Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йолдыз


Үзәнлектә җилләр уйнап йөри. Яфракларны куып түбәнгә. Маңгаенда кызыл йолдыз яна, Кем ул күмелеп йоклый үләнгә?
Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем? Кай өлкәдән? Кайсы авылдан?
Иленә кем булып хезмәт иткән? Бу сугышка кайчан алынган? Балалары бардыр, бәлки, аның, Яшь егеттер, бәлки, кем белгән. Ләкин безгә менә шунсы ачык: Туган җире өчен ул үлгән. Башына ул җылы бүрек кигән. Туңмас өчен көзге салкыннан. Карап ята көнбатышка таба Күчеп барган фронт артыннан.
1943