Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Салют биргән
Җөйләүләрдә малкайларны Йөрткән салмак атлатып Җиңү котлап салют биргән — Чыбыркысын шартлатып.
Нәни мәргән
Идел кичү җиңелме соң? Кайгылар да бар төсле Язмышыма үзем куштым Мин — Иделнең варисы.
Ярларына башны куям, Кушыла Идел уема. Рәхмәтем зур. Күңелемә Саф көмеше коела.
Ватан сугышы барганда Бабаем көтү көткән.— Кәҗәләрнең сөте безнең Бөтен авылга җиткән.
Курокны тарттым, Кыр казы аттым Атуын аттым, Көйгә буш кайттым
Нигә дисеңме? Син белмисеңме?
Нигә шаккаттың? Мин тирда аттым!
Армиягә мин Үскәч китәрмен Чын мәргән булып Хезмәт итәрмеи!