Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨСЕЛМАН СОЦИАЛИСТЛАР КОМИТЕТЫН ТӨЗҮЧЕ


евраль буржуаз-демократик революциясе патша самодержавиесе тарафыннан изелеп килгән барлык милләтләрне хәрәкәткә китерде. Шул исәптән татар халкы да үзенең милли азатлыгы өчен көрәшне нык активлаштьрды. Бу көрәшнең башында кем торуы зур роль уйный иде Татар буржуазиясе, моны яхшы аңлап, милли-азатлык хәрәкәтендә җитәкчелекне үз кулына алырга омтылды, бөтен милләт, хәтта Россиядәге барлык мөселманнар исеменнән сөйләргә маташты.
Казанда ул чорда эш иткән иң көчле һәм йогынтылы буржуаз оешмаларның берсе Мөселман комитеты булуын әйтергә кирәк. Февраль революциясенең беренче көннәрендә үк (1917 елның 7 мартында} барлыкка килгән бу оешмага буржуазия, дин әһелләреннән, кадетлардан (Апанаев. Сәетгәрәй Алкин. И. Үтәмешев, Садри Максуди һ. б.) тыш. Вәлидхак Танычев кебек татар меньшевиклары вәкилләре, Фуад Туктаров. Лат/ийп Мостафин кебек уң эсерлар да керә иде.
Бу комитет һәм буржуазиянең төп максатлары гомумдемократик таләпләр артына яшеренгәнлектән, аңа каршы көрәш алып бару гаять кыен иде. Мөселман комитеты, татар буржуазиясенең финанс ярдәменә таянып, тиз арада эшне киң җәелдерә алды.
Билгеле, патша бәреп төшерелгәннән соң хезмәт иясенә буржуаз оешмаларның карашларын аңлап бетерү кыен иде. Шунлыктан политик яктан өлгермәгән эшчеләр һәм крестьяннар массасы милләтче буржуазия йогынтысына эләкте. Ләкин бу хәл озак дәвам итмәде Революциянең тирәнәюе, хезмәт ияләре киң массасының революцион аңы үсү нәтиҗәсендә җәмгыятьнең сыйнфый бүленеше ачыклана барды Татар җәмәгатьчелеге акрынлап ике лагерьга аерылды бер якта үзенең хезмәттәшләре (меньшевик- обороначылар. уң эсерлар һәм реакцион кадетлар ягына авышкан милләтче оешмалар) белән милләтче буржуазия торса, икенче якта демократик милли оешмалар революцион пролетариат һәм ярлы крестьяннар белән бер союзда тора иде.
Моңа ирешү өчен Казан большевикларына, демократик татар интеллигенциясенә һәм татар эшчеләр сыйныфына зур һәм эзлекле эш алып барырга туры килде Алар алдында бик катлаулы бурыч — милләтче татар буржуазиясенең һәм аның союзникларының ялган демократизмын фаш итү, татар халкының демократик позицияләрдә торган һәм идарә итүнең Совет формасын таныган барлык көчләрен бергә туплау бурычы тора иде. Тарихи шартлар моны хәл итү өчен татар халкының үз милли-демократик оешмасын — буржуаз-милләтче Казан Мөселман комитетына каршы тора алырлык оешма булдыру зарурлыгын көн тәртибенә куйды.
Бу бурычны 1917 елның 7 апрелендә оешкан Мөселман социалистлар комитеты (МСК) уңышлы башкарып чыкты Аның оештыручысы һәм җитәкчесе ялкынлы револю- ционер-ленинчы Мулланур Вахитов булды.
Тарих фәннәре докторы М. К Мөхәррәмов үзенең «Октябрь һәм Татарстанда милли мәсьәлә» дигән китабында (Казан, 1958, 40—44 бб.) күрсәтеп үткәнчә. Мөселман социалистлар комитеты милли-демократик, социалистик оешма иде Ул үзенә эшчеләр сыйныфы, крестьяннар вәкилләрен һәм татар интеллигенциясенең алдынгы өлешен берләштерде. Тагын да төгәлрәк әйткәндә, МСК партия түгел иде, ул тарихка татар хезмәт ияләренең массовый милли рееолюцион-демократик оешмасы буларак керде
РСДРП(б)ның Казан комитеты органы булган «Рабочий» газетасы болай дип язды «Күптән түгел Казанда Мөселман социалистлар комитеты барлыкка килде яшәп килгән
Ф
төрле социалистик группалар социалистик көчләрен экономияләү йөзеннән аның тирәсенә тупландылар. Комитет үз алдына хезмәт иясе массаларын оештыру, татар пролетариаты һәм крестьяннары арасында социализм идеяләрен тарату бурычларын куя. Комитет ана телендә социализм мәсьәләләре буенча брошюралар һәм газета чыгару эшенә кереште» ("Рабочий». 1917. 7 апрель).
Биредә әйтелгән максат һәм бурычлар МСКның беренче җыелышында ук бәян ителә Шунда ук Комитетның Мулланур Вахитое тарафыннан төзелгән Уставы раслана Уставта. Мөселман социалистлар комитетына социализмны үзенең идеалы иткән барлык гражданнар кабул ителә, дип бик ачык күрсәтелә. Мөселман социалистлар комитетының программ таләпләре МСК чыгарган «Кызыл байрак» газетасындагы «Алга, алга!» дигән мәкаләдә бәян ителә. Анда мондый таләпләр куела «1) власть эшчеләр, крестьяннар һәм солдатлар советына күчсен. 2) бөтен җир һич тә кичектерелмичә крестьяннарга бирелсен. 3) Дәүләт думасы, Дәүләт шурасы таратылсын, 4) иске хөкүмәтнең союзниклары белән ясаган барлык могаһәдәләре (договорлары — М. М.) халыкка фаш ителсен, аларны үтәүгә Россия халкы мәҗбүри булмасын; 5) сугыш бетсен; 6) заводлар, фабрикалар һәммәсе эшчеләрнеке, эшләүче халыкныкы итеп игълан кылынсын!» («Кызыл байрак». I сан, 15 июнь, 1917)
Менә шушы политик таләпләр яктылыгында МСК һәм аның органы «Кызыл байрак» газетасы татар хезмәт ияләре арасында оештыру һәм агитация-пропаганда эше җәелдерә
МСКның гомуми җыелышында көндәлек практик эшләр алып бару өчен Комитетның Президиумы һәм Комиссияләре (бүлек ләре) сайлана эшчеләр мәсьәләсе комиссиясе, аграр комиссия, милләт мәсьәләләрен тикшерә торган комиссия, хатын-кыз мәсьәләсен карый торган комиссия, гыйлем вә мәгариф комиссиясе, малия (финанс) комиссиясе, хокук комиссиясе, тикшерү комиссиясе, тәхрир (редакция) комиссиясе, информация комиссиясе.
МСКның структур составыннан күренгәнчә, бу оешма бик күп төрле мәсьәләләр белән шөгыльләнүне үз өстенә алган.
Мөселман социалистлар комитетының (шулай ук президиумының да) рәисе итеп бертавыштан Мулланур Вахитов сайлана. Аның урынбасары — Әминә Мөхетдинова, секретаре— Ибраһим Күлиев, секретарь урынбасары — Шәһид Хәмидуллин. казначее — Хатип Мөхетдинов. аның урынбасары — Каюм Саттаров була ,
һәр комиссиягә шулай ук рәис (председатель) һәм членнар сайлана Моннан тыш эре предприятиеләрдә, профсоюз оешмаларында, уку йортларында МСК үзенең махсус вәкилләрен булдыра Бертуган Крестовниковлар заводында, мәсәлән. Абдулхай Козлов һәм Фәтхулла Төхфәтуллин, Порохоеойда — И Зиннатуллин. Алафузов заводларында — Бохараев һөнәрчеләр союзында—большевик К. Саттаров, приказчиклар союзында — большевиклар В Шәфигуллин һәм X. Гайнуллин, уку йортларында—X Мөхетдинов. Арчада Ш. Гайнетдинов, Тәтештә Г Гатауллин, Спаста Абдулла Денисов, К. Сафа, Бондюг- та Сәхабетдинов һ. 6 лар МСКның активистлары буларак эш итәләр (Нәфиков Р И. «Мулланур Вахитое» Казан. 1975. 109 6). Моннан тыш Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Мәскәү һәм Петроградта, Уфа һәм Оренбургта. Төмән һәм Томскида, Әстерхан haj» Троицк и да МСКга буйсынган шундый ук комитетлар сайлана.
Хәзер МСКның политик һәм культура-агарту эшчәнлегенә тукталыйк. 14 майда ул Эшчеләр клубы ача. Аның стеналарына революцион лозунглар, Маркс, Энгельс. Бебель, Чернышевский һәм башкаларның портретлары эленә Клубның үз уставы булдырыла. Шуның нигезендә аңа көн саен яңа членнар кабул ителә Клубка килүчеләр биредә газета-журналларның яңа саннарын укый алалар.
Әлеге Эшчеләр клубының берничә секциясе һәм комиссиясе була; хатын-кызлар, яшьләр арасында оештыру секцияләре — әнә шундыйлар Музыка һәм драма түгәрәге эшли. Эшчеләр, хезмәткәрләр, шәкертләр һәм хатын-кызлар өчен көн саен диярлек лекцияләр укыла, докладлар ясала, әңгәмәләр үткәрелә
РСДРП(б)ның Казан комитеты МСКның Эшчеләр клубы эшчәнлеген зур кызыксыну белән күзәтә һәм аның хезмәт ияләре арасында бик тиз танылуын билгеләп үтә «Рабочий» газетасы әлеге клуб ачылу уңаеннан: « приказчиклар һәм эшчеләр арасында эшчеләр клубына ихтыяҗ бик зур. ул приказчиклар, эшчеләр, крестьяннар, солдатлар өчен ял сәгатьләрендә очрашу үзәге булачак Эшчеләр клубы, һичшиксез, пролетариат көчләрен оештыру эшенә гаять зур хезмәт күрсәтәчәк»—дип яза («Рабочий». 1917, № 12, 18(5) май)
МСКның Казан большевиклар оешмасы белән тыгыз бәйләнеше профессор Р Нәфиков хезмәтләрендә дә ачык күрсәтелә.
Мөселман социалистлар комитеты белән большевикларның Казан комитеты арасындагы бәйләнеш Вакытлы хөкүмәткә каршы бергәләп кораллы восстание әзерләүләрендә дә ачык чагылды. МСК вәкилләреннән берсе—эшче большевик Абдулла Измайлов большевиклар партиясенең VI съезды эшендә киңәш бирү хокукы белән катнаша, ул съезд эше. анда кабул ителгән карарлар турында МСК утырышында чыгыш та ясый.
РСДРП(б) VI съездының кораллы восстаниегә әзерләнү турындагы карарына таянып. МСК халык массаларын кораллы восстаниегә әзерләү эшен көчәйтә, Мулланур Вахитов җитәкчелегендәге бу Комитет. Казан большевиклары белән бергәләп, татар эшчеләре, хезмәткәрләре һәм крестьяннары арасында аңлату эшләре җәелдерә, шул ук вакытта Казан Мөселман комитетының халыкка хезмәт итү турында һ. б. шундый ялган демократик лозунгларын фаш итә. аңа каршы аяусыз көрәш оештыра. Мулланур Вахитов, мәсәлән, «Кызыл байрак.-та басылган «Байлар һәм социалистлар» дигән мәкалә-сендә. Мөселман комитеты әһелләрен байларның күзбуяучылары, халык колагын ялган белән дыңгычлаучылар дип атый.
Татар эшчеләре арасында социализм идеяләрен тагын да киңрәк тарату максатында Эшчеләр клубы каршында пропагандист һәм агитатор әзерләү өчен алты айлык социаль фәннәр курслары оештырыла. Мондый кадрларга ихтыяҗның үтә кискен торуын исәпкә алып, бераздан әлеге курсларның сроклары ике-өч айга калдырыла. Аларда политик экономия, 1871 елгы француз революциясе тарихы, политик партияләрнең тарихлары һәм программалары, милләт һәм дин мәсьәләләре, дәүләтне идарә итү формалары һәм структурасы кебек фәннәр белән беррәттән, дөньяның барлыкка килүе, җирдә тереклек яралу, кешенең барлыкка килүе кебек табигать фәннәре дә өйрәнелә.
Бу фәннәрне укытуга Казанның күренекле галимнәре һәм политик эшлеклеләре чакырыла. РСДРП(б)ның Казан комитеты җитәкчесе Я. Шейнкман да большевиклар партиясе һәм аның программасы турында лекцияләр белән чыга.
Социаль фәннәрне өйрәнү, пропагандист һәм агитаторларны оешкан төстә әзерләү татар хезмәт ияләре арасында социализм идеяләрен киң таратырга ярдәм итте.
Мөселман социалистлар комитеты Казанның эшчеләр кварталларында зур политик- оештыру эше алып барды Пороховой, Алафуэое, бертуган Крестовников лар заводлары кебек эре предприятиеләрМСКның таяныч пунктлары иделәр. Әлеге заводларда эшләүче татар эшчеләре башта буржуаз Мөселман комитеты йогынтысында иделәр, чөнки Февраль революциясе булгач та, Бишбалтага Мөселман комитеты әһелләре килеп, бик күп эшчеләрне үзләре ягына авыштыра. МСКның Елга аръягы оешмасын төзегәндә (Алафузов заводлары шунда урнашкан) Зәйнетдинов. Бохараев кебек активистларга Казан Мөселман комитетының буржуаз-милләтчелек политикасын фаш итү буенча зур көч куярга туры килә. Алафузов заводларында Мулланур Вахитов үзе дә берничә тапкыр чыгыш ясый. Биредә шулай ук МСК һәм большевикларның Казан комитеты митинглар һәм җыелышларны бергәләп тә уздыралар
Казан большевикларының Мөселман социалистлар комитеты белән хезмәттәшлеге бергәләп җыелышлар һәм митинглар уздыру белән генә чикләнми, әлбәттә.
25 майда Алафузов театры бакчасында татар эшчеләренең гомуми җыелышы үткәрелә Анда Казан Мөселман комитетының эшчәнлеге кискен тәнкыйтьләнә, ул «эшчеләр интересларь1н яклауга бик салкын карый, эшчеләр секциясенә үз вазифалары белән шөгыльләнергә юл бирми, дип күрсәтел үтелә («Аваз», 9 сан. 8 июль 1917). Җыелыш резолюция кабул итә. аңа җыелыш рәисе Әбләев. секретаре Зәйнетдинов (большевик. МСК члены) һәм башка членнар кул куя. Бу резолюциядә: «Мөселман комитеты составына сайланган вәкилләрне чакыртып алырга һәм аларның мандатларын юкка чьь гарырга. Шунлыктан мөселман эшчеләренең Бишбалта районы бюросы шушы көннән Мөселман комитетыннан чыга, дип белдерә», диелгән. «Аваз» газетасының шул ук санында Мөселман эшчеләренең Казан Мөселман комитетына резолюция рухындагы гаризасы да игълан ителә, моңа «сарыкларның бүреләр белән бергә яши алмаулары күптән билгеле» дип тә өстәлә.
Татар эшчеләре Казан Мөселман комитетыннан чыкканнан соң Елга аръягында МСКның район оешмасы барлыкка килә. Аның составына И. Зәйнетдинов, С. Хөснетди- нов, А Әхмәдуллин. Г Хисмәтуллин, Г. Гайнетдинов, Г Маннапов, Г. Хәсәнов һәм башкалар керә.
Мөселман Социалистлар комитетының татар хезмәт ияләре арасында нинди зур эш алып баруын Казан мисалында бик ачык күрергә мөмкин. Биредә ул сентябрь аенда гына да 120 митинг, 300 ләп җыелыш үткәрә. Боларның бөтенесе хезмәт ияләрен алда торган социалистик революциягә әзерләүдә мөһим роль уйный.
МСК шәһәр эшчеләре һәм хезмәткәрләре арасында эшләү белән бер үк вакытта авылдагы күп меңле крестьян массалары арасында да политик агитация эшен киң җәелдерергә омтыла. Бу эшне ул беренче чиратта крестьян депутатларының губерна Советы. Земская Управа (М. Вахитов бу Управаның члены була) аркылы гамәлгә ашыра. Сугышның авырлыгы татып, политик вакыйгаларга шактый төшенеп туган якларына кайткан солдатлар агитаторлар итеп киң файдаланыла. Фронтовик-солдатлар авылларда һәм
волостьларда солдат, эшче һәм крестьян депутатлары Советлары комитетларын оештыруда ярдәм итәләр. МСК членнарыннан большевик Г Сәйфетдинов крестьян съездларында катнаша Крестьян депутатларның губерна Советы председателе урынбасары Фәйзрахман Хәкимов һәм Совет башкарма комитетының башка куп кенә членнары М. Вахитов белән эшдекле бәйләнештә торалар Р. И. Нәфиковның «Мулланур Вахитов» дигән китабында (Казан. 1975. 102 б.) М Вахитов белән Ф Хәкимовның. МСК белән крестьян депутатлар губерна Советының узара бәйләнешләре шактый калку күрсәтелә. «Ь Татарстан Үзәк Дәүләт архивыннан Ф. Хәкимовның тагын бер кызыклы хаты табылды. 1917 елның 4 июлендә Царево-Кокшайский земство больницасыннан (командировка вакытында шунда эләгә) крестьян депутатларның губерна Советына яза ул аны «Кадерле иптәшләр.— ди ул.— алла хакы ечен Мөселман социалистлар комитетына 10 июльдә булачак съездларда (мөселман съездларын күздә тоткан булса кирәк-М. М.) ярдәм итүегезне үтенеп сорыйм, югыйсә буржуаз Мөселман комитеты бөтенесен басачак Әхмәтшин бөтен тәртипне белә. Әгәр дә сезнең, башкарма комитетның, кече азрак булса, полк комитетларыннан сорагыз.— ярдәмгә саф мөселман-кресть яннарны җибәрсеннәр Хәрби мөселман комитеты белән килешү ясарга мөмкин, хәер, анда да күпчелек буржуа Мөселман комитетында бары тик октябристлар һәм кадетлар Шул рәвешчә алар җитәкчелекне уз кулларына алсалар. Учредительное собраниегә бары тик буржуа эләгәчәк Безнең аграр мәсьәлә җимереләчәк. Тагын да нигезлерәк мәгълүматны Вахитов бирер».
Әлбәттә, крестьян депутатлары Советы белән бәйләнеш урнаштыру Мөселман социалистлар комитетына крестьяннар арасында үзенең йогынтысын шактый көчәйтергә мөмкинлек бирә. Бу мәсьәләдә ул РСДРП(б)ның Казан комитеты ярдәмен дә тоя. Өязләрдәге крестьян съездларына МСК үз вәкилләрен җибәрә. Алар арасында большевиклар да бар Мәсәлән, Г. Сәйфетдинов берничә өяздә булырга өлгерә Большевик В Шә- фигуллин Казан өязе крестьяннары арасында эш алып бара. Олы Мәңгәр һ. б волостьларда бай һәм кулакларның провокацион чыгышларын фаш итә. М Вахитов һәм Ш Әх- мәдиее Чистай өязендәге крестьяннар съездларында катнашалар.
Мөселман социалистлар комитеты членнарының урыннардагы большевиклар белән тыгыз бәйләнештә эшләүләре дә игътибарга лаек Гельсингфорс матросы — большевик Г М Хәеровны мисалга китерергә мөмкин Партия аны Мамадыш өязенә эшкә җибәрә. Биредә ул МСК белән элемтә урнаштыра Бөек Октябрь кораллы восстаниесе алдыннан да ул Мөселман социалистлар комитетына килә, М Вахитов белән пролетариат диктатурасы өчен алда торган көрәш хакында озаклап сөйләшә Гарихи мәгълүматларга караганда, МСКның Кронштадттагы Казан землячествосы мөселман секциясе белән дә элемтәсе була.
Губерна өязләрендә альт барылган зур эше МСКның крестьяннар алдында абруен күтәрә Мөселман социалистлар комитетына авыллардан киңәш сорап ходоклар килә башлый Алар, бер яктан, үзләренә киңәш һәм күрсәтмәләр алсалар, икенче яктан, МСКга крестьяннар арасындагы чуалышлар турында җиткереп торалар. Мөселман социалистлар комитетының аграр мәсьәләне үзенең утырышларында берничә тапкыр каравы, ә гомуми җыелышларында крестьяннар арасында эшләү мәсьәләсен тикшерүе әнә шуңа бәйләнгән 6 майда үткәрелгән шундый җыелышларның берсендә газетага крестьяннар тормышы турында язучы хәбәрчеләр булдыру турында карар чыгарыла 11 майда үткәрелгән икенче бер җыелышта исә крестьяннар арасында агитацияне яхшыртуга юнәлдерелгән карар кабул ителде, бу карарда агитаторлар сорап мөрәҗәгать иткән төбәкләргә кичектергесез рәвештә МСК вәкилләрен җибәрергә кушыла («Аваз», 6 сан, 13 май. 1917) Шушы ук җыелышта МСКның Тәтеш өязе буенча вәкиле тыңлана.
Большевиклар һәм алар йогынтысында МСКда солдатлар арасында политик агитация алып баруны үзәккә куялар Бу вакытта мөселман солдатлары хәрәкәте гомум- демократик характерда булса да аның үзенчәлекләре турында да әйтергә кирәк Алар үзләренең хокукларын мөселман булмаган солдатларныкы белән тигезләүне, сугышны кичекмәстән туктатуны таләп итәләр 16 мартта прапорщик И Алкин җитәкчелегендә Хәрби мөселман комитеты оеша. Ләкин солдат массаларын (милли изүнең авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган солдат киемендәге крестьяннарны) Хәрби мөселман ко-митетының буржуаз-милләтчелек юнәлеше канәгатьләндерми, шунлыктан алар демократик оешмаларга тартылалар Мондый шартларда Хәрби мөселман комитеты, бер яктан, милли буржуазия һәм Вакытлы буржуаз хөкүмәт белән, икенче яктан, солдат массаларын үзенә җәлеп иткән МСК кебек демократик оешмалар арасында койрык болгауны мәгъкуль күрә
Большевиклар дилбегәне кулларында нык тоталар. Мөселман солдатлары арасында Хәрби шура (Совет — М М.) членнарыннан күренекле большевиклар Камил Якубов. Якуб Чаңышев һәм башкалар актив эшли. Шунлыктай Мөселман хәрби комитеты тарафыннан крестьяннар арасында эшләргә әзерләп җибәрелгән агитаторларның бик күбесе Ва
кытлы хөкүмәт политикасын үткәрү урынына большевистик лозунглар белән чыгалар. Хәлнең мондый борылыш алуы Мөселман хәрби комитеты җитәкчеләрен дә, Вакытлы хекүмәт вәкилләрен дә пошаманга төшерә
Мөселман социалистлар комитеты фронттагы солдатлар белән бәйләнеш булдыруга да зур әһәмият бирә. М. Вахитов 225 нче Ливанск полкы врачы Ф. Г. Мөхәммәдъяров, Көньяк-Көнбатыш фронтның Аерым Армиясе башкарма комитеты члены И. М. Казаков белән даими хәбәрләшеп тора. 1917 елның 13 маенда Ф. Г Мөхәммәдъяровка М. Вахитов һәм В. Шәфигуллин имзасы белән МСК члены булуы турында таныклык җибәрелә, аңарда «Иптәш Фатыйх Гарифович Мөхәммәдъяровка Мөселман социалистлар комитеты исеменнән социализм идеяләрен пропагандаларга», дип күрсәтелә. МСК членнары Казанга берәр йомыш белән килгән фронтовик-солдат ларны да элемтә урнаштыру өчен оста файдаланалар. Элекке солдат Габдулла (Гыйльметдин) Шаммасов миндә саклана торган истәлекләрендә большевик Камил Якубов һәм Мулланур Вахитов белән шундый очрашуларын шактый тулы тасвирлый
1917 елның сентябрендә МСК утырышында кораллы восстаниегә әзерлек планы раслана Мөселман социалистлар комитеты, бигрәк тә Мулланур Вахитов өчен сентябрь- октябрь айлары кораллы восстаниегә тырышып әзерләнү чоры була. МСК һәм М. Вахитов үзе, большевикларның Казан комитеты членнары белән бергәләп, эре предприятиеләрдә Кызыл Гвардия отрядлары төзиләр. Мөселман социалистлар комитетында хәрби секция булдырыла Аның эшендә Я. Чанышев, Г Әхтәмов һ. б.лар актив катнаша Татар солдатлары арасында бу секция башкарган оештыру-аңлату эшләре нәтиҗәсендә МСК Октябрь кораллы восстаниесе алдыннан солдатлар арасында бик абруйлы оешмага әйләнә.
РСДРП(б) Үзәк Комитетының 1917 елгы 10 һәм 16 октябрь тарихи карарларыннан соң большевистик оешмалар урыннарда Вакытлы хөкүмәт вәкилләре белән кискен бәрелешкә әзерләнәләр. Алар В И. Ленинның «Россиядәге һәм Европадагы сыйнфый көрәшкә политик анализ ясаудан иң кискен һәм иң актив политика кирәклеге килеп чыга, ул политика исә кораллы восстание генә булырга мөмкин» . дигән сүзләрендә ачык чагыла.
Бердәм революцион фронтны тәшкил иткән барлык көчләр, шул исәптән МСК членнары да, большевиклар белән бер сафта һәм алар җитәкчелегендә хәлиткеч көрәшкә әзерләнде МСКның 22 октябрьда үткәрелгән киңәйтелгән утырышында карар кабул ителә Ул МСК членнарын эшчеләр һәм хезмәткәрләр арасында булырга, кораллы восстание башлана калганда, аларны көрәшкә күтәрергә мәҗбүр итә. Хасият Гай- нуллинга, мәсәлән, Казанда татар хезмәткәрләре массасын оештыру һәм аларны якындагы предприятиеләрнең (Крестовников. Арсланов һ. 6) эшче отрядлары белән элемтәгә кертү бурычы йөкләнә. Шушы ук утырышта 94, 95 һәм 240 нчы полклардагы татар роталарында солдатлар арасында әңгәмәләр уздырырга кушыла.
Бөек Октябрь социалистик революциясе көннәрендә татар кызыл гвардиячеләре рус эшчеләре һәм солдатлары белән берлектә РСДРП(б)ның Казан комитеты һәм МСК җитәкчелегендә кораллы восстаниедә актив катнаштылар.
Большевикларның Мөселман социалистлар комитеты белән блогы татар хезмәт ияләрен социалистик революциягә тартуда бик мөһим роль уйнады.
Мөселман социалистлар комитеты тарихына күз ташлап шуны әйтергә мөмкин кайбер тайпылуларны исәпкә алмаганда, ул вакыт сынавын уңышлы узды. Россиянең мөселман районнарында Совет властен ныгыту өчен зур эш башкарды МСК җитәкчесе М Вахитов Россиядә мөселман эшләре комиссары итеп билгеләнә, В. И. Ленинның олы хөрмәтенә лаек була. МСКның күп членнары революция барышында большевиклар партиясе сафларына бастылар
Мулланур Вахитов, 1918 елның 19 августында Казанда акгвардиячеләр һәм акчех- лар җәзалаганда, Коммунистлар партиясе сафларында була һәм «Җиңү безнең якта булачак. Коммунизмны үтерә алмассыз!» дип якты киләчәккә тулы ышаныч белән һәлак була.