Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Туган халкым
Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга, раслый алса яшәвенең олылыгын. Туган халкым! Тарихларның давылында югалмыйча кала алуың — горурлыгым!
Матурлыкка, гаделлеккә, тынычлыкка хезмәт итсәң — намусың пакь, иҗатың чын. Туган халкым! Сынауларда сабыр булып, җиңүләрдә ныгаюың — таянычым!
Йолдызларга менгән кеше, ялгышып та, таптап китмәс шушы җирнең бер чәчәген. Туган халкым! Илен-телен саклый алган игелекле балаларың — киләчәгең!
Офыктагы юл өстеннән
Югары авыл юлы. Түбән авыл юлы! Гарифуллам, ник кайтмыйсың? Сагындырдың бу юлы...
Дэүвни җыры.
Олы юл үргә менә дә, югала офыкларда.
Карашларың туктап кала күктәге болытларда.
Юл — кисеп кергән шикелле болытлар арасына.
Болытлар ишелеп чыга карашларың каршына.
Юл югалган шул ноктага төбәлгән күзләр күпме!
Кемдер кайта, кемдер китә кичеп шул нокта-чикне.
Офыктагы ул болытлар керми нинди сурәткә! Үзгәрсә дә сурәтләре, уелып .бара йөрәккә.
Болытлар бер ак булалар, бер китәләр каралып. Төсләрне алар — көткәннәрнең күзләреннән аламы?
Болытлар! Белеп үтегез юл өстенең ул турын!
Күпме җаннар шул тарафка юнәлткәннәр күз нурын!
Каплап тора күрмәгез сез кайтучы, китүчене!
Тамчы булып, ирененә тамыгыз көтүченең!
...Олы ю/1, нигә дип шулай үрләргә мендең икән?
Офыктагы болытлар күк, көтү — мәңгелек икән!
Көтәләр... Ник көтмәсеннәр, көтәргә өмет барда.
Әнә бит болайга таба йөгерә болытлар да!
Каскадер
Утлар эченә кер. Сикереп төш муен сындырырлык биектән. Аварияләргә эләк. Сугыш. Тәгәрәп йөр җанвар-киектәй.
Барган шәпкә поездлардан тдшлан, күперләрдән барып очып төш. Исән-имин кал тик! Хәвефләрдән үлем ясамау бит — безнең эш!
Дөрес, кайчак без дә азат түгел ялгышудан яки каушаудан... Ә шулай да, бу эш тынычрак сәясәттә сальто ясаудан.
Кемгә — трюк. Уен... Безгә — хезмәт. Алынгансың, эшең—чын булсын!
Сәнгать белән Хәтәр янәшәдә — биекләрдән егыл егылсаң!
Киноларда ерак кадрда без. Алгы планнарда — геройлар! Без кылганда кичергәннәрне, ходай белсен, ничек уйныйлар?!
Сау тәнеңнең һәр бөртегенә хуҗа булу бик җиңел түгел! Экстремаль халәтләрдә кайчак йомшап ала, нечкәреп күңел...
Кыл өстендә калган вакытларда үлем шәүләләре күренә!.. Тарзан булып күпме генә йөрмә, һәркемнең дә гомере бер генә!
Бу дөньяда язмыш сынавында буладыр ул һәркем каскадер! Яшәвенә, шөгыленә карап, исемнәре генә башкадыр...
Җигә алсаң...
Кыргый атның горур башын элмәкләгән табунчыдай, кулга ала да берәү Вакытны, сөйри, сөйри үз юлына!
Әй тартыша Вакыт!
Әй тартыша!..
(Күнеккән ул хакимнәрнең хакиме булып!)
...Әгәр җиңеп, ихтыярына җигә алса Олуг Вакыт Галиҗәнабен — шул зат кала бөек булып, Вакытының исемен алып мәңгелеккә!
Исеңдәме?
Урман авызыннан чыктык та без (каршыбызда — кичке шәһәр), гөнаһлы адымнар белән (урлап алган бәхет хәвефле), онытылып, хәлсез сарышып (гомер юлы шәфәкъка якын), кояш баешына ашыктык (тәрәзәдән көтә балалар).■■
...Көтмәгәндә, калку юл өстендә керпе очрап безне туктатты (ник дип чыккан кичке яланга?).
Тора керпе калкулыкта, тере йомгак булып офыкта (төнге якны җансыз димә син!). Без торабыз тораташтай, икәү бер булып (олыгайгач сабый чак тарта)... Тора керпе алсу фонда (безне аңлыймы, әллә битәрли?). Безнең соры кояш түгелме ул (күктәгесе кереп югалган?) Шул сурәттә микән әллә безгә иңгән энәле язмыш (үткән белән һаман тартыша җан)?
Кызыгу
Апрельдә туган якка кайткач
Тау кашында мәш килә балалар!
Биектә — зәп-зәңгәр, өр-яңа язгы күк.
Тирә-юньдә — яңа гына борын төрткән яшел чирәм.
Язилләр белән әүмәкләшеп, тәгәриләр, куышалар, көрәшәләр яшь малайлар!
Чабак кебек ялтырап ала табаннары!
Бер ишләре кәгазь очкыч җибәрәләр күк катына.
Чаялары учак аша сикерәләр бер-бер артлы. Кышны җиңү куанычы — йөзләрендә!
Үзгә, яңа дәртле аваз — сүзләрендә!
...Карап торам читтән кызыгып.
Кушылыр идем мин дә уенга — сикерә алмыйм еллар читәнен!
Бер юаныч — шөгылем бар: блокнотка сүзләр язам...
«Зәңгәр төтен.
Яшел чирәм.
Төссез яшь...»
Бераз торгач тәгәрәде керпе түбән таба тузанлы юлдан (таң сызылыр тарафка таба).
...Кинәт миңа борылып карадың да (сиңа ул кич ничә яшь иде?), озын керфек очларыннан (элеккечә кайнар үткерләр!) тамды җиргә алсу чыклар...
Ялган
Һәр әйтелгән ялган сүздән мөгез чыкса маңгайга,— кыяк үләннән күбрәк мөгез булыр дөньяда!
Әле дә чыкмый. Юкса бездән сабыйлар качар иде...
Олылар бер-берсен күреп, акылдан шашар иде!
һәр ялганнан җан көчләнә.
Күз нуры тоныклана.
Ялганчының, бер көн килеп, баскан туфрагы яна!
Ә туфракка нәрсә ялган! — Табигать ул яңара! һәр ялганнан иң әүвәле — Ил аңы томалана...
Бер чардуган янында
Яшь. Сау. Көләч... Булды синең тулышып килгән ай чагың!
Кая ару, кая талу! — уйнап йөргән тай чагың!
Кая ул чак еллар санау!
Үткәнен язның, көзнең... «Дөнья, дидең, тик башлана! Мәңгелек ул — без, үзе!
Теләсәм — карт имәннәрне суырып алып атам!
Теләсәм — аккан суларны буып сузылып ятам!
Теләсәм — йолдызлар чүплим!
Кирәксә — тау күчерәм!»
Мин ул чак көнләштем синнән, һәм сокландым эчемнән.
Вакыт үтә-үтә беркөн ай да сызылып бетте.
Яшь имәнне яшен сукты.
Хушлашыр вакыт җитте.
Йолдызлар да үз күгендә.
Таулар да урынында.
...Өстенә язу язылган яңа бер түмгәк тора.
Ялгызлык
Элек тә алар икәү иде шушы йортта: йөгерек хәтер, күкеле сәгать.
Сәгать бер көн ватылып тукталды «Калдым бер үзем...» дип йөргәндә, табылды бит янә бер иптәш — төннәрендә аваз биреп куя мич артында сайрар чикерткә.
КЫСКА ШИГЫРЬЛӘРДӘН
Урын
Штык булып этеп тора үткән еллар. Борылып карап була. Чигү юк...
Күперләр
Дусларның күрешкәндәге кулларының күләгәсе!
Кояш
Кара урман куелыгында бер уч алтын кисәге!
Әй ул төнге сөйләшүләр!
Саулыгын һәм сөелгәнен тоеп яткан һәрбер җанның
һәрбер сүзе
ак канатлы)
Күпер киткәч...
Очып йөри арлы-бирле ярдан-ярга бер күбәләк!
Йөри кайгы агач башларыннан — кеше башларына сикереп...
Чакты бал корты...
Чәчәкләр бүләген китереп, бал бирде. «Дөньяда үч тә бар!»ны раслап, җан бирде.
Күк
Күк — зәңгәр сандыгым минем. Бик күп серләрем — шунда!
Ачам кайчак. Ачкычы аның — сөйгәнем куенында...
Яшьлек
Алда, артта, ян-янда, аста, өстә — һәркайда Теләк ярлары!
Моннан Әби патша үткән...
|1п||,гнэниәрл.ч1
Җиңгәннәрне хәтерли халык. Үлгәннәрне — сирәк.
Алганнарны үрнәк итәләр.
Биргәннәрне-сирәк...
Сагындыра...
Диңгез шавына кушылган Сине уйлап, таулар менгән
назлы авазлар!.. хыяллы язлар!..
Гөлдәге чык, җырга әйлән...
Бу — чык түгел, шатлык яше— Гөлдәге чык, җырга әйлән сөйгәнем яңагында! сандугач тамагында!