Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУП-ЗУР ТУКАЙ БУЛДЫМ...

М. Б. Иксанов,
Казахстан Компартиясенең Уральск елка комитеты беренче секретаре

нек татар шагыйре Габдулла Тукай ученей малай чагын, мәктәптә укыган елларын «күңелдән сагынып» язган «Гомер юлына керүчеләргә» исемле шигырен мондый сүзләр белән тәмамлый:
Нигә мин кечкенә. Anyui түгел, зуп-тур Тукай булдым?
«...Зуп-зур Тукай булдым...» Әлеге сүзләрне без. уральскилылар. аеруча горурлану белән укыйбыз, чөнки ул Тукай буларак нәкъ менә Жаекта яшәгән чорда таныла башлый. «Кереп киттем гомер юлына». «Гомер ит- мәк» димәкнең мәгънәсеме аңладым чынлап». «Мин дәү кеше булдым», дип әйтерлек рухи нигез барыннан да элек җитлеккәнлек (азында унбер- унике ел (!) гомер кичергән шушы калада салына. Кыскасы, ул биредә иҗтимагый-политик карашларын шактый дәрәҗәдә камилләштергән көрәшче шагыйрь булып өлгерә.
«...Мең төрле газаплар эчендә, дип искә ала шагыйрь, тәмам унсигез көн булды дигәндә, кичкә габа Җаекка барып кердек». Шушы юлларны укыганда, Уральскиның үткәне күз алдына килә. Узган гасыр ахырында ул нинди булган?
Элек-электән Мәскәү дәүләтенең көнчыгыш чиге булып саналучы шушы төбәк тора-бара рус һәм казах халыкларын якынлаштыручы аренага әверелгән. Һәм 250 ел элек бу якларда мондый ант сүзләре тикмәгә генә яңгырамагандыр: «Бергә гомергә! - Билгеле булганча. 17 4 елның 10 октябрендә егерме җиле аксакал әлеге төбәкне Россиягә ирекле рәвештә кушу турындагы актка кул куялар һәм шулай итеп Казахстанның бөтен өлешен дә Рус дәүләтенә кушарга юл ачалар. Әлеге тарихи вакыйга халкыбыз тормышының яңа сәхифәсен ача. һәм без авыр-iазаплы юлда ясалган шушы борылышның үзебез яшәгән төбәктә башлануы белән хаклы горурланабыз. Үзенең язмышын рус халкы һәм күпмилләтле илебездәге башка халыклар белән ирекле рәвештә бәйләп, казах халкы ле-нинчыл идеяләр белән яктыртылган бердәнбер дөрес юлны сайлады. Әмма царизм шартларында фән һәм культура бик тә акрын үсте. Самодержавие колониаль өлкәләрнең экономикасын һәм культурасын үстерү белән кызыксынмады һәркемгә дә билгеле Бөек Октябри ә кадәр Казахстан ярлылык, кайгы, рәхимсез кысу һәм башбаштаклык төбәге, чын мәгънәсендә «халыклар төрмәсе»нең бер почмагы булды
Казахстанда яшәүче хезмәт иясе халкы, рус һәм башка халыклар белән иңгә-иң торып, күп еллар буе самодержавне-крепостнойлык строена, феодаль деспотизмга каршы көрәштеләр. Рус һәм казах халыклары язмышының тарихи уртаклыгы Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында. Көнбатыш һәм Төньяк-конбатыш Казахстан. Урал һәм Идел
Б
буендагы зур-зур районнарны колачлаучы восстаниедә катнашкан чакта аеруча ачык күренә. Феодаль изүгә һәм царизмның колониаль кысуына каршы көрәш тарихына И. Тайманов һәм М. Утемисов җитәкчелегендәге казахлар восстаниесе дә (1836—1837) данлы сәхифә булып язылды.
Көнбатыш Казахстанның Россиягә орынып торуы, рус халкының күренекле вәкилләре белән даими аралашу безнең якларда алдынгы революцион фикернең киң таралуына китерә. Шушы йогынты нәтиҗәсе буларак. 1903 елда Уральскида беренче политик стачка була, марксистик түгәрәкләр оештырыла. Әлеге түгәрәкләр беренче рус революциясеннән соң, Казахстанда беренчеләрдән булып, РСДРПның Уральск оешмасына әверелә.
Алдынгы рус культурасының шифалы йогынтысы казах халкының Россиягә якынаюын хуплап җырлаган данлы уллары Чокан Вәлиханов, Ибрай Алтынсарин һәм Абай Кунанбаевның -иҗтимагый-политик карашларын һәм иҗатларындагы идея-эстетик юнәлешләрен формалаштырырга ярдәм итте. Уральскилылар каһарман-шагыйрь Махамбет Утемисов, композиторлар Курмангазы Сагырбаев, Динә Нурпеисова, Мухит Даулетке- рейның якташларыбыз булуы белән дә хаклы горурланалар.
Безнең яклар төрле елларда булып киткән һәм казах халкының тормыш-көнкүрешен өйрәнүгә лаеклы өлеш керткән классик язучылар И. Крылов, А. Пушкин, В. Даль. В. Жуковский, Л. Толстой, В. Короленко, Т. Шевченко, атаклы җырчы Ф. Шаляпин, галимнәр П. Паллас, В. Татищев, А. Левшин, П. Семенов-Тяньшанский һәм башка бик күпләрне яхшы хәтерли, һәм шулар арасында һәрбер халыкка да якын Тукаебыз да бар.
Кечкенә малай гына булуына карамастан, күпме «какканны вә сукканны» күтәргән Апуш Уральскида әтисенең сеңлесе Газизә Зәбирова (Госманова) канаты астына килеп эләгә. Ятим балага, ниһаять, бәхет елмая. Әмма рәхәтлекләр озакка бармый. Сәүдәгәр гаиләсендә кояш акрынлап сүрелә. Җизнәсе Галиәсгар кечкенә Габдулланы үзенең варисы итеп үстерергә омтыла, ә малай мондый дәвамчы булырга бик үк ашкынып тормый. Шулай итеп Галиәсгар бай белән «туры Тукай» арасындагы мөнәсәбәтләр бозыла башлый. Араның начараюын башка сәбәпләр дә көчәйтә. «Җизнәсенә ияләшә» алмаган малай тора-бара бөтенләй артык кашыкка әйләнә, һәм Габдулла мәдрәсәдә торып укырга мәҗбүр була.
Узган гасыр ахырында Уральскида өч мәдрәсә «гыйлем нуры» тараткан: «Рәкыйбия», «Гайния» һәм «Мотыйгыя». Шулар арасында соңгысы күпмедер дәрәҗәдә «заманча» булуы белән аерылып торган. Биредә өч еллык рус класслары ачылу, шәкертләргә шәрык әдәбияты белән танышырга күбрәк мөмкинчелек булу әнә шул хакта сөйли. «Мотыйгыя» мәдрәсәсенең мондый классына Габдулла да бик теләп йөри, рус әдәбиятын, тарих фәнен өйрәнә. Малай алдында яңа дөнья ачылып киткәндәй була. Шулай да иске тәртипләр буенча эшләүче схоластик мөселман шко- ласы Апушның яктыга сусаган күңелен канәгатьләндерә алмый. «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» исемле шигырендә ул үзенең «белем эстәү» елларын түбәндәгечә искә төшерә:
Күп яттык без
Мәдрәсәдә.
Аңламадык
Бернәрсә дә: Селкенмәдек Таш төсле без. Җилбер-җилбер Җил бәрсә дә.
Ашсыз-сусыз.
Утын-шәмсез
Тар җирләрдә
Яттык сасып:
Г аетләрдә.
Төш күргәндә. Коендык без. Бозга басып...
«Габдулла әфәнде мәдрәсәдә вакыт гаять фәкыйрьлек берлә гомер кичерде...» Ятим шәкертнең авыр тормышы оүтән мәдрәсәдә укыган Г. Кариевның әнә шундый сүзләрендә дә раслана. Шулай да «Кырлай шәкерте» югалып калмый: бай балаларына дәресләр бирә, репетиторлык, язу-сызу белән шөгыльләнә, су ташучы, мәдрәсәдә каравылчы булып эшли һәм шулай итеп яшәр өчен тотыла торган чыгымнарнын очын-очка ялгап барырга тырыша.
Мәдрәсәдә укыган елларда ук Габдулла халык җырларын җыеп өйрәнә башлый. Үзенең сабакташлары һәм хәтта укытучылар алдында ул халык җырларын оста башкаручы буларак таныла. «Халык әдәбияты» исемле мәкаләсенең ахырында ул үзенең җыр яратуын болан искәртеп уза: «Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә. җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрендә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин. самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә Һәдия' кыйлына иде Мин. кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем
Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде».
«Ашсыз-сусыз, утын-шәмсез тар җирләрдә» интексә дә. Гаодулланың күңел кошы олы дөньяга чыгарга омтылып яши. Замандашлары искәртүенчә. ул мөстәкыйль фикер йөртә белүче һәм тотрыклы аек карашы белән башкалардан нык аерылып торган, мәдрәсәдә иң белемле һәм зирәк шәкерт булып саналган.
XIX гасыр ахырында Уральскида А. Пушкин исемендәге халык йорты ачыла. Биредә китапханә һәм уку залы да була. Әлеге йортта еш кына спектакльләр дә күрсәтелгән, төрле язучыларның, аерым алганда. А. Пушкин. Н. Гоголь, Н. Некрасов. В Жуковский, Г. Успенский юбилейлары да билгеләп үтелгән. Пушкин йортына Габдулла да йөргән, әдәби кичәләрнең һәм лекцияләрнең берсен дә калдырмаган, рус классиклары иҗатын өйрәнгән.
Үзенең истәлекләрендә Г. Кариен бөек якташын бапай күз алдына китерә: «...Рус әдәбиятыннан Лермонтов һәм Пушкинның әсәрләрен бик яратып укый иде. Мин алар мәдрәсәсенә барган вакыгта рус китапларыннан ике калын книга күрә идем ул Лермонтовның һәм Пушкинның мәҗмугаи асаре икән. Мин моны соңыннан гына белдем»
Хәгрәти Пушкин вә Лермонтов ләр булса кояш. Ай кебн. нурны алдрдаи икътиба. иткән бу баш.
«Хәзрәти» Пушкин. Лермонтов, Жуковскийга мәхәббәт, күренә ки. Уральскида яшәгән чакта ук башланган. Ә инде 1847—1898 елларда Габдулла Тукай рус язучылары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү эшенә ныклап тотына. Уральскида 1906 -1907 елларда чыккан «Әлгасрел-җәдит» журналында «Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында аның проза белән ягылган 65 мәсәле басыла. Әлеге җыентыкка кертелгән әсәрләрне И Крыловтан ирекле тәрҗемәләрне ул нәкъ менә шушы елларда әзерли башлый. Пушкин йортында оештырылган лекцияләрнең берсендә «шагыйре мәшһүр Кольцов» иҗаты белән дә якыннан таныша. «Мужик йокысы» шигыре (1905) нәкъ менә шушы әдипнең әсәренә нигезләнеп языла. Шулай ук ул А. Пушкин әсәрләрен дә. ирекле тәрҗемә итеп, татар телендә яңгырата: «Пушкиннан», «Кемне сөяргә кирәк?»,
• Мәхбүс», «Вак-төяк». «Мәҗлес», «Жил», «Алтын әтәч»..
Реакцион катлауларның каршылык күрсәтүенә карамастан. 1906 елның ноябрендә милләт яшьләре Пушкин йортында әдәби - му гыкаль кичә үткәрүгә ирешәләр. Шушы уңайдан, кичәне оештыруга «сыртлары берлә» торган адәмнәргә җавап итеп, шагыйрь «Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләре- мезгә» исемле шигырь һәм «Әдәбият ахшамы, яки литературномугы- кальный вечер» исемле мәкаләсен язган
1 Һәдия бүләк.
* Икътибас файдаланып
Революцион күтәрелеш елларына кадәр үк Габдулла Тукай алдынгы карашлы кешеләр белән аралашырга омтыла. «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыган вакытта ул, мәсәлән. Истанбул университеты студенты Габделвәли Әмрулла белән таныша. Төрек солтаны Габделхәмитнең аяусыз режимына каршы юнәлдерелгән хәрәкәттә катнашканлыгы өчен кулга алыну куркынычы тугач, Габделвәли 1902 елда Төркиядән Россиягә качарга мәҗбүр була һәм ничектер Уральскига килеп эләгә. Әдәбиятны ярату аларны дуслаштыра. «Шул шәкерт берлә алар җәй буе бергә җырлап, бергә йөреп, ач булсалар да, рәхәт, хозур үткәргәннәр» (Г. Кариев). Мәдрәсәдә кайбер шәкертләр тарафыннан кагылып-сугылып йөртелгән Габделвәли дусты Габдуллага төрек һәм француз әдәбиятлары буенча «дәрес биргән» һәм, әлбәттә, үзенең шигырьләрен дә укыган.
Якынлашып килүче революцион вакыйгалар җиле Уральск мәдрәсәләренең дә караңгы тәрәзәләренә кагылган. Алдынгы идеяләр белән канатланган шәкертләр «милләт өчен сынмас терәк» булган татар яшьләренең бөтен гайрәт-көчен буып ятучы үлек схоластикага каршы күтәреләләр. Күп кенә шәкертләр мәдрәсәдән куыла, ә бүтәннәре «Хуш! хуш! хәзрәтләр, без киттек», дип, «Мотыйгыя»ны үзләре үк ташлап чыгалар. Шулай ук Габдулла да мәдрәсә белән араны өзә һәм «Уралец» газетасы типографиясенә наборщиклыкка өйрәнчек булып керә. (Хәзер әлеге типография бинасында бөек татар шагыйре Г. Тукайның хәреф җыючы булып эшләгәнлеге турында сөйләүче мемориаль такта тора.) Әлеге матбагада Уральск социал-демократлар оешмасының революцион рухлы эшчеләре белән аралашу шагыйрьгә иҗтимагый-политик аңын үстерергә ярдәм итә. Биредә ул хәреф җыю буенча шактый тәҗрибә тупларга өлгергән Александр Гладышев белән таныша, аннан шушы һөнәрнең серләрен өйрәнә. Уральскиның мөхтәрәм эшчесе коммунист А. К. Гладышевның истәлекләрендә мондый юлларны укыйбыз: «Өлкән иптәшләрнең кушуы буенча, мин һәм Апуш кәгазьләр, прокламацияләр, басылган революцион җырлар, мәсәлән, «Старый вахмистр» листовкасын, «Варшавянка», «Смело, товарищи, в ногу»... һ. б. ларны тараттык.
Тукай әлеге революцион җырларның бөтенесен дә белә иде һәм башкаларны да өйрәтте. Безне җыелышларга да үткәрделәр, әмма хәлиткеч тавышны бирү хокукына ия булмаган хәлдә. Безгә укырга әдәбият бирәләр иде.
...Без Тукай белән Зур Михайловская урамында һәм башка урыннарда прокламацияләр ябыштырдык. Якшәмбе алдыннан без кармак салучыларның яраткан урыны — Анисимов күлләренә бара идек. Биредә слесарьлар, итекчеләр, гомумән, мастеровойлар була. Алар янына листовкалар куеп китәбез; Җантимерләр (полиция) күренми, ә балыкчылар, эшнең ни икәненә төшенсәләр дә, алай ук куркыныч түгелләр: эшче халкы сатмаячак!»
Беренче рус революциясе елларында Габдулла *Гукай революцион демонстрацияләрдә һәм митингларда катнаша. Социал-демократлар оешмасы 1906 елның 1 маенда Ханская рощада (хәзер М. Горький исемендә) Уральск эшчеләренең беренче маевкасын оештыра. Майның беренче көне эшләми торган көн дип игълан ителә. Иртәгесен шәһәрнең 300 ләп эшчесе, укучы яшьләре һәм алдынгы карашлы интеллигенция вәкилләре рощага таба юнәлә. Алар арасында Габдулла да була. Митинг-та җирле большевиклар һәм РСДРПның Саратов комитеты вәкилләре речь белән чыгалар. (Уральск эшчеләренең беренче маевкасы булган урында 1956 елда безнең як скульпторы X. Шәмсетдинов проекты буенча обелиск куелды.)
Революция дулкыны Г. Тукайның «телен чишеп» җибәрә. Шушы елларда (1905 ел, ноябрь) Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин наширлегендә «Фикер* газетасы чыга башлый. Типографияне мөхәррир үзенең ишегалдындагы ике катлы бинага урнаштыра. Казаннан хәрефләр кайтарта һәм шуннан ук хәреф җыючы Сафиулла Насыйбуллинны чакыра. «1905 ел-
да мин Уральскида матбага алып, татарча газеталар чыгарырга уйлагач,— дип яза К. Мотыйгын. — Габдулла әфәнде, үзенең үтенүе буенча, минем матба1ама хәреф тезәргә (наборшиклыкка) керде...» «Фикер» газетасы чыга башлагач, Габдулла корректор итеп билгеләнгән.
Бераз вакыт үткәч, шушы ук типографиядә иҗтимагый-политик «Әлыасрел-җәдит» һәм юмористик-сатирик «Уклар» журналлары чыга башлый. Шагыйрь ижатына. ниһаять, мәйдан ачыла. Шигырь, мәкалә һәм фельетоннарны язып кына өлгер. Әлеге газета һәм журналларның эчтәлеген сугышчан демократик максатка юнәлдерү өчен шагыйрь үзе- нен көчен дә. вакытын да кызганмый. «Уклар» журналын ул аеруча якын күрә, күп кенә саннарын үзе әзерли һәм редакцияләп үзе дөньяга чыгара.
1906 ел... Шушы елда Г. Тукай ижаты аеруча кин колач ала. Шигырьләр, публицистик әсәрләр агылып кына торалар. Унтугыз яшьлек шагыйрь җаны-тәне белән халык бәхете өчен көрәшүен дәвам иттерә: «Бөтен уем кичен дә. көндез дә сиңа гына кагылышлы, милләтем. Синең саулык - минем саулык, синең авыру — минем авыру».
Кара>руһчыл һәм либераль буржуазия вәкилләре. Тукайның сугышчан каләме, «Фикер» һәм «Әльгасрел-җәдит»тәге «тешле-тешле» чыгышлар белән килешеп тора алмыйча, алдынгы карашлы кешеләргә каршы агу чәчә башлыйлар. Нашир һәм мөхәррир К. Мотыйгый өстеннән алар донослар язалар, прогрессив газета һәм журналларны яптырырга йөриләр. Мәкерлек үзенекен эшли: Камил, әтисе Мотыйгулла хәзрәт белән берлектә, судка бирелә һәм бераздан соң ул матбага тоту хокукыннан мәхрүм ителә. Типография шәһәр байларының берсе Мортаза Гобәйдуллин тарафыннан сатып алына. Әмма газета һәм журнал чыгу озакка бармый — 1907 елның маенда алар бөтенләй туктап калалар.
Төхфәтуллиннар соңыннан шактый кызыклы язмыш кичерәләр. Аларны хөкем итү карары юкка чыгарыла, әмма Камилгә Уральскида яшәргә рөхсәт ителми. Шуннан соң ул җырчы булип таныла. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә ЧЫ1ЫШ ясый. Концертларда Тук..* сүзләренә язылган җырларны аеруча яратып башкара. Әтисе Мотыйгулла исс мәдрәсәдә дәресләр бирү һәм мәчеттә хезмәт итү хокукларыннан мәхрүм ителә. Шулай да ул соңрак татар кызлары өчен кечкенә мәктәп ачуга ирешә. Шушы урындз Мотыйгулла кы тының, ягъни Галия Кайбицкаяның атаклы җырчы дәрәҗәсенә күтәрелүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Ә Камилнең улы Хәмит Төхфәтуллин унбиш яшендә Чапаев дивизиясенә Совет власте өчен көрәшергә китә.
Иҗат мәйданының тараюы һәм ипилек акча эшләргә мөмкинлек калмау Габдуллага бер-бер артлы өстәмә кыенлыклар китерә. Революция дулкыны сүнүгә якынлаша. Дәүләт думасы таратыла. Матбугат һәм культура «үсеше»нә күзәтчелек итү тулысынча полиция һәм жандармерия карама!ына күчерелә. Берсеннән-берсе күңелсезрәк вакыйгалар шагыйрь күңелендәге җирсү санашын тагын да тирәнәйтеп җибәрә Уральск кебек кечкенә шәһәр тормышының чикләнгән булуын ул инде ап-ачык итеп аңлый башлый Шагыйрьлек талантына нык ышанган Габдулла яңа дәрт белән зур милли культура учагына тартыла.
Айрылып китсәм лә синнән. гомремнен таныйм мин,
II Казан артыв син* кайттым свел тагын ла мин Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүаал хнссемм. Гарта торгач. куймады, кайтарды ахыр жисмеыи
1907 ел. сентябрь. Унике ел «гомер иткән шәһәр» белән аерылышыр мизгел якынлаша. Җаекка «ябык чана зинданында, мең төрле газаплар эчендә, килгән ятим Апуш дәртле, моңлы, нурлы Казанына, зуп-зур
■’Тукай булган хәлдә, татар халкының бөек Тукае дәрәҗәсенә күтәрелергә кайтып китә.
Уральск и да яшәгән елларда, билгеле, Габдулла күп кенә авырлыклар кичерә. Зуп-зур Тукай булу җиңел генә бирелми. Шагыйрьнең канын агуларга омтылучы бәндәләр дә шактый күпләп җыела. Апасына язган бер хатында аның мондый сүзләр әйтүе бик табигый: «Казанда тору күңелле. Уральск бик сирәк искә төшә...» Шулай да тора-бара шагыйрь күңеле йомшара, «Җаек университетлары»н ул үзенчә бәһали башлый. «Язга Уральскига кайтып, андагы хәлләрне карап килергә дә исәбем юк түгел...» Хатларында ул әнә шундый ниятен дә белдерә. Хәтта ки «чабата, ыштыр»ына кадәр сагынылган туган җиренә кайту турындагы «Пар ат» шигырендә мондый юллар дуслары һәм кардәшләре белән еракта калган Уральскига да күпмедер кагыла төсле:
Сездән айрылып. туганнар! — җайсыз, уңайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер. кояш, айсыз тору.
Тукайның икенче туган җире булган Уральск үзе дә шактый катлаулы язмыш кичерде.
Казах халкы Совет властен бөтен йөрәге белән кабул итте һәм аны башка тугандаш халыклар белән иңгә-иң торып яклады. Казахстанда халык власте иң элек безнең төбәктә, төгәлрәк әйткәндә, Урдада урнашты. Моның белән без хаклы горурланабыз. Шушында ук А. Джангильдин командалыгында беренче үрнәк казах кавалерия полкы оештырыла. Гражданнар сугышы фронтларында әлеге атлы полкның батырларча көрәшүе һәркемгә яхшы билгеле. Гомумән, өлкәдәге коммунистлар һәм барлык хезмәт ияләре Совет властен урнаштыру һәм ныгыту буенча күрсәткән фидакарьлекләре белән гражданнар сугышы тарихының данлы сәхифәсенә кереп калдылар. Советлар республикасы дошманнарына каршы көрәшкән легендар чапаев- чыларның каһарманлыгына иң беренче чиратта безнең яклар шаһиттер. Революцион көрәш елъязмабызда Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләтенең күренекле эшлеклеләреннән С. М. Киров, В. В. Куйбышев, М. В. Фрунзе һ.б.ларның исемнәрен аеруча горурлану белән укыйбыз.
Бөек Ватан сугышы елларында Урал ягы Сталинград фронтының якын тылы булды. Әлеге төбәктә тугандаш халыклар вәкилләренең Ватан-ана чакыруына бердәм рәвештә сугышчан һәм хезмәт батырлыклары белән җавап бирүе, ирексездән, Г. Тукайның түбәндәге шигъри юлларын искә төшерә:
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. Без сугышта юлбарыстан көчлебез. Без тынычта аттан артык эшлибез.
Ватаныбызның иң югары сугышчан бүләге 35 каһарман якташыбызга бирелде. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар арасында. Көнчыгышның беренче шундый хатын-кызы буларак, Маншук Маметова да бар.
Сугыш елларында шәһәр читендәге Дарьинское авылында бөек рус совет язучысы М. Шолоховның гаиләсе яшәде. Соңыннан Михаил Александрович бирегә утыз ел дәвамында кайткалап йөрде, шушы авылда «Күтәрелгән чирәм» әсәренең яңа бүлекләре өстендә эшләде.
Безнең якларның герои к үткәне һәм данлы бүгенгесе бик күп күренекле язучыларның игътибарын үзенә тартып тора. Биредә К. Федин, Д. Фурманов. В. Иванов, А. Толстой, Л. Сейфуллина, А. Гайдар булып китәләр. Көнбатыш Казахстанда булу соңыннан аларның иҗатларында да чагыла. Менә шундый бәрәкәтле төбәктә Хәмзә Есенжанов, Таир Жароков. Жубан Мулдагалиев кебек күренекле язучыларның тууын табигый күренеш буларак кабул итәсе килә.
Сугыштан соңгы елларда өлкә партия оешмасы экономиканы һәм куль
тураны үстерү юнәлешендә зур эш башкарды. Чирәм җирләрне үзләштерү авыл хуҗалыгын кызу темплар бетән үстерергә ярдәм итте. Бүгенге көндә өлкәдәге промышленность предприятиеләре һәр өч көн саен революциягә кадәр бер ел дәвамында чыгарылган кадәр продукция җитештерәләр. Капиталь төзелеш күләмнәре күзгә күренеп үсте. Хәзер шәһәр һәм авыл- ларыбызның архитектур һәм социаль-культура йөзе бөтенләй янача төс алды. Әлеге янарыш Уральск мисалында аеруча ачык күренә. Революциягә кадәрге аулак провинциаль кала хәзер республика өлкәләренең иң матур үзәкләреннән берсенә әверелде.
Хезмәт ияләренең үсә баручы рухи ихтыяҗларын тулырак канәгатьләндерү бурычын өлкә партия оешмасы һәрвакыт игътибар үзәгендә тотарга омтыла. Өлкәдә культура учреждениеләренең киң челтәре эшли: драма театры (республикада иң өлкәннәреннән санала), филармония. 15 халык коллективы, 525 клуб, 522 китапханә, 4 муз^й, 6 культура һәм ял паркы... Күптән түгел шәһәребезнең Ленин проспектында заманча комплекс — Матбугат йорты калкып чыкты. Биредә «Орал онири» һәм «Приуралье» өлкә газеталары редакцияләре, шулай ук Г. Тукай исемен йөртүче өлкә типографиясе урнашты.
КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре. СССР Верховный Советы Президиумы Председателе иптәш К У. Черненко СССР Язучылар союзы идарәсенең юбилей Пленумында ясаган докладында болай диде. «Совет культурасы бүген илебездәге барлык милләтләр һәм халыклар тарафыннан тудырылган рухи кыйммәтләрнең органик эретмәсе буларак гәүдәләнә Шуңа күрә дә язучы һәм художникның, музыкант һәм архитек торның үз халкы хәзинәсендәге күпгасырлык культура традицияләренә таянырга, үз республикасы тормышын тирәнрәк һәм тулырак чагылдырырга омтылуы бик аңлашыла. Шуның белән бергә, художество практикасы ышандыра: милли культура башка культуралар белән тыгызрак бәйләнгән саен, ул тугандаш халыкларның интернациональ әһәмияткә ия булган рухи һәм художество тәҗрибәсе үзенчәлекләрен көчлерәк үзләштерә, тизрәк һәм нәтиҗәлерәк үсә. Шуның белән ул барлык совет халкы, бөтен җәмгыятебезнең рухи тормышын баетуга зуррак өлеш кергә».
Тугандаш халыкларның һәрберсенә дә якын булган интернациональ рухлы татар шагыйре Габдулла Тукай мисалында без мондый иҗади хезмәттәшлекнең классик үрнәген күрәбез.