Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАИ ҺӘМ ҮЗБӘК ӘДӘБИЯТЫ


еек Октябрь революциясенә кадәрге чорда Урта Азия һәм киң Казахстан җирлегендә китаплары иң күп таралган, иң күп укылган шәхесләрнең берсе, әлбәттә, Габдулла Тукай булды. Аның заман сулышын тоеп халыкчан рухта язылган, рус һәм Көнчыгыш классик әдәбиятының уңай тәэсирендә шытым алган үзенчәлекле әсәрләре яңарак кына мәгърифәт юлына баскан бу төбәктәге яшь көчләрнең йөрәк тибешенә бик тәңгәл килде, тетрәндереп җибәрде. Хәмзә Хәкимзадә, Садретдин Айни, Мөхәммәтшәриф Суфизадә. Мөхәммәт Сералин кебек төрле милләт, төрле әдәбият вәкилләре Тукай иҗатының халыкчан рухын да, интернациональ юнәлешле булуын да шундук тоеп алдылар, үз иттеләр. Г. Тукайның иреккә, хөррияткә омтылган үз халкы күңелендәге уй-фикерләрне тапкыр әдәби сурәтләр, үткер сүз аша оста чагылдыра алуы, бөтен иҗатын хезмәт ияләрен җәберләүче сорыкортларга каршы юнәлткәнлеге төркстанлы әдипләр һәм укучылар күңеленә дә бик хуш килде.
1908 елда ук инде без Габдулла Тукай әсәрләренең тәрҗемә вариантларын очрата башлыйбыз. Әйтик, Ташкентта чыккан «Төркстан вилаяте» газетасы шушы елда шагыйрьнең берничә шигырен үзбәк телендә бастыра. Алар Казанда татар телендә чыккан «Яшен» журналыннан күчереп алынды, диелә. Беренче тәрҗемәләр арасында ук без әдипнең үткен сатира белән дин әһелләрен камчылаучы «Ысулы кадимче», «Хатирәи Бакырган» шигырьләрен очратабыз.
Танылып килүче татар шагыйренең әсәрләрен тәрҗемә итеп чыгару белән беррәттән шул елларда ук аңа багышлап мәкаләләр, шигырьләр язу очракларын да күзәтеп була. Бу җәһәттән бигрәк тә үзбәк һәм казах азучыларының активлыгы күзгә ташлана. Мәсәлән, 1913 елда үзбәк Хаҗи Мөгыйнь «һәр шагыйрьнең хөрмәтлесе», Мирмухсин исә 1914 елда «Язучы әфәнделәргә үтенеч» хезмәтләрен язып бастырды, шул ук көннәрдә казах Мөхәммәт Сералин «Тукай хакында» дип мәкалә язып чыкты
Г. Тукай шигъриятеннән илһамланып, аңа охшатып һәм ияреп иҗат итүдәр дә нәкъ шул заманда ук башланып китте. Без бу уңайдан Абдулла Әвланинең «Безнең өшкерүчеләр». Төләгән Хаҗимияровның «Гамәлдәге сүзләр», Солтанмәхмүт Торайгыровның «Туган халкыма», «Алданган казах кызына», А. Алими- нең «Милләтемә» кебек шигырьләрен атап үтә алабыз. Бу әсәрләрнең барысы да диярлек Беренче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан ике-өчел дәвамында язылганнар.
Габдулла Тукайның үткен фикерле сатирик шигырьләре, искелек яклы руханиларны, карун байларны фаш итеп язылганлыктан, бу әсәрләр Урта Азия мохитына да бик туры килә иде. һәм бу әсәрләр Төркстанның үз җирлегендәге кайбер алдынгы әдипләрнең иҗатына да бик аваздаш иделәр. Тукай иҗатына теләктәш Авәз, Хәмзә, Суфизадә, Әвлани һ. б. алдынгы фикер ияләре шигъриятендә тиздән аңа хас төсмерләр чагылыш таба.
Мисал өчен үзбәк сатирик шигыйре Төләгән Хаҗимияровның «Сәдаи Төркстан» («Төркстан авазы») газетасында, 1914 елның 26 апрель көнендә, ягъни, «Габдулла әфәнде Тукаев үлеменең елына атап» диелгән гомуми баш астында чыгарылган шигырь-элегиясенә тукталырга була. Әйе, егерме дүрт юллык бу шигырьне автор элегия дип атаган, әсәрнең һәр юлыннан авторның «бөек татар шагыйренә» булган мөнәсәбәтен сизеп торасың, һәм иң мөһиме, шагыйрьнең исеме дә «Мәрхүм Габдулла әфәнде Тукаев шигыренә иярү» дип исемләнгән. Бу элегиядә олуг шагыйрьнең мохтаҗлыкта үткән авыр тормышы да чагылыш тапкан, үзбәк әдибенең аның юлын дәвам итәргә, ул кабызган утны сүндермәскә омтылуы да сурәтләнгән. Менә ул шигырьнең башлангыч юллары (юлга-юл тәрҗемә):
Әйтсәм әйтим, иртән вә кичен бар фикерем багышлы милләтемә Ул сәламәт икән, мин тынычмын һәм савыкның да савыгы...
Мәрхүм Габдулла Тукай кеби яшьли дөнья куймасам.
Б
Гаҗиэанә, шагыйрең булмакка бардыр ниятем. Инде ел тулды вафатына Тукайның дип бүген. Багышлавым, шигыренә ияреп, иске алып ятимне. Әй, күзем нуры, билем куәте, яну йөрәгем, Тереклектә гел мактармын милләтем вә миллиятем! .
Бу шигырь-элегия алдыннан газетада Т Хаҗимияров Габдулла Тукайга олы ихтирамын белдергән сүз башын да урнаштыра. «Бер ел әүвәл генә бу дөньяны калдырып, без яшьләрне тирән кайгыга салып Габдулла Тукай әфәнде арабыздан китте. Ул татар әдәбиятының тансык былбылы иде. Үз нәүбәтемдә, минем дә аның иҗатына ихтирамым вә ихтыяҗым көчле иде. Шуларны истә тотып һәм мәрхүм шагыйрьнең кайбер шигырь өлгеләрен кулланып, аңа охшатып шушы элегияне яздым. Бу — минем тиңсез хәсрәтем чагылышыдыр, шул хисемне «Сәдаи Төркстан» аша белдерүемдер», ди шагыйрь.
Шагыйрь һәм публицист Мирмухсин Шермөхәммәтов үзенең шушы ук уңайдан язылган «Каләм әһелләре әфәнделәргә бер үтенеч» мәкаләсендә Габдулла Тукай әсәрләрен яратуын, аларга соклануын белдерә. («Төркстан вилаяте» газетасы, 1914, 14 сентябрь) «Андый бөек затлар, бигрәк ки әдип вә шагыйрьләр, заман күренешләрен вә мөнәсәбәтләрен аңлау һәм юнәлеш бирү өчен, шул югарылыктан торып үз халыкларын тәрбияләү өчен туалар. Әгәренки бер милләтнең арасыннан шагыйрь исемен йөртүче табылса, аның көчен, куәтен һәм зурлыгын үз халкына ничек хезмәт итүенә, бирелгәнлегенә карап бәһалиләрдер Нәүбәтендә, халкы да андый әдибен һич онытмас, ихлас күңеленнән яратыр Андый олуг шәхесләр вафатыннан соң да халкы күңеленнән һич китмидер — аңа атап тантаналар оештырыла, мираслары даими рәвештә туплана, барлана тора. Габдулла Тукай язмышы моңа дәлил булырлык», дип язды М. Шермөхәммәтов.
Үзбәк дөньясында якты эз калдырган шагыйрь һәм драматург Хәмзә Хәкимзадә Ниязи иҗаты да Г Тукайның бәрәкәтле йогынтысын кичерде. Хәмзә дә беренче шигырьләреннән үк тар фикерле муллалар һәм тәкъва түрәләрдән, саран байлардан көлеп язды. Аның әсәрләре бер яктан үзбәк классик әдәбияты һәм үзбәк халкының авыз иҗаты җирлегендә туса, икенчедән, аның иҗатында фәкать Г. Тукай шигырьләренә генә хас үзенчәлекләрне дә күрми мөмкин түгел. Әйтик, «Ишаннар хәле», «Бер ишан авызыннан», «Туендырды» шигырьләрендә үзбәк сатирик әдәбияты дәвамын да, бу әсәрләргә татар шагыйренең «Мулланың зары» исемле шигырь йогынтысын да ачык сиземләргә мөмкин. Ә инде Хәмзәнең «Рамазан» шигырен язарга Тукайның «Нәсыйхәтне рухландыруын әйтеп торасы да юк. Бу ике шигырьдә дә халыкның аяныч, авыр хәле, матди ярлылыгы тасвир ителә, бай һәм түрәләрнең халык зарына колак салмаулары әйтелә. Шулай ук бу әсәрләрнең бер үк фикерне кабатлап — киләчәкнең үзгәрәчәгенә якты өмет баглап — төгәлләнүләре дә очраклы түгел, әлбәттә.
Бу хакта күренекле үзбәк галиме, филология фәннәре докторы, профессор Ләзиз Каюмов «Тукай һәм үзбәк шигърияте» мәкаләсендә болай дип язган иде «Тукай һәм Хәмзәнең поэтик мирасын чагыштырып өйрәнү шуны күрсәтә ки. Габдулла Тукай Хәмзә иҗатына үрнәк булган, остазы булган дия алабыз»'
Тукайның вафат булуы турындагы хәбәр тиз арада үзбәк халкына да барып ирешә. Интеллигенция вәкилләреннән яраткан шагыйрьләре белән хушлашу өчен аерым кешеләр* җибәрелә. Ташкент, Самарканд, Бохара, Хива һәм башка шәһәрләрдә бу уңайдан матәм кичәләре оештырыла. Чөнки үзбәк халкы инде Г Тукай иҗатын тәмам үз итеп, яратып өлгергән иде. Алай гына да түгел. Тукайның кайбер шигырьләре мәктәп-мәдрәсә уку китапларына кертелгән иде. Шундый җыентыкларның беренчесе итеп, шөбһәсез, үзбәк халкының мәгърифәтчесе һәм шагыйре Абдулла Әвлани тарафыннан әзерләнгәнен күрсәтергә була. Анда Тукайның берничә шигыре, шул исәптән «Туган тел», Әвлани тарафыннан тәрҗемә итеп урнаштырылган. Ә, гомумән, үзбәк халкы, бигрәк тә интеллигенция вәкилләре Тукай шигырьләрен әдипнең үз телендә, тәрҗемәсез укыганнар. Профессор Ләзиз Каюмов билгеләп үткәнчә, бу чорда халык арасында бигрәк тә «Шүрәле». «Япон хикәяте», «Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш» һ. б. кайбер шигырьләре киң таралган булган.
Татар һәм үзбәк халыклары арасындагы әдәби багланышлар, культура, әдәбият яңалыклары белән уртаклашу, үрнәк алышулар һәм шул исәптән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатын барлау, өйрәнү эшләре Бөек 1 Габдулла Тукай (Сборник статей). Казань. 1968, 61—62 бб.
Октябрь революциясеннән соң тагын да җанлана төште Совет власте елларында күпмилләтле совет әдәбияты вәкилләре белән берлектә, татар язучыларының иҗаты белән кызыксыну да арта төште. Әмма, элеккечә, Урта Азия республикаларында аерата күп укылганы, өйрәнелгәне — Тукай мирасы булды. Яңа тормыш өчен барган көрәштә күтәрелеп чыккан яңа буын шагыйрь һәм әдипләре казахлар Сәкен Сайфуллин, Сабит Моканов, үзбәк Абдулла Кадый- ри, Уйгыннар аның шигырьләре белән рухланып яшәделәр, үз халыкларының бөек шагыйрьләре Нәваи һәм Абай белән беррәттән алар Тукайны да үз остазлары дип атадылар.
Октябрь революциясеннән соңгы матбугатка күз төшерик Менә Исмәгыйл Габидев мәкаләсе. Ул Төркстан халыклары арасында революциягә кадәр ихтирам казанган «Тәрәкъкый» («Прогресс») газетасының элеккеге редакторы, милләте буенча татар. 1920 елның 15 апрель санында ул Төркстан Коммунистлар партиясе органы булган «Иштиракиюн» («Коммунист») газетасында «Шәрык шагыйре Габдулла Тукай» исемле зур мәкалә бастыра. Яшь Совет властеның актив җәмәгать эшлеклесе һәм белгече бу мәкаләсендә шагыйрьне шәрыкнең киң танылган фикер ияләре белән бертиң куя. «Бөек шагыйрьләр әл-Мәгарри, Хафиз. Гомәр Хәйям, Сәгъди, Нәваилар мирасы арасында Габдулла Тукай әдәби мирасы да кадер-хөрмәткә ия. Аның иҗаты төрки-татар халык массаларын Россиядәге революциягә хәзерләде», дип билгели Габидев
Г. Тукай мирасын өйрәнү һәм барлауга багышланган андый мәкалә, хезмәтләр дә. Төркстан краеның төрле төбәкләрендә аңа багышлап тантана кичәләре уздырылуы хакындагы кыска-кыска хәбәрләр дә бу елларда байтак басылган Мәсәлән, шул ук «Иштиракиюн» газетасында Лөтфинең «Тукай кичәсе мөнәсәбәте уңаеннан» исемле мәкаләсе урнаштырылган (29 апрель саны, 1920 ел). Менә «Төркстан» газетасының 1923 елгы 1 июнь сәхифәсе. Анда бер автор Фәтхи Бурнашның «Эшче» газетасында Тукайга багышланган мәкалә-сендәге кайбер фикерләргә каршы төшә, бәхәсләшә.
Болар, билгеле, Г. Тукай әсәрләре белән кызыксынуны арттыра гына төшәләр. Аның шигырьләрен кичекмәстән башка телләргә күбрәк тәрҗемә итү ихтыяҗын тудыралар, һәм үзбәк, казах, каракалпак һ. 6. телләрдәге га- зета-журналлар, уку китаплары яңа тәрҗемәләр белән баетылалар
Г. Тукай шигырьләре белән революция елларына кадәр үк танышып өлгергән. аннан үзенә үрнәк алган Хәмзә Хакимзадә егерменче елларда да бу юлдан тайпылмый. Ташкент һәм башка шәһәрләрдә оештырылган Тукай кичәләрендә катнаша. Бу хакта да көндәлек матбугатта хәбәрләр бар
Шушы ук чорда, Урта Азия җирлегендә, Г. Тукайның русчага тәрҗемә ителгән аерым әсәрләре дә күренә башлый. Рус телендә аңа багышланган аерым мәкаләләр дә басыла. Әмма аеруча әһәмият лесе шул, 1920 елда биредә аның шигырьләренең русча аерым басмасы чыга. Бу «Сайланма әсәрләр» китабын Төркстан Халык Мәгариф Комиссариаты каршындагы нәшрият Габдулла Тукай вафатының җиде еллыгына багышлап чыгара Аңа тупланган әсәрләрне татарчадан Валентин Вольпин тәрҗемә иткән, кереш сүзне И. Янбаев язган Бу җыентыкка шагыйрьнең халык арасында киң таралган һәм темасы белән революцион үзгәреш чорына аваздаш яңгыраган «Кярханәдә». «Эш», «Шагыйрь», «Алтынга иаршы», «Кыйтга» һ. б. шигырьләре тупланган. Китапның кереш өлешендә Г. Тукай иҗатына югары бәя бирелә, әсәрләренең гади, халыкчан телдә язылуы, халык күңеленә якын булуы әйтелә Шунда ук Тукайның башка халык әдипләренең, мәсәлән, А. Пушкин, М. Лермонтов, М. Кольцов. И. Никитин, Шиллер, Гете һәм башка шагыйрьләрнең мирасыннан күңеленә хуш килгән шигырьләрен тәрҗемә итеп, төрки-татар дөньясына якынайту тәҗрибәсе дә уңай бәяләнә Хәер, аларны тәрҗемә генә дип билгеләве дә кыен. Тукайга хас осталык белән мөстәкыйль яңа әсәр тудырылган, шагыйрь үзе аларны «фәлән автордан» дип билгеләмәсә, һич аерып та булмас иде, дип белдерә бу китапка кереш мәкаләсендә Ибнеәмин Янбаев. «Тукай иҗатының шифалы йогынтысы бер татар әдәбиятына гына түгел, барлык төрки телле әдәбиятларга да кагылды, төрки шигъриятен үстерде, аңа киләчәккә юл ачты» дип тәмамлый ул «Биографик очерк» дип исемләнгән кереш сүзен
Г Тукай мирасын өйрәнү, әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итеп чыгару утызынчы һәм кырыгынчы елларда тагын да җанлана төште Бу чорда А С Пуш кин, А. М Горький, Г Ибраһимов һәм Абай әсәрләре белән беррәттән газета һәм журналлар Габдулла Тукай шигырьләрен дә бик теләп бастыралар Яңадан-яңа тәрҗемәләр туа. аның әсәрләре тупланган аерым басмалар дөнья күрә. Үзбәк әдәбиятында инде бу —Гафур Голәм, Хәмит Алимҗаннар актив
эшли башлаган чор, Тукай варислары — Муса Җәлилләр белән иңгә-иң тотынып халыклар дуслыгын тагын да ныгыту өчен остазлары башлангычын дәвам итүчеләр заманы. Бу буын вәкилләре Тукай шигъриятенә яңа сулыш өрделәр — тагын да камилләшә төшкән тәрҗемә үрнәкләре бирделәр һәм 1946 елда нигездә яңа тәрҗемәләрдән тупланган китап дөнья күрде.
«Габдулла Тукайның сайланма әсәрләре., —сугыштан соңгы беренче тыныч ’ елда туган җыентык, үзбәк нәширләре һәм рәссамнары тарафыннан бик пөхтә итеп эшләнгән һәм бизәлгән. Бу китап шагыйрь тууына алтмыш еллыкка багышлап чыгарылган иде. Анда шагыйрь тормышын һәм иҗатын тулаем күзалларлык күләмле кереш тә бирелгән.
Ә инде тагын да тулыландырыла һәм яңартыла төшкән яңарак басма 1961 елда, хәзер Гафур Голәм исемен йөртүче матур әдәбият һәм сәнгать нәшриятында дөнья күрде. Ун мең тиражлы бу китапны Үзбәкстанның танылган шагыйре һәм прозаигы Әсгат Мохтар төзегән, баш сүзне Тукайның милләттәше, үзбәк әдибе Абдулла Уразаев язган. Ә шигырьләрне үзбәк халкының мөхтәрәм шагыйрьләре Гафур Голәм, Уйгын, Миртимер, Әсгат Мохтарлар тәрҗемә иткәннәр.
Хәзерге көндә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууга йөз ел тулу уңаеннан, китап сөючеләр аның тагын да тулыландь(рыла төшкән яңа шигырь тупланмасын кулларына алу алдында тора. Моңа инде эшлекле хәзерлек бара, бу эшкә Үзбәкстан Язучылар союзы идарәсе тарафыннан җаваплы кешеләр билгеләнгән Тукай әсәрләренең яңа басмасын әзерләү Гафур Голәм исемендәге нәшриятка һәм аның бүлек мөдире шагыйрь Абдраззак Әбдрәшитовка йөкләнгән. Бу уңайдан шуны да искәреп үтик, А. Әбдрәшитов ике-өч ел әүвәл икенче бер танылган татар шагыйре — Муса Җәлил шигырьләренең яңа тәрҗе- . мәләр тупланмасын да барлап чыгарган иде Ул китап та үзбәк укучылары тарафыннан бик җылы кабул ителде
Үзбәк халкының иң мөхтәрәм шагыйрьләреннән Гафур Голәм. Уйгын, Хәмит Алимҗан. Шәехзадә, Зөлфияләр үз иҗатларына Алишер Нәваи, А. С. Пушкин. М. Ю Лермонтовлар белән беррәттән Габдулла Тукай әсәрләренең дә бик нык тәэсир итүен, илһам өстәвен кат-кат тәкрарлап әйтә һәм яза килделәр Әйтик, 1966 елда, Казан шәһәрендә уздырылган тантаналы бәйрәм — Тукай тууына сиксән ел тулган көннәрдә академик шагыйребез, Ленин премиясе лауреаты Гафур Голәм болай дип белдергән иде. «Тукай ул татар халкының горурлыгы, әмма шуның белән бергә Тукай Россиядә яши торган күп кенә башка төрки халыклар арасында, аларның укымышлылары арасында киң танылган, иң элек яратып укыла торган зур әдип тә».
Хәер, моның шулай икәнлеген үзбәк, казах, кыргыз, каракалпак һ. 6 халык әдипләренең һәм галимнәренең Габдулла Тукайга багышланган күп санлы хезмәтләреннән дә күрергә була. Менә ул хезмәтләрнең, шигырьләрнең кайберләре— Г. Голәм «Габдулла Тукай — үз шагыйребез», С. Моканов: «Тукай турында сүз», С. Мәүләнов «Тукай табуты янында», М. Сәгыйтов: «Габдулла Тукай һәм каракалпак әдәбияты», И. Йосыпов «Тукайга» һ. 6.
Үзбәкстанның халык шагыйре Уйгын болай дип язган иде «Тукай мирасы 4 белән үзбәк халкы күптәннән таныш инде Без аның шигырьләрен бала чакта мәктәп-мәдрәсәләрдә укып, өйрәнеп үстек, аның «Туган теле» безнең дәреслеккә кертелгән иде Шуның сәбәпле без аны һәрвакыт үз шагыйребез, үз остазыбыз дип таныдык» Аның сүзләрен куәтләгәндәй каракалпак халык шагыйре Ибраһим Йосыпов та: «Тукай иҗаты аша без егерменче гасыр башы татар әдәбиятының Урта Азия халыклары әдәбиятына булган бәрәкәтле йогынтысын тоябыз»,— дип язды.
Үзбәкстан Совет республикасында яшәп иҗат иткән бу ике олы әдипнең сүзләренә кушылып шуны әйтәсе килә: үзбәк халкы бөек Тукай иҗатын мәңге шулай хөрмәт итәр, данлар.
Ташкент шаһлрг