Логотип Казан Утлары
Публицистика

КПСС Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы, СССР Министрлар Советының Коммунистлар партиясенә, совет халкына МӨРӘҖӘГАТЕ


Кадерле иптәшләр!
Советлар Союзы Коммунистлар партиясе, Совет дәүләте, барлык совет халкы авыр югалтуга дучар булды Күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, патриот һәм интернационалист, коммунизм идеаллары тантанасы ечен һәм җирдә тынычлык өчен эзлекле көрәшүче Константин Устинович Черненконың гомере өзелде
Константин Устинович Черненконың бөтен тормышы тулысынча Ленин партиясе эшенә, совет халкы интересларына багышланды Партия аны кая гына җибәрмәсен, ул үзенә хас фидакарьлек белән армый- талмый КПСС политикасын тормышка ашыру өчен көрәште, бу партия сафларында ул илле елдан артык торды
Комсомол җитәкчесеннән һәм чик буе заставасы парторгыннан алып КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателенә кадәр — К. У Черненконың тормыш юлы әнә шундый. Партиядә һәм дәүләттә югары постларда эшләгәндә аның оештыручы, ленинчыл типтагы җитәкче булу таланты бөтен тулылыгы белән ачылды Партия Үзәк Комитеты, К. У Черненко җитәкчелегендәге КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы хезмәт ияләрен КПСС- ның XXVI съезды, Үзәк Комитетның аннан соңгы Пленумнары карарларын үтәүгә туплауда зур һәм нәтиҗәле эш алып бардылар
Нык үскән социализмны камилләштерү, экономик һәм социаль үсешнең зур бурычларын хәл итү, совет халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, массаларның иҗади активлыгын үстерә бару, идеология эшен яхшырту курсы эзлекле үткәрелде Дисциплинаны, законлылык һәм тәртипне ныгыту, кадрлар политикасы, Советларның, комсомолның, халык мәгарифенең эшчәнлеген активлаштыру, мәктәп реформасы, әдәбият Һәм сәнгатьнең иҗтимагый ролен күтәрү мәсьәләләре партиянең даими игътибар үзәгендә булды КПССның чираттагы, XXVII съездына әзерләнү, партия Программасының яңа редакциясен эшләү буенча актив эш алып барыла
Халыкара мәйданда партиянең тырышлыгы тугандаш социализм илләре белән һәрьяклы хезмәттәшлекне үстерә баруга тупланды Социа листик экономик интеграциянең яңа этабына күчү, социалистик бердәмлек позицияләрен ныгыту К. У Черненко эшчәнлеге белән бәйле
КПСС Үзәк Комитеты, Совет дәүләте иҗтимагый стройлары төрле булган дәүләтләрнең янәшә тыныч яшәүләре принцибын нык һәм эзлекле тормышка ашыра бардылар, империализмның аеруча реакцион даирәләренең агрессив планнарына һәм омтылышларына кискен төстә каршы тордылар империализм тарафыннан көчләп тагылган ашкынып кораллануны туктату, атом-төш сугышы куркынычын бетерү өчен, халыкларның ышанычлы иминлеген тәэмин итү өчен армый-талмый көрәштеләр
Авыр югалту уңаеннан КПСС Үзәк Комитаты, СССР Верховный Советы Президиумы, СССР Министрлар Советы коммунистларга, совет халкына партиянең ленинчыл Үзәк Комитеты һәм аның Политбюросы тирәсенә тагын да тыгызрак турланырга чакыру белей мөрәҗәгать итәләр Илебез хезмәт ияләре Советлар Союзы Коммунистлар партиясен тулы нитез белән совет җәмгыятенең җитәкче һәм юнәлеш бирүче көче итеп саныйлар Партиянең барлык эшләре һәм уй-фикерлө-
ре совет хвлвыиың топ интересларына, коммунизм эшено чын куңел- дән бирелеп хезмәт итүгә юнәлгән.
КПСС үлемсез революцион марксистик-ленинчыл тәгълимат белән коралланды. Ул Ленин күрсәткән юлдан тайпылышсыз бара һәм бу юлдан беркайчан да читкә борылмас.
Партия киләчәктә дә нык үскән социализмны һәрьяклап камилләштерү курсын үткәрәчәк. Ул экономиканы интенсивлаштыру, фән- техника прогрессын барлык чаралар белән тизләтү нигезендә халык тормышының материаль һәм культура дәрәҗәсен күтәрә баруны үз эш- чәнлегенең иң югары мәгънәсе дип саный. Социализмга хас социаль гаделлек принцибы тормышыбызның барлык сфераларында бөтен ныклыгы белән тагын да тулырак тормышка ашырылачак, дисциплинаны, тәртипне, оешканлыкны ныгыту линиясе — илебез хезмәт ияләре тарафыннан хупланган һәм якланган линия тайпылышсыз үткәреләчәк. Партия киләчәктә дә эшчеләр сыйныфы, колхозчы крестьяннар һәм интеллигенция союзын, совет халыкларының туганнарча дуслыгын — җәмгыятебез яшәвенең нигезен тәшкил итә торган дуслыкны ныгытачак, социалистик демократияне үстерәчәк Партия марксистик-ленинчыл инанганлыкны, коллективизмны, патриотизмны, пролетар социалистик интернационализмны совет кешеләренең иң югары рухи байлыгы дип санады һәм саный.
КПСС, Совет дәүләте социалистик бердәмлекне ныгыту, дөнья мәйданында социализм позицияләрен ныгыту, атом-төш һәлакәтен булдырмау һәм ныклы тынычлык тәэмин итү өчен мөмкин һәм |^ирәк булганнарның барысын да эшләделәр һәм эшлиләр. Без ашкынып кораллануны туктатырга, космосны милитаризацияләүне булдырмаска телибез һәм шуның өчен нык көрәшәбез. Безнең ахыргы максатыбыз — планетада, һәркайда атом-төш коралын тулысынча юк итү, атом-төш сугышы куркынычын тулысынча бетерү. Советлар Союзы һәрвакыт конструктив диалогны яклап чыкты, халыкара киеренкелекне киметүгә, барлык халыклар һәм дәүләтләр арасында ышаныч, хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу атмосферасын урнаштыруга алып бара торган практик чараларны яклап чыкты һәм яклый.
Советлар Союзы беркемгә дә янамый һәм хәрби өстенлеккә омтылмый. Әмма ул нинди дә булса башка илнең яки дәүләтләр коалициясенең мондый өстенлек алуына юл куймаячак. Менә ни өчен без киләчәктә дә уяулыкны армый-талмый көчәйтәчәкбез, социалистик Ватаныбызның оборона сәләтен ныгытачакбыз.
Без азатлык һәм милли бәйсезлек өчен көрәшүче халыкларга ихтирам белән карыйбыз, аларны яклыйбыз. КПСС тынычлык һәм социаль прогресс өчен көрәштә халыкара коммунистлар һәм эшчеләр хәрәкәте көчләрен барлык чаралар белән ныгытуга юнәлдерелгән эзлекле курска һәрвакыт турылыклы.
Партиянең максатлары ачык һәм изге. Алар КПССка хезмәт ияләренең иксез-чиксез ышанычын яуларга мөмкинлек бирде. Партиянең көче — халык белән бердәмлектә. Халыкның көче — партия белән бердәмлектә, аның җитәкчелегендә.
Үзенең бөтен тормышын партиягә, совет халкына турылыклы хезмәт итүгә багышлаган Константин Устинович Черненко коммунистлар, барлык совет кешеләре хәтерендә мәңге калыр. Ул безнең хәтеребездә марксистик-ленинчыл идеяләрне ялкынлы пропагандалаучы, игътибарлы һәм таләпчән җитәкче, хезмәт кешеләренең ихтыяҗларына һәм таләпләренә сизгер һәм игътибарлы кеше буларак кереп калыр.
КПСС Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы, ССсР Министрлар Советы коммунистларның, барлык совет кешеләренең, югары аңлылык һәм оешканлык күрсәтеп, тагын да зуррак энтузиазм һәм фидакарьлек белән эшләячәкләренә, Ватаныбызның экономик һәм оборона куәтен ныгытачакларына, Бөек Октябрь байрагын лаеклы алып барачакларына ныклы ышаныч белдерәләр.