Логотип Казан Утлары
Повесть

ИКЕ УРАМ АРАСЫ


Я учился не только у тех. кто из рам золоченых лучился, а у всех, кто на паспортном фото и то не совсем получился
Евгений Евтушенко
Сүз башы
• i.-ie яшь гомер тавының иң биек ноктасы Шуннан . соң адәм баласы таудан түбән төшә башлый Кан
берәүләр у.1 таудан ипләп җайлап, ашыкмыйча гына, төшә Ә кайберәүләр бик тиз юырта: алтмыш ти- рәләрендә_ үк финиш сызыгын үтеп, авырмый да картаймый да торган җиргә дөнья мәгйәкатьләрен нән. шатлык һәм кайгылардан, ызгыш талашлардан бер-береңнән көнләшүләрдән. алдашулардан икейөзлеләнүләрдән, ялагайланулардан азат булгач мәңгелеккә китеп баралар Безнең токымда тауны әкрен ипле төшүчеләр тән мин белгәне тик бер Солтан'бабай гына Аның ничә ел яшәгәнен төгәл генә әйтү кыен, чөнки туу турындагы тавыклы гын аңа тнк үзенең әйтүе буенча, чамалабрак кына язып биргәннәр Шул таныклыгы буенча туксан өченче яшендә вафат булды ул Ләкин. ул хәтерләгән вакыйгалардан чыгы фикер иткәндә, таныклыгыңда язылганнан биш-алты яшькә олырак булырга тиеш иде Хәер, туксан икесе дә аз түгел бит инде Аннары килеп, әнием дә җитмешкә җитеп үлде Шулай булгач, әни ягыннан минем хәлләр бөтенләй үк өметсез түгел • > менә әти ягыннан мактанырлык эш юк
Хәзерге заман күзлегеннән караганда бик үк ышанасы да килми бер гаиләдә унике бала булган безнең әтиләр Тугызы малай Өчесе кыс Ләкин шуларның иң озак яшәде дигәне дә утыз тугызынчы яшендә вафат булды. Минем әтидән унбер яшькә кече Миңнулла абый иде ул Колхоз председателе булып эшли иде Колхозы алга барсын өчен җаны тәне бе лән тырыша иде Хаклы булуына инанган чагында район башлыклары .на да баш бирми аяк терәп сөйләшә торган иде Ләкин озак эшли алмады Бөтен күңелен биреп эшләп йөргәндә яраткан эшеннән чыгаруны күтәрә алмаган булса кирәк, бер көнне иртән кибеткә эшкә барырг i дип киенә башлаган җиреннән йөрәге ярылып (хәзергечә әйтсәк, инфаркт ган) кинәт кенә үлеп киткән иде ул Мин ул чакта университетта укый идем
Больницаның баш врачы Иванов Миңнулла абый белән әле сугышка кадәр, Нәҗем бабай авырган заманнан ук таныш, шуңа аның ба шыннан кичкән хәлләрне әйбәт белә иде Абыйның йөрәген карагач әйтте
Солтан авылында н»мц- ьнчерде ул Шуңа без аны Солтан бабай дни кенә йөри илек Чын нсемс Мвхэымэтфатынх
Хаксызга рәнҗетелү менә ни эшләтә кешеңе! Абыең бүтән тынычрак җирдә эшләсә, бу йөрәк әле тибәр дә тибәр иде. Хо-хо-хо-хо! Без. врачлар, кешене саклау, аны мөмкин кадәр озаграк яшәтү өчен тырышабыз Ә кешеләр үзләре бер-берен ашап, безнең хезмәтне юкка чыгарып баралар..
Әнә шулай, бәйгедә вакытта йөрәге ярылган чабыш аты шикелле.- кинәт кенә үлде дә китте безнең абый Бүгенге көннең алдынгы председательләре белән очрашканда һәм аларның фидакарь хезмәте турында уйланган чакларымда мин һәрвакыт Миңнулла абыемны күз алдыма ките- рәм һәм. бүгенге уңышларыбыз өчен без әңә шул абыем кебек кешеләргә бурычлы, бу уңышлар алар башлаган эшләрнең табигый дәвамы дин. куанып һәм горурланып куям
Әлбәттә, безнең абый да фәрештә түгел иде Житәкче буларак хөрмәт итсәм дә. миңа аның бик үк ошап бетмәгән яклары да бар иде. Ул хакта алда сүз булыр әле. Монда мин аны әтием белән бертуган, унике балл арасында чагыштырмача иң озак (утыз сигез ел) яшәгән кеше буларак кына телгә алып киттем. Ә калган унбер баланың унысы балигъ булганчы ук вафат булып беткәннәр Тап-таза. туп шикелле тәгәрәп йөри торган җирләреннән я берәр чир эләгеп, яисә берәр төрле бәхетсезлеккә юлыгып, үлә барган алар Әбиебезнең баланы күп табуы да әнә шуңа бәйләнгән: берсе тормаса. берсе торыр дигән өмет белән гомер иткәннәр, күрәсең
Унике баланың Миңнулла абыйдан кала иң озак яшәгәне минем әти Бу якты дөньяда нибары егерме дүрт ел яшәгән ул. Миңа хәзер илле яшь. Мин' аннан ике мәртәбә олырак Ләкин бу формаль яктан гына шулай. Беркем дә үз атасыннан олы була алмый!
Мин әтиемнең төсе-бите. буе-сыны нинди булганын белмим Чөнки ул үлгәндә миңа өч яшь кенә булган Автобиографик әсәрләрендә: «Мин үземне-үзем ике яшьтән белә башладым». «Мин дүрт яшьтән шигырь чыгара башладым», дип язучылар бар Бәхәсләшмим, бәлки андый кешеләр дә була торгандыр Минем әти 1938 елда ук үпкә авыруыннан үлгән Мин аны хәтерләмим. Әтинең фоторәсеме дә калмаган. Ул елларда авыл җирендә фотоаппаратлар юк. паспорт алырга кирәк булган кешеләр районга яисә Казанга барып кына рәсемгә төшеп кайта торган булганнар Ә безнең әти, андый хаҗәте булмагач, төшеп тормаган. Шуңа мин анын кыяфәтен белмим
Ләкин бу әле мин әтисез яшәдем һәм яшим дигән сүз түгел. Гомерем буе әтиле булып яшәдем мин. Хәзер дә шулай яшим. Әнием сөйләгән- t нәрдән. әтине белгән кешеләр сөйләгәннәрдән чыгып, мин аның сурәтен бала чактан күңелемдә үзем тудырдым Кечерәк кенә буйлы, чандыр гәүдәле, коңгырт кара күзле, куе кара кашлы, гел балкып, нур сибеп тора торган ачык йөзле, дөньядагы һәр яңалык белән танышып баручы һәм һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә әзер торган сизгер һәм акыллы, егерме дүрт яшьлек ир-егет ул. Ә мин аның янында тугыз-ун яшьлек малай гына Элек тә шулай иде. хәзер дә шулай. Мин олыгайган саен ул да рухи олыгая бара Мин аның белән һәрвакыт сөйләшәм: кайгыларым булса - кайгымны, шатлыгым булса — шатлыгымны уртаклашам. Киңәш кирәк чагында да аңа мөрәҗәгать итәм Ул мине беркайчан начарлыкка өйрәтми Гел акыллы киңәшләр генә бирә Чөнки ул мине ярата. хәлемне бүтән теләсә кемгә караганда яхшырак аңлый.. Шул ук вакытта таләпчән дә Ялгыш эшләр эшләп ташлаган чакларымда бер дә кызганып тормый маңгайдан тирләр бәреп чыкканчы «пешекли...» Шундый әтием булганга мин куанып-горурланып йөрим Тик менә яшьли. бик J яшьли китеп барган шул..
Әтинең әтисе Нәҗем ' бабай да әллә ни озын гомерле булды димәс идем Илле дүртенче яше белән генә бара иде үлеп киткәндә. Кырык икенче елны үлде ул Мин аны бик яхшы хәтерлим Биле, биленнән дә
Чын исеме Нәҗметдин
бигрәк аягы сызлап интекте Аягының балтыр сөяге? рвырта, берничә урыннан тишелеп, үлекләп тә гора иде. Шуның сызлавыцр алмыйча: «Үлу-у-у! У-у-у-у!» дип кычкырып, күз яшьләре белән елап яткан чаклары фде дә күз алдымда. Андый чакларда мин аны кызганып: «Елама инде, бабай. Елаган кешенең гомере кыскара диләр бит!» дип үзем дә елап җибәрә торган идем Ул чакта инде безнең үз әбиебез (Мнңнеҗамал * атлы булган ул) дөньяда юк. ә үги әбиебез Маһиәсма әле яшь, колхоз « эшенә пәри иде. Шуңа күрә, бабаңа кирәк әйберләрен апкилерссн. кирәк | булмаганнарын апкнтәрсең дип. көн саен әни мине эшкә китешли г бабайларга алып килеп калдыра. Маһиәсма әби кич эштән ка'йтканчы миңа S бабай янында булырга туры килә иде. Ә бабай кузгалып йөри алмый, әле ш тегесен, әле монысын сорап кына тора Шуңа аның яныннан ярты сә- s гатькә дә китеп булмый иде. Бабайны бик яратсам да. бала бит. урамга, ип- ♦ тәшләр янына уйнарга чыгасы килә. Иптәш малайлар, үч иткән шикелле, i нигәдер гел безнең бабайлар өе тирәсендә уйныйлар Аларның ни сөй- ~ дәшкәннәренә хәтле ишетелеп тора Үзләре килеп тә. әйдә инде Вакыйф, i чык инде уйнарга, дип ымсындырып китәләр Мин бабай яныннан кит- £ мәскә тырышам Ләкин кайчакларда тәкатем бетә дә тегеләр янына х чыгуымны тоймый да калам. Ә бер тапкыр шулай малайларга ияреп су е коенырга төшеп киткәнмен дә. онытылып, озак ук йөреп кайтканмын. Ба- 5 байның нәкъ шул вакытта тышка чыгасы килгән, аңа чиләк КУЮЧЫ бул- * маган. Моның өчен ул көнне кич әнидән бик каты эләкте. Шуннан ары 2 мин. ничек кенә кызыксам да. малайлар янына бөтенләй чыкмыйча, ба-байны саклап кына утыра башладым.
Мин инде бу эшкә тәмам күнегеп беттем, күпме утырсам да риза, тик бабай гына терелсен, дип тели идем Ләкин ул көннән-көн ябыга- сулыга барды һәм көзен, мәктәптә укулар башланырга торган көннәрдә, үлеп китте.
Шуннан ары күп тә тормады. Миңнулла абый Әшнәктән килен алып кайтты. Үги әби белән яшь килен нигәдер бер-берсен башта үк өнәмәделәр Тора-бара аларның бу өнәшмәүләре бер-берсен күралмауга әйләнде Тегеләр ызгыша башлаганда. Миңнулла абый килен ягында кала иде. Шуңа күрә Маһиәсма әби түзә алмады, аерылып үз авылларына Олы Әшнәккә китеп барды Аннары Миңнулла абыйны да сугышка алып киттеләр, төп йорт белән безнең ара бөтенләй диярлек өзелде. Чөнки җиңги Равил энем белән минем узләренә килгәнне өнәп бетерми иде..
Әби-бабайларыбыз һәм туган-тумачаларыбыз хакында мин оелгән I нәрсәләр кыскача менә шул. Күргәндерсез. алай озын гомерле, нык нәселдән түгел мин. Шуның өстснә тагын 1979 елда үзем дә теге дөньяга китеп барудан чак котылып калдым _
Алда сөйләячәк хикәятемне нәкъ әнә шул вакыйгадан башлап китмәнче булам да инде.
Үлем белән йөзгә-йөз
Январьның егерме җидесе, бик нык салкын, aiani.ipi.i м\л 6\n.in зыкы сарган иртә иде. Казанка болынын аксыл сыек томан ■'..икән Тирә-як тып-тын. Күрәсең, салкын-булгангадыр, боз өстендә б.< |ыкчы- лар юк. Чаңгычылар да әле чыкмаган. Казанка яры буенда керәшә I оялары шикелле тезелешеп утырган дача өйләре салкыннан туңып, ке- I черәебрәк калган сыман күренә. Чаңгылар да әйбәт шумый. Башка көннәрне ныклап торып таяклар белән бер этеп җибәрсәң, унар метр шуып бара иделәр Бүген икс-өч метр да бара алмыйлар: салкын кар. магнит шикелле, чаңгы табаннарын ябыштырып-тартып тора Ярый,
анысына нс киткән юк мин у тышка чыкмаган Миңа атна буе эштә утырып ойый башлаган тәнне һәм сөякләрне язып, сулыш юлл i рын киңәйтеп кайтырга гына кирәк. Ә салкын куркыныч түггл: кулда «Рабочая одежда» кибетеннән алынган әйбәт тире бияләй. 1.Ч’- тә ике кат йон свитер, башта колакларын артка каерып бәйләгән эт тиресеннән теккән җылы бүрек.
Казанка аркылы салынып ята торган, шәһәрнең Совет районын Ленин районы белән тоташтырачак күпергә 1 килеп җиттем. Меңләгән чаңгычылар йөреп шомартып бетергән чаңгы эзе шул күпернең уң як баганасы яныннан гына уза Менә мин шул күпер баганасы янындагы ярга килеп җиттем һәм. елга өстеннән шуып кына үтәргә исәпләп, ике таягым белән дә берьюлы бик ныклап этеп җибәреп, боз өстенә төшеп киттем
Я рабби! Шул минутларны күз алдыма китергәч, менә хәзер дә тыным чысылып. тәннәрем чымырдап куйды. Ничек исән калуыма әле дә шаклар катып утырам Минем чаңгылар елга өстеннән шуып кына үтеп китәргә тиеш, башка чакларда гел шулай була торган иде Ә бу юлы боз өстенә шуып төшүем булды, чаңгыларым, кардан шуып барганда көл сипкән җир гә туры килгәндәй, кинәт шып туктады. Ә үзем, алга сөрлегеп китеп, чак кына егылмыйча калдым Калуын калдым, ләкин шул арада чаңгыларым бозга бата башлады' Тик шунда гына мин елга өстендәге боз эреп, куе кар боткасына әверелгәнен абайлап алдым Белмим, ничек башыма ул уй килгәндер: бил тиңентен баткач, таякларымны тиз генә салып, үз турыма «ботка» өстенә аркылы куйдым да. боз астына китмәс өчен, шуларга тотынып тора башладым Ләкин болай озак тору мөмкин түгел: туксан сигез килолы гәүдәм акрынлап таякларны да «ботка*га иңдерә башлаган иде Шул «ботка» аша үтеп, чиста суга чыккан чаңгыларым да бик нык комачаулый, чөнки агым аларны аска суыра иде «Болай булса беттем бит мин!»— дип уйлап алдым да. бер кулым белән чаңгы таякларына тотынган хәлдә, икенче кулымны «ботка» аша суга тыгып һәм бер үк вакытта аягымны да күтәрә төшеп, секунд эчендә бер чаңгының йозагын ычкындырып, тиз генә өскә тартып алдым Аны боз «ботка» өстенә таяклар янына куеп, шуңа тотынып тору исәп. Ул ара да киемнәрем дә юешләнеп өлгергән һәм. авыраеп, аска тарта башлаган иде. Шулай да чаңгының файдасы булды, аңа тичынып торырга була иде әле. Ә үз көчем белән генә ярга чыгу турында уйлар! а да ярамын кыймылдый башлау белән ботка» убылып, төпкә китәчәк идем.
Мине хәзер коткарса, тик читтән кемнеңдер ярдәме генә коткара ала иде Шуңа өметләнеп, тилмереп як-ягыма карандым Ләкин күз күреме җирдә бер җан иясе дә юк иде Шәһәр ерак түгел, бәлки тавышымны ишетеп килерләр дип ярдәм сорап кычкырмакчы булган идем, ләкин, күрәсең куркудан шулай булгандыр, тавышым чыкмады, тавышым качкан иде Ул арада агым су астындагы чаңгыны һаман аска тарта, гәүдәнең авырлыгы мин тотынып торган чаңгыны акрынлап һаман «ботка»га иңдерә бара нде Шулай итеп, белә торып батып барам, ләкин котылып калу өчен бернинди чарам юк. Ә нинди дә булса бер нәрсә уйлап табарга кирәк. үлемгә көрәшсез бирелергә ярамый иде Бөтенләй үк батып киткәнче, икенче чаңгыны да өскә алып калырга кирәк иде миңа Ләкин беренчесен алган чакта чак кына төпкә китүдән калган курку шулкадәр зур. акылым теләсә дә. су астына кулым бармый иде.
Мең энә белән берьюлы чәнечкәндәй. су салкыны тәнне дә бик нык чеметтерә башлаган иде «Мондый чакта кешене көзән җыера, дип әйтәләр, шундый хәл була калса, бер чаңгыга тотынып кына калып булмаячак Куп куйганда да дүрт-биш минуттан су төбенә китәчәкмен1 дигән коточкыч уй ярып үтте миемне һәм шунда, ахыры ни белән »к- тәрен дә уйлап тормастан. дөресрәге, инстинктив рәвештә, икенче чаңгымны ычкындырырга үрелдем Ләкин, уч иткәндәй, бер талпынуда гына ыч-
Ул күпер инде күптән төзелеп бетте (Автор*
кындыра алмадым Инде батып китом дигәндә генә кулымны алып тагын теге өстәге чаңгыга ябыштым Берәрсе килеп чыкмасмы дцп, тагын як-ягы ма карап алдым. Ләкин анда беркем күренми, әйтерсең, бар җай иясе үлеп беткән иде Минем аяныч .хәлне күреп һәм шуңа бррчылып булса кирәк, баш өстемнән генә ике ала карга очып үтте үтүен, ләкин алар мина ярдәм итә алмый иде шул.. ♦
Су салкыны тәнгә генә түгел, йөрәккә үк үтә башлаган иде инде, ч «Үтәм икән болан булгач'» Бер-нке секунд эчендә бөтен гомерем күз ё алдымнан узып китте. Хатын һәм балалар искә төште. Бигрәк тә балалар s кызганыч иде. 2
Ичмаса алар башлы-күзле булганчы гына да яшәп булмас микәнни?
Ятимлекнең нәрсә икәнен мин бик яхшы беләм Балаларым да ятимлеккә = дучар микәнни? Нигә гел безнең нәселгә генә килеп тора икән бу ятимлек? ♦ Язмышыбыз шундый микәнни?.. Юк, алай булырга тиеш түгел. Каяле. та- = гын бер тырышып карыйк әле. ' ч
Тагын кулымны суга тыктым да җан ачыйгысыбелән чаңгыны тарткан > идем, ниһаять, ычкынды теге каһәр суккан йозак. Икенче чаңгыны да £ өскә тартып чыгардым да ике чаңгыга тотынып тора башладым Аякта = чаңгы булмагач инде агым ул кадәр үк суырмый иде. Ә менә су салкынына * чыдар әмәл юк Батуыма күп булса ун-унбиш минут үткәндер, ә салкын ин- 5 де үзәкләргә үтеп керде. Шу шылай тагын ярты сәгать торырга туры килсә. көзән җыерып төпкә киттең дигән сүз. Үзеңнең үләчәгеңне белеп, аңлы 2 хәлдә шул үлемне көтеп торудан да авыр нәрсә юк икән ул! Үләсемнс беләм, ләкин аннан котылу өчен бернинди әмәл юк. Ә иң аянычы шул минем кайда, ничек үлгәнне беркем белми калачак Чаңгы шуарга дип чы гып киткән тап-таза кеше, җир упкандай. кинәт кенә юкка чыгачак. Ж.ӘЙ көне булса, ичмаса гәүдәне табарлар иде дә зиратка илтеп күмәрләр иде Ә болай. балалар, туган-тумачалар килеп карар өчен каберең дә булмаячак бит. Озакламый язгы ташулар башлана. Шул ташулар гәүдәне әллә канларга агызып алып китәчәк. Ярый әле суга батып үлгәнне соңыннан ачыклый алсалар Андый чакта төрлечә юрыйлар бит ул. Әллә нинди имеш-мимеш гайбәтләр китереп чыгарырлар Их. дөнья! Менә шушылай кинәт кенә юкка чыгу өчен килдем микәнни мин сиңа? Я шәл- гән дә шикелле булмады бит әле Язып утыра торган повестьны гына булса да тәмамлыйоы иде Шактый кызык әйбер булырга тиеш иде һәр хәлдә, үзем өчең иҗади бер яңа адым булыр шикелле иде Болай булгач. дөнья күрмичә кала инде ул... Нәзәһәт белән, балалар белән саубуллашып калып та булмады ичмаса
Әнә шулай эчтән ут үрсәләнеп, чарасызлыктан гаҗиз булып, үлем көтеп торган чагымда башта шыгырт-шыгырт кар шыгырдавы, аннары мыдыр-мыдыр кешеләр сөйләшкәне ишетелгән шикелле булды Өметләнеп тирә-ягыма каранып алдым, әмма берәү дә күренми. Ул арада ая\ тавышлары ла ераклаша барган шикелле иде. Алар да мине күрми китеп барса беттем Бу юлы тавыш каян килгәндер, кычкырып җибәрдем «Э һэ-һэй! Людни! Спаситеее! Тонуу!» Ишеттеләрме икән - юкмы икән дип. тыңлап гора башладым. Хәзер инде аяк тавышлары да. i әйдәшкәннәре дә ишетелми, дөнья тагын тып-тын калган иде. Ялгыш кына ишеткән шикелле булдым микәнни ул тавышларны? Үлем алдыннан була торган саташу гына булды микәнни?
Үземне-үзем белештермичә, тагын кычкырып җибәрдем Тагын тыңлап тора башладым Әһә. күрәсең, иңкүлеккә төшкән булганнардыр да. шуңа гына ишетелми торгандыр, аяк тавышлары да. сөйләшкәннәре дә бу юлы якындарак ишетелә иде. Дүрт-биш минут үткәч, мин шуып төшкән яктагы яр өстеннән:
- Держись, мужик' Не суетись' Сейчас что-нибудь придумаем Сейчас выташим!— дип эндәшкәннәре ишетелде Кем эндәшкәнен күреп булмый, чөнки артка борылып карарга мөмкинлек юк. борыла башласам батып китәчәк идем
Шулай да эчкә жылы керде: «Ничек тә коткаралар инде, болай булгач! Коткарып кала алмаган тәкъдирдә дә минем кайда һәм ничек үлгәнне күреп калачаклар» Хәзер су салкыны да тәнне ул кадәр үк яндырмый шикелле.
Тегеләрнең берсе яр буенда мине юатып-тынычландырып торган арада бүтәннәре кар өстеннән нәрсәдер сөйрәп алып килделәр дә. бер-беренә , киңәш бирә-бирә. нидер эшли башладылар Нигәдер бик озак маташкан шикелле тоелды миңа. Ниһаять, минем уң ягымда киң генә бер такТа башы пәйда булды Тегеләр миңа шул такта өстенә менеп, үрмәләп чыгарга куштылар.
Күрәсең, эшкә ярардай бер әйберне дә исраф итмәскә кечкенәдән үк өйрәнелгәнгәдер, чаңгыларны да үзем белән алмакчы булган идем Ләкин ярдан «Ты што там! Тебе жизнь дорога или лыжи! Бросай ты их к чортовой матери?»- дип кычкыргач, аларны шунда боз боткасы эчендә калдырырга туры килде Ә үзем, коткаручылар салган такталар өстеннән үрмәләп, ярга чыктым Чыктым һәм. кинәт хәлем китеп, аңымны жуй- дым
Аңыма килгәндә мин күпер төзүчеләр вагонындагы сәкедә ята идем. Мине коткаручылар, дүрт ир-ат, шушы күперне төзүчеләр булып чыкты. Ул көнне күпер баганасына бетон китерелергә тиеш, шуңа күрә, шимбә булса да, аларның эшкә килешләре икән Алар инде мине анадан тума калдырып чишендергән һәм. мәш килеп, кайсы аякны, кайсы тәнне ышкый, ә берсе, авызны көчләп ачтырып, аракы йоттырырга азаплана иде. Нәкъ әнә шул аракы әчесенә тончыгып өнемә килдем дә мин.
Аннары алар, исән каласың килсә, шушының тамчысын да калдырмыйча, эчеп куясың, югыйсә эчеңә салкын йөгерәчәк тә үпкәң шешәчәк, дип. бер стакан кайнар сөт эчерделәр
Вагонда болай да салкын түгел, юан асбест торбага спираль тимер чыбык урап ясалган электр миче очкыннар чәчеп кызып тора. Минем киемнәрне шул мич тирәсенә киптерергә куйганнар, алардан бөркелеп пар күтәрелә
Төзүчеләрнең өчесе яшьләр, берсе минем чамада иде.
Ну. агай-эне, бәхетең бар икән, без туры килдек!— диде шунысы, минем татар икәнне сизеп булса кирәк, үзебезчәләтеп.
Рәхмәт инде сезгә, кордаш Мең рәхмәт. Мин сезгә гомерем буе бурычлы булачакмын
Юкны сөйләмә, нинди бурыч ди ул! Син шунысын әйт: хәлең ничек? Эчеңә бераз жылы кереп киттеме?
Тирләтә дә башлады инде.
Шулаймы? Алайса бик шәп! Тир чыга башласа — суык эченә . китми, тышка чыга дигән сүз ул! Кыш суга батуның бит аның куркынычы баткан чагында гына түгел Аның иң хәтәре — судан чыккач үпкә шешү Күпме кеше шулай, котылдым дип өенә кайткач, васпаление люхки- дан үлеп китә. Ә менә вакытында тәнен әйбәтләп ышкып, булса - жылы аракы, булмаса — сөтле мәтрүшкәле чәй эчеп, тир чыгарып калган кешеләргә берни булмый
Шуннан соң күпер салучы егетләрнең берсе шәһәргә, безнең фатирга барып, миңа коры кием-салымнар алып килгәнен, ул безгә барып кергәндә әле эшкә китәргә өлгермәгән хатынымның коты алынып, үзе дә минем янга, күпер салучылар вагонына килгәнен, күпер төзүчеләр тнр чыккач берни дә булмый дисәләр дә, салкын тиеп, авырып ятуларым хакында озаклап сөйләп тормыйм Ләкин ул чакта, көн салкын булуга карамастан, күпер төбендәге Казанка бозының нигә шулай эреп боткага әйләнгәнен әйтеп китү кирәк дип саныйм
Сәбәбе бик гади булып чыкты аның. Күргән кешеләр беләдер: < Казанка аша салынган яңа күпернең бетоннан коелган баганалары берсе- берсе алты почмаклы авыл өе юанлыгы бар Әнә шул баганаларның берсен, елганың нәкъ уртадагысын. коеп йөргән көннәр иде ул Җомга көнне китерелгән бетонны төзүчеләр опалубкага койганнар, вибраторлар белән
әйбәтләп тыгызлаганнар һәм тигезләгәннәр дә.бетон салкында тунын таркалмасын. тиешенчә ныгысын-катсын өчен. тыштан брезрңт белән каплан брезент эченә шәһәрдән торба буйлап китерелгән каннар пар җибәрс -ч калдырганнар Тон буе килеп торган шул пар җылысы белән багана тир.' сендәге. нәкъ менә чаңгы эзе үтә торган турыдагы боз эреп ботк«н • әйләнгән Карап торышка ул урын елга өстенең башка җиреннән һич т * аерылып тормаганга, шуның өстенә әле көн дә яктырып бегмәгәнлект.ш мин. бернн абайламыйча, барганмын да төшкәнмен Ченә шул. 2
Ләкин монысы соңгы елларда гына булган хәл. Ә хәзер аңарчы булган Z вакыйгаларның кайберләрең күздән кичереп китик әле
Сугыш. Күршеләр. Миңнулла абый. " Җиңгиләр һәм гармун.
Безнең үз өебездән сугышка киткән кеше юк иде. Ләкин сугыш авыр- ь лыгын бездән дә күбрәк татыган, аның тизрәк җиңү белән бетүен әни бе- 2 лән миннән дә ныграк теләгән кеше булдымы икән? е
Шушы җөмләне яздым да гаҗәпләнеп туктап калдым Ничек инде г- «бездән дә күбрәк татыган кеше. .» Нигә булмасын, ди! Ачтан үлүчеләр ге * нә дә күпме бит Илбасарлар кулында интегүчеләр, концлагерьларда' < җәберләнүчеләр күпме булды! Без бит. шөкер, ачтан үлмәдек, ялангач та ~ йөрмәдек Шулай булгач хәлләре безнекеннән мөшкелрәкләр күп. бик күп булгандыр ул елларда. Ләкин барыбер әлеге җөмләне үзгәрешсез калдырырга булдым. Чөнки һәркемнең үз хәле хәл булл ул чакта
Минем әни ул елларда фермада эшләде Иртәнге сәгать биштән чыгып китә, кичке сигездә әйләнеп кайта Әгәр инде җидедә кайтса бүген иртә кайттың, дип куанышып бетә алмый торган идек Равил энем белән Колхозның өч йөз илле баш сарыгын, йөздән артык сыерын, ганаеын-бозавын тик ике кеше - минем әни белән Гөлбәһар апа карый. Шул малларны ашату-эчертү. асларын җыештыру, тиресләрен түгү, сыерларны сану, кыш көннәрендә сарыклар бәрәнләгәндә, сыерлар бозаулаганда бәрән-бозду- ларны җылырак бинага алып кереп урнаштыру, коры салам белән генә җан асрагангЗ сөтләре булмаган, шуңа бозау-бәрәннәрен имчәкләренә якын китерергә дә теләмәгән сыер-сарыкларның бозау-бәрәннәрен имез- лекләндерү өчен фермада төнге дежурда тору барысы да алар вазифасына керә иде. Ә бит әле. шулар өстенә. безнең үз сыер-сарык.тарыбыз та бар Дөрес, әни әзерләп киткән печәнне («син күп саласың, әле ул печәнне май башына кадәр җиткерергә кирәк», дип әни миңа тезмәдән үземә алырга рөхсәт итми иде) малларга мин салам Абзарны җыештырып, тиресләрен дә түгәм Иртәгә иртән ягарга утынын да кисеп куярга ты рышам тырышуын. Кулыннан килгәнчә Равил энем дә булыша. Әмма йорт-җирдә алардан башка эшләр дә бетәсе түгел, әнигә дә җитәрлек кал.% торган иде.
Ә шулай да иң кыены эш түгел. Иң кыены заем, налог түләргә акча табу, бәрәңге түләвенә бәрәңге җиткерү иде
Әйтерсең, алдан заказ биреп шулай эшләнгән: авылда без рәттән торган дүрт йортның һәркайсында икешәр малай идек Яшь араларыбыздагы аерма да бик аз: бер-ике ел гына. Ә менә әтиләр мәсьәләсенә килгәндә алай түгел. Тегеләрнең әтиләре бар Барысы да сугышта Башта барысының да хатлары килеп торды. Әниләребез бергә җыйналып, ул хатларны кычкырып укыйлар. Шунда без-малайлар да тыңлап торабыз. Хатлардан аңлашылганча, сугышта да эшләр җиңелдән түгел. Нимесләр безнекеләрне бик хәтәр кыса. Аларның машиналары да. ату кораллары да күп. Ну шулай да безнекеләр бик каты каршы тора. Үлсәләр дә ннмесләрне Мәскәүгә кертмәячәкләр! Алай гына да түгел, тиздән фашистларның үзләрен куа башларга тиешләр икән. Так шту. безнең әниләр монда артык хафаланмасыннар: соңгы чиктә җиңү барыбер безнең якта булачак Чөнки
иптәш Сталин үзе шулай дип әйткән. Рас ул әйткән икән, значит, шулай булачак инде ул _
Ул хатларны укыгач, ач тамакларыбыз туйгандай булып, күңелләребез күтәрелеп китә торган иде. Ләкин кырык икенче ел ахырында Фәр зетдин белән Харисның әтисе Гыйльметдин абыйдан башта хат килү тукта ды, аннары ниндидер бер «Н биеклеге өчен сугышканда геройларча һә-^ лак булды»,- дип язылган уч төбе хәтле генә кәгазь җибәрделәр.
Аннары Миңнеәхмәт белән Исмәгыйльнең әтисе Мөхәммәтвафа абый турында да шундыйрак хәбәр китерделәр. Әле дә бик яхшы хәтеремдә, ул көнне Маһисәрвәр апа ипи салган иде Вафа абыегыз истәлеге итеп, ав^р туфрагы җиңел булсын дип, теләк теләп ашагыз дип. безнең ише сш>ез малайны җыйнап, шул нкмәк белән сыйлады
Рәфкать белән Рашатның әтиләре Габдулла абыйдан андый хәбәр булмаган иде булуын Ләкин кырык өченче ел башында аннан да хат килү туктады Ә хатыны Маһисара апа колхоз хисапчысы булып эшли торган кайнишеннән, Рәүф абыйдан. Габдулла абый хезмәт иткән часть командирына сорашып хат яздыргач «хәбәрсез югалды», дигән җавап килде
Шулай итеп, без. рәттән торган дүрт йортның сигез малае, барыбыз да әниләребез белән генә калдык Ләкин тормыш хәлләренә килгәндә тегеләр белән безнең арада шактый гына аерма да бар иде Тегеләрнең хуҗалыгына бернинди түләү салынмый Заемга язылу да мәҗбүри түгел , Сугышта үлгән әтиләре өчен хәтта аларның үзләренә пенсия килеп тора Чөнки алар - фронтовик балалары
Әйе. чиген иде безгә ул чакларда Шуңа да сугышның тизрәк бетүен һәм безнекеләр җиңеп кайтуын Мичнеәхмәтләргә, Фәрзетдиннәргә һәм Рәфкатьләргә караганда да ныграк көгтек шикелле без.
Аннары килеп, әтинең энесе Миңнулла абый да сугышта иде бит әле Дөрес, ул безгә хат язмый Киткән шәпкә бер-икене генә язды да шуның белән бетте. «Жиңгәгез язмаска кушкан»,— дип сөйләде авыл халкы. Ихтимал, шулай да булгандыр Миңнулла абыйның безгә туган итеп каравын җиңги нигәдер яратмавын, кечкенә булсам да. чамалыйм, тик моңа бик үк ышанасым гына килми иде: «Ничек инде ул үз иреңнең якын туганнарын туган итмәскә мөмкин, ди?» Ләкин, кызганычка каршы, сизенүем дөрес булып чыкты Чөнки җиңгинең безне яратмавы соңыннан конкрет фактлар белән дә расланды Ул хакта алда сүз булыр әле.
Әйткәнемчә, абыйдан безгә хат килми иде Ләкин без аның исән-сау икәнен ишетеп белеп торабыз Авыл бәләкәй булганга, бездә махсус хат ташучы юк. Хат җибәрәсе кеше Кече Әшнәккә авыл советына берәр йомыш белән баручыга биреп җибәрә, килгән хатларны Әшнәккә барган Л кеше алып кайта Жиңги үзе әйтмәсә дә, хат алып кайткан кешеләр абыйдан хат, булганын безгә әйтә торганнар иде Аннары җиңгинең үзенең дә сер уртаклаша торган кешеләре бар Миңнулла абыйдан килгән хатлар хакында аларга сөйләми калмый. Ә алардан безгә дә килеп ирешә. Без шунысына да бик канәгать булып, абыйдан үзебезгә хат килгән шикелле куанышып яши идек. Чөнки, сөйләүләренә караганда, абыйның хәлләре зарланырлык түгел: полк командирының шәхси адъю- тант-пешекчесе булып йөри икән ул анда. Авылыбызда иң зур укымышлы (җиде класс бетергән!) һәм дөнья хәлләреннән иң хәбәрдар кеше - колхоз хисапчысы Рәүф абыйның сөйләвенә караганда, әгәр безнең Миңнулла абый хезмәт итә торган полк алай-болай ялгыш дошман кулына эләкмәгән тәкъдирдә (ә алай булу ихтималы юк, чөнки фашистлар безнең гаскәрләрне сугыш башында, кырык беренче елда гына әсир итәләр иде) хәзер хәлләр үзгәрде, хәзер безнең Кызыл Армия гаскәрләре үзләре фа шистларны хәтта дивизияләп-дивизияләп әсир итәләр! Шулай булгач.’ Миңнулла абыйның исән-сау кайтуына бернинди шик булырга тиеш түгел. «Малы тово,- ди Рәүф абый,—күкрәк тутырып орден-медальләр дә тагып кайтмасын әле абыегыз Патамушты, рас пулк кДмандарының пувыр
әдүтәнте булып йөри икән, значит, ордин-медальләр дә пачти > кулында була инде аның».
Рәүф абый шактый «белеп» сөйләгән булып чыкты. Кырык алтынчы елнын мартында безнең Миңнулла абый исән-сау әйләнеп кайттыОрденнары ук юк иде югын. Ләкин сигез медаль, бер гвардия значогы тагып кайткан иде.Ә аңарчы (кырык бишнең башында) бер тапкыр ун көнгә ♦ кунакка да кайтып киткән иде хәтта Шул чакта Равил белән миңа бү g ләк итеп ялтырап торган атлас тукыма да алып кайткан иде. Әни безгә S шуннан күлмәк тегеп биргән иде. Ләкин, күрәсең, складта бик озак ятып g бозылган булгандыр, күлмәкләребез озакка бармады: бер юганчы да түз- ? мичә, сыерылып төштеләр
Кырык бишнең җәендә, сугыш беткәч. Кече Әшнәктән хатлар, почта £ кәгазьләре һәм газеталар алып кайткан Әсмабикә апа әнигә: «Килен- ♦ дәшеңә дә. сезгә дә Миңнулладан пусилке кәгазе барые. Юлда туры килде = дә икесен дә килендәшең алып калды»,— дип әйткән иде. Ләкин җиңги ± үзе аны-моны әйтмәгәч, әни аннан сорашып йөрмәде.
Ә Әсмабикә апа дөрес сөйләгән булган. Моны миңа 1946 елда сугыш- S тан кайткан көннәрдә үк абый үзе әйтте. *
Ул көнне абый мине үзләренә утын кисешергә дәшкән иде. (Унбер е яшемдә генә булсам да, ул эштә тәҗрибәм бар. беренче класста укый = башлаганнан бирле мичлек утынны үзем кисеп килә идем ) Шунда.'эш £ арасында ял итеп алырга туктагач, сорады абый миннән
— Син. энем, пәлтәңне нигә бер дә киеп йөрмисең? Әллә туздыр- “ дыңмы инде?— ди
Мин аптырап калдым:
— Нинди пәлтә турында сорыйсың син, абый? Менә шушы өётемдә- ге бишмәтемнән башка, минем бернинди пәлтәм булганы юк бит!
— Как это «булганы юк»! Әмин посылка белән җибәргән пәлтә кая китте?
— Нинди пәлтә ул. абый?
— Мин бит сиңа менә дигән пәлтә салган идем.
— Ә безгә бернинди посылка да килгәне юк. абый. Узган ел Әсмабикә апа әнигә ниндидер кәгазь бар. диде, тик аны җиңгәчәгез алып калды дип әйткән иде әйтүен. Тик безгә бер нәрсә дә килгәне булмады.
Мин шушы сүзләрне әйткәч. Миңнулла абый никтер уйга калып, чиста зәңгәр күзләрен бер ноктага текәп, байтак кына эндәшми торды Аннары ялт кына өйләренә кереп китте дә. бик хәтәр җилтерәтеп, җиңгине минем янга, утынлыкка алып чыкты. Качып китмәсен дигәндәй, җиңеннән тотып торган килеш сорады:
— Әйт менә шушы малай каршында: мин посылка белән җибәргән пәлтәне кая куйдың?
Абый алып чыккан чагында куркуыннан каны качып. җиңгинең йөзе ап-ак булып калган иде. Хәзер кинәт мәк чәчәге шикелле булып кызарып китте. Ни әйтергә белмичә, беркавым абыйга карап, өнсезләнеп торды. Ләкин бу хәл күпкә бармады, ул үзен кулга алып, чәрелдәргә тотынды:
— Өтәләндереп өйдән алып чыккач, әллә бер-бер хәл булганмы дип торам. Ә син гел дә пүчтәк нәрсә өчен тузынып йөрисең икән! Мине монда апчыгып тормыйча, өйдә генә сорарга да буладырыедыр бит аны. Кайда булсын, әнә, өйдә, сандыкта ята ул пәлтә!
— Ә сиңа ничек килеп эләкте соң ул? Мин бит аны Мәгъсүмә җиңги исеменә салган идем!
— Анысын мин карап тормаганмын шул. Фамилияләребез бер булгач, исеменә игътибар итмәгәнмен. Син аларга пусилке җибәрерсең дип кем уйлаган?
— Шулаймыни? Шуны да уйларга ярамагач, тубал кадәр шушы башыңның нигә кирәге бар аның? Башың уйламаса да. күзең чыкмаган бит, күрергә тиеш идең! Күзгә карап ялганлап торма ичмаса, дөресен әйт:
65
комсызландым, шуңа ятимнәр хакын үземә алып калдым диген!
— Ярар ла инде. Миңнулла, юк өчен хатын-кыз шикелле вакланып торма Дөньяң харап булмаган, сатып эчмәгән ләбаса мин ул пәлтәне Әйдә, бик кирәк дисең икән, хәзер апчыгам да бирәм!
— Саткансың шул,— диде абый, җилкенеп өйгә кереп барган җиңги артыннан кычкырып.— Дөньядагы иң кадерле нәрсәне — намусыңны ' саткансың син!
Без, бүленеп торган эшебезне дәвам итеп, бер пүлән кисәргә дә өлгермәдек. култыгына сары төстәге балалар пәлтәсе кыстырып, җиңги әйләнеп чыкты. Гомердә булмаганча йомшак-ягымлы итеп:
— Мәле, энем, киеп җибәр әле!— диде.
Өстемдәге бишмәтемнең рәте әллә ни түгел, итәк-җиң очлары чукланып беткән, терсәк турлары ямалган иде. Бүтән кияр әйберем булмаганга гына киеп йөри идем мин аны Төсе әллә ни дан булмаса да. нык. калын материалдан тегелгән яңа пәлтәне күргәч, куанычымнан тыннарым кысылып. тәннәрем чымырдап китте. Күңелем белән мин инде аны киеп, иптәш малайларның исләрен китереп кайтырга да өлгергән идем. Ләкин Миңнулла абый шулай бик хәтәр тотынгач, җиңги кызганыч булып китте миңа Ничек итеп булса да. аның хәленә керәсе, аңа ярдәм итәсе, ничек тә эшне зурга җибәрмичә калдырасы килә иде.
— Кирәкми миңа бу пәлтә!— дидем мин.
Миңнулла абый да. җиңги дә. ни булганын аңламыйча, гаҗәпләнеп калдылар. Алар шулай торган арада мин. үземчә, боларны үзара килештерү юлын уйлап таптым:
— Абый, син җиңгигә ачуланма, җәме! Бу пәлтәне моңарчы бирми торып, дөрес иткән ул. Мин аны барыбер кимәгән булыр идем.
Жиңги куанып миңа карап куйды да. абыйга мөрәҗәгать итеп:
Менә. вәт. күрдеңме инде! Энекәш үзе үк әйтеп тора: «Кимндернем мин аны».— ди.
Ләкин абый аның бу сүзенә алай бик эреп китмәде.
— Кияме-кимиме. анысында синең эшең булырга тиеш түгел иде! Энекәшкә дип җибәргән әйберне нигә сандыгыңа салып куйдың?
Нәрсә соң син һаман бер сүзне чәйнисең? Салса ни булган? Салган да беткән инде. Онытылган. Бала булып, бала бер сүз әйтмәгәндә, аның өчен дөнья сасытып кычкырышасы юк инде ир кешегә!
Үзен җиңүче санап, аягына нык басып, җиңги өйгә кереп китте. Ә абый, нң әйтергә белмичә, уйланып калды Аннары без тагын утын кисә башладык. Пычкы тартуның рәтен беләм дисәм дә. Миңнулла абый белән рәттән эшләрлек көчем юк Шуңа күрә ике-өч пүлән кискән саен ул мине ял иттереп ала иде. Чираттагы ял вакытында бу мина тагын бер мәсьәлә китереп куйды.
— Карале, энем, сорарга да онытып торам икән, гармун уйнарга өйрәндеңме син?
Гармун булса өйрәнгән булыр идем дә. гармун булмагач ничек өйрәнәсең инде аны?— дидем мин. аның бу соравына гаҗәпсенеп.
— Ә сезгә гармун да килмәдемени?
— Кем җибәрсен ди аны безгә?
— Әһә. шулаймы? Әйдәле. җиңгәң янына керик әле!
Тагын минем аркада ачуланыша башлыйлар икән дип куркуга калдым:
— Әгәр җиңгине орышасы булсаң, кермим абый.
— Әйдә. әйдә, бу юлы орышмыйм. Бу юлы ипләп кенә сөйләшәбез без аның белән.
— Миннән башка гына сөйләшегез алайса.
— Юк шул. имынны син кирәк!
Без килеп кергәндә, җиңги, берни булмагандай, тыныч кына бәйләү бәйләп утыра иде.
Т Хаҗиәхмәтен рәсеме.
— Нәрсә, ашыйсыгыз килдеме әллә? Аш өлгермәгән әле. Өлгергәч үзем дәшәрием,— диде ул. орчыгын бөтереп җибәреп.
— Юк, ашыйсыбыз килми,— диде Миңнулла абый, шулай ул бик тыныч итеп.— Сөйләшәсе сүз бар.
Жиңги шикләнеп, абыйга карап алды:
— Әйдә, сөйләшик алайса.
— Мин җибәргән гармунны кая куйдың син?
Жиңги тагын дерт итеп, агарынып китте:
— һе. «кая куйдың?» Кая куйыйм? Май алырга акча кирәк булды да — саттым. Кешеләрнеке кебек сыерыбыз юк бит безнең.
Миңнулла абый сугышка киткәндә аларның сыерлары да, алты-җиде баш сарыклары да бар иде. Печән җыючы юк. аннары мәшәкате дә бик күп. бер башыма нигә кирәк ул миңа дип. җиңги үзе бетергән иде ул сыерны Дөресен генә әйткәндә, аның сыер асрарга мохтаҗлыгы да юк, чөнки ул сугыш елларында завхоз булып эшләде һәм нәрсә теләсә — шуны ашап яшәгән иде. Шуңа аның Миңнулла абыйга биргән җавабы минем өчен бик сәер тоелды. Миңнулла абый үзе дә ул җаваптан канәгать түгел иде булса кирәк:
— Син миңа әкият сөйләмә, яме! Сугыш елларында синнән дә рәхәт яшәгән кеше безнең авылда гына түгел, бөтен Татарстанда берничә генә булгандыр. Син миңа шунысын әйт: мин җибәргән гармунны нигә шушы энекәшкә бирмәдең?
Күрәсең, бүтән акыллырак җавап таба алмады булса кирәк, җиңги аңа балаларча турыдан-туры җавап чбирде:
— Бирәсем килмәде дә бирмәдем, менә шул! Аңладыңмы!
Әйе, узган ел «Миңнулладан Мәгъсүмәләргә посылка белән гармун килгән, әмма килендәше аны аларга бирмәгән»,— дигән имеш-мимешләр йөргән иде авылда. Тик аңа әни дә, мин үзем дә әллә ни игътибар итмәгән идек: халык ни сөйләмәс. Инде ачыкланды, белеп сөйләгән булганнар икән. Нигә бирмәде икән соң җиңги ул гармунны безгә? Мин бит аңа бернинди начарлык эшләгәнем юк. Киресенчә, ни кушса да үтәргә җан атып торам. Чөнки туган тиешле кеше ич ул безгә Тик нигәдер безне бар дип тә белми. Ярый, пәлтәсен бирмәсен дә ди. Анысын, бәлки, булачак малаена яисә бүтән бер туганына дип саклап тоткандыр. Ләкин гармунны шулай бездән яшереп нигә сатарга иде икән аңа? һич югы, арзанрак бәягә безгә сатсын иде инде! Гармун дигәндә җанымны бирергә әзер торуымны белми микәнни ул? Гармун булса, бу дөньяда миңа бүтән берни кирәк булмавын чамаламады микәнни? Чамаларга тиеш иде, аз гына башы булса. Чөнки минем кушаматым да «Гармун» бит. Бөтен авыл малае, ачулары килгән чакта мине «Гармун» дип үрти. Чөнки Нәҗем бабай мине бик яраткан. Колхозның ат караучысы булган ул Бәләкәй чагымда, әле юньләп аягыма йөри башлаганчы ук. мине күтәреп үзе белән кәнүшнигә алып бара торган булган Шулай бер дә бер көнне мине кәнүшнигә күтәреп алып барган чакта Әхмәтгали абый әйткән ана:
— Ай-Һай, Нәҗметдин абый, яратасың да инде оныгыңны: гармун урынына күтәреп йөрисең! дигән.
Әнә шуннан йогып калган миңа «Гармун» дигән кушамат.
Кушаматым бар, ләкин гармуным юк. Ә гармунлы буласым килә, бик килә иде. Гармунлы буласы булганмын икән дә бит, әнә, җиңги бирмәгән миңа абый җибәргән гармунны. Ни эшләтәсең аны!
Мин генә түгел, Миңнулла абый да берни эшләтә алмады ул көнне җиңгине.
— Аңладым.— диде ул җиңгигә, бик гади нәрсә турында сүз барган- лай тыныч кына — Бик яхшы аңладым мин синең кем икәнеңне. Ичмаса менә хәзер дөресен әйтеп бирүең өчен рәхмәт үзеңә!
Аннары без абый белән ишегалдына чыгып, кисәсе утынны кисеп бетердек. Жиңги пешергән итле ашны ашадык. Ул көнне бүтән әрепләш
мәделәр. Табын янында әйбәт кенә сөйләшеп утырдылар Мин тамакны туйдырып кайтып киткәндә — гомердә булмаган хәл!— җиңги хәтта: «Бүтән көннәрдә дә килеп йөр, энем»,— дип ачык чырай белән озатып калды. Гармунны миңа бирмичә сатып җибәргән өчен башта хәтерем калган булса да. әнә шул якты йөзен күргәч, мин аны яратып, абый белән шулай тиз татулануларына сөенеп кайтып киткән идем. Ләкин, * кызганычка каршы, алар барыбер бәхетле була алмады Аның сәбәпләре <5 байтак иде Ләкин монда ул хакта сүз озайтып торасым килми Мин £ бит әле ничек итеп гармунлы булуым хакында да сөйләмәкче идем, г
Безнең әни русча белми иде. Шуңа күрә үзебезнең Балык Бистәсен- °- нән ары барганы юк һәм, мылтык терәп үк мәҗбүр итмәсәләр, бармыйм да, ц аллаһы боерса, дия иде ул. Дөрес, соңыннан. Равил белән мин үсеп җитеп, = тормыш корып читтә яши башлагач. Казанга гына түгел, Пермьгә кадәр ♦ үк барып, елдан артык торып кайткан чаклары булды аның. Ләкин анысы = инде заманалар үзгәргәч булган башка статья. Анда ул энекәшнең үз =: машинасына утьЯрып. әби булып, оныкларын карарга барды. Ә теге 5 елларда Казанга барудан да коты чыгып тора торган иде Ләкин барырга £ кирәк. Елына бер генә тапкыр булса да бармыйча булмый. Чөнки кием- = салым, керосин-тоз алырга, заем һәм налогларны түләргә акча кирәк. Аны « я ит, я май яки йомырка сатып кына табарга мөмкин иде. Сатар өчен, 5 әлбәттә, Казанга барырга кирәк. Чөнки авыл җирендә аларны алучы юк. * Хәзер генә ул, мал асрарга иренеп, авыл халкы итен дә, йомыркасын да 2 шәһәрдән ташып ашарга өйрәнеп китте. Теге елларда һәр йортта сыер- бозау, кәҗә-сарык асрыйлар. Ә хезмәт хакын колхозчыларга хәзерге шикелле акчалата түгел, натуралата, ягъни, ашлык белән түлиләр, анда да әллә ни мактанырлык булмый, бер хезмәт көненә дүрт-биш йөз грамм чүпле бодай яки арыш белән калган еллар күп иде.
Әйе, авыл халкы елына бер тапкыр булса да Казанга бармыйча кала алмый. Кайберләре (тана-бозаулары, үрдәк-казлары булганнары) хәтта елына өчәр рәт бара торганнар иде.
Ә минем әни шикелле кыюсыз-юаш кешеләр үзләре бара алмыйча, сатасы ит-майларын, йон-йомыркаларын туган-тумачаларына биреп җибәреп саттыра яки сату-алу белән махсус шөгыльләнүчеләргә, дөресен генә әйтсәк, спекулянтларга авылда ярты бәясенә генә сатарга мәҗбүр.
Нигәдер безнең әнине бик еш алдап китә иде ул спекулянтлар Бервакыт сабын дип үзле балчык сатып киткәннәр, ә берсендә гамәлдәге акчалар урынына Николай патша акчаларын биреп киткәннәр иде. һич онытасым юк,, шул чакта әни-җанкисәгем: «Ни хәлләр генә итим икән, заем түләргә акча кайлардан алыйм икән хәзер? Ник бу кадәр бәхетсез бу 1ды икән башкайларым!»- дип үксеп-үксеп елаган иде.
Ичмаса Казанга барган чакларында безнең әйберләрне дә алып барып сатар иде, дип Миңнулла абыйның сугыштан кайтуын ике күзебезне дүрт итеп көтеп алган идек без. Ниһаять, ул кайтты Кайтуына атна-ун көн үтүгә, Казанга барырга җыена башлады Көздән үк суеп куйган танабыз, унбиш кадак атланмаебыз ба'р, шуларны сатарга кирәк иде. Әни сүзен тыңлап, абый аларны да алып барырга булды Түлисе түләүләребез күп җыелган, шуларны түләргә акча бик кирәк иде. Ләкин, әни белән безнең исәп буенча, тана белән май акчасы аларга гына бетәргә тиеш түгел, шактый гына артып та калырга тиеш иде.
1 Монда мин, төп темадан читләшебрәк булса да, бернәрсәне ачыклап китүне кирәк дип саныйм Кече-кечкенәдән гармунчы буласым килә иде минем. Рәүф абыйның гармунын кулга бер тотып карар өчен генә дә әллә ниләр эшләргә әзер идем. Гармуным булса, иптәш малайларның «гармун» дип котыртуларына исем китмәс шикелле иде. Гармунчы булырга теләвемне әни дә белә, гармун алып бирергә каршы түгел, тик мөмкинлегебез генә юк иде. Минем гармун уйнарга өйрәнәсе килүемне Миңнулла абый да чамалый: аларга утын кисешкән көнне, җиңги миңа
дип җибәргән гармунны юкка чыгаруын белгәч «Ярар. энем, гармунчы бу- ibipra теләгең бар икән, ничек тә берәр җаен табарбыз»,— дип өметләндереп куйган иде. Менә хәзер җае чыгарга тора бит әле: тана акчасы белән май саткан акча түләүләргә генә китеп бетәргә тиеш түгел, гармунга да калырга тиеш! .
Бу уемны мин әнигә дә әйттем. Ләкин ул бик алай күтәреп алмады. «Белмим шул. улым, гармуннар алырлык ук булыр микән? Түләүдән артып кала торган булса, абыеңа без лутчы Равил белән сиңа өс-баш киемнәр алып кайтырга әйтик Бишмәтләрегез бик тузган бит. ямау өстенә ямау салынган».— дип мәсьәләне икенче якка борып җибәрде. Ул хаклы: Равил белән минем өс-баш бик сәләмә, тик әниебезнең тырышлыгы — тишелгән саен әйбәтләп ямап торуы аркасында гына кеше арасында кеше төсле булып йөри идек Шуңа ул чакта әни белән тарткалашып тора алмадым «Әй. әни. әгәр гармун алып бирсәң, мин шул иске бишмәт белән йөрергә дә бик риза!» дип әйтү белән генә чикләндем, һәм бүтән ул хакта сүз кузгатырга җөрьәт итмәгән дә булыр идем. Ләкин абый иртәгә Казанга чыгып китәсе кичне, әни белән мин тана итен чана белән аларга алып менеп («алып менеп» дип шуңа әйтәм. чөнки алар авылның уртасында, без авылның түбән очында тора идек) биргәч. Миңнулла абый миннән: «Ә сиңа Казаннан нәрсә алып кайтыйм, энекәш?»— дип сорады Мин нәрсә дип әйтим? Әлбәттә, минем теләк бер генә иде: «Гармун алып кайта алсаң, әйбәт булыр иде. абый!»— дидем. Белмим ничек шулай булгандыр, әни дә: «Үзен карарсың инде, наным мен дә биш йөз җитмеш сигез тәңкә түләү түлисебез бар. базарлар уңышлы булып, шул түләүләрдән калырлык акча чыгара алсаң, очсызлырагын гына булса да. берәр гармун кисәге апкайтсаң апкайтырсың инде».—диде Миңнулла абый үзе дә: «Какой вопрос, апкайтам. апа. әбизәтельне апкайтам!»— дип бик ышандырып киткән иде. Тик менә кайтуы гына әллә ни дан булмады.
Биш кешегә өч олау белән киткән Иде алар Безнең әйберләр дә булгач. Миңнулла абый бер үзенә бер олау белән киткән иде- Биш көн дигәндә башкалар әйләнеп кайтты, ә абый юк Кайтучылардан сораган идек, белмибез, күрмәдек, без колхоз базарында саттык әйберләребезне, ә ул «Фатирга Фатих абыйларга керәм. аларга Чихыф базары якын».— дип шунда калганые. диделәр Бер-бер хәл булмаса гына ярар иде дип. без бик нык куркуга төштек. Шөкер, берни булмаган: киткәненә сигезенче көнне кичке сәгать җиделәрдә кайтып төште бу Инде бүтән малайлар уеннан таралышса ia абый кайтканны күр vn калмагаем дип. мин әле һаман урамда. алар өе тирәсендә чуала идем. Кайтып килгәнен күрүгә каршысына йөгереп барып, чанасына менеп утырдым Абый үзе дә сагынган булган ахрысы, кочаклап ук алды Суган исе һәм җиңелчә генә аракы исе килә иде аннан.
— Ник болай озак йөрдең, абый?— дидем мин. түземсезләнеп — Синең белән киткән кешеләр өченче көн үк кайтты бит инде!
Булды инде, энекәш.— диде абын, хәйләкәр һәм салмыш кешеләргә хас булганча канәгать елмаеп — Булды инде эшләр!
Аның кайда һәм ниләр эшләп йөргәнен без ул чакта да. соңыннан да белә алмадык Авыл халкы арасында төрле имеш-мимешләр йөрде: кайсылары Казанда бер шома хатынга юлыккан икән дә, шуның куеныннан ычкына алмыйча шулай озак йөргән икән дип. кайсылары ит сатып торганда үзенең полк командирын очраткан да шуның өендә кунак булып яткан икән, дип сөйләделәр Казанга китәргә ниятли икән, үзенә эш юллап йөргән, диючеләр дә булды. Чынысы гына ничек булгандыр — шайтан белсен.
Ул көннәрдә әнинең күз яшьләре түгеп, хәсрәткә батып йөргәне хәзер дә бик яхшы хәтеремдә Хикмәт менә нәрсәдә иде. Теге көнне абыйның чанасын ишегалларына кертеп тугардык та мин аның атын кә нүшнигә илтә киттем Кайтышлый безгә кагыла кит. дип дәшеп калган
иде ул Мин кәнүш нидән кайтып кергәндә җиңги белән абый, үзара бик төксе генә сөйләшеп, бер беренә карамыйча гына, табын янында утыралар иде. Мин килеп кергәч абый, ясалмарак кына куанган булып
- Булдымы? Илтеп кайттыңмы атны, менә молодец!— дигән булып тиз генә урыныннан купты һәм. карават астыннан алып, миңа биш планкалы зур бер гармун тоттырды
— Мә. энекәш, сиңа бу! Бар, өегезгә апкайт та уйна рәхәтләнеп' Моңарчы безнең авылда бер Рәүф абыйның гына гармуны бар Ул аны бик сирәк, бәйрәмнәрдә, кунак җыйган-чакларында гына уйный. Аның уйнаганын тыңлап торыр өчен генә дә әллә ниләр бирерлек булып, өй турларында тыңлап тора торган идем Уйнап карау турында әйткән дә юк инде, хәтта шуны тотып кына карасам да дөньяда иң бәхетле кеше булырмын шикелле тоела торган иде. Инде менә көтмәгәндә кулыма гармун килеп кергәч, шатлыгымнан хәтта беркавымга телсез-өнсез калдым. Шуннан соң гына, ниһаять:
— Кем гармуны соң бу, абый? Син аны миңа ничә көнгә бирәсең?— дип сорадым.
— Юләр, кемнеке булсын — синеке! Мин аны сиңа дип Казаннан алып кайттым'
Миңнулла абый гармунны .алуын, чыннан да, миңа дип алып кайткан. Ләкин ул аны. тана акчасын гына түгел, хәтта унбиш кадак маебызны саткан акчаны да тиененә кадәр тыгып, ике мең дә алты йөз тәңкәгә алып кайткан иде.
Әни аңа. «Казан базарында җиде-сигез йөзгә дә әйбәт кенә яңа гармуннар алып була дип сөйлиләр бит. наным Нигә шул тирәдәгесен генә алмадың? Нигә шушындый кыйбатлысын апкайттың? Житмәсә әле яңа да түгел, уйный-уйный басмалары ашалып беткән»,— дип ипләп кенә ризасызлыгын белдереп караган иде, ләкин абыйга ошамады: «һы1 Син, апа, әйберне таный белмәсәң. тик кенә тор инде, яме'- диде ул, гөлт итеп кабынып — Дөрес, яңа гармун түгел бу Әйе, уйный-уйный басмалары да ашалган Ну бит тагын йөз ёл уйнасаң да берни булачак түгел аңа Киресенчә, уйнаган саен ачыла гына барачак Чөнки телләре көмеш
— Рәхмәт инде алайса, абый!- дидем дә. кая басканымны да белмичә, өйгә очтым. Ул минутларда дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр
— Менә, әни!—дңдем мин, куанычымнан тыннарым бетеп кайтып кергәч — Миңнулла абый миңа гармун алып кайткан!
Төчергәләнеп чаңгы таягына тәгәрмәч бөгеп утырган җиреннән сикереп кубып. Равил дә минем каршыга килеп басты:
— Ник сиңа гына булсын, икебезгә дә дип апкайткан ул аны!
Аның белән бәхәсләшеп торыр чак түгел иде: күңелемнән, тот капчыгыңны, дип уйласам да:
— Ярар, ярар, икебезгә дә булыр Тик тавышланма гына!— дидем Шуның белән Равилнең күңеле булды. Ә әни нигәдер куанмады Киресенчә, хәвефләнебрәк калган иде ул.
— Нигә сөенмисең, әни? Миңнулла абыйга гармун алып кайтырга үзең әйтеп җибәргән идең бит.
— Әйтүен әйткәнием анысы. Тик ни хаккарак алды икән соң ул моны?
— Әй, әни. алгач ни хакка алса да ярый инде ул! Бәлки ул аны. үз акчасына алгандыр да, теге чакта миңа дип фронттан җибәргән гармун урынына булыр дип. бөтенләй бушка бирмәкчедер.
—. Ай-Һай, балам, алай итәрме икән Миңнулла. Теле белән сезнең өчен үлеп торса да, гамәле белән әллә ни бөтәйткәне җук аның безне. Сөенергә бик алай ашыкма әле син. берәр хикмәте чыгып, кире илтеп бирергә туры килмәгәе аның бу нәмәстәкәен.
Әнинең болай дип әйтүе миңа ул көнне бик сәер тоелган иде. Ләкин ул хаклы булып чыкты.
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН
аның Татарстанның атаклы гармунчысыннан алдым мин аны Махсус заказ биреп. Бараксинның үзеннән ясаткан булган. Ә син, нанимаешь, кыйммәт булган, имеш' Бик беләсең килсә, мәгәричен үз акчама алып эчердем әле мин аны. сезнең акчагыз җитмәде. Ну, ярый, мин алай вакланып йөри торган кеше түгел, анысын синнән түләтеп тормам, энекәшләр үземнеке бит Ә син, нанимаешь. . Бик беләсең килсә, ике мең алты" йөз генә түгел, биш мең алты йөз тора торган гармун бу! Бүген Казан базарына алып чык — бүген кулга да тидермичә өч меңгә җибәреп була моны!»
«Алай булгач, әллә илтеп сатып кына кайтасыңмы, наным?»—дип тә ым кагып караган иде әни. Тик абый ишетергә дә теләмәде: «Юк инде, апа, бер алып, бер сатып йөрергә мин сезгә маклер түгел. Алган — алганда кала ул. Менә күрерсең, малайларың уйнарга өйрәнгәч, сөенеп бетә алмассың әле»,— диде дә әнинең: «Аптыраганнан әйтүем инде, түләүләрем бик күп бит, аларны ни белән түлим икән соң?» дип елый башлавын бөтенләй ишетмәмешкә-күрмәмешкә сабышып, китеп үк барды
Безнең әни алай хөсетле кеше түгел, һәркемгә хәер-хак һәм гел яхшылык кына тели торган риясыз, саф күңелле изге җан иде. Ләкин әнә шул көнне «Кем сораганые соң синнән ул гармунны шул тикле кыйбат хакка апкайтырга?! Мең газап белән үстергән тана акчасы белән түләүләремне түләрмен дип өметләнеп җөридерием бит мин. Нишлим инде менә хәзер? Кайларга гына барып бәрелим дә. ни хәлләр генә итим?!»— дип абыйны каргый-каргый елады
Ул гармунны әни ярты бәясенә генә булса да сатарга итеп караган иде. Үзебезнең авылдан да. күрше авыллардан да сорап килүчеләр булды. Ләкин берсе дә алмады. Бәясен ишетүгә, сигез йөз сумга өр-яңа гармун алабыз без дип. шундук борылып китеп баралар иде Дөрес, Укмас кешесе «җиде йөз иллегә бирсәгез алам бу иске тубалны»,— дип сатулашып караган иде каравын Анысына әни үзе риза булмады: «Ике мең дә алты йөз түләп алган әйберне сиңа алай очсызга биреп җи-бәргәнче. балаларым уйнар ичмасам!»— диде ул теге кешегә. Шуннан сок. «гармун сатасыз икән»,— дип килүчеләрне «Юк, сатмаска булдык инде!»— дип борып кына җибәрде.
Миңнулла абый ул гармунны чыннан да шулай кыйммәт бәягә алган идеме икән — анысын әйтә алмыйм. Ләкин безнең әнигә коточкыч кыйммәткә төште ул Чөнки аның мәшәкате алда сөйләп киткәннәр белән генә бетмәде Гармун алгансыз да расхутлы булгансыз икән дип, беркем дә безнең түләүләрне чигермәде
Берәр атна шулай аһ орып, аптырап йөргәннән соң әни, әҗәткә акча биреп торуын сорап, сугышта үлгән ире өчен шактый зур пенсия алып килүче һәм үзе дә сату-алу белән шөгыльләнүче М. апа катына барган Әнинең гозерен тыңлагач әйткән теге апа:
— Әҗәткә бирә алмыйм, үпкәләмә. Мәгъсүмә,— дигән — Ә менә колагыңдагы алканы сатарга уйласаң, ул чакта килешергә булыр.
Әни аптырап калган. Ни өчен дигәндә, аның ул алкасы гади алка гына түгел. Чулпан йолдыз шикелле булып, әллә кайдан җемелдәп тора торган бриллиант кашлы алтын алка иде. (Хәзер андый алкалар кибеттә өч мең, өч мең ярым тора. Аида да гел булмый, танышлык белән генә тиенәләр андый алкаларга!) Ләкин хикмәт аның алтын булуында гына түгел Хикмәт аның истәлекле тарихында Безнең әнинең әнисе (Солтан әби) бик яшьли — нибары утыз ике яшендә үлеп киткән. Әнә шул Сол-тан әби әнигә васыять итеп, минем төсем итеп сакла, кызым, дип калдырып киткән алка иде ул.
Монда миңа, сезнең нәсел байлар нәселе түгел бит, андый зиннәтле алка әбиеңә кайдан ки и .HI. ДИП сорау бирүләре мөмкин. Әйе, бай булмаган безнең бабайлар. Солтан бабайның атасы Әсфәндияр бабай гомере буена җәен иген иккән, кышын бүре һәм төлке ауларга йөргән. Унсигез бүре
алган Ә төлкеләрен инде санаган да юк. Солтан бабай шулай ук үзенә тигән иманада иген иккән һәм. кыр эшләреннән бушаган чакларында, Казан — Чистай арасында ямщик чапкан. Әйтүенә караганда, алай бик зур төшемле булмаса да, шактый файдалы кәсеп булган ул «Кешеләрнең төр |Тесе*гуры киләдерие. улым Кайберләре тиешле урынына илтеп ксйгач. төрле сәбәп тапкан булып, сөйләшенгән хакын да тулысынча түләмичә * кала. Ә кайберләре сөйләшенгәннән тыш та унбиш-егермешәр тиен биреп 5 китә торганнарые»,— дип сөйләгәннәре хәзер дә исемдә әле. Бервакыт мин < аннан: «Алай булгач, ник бер дә баемадың соң. бабай? Акчаны шактый s күп эшләгәнсең бит?— дип сораганым да булды. «Анысы шулай,— диде £ ул.— зарлана алмыйм, кергәләгән чаклары булды кулга акчаның. Тик ул g акча дигән нәрсәнең бер бик .хикмәтле ягы бар, улым Безнең ише гади s халык кесәсендә озак торырга яратмый ул күпме керсә, шул хәтле * үк чыга да бара. Әйтик, ямщик чабар өчен нәрсә кирәк? Иң элек х теләсә кайчан җигеп чыгып китәргә кимендә бер пар яхшы ат кирәк Аннары — алар юлга чыгарга һәрвакыт әзер торырга тиеш. Ул заман бай- > лары бик алай теләсә кем атына утырырга атлыгып тормый, сайлабрак t кына кыланаларые. Алар синең атыңа утырып барсын дисең икән, ямщик 1 чаба торган атларың һәйбәт булырга тиеш. Ә атны тәндә тотар өчен ® солы сатып алырга кирәк. Збруең. чанаң-арбаң юньле булырга, тиеш, з Аларын да буш бирмиләр, сатып алырга туры килә. Казанга кеше илткән * дә — Казанда. Чистайга барганда — Чистайда кунарга туры килә Фатир = хакы түләмичә булмый Әмма алары гына бер хәл әле. Иң яманы шул ул елларда ат урлау бик күп була торганые. Ямщик атларына аеруча кызыгалар. Пример, мин үзем гомеремдә ике талкыр пар ат урлаттым. Шул ямщик чабып Казанга барган җирдә фатир кергән йортның ишегалдыннан апчыгып киткәннәрне икесендә дә Урланган ат урынына ат алмыйча булмый бит инде: тагын акча кирәк. Менә шулай итеп, әллә ни баеп булмады. улым. Әле үзем исән калганга шөкер итеп утырам Ул елларда ямщик чабучыларны еш кына үтергәләп тораларые. Үтерәләр дә атларын алып китәләр. Бервакыт Никкүчтем чокырын узып барганда минем каршыга да чыкканнарые Үктәбер ахырлары, җир шакаеп туңган, әмма кар яумаган, шуңа күрә арба белән йөрергә туры киләдерие. Каткак юлдан дыңгыр- дыңгыр Никкүчтем тавын төшеп, үргә менә генә башлаганыем. юлның сул ягыннан, куаклар арасыннан, ике юлбасар килеп чыктылар да төпкә җиккән атның башыннан тотып алмакчыларые. Әмма минем атлар, җан кисәкләрем, ят кешеләр икәнен сизеп, пошкырышып торып уң як читкә тайпылдылар да выжлатып теге юлбасарлар яныннан үтеп киттеләр. Шул чакта, юл буендагы агач ботагы күзгә кергәнне дә шуннан мантый алмыйча, бер күзем шушылай сукыраеп калды, улым Ул чакта мин утыртып барган кеше бер Казан фабрикантының хатыны булып чыкты Казанга барып җитү белән зур гына брачка алып кереп, минем күзне шул брачка күрсәтеп тә караганые. Әмма брач әйтте, юк. кадерлем Наталья Петровна, саклап калып булмый бу ямщикнын күзен, чөнки күзнең алмасы ук җыртылган, диде, һәйбәтләп дарулады, бәйләде дә. өегездә менә шу- шылай-шушылай итеп үзең дәваларсың дип. даруын биреп җибәрде Ә теге Наталья Петровна дигәңе юлбасарлар кулына эләкми калуына шул тикле куанганые. бичара: башта кат-кат рәхмәт укыды, аннары, хатыныңа бүләк итәрсең дип. ул чактагы акча белән алтмыш ТӘҢК-'ICK (ә ул елларда алтмыш тәңкәгә менә дигән ике ат алып буладырыг I ор, миант кашлы алтын алкасын салып бирде. Ул алканы башта мәрхүмә .ишең та» гып йөргәнне инде менә әнкәң тагып йөри хәзер...»
Әнә кайларга ук барып тоташкан иде әни колагындагы теге алкаларның тарихы! Менә ни өчен М. апа. сат миңа, дигәч, аптырап калган иде безнең әни. «Юк. булмый, сата алмыйм, әниемнән калган бердәнбер истәлек ул минем».— дип борылып кайтып, тагын атна-ун түзеп карады Ләкин көн аралаш Кече Әшнәккә авыл советына чакыртып: «Недоимкала-
рыңны кайчан түлисең, Нахимова? Син нәрсә, сыерыңны дәүләт бәясеннән итлеккә илтеп тапшырганны көтәсеңме әллә? Давай, ничек тә чарасын тап, түлә түләүләреңне».— дип кыса башлагач, бүтән чарасы калмады: әни теге алкаларын әлеге шул. М. апага мен дә бер йөз илле алты тәңкәгә — нәкъ дәүләткә түлисе түләүләребез бәясенә сатып кайтты. Анысын да бик сыкрап, шуннан кимгә һич бирә алмыйм М. ханым, югыйсә түлисе тү-С ләвемә җитми, дип, әни бик ялваргач кына биргән иде әле.
Әнә шундый зур мәшәкатьләр тудырды безгә Миңнулла абый алып кайткан «көмеш телле» гармун. Әле аның шунысы гахәп: безнең Миңнулла абыебыз Казаннан кайткан кичтә үк колхоз идарәсенә барган да: «Энекәшләргә биш планкалы, көмеш телле гармун апкайттым әле. Ике мең алты йөз сум акча каян килеп, кая китмәгән, миннән булсын яхшылык. Энекәшләр бик шәп минем, уйнасыннар рәхәтләнеп!»—дип «борчак сибеп» утырган.
Күп тә үтмәде, Миңнулла абыйны колхозга председатель итеп сайлап куйдылар. Бераз шапырыну гадрте барлыгын белгәнгә, әни белән без сүз сөйләп, вәгъдә биреп йөри торган буш куык кына булып чыкмас микән безнең бу абый, дип башта аның председатель булып эшли алуына шикләнебрәк караган идек. Күрәсең, ходай биргән сәләте булган, әйбәт кенә эшләп китте ул...
Чамасыз зур кыйммәткә төшсә дә. ахыр чиктә гармун алу барыбер Равил белән минем файдага булды: икебез дә уйнарга өйрәндек!
Шул гармун аркасында мин кеше арасына үз яшьтәшләремә караганда ике-өч ел алданрак керә башладым Рәүф абый инде өйләнгән, авылда бүтән гармунчы юк, берәрсе кунак-төшемле мәхлес үткәрсә, гармун уйнарга мине дәшәләр, аулак өйләргә мине чакыралар. Гармуным зур. үзем әле кечкенә булганга, өйгә килеп, гармунымны күтәреп алып баралар, китереп куялар Үземнән олыраклар белән аралашып, шуларга иптәш булып йөргәнлектәндер, кызлар исе дә минем борынга яшьтәшләрем Миңнеәхмәтләргә.Фәрзетдиннәргә караганда иртәрәк.хиденче класс-та укыганда ук керә башлады. Ул хакта да алда сүз булыр, ә хәзер аңарчы б\лган һәм күңелемә тирән, бик тирән уелып калган кайбер хәлләр турында сөйләп үтәргә телим.
Казанга беренче бару
Теге чакта Равил белән без гармунлы булдык, анысы бик әйбәт. Ләкин шул гармун вакыйгасы безнең әнинең Миңнулла абыйга ышанычын да бик нык какшаткан иде. Мин моны менә нәрсәдән чыгып әйтәм. Бер көнне шулай кайсыбыздыр. Равил иде бугай, кичке аш ашап утырганда Миңнулла абый хакында сүз чыккач: «Әй. әйбәт тә инде безнең абый; бүген мине атына утыртып авыл башына хәтле алып барды!»— дигән иде. Әни аңа болай дип хавап бирде:
— Әй, улым, улым, яшь шул әле син, күп нәрсәне аңлап бетермисең...
Күңелен бераз бушатканнан соң әни миңа әйтте:
- Вәт. улым, шулай эшләр. Әтиегезнең иң якын туганы, аз булса да ярдәме тияр дип. ике күзебезне дүрт итеп көтеп алган абыегыздан да фәтвә чыкмады. Аңа ышанып, моннан ары әйбер сатарга җибәреп булмас. Син инде зур: унөченче яшең белән барасың. Синең яшьтән үз көнен үзе күрә башлаган кешеләр бар дөньяда. Мин сиңа алай ук бул дип әйтмим, әмма, кешеләргә ияреп, ит-май сатарга Казанга йөргәлн башларга кирәк булыр моннан ары Русча яхФук браматлыйсың. Акча саный беләсен Белмәгән нәрсәләреңне үзен белән рәттән сатучы олылардан сорарсын. алар ярдәм итәр.
Әнинең «русча браматлыйсың» диюендә хаклык бар. Безнең авыл
урман буена урнашкан Зур түгел ул урман, өч йөз илле гектар гына. Урманның икенче ягында, бездән нибары бер километрда гына, Ильиновка дигән рус авылы Шул авылның бер кешесе, дәдә Никулай, безнең колхозда тимерче булып эшли Аның Нәтүлке (Анатолий) исемле нәкъ минем белән бер елгы малае бар һәм ул малай, әтисенә ияреп, көн саен дияр-
I лек безнең авылга килеп йөри. Әнә шуның белән бик дус идем мин. Көн ф нәр буе бездә кайнашабыз: булган ризыкны бергәләп ашыйбыз, әни кушып s калдырган эшләрне бергәләп эшлибез, бергә уйныйбыз. Безнең авылда < кызык беткәч, Равилне һәм бүтән иптәш малайларны ияртеп, Ильиновкага * барып, рус малайлары белән уйнап кайтабыз Нәтүлкенең әнисе эштә < булганда әбисенә сулар да алып кайтып бирәбез. Шулай бергәләп йөри * торгач, мин Нәтүлкедән русчага да өйрәнгән идем бераз. Шуңа күрә мине * р)сча сөйләшү мәсьәләсе ул кадәр куркытмый Ә Казанга барасым бик килә. аны күрергә әллә кайчаннан бирле хыялланам. Олылар сөйләгәннәрдән = чыгып,Казан кремлендә Сөембикә манарасын, Батан бакчасындагы фил- s ләрне, арысланнарны, юлбарысларны, маймылларны, ак аюларны карай S йөргәннәрем. Казан циркында клоуннар кыланганнары, колхоз базары £ янында кораштырылган күчмә циркта мотоцикл белән стенада йөргәнне- * рен карап утыруларым төшләремә кереп йөдәтеп бетергән иде инде. Шу- “ ңа әнинең әлеге тәкъдименә биш куллап риза идем: с
— Була ул. әни! Ә кайчан барасы соң анда? *
— Көзсез булмас әле, улым. Сарык бәрәннәре исән-сау үсәсе бар < әле аңарчы Шуларның түшкәсен алып барырга туры килер.
Ул елны ике сарыкка өч бәрәнебез бар иде Тизрәк үссеннәр, симезрәк булсыннар дип. Равил энем белән без аларны аеруча нык тәрбияли башладык: кич көтү кайтканнан соң, әниләре белән бергә дәү чишмә буйларына, колхозның алма бакчасы тирәләренә (безнең өй авылның түбән очында, кырыйдан өченче, алма бакчасына якын гына иде) алып барып та берәр-икешәр сәгать ашатып кайтабыз. Алар безгә шул кадәр ияләшкән — тагылган шикелле арттан ияреп йөриләр
Әни ашлы суларны, бәрәңге кабьТкларын гел шул бәрәннәргә бирә торган иде. Бәрәннәрнең үз әнкәләре дә, нәкъ безнең әни шикелле, бик тә бала җанлы тегеләр кайчан теләсә — шунда имезәләр. Ә бәрәннәрнең ояты юк; инде үзләре сарык булып килүгә карамастан, сәгать саен диярлек, әниләрен чөя-чөя имәләр иде Тик, тәкә белән йөргәннән сон, сентябрь баш-
‘ ларында гына туктады алар имүдән. Алар ул чакта инде әниләреннән аерыц алырлык та түгел иде. Мин аларның шулай тиз үсүләренә чын күңелемнән куанып йөрим, чөнки Казан тикле Казанга барганда симезрәк ит белән бару әйбәт бит инде. Хәзер генә ул итнең «маталышка»ларына хәтле барысын да биш тәңкәдән кулда да тотмыйча алып бетерәләр. Ул елларда мал түшенең арт саны белән ал санының бәясе ун-унбиш сумга аерыла — арт саны кыйммәтрәк йөри иде
Ниһаять, мин җәй буе түземсезләнеп көткән көн килеп җитте. Октябрьның унсигезендә Казанга барырга җыена башладык. Безнең авылда мин белә-белгәннән бирле колхоз умарталыгында умартачы булып эшләүче, үзе тәмәке тартмаса да, тарткан кеше шикелле бик каты йөткерә торган (аның йөткергәне җәйге тын кичләрдә урмандагы умарталыктан авылга кадәр ишетелә торган иде), тыныч кына сөйләшкәндә дә тавышы гөрелдәп чыга торган, ачуланган чакларында исә котларны ала торган калын тавышлы Хафиз карт бар иде. Үзе умарталыкта, малае Рәүф абый колхозда хисапчы булып эшләгәч, аларның матди хәлләре әйбәт, беркайчан ит-балсыз тормыйлар. Алай-болай йомышы төшеп өйләренә кергән кешедән дә кызганмыйлар: я бал ягып ипи, я берәр төрле мич ашы тоттырып чыгаралар. Әгәр инде Хафиз картка утын кисешсәң, я көтүдән кайтмый калган сарыкларын алып кайтып бирсәң, ул чакта табын янына ук утыртып, туйганчы сыйлап чыгаралар.
Шуңа мин аларга ярдәм итәргә атлыгып торам. Хафиз карт үзе дә ми-
не якын итә: «Атаңа ошагансың, атаң шулай ярдәмчел кешне, мәрхүм», дия иде ул миңа. Аннары картның тагын бер бик кирәкле һөнәре бар мал суярга оста иде ул. Ир-аты булмаган кешеләр. Казанга алып барасы малларын аннан суйдыртырга тырышалар. «Эшен бик чиста эшли, аннары кулы да бик җиңел: ул суйган итне чират торып алып бетерәләр»,— дип сөйлиләр иде.
Хафиз картлар сарыкны безнең шикелле ике-өчне генә түгел, унар- уникешәр баш асрый. Таналары-бозаулары да була. Үзләренекеннән тыш, яз саен берәр бозау сатып алып та үстерәләр. Каз-үрдәкне авылда ин күп асраучы да — алар. Шулкадәр сугымны, әлбәттә, үзләре генә ашап бетерә алмыйлар, Хафиз карт елына ике-өч тапкыр Казанга ит белән барып кайта.
Теге чакта безнең әни Хафиз картның Казанга жыенганын белгән дә. үзе белән сөйләшеп, мине аңа ышандырып жибәрергә булган иде.
Хафиз карт өч түш ит алып барасы иде. башта аларның сарыкларын суйдык. Белмим, кайда шул кадәр өйрәнгәндер: сәгать ярым дигәндә, ул инде өч сарыкның өчесен дә суеп элеп куйган иде. Аннары безгә киттек. Аларның сарыкларын суйганда мин Хафиз картка сарык аякларын бәйләшеп, кулын юарга жылы су. үпкә-бавырларын куярга табак-савыт- лар апчыгып. хәтта сарыкларның эчәкләрен дә савышып, булышып тордым Ләкин үзебезнекеләргә чират житкәч якын да бара алмадым: шулкадәр кызганыч иде бәрәннәр! Иренүдән түгел, кызганудан гына шулай булуымны белгәч. Хафиз карт та: «Бер син генә түгел, дөньяда андый кешеләр була ул Бар. алайса, бүтән эшләрегезне карый тор».— дип мине өйгә кертеп җибәрде Ә аңа әни белән Равил ярдәм итешеп тордылар. Казанга барасы булгач, әни инде күптәннән каймак жыеп килгән, ике чиләк каймагы бар иде. Хафиз карт ишегалдында бәрәннәрне эш иткән арада мин. гөбегә салып, шул каймактан май яза тордым...
Казан бездән җитмеш сигез чакрым. Ат белән барган чакта иртәнге дүртләрдә кузгалалар да кичке җиделәргә көне барып керәләр. Ә соңгы елларда. атлар сирәгәеп калганлыктан, үгез жигеп йөриләр, шуңа көнендә барып житеп булмый, кичтән үк юлга чыга башлаганнар иде.
Мин ул елны дүртенчедә укыйм. Отличник ук булмасам да. «өч»лем юк иде Шуңа минем Казанга баруыма укытучы Мәрьям апа да каршы килмәде. Колхозның бик дәү һәм бик тыныч холыклы, ләкин бик ялкау Черчил исемле үгезен жигеп кичке уннарда ук тәвәккәлләп чыгып киттек Казанга Бер олауга без биш кеше: Хафиз карт белән миннән каЛган- нары хатын-кызлар иде. Безне йөк авырлыгы куркытмый: ялкау булса да. Черчил күпме төясәң дә җен урынына сөйри, тик арбаң гына чыдасын да көпчәкләрең генә түзсен! Әмма ашавын да бик күп ашый иде.
Шуны истә тотып, авылыбыздан унбиш чакрымнар чамасындагы Куастау кырына туктай, төнге сәгать бердә шайтаным да йөрми, беркем күрмәс әле дип. үзебезнең колхоздан алып чыккан печән өстенә солы кибәненнән егерме данә солы көлтәсе дә төядек. «Азыклы ат арымас», дигән борынгылар. Базарның ниндие туры киләсен. Казанда ничә көн торырыбызны кем белгән. Бәлки, берәр атнага ук сузылыр. «Даваегыз. давай, күбрәк төягез!»- дип бу эшкә Хафиз карт үзе җитәкчелек итеп торды.
Кибән яныннан хәвефсез-хәтәрсез генә кузгалып киткән идек. Әмма күп тә бармадык, артыбыздан иярле атка атланган, иңенә мылтык аскан бер кеше килеп чыгып, юлыбызга аркылы төште:
- Стой, буду стрелять!
Ләкин безнең Черчил андый гына кычкырганнарны күп ишеткән: ыжлап та бирмичә, баруын дәвам итте Аның велосипед руле шикелле булып ике якка тырпаен торган, ләкин велосипед руленнән биш мәртәбә юанрак мөгезеннән шүрләп, тегенең аты читкә тайпылып калды Шуннан ары. үгезне туктатырга тырышудан мәгънә чыкмаслыгын аңлап, теге кеше арба артына, безнең янга чыкты:
— Ешше раз говорю, стой! Остановите своего быка, иначе буд\ стрелять'- дип кычкырды
Хафиз* карт та. хатын-кызлар да шүрләп калганнар иде: тып тын гына атлый бирделәр Мылтыклы тагын бер кат кычкырды һәм һавага атып җибәрде
Өч хатын-кызның өчесе дә чырыйлап кычкырып. Хафиз картка * сыендылар Хәтта Черчил дә сискәнеп китеп, калын тавыш белән «ооһ!» 5 дип кисәк кенә мөгрәп, туктап калды. 2
Хафиз карт нигәдер: г
- Җитәр сәнә! Нәрсә ул кадәр чырылдашасыз!— дип. үзенә елышкан £
хатын-кызларны орыша башлады ш
— Сүн ир кешегә сыенмыйча, кая барыйк без. пәрәми! Урысча белә- = сен бит. сөйләш инде шул урыс белән Телеңне җоткай шикелле торма!- ♦ дип Хөсниҗамал апа чәчрәп чыккач кына, ниһаять, атлы кешегә эндәшер- | гә җөрьәт итте: =:
— Ыфчум дилы. знакум? Зачим шумиш? Зачим астановиш нас? > Што мы плохой делали? £
— Вы украли колхозные овсяные снопы! х
- Чава-чава? Какой сноп?— диде Хафиз карт, бу юлы инде ба- «
тыраебрак -
Җайдак безнең йөккә төртеп күрсәтте: *
, — Ты што. мужик, прикидывается дураком?! 2
Җайдак мылтыгын корып куйды Мылтык көпшәсе белән безнең арбадагы солы көлтәләренә төртте: «Вот эти снопы! Думаешь, я не видел што ли? Если час же не отвезете и не сложите обратно их на местб в стог — я сдам вас в милицию!
Милиция сүзе чыккач хатын-кызларыбызның котлары алынып, өчесе тиң шыңшырга һәм белгән догаларын укырга тотынганнар иде. Ләкин Хафиз картка бу ошамады бар ачуын алардан алырга теләгәндәй, бик каты итеп:
— Җиттеме сезгә, юкмы? Чырылдашмагыз, туктагыз хәзер үк!— дип кычкырды
Аның тавышы шул кадәр ачулы чыкты, хәтта җайдак та бер мәлгә шүрләп калды Шул моменттан файдаланып. Хафиз карт аның янына барды да. йомшак кына итеп:
- Видиш. знакум. бабы как пугалис. Видиш. как плакают. Давай будем гаварит чалавически. — дип тегеңә пышылдап кына нидер әйтте.
Аның ни әйткәнен мин ишетмәдем, ләкин күп тә үтмәде, жайдак шундук йомшарып:
— Ладно, ладно, так и быть уж. уговорил. Только, давай, быстрее.— дип атыннан төште. Ул арада Хафиз карт тиз генә арба янына килеп, хатын-кызларга тыныч кына алга атлый торырга кушты, ә үзе йөктән юл азыгы тутырган брезент сумкасын алып, башта теге кешегә зур гына бер кисәк ит һәм калай кружка тоттырды. Агай кыстатып• тормады:
— Ну. мужик, бывай, желаю тебе хорошего базара!- дип кружканы каплап куйды. Сулышы буылып, беркавым тын ала алмыйча торды Тик шуннан соң гына умырып-умырып ит ашарга тотынды
Хафиз карт тагын берне салып бирмәкче иде. агай риза булмады
— Нет, хватит Много будет. Спасибо тебе,- дип. атына менеп атланды да чаптырып болын ягына таба китеп барды.
- Ничек шулай тиз җайлый алдың син аны. Хафиз абый?— дидем мин. баш китәрдәй булып тоелган эшнең шулай ансат һәм безнең файдага хәл кылынуына исем китеп.
— Бөтен хикмәте менә шушында, олан.— диде карт, флягасына ымлап.
— Хикмәт дип инде. Аны бит колхоз милкен каравылларга куйганнар. ә ул шул милекне хәмергә сатып китте
Ва пирвых. аны беркем бернинди каравылга кунмаган. Тенге ат көтүчесе ул. Ва-втарих. безнең солы кибәне яныннан чыгып барган чагы
* бызга случайны туры килде дә. шуннан файдаланып үзенең махмырлап торган башын төзәтеп китте Ә асылда, син дөрес әйтәсең. Малай сатучылар күбәйде калхуз малын. Менә без бу ка.тхуз көлтәләрен чәл дердек. Ә безнең калхузныкын бүтәннәр чәлдерә .
— Ә урлашмыйча гына булмыймыни соң?
— Була, ник булмасын.
— Алайса ник урлашалар?
— Тәртип юкка
- Ә нигә юк соң ул тәртип?
Ул тәртип шуңа юк. чөнки тәртипсезлек эшләүчеләрне җавапка тарту юк И һәм. җавапка тарту дигән нәрсәне гамәлгә кертми торып, тиешле тәртип булмаячак та' .
Безнең хатын-кызлар инде шактый җир китеп өлгергән иде Черчилне кызурак атлатып, без дә алар артыннан киттек.
Күктәге сыек һәм биек болытларны ачык-алсу төскә манып, таң сызыла башлаганда без инде Колай болынына килеп җиткән идек Мишә буенда тукталып. Черчилне тугарып, берәр сәгать ашатып-эчерен. ял иттереп алырга булдык Арба артыннан җәяү барганга гына сизелмәгән икән: туктагач шактый салкын булып чыкты Таң җиле дә исеп куйгач, отыры салкынайтып җибәрде
Хафиз карт, тәҗрибәле- кеше, өстенә тышлы туя. аягына чусинке кигән әллә бар ана суык, әллә юк — уйлап та бирми Ә минем өстә бер кат чалбар, ямаулы иске бишмәт, аякта чабата гына Шуңа күрә калтырата ук башлады.
Олылар, арбадан төенчекләрен алып, ризыкларын ашарга утырдылар Кеше ашаганда ашарсың дип. әни миңа бавыр белән ипи биреп җибәргән иде. Ләкин бу суыкта ул салкын бавырны ничек итеп авызга алмак кирәк?.. Хатын-кызлар да шактый җылы киенгән: аякларында тула оек белән чабата. өсләрендә телогрейка, башларында мамык шәл. Алар. әнә. Мишә ярына аякларын салындырып утырганнар да. үз өйләрендәгедәй иркенләп, төнлә безнең котны алган ат көтүчесе турында көлешә-көлешә сөйләшеп, рәхәтләнеп ашап утыралар 1
Хафиз карт, йөк өстенә менеп утырып, бисмилласын әйтеп, брезеш сумкасындагы ризыкларны чыгара башлады Кеше ашаганны карап тору килешми дип. аннары тик тору бик нык туңдыра да башлаганга, мин яр астына төштем дә. шундагы вак ташларны җыеп, читләре инде боз белән челтәрләнгән, ләкин әле^ныклап туңарга өлгермәгән Мишә суына атып уйнарга тотындым Биш-алты таш кына аткан идем. Хафиз карт мине үз янына дәшеп менгерде дә. чнттәрәк утырган хатын-кызлар ишетмәслек, әмма карышып торырга урын калдырмаслык итеп:
Мәле, малай, тотып куй әле шушы чәйне эчеңә әзрәк җылы кереп китәр, туңып үләсең бит югыйсә' дип. үзенең теге әлүмин кружкасын сузды.
Чәе бик аз. кружканың төбендә генә иде. Кичтән туйганчы яңа суйган бавыр ашап чыкканга, тамак та кипкән иде. аны-моны уйлап тормадым. тоттым да бер тында эчеп җибәрдем тегенең чәен. Эчеп җибәрүем булды. башта авызым өтелеп китте, аннары бик озак сулышым капланып торды Тик шуннан соң гына, ниһаять, сүз әйтә алырлык хәлгә килдем:
Чәй түгел бит бу. Хафиз абый' Нәрсә эчердең син миңа?
Тышш. шаулама' - диде ул миңа, авызымны каплардай булып — Курыкма бер дә. хәзер бетә аның әчеттергәне СУЫК тимәскә, дару урынына гына ул
Шулай дип сөйләнә-сөйләнә ул минем кулга бер кнсәк ит һәм ярты телем ипи тоттырды Аннары
Каяле. мин дә бераз җибәрим әле,- дип. кружканы тутырып дияр ик салып. үзе эчеп куйды га Ә хәзер, әйдә, әйбәтләп ашап алыйк. - дип урырга тотынды
Үзем \л биргән ризыкларны ашыйм, ә үзем нн булганын тиешенчә төшенеп бетә алмыйча, шаккатып утыра идем Аракы эчкән кешеләрне дә. исерекләрен дә байтак күргән бар. ә үземнең ул нәрсәне авызыма алганым юк. алырга җыенмый да идем Менә хәзер, һич көтмәгәндә, кружка төбендәген эчтем бит. ахмак! Нишләтер икән инде ул мине^
Бер яктан әнә шул уй борчый, икенче яктан Хафиз картның кружка ♦ лап спирт эчүенә һушсыз калган идем Мин бит аны бөтенләй изге кешегә з санап йөри идем моңарчы Аны безнең авылда гына түгел, тирә-як £ авылларда да беләләр. Шәкерт абзый дип үлеп торалар Үлем-җитем бул- * ганда мәет өстендә ясин чыгарга яки коръән укырга аны дәшәләр. Шул < ук вакытта ул безнеңчә укый-яза да белә, чөнки заманында чит җирләрдә * төрле эшләрдә эшләп йөргән, шактый мәгълүматлы кеше иде. Кыяфәт i тә бик шәп: ап-ак түгәрәк сакаллы, зур коңгырт күзле, дәү. әмма үзенә бик * килешеп торган борынлы, сәламәт кызыл чырайлы, ике метрга бик аз = гына тулмаган озын һәм нык гәүдәле мәһабәт кеше иде ул Халык арасын- * да авторитеты да зур. «Хафиз карт шулай дип әйткән», «Шәкерт абзый =: шулай дип әйтә икән».— дип. ул сөйләгән сүзгә гаять зур әһәмият би о. рәләр иде. *
Картның тик бер нәрсәсен өнәп бетермиләр: эчә икән дип сөйлиләр ө иде. Мулла кеше ничек эчсен икән, юк сүздер ул. дип күп кеше моңа s ышанмый Мин үзем дә шул ышанмаучылар ягында идем Ә ул, әнә, әле хәзер генә ннчаклыны эһ тә итмичә каплап куйды Менә шуңа шаккатып. < авызымны ачып калган идем Шулчак Хафиз карт, яр буенда үзара гөр “ килеп утырган хатын-кызларга таба ымлап:
— Аларга сиздерә күрмә, малай, май кап. яме! .Мондый салкын чак ларда дару урынына азрак кына тотып кую пигамбәрләрдән калган гадәт ул!— диде.
Аның бу сүзләре белән килешмәсәм дә. бәхәсләшеп тормадым Дөресен генә әйткәндә, мина хәзер диңгез тубыктан чымыр-чымыр итеп, хәмер бөтен канга таралган, хәтта башка ук менеп җитеп, миләрне миңгерәтә. күз алларын әлҗе-мөлҗе китерә башлаган иде. Шунысы хикмәт миңа хәзер тамчы да суык түгел, киресенчә, эсселәтеп җибәрде. Хәтта Мишәгә төшеп, су коенып чыгасыларым килә иде. Аннары, армиягә алынган егетләр шикелле итеп, кычкырып җырлыйсым килә башлады Тик яр буенда утырган Хөсниҗамал. Гөлбәһар. Мәүлиха апалардан ару- сынмыйча һәм Хафиз карт кисәтеп куйганга гына тыелып тора идем
Хафиз карт ит янына тавык та пешереп алган икән, шуңа тотынды
— Ничек суң, җылынып киттеңме?—диде карт, ярты тавыкны сыптырып. «гуук!» итеп кикереп куйгач.
— Әйт әле. Хафиз абый, моның гөнаһсын кая куясың инде син. ә?— дидем, алдап эчергәне өчен аңа җенем чыгып.
Карт дерт итеп китте:
— Нинди гөнаһ ул? Нәрсә сөйлисең син. ахмак баш!
— «Эчкән бер гөнаһлы булса, эчергән кеше мең гөнаһлы», — дип гает намазында вәгазь сөйләгәндә үзең әйткән идең түгелме соң? Мин бит гомердә авызыма аракы алган малай түгел
Карт яшен тизлеге белән арбадан сикереп төшеп, үңәчемнән капты рып алды:
— Тукта яхшылык белән! Тагын бер генә шундый сүз әйтсәң — буам да үтерәм.
Аның күзләре нурсызланган, йөзе шундый усал — котыңны алып, йөрәкне ярырлык иде «Чыннан да үтерер бу!»— дип. шүрләп куйдым да
— Бетте бетте Хафиз абый, гафу ит.— дидем — Син гаепле түгел, үзем гаепле. Дөрес әйтәсең, син бит минем авызыма коймадың, үзем эчтем
— һыы. шулай диген аны! Этү тузга язмаганнарны лыгырдап маташасың!— Бастырык озынлыгы кулы белән әле һаман үңәчемнән тотып тор-
ган килеш, ул мине каты гына итеп бер селкеп куйды:— Мотри, кара 1 аны. эчкәнеңне берсенә дә сиздерәсе булма!
Карттан куркудан шулай булгандырмы, аракы эчкәннекеме — мине шул чак бик нык укшыта башлады. Яр буендагы таллар арасына чабып кереп, ашказанын бушатып чыктым. Шуннан соң бераз җиңеләеп киттем...
Без Самасыр (Самасырово) авылын үтеп, аэропорт тирәләренә килеп <i җиткәндә инде төш авышкан иде. Юл авыр: көндез җебетеп җибәргәндә туң балчык арба көпчәкләренә ябыша, болай да ашыкмый торган Черчил, таеп егылудан куркып, сакланып кына атлап бара. Менә бер вакыт, кинәт күктән иңгәндәй, безнең өстән генә ике канатлы бер аэроплан килеп чыкты. Безнең авыл халкын аэроплан белән әллә ни шаккаттыра алмыйсың анысы. Кырык өченче елны, ягулык бензины бетеп, бер аэроплан безнең авыл башына ук килеп төшкән иде. Җил алып китмәсен өчен, аны менә шушы Хафиз картларның бакча башындагы тополь агачына бәйләп куйганнар иде. Районга барып, очучылары бензин юллап алып кайтканчы ике тәүлек шунда торды ул аэроплан. Аны каравылларга бала-чаганы ярата торган Хәнәфи абыйны куйганнар иде. Рәхәтләндек шул чакта аэроплан карап. Хәнәфи абый аэроплан эченә үк кертмәде кертүен, әмма тышыннан тотып караганга бер сүз әйтмәгән иде...
Анысы шулай. Ләкин ул чактагы аэропланны Черчил күрми калган, күрәсең. Чөнки менә хәзер, өстебезгә аэроплан килеп чыккач, ипләп кенә, йоклатып кына барып яткан җиреннән кинәт коерык чәнчеп, юл буендагы чокырга сикерде Чокыр шактый текә һәм сикәлтәле иде. Безнең арба башта бер якка янтайды, аннары, күчәрдән кендеге чыгып, капланып ук китте. Бу шул кадәр тиз булды ки, бишебезнең беребез берни эшли алмыйча калдык.
Ә аэроплан инде безнең турыдан үтеп, шактый югары күтәрелергә өлгергән иде Арбаның алгы күчәре чокырда яткан ташландык сука тимеренә эләгеп. Черчил дә туктап калган һәм Хафиз карт йодрыгы хәтле булып киңәйгән борын тишекләре белән еш-еш сулап, куркуыннан кан баскан кызгылт күзләрен мөлдерәтеп, ачуланмагыз инде, иптәшләр. гаеп миндә, гомеремдә күрмәгән коточкыч зур тимер кош өсте- мә килә башлагач, ни эшләгәнемне үзем дә сизми калдым, дигән сыман безгә карап тора иде.
Кыяфәте бик шәп, бик көчле күренсә дә. Хафиз карт ир-ат эше белән алай бик алыш-биреш иткән кеше түгел, һәрхәлдә, мин аның, үгез дип әйтмим, ат туарып, ат җиккән чагын да күргәнем булмады. Ат җигеп тегермәнгә яки урманга утынга барганын шулай ук хәтерләмим. Б^ кән янына берәр төрле йомшак әйбер куеп, шуңа тезләнеп чыбык-чабык утыннарны кисә. Ләкин кулына пычкы тотып юан агач кискәне юк иде аның. Андый эшләрне ул салырга ярата торган ир-атларны кушып эшләтә дә соңыннан ачы бал белән сыйлап җибәрә. Яки минем ише өч-дүрт малайны дәшеп, шуларга кистерә дә ахырдан я кәрәзле бал биреп, я итле аш ашатып җибәрә торган иде.
Менә хәзер, йөгебез авып, арбабыз капланып яткан чагында да кау- шап-югалып калды Хафиз карт. Үзе башлап йөрисе урынга:
«Ни карап торасыз? Даваегыз, үгезне апкилегез! Арбаның йөген бушатыгыз!»— дип әмер биреп торудан ары уза алмады.
Ярый әле кырык беренче елдан, ире сугышка киткән көннән ат җигеп йөреп, ирдәүкәләнеп беткән Хөсниҗамал апа бар иде арабызда.
— Син суң, Хафиз абый, нигә башыңа бүрек киеп йөрисең, үгез җигәргә дә кодрәтеңнән килмәгәч! Әйдә, укаң коелмас, булыш әзрәк! — дип пыр тузып ачуланса ачуланды, ләкин үгезне алып килеп тугарып җигүне дә, арбадагы йөкне бушатып төяүне дә ул башлап йөрде.
Арба ауган чагында итләргә әллә ни зыян килмәгән. Хатын-кызларның икешәр-өчәр йөз йомыркалары булган икән, шуларның барысы да диярлек чәрдәкләнеп беткән иде.
— Булмаган бәхетне чүкеп ясыйсынмыни аны! - дип әлеге шул Хөсниҗамал апа тагын бер җилпенеп алды да, шундук кайтып төшеп - Әй, ярар ла, гел Казан халкына гына ашатырга димәгән, үзебезнең дә тамак бар ич. хәзер бозыла торган чак түгел. Кызым Сөембикә белән рәхәтләнеп атна буе йомырка тәбәсе ашарбыз ичмаса, дип ватык йомыркаларның j кабыкларын алып атты, чиләгенең өстен һәйбәтләп бәйләп куйды *
Аңа карап, башкалар да шулай эшләде. Хафиз картның да алтмышлап 5 йомыркасы булган икән, ләкин ул алай вакланып тормады: ватык йомырка- < ларын чиләге-ние белән канауга тибеп кенә төшерде s
Шуннан соң Казанга кергәнче дә. Казанга кергәч тә Черчилне Хөс- £ нижамал апа башыннан гына тотып барды. «
Олылар Казан да Казан дип сөйләгәч, мин аны биек-биек таш s йортлардан гына гыйбарәттер, һәр йорты үзенә бер төрле зиннәтле сарай * шикелле матурлап эшләнгәндер дип күз алдыма китергән идем Әмма s ул мнн көткәнгә караганда күп кайтыш булып чыкты Ул чакта ничек аталганын хәтерләмим. Казанга без «хәзерге Гадел Кутуй урамыннан > килеп кердек. Ә ул урамдагы өйләр барысы да дип әйтерлек бер катлы £ агач өйләр, безнең авыл өйләреннән әллә ни артык түгел иде. Бар булган х аермалары шунда гына: күбесенең тирә-ягына такта-токтадан яссы тү- £ бәле бәләкәй генә куышлар әмәлләгәннәр дә шуларга моржа чыгарган- з нар Нигәдер алар миңа чикләвек кишәнкесендәге бер зур кишәнке * янында булып та, ажаган алганлыктан, үсмичә корып калган вак чиклә- = векләрне хәтерләттеләр Без хәзерге Красная Позиция урамына (ул чактагы исемен әйтә алмыйм) кергәч, каршыбызга бәләкәй генә жиңел машина килгәне күренде. Минем йөк машиналарын күргән бар Кырык дүртенче-кырык бишенче елларда, сатып алырга бәрәңге эзләп, Казаннан безнең авылга «Студебеккер»лар белән дә бик күп тапкырлар килгәннәр иде Без ул кешеләргә «Фәлән апаларның сатлык бәрәңгеләре бар, әйдәгез, үзебез күрсәтәбез өйләрен!»—дигән булып, машиналарына утырып барган чакларыбыз да булды.Ә менә «лүхкаваЛ машина» дигәннәрен киноларда күргән булсам да. үзләрен шушылай якыннан күргәнем юк иде әле. Нинди маркалы машина булгандыр, анасын әйтә алмыйм, Казанга кергәч ин беренче очраган ул жиңел машина бик бәләкәй, уенчык шикелле генә тоелды миңа .
Үзе кечкенә булса да. хәйран тиз йөри икән- выжлатып кына үтеп китте. Әллә безнең үгезне куркытыр өчен, турыбыздан үткәндә «тууут-тууут- тууут!» итеп хәтәр генә кычкыртып та китте әле. Юл килеп арыгангамы. әллә мине алай гына өркетә алмассың, мин үзем дә синең хәтле бар. дип уйлагандырмы: Черчил аның кычкыртуын колагына да элмичә, үз көе белән атлый бирде..
Арча кырындагы балчык күперне чыккач, андый «лүхкавай»лар безгә бик еш очрый башлады Мин хәзер аларның үзләренә игътибар итмим, «тууут-тууут» итеп кычкыртканнарына сискәнеп, таптап китмәгәйләре дип котым алынып, як-ягыма карап барырга да чак өлгерә идем. Монда инде урамы да чиста, өйләре дә зур һәм биек, трамвайлар да йөреп тора, монысы — мин күптәннән күрергә хыялланып йөргән чын шәһәр иде.
Аннары без сулга борылып, тар гына урамнар аша барып, тау астына, елгага төштек. Безнең авылда андый елгага кеше түгел, кәҗәләр дә төшми, ә монда шул елга эченә хәтта менә дигән икешәр катлы йортлар салганнар һәм алар шундый еш салынган — бер-берләренә орынып ук торалар иде. Мин нигә болай иттеләр икән дип сорагач, Хафиз карт:
— Авылда гына кадерен белмибез җирнең, шәһәрдә бик кадерле ул, олан!— дип җавап бирде.
Без шул елга төбенә диярлек утырган кечерәк кенә бер катлы йортка тукталдык. Хафиз карт миңа юлда килгәндә үк: «Сезгә туган тиешле Фатыйх атлы кешеләргә керербез фатирга. Исемен алдан ук хәтереңә алып куй. Хатыны Фатыйма исемле. Синең тирәләрдәге малайлары да бар.
Анысының исемен оныттым Баргач үзең сорарсың. Кара аны. үзеңне тәртипле тот: килеп кергәч Фатыйх абыең белән дә, Фатыйма апаң белән дә һәйбәтләл, кул биреп күреш. Тиешле-тиешсез урынга утырма, әйберләренә кагылма»,— дип искәртеп-кисәтеп куйган иде.
Күрәсең, бала-чаганы бик үк яратып бетерми торган кыркурак кешеләрдер дип, курка-курка гына барган идем. Ләкин шикләнүем нигез- . сез булып чыкты Без барып кергәндә Фатыйх абыйлар кичке аш ашап * утыралар иде. Шундый чакта безгә берьюлы биш кеше килеп керсә, мин үзем, мәсәлән, кочак җәеп каршы алыр идек дип әйтә алмыйм Әмма Фатыйх абый үзе дә. аның җәмәгате Фатыйма апа да безне: «Әйдәгез, әйдә! Мактап кына йөрисез икән аш өстенә туры килдегез!»—дип, күптән көткән кунаклары килеп кергәндәй куанып каршыладылар. Ә инде минем Нурулла малае икәнне белгәч исә болай да якты йөзләре тагын да нурланып китте:
- Их. дөньялар! Атаң үлгәндә өч яшь тулган гына иде әле сиңа Инде җегет булып җиткәнсең Их, атаң исән булса, сөенеп туя алмасые. мәрхүм!— дип Фатыйх абый аркамнан да сөеп куйды хәтта. Аннары икенче бүлмәдә дәрес әзерләп утырган малаен чакырып чыгарды да: «Менә. улым, безгә туган тиешле Нурулла абыең малае бу Бер-берегезне белеп торыгыз: туганнарны белеп торырга кирәк»,— дип аның белән дә таныштырды.
Малае Мәхмүт исемле икән. Мәхмүт минем белән танышуына әллә ни шатланмады шикелле. Әтисе әйткәннәрне тыныч кына тыңлап торды да. бер сүз әйтмичә, үз бүлмәсенә кереп китте Юл килеп шактый нык арыган идем Төенчекләребездәге ризыкларыбызны хуҗаларның электр плитәсен- . дә җылытып ашап, маңгайдан тирләр чыкканчы чәй эчкәч, чишенеп-нитеп. тормыйча гына, биштәр капчыгы булганы — биштәр капчыгын, сатарга дип алып килгән йоны булганы - йонын баш асларына салып, хатын- кызлар тезелешеп идәнгә ятты Хафиз карт белән миңа хуҗалар үзләре ягындагы диванга урын җәйгәннәр иде. Ләкин Хафиз карт ятарга ашыкмады Тамагын кыргалап, әзрәк сөйләшеп аласы сүз барые, дигән булып һәм шул ук вакытта фләгәсе бар икәненә дә ым кагып, ул Фатыйх абый белән кухня якка кереп китте Ә мин барып мендәргә башымны кую белән йоклап киттем Хафиз карт кайчан килеп яткандыр — анысын да тоймадым.
Ләкин туйганчы йокларга мөмкинлек булмады: иртәнге сәгать биштә үк торып, аннан-моннан гына тамак ялгап, берәр стакан чәй эчтек тә базарга. ит сата торган рәттән урын һәм үлчәү алып калырга ашыктык. Алай да таманга гына килде әле без барганда әйбәт урта урыннарны алып бетергәннәр, безгә кырыйдагылары гына калган иде.
Белмим. Хафиз карт әгъвәләгәндерме, үз теләге булгандырмы, миңа ит сатышырга Фатыйх абый да менгән иде Ничекләр итеп кенә сатармын икән ул ике түшкәне, гомеремдә бер тапкыр да андый эш белән бу- лашкан кеше түгел бит, дип Казанга килгәндә юл буе ут йотып килгән идем Фатыйх абый итне кулыма да тоттырмады:
— Син. олан, акча гына алып торырсың, сатуын мин үзем карармын, - дип, үлчәү янына басты
Хөсниҗамал апалар. Хафиз картлар берәр түшкәләрен дә бетерә алмый калдылар, ә бу инде ике түшкәне дә ялт иттереп куйган иде. Моңа хәтта Хафиз карт та исе китеп:
- Мин үзем дә начар сатучы түгелием ләбаса, ничек булды соң әле бу? дип сорагач. Фатыйх абый мыек астыннан гына елмаеп куйды да:
Шәһәр халкының бер гадәте бар: әйбер алганда танышлык белән, белгән кешесеннән алырга ярата ул. Ә мине, двурник булып эшләгәнгә, ярты Казан белә,—дип җавап бирде
Аның әле шунысы да бар: безнең итнең килосы уртача егерме алты сумнан, ә Хөсниҗамал апаларныкы һәм Хафиз картныкы тик егерме өч сумнан гына чыккан иде!
Берсе унике, берсе унөч килолы бәрән түшкәләреннән төп-төгәл алты йөз илле сум акча чыкты \л чакта.
«Бүтәннәре миндә торып торсын, монысына күңелеңә ошаган әйберне алып ашарсың Бар. чыгып әзрәк базарлар карап йөр дә кайтып ял итә торырсың». — дип. егерме сум акча тоттырып. Фатыйх абый мине ит лабазыннан чыгарып җибәрде Үзе безнең хатын-кызларга ярдәм итешә * калды
Халыкның умарта күче шикелле кайнап торуын һәм андагы әйберләрнең күплегенә исем китеп, базарны ике рәт әйләндем Теге егерме s сумның ун тәңкәсенә бер әфлисун алып ашадым да тагын лабазга кердем: S Фатыйх абыйларга үзем генә кайта белмим, иртән караңгыда килгәнлек- ш тән. юлны искәреп кала алмаган идем. g
— Әйдә, алайса үзем кайтарып куйыйм,— дип Фатыйх абый мине ♦ ияртеп чыкты да — Әниең бер-бер нәрсә алырга кушмаганыемы соң? 1 диде. ' 5
— Юк. алай атап бер нәрсә дә алырга кушмады «Өч йөз җитмеш J сум заем түлисебез бар. шуннан артып калса гына үзеңә берәр нәрсә °- алырсың шунда». - дип кенә әйтте х
— Алан булгач, әйдә, талчукка барып, ике йөз тәңкәсенә берәр е әйбер карыйк1— дип ул мине җәяүләп кенә бүтән базарга алып китте 5 Анысы әллә ни ерак түгел икән. Анысында кеше без ит саткан базардагы- £ дан да күбрәк: ерып йөргесез иде. Я. хода, ниләр генә юк иде анда! 5 Казан талчугында атаң белән анаңнан кала барысын да. хәтта күгәрчен сөте дә табып була дип сөйлиләр иде авыл картлары, тәки дөрес икән.
Фатыйх абый анда да үзен бик иркен хис итә. танышлары очрап кына тора иде. Ләкин миңа нәрсә алырга кирәген тәгаен генә белми иде булса кирәк Миңа яраклы пальтоларның бәяләрен дә сораштырып карый, чалбарга, бүрекләргә дә күзе төшә иде
— Әйт. кайсысы бигрәк кирәк сиңа? - диде ул. шулай әүле-тәүле бераз йөргәч.
Ул шушы сорауны биргәндә бер татар агае
— Сапук каму нады? Сапук бири. дарма дам! — дип кулына миңа ярарлык кына кирза итек тотып, яныбыздан үтеп бара иде. Үзебездән алты чакрымдагы Олы Әшнәккә укырга йөргәндә яз-көз айларында чабатага су үтеп бик интектергәне исемә төште дә:
— Иң кирәге әнә шул кешедәге шикелле итек инде аның. Фатыйх абый!— дидем
Итек хуҗасы башта өч йөз сораган иде Фатыйх' абый сатулаша торгач ике йөзгәтөште Мин инде, булды болай булгач, алырга була икән дип . сөенеп куйган идем. Ләкин Фатыйх абый алырга ашыкмады, сатулашуын дәвам итте. Ахырдан шул ук ике йөзгә, ләкин мәгәричен теге кеше исәбеннән алырга сөйләштеләр Минем чабатаны шундук салдырып атып, итек кидерделәр. u _
Аннары, беркая да тукталмыйча. Фатыйх абыйларга кайттык. Инде авылдашлар да итләрен сатып кайткан Фатыйма апа зур бер казан бик әйбәт итле аш пешереп куйган иде
Шул ашны ашадык та йокларга яттык.
Әти белән очрашу
Ләкин мин бик озак йоклый алмыйча яттым Ул көнне дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк. чөнки минем теләсә нинди пычракны ерып йөрсәң дә бер тамчы су үткәрми торган күн башлы кирза итегем бар иде. Башта шуның куанычыннан йоклап булмады. Аннары
Хатын-кызлар урынга яту белән, ул кичне дә Фатыйх абый белән Ха-
физ карт кухня якка керделәр дә чәй эчә-эчә базардан алган тәэсоратлары белән уртаклаштылар Аннары таныш-белешләре хакында гәпләшә башладылар. Шунда ничектер минем әти хакында сүз китте. Сүзне Хафиз карт башлады. Имеш, яшь кенә булса да, минем әти Хафиз картка иң кыен вакытында — аны колхозга алу-алмау мәсьәләсе каралган чагында колхозга керергә ярдәм иткән
- Ә бит аңа минем пшене яклаудан бернинди файда юк, киресенчә, ул үзенә тап төшерергә генә мужытые. Шулай булуга карамастан, ул мине калхузга алырга кирәк дип яклап чыкты и, һәм, аның сүзенә ышанып, мине калхузга алдылар. Патамушты авыл халкы аны хөрмәт итә, ана ышанадырые,— диде Хафиз карт.
Аның сүзен Фатыйх абый җөпләп алып китте:
— Бер караганда прәме гаҗәп инде, Хафиз кордаш. Нурулланы әйтәм, дөньяда тик егерме дүрт ел гына яшәп калды, мәрхүм Үлтәненә инде тугыз ел вакыт үтте. Ә онытылмый бит менә: кешелеклеге белән, ярдәмчеллеге белән һаман күңелдә тора. Кемнең кем булуын кешенең җирдә күпме яшәве хәл итми шул. Бөтен хикмәт кешенең бу дөньяда ни эшләп, үзеннән соң нинди яхшылык калдырып китүендә!
— Хак сүз әйттең, Фатыйх дус. Әйе. егет кешие Нурулла, мәрхүм. Үз эше торып торса тора, кешегә ярдәм итмичә калмасИде. Бер елны шулай минем җәмәгатем Мәрфуга бик каты авырып китте. Күрәм, өшкереп- төкереп, үлән төнәтмәләре эчереп кенә игә килерлек түгел Тәкатьсез булып эче авырта моның Сизәм, булнискә илтмичә булмый. Ә вакыт бик соң. төнге унбер тулып килә. Буранлап тора. Үзең беләсең, Слабатага бездән жегерме ике чакрым. Мәрфуга өчен борчылып, үземнең дә баш авырта башлады. Авыртмаса да, андый ерак юлга бер башым ат җигеп чыгып китә торган кеше түгел мин. Үземнең олы малай Габдуллага әйтеп караганыем: юк, бармый: «Төнләтеп ничек чыгып китим? Аннары барып та төннә кемгә күрсәтим, кая куйыйм мин ул әнине? Урысча белүем дә бик чамалы»,— ди. Дөрес әйтә анысын Нишләргә хәзер?Мәрфу- га да бик кызганыч Аптырагач, туктале, мин әйтәм. Нурулла янына барып карыйм әле. Район җирендә танышлары бар, урысча да белә: заманында авылдан берүзе йөреп Илиновкада урысча сабак укыган егет. Шулай да төн уртасы бит Бу вакытта нишләп кеше бимазалап йөрисеңдип әйтмәгәе дип. шикләнебрәк кенә бардым мин моның катына Йокысыннан уятып гозеремне әйтүгә, була ул Хафиз абзый дип, минуты белән торып, киенә башлады. Ярты сәгать дигәндә атын җигеп, Мәрфуганы Слабатага алып та китте.
Үзе генә куркыр дип, иптәшкә Габдулланы җибәрмәкче булганыем, аның миңа бер хаҗәте юк, атка авыр итеп йөрмәсен дип, үзе генә чыгып китте. Иртәнге сәгать сигезләргә кайтып та җиткәнне инде. Төннәләтеп, бүлниснең баш врачы Ивановның үзен уятып алып килгән. Суңыннан. Мәрфугага операция ясагач. Нуруллага әйткән Иванов: «Маладис, Назимов, бик белеп уяткансың син мине, - дигән — Тагын бер генә сәгатькә соңга калсак та. эш узган буласы икән: сукыр эчәгесе шартлый Я31ан абыстаегызның,—дигән - Ну хәзер куркыныч үтте инде. ун-унбиш көннән абыстайны алырга килергә муже- те»,—дип әйтеп җибәргәнне.
И һәм шулай булды да: ундүртенче көнендә үк апкайттык Мәрфуганы.
Ә бит Нурулла шул чакта тәвәккәләп төн уртасында алып китмәгән булса — Мәрфугасыз калганыем.
— Әле син аны әйтәсең,— дип ялгап китте Фатыйх абый — Кешегә андый гына ярдәм итүне исәпләп тә тормыйдырые ул. Менә хәзер син мине тыңла! Монысы минем күз алдымда, шушы Казанда булган хәл. Утыз җиденче ел, Нурулланың үләренә бор ел калган вакытлар. Ул чакта әле аның үлеме турында башка да килерлек түгел Япь-яшь, артык таза булмаса да. типсә тимер өзәрдәй нык, сәламәт. Кайбер кеше көлгән чагында да нигәдер салкын, нурсыз була. Ә моның ачулы чагында да
йөзе балкып, нурлар уйнап торырые Июнь ахырлары тирәсендә берүзе бер ёыер җитәкләп килеп керде бу безгә. Сыерларның тәнгә кәй. сөтне саман күп бирә торган чагы Нишләп бу вакытта алып килдең моны, олан, мин әйтәм Көзгә таба, тән кунгачрак апкнлсәң килере күбрәк бу лырые, ә болай баш урынына баш алырлык акча җыя алырсың микән? «Ничава. Фатыйх абзый, ди бу Күпме булса да булыр, ну алып ♦ килмичә ярамады бик азгын нәрсә булып чыкты. Көндезен көтүдә иген 5 басуына чабып, көтүчеләрне йөдәтеп бетерә, ә кичен өйгә кайтмый. 2 эзләтеп интектерә Шуның өстенә тагы соңгы вакытларда сөзгәләккә дә әйләнә башлады Бер көн casapia дип килгән чагында шундый итеп күз- 2 ләрен акайтып, читәнгә китереп терәгән Мәгъсүмәне. Бәхетенә каршы, ш үзе нечкә булуы аркасында, мөгез арасына туры килеп кенә исән калган £ Мәгъсүмә Шуннан тоттым да. андый-мондый хәл китереп чыгарганчы дип. ♦ алып килдем менә. Миңа аның акчасы кыйммәт түгел, миңа хатынның = сәламәтлеге кадерле!»— ди.
Күрәсең, гел урлашып ашап йөргәнгәдер, җәйге челлә вакыты булуга п карамастан, ите дә әйбәт кенә булып чыкты сыерының. Бура кебек сыер a алырлык акчасы чыкканые Сыер итеннән яхшы гына акча җыйгач, х куанганые ул. Күрәчәге булганга шулай ашкынгандырмы, иртәнге дүрттә * үк чыгып китте Минем ише двурниклар урам җыештыра башлагач. 5 бишләрдә-алтыларда кузгалса ни була инде шунда. Юк. тыңламады. * «Иртәрәк кайтып җитәргә кирәк. Мәгъсүмәнең тагын бер малай апкайтыр 2 вакыты җитеп килә, дөнья хәлен белеп булмый, ул анда берүзе генә бит».— дип чыгып китте.
Китүен китте, әмма мин көрәгем белән себеркемне күтәреп эшкә чыгып барадырыем. сөмсерен кырып кире кайтып килә бу. Күзе кара янып шешеп чыккан, бөтен бите кан Нишләдең, ни булды дип каршына килсәм: «Берни булмады. Фатыйх абый, барысы да тәртиптә: акчаны бирмәдем мин ал'арга!»— ди.
Таламакчы булганнар икән моны Шәһәр читенә җиткәч, каршысына икәү килеп чыкканнар д.|. башта тартырга тәмәке сораганнар. Нурулла тартмыйм дигәч, ялганлыйсың бит. каяле. карыйк, дип кесәсенә тыгыла башлаганнар Сыер саткан акчасы кесәдә бит моның. «Юк!- ди бу тегеләргә.- Кесәгә кермисез! Кесәгә кертмим!» Шулай ди дә тегеләр яныНнан китмәкче була. Тегеләр җибәрми. Шуннан китә тартыш- сугыш. Тегеләр икәү, бу бер үзе. Урамда беркем юк. Әле кешеләр тормаган. Кычкырудан, ярдәм көтүдән файда юк Ә тегеләр очраклы хулиганнар гына түгел, урлашу-талау белән күптән шөгыльләнүче тәҗрибәле юлбасарлар булырга кирәк, шәп сугышалар, аяктан егарга тырышалар Нурулланы Ә аңа егылырга ярамый. Егылса — бетте! Шунда күңеленә бёр уй килә. «Туктале. ди бу,— мин дә ялгыз түгел бит. сыер тикле сыер белән икәү ләбаса без!» Шул фикер башына килүе була, көче икеләтә артып китә дә бер юлбасарның касыгына тибә. Аһ итеп, анысы сыерылып төшкән арада икенчесенең иягенә баш белән биреп ала да кире шәһәргә сыпырта.
Артыннан куып карыйлар. Ну. бар. тотарсың инде аны бер ычкынгач’ Шуннан мин аны үзебезнең Шамскн бүлнисендәге таныш брачка алып барып, яраларын дарулатып. бәйләттереп кайттым «Ялгызың гына юлга чыкма, тагы берәр төрле казага очрарсың. Сезнең якка кайтучылар булыр әле. Шуларны көтеп тор. шулар белән кайтырсың».— дигәнием мин аңа. Риза булмады. «Бу кыяфәтемне күрә торып, хәзер миңа кем кагылсын? Кесәмдә сыер саткан акча барын кем белсен? Мин бүген ничек тә кайтып җитәргә тиеш!» дип иртәнге сигездә тагын чыгып китте.
— Ә бит ул чакта сыер саткан акчасын барыбер алып кайтмаганыс ул!— диде шунда, моңарчы гел «ыы- «ыы» дип. Фатыйх абзыйның сүзен җөпләп утырган Хафиз карт — Юлда талап алдылар дип үземә сөйләде! Нужати икенче тапкыр таладылар икән?
— һыыы. шулай дип сөйләде инде алайса, ә? Юк. Хафиз кор i.uu, чуртым да таламаган аны икенче кат! Ә акчасын, син дөрес әйтәсең, өенә бер тиенен дә алып кайтмаган.
— Кая куйган?
— Менә бөтен хикмәт тә шунда шул. Синең белән миңа бәлки бик сәер б\ тый тоелыр, әмма Нурулла ул чакта акчасын Илиновка урысы Фидыр Иванычка биреп кайткан.
Ник алай иткән?
Мужыт хәтерлисеңдер, бер елны әлеге шул Фидыр Иваныч дигән > урысның өе җанганые.
- Кәк же! Хәтерлим, хәтерләмиләрме соң? Безнең бөтен авыл халкы барды анда ул чакта Умарталыкта булганлыктан, дөрес, мин үзем бара алмадым Ну янгын шәүләсе бөтен урманга күренеп торды.
- Менә. Нурулла Казаннан кайтасы көнгә каршы төндә булган хәл инде бу. Хафиз кордаш Нурулла Илиновкага килеп кергәндә өе генә түгел, бөтен азык төлеге. мал-туары янып беткән Фидыр Иваныч, кайгысыннан ни эшләргә белмичә аптырап, авыл читендәге часаунә каршына килгән дә. җылый-җылый чукынып: «И. аллам-аллам! Нигә миңа җибәрдең бу казаны? Биш баламны ни эшләтим мин хәзер? Кайда тотыйм мин аларны. ни ашатыйм?»— дип ялварып тора икән. Нурулланы күреп алгач: «Видишь, сынок, видишь, что стало? Хоть по миру иди сичас»,— дни аны кочаклап елый башлаган. Үзең дә беләсең булыр. Нуруллага ул үз туганы күк якын кеше бит инде. Патамушты Илиновкада урысча сабак укыган елны ул шуларда фатир торып укыганые. Шуннан Нурулла, тегене кызганып, сыер саткан акчасын чыгара да бирә. Фидыр Иваныч башта алмый. «Мин бит аны барыбер түли алмыйм. Нурулла»,—ди. «Түләргә дип бирмим мин сиңа, ярдәм итеп, бөтенләйгә бирәм-!»—ди Нурулла. «Ә аның өчен мин сиңа ни эшләргә тиеш булам соң?»— ди Фидыр Иваныч. «Синнән мин шуны гына үтенәм,— ди Нурулла — Бу турыда, зинһар, беркемгә әйтмә, яме!» «Ну бит, алай ару түгел бит инде ул!»—ди аңа Фидыр Иваныч Соңыннан Нурулла аны барыбер күндерә. Менә шулай. Хафиз кордаш Шундый эшләр
. — Карале син аны. ә?- диде Хафиз карт, исе китеп.— Ә бит ул
чакта авылда Нурулла бер атна эчендә бер сыер акчасын эчеп бетереп кайткан да. урлатып кайттым дигән була икән, дип сөйләгәннәр иде.
— Син, җүләр, шуңа ңшанганыеңмы?
- Халык шулай дип сөйләгәч, ышанмыйча кая барасың?
— Менә шулай шул: халык сөйли, кеше сөйли дип. әллә нинди гайбәтләргә ышанабыз без Шуның аркасында әллә кемнәрнең тормышы бозыла, кешеләр бер-беренең кан дошманына әйләнеп бетәләр Шуның аркасында хәтта илләр белән илләр арасында сугышлар чыгуга барыл җитә Белмим, кайчан туктар икән бу адәм балалары бер-бере хакында гайбәт сатудан?
— Син үзең болай тыңлап торышка хәйран акыллы сөйлисең. Фатыйх. Ә каян беләсең соң син аның тучны гына ничек булганын? Бәлки Нурулланың Казанда берәр нәмәрсәсе булгандыр да сыер акчасын ул шуңа...
Тукта!— дип кычкырып куйды Фатыйх абзый. Хафиз картка сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмичә —Әгәр минем өемдә кунак булып утырмаган чагың булса. Нурулла хакында бу кәфер сүзең өчен, билләһи дип әйтәм. хәзер мин синең авызыңны сугып ярадырыем. Эһ тә итмичә ярадырыем! Мин беләм. заманында. Казанда водоканалда эшләгән чагында, син үзең чит нәмәрсәләр белән кайнаштырдың. Үзеңә әйтмәгәч тә. сизмәде дип уйлама, бик сизеп йөрдем. Булды андый шухыр-му- чырларың, булды. Хәзер генә сакал үстереп, мулла булып йөргән буласын син Ярый, үзеңне үзең беләсеңдер, мин синең тормышыңа катнашмыйм. Әмма дә ләкин, пажалысты дип әйтәм. син Нуруллага кагылма инде ул яктан Башымны кисәргә бирә алам...
Хуш. Синеңчә дә булсын ди. Ә соң. аның сыер акчасын имынны Фидыр Иванычка биргәнен син каян алай бик тәгаен беләсең? Син бит аны үз күзең белән күрмәгән, гупчи Казанда булгансың син ул чакта!
— Дөрес әйтәсең, әйе. Казанда нем. Н\ бит минем авыл белән кендек өзелмәгән Авылдан берәрсе килеп миңа фатирга керми калган көннәр, ай-һай. ничәү генә була икән ел тәүлегендә? Теге чакта, Нурулла акчасын урлатып кайткан икән, дигән сүз безгә дә бик тиз ишетелде. Ну мин битбеләм' урлатмады ул акчасын' И һәм талап та ала алмадылар Казаннан акча белән чыгып киткәнен үзем күреп калган кеше ләбаса Т мин' И уйлый башладым мин шуннан: «Юк. мин әйтәм, монда шту-ты > не так!» Хәтереңдәдер, ул елларда сезнең авыл кешеләре кыш көне, < колхозда эш азрак чакта. Чистайдан Казанга спирт ташый торганнарые. ; Нурулла да иөргәләде анда Анысын син үзең дә беләсең Шул чакларда £ ул фатирга гел безгә төшә торганые. Тек. вәт, бер шулай ипләп кенә £ сөйләшеп утырган чагыбызда сорыйм мин моннан «Синең узган җәй сыер = саткан акчаң хакында төрле имеш-мимешләр йөри, әйт әле. энем, дөресен * генә: нишләттең син ул акчаны, кая кундың?»- дим Сизелер-сизелмәс ке- = нә кызарып китте бу Хәйләкәр генә елмаеп, беркавым сыный карап торды Шуннан ары әйтә бу миңа: «Син. Фатыйх абый, сер саклый бе » ләсеңме?»- ди «Беләм!»— мин әйтәм Шуннан бу миңа акчасының тие- £ нен дә югалтмавын, өе янган Фидыр Иванычка бурыч итеп түгел, бөтен- х ләйгә биреп кайтканын әйтеп бирде. «Ә талап алып калдылар дип. ® Мәгъсүмәне тынычландырыр өчен генә әйттем мин аны», диде. Вәт з шул. Хафиз кордаш Этү син. ачу китереп, каян беләсең дип шикләнеп * торган буласың5 Запумни: ялгышлык белән кайбер хаталар эшләп таш- “ ларга магу. ну беркайчан да ялган сүз ишетмәссең миннән И һәм ялган сүз сөйләүчене үзем дә яратмыйм
Фатыйх абзый белән Хафиз карт әле тагын үзара серләшүләрен дәвам иттеләр. Ләкин мин инде аларны тыңлап тормадым: әтинең сыер сатуы хакында әни сөйләгәннәрне искә төшереп, шул турыда уйланып яттым
Әйе. ул хакта әнинең Равил белән миңа әллә ничә кат сөйләгәне бар. Чөнки без аны үзебез сорап сөйләтә торган идек. Аның сөйләвенә караганда, әтинең ул чакта Казаннан кайтып керүе менә болай булган
Июнь аеның ахырлары. Миләрне кайнатырлык эссе көн Кояшның төшлекне үтеп барган чагы. Авыл тып-тын һәм буш Олылар көндезгене ашап эшкә китеп беткән, бала-чагалар — буада су коенуда. Үзебез карап йөрибез дип. олырак малайлар мине дә. бәләкәй арбага утыртып, су буена алып төшеп киткән. Көннең кызу булуы безнең әнигә бигрәк тә читен Чөнки ул әле дөньяга килмәгән, ләкин әледән-әле тибенеп, үзенең барлыгын сиздереп тора торган Равил энем өчен дә суларга тиеш Шуңа ул колхоз эшенә бара алмый. Шул ук вакытта эшсез торырга да өйрәнмәгән. Салкынчарак урынга җир идәнле оялдыбыздагы сәкегә тәрәшле каба көйләгән дә йон эрләп утыра Исәбе Вакыйф улына һәм туачак баласына (кыз булса бигрәк тә әйбәт буласы!) берәр пар оекбаш бәйләү.
Ә күңелендә — әти. Чөнки киткәненә инде дүртенче көн. «Базар әйбәт чакка туры килсәм, өч көннән кайтып та җитәрмен», дип киткән. Базары әллә ни булмаган булса да. бүген кайтып җитәргә тиеш. Тик исән-сау булсын да. бәла-казага гына юлыкмасын
Әни шуларны уйлап утырганда, шыгырдап капка ачылганы ишетелә Вакыйф улымны китерделәр бугай дип уйлап куя әни Менә хәзер килеп керәчәк дип көтә Бер минут утә шулай, ике минут үтә. ләкин оялды ишегенә килүче юк Ишегалдында йөргәннәре дә сизелми Бу ни булды соң. әллә берәрсенең эте кереп, тавыкларга болгатканны ашый башладымы дип. әни ишек алдына чыгып караса, аһ итеп, куркып китә Ишегалдына кергән кеше — безнең әти икән ләбаса! Тик аның битләре кара янып-күгәреп беткән Шул хәлендә әнигә күренүдән уңайсызланып булса кирәк, ни эшләргә белмичә басып тик тора. Аннары, гаепле кеше сыман, кыюсыз гына елмаеп куя. Кулында - ашъяулыкка төрелгән ниндидер зур гына төенчек.
Нихәл, әнисе? — ди ул, телгә килеп — Кертәсеңме өйгә? Таныйсыңмы мине?
- Ник юк сүз сөйлисен син, әтисе?'— ди әни. әтинең әлеге соравына үпкәләп,— Ниткән танымау ди ул? Ниткән кертмәү ди? Кер әйдә, кер тизрәк!
Әти әле һаман кыюсызланып торгач, әни аның янына үзе килә дә кутырлаган битләрен, маңгайларын сыйпап, елап җибәрә:
Ни булды сиңа. Нурулла5 Нишләттеләр сине?
— Елама, әнисе,— ди әти,— Зыян юк Тирене текмәгәннәр, төзәлер Бер дә уйламаган җирдән килеп чыкты шунда
Ни булды соң. ник әйтмисең, Нурулла?
- Юлбасарлар белән чәкәләшеп алырга туры килде. Сыер акчасын талый башлаганнар иде
- һи. син дә инде, шул акча өчен тарткалашып торалармы соң? Тизрәк бир иең дә китеп барыең шунда!
— Алар бит миннән башта акча сорамадылар Казан урамын чыгып барганда капыл гына каршыма төштеләр дә кыйнарга тотындылар.
- Ничек котылдың соң үзләреннән?
- Котылуын болан ярыйсы котылдым анасы Үзләрен дә буш итмәдем Ну менә сыер саткан акчаны коткарып калып булмады
- Ярар, әтисе, юк өчен борчылма. Кадалып китс.ен акчасы Исән калганыңа сөен Баш исән булса, сыер урынына сыер табылыр Әнә. танабыз бик матур булып үсеп килә. Син киткәч көтүдән үгез дә ияртеп кайтканые Бер дә аптырама илдә чыпчык үлми, ничек тә яшәрбез әле.
Әнинең шул сүзләреннән соң әтинең күңеле йомшап китеп, күзеннән яшь бәреп чыга
— Әй. әнисе,— ди ул,— әле ярын син әйбәт Әле ярый син бар бу дөньяда мине юатырга Ачуланырсың дип юл буе ут йотып кайтканыем. Рәхмәт инде сиңа! Югалган артыннан югалып булмый, нишлисең бит Әйдә, керик, чәй кайнатып җибәрик әле дә эчик әле бер рәхәтләнеп - ди. Өйгә кергәч мин юк икәнен күреп:
- Ә улыбыз кайда?— дип сорый
Кайтыр, әтисе, кайтыр Миңгарыйф белән Барый су буена аптө- шеп киткәннәрне.
Кайтсыные инде тизрәк. Сагындым
Сагынуын сагынгансың да бит. кая. куян күчтәнәче алып кайттыңмы соң малЬеңа?
Әни аның кулындагы төенчекне алмакчы була Әти кинәт каушап- кызарып кала:
Ни бит әнисе, бу безнең әйбер түгел бит Күршебез Габдуллаларның чүлмәк-кашыклары бу Көтү чираты бүген аларда икән, шушы чүлмәк белән көтүчеләргә кырга аш илткән булганнар Юл уңае туры килгәч. көтүчеләр миңа биреп җибәрде. Син аны кертеп бирерсең инде. яме. Ә куян күчтәнәченә кызыл билле прәннек алганыем да юлбасар белән якалашканда ташлап калдырып китәргә туры килде. Үзең берәр нәрсә уйлап тап инде шунда малайга куян күчтәнәченә Я буяп, йомырка пешереп бир Я ипигә ягып май
Әнинең әйтүенә караганда, ул миңа шул көнне ипигә ягып каймак ашаткан
«Үтерәсең бит, Зәки абый!»
Безнең авылда Зәки абый исемле бер кеше бар иде. Кырык дүртнең язында Качкалак урысы Дәде Сирги белән авыл көтүен көтәргә алынды Шуннан бирле ул «урынны» бүтән беркемгә дә биргәне юк. Я күрше авылдан. я үз авылыбыздан бер ярдәмче таба да ала. яздан кара көзгә кадәр -
кырда. Көтүне шәп көтә Малларны туйдырып алып кайту өчен әллә ниләр эшләргә әзер. Үзебезнең кырда азык ягы сыегайса, көтүне күрше колхозлар кырына алып кереп ашатып чыгарга да күп сорап тормый. Шуның өчен ярата аны авыл халкы Шуңа күрә көтү хакын кызганмыйлар.
ШҮл ук вакытта үз дәрәҗәсен дә бик белә Зәки агай. Үз өе һәм гаиләсе (хатыны һәм җиде баласы) булса да. өйләрендә түгел, бәлки чи- * раттан. ягъни өй борынча йөреп ашый. Коры-сарыга, сөтле яки «кысыр» ашка гына канәгать түгел. Чират үзләрендә булган йортта аңа иртән < әбизәтелне йомырка белән каймак, төш вакытында итле аш ашатырга. § ә> кичен берәр төрле таба ашы пешерергә кирәк. Югыйсә табынны £ ташлый да кайтып йитә. ш
Ләкин соңгы елларЛа андый күңелсез хәлнең булганы юк Зәки s абыйның шундый «карахтерын» белгәч, берәү дә йөз кызартырга теләми * Соңгы тавыкларын суйса суялар, ләкин итле ашсыз калдырмыйлар. = Үзләреннән Ч1фат китәсе кичтә кайберләре хәтта хәмерен яки ачы балын да салып бирә. Ә ул нәрсәләрнең бер төреннән дә баш тартмый Зәки агай. >■
Тик шунысы бар эчкәнен буена сеңдерә белми. Белмим, нигә андый > сәер кешедер ул. Өстәлгә чыгарсалар, тизрәк эчәсе килеп тәкатьсезлә- 1 нүдән хәтта тавышлары ук бетеп кала. Ә менә шул стаканны каплап куюы * була — бөтенләй икенче кешегә әверелә дә китә. Иң элек куе соргылт з кашлары маңгаена менеп утыра. Болай да зур. чәркә хәтле соры күзләре * тагын да зураеп, калайланып чыга. һәм. ике-өч минут та үтми, инде 1 көрмәкләнергә дә өлгергән теле белән:
— Рәхмәт, парин. Кашшыбутерсен ,шулайые. парин. Рәхмәт сиңа! Кашшыбутерсен ■ рәхмәт, җәме!—дип һаман бер сүзен тәкърарларга тотына
«Кашшыбутерсен»— кояш орып үтерсен диюе Ул аны нигәдер әнә шулай кыскартып әйтә. Беренче ишеткән кеше хәтта аңлый да алмый. Сыйлаучысы ир-атмы, хатын-кызмы — аңа барыбер:
— Кашшыбутерсен рәхмәт, парин! - ди ул.— Валла дип әйтәм. синнән җүнне кеше юк безнең авылда. Нәселегез белән шундый душа кешеләр сез! Кая. тагын кечкенә генә сал инде, парин. .
Салып бирсәләр, тагын мактый башлый. Мактый-мактый да тагын печтик кенә салып бирүне сорый. Шуннан тәмам ойый да. утырган җирендә сыерылып төшеп, йоклап китә. Уятырга тырышудан файда юк барыбер уянмый. Ә менә иртән көтү куар вакыт җиткәндә исә. бер минутка да соңармыйча, үзе сикереп тора Хуҗадан сорап алып, бер чүмеч әйрән суы эчә дә алдына эчемлек куйсаң да әйләнеп карамыйча:
— Юк. парин. булмый. Эшкә барасым бар. Эш бик җаваплы бит минем. Дүрт йөз баш малны туйдырып алып кайту — шутке түгел ул сиңа! дип. көтүенә китеп бара.
Ә инде ярты стакан белән генә калдырсалар - бетте! Кинәт кенә кашын маңгаена сикертеп куя да:
— Аллаң булам, салып бир. парин. ярты гына стакан?— ди
Бу аның кешеләрчә әйтелгән соңгы сүзе. Шуннан ары ул башта хуҗаның үзе белгән бөтен кимчелеген, аның хакындагы бар гайбәтне тезеп- санап чыга. Аннары аның ата-аналарын. бала-чагаларьш, туган-тумачаларын тетеп сала. Андый чакта сүзләрне сайлап тормый: сигезәр катлап. җелекләреңә үтәрлек итеп сүгә.
Моны ул йорт хуҗасы хатын-кыз булганда шулай эшли. Йорт хуҗасы ир-ат булганда — тактикасы башка.
— Әһһә, шулаймы? Бирмисеңме?— дип кенә әйтә дә. бик хәтәр җилпенеп. тегеләрнең өеннән урамга чыгып китә. Беркавым баргач, артына әйләнеп карый, йорт хуҗасы аның артыннан капка төбенә чыккан булса, тагын бер-ике йорт арасы арырак китә. Аннары туктый. Кечерәк биштәр капчыгы кадәр кызыл сатин тәмәке янчыгын чыгарып, үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә. тәмәке төреп кабыза Бу - аның зур «концерт»ка әзерләнүе. Шуннан сон китә инде хәлләр! Иң элек ул теге саран хуҗаның авто-
биографиясен «сөйләп» чыга. Аннары туган-тумачаларын сүгәргә керешә Шул ук вакытта капкасын күзәтеп тора Нервысына түзә алмыйча, хуҗа килеп чыга калса - тиз генә сыпырту ягын карый Андый чакта аягы да аксамый. Ләкин бөтенләй үк кайтып китми: хужа куып җитмәслек ара калдырып туктый да: • I л
- Әһһә. үзеңнең кем икәнеңне aflien бирү ошамадымы, аллаң булыйм! Эчеңә тидеме? Шулай була ул саранлансаң!— дип тагын котырыбрак тотына Булганын да. булмаганын да сиптерә генә. Бер сүзне унар тапкыр кабатлый
Зәки абый концерт күрсәтә, дип. андый чакта бөтен авыл малае шул тирәгә җыела. Бу хәл аңа бер дә ошамый:
- Ник җыелдыгыз? Аю биетәләрме әллә монда, аллаң булыйм!— дип. кулына ни эләксә шуны тотып, алврны куып китә һәм берәрсен тотып кыйнамыйча калмый Анда да кем эләксә шуны түгел, өйлә рендә ир-ат булмаган малайларны кыйный Өйләрендә ир-ат булган ма лайларга кул тидерергә курка: төнәткәннәре бар.
Бервакыт Сабир абый малае Хәбирнең эченә тибеп еккан чагында Сабир абый күреп алып, кирәген бирде аңа. Прәме урам уртасында чалбарын төшереп, каеш белән ярды. Шуннан соң әтиле малайларга бик алай тими башлады ул.
Әтиле малайлар моны белә һәм исерек вакытында тегене башлап алар котырта Ә аның җенен чыгарырга күп кирәкми: «Зәки абый, кашшы- бутерсен маладис кеше син!»— дию бик җиткән Бу сүзләр аңа Хисам бабайларның ата күркәсенә кызыл яулык күрсәткәннән дә яманрак тәэсир итә.
Ләкин шунысы бар: котыртуын яклаучылары булган малайлар котыртса да. кыены безгә ятим малайларга эләгә! Бер елны шулай, мин икенчедә укыганда бугай, колхозчыларның гомуми җыелышын җыеп авыл көтүен, гадәттәгечә. Зәки абыйга бирергә килешкәннәр иде.
Ул көнне иптәш малайларым белән мәктәптән кайтканда Зәки абый инде урамда. Әхмәтгали абыйлар турында, чираттагы «концертын» биреп тора иде. Көтмәгәндә эчкә тибә торган гадәтен белгәнгә, без анын яныннан үтеп китәргә шикләнеп, туктап калдык.
Ә ул Әхмәтгали абыйны сүгепме сүгә. Безгә гаҗәп: ни булып бетәр дип көтәбез. Озак көтәргә туры килмәде Әхмәтгали абый ажгырып өйләреннән килеп чыкты да тегеңә саллы гына бер утын агачы томырды. Тигән булса, үтермәсә дә. имгәтми калдырмаячак иде. Ләкин, бәхетенә каршы. Зәки абый читкә тайпылып котылды, һәм. тагын берәр агач i җибәрмәсен дип. ун-унбиш метр арырак элдертте.
Шул уңайдан кайтып китсә бик шәп буласы иде. Ләкин үз кирелеген итмәсә. Зәки буламыни ул? Туктап, үзенә чак кына тими үткән утын агачын алды да капка төпләрендә тыныч кына карап торган Әхмәтгали абыйга янарга тотынды бу:
Әһһә. аллаң булыйм, син мине үтермәкче булдыңмы әле. Озын тәре. Көтүчегә кул күтәрдеңме? Кашшыбутерсен, төрмәдә башыңны чере- тәм мин синең!.
Үзенең шул сүзләреннән кодрәтләнеп, теге утын агачын тотып, ул Әхмәтгали абыйга таба килә башлады. Ә үзе һаман Әхмәтгали абыйны кимсетә торган нахак сүзләрне сиптерүен дәвам итә.
Әхмәтгали абый — авылыбызның иң тыйнак, иң сабыр, иң риясыз кешеләреннән берсе һичкайчан чәчрәп чыкмас Мактанмас Күбрәк башкалар сөйләгәнне тыңлап торыр Белмәгән эше юк. Бүтәне турында әйтмим инде, тәрәзә рамнарына кадәр ясый. Пыяласын да үзе куя Гомерендә * бер тапкыр да пыяла ватканы яисә ялгыш кискәне юк. диләр. Аларнын челтәрләп ясалган тәрәзә наличникларын беренче тапкыр күргән кеше өй турларында хәйран калып, беркавым туктап тормыйча утми Дөрес. Әхмәтгали абый сугыш вакытында әсирлектә булган анысы. Ә инде
ж.ае туры килү белән аннан качып, үзебезнең якка чыккан һәм сугыш ахырына кадәр, партизаннар белән бергә, фашистларга каршы сугышкан Шулай булгач ничу иде Зәки абыйга кешенең авырткан җиренә тияргә!
Теле бик ачы булса да. безнең ише бала-чаганың котын алып торса да, ир-атлар белән тартышырлык көче юк шул Зәки абыйның Андый- ларга кул күтәреп каршы сугарга йөрәге җитми анын Бу юлы да шулай о\лды кар өстенә барып төшкән җиреннән торырга тырышмады да^ үл Бүреген салып, пеләшен ялтыратты да: пошмады да ул.
— Мә-мә. сук! Пажалысты! Кашшыбутерсен сук! Жавабын судта бирерсең!— дип чыелдарга тотынды.
— Тыныңны чыгарма, кабих!— дип Әхмәтгали абый тагын кизәнде, ләкин, кулын пычратып торасы килмәде булса кирәк, өйләренә кереп китте.
дип. кул изәп. ул мине үзе янына чакырды.
Мин аны үзенә берәр ничек ярдәм итәргә дәшә дип уйлаган идем. Ләкин килеп җитүем булды — эчемә китереп тә типте. Ул янә тибәргә талпынды. Шунда мин. котым алынып:
— Зәки абый, тимә, үтерәсең бит!—дип кычкырып җибәрдем Ни эшләгәнемне үзем дә белештермичә, тегенең солдат чолгавычы урап кигән ботинкалы аягыннан тотып алдым да. җан ачуым белән балтыр итен тешләдем.
Хәзер инде авыртуына чыдый алмыйча ул кычкырып куйды. Өтәләнеп. тешләнгән җирен уарга тотынды Миңа шул гына кирәк тә иде: ялт кына тордым да. артка да карамыйча, сыпырт өйгә1
Шуннан сон Зәки абый «концерт» биргән чакларда бүтән малайлар аны «Кашшыбутерсен» дип үчекләгәндә мин ерактан гына карый торган булдым. Яисә бөтенләй өйгә кереп китә идем. Ачуы чыгып, үзен котыртучы малайлар артыннан куа башлаганда мин инде капканы эчтән бикләп, мич башына ук менеп утырган булам Кыскасы, үземә бәйләнергә һичнинди сәбәп калдырмый идем шикелле. Ләкин ул һаман миңа үч саклап йөргән икән.
Минем Олы Әшнәктә алтынчы класста укый башлаган ел. Ноябрь урталары Якшәмбе. Мәктәп балаларының көтеп алган кадерле көне: таң тишегеннән торып, мәктәпкә барасы юк Туйганчы йокларга була Тик өйрәнелгән гадәт буенча иртәнге алтыда барыбер уяныла. Яланаяк кына тышка чыгып керәсең дә. ярый әле мәктәпкә барасы юк дип, тагын җылы урынга чумасың.
Ләкин ул көнне кабат йоклап китә алмадым. Чөнки әле кичә кичен генә соргылт-кара булган дөньяны ап-ак итеп, кар явып киткән иде. Ә беренче кар яуган көн минем өчен — һәрвакыт бәйрәм Дөньяның бар авырлыклары, кешеләрнең бар явызлыклары, бар кайгы-хәсрәтләре әнә шул ак кар астында күмелеп калган да моннан соң алар үзара гел аңлашып, ярдәмләшеп кенә яшәрләр, бәхетле булырлар шикелле тоела.
Зәки абый шуннан соң гына аягына басты:
— Бәхетең инде, өеңә кереп котылдың Кашшыбутерсен, иманыңны укытадырыем!— дип тагын әтәчләнергә тотынды
Ул арада тамаша карарга унлап малай җыелып өлгергән, якын- тирә йортларның өлкәннәре дә кайсы капка төпләренә чыгып, кайсылары тәрәзәдән карап торалар иде. Шуны сизеп алгач, кабат килеп чыкмагае дип. Әхмәтгали абыйлар капкасына карый-карый, ләкин тагын да кычкырыбрак сүгенә-сүгенә Зәки абый без басып торган якка — өйләренә кайту уңаена килә башлады. Бүрек колаклары, карга канаты шикелле булып, атлаган саен җилпенеп килә. Бүтән малайлар аның шул кыяфәтеннән шырык-шырык көлеп тора, ләкин минем көләсем килми, чөнки ул миңа кызганыч иде.
— Зәки абый, борының канаган бит, киемнәреңне буяганчы сөртеп ал,—дип тә чын күңелемнән әйткән идем мин аңа
— Әһһә. аллаң булыйм, шулаймыни, наным? Кил әле монда, кил!—
Аннары килеп, кар явуның безгә. Олы Әшнәктә укучы малайларга, прак тик әһәмияте дә бар: чаңгыда йөрергә мөмкинлек туа. Ә чаңгыда йөрү - җәяү йөрүгә караганда бик күпкә җиңел һәрхәлдә, минем үзем өчен шулай Тау башыннан кош урынына очып төшүе үзе ни тора’
Ә таулар бездә җитәрлек Мин белгән бүтән авыллар барысы да.- үзәнлектә, су буенда урнашкан. Качкалак. Үшемкә. Солтан. Чүкәй, Кече ' Әшнәк. Корноухово. Ильиновка. Аәзен — барысы да су буенда Безнең Зәңгәрле, ни хикмәттер, тау башына салынган. Тау башында булу, бер як тан начар түгел: ни әйтсәң дә. биектән дөнья күбрәк күренә Ләкин бик зур уңайсызлыгы да бар: суны ярты чакрымнан ташыйсы. Су ягыннан болан да мактанырлык түгел бездә. Нибары өч чыганак: Дәү чишмә, Кечкенә чишмә. Урманасты чишмәсе. Язын шул чишмәләрнең суын бәян буа ясыйлар да. коенырга ярый үзе Урыны-урыны белән хәтта ат йөзәрлек җирләре була. Жәйнең эссе көннәрендә шул буада сәгатьләр буе су коенып ятабыз.
Тик шунысы уңайсыз: су буеннан авылга менеп җиткәнче тән кибеп өлгерә дә тагын коенасы килә башлый. Анысы да бер хәл булыр иде әле Иң читене — су ташуы авыр. Авыл җирендә сыеры-танасы һәм дүрт-биш сарыгы булмаган кеше бик сирәк. Әйбәтрәк ашаткан чакларда бер сыер гына да көненә дүртәр чиләк су эчә. Маллары күп булган кешеләр, көненә унар көянтә су алып менәбез, дип сөйлиләр.
Безнең терлек алай күп түгел бер сыер да ике баш сарык. Шулай ■ да дүрт көянтә су китә көненә. Әнине кызганып, соңгы җәйдә суны Равил белән икебез ташыдык «Икебез» дип болай гына, ул да миңа ияреп йөргәнгә генә әйтү. Ул әле бәләкәй. Инде «җиткән егет» булсам да. үземә дә авырга туры килә: кәҗә майларын чыгара авылга менеп җиткәнче.
Шула'й да. авылыбызҮау башында утыруның иң уңайсыз ягы бу түгел әле. Иң яманы - янгын куркынычы икән. Моны без быел җәй бик яхшы аңладык Урак өстендә нибары бер-ике сәгать эчендә авылның сигез йорты кара күмергә әйләнде. Янгын чыкйан йортның түбәсен ялкын әле ялый гына башлаган иде халык җыелып өлгергәндә. Колхозның насос куелган арбасын, атка да җигеп тормыйча, ун минут дигәндә алып килеп җиткәннәр иде. Барыбер берни эшли алмадылар. Чөнки — су юк иде. Янгын мичкәсен тутырып, буадан су алып менгәндә ут инде өченче йортка күчеп өлгерде.
Балык Бистәсеннән килеп җиткән янгын машинасының да файдасы булмады. Насосның «эчәгесе» буага түгел, буа юлының чирегенә дә җитмәде... , , 4
Хвылны тау башына салуның аяныч нәтиҗәсе иде бу
Безнең авыл белән Әшнәк арасында, инде әйткәнемчә, озын һәм шактый биек тау. Авылдан барганда чакрым чамасы тау менәсе. Әшнәк ягыннан күтәрелгәндә тавы бера з сөзәгрәк Ләкин озын: чакрымнан да артык Безнең як тавын менгәндә йөкле атлар бишәр-алтышар тапкыр туктап ял итә-итә менә. Әшнәк ягы тавын менгәндә аларга бер тук тап ял ит\ дә җитә Йөкләре җиңелрәк булганда туктап та тормыйлар Ж.әй көннәрендә шул араны җәяү йөрүне берничек җиңеләйтеп булмый тау менгәндә дә. тау төшкәндә дә үз аягың белән атлап үтәргә кирәк. Ә менә кыш көне, чаңгы белән йөргәндә, эш җиңеләя: Әшнәккә барганда - Әшнәк тавын, кайтканда үзебезнең тауны чыжлатып кына шуып төшәсең! һә.м, гомумән, шакыраеп каткан кара җир өстеннән йөрүгә караганда кар өстеннән йөрү рәхәтрәк бит инде
Мәктәпкә барасым булмаса да. кабат йоклап китә алмавымның сәбәбе. инде әйткәнемчә, әнә шул беренче кар алып килгән шатлыкка бәйләнгән^ иде. «Тор. энем, әнә кар яуган анда»,— дип Равилне уяттым да әни пешереп куйган Хәппи төшен1 тиз-тиз генә ашап, икебезнең дә чаңгыларны хәстәрли башладык
Әрчеп һәм урталай ярып, майлы табада кыздырылган бәрәңгене безнең якта шулай атыйлар—(В Н.)
Ләкин бу эш алай ансат булып чыкмады. Без. адәм балалары әйбернең кадерен кирәк чагында гына,беләбез. Кирәге юкта без аның хакында баш ватып тормыйбыз: кайда туры килсә — шунда калдырып китәбез хткән яз. кирәге беткәч, мин дә чыңгыларны табанын-табанга китерел, тиешенчә бәйләп куймаганмын. Оялды артына сөялгән килеш ка i ган да җәй буе шунда торып, калҗаеп беткәннәр иде. Ә бит аны миңа * Әхмәтгали абый ясап биргән иде. Ике кадак май биреп ясаткан 5 идек без аны Кибет чаңгысына караганда да әйбәтрәк шуа торган j өрәңге чаңгылар иде алар Ә хәзер алариың утыннан бүтәнгә ярарлыгы s калмаган Ник җыеп куймадың, дип әнигә үпкәли башлаган идем, ул: ? «Әй. улым. улым, ничек оялмыйча шул сүзне әйтәсең? Миндә сезнең 2 чаңгыгыз кайгысы гынамыни? Үзең җыеп куярга кирәгие вакытында!» - = дип җавап бирде. *
■ Ул хаклы иде. «
— Ачуланма инде, әни. аптыраганнан әйтүем.—дидем мин — Кем * уйлаган аны бер җәй эчендә шушы тикле нык калҗаерлар дип? >
— Инде мәктәбеңә ничек йөрерсең икән соң?—диде әни. мине > кызганып -
Ә миңа аның шул соравы гына кирәк тә: *
Тагын Әхмәтгали абый янына барып карарга туры килер инде, з
— Баруын барырсың да. бушка ясамый бит ул. Теге чакта да авызы- S быздан өзеп нке кадак май биргәниек.
— Мин яңа елга кадәр май ашамам, әни. Минем өлешне бирербез без аңа.
Әни үзалдына елмаеп куйды
— Алайлар итмәбез инде итүен. Син дә көн саен унике чакрым җир йөрисең бит Ярар, җан биргәнгә җүнен бирер әле: ничек тә бәхилләтербез Бар инде алайса. Әхмәтгали абыең янына барып кара Бәлки әле ясаган чаңгысы ук бардыр
Әни ризалык биргәнгә башыбыз күккә тиеп, Равил энем белән шундук Әхмәтгали абыйларга чаптык. Равил дә миннән ким куанмый, чөнки минем чаңгым булса, мин мәктәптән кайткач, ул да шуачак бит ннде!
Ләкин безнең куаныч күпкә бармады. Әхмәтгали абыйның ясап куйган чаңгысы юк. ясарга да җыенмый иде
— Колхозның алты чанасын китереп ташладылар, шуларны үрәчәлисем бар Сезнең ише малай-шалай җәй көне атлар кәнүшниенең тәрәзәләрен ваткан, шуларга пыяла куярга кушалар Хөсниҗамал апагызга тырма, Гөлбаһар апагызга килсаб ясап бирәсем бар Үзең син болай әйбәт җегет, ясавын ясармын мин сиңа чаңгы. Ну әнә шул вәгъдәләшкән эшләрне эшләп бетермичә тотына алмыйм, энем, гаеп итмә, яме.— диде ул '
— Кайчанрак бетәр икән соң синең ул эшләрең, Гали абый?
— Ун-унбиш көнгә барыр әле.
Унбиш көн минем өчен бик озак шул Олы Әшнәккә ничек кар ерып йөрмәк кирәк? Әшнәк белән безнең авыл арасында кыш көне юл бөтенләй булмый. Атлылар' да, җәяүлеләр дә Олы Әшнәккә барасы булганда Кече Әшнәк аркылы, әйләнечтән йөриләр Алай йөри башласам, миңа унике чакрым урынына көн саен ундүрт чакрым җир йөрергә кирәк булачак. е _
— Бәлки, башта миңа чаңгы ясап бирерсең, Гали абый? Тотынсаң ярты көндә ясап бетерәсең ич син аны. Ә мин сиңа бүтән берәр эшенә б.улышыр идем Чаңгы ясаган өчен дә буш итмәс идек.
— Юк, энем, алай гына барып чыкмый шул,— диде Гали абый, бүреген кыйшайтып, чигәсен тотып уйланып торгач.— Чаңгыны аны теләсә нинди агачтан ясап булмый. Ботаксыз коры өрәңгедән ясыйлар аны
\ңа ярарлык өрәңгем бар барын, ну әле аны өйгә алып кереп, мич артына куеп, ун-унбиш көн киптерергә кирәк Так шту. бүтән эшләрем булмаса да. шуннан алдан ясап бирә алмыйм, энем!
Нишлисең, ул шулай дип торгач, башны аска иеп чыгып китүдән бүтән чара калмады.
Без кайтып килгәндә Низам бабайлар тавы мал айлар-кызлар белән* чуп-чуар: кайсы чана, кайсы чаңгы, кайберләре хәтта бәлеш табаларына утырып, чыр-чу килеп тау шуалар иде
Без дә тау буена бардык. Шуучыларга кызыгып карап тора башладык. Аннары тирес тугә, утын ташый торган салам чанабыз бар икәне искә төште дә. шуны алып килергә өйгә йөгердек, һәм менә шул чакта...
Мин төз әвеслек өстенә куелган чананы ишегалдына төшереп, бавын рәтли башлаган идем, нигәдер бик хәтәр җилкенеп. Зәки абый килеп керде Менә ул миңа нке-өч адым кала туктады. Гадәтенчә, кашларын маңгаена меңгереп куйды да;
— Кил әле монда, малай?— дип бармак изәде.
Мин. ни булыр икән дип. курка-курка аның янына килдем: Нихәл. Зәки абый?
— Минемме? Менә болай минем хәл. аллаң булыйм!—диде ул һәм. мин аны-моны уйлап өлгергәнче, бар көченә эчемә типте.
Тәҗрибәм бар иде ләбаса, азрак сакланырга кирәк иде миңа. Ләкин аның каршында һичнинди гаеп булма!ач. аннары үзебезнең ишегалдында да булгач, мин аны шул кабахәтлеккә барып җитәр дип башыма да китермәгән идем. Берәр йомышы төшеп кергәндер дип уйлаган идем... Тыным бетеп, шундук бөгелеп төштем. Ул шунда бер хуттан Равилгә дә типмәкче иде. ләкин Равил йөгереп кереп китте. Ул арада Зәки абыГ. борылып килде дә:
— Теге чакта минем ботны син тешләгән иеңме? Менә сиңа шуның ъчен. менә’ дип бу юлы янтыгыма типте Ә мин берничек тә каршылык күрсәтә алмыйм, сулу ала алмыйча тилмереп ята идем.
Белмим эш ничек булып бетәр иде икән, ләкин шул чакта, кулына табагач тотып, өйдән әни килеп чыкты:
- Нишлисең син. Зәки? Жнбәр баланы яхшы чакта, бирәм шушы табагач белән! Тукта, үтерәсең бит малайны?— диде ул ачыргаланып һәм табагачы белән кизәнеп .
Зәки абыйны куркытырга шул җитә калды:
Бәтәч. син өйдәмени әле. Мәгъсүмә Фирмедә түгелмени, аллан булыйм? Мотри. кара аны. суга күрмә. Кешегә суккан өчен беләсеңме. — дип сөйләнә-сөйләнә арты белән чигенеп, тиз генә чыгып шылды.
Зәки абый тагын әйләнеп кермәсен дип. әни башта капканы эчтән бикләп кунды, аннары минем яныма килеп чүгәләде.
— Кай төшеңә сукты, улым?
— Эчкә типте.
— Ходайның каһәре генә төшсение үзенә, бала-чагага кул күтәргәне өчен Каяле. улым, авырткан төшеңне күрсәт әле Төф-төф! Авыруы бетсен-китсен, җилгә очсын!
Шулай сөйләнеп әни минем күкрәкне сыпыра башлауга хәлем җиңеләеп. тыным ачылып китте. Бер бүген генә түгел, һәрвакыт шулай була. Әллә, чыннан да. изге кеше инде ул безнең әни!
Әни өйгә кереп ятып тор. дисә дә кереп тормадым Чана шуарга да барасы килми иде инде. Зәки абый кыйнаганга мине кызганып, янымда шыңшып басып торган Равил белән икәүләп әти заманыннан калган иске ат чанасының табаннарын сүтеп алдык та шулардан чаңгы ясарга < тотындык.
Без чана табаннарының башын чаңгы башы хәтле генә калдырып ки- ■ I аяк бавы тагарга тишек тишеп азапланганда миннән биш яшькә ;ы. инде тәмам егет булып җиткән Барый абый килеп керде дә калганын
ясап бетерергә ул ярдәм итте. Шулай итеп, мине бәхет басты: һич көтмәгәндә менә дигән чаңгылы булдым'
«Кешегә хөсетлек эшләүчеләрнең баркайчан да шуның киялеген күрмичә калганы юк әле. Зәки дә сине кыйнаганның җәзасын татыр».— ди иде безнең әни Дөрес әйткән икән Шуннан соң ел да үтмәде. Зәки абыйның + үзенә дә тиярен биреп кайтардылар. з
Өченче группа инвалид иде ул. Инвалидларны ул елларда ике елга бер 2 Казанга дәшеп, врач комиссиясе үткәреп торалар 'Зәки абыйны да шунда « чакырганнар иде. Көтүгә олы малае Габделгазизне калдырып китте бу 2 Балык Бистәсенә кадәр председатель Мөбин абыйга утырып барган. Ан- ш нан пароход белән киткән Ул елларда пароходларда тәүлек буена диярлек = буфет эшләп тора икән. Зәки абый да күреп алган моны «Карыйм, парии. ♦ йөз грамнап та. теләгән кешегә хәтта илле грамнап та салып бирә- “ ләр тегендә’- дип сөйләде ул Казаннан кайткач — Уйлап-уйлап тордым =: да. парин. әйдә, әле Зәки, сиңа да бер рәхәт күреп барырга ярый тор- * гандыр. дип бер кисәк кәпчүнн калбаса белән йөз грамм акны алдым. £ аллаң булыйм Аягүрә ашый торган гына булса да, шунда ук берничә х өстәл дә бар Шуларның берсе янына барып бастым да әйбәтләп кенә * салып куйдым теге нәмәстәкәйне Калбасасын ашап карыйм, каклаган каз 5 тәмнәре килә— шундый шәп' Бүтән чакта сразы башка китә торганые. * бу юлы кашшыбутерсен әллә эчтем, әллә юк Менә, мин әйтәм, затлы ® закуска ничек икән ул. Шуңа күрә нәчәнникләр ашап эчәргә ярата икән, мин әйтәм Тукта әле тагын бер тапкыр кабатлап карыйм әле. ни әйтер дә ни куяр икән дим Анысын да тәвәккәлләдем дә тагын бер кисәк калбасаны сугып куйдым. Шуннан соң колаклар кызып китте китуен Ә күңелдәге шәй’. " тагын кыбырсый башлады «Әллә тагын берәр йөз грамм аласыңмы. Зәки? Аннары урык-сурык килеп йөрмәссең Берәр почмакка башыңны төртерсең дә ятып йокларсың». — ди — Тәки күндерде бит шул шәйтан. каһәр. Тагын киттем бүфит янына, булгач булсын дип. берью 1Ы ике йөзне җибәрдем Аннары парахут коерыгына барып, якер бүкәненә утырдым да беркавым Иделгә карап, хозурланып бардым Аннары, туктале. ниләр бар икән моның икенче катында дип. өскә менеп карамакчыем. булмады: әзмәвер кадәр бер матрос баскычның яртысын менгәч артымнан куып җитеп, өреп төшерде Шуннан парахутның иң аскы катына төшеп киттем «Монысына төшкәнгә сүз әйтмәсләр, монысы безнең ише гади халык өчен булырга кирәк»,— мин әйтәм. Тәки шулай булып чыкты: анда аркасына иске биштәр аскан минем ишеләр шыгырым тулы иде. Күрәм. иркен генә урында бер кеше бер үзе ята Якын тирәсендә беркем җук. «Әһә. булды бу: шуның янына барып ятыйм әле», дип бара башлаган идем, бер хатын-кыз җиңемнән тартып туктатты:
Якын бара күрмә, агай, аның янына исерек ул. үзен-үзе белештерми, теләсә кемгә сугып йөри башлагач, әлерәк кенә бәйләп салдылар».— ди «Курыкма, апаем, мин үзем дә салган, миңа тими ул!»—дип киттем теге мужик янына Аю хәтле кеше икән, күзләрен калайландырып, каш астыннан гына карап ята бу. Килдем дә, үз итеп, ипләп кенә әйтәм мин моңа: «Нихәл, иптәш? Ник болай ятасың? Кем бәйләде аяк-кулларыңны?»
«Ә сиңа нәрсә кирәк?»— ди бу төкерекләрен чәчеп.
«Кирәкми,-мин әйтәм — Кирәк булганнан соравым түгел Үзенне кызганып, үзеңә берәр нәрсә кирәк түгелме икән, дип кенә килгән ием». дим.
«Ну. алайса, кил әле бирегәрәк?— ди бу. яткан җиреннән калкына төшеп — Колагыңа гына бер сүз әйтәм»,— ди.
«Күптән шулай диләр ‘а4ы! мин әйтәм.— Этү. хатын-кыз шикелле, холыксызланып торган буласын,— Янына ук киләм лә:- Я, нәрсә әйтмәкче идең, иптәш?»— дим.
Ә ул шунда кинәт кенә ыргылды да минем иреннең яртысын ам итте д.» ташлады...
Зәки абый кесәсеннән ипләп төрелгән чүпрәк кисәге чыгарды да, шуны сүтеп бальзамлаган шикелле саргаеп һәм кибеп беткән бармак башы хәтле ит кисәге күрсәтте: «Менә, шул адәм тешләп алган минем ирен ите б\ Истәлек итеп йөртәм »
Зәки абый сөйләгән бу вакыйгага Әхмәтгали абый нәтиҗә ясады: «Тиешсез җиргә тыкшынып йөрергә ярата торган гадәтең бар шул синең> Зәки. Монда да үзең гаепле булгансың икән Ярый әле иренеңне генә тешләп калган, борыныңны өзеп алган булса ни эшләр идең Киләчәктә акыл булыр үзеңә, саграк кыланырсың»
Мин Әхмәтгали абыйның ул сүзләре белән тулысынча килештем һәм күңелемнән: «Бик әйбәт иткәннәр! Минем ише ятим малайларны бүтән кыйнамаска акыл булыр!»—дип өстәп куйдым
Шуннан соң да акылга утырмады Зәки абый: җае туры килгәндә лыкынганчы эчеп, кеше белән ямьсезләнеп, тәмсез телләнеп йөрүен дәвам итте. Шуңа күрә үлеме дә фаҗигале булды: динатурат эчеп, янып үлде, мәрхүм.
Эчү дигән нәрсәнең юньлегә алып бармавын мин әнә шул Зәки абый язмышы мисалында аңладым: гомерем буена сабак булды ул миңа.
. Ахыры tkip