Логотип Казан Утлары
Публицистика

НУРМИНКӘНЕҢ КӨМЕШ СУЫ

Кукмара районы республикабызның иң төньягына. Вятка елгасының уң ярына сыенып урнашкан. Киров өлкәсе белән чикләнгән бу ягыбыз дистәләрчә километрга сузыла. Елганың сул ягында — Лубян поселогы. Мондагы урманнар Удмуртиягә кадәр барып җитә. Көньяктан Мамадыш, Саба, көнбатыштан Балтач районнары белән чиктәш без. Район биләгән мәйдан 1493 кв. километр, халкы 51 меңнән артык. Биредә татарлар, руслар, удмуртлар, марилар һәм башка милләт вәкилләре яши. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, бүгенге тормыш-көнкүрешен, киләчәген ачыграк күзаллау өчен иң элек районның үзенә хас үзенчәлекле тарихына мөрәҗәгать итми булмый. Кукмарага кем. кайчан нигез салганын тәгаен әйтүе кыен. Халык телендә ул мари халкына бәйләп аңлатыла. Кайчандыр әлеге урынга ике мари килеп яши башлаган, имеш. Кок — марича <ике», мара — «мари» дигәнне аңлата. Авылның исеме шуннан барлыкка килгән. ди. Тагын бер аңлатма бар. Борынгы фарсы телләрендә «кук» сүзе тау төшенчәсен белдерә. Кукмараның тау итәгендә икәнен исәпкә алсаң, бу атама да дөреслеккә туры килә. Тарих битләрендә Кукмара исеме беренче тапкыр XVII гасыр башларында телгә алына. Бу биредә бакыр ятмалары табылуга бәйле. Бакыр кою өчен КукмараТуеш заводы ачыла. Аңа Мәскәүдән җибәрелгән мастер җитәкчелек итә. XVIII гасырда ул тирә-якта дан тотучы заводка әверелә. Кукмара ягы башка һөнәр осталарына да бай була. Берәүләр бакырдан самовар, савыт-саба ясый, башкалар арба-чана. дирбияләр җитештерү, бау ишү. кап сугу, кием тегү, киез итек басу белән шөгыльләнгән. XIX гасыр урталарында сәүдәгәрләр П. Вавилов, бертуган Родыгиннар, С. Комаров итек фабрикалары ачып җибәргәннәр. Комаров барысыннан да уздырган. Ул салдырган яңа фабриканың даны еракларга тарала. Товарларының Парижда уздырылган Бөтендөнья күргәзмәсенә куелуы үзе дә шуңа дәлил. Әмма эшчеләр, фабрикантларның рәхимсез изүенә чыдый алмыйча. 1906 елның 12 октябрендә стачка башлыйлар. Аңа полиция гаскәрләре чакырыла. Шулай да фабрикантлар эшчеләргә кайбер ташламалар ясарга мәҗбүр булалар. Кукмара төбәгендәге авылларда игенчелек һәм терлек асрау белән дә шөгыльләнгәннәр. Крестьяннар уңдырышлылыгы әллә ни булмаган җирләрдә иген үстереп көн күргән. Кукмара ягы халкы Бөек Октябрь социалистик революциясен алкышлап каршылый. Власть хезмәт ияләренең үз кулына күчә. Кукмарада ярлылар комитеты оештырыла. Аның председателе итеп агач эше остасы Иван Богомолов сайлана. 1918 елның октябрендә РКП(б) һәм РКСМ ячейкалары төзелә. 1922 елдан Кукмара авылы эшчеләр поселогы итеп үзгәртелә. Алдан әйтүебезчә. Кукмара биек тау итәгендә утыра. Поселокта яшәүчеләр моннан 20—30 ел элек тауларны яшелләндерә башладылар. Хәзер тау 158 К битләрендә яшь урман күтәрелеп килә. Ул ел саен тулылана. Һәр язда бөтен поселок халкы тау буйларына агач үсентеләре утыртырга чыга. Яшел бөркәнчекле тау итәгеннән ургылып агучы чишмәләр Нурминкә елгасының суын тагын да ишәйтеп җибәрәләр. Шушы елгачык элек-электән поселокка ямь биреп тора. 1926—1927 елларда Кукмарада яшәгән язучы Ибраһим Гази биредә язган әсәрләренең берсен «Көмеш сулы Нурминкә» дип атаган. «Бригадир кыз» дигән күләмле әсәрендә дә геройлар итеп Кук- мара кешеләре алынган. Соңрак атаклы язучы булып танылган Ибраһим Гази бу елларда комсомолның Кукмара волосте комитеты секретаре булып эшли. Ул партия, комсомол, сугыш һәм хезмәт ветераны Л. Сидоренко белән бер квартирада яшәгән, бергәләп яңа тормыш өчен көрәш алып барганнар. Беренче бишьеллыклар Кукмарада яңарыш башлап җибәрә. Фабрикаларда социалистик ярыш киң җәелә. Эшкә иҗади мөнәсәбәт үрнәкләре күрсәтүче эшчеударниклар, стахановчылар саны күбәя. Киез итек фабрикасы эшчесе Маһинур Шәрипова районда беренче стахановчы була. Аны Татарстан АССР Верховный Советына депутат итеп сайлыйлар. Бөек Ватан сугышы елларында меңнәрчә кеше фронтка китә. Дүрт як ташыбыз — Танькино авылыннан Петр Воробьев, Байлангар авылыннан Фәхретдин Заһидуллин, Лубян поселогыннан Николай Савин, Түбән Өске- баш авылыннан Сабир Әхмәтовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бит- лянгур авылы егете, лейтенант Нух Идрисов Александр Матросов батырлыгын кабатлый. Бу каһарманлыгы өчен ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Кызыл Йолдыз һәм башка орден-медальләр белән бүләкләнгән элеккеге артиллерист, бүгенге көннәргәчә «Восток» колхозы председателе булып эшләгән Гафият Гарифуллинның батырлыклары да яшьләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Ул Варшава өчен барган сугышларда, Берлинны штурмлауда катнаша. Фронтовик җитәкче сугыштан соң колхоз авылларын ныгыту өчен бөтен көчен биреп эшли. Хәзер ул җитәкләгән колхоз үзәге Ядегәр авылы бик матурланды. Икешәр катлы биналар: культура сарае, мәктәп, заманча кибет, пекарня, торак йортлар аның йөзен нык үзгәрттеләр. Күптән түгел иптәш Гарифуллин пенсиягә чыкты, әмма колхозыннан аерылганы юк. Аның урынына үз кулы астында эшкә өйрәнгән И. Ибраһимов сайланды. Гафият ага колхозның профсоюз комитеты председателе буларак актив эш алып бара. Районда терлекләрне кышлату һәм җәйләү чоры йомгаклары буенча иң күп сөт җитештергән хуҗалыкка тапшыру өчен Г. Гарифуллин исемендәге бүләк булдырылды. Өлкәннәр башлаган эшне райондагы яшьләрнең дәвам итүен күреп күңел сөенә. Авыллар һәм поселоклар, кем әйтмешли, ел үсәсен ай үсә. Соңгы берничә елда, моңа кадәр артка калып килгән «Маяк» колхозы, әнә шундый тизлек белән үсте. Бу хәл тракторчы булып эшләгәндә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган һәм баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелгән коммунист Ф. Кәримуллинның председательлеккә сайлануы белән бәйле. Яшь җитәкче эшне кадрлардан һәм төзелештән башлады. Фермаларда, машина-трактор паркларында, ындыр табагында дистәләрчә яңа биналар үсеп чыкты. Авыл да балалар өчен ак-кызыл кирпечләрдән бизәп салынган, бөтен уңайлыклары булган бакча файдалануга тапшырылды. Байлангар авылында культура йорты сала башладылар. Белгечләр һәм колхозчылар өчен төзелгән йортлардан яңа урам барлыкка килде. . Мондый күркәм үзгәрешләр Вахитов исемендәге колхозга да, «Россия» һәм «Коммунизмга» колхозларына да. XXI партсъезд исемендәге колхозга да, «Правда» колхозына да хас. Авыл төзелешләре челтәренең киңәюе колхоз һәм совхоз авылларындагы культура үсешенә этәргеч булып тора. Хәзер районда 18 урта, 11 сигезьеллык мәктәп бар. Хәзер аларның барысы да диярлек әйбәт, яңа биналарга Урнашты. Укытучыларыбыз арасында Татарстанның атказанган — 11, «Халык мәгарифе отличнигы» исемен алган 58 укытучы бар! Ә Зур Сәрдек Урта мәктәбе директоры 3. Сабитов РСФСРның атказанган укытучысы исеменә лаек булды. Районда ике профессиональ-техник училище бар. Аның берсе — механизаторлар, икенчесе эшчеләр һәм төзүчеләр әзерли. Лубяндагы техникум урман белгечләре чыгара. Авыл эшчәннәренә район культура йорты, 21 авыл культура йорты. 38 клуб. 45 китапханә хезмәт күрсәтә. Медицина, көнкүреш, сәүдә хезмәте күрсәтү елдан-ел яхшыра. Соңгы елларда авыл ларны табигый газ, яхшы юллар белән тәэмин итүгә җитди игътибар юнәл- телә. Кукмара үзе дә үсә, матурлана бара. Ул хәзер уңайлыклары булган шәһәр тибындагы поселокка әверелде. Соңгы 5—10 ел эчендә калыккан биналарны санап чыгу өчен дә шактый вакыт кирәк булыр иде: республика күләмендә иң яхшылардан саналган больница комплексы, аптека, китапханә, өч катлы мәктәп, көнкүреш йорты, сәүдә үзәге, колхоз базары, балалар бакчалары, биш*әр катлы торак йортлар... Ә тиздән файдалануга тапшырылачаклары тагын да күбрәк. Районда башланып киткән киң колачлы корылышларны нигездә колхозара ПМК һәм ПМК-90 коллективлары башкара, һәр икесе республика күләмендә алдагы урыннарны тота. Колхозара ПМК төзүчесе Ф. Фәйзетдинов Ленин комсомолы премиясенә лаек булды. Кукмара данын еракларга таратучы, гасырлык тарихы булган киез итек фабрикасы хәзер икенче яшьлеген кичерә. Эшчеләр иркен, якты, чиста цехларда эшлиләр. Итек басу тулысынча механикалаштырылган. Хәзер бездә ел саен 2 миллион пар чамасы итек басыла. Яңа төзелгән цехта киез эшләү үзләштерелде. Кайбер мәгълүматларга караганда, 1944 елда Һәр 10 нчы сугышчының аягында Кукмара итеге булган. Бөек Ватан сугышы чорында фабрика фронтка 2 млн. пар итек озаткан, төрле фронтлардан кайтартыл- ган 7 млн. пар итекне реставрацияләгән. Ул елларда итекчеләр ярышын ТАССР Верховный Советына депутат булып сайланган коммунист Маһинур Шәрипова, Сәрвәр Фатыйхова, Гөлсем Шәрипова кебек стахановчылар әйдәгән. Бүген аларның данлы традициясен кызлары дәвам итә. Ярыш алдынгылары рәтендә Гөлсем апаның килене ТАССР Верховный Советы депутаты, биш балц анасы Әнисә Шәрипова атлый. Элекке вак артельләр урынына алмашка килгән 6 нчы тегү, 9 нчы мех фабрикалары, кирпеч заводы һәм башка предприятиеләр үсеш юлыннан атлыйлар. Кукмарада тегелгән плащ-курткалар, бүрек-туннар халыкның их тыяҗын канәгатьләндерүдә зур урын тота. Үткән бишьеллыкта ике бишьеллык планны үтәгән «Почет билгесе» ордены кавалеры, 6 нчы тегү фабрикасы тегүчесе Д. Зәйнетдинова, киез итек фабрикасы эшчесе, Татарстан АССР Верховный Советы депутаты Ә. Шәрипова, шушы ук фабрикадан Бөтенроссия ярышында җиңеп чыккан Л. Рәх- мәтуллина. мехчылар М. Хаҗиева, Н. Маркова һәм башка күпләр инде уникенче бишьеллык исәбенә эшлиләр. Илебезнең Азык-төлек программасын тормышка ашыру өчен көрәштә авыл хезмәтчәннәре зур тырышлык куя. Район Бөек Октябрьнең 68 еллыгы алдыннан ук игенчелек һәм терлекчелек продуктлары сатуның бишьеллык планын арттырып үтәде. Хезмәттә ирешкән уңышларыбыз өчен агымдагы бишьеллыкта КПСС өлкә комитеты, ТАССР Министрлар Советы, профсоюзлар өлкә Советы һәм ВЛКСМ өлкә комитетының күчмә Кызыл Байрагын берничә тапкыр яулап алдык. Мондый җиңүләр авыл эшчәннәренең гаять зур тырышлыгы нәтиҗәсендә яулана. Табигать безнең якка «юмарт» туфрак бүләк итмәгән. Жиребез кара туфраклы түгел, составы ягыннан ул авыр балчыклы, кәсле- көлсу. Бишьеллыкның дүртенче-бишенче елларында шундый җирләрдә әйбәт уңыш үстерелде. Бөртекле һәм кузаклы культураларның һәр гектарыннан 20 центнердан артык уңыш җыелды. Бу сан үзе генә дә әле кайчан гына 7—8 центнер уңыш алу белән чикләнгән безнең район игенчеләренең тиңсез батырлыгын күрсәтә. Игенчелектә туфрак саклауның фәнни нигезләнгән яңа системасын кертүгә аеруча зур игътибар бирелә. Хәзер күпчелек мәйдан ка мылны тырнату юлы һәм калаксыз сабаннар белән эшкәртелә. Сөрү катламын тирәнәйтү, органик һәм минераль ашламаларны мул кертү, аммиак суын киң куллану, орлыкның сыйфатын яхшырту һәм башка мөһим чара лар уңышны күтәрергә ярдәм итә. Авылга коллектив подряды үтеп керде. Сөрү җирләренең 70 проценты диярлек коллектив подряды белән эшләүче бригадаларга һәм звеноларга тапшырылды инде. Бу ысул җирне файдалануда иясезлекне бетерүгә китерде. Районда елның-елында мул уңыш үстерүче «Урал» колхозы беренче урынны тота (председателе М. Фәләхов, партоешма секретаре Ә. Әхмәтҗа- нов). Бу колхоз эшчәннәре соңгы елларда бөртекле һәм кузаклы культураларның һәр гектарыннан 30,3 центнер уңыш җыюга ирештеләр. һәр гектардан 23,4—26,8 центнер уңыш үстергән Вахитов исемендәге, «Коммунизмга» колхозлары П—Ш дәрәҗә Дипломнар алдылар. Бәрәңге үстерүдә «Әсәнбаш» колхозы уңганнарына тиңнәр юк. Алар һәр гектардан 210 центнер уңыш җыйдылар. Колхоз тарихында моңа кадәр күрелмәгән уңыш иде бу. Уңыш өчен көрәш йөзләгән хезмәт батырларын тудыра. «Ударник» колхозы комбайнчысы Руфин Александров урып-җыю чорында бөтен район халкын таң калдырырлык итеп эшләде. Ул кайбер җәйләрдә 9 мең центнерга якын ашлык суктыра. Руфин — җитмеш төрле һөнәр иясе. Үзе балта остасы. тимерче, кирәк булса, мич чыгара, умартачы, радиотехниканы белә. Шофер булып та, тракторчы булып та эшли ала. Өстәвенә, менә дигән культура хезмәткәре дә. Оештыру сәләтен, культурасәнгатькә гашыйклыгын күреп, бервакыт аны Кәркәвеч авылы культура йортына директор итеп куялар. Куюын куялар, әмма үзе гармунда да уйный белми бу. Мондый хәлдә ничек итеп культура эшен җанландырырга кирәк?,Шулай итеп, ул беренче көннәрдән үк баян уйнарга өйрәнә башлый. Озак та үтми, авылның менә дигән гармунчысына әйләнә егет. Аның белән генә дә чикләнми, үзе курай ясый, концертларда курай моңнарын сибә, мандолина чиртә. Тик егет күңелен техника үзенә тартып тора. Бу юлы инде ул комбайнда да эшләргә алына. Игеннәрне урып-җыюда бишенче сезонын түгәрәкләгәндә Александров районның абсолют чемпионы булып танылды. Аның хатыны Мәймүнә дә бик уңган. Ул да — үзе шофер, үзе тракторчы. Алар өч ел ирле-хатынлы бер комбайнда эшлиләр, штурвалга алмаш- тилмәш утыралар. Үзләрендә уракны төгәлләгәч, башка колхозларга ярдәм гә баралар. Икенче-өченче урыннарны яулаган комбайнчылар — «Правда» колхозыннан Рәфыйк Гыйниятов. Вахитов исемендәге колхоздан район Советы депутаты коммунист Рәкыйп Нигъмәтуллин. Рәкыйп аеруча кешелекле. Аның авыр минутта башкаларга ярдәмгә әзер торуын чагылдыручы бер хәл күңелдә саклана. Кылны кырыкка ярырдай кызу урак өстендә колхозга өр-яңа комбайн кайтып төшә. Яңа булса да, берәү дә үзенекен ташлап монысын кабул итәргә теләми. Чөнки аны корып җибәргәнче бер атна вакыт үтүе мөмкин. Әмма өр-яңа комбайнны файдаланмый яткыру да җинаять булыр кебек. Коммунист комбайнчы моны йөрәге белән әнә шулай кабул итә. Ул үзенең көйле комбайнын башка механизаторга тапшырып, яңа комбайнны уракка әзерләргә керешә. Көн-төн белән исәпләшми, ул аны әкияттәгедәй тизлек белән корып куя. Иптәш Нигъмәтуллин бу елны шул комбайны белән район буен ча беренче урынны яулаган иде. Терлекчелек тармагы да бишьеллыкның соңгы елына якты йөз белән килде. «Урал» колхозы терлекчеләре беренчеләрдән булып дәүләткә ит сатуның бишьеллык планын үтәү турында рапорт бирделәр. Моңа ирешүдә РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы работнигы Илдар Гобәйдуллин, терлек симертү осталары Рауза Насрыева, Хәертдин Садриевның өлешләре аеруча зур. Районда гына түгел, республикада сөт җитештерү буенча дан тотучы «Восток» колхозының көндәшләре ишәя. «Дружба» колхозы терлекчеләре хәзер востоклыларга тиңләшү өчен киеренке көрәш алып баралар. Мондый үсеш-үзгәреш колхозны элеккеге ветеринария работнигы М. Гарипов кабул итеп алганнан соң башланды. Яшь җитәкче беренче көннәрдән үк терлекчелеккә зур игътибар бирде. Үзләре турында зур кайгыртучанлык тойган терлекчеләр дә икеләтә энергия белән эшли башладылар.,Шушы колхоздан ике терлекче: КПСС члены Гөлнур Гыйләҗева һәм комсомолка Кадрия Мө- хәрләмова район тарихында беренче булып үз группаларындагы һәр сыердан уртача 5 мең килограммнан күбрәк сөт савып алдылар. Бу җиңүне фермаларда терлекчеләр өчен уңайлыклар артуы, эшнең индустриаль нигезгә күчә баруы, ике сменалы эшкә күчү һәм бригада подряды белән эшли башлау белән аңлатырга кирәк. ,Шуның белән бергә охшаш шартларда эшләп тә районның уртача күрсәткеченнән шактый артка калучы хуҗалыкларның да булуы борчылу тудыра. Болар партия җитәкчелеген тагын да камилләштерүне, оештыру һәм политик эш формаларын һәм алымнарын яхшыртуны таләп итә. Партия оеш малары, авылдагы барлык коммунистлар үзләренең бөтен көчләрен бүгенге көннең конкрет бурычларын хәл итүгә туплыйлар. Кукмара ягы халкы әдәбият-сәнгатькә. җыр-музыкага гашыйк. Тырыш хезмәттән соң һәркемгә китапханәләр, культура йортлары, клублар үзләренең ишекләрен киң ачалар. Анда безнең районда туып үскән һәм хәзер киң мәйданга чыккан әдәбият-сәнгать әһелләренең әсәрләре белән дә танышырга мөмкин. Язучылар Мәгъсүм Насыйбуллин, Рәшит Бәшәров, Удмурт АССРның атказанган культура эшлеклесе һәм Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Гай Сабитов, РСФСРның Глинка исемендәге премия лауреаты композитор Фасил Әхмәтов, ТАССРның атказанган артисткасы, җырчы Алла Фадеечева белән без ихластан горурланабыз. Район газетасы каршында «'Салават күпере» исемле иҗат берләшмәсе эшләп килә. Ул әдәбият сөюче дистәләрчә кешене берләштерә. Аларның язмалары республика матбугатында еш күренә, һәвәскәр башкаручылары- быз республика радиосында һәм телевидениесендә чыгышлар ясыйлар. Зур Кукмара, Сәрдекбаш, Әсән Елга, Кәркәвеч авыллары һәвәскәрләре аеруча зур уңыш казаналар. Күптән түгел киносөючеләр түгәрәге барлыкка килде. Аңа сугыш һәм хезмәт ветераны С. Минһаҗев нигез салды. Әлеге түгәрәк членнары төшергән фильм республика күләмендә беренче урынга лаек дип табылды. «Көмеш сулы Нурминкә» үзенең нурларын көннән-көн, елдан-ел мулрак сибә. Элек-электән тырышлыклары, хезмәт сөючәнлекләре белән танылган кукмаралылар туган якларын яңа хезмәт җиңүләре белән данлыйлар, яңа биеклекләргә омтылып эшлиләр, иҗат итәләр. Мара