Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР МИРАСНЫҢ ҖИТДИ ӨЛЕШЕ


оңгы ун-унбиш елда татар халык иҗаты әсәрләрен җыю, бастырып чыгару һәм фәнни ейрәну эше бер җанлану чоры кичерә. Культурабыз тарихы белән кызыксынучылар да моны сизәдер. Сүз — без күптән күнеккән гадәти җыентыклар турында гына түгел, сүз — Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының халык иҗаты секторы тарафыннан соңгы ун ел дәвамында җыр, әкият (3 китап), бәет һәм башкаларга багышлап әзерләнгән унике томлык хакында бара. Бу җыелманың әлегә кадәр дөнья күргән сигез томы, фәнни яктан нигездә яхшы әзерләнгән үзенчәлекле китаплар буларак, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан зур канәгатьләнү белән каршыланды. Шулай ук җыелманың
тугызынчы томы — «Татар халык иҗаты. Дастаннар»1 — күптән көтелгән, татар халкының культура мирасы, шигъри хәзинәсе, әдәбияты һәм сәнгате белән кызыксынучылар тарафыннан зарыгып көтелгән китап булып чыкты.
Әкият, мәкаль, табышмак китапларына без беркадәр күнеккән инде. Андыйлар белән беркемне дә «шаккатыра алмыйсың». Мондый характердагы басмаларның максаты да башкачарак Күрсәтелгән жанрларга караган китаплар кат-кат басылып чыкты. Ә менә татар халык дастаннарын без беренче тапкыр күрәбез. Җыентыкның иҗтимагый әһәмиятен билгеләгән күрсәткечләрнең беренчесе әнә шуннан гыйбарәт Икенчедән. Соңгы елларда халык эпосына игътибар елдан-ел арта. Мәскәүдәге «Наука» нәшриятында «СССР халыклары эпосы» сериясендә һәркайсы ике телдә булган (казахча — русча. башкортча — русча, төркмәнчә — русча һ. б.) гаять җитди күп- томлык басылып ята. Казах, кыргыз, үзбәк эпосына багышланган күлтомлыклар берничә ел элек чыгарылып, халык арасына таралып бетте. Алма-Атада 1957 елда ук эпос үрнәкләреннән торган биш китап басылып чыккан иде Соңгы елларда Кыргызстанда «Манас» эпосының ^агымбай Орозбаков варианты 3 томда, Саякбай Каралаев варианты 4 томда кыргыз телендә басылды Хәзер шул ук әсәрнең кыргызча-русча дүрттомлыгы Мәскәүнең «Наука» нәшрия
тында басыла башлады. Бу халыкларның эпосына багышланган тирән эчтәлекле фәнни хезмәтләр дә дөнья күреп тора. Димәк, «Дастаннар» китабы — бүгенге татар фольклор фәненең генә түгел, гомумән, совет халыклары иҗатын өйрәнүнең төп тенденцияләреннән берсен чагылдырган басмалар үрнәге.
Өченчедән. Хәзер халык иҗатын өйрәнүдә генә түгел, әдәбиятта да ата-бабаларыбыз тормышына, аларның культурасына игътибар шулай ук тирәнәя. Нурихан Фәттахның «Этил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» зур кызыксыну белән каршыландылар. Драма-тургия белән поэзия дә калышмаска тырыша. Ренат Харис, Равил Файзуллин, бигрәк тә Илдар Юзеев әсәрләрендә борынгы мифологик сюжетлар, образлар, шигъри алымнар еш очрый. Дөрес, без күбрәк борынгы грек-рим һ. 6. халыклар мифологиясенә мөрәҗәгать итәбез. Үзебезнең татар мифологиясенә әйләнеп карасак, Былтырдан бармагын кыстырган мескен Шүрәле тирәсеннән әллә ни ерак китә алганыбыз юк кебек...
Дүртенчедән. Әле күптән түгел: «Безнең халыкта гомумән зур күләмле эпик әсәрләр— дастаннар бармы?» — дигән сорауга еш кына «Юк! »дип җавап бирә идек. Соңрак халык иҗатын өйрәнүчеләр мәсьәләгә башкачарак карый башладылар Бу юнәлештәге беренче җитди адымнар Нәкый ага Исәнбәт һәм Хәмит абый Ярми исемнәре белән бәйләнгән. Шулай да әлегә кадәр дөнья күргән мәкалә һәм дастан текстлары нигездә Себер татарлары иҗатына гына карый. Ә инде соңгы 10-15 елда югарыда телгә алынган институтның халык иҗаты секторы казан татарлары иҗаты белән генә чикләнмичә, башка этник төркемнәр фольклорын өйрәнү буенча да махсус эзләнүләр алып барды, күп кенә дастан текстлары язып алды Кызыклы фәнни мәкаләләр дә басылып чыкты. Әйтик, халкыбызның шигъри мирасын өйрәнү эшенә, бигрәк тә борынгы кулъязмаларны фәнни тикшерүгә М. Госманов зур өлеш кертте Күзәтелә торган китапның тезүчесе Ф Әхмәтова дастаннарга багышланган мәкаләләр бастырып, Бөтенсоюз фәнни конференцияләрендә махсус докладлар белән чыкты.
Күп кенә халыкларның эпосын өйрәнү илле, йөз, аерым очракларда мең еллар буе алып барыла. Ә без әле беренче адымнар ясыйбыз. (Академик В. В. Радловның 1872 елда дөнья күргән мәгълүм китабы, никадәр генә җитди һәм бай эчтәлекле
С
булса да, тел өйрәнү материаллары буларак әзерләнгән иде). Татар халык эпосы турында язганда, без. гадәттә, конкрет материал, дастан текстлары эзләп аптырый идек, аннан-моннан йолкып-тартып, кайвакыт юктан бар итәргә дә тырыша идек. Ә хәзер безнең кулда — махсус җыентык, «Дастаннар» китабы, югарыда телгә алынган фәнни эзләнүләрнең нәтиҗәсе
Китаптагы! материаллар күрсәтүенчә, җыентыкны әзерләү халык иҗаты секторыннан, күптомлыкның редколлегиясеннән (җитәкчесе — Илбарис Надиров), аеруча тезүчедән бик күп түземлек, тырышлык таләп иткән һәм бу бик табигый. Китапта соңгы елларда гына халык теленнән язып алынган дастаннарга зур урын бирелгән. Бу юнәлештәге эзләнүләрнең төп авырлыгы төзүче өстенә төшкән, билгеле. Ул халыктан, вариантлары белән исәпләгәндә, уннарча әсәр язып алган.
Татар эпосы әсәрләрен барлауның икенче юлы — борынгы кулъязмаларны өйрәнү. Бу — искиткеч катлаулы, четерекле, зур түземлек таләп итә торган эш. Җыентыкны әзерләгәндә төзүче тарафыннан бу юнәлештә дә зур һәм. һичшиксез, әһәмиятле эш башкарылган. Шул ук вакытта төзүчегә җитди ярдәм күрсәткән рәссам Бакый ага Урманче, профессор Миркасыйм Госманов. әдәбият белгече Мәсгут Гайнетдинов хезмәтләрен дә ихтирам белән телгә алырга кирәк.
Конкрет материалны. татар халык эпосының табигатен аңлап язылган кереш мәкалә; аерым әсәрләргә, аларның вариантларына язылган искәрмәләр; тагы да җитдирәге—12 дастанның нотага салынган көен урнаштыру китапның күңелне шатландырган уңай якларыннан санала
Шулай да мин, җыентык кай яктан карасаң да. ал да гөл, анда бернинди җитешсезлек юк, дип әйтергә җыенмыйм. Әгәр кимчелекләр генә эзләп, юклы-барлы төгәл- сезлекләрне күпертеп карый башласаң, китапка нык кына бәйләнергә дә мөмкиндер. Әмма бу рецензиянең максаты ул түгел. Шулай да кайбер мисалларга тукталып үтим. Берничә җирдә казахча әйнек (тәрәзә) сүзе очрый. Нигәдер ул әйнек түгел, айнәк дип язылган. (Биредә мин ялгыш бирелгән казахча сүзләргә күбрәк тукталам. Чөнки әсәрнең лексикасында гына түгел, гомуми стилендә. рифмаларында. ритмикасында казах кыйссалары йогынтысы ачыктан-ачык сизелеп тора). «Бүз егет»тәге «ханга ялгыз ул битте- (275 бит) дә дөрес түгел, «ул бетте- булырга тиеш иде Остап (тотып) сүзе гарәп графикасыннан ялгыш укылып, ушлап дип бирелгән (276 бит). Шул ук «Бүз егетонең «Ятыптыр так өстендә куендашып» дигән җөмләсендәге так сүзе тәхет дип аңлатылган (290 бит) Хәлбуки, казахча так — тәхет түгел, гадәти артсыз урындык
Ярар, мондый вак-төякләр һәрбер китапта булуы мөмкин. Аларны төзәтү — техник эш. Мәсьәләнең икенче — җитдирәк ягына игътибар итик. Язучылар союзында булган бер сөйләшү вакытында: китап ярыйсы ук чуар, анда Идел-Урал ягы татарларыннан гына түгел, Себер татарларыннан язып алынган әсәрләргә дә зур урын бирелгән, дигән фикер әйтелде. Әйе, бу чыннан да шулай: китапта татар халкы яши торган төрле төбәкләрдә җыелган материаллар урнаштырылган. Миңа калса, бу шулай булырга тиеш тә. Казан татарлары, мишәрләр, Себер татарлары — килеп чыгышлары ягыннан гына түгел, тарихи язмышлары, материаль һәм рухи культуралары, ниһаять, телләре белән барысы да бер үк халык вәкилләре бит Нишләп соң аларны бер-берсенә каршы куярга? Мәсьәләгә болай килү чикләнгәнлек булыр иде. Җыентыкны төзүче һәм редколлегия сайлаган юлның ярыйсы ук киң перспективасы бар Әгәр татар халык эпосын җыю өнә шул юнәлештә дәвам итсә, Казан-Урал тирәләрендә генә түгел. Башкортстанда, Оренбург, Чиләбе һ. б. якларда яшәүче татарлар арасыннан, Омск, Томск һ. 6. шәһәрләр архивларыннан тагы беркадәр конкрет материал табылыр иде.
Җыентыкның чуарлыгын билгеләгән тагы бер мәсьәлә турында бәхәсләшергә мөмкин китапка жанр чикләре ачыкланып җитмәгән материаллар да кертелгән. Әйтик, «Алыплар турындагы хикәятләр» дип исемләнгән беренче бүлектәге әсәрләр — гадәти әкиятләр. дигән фикер әйтүчеләр бар. Беренче карашка, бу чын-нан да шулай кебек. Минемчә, мәсьәләгә башкачарак килергә кирәк. Иң элек, бүлектәге «Алыпмәмшән», «Алтаин Саин Сүмә». «Йиртөшлек», «Ак Күбек» , «Күр улы» әсәрләренең халык дастаннары булуы әллә ни шик уятмый. Бу хакта «Советская тюркология» журналында, аерым китап- җыентыкларда махсус мәкаләләр басылып чыкты. Ә инде «Мешәк Алып». «Кадыш Мәргән» кебек үрнәкләрдә әкияткә тартымлык чыннан да ныграк сизелә. Ләкин монда шаккатырлык берни дә юк. Проза рәвешендә һәм әкияткә якын формада иҗат ителгән эпос үрнәкләре башка халыкларда да бар. Ирландия һәм Исландия сагалары, грузин эпосы әсәрләре гадәттә прозаик формада гына яшәгәннәр. Төньяк халыклары сагаларында, мәсәлән, әкияткә хас сыйфатлар да юк түгел. Хәтта якутларның чын халык эпосы әсәрләре — олонхоларны да әкият дип караучылар бар иде Берничә ел элек бу хакта төрле бәхәсләр дә булып алды. Казах халкы лиро-эпосы «Козы-Көрпеш белән Баян- сылу»ны академик В М. Җирмунский әкияти поэма дип билгеләгән иде.
Гомумән, халык иҗатының бер-берсенә якын торган жанрлары арасында беркайчан да үтә алмаслык чик булмый. Рус фольклоры әсәрләреннән «Авдотья Рязаночка»ны бер төркем галимнәр тарихи җыр дип карасалар.
Жиеипптгычв Нүб.« ,уг.л кГб.« дмп ,й,квнд, ................ ...... В В Р.дпо. Ь.лг.„и„.сви. 141Н4М . Р...О.
тюр«с«иж ПЛ.М.Н Часть IV СП6. >872. 4S-58. U2-IS2 6
икенчеләре балладалар рәтеннән саныйлар. Шуңадыр да бу әсәрне баллада җыентыкларында да, тарихи җыр китапларымда да очратырга мамкин. Татар халкының мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар һәм бәетләр, әкиятләр һәм дастаннар кебек бер-берсеиә якын торган жанрлары арасында «бикле чик» уздыруы кыен. Бигрәк тә сүз эчтәлеге ягыннан үзенчәлекле, формасы аеруча катлаулы әсәрләр турында барса. Бер үк әсәрдә берничә жанрга хас сыйфатлар булуы мемкин. Бу типтагы материалларны ике жанрның очрашкан ноктасында торган әсәрләр дип караганда дересрәк булыр кебек... Ә инде җыентыктагы югарыда күрсәтелгән әсәрләргә әйләнеп кайтсак, мин аларны әкияти дастан дип әйтер идем.
Җитди бәхәсләр уятуы мөмкин булган тагы бер мәсьәлә: халык дастаннары җыентыгына китаби әсәрләр кертеп, төзүче һәм редколлегия дөрес эшләгәнме? Татар халык эпосы кебек әле ныклап өйрәнелмәгән җитди мәсьәләдә бик сак булырга, аны фәнни нигездә, барыннан да элек, фольклор әсәрләре булуы шик уятмаган материаллар нигезендә күзәтү таләп ителә. Йөз еллар буе фольклор фәне әнә шул юнәлештә яшәп килә. Фольклор. ни әйтсәң дә, фольклор инде ул. Халык иҗаты әсәрләре иң элек халык теленнән язып алынырга тиеш.
«Дастаннар» җыентыгы исә мәсьәләнең икенче ягына, бездә элек-электән киң таралган китаби дастаннарга игътибар итә. Кереш мәкаләдә Ф Әхмәтова болай дип яза «Башка халыклар иҗатында махсус эпик кануннар, импровизация һ. б- иҗади факторлар көчле булса, татар дастаннарының йөзен күбесенчә китаби традицияләр билгели. Кайчандыр халык теленнән язып алынган дастаннар, китап булып басылып, яңадан халык теленә күчәләр, яисә китаби рәвештә яшәвен дәвам итәләр» (5 бит). Мәсьәлә бик дөрес күтәрелгән. Суз бөтенләй яңа проблема хакында бара. Аңа киң планда килсәк, төрле мәсьәләләр калкып чыга китаби дастаннарны өйрәнүнең методологик нигезләре; татар халкы арасында аларның барлыкка килү һәм таралу сәбәпләре: шигъри үзенчәлекләре; халык теленнән язып алынган башка әсәрләргә мөнәсәбәте һ. б. Әгәр керештә яисә искәрмәләрдә әнә шул мәсьәләләр киңрәк яктыртылса, бәхәскә әллә ни урын да калмаган булыр иде.
Әйтик, китаптагы «Таһир белән Зөһрә»гә карата искәрмәләрдә мондый сүзләр бар: «Биредә китерелгән текст Әхмәт Уразаев- Кормашиның «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» исеме белән Казанда 1917 елда чыккан китабыннан тулысынча күчерелеп бирелә» (371 бит). Әлегә кадәр бу әсәр халык иҗатына түгел, әдәбият тарихына карый дип санала иде Ул Мөхәммәт ага Гайнуллинның «Татар әдәбияты. XIX йөз» китабында да урын алган (Казан, 1968, 260-304 битләр). Бәлки, чыннан да, Уразаев-Кормаши әсәрләрен әдәбият тарихына калдырып, «Таһир белән Зөһрә» дастанының халык арасында, дастанчылар хәтерендә яки язма чыганакларда сакланган вариантларына тукталырга кирәктер. «Дастаннар» китабындагы искәрмәләргә караганда, андый материаллар да аз түгел бит Ул чакта мәсьәләнең бәхәсле яклары да азаер, төзүченең фикерләре дә дәлиллерәк булыр иде.
Биредә, татар халкындагы китаби дастаннар традициясенә махсус тукталып, аерым әсәрләрне тикшереп булмый. Шулай да мәсьәләнең теоретик нигезенә карата берничә сүз әйтергә кирәк. Билгеле булганча, шумер-аккад эпосы «О все видавшем» (6. э. к. XXIII-XXII йөзләр), Гомерның «Илиада». «Одиссеяилары (б. э. к. VIII-VII йөзләр), борынгы һинд халкының «Рамаяна». «Махабхаратаплары (6. э. к. 1-1II йөзләр), һәм башка кайбер эпик әсәрләр тик язма рәвештә генә сакланганнар. Әмма аларның халык эпосы үрнәкләре булуы күптән исбат ителгән. Борынгыдан язма культурасы булган халыкларда (ә татар халкы шундыйлар рәтеннән) фольклор әсәрләре нинди формада яшәсә дә. моның принципиаль әһәмияте юк. Алар халык телендә дә яшиләр, кулъязмалар, китаплар аркылы да таралалар. Татар халкы фольклор әсәрләре булган бәетләрен дә еш кына кәгазьгә теркәп, кулъязмалар аркылы да тараткан. Шул уңайдан тагы бер фикер туа. Әгәр бәетләр безнең халыкка гына хас үзенчәлекле жанр икән, бәлки, татар эпосының да әһәмиятле милли үзенчәлекләреннән берсе — аерым әсәрләрнең халык арасында туып, соңыннан китап яисә кулъязмаларга яки. киресенчә, китаптан халык теленә күчүендәдер Ярыйсы ук катлаулы, төрле халыклар культура тарихында күзәтелә торган әлеге күренеш зур теоретик әһәмияткә ия. Шулай булгач, бу мәсьәләне җентекләп өйрәнәсе, фәнни яктан тирәнтен тикшерәсе бар.
Соңгы сүз. «Татар халык иҗаты» сериясендә чыккан «Дастаннар» китабы — күп еллар дәвам иткән даими тырышлык, түземлелек белән әзерләнгән һәм әһәмиятле проблемалар күтәргән җитди фәнни җыентык. Ул безнең бүгенге фольклор фәненең зур казанышы дип бәяләнергә хаклы. Китап киләчәктә татар халык эпосы әсәрләрен җыю. бастырып чыгару, фәнни нигездә өйрәнү тагы да киңәер һәм тирәнәер, дигән өмет уята.