Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАГЫЛМЫЙ?

Бу юеш борыннар, ягъни әлеге маэмай халкы белән күптәннән әшнәлек йөртүемне дус-ишләрем яхшы белә. Шулай инде, яшермим, башымны иеп сәлам бирмичә, кочагыма алып сөймичә, алар яныннан битараф кына узып китә алганым юк. Минемчә, бу мөмкин дә түгел. Яфрак колакларын салындырып, сөйләп бетерә алмаслык тирән сагышлар тулы акыллы күзләрен төбәп, сиңа карап торалар бит алар. Авызыңнан чыккан бар сүзеңне төшенеп, аңлап, отып баралар Кайтарып җавап бирергә бары телләре генә юк. бичаракайларның. Тузангапычракка батканнарын да. баштанаяк тигәнәк сарганнарын да. барып сиңа сыеныр почмак таба алмыйча, вокзал-прнстань тирәсендә көн итәргә азапланып йөргәннәрен дә ишегалдыма күп күтәреп кайтка- ладым. Аларның миндә өчкәдүрткә, хәтта бишкә җиткән чаклары да булды Аңа карап иза чиктермәделәр, кеше теленә дә эләкмәдем. Әмма бераз тернәкләнү белән каядыр чыгып югала да бардылар алар Ләкин алдан ук әйтеп куям, болары аның вак нәрсә һәм төп мәсьәләгә кагылмый Әйе. Джек турында сөйләмәкче идем бит әле Мин аны шактый сәер шартларда кулга төшергән идем шул Җәйнең искиткеч матур бер көнендә Казаннан кайтып килешем иде Машиналар тезелешкән Кама ярында байтак вакыт паром көтәргә туры килде Ике яр арасында әрле-бирле йөреп торган дүрт паромның бүген нигәдер берсе генә күренә. Андый чакта, билгеле инде, халык гасабиләнә. Катлап-катлап пристань хуҗаларын сүгүчеләр дә бар. эч пошканнан. кан оешканнан берәрсе белән якалашып, тарткалашып алырга кеше эзләп йөрүчеләр дә юк түгел. Ләкин болары аның вак нәрсә һәм төп мәсьәләгә кагылмый. Да... Шунда күрэм: чал чәчле, изүләре ачык шакмаклы күлмәк өстенә төссез җилән кигән бер ир уртасы дебаркадер төбендә овчарка сатарга ниятләнеп тора. Мондый чакта халыкта аның кайгысымы соң! һәркем яктыда тизрәк өенә кайтып җитәргә ашыга, дүрт күз белән теге яктан паром чыкканны көтәләр Ә мин бу кеше яныннан алан битараф кына узып китә алмадым Янына килеп сигарет суздым Безнен ир-ат халкының тел ачкычы шул бит инде Көйрәтеп җибәрдек. Карыйм, овчаркасы шәп моның Бер дигән европейский овчарка, каһәр! «Утыр!»— дисәң, шып итеп утыра. «Ят!» дигәч, шундук җиргә сузыла. «Ярат мине. Джек!» — дигәнне, тегесе, арт аякларына басып, хуҗасының, инде атна-ун көннәр чамасы пычак-пәке күрмәгән кытыршы битеннән ялап та алды. Кыскасы, ни боерсаң, шуны үтәргә әзер тора Акыллы, укымышлы, маэмайлар вузын кызыл диплом белән тәмамлаган овчаркага ошый бу Тик шунысы бераз сәеррәк, хуҗасы аңа бик арзан, нибары ун сум гына сорый. Мондый «югары белемле- ләре» түгел, алардан туган нәселле ңөчекләр дә йөз сумнан күп өстә йөриләр. Хәер, монысы хуҗаның үз эше Бәлкем аның гаиләсе ишәеп китеп-, торыр җире, фатиры кысынкыдыр Бәлкем хатыны усал, киребеткән бер нәрсәдер Бу әрәм тамагыңны теләсәң кая куй. олактыр, юкса өйгә үзеңне дә кайтарып кертмим дип, нык кисәтеп чыгаргандыр Дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыга Шәһәр җирендә яшәп, тугызынчы, унынчы кат балконнарында да эт асрарга тырышып интегүчеләрне күргәнем бар. Ә минем шатлыгым эчемә сыймый Шушындый овчаркалы булырга күптән кызыгып йөри идем Ун сум белән генә калмадым, Шыгырдап торган егерБ мс битлекне теге кешегә бер лә күпсенми суздым да муенчакны кулыма алдым. Кешенең эчендәген белен булмый, кире унлап кунмасын тагын, дим Укыган, өйрәтелгән этләр белән эш итүе җан рәхәте ул. Муенчакны- кулга тотуга, Джек мине, хуҗасы итеп тануын күрсәтеп, шунда УК кулымнан ялап алды. Менә картлач, һич көтмәгән җирдән миңа күңелле юлдаш булып куй дың бит. Син шатмы шуңа? -дип башыннан сыйпыймКайгырма бер дә без синең белән бик якын дуслар булырбыз. Сезнең халыкны яратам мин. Ә хуҗасы Джек белән саубуллашып та тормады. Үз нәүбәтендә ул да. бу иптәш кире уйлап куймагае дин. курыкты, ахрысы Арт ягына ут капкандай, кабаланып китеп тә барды. Без кайтасы якка ул көнне машиналар булмады Караңгыга калынлы. Чистайда кунып чыгарга туры килде Гостиницага эт белән урнашу да җиңел түгел иде Хәер, болары аның вак нәрсә һәм төп мәсьәләгә кагылмый да... Бездә тәртибе шулай инде аның, кайту белән Джекны чылбырга утырттым. Күрәм. үз кулым белән ясап куйган ояны ул да ошатты. Ике-өч тапкыр эченә кереп чыкты. Менеп ятарга, утырып торырга уңай яссы түбәсен дә килештерде Боларына да сөенеп торам Игелекле мал булырга ошый бит бу. ә? Башта әле. юлдан кайткан шәпкә, күлгә төшеп коенып мендек. Джек күземә генә карап тора Әмер генә бир. теләсә нинди боерыгыңны үтәргә әзер. «Сакла!» дигәч, шып итеп киемнәр янына килеп утырды. «Суга кер!» — дип боергач, шупыр-шупыр килеп коенып чыкты Аның акылына, зирәклегенә хәйран калам Аннары ул бик тә шат күңелле, койрык чәнчеп уйнарга, шаярырга ярата торган эт икән. Йөгереп килеп, аңламастан гына кулдан каптырып ала. Әгәр шунда куркып, сискәнеп китсәң, аның йөзендә шаян көлү, чын елмаю чаткылары чагыла. «Менә, хуҗам, күрдеңме, мин сине ничек куркыттым», дип уйнаклап читкә сикерә. Шулай сокланырлык матур итеп ул бездә ике-өч атналар яшәгәндер. Аннары исә холкын күрсәтә башлады бу. мин сиңа әйтим, түз генә! Очлы танавын күккә төбәп уларга керешә, хет өеңнән чыгып кач Төннәр буе шулай ямьсез улап чыга Каршына басып бармак янап, кисәтеп карадым. Үз башыңа булгы- ры. дип орышып та бактым Алай да аңламагач, ишегалды себеркесе белән бе- рәрне сыпыргалап га алам Барыбер файдасы юк. улавын гына белә. Ни булды моңа, дибез. Төрлечә уйлап карыйбыз. Чү әле. мин әйтәм. бу бит бер дигән эт егете, күршебездәге берәр эт кызына күзе төшкәнме? Әллә инде күрше урамда эт туе барамы, шунда баш кода булып йөрисе килеп улавымы3 Була торган хәл. барыбызның да башыннан үткән нәрсәләр бит инде. Әйдә алайса, мин әйтәм. бераз җилләнеп кайт Чылбырдан ычкындыруым булды. Джегым капканы ачканны да көтмәде - ике метр биеклектәге Яойма аша урамга сикерде дә юк булды. Хәер, болары аның вак нәрсә һәм төп мәсьәләгә кагылмый да... Шул китүеннән Джек ун көннәр чамасы югалып торды. Мин чыгып эзләмим, ул кайтмый Үзегез беләсез, артыннан хуҗасы чыгып эзләргә калган эт игелекле мал түгел инде ул. Югалуы шушы булды, күрәсең, элеккеге хуҗасына качуыдыр, дип тора идек инде. Әмма беркөнне әйләнеп кайткан бу. Тавыклар казынып туздырган туфракта аунап, оясы алдында гамьсез йоклап ята. Шул тирәдә ти рес актарып йөргән ике тавык чебеше моның башына ук менеп кунаклап, тәмләп черем итеп утыралар Бу хәлне күрешкә йөрәгем жу итеп китте Нидер эчерткәннәр бит моңа, әллә агу биргәннәрме, дип килсәм, күзләремә ышанмый торам, овчаркам лаякыл исерек. Иртән торса ике күзе гел безнең ишегалдында гына булган күрше хатыны кереп җиткән. И ходаем, бу хәлендә ничек кайтып ауган диген? Ничек әле милициягә эләкмәгән? — дип бот чаба Рәткә керә алмыйча Джек өч көннәр газапланды. Тәгам ризык капмады. Алдына әледән-әле куеп торган салкын суны гына шупырдата, бичара Ни булды. нәрсә ашаган идең соң балакаем, дим. Башыннан сыйпыйм. Әллә берәрсе юри шаярып, аракыга манып колбаса кисәге каптырдымы3 Кем ул. хайваннан туган нәрсә? Күрсәт син аны миңа. Синең күз алдыңда муенын борып ташлар мын. Маэмаем дәшми. Зур гаебе бар кешедәй башын аска ия. Оятыннан керер җир тапмагандай кылана. Ул арада печән «рс дә бар. Ә менә Джекны, табигатьнең дүрт аяклы нарасыен кайда, ничек дәваларга? Мөмкинме бу эш? Андый табиплар бармы? Джек шулай бер көйгә яши бирде. Хәер, яшәми нишләсен? Тәмәке төпчеге генә түгел, чүплек башына ташлап китә алмыйсың. Ике-өч атна күзен дә йоммый ишегалдын саклый. Айнык чагында аннан намуслы этне таба алмыйсың. Ягымлы. Керсәң, чыксаң, эндәшми калмый. Янына килеп иркәләгәнне, башыннан сыйпаганны көтеп кенә тора. Йомшак кына, вак-вак кына өреп, шуны үтенә. Айнык чагында ишегалдына чит тавыкны да кертми Аннары инде бер атна югалып тора. Андый чакта, бәйдән үзең ычкыидырмасаң. муенчагын чәйнәп, чылбырын өзеп кача. Качуына да. кем әйтмешли, эчүенә дә түзәр идең. Кешедән. таныш-белештән уңайсыз. Очраша-нитә калсаң, әйтерсең, бу дөньяның бар кызыгы шул. барысы да Джекны сораша башлый. Имеш, ул әле ни хәлдә? Айныткычка эләккәне юкмы? Штрафлар түләтеп теңкәгезне корытмыйлармы’ Ә Джек бераз югалып тора да кайтып егыла. Ике-өч көн аунап ята аннан тагын аяклана да: - Монысы соңгы тапкыр, хуҗам, кичер мине. Ул кабахәт нәрсәне бүтән гомеремдә дә авызыма аласым юк.— дип ялварып шыңшый, аягыма ятып гафу үтенә. Айнымасларнын ике аяклылары төсле кайнар ант тота, бичара Ул шулай яшәгән дә булыр иде. Кая куясың һәм бу Хәлендә ул кемгә хаҗәт? Куып чыгарсаң, барыбер кайтачак. Капканы бикләп куйсаң, капка өстеннән сикереп төшәчәк. Безнең башка төшкән аяклы бәла иде ул. Аннары, кызганабыз да. ни дисәң дә. тере җан. бит. Аның да йөрәге бар. Ләкин Джек сыраханәләр тирәсендә соңгы тапкыр югалып йөргәндә ниндидер малайлар кереп, ишегалдында торган бишекле мотоциклны «чишендереп» чыкканнар Ансыз инде мин хәзер ике кулсыз. Бу юлы бигрәк тә ачуым чиктән ашты. Ишегалдында тана хәтле овчарка асра, ә мотоциклыңның рулендәге көзгесенә хәтле салдырсын- lap Бу хәтле басымчак итүгә белмим кем генә түзәр иде икән. Джекка да ышанычым тәмам бетте, күңелем суынды. Мин аннан котылырга карар иттем. Баш ка чара юк. аттырырга туры киләчәк Ләкин моны да бик яшерен эшләргә кирәк Чннки хатыным да. балалар да Джекны бик кызганалар. Мин орыша башласам. бердәм булып аны яклыйлар Ул гынамы әле? Минем каядыр өйдә юк чак. Ә Джек махмырдаи азаплана икән Суыткычта кунаклардан калган бер «чәкүшкә» булган Үзем сорасаммы? Жиңгәгсз күрсәтмәгән дә булыр иде әле Күрсәтер, бар Шушында егылам, үләм дисәң дә тоттырасы юк. Ә Джекның башын төзәттергән Жиңгәгсз бөеренә таянган да: «Сез азгыннар шулай бозган. хур иткән, дүрт аяклы нарасый бит ул. Мин дә кызганмагач, хәленә кер- м.тәч. аны кем кызгана?» дни. безнең братны орыша. Әйе. Джекка бер дә сүз әйттермиләр Әмма мин үзем дә үзсүзлеләрдән Әйттемме, кайттым юк инде Котылырга булгач, котылырга Капка төбенә өсте бөркәүле машина белән кайтып туктадым, (.оңгы запоеннан соң ике көн аяклана алмый яткан ярты центнер авырлыгындагы Джекны шофер егет белән икәүләп күтәреп кузовка салдык Шәһәрне яшелләндерү, төзекләндерү конторына төшеп киттек Анда минем күптәнге танышым каравыл тора Менә шуңарда бөтен өмет «Эчүен ташламаса. син аны минем янга гына алып төш. Уналты калибрлы мылтыгым баш очында гына тора. Мин аны эһ иткәнче юкка чыгарырмын»,—дип сөйләнгән иде . Джекны әйтәм. кая алып баруыбызны сизенде, ахры Маэмаем киКәттән айнып китте, күзләре җанланды Алай да карышмый тагын үзе. Кузовка менгереп салгач, почмакка бәйләп куйдык. Тормышта ул син дигәнчә генә булып торса икән. Тормый шул Төшсәк, әлеге агай үзе ләх. аякларын як-якка ташлап, гараж күләгәсендә мәрткә китеп йоклап ята Барып уяттым, әлбәттә. Баш ими хәлең юк Җәллад булырга берәү дә атылып тормый Ярады тагын, ничек изрәп йокласа, шулай кырт кына уянып китте Йөгереп барып Джекны карап килде Кыш чыккан тана хәтле бар икән, валлаһи! Ун §үрек. кимендә ун бү рек чыгачак моның тиресеннән! — дип кунды. Әмма «баш очында гына торган мылтыгын» бу юлы тиз генә таба алмады. Озак баш ватып тормады, гараждан зур пычак тотып чыкты Рубильникны тоташтырып, наждакта кайрый башлады: — Хә.з-зер кых итеп ташлыйбыз аны. - Юк. пычак белән кых иттертмим,— дидем мин — Мылтык белән бул ганда әле бер хәер. Пычак белән кагылдыртмыйм Ул бит нәселле овчарка, агай Пычак белән өстенә килсәгез, үзегезне буып ташлар, шул булыр,- дип шофер егет тә миңа ярдәмгә килде - Алайса, калдырыгыз Әнә теге почмакка төшереп бәйләгез Үземнекен тапмасам. иртәгә күрше мылтыгын алып төшәрмен. — Ә ул үзен тотып атканны көтеп иртәгә кадәр шушында кагаермы? — дидем мин. бу сорауны беренче чиратта үземә биргәндәй итеп — Калдырмыйм Без алай сөйләшмәдек Әлеге агай минем хәлемне аңлагандай булып, башын кашып Кызык та кеше инде син. туган.— дип куйды —Ул чагында болай Инде Машина яллагансың икән, көнеңне бушка уздырма. Тот та заготконторага мен Андагы егетләр мин түгел Тиресен салдырып, ничек казыкка элгәннәрен маэмаең сизми дә калыр. Ә үзеңә бер яртылык акча да тоттырырлар әле Аһ. каһәр, пушкамны кая гына куйдым икән соң! Нинди табыш кулдан ычкына бит Күңелдәге хисләрне әйтеп аңлату кыен. Әмма бу ишегалдыннан тизрәк чыгып китәсе килде. Мин тирән хәсрәт эчендә. Ә теге агай шуны гади бер бү рек үлчәме белән үлчәмәкче Имеш, ун бүреклек тире кулдан ычкына Я ходай, бу дөньяда нинди.генә кешеләр юк . Шунда бик тәти булып кыланма, дип үземне дә сүгеп ташлаДым Дәшеп төшермәде, маэмаеңны җитәкләп, аның каршына син үзең килдең Шулай булгач, кеше тикшереп маташмасаңчы Шунда ук күңелгә. мәлҗерәп төшмә әле син. бу алкоголик маэмаеңнан кайчан да булса ба рыбер котылырга туры киләчәк, дигән уйлар да килә. Кизәнеп кенә калма, ди күңел. Ә машина инде заготконторага җитеп тә килә. Күңел төрлесен уйлый Ба шымда — әллә нинди каршылыклы теләкләр. Әле соң түгел, әллә кире борылыргамы? Ул арада заготконтораның алгы ягына болан, кыр кәҗәсе, кабан дуңгызы рәсемнәре төшерелгән биек капкасы күренде Кулымны рульгә салдым, кире борылырга ишарәләдем Җитмәсә, шоферы да аның шундый, кеше ха ләтен аңлый, төшенә торсан акыллы бер егет булып чыкты Кай якка ымласам машинасын шул якка бора Төбәп кенә барыр җиребез дә юк. Тигез асфальт юллардан соң яңа гына сөрелгән иген кырларына килеп чыктык, ул көнне байтак җирләрне айкадык Күп нәрсәләр турында уйлап бетердем Тирән сыкрау бе- лэн. кара син бу алкоголь афәтен. лнм.Шушы хашәрәт нинди ир-егетләрне хур итеп ташлый Инде хәзер дүрт аяклылар арасына да оялам.акчы. алар арасыннан корбаннар эзләмәкче. Чик куймасан. керәчәк, аларны да хур итәчәк.. Шунда кылт итен, күрше районда бер таныш умартачым искә килеп төште Аның белән әле узган с шы гына Казанда киңәшмәдә булып, кунакханәдә бер бүлмәдә торган идек Умарталык авылдан еракта, урман эчендә, шуны сакларга бер усалрак маэмай табасы нде. дип сөйләнгәне хәтеремдә. Арабыз туксан- йөз чакрымнар гына булыр Әмма шул фикеремне әйткәч, шофер егетем ба шып гына какты Киттек! Умарталыкка кичке якта гына килеп життск Каршыбызга чәң-чәң килеп бер нәни маэмай йөгереп чыкты Бәхеткә каршы. Тимерша агай үзе дә умарталыгында иде Сәлам бирештек, күрештек Учагын тергезеп җибәрде, су өстәп шундук чәйнеген асты Джекны ла җиргә төшереп бастырдык Кене буе кузовта җилләнә торгач, ул инде тәмам айнып өлгергәнгә охшый. Бөтен урманны яңгыратып ик-өч тапкыр һау-һау дип тә куйды Койрык чәнчеп чабып, әйләнә-тирәне барлап килергә дә исәбе юк түгел Сизгер жан түгел диген син аны. кая эләгүен бу юлы да бик тиз аңлап алды Кәефе бөтенләй башкача Күреп тора, биредә ана. һәрхәлдә, мылтык белән янамаячаклар. — Джек, тавышланма, кнл, минем янга ят. җиргә сузыл, — дим. Тимерша агайның күзе аңарда гына. Умартачы турыдан гына бәрдереп: — Күпме сорасаң да сора, сат енн бу этне миңа' — диде Без шофер егет белән күзгә-күз карашып алдык. Икебез дә елмаеп куйдык. Бушлай бирәм. Тимерша агай, тик алып кына кала күр.— дидем — Әмма соңыннан үкенмә, берүк Бу кара борынның бик начар гадәтләре бар Калганын инде яшерми-нитми генә сөйләп бирдем һәй, исен киткән икән! Уламагае, уласын! — дип Тимерша агай сүземне ярты юлда ук бүлде. Улый гына бирсен Умарталыкка карак-угры килмәс. Җаным тыныч булыр Рәхәтләнеп, татлы төшләр күреп йоклармын Улап кына калса икән Аның әле кача торган гадәтләре дә бар. Муенчакларын салып, чылбырларын өзеп... /Миннән кача алма-ас. Боларны миңа авылга электр керткәндә монтажчылар биреп калдырган иде,—дип Тимерша агай түбә астыннан ике колачлар чамасы озынлыктагы өр-яңа, әле тутыгырга да өлгермәгән чылбыр кисәге алып чыкты Бу чылбыр белән, энем, нәсел үгезеңне аркайларга була Миннән ычкына алма-ас. Мәсьәләнең шулай уңай хәл ителүенә сөенеп бетә алмый кайтыр юлга чыктык Әйе. урыны яхшы, тик улап ятсын Үземнең дә эчкә җылы керде Югыйсә, чак кына җәллад булмый калдым бит Аннары ничек өйдәгеләрнең күзенә кайтып күренгән булыр идем Хәзер тынычландым инде Бик сагынсак, юксынсак, бер араны килеп, күреп тә китәрбез әле үзен Әмма Джек бик үзсүзле җан иде шул. Умарталыктан да качкан. Шул тирәдәге авыл кибетләре янында буталып йөргәнен дә. тузанда аунап ятканын да күрүчеләр булган Мин барып эзләп тә карадым, тапмадым Бәлкем берәр ничек дәвалап караган булыр идек Капларда михнәт чигә торгандыр инде, мескенем? Исәнме икән әле үзе — хәмер корбаны? Хәер, монысы инде аның вак нәрсә һәм төп мәсьәләгә кагылмый да Кагылмый