Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛБАШЧЫ ЯШӘГӘН ГАИЛӘДӘ


льяновск щәһәренең үзәгендә «Йөзьеллык» исемле мәйдан бар. Билгеле ки. дөньяда әллә нинди
бай тарихка ия урыннар күп, әмма «Йөзьеллык»— бөтенләй башка. Аның биниһая иркенлеге
карашларны ерак-еракларга алып китә. Иделне, аның яр буйларын күрәсең. Чамасын белеп кенә
искән дымлы җиле дә җанны иркәли сыман. «Йөзьеллык»! Шәһәр халкы бу мәйданга, дөнья
пролетариатының даһи юлбашчысы Владимир Ильич Ленинның тууына йөз ел тулуны
мәңгеләштерү ниятеннән чыгып, шундый исем биргән.
Мәйдан уртасында—Ленин Мемориалы. Мемориалның эченә үтсәң, гади генә бер йорт каршына
килеп чыгасың. Стенасына: «Бу өйдә 1870 елның 10 (22) апрелендә Владимир Ильич Ульянов -Ленин
туды» дип язылган. Олы юлның беренче адымы, димәк, нәкъ менә шунда ясалган.
Әгәр Ульяноескины апрель аенда килеп күрергә уйласагыз, шәһәрдәге бәйрәм рухын тоеп,
сокланып туя алмас идегез. Язның бу шифалы ае. бигрәк тә Ильич туган көн гомуми тантанага әйләнә.
Таң аттымы, әлеге тарихи мәйданга кешеләр агыла башлый. зур-эур предприятиеләрнең, мәктәпләрнең,
башка учреждениеләрнең коллективлары. күрше шәһәр кешеләре, чит ил кунаклары... Кулларына чәчәк
бәйләмнәре тотканнар. Ильичка! Аның һәйкәлен тагын да матурларга!
Яз төрлечә килә. 22 апрель дә гел кояшлы гына булмый. Яңгыр яварга, салкын җил исәргә,
болытлар куерырга да бик мөмкин. Әмма шәһәрне биләгән шатлык хисен табигать хәле генә үзгәртерлек
түгел. Шатлык, шатлык, шатлык! Аны син Ильич һәйкәле янында тантаналы рәвештә сакта торучы
пионерлар йөзендә дә. шушы көнне сәхнәләрдән яңгыраган шигырьләрдә дә. эшчеләрнең хезмәт
рапортларында да сизәсең. Җыр. музыканы әйткән дә юк. Үзәк мәйданга мең кешелек хор тезелә.
Владимир Ильичның иң яраткан җырлары яңгырый. Кичке караңгылык төшә башласа, дөньяга шатлык
китергән бер көнне озайтырга омтылгандай, шәһәр өстен гаҗәеп мул фейерверк яктырта. Дөньяга
Ильичтай кыю көрәшче бүләк иткән борынгы кала серле нурларга күмелә.
Апрель аенда Ульяновскига көн саен меңләгән кунак килә. Даһи юлбашчы туган шәһәрне нәкъ
шушы вакытта күрергә теләү нәтиҗәсе инде бу. Моны гадәт и кызыксыну белән чагыштырырга ярамый.
Кешеләрне тарихи чынбарлык, аны мөмкин кадәр дөресрәк күзалларга тырышу теләге мавыктыра.
Ульяновскидагы Мемориал Ленин идеяләрен өйрәнүнең һәм пропагандалауның бер үзәгенә әйләнеп
бара.
Бу комплекс 1970 елның апрелендә ачылды Г аҗәп бер тантана булды ул. Әүвәлге көнне кичтән
шәһәр күген кургашындай авыр болытлар басты. Җил. Салкын. Яз көне кебек тә түгел иде Таң алдыннан
исә барысы да үзгәрде дә куйды: кояш балкый, җилнең исе дә калмаган, күкнең зәңгәрлеге әле генә
боздан арынган Иделне дә күгелҗемләткән кебек. Шәһәр үзе дә яшәреп, яңарып киткән сыман, һавасы
ук башка, сулыш алулары иркен, җанга рәхәт. Үзәккә якынайган саен, «Йөзьеллык» мәйданына
җитәрәк, бу тойгы артканнан арта бара. Иске Сембер каласына шундый да киң. матур мәйдан корып
куйсыннар әле!
Бу изге урынның күркәмлеге әллә нинди зиннәтле бизәкләргә бәйле түгел, киресенчә.
төзелешендәге җитдилек, тыйнаклык матур иткән аны. Чәчәк түтәлләре, хәтфә үлән, күк чыршылар...
Ульяновлар гаиләсе яшәгән йорт янындагы каеннар шавыннан моң агыла. Дөньяга Володя Ульяновны
тудырган йорт кешеләрне сәламли кебек. Килүчеләр исә арта бара Монда ел саен миллион кеше булып
китә. Миллион! Алар арасында кем генә юк; эшчеләр, колхозчылар, укучылар һәм укытучылар,
хәрбиләр, пенсионерлар, студентлар, сәяхәтчеләр... Кайберәүләр «Йөзьеллык» мәйданына бөтенләй
У
6.ШКЯ шәһәргә узышлый, поезддан поездга күчеп утырган арада гына булса да килергә ашыгалар.
Безнең илдә гыйбрәтле тарихы белән кешеләрне үзенә тартыл торучы мәйданнар шактый Кызыл
Мәйдан. Революции мәйданы. Кышкы Сарай мәйданы, Марс кьры. Восстание мәйданы Әмма ал арның
барысында да халык горур атлдат йөрсен өчен кечкенә генә Сембер шәһәренең тын гына бер еендә
Владимир Ильич туу кирәк бул- ♦ ган. һәм һич шик юк ки. еллар узган саен, барлык башка мәйданнарга
иркенлек китер- 3 гән бу мәйданның кадере арта барыр. Чөнки ул—Җирдә хөр яшәүнең беренче трнәген 2
күрсәткән бөек Ленинның тууына йөз ел тулуга багышланган мәйдан
Монда һәрчак җанга рәхәт. Шулай да кичке сәгатьләрнең үзенә генә хас ләззәт- х ләпеге бар.
Чыршыларның куе ботакларына эңгер-меңгер оялаган Гел түтәлләрен- 2 нан хуш ис бөркелә. Мемориал үзе
дә бер мәл тагын да җитдиләнеп киткән кебек = тоела башлый. Аның каршындагы көзгедәй бассейн суы
шәфәкъ нурларьынаи алланып * ялтырый. Борынгы земский собрание б инасы (нәкъ шул йортта иң беренче
тапкыр Сем- = бердә совет власте игълан ителә) манарасының шәүләсе алсу бассейн яссылыгына га- = җәел
серлелек иңдергән Элекке соры диварлы бина янында ап-ак мәрмәр Мемориал- х иың мәһабәт рәвештә
калкып торуы тарихның нинди юлдан, кәй тарафка атлаеына ишарә ж сыман Мәйдан гаҗәеп иркен, әмма
бушлык юк монда. Мәйдан искиткеч матур, тик ♦ купшы түгел ул. Барысы да тирәннән уйланып һәм бик
оста итеп башкарылган 1
Ленин Мемориалында Сембер шәһәренең диорамасы бар Рус дәүләтенең хәрби < яктан бер таянычы
төсендә 1648 елны салынган бу шәһәр. Владимир Ульянов гимназиядә — укыган чакта, икешәр катлы вак-
вак йортлардан, күп санлы чиркәүләрдән торган. Ильич- 2 иың балачагы һем үсмер еллары белән танышу
әнә шулай Сем бер т арихына сәяхәттән - башлана. Фотографияләр, язулар, китаплар, замандашларының
истәлекләре
Йеэ дә унбиш ел вакыт узган. Шәһәрдәге бу чор эчендә булган үзгәрешләрне ' исәпләп тә, хәтта күз
алдына китереп тә бетерерлек түгел. Хәтта шул кеенчә саклан- ’ ган биналар яки башка әйберләр дә бүген
инде башкача кабул ителәләр Әйтик, Вла- у димир Ульянов укыган гимназия бинасы яңартылганнан соң.
аңа башлангыч класс балалары хуҗа. Ул андагы шатлыклы авазлар, ул укучыларның мәш килеп йөрүе,—
гимназия белән ничек чагыштырасың?!
Шәһәр кешеләре Ульяновлар гаиләсенә кагылышлы һәр нәрсәне кадерләп саклыйлар. яңарталар, бу
эшкә алынган рәссамнар мөмкин кадәр төгәл булырга тырышалар
Элекке Москву урамы хәзер Ленин исемен иертә Ул Идел буеннан башлана да аска таба, Зөя
уйсулыгына сузыла Монда йөзьяшәр агачлар дә, кечкенә йортлар да. ишегаллары да үз хәлендә сакланып
кала бире 58 нче йорт Ульяновларныкы. Бу — аләрның үз гомерләрендә сатып алган бердәнбер еиләре Гаилә
1878 елда әлеге йортка күченгән дә Сембердәге соңгы кененечә шунда яшәг ән Моңарчы алар гол берсеинәи
икенчесене күченеп, кеше карамагындагы йортларда торганнар. Дәүләт халык училищелары Директоры
вазифасын башкаручы Илья Николаевичны квартира белән теэмин итү турында уйлап та карамаган. Аз-
азлап акча җыйганнар Мариа Александроаианьҗ сакчыллыгы аркасында гына гаилә йорт сатып алырлык
мая туплаган
Агач өй бу. Урам яктан бер генә катлы, эчтә, чарлаксымаи өске өлеше де бар Куе үлән белән капланган
ишегалды бик иркен. Койма буйларында агачлар, эт шомырты, хәтта карт оянке үсеп утыра.
■ Хуҗалык кирәк-яраклары ечеи утын келәте, ат абзары, ике баз ясалган Келәт белән ат абзары остендә —
печәнлек. Ишегалдында бүрәнәдән салган оч бүлмәле флигель; аннары җәен аш-су әзерләргә ярарлык тагын
бер кечкенә бина бар Шулар яиьыа ук кое казылган, су тутырыр өчен, зур агач чан куелган.
Җиләк-җимеш агачларына бай. иркен бакча йортны аеруча күркәмләндереп тора Монда алмагачлар,
чия. кура җиләге, крыжовник үсә, сирень, сары акация чәчәк ата Бер читтә ялгыз усак шаупал утыра, ә урта
сукмакның ике ягына топольләр тезелгән, чәчәк түтәллоре сузылган Чәчәкләр янында тимер түбәле беседка
да бар Бакча хуҗаларны. аеруча Мария Александровнаны, бик сеендерә. чөнки ул гаилаге рәхәтләнеп яп
итәргә до. балаларны эшкә өйрәтергә до, табигать матурлыгы белән хозурланырга да мөмкинлек тудыра
Г»ИММ -««• и»"'- *»
■ш.у 6- р.,., Мо-.р™ — •—
-ор,,. ... —Ь...., һү «аидгд w- ‘V— ’И"- 6.«..«р
««.I .... д. 6.. пММД ур—нид r-~— S-P «—• '»•- «•
барлыкка киле. , ,
Д» у— -■ ь-"— М-<- Н——
ҮР-.Р-.Р.. у-др,™,.- д. ,» 6—.— Ь—~р «•» —ММ. И>- Н—»
лаевич өчен зал белән ашханә янәшәсендәге кабинет алына, бакчага карап торучы бик матур якта няня яши
Мария Александровна үзе Илья Николаевич кабинеты янындагы, карал торышка, иң җайсыз бүлмәне
с айлый.
Ульяновларның элекке Мәскәү урамындагы тормышлары шул рәвешле башланып китә. Алар биредә
тугыз елга якын гомер кичерәләр һәм бу чор гаилә тормышында бик мө һим урынны тота. Илья Николаевич
нәкъ шул елларда үз хезмәтендә зур уңышларга ирешә. Саша белән Анна, гимназияләрдә бик яхшы
укыганнары өчен, беренче медальләрен шушы өйгә алып кайтып керәләр. Бу йорт балаларның шатлыклы
көлешүләрен- нән, ихлас бәхәсләреннән, җыр-музыкадан гөрләп тора. Еш кына Илья Николаевич янына
хезмәттәшләре килә, алар халык мәгарифенә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшәләр. Шушы өйдән
гаиләнең ике баласы—Александр белән Анна — Петербургка укырга юл алалар. Алар каникулга кайткан
көннәрдә өйдәгеләр яңа шатлык кичерәләр.
Әмма Мәскәү урамындагы бу йортның ишеген кара кайгы да шактый еш кага, һич көтмәгәндә-
уйламаганда гаилә башлыгы Илья Николаевич вафат була. Адәм балаларына моннан да зуррак хәсрәтнең
килүе мөмкинме?! Бер генә ел уза — атасыз калган гаиләгә Петербургта укучы Александрның патшага
һөҗүм вакытында кулга алыну хәбәре килә. Берничә атнадан Александрны үлем җәзасына хөкем итәләр.
Әнә ниләр кичерә бу йортта Ульяновлар гаиләсе. Монда узган тугыз ел аларның тормышында бик
мөһим вакыйгаларга бай. Балаларның икәве шушында студент булып өлгерәләр. Владимир мәктәпнең
югары классларында укый башлый, Ольга, Дмитрий, Мария үсмерлек чорына аяк басалар. Ә нинди булып
үсеп җитәләр соң алар? Омтылышлары, максатлары кая юнәлгән? Туган йортта, ата-ана тәрбиясеннән нинди
җим алганнар?
Ульяновлар йортына аяк басканда, мөгаен, һәркемне шуңа охшаш сораулар билидер Дөрес, бу турыда
без китаплардан укып та күп беләбез Музейга әйләнгән әлеге өйгә килгәч исә ишетеп яки укып алган
мәгълүматларга ул хакыйкатьне матди төстә тою хисе өстәлә. Киләсең Керәсең. Үткәннең бөек чынбарлыгы
белән очрашасың. Капкасының шыгырдап ачылуы, болдыр баскычының шомарып беткән култыксалары,
тәрәзәдәге пөхтә пәрдәләр — барысы да безнең күңелләрдә инде күптән формалашкан олы образларны
тулыландыралар, кешенең җирдә яшәү мәгънәсе турындагы фәлсәфи уйларыңны тирәнәйтәләр. Өйнең бер
бүлмәсеннән икенчесенә кереп-чыгып йөрисең. Белгәннәреңә кечкенә-кечкенә яңа мәгълүматлар өстәлә
бара, һәм әгәр син фикерләүгә, нәтиҗә ясауларга оста икәнсең, күз алдыңа гаҗәеп гаиләнең искиткеч кеше-
ләре килеп баса. Меңнәргә, миллионнарга яшәү үрнәге булырдай тормыш гәүдәләнә башлый.
Өйгә кергәнче, капка төбендә бераз тукталып торыйк. Элекке Мәскәү урамына утыртылган топольләр
йортны түбәсеннән үк каплап киткән. Алар гүя гап-гади йортны матуррак, купшырак итәргә тырышалар.
Җыйнак кына ишегалды, аннан — бакча. Белеп торасың: күптән инде монда берәү дә юк. тик
ишегалдына килеп керү белән үк күңелне хуҗалары шушында гөрләп яшәп ятадыр, дигән серле тойгы
дәртләндереп җибәрә Озак та үтмәс, хуҗалар кайтып керер. өске катның баскычыннан балалар йөгерешеп
төшәр, тирә-юньне аларның шат тавышы тутырыр сыман.
Береһче карашка, бу йортта да башкаларныкы кебек үк гадәти тормыш дәвам иткән ата кеше һәр
иртәдә эшкә ашыккан, балалар укырга таралганнар. Бәйрәмнәрдә, ял сәгатьләрендә өйне музыка тутырган,
балалар чыр-чу килгәннәр, елашып та алга- лаганнар. Әни кешенең акыллы, таләпчән сүзләре ишетелеп-
ишетелеп торган. Бары да гади генә кебек. Әмма шул ук вакытта гаилә әле ул чакта ук кешеләрне үзенең
кай яктандыр башкалардан аерылып торуы белән дә җәлеп иткән. Юк. Гади генә булмаган шул ул. Гадәти
булмаган. Өйдәгеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте, көн күрү алымы, тормыш агымы, алга куелган максат,
рухи омтылышлар, — барысы да кабатланмас дәрәҗәдә камил, бөек.
Ульяновлар гаиләсенә тыйнаклык, материаль ихтыяҗларның минималь дәрәҗәдә азлыгы,
купшылыкны бөтенләй ят күрү кебек сыйфатлар хас. Туган көннәрдә бер -берсенә бирелгән бүләкләргә генә
игътибар итик: Саша әнисе өчен йомгаклар тартмасы, ипи турый торган бизәкле такта ясый. Анна Илья
Николаевичның туган көненә шигьрь чыгара. Бу детальләрнең һәммәсе Ульяновларның рухи дөньясын
ачарга ярдәм итә.
Балалардагы бу тыйнаклык, ихтыяҗларны чикли белү чамасы тора-бара тагын да ныгый, тормышчан,
инде зуррак мәсьәләләрне хәл итүдә дә чагыла башлый.
Илья Николаевич Петербургта укучы Александр белән Аннага ай саен кырыгар сум акча җибәрергә
була. Саша әйтә: «Миңа утызы да җитә».— ди. Тик әти кеше ба-
рыб ер, үэе «вгъдә иткәнчә, кырыгар сум җибәреп тора. Җәйге каникулга кайткач, улы р< саен җыеп барган,
үзенчә, артыкка санаган унар сумны кире биргәч. Илья Николаевич гаҗәпләнеп кала. Чынында, ул акча
артык тугел бит имде. Әти-әнисеиә, туганнарына карата ифрат кайгыртучан мөнәсәбәттә булмаса, студент
егет ул уи сумны туздыру мөмкинлеген талмас идемени!? Үзе турымда гына борчылып яшәүне кабул итмәү,
якыннары хакына үз кирәгеннән дә баш тарта алу, сафлык, намуслылык кануннары* ♦ олылау Ульяновлар
гаиләсендәге һәр кеше өчен төп кагыйдәгә әйләнгән Дәлил йезен- £ ней, Владимир Ильичка кагылышлы бер
мисалга тукталырга да була. Уналты яшьлек ; Володя гимназиядә имтихан бирергә әзерләнүче чуваш егете
Никифор Охотникоека = борынгы телләр өйрәтә башлый. Бу елларда гаиләгә бик аеьр кайгылар кичерергә
туры - килә: Саша кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә Илья Николаевич вафат Гаи- = ләиең матди
хәле шәптән түгел. Әмма Володя Никифордан бер тиен дә акча алмый. Н Ул чорда укытучы яллау гадәти
күренеш була, һәм күп кенә гимназистлар, репетитор = рәвешендә, үзләренә акча эшлиләр Володя исә
алдына бөтенләй башка максат куеп 2 тырыша Үзе өйрәткән фәннәрдән Никифориың имтиханны уңышлы
тотуы Володя өчен Е вллә иинди байлыклардан да мөһимрәк
Бу гаиләдә балаларның күп кенә күркәм сыйфатлары Мария Александровна Улья- £• нованың дөрес
тәрбиясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән Өйдә няня булуга карамастыт, әни • кеше һәр баласын кечкенәдән
үк хезмәткә өйрәтүне, җаваплылык тоярга тиешлеген “ алга серо. Йортның зур бакчасы бу өлкәдә зур таяныч
була Анда Ульяновларның ба- - рысы да эшли.
Мария Александровна теләге буенча, өйдә атнаның бер көнендә — фанцузча. бер _ көнендә немецча
генә сөйләшү тәрттЛе кертелә. Уенга охшаш бу гадәт чит телләрдә s сөйләшергә күнегү өчен гаҗәеп отышлы
булып чыга Әти белән әни икесе дә кешене * сүздә генә түгел, шәхси үрнәктә раслап ышандырырга
кирәклеген тиремнән аңлыйлар. = һем алар, балаларның кылган эшләрендә намуслылык ярдәмчеллек, буш
сүз белән мавыкмау, ныклык, максатка ирешмичә тынычланып калмау күреп, шатланалар.
Балалар герле холыклы булып үсәләр. Александр аз сүзле, уйчан, уэ-үэенә бик таләпчән, яшьтән үк
җитдилеккә омтылучан. Анна исә шигъри җанлы, нечкә күңелле Аңа музыка, әдәбият дөньясы якынрак
Владимир кешеләрне бнк төгәл беяли. күп укый мең дә берне белә. Оля, Володяның иң тугрылыклы дусты,
ә үзе Александрга охшарга тырыша, бик әйбәт укый. Митя белән Маняша бу чакта әле сабыйлыктан гьата
чыгып килеләр.
Илья Николаевич, талантлы педагог буларак, балалар тәрбияләгәндә иң мөһиме үз-үзеңне ничек тотуга
бәйле икәнен тирәннән аңлап эш итә Ул ял сәгатьлерәнде куп укый, шахмат уйный, музыка тыңлый. Аның
күп вакыты эштә, юлларда үтә Өйде ул күргәннәре турында мавыктыргыч иттереп сейли. балалары исә шул
чакларда әтиләренең денья хәлләренә мөнәсәбәтен дә тоймый калмыйлар
Илья Николаевич, бик җаваплы вазифалар алып барса да. гаиләсендәге эшләргә катнашырга да елгөрә,
һәркемгә бик игътибарлы булырга тырыша Балалар аңардан ниндирәк китаплар укырга кирәклеге турында
сорашалар, әтиләре белән бергә герле модельләр ясарга, экскурсияләргә йөрергә яраталар Аннага ул
грамматика үзләштерүдә ярдәм итә, Александр белен бергәләп грек телен өйрәнә Володя да укый башлауга
ук үз мәшәкатьләрен әти-әнисе белән уртаклаша Гимназиядән кайтып керүгә, Володя әтисенә дәрестә ниләр
булуын, укытучыга үзенең ничек җавап бирүен сөйли Алган билгеләре бер үк төрле булгангадыр инде,
кайбер неннерде Володя әтисенең кабинет ишеге төбеннән үткендә кыска гына әйтеп куя
— Грек теленнән — биш. немец теленнән—биш.
Шунысы бәхәссез Ульяновлардагы әхлакый сыйфатларның чыганагы—иң беренче чиратта, туган
йорт, газиз гаилә
Ульяновларның дуслары әллә ни күп булмый, әмма ни бары — чын дуслар, ихлас күңаллеләр, эш белән
мввыгучан кешеләр Әңгәмәләр халык язмышы турында бара. Некрасов. Тютчев шигырьләрен укыйлар
Добролюбов Чернышевский. Писарев Белине кии есәрләре белен танышалар һем. мөгаен, балалар шул чакта
уя ашап килүче иҗтимагый тезелешнең илдегә миллионлаган кешеләрне канәгатьләндермәвеме төшенә
башлаганнардыр Илья Николаевич бу фикерне үз хезмәте үрнәгендә мальм мәгарифе еһкесендвге хәлләрдән
чыгып расласа, балалары инде бу очкыннан ялкьы үрләтәләр, професс иональ революционерларга әйләнәләр
Хальж бәхете очен көрәшчеләрнең юлы катлаулы. Күпме генә өйрәнсәң до. аның барльм серләрен чишел
бетерү мөмкин түгел Әмма юлның башы, һичшиксез — монда гаиләдә, борынгы Сембер шеһереиең элекке
Мәскеү урамындагы шушы йортта
Музейда йөргәндә өйдәге йөзләгән китапларга игътибар итми мөмкин түгел. Алар арасында —
Пушкин, Лермонтов, Кольцов. Никитин, Тютчев. Крылов, Толстой, Тургенев.
Әти кеше, әдәбиятның шактый четрекле дөньясында югалып калмасыннар өчен, балаларына
һәрвакыт ярдәм итә. нинди китаплар укырга кирәклеген әйтә, әсәрләрнең кыйммәтенә төшендерә. Ул
балаларының әдәби әсәрләр турында үзара бәхәсләшүләрен кызыксынып тыңлый. Александрның аеруча
рациональ фикер йөртүе Илья Николаевичны бераз борчый, шикләндерә. Аннаның һәрчак канатланып-
рухланып сөйләве аны елмайта, ә Володяның тирәннән уйлап әйткән сүзләре шатландыра.
Ульяновлар китапханәсендә матур әдәбият әсәрләреннән тыш иҗтимагый хәлләргә кагылышлы
китаплар да. фәнни әдәбият та шактый күп тупланган. Китаплар гына да түгел. Илья Николаевич физика,
химия, табигать фәннәрен яхшы үзләштерсеннәр өчен балаларына күргәзмә әсбаплар да җыя. аларны ул я
Мәскәүдән, я Петербургтан кайтарта. Катлаулы приборларның эш ысулын, аны нинди галим ачканлыгын
әти кеше балаларына үзе үк аңлатып та бирә Уллары һәм кызлары исә, мондый әңгәмәләрне көтеп алалар,
әти кешенең мавыктыргыч итеп сөйләвен кызыксынып тыңлыйлар.
Туган йорты кешегә кай ягы белән, ни өчен шулай кадерле була? Сәбәпләре күп аның. Сабый чакта
сине иркәләп үстергән ул, сине монда ихластан яратканнар, син монда шәфкатьнең ни икәнен аңлагансың,
ялгыз түгеллегеңә ышангансың. Күңелләрнең һәрчак туган йортка ни өчен тартылып торуы турында тагын
әллә ниләр тезеп китәргә мөмкин булыр иде. Әмма бер хакыйкатькә аерым тукталырга кирәк: кеше үзе үскән
гаиләсендә, туган йортында җылылыкны, яктылыкны, шәфкатьлелекне никадәр күбрәк алса, бу сый фатлар
аның тормышында шулкадәр күбрәк, озаккарак, ераккарак тарала. Ульяновлар өендә йөргәндә сине гел шул
уй биләп тора. Бу йортта яшәүчеләр бер-берсенә нинди кайнар хисләр багышлаганнар1 һәм шул көчле
мәхәббәт аларның һәрберсенә кайгы-хәс- рәтләр алдында җебеп төшмәскә, нык булырга көч биргән.
Йорт 1923 елны музейга әйләндерелгән Ульяновлар гаиләсе Сембердән киткәннән соң, өй кулдан-
кулга күчеп тора. Аны Илья Николаевич сатып алган вакыттагы хәленә китерү өчен музей хезмәткәрләре
күп көч куялар. Бәхеткә, музей оештырылган вакытта гаиләнең әле үз әгъзаларыннан Анна Ильинична.
Мария Ильинична һәм Дмитрий Ильич исән-сау булалар һәм алар тарихчыларга зур ярдәм күрсәтәләр.
Нәтиҗәдә му- зей-йорт тиешле хәленә китерелә Ульяновск шәһәре бу кадерле өйне күз карасыдай саклый,
аның белән хаклы рәвештә горурлана.
Музейда таң атканда, йөзләгән сәяхәтчеләр әле килеп өлгермәгән арада йөрүе рәхәт Тып-тын.
Бүлмәләрдә «шылт» иткән аваз да юк. Утлар кабызылмаган. Почмакларда— эңгер-меңгер. Өй кунаклар
каршыларга әзерләнә Шушы тынлык мизгеле узып, сәяхәтче кунаклар килеп керү алдыннан син гаҗәеп
алмашынуны тоеп аласьҗ Ульяновлар гаиләсенең моннан киткәненә йөз еллар бар бит инде. Әмма,
бүлмәләрдә утлар җемелди башлауга ук. чынбарлык үткәнгә кайта да төшә сыман Гүя өйдәге һәр әйбер сине
Ульяновларның ул ерак-еллардагы тормышына тартып ала. Озак та үтмәс, залга кадер ле кешеләр үзләре дә
килеп керер кебек тоела башлый Сәгать иртәнге җиде. Ульяновлар гаиләсе нәкъ шул вакытта уяна торган
булган...
Бөек тормышка алып чыккан олы юлның беренче баганасы. Владимир Ильич Ленинның гомер
юлын, хезмәтләрен хәзер миллионнар өйрәнә. Ульяновск шәһәрендәге Музей-йорт исә. халкыбызның иң зур
байлыгы буларак, бу даһи образны тирәннән- рәк аңлауда беренче чыганак булып тора.