Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Бүгенгедән — килер көнгә
Беркем белми аның төгәл яшен (Яшендәй тиз уза ел-гасыр!). Борынгыдан бүгенгегә ага Яшел елга — Урман елгасы!..
Ага... ага... Тып-тын гына ага... Дулап ала кайчак дулкыннар,— Шул чагында агачларның шәрә Тамырлары куя сулкылдап.
Ага... ага. . Язгы бозлар сыман, Кайнап-кайнап, ярга моң таша!
А, сукмаклар — урман урамнары,— Шул моңнарга барып тоташа.
Җилләр киереп ача изүләрне — Чәчрәп оча ярык төймәләр... Су өстендә көз шәүләсе йөзә һәм уйнаклый яфрак-көймәләр.
Ага... ага... табигатьнең шашып Бер көләсе килә, еласы... Бүгенгедән килер көнгә ага Яшел елга — Урман елгасы!..
Малайчактан хат
Хат алдым малайчагымнан, Көтмәгәндә, бүген мин: «Ни үзең юк, ни хәбәрең, — Сиңа оят түгелме?..
Әгәр сагынсаң, эшеңнән Сорап кайт бер өч ’көнгә. ...Болытлар тукталыш ясый Безнең авыл өстендә...»
Хатка тәгәрәгән яшем Пышылдады: «Сагына-ам!» — Ничек аңлатырга икән Шуны малайчагыма?
Торган саен сагынуым Арта гына отыры...Бер кайтып килермен, ахры, Болытларга утырып.
Шәһәрдә ЙОКЫСЫЗ ТӨН
Йокы алмый, йокы алмый, йоклый алмыйм һич менә: казлар каңгылдашкан тавыш килә мендәр эченнән!
Таң алдыннан
Җитми мәллә яктылык? — Кемдер җиргә абынды. Шырпы сыздым офыкка — Кояш кабынды.
Кышка кералмый торам...
Кыш ишеге шып-шыр ачык — Атлый түргә пар туннар.
Туңган көлү авазлары Иярә алар артыннан.
Шып-шыр ачык кыш ишеге! —
Түргә уза ак буран...
Мин торам ишек катында Җилне муенга урап.
Карашыма көн сарыла, — Төсләр туңган, оешкан...
Көздә син калганга әллә Кералмый торам кышка?!

Җир — шыгырдап торган идән, Галәм — зәңгәр түбәдер.
Төнге тиле карлар шашып Учларымны үбәдер...
Кичәге ай, танышым, дип, Карыйдыр, шәт, текәлеп. ...Ботинкамның моңсу җырын Тыңлап ята дек