Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ӘЛЬИСЛАХ»ЧЫ ГАРИФҖАН МОСТАФИН

Фатих Әмирханның тормышына, иҗатына караган материаллар көндәлек матбугат битләрендә әледән-әле чыгып тора Бу язмада исә без- «Әльислах» газетасы секретаре булган Гарифҗан Мостафин турында әйтеп китәргә телибез Гарифҗан Мостафинның улы Искәндәр чакыруы буенча 1985 елның сентябрь аенда Уфага барып килдем Без Искәндәр белән мәктәп яшеннән үк дус булып үстек. 1932 елны Казанга укырга китәр алдыннан мин аларда шактый вакыт тордым. Шуннан бирле Гарифҗан аганы яхшы белә идем Искәндәр миңа әтисенең үз кулы белән язып калдырган «Беренче садә» («Беренче тавыш») белән «Озату-бәхилләшү» текстларын бирде Билгеле булганча, аларның башта- гысы Беренче рус революциясе елларында татар шәкертләренең гимны булып китә. Ә бу әсәрнең авторы кем соң? «Беренче садә» заголовкасы илә язылган стихотворение 1905 ел революциясе башларында Россия бөтен татар шәкертләре яшерен подпольный организациясе «Ислах» («Реформа») комитеты тарафыннан язылып, татар телендә гектографиядә басылып таратылды Авторы Гарифҗан Мостафин-.— дип язылган безнең кулда булган бер документта Гарифҗан Мөхәммәтҗан улы Мостафин 1884 елның 28 октябрендә Татарстанның хәзерге Апае районы Колгына авылында туа 1906 елны «Мөхәммәдия»не тәмамлый. 1904 елны «Әльислах»ны оештыруда актив катнаша һәм аның секретаре була Реакция һәм яңа революцион күтәрелеш елларында авылда яши. мәктәпләр оештыра 1917 елны Уфага күчә, төрле җирләрдә эшләп 1972 елны вафат булды Шәриф Байчура үзенең бер мәкаләсендә « Казан шәкертләренең «Мәркәз әльислах комитеты» исемле яшерен бер оешмасы да барлыкка килә Фатих Әмирхан шул комитетка башлык итеп сайлана. Ф Хәзерге көндә Уфада яшәүче 81 яшьлек Гарифҗан Мостафин яшерен «Мәркәз әльислах комитетымның члены һәм секретаре була» .— дип яза. Гарифҗан Мостафин ..Мөхәммәдиямдә укыган чагында ук Ф. Әмирханның якын сабакташы була. Аларның дустанә якын булулары әдипнең соңгы көненә кадәр дәвам итә Ф. Әмирхан 1924 елны Уфага баргач Гарифҗан дустына төшә. Азатлык рухында язылган «Беренче садәм. «Озату-бәхилләшүм шигырьләре авторы Гарифҗан иҗатына Ф. Әмирханның турыдан-туры тәэсире булуы бик мөмкин. Гарифҗан аганың үз кулы белән язып калдырган «Беренче садәмнең тексты түбәндәгечә: Кояш чыкты нур балыкты Тәрәзәдән өйгә аркылды. Уян. шәкерт, ятма йоклап. Уянырга вакыт җитте. Җитәр инде күп йокладык. Чыга алмаслык сазга баттык. Бу сазлыктан чыгу өчен Туды инде зур яктылык. Бик аяныч шәкерт халең. Бушка әйләнде синең валың, һич файда итә алмадың Исраф булды синең малың. Моңа кадәр гыйлем эзләп, Тирә-якны йөрдең күзләп: Таба алмадың һич нәрсә дә Фәкать акчаң тузды йөзләп Үлек ташып ашау булды Ашый торган синең ашың. Иске-москы уку илә Катырдылар синең башың Канча вакыт бушка үтте. Канча гомер җилгә китте Мондан ары китмәс өчен. Кузгалырга вакыт җитте. Инде хәзер сүз беркеттек. Якты юлдан аерылмаска. Гафләт" йортын ташлап китеп. Кире әйләнеп кайтмаска. Гарифҗан Мостафинның үз кулы белән язылган һәм Вафа Бахтияров тарафыннан расланган белешмәдә түбәндәгеләр теркәлгән: «Беренче садәм шигыре 1905 ел революциясе башлану илә һәм шулай ук «Озату-бәхилләшү» шигыре 1905 ел революция чорында, революция азагында реакция көч алып бик күп сәяси иптәшләр кулга алыну, сөргенгә җибәрелү һәм Казанда татар мәдрәсәләрендә «реформам ясауны таләп итүче күп кенә шәкертләр мәдрәсәләрдән куылу вакыйгалары тәэсире илә шуларга багышлап Гарифҗан иптәш Мостафин тарафыннан төзелеп,- яшерен рәвештә дәвам иткән «Үзәк ислах комитетым аша. җилем матбагасында басылып таратылдылар Соңра 1907 ел Хуҗа Бәдигый тарафыннан нәшер ителгән «Сайланма шигырьләрм мәҗмугасында басылып чыкты. Шушы белешмәнең дөреслеген раслыйм. 1907—1908 нче елларда Казанда чыгарылган «Әльислахм газетасының рәсми редакторы һәм 1905—1906 нчы елларда яшерен рәвештә дәвам иткән «Мәркәз ислах комитетымның бар эше белән, шулай ук шул комитет тарафыннан яшерен җилем матбагасында басылып таратылган прокламацияләр, шигырьләр белән якыннан таныш булган Вафа Бәхтияров Подпись гр-на Бахтиарова заверяю НМШк. № 19 (подпись) 23 IX. 53 год.»