Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТИҢНӘРЕБЕЗ АРАСЫНДА

Г. К. Гыйматдинов,
КПССның Октябрь район комитеты беренче секретаре. Социалистик Хезмәт Герое

илгеле булганча, безнең республикада утыз сигез район бар. Үткәндә кичергәннәре, бүгенге көнкүрешләре һәм киләчәккә омтылышлары, күп яктан, бер-берсенә охшаса да. аларның үзләренә генә хас аерымлыклары да шактый.
Безнең Окхябрь районы Татарстанның иң көньягына урнашкан. Аны Куйбышев өлкәсеннән аерып Кондырча суы ага. Мәйданыбызның көньяк өлеше буйлап 26 километрлы тимер юл уза. Җиребезне көньяк, төньяк өлешләргә бүлүче Чирмешән һәм аның белән кисешеп агучы Сөлчә елгаларыбыз бар. Климат, башлыча, коры һавалы, чөнки көнбатыштан исүче җилләр, дымнарын Идел буендагы биеклекләргә сеңдереп, безнең тирәгә коргаксып кына килеп җитәләр. Басуларыбыз кара туфраклы. Чирмешән елгасы һәм аның кушылдыгы арасын шактый калын, төрле җәнлекләр һәм үсемлекләр дөньясына бай булган урманнар били.
Бу яклардагы тормышның тарихы Рус дәүләте белән Казан ханлыгының кушылу чорларына барып тоташа. Патша властьлары, җирне тизрәк үзләштерү өчен, бу төбәккә үзәк Россиядә яшәгән кешеләрне дә күпләп-күпләп күчереп утырталар. Элек буш торган киңлекләргә Кондырча. Чирмешән. Чишмә крепостьлары салына. Җирле халык яңа күчеп килүчеләр белән аралашып яши башлый. XVII гасырда, гади күченүчеләрдән соң озак көттермичә, патша чиновниклары, сәүдәгәрләр һәм крепостник алпавытлар да килеп-килеп урнашалар. Алпавытларның тирә-юньне дер селкетеп торучыларыннан Зубов, Аристов кебек графларны күрсәтергә мөмкин. Алар байлыкларының исәпсез булуы белән генә түгел, крестьяннарны ерткычларча изүләре белән дә халыкның котын алып яшәгәннәр. Рус, татар, чуваш, мордва крестьяннарының, авырлыкларга түзә алмыйча, Урал якларына китеп. Пугачев хәрәкәтенә кушылулары турында да мәгълүматлар бар.
Б
1941 елны тимер юл салынып, Норлат станциясе ачыла. Безнең тирәне, шул еллардан башлап, «Норлат ягы» дип тә йөртәләр.
1917 елгы февраль революциясеннән соң империалистик сугыш фронтларыннан кайтучылар патшаның бәреп төшерелүе хакында хәбәр тараталар. Ул да түгел, моңарчы сөргендә җәфа чиккән Аксенов Ф. М., Благоразумов Н. В. кебек җирле большевиклар да Норлатка кайтып төшә. Алар халыкны совет власте өчен көрәшкә туплыйлар. Шул җәйне үк Егоркино крестьяннары үзләренең волость съездында Оболенский фамилияле князьнең урманын һәм бөтен байлыгын үзара бүлешергә карар чыгаралар. Алпавыт Рожнов, Ситдиков, Кәри- мов, Садриев, Нигъмәтуллин кебек кулакларның мөлкәте дә шул ук язмышка дучар ителә.
Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе крестьяннарны яңа адымга этәрә. Норлаттагы Аксенов, Благоразумов. Горшков кебек большевикларга ярдәмгә Чистай большевиклары да кушылалар. 1918 елның январенда ук волостьларда крестьян депутатларының Советлары оештырыла.
Гражданнар сугышы чорында Норлат ягы яңа афәтләр кичерә. Монда ак } чехлар да, колчакчылар да булып китә. Алар совет власте өчен җан аямыйча көрәшүче революционерларны ерткычларча җәзалыйлар. 1918 елның октябрендә, ниһаять, Норлат станциясе совет иле дошманнарыннан азат ителә. Кан коюлы сугышларда һәлак булган каһарманнарга һәйкәл куела.
1919 елның мартында волостьларда РКП(б) ячейкалары оештырыла башлый. Шушы елда ук кайбер урыннарда аерым хуҗалыкларны берләштерергә дә тотыналар: авыл хуҗалыгы артельләре, коммуналар барлыкка килә. Крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерү төп бурыч итеп билгеләнгәч, сыйнфый көрәш кабаттан да кискенләшеп ала.
1930 елны рәсми төстә Октябрь районы төзелә. Ул үзенә Егоркино, Чулпан, Иске Чаллы волостьларын берләштерә, Норлат станциясе районның үзәге итеп билгеләнә. Районның төрле авылларында партия ячейкалары, авыл советлары, комсомол оешмаларын төзү һәм хуҗалыкларны күмәкләштерү кан коюлы кискен көрәшләр аша алып барыла. Кайбер җирләрдә авыл советы председательләрен, комсомол секретарьларын, коммунистларны, күмәк хуҗалык җитәкчеләрен җәзалап үтерү очраклары да була.
Әмма гасырлар буе изелүдә яшәгән халыкның матур яңалыкка ышанычы шулкадәр көчәя ки, аны алга омтылышыннан һичнинди корбаннар да туктата алмый. Татарстанда беренче буларак, районның үз машина-трактор станциясе дә төзелгәч, крестьяннарның киләчәккә ышанычы аеруча ныгый.
Октябрь районы, оештырылуының беренче елларыннан ук, Татарстанда алдынгылар сафына баса. 1932 елда районның игенчеләрен «Правда» газетасында мактап чыгалар. 1933 елның 20 маенда район «ТАССРның алдынгы районына» дигән күчмә Кызыл байрак белән бүләкләнә. Район бу абруен бүгенгәчә саклап килә.
Бөек Ватан сугышы елларында районның 12 мең 500 улы һәм кызы фронтка китә. Аларның яртысы гына әйләнеп кайта, башкалары яу кырында ятып кала. Бүген без Советлар Союзы Герое исемен алган А. И. Кузнецов, Н. К. Синдряков, И. А. Козлов. М. Е. Сергеев, Дан орденының өч дәрәҗәсенә дә лаек булган П. Е. Михеев, М. М. Мәсгутов һәм башка каһарманнарыбыз белән ихластан горурланабыз.
Районның хезмәт ияләре «Татарстан колхозчысы», «Октябрь колхозчысы» исемле танк колонналары, самолетлар төзү өчен 6 миллион 161 мең 800 сум акча җыялар. Кызыл Армиягә һәм завод эшчеләренә дип 20 966 пот икмәк тапшыралар. Шушындый игелекләре өчен безнең район кешеләре Башкомандующий И. В. Сталинның рәхмәт телеграммаларында өч тапкыр телгә алына.
Сугыштан соңгы чор да безнең кешеләрнең гаҗәеп фидакарьлеге белән аерылып тора. Район тиз арада нык җирлеккә баса һәм яңа үсеш юлына керә. 1958 елда районда Татарстанның беренче шикәр заводы эшли башлый. 1964 елны коммуналь хуҗалыкларга җиһазлар җитештерә торган машина төзү заводы сафка кертелә. 1979-1980 елларда Идел буендагы иң эреләрдән санал
ган меңнәрчә тонна ашлык сыйдырышлы элеватор елгерә. Май, ит, сет комбинатлары һәм башка төр промышленность предприятиеләре барлыкка килә. Аларның җитештерүчәнлек куәте ел саен арта бара 1983 елны гына да алар 75 миллион сумлык эш башкарды. Бу, унынчы бишьеллыкның бер елындагыга караганда, 1,5 талкырга артыграк.
Илленче еллар уртасында Норлат җирендә нефть эзләү башланган иде. Хәзерге көндә бездә 120 ләп нефть чыганагы ачылды. «Норлатнефть» коллективы 1979 елдан бирле илгә 4 миллион 270 мең тонна сыек ягулык бирде.
Безнең төп байлыгыбыз, әлбәттә—нык алга киткән, күп тармаклы авыл хуҗалыгы: унсигез колхозыбыз, дүрт совхозыбыз бар. Алар, башлыча, терлекчелек, игенчелек һәм шикәр чөгендере үстерү белән шөгыльләнәләр. Ел саен дәүләткә 450 мең центнер ашлык, 63 мең центнер ит, 230 мең центнер сөт, 830 центнер йон һәм 100 мең тонна шикәр чөгендере саталар. Мондый зур хуҗалыкларны җитәкләп, күп тармаклары механикалаштырылган эшләрне башкару өчен хәзерлекле, белемле, тәҗрибәле кадрлар кирәк. Бездәге биш йөздән артык белгечнең югары һәм махсус урта белеме бар.
Соңгы елларда зур-зур төзелешләр башлап җибәрдек. Ниятебез — авылларны төзекләндерү, яшәр өчен уңайлы итү, матурлау. Хәзер колхоз һәм совхозлар карамагындагы 447 торак йортта 746 гаилә яши. Бу саннар көн сабн үзгәрә, арта тора, чөнки төзелешләр бер генә сәгатькә дә туктамый. Моның кадрларны туплауда, яңа белгечләрне тартуда бик мөһим чара икәнлеген яхшы аңлыйбыз. Бу җәһәттән Синдряков исемендәге колхозны аерым телгә алып үтәргә кирәк табам. Әле кайчан гына бу хуҗалык эшче куллар җитмәүдән интегә иде. Хәлне төзәтү өчен колхоз җитәкчелеге авылның социаль ягын үзгәртергә, бигрәк тә колхозчыларның көнкүрешен, торак мәсьәләләрен яхшыртуга йөз тота башлады. Хәзер колхозның сиксәннән артык үз торак йорты бар. Аларда механизаторлар, терлекчеләр, игенчеләр һәм интеллигенция вәкилләре яши. Яңа йортлар ел саен салына. Идарә яшь гаиләләргә бигрәк тә теләп ярдәм итә. Иорт салырга ашкынып торалар икән, андыйларга бурычка акча бирелә. Колхозның ләм белән дәваланырга да җайланган үз больницасы, урта мәктәбе, элемтә бүлеге, ашханәсе, балалар бакчасы бар.
Тулаем алып караганда да, район кешеләренең көнкүрешендә, культура дәрәҗәсе үсешендә алга китеш әллә кайдан сизелеп тора, һәм бу уңышларның барысының да нигезендә бер нәрсә — кешеләребезнең уңганлыгы, фидакарьлеге, тырышлыгы ята.
Безнең кешеләр район оештырылуның беренче көннәреннән үк үзләренең илгә, халыкка, партиягә тугрылыкларын каннары белән раслап күрсәттеләр. Шуңа күрә дә без аларны районның иң зур байлыгыннан саныйбыз. Норлат ягы элек-электән талантларга да бай булган. Татар театрына нигез салучыларның берсе, атаклы артист һәм режиссер Габдулла Кариев—безнең Күлбай Мораса авылы егете. Бу авылның культура сарае аның исемен йөртә. Татар шигъриятен илаһилыкка табынудан арындырып, җир кызларына, җирдәге тормышка мәдхия җырлаган шагыйрь Габделҗәббар Кандалый, безнең Кизләү мәдрәсәсендә укып, заманасына күрә белемне алып киткән. Татарстанның атказанган артисткасы Зәкия Туишева, популяр көйләр авторы Марс Макаров та — безнең якташлар. Илебезнең күренекле галимнәре арасында безнең Абляскино авылы егете, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Дәүләт премиясе лауреаты, техник фәннәр докторы, профессор Александр Изотов; Кизләү егете, Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясе профессоры Хәбибулла Эсэров бар. Норлатта үскән Рифкат Богданов — Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының өлкән фәнни хезмәткәре. Галим якташларыбыздан тагын тарих фәннәре кандидаты Сәлам Алишевны, медицина фәннәре кандидаты Әфкат Галиуллинны, филология фәннәре докторы, Алабуга дәүләт педагогия институты ректоры Тәлгать Галиуллинны һәм башкаларны күрсәтергә була.
Октябрь районы Совет Армиясенә Николай Яковлев кебек генерал-лейтенантны, Ибраһим Сафин, Евгений Соловьев кебек генерал-майорларны бирде.
Спорт дөньясында да безнең якташлар бар: футбол буенча атказанган спорт мастеры Галимҗан Хөсәенов районның Яңа Иглай авылында туып үскән, марафон дистанциясенә йөгерүдә дөнья чемпионы, халыкара спорт мастеры Михаил Горелов — безнең Чияле авылы егете.
Районның бүгенгесен, аның мәшәкатьләрен хезмәт батырларыбыз үз иңнәрендә тоталар: Социалистик Хезмәт Геройлары бораулаучы Тимерҗанов 3. Т., Н. К. Синдряков исемендәге колхоз председателе урынбасары Захаров Н. И., «Төрнәс» совхозының элекке зоотехнигы Ефимов В В. Андыйларның осталыгын яшьләрне тәрбияләүдә дә файдаланырга тырышабыз без. «Дружба» колхозында озак еллар буе председательлек иткән Социалистик Хезмәт Герое Хафизов Ш. дөньядан кичкәч, бу мөхтәрәм шәхеснең истәлеген мәңгеләштерү өчен, колхозга Хафизов исемен бирдек. Колхозчылар аның урынына Хафизов үзе тәрбияләп үстергән япь-яшь белгеч Хәлил Морадыймовны председатель итеп сайладылар.
Халык хөрмәтен казанган уңганнарыбыздан СССР Верховный Советы депутаты, Күлбай Мораса авыл советы председателе Гөлсирин Садретдинованы, бораулаучылар идарәсе начальнигы. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнгән Ю. Мөхәрмәтовны, «Заветы Ильича» колхозының ферма мөдире, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры Е. С. Пининаны, «Төрнәс» совхозы савымчысы, «Почет билгесе» ордены алган А. В. Рыбинаны да мактыйсы килә.
Хезмәтчәннәребезнең егермеләбе—Ленин ордены, ике йөздән артыграгы башка орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Районыбыз үзара туганнардай дус, тату яшәүче дистәләрчә милләт вәкилләрен берләштерә. Алар барысы да бер үк максат — иртәгәге көнне тагын да матуррак, мулрак итү өчен тырышалар. Көрәшнең алгы сафында — коммунистлар. Райондагы 72 башлангыч партия оешмасы барлык хезмәт ияләрен иҗади җиңүләргә рухландырып тора. Комсомоллар исә — партия оешмаларына һәрчак ярдәм итәргә ныклы таяныч.
Бу көннәрдә районыбыз хезмәт ияләре КПССның XXVII съездын, эштә яңа уңышлар яулап, лаеклы төстә каршыларга көчләрен аямыйлар.