Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИННЫҢ БЕРЕНЧЕ ШӘКЕРТЕ


еек Ленин исеме белән бәйле булган күренекле партия һәм дәүләт эш- леклеләре, атаклы
әдәбият һәм сәнгать кешеләре арасында демократик юнәлештәге чуааш мәгърифәтчеләренең
беренчеләреннән берсе булган Никифор Михайлович Охотников исеме дә бар
Боек юлбашчьбызның биографиясендә түбәндәге юллар язылган: «Гимназиянең соңгы
классларында укыганда ул чуваш мәктәбе укытучысы Н. М Охотников белән дәресләр алып бара, аны
өлгергәнлек аттестатына имтиханга әзерли. Милләте буенча чуваш, математикадан зур сәләте булган
Охотников борынгы телләр буенча имтихмга үзе генә хәзерләнә алмый, ә укытучы ялларга аның мөмкинлеге
булмый Охотйиковньҗ авыр хәле турында белгәч. Владимир Ильич һичбер түләүсез аны хәзерләргә тотына
һәм ел ярым буена системалы рәвештә, атнага өч тапкыр аның белән дәресләр үткәрә Охотников өлгергәнлек
аттестатына имтиханнарны уңышлы тапшыра һәм университетка укырга керә»
Н- М. Охотникоәның тормыш юлы һәм иҗаты әлегә аз өйрәнелгән, ләкин моңа кадәр аның турында
белгәннәребез до чуваш халкының бу талантлы улына карата хөрмәт уята
Н. М. Охотников I860 елның март аенда злекке Казан губернасы Чистам өязе Чуваш Чабаксары
авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Бик иртә ятим калган малайны бабасы һәм әбисе тәрбияләп
үстерә. Аларны Н. М. Охотников соңыннан тирән рәхмәт хисләре белән искә ала. Үз авылларының дьячогы,
ягъни түбән дәрәҗәле чиркәү хезмәтчесе һәм Савруш авылыннан бер татар укытучысы аны укырга һәм
язарга өйрәтәләр
14 яшендә Николай Охотников Сембер (хәзерге Ульяновск) укытучылар мәктәбенә укырга керә. Ул
елларда бу мәктәпнең инспекторы булып Ульяновлар гаиләсенең етын танышы булган Н. Я. Яковлев
эшләгән Сәләтле малай мәктәп елларында бик күп укый, бигрәк тә математикага һәвәслеге билгеле була
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Н. М. Охотников туган авылында бер елдан артык балалар укыта. Сембер
классик гимназиясендә ояз укытучысы исеме алу өчен имтиханнар тапшырганнан соң, ул Сембер үзәк
чуваш мәктәбендә математика укытучысы булып эшли
Некъ менә Сембердә, күренекле мәгърифәтче-демократ И Н Ульянов җитәкчелегендә зшлогәндә, Н. М.
Охотникоәның педагоглык таланты тулысынча ачыла.
1882 елда Н. М. Охотников И. Н- Ульянов белән Мэскәү күргәзмәсен карарга бара һем башка
губерналарда уку-укыту эшләренең торышы белән таныша. Бар җирдә дә бер үк күңелсез картина:
мәктәпләр җитешми укытучылар аз хәзерлекле, чиркәүнең зарарлы йогынтысы сизеле.
Мәскәүгә барган чакта Н. М. Охотников И. Н. Ульяновка үзенең күптәнге хыялы турында — югары
математик белем алырга теләсен сөйли. Казан университеты кандидаты И. Н. Ульянов яшь укытучы
язмышына кайнар теләктәшлек күрсәтә. Ул Н. М. Охот никовка шәһәр китапханәсенә язылырга булыша, еш
кына егетнең дәресләренә килә, педагоглык осталыгының серләре белән бик теләп уртаклаша, үзлегеннән
укып белем алу
Б
естендо даими эшләүне таләп итә.
Н. М. Охотников физика һәм математика, астрономия һәм химия буенча дәрес леклөрне, һәртөрле
кулланмаларны бик тырышып әйрәне Ләкин өлгергәнлек аттес таты алу өчен борынгы телләрдән һәм
иҗтимагый фәннәрдән де имтиханнар талилирырга кирәк була. Язмыш аны гимназист Владимир
Ульянов белән очраштьфа.
Ул 1888 елның июнь аенда гимназиядә имтиханнарны уңышлы тапшырып Казан универ ситеты
студенты булу бәхетенә ирешә Ләкин Илья Николаевич белен Владимир Ильич кына егетнең бу
шатлыгын уртаклаша алмыйлар, чөнки бу вакытта имде беренчесе исән түгел, е икенчесе сөргендә була.
Ниһаять. Никифор Михаилович үз теләгенә ирешкән кебек була. Зур университет китапханәсе, уку
кабинетлары — бар да аның алдында ачык Ләкин ярлы крестьян егетенә тормыш итүләре кыен була.
Иң актив катнашучыларның берсе Владимир Ульянов булган 1887 елгы студентлар сходкасы ул
заманның зур иҗтимагый-лолитик вакыйгасы була. Бу чорларда университет кайнап тора:
студентларның яшерен землячестволары эшли, кулдан-кулга К Маркс Г. 8 Плеханов. К Г
Чернышеескийларның тыелган әсәрләре йөри Төрле сөйләшүләр вакытында еш кына Николай Федосеев
исеме дө телгә агжтна
Н. М. Охотников күп кене студентлар белән таныш була һәм аларның авыр язмышын уртаклаша —
атаклы Марусоекада, терле почмакларда, баскыч асларында ашы. хо - сусцй дареслер бирә. Ә хатыны
ике баласы белән авылда яши
Беренче уку елларында ук «математик җанлы» Н. М. Охотниковка профессорлар игътибар
итәләр. Күп тә үтми, ул университеттагы табигать фәннәре белгечләре җәмгыятенә кабул ителә һәм
берничә талкыр аның утырышларында фәнни белдермәләр белән чыгыш ясый.
1890 елда Казан университеты студент Н. М. Охотникоены Амстердамга, халыкара математика
конгрессына җибәрә. Ул анда зур уңышка ирешеп, алтын медаль алып кайта. Никифор Михайловичның
эшкә сәләте зур була Ул фәннең терле тармаклары белән кызыксынган: математика һәм астрономия,
лингвистика һәм чуваш халкы тарихы һ. б. Татар телен бик яхшы белгән Н. М. Охотников беренче
чуваш-татар сүзлеген тезегән. «Татар һәм чуваш телләренең якын кардәшлеге безнең тебәктәге бу ике
халыкны шулкадәр үзара якынайткан ки, чуваш ечен мәҗбүри дип әйтерлек рәвештә татар телен белү,
монда яхшы тон кебек исәпләнә. Татар телен белгәндә, безгә—чувашларга уку- язуны үзләштерү тагын
да җиңелләшә төште. Татар телен без, гомумән, уку-язуны үзләштерү чарасына әверелдердек»,— дип
яза Н. М. Охотников.
Студент елларында ул М. В. Ломоносов, Н. М. Карамзин, С. М. Соловь ев, й. Бичурин хезмәтләрен
ныклап өйрәнә. Күренекле татар галимнәре һәм мәгърифәтчеләре Ш. Мәрҗани, К. Насыйри хезмәтләре
дә аңа таныш булган. Нәтиҗәдә ул 350 биттән торган «Чуваш тарихы»н язган. Кызганычка каршы,
галимнең күп еллык иҗат җимеше булган бу хезмәт тулысынча сакланмаган Шул чор матбугатында
басылып калган кечкенә генә өзекләреннән күренгәнчә, ул бу хезмәтендә чуваш халкының килеп
чыгышы, гореф-гадәтләре турында язган була. Н. М. Охотниковның кайбер хезмәтләре Совет власте
елларында гына басылып чыга. «Чуваш баласының үзенең тәрбиясе турында язмалары» 1920 елда
Казанда дөнья күрүе бик тә гыйбрәтле хәл.
Мәгърифәтче-демократ Н. М. Охотников И. Н. Ульяновның педагогик идеяләренә теләктәшлек
белдергән, хезмәт халкы өчен булган мәктәпләр санын арттыруны, төрле милләт балаларын бергә
укытуны яклап чыккан, балаларга тән җәзасын бирүгә кис кен рәвештә протест белдергән.
Н. М. Охотниковның бик күп уйланылган эшләре тормышка ашмый кала. Ул 1892 елда,
университетны бетерер алдыннан гына вафат була. Ләкин аның эшләгән эшләре дә чуваш
мәгърифәтчелеге тарихында сизелерлек эз калдырган.
Виктор СКВОРЦОВ, тарих
фәннәре кандидаты.