Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ҖИҢҮНЕ КАРШЫЛАП


Татарстан Язучылар союзы партия оешма сынын 15 мартта узган ачык җыелышы Бөек Жннүнең 40 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышланды Партоешма секретаре язучы Р Мөхәммәднев докладыннан сон фикер алышуларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Т Миннуллин. язучылар Н Дәүли. Ш Рәкыйпов. Р Мостафнн. Р Харис, Р Кәрамиев һ б иптәшләр катнашты Алар хәрби патриотик темага югары художестволы әсәрләрне күбрәк нжат итү кирәклегенә тукталдылар, гаять мөһим бу теманың вакытлы бер кампания генә булмыйча, даими дәвам иттерелергә тиеш леген ассызыклап әйттеләр
Куелган мәсьәлә буенча җыелышта конкрет чаралар билгеләнде.
Язучыларнын 23 апрельдә узган ачык партия җыелышы «Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбняты> дигән темага багышланган иде
Докладлар белән Ф Миннуллин (проза). С Маннанов (поэзия). Н Ханзафаров (драматургия) чыкты Фикер алышуларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Т Миннуллин. Ә Еникн, Р Мос тафин. Ф Мусин. Язучылар союзынын партия оешмасы секретаре Р Мөхәммәднев һ б катнашты
Чыгыш ясаучылар Бөек Ватан сугышы турында язылган яна әсәрләргә төпле анализ ясадылар, бу темага әсәрләр язучыларга үзләренен теләк һәм тәкъдимнәрен әйттеләр
ФРОНТОВИК ЯЗУЧЫЛАРНЫ ХӨРМӘТЛӘҮ
6 майда язучыларнын Г Тукай исемендәге клубында фронтовик язучыларны Бөек Жннүнең 40 еллыгы белән тәбрикләү тантанасы булды.
Тантаналы җыелышны Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Т Миннуллин ачты һәм алып барды Күкрәкләрен орден- медальләр бизәгән 26 язучыга Бауман районы хәрбн комиссариаты вәкиле майор Б. П. Юрченко «1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Жинүгә40ел» юбилей медальләре тапшырды
Медальләр белән бергә фронтовик язучыларга КПССнын Бауман район комитеты нын Почет грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды
РСФСРнын халык артисты А Арсланов сугышта һәлак булган шагыйрьләрнең шигырьләрен укыды. Ветеран язучыларны яшь буын әдипләр котлады.
Язучылар Совет власте өчен көрәшләрдә һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.
ФРОНТОВИК ШАГЫЙРЬГӘ БАГЫШЛАП
• 29 мартта Казанның Актерлар йортында күренекле шагыйрь Фатнх Кәримнең Бөек Ватан сугышында һәлак булуына 40 ел тулуга багышланган кичә булып узды Шагыйрьнең тормыш һәм нжат юлы турында доклад белән Р Гатауллин чыкты Шагыйрьләр- Рәшит Әхмәтҗанов. Р Миннуллин. М Әгь- ләмов һ б үзләренең Фатих Кәримгә багышланган шигырьләрен укыдылар Фронтовик шагыйрьнең полкташы Габделхак ага Кафиатуллин һәм кызы Ләйлә Кәрнмова истәлекләр сөйләделәр
МУСА ҖӘЛИЛ МУЗЕЕ АЧЫЛДЫ
23 апрельдә Минзәлә шәһәренең педагогия учнлншесы бинасында герой-шагыйрь Муса Жәлил музеен ачу тантанасы булды 1941 елның ноябрь декабрь айларында шагыйрь биредә хәрби-полнтик курсларда укыган Бу вакыйгага багышланган тантанада КПСС райкомының беренче секретаре Р Хә- мәдиев. «Казан утлары» журналының баш редакторы шагыйрь Р Харис, язучы Г Ахунов. журналист Ш Хамматов. Муса Җәлилнең курсташлары X Галимов. X Әхмәтов, шагыйрьне белгән башка кешеләр, партия, совет оешмалары вәкилләре чыгыш ясады Тантанада катнашучылар Муса Жәлнл һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре куйдылар ■
ЖӘЛИЛЧЕНЕҢ ТУГАН ЯГЫНДА
8—9 майда Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреаты шагыйрь Муса Жәлилнен хатыны Әминә ханым республикабызнын Сарман районында булып. Бөек Җиңүнең 40 едтыгына багышлап уздырылган җыелышларда һәм митингларда катнашту Әминә Җәлил, тәнкыйтьче Р Мостафнн һәм шагыйрь Р Харис М Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәновның туган авылы Иске Кәшер- дә бәйрәм тантанасында булдылар, батыр җәлилченең һәйкәленә чәчәкләр куйдылар һәм анын музеен карадылар
ХУДОЖНИКЛАР - ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕНӘ
19 апрельдә Татарстан Художниклар союзынын Күргәзмәләр залында Татарстан рәссамнарының Бөек Жннүнең 40 еллыгына багышланган әсәрләре күргәзмәсен тантаналы ачу булды Күргәзмәне ТАССР Худож никлар союзы идарәсе председателе. РСФСР
нын атказанган художнигы Ә И. Тумашен ачты Бу күргәзмәдә герле жанрларда нжат ителгән 300 дә"н артык экспонат куелган
Күргәзмәне ачу тантанасында КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире Д X Зарипова катнашты
«ЗУР ИДЕЛ» КҮРГӘЗМӘСЕ
25 апрельдә Чабаксар шәһәрендә «Зур Идел» VI зона художество күргәзмәсен ачу тантанасы булды Бөек Жнңүнең 40 еллыгына багышланган бу күргәзмә Чувашия дәүләт художество музееның яңа бинасында ачылды Анда 2 меңнән артык рәсем сәнгате, монумен таль һәм декоратнв-гамәли сәнгать әсәре бар.
Күргәзмәне кереш сүз белән Чувашия АССР Верховный Советы Президиумы Председателе. «Зур Идел-85» күргәзмәсенең оештыру комитеты председателе А П. Петров ачты
Татарстанның бүгенге рәсем сәнгате әсәрләре күргәзмәдә иң зур бүлекләрнең берсен алып тора
КАЗАНДА ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ
Быел БөекЖиңүнең 40еллык юбилее илебез тормышының бар якларына да үзенең шифалы сулышын өрде Шул исәптән, халкыбызның сөекле шагыйре Г Тукай туган көнгә багыш лап уздырыла торган традицион шигырь бәй рәме дә әлеге зур вакыйгага багышланды «Казан язы» исеме белән клубларда, культура сарайларында, хезмәт коллективларында фронтовик әдипләр белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр уздырылды Сарман. Арча районнарында. Г Тукайның балачагы узган Тукай-Кырлайда. Әлмәт. Брежнев шәһәрләрендә шигырь бәйрәмнәре булды
26 апрельдә шигырь бәйрәме республикабыз башкаласында уздырылды Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре юлбашчыбыз В И Ленин һәйкәленә. А Пушкин. М Горький. Г Тукай. М Жәлил һәйкәлләренә чәчәк бәйләмнәре кунганнан соң. М Жәлил исемен дәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Г Тукай һәйкәле алдында шигъри митинг башланды Аны кереш сүз белән Татарстан Язучылар союзының шигърн бәйрәмнәр уздыру комиссиясе председателе шагыйрь Р Харис ачты
1985 ел өчен Татарстан АССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары шагыйрь Н Арсланов һәм музыка белгече М. Нигъмәтжанов чыгыш ясадылар
Аннары фронтовик шагыйрьләрдән М. Сад ри. 3 Нури, Н Дәүли. Г Паушкин. М Хөсәен. М Мазунов. К Латыйпов. М Саттаров һ б үзләренең шигырьләрен укыдылар, күре некле артистлар һәм мәктәп укучылары башкаруында'Бөек Ватдн сугышы кырларын да һәлак булган шагыйрьләрнең әсәрләре һәм Г Тукай шигырьләре яңгырады
ОТЧЕТ-САЙЛАУ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
16 апрельдә Казанның Актерлар йортында Бөтенроссня тарих һәм культура истәлекләрен саклау жәмгыяте Татарстан бүлегенең IX отчет-сайлау конференциясе булды
Ж')мгыятьнең Татарстан бүлеге Советы президиумы председателе урынбасары, тарих фәннәре докторы, профессор А X. Халиков отчет Доклады белән чыкты
Бөтенроссня тарих һәм культура истәлекләрен саклау жәмгыятенең Татарстан бүлеге Советы президиумы председателе итеп ТАССР Министлар Советы Председателенең беренче урынбасары М X. Хәсәнов сайланды.
Отчет-сайлау конференциясендә КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире Д X Зарипова чыгыш ясады
ӘДӘБИ ПОСТ-АЭС
28 февральдә Кама Аланының культура сараенда «Казан утлары» журналы һәм Та тарстан атом электр станциясе төзелеше коллективларының «Ижадн хезмәттәшлек килешүе» буенча 1984 елгы эшләрне йомгаклау утырышы булды Төзелеш коллективы иң яхшы очерклар өчен бирелә торган премия ләргә X. Гайнетднновның «Кеше кадере» (№ 1. 1984) һәм М Әһлиуллинның «Яныгызга кайтыр идем'» (№7. 1984) очеркларын лаек дип тапты АЭСтагы әдәби пост штабы исә «Казан утлары»нын 1985 еллык саннарын алдынгы төзүчеләр Харис Гәрәен. Дамир Сабиров. Сания Мнфтахова. Фәһим Шәрнфул лин һәм Нәфис Мәүлетовка бүләк итте
Гадәттәгечә, язучылар АЭС төзелеше китапханәсенә китапларның яна томнарын алып килгәннәр иде Алар арасында Г Ахунов, Г Афзал, М Елизарова Н Гайсин. Ә Маликов, Г Латыйп. М Хәсәнов. Р Нәфиков һ б иптәшләр бүләк иткән китаплар бар
Утырышта журналның баш редакторы Р Харис.Брежневтагы йортлар төзү комбинаты начальнигы М Бнбишев. 12 нче идарә начальнигы Р Сәләхов катнаштылар
Кичәнең музыкаль бүлегендә Татарстан АЭСын төзүчеләргә багышлап махсус ижат ителгән «Кама Аланы» исемле яңа жыр яңгырады Аның сүзләрен шагыйрь Р Харис, көен композитор Р Абдуллин язган
25 апрельдә Кама Аланында Бөек Жнңүнең 40 еллыгына һәм Г Тукайның туган көненә багышланган шигъри митинг булды Аны 12 нче төзү-монтаж идарәсе начальнигы Р Сәләхов ачып жибәрде Митингта Г Ка- шапов. К Тимбикова. Р Низамиев һ б. катнашты
1 майда Кама Аланында Татарстан атом электр станциясен һәм яңа шәһәр төзүчеләрнең бәйрәм демонстрациясе булды Бу - энергетиклар каласында рәсми төстә зурлап уздырылган беренче демонстрация иде