Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күп булса да йөрәк ялкыннарым

Күп булса да йөрәк ялкыннарым, Чит-ят җиргә чәчәр җылым юк. Үтсәм дә мин кургаш яңгырларын, Сыкранырга туган җырым юк!
Килде-китте җилдә тибрәнергә Думбырамда артык кылым юк. Көрәш дәрте ярсый хисләремдә, Сызланырга туган җырым юк!