Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Иванов урманы
Атабыз — меңьяшэр имән—
Шагыйрь — күккә тигән имән. Иелмәгән җәбер-җилдән. һәр сүзе күпме күңелне Күтәргән түбән дәвердән.
Халкым, кайда сөйгән улың? Гүрдәме ул? Күңелдәдер: — Бөек имән бертуктаусыз Безнең җанда шаулый хәзер.
Чуваш халык җыры
Аның чикләвекләреннән Күтәрелде урман, ашты... Үзе дә ул шул урманда, Йолдызларда — ябалдашы.
Тынмый шагыйр^ сүзе, урман Күтәрепләр ала аны.
Шаула, чуваш шигърияте — Ивановның яшь урманы!
Идел турында җыр
Агыл, җырым, агыл, агыл, Идел өсләренә кагыл. Иделемә мәдхия син, Илдән-илгә кит син агып.
Риваятьләр белән бергә Бүгенгә килгән Иделем?— һәр дулкының таныш миңа: Синдә — илем, синдә — телем.
Без коенган суларыңда Таң шәүләсе янып торды. Шуңадырмы балаларың Батырларның да батыры!
Күзләрдә дә, күңелдә дә Бар сафлыгы суларыңның.Синең белән кан-кардәшлек — Горурлыгы улларыңның.
Җиңәм диеп килде дошман. Җанның силгә иш мәлләре. Болгатырга мөмкинме соң Безнең бәхет чишмәләрен?!
Чакырылмаган кунакларны Куып киттек изге җирдән. Идел атларын Одерда Су эчердек без чөңгердәп.
Риваятьләр белән бергә Киләчәккә җит, Иделем, Һәм мәңгегә ирекле бул: Синдә — илем, синдә — телем.