Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хатлардан юллар


Хөрмәтле редакция!
Миндә күренекле язучы Габдрахман Әпсәләмовның бер хаты саклана.
Гомеренең соңгы көннәренә кадәр укучылар белән якыннан аралашып яшәгән һәм эшләгән каләм остасының бу хатын журнал укучыларына да җиткерәсем килә
Нәҗибә АРСЛАНОВА.
Казан шәһәре.
Хөрмәтле Нәҗибә Арсланова! ’
.«Кояш тотылганда табылган хәзинә»гә карата җылы сүзләр әйтүегез өчен бик зур рәхмәт Укучы сүзе язучыларга бик кыйммәт ул Аны укыгач, сөенмичә булдыра алмыйсың. Монда барысы да фәкать ихлас күңелдән әйтелгән, хәтта арттырып җибәргәндә дә астыртынлык юк. Әйе, безнең укучы киң күңелле һәм белемле ул, бер генә минутка булса да аңарда шикләнергә ярамый икән. Бу турыда искә төшерүегез өчен рәхмәт.
Татар язучылары укучылар турында бик күп җылы фикерләр әйтеп килсәләр дә, иҗат серләрен, ни өчендер, аңа артык сөйләмиләр Бу тыйнаклыктан киләме, әллә монда башка нәрсә бармы — белмим. Сезнең хатыгыз, минемчә, язучыларны уйландырырга тиеш.
Минем әсәрләремне яратып укучы күп санлы укучыларыбызга миннән кайнар сәлам һәм рәхмәт сүзе тапшырсагыз иде
Эшегездә зур уңышлар теләп, сәлам белән
Габдрахман Әпсәләмов