Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖЫР ДА ЖИҢҮ ЯУЛАШТЫ


әскәүдә милли республикалар әдәбияты һәм сәнгате декадалары, ялгыш- масам. 1935 елдан уздырыла башлый, һәр декада моңарчы күрелмәгән олы бәйрәм, ил бәйрәме булып күңелдә калган Декадалар барган көннәрдә игътибарны радио үзенә тарта. Кайда гына булмасын, кешеләр кара -түгәрәк тәлинкә» — репродуктор тирәсенә җыелалар. (Ул елларда әле телевидение юк. Әһәмиятле вакыйгалар, сәнгать яңалыклары белән иң элек радио һәм киножурналлар таныштыра иде.) Әнә Украинадан нинди җырчылар чыгыш ясый: П. Паторжинский (бас), М Литвиненко-Вольгемут (сопрано)! Менә илебез беренче тапкыр казах җырчысы К. Бай- сәитова тавышын ишетә. Октябрь революциясенә кадәр профессиональ сәнгате булмаган казах халкының беренче операсы «Кыз-Җебек» радио буенча бөтен Союзга трансля-цияләнә Шул операда җырланган «Кәккүк» ариясен безнең җырчыларыбыз да опыт өлгергәннәр Әйе, һәр декада моңарчы киң күләмдә ишетелмәгән гүзәл әсәрләр белән таныштырып, күңелле очрашулар бүләк итә. һәр декада күпмилләтле совет сәнгатенең киләчәктә тагы да зур казанышларга ирешүләренә инандыра, иҗатка рухландыра.
Башкалабызда иҗатыбызны күрсәтергә иде дип үзара хыялланып яшәгәндә безгә дә куанычлы хәбәр килде Татарстан әдәбияты һәм сәнгате декадасын Мәскәүдә уздыру планлаштырылган! Башкалага бару 1941 елда булачак. Сәнгать бәйрәменә зур хәзерлек башланды.
Барлык иҗат коллективларында җан аямый, ару-талуны белмәстән эшләгәндә, күтәренке күңел белән иҗади хезмәттә янганда, инде Мәскәүгә бару вакыты менә җитә, менә җитә дип канатланганда . Сугыш.. Көтелмәгән фаҗига Явыз фашист гаскәрләре илебезгә һөҗүм башлаган. Барлык эш. бөтен тырышлык фронтка, илне дошман явыннан азат итүгә юнәлдерелде Республикабызның иҗат оешмалары да үзләренең эшләрен бик тиз арада сугыш таләпләренә яраштырып, үзгәртеп кордылар.
Татарстан Композиторлар союзы, әле яңа гына туган иҗат коллективы (аның беренче гомуми җыелышы, Союзга членнар кабул итү җыелышы 1940 елның 2 февралендә генә уздырыла), үзенең актив эшчәнлеге белән көннән-көн зуррак хөрмәт казана бара һәм музыкаль культура фронтының алдынгы, әйдәүче отрядына әверелде Иң беренче чиратта композиторлар туган илебезне канэчкеч фашизм яуларыннан азат итү өчен каһарманнарча сугышучы фронтовикларны рухландырырлык әсәрләр булдыруга керештеләр. Композиторларның саны әле дистәгә дә тулмаган чак: Салих Сәйдәшев. Мансур Мозаффаров, Мәрьям Рахманкулова, Василий һәм Юрий Виноградовлар. Заһид Хәбибуллин, Нәҗип Җиһанов. Җәүдәт Фәйзи. Фәрит Яруллин (Яруллин 27 июльдә инде армиягә китә)... Аларның күрелмәгән энтузиазм белән эшләүләрен бүген сокланып искә алам. Алар һәр көнне диярлек радиокомитетка яңа патриотик җырлар тәкъдим итәләр, һәр композитор музыкаль сәхнә әсәре язуны үзенең мәҗбүри изге бурычы итеп саный иде. Әйтик. М Мозаффаров «Зөлхәбирә» операсын (Әхмәт Фәйзи либреттосы) Октябрь революциясенең 25 ейлыгына тәмамлый; С Сәйдәшев Ленинградтан эвакуацияләнгән консерватория профессоры М Юдин белән бергә Галиәсгар Камалның «Хафизаләм иркәм» драмасына музыка яза; Н Җиһановның М Җәлил белән бергә эшли башлаган ..Илдар» операсы төгәлләнә...
М
1942 елның беренче марты культурабыз тарихында татар музыкаль комедия жанрының туу көне дип искә алына. Ул көнне Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе беренче тапкыр тамашачылар игътибарына тәкъдим ителә Яңа әсәренең зур уңыш казануы белән канатланган композитор икенче музыкаль комедия — Әхмәт Фәйзи либреттосына «Акчарлакларпны язуга керешә. Аның премьерасы 1944 елның 26 нчы августында була. Җиңү якынлашканда Татарстанга багышланган кинофильм төшерелә башлый. Бу фильмга музыка язу А. Ключаревка тапшырыла. Композиторлар опера театры, филармония,радионы художестволы музыкаль әсәрләр белән баеталар. Алар татар музыкасына яңа жанрлар алып керәләр. Шуны да искә алыйк бу авыр сынау елларында композиторларыбыз иҗат эшләрен җаваплы дәүләт хезмәте белән бергә бәйләп алып баралар Н. Җиһанов — опера театрының художество җитәкчесе. Җ. Фәйзи татар дәүләт филармониясенең художество җитәкчесе итеп билгеләнә, шулай ук адвокатлар коллегиясендә дә эшли. М. Мозаффаров — радиокомитетның музыкаль редакторы, А. Ключарев — халык иҗатын җыю һәм өйрәнү кабинеты директоры, С. Сәйдәшев— Татар дәүләт академия театрында музыка эшләре җитәкчесе. Фронттагы хәлләр яхшыга таба үзгәрә барган саен музыкаль тормыш та җанлана. Композиторларның эшчәнлеге киң колач җәя
1943 елда, сугышчыларга бүләк итеп, «Фронтка концерт» исемле фильм эшләнә. Фильм-концертта мәшһүр гармунчы Фәйзулла Туишев, җырчылардан Гөлсем Сөләйманова, опера солистлары Мәрьям Рахманкулова, Галия Кайбицкая, Усман Әлмиев, һәм шулай ук Җәләл Садриҗиһанов җитәкчелегендәге симфоник оркестр катнаша. Кинотасмага төшерү төнлә, спектакльдән соң театр сәхнәсендә алып барылды. Режиссеры Марк Донской иде Бу мәшһүр режиссерны татар музыкасы белән таныштыруда һәм оештыру эшләрендә пианистка Е Домбаева-Верниковскаяның ярдәме зур булды.
Республика күләмендә үзешчән сәнгать көчләренә смотрны (1944) оештыруда, бигрәк тә йомгаклау концертын хәзерләүдә Александр Ключарев. Җәүдәт Фәйзи зур тырышлык куялар Барлык авыл районнарының йөздән артык җырчы, биюче, гармунчы, нәфис сүз осталары җыела. Араларында өлкәннәр дә, сугыш инвалидлары да, колхозчы яшьләр дә байтак.
...Пәрдә ачыла. Залны кайнар алкышлар күмә. Сәхнәдә бөтен катнашучылар түгәрәк ясап утырганнар. Әйтерсең лә. сабан туена җыелганнар Башкаручылар тө^ле милли киемнәрдән. Әнә чуваш кызлары кызыл, сары күлмәк кигәннәр. Уртада Балтач хоры. Аларның төрле төстәге күлмәкләре өстеннән киелгән ак алъяпкычлар ак чәчәкләрне хәтерләтә. Керәшен хатын-кызларының баш киемнәрен бизәгән тәңкәләре ялт-йолт итеп балкыйлар. Сугыш елларында оештырылган бу беренче смотр халыкның сәнгатькә чиксез зур мәхәббәтен, рух күтәренкелеген чагылдырды.
Татар дәүләт филармониясенә дә сугышның беренче көненнән катлаулы бурычларны бик оператив хәл итәргә туры килде. Мәскәү, Ленинград, Минск шәһәрләреннән эвакуация белән килүче сәнгать эшлеклеләрен кабул итү. концерт эшчәнлеген дәвам иттерү.Татарстан артистларын фронтка җибәрү.
Җыр һәм бию ансамбле оештырылуның беренче көннәреннән үк солистка булып эшләгән җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Разия Тимерханова бу чорны түбәндәгечә күз алдына китерә:
«23 июньдә билгеләнгән план буенча Галимнәр йортына репетициягә килсәк, бер мизгелгә ишек төбендә аптырап калабыз. Галимнәр йорты бөтенләй үзгәргән: гадәттә, музыкантлар килүгә тезелеп куела торган пультлар да, урындыклар да юк. Аларны коридорга чыгарып, бер почмакка өеп куйганнар. Ул көнне без барлык бүлмәләрдән җиһазларны чьгару белән шөгыльләндек. Бина эвакуация белән килүчеләр өчен хәзерләнде
Икенче көнне безне Татарстан Халык Комиссарлары Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсенең приказы белән таныштырдылар Бик күп ирләрнең армиягә чакырылуы сәбәпле, ансамбль составы нибары егерме кешелек булып, хатын-кызлар җыр һәм бию ансамбленә әверелә. Оркестрлар таратыла. Ансамбль авылларга, гастрольләргә җибәреләчәк, шуңа хәзерлек башлана.
Июльнең беренче көннәрендә без инде авылларда идек. Җитәкчебез — хормейстер И. Грекулов, баянчыбыз — Г. Халитов. Программабызда татар халык көйләре. Кайсы гына авылга барып кермик — йөрәк кысыла, күңел әрни. Урамнарда беркемне очратмыйбыз, йортларга керсәк — күз яше, ыңгырашу Юлларда сугышка китеп баручы төркем-төркем ирләр, аларны озата баручылар, хатын-кызлар, балалар очрый.
— Ай, кайгы-хәсрәтле көннәрдә кем генә килер икән безнең концертларга? — дибез Борчылабыз, уңайсызланабыз. Әмма кичләрен халык клубка җыела. Иң элек сәхнәгә колхоз, авыл Советы җитәкчеләре күтәрелә. Алар дулкынланып халыкка мөрәҗәгать итәләр «һичбер төрле икеләнүнең булуы мөмкин түгел. Илебез көчле Ул җиңәчәк Җиңүне тизләтү өчен тырыш хезмәт, ныклык, сабырлык кирәк Бертугандай, бөтен көчне туплап бергә эшлик». Концерт башлана Безнең чыгышларны концерт-митинг дип атыйсым килә. Әнә шундый
өндәү-концерт ларыбыз сентябрьгә кадәр дәвам итте Дүрт ел буе без җәен дә, кышын да авылларга гастрольләргә чыктык Кендезләрен гел эштә булдык. Бәрәңге дә утырттык, аны җыярга да булыштык Печән җыярга да ярдәм иттек, иген дә җыештык Ә кышларын авыл яшьләренә репертуарларыбыздагы җырларны өйрәттек Хорлар оештырдык. Биючеләребез биюләр дә куйдылар.
Ә Казанга кайткан араларда көннәребез госпитальләрдә үтә иде. Кай көнне безне унберәр, уникешәр госпитальгә җибәрәләр, кай көнне бер-ике госпитальдә генә концерт бирсәк тә хәлдән таеп кайтабыз. Каты яраланганнар белән очрашу безне тетрәтә, хәлләребезне ала иде һич оныта алмыйм: көннәрнең берендә без Казан авыл хуҗалыгы институтына урнашкан госпитальгә килдек. Беренче булып сәхнәгә мин чыктым. Җырлый башладым Күзем беренче сафта утыручыларга төште Башым әйләнеп китте. Күз алларым караңгыланды. Җырлый алмыйча, сәхнәдән елап чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Бу — башлары, битләре каты яраланган сугышчыларны туплаган махсус госпиталь булган, күрәсең. Берсенең дә йөзе күренми. Марля белән башлары уралган Кайсысының борыны беләк тиресенә тоташтырылган. Кул ничектер табигый булмаган хәлдә күтәрелеп тора. Кайсысының борыны колагына ялганган Бу фаҗигале күренеш минем аңымны алды. Дүрт ел буена госпитальләрдә авыр кичерешләрне, әйтеп бетергесез бөхетсезлекләрне күп күрергә туры
Авыллардан йөреп кайтуга, яңа программа хәзерләдек тә, Калинин фронтына юл тоттык. Салкын кышның бик суык көне. Вокзалга җыелдык. Өс киемнәребез бу күрелмәгән салкынга чыдарлык түгел. Аякларыбызда — резин боталар. Кемнең әмере булгандыр, безгә Кукмара киез итекләрен китерделәр Вагоныбызга кереп утырдык Уртада тимер мич Як-якта ике катлы сәндерәләр. Өстебездәге киемнәрне, киез итекләрне салмыйча йокларга яттык Салкын. Иртән уянсам, урынымнан кузгала алмыйм Нәрсә булган'Аркамны стенага терәп ятканмын. Пальто исә тән җылысы белән вагон стенасына ябышып каткан. Иптәшләр мине тарткалый торгач, шатыр-шотыр итеп пальто стенадан куба башлады...
Җиңү көне. Филармония сугыш елларында Куйбышев урамындагы 22 иче йортта, хәзерге Сәүдә работниклары культура сарае бинасында эшләде. 9 май көнне иртән филармониягә җыелдык. Ике грузовик безне көтеп тора. Борт такталары төшерелгән. Барыбыз да грузовикларга урнаштык. Машиналар акрын гына Бауман урамына таба юнәлделәр Урам уртасында ике машинаны янәшә куеп, концерт бирәбез: җырлыйбыз, биибез Халык арасыннан, машинага сикереп менеп, безнең биюләргә кушылып биючеләр аз булмады. Ә халык шул кадәр күп. Әгәр машинадан туп-туры адым ясасаң, аягың җиргә тимичә, халык өстеннән баруың бик мөмкин Кичкә кадәр шулай халык шатлыгы диңгезендә йөздек»
Татар дәүләт опера һәм балет театры сугышның беренче көннәрендә әле үзенең спектакльләрен билгеләнгәнчә алып барды. Тик артистларга яңа эш өстәлде: 23 июньнән башлап һәр солист, һәр музыкант көненә 5 — 6 концертта катнаша. Хәрби частьларда, армиягә озату пунктларында концертлар иртә-кичен оештырылалар. Июль аенда декадага хәзерләнгән ике спектакль тамашачылар хөкеменә тәкъдим ителә. Аларның берсе — Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдинны, Музыкасын Җәүдәт Фәйзи язган. Төп рольләрне драма артистлары Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Болгарская. Хөсәен Ураэиков, Мәҗит Илдар уйнады Ә музыкалы рольләрне опера һәм балет театры солистлары Нияз Даутов, Галия Кайбицкая, Мөнирә Булатова башкарды.
Композитор Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил белән бергә иҗат иткән «Алтынчәч» операсы белән казанлылар беренче тапкыр 12 июльдә таныштылар. Әлеге опера дәһшәтле көннәрдә ил кичергән вакыйгаларга бик тә аваздаш иде. «Алтынчәчптә, билгеле булганча, Ватанны илбасарлардан азат итүчеләргә, халык батырлыгына дан җырлана. Тугзак ана балаларын көрәшкә чакыра:
Ук, җәяңне ал, улым!
Яуга каршы бар, улым!..
«Алтынчәч» спектаклен киң җәмәгатьчелек кайнар алкышлады Татар совет культурасының күренекле эшлеклеләре аның турында үзләренең беренче фикер-тәэсирләрен дә әйтергә өлгерделәр. Мәсәлән, күренекле язучыбыз Шәриф Камал болай дип язды: «Алтынчәч» операсы миндә гүзәл һәм көчле тәэсир калдырды. Монда халыкның ирек сөючәнлек. батырлык һәм күмәк омтылучанлык кебек матур сыйфатлары тамашачыларга музыка аркылы җанландырылып бирелә... Уңышлы иҗат җимешләре белән композитор Н Җиһанов һәм либретто авторы М Җәлил иптәшләр мактау һәм котлауга лаеклылар дип беләм».
Сугыш елларында бер генә спектакль дә буш залда бармады Моның сәбәбе нәрсәдә? Минем фикеремчә, сәнгать кешеләрне берләштерде, сәнгать кайгыны да, шатлыкны да. авырлыкларны да бергә кичерергә өндәде Тамашачы сәхнәдә сурәтләнгән вакыйгаларны заман белән, Ватаныбыз кичергән хәлләр белән бәйләп кабул итте, һич онытырлык түгел.
Кичләрен Казан урамнары дем караңгылыкка күмелә Трамвайлар сирәк йөри. Шул караңгы кичләрдә — яңгырмы, буранмы — барыбер халык театрга агыла. Сәхнәдәге тормышны бирелеп карый, күңеле белән шул тормыш эчендә кайный. Геройлар белән бергә яши. Хәтеремә уелып кергән бер спектакльне сөйлисем килә. Сәхнәдә Н. Җиһановның Муса Җәлил белән соңгы тапкыр бергә эшләгән «Илдар» операсы бара Композиторның әлеге операсы Бөек Ватан сугышы батырлары турында сөйли. Операның икенче өлешендәге вакыйгалар колхоз клубында бара. Авылдашлар фронтка китүчеләрне озаталар һәркем үзенең хөрмәтен, яратуын белдереп бүләк китергән. Җылы оекбашлар, перчаткалар Менә колхоз карты Гыймади (Л Верниковский уйный) киез итекләр тапшыра. Шушы күренеш барышында сәхнә һәм тамаша залы бергә кушылган төсле тоелды. Әйтерсең лә, сәхнә юк, әйтерсең лә барлык тамашачылар фронтовикларны озатырга, зур залга җыелганнар. Сәхнәдәге һәр хәрәкәткә алар үзләренең мөнәсәбәтләрен сиздерәләр. Спектакль күтәренке бара, һәр солист ихлас күңелдән, зур ышандыру көче белән уйный. Пәрдә төшә Алкышлар озакка сузыла. Тамашачы әле шактый вакыт үзен колхоз клубына җыелган озатучылар арасында итеп сизә.
Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең милли театр булуын һәм милли спектакльләр тудырырга тиешлеген бер генә сәгатькә дә онытмады. «Сугыш бетәр. Җиңү бәйрәме булыр. Якын дусларыбыз, туганнарыбыз сугыш кырыннан кайтырлар «Я, без җиңү даулаганда, сез нишләдегез? Безнең кайтуыбызга нәрсә хәзерләдегез?» — дип сорасалар, аларга күңелле, күтәренке рухлы, рәхәтләнеп ләззәтләнеп тыңларлык әсәрләр тәкъдим итә алырлык булсын. Музыкаль комедия жанрында эшләвемнең сере шунда».— дип еш кабатлый торган иде Җәүдәт Фәйзи. Сүзендә торды. Опера театры 1944 елның җәендә (26 август) Әхмәт Фәйзи либреттосына нигезләнгән «Акчарлаклар» музыкаль комедиясен казанлылар игътибарына тәкъдим итте. Менә инде кырык елдан артык «Акчарлаклар» музыкаль комедиясендәге җырлар, арияләр симфоник оркестр өчен номерлар безнең тормышыбызны бизәп киләләр.
Театрның 5 еллыгын билгеләп үтү бәйрәм төсен алды. Уңышлы узган спектакльләр, юбилей концертлары иҗат коллективын канатландыра, һәркем тырышып эшли. «Шүрәле» балеты репетицияләре иртә-кич алып барыла. Бөек Җиңү көннәре якынлашканда театр патриотизм рухы белән сугарылган өч яңа спектакль өлгертте 1945 елның 12 мартында, ниһаять, «Шүрәле» балеты күрсәтелде. Г. Тукай һәм Ф. Яруллин хыялында туган «Шүрәлемне беренче булып балет солисты Романюк гәүдәләндерә, кыю, зирәк авыл егете Былтырны Барый Әхтәмов, әкияттәге аккош һәм гүзәл Сөембикәне Анна Гацулина тудыра. Өчесе дә соклангыч гүзәл, тормышчан, милли образлар, онытылмаслык образлар иҗат итәләр.
Дәһшәтле елларда совет халкын патриотик рухта тәрбияләүдә, барлык рухи көчне явыз дошманга каршы көрәшкә туплауда радионың ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы һәркемгә аңлашыладыр. Республикабызның музыкаль тормышында да Татарстан радиосының әһәмияте зур булды. Композиторларыбызның яңа әсәрләре беренче башлап радиода яңгырады. Радиода танылган җырчылар, музыкантлар, музыка эшлеклеләре концертларда чыгыш ясап кына чикләнмәделәр, бергәләп яңа әсәрләр тудыру, башкару осталыгын үстерү һәм музыка сәнгатенең киләчәгенә бәйле проблемаларны уртага салып хәл итү юнәлешендә игелекле эш башкардылар. Кыскасы, Татарстан радиокомитеты музыкаль үзәккә әверелде
Сугыш елларында радиода Кави Нәҗми. Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов. Гариф Гобәйләр эшләде. «Концерт программаларын тирәнтен уйлап төзү—иҗади хезмәт»,— ди иде Кави ага. Мин Кави аганың һәр сүзенә колак салам. Буш арада Кави белән Мирсәй агалар эшләгән бүлмәгә, икенче катка менеп төшкәлим. Монда кыска гына, әмма ифрат күңелле һәм эчтәлекле сөйләшүләр булып ала. Ашыйсы килү дә беркадәр онытылып тора. Кави ага өеннән алып килгән бер-ике чи бәрәңгене кабыгы белән юка гына итеп түгәрәкләп кисә дә. бүлмә уртасында торган тимер мич өстенә куеп, тоз сибеп кыздырып ала һәм безне, аның янына кергән кызларны, сыйлый. Кави абый темперамент белән сөйли. Мирсәй абый салмак кына, үзе һич елмаймастан, үткен, көлке репликалар әйтеп куя. Без шаркылдап көләбез. Күңел күтәрелеп китә.
9 май. Кояшлы иртә. Радиодан Юрий Левитан Җиңү хәбәрен әйтүгә, тиз генә киенеп, радиокомитетка йөгерәм. Урам тулы халык. Күзләрдә шатлык яше. Кешеләр бер-берсен кочаклыйлар. Академия театры алдында — Фуат Халитов, Хәким Сәлимҗанов, Салих Сәйдәшев һәм тагын кемнәрдер. Җиңү белән котлап, мине радиога кадәр озаталар. Гөлсем Сөлөйманова. Гайшә Камаева, Мөхәммәт Сафин, Рокыя Ибраһимова инде килеп тә җиткәннәр. Репетиция ясыйлар Җиңү көненә концерт программасы алдан хәзерләнгән иде Менә диктор К. Саттарова Җиңү турында татар телендә хәбәр итә. Аннан С. Сәйдә- шевнең К. Нәҗми сүзләренә язылган «Җиңү җыры» белән концерт башлана
Концерт барышын эш бүлмәмдә тыңлап утырганда. Мөхәммәт Сафинның матур, көчле тенор тавышы ничектер тонык, төссез ишетелә тесле тоелды. йөгереп мендем икенче катка. Студиядән тапшыру барган вакытта кереп-чыгып йөрергә катгый тыелса да, Мөхәммәт абый студиядән чыкты да минем җилкәгә башын куеп Йөрәгем, йөрәгем, үләм. ■ — дип бер-ике сүз әйтә алды Ул арада кабинетыннан Гариф Гобәй агылып чыкты Мөхәммәт Сафинны Гариф абый кабинетына алып кереп яткырдык... Байтак кына ятканнан соң, аХәлем яхшырды», дип. Мөхәммәт абый өенә юл тотты. Сәгать 4 тә госпитальгә концертка барырга вәгъдәләшеп өйләребезгә таралдык.
Менә сәгать 4 тә радиога җыелдык. Телефон шалтырый: «Мөхәммәт Сафинны концертка көтмәгез, моннан бер сәгать элек ул үлде...»
...Сугыш кырыннан җиңүчеләр кайта башлады Радиода язучы Әмирхан Еники. Гамир Насрый эшкә кереште Әле шинельләрен дә салырга өлгермәгән шагыйрьләр Сибгат Хәким, Мостафа Ногман бик тиз арада композиторларыбыз, җырчыларыбыз белән дуслашып өлгерәләр. Яңа җырлар, яңа зур күләмле музыкаль әсәрләр туа. Татар совет музыкасы үз тарихында яңа сәхифәне ача башлый.