Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЙММӘТЛЕ ЯДКАРЬЛӘР


Татарстанның Берләштерелгән дәүләт музее Мулланур Вахитовның шәхси әйберләрен һәм аңа бәйләнешле документларны туплау эше белән күп еллардан бирле шөгыльләнә Нәтиҗәдә чагыштырмача зур булмаган М Вахитов коллекциясе барлыкка килде.
М. Вахитов коллекциясенең бер өлешен китаплар тәшкил итә. Истәлекләрдән мәгълүм булганча, аның бай шәхси китапханәсе булган ' Кызганычка каршы, бу бай китапханәнең бик аз өлеше генә сакланып калган. 1946 һәм 1951 елларда берничә китапны М. Вахитовның әнисе — Өммегөлсем ханым Казакова бертуганының улы X. И. Казаков аркылы музейга тапшырган. М. Вахитов китапларны бик саклап тоткан: аларның кайберләре күн белән, ә кайберләре исә калын кәгазь белән пөхтә итеп тышланган. Китап тышлыкларында «Мулла-Нур Вахитов» дип язылган автографлар да бар. Бу китапларны М. Вахитов Казанда реальное училищеда һәм Петербургта укыган вакытта ныклап өйрәнгән. Әлбәттә, сакланып калган берничә китап нигезендә генә аларның яшь Мулланурның шәхесе формалашуына нинди йогынты ясавы турында фикер й^ртү бик шөбһәле булыр иде Әмма алар М. Вахитовның дөньяга карашы формалашуы кайсы юнәлештә барганын белергә ярдәм итәләр. М. Вахитов китаплардагы үзе өчен аеруча мөһим урыннарның астына сызып барган Бу җәһәттән караганда профессор А.- Фульенең «Философия тарихы» (француз басмасыннан тәрҗемә, С.-Петербург (1901) аеруча кызыксыну тудыра. М. Вахитов хезмәтнең диалектикага кагылышлы фикерләр язылган урыннарын билгеләп куйган. Шул ук китапның Монтескье турындагы бүлектә Вахитов аның монархиягә каршы, республиканы яклап әйткән сүзләрен билгеләп киткән.
Л. Бюхнерның «Көч һәм материя» дигән китабында (икенче басма, С.-Петербург, 1907) М. Вахитов тарафыннан астына сызылган урыннар аерата күп. Бу хезмәтнең атеистик фикерләр язылган битләре М. Вахитовның игътибарын җәлеп иткән. М. Вахитов философия һәм философия тарихы буенча ул вакытта билгеле булган бик күп авторларның — Көнбатыш Европа социологиясе һәм философиясе вәкилләренең хезмәтләрен укып чыккан, алар арасында Лейпциг университеты профессоры, реакционер П. Бартның «Социология буларак философия тарихы» дигән китабы, В. Вундның «Философиягә кереш» дигән хезмәтләре бар Шулай ук М. Вахитов ул вакытта әле революцион позициядә торган К Каутскийның «Иң яңа социализмның элгәреләре» исемле китабын да укыган. Вл Щербаның «Рус мәктәбе тарихыннан» (Ростов-на Дону. 1904) дигән китабын да М. Вахитов ныклап өйрәнгән
Шулай итеп, китапларның хәзергә кадәр сакланып калган нөсхәләре яшь Мулланурның философия һәм аның тарихы белән ныклап кызыксынганын, аны тырышып өйрәнгәне турында сөйлиләр. Дөньяга караш, фән тарихы, дөньяның төзелеше, рәсем сәнгате һәм башка шуның шикелле проблемалар — һәрвакыт аның игътибар үзәгендә торган.
Коллекциядәге башка материаллар да М. Вахитовның якты истәлеген саклыйлар 1946 елда аның туганнан туган энесе X. И. Казаков музейга Вахитовның төпчек савытын тапшыра. Коңгырт төскә буялган металлдан түгәрәк формада гади итеп эшләнгән төпчек
Керашташлар. (Мулланур Вахитов һәм анык керашташларе турында нсталеклэр һам макал ал әр.) Казан. 1972. 32 б. #
савыты, Өммегөлсем ханым Казакова истәлекләренә караганда, М. Вахитовның өстәлендә торган Шулай ук Петербург психо-неврология институты студенты М Вахитовның 1956 елда музейга тапшырылган визит карточкасы да игътибарны үзенә җәлеп итә.
Өммегвлсем ханымның кезгесе II.IM Мулланурның язу приборы Татарстан Берләштерелгән дәүләт музеенда саклана.
Туганнарының һәм танышларының әйтүе буенча да, үзенең мәкаләләре буенча да М. Вахитовның драма сәнгатен бик яратуы мәгълүм. Ул опера һәм драма спектакльләренә еш йергән Музейда сакланучы театр бинокле дә әнә шул турыда сөйли.
М Вахитовның 100 еллыгына хәзерләнгән чорда музейның фәнни хезмәткәрләре тырышлыгы нәтиҗәсендә күренекле революционерның, аның әнисенең, туганнары И М- Казаков һәм X. И Казаков гаиләләренең яңа әйберләре табылды һәм музейга алынды. Шулерның иң кызыклылары М Вахитовның уртасына болан башы куеп мәрмәрдән эшләнгән кара савыты приборының нигезе; М, Вахитовның туганнан туган энесе, рәссам X. И. Казаков тарафыннан 1951 елның апрелендә иҗат ителгән һәм Мулланурның реальное училищеда укыган чорын сурәтләгән портрет; әнисе — Өммегөлсем ханымның агач кысага утыртылган көзгесе, аның бүлмәсендә торган өстәл сәгате, Вахитовлар гаиләсенең ломбер өстәле, 1936, 1937, 1948 елларда рәссам X. И. Казаков тарафыннан Өммегөлсем ханымның карандаш белән ясалган өч портреты һ.б. М Вахитовның 100 еллыгына аның туган йортында (Свердлов урамы, 70) музей ачылганын да әйтеп үтәргә кирәк. Музей КПССның Вахитов район комитетының турыдан- туры җитәкчелеге астында оештырылды. Татарстан Берләштерелгән дәүләт музееның Совет чоры бүлегенә М Вахитов музее экспозициясенең фәнни документациясен хәзерләү һәм методик ярдәм күрсәтү бурычы йөкләнгән. М Вахитов музееның архитектура- художество өлешен Художество фондының Татарстан иҗат-производство бүлеге рәссамы Е. Леухин эшләде
«Ялкынлы революционер». Республика Берләштерелгән музее тарафыннан М Вахитовның йөз еллыгы уңаеннан оештырылган күчмә күргәзмә әнә шулай атала. Вакыт саргайткан документлар, фоторәсемнәр, музейга яңа гына алынган башка экспонатлар Совет дәүләт эшлеклеләреннән М Вахитовның тормыш юлын һәм революцион эшчәнлеген ачык чагылдыралар Яшьләргә атап оештырылган бу күргәзмә июнь башыннан Татарстанның төрле районнарындагы мәктәпләргә, культура йортларына, пионер лагерьларына юл тотты. Әйе, комиссар Вахитов һәрвакыт безнең белән. Аның тормышы һәм революцион эшчәнлеге миллионлаган совет яшьләре өчен Социалистик Ватаныбызга тугрылыкның гүзәл үрнәге булып тора