Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИНФОРМАЦИОН БЕЛДЕРҮ

Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Пленумы турында

1985 елның II мартында Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетынын чираттан тыш Пленумы булды
Үзәк Комитет Политбюросы тапшыруы буенча Пленумны КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены. КПСС Үзәк Комитеты секретаре иптәш М. С Горбачев ачты
КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре. СССР Верховный Советы Президиумы Председателе К У Черненко вафат булу сәбәпле. Пленумда катнашучылар Константин Устинович Черненконын истәлеген бер минутлык кайгы тынлыгы белән хөрмәтләделәр
Пленум. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе, барлык совет халкы авыр югалтуга дучар булды, дип күрсәтте Күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, патриот һәм интернационалист, коммунизм идеаллары тантанасы өчен һәм җирдә тынычлык өчен эзлекле көрәшүче безнең ара дан китте
Константин Устинович Черненко үзенең бөтен тормышын ахырынача Ленин партиясе эшенә, совет халкы интересларына бирде Партия аны кая гына җибәрмәсен, ул үзенә хас фидакарьлек белән КПСС политикасын тормышка ашыру өчен даими көрәште
Константин Устинович Черненко нык үскән социализмны камил ләштерү. экономик һәм социаль үсешнең зур бурычларын хәл итү. совет халкының тормыш хәлен һәм культура дәрәҗәсен күтәрү, массаларның иҗади активлыгын үстерә бару, идеология эшен яхшырту, дисциплинаны, законлылык һәм тәртипне ныгыту курсын эзлекле үткәрүгә зур игътибар бирде
Константин Устинович Черненко тугандаш социализм илләре белән һәрьяклы хезмәттәшлекне үстерә баруга, социалистик экономик ингегра цияне тормышка ашыруга, социалистик бердәмлекнең позицияләрен ныгытуга зур өлеш кертте Аның җитәкчелегендә иҗтимагый стройлары төрле булган дәүләтләрнең янәшә тыныч яшәу принциплары нык һәм эзлекле үткәрелеп килде, империализмның агрессив планнарына кискен отпор бирелде, империализм тарафыннан көчләп тагылган ашкынып кораллануны туктату, атом төш сугышы куркынычын бетерү өчен, халык ларның ышанычлы иминлеген тәэмин итү өчен ару-талусыз көрәш алып барылды
Константин Устинович Черненко сөекле Коммунистлар партиясенең бердәмлеген. Үзәк Комитет һәм аның Политбюросы эшчәнлегендә кол лсктнвлыкны күз карасыдай саклады Ул һәрвакыт партиянең барлык дәрәҗәләрдә тупланган, бердәм һәм сугышчан организм булып эш итүенә омтылды Ул барлык уңышларыбызның нигезен, җитешсезлекләрне бете рүнең. алга таба хәрәкәт итүнең нигезен коммунистларның фикерләре һәм эшләре бердәмлегендә күрде
Пленум, бу кайгылы көннәрдә коммунистлар, барлык совет халкы партия Үзәк Комитеты һәм аның Политбюросы тирәсенә тагын да тыгызрак тупланалар, дип басым ясап күрсәтте. Совет кешеләре партия йөзендә бик нигезле рәвештә җәмгыятьнең җитәкче һәм юнәлеш бирүче көчен курәләр, КПСС үткәрә торган ленинчыл эчке һәм гышкы политиканы тормышка ашыру нчен чын күңелдән бирелеп көрәшергә әзер торалар
Пленумда катнашучылар мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашуларын белдерделәр
Үзәк Комитет Пленумы КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретарен сайлау турындагы мәсьәләне карады
Политбюро тапшыруы буенча бу мәсьәлә турында Политбюро члены иптәш А Л Громыко речь белән чыкты. Ул КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре итеп иптәш М. С. Горбачевны сайларга тәкъдим итте
Пленум КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре итеп бердәм рәвештә иптәш М. С. Горбачевны сайлады.
Аннары Пленумда КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш М. С. Горбачев чыгыш ясады. Ул КПСС Үзәк Комитеты тарафыннан үзенә күрсәтелгән олы ышаныч өчен зур рәхмәт әйтте, бу уңайдан аңа төшкән җаваплылыкның никадәр зур икәнлеген бик яхшы аңлавын белдерде.
Иптәш М. С. Горбачев КПСС Үзәк Комитетын партиябезгә, халкыбызга. бөек Ленин эшенә турылыклы хезмәт итү өчен. КПССның программ күрсәтмәләре тайпылышсыз тормышка ашырылсын өчен, СССРның экономик һәм оборона куәтен ныгыта бару, совет халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, тынычлыкны ныгыту бурычларын хәл итүдә дәвамчанлык тәэмин ителсен өчен. Коммунистлар партиясе һәм Совег дәүләтенең ленинчыл эчке һәм тышкы политикасы ныклык белән тормышка ашырылсын өчен бөтен көчен бирәчәгенә ышандырды
Шуның белән КПСС Үзәк Комитеты Пленумы үзенең эшен тәмамлады.
1985 елның 11 мартында
КПСС Үзәк Комитеты Пленумында КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре
иптәш М. С. ГОРБАЧЕВ рече
Кадерле иптәшләр!
Безнең барыбызга да. бөтен партиябезгә һәм илебезгә авыр кайгы килде. Турылыклы ленинчы. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең һәм Совет дәүләтенең, халыкара коммунистлар хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе. зур оештыру талантына ия булган олы җанлы кеше — Константин Устинович Черненко безнең арадан китте.
Константин Устинович зур һәм данлы юл үтте Партия тапшырган һәр участокта аның таланты, кешеләр белән эшли белүе һаман тулырак ачыла барды КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре. СССР Верховный Советы Президиумы председателе постында Константин Устинович Черненко үзенең бөтен көчен һәм белемен илебез экономикасын үстерүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм культурасын күтәрүгә. Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүгә, җирдә тынычлыкны саклау һәм ныгытуга бирде.
Константин Устинович Черненко Коммунистлар партиясенең бердәмлеген. Үзәк Комитет һәм аның Политбюросы эшчәнлегендә коллективлыкны күз карасыдай саклый иде. Ул һәрвакыт партияйең барлык дәрәҗәләрдә тупланган, бердәм һәм сугышчан организм буларак эш итүенә омтылды Ул уңышларыбызның нигезен, җитешсезлекләрне бетерүнең, алга таба хәрәкәт итүебезнең нигезен коммунистлар фикере һәм эше бердәмлегендә күрде.
Партиянең XXVI съездында. Үзәк Комитетның соңгы Пленумнарында Юрий Владимирович Андропов һәм Константин Устинович Черненко- ның эшлекле катнашында эшләнгән стратегик линия даими булды һәм шулай булып кала. Бу — илебезнең социаль-экономик үсешен тизләтү,
җәмгыять тормышының барлык якларын камилләштерү линиясе Сүз /китештерүнең материаль-техник базасын үзгәртеп кору турында бара Сүз иҗтимагый мөнәсәбәтләр, барыннан да бигрәк экономик мөнәсәбәтләр системасын камилләштерү турында бара Сүз кешенең үзенең үсүе турында, аның тормыш һәм хезмәтенең материаль шартларын, аның рухи йөзен сыйфат ягыннан яхшырту турында да бара
Безнең алда халык хуҗалыгын интенсив үсеш юлына күчерүдә хәлиткеч борылышка ирешү бурычы тора Без кыска вакытта иң алдынгы фән-техника позицияләренә, иҗтимагый хезмәт җнтештерүчәнлеге- нең дөньяда ин югары дәрәҗәсенә чыгарга тиешбез, бурычлыбыз
Бу бурычны уңышлы һәм тизрәк хәл итү өчен киләчәктә дә хуҗалык итү механизмын һәм идарә итүнең бөтен системасын ныклык белән камилләштерергә кирәк. Шушы юлдан барып, оптималь чишелешләрне сайлап, социалистик хуҗалык итүнең төп нигез булып торган принципларын иҗади куллану мөһим Бу экономиканы планлы үстерүне туктаусыз тормышка ашыру, социалистик милекне ныгыту, предприятиеләрнең хокукларын киңәйтү, аларнын мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыган арттыру. эшнең ахыргы нәтиҗәләре өчен кызыксынуларын көчәйтү дигән сүз Бу - бөтен экономик үсешне ахыр чиктә совет кешеләре интересларына буйсындыру дигән сүз
Партия үзе эшләгән социаль политиканы тайпылусыз үткәрәчәк Бар нәрсә кеше хакына, кеше файдасына бу программ положение һаман тирәнрәк һәм конкретрак эчтәлек белән тулыландырылырга тиеш Әлбәттә, кешенең тормыш шартларын яхшырту аның гомуми эшкә кертә торган өлеше арта баруга нигезләнергә тиеш Бу принциптан читкә тайпылуга юл куелган урыннарда социаль гаделлек котылгысыз бозыла чак. Ә ул социалистик җәмгыятьнең бердәмлеге һәм тотрыклылыгы өчен гаять мөһим фактор
Партия демократияне, халыкның социалистик үзидарә системасын камилләштерә бару һәм үстерүне эчке политиканың төп бурычларыннан берсе дип карый Биредә бурычлар күпкырлы Бу юнәлештә күп эшләнә дә Советларның ролен күтәрү, профсоюзларны, комсомолны, халык контролен, хезмәт коллективларын активлаштыру күздә тотыла Әмма алда инде билгеләнгән юнәлешләр буенча да. яна юнәлешләр буенча да ныклап эшлисе бар
Социалистик демократияне тирәнәйтү иҗтимагый анны күтәрү белән аерылгысыз бәйләнгән. Тәрбия эшенең нәтнҗәлелеге. барыннан да бигрәк, кешеләрнең зур һәм кечкенә проблемаларны хәл итүдә ничек катнашула рында, аларнын ничек эшләүләрендә, җитешсезлекләргә каршы ничек көрәшүләрендә чагыла. Совет кешеләренең хезмәт һәм социаль активлы гын күтәрү, дисциплинаны ныгыту, патриотизм һәм интернационализм тәрбияләү бөтен идеология эшчәнлегенен мөһим бурычы
Киләчәктә дә һәркайла тәртип урнаштыру, тормышыбызны безгә ят күренешләрдән, җәмгыять һәм аның гражданнары интересларына кул сузулардан чистарту буенча кискен чаралар күреләчәк
Без киләчәктә дә партия, совет, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары эшеннән хәбәрдарлыкны киңәйтергә бурычлыбыз В И Ленин, дәүләт массалармын анлылыгы белән көчле, диде Безнең практика бу нәтиҗәне тулысымча исбатлады Кешеләр никадәр яхшырак хәбәрдар булсалар, алар шулкадәр аңлырак эш итәләр, партияне, аның планнарын һәм программ максатларын шулкадәр активрак яклыйлар
Тышкы политика нлк'эсендэ безнең курс ачык һәм эзлекле Бу тынычлык һәм прогресс курсы
Партия һәм дәүләтнең беренче бурычы үзебезнең иң якын көрәш тәшләребез һәм сою «инкларыбыз бөек социалистик бердәмлек илләре белән туганнарча дуслыкны саклау һәм барлык чаралар белән ныгыту Социалистик дәүләтләр белән үзара бәйләнешне киңәйтү өчен, дөнья эшләрендә социализмның ролен һәм йогынтысын күтәрү өчен без үзебезгә бәйле булганнарның барысын да эшләрбез Без Кытай Халык Респуб
касы белән мөнәсәбәтләрне җитди яхшыртырга теләр идек һәм, үзара аңлашу булганда, бу тулысынча мөмкин эш дип саныйбыз.
СССР халыкларның колониаль изүдән котылу өчен көрәшен һәрвакыт яклап килде һәм бүген дә без Азиядә, Африка һәм Латин Америкасында үзләренең бәйсезлеген ныгыту һәм социаль яңарыш юлыннан баручы илләргә ихтирам белән карыйбыз Безнең өчен алар — ныклы тынычлык өчен, халыклар арасында яхшы, гадел мөнәсәбәтләр өчен көрәштә дуслар һәм партнерлар
Капиталистик дәүләтләргә килгәндә исә түбәндәгеләрне әйтеп китәргә телим Без ленинчыл тынычлык һәм янәшә тыныч яшәү курсы белән нык барачакбыз. Яхшы теләккә Советлар Союзы һәрвакыт яхшы теләк белән, ышанычка ышаныч белән җавап бирәчәк Ләкин һәркем белеп торырга тиеш: Ватаныбыз һәм аның союзниклары мәнфәгатьләреннән без беркай чан да баш тартмаячакбыз.
Без халыкара киеренкелекне йомшартуда 70 нче елларда ирешкән уңышларны уңай бәялибез, һәм тигез хокуклылык, үзара ихтирам һәм бер береңнең эчке эшләренә катнашмау нигезендә дәүләтләр арасында тыныч, үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга салу процессын дәвам иттерүдә катнашырга әзер торабыз Гитлер фашизмын һәм Япония милитаризмын Бөек Җиңүнең 40 еллыгын лаеклы билгеләп үтү бу юнәлештә яңа адым була алыр иде.
Безнең көннәрдәгедәй коточкыч дәһшәтнең кешелек дөньясы өстенә әле беркайчан да килгәне юк иде. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер кулай юлы — каршы торучы көчләрнең җирдә ашкынып кораллануны, барыннан да бигрәк атом-төш өлкәсендә ашкынып кораллануны кичекмәстән туктату һәм аны космоста җәелдерүгә юл куймау турында сөйләшеп килешүләре. Намуслы һәм тигез хокуклы нигездә, башка якны сотарга» һәм аңа үз шартларыңны көчләп тагарга маташулардан башка килешү. Барыбызга да изге максатка таба — атом-төш коралын тулысынча юк итүгә һәм мәңгегә тыюга, атом-төш сугышы куркынычын тулысынча бетерүгә таба алга китәргә ярдәм итә торган килешү. Моңа без нык ышанабыз
Иртәгә Женевада Советлар Союзы белән Америка Кушма Штатлары арасында сөйләшүләр башланачак. Советлар Союзының бу сөйләшүләргә карашы яхшы мәгълүм. Бары тик тагын бер тапкыр шуны раслый алам без Кушма Штатлар алдында, НАТО илләре алдында берьяклы өстенлеккә ирешүгә, алардан хәрби өстенлеккә ирешүгә омтылмыйбыз; без ашкынып кораллануны дәвам иттерүне түгел, ә аны туктатуны телибез — һәм шунлыктан атом-төш арсеналларын булган дәрәҗәсендә калдырырга, киләчәктә ракеталарны урнаштыруны туктатырга тәкъдим итәбез; без — космоста яки җирдә булмасын — коралның яңадан-яңа системаларын булдыруны түгел, бәлки корал запасын чын-чынлап һәм күпкә кыскартуны телибез.
Женева сөйләшүләрендәге партнерларыбызның Советлар Союзы позициясен аңлауларын һәм уңай адымнар белән җавап бирүләрен теләр идек. Ул чагында килешү мөмкин эшкә әйләнер иде Дөнья халыклары җиңел суларлар иде.
КПСС — табигате буенча интернациональ партия. Чит илләрдәге фикердәшләребез ышана алалар: тынычлык һәм социаль прогресс өчен көрәштә Ленин партиясе, һәрвакыттагыча, тугандаш коммунистлар, эшчеләр, революцион-демократик партияләр белән тыгыз хезмәттәшһек итәчәк, барлык революцион көчләрнең бердәмлеген һәм үзара актив бәйләнешен яклаячак.
Иптәшләр! Безнең алда торган катлаулы бурычларны хәл итү партияне ныгыта баруны, аның оештыручы һәм юнәлеш бирүче ролен күтәрүне күздә тота КПСС һәрвакыт Ленинның, принципиаль политика — бердәнбер дөрес политика, дигән фикереннән чыгып эш итте һәм эш итә Күмәк рәвештә эшләнгән мондый политика эзлекле һәм тайпылышсыз тормышка ашырылачак. Партия — нәкъ менә барлык сыйныфлар һәм социаль группаларның, илебездә яшәүче барлык милләтләр һәм
халыкларның интересларын исәпкә алырга, аларны бергә тупларга, халык энергиясен коммунистик төзелешнең уртак эшенә тупларга сәләтле көч ул.
Партия политикасы эшчеләр сыйныфы, крестьяннар һәм интеллигенция союзын ныгытуга, күпмилләтле бөек державабыз халыкларының дуслыгын өзлексез ныгытуга юнәлдерелде һәм шуңа юнәлдереләчәк.
КПСС яшьләрнең ижади инициативасын һәрьяклы үстерәчәк, хатын- кызларның хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшырту, сугыш һәм хезмәт ветераннарының ихтыяжлары турында кайгыртачак
Потенциаль агрессорлар Советлар иленең һәм аның союзникларының иминлегенә, совет кешеләренең тыныч тормышына кул сузуның җимергеч җавап ударына очраячагын яхшы белсеннәр — катлаулы халыкара шартларда Ватаныбызның оборона сәләтен шундый дәрәҗәдә тоту хәзер кайчандагыга караганда да мөһим моның өчен безнең данлы Кораллы Көчләребездә киләчәктә дә кирәкле бар нәрсә булачак
Хәзер КПССның XXVII съездына әзерлек киң җәелде Анда партия Программасының яңа редакциясе каралачак, киләсе бишьеллыкка һәм 2000 елга кадәр илнең үсеш перспективалары билгеләнәчәк
Вакыт барлык партия оешмаларының югарыдан түбәнгәчә киерен ке, ижади эшләвен таләп итә Барлык участокларда, һәр җирдә һәм һәр кайда коммунистлар гражданлык бурычын үтәүнең, җәмгыять файдасына намуслы хезмәт итүнең үрнәге булырга, һәркайда ленинчыл эш стилен урнаштырырга тиешләр Бу беренче чиратта партия кадрларына, партия һәм дәүләт җитәкчеләренә кагыла. КПСС таләпчәнлекне көчәйтү, тапшырылган эш өчен җаваплылыкны күтәрү линиясен даими үткәрәчәк
Пленум төгәлләнгәннән соң Үзәк Комитет членнары, өлкә комитет ларының беренче секретарьлары, биредә катнашучыларның барысы да эшкә яңа энергия белән тотыну өчен урыннарга таралачаклар Ә алда эшләр күп Барыннан да бигрәк, экономик һәм социаль үсеш планнарын үтәү буенча быелгы эшләрне уңышлы төгәлләргә һәм шуның белән киләсе бишьеллыкка ышанычлы старт алуны тәэмин итәргә кирәк
Салкын кыш кайбер тармакларда план заданиеләрен үтәүне оерннка дәр тоткарлады. Димәк, эшләнеп бетмәгән эшләрне башкару һәм ел азагына билгеләнгән үрләргә чыгу өчен хәзер оешканрак булырга, резервлар ны тупларга, бөтен көчне эшкә җигәргә кирәк.
Иптәшләр, бу көннәрдә без коммунистлар сафының никадәр куәтле һәм монолит булуын, совет халкының никадәр тупланган һәм бердәм >булуын һаман ныграк тоябыз Күптән түгел булып үткән сайлауларда совет кешеләре партиябез һәм дәүләтебез курсын бердәм яклауларын яңадан белдерделәр Бу яклау рухландыра һәм күп бурычлар йөкли
Бүген Үзәк Комитет Пленумы миңа КПСС Үзәк Комитеты Генераль ный секретареның катлаулы һәм зур вазифаларын йөкләде Миңа күрсә телгән ышанычның никадәр зур булуын һәм бу уңайдан мина төшкән җаваплылыкның никадәр зур булуын яхшы аңлыйм Киләчәк эшемдә Политбюро членнарының. Политбюро членлыгына кандидатларның һәм Үзәк Комитет секретарьларының һәм тулаем партия Үзәк Комитетының булышлыгына, актив ярдәменә исәп тотам Сезнең күпкырлы тәҗрибәгез халкыбыз туплаган тарихи тәҗрибәнең каймагы Партиябезгә, хал кыбызга, бөек Ленин эшенә турылыклы хезмәт итү өчен бөтен көчемне куярмын дин вәгъдә бнрәм сезгә, иптәшләр
КПССның XXVII съездын каршылаганда Үзәк Комитет тирәсенә тупланган халкыбыз һәм партиябез үзебезнең Совет Ватаны тагын да баерак һәм куәтлерәк булсын өчен, социализмның иҗади көчләре тагын да тулырак ачылсын өчен барысын да эшләрләр, дигән ышаныч белдерергә 1 рөхсәт итегез