Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИХАИЛ СЕРГЕЕВИЧ ГОРБАЧЕВ


Михаил Сергеевич Горбачев 1931 елның 2 мартында Ставрополь краеның Красногвардейский районы, Привольное авылында крестьян семьясында туган.
1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышыннан соң күп тә үтми, 15 яшьтә ул үзенең хезмәт эшчәнлеген башлый. Машина-трактор станциясе механизаторы булып эшли. 1952 елда КПСС сафына керә. 1955 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын (юридик факультет) тәмамлый, ә 1967 елда Ставрополь авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, агроном-экономист белгечлеге ала.
1955 елдан М. С. Горбачев — комсомол һәм партия эшендә. Ставрополь краенда: ВЛКСМның Ставрополь шәһәр комитеты беренче секретаре, комсомолның край комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире урынбасары, ә аннары комсомол крайкомының икенче һәм беренче секретаре булып эшли.
1962 елның мартында М. С. Горбачев Ставрополь территориаль- производство колхоз-совхоз идарәсе парторгы булып күтәрелә, ә шул ук елның декабрендә КПССның край комитетының партия органнары бүлеге мөдире итеп раслана.
1966 елның сентябрендә ул партиянең Ставрополь шәһәр комитеты беренче секретаре булып сайлана. 1968 елның августыннан М. С. Горбачев КПССның Ставрополь край комитетының икенче секретаре булып эшли, ә 1970 елның апрелендә край комитетының беренче секретаре булып сайлана.
М. С. Горбачев — 1971 елдан КПСС Үзәк Комитеты члены. Партиянең XXII, XXIV, XXV һәм XXVI съездлары делегаты булды. 1978 елда КПСС Үзәк Комитеты секретаре, 1979 елда КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы членлыгына кандидат булып сайланды. 1980 елның октябрендә М. С. Горбачев КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы членлыгына кандидаттан Политбюро члены итеп күтәрелде. СССРның 8—11 чакырылыш Верховный Советы депутаты, Союз Советының чит ил эшләре комиссиясе председателе. РСФСРның 10—11 чакырылыш Верховный Советы депутаты.
Михаил Сергеевич Горбачев — Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләтенең күренекле эшлеклесе. Партия тапшырган барлык постларда ул үзенә хас инициатива, энергия һәм фидакарьлек белән эшли, белемен, бай тәҗрибәсен һәм оештыру талантын партия политикасын тормышка ашыруга бирә, бөек Ленин эшенә, хезмәтчел халык интересларына чын күңелдән бирелеп хезмәт Итә.
Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте алдындагы хезмәтләре өчен М. С. Горбачев өч Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнде.