүенә сәбәп була иде. Саннар озын нотыкларга караганда тәэсирлерәк, әмма шулай да җи тештерелгән байлыкларны үз күзең белән күрү әйбәт. Соңгы биш елда республикабыз халык хуҗалыгын үстерүгә тотылган унөч миллиард сум акча миллионнарча тонна нефтькә, авыр йөк ташучы автомобильләргә, җегәре һаман арта баручы уникаль Түбән Кама нефть химиясе комплексына, ит, сөт, май, йомырка фабрикаларына. Түбән Кама электр станциясе агрегатларына әверелде. Татарстан атом станциясе, Менделеевскидагы минераль ашлама лар заводы, Алабугадагы трактор заводы да күтәрелеп килә. Мехлар, ки- нотасма, приборлар, авиалайнерлар, шәһәрләребездәге яңа кварталлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, шифаханәләр — уңганнар хезмәте ниләр генә булдырмый?! Әгәр хәзерге үсешебезне элекке заман, легендар беренче бишьеллыклар казанышы белән тиңләсәк, аерма искиткеч зур. Хәзер республикабызда бер эш көнендә генә дә элекке Казан губернасында ел дәвамында эшләнгән кадәр мал җитештерелә. Гыйбрәт өчен Татарстанның көндәлек хезмәт күрсәткечләренең кайберләрен санап китик: 98,4 миллион киловатт сәгать электр энергиясе, 152 мең тонна нефть һәм 5.6 миллион куб. метр газ, 6,6 мең данә сәгать, 28,1 мең пар күн аяк киеме, ике миллион кирпеч. 6,1 мең куб. метр җыелма тимербетон, 1,4 мең тонна икмәк! Тимер юл буенча 60, ав томобильләрдә 700 мең тонна йөк кабул итә һәм төяп җибәрә, 5,1 мең квадрат метр торак кора. Республикабыз халкы көн саен 10,2 миллион сумлык төрле әйбер сатып ала, 315 мең сумлык көнкүреш хезмәтеннән файдалана. ТЪүлекләр бик киеренке хәзер, һәр сәгать, һәр минут, һәр секунд кадерле. Бер ген» мисал: әгәр республикабыз нефтьчеләре бер сәгать вакытны буш ка уздырса, илебез биш мең тоннадан артык кара алтыннан коры калачак. М. ЗАРИПОВ. Бу бишьеллыкта ирешкәннәребез алдагы көннәр өчен план төзегәндә төп таянычтыр инде? В. ЕРМАКОВ. План төзегәндә «ирешелгәннәргә таяну» идарә итүнең иң аклана торган ысулы түгел. Кагыйдә буларак, нигез итеп соңгы елларның уртача нәтиҗәләре алынса да, объектив мөмкинлекләр һәм шартлар истә тотыла. Мәгълүм булганча, халык хуҗалыгын планлаштыру, ил күләмендәге азык-төлек, энергетика, «Себер» кебек озак вакытка исәпләнгән аерым программаларны искә алмаганда, биш еллы цикллар рәвешендә партия съездларында күмәкләп кабул ителә. Андый план закон кебек һичшиксез үтәлергә +иеш. Уникенче бишьеллыкта республикабызның экономик һәм иҗтимагый үсеше өчен барысы унөч миллиард күләмендә капитал салыначак. Бу — сугыштан соңгы өч бишьеллык дәвамында үзләштерелгән суммага тигез. Татарстан үзенә тәгаенләнгән сумманы халык хуҗалыгының йөз тармагына сарыф итәчәк. Аларның байтагы гомум Союз экономикасында да күренекле роль уйный. Нефть, кино материаллары, полиэтилен, синтетик каучук, фототелеграф тасмасы, компрессорлар һәм приборлар, электр-хисаплау һәм суыту машиналары, вертолетлар, самолетлар... Гомумән алганда, чы гымнарның ике юнәлештә — экономикага; культура-көнкүреш хезмәте күр сәтүгә тотылуын, һәр ике тармакның да әһәмияте булуын, һәр ике юнәлештә бурычларны үтәргә кирәклеген онытмаска кирәк. Барысын да кешеләр хәл итә. Әмма гел план, план дип кабатлаучы һәм шуннан башканы күрмәүче, белмәүче, план һәм йөкләмәләрне үтәүнең, җитештерү нәтиҗәлелеген күтәрүнең кеше хезмәтенә, ул кешеләрнең әйбәт яшәве һәм ял итүе өчен яхшы шартларның булу-булмавына бәйле икәнлеген танымаучы чамасыз берьяклы эшкуарлар да очрый әле. Табигый ки, мондый мөнәсәбәт ал арны бик еш ярык тагарак алдында калдыра. Мәсәлән, авылда елына ярты миллион квадрат метр торак төзү уен эш түгел, моңа бөтен республика белән — колхозлар һәм совхозлар көчен, төзүчеләр тырышлыгын, шәһәрләрдәге шефлар ярдәмен бергә берләштерү генә мөмкинлек бирде — зур социаль программа бары шулай гына уңышлы үтәлде. Үткән бишьеллыкта матди кыйммәтләр җитештерми торган тармак ларга барлык капитал салуларның чиреге туры килде. Бу әйбәт адымнарны уникенче бишьеллыкта тагын да ныгытырга, мәктәпләргә, җәмәгать тук лануына, сәламәтлек саклауга, спорт корылмалары төзүгә әүвәлгедән зуррак игътибар бирергә кирәк. Әйтик, колхоз һәм совхозларның, зур-зур авылларның берсендә дә әлегә кадәр йөзү бассейны булмау, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүдә аксау һич тә нормаль күренеш түгел. Ике генә сан атыйм: 1984 елда, җәмәгать туклануын да кертсәк, дәүләт һәм кооператив ваклап сатуындагы товар әйләнеше өч миллиард җиде йөз егерме сигез миллион сум, ягъни җан башына 1068 сум тәшкил итте. Ә көнкүреш хезмәте җәмгысе 115 миллион сумлык — һәр кешегә утыз өч сумлык кына күрсәтелде. М. ЗАРИПОВ. Матди кыйммәтләр җитештерүгә тоткан чыгымнарның бо- лай әйләнеп кайтуы дәүләтне канәгатьләндермиме? В. ЕРМАКОВ. Юк шул. Киресенчә, ягъни халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү күләмлерәк булса, яхшы. Конвейер, модага, ихтыяҗга яраклашырга өлгерсә дә, аерым кешене түгел, массаларны күздә тотып хәрәкәт итә. Эшне болай оештыру исә ялгышуларга, аңлашмаучылыкка урын калдыра. Сатып алучы — кибеткә, кибетләр промышленностька дәгъва белдерә, үтмәс товарлары белән базарларны һәм кибет киштәләрен тутырган завод-фабрика- лар исә сатып алучыларның «назлануын» гаепли. Ләкин барыбер сатып алучы хаклы. Узган бишьеллыкта Дәүләт стандарты инспекторлары республикабызда киң куллану товарлары җитештерә торган промышлен ность предприятиеләрендә меңнән артык тикшерү уздырды һәм һәр ике тикшерүнең берсендә җитди кимчелекләр ачылды. Инспекторлар 340 очракта конвейерны туктатты. 225 очракта бәясе ун миллион сумнан ашкан товарны сәүдә челтәренә тапшыруны тыйды. Жиңел промышленность предприятиеләре аеруча аксый. М. ЗАРИПОВ. Ул ун миллион сумлык товар бөтенләй булмаса, байтак материал, байтак хезмәт әрәмгә китмәс иде. В. ЕРМАКОВ. Әлбәттә. Менә шуңа күрә кулланучы белән тәэмин итүчеләр мөнәсәбәте заказ нигезендә үссә, түләүле хезмәт күрсәтү күбрәк таралса яхшырак. Ике меңенче елга халык заказы буенча торак төзетү — дүрт, йортлар салу — өч ярым, коммуналь уңайлыклар тудыру ике ярым тапкыр артырга тиеш. Алдагы бишьеллык сыйфат бишьеллыгы булырга тиеш. Димәк, идарә итү осталыгын үстерү, һәркемнең җаваплылык тоюы — эшченең дә, игенченең дә, галимнең дә, төзүченең дә, министрның да үзен чын мәгънәсендә дәүләт кешесе дип хис итүе кирәк. Моның өчен һәркемне югары җитеште- рүчән хезмәткә этәрүчән, аларның инициативасын, сакчыллыгын, чималны бәрәкәтле тотып, кимрәк көч түгеп, кыска вакыт эчендә күбрәк товар булдыруга ирештерә торган экономик, иҗтимагый чаралар күрергә тиешбез. М. ЗАРИПОВ. Максатлар кую җиңел. Аларга ирешү юлларын, мөмкинлекләрен табу кыенрак. В. ЕРМАКОВ. Халык хуҗалыгын тизрәк үстерү бурычлары элек тә куелды. XXVI съездда, мәсәлән, иң мөһим стратегик максатларның берсе шул булды. XXVII съездга әзерләнү мәсьәләләрен тикшергән КПСС ҮКның апрель Пленумында (1985) Михаил Сергеевич Горбачев: «Әгәр экономиканы интенсивлаштыруны һәм фән-техника прогрессын тизләтүне бөтен эшебезнең үзәгенә куйсак, идарә итү һәм планлаштыруны... үзгәртеп корсак, һәр- кайда оешканлык һәм дисциплинаны күтәрсәк, эш стилен тамырдан яхшыртсак. үсеш темпын тизләтү, өстәвенә, бик нык тизләтү бурычы тулысын- ча үтәлерлек»,— диде. Нәтиҗәләрне күпме акча үзләштерү, дәүләттән күпме матди байлык, техника, механизмнар һәм аппаратлар алу, күпме хезмәт түгү буенча түгел, ә нинди табыш бирүгә карап бәяләргә кирәк. М. ЗАРИПОВ. Әле менә мондый гадәт тә бар. Предприятиегә, колхоз һәм совхозга, бөтен бер тармакка акча бүлеп бирәләр, нәрсәгә тотылырга тиешлеген күрсәтәләр, бу суммалар планга керә, акчаны үзләштерәсе генә кала. Кайберәүләр төп фондларны — завод, фабрика, шахта һәм промыселларның яңа җегәрлекләрен сафка бастыру планы «койрыклы* итеп төзелсә, тагын да уңайлы дип фикер йөртәләр. Ул чакта гадәтнең холыкка әйләнүе дә ихтимал. Әле бүген дә кайберәүләр өстәмә капитал салу «могҗизасына», шәһәрдә икән — яңаны кору һәм эшли торган базаны киңәйтүгә, авылда икән — гигант комплекслар, кыйбатлы зур объектлар төзүгә өмет баглый1 Әлбәттә, бу очракта идарә итүнең бүтән алымнары, төгәл һәм пөхтә эшләү, нәтиҗәле ярыш, хезмәтнең иң әйбәт ысулларын файдалану онытыла, монысы исә яңа куәтләрне тулы көчкә файдаланмауга китерә. В. ЕРМАКОВ. Чыгымнарны яңа предприятиеләр, җегәрлекләр сафка бастыру белән генә планлаштыру — артык гадиләштерелгән, якынча гына ясалган сызым. Гадәттә, төзелеш мәйданыннан төзүчеләрнең эзе суынырга өлгерми, яңа предприятие, яңа цех инде җитештерү программасын үтәргә тиеш була. Төзелеш тәмамланганчы ук план бирелү очраклары да еш. Монысы да эш түгел. Бу фактларны белеп тору гына җитми, алардан дөрес нәтиҗә ясау кирәк. Идарә итү ысулларын камилләштерү — алга бару өчен беренче адым. Тормыш планлаштыруны гына түгел, бөтен хуҗалык механизмын үзгәртеп коруны, идарәнең сакчыл, югалтуларны булдырмый торган, кулланучылар белән җитештерүчеләр, югары белән түбән буын җитәкчеләре арасында мәгънәле, нәтиҗәле эш алымнары таләп итә. Социализмның, шәхси хуҗалыкка нигезләнгән капитализм белән чагыштырганда, зур өстенлекләре бар. Башкаручыларның эшлеклелеге, дәрте белән бергә үрелгән ачык планлы система иң югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Мәскәү киңәшмәсендәге докладта басым ясап әйтелгәнчә, беренче адымны иң югары эшелоннан башларга кирәк. Берничә санга игътибар итик. Республикабыз халык хуҗалыгына унынчы һәм унберенче бишьеллыкларда чама белән бердәй — унөчәр миллиард сумлык капитал салынды, ләкин промышленность продукциясе җитештерүнең уртача еллык үсеше беренчесендә — җиде ярум, икенчесендә дүрт процент булды. Уникенче бишьеллыкта чыгым артмаячак, әмма җитештерүне 19 процентка үстерү күздә тотыла. Җитмәсә, бу программаны бөтәйтү хезмәт күрсәтү өлкәсендә ашыгыч һәм ныклы үзгәрешләр ясау белән, экономиканың социаль резервын киң файдалану белән бергә тормышка ашырыла. Торак төзү, мәсәлән, унынчы бишьеллыкта 8 миллион 672 мең квадрат метр, унберенчедә — 9 миллион тәшкил итте, уникенчедә исә 10 миллион квадрат метр торак кору күздә тотыла. М. ЗАРИПОВ. План, башка төрле эш программалары кебек, уртадагы һәм азаккы максатларны билгеләүдән тыш, ниятләрне тормышка ашыру мөмкинлекләрен, чараларын һәм алымнарын да исәпкә алырга тиеш. Югыйсә, план реаль җирлектән аерылып буш хыялга әйләнүе ихтималдыр? Уникенче бишьеллыкны үтәүдә нинди резервлар күздә тотыла? В. ЕРМАКОВ. Бурычларыбыз катлаулы, планлаштырылган тизлекне тәэмин итү җиңел булмас, ләкин алдынгы хезмәт коллективлары практикасы күрсәткәнчә, моңа ирешү бик мөмкин. Аның ышанычлы юлы — фән-тех- ника прогрессын һәрьяклап тизләтү, фән белән практиканы бергә кушу, промышленность предприятиеләрен, колхозларны һәм совхозларны яңа техника белән коралландыру, яңа казанышларга таянган нәтиҗәле технология системаларын үзләштерү. Советлар Союзында миллион ярым фәнни хәзмәт- кәр — теләсә кайсы илдәгедән күбрәк акыл иясе бар. Татарстандагы югары уку йорты, академик институт, төрле проектлау-конструкторлык, фәнни-тикшеренү оешмалары һәм башка гыйльми учреждениеләрнең саны йөзгә якын. Зур көч! Кызганыч, практика фәнни ачышларның бик нәни өлешеннән генә файдалана. Кагыйдә буларак, яңа заводларда бар нәрсә «соңгы сүз» буенча эшләнә, ә искеләрендә җитештерүне тизрәк яңартып корудан, фән белән багланышларны көчәйтүдән, яңа юллардан тәвәккәл атлап китүдән сакланалар. М. ЗАРИПОВ. Әйтергә дә юк, үзгәртеп кору, төзәтү, кыю рәвештә техник яңалыклар кертү, авыр эшләрне автоматларга, роботларга йөкләү — мәшәкатьле, читен, нерв туздыра торган шөгыль, күнегелгәнчә яшәү рәхәтрәк. В. ЕРМАКОВ. Фән-техника прогрессының артына гына тагылып бару бигрәк җиңел Ләкин юлчылар перронда көтеп торганда поездның узып китүе мөмкин. Хәзерге яңа ачышлар дәверендә, иң алдынгы җитештерү формасы да үзе төзелгән вакытка, ягъни биш ел чамасы тормыштан арт ка кала. Ун ел элек ясалган станоклар, технологик аппаратлар, ун ел элек корылган заводлар инде ветеранга әйләнә, техник яктан картая, аларны кискен рәвештә үзгәртеп корырга, яңартырга, алмаштырып торырга кирәк. Юл уңаенда республикабыз станок хәзинәсенә кагылсак, җиңел промышленностьта аларның чиреге унбиш «яшен» тутырган, химия һәм нефть химиясе тармагында да шул ук хәл. Партия өлкә комитеты пленумнарының берсендә техниканы болай әкрен яңарту җитди тәнкыйтькә очрады. Хуҗалык эшендәге ваемсызлыкка, хезмәттәге сүлпәнлеккә, киләчәк турында борчыл- мастан, көндәлек мәшәкатьләргә күмелеп кенә яшәүгә мисал итеп Казанның данлы «Органик синтез» берләшмәсен мисалга китерделәр. «Оргсин- тез» — яшь берләшмә, республикабызның сугыштан соңгы удар төзелеше җимеше, яшьлек шәһәре Түбән Каманың, легендар КамАЗның элгәресе, монда барысы да — аппаратлары да, технологик системалар да өр-яңа иде. Үзебездә юклары чит илләрдән сатып алынды. Комплекс 1963 елда эшли башлады, әмма үсеш-үзгәрешләр бик кызу барган атом һәм космос гасырында ул бик тиз «аксакалга» әйләнде. Җиһазларының нибары бер ярым проценты гына алмаштырылган. Белгечләр исә агымдагы яңартуны биш- алты процентка җиткерүне тәкъдим итә. Байрак йөртүче берләшмәне бүтән предприятиеләрнең узып китүе менә ни өчен бер дә гаҗәп түгел. Күңелсез, әмма бик гыйбрәтле хәл бу! Шунысы кызганыч, бу — гадәттән тыш мисал түгел, киң таралган күренеш. Шушы көнгә кадәр яңаны кору перспективалырак, файдалырак дип саналды һәм искене яңартуга чыгымнарның егерме проценты гына тотыла иде. Менә шуңа күрә, уникенче бишьеллыкка планлаштырылган капитал салуларның яртысыннан артыгын элек корылган предприятиеләрне яңартуга бирү хәерле. Моның сыйфатны яхшыртуы, саллы артым бирүе бик мөм кин. М. ЗАРИПОВ. Гафу итегез, ә җитез нейтроннарны эшкә җигәчәк, җегәр- леге буенча республикабызның барлык электр станцияләренә тиң Татарстан атом электр станциясе, Менделеевскидагы минераль ашламалар заводы, кырда берничә төрле эш эшли алачак универсаль тракторлар җитештерергә тиешле Алабуга авыл хуҗалыгы гиганты салыначакмы соң? В. ЕРМАКОВ. Бу предприятиеләр халык хуҗалыгына чиктән тыш кирәк. Унөч миллиард — зур акча, акыл белән тотсак, яңа төзелешләргә дә җитәчәк. Хәзер Казан мех берләшмәсе фабрикаларын тулысынча яңарту бара. Сугышка кадәр ук корылганлыктан, ул соңрак сафка баскан завод фабри калардан, хезмәт шартлары буенча, шактый калыша. Менә шул сәбәпле, хәзер аңа эш көче тарту кыенлашты, кешеләр машиналар хезмәтенә таянган, заманча җиһазландырылган предприятиеләргә урнашырга омтыла. Яңаны кору йөз миллионга төшәр иде, мех берләшмәсен үзгәртүгә исә шуның яртысы да җитәчәк. Көтелгән иң зур отыш — хезмәт шартларының яхшыруы. Илебездәге сарык тиресенең элеккечә үк яртысын эшкәртү, бүрекләр, туннар, бияләйләр тегү өчен киләчәктә көч азрак түгеләчәк. Үзгәртеп кору, промышленность һәм авыл хуҗалыгына, транспортка һәм төзелешкә яңа техника кертү — гөрләп үсә торган фән-техника революциясенең баганалы юлы. М. ЗАРИПОВ. Хезмәт ресурслары мәсьәләсенә бик урынлы кагылдыгыз. Узган сугыш нәтиҗәләре, гаиләләрдә хәзер балаларның азлыгы киләчәктә бу мәсьәләне тагын да катлауландырачак. Шәһәрләрдә эш көче җитми, авылда да халык кимеде. Шәһәрләшү күзгә күренеп көчәя. Киләсе гасыр ба шында Казанда бер миллион ике йөз мең чамасы кеше булыр, Брежневтагы халык саны бер ярым тапкыр үсәр, Түбән Камада өч йөз меңгә җитәр, нефть якларында да артыр. Зур төзелешләр башлангач, борынгы Алабуга. Мен делеевск яклары да җанланыр. Илебезнең трактор җитештерүче зур үзәгенә әвереләчәк Алабугада яшәүчеләр саны, мәсәлән, шулай ук өч йөз меңгә якынлашыр. Аларны азык-төлек белән ничек тәэмин итәргә? Калачлар һәм кабартмалар, печенье һәм макаронга яраклы шәп бодайны көньякта үстерерләр. Ә итне? Сөт. эремчек, каймакны кайдан алырга? Яшелчә, җиләк-җимеш. бәрәңгене? Аларны үзебездә өлгертергә туры киләчәк. Авылда яшәүчеләр исә һаман кими бара, хәзер анда республикабыз халкының 35 проценты гына калды, ике меңенче елда ул 25 процент кына тәшкил итәр. Республика халкы исә дүрт миллионга җитәр. Безнең план коручылар, җитәкчеләр мондый үзгәрешләрне күздә тотамы, аларга карата әзерлек чаралары күреләме? В. ЕРМАКОВ. Без моны, әлбәттә, искә алабыз. Авылда күпме кеше калачагын -гына түгел, аларның күпмесе җир эшкәртәчәген, иген үстерәчәген, к үпмесе терлек, кош-корт, бал корты үрчетәчәген дә исәплибез. X.мер авылда эшкә яраклылар 547 мең, ике меңенче елда аларның саны 311 меңгә калыр, Дип фараз итәбез. Алар исәбенә врачлар, укытучылар, сатучылар, төзүчеләр дә керә. Авыл хуҗалыгында тәҗрибәбез шактый. Брежнев шәһәренең халкы, мәсәлән, унбиш елда ярты миллионга җитте. Шул тирәдәге авыл хуҗалыгы да шәһәрдән калышмаска тырышты. Нәтиҗәдә, Тукай районының бер үк мәйданында соңгы өч бишьеллыкта ит җитештерү — өч, сөт — ике. бәрәңге — өч, яшелчә — егерме дүрт мәртәбә артты. Ничек дисезме? Капитал салу, эшләү аркасында. Акчаны да, көчне дә жәлләмәдек, тир түгүдән, сөял чыгарудан да курыкмадык. Җимеше көттермәде. Бу тирәдәге авыллардан шәһәргә китү бүтән тарафлардагыдан хәтта артыграк та булды. Димәк, җирнең уңдырышы, фермаларның ризыкны мул бирүе эшләүчеләр санына гына түгел, фән-техника казанышларын файдалануга күбрәк бәйле. М. ЗАРИПОВ. Димәк, шәһәрләшү, авыл хуҗалыгы үсеше тизләнү аркасында. биш елдан соң һәр игенче, терлекче ике тапкыр күбрәк ашамлык җитештерергә тиеш. Моңа шартлар бармы соң? Нинди ысуллар мөмкинлек бирер? В. ЕРМАКОВ. Шәһәр, шефлык багланышларын үстереп, камилләштереп бу мәшәкатьләрнең бер өлешен үз өстенә алачак. Икенче юлы — промышленность предприятиеләренең ярдәмче хуҗалыкларын булдыру. М. ЗАРИПОВ. Алар игенче эшен белерме, җир эшкәртерме соң? В. ЕРМАКОВ Хезерге көндә промышленность предприятиеләренең 70 мең гектар җире, 900 тракторы, 378 комбайны, 423 йөк машинасы бар. Дөрес, хуҗалыклар арасында зәгыйфьләре, җир бирергә лаек түгелләре дә очрый. Мисалга, «Вакууммаш» берләшмәсен, «Сантехприбор» заводын. КамАЗны алыйк. Әмма игенче, терлекче эшен үрнәк башкаручылар да аз түгел. Нефтьче, химик казанлыларның «Залесный» ярдәмче хуҗалыгы бик әйбәт. Иген игү һәркемнең кулыннан килми, мондый очракта күмәкләшү отышлы. Республикабыз башкаласының дистә ярым промышленность пред приятиесе, пайчы тәртибендә алты миллион сум тотып, аерым комплекс төзеде. Хәзер шул базада ел саен 15 мең тонна ит җитештерелә. Терлекләр көненә ярты килограммга симерә, чучка баласы җиде айда алты потка җитә. Терлек азыгының яртысын табыннарыбыздан җыйналган калдык- постык тәшкил иткәнлектән, итнең үзкыйммәте шактый түбән — центнеры 72 сум гына, аны сату бәясе исә өч ярым тапкыр югарырак. Ярдәмче хуҗалык тотылган барлык чыгымнарны инде күптән кире кайтарды. «Зелес- ный» бишьеллык планын ярты ел элегрәк үтәде. Мактанырлык күрсәткеч ләр! Гадәти колхоз-совхоз фермаларында исә җиде йөз мең баш чучка икенче ел асрарга калдырыла. Шулай да ярдәмче хуҗалыкларның әһәмиятен күпертү ярамас. Хәзер алар, чама белән, сөтнең — ярты, бөртеклеләрнең һәм яшелчәнең — ике, итнең алты процентын бирә. Әгәр алар киләчәктә үз күрсәткечләрен ике мәртәбә арттырса да, төп йөк барыбер колхоз-совхозлар җилкәсендә кала. Җитештерүне нәкъ менә шуларда алга җибәрергә кирәк. Аның юлы бер генә: игенчелекне, терлекчелекне яңа югарылыкка күтәрү, яңа резервлар эзләү. Дөресен әйткәндә, аларны эзлисе юк, алар мәгълүм, тизрәк эшкә җигәсе генә бар. Мисалга, ясалма сугару колхоз-совхозларыбызга, гидростанцияләр салганда су астында калган менә дигән ярты миллион гектар болын уңы шын кайтарып алырга; азыкны мул туплау терлекләр санын арттырырга мөмкинлек бирде. Эшне нәтиҗәлерәк, яхшырак оештыруның бүтән юллары да күп әле. Мәсәлән, мал азыгы җитешми, дип зарланабыз, шул ук вакытта уңыш җыйганда, зур югалтуларга юл куябыз, аны саклаганда да әрәм-шәрәм итәбез. Сенажны манараларга тутырып саклау ысулын өйрәнеп җиткәнебез юк. Ашата белмәвебез аркасында күпме азык терлек ашказанында әрәм була? Көтүләрне дөрес тәрбияләмәү, кырчылык белән терлекчелек нисбә - тен дөрес көйләмәү аркасында да. байтак чимал дөрес файдаланылмый ка ла. Бу фикер ачык аңлашылсын өчен, бер мисал китерик. 1984 елда Казан бройлер фабрикасында азык бирүне бер мең тоннага киметкән хәлдә ит җитештерүне 600 тоннага арттыруга ирештеләр. Монда һичнинди гайре табигый нәрсә юк. Кошчылыкның нәтиҗәле технологиясен, осталыгын үзләштергәннәр. М. ЗАРИПОВ, һәр эш осталык таләп итә... В. ЕРМАКОВ. Анысы шулай, тик, кызганычка каршы, кагыйдәләр һәрвакыт тормышка ашырылып җитми. Ни өчен кызыксыз китаплар, тонык сурәтләр, күңелсез кинофильмнар, җайсыз аяк киемнәре, начар телевизорлар. радиоалгычлар, магнитофоннар чыгып тора? Осталык җитмәүдән, оештырудагы кимчелекләрдән, яки техник киртәләр комачаулаганлыктан гынамы? Юк. Бу. барыннан да элек, эшкә җавапсыз караганлыктан, һөнәреңнең кадерен белмәгәнлектән килә. Икенче мисал да китерик. Мәгълүм булганча, бик озак еллар, чынлыкта, сугыштан соңгы бөтен бищьеллыклар буенча сөтчелек фермалары алдына сыерлар санын арттыру һәм көтүләрнең продуктлылыгын үстерү бурычы берьюлы куелды. Терлек азыгы җитешмәгән шартларда мондый план төгәл исәп-хисапка түгел, өметкә таянып кына төзелде. Баш санына караганда сөт азрак артты. Унберенче бишьеллыкта таләп үзгәрде: баш санын кайгырту һәр хуҗалыкның эчке эше, итне-сөтне генә тиешенчә җитештер. Нәтиҗәдә, бөтен артым малларның һәм сөтнең сыйфаты яхшыру хисабына барлыкка килде. 1984 елда республикабыз терлекчелегендә беренче тапкыр Балтач районы фермаларында һәр сыердан уртача 3503 килограмм сөт алынды. Алар артыннан Кукмара, Лаеш, Питрәч, Биектау терлекчеләре дә өч мең чиген узып китте... М. ЗАРИПОВ. Ярыш шәхси фидакарьлеккә, отышлырак, файдалырак алымнарны куллануга киң юллар ача. Берәүләр алга чыга, икенчеләр аларны куып җитәргә телиләр. В. ЕРМАКОВ. Илебездә сыерларның сөт бирүен бер тоннага күтәрү — 2200 килограммга җиткерү өчен алтмыш ел кирәк булды. Тик без хәзер мондый тизлеккә риза түгел. Унберенче бишьеллыкның дүрт елы дәвамында республикабыздагы һәр сыердан савыла торган сөт уртача 290 килограммга артты һәм өч тоннага якынлашты. Балтачлылар казанышына тизрәк җитәргә, уңышны тагын да ныгыта барырга кирәк. Алдынгыларның тәҗрибәсен яхшырак өйрәнү, осталык серләрен ачыклау мөһим. Балтач районы фермаларында да, бүтән яклардагы кебек, «Холмогор» токымын асрыйлар. («Бестужев», «Швиц» һ.б. токымнарның мөмкинлекләре күпкә югарырак). Монда гигант комплекслар да юк, терлек абзарлары гадә- ти генә. Белгечләре дә бүтән яклардагы кебек, әмма күрсәткечләре шактый югары. Нидән бу? Хезмәт культурасы яхшырак, идарә итү алымнары нәтиҗәлерәк булудан. Монда җитәкчелек итү дөрес юлдан бара, терлекчеләрнең намусы, җаваплылыкны тоюлары, аңнары югарырак. Әгәр барлык фермаларда эш балтачлылар дәрәҗәсенә җитсә, өч ярым тонна да чик булмаячак. Алдынгылар һәр сыердан дүрт-биш тонна сөт саву турында уйларга тиеш. Ул чакта без сыерлар санын дүрт йөз меңнән арттырмаган хәлдә, тагын 300 мең тонна өстәмә сөт алачакбыз. Хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлеген безнең хуҗалыкның һәр тармагында табарга мөмкин. М. ЗАРИПОВ. Без ачылмаган мөмкинлекләр турында күп сөйлибез, авылга кагылсак, яңа бурычлар куябыз, аның күбрәк бирүен көтәбез. Тик ул күбрәк бирсен өчен башта алырга тиеш ич әле. «Известия» газетасында китерелгән мәгълүматлар шәһәрнең озак еллар буе авылга караганда, өстенрәк шартларда үстерелүен күрсәтә. Коллективлашу башланганнан бирле узган илле ел эчендә промышленностьта эшләүче бер эшчегә салынган капитал авыл хуҗалыгы белән чагыштырганда, җитештерү сферасында өч тапкыр, башка сфераларда унбер тапкыр күбрәк. Мондый хәл киләчәктә дә кабатланмас микән? В. ЕРМАКОВ. Моңа юл куелмас, дип санарга мөмкин. Азык-төлек программасы бар яктан да уйлап төзелгән, аның җитештерү һәм иҗтимагый нигезләрен гармоник үстерү, авылны техника, игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек, бакчачылык чималын эшкәртү машиналары белән тәэмин итү каралган. Без 1984 елда авылда ярты миллион квадрат метр торак төзүне казаныш дип саныйк. Киләчәктә бу күрсәткеч тагын да үсәр. Уникенче бишьеллыкта авыл көнкүрешен, культурасын күтәрүгә уртача чыгым унынчы бишьеллыктагыдан ике ярым мәртәбә артыграк тотылачак. Өч миллион квадрат метр торак. 57 мең урынлы мәктәпләр, 28 мең урынлы балалар бакчалары кору күздә тотыла. Авыл барлык яктан шәһәргә тиңләшергә тиеш. Шәһәргә күчүне туктатып булмый, ләкин аны тәртипкә салырга мөмкин. М. ЗАРИПОВ. Фән-техника прогрессын тизләтү, аның колачын киңәйтү, бар байлыктан бәрәкәтле файдалану, хуҗалык белән җитәкчелек итүне камилләштерү, халык хуҗалыгының таянычы булган машина төзелешен өстенлекле үстерү, киң куллану товарларының санын арттыру һәм сыйфатын күтәрү, азык-төлек программасын, шәһәрләрдә һәм авылларда социаль үзгәрешләрне тормышка ашыру, табигатьне саклау — КПССның XXVII съездын каршы алганда партиябез һәм хөкүмәтебез җәелдереп җибәргән эшләр менә шулар... Хәзер безгә бу максатларга ирешү чараларын күрергә, бурычларның кайсы кичектергесез, кайсы икенче, өченче нәүбәттә генә үтәлергә тиешлеген ачыкларга кирәк. В. ЕРМАКОВ. Хәзер чимал эшкәртүне камилләштерү, калдыкларны киметү, энергияне, материалларны сак тоту, хезмәтне отышлырак итү иң зур бурычлардан санала. Әйтергә кирәк, республикабызда уңай тәҗрибә җитәрлек. Зәй ГРЭСында, мәсәлән, җылылык агрегаты эшләп чыгарган газлардан кабат файдалану тормышка ашырылды. Саба урман хуҗалыгы 1963 елда 1.3 миллион сумлык әйбер ясый иде, хәзер — 4,7 миллионлык. Элек ул утын, бүрәнә, такта кебек тугыз төр әйбер сатса, хәзер фанера, паркет, көрәк, балта саплары, себерке, мунчала, кухня кирәк-ярагы, истәлек бүләккә яраклы савыт-саба, ылыс оны — җәмгысе кырык төр әйбер тәкъдим итә. Егерме ел элек ябылырга йөз тоткан урман хуҗалыгы хәзер менә шулай яшәргә сәләтле икәнлеген исбатлады. Бу хуҗалыкның урман кисүне әрәм-шәрәмсез башкаруы, чималны сак тотуы, бер үк вакыт яшь үсентеләрне тәрбияләве, кыскасы, акыллы эшли белүе башкаларга үрнәк була ала. Игътибарның иң зурысы кешеләргә юнәлтелергә тиеш, әлбәттә. В. И. Ленин өйрәткәнчә, социалистик тәртипләрнең дә, коммунистик байлыкның да — бернәрсәнең дә күктән яумаячагын, нәтиҗәле идарә итүне һәрчак оештыру кирәклеген истә тотыйк. Оештыру — эш башкаруга йогынты ясау дигән сүз. КПСС ҮКның апрель Пленумында (1985) М. С. Горбачев, безнең алда торган мәсьәләләрне хәл итәр өчен, барлык резервларны хәрәкәткә кигерү, кешеләрне активлаштыру, һәркемнең үз урынында бөтен көчен биреп намуслы эшләвенә ирешү кирәклеген басым ясап әйтте. Алда олы, катлаулы һәм җаваплы эшләр тора. Үткәндә тупланган барлык тәҗрибәне анализлыйсы, эшчедән 'министрга, колхозчыдан академикка кадәр һәркемнең тулы җегәрлеккә эшләвенә ирешәсе бар. Ярышның тәэсирлерәк формаларын файдаланырга, матди үсендерүне, п1Ъхеснең һәм коллективның әхлакый абруен күтәрүне түгелгән хезмәткә бәйләп түгел, аның җимешенә карап тормышка ашырырга кирәк. Татарстанда әлегә һәр өч ке шенең икесе генә хезмәтне оештыруда бригада ысулына җәлеп ителгән. Идарәнең мондый формасына эрерәк берләшмәләрне — цехларны, заводларны, төзелешләрне дә күчерергә, хуҗалык исәбе мөнәсәбәтләрен үстерергә вакыт. Аерым кеше ихтыяры түгел, идарә системасы үзе ваемлы, сакчылларны күтәрсен, үсендерсен, җәмгыять милкенең кадерен белмәүчеләрне, ис- рафчыларны җавапка тартсын иде! Егерменче гасыр — зур тизлекләр, искиткеч техника казанышлары за маны. Бу казанышлар көндәлек эшчәнлегебездә киң файдаланылса, җитештерүче көчләр галимнәрнең отышлы идеяләре белән ныграк коралланса гына, тормыш тиешенчә алга китәчәк. Ачышлар, яңа тикшеренүләр завод конвейерына.фермаларга һәм кырларга тизрәк кереп, җитештерүне яңа баскычка күтәрергә тиеш. Иң бөек ачыш та, әгәр ул тормышта файдаланылма- са, акыл һәм мускул көчен, матди чыганакларны һәм кыйммәтләрне бушка әрәм итү генә булачак. М. ЗАРИПОВ. Съезд алдыннан үткәргән бу әңгәмәбездә без әле үтәлмәгән, киләчәктә үтәлергә тиешле эшләргә күбрәк игътибар бирдек. В. ЕРМАКОВ. Бу аңлашыла да. Партия съезды — политик зур тантана. Анда ил, коммунистлар партиясе, бөтен халык җәмгыятьне иҗтимагый, политик, экономик яктан үстерү, идарә итү буенча туплаган тәҗрибәсен уртага чыгарып сала, яңа, тагын да югарырак максатларын, бурычларын ачыклый. Казанышларыбыз олы, һәр көн космосны тикшерүдә, дәвалау өлкәсендә, авыл хуҗалыгында, промышленностьта, казылма байлыкларны үзләштерүдә, аларны эшкәртеп адәм баласына кирәкле йөзләгән меңләгән әйберләр ясап чыгаруда, җәмгыятьнең алга китүе өчен яңа эзләнүләр алып баруда уңыш арты уңыш китерә. Юлда яңа кыенлыклар, яңа мәсьәләләр килеп чыгу табигый. Аларны вакытында күреп, аларның катлаулы икәнлеген аңлый белсәк һәм бу киртәләрне җиңү юлында барыбыз бергә туплансак, план һәм программаларыбызның тормышка ашырылуына шик юк.