Логотип Казан Утлары
Роман

ҖИР БАЛКЫШЫ

Чем-кара туфраклы киң басуның бер канатында әфлисун төсендәге ялгыз трактор, тигез гөрелдәп, әрле- бирле чәчү җирен эшкәртеп йөри Тракторчы Хәнәфи Бариевның җиңнәре сызганулы. куллары идарә рычагларында Ара-тирә башын артка каерып, тракторына тагылган зур һәм килбәтсез агрегатына күз ташлап ала: ипле барамы, янәсе, алай-болай «пеләшләр» калдырмыймы... Әлеге чәчү җиреннән ерак та түгел, басу түрендә исә бөтенләй бүтән күренеш, хәтта дәһшәтле диярлек манзара: анда бихисап автоскрепер. бульдозерлар җирнең симез кара туфрагьГн каезлап, бер тирәдә кайнаша, Анда кара-к\чкы.' тузан болыты күтәрелә, куәтле гүелдәүләр, ачы ыжгырулар колакны тондыра Ж.ир катламы вакыт-вакыт авыр ыңгырашып, калтырап-дерелдәп китә. Анда мәхшәрнең үзе купкандыр кебек! Гомер-гомергә адәм баласын туендырып килгән игелекле туфракны, тупас һәм авыр пычаклар белән умырттырып алалар да. «аждаһа» машиналарны үкертәбакырта ташый бирәләр Кара-кучкыл сырт калыная. күтәрелә бара Әүвәле күкрәп игеннәр үскән изге, мәрхәмәтле кыр күкрәгендә, менә сиңа рәхим ит, дигәндәй, чемкара тау калкып чыга!Басу йөзендә төзәлмәс җәрәхәтләр булып, әрлән балчык сырлары сузылып китә, тегендә дә. монда да шыксыз шадралар ишәя бара Инде мәңге уйнамас монда серкәдә утырган арыш дулкыннары, күз явын алып алтынланмас мул бодай басулары... Ап-аяз күктә май кояшы Ул бөтенләй гамьсез — планетаның ниндидер бер ноктасында купкан галәмәткә бөтенләй ис-өн сиздерми Тик рәхимсез кыздыруын гына белә Хәнәфи Бариев әлеге хәвефле якка хәтта күз салудан да тайчана. Аның иреннәре кысылган, гәүдәсен вакыт-вакыт сәер дулкын өшетеп алгандай итә. йөнтәс беләкләренә дә җегәр бер кайта, бер китә кебек. Юкса ул совхозның иң әйбәт җирләре зур заводлар астына китәсен күптән ишеткән, моңа җаны белән күптән инде күнгән дә иде шикелле Ә кичә-бүген, күр әле. күңеле белән ихтыярсыздан диярлек туарылды да куйды. Ярыйсы ук киң басу буйлата авыр һәм шома кәтүкләрне әрле- бирле өстерәтеп йөртүләренең хикмәтен, әлбәттә. Мәнди апаеңда төшенер бүгенге көндә: җир өсте беркадәр басыла төшеп, ике-өч көң элек кенә чәчелгән кукурузлары дымлы катламда тыгызланыбрак ятсын да. күбе- ♦ неп, тизрәк шытым бирсен Әйе, дым барында шытым бирсен, куәт = җыеп калсын! Мул уңыш алам дисәң, моннан соң да әле ничәмә-ничә з тапкыр эшкәртәсе булыр бу басуны. 5 Дым, дым... “ . Бүген иртән совхозның баш агрономы Ризван, имән бармагын янә = текә чөйде— ничәмә көннәр инде гелән бер нәрсәне тукый: — Көне-сәгате кадерле! Китә бит, югала бит дым дигәннәребез. = Син дә тырышмасаң, кияү, кем тагы? ° Хәнәфи әллә белмиме, аңламыймы? Шөкер, фронттан кайтканнан ® бирле диярлек тракторда, иген игүдә.. Хәер, аңарчы да юеш танавын з сөртештергәләп, ялан тәпиләре белән ат кабыргасына бәргәли-бәргәли, < басуда тырма өстерәтеп йөргән чагыннан ук әллә ниләрне күңел түренә - сеңдерә башлаган игенче малае ич ул... ? Күктәге явым, җирдәге дым. Язга чыктың исә, җылы җилләр дә шуны искәртеп, крестьян күңелен сызландыра лабаса Едның-елында... Керфекләр авыр Кул аркасын маңгаена тидереп -алса, анда салкын тир.. Шушы кукуруз җиренә ул кичә төштән соң күчкән иде. Ә бүген төи!кә| тикле аны бетереп тә куймакчы иде. Кая ул! Күктәге кояш әнә инде түбән таба тәгәрәүгә дә юл тотты. Аның эшкәртер җире исә әле һаман хәтсез. Аргы очтан янә биш-алты тапкыр әйләнмичә түгәрәкли дә алмас. Юк, бу як басуга чыгасы калмаган аңа. Тегендә Калмаш авылы янындагы кукуруз җире дә атнадан артык инде эшкәртүне көтеп ята. Анда калкурак төш, булган хәтле дымын да очыртып бетерә язгандыр инде. Чөгендер җирләре тагы.. Ә монда, «мәхшәр купкан басу» тара фына икенче берәүне җибәрттерәсе калган. Тик кемне? Баягынак аның янына Гарәфша сугылды Гарәфша — бүлекчә управляющие. совхозның үзәк авылына хуҗа кеше Тарантаска җигелгән җирән кашкасын трактор янына ук китереп туктатты. Хәнәфинең трактор күләгәсендә, җиргә аяк сузып, тамак ялгап утырган чагы иде. Теге, тарантастан авыр гына кубарылып төште дә. йомры, калын гәүдәсен язгандай иттергәч, кояшта янып каралган йөзен ямьшәйтеп: — Бер-бер җире ватылып ятамы инде моның дип, котны алган идең,- диде,— Болай гына икән, ярый Ә шулай да акыртынрак кыймылдыйсың түгелме син бүген?• — Бетерербез әле Ашыгып, ашка пешмик. — Пешәрсең,дә! Менә бит ничекләй кыздыра. Моны тизрәк әтмәлләп чыксаң, Юлның әнә теге ягында чөгендер чират көтеп ята. «Беларусь» белән шуны — Баш агроном Ризван иңәүвәл кукуруз җирләрен бетерергә кушты Кайсыгызны тыңларга соң?— дип көлемсерәде Хәнәфи, кулындагы сөтле шешәне селеккәләп. — Агроном, имеш.. Мин әйткәнгә колак сал син, йомры баш! Азаккы сүз минеке булыр. Гарәфша сүзне, бигрәк тә әмер дигәнен, эредән җибәрүчән Аның бу холкын бик әйбәт белгәнгә күрә, Хәнәфи сүзне капыл өзәргә булды: - Ярар, аңлашылды. Артыгын боргычламыйк, дим — Ж,ук, аңлашылмады әле...— Гарәфша моның каршысына чүгәләп утырды, йомры тез капкачында юантык бармакларын биеткәләп алды Хәнәфи сабырын җыя төшеп, башын кыңгыр салды. Тан тишегеннән җабышып, миннән өстә утыручылар кемне боргычларга тотына?— дип тезеп алып китте бүлекчә башлыгы — Директормы анда, баш агрономмы яисә бүтән берәр «башмы» Кемне, дим? Мине түгелме? Ә мин кемне боргычларга тиешле? Аның дөньясы шулай- рак корылган шул. каһәре: боргычлау югарыдан түбәнгә таба бара Киресенчә түгел... — Аныск хак.. — Былтыр, өченче ел һай рәхәттә яшәгәнбез икән — прәме сагынырлык' Ә бу язны, тфү! Механизаторларның звенолары таркалып бетте, әнәтерә бәрәңге утыртырга кеше табу көч. Ул да түгел, фермада ике савымчы — ике җилбәзәк атна буе инде кәҗәләнеп маташа, аннары бүген иртән бер көтүче шалапай, теге кем, Исламгәрәй малае, сырт йоннарын кабартып килгән — анысына тикле. «КамАЗга» китәм», дип яный Эт талагыры! — Килешәм, хәлләр яман совхозда,— дип ияк какты Хәнәфи — Шулай да артыгын уфтанмыйк: бер эзгә төшми калмабыз әле. Тукта, әлеге сүзнең җеп очын югалтмыйча сорыйм әле үзеңнән: менә син. әйтик, мине бик шәпләп, үтем сытылганчы боргычладың, ди. Ә мин кемнең шөрепләрен борырга тиеш инде, ә? Өйгә кайткач, хатынныкынмы? Әллә эчтән генә үз-үзеңне боргычлау да җитәрме? һич югы. ачу-ярсуны басар өчен, шушы җан кисәгем тракторның тетмәсен тетәргә тотыныйммы? Ә бәлкем. бары да җиргә сеңсен дип, шушы ипидәй йомшак туфрактан үч алыйммы? Гарәфша аягына торып басты һәм күз кырыйлары белән генә югарыдан түбән таба сөзеп карады. Тракторчы Хәнәфи белән ул бер генә тапкыр сүз көрәштереп маташмагандыр, әмма кайчан юньле нәтиҗәгә килгәннәре булды икән? — Җарар, чытырманлыкка кермик.. Хәнәфи дә ризык букчасын күтәреп, аягына калыкты. Азмы-күпме тәгам җыеп, бер ара тын алудан гәүдәсенә хәл кереп китте Шуңа күрәдер, тавышы ярыйсы ук көр чыкты: — Елы-көне килеп, үзебез сынатмасак, ышаныч шушы җирдә инде. Икесенең дә күз карашы тузан болыты асылынып торган «мәхшәрле» басу ягына төбәлде. Беравык тавыш-өнсез генә күзәтеп тордылар — Дөбер дә шатыр Әбәткә дә юньләп тукталмадылар кебек Вәт нишләтә бәндәне симез калҗа исе, ә?— Гарәфша юантык гәүдәсен Хәнәфигә таба бора төште.— Синең Айдаш та шунда түгел микән? — Белмим — Ул нәрсәдә, скрепердамы,әллә бульдозердамы? * — Бульдозер дигән иде. — Алайса, шунда булмый, кайда тагы? Әлегә КамАЗның башы гына бит Туган авылы кырларында ут уйнатып йөргән егетең сыпыртсын әле койрыгын сыртка салып!.. — Сүзеңне үлчәп әйт, Гарәфша: рөхсәт белән, комсомол путевкасы белән китте лә ул... — Булса соң! Аны түгел, сине җәлләп әйтүем. — Гарәфка янә тракторчы агайга күз төшереп алды, әмма аның йөз-кыяфәтендә кызгану, үз итү чалымы тамчы да беленми иде — Үзеңә бак син. Хәнәфи дус, кай көннәрдә тоташтан икешәр смена кудыра-кудыра элеп киптергәндәй ябыктың лабаса... — Әллә зарланганым булдымы сиңа?— Хәнәфи тамак төбенә авыр төер менеп килүен аермачык тойды.— Аннары соң, бер улым китсә, икенчесе янда ич Әллә Вәсимем сынатамы? — Вәсимеңме? Егет ул!— Гарәфша хәтта телен шартлатып алды — Бәрәңге җирендә синең Вәсимең тырышмаса, ай-һай ла!. - Менә-менә, иң әүвәл шулай дип тел тибрәндерерләр... Шул арада Гарәфшаның йөзенә янә төксе караңгылык иңеп өлгерде — Айдашың исә.. Ыһым... Хәл белешергә дә сугылмасын әле. Бульдозерын ыжгыртып килергә чүп кенә ара җугыйсә. Әллә күптән түгел үзе эшләп йөргән әфлисун төсендәге «дытысынэ танымас булды микән? Хәер, симез калҗа исе борыныңны кытыклап торса... Моңа Хәнәфи ни дип җавап бирергә дә белмәде. Тик тракторының* чылбырына күтәрелгәч кенә, күңел әрнүен яман тавыш белән кысып = чыгара алды: — Атыңны ал дим. сыбызгы! Йөрисең шунда болай да сызлаган п җанны көйдереп! ' - Гарәфша булсын да. каныңа тоз салып китмәсен, имеш Айдаш Чынлап та. өлкән улы анын шунда, басу түрендә бүтән- * н.»р белән бергә үз «аждаһасын» үкерттереп кайнаша микәнни3 Мон- = нан берәр атна әүвәл соңгы мәртәбә Чаллыдан кайтуында «Нинди £ эштә булыйм? Җан фәрманга жир умырттырам». диебрәк сөйләгән иде. = КамАЗ төзелешен галәмәт зур диләр, бәлкем ул бульдозеры белән бө- - тенләй бүтән төштә эш кыйрата торгандыр? Ә бәлкем, мәлгунь Гарәфша < авызыннан хаклы сүз ычкындыргандыр: акча сөременнән, җитмәсә тагы. х шундый каракучкыл тузан болыты эчендә. Айдаш та онытылып кит- 7 кәйдер? < Хәнәфи кукуруз басуын гөлдер-гөлдер иңләп йөрүендә булды, үзе. - «мәхшәрле» тарафка күз салмаска тырышса да. күңеленнән һаман, менәт менә улы Айдаш, һич югы. җәяү генә тыпырдатып килеп җитәр дә әтисенең хәлен белешер дип. көтә иде. 1 орган саен бүтән фаразлары басыла, күңелендә тик шул уй. тик Шул теләк кенә көчәя, ныгый бара иде. Әле кайчан гына үзе айкап йөргән һәм игеннәр үстергән туган туфрагы лабаса! Ниһаять. Хәнәфи кукуруз җирен азаккы тапкыр әйләнеп узды Узды да тирән сулап, кул аркасын янә маңгаена тидереп алды, һаман да салкын тир Аннары ул тракторын ызан буенда калдырып, үзе әле генә эшкәртеп үткән басуга кереп, җиргә сузылып ятты Көн матур, җылы, җир дә коры булганда, ул шулай басуда берәр эшне төгәлләсә, әзрәк тын алгаларга гадәтләнгән иде. Күбрәк вакытта, кулларын баш астына салган көйгә чалкан ята иде Якында тракторы басынкы гына гөрли — ул аңа җанны тынычландыручы рәхәт көй сыман булып кына ишетелә, үзе исә зәңгәр күк гөмбәзендә йөзгән болытларны күзли бирә, яисә битен йомшак җил сыйпавын тойган хәлдә, керфекләрен йома да оеп китә. Алар шулай икәүләшеп — хуҗа белән аның корыч айгыры бүтән эшкә кузгалганчы, бер мәл ипле генә хәл җыеп алгалый- лар... Бүген Хәнәфи җиргә капланып ятты Куллары белән ян-яклардан сыпырып, мендәр сыман иттереп, кара туфракны өйде. Аннары туфрак мендәргә кулларын җәеп салды, аның өстенә салкын тирле маңгаен Күр. җир катламы бөтенләй гүләп, дерелдәп тора ич: тегендә артык авырттырып каезлыйлар ахры аның тәнен Ә туфрак, җылы. Исе дә җылы Мәңге тансык һәм кадерле ис Киләсе елны монысын да тау иттереп өячәкләр. Соңыннан, зур заводлар калыккач — алар тирәсенә. Яңа кала салынгач аның түтәл газоннары на сибәчәкләр, имеш. Гөл-чәчәкләр үсәр, әмма иген бөртеге1 инде бүтән шытмас. Шулай буласы диләр . Җир җылысы тәнне түгел, җанны җылыта, әчкелтем-татлы исе ачыргаланган бәгырьне иркәли сыман.. Уйлар оча торды, гәүдәсе авырая барды. Озак яттымы шулай Хәнәфи, азмы, кинәт үзенең иңбашына кемнеңдер йомшак кына орынуын тойды. Тавышы да үз һәм якын Бәй. өлкән олы. зарыгып көткәне Айдаш лабаса' Әти дим. бу хәтле үк оемасаң иде лә! — Берни булмас, улым, берни Чак кына . Җир кадере дип уфтанудан гына Безнең үзебездә генәме, бөтен Чаллы районында иң һәйбәт басулар ич болар! Теләсә нинди елда уңышны мул бирер җирләр — Бик беләм! Шуңа күрә бер карышы, бер учы да әрәмгә китмәсен дип изаланабыз да бит инде ' — Артык кәҗүнный сөйлисең кебек, улым Ата-бабаларыбызның тире дә. каны да тамган туфрак бит! Читтән-яттан килгән халыкка бары да бер. ә сиңа? — Әйтәм бит. шуңа күрә аны күз карасыдай саклап кына.. — Их. әле кайчан гына ярыша-ярыша эшли идек! Борчак басуында керәшен Әртәми алга чыкса, арыш яки арпа, кукурузда безнең бригад алдырыр иде. Ә былтыр ишелеп уңган бодай соң! Кайсы басуыбыз гына бирә алыр икән тагын шундыйны — уеңа кергәне бармы, улым? — Ник кермәсен, ди? Шуңа күрә... — Сез анда дөнья җимерттереп җир каезлыйсыз, ә минем монда бәгырь каезлана... Их. улым, улым! Хәнәфи, үпкәчел, әмма җылы хис белән улының иңбашына кагылмак- чы булды, әмма уң кулы, һавадагы бушлыкта айкалып алгач, коры туфракка орынды Шул мәлне авыр сискәнүдән торып утырса, янында бер кем дә юк икән. Тик чак кына читтәрәк. басынкы моңга чумгандай, тракторы гына гүелдәп тора. Төш тә түгел, өн дә түгел, әллә ни Тәмам исәрләнүеме әллә? Ах. җир. җир — мәңгелек куаныч, мәңгелек хәсрәт! Син түзәсең, ә мин?.. Әртәми Әртәми Колчернн Берничә еллар буе Хәнәфи белән бергә кырлар киңлегендә алышып-ярышып йөргән дусты да. көндәше дә... Менә кем бу көнне, бу сәгатьтә Хәнәфинең уй-хисләрен аңлап, аның хәленә керә алыр иде Тик шушындый чалт аяз көнне аны өйдә туры китерүләре генә. Авылы Үтәдем әнә кул сузардай гына җирдә. Шилнә буендагы биек тирәкләр ышыгында гына җәйрәп ята. Алдагы язмыш тамырына инде балта чапкан чибәр авыл — их. дөньялар! 2 Бүтәннәр өйдә югында, аулак сәгатьләрдә Мәтрүнә түти, самавырын яңартып, чәй эчәргә яратучан булып китте әле. Картая төшсәң, хуш исле сөтле чәй йөрәккә сары май инде ул. Бигрәк тә сулышны куырырдай шушындый кызу көннәрдә. Ваклап туралган шикәрне тел очына сала-сала бер чынаяк бушатты, икене, өчне Ниһаять, сусыны басылып, гәүдәсенә рәхәт җиңеллек һәм җегәр кайтканлыгын тойды, зиһене дә тәмам ачылып киткәндәй булды Моның соңында, өстәлдәге ризык өстенә чиста тастымал каплады һәм урыныннан кузгалды. Кузгалды да яулык очы белән генә авыз тирәсен сөртештергәләгәч. аш арты догасын әйтә-әйтә: — И ходаем, җирдәге дәүләтең белән туйдырып торганга сиңа шөкер итәбез. Ку ктәге дәүләтеңнән дә буш калдырма инде.— дип чукынып алды Инде х. Җитмәсә, иң әйбәт, иң уңдырышлы җирләр' Ә үзең былтыр актив җыелышына Казанга баргач. КамАЗны ; котлап, ай-һай да матур, шома сүзләр сөйләдең. = Иштең! Аны гәҗитләр шулау матурлап та шомартып язды — з Директорның тавышы капыл чатнап китте, сыкранулы яңгырады - Мин < анда мин йөрәгемне уч гөбемә салып сөйләдем Үзем генә беләм! х Кабинетта бер мәлгә урнашкан тынлыкны янә Хәнәфи бозды: / Анысы бәлкем шулардыр да. Тик мин әллә кая олакмыйм лабаса. " үзем өчен дә. совхоз өчен дә кулайрак эшкә күчерүне генә сорыйм бит. - Кирәк чагында тракторына да утырырсың, җиң сызганып ремонт ’ ишесенә дә тотынырсың Теләсә нинди техникага! Бүгенгә шартларыбыз шул ай. — Ай-Һай ла. — Ай һайлашмыйк. Минем үземә бик ансаттыр, дисеңме? - Таипов- ның тавышы йомшара төште, ул да үз зарын сиздермичә булдыра алмады Бу чәчләр тиккә генә коелып беткәндер дисеңме? Теге чактагы кушылу-эреләнүләр. гигант колхозга әверелүләр, инде менә кире бүленү, кабаг вагаюлар. Мең дә бер төрле мәшәкать! Мнн бик аңлыйм да Көн саен диярлек Чаллыга киңәшмәгә чакыртып торалар, сүзләре һаман да бер: исемегез «Йолдыз», моңа тикле сынатмадыгыз, инде хәзер шәһәр яны зонасында да сез иң беренче ялтырап-балкып китәргә тиешлесез, диләр Менә синең ише үрн.»к механизаторларга таянмый, кемгә таяныйм мин бүгенгесе көнне, ә? Шушы коры пеләшем белән генә совхозны балкыттырыйммы? Минем үрнәк булырдай чакларым үтте ахры инде У гми торсын' Әле синең дә. минем дә текәрәк сыртлар яулыйсы бар Барчабызның да! Бусы бер Аннан, күземә туры каран, әйтче: нишләп әле син бар семьяң белән совхоз эшенә аяк чалырга тотындың? Сүз куешып баш күтәрүегезме? Таипов инде аягүрә баскан һәм. ике кулы белән өстәл читенә таянган хәлдә, каршысында җилкә җыеррлап утырган адәмне үткер күзләре белән чыи-чынлап борауларга керешкән иде Карашлары очрашкач. Хәнәфинең кара төкләр баскан ач яңагы тартышып ук куйды Ниткән аяк чалу, ниткән баш күтәрү булсын, ди ул? Иң әүвәл өлкән улың Айдаш баш калкытты Кирелеген җиңә алмадым. Кыш иде шул Язын менә мондый дуамал хәлләр туасын сизгән булсаммы? Муенына муенчак элеп, тракторына бәйләп үк куяр идем, билләһи Кече улың Рәмзи армия хезмәтендә. Ярар, анысына сүз әитерлегем юк: ил иминлеген саклый. Ә менә син үзең, моның өстенә В>< симең Ә Вәсимгә ни булган? Менә күр. күзләреңне зур ачып укы! Директор юка гына папкадан алып бор бит кәгазь кисәген тракторчы агайга таба очырды Гариза. Иртән кертте Менә сиңа!. Аның Чаллыдагы комсомолын әйтер идем. Вәсимең инде жайлап- майлап та кайткан анда әшнәләре аз түгел ахры. Әллә синең белән киңәшмәгән дә идеме? Таипов аңа кайчан һәм ничек китереп сугасын алдан ук чамалап куйган иде ахрысы. Хәнәфи бөтенләй бөрешеп калгандай булды, тавышы шыңшынып чыкты; а — Май бәйрәме алдыннан бер жасканып алган иде үзе. аннан соң ләм-мим. Ә хәзер әнә бәрәңгене генә утыртып бетерим, ди. Куалап чыгардым үзен Мин моны. Хәнәфи туган, директор булып та. партком члены булып та әйтәм: улкаеңны син — Мин партийный түгел. Аннары килеп, ул инде... - Партийный булмасаң. атасы аның. Фронтовик, алдынгы механизатор. җитмәсә. үзеңне әле кайчан гына рабочком члены итеп тә сайлап куйдык. - Вәсимнең үз акылы үзендә — Ни кылсаң кыл. әмма ул егетең моннан ары башны катырып, болай да сызлап торган чи ярага тоз сибеп, быжыкланып йөрмәсен! Ә үз хәлеңне бөтенләй оныт! - һай.ансат та соң! Бу күңелсез тартышу тагын күпме дәвам итәр иде. Таипов тирән иттереп бер сулыш алды да кырт кисәргә булды: — Ярар, аңыштык кебек Вакытың буш булса, бар әнә. булыш: авылга ике машинада КамАЗ төзүчеләр килеп төште, партком Садыйков белән авыл советы Галимҗан аларны йорт саен таратып, урнаштырып йөри. Рабочком вәкиле буларак, хет аз-маз эш башлап җибәрүең булыр синең дә. Хәнәфи урындыгын шыгырдатып кузгалган җиреннән теш аралый сыгып кына чыгарды. Икесенең дә җилкәләре калын, телләренә шайтан төкергән Мин- сез дә җырып чыгарлар әле. — Әлбәттә, җырып чыгарлар. Тик үзеңә кулайрак фатирчылар сайлап алыр идең ичмаса. Соңыннан җәфасын күрмәгәең дим! Кабинет ишегенең каты шапылдап ябылуыннан директор сискәнеп куйды: иртәнге якта улы шулай иткән иде. инде хәзер кичке уңайда әтисе. Ә бит карап торырга үтә юаш һәм күндәм адәм кебек үзе. һай. ишәеп китте әле бу араларда ишекне әнә шулай шапылдатып ябулар. 4 Урамга чыккач, сулышын җайга салырга теләгәндәй, беравык тукталып торды. Әнә югары очта бер машина күренә. Түбән очта еракта әнә берәү - монысы шул арада Гыйльметдин тыкрыгына борылып кереп күздән дә югалды. «Димәк, иңәүвәл олы урамнан башлаганнар икән. Таипов хаклы: безгә дә кертәсе итсәләр, юньлерәк адәмнәрне сайлап алмыйча һич ярамас» Ләкин абзан бу теләк, бу уе белән дә соңгарган булып чыкты Урам белән төшеп, үз ихатасына аяк басуга, ни күрсен: ишек алды түрендә. ян бакча баганасына эленгән юынгыч янында ике ят адәм Берсе — сылу гына гәүдәле, күпереп торган чәчле яшьрәк кенә хатын — җилкәсенә сөлге элгән, икенчесе - ир заты, билгә тикле чишенеп аткан да. яртылаш бөгелгән көенчә, таза гәүдәсенә салкын су сиптерә-сиптерә. ах-ух килә. «Мен., сиңа, апаем, кайнар пәрәмәч!» Ул арада шул ук янбакчадан, бер учма яшь суган кыягы тотып, хатыны Рәсүлә килеп чыкты Өстендә әйбәткә кия торган эре ак борчаклы яшел күлмәк, үзенең бит урталары янып пешкән. Тегеләр ягына күз ата ата хәлне аңлатмакчы булды: - Өебез иркен, барыбер читтә калдырмаслар ие. Чаллының үзендә өйләргә шыплап тутырганнар, ди. инде. Хәзер авылларга тараталар, ди ♦ Беләм Үтәдемне дә әллә кайчан КамАЗ явы баскан әнә | Ирле-хатынлы булсын, дидем инде Хәзерге жәшләрне беләсең z бит: арада әллә ниткәннәре бардыр Ярар, үзең сайлап әйбәт иткәнсең. Бездән генә калмас — илебез- 2 жиребез белән күтәрәсе хәлләр бит Ни. Вәсим кайтмадымы әле? — Бәрәңгедә үтә дә каты тоталар, ахрысы, күренмәде. Тотмыйча ярамыйдыр анысы. Берәр сүз сөйләмәдеме соң? Ж.ук. Ә нигә?— Рәсүлә шикле сәерсенү аша иренең күзләренә о тутырып карады. * Болай гына Ярар. бар. өстәлеңне кара Юлдан алҗып килгән z кешеләрне көттерердәй итмә. Рәмилә өйдә булса әйт. су салып торырга ■ чыксын. Үземә дә бил тиңентен юынмыйча булмас. Әллә нигә бүген =* бөтенләй тирләп беттем. — Көне бигрәкләр дә бөркү шул. Тегендәгеләр йорт хуҗасының кайтып керүен, әлбәттә, шәйләгәннәр иде инде. Ир дигәне ашык-пошык кына сөртенгәләде дә. майкасын. күлмәген киеп алгач, хатынын ияртеп, болай таба атлады Икесе дә кызгылт чырайлы, җитен чәчле, җитмәсә тагы, зәпзәнгәр күзлеләр — тәмам абыйлы-сеңелле диярлегең бар. Каушый төшкәнгәдер инде, уңайсыз гына елмаеп күрештеләр. I — Крутько Аркадий Ә бу минем җәмәгатем Мила Людмила ягъни Сез. зинһар инде, безне менә болай көтмәгәндә генә күктән ишелеп төшкән өчен... - Төшсәгез, бик әйбәт! Сыярбыз. Дөньялар киң безнең!- дип кулларын җәеп җибәрде хуҗа кеше - Рәхмәт инде сезгә!—дип пышылдады яшь хатын һәм, тагын да мөлаемланыбрак, тигез ак тешләрен елтыратып елмаеп җибәрде Ә Хәнәфи башын кыңгыр салды да карашы белән аларны янә бер иңләп алды. — Тәк кайсы якларның җиле китереп ташлады дип белик инде сезне. дускайлар? — Белоруссиядән без. Витебск тирәсеннән, ишеткәнегез бармы? — Ишетмәгәннәр кая! Сугышта үзем үткән яклардан икән Әле сөйләшер сүзләребез булыр Хәзер хуҗа апагызны зарыктырмыйк Юл кешесенең хәлләрен бик беләм мин Ризык капмый — җан эреми, дип тә әйтәләр шикелле. Кунаклар өйгә кереп китүгә, аннан кызы Рәмилә килеп чыкты Иң төпчекләре. Әмма буй җиткереп, мснә-менә пешеп өлгерәм инде дигән чагы. Хәйран гына кыланчык, шактый ук җитез һәм боларыннан да бигрәк үтә телдәр кызый баскычтан ук сайрый-сайрый төште: — Әти. дим. әти. сиңа әнкәй әйтмәгән дә икән әле: бүген Рәмзи абыйдан тагын бер хат килде Шулаймы? Пә. ниләр язган соң солдат? Кайчанрак кайтып тө- шәм дигән? Кайту сиңа. Бераз вакыт тоткарланырга туры килә әле дигән — Ә? Нишләп икән? Приказ чыкканына әллә кайчан бит инде- Ата кешенең кашлары капыл җыерылды - Хезмәтендә бер-бер хәл китереп чыгарды микән әллә? Ник алай булсын? Полк командиры үтенде дигән Яшь солдат ларны бераз өйрәтергә кирәк булгандыр, бәлкем - Эһе. бәлкем, шулайдыр Их. кирәк чагы иде шул монда үзебездә дә. самый кирәк чагы. Ярар, хәерлегә юрыйк. Минзәләдә кунак булып ятмый, солдат хезмәте диләр шул аны. Ц Хәнәфи, «ходай китереп ташлаган» кунагы шикелле үк, бил тиңентен чишенеп атты. Калай чапчактагы су әллә ни талыгырга өлгермәгән икән, Рәмилә беренче чүмечне коюга ук. Хәнәфинең кызган тәне чымырдап китте: — Син чамалабрак, кызый — Тузанга күмелеп, каралып беткән бит- муеннарын сабынлаган гына иде. янә ачуланып эндәште:— Син нәрсә, баскан «.иреңдә йокыга киттең тагы? Сал! — И әти,— дип чәрелдәде Рәмилә, тулы бер чүмечне бер юлы коеп’— Әнә урамнан тагын бер машина узды. Жәяүлеләре гитара чиртеп, жыр «ырлап бара. Кемнәргә урнаштыралар микән? — Эшеңне бел дим, чәтертек! Кемгә кертәсен синнән сорамаслар. Рәмилә әтисенең түбән иелгән шәрә гәүдәсенә суны коя торды, үзе һаман сөйләнүендә булды: — Их. бер генә ел алдан туган булсам икән лә! һич югы. алты яшьтән үк мәктәпкә барып кергән булсам икән. — Нишләр идең, сыбызгы? — Быел мин дә менә унны бетереп ятыр идем. Анда безнең унынчылар «КамАЗ» дип бөтенләй шашкан. Бигрәк тә Муарныкылар белән Үтәдемнекеләр. Минем дә, дим, ичмаса, дүрт ягым кыйбла булыр иде. — Кыйбла сиңа! Әледән үк киртә буе сикерергә иртәрәк түгелме? — Сикерсәм соң? Мәктәп — теләсәң кая очып китәр өчен старт мәйданы гына. Син. әткәй, кайчагында теге заманда үлеп, бүген терелгән хәзрәт кебек кыланасың. — Кыланырсың да сезнең белән. Кая, китер әле сөлгене! Рәмилә кулындагы алюмин чүмечне чапчак төбенә шапылдатып төшерде дә, әтисенең иңбашына сөлге элгәч, ятьрәк урамга чыгып сызды. Дөньяның асты өскә килгән диярсең, билләһи, дип уйланды Хәнәфи, сөлге белән енртенә-ышкына Чын әгәр: әллә кайчан түгел, былтыр гына үлеп, бүген терелсәң дә, тәмам акылыңнан шашар идең, бүгенгесе хәлләрдән. — Әтисе дим, бигрәк әкрен кыймылдыйсың ла!» Кунакларны бу хәтле көттермәсәң соң... Рәсүлә кулына зур гына табак белән кашык тоткан көе. ишегалдын кыек кистереп, нәүрәпкә таба бара иде. Хәнәфи, бауда эленеп торган чиста ак күлмәкне тартып алды да хатынына таба атлады. — Салкын катык шәп инде ул, әнисе. Әмма ни . — Анда өстәл түрендә кайнары да бар, кунагың буш кул белән килмәгән — Рәсүлә тукталган «иреннән иренә күз чекрәйтеп карады.— Тик үзең «ураза» дигән иең ләбаса. — Анысы да хак. кеһ-һем. 5 Кичкә таба көн сүрелә төште. Әмма урам-тыкрыкларга көтү каршыларга чыккан Ә«ер халкының телеИдә сүз бер тирәдәрәк әйләнде: — Боерган булса, «аумый калмас. Бу тикле бөркүләнеп торсын да сиңа. ’ — Зират өстендәге кары чәүкә өерен күрегез сез. Тикмәгә түгелдер шашынулары. — Исен сизәсезме-* Әлмәт. Зәй «акларында шәпләп коя да бугай инде. Бер Ә«ерде, бер Чаллы төбәгендә генә микән? Жәйгә чыктың исә. шулай инде: йөзләгән-меңләгән авылларда күзләр офык читләрен иңли, игенче «анында өмет чаткылары дөрли. Көтү куптарган вак тузан «иргә кире куна алмыйча, байтак вакыт һавада эленеп торды. Бераздан абзар-кураларда сыер мөгрәүләре, кәжә- сарык бәэлдәүләре тына төште Ихаталарда яна сауган сөт исләре таралды Менә шул мәлне, кояш кызарып баерга торганда, ниһаяи». көньяк- көнбатыш тарафлар бөтенләй караңгыланды Ишелеп-ишелеи дөбердәүләр офыкка буйдан-буйга таралып китте, моңа чатнап-чытырдап алулар ялганды, яшен чыбыркылары ялт та йолт күк читен кискәли башлады. * Өмет дөрләгән җаннарга шик-пошаман да иңми калмады: — һай. берүк бәрәкәте белән генә килә күрсен инде! Бу араларда 5 артыгын кыздырды шул. Давыл булмагае. 5 Түгелдер, түгелдер Җирне туендырырга ашыгуыдыр, дөберди- f яшенли мул игеннәр — кадерле икмәк булып килүедер. Ире янына болдырга чыккан Рәсүлә: ♦ — Бу КамАЗ төзүчеләрен әйтәм әле. аяклары җиңелдән ахры. = диде. Иренең кабыргасына төртеп, верандага таба ишарә ясады Тик | үзләре генә әнә бит тын да чыгармый. Бу хәтле дөбер-шатырны ишет- с МӘСКӘ... - Кунакларга урын-җирне верандада әзерләгәннәр иде. Тегеләр нны * бик ошатты Хәтта шунда төпләнебрәк урнашырга да ниятләре юк түгел * икәнлеген аермачык сиздерделәр. Көннәр җылыну белән, бу аулак һәм тыныч почмакны үзенеке итәргә өлгергән кызлары Рәмилә, нишләсен. * кунаклар хакына күнсә дә күнде, күнмәсә дә күнде. — Ул Казан аэропортындагы хәлләр, ди. Җарый әле «Метеор»га баш тыга алдык, ди. Чаллыга килеп төшсәләр, кадрлар бүлегендәге тамаша ди тагы — Шул инде: юл газабы — гүр газабы. Күк гөмбәзен күзләгән хәлдә Хәнәфи хатыны сүзен әнә шулай җөпләде. үзе күңеленнән улы Вәсимнең өйдән чыгуын көтүдә булды Табын артында сүз кузгатып тормады. Дөрес, улына ни әйтәсен әле дә ныклап уйлап бетермәгән, әмма ипләп бер сөйләшмичә дә ярамый иде Күк йөзе чытырдап, бар дөнья ялтырап китүгә, улы белән кызы бусага төбенә чыгып басты — Кая инде клубка? Күрмисезмени, ничек җабырылып килә?— дип аваз салды әниләре — Курыкма, әнкәй, күтәреп алып китмәс әле. - диде кызы бер дә исе китмәгән тавыш белән — Клубта бүген шундый да кызыклы кино. ди. — Электрны сүндереп куйсалар, булыр сиңа кино. Мондыен дәһшәттә... — Бер сүндерсәләр, ике яндырырбыз' — диде Вәсим, эре генә тамак кыргалап. һәм шакы-шокы болдырдан төшә дә башлады Әмма шул минутта әтисе: — Сабыр ит әле. улым.— диде.— Син кыекламый-мыекламый әйт әле... - Нәрсәне, әти? — Нәрсәне, имеш Без сиңа атамы-анамы? Киңәш-табышка да ярамый башладыкмыни? Нигә дип син ул кәгазеңне туп-турылай директор Таипов өстәленә илтеп салдың? — һе киңәш-табыш итешергә...— Егет чак кына тотлыгып торды, сүз эзләп азапланды.— Сон. Әнә Айдаш абый сыптырганда бер генә дә тоткарлап маташмадыгыз ич — Сезгә әйтмәсә, минем белән киңәште ул,— дип сүзгә кушылды Рәмилә — Тимерне кызуында сукмыйча... — Син кысылма ичмаса, бытбылдык!— Аннары Хәнәфи, беләгеннән эләктереп, улына эндәште - Туган туфрагың лабаса бу! Үз совхозың' Аны ииндәен хәлләрдә калдырып китүеңне аз гына абайлыйсыңмы син? м — Таипов сүзләрен сөйлисен, әти . Бар дөнья купканда, мин генә совхозда сөрсеп ятыйммы инде? Менә үзебезнең авылга да кемнәр генә килеп төшмәде инде «КамАЗ» дип. — Бик дөрес, абый! Хәнәфи бер тын үзе сүз таба алмый азапланды. — Ә директор сине кабинетыннан куып ук чыгарган икән. Ул да үзенчә хаклы бит. Чатнап киткән яшен яктысында Вәсимнең, бер кулы белән күпереп торган чәчен йомарлаган килеш, иреннәрен усал җәеп җибәргәнлеге күренеп алды. — Куса соң! Муеным сынса сынар, әмма ләкин мин үземнекеннән чигенмәм Ә син. әти. зинһар, юлларыма киртә куйма инде. — Син кит. бүтәннәр китсен, совхоз дигәнебез кулсыз-терәүсез калсынмы? - Туктале. әти — Вәсим җәһәт кенә чүгәләп, кайнар сулышын әтисенә таба өреп җибәрде.— Теге елларны син үзең унҗиде яшь тулар- тулмаста ук военкомат ишеген барып дөбердәткәнсең ич. Ә колхозда хәлләр хәл булган түгелме? — Чагыштырдың! Ул чакта сугыш — ил өстенә афәт килгән заман иде. — Ә бүген бернинди афәт тә юк. әҗәлгә дә барып керәсе түгел. Киресенчә! Ата кеше таГын сүзсез калды, ыңгырашкандай авыр сулап куйды: — Барыгыз, алайсам. барыгыз... Сезгә нәрсә: ике дөнья —‘бер морҗа ла! Улы белән кызы артыннан шапылдап капка ябылгач. Хәнәфи: — Кай көннәрдә Айдаш өчен дә булыр дип. тракторда икешәр смена куа идем, инде хәзер өчәрне туры килер микәнни?—диде. Сүзгә катышмыйча, сулышын кысып кына утырган Рәсүлә, кулын иренең иңбашына салып: - Ул тикле ачыргаланмасана, әтисе,— дип юатты.— Совхозда да хәлләр бер җайга төшми калмас әле. Жазганын күрербез, җазмаганы читләтеп үтәр. - Анысы алай да бит.. Ә болыт инде баш өстендә үк актарыла-бөтерелә иде. Вәсим белән Рәмилә клубка барып җиткәндерме-юкмы. дуамал җил купты Әллә ни- ләрне кузгатты, әллә ниләрне шапылдатты. — Әтисе, дим. әйбәтләп җауса. җаңгыр суларын җыясы булыр Иртәгә, дим. мунча җакмыйча җарамас. Кунаклар да бөтен арганлыкларын бетереп, бер кинәнгәнче чабынып чыгар, ичмаса. — Җыярбыз. Түбәләрдән тузанны бер кат юып.. Хәнәфи сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, кинәт, күк гөмбәзе яман чытырдап, зәһәр яктырып китте һәм шуның арты ук югары очта нидер дәһшәтле гөрселдәп куйды. — Трансформаторны харап итте ахры. Беренче ябырылуы узгач, җил тына төште. Ләкин давыл болыты кысыр булып чыкты. Болар өстенә килеп җиткәнче коясын коеп бетергән идеме, җиргә тамчы да яңгыр төшмәде. Өметләр акланмады 6 Бүген эштән иртәрәк кайттылар. Рәмилә, җиңелчә генә тамак ялгап алды да. җиң сызганып, өй җыештырырга, идән юарга кереште. Бик тиз арада барын да ялт иттерде! Ишегалдында капкадан болдыр төбенә хәтле сузылып яткан сайгак такталарына тикле саф балавыздай елык-ялык булып калды. Кайтып керүен^ бер мактасын әле әнисе! Эшен түгәрәкләгәч, мунча казанында калган җылымса су белән коенып чыкты, аның соңында, гәүдәсендә рәхат җиңеллек тойган хәлдә, өйләренә кереп, олы яктагы трельяж каршысына утырды Күрче, иреннәре бөтенләй кипшереп, ярылгалап беткән, ә муеняңаклары исә тәмам чуен төсенә керә язган Кыздырган кояш астында салам эшләпә генә ни ул? Әллә кайбер иптәш кызлары шикелле, күз тирәләрен генә ачык калдырып. ♦ ак яулыкны бөтенләй урап йөрергә микән? «егендә ишегалдына кемдер керде Атылып чыкса, үз бабасы Туры 5 карт икән Бабай чал төкләр баскан ияген сыйпашты-ргалап. тамак кыр- г галыи-кыргалый иң әүвәл исәнлек-саулык сорашты, аннары ян бакча J коймасы кырыендагы эскәмиягә барып утырды Утырды да кәкре бармак- = ларын кәләпүшенә тидереп алды, боларның ихатасын күз карашы белән г иңләп-буйлап чыкты * — Гәртип!— диде, җыерчыклы йөзенә мөлаем нур йөгертеп — Әниең = өйдә җукмы әллә, кызым? - Юк. бабай, тагын Чаллыга күренергә киткән иде ул. Иртүк. Z — Эһе. Ж.ә. ничек соң? Беренче анализлары болай әйбәт кенә. ди. Соңгылары ни дияр >- тагы Бу язны әни радикулитыннан алай зарланмады да бит Бавыры * да рәтләнеп килә кебек. — Рәтләнә генә күрсен.— Туры карт камзулының бер төймәсен т ычкындырып, бик тә авыр сулап куйды Шул шикәр чөгендере генә харап итте үзен, шикәр чөгендере генә Теге җылның авыр көзендә, дим Болын хәтле җирне бүлеп биргәннәр ие шул. Эш дигәндә җыртлачрак инде, артыгын җыртлач. Әниең тап үземә охшаган — суйган да куйган Бу минутта Рәмилә, ихтыярсыздан көлемсерәп, кулын йөзенә якынайтты Әле ни... «Врачлар инвалидлыктан төшереп калдырса, ичмасам кеше рәтендә эшкә җөрер нем»,- ди. куанычы эченә сыймый әнинең - Берүк шулай була күрсен’ Кеше рәтендә эшкә җөрү — иң беренче дәва инде ул. Ә син. кызым, үзең дә егет инде: әниең җугында аулакта әнә ничекләй җалт иттергәнсең ишегалларыгызны. ә? Салпы ягына салам кыстырудан кызый эреп китә язды — Әле бушап калган чиләк-чапчакларны тутырып куясым бар Сүзнең шушы рәвеш алуына бик канәгать булып. Туры карт ирексез- дән тамак кыргалап алды — Алай дигәнеңнән, кызым, ни. үземнең чапчакта да. самавыр куеп, чәйләр эчә торган тәмле суым корыган бит әле. Колонка суы. дим Ә киленне, Тәзкия җиңгәңне, беләсең инде, фермасыннан кайта алмый, тәмамлай батты. Җитмәсә, Сабир да әллә кайда олагып җөри. чуерташ! — Алайсам, хәзер гөрләтәм мин самавырны, бабай! И кызым-гөлием, рәхмәт инде тәмле сүзләреңә! Тик мин сиңа үз өемдә самавыр гөжләтергә суым беткән дим. лә Фатирчы җегетләрем дә үлеп җарата ул колонка суын Эшләреннән тирләп-пешеп кайтып төшкәч. чәйне чөмерәләр генә! Аларның ишегалды почмагында үз коелары бар. Тегенди-мондыйга суны шуннан тоталар. Ә менә самавырга салырга., һе. чәй өчен колонка суыннан да һәйбәтен, тәмлесен табып кара син бүгенгесе көнне! Бәла тик шунда: бабалары янындагы колонка эшләми Алар яшәгән түбән урамда җиргә күмеп салынган торбалар, узган кышның зәһәр суыкларына чы дамыйча. шартлаган да куйган Инде хәзер урамнарын астын-өскә китереп. актарып ташлаганнар, әмма эшләренең очы кырые күренми кебек әле. Ә Сабир — «чуерташ» дигәне — бабайга гелән дә түШбк җылытучы үз оныгы — сөекле сөяге, тагы да төгәлрәк, картның үз теленә кайтарып әйтсәк, «нәсел ботагы», ә чынлыкта исә. җилкуар бер җан кисәге Әлбәттә, ул әллә кайда түгелдер, инеш буенда, су кереп күгелҗемләнгәч. кояшка корсак куеп ятудадыр — Траншейларга салырга жүнле торба табалмый жөдиләр шикелле. Аннан килеп, эшләрдәй кешеләре дә ай-һайрак шул,- дип сөйләнүендә булды карт - Их. аптырамас нем, жегәр дә бөтенләй үк беткән түгел, шөкер ике кулыма ике чиләк асып, сезнең җаннан балдай гәмле суыгызны үземапкитәр генә ием дә... ни... кеше сүзеннән шүрлим шул. күгәрченем, «һай. нужаларга төшкән лә бу Туры карт».— димәгәйләре, дим. - Кызгандырыргамы? Мин барындамы? И бабай'.— Кыз аяк очындагы бер таш кисәген тибеп читкә очырды Соң. кыенмыни миңа чиләк- көянтә асып, ике тыкрык аша жил-жил барып кайтулары? — Теге көндәгесе өчен дә бик рәхмәт инде! Саклап кына тоттым — Хәзер үк илтимме, әллә кичкә табанмы? Ничек тә жарар Тукта, ул хәтле кабаланмыйк, кызым Мин үз туксанымны тукып, әле сорашмадым да бит. тилебаш — Бабай җыерчыкланып каткан бармакларын тез капкачында биеткәләп алды. Үз хәлләрең ннчекләйрәк соң. үз эшләрең? Тегенд-i. жәшелчәчелектә дим? Әйбәт. Тагы ике-өч көннән суган-кншер жирен әтмәлләп тә чы гарбыз. — Аннары ни? Ялга таралышабыз Кайсыбыз кая Тик безнең үз авылдагыларга атна ун көннән ерак болынга китәсе ди әле. Печән жыймага Бүтәннәр барса барыр, ә мин төкерәм. Әнә Гарәфша абый үзе барсын бик кирәксә! Менә сиңа! Болында алай сырт сындырырлык эшләр жуктыр ла? Управляющий имеш, адәм мәсхәрәсе! Бүген чәйнәп ташлардай булдым үзен Ник тагы? Олы кешенеме? Булса соң' Син. бабай, ишетмәгәч, берни белмисең. Бер заман суган жиренә Гарәфша абый әллә каян гына килеп чыкты да житәкчебез Нургаян абыйны котырта башлады. «Син мине тыңла, туганай. ди. Мин яшелчәчелектә эшләп караган кеше, бик әйбәт беләм хатын-кыз холкын, ди Хатын-кызны аны иң әүвәл үзара яман да иттереп талаштырырга- ызгыштырырга кирәк ди. аның соңында алар, бер-берсенә ләм-мим сүз кайтмыйча, көнләшү ачуыннан үлеп тырышырлар, ди Син.тчганай. болар белән дә шуны сынап кара әле. үкенмәссең». - ди Мин якындарак кына чүп утап азаплана идем, барын да ишетеп тордым. Без нәрсә, котырган эт өереме әллә? Үзенең дә тетмәсен теттем аннары — Тетәрлеге дә булган шул ләгыйньнең. Рәмилә башын түбән иде. тавышы кисәк сытылып чыкты - Ә ул миңа «ада кәжә» диде. Авылда кушамат булып китсә «Ата кәжә» диме’ Ах. иблис өшкертеп, үте сытылган нәмәрсә! Очрасын гына, мин аны мин аны — Туры карт утырган эскәмиясеннән авыр кубып, кулын кызга таба сузды — Җарар. кызым, жебемә лә. чәпчемә дә пүчтәккә! Гарәфша бер. ә совхоз бөтенләй икенче нәрсә. Әнәтерә анда эшкә жөрергә кеше житеп бетми, ди. Ж.әш чагың — үлмәссең! Ие. жомшарма. диюләрем Тик бүген гөликәем. көянтәчиләкләреңне оныта күрмә инде бу хәлләреңдә ; Онытмам Текер-текер арУыңнан куып та житәрмен әле. бабай. Рәмилә, әлбәттә, әйткән сүзендә торды бер көянтә илтте, икене илтте. Алдагы көннәрдә дә бу хәл кабатланды; кыз тәмле суның тамчысын да коймаска тырышып, зифа буй-сынын сыгылдыра-тирбәлдерә аскы урамга таба ике тыкрыкны буйлый торган булды. Кичке уңайда, көтү кантын, тузаннар басылгач кына һәм авылга шау-шулы төзүчеләр өере — араларында бабаларындагы өч егетнең, бигрәк тә «шәп мыек»ның кайтуын чамалап кын&. Буйларсың да! һай. Туры бабасының өйалдында тулы чиләкләрне эмаль чапчакка «шәп мыек» молдаван егете бушатмаган булсачы. бушаткач, чем-кара күзләрен тутырып караган көйгә, үзенең таза кулын Рәмиләнең иңбашына салмаган булсамы! һич көтмәгәндә, сүтелә-сүтелә тәгәрәп кенә китте лә күңел йомгагы! 7 Учагы дөрли башлады. Төтене әлегә чыкмый; чыкса да, туры күтәрелә 1 шикелле. Аның җиргә сарылып таралуы соңрак булыр Бабасының капка төбендә, буш чиләк-көянтәсен иңнәренә аскан хә- q лендә. ашыкпошык кына сүз алышулар. Клубта очрашулар Кинода ~ аерым утырсалар да. тын урамнан бергә-бергә кайтулары. Үз өйләренә = җитмәс борын, кызның капыл гына йөгереп китүләре һәм капкадан кергәч. ян бакча баганасына сөялгән килеш, күз йомып торулары. Шигәю- - сагаюлар- * = Юк, болар гына түгел. Кызык һәм үтә күңелле хәлләр дә тумый калмады — булды андый хәлЛәр! Бер көнне, өй пәрие юри бозган диярсең, телевизорлары күрсәтмәс булды. Күпме боргаласалар да. ни тавышы чыкмады, ни сурәте калыкмады * чәнчел геренең. — Бер ияләшсәң, ансыз бик тә күңелсез икән шул!— дип ухылдады ' әнисе Рәсүлә.— Бу кадәр сандыкны Чаллының үзенә хәтле үк ecrvpapu - туры килер микәнни? Әлбәттә. Рәмзи абыйсы түзеп тә тормас, әллә нинди осталарга ялынып та йөрмәс иде. Жиңнәрен сызганып, үзе ябышыр, актарыныр-сүтәр. бәлкем, кодрәтеннән килсә, рәтли дә алыр иде. Ә мондагыларга — әтисе белән ике абыйсына — ни? Кая инде телевизор хәтле телевизорга орыну! Аларга машинаның эресе — трактор яисә комбайн, һич югы. мотоцикл ишесе — муеннан майга батардае булсын! Андыен, дөрес, әйбәт өшкерә беләләр — үлгәненә дә җан кертәләр үзе. Ә өйнең иң түрендә кукыраеп утырган нәрсәкәй — хикмәтнең дә хикмәтлесе бит! Бер көнне кич утырмага килгәч, Туры карт, боларның хәленә керергә теләп: — Үз түбәм астында оста барында ни пычагыма чит албастыларга җалынырга, ди? $Шәп мыек»ны әйтәм мин. Келәткә утны да үзе кертте «эх» тә димәде. Әле коега электр насосы көйләмәкче. «Суга коендырыйм әле үзегезне!» ди, һе-һе.. Инде килеп, мондыен да. шәт. эштән чыгармас,— дип гүелдәде. Баш тарта алмаган егет. Килде ул молдаван сихерчесе Женя Мында. Хәер, аңа кадәр хәлнең бүтән төрлесе дә булып алды. Өйләренә сөрем тараткан кебегрәге. v Ул кичне Чаллыдан, мотоциклга атланып. Айдаш белән Вәсим абыйсы кайтып төшкән иде. Егетләрнең кыяфәтләре ярыйсы ук җитди, сөйләшүләре дә эрегә тартым. Теге кайтуындагы шикелле, бусында да Вәсим үзенең эше турында: — Әлегә тәртип! «Беларусь» җаныкайның. очып китәргә җыенган сымаграк иттереп, ике тәпиен ике якка җәеп салам да тотынам ипле генә җир чокырга. Кирәк икән, күмеп тә. тигезләп тә китәм,— диде. Алар икесе дә Чаллыдагы күптәнге танышларында бергә яшәп яталар иде. «Ни әйтәсең? Хуҗалар әйбәт, өйләре иркен — әлегә һич нигә зарланырлык түгел. Безгә ул хәтле ни кирәк?» имеш Шушы уңайдан сүзгә саранрак Айдаш эчендәге бәләкәй генә серен дә тишмийә булдыра алмады: — Миңа озакламый тулай торакта урын бирүләре ихтимал, фатирдан китәргә туры килмәгәе,— Диде һәм каш астыннан гына барысына да берәм-берәм күз йөртеп чыкты. Вәсим, башын артка каерып, авызын гына җәйде: — Китсәң соң. аптыраганнар, ди. Миңа иркенрәк булыр. — Тот капчыгыңны! Торгыздылар, ди. җапа-җалгызыңны. җаныңа бер иптәш кертмичә, диде әниләре аш-су әзерләгән җиреннән Кызык та инде бу дөньялар' дип сүзгә катышты әтиләре Хәнәфи. баш селеккәләп — Чаллыга килеп төшкәннәрне безнең авыл җиренә китереп шыплыйлар. ә безнекеләр Чаллыга барып оялый. Әрле дә бирле чаптыралар — машинаң гына чыдасын! — Чаптырсалар соң? Заманаң өермә куптарса, шулай булмый ни!— диде Вәсим, таза, йөнтәс беләген өстәл читенә куеп. Чынлап та, ник үзебездә генә торып җатмаска,— диде әниләре Рәсүлә. Кул астында мотоциклыгыз бар. җилләр уйнатып кына җөрнсе җугыйсә. Әйттең сүз,— диде Айдаш коры һәм саллы тавыш белән - Көн дә саен авыл халкының күзенә арпа кылчыгы булып кадалыргамы? - һич ярамый! дип куәтләде аны Вәсим Ләкин, әниләре пешергән ризыктан авыз иткәч, кикрикләре шәлберә- еп. беркадәр зар да сиздерделәр: коры-сары капкалап йөрүнең әллә ни рәхәте юк икән, ә инде ашханәдә тамак ялгап чыксаң, көне буе сару кайнап үтерә, ди. - Соң. өйдә ризык беткәнмени? Алып китегез дә үзегез пешереп ашагыз алайса.— диде әниләре — И әни. диде Вәсим, каш җимереп — Вакыт бармы соң безнең? Мәшәкате тагы . — Алайсам. кайный бирсен саруыгыз,— диде әтиләре Табыннан соң. тын алмага, түр якка чыктылар. Менә шул чакны гына Айдаш әлегә кадәр яшереп торган хикмәтен күрсәтте, ул урындык артына элеп куйган пиджагының ике як куен кесәсеннән бәйләме- бәйләме белән акча чыгарып, өстәлгә салды . Шыгырдап торган җыен унлыклар. егермебишлекләр — бер өем!.Өнсез калдылар. — Каян бу? Ничек болай?— диде әниләре, ниһаять. — Узган айныкы. Төп-төгәл алты йөз дә алтмыш сум,— диде Айдаш, калын иреннәрен чак кына җәя төшеп — Ә син кайгырма, әнкәй: аванска алганыннан фатир өчен дә түләгән идем, әле торып торырга да җитәрлек калдырдым Бусы сезгә! - һай алла.м! Бу тиклем . гомердә күрмәгәнне Әниләре утырган җиреннән капыл гына кузгалды да. өстәлгә кояш нурлары төшмәсен, ичмаса, дипме, әллә урамнан кеше күрмәсен дипме, тәрәзә пәрдәләрен тартып куйды Вәсимнең күзләре тәмам тасрайган иде, ул кулын күпереп торган чәч өеменә батырды: — Күр. миңа сиздермәде дә. астыртын Болай булгач, миңа да «Беларусь» белән саубуллашырга туры килә, ахрысы. Әнә автоскреперда эшләргә берме, икеме айлык курс ачмакчылар. ди. Ул эштә дә әкәмәт шәп төшерәләр, ди. Котырган акчалардыр ла бу. котырган, ди-ди баш чайкаштыр- галады әтиләре,— Хөкүмәтне савым сыер иттергәннәр икән алайсам бу зилзиләдә. - Хәраммы әллә, талап алганмы әллә? Хәләл көчләрне түгеп ләбаса. Айдаш, үпкә сиздергәндәй, ирен турсайтты — Кем көч түкми? — Соң. улым,— дип ике арага кысылды әниләре, бу кадәренс кемнәр Удмуртиягә җә исә Пермь өлкәсенә шабашка киткәннәр ц*нә гөшерсә төшерә торгандыр Өченче җылны әнә Гарәфшалар сөйләгәннәр ие... - Сурәтләрен гәҗиткә басалар, үзләренә көрәп акча өләшәләр — эшләр пулный худта! диде әтиләре теш аралый гына. Жыеп куй!— диде Айдаш — Канларга гына куйыйм соң? - Син. әни. бигрәк инде, дип шаркылдап ук җибәрде Вәсим.— Анда абын тырышатырмаша нормалар үтәп йөри. Икене-өчне үти. ә сез монда... — Әллә ниме, үз исемеңә касса ачтырыйммы, улым? Тик ни инде, авылда пышынпышын сүз таралмагае. ♦ Алар соңгы елларда акчага алай интегеп яшәмәгәннәр иде үзе. = Ләкин моңа чаклы өйләренә шушы кадәр акчаның берьюлы кайтып кер- g гәне дә юк иде. Үтк^н айларда Айдаш хезмәт хакынцң зуррак өлешен § шушылай әнисенә тоттыргалаган. әмма аларның иң зур дигәне—май f аендагысы да өч йөз сумнан артык түгел иде. Әле анысына да исләре = киткән иде. Нәкъ менә шул чакны Вәсимнең, күзләре майланып, авыл- ф дан таярга жене котыра башлады да инде. Шыгырдап торган акча өеме өстәл уртасында тора бирде, һәр кайсының да күз карашы аңа орынып-орынып алгаласа да. кагылучы булмады. Әтиләре, майлар сеңүдән каралып беткән юантык бармакларын куе төк баскан иягеннән кубарып алалмыйча. һаман да баш чайкавын гына белде: — Аның нормалары да котыргандыр котырган-, башлар куядыр. Соң. мин норма үтәмичә йөримме? Таң тишегеннән ябышып, кояш баеганчы лабаса! Ә шулай да җәйнең җәй буена алганым шушыңарга туламы икән? — И әти. сөелер урынга, тиккә бәйләнмәсәнә!— диде Вәсим Син җир сөрүдә, иген игүдә.’ Ә тегендә Зур төзелеш! Житмәсә. ударный! — Ә дәүләт бүтәнме әллә? — Куанырга җазган булсын!—диде әниләре Рәсүлә.— Әнә. ишектә кемдер бар Рәмилә дим! Ана кеше өстәлдәге акчаны ялт кына чуар алъяпкычы итәгенә сы пырып төшерде дә чаршау артына ян бүлмәгә шылды. Кем дисәләр, ишек төбендә үзләре чакырган Женя МЪ1нда икән. Бусаганы кыюсыз гына атлап үтте дә чак кына көлемсери төшеп исәнләште. Рәмилә җиңел сулап куйды. Аның йөзе шундук нурга күмелде — күләгәдән кояш яктысына чыктымыйи! Айдаш белән Вәсим дә. егетнең кем цкәялеген аңлап алгач, авыз тутырып елмаештылар Төкле аякларың белән!— Әтиләре Хәнәфи, кулларын киң җәеп, яшь останы түр якка үтәргә дәште. Айдаш белән Вәсимгә Чаллы тарафына китСп барырга вакыт җиткән иде инде Әниләре ни кыстаса да. алар кунып калырга теләмәде: иртүк торып вахта машинасын? чыгасылары бар. имеш. Алгы өйдә бервакыт әштер-өштер килгәч, алар әниләре шыплап тутырган букчаны асып, ишегалдындагы мотоциклларына атландылар у,i арада Женя Мында сандык кадәр нәрсәкәйне, киң кочагына кысып өстәлгә күчереп утыртты. Егет иң әүвәл инструкцияне актарып, сызымына күз текәп торды, аннары чигагендәге чем-кара чәч бөтеркәсенә орынды: . . — Мондыена мирем борын тыккан юк иде әле. һм. карап карыйк алайсам. Ул үзе белән кирәк-ярак коралларын да кыстырып килгән, сәер генә приборга хәтле бар Бер ара уйланып торгач, тотынды егет сүтәргә, актарынырга Әллә нине чык иттерде, пыж иттерде, әллә нине ычкындырды кабаттан ялгады. Рәмилә, терсәкләренә таянган хәлдә муенын сузып, өстәл янында утыра иде. егет кул хәрәкәте уңаенда кызның иңенә оры нып та алгалады. ә бер мәлне, янә уйга талгач, ялгышып кына кулын аның йомшак беләгенә салды Рәмилә шул мизгелдә гәүдәсен кымырҗы ЭДУАРД ЦАСЫПМОВ тып дулкын йөгерүен тонды һәм. артка табан ялт кына күз төшереп алгач, кулын ятьрәк читкә тайпылдырды: әтисе белән әнисе күреп калса тагы! Егет исә. җиңелчә генә сызгыра-сызгыра. телевизор эченә иелде. Әнә шулай ашыкмыйча, ипле генә «өшкерә» торгач, яшь оста, ниһаять, телевизор шнурын стабилизаторга тоташтырды. Чак кына көтүләренә, экран яктырып китте, яман гыжлаган тавыш купты. Егет янә нәрсәгәдер орынган иде. тавыш саф та. тигез дә яңгырый башлады һәм. син күр дә мин күр. экранда ап-ачык сурәт калыкты һе-һе. кем әйтмешли, шәп һөнәр иясеннән шүрли инде ул эш!— дип кеткелдәде әтиләре Хәнәфи.— Бик рәхмәт инде! Болай булгач, фатирчылар белән бергәләп, күз чекрәйтеп утырабыз икән бу кичне. Ул. мәле килсә, күңеленә хуш тапшыруларны, аерата «$акыт» программасын карамыйча калдырмый торган жаннардан иде. Рәмиләнең күңеле куаныч белән тулды, шуның билгесе рәвешендә бит урталары алсуланып янды. Ә егет үзе? Кулларын ышкыштырып торган җирендә, аның да какча яңаклары чокырайган иде! Ул. әлбәттә, кул ялы хакында ишетергә дә теләмәде. Әниләре шул арада алгы якта жыйнак кына иттереп табын яңартырга да өлгергән икән инде. Яшь оста, мөлаем көлемсерәп, кандай кызыл помидорны сайлап алды: Тансыкның да тансыгы. Әллә безнең якныкы инде? Болгарныкы,— диде Рәмиләнең әтисе. Чыгып киткән чагында Женя Мында сизелер-сизелмәс кенә иттереп Рәмиләгә күз кысты. «Күрдеңме инде: син дигәндә аякларым идәндә минем».— диюе булдымы, әллә: «Бүгенгә хуш. акыллым. әле очрашырбыз».— диюе идеме? 8 Мәләкәс елгасы аша күперне моңа хәтле Чаллы тирәләрендә булма- ганкүренмәгән рәвештә тимер-бетоннан галәмәт киң, хәтәр биек иттереп салып яталар. Соңыннан. Түбән Кама ГЭСы төзелеп беткәч, шушы бәләкәй генә елга үзәнен, шактый эчкәрегә үтеп, су басып китәчәк ди. күпер астыннан купшы катерлар, елгыр моторкалар выж-выж үтеп йөриячәк ди... Түбәндә елгачык аша жыйнак кына агач күпер салынган Аны ипле генә узгач. «Уазик» каршы яктагы текә генә ярны выжлатып менде дә. инде үрне алдым дигәндә генә, кисәк алгы тәгәрмәчләре белән ком өеменә чумды һе. олы күпернең бу башында да дамба өйдерергә керешкәннәр икән ләбаса! Якында гына буыла-буыла гүелдәгән бульдозерның кабина ишеге ачылып, аннан усал йөзле бер адәм күренде һәм. һавада кара-кучкыл йодрыгын болгап алгач, бармагы белән чигә тирәсендә бөтергәләде: янәсе, күрмисезмени, кая кердегез, аңгыра башлар! Үзләре, юлның ябылганлыгын күрсәтеп, бер билге дә куймаганнар. тфү.—дип сукранды шофер Дифгать. — Элеватор тавыннан гына китәсе калган. Яхъя абый. Таипов эндәшмәде Ниһаять, азаплана торгач, комны ерып чыга алдылар. Кызыл Чаллы урамы тар. бетон юл буйлап әллә ни элдертмичә генә киттеләр. Уң кулда тезелешкән йортларның байтагына — я капкасына. я бура почмагына: «Өй ашыгыч сатыла!» дип язылган фанер такталар кадакланган. Арада нык нигездә, матур кукыраеп утырган өйләр дә бар. аударсаң, нибары утынга гына ярардайлары да юк түгел. Утырган нигезләрен ярып трамвай юлы үтәчәк бит. сатмый нишләсеннәр?— диде Дифгать. — Әйе. ни чарадан бичара, дип баш какты Таипов.— Әнә КБЗ поселогы ягыннан трамвай юлын сузып та киләләр инде. Орловка авылының шактый озын һәм ярыйсы ук бормаланып сузылган урамы тагы да таррак. Ләкин монда трамвай керми, шул сәбәпле урам да киңәйтелми, йортлар да сатылмый. Соры тузанга күмелешеп * утыралар. Агач-куакларга тикле яшел төсләрен җуя язган Соры тузан, үтә вак ачы тузан Тар урамда машина ташкыны эчендә кысылган килеш бара торгач. ниһаять, авыл артта калды — киң автострадага чыктылар. Дифгать, f күкрәген тутырып, иркен-иркен сулап куйды Маңгаен каплаган слюда = козырегын югарырак күтәрә төште. Хәзер инде, теләсәң, сулга каерыл да * киң автострада белән Яңа шәһәргә таба элдерт, анда теләмәсәң. уңга _ борылып һәм әле күптән түгел генә корылган асфальт боҗрадан әйләнә ~ төшеп. ТЭЦ юлы белән чаптыр - ничек китсәң дә. барыбер «Йолдыз» совхозы тарафларына барып чыгарсың. Ләкин Таипов. утырган җирендә алга таба тартыла төшеп, капылт гына: * Бу әкәмәтне кистер дә үзебезнең иске Минзәлә юлына борып. Г күпергә кер. Искесенә!—дип боерды. — Тирәкләр астында туктарсыңXXI - Дифгать сәерсенү аша директорга күз ташлап алды, ләкин аны - моны әйтмәде Инде шактый таушала төшкән җыйнак кына таш күперне узгач, шундук сулга каерылып, бәләкәй елга ярында кәпрәеп утырган карт тирәкләр ышыгында тукталдылар. - Күләгәдә бер тын алыйк, ичмаса! диде Таипов. җиргә аяк баскач. һәм. чуар кепкасын салып, кулъяулыгы белән такыр баш түбәсен, юан муен артларын сөртештергәләде. Кепкасын үз урынына ябыштырып куйгач, соргылт-зәңгәр күк гөмбәзеннән шәфкатьне белми кыздырган кояшка калын каш асларыннан усал иттереп күз кырые белән караштыр- галап алды - Җир йөзен тәмуг итәргә җыена инде әллә? Аннары ул тирәкләр күләгәсенә таба атлады, әмма кинәт кенә тук тап калды һәм. кулларын ян-якларына чапкалап, ухылдап җибәрде: — Ах. кадалсын ла иде! Онытканбыз бит сугылырга, хәерсез Кая. Яхъя абый?— диде Дифгать Иске Чаллы аптегына инде Бу эсседә баш миләре җебемиме соң! Син. энем, яшь кеше, иренмичә генә әйлән әле. булмаса Мин шушында көтеп ятармын Менә рецептлары. Бусы Марзия апаңа, кан басымын төшермәгә, ә бусы — үземә. Йөрәк нервыларын тынычланды рырга әкәмәт шәп нәмәрсә үзе. тик сирәк кайта, эт талагыры. Алай болай тоткарлык туса, туп-туры мөдирләре Нина Андреевнага кер «Яхъя Таипычка» дисәң, таптырмый калмас, ипле хатын ул Дифгатьнең буйсынмый чарасы юк. кире руль артына кереп утырды һәм выжлатып китеп тә барды Таипов яр читенә килде, түбәнгә күз төшерде «Битне-башны чылатып алганда, зыян итмәс иде»,— дигән уй килгән иде күңеленә, әмма аста карасу-кучкыл үлән арасыннан ямьсез яшькелт төстә агар-акмас кына яткан суны күргәч, ниятеннән кире кайтты. Борылып, тирәк ышыгына таба атлады һәм. кепкасын янә салып, йомшак үләнгә, күләгәгә кырын сузылып ятты • Бая. партиянең шәһәр комитетыннан чыгу белән ук. ул шушы карт тирәкләр ышыгында тын алуны күңеленә беркетеп кунган иде. Секретарь белән авыр һәм ачы гәпләшүдән соң кузгалган уй-хисләрне ничектер бер әрдәнәгә тезәсе, җанны ничектер тынычландырасы иде Инде менә хәерсезнең хәере дигәндәй үз уйлары, үз хисләре белән япа-ялгызы XXI КБЗ - күзмюкле бетон заводы калды. Гаипов авыр җыерчыкларына һәм тирән иттереп сулап куйды. Кул аркасын маңгай тидереп алды. Шәһәр комитетында Низамов белән ике арада булган авыр гәп нәкъ менә шушы җем-җем иткән өр-яңа Калага бәнлр рәвештә куерып китте дә бит. Күрешеп, беравык тегесе-бусы хакында сөйләшеп алгач, секретарь аңа: — Гариза биргәнсез икән. Яхъя Таипыч. Каян сорыйсыз. Яңа Каладанмы?— дип төбәлде — Уңайсыз булмасмы? - Әйе. Яна Каладай инде. Камил Фәтхиевич. Мөмкин булса,— дип ым какты Таипов. җылы гына елмаеп — Ә ние уңайсыз булсын, ди? Киресенчә, бик тә уңай: Яна Кала безнең совхозга нибары сигез- тугыз чакрымда гына бит Машинада ун минутлык юл Аның юлларын да безнең тирәләргә табан бетонлап-асфальтлап яталар Эшкә дим. жил-жил элдертәсең генә... . — Анысында шикләнмим, элдертерсез. Соң. сезнең үз авылыгызда менә дигән, шыңгырдап торган йорт-курагыз бар шикелле, менә шул жәһәттән уңайсыз түгелме, дим? Низамов аңа. үткен күзләрен кыса төшеп, сөзеп карый иде инде — Бүген Чаллыда квартир мәсьәләсе ничегрәк икәнен чак кына абайлый торгансыздыр ич? Таипов куырылды да калды Дөрес, ул «йорт-кура» хакында һичшиксез сүз кузгалачагын алдан ук чамалаган һәм, әйтергә кирәк, үзенчә жавабын да әзерләп куйган иде. Ләкин секретарьның менә болай сорау бирү рәвеше, җитмәсә. тавышының корылыгы, үткен күз карашы белән кармалавы Таипов үзе дә андый кармалауга бик остарганнардан югыйсә, әмма монда үз башы ут астына эләккәч, сулышына тикле юньгә китерә алмый иза чикте. Әйе. кайсы авылда кайсы колхоз председателе яки совхоз директоры үзенә шыңгырдап торган йорт өлгертмичә ята. ди? Аны да булдыр- маса. тавыклар көләр. Ниһаять. Таипов күңелендәгене. йолыккалап булса да. яктыга чыгарып салырдай хәлгә килүен тойды: — Соң ни бит. картаюга таба барабыз. Камил Фәтхиевич Балалар таралышып бетте. Ә карчык инде. Марзия апаң дигәнем, нйчәмә еллар кан басымы белән интегә Ул инде совхоз эшенә йөрү түгел, өй арасында да сукранып кына Мондыен жаваплы бер чорда совхоз белән киеренке җитәкчелек итеп йөргәндә... ни шул йорт тоту мәшәкатьләре тагы, аңлашыладыр ки Низамов саран гына елмайды - Ярар. Яхъя Таипыч. уйлашырбыз. Яңа Кала әле салына гына башлады, алай да инде бик күпләр аңа күзләрен майландырып куйган Әмма сезне, районда хөрмәт казанган кешене, ничек тә рәнҗетмәбез. Гәп шул рәвешле ипле генә дәвам итәр иде кебек Таипов ул минутта йомгакның капыл гына кире сүтелә башлаячагын һич абайламаган, ул аны бөтенләй уена да китермәгән иде . Димәк, шартлар ярыйсы, хәтта шәп диярлегең бар бу җәһәттән,— дип ялгады секретарь. - Тик менә елның үтә яман килүе генә... Мондый корылыкны, шушылай көйдерүне ай-һай ла. картлар хәтере сакласа гына — Алар бик хәтерли: егерме беренче елны гына шушылай булган Мин дөньяга килгән елны Карлар эрүгә, бер бөртек яңгыр төшмәгән Аннары инде ачлык котырган.— диде Таипов. Егерме беренче елга тиңлиләр, ә?— Низамовныд да киң. ачык ман гаенда җыерчыклар пәйда булды, бер мәл тын торгач, уфылдап ук куйды - Ә без әле дә шуңа әзерлексез кебек. Әйтегезме, Яхъя Таипыч. нишләп сездә бер генә трактор су сиптерә? Ни хикмәттер, сугарулы көтүлек дигәнегезнсң әлегә адәм карарлыгы юк ни баганалары куелып бетмәгән, пи тимер чыбыклар сузылмаган, нн чәчелгән үләне... ' Шплнэ сунн ике төштән бөяргә исән. Тик ПМК траншея казын, торба сузарга тотына алмый һаман. — Ә ни өчен җир өсләтә генә сузмаска? Шушы җәй өчен генә ичмаса. ә? Бүтәннәргә яраган сезгә килешмиме? — Сон. Камил Фәтхиевич... - Әллә, дим. былтыргы кәмит кабатланамы? Былтыр баш агроно- * мыгызны сугарулы көтүлек өчен басу карап йөргән җиреннән куып = кайтарган идегез ич. Имештер, сездән рөхсәт сорамаганнар, абруегызны 2 күрәләтә какшаталар Ә бит алар күрсәткән басуларны барыбер бүлеп ал- гаясыз түгелме? Әллә. дим. тагын мөгез чыгарып ятасызмы? Инде кызуларга исәп Яшелчәчелектә шикеллерәк. . < Бүлмәдә галәмәт бөркү иде. Аның кояшы да, баш калкытуына, иң ♦ әүвәл секретарь бүлмәсен кыздырырга керешә ахрысы. Таипов маңгаена = бәреп чыккан бөрчек-бөрчек тирне кулъяулыгы белән сөрткәләп азаплан- J ды. ә Низамов бер электерел алган кылны йолкуын белде. - Шикләнәсе юк. кызуларсыз да. Бу җәйне әнә күктәге ходай үзе S кисәтеп тора. «Миңа өметләнмәгез, торбаларыгызны ятьрәк сузыгыз да ~ яңгырны үзегез сиптерегез, ди. Көннәрне юри коры тотам, дөньяны юри Г көйдерәм. сез адәмнәр кыймылдасын өчен!»— ди. Бер авылда бер предсе- датель шулай дигән иде миңа. Төпле председатель! Сез. Яхъя Таипыч. теге 5 атнада «Коммунизм» колхозында оештырылган семинарга нишләптер килмәдегез? Ә бит шәп үтте ул! Сугаруны һәйбәт көйләгәннәр. Көтүлекләре дә чын мәгънәсендә культуралы! Печәне тез тиңентен диярлек инде: куедыр, сусылдыр үзе. Күңелләр чын-чынлап хушланды! Районда бар булган колхоз председательләре, совхоз директорлары килгән иде. бериш бүтән белгечләр тагы... Сездән исә баш агроном Ризван Әүхадиев кына күренде кебек. Ә үзегез? Файдасы тияр дип курыктыгызмы’ — Соң ни. терлекләрнең җәйге лагере белән изаланган чак иде шул. Камил Фәтхиевич, бик теләсәм дә.. — Ә культуралы көтүлекләр терлекләр өчен түгелмени? Иртәгәсе көнне уйласак, асылда азык проблемасы шул сугаруга килеп төртелә түгелме соң? Юк. Яхъя Таипыч. акланмыйк, зинһар! Сез. минемчә, моңа кырынрак карыйсыз сыман. «Чү. ашыкмыйк, күршеләр бер эшләп күрсәтсен әле. аннары без дә карап карарбыз!» дигән шикеллерәк. Хак әйтәмме? Таиповның тәмам тиргә батып утыруын күреп. Низамов. ниһаять, өстәл түрендәге вентиляторның кнопкасына басты. Вентилятор җиңелчә гүелдәп һәм зәңгәр башын әле тегеләйгә. әлеболайга боргалап, җиләс һава өрдерергә тотынды. Сулыш алуы чак кына иркенәйде. Ләкин тирне баса аламы ул? Монда бит тән генәме. җан үзе тир түгә ләбаса! Низамов шоп-шома кырылган күгелҗем яңакларын сыйпаштырга- лап. янә бер тын сүз катмыйча утырды, аннары баягыча. гәпне капыл гына бөтенләй бүтән юнәлешкә борып җибәрде; Инде менә Яңа поселок кору мәсьәләсе. Ишеттем, беренче казыкны каккансыз икән, шул уңайдан сарыклар суеп, шашлыклар да кыздырып яткансыз. Табигать кочагында банкет, ә? «Металлургстрои» төзүчеләре белән чәкешә-чәкешә матур тостл'аЬ да әйткәнсездер? — Ырымы шул бит инде аныН. Камил Фәтхиевич ' - Ярый, анысын хуп диик. Төзүчеләр рәгъдәләрендә торыр дип ышаныйк Мин терлекчелек комплексына кагылмыйм әле Сездә корыласы поселокның кәгазьгә төшкән проекты бармы? Эһе, бар икән. Сезнең шул проектны уртага куеп фикер алышканыгыз булдымы? — Булмыйча. Кайдамы? Соң үзебездә инде, партком утырышында - - «Әкәмәт икән, оҗмахның үзе буласы!» диделәр. Хөкүмәткә мең рәхмәтләр инде! Рәхмәтен рәхмәт. Проект болай минем үземә дә ошады. Ә гади халык ни дияр икән? Кичәге колхозчы крестьянның, бүгенге совхоз эшчесенең фикере, дим? Проектны кем әзерләгән? Гомерләрен шәһәрдә уздыручы кешеләр ләбаса! Алар авылның иркен тормышына күнеккән агай-эненең уйтеләкләрен һәрьяклап искә-исәпкә алып бетерде микән1 Алайсам ни. тагын фикер алышырга кирәгер. Кайда, клубтамы1 Анысын инде үзегез карарсыз. Халык фикерен белми, ничек инде? Таипов бик тә авыр иттереп сулап куйды. Моңа кадәр ул төрле актив җыелышларында, шәһәр комитеты пленумнарында бер генә тапкыр катнашмады. Низамовны әллә ничә тыңлаганы бар. теле телгә йокмас, теләсә кемне авызына каратып, ышандыра белер, кайчагында кызып китеп, әмма чыгырыннан бик үк чыкмыйча, шәп кенә көйдерә дә белер Былтырмы, әллә өченче ел ук микән, шәһәр газетасы редакциясендә эшләүче болай төпле генә, акыллы гына хатын: «Килер икән безгә дә шундый секретарь' Ипледер сөйләшүе, әкәмәт тер хәлгә керүчәнлеге!» дип авыз суларын корыткан иде Әмма Таипов- нын бериш җитәкче агайэнедән: «Аңа эләксәңме! Җаныңны үтәли күр гәндәй, айкый да чыга! Йомшак сыйпап катыга да утырта, каты сугып екмыйча да калдыргалый Кирәк тапса. култык астына кычыткан кыстырып җибәрергә дә күп сорамый», дигәнрәк сүзләрне дә ишеткәне булмады түгел Таипов менә хәзер бер култык астын гынамы, бар гәүдәсен кычыткан пешергәндәй тоя иде Сез бая совхозыгызны, «күз өстендәге каш», диебрәк әйткән идегез, хаклыкка якын сүзләр бу. Ләкин ул «каш»ның йолкынган яисә җәрәхәтләнгән булуын бер генә дә күрәсе ^илми шул. Ихлас' Низамов зур күзләрен тутырып, янә бер карап алды - Әллә ниме? Юк. азаккы фикерен ййтеп бетермәде, кинәт кенә өзде. Ул өстәлдәге сәгатенә әледән-әле күз төшергәли башлаган иде инде, мөгаен, берәр киңәшмәгә чумар вакыты килеп төртелгәндер. Таипов кергән чагында ук. алгы бүлмәдә берничәләп кеше көтеп утыруда иде. Ярый. Яхъя Таипыч. каты гына сүзләр байтак әйтелде инде, нишләмәк кирәк, «кыек сүз сукырайтыр, әмма туры сүзнең күз чыгарганы юк әле», диләр шикелле. Дөресме? Сездә әле. шөкер, җегәр дә. сәләт тә җитәрлек, дарыгыз, кем әйтмешли, һаман да коры булсын! Тик, зинһар, мөгез чыгармыйча гына. Яхъя абый! Таипов кулларын баш астына куеп, йомшак үләндә уйланып чалкан ята иде. торып утырды Дифгать түгел икән иске таш күпергә ку ювына өстәл-эскәмияләр төягән бер машина кереп бара иде. Озакламастыр. Дифгать тә аптекадан әйләнеп кайтырдыр Таипов күз карашын кабат Яңа Кала тарафына юнәлдерде. Җем- җем итә йортлары. Ифрат якын да. ифрат ерак та сыман алар «Рәнҗетмәбез. уйлашырбыз», дигән булды Низамов Хатыны Марзияне исенә төшерде. «Абруйлы чагыңда, йоклап йөрмә- сән лә иде. соңыннан үкеимәгәек!» дип тукып кына тора Ул да хаклы: дөнья хәлләрен белеп булмый шул 10 Үтәдем авылында дуңгыз фермасы гына торып калган иде Бүлекчәнең бар булган бүтән мал-туары Гәрдәле яисә Әҗер фермаларына инде өченче елны ук күчерелде Иген игәр җирләре һәйбәт туфраклы, елның елында куандырып килгән басулар хәзер корылып яткан заводлар астында ята Таянычы нык һәм ышанычлы булганга. Таипов бу дуңгыз фермасына атнасына бер-ике тапкыр гына сугылып киткәли иде. Килгән чагында ла алай төпченеп һәм нечкәләп маташмый Бу тармакның бар нечкәлекләрен юньләп белмәгән башың белән, ферма мөдире Матвей Асановны яисә зоотехник Галина Алексеевнаны уздырмакчы булып, нигә юкка-бар- га тыкшынырга? Керәшеннәр гомер буена дуңгыз асраган халык белеп һәм жирен» җиткереп карыйлар, хәтта якын күреп, яратып тәрбияли ләр. дисәң I.» хата булмастыр Үрчемне тиешенчә алалар, аннары җитлеккән хәтлесеп һәйбәт симертеп, дәүләткә вакытында тапшыра беләләр икән куанып яшә! Б>Г1'н Чаллыдан кайтышлый Таипов шунда сугылып китмичә булды ра алмады Ләкин фермада Асанов юк иде ниндидер йомыш белән* Әҗергә төшеп киткән. Ә Галина Алексеевна хакында: «Әле иң кырый- | дагы абзарга дезинфекция җасап бетергәч кенә шушы тирәдә җөри ие, - җир йотты мәллә? Ә жук. әйбәтләп жунмага өенә кайтып киткәндер. J анда, бәлкем, самавырын да җаңартып җибәргәндер инде»,— диештеләр f - Я. ничек'. Мария, хәлләр ал да гөлме? дип сорады Таипов урта = яшьләрдәге кызгылт йөзле мөлаем хатыннан. Директор тирәсенә кайсы * кулларын алъяпкычына сөрткәләп. кайсы яулыгын төзәткәләп, дуңгыз х караучыларның берничәсе якынлашкан иде инде Мырык-мырык «бә- - биләрең», дим. шәп чиныйлармы? Сау-тазалармы? - Мин тагы үземнең хәлне белешәсең дип торам һәйбәтләр. - шәп чиныйлар! ~ һай, чая һәм четердәвек тә соң бу керәшен хатыннары җай гына * бир — минутында чеметергә торалар! Таипов болар алдында тавышын х бик тә көр чыгарырга тырышкан иде. ул аны саклаган хәлдә, шундук * хатасын төзәтергә ашыкты: A Юк ла инде, үз хәлеңне сорашуым Ә болай, карап карауга, п сөбханалла, алмадай күренәсең? Җелекләрне куырган мондыен көнне дә Ярый әле. дим. сукса тимер әзердәй ирең — канатың бар, югыйсә монда һе-һе' Мария, йөзен бөтенләй алсуландырып, җитез генә кул изәп алды: И. картаеп беткән башың белән. Яхъя абый! Бу шук сүзләрне бик үк өнәп бетермәгәне, өлкәнрәк яшьтәгесе соры халатының изү төймәсен бөтергәләгән шәйгә ярыйсы ук коры һәм эшлекле тавыш белән: Ә болай, Яхъя Таипыч. әйбәт кенә кыймылдап жатабыз'— дип куйды Нормальный диярлек! Соң бу эсседә инде Рационны бозган жук үзе дә бит .. Обратың җитсен дә, тагаракларың корымасын! Чүмс- рүләрен генә беләләр! . Үзебез соң. Әүдәки 1 апа! Чәй дә квас, квас та чәй генә ләбаса бу көннәрдә' Шушындый эссегә чыдауларына сөен! дип кыстырчы Мария — Җитмәсә, артымны шәп бирсеннәр, тизрәк симерсеннәр дип дуылдатып кына торасыз үзләрен! Төчеләнү, кирәгеннән артык хискә юмартлану Таипов холкына ят нәрсә иде. әмма ул бу сәгатьтә ничектер тыелып кала алмыйча, төчеләнә язып, әйтә салды - Менә сез үзегез өч бөртек кенә, ә совхозга сездән дә күбрәк табыш китерүче тагын кем бар икән? Бүгенгә юк андыйлар. юк! Мең рәхмәтләр дими, уңганнарның да уңганы дими . Валлаһи менә! - Үзең шулай дисәң дә.фермабызны тамырыннан корытырга җыенасыз түгелме соң? Бүген булмаса. иртәгә. - диде Мария. Юк әле. алай үк ашыкмабыз Район җитәкчеләре дә кушмый «Татарстан» совхозында кайчан әле дуңгызчылык комплексы корылып бетәр. кайчан эшли башлар? Анда бит әле ябыштылар гына Бүгенгесе шартларда Чаллы тикле Чаллыны ничек итеп иткә туендырмак кирәк? - Андагы комплекс, илле дүрт мең баш дуңгызга исәпләнгән, имеш. Дөрес булса, ай-һай ла!— дип авызын чәпелдәтте Әүдәки — Анда, җитмәсә, бар нәрсә машинага, автоматка көйләнгән буласы ди Фабрика булмый ни!- дип куәтләде Мария. - Безнең күк билдән, терсәктән сазга батып изаланыргамыни’— 'Әүдәки - Евдокия дип кинәт кенә баш яулыгын төзәткәләргә тотынды Әүдәки - Менә капларда эшләп җатарга рәхәт буласы икән бездәй хатын-кызга! Гәпнең мондый төс аласын Таипов көтмәгән иде. ашыгып баш чайкады: — Җә. җә, күрше абзарындагы күркәгә кызыкмыйк әле! Үзебез дә ике мең дә егерме дүрт баш сыерга исәпләнгән ферма корачакбыз лабаса. ягъни, комплекс дигәнем..Өр-яңа. заманча! Үтәдем фермасы үр кашына урнашкан, шул сәбәпле моннан совхозның байтак җирләре уч төбендәге шикелле күренә иде. Таипов күз карашы белән зәңгәр рәшә эченә күмелгән басу түрләрен иңләде. - Әнәтерә. күгелҗемләнеп торган урман артында гына. Яңа поселок та шунда — кем әйтмешли, ошбу фани дөньяның тап оҗмах почмагында Комплекс та урман куенында гына буласы Таиповның тавышы күтәренке, үтә көр иде. Җае чыгып торганда, эшчән хатынкызның күңелен бер кытыклап алудан ни зыян3 Файда гына Дуңгыз караучыларның авызлары ерылган иде. әмма Әүдәки. янә иреннәрен капыл гына җыя төште дә. директорның сүзен бүлеп, кырт кисте: һи. Яхъя абый, син үтереп мактыйсында, андыена безнең ише дуңгыз караучылар җарармы икән? Андыена үзегезнең Әҗер белән Гәрдәле хатыннары әзердер әле — Безнең ишеләрнең хәлкәйләре әнә җир белән күк арасында инде бүгенгесе көнне. Кайсы болыт кайсылайга таба апкитәр. - диде хатыннарның берсе, авызын киң ерып. Шул мәлне дуңгыз караучыларның барысы да диярлек, үзара серле рәвештә ым каккалап, читкә. Яңа Кала тарафларына таба күз ташлап алды. Бу сүзләр, бу серле ым кагулар Таиповка совхозның алдагы язмышына кизәнү, һич югы аңа төкереп карау булып тоелды, һәм ул, болай да эссе һавада тамак төбенең тәмам куырылып киткәнлеген тойган хәлдә, ашыгычлык белән үзенекен тезәргә кереште: — Сездәй уңганнарны читкә кагарга, читкә җибәрергәме? Билләһи, ул чакта безне җир йотар! Соңыннан Таипов абый үзе әйткән иде диярсез әле менә Яңа поселокта өр-яңа комплекста ап-ак халатлар киеп кенә, үзара ипле генә ярыша-ярыша җирләр җимертәчәксез әле сез. туганкайларым! — Җарыша-җарыша. имеш Адәм көлкесенә кала-кала диген, ичмасам'— дип. кинәт сызган шырпыдай кабынып китте Мария Ул директорны янә бер чеметеп алырга җай көтеп торган ахрысы Ә бәлкем, сизгер күңелле бу чая хатын, сүзне капыл икенчегә борып, әлеге киеренкелекне бер селтәнүдә тузгытып җибәрергә ниятләгәндер?— Җарыш дигәч тә. җөкләмә дигәч тә... әнәтерә бөтен авыл көлә миннән! — Менә сина. ник көлә, нидән көлә?- дип текәлде Таипов. киң җилкәсен җыерып. • - Көлмәскә. Шул җөкләмәдән инде Баганаларга фанер такталар кадаклаттырып чыктыргансыз бит. АраДа минеке дә бар Кызыл өслеккә ак хәрефләр белән «Мин. Мария Колчерина. быелгысы җылны һәр ана дуңгыздан унтугыз җарым баш бала алырга җыенам» диелгән — Соң, йөкләмәң шулай булгач, дөп-дөрес ич! Ул такталарны кадаклап чыгарга үзем куштым мин. Ике багананың беренә. Кем нинди йөкләмә алганын әйттереп. Авыл саен! - һай аллам, авыл саен! Аларда да көләләрдер инде. Кирәге җук миңа андый җөкләмәнең! — Менә хикмәт! Соң. үз теләгең белән алдың ич! Аннары ул ак кәгазьгә бик әйбәтләп, өтерге белән дә чокып алмаслык иттереп, язып куелган бит. сеңелкәем,- диде Таипов. баскан җирендә авыр гына таптан галап Социалистик йөкләмәләрне кәмит итәргә монда... Ак кәгазьдә җараганы баганада җарамый икән шул. абзыкаем! Мария хәтәр бер хәрәкәт белән янә кул изәп алды — Ичмаса, һәр ана дуңгыздан уртача» дип кыстырган булсалар икән, туң башлар! «Уртача» днп! Хәзер әнәтерә авылга килгән җыен КамАЗчы көлә миннән: «Мария апаем, ли. җыл тәүлегендә бер анадан унтугыз башны алырсың алуын — анысына шикләнмибез, ә менә җарты башлы чучкаңны ничек иттереп алырсың икән - хикмәтнең дә хикмәте булмасмы?»— ди Чәчрәпләр ки * тим. шулай ди. i Тайпов әле һаман аңышмыйча тора иде, аптыраганнан ахры, кулъяу- - лыгы белән юантык муен артын, маңгай тирәсен сөртештерде. 5 > Социалистик җарыш дигәч тә монда... «Кимендә унтугыз’ баш» Г дин җазган булсалар, бәйләнепләр торыр иеммени?—дип чәтердәвен5 белде Мария Ие. түгәрәклиселәре калган мәйсезләрнең!— дип Әүдәки дә иптәш = хатынына куәт бирергә ашыкты о Ниһаять, директорның авыз тирәсе җәелеп китте: .= — һы, мин тагы Тукта, түгәрәклисе булгач, нигә «егерме баш чучка - баласы» димәскә? Ярый-ярый, күзне шакмакламыйк! Рабочком белән зем уятыр, мын. диде әнисе. • — Ә еракмы соң? һи. биш-алты чакрым гына чүп бит ул безгә! Әйеме. Рамилечка?— дип очынып куйды Людмила. Иртәгесен иртүк торып, юлга чыктылар Кулларына, җиләкне куркытмас өчен, өчәр литр сыешлы эмаль бидоннар тотып кына Басу юлы бормалы, басу юлы тузанлы. Җитмәсә, кояшы да терсәк буе күтәрелүенә үк. әйбәт кенә кыздыра башлады. Атлый торгач, ярыйсы гына әлсерәделәр Ләкин Әҗер урманы тирәсендәге ачык аланнарда, сай чокыр битләрендә үлән тапталып беткән булып чыкты Ары сугылдылар, бире килделәр. әмма юньле җиләклеккә юлыга алмадылар Рәмиләнең ак бидон төбе әле һаман күренеп тора, ә Людмила исә бидонына бер генә бөртек тә җиләк төшермәде: ул очраган берен, вагына тикле, авызына озата бара иде. талымсыз — Калмашлар калдырыр, ди. сиңа! Аларның борын төбендә генә шул' диде Рәмилә, ике-өч чакрымнарда киң уйсулыкта утырган авыл ягына ишарәләп Әнә балачагалары чокыр буйлата өер-өер болай таба сузылган да инде. - Бу хәтле җиргә килеп тә җиләксез кайтырбыз микәнни?—диде Людмила Аның аксыл йөзе кояшта янып чыккан, ә зәңгәр күзләрендә үртәлү аермачык сизелә иде. Урман кырыйлатып менеп карыйк әле,— диде Рәмилә. Бервакыт, моннан өч-дүрт ел элек, без әбкәй мәрхүм белән һай шәп җиләклеккә очраган идек! Әнә теге яктагы Калмаш урманы почмагына кистереп чыкканда юлыккан идек Күрше район белән ике арадагы чиктән әллә ни ерак түгел иде. Әҗер урманы куе — эченә ерып керәсең юк. Тоташтан яфраклы агачлар юкәдер, зирек-усактыр. чикләвек куакларыдыр Кочаклаша-үре- лешә үскәннәр Йөзгә дым бөркелә, борынны юкә чәчәге исе кытыклап- кытыклап ала Кырыйлатып шактый күтәрелгәч, сулга каердылар. Сөзәк үр битендә өлгереп килгән арыш басуы салмак җилдә кыеклатып кына дулкыннар тәгәрәтеп ята Аны тар гына ызан белән аркылы кистереп чыктылар Ләкия Калмаш урманы борынына таба сузылып төшкән һәм тез тиңентен үлән баскан ерганак-үзәннәрдә дә әллә ни уңмадылар: я җиләге очрамый, я очраса да. җиләк яфракларына тикле тапталып беткән, хәер- cei Шулай да йөри-эзләнә торгач, бер төшкә", бүтәннәрдән ничектер аерылып торган һәм шулай ук сука-тырма тимәгән тар гына, җыйнак кына коры үзәнгә килеп чыктылар Чыктылар да. хәйран аптырашта калдылар: монда җир җиләгеннән келәм җәйгән кебек иде. — Менәтерә: тырышкан табар, ди! Берәр сәгать үттеме икән, юк микән. Рәмиләнең бидоны түбәләмә тулды, иптәшенеке исә тула гына язды яшь .хатын, туймас тамак, әле һаман өч җиләкнең берсен авызына озатудан туктала алмый иде. Ниһаять. Рәмилә дә булышкач, аның да савыты тулды - Булды бу! Бик канәгать йөз белән, җиңел-җиңел баскалап. урман канаты буйлата түбән таба сузылган чокыр ярына төштеләр Монда күкрәк тиңентен үлән, кычыткан, чәбәләнеп беткән куаклар! Атлый-карана торгач. Рәмилә, ниһаять, чокыр төбендә бәреп яткан салкын чишмәне дә абайлап алды бу минутта дөньяда иң кирәклесен. Сап-салкын чишмә суы тешләрен камаштырды, кулларын куырды Ләкин шифасын шундук сизделәр: сулыш алулары иркенәйде, буыннарына җиңеллек һәм сафлык кайтты. Ипле генә өскә, урман куенына таба күтәрелделәр. Агачлар бу тирәдә сирәк иде. җирне куе һәм йомшак үлән каплаган иде. Ялгыз каен күләгәсенә утырдылар Монда инде, әлбәттә, бидон тоткаларына бәйләп куелган ризык төенчекләре чишелде. 1амак ялгап алгач, кулларын ян-якларга киң җәеп, чалкан яттылар һавада бихисап шөпшәләр. бал кортлары безелди, салмак кына тилпенеп. иренчәк күбәләкләр очып үтә. чәчәкле үләннәрдән баш әйләндерердәй хуш исләр бөркелә Төпсез күк зәңгәрлегеннән исә йомшак ак болытлар белән бергә купшы каенның яшел ябылдашы да җиңелмә айкала бөтерелә, үз җаена йөзә сыман. * - Мила апа, безнең яңа поселок шушында булачак инде,—дип = пышылдады Рәмилә. ’ f Шушында?’ Кит моннан’ Людмила яткан җиреннән капыл то- ~ рып утырды, әйләнә-тирәсенә күз йөртеп чыкты Әнә теге дулкыннар - уйнаткан басу урынындамы? = — Әйе. < Тегендә. Витебскида чагында, бу яшь. мөлаем хатын почтада да эшләп караган, госстрах агенты булып та йөргән, ә соңгы ике елында саклык кассасында утырган икән Җанына ятмаган, күрәсең. — Ә төзелештә ниме, япь-яшь кызлар да күпме?— Рәмилә, тынын кысып, көтә калды. Ул юлда килгәндә дә. җиләк җыйганда да менә болар хакында сорашмакчы булып сүз кузгатырга ниятләгән, әмма җаен китерә алмый йөдәгән иде Инде хәзер, җае чыгып торганда, барын да ник төпченмәскә, ди? — Күктән яугандай. Әле күптән түгел генә Воронеж техник училищесыннан ике төркем килде. Байтагының борын аслары да юньләп кипмәгән әле. Дөрес, арада кулында ут уйнатырлыклары да җитәрлек, әмма бер төрлесенә «ике дөнья, бер морҗа» дигәндәйрәк шул. Нишләп алай? — Оеткылары сыек булгангадыр—Людмила кулларын баш астына куеп, янә чалкан ятты, күзләрен йомды Күкрәге авыр гына күтәрелеп азды — Их. өйгә кайтып килсәң иде бер' Үлеп лә сагынам җан күбәләгемне - белсәң иде. Рамилечка! Соңгы вакытларда ул шулай еш кына уфтан галар иде: тегендә әбкәсе тәрбиясендә калган өч яшьлек нәниен юксынуы көчәйгәннән-көчәй бара иде ахрысы КамГЭСка вагоннар күпләһ килә башлаган, ди. инде. Без дә йзылдык язылуын. Тик тиз генә эләктереп булырмы, каһәрне? Эләктереп булса, әнкәй белән Димочканы монда алдырыр идем, ичмаса. — Соң. хәзер үк китерегез, диде Рәмилә. Кеше өстенәме, сезне борчыргамы? - Сыяр идек әле Ә ниме. Рәмилә, сүзен өзеп, чак кына гыелып торды КызныңL әлбәттә, үз хәсрәте хәсрәт иде. түзмәде, сорап куйды: Анда. КамГЭС ахры, укытуөйрәтү пунктлары ачкан, ди Ничә яшьтәгеләрне алалар икән? Уналтыдан ук түгелме икән? Уналтыдандыр. Туктале. сеңлем - Людмила башын калкытты, аннары торып ук утырды һәм кызның иңбашына орынды. Син чын-чын- — Соң... соң дөньяның бер оҗмахтан почмагы ич бу! — Урынын тикшереп, тишкәлән-нитеп киткәннәр инде. Әле күптән түгел генә..җәй башындарак кына. «Шәп» дигәннәр, имеш — Мондагы төзүчеләргә, һай, рәхәт булыр да инде: ике яклап урман. яшел аланнарында чәчәктер, җиләктер Чылтырап аккан чишмәсе тагы! Ә соңыннан яшәп ятулары? Күз алдыңа китерәсеңме? — Китермичә! Рәмилә дә инде торып утырган һәм салам эшләпәсен тез башына каплап куйган иде. Беравык тын торгач, ул сүз сөрешен генә үз җаена борып җибәрде: — Мила апа. әйтче: кыенмы буяучы-штукатур булып йөрүләре? Үкендер миме? — Ниткән үкенү булсын, ди? Дөрес, мин әле остарып бетмәгәннәрдән. шулай да... Көн саен артыңнан ялт иткән бүлмәләр кала, күңелдә көн саен бәйрәм! Ә үзебездә мин. дәүләткә мая туплыйм дия-дия, туеплар да беткән идем. лап җыенасыңмы? Борын төбеңдә өлгергәнлек аттестаты. Әниең ни әйтер? Әтиең тагы? — Ни әйтсәләр дә... Кызның тигез кара кашлары җимерелде. «Бары бер иш Бер сүзне тукыйлар. Женя Мындаг& тикле. Сабыр ит, унынчыңны бетер, ди. Бар дөнья каршы. Ә күңел?» Людмила Крутько, сүзнең мондыен артык тирәнәйтүдән өркеп ахры, кинәт кулларын киң иттереп җәеп җибәрде: — Ә урман искитмәле монда! Үзе гөмбәле дәдер әле. име? — Гөмбәле. Тик без аны тибеп кенә йөрибез. Җыя белмибез. — Нишләп? Гөмбә танымыйсызмы әллә? — Әйе, бездә аны җыючы бик сирәк. Безнең бабай әйтә: «Урыс кешесе гөмбәне иткә тиңли, ди Белмәем. әгәренки, ди. гөмбә иткә тиң булса. җыен татар урманга җабырылып җатар ие», ди. - Кызык икән! дип, урман яңгыратып көлеп куйды Людмила. Ярар яңгырлар явып, гөмбә генә чыксын. Тозлап-маринадлап та күрсәтермен, кыздырып та ашатырмын үзегезгә — телегезне йотардай итәрмен! Кайтыр юлларына кузгалып, каенлыкны артта калдырганнар гына иде. бер төштә, яшь наратларга табан сузылган аулак кына куенда, янә әйбәт кенә җиләклеккә тап булдылар Рәмилә хәтта үзенең салам эшләпәсен дә тутыра язды Әйе. өйләренә кайткач, авыз суларын китерердәй тәмле җиләкнең бер өлешен кәгазьгә төрер дә ян бакчаларының урам як почмагына яшереп куяр. Бу кичне дә Женя Мында клубка чыкмыйча калмас әле... 13 Әлбәттә, Рәмиләгә әнисе белән бер утырып сөйләшмичә һич ярамын иде. Һәм. әлбәттә, ибен-җаен китереп кенә. Әллә ни озак көтәргә туры килмәде. Бу җәйне врачларга багылып йөрүенең, ниһаять, көтелгән нәтиҗәсе булды: әнисе ахыргы баруыннан бөтенләй җилкенеп кайтты. «Сәламәтлегең инде ярыйсы ук яхшырды, хәзер җиңелрәк эшкә керешсәң дә зыян итмәс», дигәннәр Шул хакуа әйтеп, кәгазь дә тоттырганнар кулына. Әнисе, билгеле инде, кайта кайтышлый ук. совхоз кәнсәсенә сугылып, анда әлеге кәгазьне җилфердәтеп кенә күрсәткән. «Бик шәп, алайсам, дигәннәр контордагылар да. кулларың аш-суга бик оста, механизаторларга аш пешереп торырсың. Булышчыларың итеп җегәрлерәкләрне куярбыз - үзеңә авырга килмәс Кайсыбер көнне, уптым килеп төшсәләр, КамАЗ төзүчеләрен дә өлешсез итмәссез — өстәп [гешерерсез»,- дигәннәр. Җитмәсә, озакламый, тап солдатларныкы шикелле, поход кухнясына тикле кайтартачаклар, ди Мондый хәлләрдә күңел үсмиме соң? Әнисе, кәефе ал да гөл булып йөргән көнне, олы мичне ягып, камыр ашыннан ни дә булса пешермичә калмый. Бүген ит бәлеше салырга уйлаган, ә бәлешкә хәтле янып торган мич кызуында, төчегә изеп кенә, коймак чыжлатырга тотынды. Аның шунысы да бар бит әле: ризык пешергәндә, аның тәмен-бәрәкәтен җибә’- рергә теләмәсәң. һичнинди" ызгыш-талаш куптарырга ярамый, ди. Бусы инде Рәмилә өчен алдан ук майлап куйгандай ич: димәк ки. әнисе аңа дуамал кубып ябырылмаячак... Рәмилә сүзне ерактанрак, уратыбрак һәм чуалтыбрак башлады: иң әүвәл күрше авыл Гәрдәледән бер-ике кызны телгә алды, аннары үз авылларыннан бер иптәшен чаялыгы һәм кыюлыгы өчен мактагандай итте, тик шуннан соң гына үзе мәен-теләген сиздерде. Чү. акылыңнан җаздыңмы әллә? Ниткән Чаллы ди сиңа!— диде әнисе, капыл кабынып. — Ә мин нием белән ким? - Туктале, кызый Соц син әле кайчан гына «Унны бетерәм дә врач булырга китәм», дин авы» суларыңны корытып йөргән иеп Ак халатлар киеп, үз кулларың белән мине әнәеңне дәваламакчы иең Ә сип сәламәтләндең бит инде Белешмәңне тиккә бирделәрме әллә? Аннары, былтыр әнә Рәмзи абый барып караган иде бит. керә алдымы бик? һавадагы төтен генә бит әле ул безнең ишеләргә инсти- * тутка барып керүләре. ’ з — Синең башыңда төтен' Имештер, авылдан бер-ике укытучы гына 5 чыккан да сыңар агроном. Ә ул, имеш, ип беренче врач булып кайтасы. < И чәтнәби! • ' •* Рәмилә бәлешкә вак-вак иттереп бәрәңге турап утырган җирендә бо- j рын мышкылдатты, әнисенә таба өтәрдәй усал караш ташлап куйгала « ды Әнисе мич кызуында таба-табагачлары белән шалтыр-шолтыр итә. ® коймак чыжлата, үзе тавышын да чыж-пыж чыгара. — Кемнәр генә котыртты соң сине? Мила апаңмы? — Нишләп? Котыртырга мин әллә. . — Теге кемең.. Женя Мындамы? Молдаван «мыегы»мы? Кыз үткен пәке белән баш бармагын чак кына кисеп җибәрмәде. ч — Син, әни, бигрәк инде. . °- — Бик сизәм мин' Үзенең кемлеген җүнләп белгән җук. ә син инде > ул шәп мыек белән Чамала, кызый' — Тай типмәгән әле - Типкән шул' Әнисенең кызарган йөзендә ялкын шәүләсе биешә, күзләрен 1ә дә хәтәр очкыннар уйный иде — Атасы-анасы кемдер, үзе тагын Тыштан гына җалтыравы түгелме икән әле ул тәти җегетнең? — Белмәгән килеш бәйләнмә кешегә' Әтисе дә, әнисе дә эшче. ди. Үзе училище бетергән. Аннары Кишиневның медприборлар заводында эшли башлаган һөңәр иясе, бик беләсең килсә! Кул осталыгын узегез күрдегез ич. Сокланыплар туя алмадыгыз' — Әһә. чынлап та әнә кем исәрләндергән икән лә синең башкаеңны' - Әнисе табагачын шалт иттереп идәнгә терәде - Ичмаса, унынчыңны бетереп бетерсәң не. тилекәй! — Аны эшләгән көйгә дә бик бетереп була,— диде Рәмилә, суган әрчергә керешеп — Анда, пажалысты гына, ди, әнә. — Адәм кыяфәтен җуйган җыен сакаллы албасты арасынамы? Шушы җәшеңдәме? — Миңа октябрьдә уңҗиде туһа инде. Ә ник бүтәннәр, синең күк. өркеп ятмый? Мәлифә түтиләр. Фәйзрахман абыйлар? Аларның кызлары бик ипле генә китеп барды бит — Ипле сиңа! Ни белән бетәсен белгән җук әле Бер дә бер көнне кайтып керер иең бугай итәгеңә бәби кыстырып — Кермәбез. Ә син үзең соң? Унҗидедә... Ә мин кияүгә чыгарга уйламыйм да әле. Ышандырдың бик1 — Алай туарылырга кем нәселе соң мин? И әнкәй! - Булды, җитте, дим! Әнисе табагачын янә идәнгә шакылдатты. «Ата кәҗәләнмә» зинһар Рәмилә иренен чәйнәде. Управляющий Гарәфша авызыннан чыккан бу алама сүз. һәйбәт тиресле туфракка төшеп, инде тамыр җибәреп өлгергән, ләкин, Рәмиләнең бәхетенә, аны очыргаланып йөргән кыска итәкле бүтән кыз-кыркынга да әйткәлиләр икән авылда Рәмиләнең күз төбенә бөрчек-бөрчек яшь бәреп чыкты, бераздан ул яшьләр аның янып кызарган бите буйлап түбән таба тәгәрәделәр. Суган әчесеннән генә булдымы икән? — Кәҗәләнсәм СОҢ? . Әтиеңә әйтеп, арт сабагыңны бик әйбәтләп укыттырырмын әле менә! — Укыттырсаң соң? Җиттеме-жукмы. дим' Күр, синең аркаңда монда., ах. аллам, бер таба коймагым каралып ла көйгән' Бер таба коймак ни әле ул? Сәеррәге, бөтенләй хикмәтлесе соңрак беленде Бәлешенең йөзе дә һәйбәт килгән, исе дә бик тәмле таралган иде. әмма табынга куеп, тәмләп карасалар, күзләре шакмакланды аңа бер бөртек тә тоз салынмаган икән ләбаса! Әтисе хәтта тоткан кашыгын читкә атып бәрде. Шулай булмый ни... 14 Дөнья тып-тын Тик ара-тирә бик югарыдан, йолдызлар астыннан самолет кына гүелдәп үткәли. Төн әллә ни караңгы түгел Их, ул чак кына, ичмаса, караңгырак бул сачы! Рәмилә көтә. Берәүнең ян бакчага кереп ян тәрәзәне чиртүен көтә Гәүдәсендә дерелдәү. Килерме икән, юкмы икән? Бүген күрә алмады: егетләр әле кайтып төшмәгән иде. Ә кичә бабасы Туры картка көянтә-чиләге белән «шифалы су» илткән жирендә. капка төбендә бер-ике сүз алыштылар узе. Женя Мында аңа «Чыгарма салар. килеп чиртермен», диде. Әллә Чаллыларыннан бөтенләй кайтмый калдылар микән? Анысы да булгалый бит. Юк. кайткандыр, килердер Менә атнадан артык инде чыгармыйлар. Әнисенең сүзе каты, әмере бер. «Жөрмә авылда күз көеге булып!»—ди. Әтисе дә трактор маенда каралган юантык бармагын өстәл читенә куеп: «Ыштубы!»— диде Абыйлары барында рәхәт иде: аларга ияргәндәй генә йөрер иде. Мила апасы да Рәмиләне кызгана шикелле Ләкин ни эшли ала соң ул мөлаем карашлы яшь хатын3 Җилкә тарткалаудан уздыра алмый чит гаиләгә катышырга хакы юк. * Җитмәсә, әнисе сүзнең әллә ниндиләрен ишетеп тора. Кайсы ләчтит сатучысы ташып өлгерә икән? Имештер. Чуар белән Калмашта да шәп кенә тәпәләшүләр булгалаган. ди. имештер, «жыенысы шул пумалабаш. шәрә сыйраклар аркасында гына» ди. Ә бер көнне тагы юлда кайткан да Әжергә житеи килгәндә генә мондагы сакалбайлар да сакал йолкышкан. ди. Тагы әллә ниләрне чәйниләр Әйтерсең, элгәрерәк. авылларын КамАЗ явы басканчы, егетләр арасында тәпәләшүләр булмаганда якалашулар ишетелмәгән Егет-жнлкенчәк булсын да сөзешмичә, йон коймыйча гына йөрсен ди сиңа. Чамасыз күпертеп, яман каралтып сөйләүләрен әйт син тагы! Чигә тамырлары даң-доң тибә дә тибә. Гәүдәсендә вакыт-вакыт кузгалгалаган калтырауны да бер ничек тә баса алмый. Гыйшык утында янулар шушылай буладыр дхры. Караңгы күктә йолдызлар жем-жем күз йомгалый. Болында печән җыюлары рәхәт үзе Ни алҗымасыннар. нН сусамасыннар — барыбер рәхәт! Онытылырга да жай. Анда уен-көлке дә ташып тора, сүзнең дә төрлесен ишетәсең Өлкәнрәкләрнең телендә һаман бер нәрсә; «И хәзерге болынның җәмс җрммени? Менә ул без жәшрәк чакларда' Их. кайтмас инде УЛ заманнар!» имеш. Ә өлкәннәрнең дә өлкәңе исә шыңгырдауны гына белә: «Трактор белән кырыкканга чабыннарның хәтере калыр, ди Чалгы белән жалап алуларга ни житә инде! Тора- бара такырая тугайларыбыз», ди. Рәмилә мондый гәпләргә катышмый, куп нәрсәне белми дә аңламый да күп нәрсә канына сеңми калган Аның хәтта шалашта кунып ятуларның да рәхәтен татып караганы юк Искитмәле. им₽ш! Ләкин шулай да болынга барулары, болыннан кайтулары чиксез күңелле Иртән машиналарга чикы-чакы төялешеп китәләр, кичен төялешеп кайталар Моның да нләсләндергеч үз яме бар ич' Бу ген болыннан, андагы бар булган печәнне җыеп бетереп, жилләр җилләтеп кайткан чагында,әллә гәүдәсе, әллә җаны өшеп-өшеп куйга- лады: кичен янә күрешә алырлармы, җае чыгармы? Аннары күкрәге эчендә нидер сулык-сулык итәргә тотынды: алдагы көннәре ничек булыр. канларга җитеп терәлер? Теге чакны җир җиләге җыеп кайткан көннең җылы һәм тыныч кичендә, тыкрыкны байтак буйлап йөрделәр алар Иркендә азаккы йөрү- 2 ләре булган’икән Бермәлне, тәмле җиләге бетеп килгәндә. Женя Мында. = аның иңбашларыннан кысып алды да кайнар сулышы белән өтә язып: i «Инде хәзер җиләктән дә тәмлерәгенә я инде, я. дим, кара карлыга- 2 чым..» дип пышылдауга күчте. Рәмилә шул чакны капыл сыгылып = төште, башын читкә борды. Бүген килеп тәрәзәне чиртсәме! Бүген Рәмилә < йөзен читкә бормас та әле. бәлкем. ♦ Әнисе белән әтисе алгы бүлмәдә йоклый. Әнисенең йокысы бик тә “ сак. уяу — чак кына шылт иткәнеңне дә сизә Шул сәбәпле Рәмилә әле У көндездән үк. ачканда шыгырдамасын өчен, тәрәзә рамнарының тимерлә- ~ ренә май тамызгалаган иде, гөл чүлмәкләрен дә кая, ничек күчерәсен •_ чамалап куйган иде. * Ябынган юрганы калынрак булды ахры, тәне эсселәп бетте Күз ка- - баклары авырайганнан-авырая бара. * Әнә инде ян бакчада, балан төбендә микән, сайрар чикерткә, тан * алдының якынлашуын сизептер, сызгыруын көчәйтә төште. Югарыдан. - йолдызлар астыннан ук. янә бер самолет гүелдәп үтте. Ни дип гүелди икән ул?«Ж.ебемә! Канатларың шәлберәймәсен. кызый!»—дипме? Килмәде, чиртмәде егет ян тәрәзәне. Иртән торып, болдырга чыгып басса, көн янә чалт аяз. җылыдыр, кояшлыдыр. Рәмиләнең берара хәтта күзләре камашып торды Ишегалдында әрле-бирле йөргән арада, капкадан әнисе кайтып керде Кулында озын чыбык. Каз куып кайтышы. Чыбыкны койма буена ыргытты да. түргәрәк ^теп, аяк астында чыр-чу килгән тавык-чебигә җим .сибәргә кереште. Әлегә ләм-мим сүз катмады Ләкин ул кызы Рәмиләнең юынгыч яныннан читләшүен генә көткән икән. Кыз бауда эленеп торган сөлгегә үрелгән генә иде. әнисе, бер дә ис китәрерлек нәрсә булмаган шикелле иттереп, тыныч кына әйтә куйды: — Кичәгенәк Женя Мындаңны да дөмбәсләп ташлаганнар, ди. әнә. Рәмилә куырылды да калды, хәтта кулындагы сөлгесе җиргә төшеп китте: — Кемнәр? Кайда? Ни өчен? — Мин каян белим? Тыкрыкта бугай Иснәнеп җөрүе булгандыр. Авылда бер син генәмени пумалабаш'— Бусы инде Рәмиләнең бәгыренә туп-турылай хәнҗәр кадаган сыманрак яңгырады.— Жөрмәс үзе дә! Чит авылга килеп, койрык кысып кына утырасы урында, шәп мыек җибәрдем дигәч тә... — Кемнәр икән, дим! — Беткәнмени авылда сугыш чукмарлары!— диде әнисе. Аннары, бушап калган коштабагын әйләндереп, кулы белән аның төбенә шап-шоп суккалады.— Мындаңның күз төбе бөтенләй күгәреп чыккан, ди. җодрык тикле, ди. Сугышканнарын үзебезнең Сабир күреп торган. Миңа әткәй әйтте. Кызның күз алдында кояшлы көн капыл сүрелде. Ничекләй сорашырга инде? Әлбәттә. Туры бабасының күзенә күренү ярамас Сабир, Сабир Өендәме икән, әллә тырай тибүдәме? Кайда булса да, әнисе монда тау-тау эш өйгәнче, чыгып сызуың яхшы — Туктале. кызым, син кая болай?— дип эндәште әнисе капка тимере шылтырауга.— Ж,өрмә! Вахта машиналары әллә кайчан китеп барды инде аларның. - Нишләп? Мин ни. бүген ял биг берәрсе җиләккә бармас микән дип белешеп кайтмакчы идем Син бигрәк' Күршеләрендәге бер кызчыкны Туры бабаларына кертеп чыгарды. Ләкин Сабир әллә кайчан таярга өлгергән икән инде, келәт алдында, иске бишмәткә башын куеп. Туры бабай гына ятып тора. ди. Яшелчәчелектә кыяр өлгереп килгән вакыт. Сабир, әлбәттә, шул тирәдә буталып йөри торгандыр Кайчакны көпә-көндез, әмма каравылчы аб»ый чәй эчеп, аның ләззәтеннән изрәп киткән мәлдә, кыяр җиренә кереп чыгуы уңайрак икәнен Рәмилә бик белә — үзенең дә элеккерәк елларда бакча басканы бер генә булмады Дөрестән дә. Сабир өч-дүрт малай белән шул тирәдәге чокырларның берсендә үләнгә төтен җибәреп ятуда иде Бүтән чак булса. Рәмилә, әлбәттә, аларнын кесәләрен актарып, пыран-заран туздырып ташлар, хәтта «чуерташ» энекәшенең ялган чокырына да бер-икене кундырмый калмас иде. Әмма бүген алай итмәде, елтыр күзле «чуерташ»ны читкә дәшеп алды. Сабир алма апасының ник килүен бер сулыштан ук аңлап, ялындыруны бу юлы ничектер бөтенләй кирәксенмичә, төкрекләрен чәчә дә башлады: — Соң. ничек дип. киттек без әнә Зөлфәт белән Мында абый артыннан качыппосып кына Нигәме? Соң. кичләрен үзең күренмәгәч, кайсы нечкәбиленә ияләшергә чамалый икән бу дип. Шуннан. Мында абый сезнең тыкрыкка борылган гына иде. бер заман ике шәүлд әллә каян килеп чыкмасынмы! И тотындылар, мин сиңа әйтим, бәйләнергә: «Оныттырырбыз без сиңа бу тыкрыкларны!» — дип. • — Кемнәр, дим? Ник әйтмисең? — һе. белми, имеш! Соң. авылның Игәч башыннан Әмир инде, тагын аларнын кунак егете. Шуннанмы? Шуннан Мында абыйның ачуын чыгарма икән. Әмир абыйга менә болай иттереп берне тамызып торып җиббәргән иде. теге киртә артына ук очып барып төште Аннары кунак егетен Бусын читән буендагы кычыткан эченә сеңдерде! Вәйт ул самбо көрәшен белсәң, ничек икән! Тегеләр әпен-тәпен тайдылар тизрәк! Билләһи, үзем дә өйрәнәм әле ул самбога! Мында абыйның ирене канап чыккан иде чыгуын, аннары күз төбендә фонарь. И шулай да. ипидер, чәнчелдерде генә үзләрен! Рәмилә кичә төн ката йолдыз санап, көтеп ятты, ахырда, үпкәсен басарга теләп, юрган читен чәйнәргә тотынды, ә ул — аның сөйгәне — аларның тыкрык башында, бактың исә. әнә нигә юлыккан икән бит! Сабир бытбылдыкның сүзе моның белән генә бетмәгән икән әле. менә ул. башын түбән иеп. шыңшынып куйды: Ә бүген иртән бабай Мында абыйга дапрус ясады — Нишләп, анысы ни тагы? — Соң. мин өйгә кайткач, барын да бабайга текмә-тек сөйләп биргән идем, анышмыйча. Ә ничек сөйләмисең,ди?- Сабир башын күтәрә төште, күз аклары елтырап китте — Икәвесен берьюлы әнә шулай әпен-чәпен туздырып ташласын да сиңа! Ишкәнсең икән, иләк авыз! Бу минутта Рәмилә үзе дә малайның җилкә тамырына берне кундырмыйча чак кына тыелып калды - Нинди «дапрус». дим? Соң ни Иртән теге абый эшкә барырга дип капкадан чыгып китүгә бабай Мында абыйны тоткарлап калды Имеш, йомышы бар Келәткә керергә чакырды. Шунда. Мында абый келәткә атлап кергән генә иде. бабай ишекне шалт иттереп бикләде дә куйды Аннары ябышты инде.„ — Нәрсә дип? Нәрсә дип. нәрсә дип Бабай әйтә: «Сиң чынлап җөрисенме. уйнап кынамы?» ди «Менә хәзер көне буе җат инде уйлап!»— ди. Мында абый башта көлде генә «Яшьләр эшенә, зинһар, кысылма, бабай!» ди Ә бабай үзенекен тукый. «Уйнап кына булса, бел. ди. безнең кызнын бер бөртек чәче генә коелсын, ди. аяк-кулларыңны ботарлап, кояшлы Молдавинә олактырмагаең».— ди. Ярты сәгатьләп асрагандыр бик астында' Ахырда. Мында абый ишекне дөбердәтә башлады «Прагул ясат- тырсаң. өстеннән яздыртам, чамала!» дип. Аннары инде бабай ачты 128 ишекне «Бәхетеңә, сәвитский карт без. ату . »— дип. Мында абый көчкә- көчкә генә вахта машинасына өлгергән бугай — Күр син карт гыйфритне! ’ — Аннары мин Мында абыйны яклап ябышкан идем, бабай минем колакны борды: «Тыкшынма, башын җәш!»— дип. Шундый да авырттыр ды — өзелеп чыга дип торам. Ярар, үзен дә буш итмәм әле: пинжәк кесә- * сенә гөберле бака тотып салам әле мин аның, билләһи дим! Үзенә дә = тыкшынмаска акыл булыр, име. апа? Рәмилә, яулык очын авызына капкан көенчә, инеш яры буйлап 5 атлады. Ул Әмир бичарага ни калган инде? Авыз тутырып сүзен әйтә алмый = югыйсә. Рәмилә аңа ничәмә тапкырлар кырт кискән иде бит инде. Каян ф килгән кыюлык, каян килгән гайрәт диген ул җебегәнгә?! Училищесына а үч алып шылмакчы булды микәнни? Ә Туры бабасы? Шул хәтле үк кы- 2 ланмаса соң! Әйтерсең, үзенең яшь чагы бөтенләй булмаган да Көн саен көянтә-чиләкләп колонка суы илтә үзенә. Бүген шулай 2 итсә. Рәмиләгә дә «дапрус» ясамас микән? Бер үк вакытта илтмичә дә < ярамый. * Әлбәттә. Рәмилә кичке уңайда зифа буен сыгылдыра-бөгелдерә ике с. тыкрыкны бердән буйлап узды Бабасы ишегалдында иде. «кһым» дип та- * мак кына кырды Ләкин кыз. өйалдыңдагы эмаль чапчакка суны буша- 5 тып. мыштым гына чыгып барган чагында, бабасы аның көянтәсеннән эләктереп алды. — Эһем ни. кызым Моңа чаклы китергән суларыңда, ипидер, бал тәмнәре бар ие Рәхмәт инде! Әмма ләкин бүген иртән, аннан кире төш турында. самавыр эченә ачуташ салгандай, китергән суың тамагымны бик тә жандырып, бик тә әчеттереп үтте Болай булса, кос суына күчмәгәемнәр Әнә шулай гадәтенчә кыек әйтеп туры бәрде Туры карт Рәмилә ык-мык итеп калды — Соң., соң.. Ипле ж.өре! Тыкрыкта йомшак чирәм арасыннан сузылган сукмакка утлы ку мер сибеп чыкканнар идемени аяк табаннарына тикле пеште кызның 15 Бу көнне, бу сәгатьләрне зарыгып көтте Рәмзи. Ике ел буена көтте . Инде менә авыр һәм киеренке солдат тормышы артта, бик ерактагы Кавказ итәкләрендә торып калды Туган ягы белән күрешкән чагында, егет дулкынланмый калмаячагын бик белә, бик абайлаган иде Ләкин Чаллы туфрагына аяк баскач, күңеле бу тикле үк чайпаланыр дип һич уйламаган иде. «Камгэсэнергострой» идарәсенең кадрлар бүлеге әллә ничәү икән Биш катлы таш йортның үзендә дә бар икән, аның аргы башындагы бушлыкта бер-берсенә сыенышып, тыгызланып утырган яшел һәм зәңгәр вагоннарга да сибелеп беткән икән. Ләкин ин башта кайсына сугылырга, кем белән киңәш-табыш итешергә соң? „ . — Эһе. путевкасыз гына, димсен? Алайса, син. солдаткай, комсомол штабына керсәң, хәерлерәк булыр Ии әүвәл биш катлы таш йортка1 диделәр ана яшел вагоннарның берсендә Керде, чиратка басты. . Коридор тар. кысан, бөркү. Әрле-бирле йөреш, гөж-тавыш Каибе- рәүләр документларын барлый, икенчеләре бердәнбер өстәл кырыена кысылышын яки тәрәзә тобена китеп, анкета тутырып азаплана. Рәмзинең ү з иш tape фуражкалы, яшел киемле егетләр дә аз т\ гел. Тик иңнәрендәге погоннар, күкрәкләрендәге значоклар гына төрле дән төрле. Матрослар да күренгәли Бүтән халык исә бөтенләй чуар. Ләкин күбесе — аның тиңнәре, яшьләр. Чират бик акрын бара Стеналарга төрле игъланнар эленгән Төзеле ш алдынгыларына багышлап чыгарылган плакат-листовкалар тагы. Чү. шуд кызыл каймалы матур листовкаларның берсендә аның абыйсы Айдаш түгелме соң? Нәкъ үзе! «Айдаш Хәнәфиевич Бариев» дип кычкырып тора симез хәрефләр! Аның үз бульдозерында кайда, ничек эшләве хакында кыска, әмма бик тә жылы һәм матур итеп әйтелгән «В->т. абый, ипчек очраштык, ә?!» Сурәте болай матур гына: тужурка якасын җилбәгәй салган да. чак кына көлемсери төшен, туп-туры болай таба караган Күзләрендә мөлаем нур. үз итеп, якын итеп карах «Исән-сау кайтып життеңме. энекәш! Әйдә, төкле аякларың белән1» ди сыман абыйсы. Ә нң аста эре кызыл хәрефләр ут булып яна: «КамАЗ төзелеше ударнигына дан!» «Дан-дан1»— монысы Рәмзи энекәшенең күңеленә даң-доң кыңгырау суккандай бу лып үтеп керде дә анд’| бер мизгелдә өермә куптарды. Юк. чиратта бүтән тора алмады. Сулышы- капканлыгын тойган хәлдә, урамга саф һавага чыкты. Инде шактый күтәрелеп өлгергән кояш иләмсез кыздыруын бела. Аяк астындагы асфальтка тикле йомшара төшкән шикелле. «Чулпан» кинотеатрының галәмәт зур тәрәзәләрендә фотовитраж Төзелеш панорамасы. Солдат аны сокланулы күз карашы белән бердән иңләп чыкты. Ләкин кинәт көлемсерәп куйды: «Соң ул моны чынлыкта, тормышның үзендә күрергә, барын да айкап-гизеп чыгарга тиеш ич. Аннары инде үзенә дә шул заводларның берсендә жиң сызганасы булыр...» Гидротөзүчеләр урамы шактый ук чибәрләнеп киткән. Урамның ян- якларында тротуар буйлата ямь-яшел газоннар сузылган, пөхтәдер, чистадыр үзе. Солдатка кинәт бик жиңел булып китте. Аяк астындагы җирне гоймыйча диярлек, бер кулында көрәнсу чемоданын селкә-селкә, урам белән түбәнгә Муса Жәлил проспектына таба жил-жил атлады. Ләкин бишәр катлы игезәк таш йортлар турысына житәрәк. адымын әкренәйтә төште Тегендә ике таш йорт арасындагы скверга аның ишләре — яшел киемлеләрдән тагын бер төркем килеп төшкән, житмәсә. чуар киемле кызлар да күбәеп киткән сыман, тегеләре боларын. бал кәрәзенә сарылган умарта кортлары шикелле, сарып алган да гөр киләләр Иркендә бер рәхәтләнеп, сүз-гәп куертуларны тансыкламас димени солдат! «Юк. комсомол штабы да. кадрлар бүлеге дә качмас әле. Иң башта туганнар белән күрешмичә, барын да уртага куеп киңәш-табыш итмичә ярамас Ике абый завод коруда — алар кайда ничек икәнен белми йөрмәс». Солдат кайта' Иминлек сагын Кавказ төбәгендә калдырып, иңнәреннән җир шарын төшергәндәй рәвеШтә бөтенләй бушап-жиңеләси кайтып килә. Каршысына тигез асфальт юл чаба Колак төбендә жил сызгыра Юлда машиналар, машиналар — выж да выж' КамАЗ биләмәләре! Иңбашларына канатлар үсен чыкканлыгын тоя сыман солдат Моннан берничә еллар элегрәк аның Айдаш белән Вәсим абыйсы да шулай канатланып кайтып килгәндер. Хәер, а.^ар икесе дә Минзәлә юлы чатыннан җәяүләгәннәр шикелле. Рәмзи бик хәтерли: өлкән абыйсы кичен күз бәйләнгәч бусагадан атлап кергән иде. аның өсте-башы ап-ак кар иде. ә Вәсим абыйсы исә язгы чәчү бетәр-бетмәстә әче таң белән өн тәрәзәләрен чирткән иде. Ә ул менә жәй челләсендә көпә-көндез кайтып килә. Бик күп еллар әүвәл аның әтисе Хәнәфи дә шушылай җәй уртасында кантын килгән бит Ана да ул чагында’ нәкъ егерме яшь булган! Ләкин ул Чаллының үзеннән үк җәяүләгән. Әйе. туп-турылай басу сукмагы белән атлаган. Аякларында кирза итекләр, башында төсе читан пилотка, аркасында солдат биштәре Ярты Европаны азат итеп кайтышы. * Хәзер дөньялар бүтән. Солдат булып йөргән ир-егетнең туган якларын н сагынуы, сөйгәнен юксынуы, кайткан чагында иңнәренә канатлар үсүен 5 тоюлары гына бер төследер. Хәер, бөтенләй үк бер төсле микән? «МАЗ» кабинасында алар икәү. ? Орловка авылы очындагы юл боҗрасын дутайлап үтүләренә. Кама J тарафларында еракка сузылган сөзәк үр кашында биек ак йортлар ♦ калкынды Ак шәһәр. Ул җирдә түгел дә сыман - сыек рәшә эчендә = күктә йөзә кебек. Ә каршы тарафта исә җирдән шактый күтәрелергә | өлгергән ТЭЦ торбасы күренде, сул кулдарак яшеллеген җуйган һәм кө- = рәнсу-кучкылланып торган бик тә калын урман абайланды. Юк-юк. бола- 7 ры туып килгән завод корпуслары лабаса! Солдат тынын кысты ТЭЦ торбасы йомшак һәм мул яңгырдан соң капыл күтәрелгән - Таза саплы гөмбә шикеллерәк. Рәмзи әлегә берни белми, әмма соңыннан 7 чамалар: «гөмбә» эшләпәсе күзгә күренми генә күтәрелә торыр - торба 7 аның саен үсә. күтәрелә барыр Шофер-сакалбай газны киметә төшен, сынар кулы белән генә сигаретына ут алды: — Ике йөз дә илле метрга күтәреләсе, ди. Монысын бетерсәләр, янәшәдә тагын бер торба буласы Эһе. диде солдат ТЭЦ торбасы дәвәеп-сузаеп ярыйсы ук якынлашкач, шофер машинаны капыл гына туктатты да: — Миңа моннан уңга, стройбазага чаптырасы, ә сиңа, тугайкай, те- геләйгә китәсе. РИЗ1 әнә генә,— диде — Аңладым. Бик рәхмәт сиңа, дус кеше! Юлның РИЗ боҗрасын әйләнеп үтүенә, «берәрсенә янә кул күтәреп ипле генә утырып китәрмен дә бик җәт кайтып җитәрмен болай булгач», дип куанган иде солдат Ләкин кая ул! РИЗ янында шактыйга тоткарлан мыйча һич булдыра алмады Чын-чынлап хәйран-тамаша икән лә аның туган як кырларында! Ул киткән язда монда куәтле экскаваторлар зур чокырны казырга керешкән генә иде әле. Ә сузылып киткән1 бетон юлның дамбасын өяргә дә тотынмаганнар иде. Нибары әйләнә-тирәнең кара туфрагын гына дөнья җимертеп каезларга ябышканнар иде. Ә хәзер Актарылып-чокырланып яткан җир күкрәгеннән, син к\р дә мин күр. бөтен завод калкынып чыккан лабаса! Иңлеге дә шактый гына, биеклеге дә шәп. озынлыгы да хәтсез. Инде зәңгәрсу-аксыл панель киемнәрен киенеп, түбәсенә көрәнсу-яшькелт шәльяулыгын да бөркәнеп алырга өлгергән. Көн яктысына көләчләнеп, күз явын алырдай нурлар сибеп карый! Солдат тирән-тирән сулап куйгалады һәм сулышы белән бергә, кая дыр күкрәк төбеннән, ничектер үзеннән-үзе соклану һәм дәртсенү авазы бәреп чыкты: — Хәлләр диген! Түзмәде, дамба кашыннан түбәнгә_ төште дә заводның иләмсез зур ишегеннән атлап керде. Юк. әллә ни айкалып-буталып йөрмәде — завод эчен алай тиз генә айкап чыгарлык та түгел икән күзләрен киң ачып бер тирәдән генә әйләнде. Аңа беркем борылып карамады, сүз катмады һәркем үз эшенә чумган, завод эчендәгеләр. гомумән, мәш килә ' РИЗ - ремонт-ниструментлар заводы иде. Әллә ничә төрле, әллә ни хәтле машина-механизмнар! Беришесе туфрак тигезли яисә җир тыгызлый, икенчеләре чокыр казый яисә бетон җәя Аргы очтарак тнп-тигез шомартылган бетон җирлеккә инде уйдык-уйдык тимер плитәләр тезеп яки агач шакмаклардан идән түшәп киләләр. Ә һавасында зәп-зәңгәр сөрем — аның моңарчы һичкайда да тоймаган ачы исе борыннарны яра. җитмәсә, һава үзе дә әледән-әле дерелдәп, селкенеп китә: даң да доң. дөмберт тә дөмберт! Кабалану сизелми, әмма бик тә ашыгалар, күрәмсең. Солдатның күкрәгеннән янә ирекле-ирексездән сәер генә аваз сытылып чыкты: — Монда инде бетереп тә яталар ич! Кире дамба кашына күтәрелгәч, фуражкасын баш түбәсенә үк чөеп, әйләнәтирәгә янә күз йөртеп чыкты. Әйе. Рәмзинеке әнә анда тоташтан ялангач урман-чытырмандай күренгән көрәнсу-кучкыл корпусларның берсе булыр. Тик аңарчы барын да бер йөреп чыкмыйча, ибен-юнен капшап карамыйча һич ярамас. Җәяүләп, тәпиләп! РИЗ бинасына күз төшергәч Рәмзи тагын да шаккатты: аның түбәсендә чотыр да чатыр мотороллерлар чабыша иде һәммәсе дә әрҗәле мотороллер! Түбә ябучыларга тегесен-бусын китереп, ташып йөрүләре икән. Атланып алган кешеләре дә әллә кемнәр түгел, япь-яшь кенә кызлар! Хәвеф-мазар дигәненә дә исләре китмичә, җифырт-мифырт те- гәләйгә дә. болайга да элдертәләр генә, һавада тик ала-кола яулыклары җилферди дә кайсыберенең чәче тузгый. Менә сиңа шәрә сыйраклы нәз- кәй билләр! Чаллыда кадрлар идарәсе урнашкан биш катлы йорт тирәсендә буталып йөргән чагында Рәмзи-солдат чырык-чарык көлешүдән бушый алмаган кыз-кыркынга сәерсенебрәк, .хәтта шикләнебрәк тә күз аткала- ган иде Аларның беришесе. әлбәттә, сынауларга түзә алмыйдыр, чәчеләдер. сибеләдер, әмма, бактың исә. аларның завод түбәләрендә шушылай тыз-быз чабып-очып йөрүчеләре дә шул ук чибәрләр арасыннан килеп чыга бит! Рәмзи күзләрен йомды һәм шул минутта, томан эченнән калкынып чыккандай, күз алдына сөйгәне Язилә килеп басты Әйе. өзелеп сөйгәне Кыйгач кашларын югары чөйгән дә кара күзләрен зур ачып, шикләнү, хәтта куркыну аша карый кебек. РИЗ түбәсендәге җитез, кыю кызлар шикелле эш җимертә алыр иде микән ул? Әллә, чыдый алмыйча, ятьрәк койрыкны сыртка салып, читкә элдертү ягын карар иде микән? . карт йортыннан. Юк. үзенең кояшлы оҗмахы Молдавиягә сыпыртма- ? ды егет: ул нибары иске Чаллы читендә гөмбәдәй калкып чыккан өр-яңа йортларның берсендә шыгырдап торган пружиналы, ялтыравык никельле койкага ия булып алган иде Бүлмәләрендә бары да энә белән җептән генә чыккан, ди. бары да ялт-йолт итә. хәтта шәп кием шкафы белән шоп-шомЪ тумбочкаларга кадәр куелган, ди. Тик су белән генә әлегә җәфалыйлар, әмма анысы да озакламый бер юньгә кИләчәк, ди. Болар- ны ул. бер очрашкач. Назарга сөйләп биргән, имеш. — Эшнең чын остасы ич ул! Инде хәзер, безнең «Жилстройны» калдырып, турыдантуры КамАЗның үзен коручы идарәгә күчте. «Иң беренче заводны салуда да катнашам, иң беренче станокны көйләүгә дә үзем тотынам», ди. Тәки үз дигәнен итәчәк ул! — дип бердән тезеп салды мари егете. Моңа җавапка Туры карт чал башын гына селеккәләде: — Ием. булдырмастай бәндәгә охшамаган. . ихлас! Картның күңелен егет киткәннән бирле: «Шул Рәмилә бәпкәч аркасында келәткә бикләп дапрус ясамаган булсам, бәлкем ул тикле үк ашыкмаган булыр ие; үземдә ипле генә җәшәп җатар ие әле»,— дигән уй бимазалап тора иде Женя Мынданың истәлеге булып, келәт белән ак мунчада электр уты янып калды, әмма иң кирәге, иң кадерлесе — коедагы насос иде. Монысын молдаван егете китәренә берәр атна калганда. Чаллыдан үзе табып алып кайтты, үзе үк көйләп тә куйды. Әкәмәт уңай нәрсә икән: махсус пенопласт «мендәр» — калкавычка беркетелгән җыйнак кына, җиңел генә бу насосны коега төшерәсең дә шнурдагы кнопкага гына басасың — җаның теләгән кадәр суырттыра суны кодрәт иясе! Аннары ишегалды почмагында зур чанда кичкә хәтле талыгып өлгергән суны да шул ук насос ярдәмендә бакчага сиптерәсең. Тамчы да көч түгәсе юк — рәхәтлән! Сабир «чуерташ» исә бу шәп нәрсәне бөтенләй уенчыкка әверелдерде: кирәк булганда да сиптерттерә, кирәк булмаганда да Ахырда бабасы : — Бар дөнҗаны сазга әйләндереп бетерер иең бугай, пырдымсыз! — дип оныгын бик яман әрләп ташлады— Әле җәйләр килми калмас, ки рәге бик булыр моның Аннары адәм рәтле берәүнең матур бер истәлеге дә бит әле ул! Шхл VK кичне бабай, ычкындырыр төшләрен ычкындырып, электр насосын келәткә длып керде дә монда әле кайчан гына молдаван остасы йоклап йөргән сәке астына яшереп куйды — Кирәге бик килеп чыкканда гына эшләткәләрбез. Ишетсен колагың, малай актыгы! — диде. Ләкин Туры карт молдаван егетен әледән-әле Габделбәр белән Назардан сорашмыйча булдыра алмый иде: Чаллыда алай-болай янә очраганы юкмы, ни хәлләрдә йөри икән, исәнме-саумы дигәндәй? Әлбәттә, картның белергә теләгәне тирәндәрәк. нечкәрәк: «Безнең кызый белән арасын өздеме икән, ары таба инде ниләр кыланырга чамалый икән ул иблис җегет?» дигән чамадарак иде. Тик ул монысын • туп-туры бәреп сорарга гына кыенсына иде. Ә Рәмиләнең үзеннән исә.. Туры карт үзенең сөекле бәбкәчен андый дорфа сораулар белән җәфалый аламы соң?. Шул ук чакны ул, күңе- лендәгене тышка чыгармаса да. эчтән генә рәнҗеп-сызланып та куйга- лый иде: соңгы көннәрдә кызый — кая анда көянтә-чиләкләп тәмле су китерүләр! — бабасының күзенә бөтенләй күренмәскә тырышып йөри иде. Ә бер кичне, армиядән кайтып төшкән Рәмзи абыйсына ияреп, бәбкәче Рәмилә дә килеп кергәч. Туры карт күңеле тулудан әллә нишләп китте. Солдат оныгының менә шушылай таза-сау хәлләрдә әйләнеп кайтулары. аның көр тавышын ишетүләр, яшьлек дәрте, көч-гайрәт бөркегән нурлы йөзен күрү бәхете Туры картны, әлбәттә, чиксез куандырды Оныгы белән гөлдер-гөлдер сөйләшкән арада ул. билгеле, күзләрен мөлдерәтеп, бәбкәче Рәмиләгә дә карап куйгалады. Кызыйның да куанычы ташып тора, аның да йөзендә ай да кояш, теленә исә былбыл кунган сыман: чут-чут сайрый, чырык-чырык көлеп җибәрә! Әйе. аның сөйкемлелеге. мөлаемлылыгы тагын да арта төшкән, кыяфәте дә шактый ук үзгә рәвеш алган: кай арада диген, чәчен кыскартып кистергән дә кабартып куйган, нәзек кашлары биеп кенә тора, ә күзләрендә исә моңарчы күренмәгән очкыннар уйнаклый кебек. Тәмам пешеп өлгергән кура җиләге ни дә бу ни! Бүген булмаса. иртәгә тот та кияүгә бир үзен! Үз йортында оялап алган ике егет — Габделбәр белән Назардан исә Туры карт бик канәгать, бик разый иде. Икесе дә авылда туып-үскән крестьян малайлары, икесе дә. вакытлары тисә, кул астына керергә генә торалар. Әле килеп төшкән көннәрендә үк капка төпләренә китереп ауда- рылган каен утынын кискәләп-яргалап лапас астына да, урам як койма буена да бик матур итеп әрдәнәләргә өеп куйдылар. Ян бакчадагы умарта ояларын күчерешү, аларның утырган төшләрен чүп-чардан тазарту кебек эшләрдә дә булышмый калмадылар Мари егете Назарның туган авылы Агыйделдән әллә ни ерак та түгел, киң генә, матур гына күл буенда урнашкан булган. Ләкин ул авыл хәзер инде юк диярлек икән, нибары өч-дүрт өй генә утырып калган Чөнки Чаллы ГЭСы корылып беткәч, аларның авылын бөтенләйгә су басып китәсе икән Шул сәбәпле, боларны күрше татар авылына күчерергә тотынг.аңнар. Назарга, әлбәттә, колхозда да эш бетмәгән булыр иде, әмма ул замана куптарган каты җилләрдә күңелен иләсләндереп. КамАЗ төзелешенә кубарга иткән. Алай икән,— дип сузды Туры карт, егетне тыңлап бетерүгә — Туган-үскән нигезләр, җирдәге гүр ияләре — бары бер очтан су астында калачак, дисең, алайса? һай-һай. катырак кизәнгән шул сезнекеләргә җазмыш! - Бер чараң юк. апаем. Чыпчык дулап киртә җимергәне бармы? Ә мин монда төзелештә ипле генә эшли торгач, бер җаена чыгармын әле. Турысын әйткәндә, соңрак КамАЗның үзенә күчәргә ният. Тора- бара, бәлкем, техникум ишесен дә ачмый калмаслар әле минем кебег- рәкләргә. Вятка угете Габделбәр исә күңел түрендәгене яктыга чыгарып салырга алай ашыгычлык күрсәтмәде, уратыбрак-чуалтыбрак кыланды. Ул. тегенди-мондый гына сүз чыкканда да, сыңар кулы белән киң яңаклы битен сыпыргалап. туган ягын мактарга тотына иде: «Безнең колхоз бөтен Киров өлкәсендә гөрли Игенчелек буенча дисеңме, яки. әйтик. мал асраучылык буенча дисеңме — байраклар бездә! Колхоз пред- * седателе Таһир абый Хезмәт Герое хәзер, бүтәннәр дә орден-медаль-= ләрне аз такмады инде. Менә сезнең якта салам түбәле өйләр әле һа- 5 ман күренгәли, каралты-кураны әйткән дә юк. Ә безнең авылның төзек- <■ леген сөйләсәмме?.Өйләрнең иркенлеген, чибәрлеген күрсәгез икән, бер- ? сеннән-берсе уздырган. Тап уенчыклар инде!» .Шушылай мактану-һавалануга Туры карт, баш түбәсендә кәләпү- < шен шудыргалап — Тукта, нишләп әле син дөнҗаның андыен гүзәл оҗмахын ташлап J китәргә иттең соң? — дип текәлде. s — Сере бар аның, бабай, сере! — егетнең коңгырт күзләре кысы- j ла төште — Менә мин карап-карап торам да шаклар катам сездә меха- < низаторлар җитми икән, шоферлар да өч бөртек кенә. Ә бездә ике * йортның берендә шофер яисә тракторчы. Әле күбрәк тә булмаса. "Димәк - ки. ул һөнәргә укуның кызыгы юк минем өчен — Ә ни нәрсә кызык алайса? — Төзелеш, дим. төзелеш. Бездә болай төзү бригадалары бар барын. әмма алар ферма каралтыларын кору, күпер салулардан уза алмый. Ник дисеңме? Осталык җитми! Ә шәп клуб, таш мәктәпләрне әрмәннәр генә төзи Каф таулары артыннан килеп шулар тотына. — Безнең үзебездә дә клубны шулар өлгертте — җалт иттерделәр. Бөтен Рәчәй буйлап таралган, диләр, хәзер әрмәнне.— диде Туры карт — Инде дә эшләп күрсәтәләр үзе! — Умырттырып акчасын да каералар! Анысы да хак: кояш белән чыгалар, кояш баегач кайталар — чыда гына! Үзем эшләп карадым алар янында комын китереп, ташынкирпечен әзерләшеп йөрдем, бик беләм! Әмма ләкин алар безнең ишене үз бригадаларына алмый — Ә син акча дип теш кайраган идеңмени әле? — диде Туры карт һәм сынаулы. хәтта мыскыллы карашы белән егетне сөзеп алды Мондый чеметтерүгә Габделбәр әллә ни ис җибәрмәде, аның сул кашы гына сизелер-сизелмәс кыймылдап алды. — һи. эш акчадамыны? Әрмәннәр кебек чын оста бул. кулыңда утлар уйнасын! Менә нигә кирәк булды миңа сезнең Чаллы! Ике-өч елым жәл түгел, боерган булса, остарып кына җитим! Илкәйдә балалар бакчасы, кибетләр саласы бар. Сасмак авылында культура сарае тагы Үз осталары булганда, колхозга да файда гына ич! — Синеке хикмәтлерәк икән шул! — диде карт сузып кына һәм аның йөзендәге һәр җыерчыгы капыл гына нурга күмелде Хуп, улым, бик хуп! Уңарга җазган булсын! Үз серләрен шул рәвешле — берсе кыекламый-мыекламый. икенчесе уратыбракчуалтыбрак — ачып салгач, егетләр бабайның үзен дә читтә калдырырга теләмәде Аларны күптәннән инде кызыксындырып килгән бер нәрсә бар иде: бабайның үз исеме Әүхәди, заманында мулла кушкан матур гына исем, әмма авыл халкы бу исемне бик сирәк әйтә, аңа ешрак очракта «Туры бабай» яисә «Туры агай» дип эндәшә иде. Ни сәбәптән икән? Кушамат тиккә генә бирелми ич. Туры картның ак самавырга кушучлап күмер салып маташкан чагы иде, менә ул. гәүдәсен турайта төшеп, җилкәләрен язып җибәрде: _ _ Нигә дип соң, ни. җазмыш инде. Элегрәк мин әллә шушылай бөрешеп, җилкә салындырып җөрер иемме? Гәүдәм гренадерныкыдай, күкрәк киереп туп-турылай басып җөрер нем җиргә, шуңа күрәдер Сабир «чуерташ», өстәл читенә таянып, чәй өлгерүен көтеп утыра иде — минуты белән бабасын сатты: Хәйләләмә, бабай! Күршедәге Бибинур әби үзе әйтте миңа: «Синең бабаң, диде, сүзнең турысын әйтер, хак сүз әйтер, диде. Әллә нинди нәчәлникләрдән дә куркын тормас, диде Аның кыек әйтсә дә, туры чыгар» диде Менә нигә такканнар сиңа андый кушаматны! Мондый «сатуга» бабай тамчы да үпкәләмәде, киресенчә, бик тә кәефле рәвештә тамак төбе белән генә кеткелдәп алды. Аннары капыл гына тынды да авыр сулап куйды һәм ярым пышылдау аша ирен арасыннан сыгып чыгарды: - Ә сугышка тикле «Инде Әүхәдие» дип жөртерләр ие. бала-чага исә «Инде абый» дияр ие. «Инде абый3» Нишләп алай? — дип текәлде Габделбәр, муенын сузып Монысы Сабир өчен дә зур яңалык иде. ул. хәтта авыз ачып сорау да бирә алмыйча, зур күзләрен генә челт-челт йомгалады Тотлыкканга күр,», озынрак сүз әйткәндә «индежне кыстырганга күрә. Әйтик, «мото инде цикл» дип төртелеп торулармы жә исә «ата инде каз» дип буылып калулармы — тәмамлар жөдәр ием. Заманасында селеккәннәр ие шул мине. «Селеккәннәр иде»? Анысы ни тагы? Соң. капчык киертеп инде. Колхоз корган җылны. Җәгьни. әйтсәм дә әйтим инде, оланнар, тарих мең дә тугыз жөз дә утызынчы жыл- ның /казлыгында, сулар киткәч, сәвер аенда. Җаман ачу тотып. «Әртил кормый жарамый безнең ише жарлыжабагайга».— дип бугазны артыграк жыртып җибәргәнмен. күрәмсең Дөмектермәкче булганнар Ишеткәнем бар: безнең якларда элекке заманнарда капчык киертеп дөмбәсләүләр булгалаган.— диде Назар, жирән сакалын учлаган килеш. — Ә мине дөмбәсләмәделәр, селектеләр. Ничекләйме? Безнең валуе Илбактыда ие. шуннан төн уртасында кайтып килгән чагым Нишләптер иптәшләрдән арткарак калганмын Бервакыт . Шилнә жары белән ипле генә атлаган җиремдә тал арасыннан килеп чыкмасыннармы! Капчык киерткәннәрен сизми дә калдым Кемнәр, бабай? Каракайлармы? — дип сорады Сабир пышылдап кына Малайның тамак төбенә кинәт кенә төер менеп кунган һәм ул аны йотып жибәрә алмыйча интегә иде. Җарып кына әйтмәем. Әллә дүртәү, әллә бишәү әзмәвир. Жук. ормадылар, бәрмәделәр, капчыкка тыккан көе һавада селектеләр Ни суккан эзе жук. ни җәрәхәте жук. омма ләкин эчке әгъзалар урыныннан купкан Тая аткач, кан косып жаткан җиремнән табып алалар да Чаллы бульнисенә илтеп салалар, аннары Казанның үзенә озаталар. Җан дигәнем нык булгау. күрәмсең, жата торгач, эчке әгъзаларны рәткә китерә алдылар үзе. тик тотлыгуымның гына дәвасы табылмады. Бу хәлләрне ишетүгә бабайның оныгы Сабир гына түгел, ике фатирчы е^ет тә өнсез калган иде. менә, ниһаять. Габделбәр авыр гына көрсенеп куйгач: — Ә хәзер тотлыкмыйсың бит инде Әкренләп үзеннән-үзе беттемени? — дип сорады - Бетәр сиңа! Шушы азаккы сугыш чик куйды аңа! Туры карт, бер тотынгач, ярардай хәтлесен яктыга чыгармыйча булмас ахры дип. ясаган чәен бер-ике генә йотты да басынкы тавыш белән язмышының иң саллы гәрәбәләрен ары тезеп китте: Башта сугышка алмадылар мине, авылда бригадир булып жөри бирдем Аннан инде сугышның икенче жылында председатель иттеләр. Авылда жүнле-башлы адәм калмаган, кемне куйсыннар? «Инде» абзаң да жарады. Әмма озак тормадым, очырттылар. «Колхоз милкен туздырган өчен» дип Эшләр хөрти. хәлләр дуамал начар чак. Бикләннең чана жасаучылары. тутым бөгүчеләре белән алыш-биреш итеп алган ием шул Алты-җиде баш җәш үгез малыннан колак кагарга туры килгән ие Тегеләр акчага сатмый, ә колхозны арба-чанасыз гына өстерәп кара! Хөкемгә тартырга да исәпләре жук түгел ие. — Сон. колхоз файдасына булган ич! — диде Габделбәр. Шулаен шулай-да бит. Жарар. колхоз арба-чаналы булып калды. үзем жөрәк жарсуына чыдашмыйыа туп-турылай военкоматка киттем «Ичмаса, обозга булса да жарармын». дип. И тап шуңа охшашлыга жарадым да Ут эченә ат жигеп кердем, ат жигеп чыктым, дигәндәй Снарядын-мазарын да ташыдым, жаралыларны да аз апчыкмадым Гражданнар сугышында һай күп атышырга туры килгән ие. ә монда ник бер атып карасам икән, ник бер фашистны дөмектерә алсам икән Жугыйсә, арба башына винтовкам да кыстырып куелган иде. Жае чыкмавыннан әйтәм әле. Җарты Жаурупаны буйласам да... — Шулай йөргәндә тотлыгудан да котылдыңмы? — дип авызын ерды Габделбәр. — Ашыкма, дим! Герман жиренә барып кергәч булды ул. нимеснең жылкылдап торган шәп алашаларын жигә башлагач. Бер заман дуамал дәһшәткә эләгеп, чат минем жанда диярлек бомба шартлады Җарый әле иптәшләр казып ала белгән. Жаман контузия Госпитальдә өч ай жарым жатып чыктым Бер заман терелеп килгәндә, исләремакылла- рым китте: тотлыгуым беткән! — Менә сиңа хикмәт! — Авылга кайткач, элеккеге кушаматны тергезеп тормадылар. «Инде абый» булулар эзсез жугалды шулай иттереп. Үземне хәтта киредән председатель итәргә дә кызыгып жөргәннәр ие, әмма ул арада улым Ризван кайтып төште. Аный орденмедальләре күкрәк тутырук. ә миндә нибары ике жиз медаль генә Бик авыр жылларда. бик жәшли көенчә өстерәргә туры килде аңа Тик ул да. колхозларны берләштерә башлагач. очты Дөресе. Казанга укырга озаттылар үзен Туры бабай, башын иеп. тынып калды Бүтәннәр дә сүз катмас булды Самавыр инде күптән кайнап чыккан, бүлмәдә аның торган саен тоныклана барган гүләве генә ишетелә иде Ниһаять. Туры карт башын күтәрә төште һәм. беркемгә дә карамый-нитми. һаман да шул карлык- канрак тавыш белән, әмма һич көтелмәгән тарафтан сорап куйды: — Теге заманның өермәле җылларында теге кем . Котовский-батыр... милләте белән молдаван булганмы әле? Сорау егетләрне сискәндереп жибәрде. Алар үтә сәерсенү аша бер берсенә күз ташлап алдылар Әлерәк кенә бөтенләй бүтән төрле кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр турында әңгәмә корып утырганнар иде. ә хәзер, күр инде, һич уйга да килмәгән текә борылыш Туры карт әлеге соравы белән, әлбәттә, үз күңеле төбендә ни ятканын, кемнәр һәм ниләр хакында тынгысыз уйларда ут йотып яшәгәнлеген аермачык сиздерде Күрәсең. ул. ни тырышмасын, үз эчендә кайнаган пошаманлы уй-хисләрне берничек баса да. тыя да алмый иде бугай. Ие. бабай, молдаван булган,- дип иң әүвәл сүз катты Сабир Зрә дә гаярь, зрә дә үткен кеше булган ул заманасында! — Алайсам. монда үзебездә дә буласы икән хәлләр! — дип басын кы гына сузды Туры карт һәм чал кашлары астыннан гына егетләрнең берсенә, үзен Вятка татары дип йөрткәненә күз төшереп алды — Кар- шыларында асыл кошның берәгәйлесе, түш кабартып, канат кагарга торганда, татар булган башлары белән ни жөриләрдер жебеп. Бу сүзләрдән Габделбәр, янтыгына очлы без кадагандай рәвештә йөзен яман чытып, төкселәнеп китте, әмма егет шуның арты ук коңгырт күзләрендә зәһәр очкыннар да кабындыра белде — Син. бабай, үз татарыңны алай ансат кына себереп атарга ашыкма олс бик. Арада Tanih.-i басса, ут чыгарыр^айлар да бөтенләй үк бетмәгәндер. бәлкем 'i <ең әйтмешли, дөнья күләсә — бер көендерә дә. бер сөендерә дә белә бугай ул. ә?!