Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮТКЕЛ


өнлә мул итеп кар яуды. Үткелдә бер генә карыш та җир кисәге калмады, кая карама - фәкать кыяташ- лар. еракларга тезелеп киткән ак тау түбәләре. Радистларның кар каплаган палаткасы янында постта торучы сакчы үзен, әйтерсең лә. бөтенләй үлек һәм ялангач ят бер планетада итеп хис итте. Колакка ничектер сәер тоелган бу тынлыкны ник бер тавыш бозсын — тычкан да чыелдамый. агач ботагы да сынып төшми, һич югы палата эчендәге дежур радист кыймылдап куйсын иде ичмасам Ышанасы да килми югыйсә, кичә генә бит әле биредә тарлавыклар арасында, йөзләрчә тапкыр көчәйтелгән кайтаваз яңгырады. Немецларның «фокке-вульф»лары жепкә асылынган үрмәкүчтәй үткел өстендә торды, сөзәклектә үскән артыш агачлары арасында төтен чайкалды Бирегә алданрак килгән радистлар кыяны чокып мич кебек нәрсә әмәлләгәннәр һәм тауның асылынып торган стенасына терәтеп палатка корганнар иде
Бөтен дөньяга айның җансыз нуры сибелгән. Күзләре эчкә баткан башны хәтерләтеп, ул тау сыртына күтәрелгән дә мылтыклы кеше өстенә асылынып калган, теләгәндә ана мылтык белән дә үрелеп булыр төсле. Әмма сакчы күз карашын шыксыз үлек төсле айдан алды да палаткага текәлде. Ниндидер киек өнен хәтерләткән бу палаткадан кем дә булса уянып тышка чыгарга тиештер ләбаса инде
Ниһаять, «өн» эчендә кемдер кыргыйларча кычкырып җибәрде. Сакчы. үзе калдырган иске эзләргә басарга тырышып, иптәшләре янына ашыкты
- Әй! дип кычкырды ул. ишек япмасының бер почмагын күтәреп. Ни булды сезгә?
«Өн»нән беренче булып рация начальнигы өлкән сержант Букреев чыкты Ул айга карады һәм күзләрен шинель җиңе белән каплады
— Аһ. шайтан алгыры!
Шул-шул менә! дип көлемсерәде сакчы - Теге дөньяда без хәзер, өлкән сержант
- Ала-а-й! диде Букреев сузып кына һәм. палата эченә кереп: Чыгыгыз, иблис токымнары! дип команда бирде.
Өч радист палаткадан чыктылар һәм. кар каплаган үткелне танымыйча. тирә-якка караш ташладылар
— Кайсыгыз кычкырды соң сезнең? дип сорады сакчы
— Кем кычкырды? — диде ачуланып Букреев һәм сержант Перву- шинга күрсәтте: — Синме?
— Төш күрдем мин. — диде Первушин. — Албйсты гәүдәле, жирән чәчле берәү өстемә ташланды Ә мин сезне аста килеш ярдәмгә чакырам, имеш...
— Бар сукмакны кар каплаган — сугыш беткән!
— Тауда гына бетсә беткәндер, ә аста, тигезлектә, сугышның очы- кырые күренми әле. якташ! — диде Букреев.
Сакчы авыр көрсенеп әйтә куйды:
— Аста хәзер кояшта инжир пешә, мандариннар өлгерә
— Мандариннар! — дип көлемсерәде Букреев, кар каплаган тау түбәләренә карап Анда күзләрне чагылдырган якты ай нурында боз крнсталлары ялтырый иде — Мандариннар
Төн буе диярлек кар көрәделәр, палатканы сүттеләр, аны өч яктан глитәләр белән әйләндереп алынган учак янына ук терәп, яңадан колгаларга тарттырдылар. Палатканы яңадан корган арада өчесе берьюлы күргән төш турында да. рация батареясынын озакламый бетәчәге турында да. таулар арасында 6api ан, хәзер исә кар өстенә жанвар кебек кереп поскан сугыш турында да сөйләштеләр Рация янында кемнең кайчан дежур торасын да бүлештеләр.
Сәгать биштән Первушин дежур торырга теләк белдерде. Букреев белән Покровский, йокысыз үткән төннән соң тагын бер-ике сәгать черем итеп алу нияте белән, шинельләрен башларына бөркәнделәр дә. аркага арка куеп, нарат ботаклары өстенә яттылар.
Первушин учак тирәсенә тәгәрәгән күмерләрне бер тирәгә өеп куйды һәм биткә чын мичтән чыккандагыдай кызу килеп бәрелде. Ул ике таш плитә өстендә торган, металл кырларында күмердән төшкән ялкын нурлары уйнаган рациясенә табарак шуышып утырды.
Күмерләр яна-яна соры көл белән каплана бара. Ә таулар тезмәсе кичке эңгер-меңгер вакытындагы авылны хәтерләтә. Санчар үткеленә менгән текә сукмаклар, таш баганалар чыгып торган тар аралыклар искә төшә, солдат кирәк-ярагы төялгән атларның текә ярдан егылып төшүләре күз алдына килә. Төбеннән боз кебек салкын су аккан, ташлар арасыннан йөк хайваннарының үле гәүдәләре каралып торган «торба» һаман да хәтердән китми Бу коточкыч сынауга хәтта хайваннар да түзми, ә солдатлар түзә. Алар, әлеге жәһәниәм юлының кайчан бетәсен дә белмичә, һаман баралар да баралар. Әгәр тәмуг дигәннәре чынлап та бар икән, алар шуны үттеләр һәм гомергә дә менеп булмас кебек тоелган биеклеккә килеп чыктылар
Учакта күмерләр сүнеп бара, янда берничә кисәү генә калган. Первушин аларны күмерләр арасына тыкты Астан килеп чыккан житез ялкын кытыршы коры кайрыларны ялмый башлады
Нәкъ сәгать биштә Первушин рацияне тоташтырды, бүреген салып, наушникларны киде һәм кабул итүгә күчте Бер минут чамасы үткәндерме- юкмы. сигналлар килә башлады. Үзәктән радиограмма тапшырачакларын әйттеләр Первушин кабул итәргә әзерләнде һәм штаб рациясе дежурныен- нан радиограмманы тизрәк тапшыруын сорады озакламый аккумуляторлар утырачак. Ә аккумуляторлар утырганда, эфирдагы барлык тавышлар сүнә баргандай була, ахырдан берни дә ишетелми башлый, әйтерсең, эфир дигән «алтынчы океан»да үлем тынлыгы урнаша.
Бәхеткә каршы, радиограмма кыска код буенча берничә группадан гына тора иде Первушин аны тулысынча кабул итүен әйтте дә планшеттан код таблицасын алды Мич янынарак күчеп утырып, апеге саннарны сүзләргә күчерә башлады г '
Букреев, шинелен ачып, башын күтәрде:
— Радиограмма кемгә, безгәме?
аны,- Б*',ГЗ- «ида Первушии - Ләкин шифровка түгел, хәзер сүтәбез
— Я. нәрсә анда?
— Хәзер. Менә, тыңла: «Первушинга. 10-00 сәгатьтә партҗыелыш»
— Син бит партия члены түгел.
— Булмасам, булырмын. - диде сержант, кәгазь кисәген рация начальнигына биреп.
Букреев мич янынарак килде, радиограммага күз йөртеп чыкты, аякларын бөкләп, бераз утка карап утырды.
— Шәп уйлап таптың син, ә! Двуречьеда кояшта инжир пешә, мандариннар өлгерә, диген, ә? Капчыгыңны алырга онытма
Букреевның төрттеребрәк сөйләргә яратуы һәркемгә мәгълүм Тик әлеге «мандариннар» сержант Первушинның ачуын чыгарды һәм ул эчке бер усаллык белән:
— Сиңа ярты капчык алып кайтырмын! диде.
— Берьюлы батареялар белән аккумуляторлар да алып кайтырсың,— диде Букреев, сержантның сүзләрен колагына да элмичә Аннары: — «Бөркет»кә әйтергә кирәк,—дип, кыр телефонына үрелде. Әмма зуммер кнопкасына басарга өлгермәде, палаткага старшина Аникин керде.
— Хәл-әхвәлләр ничек, егетләр?
— Менә, палатканы рәтләдек,—дип җавап бирде Букреев
— Начар түгел сезнең монда! Ж,ылы, якты, чебеннәр дә тешләми Букреев Аникин бакчасына таш атарга булды
— Чебеннәр ни эшләсен монда, старшина Ашарга юк ич аларга!
— Кичә үгез китерделәр, тиздән ашар нәрсә табылыр.— дип өметләндерде старшина радистларны һәм. борчылуын яшермичә, өстәп куйды: «ЧП». егетләр!
Радистлар сагаеп калды
— Нәрсә булды?
— Кар өеме ишелеп, кабельны өзгән. Бар өмет сездә.
— Аллага ышан, тик үзең дә авыз ачып торма.— диде Букреев күңелсез генә
- Күрәм. син инде алла белән эш итә башлагансың икән. — Старшина көлемсерәп куйды һәм җылы учак янынарак елышты. — Ә эш хәтәр!
— Бәла ялгызы гына йөрми, старшина.
— Тагын ни булды?
— Аккумулятор утыра.
Старшина Букреевка борылды.
— Ә нәрсә көтеп яттыгыз соң? Күктән төшергәннәренме?
— Китерергә вәгъдә иткәннәр иде дә, әнә бит, сукмакларны кар басты.
— Рациядән бөтенесен сык. әмма элемтә булсын!
— Ә телефонистлар нишли соң?
— Икесе линиягә чыкты инде,— диде Аникин.
— Алайса өченчесен дә җибәрергә кирәк.
Букреев Первушинга ымлады
— Артыкмыни ул сезнең?
— Бездә артык кеше була алмый,— диде рация начальнигы һәм өстәп куйды: — Двуречьега чакыралар аны — партҗыелышка Партиягә алачаклар.
— Алайса, җыен! — диде старшина Первушинга һәм палаткадан чыкты
Первушин старшинаны сакчы таптап бетергән сукмакта куып җиткәч. Аникин кинәт аннан сорап куйды:
— Ә син кемнең партия члены була алуын беләсеңме?
— Беләм,— дип елмайды Первушин.
— Бу — уставның беренче пункты! Бу пунктны төн уртасында уятып сорасалар да яттан белергә кирәк! Ә калганы — урындагы хәлгә карап Чатнатып әйтерлек булсын!
Тырышырмын,— дип җавап бирде Первушин, иртәнге эңгер- менгердә линиягә чыккан элемтәчеләрне эзләп.
— Әнә алар!
Старшина ике солдат фигурасына күрсәтте. Тегеләре, сапер көрәге белән кар көри-көри, үткел түбәсеннән Двуречьега сузылган кабельга таба баралар иде
Шулар янына бар! — Старшина Первушинның иңбашына җиңел- чә генә сугып кунды Әйт үзләренә: кабельны кулларыннан ычкындырмасыннар Кар шундый күл, кайда җир. кайда убырыла торган кар өеме икәнен белерлек түгел..
2
Әйтерсең лә җегәре бетте ай тоныкланып калды Төн әкрен генә артка чигенә, көнчыгышта туачак көн яктылыгы беленә башлады. Әлеге эңгер-меңгерле сихри таңда диңгез тигезлегеннән өч мең метр биеклектә шәмәхә кар эчендә казынучы ике элемтәче Первушинга жир өчен ниндидер ят жан ияләре булып тоелды Ә бу «җан ияләре» түбәңдәге җылы, күңелгә якын жир өстендәге кешеләр белән тоташтыручы нәзек җепне эзлиләр. Бу нәзек җеп — армиянең нервы Әгәр ул җеп булмаса. немецларның тауларда сугышырга махсус өйрәтелгән тау-укчы корпусын диңгезгә чыгармый торучы безнең батальон кыен хәлдә калачак Берни белми- күрмн. сукырларча сугышырга ярамый Бары тик катлаулы хәрби механизмның барлык частьлары арасында тыгыз элемтә урнаштырганда гына уңышка ирешеп булачак
Кабельный өзелгән урынын табып, аны ялгау, кар каплаган биеклекне жир белән, батальонны полк штабы белән тоташтыру өчен линиягә чыккан һәм тирән карда үзләренә юл ярып баручы әлеге сугышчылар шуны яхшы аңлыйлар Алар кар астындагы чыбыкны казып алалар һәм. аңа тотынган килеш, беленер-беленмәс яктылыкта тирә-якны күзәтеп алга атлыйлар
Первушин өченче булып бара Аның күзәтү офыгы киңрәк, шунлыктан ул элемтәчеләрне, тауның таш стенасына якынрак торыгыз, сукмактан читкә баса күрмәгез, дип кисәтеп тора. Кар авыр козырек булып асылын ган. кичәгегә караганда ике тапкыр диярлек зурайган Чак кына ялгыш атладыңмы, беттең дигән сүз Тирән тарлавыкта йөзүче болытлардан да өстәрәк баралар — упкынга төшеп китсәң, сөягеңне дә җыеп алалмаслар
Линияне тикшерүче элемтәче- кар астыннан чыбыкның бер очын тартып чыгарды, аны күзләреңә якын китерде:
Факт Төененнән өзелгән!
Иптәше аның янына килде.
Ә икенче очы кайда соң’
— Шайтаным беләме аны'
Нишләп соң сез кабельне бераз бушрак итеп, асылындырыбрак сузмадыгыз, дускайлар? — дни башын какты Первушин Шулай ярыймы соң инде? Ул. мөгаен, кыл кебек тартылган булгандыр, шуңа өзелгәндер.
- Асылындырыбрак? Алдагы солдат көлемсерәп куйды Двуречьега кадәр ничек җиткердегез диген син! Манычтан соң нәрсә булганын беләсеңме’ Ике катушка ат белән бергә упкынга тәгәрәде Күтәреп килә алганын суздык инде Анысы да гел төен генә иде аның
— Әнә икенче очы! — диде катушка аскан элемтәче. Хәзер ялгыйбыз
— Стенага элеп куярга кирәк.— дип киңәш итте Первушин Ул линия -элемтәсен ничек сузарга икәнлеген уку-өйрәнү батальонында хәтерендә калдырган иде
Синнән башка да беләбез!
Бераз хәтере калган элемтәче кабель очына өзек ялгады да аны чыгып торган ташка элә башлады.
Сукмактан упкынга асылынып торган икенче очны ничек кирәк алай эләктереп алып, икесен бергә ялгагач, солдатларның берсе кыр телефонын тоташтырды. Ул трубкага өрде, зуммер кнопкасына басты.
- Алло! «Елга»мы? Ишетәсеңме мине? Яхшы Кар ишелеп кабельне өзгән иде. Хәзер барысы да тәртиптә!.
3
Тезелешеп киткән тау түбәләре иртәнге нурга күмелде. Озакламый кояш үзе дә күренде, тын гына торган ак кыялар өстенә күтәрелде һәм, якты прожектор булып, икенче класслы радист Первушин атлаган сукмакны яктыртты.
Сакчының кичә әйткән мәгънәсез сүзләре һаман баштан чыкмый. Ул аларны күңелгә сеңгән көй кебек кабатлый башлады: «Кояшт* инжир пешә, мандариннар өлгерә...»
Чынлап та нык кына жылытты. Первушин, әйтерсең, берничә минут эчендә барлык климат зоналарын кышны. Россиянең урта полосасында «әбиләр чуагы» дип йөртелә торган җылы көзне үтте, ә анда, аста инде инжир пешә..
— Кадалып китсен лә шул инжир дигәннәре! —дип кычкырып ук куйды Первушин Аның өчен бармыйм лабаса мин Двуречьега!
Кинәт ул кайдадыр Санчар үткеле ягында һава шары тишелгән кебегрәк бер-бер артлы шартлаган тавышларны ишетте һәм. гадәттә мондый шартлаулардан соң ишетелә торган таныш тавышны тыңлап, туктап калды
Миналарның, кыл кебек тартылган һаваны ярып, болайга таба очуы ишетелә иде. Первушин шундук ятты _ Секунд да үтмәгәндер, көчле гөрселдәү тавышы ишетелде Первушинның йөрәге ярсып типте, колак яфраклары авырттырып зеңгелдәде. Санчар үткеленнән бәреп чыгарылмый калган немец егерьлары өчен үзенең мишень булуы күңелен рәнҗетте. Алар аны теге вакытта Маныч янындагы кебек үк эзәрлекләячәкләр хәзер Ул чакта Первушин, елганы йөзеп чыгып, утлы боҗрадан котылган һәм сазлык.тугайлык буйлап йөгерә башлаган иде Баш очында снаряд тавышын ишеткәч тә ятты. Тирә-якта ярчыклар сызгырып оча башлагач, «коты ботына» төште. Немецлар азартка бирелделәр, сугыш припасларын жәлләмичә, аны эзәрлекли башладылар. Прицель шактый төгәл иде: миналар берничә адым ераклыкта гына әле сулда, әле уңда ярылдылар, аны баштанаяк юеш балчыкка күмделәр Әмма ул әле һаман да исән һәм көче барда елга борылышына йөгереп барып җитү уе белән яна иде. Соңгы тапкыр егылгач, ул озак кына кузгалмый ятты. «Бетердек» дип уйладылар-булса кирәк. Донның биек ярында күзәтеп торучы «аучы лар», ниһаять, тынычландылар
Хәзер немецлар сукмак бик ачык күренеп торган Санчар үткеленнән күзәтәләр Димәк, ничек кенә булса да таш бүлтәеп чыгып торган борылышка барып җитәргә кирәк. Ә анда сукмак кырт сулга борыла һәм туп-туры түбәнгә — Двуречьега төшә.
Ул. үз-үзен тынычландырып һәм фикер туплап, таш өеме өстендә шактый ятты Әмма болай озак ятарга ярамый сәгать унга Двуречьега барып җитәргә кирәк. Ә вакыт күпме соң? Ул сәгатенә карады һәм шунда гына сәгатенең угы да. пыяласы да юклыгын күрде. Аны колагына китерде. Карышуны белми торган «Киров» сәгате йөри иде ПЬрвушинның йөрәгенә җылы йөгерде: сәгать йөри, димәк, аңа да алга таба хәрәкәтлә-нергә кирәк! Ташлы сукмакта комачауламасыннар өчен карабины белән ременьле сумкасын аркасына ташлап, шуыша башлады Санчар үткелендә әлегә аның хәйләсенә төшенмәделәр: шуышып баручы кешене ерактан күрү читен иде. Бу аны канатландырып җибәрде.
Дошман окулярыннан яшеренергә мөмкин булган борылышка ике йөз метрлап калгач, анык кулына кабель эләкте. Первушин аны тартып караган иде. каршылык сизмәде. Димәк, мина кыйпылчыгы тиеп, элемтә тагын өзелгән. Ул кабельный сукмак янындагы иләмсез таштан асылынып торган икенче очын күрде Егетләр кайтып җитәрләр, ә элемтә юк' Кире борылсалар, күпме вакыт әрәм үтәчәк! Ә ул биредә!
Первушин тар сукмакта еландай кире борылды, чыбыкның очын тешләре белән кысты һәм. немецларның менәмен» сизеп алуларын истә тотып, шуыша башлады
Чыбыкларның очларын пәке белән чистартып бер-берсенә ялгаганчы һәм аны карабин ярдәмендә яңадан ташка элеп куйганчы ун минутлап узгандыр. Дошман күзеннән качып котылырлык борылышка кадәр күп калмаган иде һәм ул, бөтен көчеп җыеп, аягүрә басты да йөгерә башлады: тегеләр прицельны көйләгәнче, ул борылышка барып җитәчәк!
Первушин аякларының җиргә тиюен дә тоймыйча йөгерде Теге борылышка чаклы аз гына ара калган иде Әмма тавышсыз ишелгән кар аның юлын бүлде.
4
— Кайда мин? — дип сорады Первушин, башын күтәреп. Аның янында полк санинструкторы Поспелов басып тора иде.
— Минем палаткада, якташ! Танымыйсыңмы әллә?
— Ничек инде ул синдә? — Первушин санитар раскладушкасыннан күтәрелә төште. — Ә җыелыш?
— Исенә төшкән! диде Поспелов, кулларын җәеп. — Әйдә, бераз тамак ялгап ал Бодай боткасы алып килдем үзеңә. Бүген берәр нәрсә ашадыңмы соң син?
— Юк әле,—диде Первушин, һаман да бирегә ничек килеп эләгүен аңларга тырышып.
— Әйдә, суынганчы аша — Поспелов аның алдына ботка салынган котелок куйды — Кан күп югалткансың. Ә ярасы искитәрлек түгел: чигәңне генә тырнап узган Озакка бармас, төзәлер
— Тәки каптырдылар бит, сволрчьлар! — диде Первушин, ботканы ашап бетереп — Борылышка барып җитәлмадым
Майор Мартынов удар группаны дошманның тылына алып китте. Бәреп чыгарачаклар алар егерьларны Санчар үткеленнән
- Рәхмәт, якташ! - Первушин буш котелокны Поспеловка бирде. — Ә аккумуляторлар белән нишләргә соң? Рация менә-менә туктаячак бит.
— Аккумуляторларны синнән башка да илтерләр Ишәккә төярләр дә берәрсен җибәрерләр, кичкә барып җитәрләр Ә элемтә бар.
— Бармы? — Первушин урыныннан күтәрелде. •
— Иртәдән бирле эшли инде
— Аллага шөкер! Первушин мендәргә ятты Димәк, мине генә каптырганнар, ә элемтәгә зарар китерә алмаганнар.
Первушин ике елганың шаулаганын ишетеп ятты Аларның берсе диңгезгә, икенчесе, киресенчә, тау шарлавыгына таба ага Шуңа «Дву- речье»дыр инде, дип уйлады ул Биредә кояшта инжир пешә, мандариннар өлгерә Ә аның әле аларны күргәне дэ'юк Шайтаныма олаксыннар ла ул мандарин дигәннәре Шунысы кызганыч Двуречьега җыелышка өлгерә алмады...
— Кара әле,— дип санинструктор™ борылды Первушин, син беләсеңме, кем партия члены була ала?
— Беләм
— Әйт алайса, кем?
— Син' — диде полк санинструкторы Поспелов һәм, котелогын тотып, палаткадан чыгып китте.
Русчадан Миргалим ХАРИСОВ тәрҗемәсе