Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хат язсам да

Хат язсам да инде бармас төсле, Ахры, ерак киттем илемнән, Бала чакларымда уйнап йөргән, Чия чәчәк аткан җиремнән.
Ерак киттем. Бөдрә чәчле таллар Көтәләрдер таныш җырчысын, Көтәләрдер кырлар, биек таулар, Шат күңелле еллар юлчысын.
Борчылмагыз, мине белгән дуслар, Шат җырчыгыз сезне онытмас, Бер кайтыр ул, якты кояш сыман, Дошманнарны җирдән корыткач.
1943