Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЛЕМСЕЗ «ШҮРӘЛЕ»


«ШҮРӘЛЕ»НЕҢ СӘХНӘЛӘШТЕРЕЛҮЕНӘ 40 ЕЛ ТУЛУГА КАРАТА
■үт тг әскәү дәүләт консерваториясе профессоры Генрих Литинский 1939 елның ]% /II 9 февралендә балетмейстер Гай Таһировка язган хатында «Шүрәле» балеты Л v ][ язылышына кагылышлы түбәндәге фикерләрен белдерә « Яруллин беренче картинаны тегәлләде, икенчесен дә тәмамларга җыена. Бию һәм сурәтлелек ягыннан караганда, музыка бөтен мактаулардан да өстен».
Бик күп талантларның ачылып китүенә шифалы йогынты ясаган күренекле профессор да үзенең шәкерте иҗат иткән балетның якын киләчәктә илебез культурасының бөек казанышына әвереләчәген, мөгаен, тулысынча күзаллап җиткерә алмагандыр.
Чагыштырмача кыска вакытта танылып өлгергән «Шүрәле» композиторга алай ук җиңел бирелмәгән. Беренче сәхнә вариантын эшләү өчен авторларга җиде елдан артык вакыт кирәк булган. Балет либреттосының беренче вариантын, белгәнебезчә. Әхмәт Фәйзи 1938 ел ахырына төгәлли, һәм композитор белән либреттист хореография буенча соавторлыкка Татар дәүләт опера театрына баш балетмейстер итеп билгеләнгән Гай Таһировны алырга карар кылалар.
Художество советы балетның әдәби нигезе мәсьәләсен тикшергәндә, Ә. Фәйзи либреттосының редакцияләнгән икенче вариантына туктала. Балет шундый прологтан башлана: кышкы кич, авыл өендә бер карчык җеп эрләп утыра һәм балаларга әкият сөйли. Әлеге әкияттә без кешеләрне кытыклап үтерергә омтылучы Шүрәлене дә, буранда адашкан бай белән аның кучере Былтырны да. сәләмә киемле карт һәм аның кызы Бибине дә, алтын тарак белән чәчен тарап утыручы Су анасын да, хәйләкәр Тазны да күрәбез. Спектакль шул ук авыл өе күренеше белән төгәлләнә. Балалар әкиятче әбигә рәхмәт әйтәләр... Аңлашылганча, либретто хикәяләү алымына корылган, һәм. әйтергә кирәк, анда социаль мотивларга шактый ук зур урын бирелә.
ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 1940 елның 30 августында «Мәскәүдә Татар сәнгате декадасын үткәрү турында» карар чыгара Әлеге культура бәйрәменә хәзерләнү уңаеннан Мәскәү һәм Ленинградтан танылган хореографлар чакырыла. Алар арасында Петр Гусев, Леонид Якобсон һәм Андрей Лопухов та була.
«Шүрәле» балетын сәхнәләштерүне ике балетмейстерга тапшырырга ниятлиләр: беренче һәм өченче актны — Л. Якобсонга, икенче актны — Г. Таһировка. Әмма спектакльнең әдәби нигезе Л. Якобсонга бик үк ошап бетми, һәм ул. өстәвенә, хореографик чишелешнең бер кулдан башкарылуын алга сөрә, һәм балетмейстер ашыгыч рәвештә либреттоны үзгәртеп эшләүгә керешә Либреттода ул әкияти тылсымлылыкка ныграк басым ясарга һәм балетка тулаем лирик сулыш өрергә омтыла.
Билгеле, мондый үзгәрешләр музыкаль редактураны да яңартуга китерә, һәм Фәрит Яруллин балетны яңадан «сукалап» чыга, кыска гына вакыт эчендә титаник хезмәт башкара. Балет репетицияләре мехчылар клубының спорт залында үтә. Шулай итеп, туксанга якын артистны берләштергән балет труппасы тәэсирләндергәч һәм мавыктыргыч әкияти спектакль әзерли. Шүрәле партиясе Барый Әхтәмовка тапшырыла. Табигате буенча кызу характерлы, тыелгысыз темпераментлы булган әлеге артист образны иҗат итүдә аеруча түземлелек күрсәтә: теге яки бу хәрәкәтне сәгатьләр буе «шомарта» һәм нәтиҗәдә күпләрнең күңеленә хуш килерлек казанышка ирешә Ә Былтыр һәм Сөембикә партияләре Ленинградтан чакырылган ирле-хатынлы Г. Кумысников һәм Н. Балтачиева тарафыннан әзерләнә.
1941 ел, июнь... Ниһаять, «Шүрәле» балеты премьерасын күрсәтү вакыты килеп җитә, әмма күңелләрне сафландыручы музыка авазлары дәһшәтле сугыш гөрелтесенә күмелә. Үзенең балет партитурасын чын мәгънәсендәге фидакарьлек белән язган Фәрит Яруллин, иҗат бәйрәменә килә алмыйча, сугыш кырына китеп бара.
Вакытлыча үзенең ишекләрен ябып торган опера театры 1942 елның язында гына эшчән- леген җанландырып җибәрә «Шүрәлевне элекке эшләнештә сәхнәгә чыгару турында әлегә сүз дә алып барылмый. Актерлар саны күзгә күренеп кыскара, алар бары тик бию күренешләрендә һәм музыкаль-драматик спектакльләрдә генә катнаша алалар Балет остасы Г Таһиров тарафыннан оештырылган студия әлегә «аягына» гына басып килә...
Шулай да 1944 ел башында балет труппасы «Шүрәле» буенча репетицияләр башлап җибәрә. Спектакльне беренче чыганак-җирлегенә якынайту өчен Г Таһиров балет либреттосын тагын да камилләштерә. Әлеге вариантта Былтыр аучы түгел, ә утын әзерләүче егет буларак сурәтләнә. Либреттога «урман сарыгымның кулын кыстырыр өчен ярык бүрәнә дә өстәлә...
1944 ел, октябрь. . Театрның художество советында, ниһаять, «Шүрәле»нең эшләнгән варианты кабул ителә. Әмма премьера булмый, чөнки артистлар җитми. Шулай ук театр декорация һәм костюмнар мәсьәләсендә дә мохтаҗлык кичерә. Бөек Ватан сугышы төгәлләнер алдыннан, ягъни 1945 елның 12 мартында гына тамашачылар беренче татар балетын күрү бәхетенә ирешәләр. Шушындый авыр чорда спектакль күрсәтүнең никадәр кыен булганлыгын, мөгаен, шушы эшкә турыдан-туры кагылышлы кешеләр генә беләдер. Шулай да балет сәхнәгә күтәрелә. Опера театры хаклы рәвештә балет театрына да әверелә
Спектакльнең беренче һәм өченче картиналары РСФСРның атказанган артисты Леонид Жуков тарафыннан куела. «Кызыл Татарстан» газетасында (1945 ел, 17 март) Ю Виноградов мәкаләсендә билгеләп үтелгәнчә, беренче актны уңышлы куелган дип санарга мөмкин. Хәрәкәтләр гади, биюдә буталчыклар күренми. Артистларның бердәм ансамбль булырга омтылуы сизелә. Шулай да кайбер чатаклыклар да очрый. Боларның бөтенесе дә балет труппасының аз санлылыгыннан, профессиональ осталыкның җитәрлек булмавыннан килә-дер. Менә шундый сәбәпләрнең нәтиҗәсе өченче акт куелышында аеруча ачык сизелә: художество советы, рецензентлар тарафыннан аңа түбәнрәк бәя бирелә. Беренчедән, әлеге актта вакыйгаларның әкияти серлелеге ничектер киметелеп күрсәтелә, икенчедән, спектакль финалы көчсезрәк килеп чыга. Былтыр белән Сөембикә адажиосында миллилек төсмерләре житенкерәми. Ә менә ТАССРның атказанган артисты Г. Таһиров тарафыннан куелган икенче картинада милли биюләр мул кертелгән. Балетмейстерның татар хореография фольклорын тирәнтен белүе сизелеп тора.
«Төп рольне—кыз-кош Сөембикә партиясен А. Гацулина . техник яктан яхшы ук камиллеккә ирешеп башкара»,— дип язды «Красная Татария» газетасы (1945 ел, 31 март). Чыннан да, талантлы һәм хезмәт сөючән актриса әлеге образны зур җаваплылык тоел гәүдәләндерә. Бу урында шуны әйтеп узу урынлы булыр: А. Гацулина балет сәхнәсенә 28 яшендә аяк баса һәм үзенең хезмәт сөючәнлеге, нык омтылышлылыгы нәтиҗәсендә күренекле солистлар югарылыгына күтәрелә, татар балетының хатын-кыз актрисалары арасында беренчеләрдән булып, ТАССРның атказанган артисткасы исемен алуга ирешә.
Шулай ук беренче милли балетта Шүрәле һәм Былтыр рольләрен башкарган Барый Әхтәмов белән Владимир Романюкка да мактаулы исемнәр бирелә. Шүрәлене уйнаган артист җитезлеге һәм төрле биюләрдә үзен табигый кыяфәттә тота алуы белән аерылып торса, Былтыр образын иҗат иткән актер үз герое дөньясында яши алуы белән сокландыра. Шунысын да искәртеп үтик, Б. Әхтәмов балетка чагыштырмача соңрак килә. Әмма сәнгатькә мәхәббәт һәм хезмәт сөючәнлек күз алдында могҗиза ясый: Мәскәү хореография училищесын уңышлы тәмамлап эшли башлаганнан соң, Б Әхтәмов тиз арада татар балетының беренче күренекле солистлары рәтенә баса
Беренче татар балеты, тулаем алганда, ничек кабул ителде? Әлеге сорауга җавап бер генә: «Шүрәле» балеты премьерасы татар культурасы тарихында аерым этапны билгеләүче күренекле вакыйгага әверелде. «Киләчәктә татар милли балетының чәчәк атачагына без шикләнмибез». Премьера уңаеннан язылган мәкаләсендә Ю. Виноградов әнә шундый ышаныч белДерде.
һәм ул ялгышмады.
«Шүрәле» балетының икенче куелышы 1952 елда ГИТИСта диплом яклаучы Я. Брунак тарафыннан башкарылды. Спектакль тулысынча яңартыла. Әмма спектакльдә кайбер югалтуларга да юл куела. Кыргызстанның халык артистлары В. Власов һәм В. Фере тарафыннан эшләнгән яңа оркестровкада, мәсәлән, Фәрит Яруллинга хас шигърилек күпмедер дәрәҗәдә югала. (Әлеге вариантта тынлы уен коралларына зур урын бирелә, ә бу татар милли музыкасына бик үк хас түгел.) Спектакльнең хореографик чишелешендә уңышлы урыннар шактый булса да, спектакльдә режиссерның тиешле бөтенлеккә ирешә алмавы сизелә.
Шүрәле партиясен берничә актер башкара: Барый Әхтәмов, Рөстәм Садыйков, Рөстәм Сафин. . Аларның уены музыка белгечләре тарафыннан уңай бәяләнә. Шулай ук Былтыр роле дә (Әдһәм Нарыков) яхшы яктан билгеләп үтелә Балет сөючеләр Бибкәйне дә яратып кабул итәләр. Театрда эшләү дәверендә бай тәҗрибә туплаган Анна Гацулина әлеге образда үзенең бөтен осталыгын күрсәтүгә ирешә Иҗатының чәчәк ату чорын кичерүче Нинель Юлтыева өчен әлеге балет аерым бер үсеш этабын билгеләүче спектакльгә әверелә.
Татар дәүләт опера һәм балет театры 1956 елның язында үзенең бүгенге мәһабәт бинасына күчә Коллектив алдында киң мөмкинлекләр ачыла. Өстәвенә, тагын бер елдан Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын үткәрү планлаштырыла. Шатлык өстенә шатлык! Шулай ук җаваплылык та арта. «Шүрәле»не яңарту бурычы көн тәртибенә куела. Декадада күрсәтеләчәк балетның яңа куелышын әзерләү ГИТИСны тәмамлаган балетмейстерлар Людмила Бордзиловская белән Шәймөхәммәт Байдәүләтоакв тапшырыла.
1957 ел, 27 март... «Шүрәлепнең тагын бер премьерасы тамашачыларга тәкъдим ителә. Спектакль декадада зур уңыш казана. «Советская культура» газетасында (1957 ел, 30 май) балет премьерасына менә нинди бәя бирелә: «...Куючылар яшь хореографлар эчен авыр булган бурычны — классик хореография стилендәге милли балетны сәхнәләштерү бурычын уңышлы башкарып чыкканнар... Тукай иҗатының киң мәгънәдәге шигъриятен дә, Яруллин музыкасының кешелекле якты аһәңен дә, классик биюдә кристаллашкан халык хореографиясе байлыгын да алар бөтен тулылыгы белән ачып бирүгә ирешкәннәр...»
Төп партияләрне башкарган Салих Хәйруллин, Шамил Мифтахетдинов, Рөстәм Са- дыйков, Әдһәм Нарыков, Нинель Юлтыева, Клара Янбулатова, Елена Потемкина һ.б.ларның уенына да үзәк матбугатта югары бәя бирелә, хореография чаралары ярдәмендә халык җанының сокландыргыч дәрәҗәдә ачылуы ассызыклап әйтелә, аерым алганда, массовый биюләрнең образлылыгы, финал өлешенең уңышлы төгәлләнүе билгеләп үтелә.
Спектакльнең әлеге куелышы репертуардан төшмичә унөч ел буе саклана. Шушы вакыт эчендә «балет мәктәбевн бик күп артистлар үтә: Ревдар Садыйков, Сания Хан- тимерова, Рафаэль һәм Ренат Ибәтуллиннар, Роза Новицкая, Галина Калашникова... Тамашачы әлеге солистларның уенын яхшы хәтерли. Вакытлар уза тора. Петр Спе- ранскийның зур осталык белән эшләгән декорация һәм костюмнары туза башлый, мизансценадагы күп кенә нюанслар онытыла, һәм 1969 елда балет труппасы «Шүрәлепнең Л. Якобсон редакциясендәге үрнәген сәхнәләштерергә керешә. Спектакльне кую өчен Казанга Л. Якобсон ассистенты хореограф Юрий Дружинин чакырыла. Чираттагы яңа куелышка Ленинград варианты нигез итеп алына, һәм менә премьера көне килеп җитә: 1970 ел, 28 февраль... Шушы көннән бирле балет театр репертуарыннан төшми.
Кырык ел. Туганда ук үлемсез булып туган «Шүрәле» балеты дүрт дистә ел дәвамында инде берничә буын артистларга осталык мәктәбе вазифасын үтәде, традицияләрне уңышлы дәвам иттерү өчен игелекле җирлек булды. Милли хореографик репертуарны камилләштерү барышында композиторлар һәм балетмейстерлар нәкъ менә «Шүрәле»гә йөз тотып эшләделәр. Театрыбыз үткән данлы юлда ул маяктай янып тора, һәм, гомумән, татар балеты тарихында гына түгел, тулаем совет культурасының бөек казанышы булып санала. Одесса. Львов, Киев, Рига, Саратов, Горький, Ташкент, Уфа. Дүшәнбе, Новосибирск. Улан-Удэ, Тарту. Чиләбе, Алма-Ата. «Шүрәле» менә никадәр шәһәрләр театры сәхнәсенә күтәрелде 1955 елда ул ССР Союзының Зур театры филиалында куелды Шунысы да куанычлы: С. М. Киров исемендәге Ленинград .опера һәм балет театрында Л. Якобсон редакциясендә сәхнәләштерелгән «Шүрәле» 1951 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек булды. Балетның Болгария, Монголия, Румыния, Албания театрларында уңышлы куелуы гомуми казанышка әверелгән әсәр белән горурлануыбызны бермә-бер арттыра. Татар халкының сөекле композиторы Фәрит Яруллин һәм шулай ук балетның төрле сәхнәләрдә яшәвен тәэмин иткән балетмейстерлар, актерлар. музыкантлар, художниклар иҗатын данлый-данлый, үлемсез «Шүрәле» иксез-чиксез сәнгать дөньясында һамен да уңышлы тамаша кылуын дәвам иттерә