Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кулларыма


Туган кырларымнан Туфрак алып үпсәм, көлмәгез, Моны күңелем йомшак булуыннан, Җаным җебегәнлектән күрмәгез. Ят юлларның әче тузаннарын Көнбатышка карап йотканда, Чит җирләрдән алга үрли-үрли, Әрем сабакларын тотканда, Курыкмадым, дуслар, үлемнән мин, Әмма һаман шуны уйладым, Җылы бөркеп яткан буразнаның Очы күренмәгән буйларын, Туган җирләремнең Күгәрчен түшедәй Күпереп торган симез балчыгын Уйладым һәм дошманыма каршы Сүрелмәс үч белән ярсыдым.
1946